Электронная библиотека » Галимҗан Гыйльманов » » онлайн чтение - страница 11

Текст книги "Ходай бүләге"


  • Текст добавлен: 29 апреля 2019, 11:40


Автор книги: Галимҗан Гыйльманов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Үз бүлмәсе үз бүлмәсе инде. Бөтен нәрсә дә таныш һәм кадерле монда. Курчаклары да, китаплары да, мендәре дә, стенадагы сәгать тә… Зөһрә кулындагы бүләк сәгатьне исенә төшерде, аны озак кына өйрәнеп утырды. Аннары көн саен алып карый торган китапларын актарып чыкты. Әнисе, аның янына кереп, тәмле йокы теләде. Ясир абыйсы да, башын тыгып кына:

– Тәмле төшләр күр, яме, Зөһрә акыллым! – диде.

Зөһрәгә рәхәт булып китте. Әмма бу рәхәтлек бик тиз юкка чыкты. Аны тагын оныттылар… Хәтта бүләк сәгате дә күңелен күтәрә алмады. Зөһрә куркыныч фильмнар күрсәтүче телевизоры белән ялгызы гына калды. Шулай телевизоры белән бергә йоклап та киткән ул…

Иртән бер авыз сүз сөйләшмәде Зөһрә. Әнисе берничә мәртәбә:

– Кызы-ы-ым, нәрсә булды сиңа? Ник минем белән сөйләшмисең? – дип сораса да дәшмәде. Бик ялкыткач кына:

– Теге абый бүтән килмәсен, яме, әнием, – дип кырт кисте…

Ана кеше телсез калды. Бераздан басынкы тавыш белән, гаепле кеше кебек, хәтта бераз акланган шикелле, әмма кискен генә әйтеп куйды:

– Ярар, кызым, бүтән килмәс.

Шул көннән соң кунак абый бүтән күренмәде. Аның хакында әнисе дә бер сүз катмады. Зөһрә берничә мәртәбә сорашмакчы булган иде, сорашмады. Әнисен юк-бар белән борчый торган гадәте юк аның…

Әнисе дә ләм-мим. Ул Ясир исемле танышы хакында бөтенләй онытты, ахры. Күзләрендәге моңсу карашны исәпкә алмаганда, аның тормышында хәзер бөтенесе әйбәт. Эшкә бара. Эштән кайта. Зөһрәгә дәрес хәзерләргә булыша. Кайчагында, Зөһрәне куенына алып, тәрәзәдән ерак офыкларга карап, моңлы итеп җырлый:

 
Кеше җирдән ерак китә алмый,
Хыял канатлары булса да.
Гел елмаеп-көлеп яши кеше,
Моң-сагышка җаны тулса да…
 

Зөһрә бүләк сәгатен берничә көн киеп йөрде дә, салып, шүрлеккә куйды. Ясир абыйсы килер дә «Ник тагып йөрисең бу сәгатьне? Син бит мине яратмыйсың» дияр кебек… Нишләп яратмасын, Зөһрә аны үзенчә ярата да. Әнә бит ул аның әнисен ничек хөрмәтли, хәтта чәчәкләр бүләк итә. Чәчәк үк бирмәсә дә, Зөһрәгә әнә нинди затлы сәгать бүләк итте… Әйбәт, бик әйбәт абыйдыр ул…

Тик… Нигә китерәсе килми соң аның бу абыйны? Нәрсәдән курка Зөһрә, нидән шикләнә ул, нидән сагая?..

Сагаерсың, куркырсың да шул… Зөһрәнең бердәнбер, кадерле, газиз кешесен – әнисен алып китсә? Кызын япа-ялгыз калдырса? Моңа кадәрге тату, тыныч, хәтта бәхетле тормышлары җимерелсә? Зөһрә бик-бик бәхетсез булыр иде. Ул бәхетсез булгач, аның әнисе дә бәхетсез булыр иде…

Әнисе дә моны аңлады, ахры. Кызын ярата бит ул. Бик ярата. Хәтта үлеп ярата. Тукта, ничек инде «үлеп»? Дөрес түгел бу. Үлмәсен әле, бик кирәк аңа әнисе. Чөнки Зөһрә үзе дә әнисен үлеп-үлеп ярата. Ә? «Үлеп»? Әй, шулай әйтелә генә лә ул…

4. Язмыш бүләге

Беренчедә генә укысалар да, Зөһрәләр сыйныфында балалар олылар теле белән сөйләшергә яраталар. Беркөнне Илнар исемле малай, уйламаганда-нитмәгәндә:

– Без шундый бай!..– дип әйтеп куймасынмы.

Аның белән бер парта артында утырган Наилә ышанмады:

– Нәрсәгез бар соң сезнең? – дип сорады.

– Бездә барысы да бар, – дип ышандырырга тырышты Илнар.– Әнинең алтын әйберләре бар, әтинең машинасы, гаражы бар. Без әле дача да алабыз…

– Ә без өч катлы коттедж салдырдык, – дип сүзгә кушылды Марат.

– Безнең видик бар, компьютер да бар, – диде Рәсим исемле малай.

Ә безнең… Ә безнең… – дип, сулышына буылып сөйләп китте Рөстәм.–Ә безнең өйдә тимер шкаф бар, әти аның эченә акча җыеп бара. Шыплап тулды инде ул…

Зөһрәнең дә мактанасы килде. Әмма ул белми әле, баймы алар, юкмы? Кыйммәтле машиналары да, өч катлы йортлары да юк, өйләрендә акча белән тулы тимер шкаф та тормый… Әнисенең колагында алтын алка бар барын… Анысы байлык түгел бит, кайчандыр, Зөһрә тугач, әтисе бүләк итеп биргән. Их, әтисе яннарында булса, алар да бай булырлар иде. Юк шул аның әтисе, юк… Шуңа күрә машиналары да, коттеджлары да юк…

Әмма Зөһрәнең бик тә, бик тә мактанасы килде. Шунда аның хәтеренә күршедәге Сәлисә әби әйткән сүзләр килеп төште. Урамда очратканда, Зөһрәнең аркасыннан сөеп:«Алтын шул синең әниең. Әнә ничек матур итеп карап, тәрбияләп йөртә…» – дип әйтә иде ул.

– Без дә бай! Беләсегез килсә, минем әнием алтын! – дигәнен сизми дә калды Зөһрә.

Сыйныф бүлмәсендә авыр тынлык урнашты. Балалар барысы да, бердәй булып, Зөһрәгә төбәлделәр. Һәрберсенең карашында «Ничек инде, әниләр алтын була димени?» дигән сорау ята иде. Кайбер күзләр көлеп-елмаеп, хәтта мыскыллабрак та карыйлар. Кайберләрендә гаҗәпсенү катыш көнләшү чаткылары бар… Ничек кенә булмасын, байлык хакындагы бәхәс шунда тукталды. Сыйныфта Зөһрәнең байлыгы белән ярышып мактаныр бала табылмады.

Өйгә кайтып керү белән, Зөһрә кухняда кайнашучы әнисе янына йөгереп барды:

– Әнием, без баймы?

– Нигә алай дисең, кызым?

– Әйт әле, әнием, без баймы?

– Белмим шул…

– Беләсең-беләсең… Юри генә әйтмәгән булып кыланасың… Без… Без… бөтенләй дә бай түгел… Безнең бит машинабыз да, дачабыз да юк. Алтыннарыбыз да, акчабыз да күп түгел. Хәтта видигыбыз да юк… Әнием, видик алыйк әле, ә? Алсуның да, Зилә белән Гөлинәнең дә видиклары бар. Көн саен мультфильм карыйлар. Минеке генә юк…

– И кызым, акча җиткезеп булмый бит. Бик алыр идек тә, тиешле акчаны да түләмиләр. Бушка эшләгән кебек эшләп йөрим бу арада.

Зөһрә белә, чынлап та, артык акчалары юк аларның. Әнисе эшләгән фабрика менә-менә ябылырга тора. Кая анда видикка, кием-салымга да тартып-сузып кына җиткерәләр.

Әнисе кызына чишенергә булышты, тузгыган чәчләрен тарап куйды, кочагына алып, аның көзге салкыннан алсулана башлаган бит очыннан үбеп алды.

– Бер җай чыгар әле, кызым, алырбыз, видеомагнитофонын да, компьютерын да алырбыз. Ходай язган булса, барысы да булыр. Шөкер итеп кенә яшик, яме… Ә бит чын-чынлап әйткәндә, бездән бай кеше юк. Менә минем шундый матур кызым бар. Ә синең… Синең әниең бар… Без бер-беребезне бик яратабыз, шулай бит? Беләсеңме, кызым, яраткан кешең булу – олы байлык ул, чиксез бәхет… Ә безнең яраткан кешеләребез бар…

Әнисе үзе сөйли, үзе күзләрен, йөзен яшерә. Елый башласа, шулай итә ул. Зөһрәнең үзенең дә елыйсы килде. Юк, бай булмаганнары өчен түгел. Әнисе күпме генә ышандырырга тырышса да, алар бай түгел. Әниләрнең, бик-бик әйбәт булсалар да, байлык исәбенә кермәгәнен белә ул. Әни кеше байлыктан өстен. Шатлык кебек, бәхет кебек… Аннары… Язмыш кебек! Язмышның нәрсә икәнен белми әле Зөһрә. Әмма ул аның бик изге, тылсымлы, сихри бер нәрсә булуын тоя, хәтта белә… Әниләр кебек изге… Их, менә хәзер ул Язмыш дигәннәре күрсен иде дә, әнисен дә, Зөһрәне дә бәхетле итсен иде! Хәзергә… видик алып бирсә дә ярар иде…

Юк ла, борчылып еламый Зөһрә. Видиксыз да яшәделәр бит әле. Борчылмый ул. Кайчагында елауның сәбәбен аңлатып булмый бит. Зөһрә дә аңлата алмый. Бары тик елый гына. Әмма бу елавында, бу күз яшьләрендә, борчылудан бигрәк, өметкә, бәхеткә сусау, ниндидер якты, матур, хыялый ымсыну көчлерәк иде.

Язмыш озак көттермәде. Икенче көнне үк Зөһрәләргә матур, ялтыравык кәгазьгә төрелгән посылка кертеп бирделәр. Аның эченнән өр-яңа видеомагнитофон чыкты. Кыска гына хаты да бар: «Зөһрә акыллым! Менә син сораган видик. Шуны бел: асыл байлык акча да, алтын да, башка әйбер дә түгел. Кешенең байлыгы – саф, ихлас күңелендә, тугры җанында, ярсу йөрәгендә һәм матур хыялында. Мин дә синең бәхетле булуыңны телим һәм моның өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирәм. Синең Я.».

Бу көнне алар бәйрәм ясадылар. Серле бүләкне телевизор янына урнаштыргач, күршедән кассета алып керделәр, аннары, бер-берсенә сыенышып утырып, телевизор экранына төбәлделәр. Бераздан әнисе кухняга кереп китте, чыж-пыж итеп, тәмле әйберләр пешерә башлады. Зөһрә үзе генә видик карап калды. Карый-карый, серле хат кисәген тагын бер мәртәбә укып чыкты. Матур, тигез итеп, яшел кара белән язылган язуны ул бөгәрләмәскә, тапламаска тырышып, кадерләп, иң яраткан әйберләре саклана торган агач тартмага салып куйды. Шунда ул кайчандыр Ясир абыйсы бүләк иткән сәгатьне күреп алды. Аны беләгенә тагып карады. Тагын салды. Ясир абыйсының усал йөзе күз алдына килде. Бераздан бу усаллык бетте. Ясир абыйсы елмая-көлә башлады… Зөһрә сәгәтьне кабат тагып куйды. Бу юлы салмады. Сәгатен таккан килеш, әнисе янына – кухняга чыкты.

Видикның каян килүе, кем бүләге булуы хакында сорашмады Зөһрә. Әнисе каян белсен аны? Бу видикны Язмыштан Зөһрә үзе сорап алды бит. Әнә хатының ахырына да «Синең Я.» дип куйган. «Синең Язмыш» дигән сүз бит бу.

Тукта, әнисе нишләп бер сүз дә эндәшми соң әле? Ник гаҗәпләнми? Бердәнбер кызы Язмыш тикле Язмыш белән сөйләшә, аралаша башлады ласа! Бу бит могҗиза! Төштә, әкияттә генә була торган хәл! Нигә дәшми, нигә аптырамый аның әнисе?

– Әнием, беләсеңме кем җибәргән миңа бу видикны?

– Белмим шул… Үзем дә аптырыйм… Ярар, кызым, кем генә бүләк итсә дә, начар кеше түгелдер әле. Син сорадың, ә ул бүләк итте. Тик син күп сорама, яме, артык борчыма аны. Бу Зөһрә тәртипсез, тәрбиясез кыз икән, дип уйлар…

– Ә мин беләм аның кем икәнен…

– Беләсең? Кем соң?.. – Әнисе шундук сагаеп, уйчанланып калды.

– Ул… Ул – Язмыш!

– Кем-кем? – Бу юлы аның әнисе яңгыратып көлеп җибәрде.

– Язмыш.

– Язмыш? Кызык, чынлап та Язмыш булып чыкмагае бу. И кызым, шулай гына булса ярар иде, әйеме?..

– Әйе…

5. Зәңгәр чәчәкле гөл

Мәктәптән кайтканда Зөһрә иң элек тәрәзәләренә күтәрелеп карый. Үз тәрәзәләренең астан һәм өстән ничәнче булуын ул күптән белә. Балалар бакчасына йөргәндә үк әнисе өйрәтеп куйган иде – өске яктан дүрт тәрәзә, аскы яктан дүрт тәрәзә санарга кирәк. Уртада – аларның тәрәзәләре…

Әнә әнисе тәрәзәләренә матур пәрдәләр элгән. Алар бигрәк ак, курчак күлмәге кебек, чит-чатлары челтәр белән каеп эшләнгәннәр. Әллә каян көлеп, үзләренә чакырып торалар…

Зөһрәләрнең тәрәзәләрендә гөлләр дә күп. Нинди генә гөлләр үстерми аның әнисе! Шулай да Зөһрә бүлмәсендәге тәрәзә төбендә торган алсу гөлдән дә матуры юк. Һәр көн мәктәптән кайтканда, Зөһрә үзләренең тәрәзәләренә күтәрелеп карый: гөлләр үз урынындамы, һаман шулай матур булып утыралармы?

Зөһрә бүген дә үз тәрәзәләренә ерактан ук карап кайтты. Әнә алар – ап-ак челтәрле тәрәзәләр… Аның алсу гөле дә шунда… Зөһрә аны «Алсушка» дип йөртә. Тик… Нигәдер гөлләрнең алсу чәчәкләре күренми бүген? Әллә? Әллә коелып беткәннәрме? Юктыр, иртән генә матур булып тәрәзә төбендә утырып калганнар иде ләса…

Әһә! Моның ниндидер хикмәте булырга тиеш. Гөлләр көндезләрен кояшка, көнгә, яктылыкка карап утыралар. Гөлләр яктылык ярата бит… Ә инде гөлләр өй эченә карап утыралар икән, димәк, Зөһрәнең әнисе эштән кайткан. Бары шул гына!

Ул ах-ух килеп кайтып кергәндә, әнисе гөлләргә су сибеп йөри иде. Өстен алыштырып алгач, Зөһрә дә әнисенә булыша башлады. Әнисе: «Чәеңне эч иң элек,» – дип караса да, тыңламады, кечкенә комганына су салып, үз бүлмәсенә кереп китте. Тәрәзә төбендәге алсу чәчәкле гөленә су сипкәндә шул хакта уйланды: «Зөһрә мәктәптә чакта бу гөлгә бик тә ямансудыр… Көне буе ялгыз яши бит ул… Икәү булсалар, күңеллерәк булыр иде. Тату, бәхетле гомер кичерерләр иде…

Әйе, тагын бер гөл кирәк бу тәрәзә төбенә. Ничек баштарак уйламаган ул бу турыда? Әнисенә әйтсә, бер матур гөл алып кайтып бирер иде әле… Бүген үк әйтәчәк, тагын бер гөл сораячак Зөһрә. Менә күрерсез дә торырсыз – аның «Алсушка»сы янында тагын бер гөл яши башлаячак! Һи, нигә әнисенә әйтеп торсын ди?! Аның бит хәзер сорар кешесе бар. Язмышы бар. Бүген үк хат язып салачак ул аңа. Видик өчен дә рәхмәт әйтмәгән әле…»

Чәй эчеп, бераз дәресләрен карап алгач, Зөһрә хат язарга утырды. Нигәдер язганнарын әнисенә күрсәтәсе килмәде. Бу бит аның үзенең генә сере, үзенең генә Язмышы! Аннары әнисе, әйбер сорап, бүтәннәрне интектермә диячәк. Зөһрә моны бик яхшы белә. Шуңа күрә нәрсә язганын беркемгә дә күрсәтмәскә булды.

«Исәнме, Язмыш! – дип башлады ул үзенең хатын. – Видик өчен зур рәхмәт! Мин аны ял көнендә генә карыйм. Бүтән көннәрдә карасам, әнием ачулана…

Мин тагын бер әйбер хакында сорашмакчы идем. Миңа бер гөл кирәк. Берәү бар, тагын берәү кирәк. Синдә гөлләр бармы? Булса, алсу чәчәкле булмасын, андый гөлем бар инде. Зәңгәр чәчәкле гөлләрне дә бик яратам мин. Андый гөл булса, әйбәтрәк тә булыр иде. «Алсушка» бик сөенер иде…

Әнием әйтә, бүләкне сорап алмыйлар, ди. Бу хакта әнием белми. Сизеп торам: син миңа тамчы да ачуланмыйсың. Ачуланмыйсың бит? Чөнки син бик әйбәт. Хәзергә хуш, сау бул. Авырма. Әйбәт киенеп йөр. Кайнар чәй эчкәч, шундук урамга чыкма. Салкын тидерүең бар. Пока!

Сәлам белән Зөһрә»

Зөһрә язган хатын конвертка салып ябыштырып куйды. Әмма ул Язмышның кайда яшәгәнен белми иде. Бәлки, әнисе беләдер?.. Беләдер, чөнки әниләр барысын да беләләр…

Зөһрә, кулына кызыл каралы каләмен алып, «Язмышка бирергә!» дип язып куйды. Конвертның бер як читенә олы йөрәк төшерде. Сыйныфтагы кызлар, бер-берсенә хат язышканда, шундый йөрәкләр төшерәләр. Зөһрә белә: бу билге «яратам» дигәнне белдерә.

Аннары ул залга – телевизор карап утырган әнисе янына чыкты. Мыштым гына килеп, муеныннан кочаклап алды. Бүлмәдә чит-ят кеше булмаса да, колагына үрелеп: «Мин Язмышка хат яздым…» – дип пышылдады. Үзе, җавап та көтеп тормыйча, «йөрәкле» хатны әнисенең куенына тыкты да йөгереп чыгып китте…

Иртәгесен Зөһрә көне буе ниндидер тылсым көтеп яшәде. Йокыдан торгач, тагын бер мәртәбә үзенең кичә язган хаты хакында уйлады. Барып җиткәндер инде ул хат, алгандыр, укыгандыр аны Язмыш…

Мәктәптә дә шул хатны гел исенә төшереп торды. Укуы да рәхәт, җиңел иде бүген. Әллә шуңа инде өч «бишле» алды, Гөлсинә апасы бөтен сыйныф алдында мактады үзен.

– Зөһрәдән үрнәк алыгыз, ул матур яза башлады, хаталары да юк, – диде.

Соңгы дәрестә вакыт аеруча акрын үтте. Зөһрә хисап дәресенең башында ук үзенә тиешле «бишле»не алып куйды да тәрәзәгә карап утыра башлады. Үз тәрәзәсе күренми шул аның. Тәрәзәсе күренсә, рәхәтрәк булыр иде…

Мәктәп тыкрыгыннан борылып, ишегалларына килеп чыгуга ук, Зөһрә үз йортларына күтәрелеп карады. Тәрәзәсен эзләп тапты. Анда аның «Алсушка»сы, Зөһрәне таныган кебек, тышка үрелеп карап тора иде… Ә янәшәсендә! Янәшәсендә ниндидер зәңгәрлек… Зәңгәр ут! Зәңгәр ялкын! Юк ла, зәңгәр чәчәк бу, зәңгәр гөл! Барып җиткән Зөһрәнең хаты! Язмыш аны укыган! Укыган да Зөһрәгә бүләккә зәңгәр чәчәкле гөл җибәргән! Әнә ул гөл, бөтен дөньяны балкытып утыра!..

6. Календарь битләре нинди төстә?

Көн саен шулай: Зөһрә мәктәптән йөгереп кайта да стенада эленеп торган календарь каршына килә. Аннары, тирә-ягына каранып, әнисе юклыгына ышангач, кесәсендә йөргән кечкенә кызыл карандаш белән календарьның бүгенге битен буйый башлый. Кызылга буялган битләр көннән-көн арта бара. «Бишле» алган көннәрдә генә буйый ла ул календарьны. Әмма шулай туры килә инде, көн саен «бишле» алып кайта Зөһрә. Кайбер көннәрдә икешәр, өчәр «бишле» куялар әле. Шуңа күрә көн саен кызылга буярга туры килә календарьны. Кып-кызыл булып бетте инде ул… Әнисе күрсә орышыр микән? Зөһрә белә: китапларны буярга ярамый. Календарьны да буярга ярамыйдыр… Ә менә Зөһрәнең гел буйыйсы килә. Кызыл белән язылган календарь битләре бәйрәм көннәре бит. Зөһрәнең дә «бишле» алган көннәрдә, календарьны кызылга буяп, бу көннәрне бәйрәм итеп күрсәтәсе килә. Бәйрәм ясаган өчен әнисе нигә тиргәсен ди аны?!

Бүген Зөһрә уку елы башлангач беренче мәртәбә календарьга кагылмады. Юк, «бишле» алмаганнан түгел. Ул бүген беренче тапкыр «икеле» алып кайтты. Әнисенә әйтмәде. Курыкты. Кайсы дәрестән бит әле… Хисаптан, ягъни иң яраткан дәресеннән… Бөтен сыйныф аптырады: дәрестә бирелгән мәсьәләләрнең берсен дә дөрес чишә алмады Зөһрә. Өстәмә сораулар да җавапсыз калды. Ничек кенә куймаска тырышса да, Гөлсинә апасы аңа чатнатып «икеле» куеп җибәрде.

Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. «Икеле» үк алмаса да, Зөһрә дәрестә, ялгышып килеп кергән чит-ят кеше кебек, берни аңламый утырды. Өйгә кайткач, математика китабын алып, бүгенге мәсьәләләрне чишеп, тикшереп карады. Дөрес җавап таба алмады. Әнисе дә, янына килеп, берничә мәртәбә өйрәтеп китте, әмма Зөһрә барыбер дә мәсьәләләрнең асылын аңлап җиткерә алмады.

Урамда күрше кызлары белән уйнап йөргәндә дә башыннан шул хисап гамәлләре китмәде. Гел шундый ул: берәр нәрсәсе барып чыкмаса, һаман борчылып йөри, бу кыен хәлдән чыгу юлларын эзли. Кичәле-бүгенле чишә алмаган мәсьәләләрне Зөһрә тагын өйрәнеп карарга булды. Шуңа күрә уеннан иртәрәк керде. Чишенеп, әнисе тирәсендә иркәләнеп-назланып алгач, үз бүлмәсенә барып, өстәле артына утырды.

Алдында яткан хатны ул шунда ук күрде. Иң гадәти конверт иде ул. Әмма эчендә ниндидер тылсым да бар сыман аның. Тышына «Зөһрәгә» дип язып куелган. Зөһрә үзенең сабый акылы, әмма бик тә өлгер зиһене белән шундук аңлап алды: бу хат Язмыштан килгән. Язуы да аныкы – яшел каралы… Хәрефләр энҗе бөртекләре кебек тигез, матур… Кешеләр болай матур итеп яза алмый…

Зөһрә ашыгып-кабаланып конвертны ачты, йотлыгып укый башлады: «Зөһрә акыллым! Хисап дәресләрендәге кыенлык хакында беләм. Шул хакта берничә киңәшем бар.

1. Кәефеңне төшермә.

2. Кыенлыкларны әниең белән бергә җиңәргә өйрән. «Чирен яшергән үлгән…» диләр бит.

3. Хисап фәнендә иң беренче шарт – эзлелек. Беренче дәрестән алып бөтен хисап кагыйдәләрен кабатлап, өйрәнеп чык. Кайсыдыр гамәл кагыйдәсен аңлап җиткермәгәнсеңдер. Моннан ике дәрес алда нинди кагыйдә өйрәндегез, шуны аеруча нык өйрән, мисаллар белән тикшереп кара. Сиңа уңышлар телим. Хат яз. Язган хатыңны йоклар алдыннан мендәр астына куеп калдыр. Синең Я.».

Зөһрә, Язмыштан килгән хатны тотып, әнисе янына кухняга йөгереп чыкты.

– Әнием! Әнием! Карале, Язмыш миңа менә нинди хат җибәргән!

– Кем-кем?

– Язмыш!.. Теге вакытта да язган иде бит, хәтереңдәме?

Әнисе матур, пөхтә итеп тезелгән хат юлларына текәлеп карап торды да:

– Чынлап та серле, бик серле икән бу хат… Язылганча эшләп карыйсыңмы соң, кызым? Әнә бит, тагын бер мәртәбә бөтен дәреслекне карап, өйрәнеп чыгарга кушкан. Миңа калса, аның сүзендә дөреслек бар…

– Әнием, ничек керә икән ул безнең өйгә?

– Кем?

– Язмыш… Күренмичә йөри ала микән әллә ул?

– Язмыш бит ул, кызым. Язмыш илаһи зат, сихри көч, тылсым иясе дигәнне белдерә. Шуңа күрә ул бөтен нәрсәне булдыра…

– Алла кебекме?

– Юктыр… Алла ул зуррак, көчлерәк, акыллырак… Ә Язмыш… Ходай Тәгаләнең илаһи куәте, ихтыяры кебектер ул, балам. Әмма Алланың үзе түгел…

– Әнием, менә әле дә безгә карап торамы ул, безне күрәме?

– Кем?

– Кем булсын, Язмыш!

– Карап, күзәтеп торадыр шул, кызым. Сынап торадыр. Шуңа күрә, бар, тизрәк ул әйткәннәрне эшлә. Югыйсә үпкәләп, кул селтәп китеп тә барыр…

Зөһрә тагын үз бүлмәсенә чыкты. Язмышның киңәшен тотып, математика дәреслеген беренче битеннән өйрәнә башлады. Кагыйдәләрне исенә төшерде, кайчандыр мәктәптә яисә өйдә эшләнгән, инде бераз онытыла башлаган мисалларны, мәсьәләләрне тагын бер мәртәбә чишеп карады. Шулай көннән-көнгә кабатлап килә торгач, ул өйрәнелми калган кагыйдәгә дә килеп җитте. Кинәт Зөһрәнең зиһенендә ниндидер якты, бәхетле нурланыш барлыкка килде, ул үзенең ачышыннан очынып китеп, кулларын чәбәкләп куйды. Тиз-тиз генә дәфтәрен актарып, менә ничә көн инде баш бирми җәфалаган мәсьәләләрне эзләп тапты, аларны «ә» дигәнче чишеп тә атты.

Тагын әнисе янына йөгереп чыкты, сөенче алды. Кабат кергәндә, дәфтәрен күкрәгенә кысып, игелекле һәм акыллы Язмышына рәхмәт укыды: «Рәхмәт Сиңа… Мин Сине хөрмәт итәм… Мин Сине яратам! Рәхмәт, Язмышым минем!..»

Икенче көнне Зөһрә хисаптан берьюлы ике «бишле» алды. Берсен кагыйдәләрне дөрес сөйләп, аңлатып биргән өчен куйды Гөлсинә апасы. Икенчесе өй эшен дөрес эшләгән өчен куелды.

Зөһрәнең үзенә караганда да Гөлсинә апасы ныграк сөенде. Дәрес беткәч, янына килеп: «Әтиең булыштымы?» – дип тә сорады әле. Оныткандыр… Зөһрәнең әтисе юклыгын белә иде бит ул. Берәрсе булышса, әтисе булышкан була дип уйлаганнан гынадыр… Һи, Зөһрәнең әтисе булмаса да, бүтән булышыр кешесе бар. Бар шул! Әтиләрдән бер җире белән дә ким түгел. Күзгә генә күренми – бөтен аерма шунда. Калганы әтиле балалардагы кебек – видик та алып бирде, гөл дә бүләк итте, менә хисап эшләрендә дә булышты…

Хисаптан «бишле»ләр алган көнне стенадагы календарьның тагын бер бите кызылга буялды. Моннан соң да календарь битләре бәйрәм төсенә керә барды. Хисаптан мәсьәлә чишә алмый йөргән ике көн генә, кап-кара булып, күңелне шомландырып, буялмыйча, бизәлмичә калды. Зөһрә ул битләргә карап кына кәефен төшермәде. Эш бит «бишле»ләрдә дә, календарь битләренең кызылга буялу-буялмавында да түгел. Моның мәгънәсе кешенең асылына, ихтыяр көченә, максатына, иманына барып тоташа. Кеше үзе теләмәсә, сихри, илаһи көчләр генә аны яхшырта алмый. Зөһрә бу хакта анык кына белми әле. Әмма үзенең саф, самими күңеле белән тоя, сизә иде.

7. Руслан

Ишегалдында Зөһрәне рәнҗеткән кеше юк. Чөнки ул үзен тота белә. Үчекләшми. Үртәшми. Башкалар турында ямьсез сүзләр сөйләп йөрми. Күбрәк Алсу белән, Гөлинә белән аралаша. Гел бергә алар. Кайчакта гына үпкәләшеп алалар. Кемнеңдер җыйган фантигы күбрәк булып чыга, кемнеңдер бантигы матуррак яисә уены кызыграк… Озак үпкәләшмиләр тагы, икенче көнне үк мәктәпкә бергә чыгып китәләр.

Малайлар белән дә тату Зөһрә. Дөресен генә әйткәндә, малайлар арасында аның дусты юк, ә менә танышлары күп. Күрше подъездда яшәүче Руслан белән генә бер мәртәбә дә сөйләшкәне юк аның. Сөйләшер иде дә, кыенсына. Әллә нәрсә була да куя, шул малай очраса. Ошый дисәң инде… Юктыр, ошамыйдыр… Ишегалдында иң хулиган малай бит ул… Нигә кызара, нигә ояла соң аның каршында Зөһрә? Моның сәбәбен ул әлегә әйтә алмый. Бәлки, бу сорауга җавап бирерлек яшьтә түгелдер ул? Бәлки, бу сорауга бер генә яшьтә дә җавап биреп бетереп булмыйдыр? Бәлки, бу сорауга бөтенләй җавап юктыр?

Бердән бер көнне менә шул Руслан дигән малай Зөһрәне бик нык кыерсытты, рәнҗетте. Зөһрә Алсу белән сөйләшеп тора иде, ерактан ук турылап килде дә төртеп екты. Кызлар аны шундук күреп алдылар, әмма читкә тайпылмадылар. Ә теге юньсез малайга шул гына кирәк, төртте дә җибәрде. Зөһрә аркасы белән чирәмгә барып төште. Югыйсә тротуарның иң читендә басып торалар иде алар. Юл беткән диярсең… Алсу нидер әйтергә теләгән иде, Руслан аны да буш калдырмады.

– Торма юл өстендә, сиңа да эләгә хәзер! – дип кычкырды.

Руслан – өченче генә сыйныфта укыса да, буе белән дә, көче белән дә бишенче, хәтта алтынчы сыйныфларга биргесез. Шуңа күрә аңа кул күтәрү түгел, каршы сүз әйтүче дә юк. Алсу да шым булды.

Зөһрә еламады. Тәне күгәреп, кара янып чыкса да, терсәкләре җанга төшәрлек булып авыртса да, күз яшен күрсәтмәде. Итәкләрен кага-кага торып басты да Русланга арты белән борылды. Малайга бу ошамады. Аңа ничек тә Зөһрәне елатырга кирәк иде. Баягы хәл тагын кабатланды. Зөһрә тагын газонга янтаеп килеп төште, егылганда тротуар читенә тезен бәрде. Әмма бу юлы да яшен сыкмады, шыңшымады, йөзенә горур, хәтта тәкәббер кыяфәт чыгарып, аягүрә торып басты. Руслан тәмам чыгырыннан чыкты. Зөһрәне тагын да ярсыбрак, үҗәтләнебрәк төрткәли башлады. Бу әкәмәт күренешкә карап торган Алсу түзмәде, сулкылдап елап җибәрде…

Зөһрә үзендә моңа кадәр булмаган ныклык, батырлык һәм… горурлык хисе тойды. Бүтән бер малай сукса, күптән инде, акырып елап, өенә кереп киткән булыр иде. Әмма Руслан каршында еламаячак ул! Бу күрше малае каршында аның бер җире дә авыртмый! Күкрәгендә, эчтә нидер сызып-сызып тора, шул гына… Күңеле, җаны сызлый, ахры… Әнисе әйтә бит: «Тән авыртуына түзеп була, җан җәрәхәтенә чыдап булмый», – ди. Зөһрәнең җанында да әнә шундый җәрәхәт бар бугай… Руслан өчен, шушы хулиган малай өчен өзелә-өзгәләнә аның күңеле… Ул әйбәт булса, икесе нинди тату, тугры дус булырлар иде, көн саен очрашып торырлар иде… Руслан аны сугыш чукмары малайлардан саклар иде, яклар иде, ә Зөһрә, моңа җавап итеп, яңа укыган китапларын сөйләр иде, өенә видик карарга чакырыр иде… Русланның видигы юктыр шул. Ул да ятим бит. Зөһрәгә шулай тоела. Чөнки Русланның бервакытта да әтисе белән күренгәне юк. Гел әнисе белән, кайчакта гына әбисе белән йөри ул. Сания исемле сеңлесе дә бар. Әтисез бала әтисез балага тияргә тиеш түгелдер ул… Якларга тиеш ул аны!

Яклар урында, Руслан үзе Зөһрәне кыйный. Юк, кыйнамый, сукмый да ул. Төртеп-төртеп җибәрә, җиргә егып, аны үз алдында тезләндерергә, баш идерергә тели, рәнҗетә, мыскыллый…

Зөһрә барыбер еламады. Русланны әнисенә әләкләү өчен, Алсу өйләренә кереп китте. Ул киткәч, Руслан да төрткәләшүдән туктады, Зөһрәгә бүтән кагылмады. Күзенә генә усал итеп карап торды. Бу карашта «Нигә еламыйсың инде? Еласаң, бу кадәр интектермәс тә идем» дигән сүзләрне укыды Зөһрә. Үзе горур һәм моңлы карашы белән җавап та бирде: «Без бит дуслар булырга тиеш идек, ә син безнең була алмый калган дуслыгыбызны рәнҗеттең…»

Руслан, кискен борылып, үз подъездларына кереп китте, Зөһрә дә, әнисен ияртеп килеп чыккан Алсуга әллә ни игътибар итеп тормыйча, өенә ашыкты.

Шул көнне үк Язмышка хат язды. Руслан белән икесе арасында булган хәлләрне тәфсилләп тезеп чыкканнан соң, төп үтенечен белдерде: «…Руслан, сугышырга яратса да, начар малай түгел. Шуңа күрә, мине яклап, аңардан үч алсаң, авырттырырлык итеп сукма, яме. Рәхмәт, Язмыш!»

Зөһрә хат язылган дәфтәр битен, урталай бөкләп, конвертка салды да, әнисе «Тыныч йокы!» теләргә кергәнче, мендәр астына тыгып куйды.

Иртән торганда хат мендәр астында юк иде инде…

Язмыш озак көттермәде. Ике көннән соң мәктәп коридорында аның янына Руслан үзе килде. Килде дә, Зөһрәнең күзләренә туры карарга кыймыйча, басынкы гына сүз башлады:

– Зөһрә… Теге көн өчен ачуланма… Гафу ит мине. Башкача бер дә алай итмәм. Син – әйбәт кыз. Елак түгел. Миңа андыйлар ошый. Моннан соң мин сине үзем яклармын, яме. Ну, пока!..

Зөһрә Русланны ничек авыз ачып каршы алган булса, шулай авызын ачкан килеш озатып калды.

Ә Русланның тагын сүзе калган икән әле. Ул, кырт борылып, тагын Зөһрә янына килде, аның нык каушаудан, салкын йөгерә башлаган кулын үз учына алып, бу юлы Зөһрәнең гаҗәпләнүдән тагын да ачылып, матураеп киткән күзләренә туп-туры карап:

– Классный әтиең бар синең! Без аның белән дуслаштык. Әйдә синең белән дә дус булабыз… – дип сөйләнде.

– Бүтән кыйнамасаң гына… – Булмаган әтисе хакында ишетеп, тәмам аптырашта калган Зөһрә ничек җавап бирүен сизми дә калды.

Русланның карашы тагын читкә тайпылды.

– Әйттем бит инде, гафу ит, дидем…

– Бетте-бетте… Ә син минем портфельне мәктәптән өйгә кадәр күтәреп кайтырсыңмы?

– Дус булгач, алып кайтам да кайтам инде…

– Кышын тау шуганда чанамны тауга алып менәрсеңме?

– Дус булгач, алып менәм дә менәм инде…

– Тәмле әйберләр алып бирерсеңме?

– Дус булгач, алып бирәм дә бирәм инде… Әни акча бирсә…

– Безгә видик карарга керерсеңме?

– Әниең ачуланмасмы соң? Мине бит беркем дә чакырмый.

– Юк, син җавап бир, керерсеңме?

– Дус булгач, керәм инде…

Руслан әйбәт дус булып чыкты. Зөһрә аны көннән-көн үз итте, Руслан да бөтен күңеле белән аңа тартылды. Күңелнең яше юк диләр бит. Ике нарасыйның пар йөрәге бер булып тибә башлаган мәл иде бу. Әлегә гүзәл мәл-мизгелне бары тик илаһи көч кенә, Язмыш-Тәкъдир дигән сихри куәт кенә тудыра алуы көн кебек ачык иде.

8. Зөһрә дога өйрәнә

Зөһрә догалар белми. Коръән укып утырырга, намазга басарга кечкенә әле ул. Шулай да авылдагы әбисе өйрәткән ике доганы яттан укый. Аның берсе – «Бисмилла». Авылга кайткач, әбисе Зөһрәдән гел шушы сүзне әйттерә. Иртән торгач, берәр эшкә керешкәндә әйтәләр бу доганы. Зөһрә аны шәһәргә кайткач та гел кабатлап йөри. Шуны әйтмәсә, теләгенә ирешә алмас кебек ул. «Бисмилла» дигән сүз белән генә чикләнмичә, әбисе өйрәткәнчә, тутырып әйтә ул бу доганы: «Әгүзү билләһи минәшшәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим». Зөһрә аның мәгънәсен дә яхшы белә. «Рәхәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам. Дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйм бу эшемне» дигән дога бу.

Аштан соң әйтелә торган доганы да белә Зөһрә. Анысын да әбисе өйрәткән иде. Бервакыт онытып җибәргәч, күрше Сәлисә әбисеннән сорап, хәтерен яңартып чыкты. Ә ул болай: «Әлхәмдү лилләһил-ләзи әтгәмәнә үә сәканә үә җәгәләнә минәл мүслимин». Мәгънәсе дә гап-гади: «Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә мине ашатты, эчертте һәм мине мөселманнардан кылды».

Менә шушы ике дога белән яши Зөһрә. Әлбәттә, дөньялык өчен, яшәү өчен болар гына аз. Беркөнне күрше ишегалдыннан кереп йөри торган кара эт чак кына тешләмәде үзен. Дөресен генә әйткәндә, тешләде, әмма аның хәтәр тешләре Зөһрәнең итегенә туры килде. Шул көннән башлап итегенә су үтә, суга кермичә генә уйный хәзер.

Зөһрә белә: кара эт, кара мәче – сихер, зәхмәт, кара көчләр галәмәте. Яман күзләр шундый кара этләр рәвешенә кереп йөри, имеш… Теге вакытта яман күздән, яман көчләрдән саклый торган доганы әйткән булса, эт тә тешләмәс иде, мөгаен.

Тагын… авырулардан саклый торган догаларны белми Зөһрә. Әнисенең бик еш башы авырта, үзе дә сирәк-мирәк кенә температуралап ала. Бигрәк тә әнисе өчен борчыла Зөһрә. Дога белсә, шуны укып, әнисенең авыруларын бик тиз куып җибәрер иде ул… Күршедәге Сәлисә әби кергәндә, әнисенең башы авырткан чагы туры килсә:

– Сиңа кияүгә чыгарга кирәк, балам, – дип сөйләнгән була. Никтер дога укымый. Ә бит бик күп догалар белә…

Кайчакта Зөһрәнең әнисе, авыр сулап: «Үзебезгә генә яшәү кыен шул», – дип уфтанып куя. Менә шул кыенлыкларны җиңәр өчен дә берәр дога бардыр бит? Бардыр. Зөһрә моны төгәл белә. Шул кыенлыкларны, авырлыкларны кичү өчен чыгарыла бит инде ул догалар… Зөһрә, ике дә уйлап тормыйча, шул доганы да ятлап алыр иде…

Беркөнне Зөһрәләр сыйныфына абыстай килде. Гел татар баласы укыгач, Гөлсинә апасы чакыргандыр инде. Зөһрәнең әлегә чын абыстайны күргәне юк иде. Ачык йөзле, матур, мөлаем була икән алар. Тавышы шундый йомшак, ягымлы, моңлы; ул вәгазь укыганда, Зөһрә оеп, йоклап китә язды. Ярый әле күршедәге Алсу терсәге белән кагылып өлгерде.

Соңыннан абыстай:

– Бераздан мин тагын киләм, догалар өйрәнеп куегыз, сораячакмын, – диде.

Зөһрә, өйгә кайтып керү белән:

– Әнием! Әнием!.. Догалар өйрәт әле миңа! Абыстай әби бик күп догалар өйрәнеп килергә кушты. Сораячак… – дип, әнисен җилтерәтеп йөртә башлады.

– И кызым, мин бик белеп бетермим шул… Сәлисә әбиеңә керсәң генә инде…

– Әй, керәсем килми аның янына…

– Нигә инде?

– Ул дога укыганда гел көләсене китерә. Көлсәң тирги…

– Ник көләсең соң? Картлардан көләргә ярыймыни?!

– Мин бит аңардан көлмим, иреннәреннән генә көләм. Иреннәре кызык аның…

– Алай димә, кызым. Ярамый. Гөнаһысы булыр.

– Нәрсә ул гөнаһы?

– Сиңа аны белергә иртәрәк әле, кызым. Балаларда гөнаһ булмый.

– Миндә дә юкмы?

– Юк-юк, кызым. Гөнаһы – начарлык, ялган, хыянәт, имансызлык, кешелексезлек дигән сүз. Шуны онытмасаң, әлегә җитеп торыр.

– Догалар гөнаһыдан саклыймы, әнием?

– Әйе, алар – кешенең рухи юлдашы.

– Каян өйрәним соң мин аларны, әнием?

– Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз әле… Ә хәзер бар, дәресләреңне кара.

Шуның белән сүз бетте. Зөһрә, бүлмәсенә кереп, дәресләренә чумды, әнисе кухняда калды, кем беләндер озак итеп телефоннан сөйләште…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
  • 5 Оценок: 1

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации