Текст книги "Бәхетсез җаннар"
Автор книги: Хәбир Ибраһим
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Хәбир Ибраһим
Бәхетсез җаннар роман, бәяннар, хикәяләр, нәсер
КЫЗГАН КҮМЕР
Еллар үткән саен, шагыйрьләр төрле әверелешләргә дучар була. Әлбәттә, шигърият кысаларында калып та шәкел һәм эчтәлек җәһәтеннән төрле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Ләкин еш кына шагыйрь үз иҗатының офыкларын жанрлар хисабына тагын да киңәйтергә омтыла, үзен әдәбиятның төрле өлкәләрендә сынап карый, чәчмә әсәрләр язуга күчә, драма әсәрләре тудыра. Мондый мисалларны күпләп искә төшерергә мөмкин. Шунысы кызыклы: әдәбиятның нинди өлкәсендә казганса да, авторның шагыйрьлеге барыбер күзгә бәрелеп торучан. Әдәбият фәнендә «шагыйрь прозасы» дигән гыйбарә дә бар. Мондый чәчмә әсәрләре гадәттә шагыйранә сурәтле тел белән язылган була, алар гаять дәрәҗәдә метафораларга бай. Әлеге әсәрләрдә, фабулага өстенлек бирүдән бигрәк, кеше кичерешләре, табигать күренешләре мул итеп тасвирлана.
Әмма шагыйрьләр төрле булган кебек, аларның прозасы да төрле. Арада кызыклы сюжетка корылган, эпик киңлеккә дәгъва иткән әсәрләр дә еш очрый. Аларда шигърият күзгә бәрелеп тормый, ләкин ул бар, ул каядыр төптә, аның көчле агышын боз аша да тоясың.
Хәбир Ибраһимның прозасында бу юнәлешләрнең барысы да күзәтелә.
Әйе, ул, күпләребез кебек, иҗат юлын шигырь язудан башлаган иде. Әле дә ара-тирә шигырьләре матбугатта күренә килә. Шул ук вакытта ул оста прозаик, танылган драматург буларак та татар әдәбиятында үзен таныта алды.
Шунысы гыйбрәтле: шигърияттә ул, кайберләребез кебек, яшьлек юләрлеге, яшьлек гайрәте белән чәчрәп чыкмады. Мәйданга шактый соңарып, утыздан узгач кына аяк басты. Билгеле, ул балачактан ук тезмә язып мавыккандыр. Әдәбият белән кызыксыну, язу-сызу белән матавыклану, гадәттә, балачак илендә үк пәйда була. Бу, Туфан әйтмешли, «гүзәл гамь», мәдәният институтында укыганда, тагын да тирәнәя төшә, егетнең, асылда, җенси мәхәббәткә өртелгән уй-хисләре сәтырлар булып куен дәфтәренә бер-бер артлы тезелә тора. Бераздан әлеге интим лириканы укучы хөкеменә тапшыру нияте дә барлыкка килә. Бу – сиксәненче еллар ахыры. Бар шагыйрь-шогара, милли азатлык турында хыялланып, ә кайсысы чүлмәкчедән күрмәкче, нәгърә орган еллар. Кемгә кирәк синең күңелеңнән чәчрәгән саф, илаһи мәхәббәт чаткылары? Актуаль түгел. «Һәр ишектән борды мәхәббәт сакчысы» дигәндәй, Хәбирнең шигырьләре дә газета-журнал битләренә үтеп керә алмый. Алга китеп булса да, шуны әйтергә кирәк: Хәбир Ибраһим беркайчан да конъюнктурага, көндәлек таләпләргә буйсынмады, үзенең күңеле кушканны гына язды. Ул җил искән уңайга авышучылардан түгел. Мөгаен, бу – шагыйрь өчен иң кирәкле сыйфаттыр.
Ләкин бит дөньяга чыгасы да килә! Күңел түрендәге иң ихлас хисләр белән уртаклашасы килә. Гомере дәвамында һәр шагыйрь үзенә фикердәшләр, хистәшләр эзли.
1990 елда, «Идел» журналы редакциясендә кәгазьгә күмелеп утырганда, бүлмәмә студент еллардагы танышым килеп керде. Хәл-әхвәл сораштык. Эшчеләр тулай торагында яшәп ятуы икән.
– Яшь шагыйрьләр күп киләдер монда? – дип сорады танышым, Саба якларында гына туып үскәннәргә хас мәгънәле елмаеп.
– Шагыйрәләр күбрәк, – дидем мин.
– Безнең тулай торакта бер егет тәрбияче булып эшли, шигырьләр яза. – Танышым елмаеп куйды. – Менә шул сиңа күчтәнәч күндерде. – Һәм ул минем алга бераз саргая төшкән «Социалистик Татарстан» газетасына төрелгән кипкән балыклар чыгарып куйды.
– Шул гынамы? – дип сорадым мин, аның үзе сыман елмаерга тырышып.
– Менә шигырьләре…
Кулъязмаларга күз төшердем. Хәрефләре шулкадәр бөтеренке, юллары гаҗәеп тигез – архивлардагы хәттатлар каләменнән төшкән иске язу үрнәкләремени!
Төнгә чыксам,
Төннәр мине яклый,
Сердәшләрем алар, кунагым.
Үз-үземә бәхет даулый-даулый,
Каләм алам кулга.
Уйларым,
Талгын гына җирдән күтәрә дә
Алып китә мине еракка.
Шигырьләр миңа ошады. Аларның көчәнеп язылмавы күренеп тора иде. «Уйлары шундый канатлы икән, инде тагын да ераккарак алып китсен», – дип уйладым мин. Күпмедер вакыттан соң алар журналда дөнья күрде. Ә ул заманда «Идел» 120 мең нөсхәдә укучылар хозурына тарала иде.
Шуннан соң Хәбир Ибраһим журналыбызның даими авторына әверелде. Шигырьләре генә түгел, «Төштән соң күзгә күренү», «Аһәң» поэмалары да «Идел» сәхифәләрендә укучыларга барып иреште. Чәчмә әсәрләр авторы буларак та ул биредә ачылды. Безне бер-бер артлы хикәяләре, бәяннары белән сөендерде.
Әйткәнемчә, прозада аның диапазоны гаҗәеп киң. «Арыш арасыннан йөгерүче бала» кебек лирик хикәясе искиткеч җылы тоннарда язылган картина сыман тәэсир итсә, «Тояклы җен», «Мохтар һәм Туктар» сатирик бәяннары нечкә каһкаһә, авторның көндәлек тормыштагы һәртөрле тискәре күренешләргә битараф булмавы белән үзләренә җәлеп итә. Хәбир беркайчан да күнегелгән кысалар эчендә бәргәләнми, аның тыелгысыз хыял куәсенә хәйран калмый мөмкин түгел. Ул безнең шактый язучылар кебек «бисәпид» уйлап табу белән дә мавыкмый, аның дөнья әдәбиятын яхшы белүе сизелеп тора, әлеге казанышларны ул безнең әдәбиятта татар холкына яраклаштырып үзенчә файдалана белә.
«Бәхетсез җаннар» романы, «Кәбисә елы» бәяны кебек әсәрләрендә, ул, халкыбызның хәзерге тормыш итү рәвешен тасвирлап, татар җәмәгатьчелегенең киләчәккә бару юлларын чамаласа, «Стефани» кебек әсәрендә җенси мәхәббәтнең олылыгына, сафлыгына дан җырлый, ләкин бу хиснең, күңелләрне яулап алуына карамастан, кайчагында милләтара чикләрне вата алмавына да ишарә ясый. Үкенечле мәхәббәт турындагы бу якты әсәр миңа Иван Бунинның «Караңгы аллеялар» шәлкемендәге кайбер хикәяләрне дә хәтерләтә. Әмма Хәбир һич тә Бунинны кабатламый, ир-егет белән хатын-кыз арасындагы җенси мөнәсәбәтләр нәкъ татарча, тыенкы сөенеч катыш сагыш белән сурәтләнә.
Үзенә хас лиризм, эпиклыкка дәгъва, каһкаһәгә маһирлыгы турында телгә алгач, аның кайбер әсәрләрендә җиңел юмор хакимлек итүен дә әйтми калдыру дөрес булмас. «Җиденче кияү», «Бәхетле килен» (аларның пьеса вариантлары да бар), «Язмыш бәрәне» кебек «көләч» бәяннарында Хәбир бөтенләй башка яктан ачыла. Гүя ул – үзенең персонажларына читтән генә карап, мыек астыннан елмаеп торучы Хуҗа Насретдин холыклы авыл агае. Ул беркемне дә гаепләми, һөҗү укларын атмый, чөнки аңлый: кешенең без тискәре дип атаган сыйфатлары да табигый, әлмисактан килгән, монда инде бернишли алмыйсың. Көләргә генә мөмкин. Һәм бу көлү күп очракта үз-үзеңнән…
Биредә Хәбир Ибраһимның драматургия өлкәсендәге уңышларын да телгә алырга кирәк. Ни генә дисәләр дә (янәсе, безнең халык китапта гына басылган килеш тә пьесалар укырга ярата; андый заманнар да булды, тик хәзер болай өздереп әйтеп була микән?), драма әсәре, асылда, сәхнәгә кую максаты белән языла. Автор театрга ни кирәген, халыкның бүген ни көткәнен сиземләргә тиеш. «Мәңгелеккә» өмет итеп язылган пьесалар, гадәттә, авторның архивында кала. Яхшырак тәкъдирдә җыентыкта нәшер ителеп, киләчәктә дан-шөһрәткә төренүне көтәргә мөмкин. Хәбирне көндәлек темаларга язучы драматург дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Янәсе, күктән йолдыз чүпләми. Югыйсә аның егермедән артык драма әсәре сәхнәдә куелган! Төрле профессиональ театрларда. Әле халык театрларында уйналганнары күпме. Ә бит режиссёрлар тамашачы каршында азмы-күпме уңыш казанырдай әсәрләрне генә сәхнәгә менгерергә тырыша.
Проза әсәрләрендә дә Хәбирнең драматург булуын искәрми мөмкин түгел. Аның күп хикәя-бәяннарында фабула анык, конфликтлар кискен, төенләнеш, чишелешләр үз урынында, текстта артык сүз юк.
Хәбир авыл малае, буразнадан күтәрелгән – орлыкны кибәктән аера белә. Шуңа күрә дә ул нәкъ менә бүгенге көн язучысы, бүгенге укучы өчен яза, әсәрләрендә бүгенге көн проблемалары күтәрелә. Киләчәктә ни булыр – анысы Тәңре хөкемендә.
Хәбир Ибраһим иҗатының төп хасиятен бер җөмлә белән әйтүне сорасалар, мин: «Әтисе белән бәхәс, әтисе белән әңгәмә,» – дип җавап бирер идем. Аның әтисе Кәбир агай Тау ягында атаклы кеше иде. Дистәләп еллар авылда колхоз рәисе булып эшләгән, совет заманының иң югары тамгасы – Ленин ордены белән бүләкләнгән шәхес. Кырку холыклы, үзенчәлекле фикерләүгә ия кеше иде мәрхүм. Мин Хәбирнең туган авылы Борнашка кайтканда (шагыйрьнең кем икәнен белергә теләсәң, аның туган ягын барып кара!), ул инде сиксәнне узган бер карт иде. Әмма әле нык, көр күңелле; гәпләшкәндә, гел киная белән сөйли. Ул, мине машинасына утыртып, элек үзе идарә иткән биләмәләрне күрсәтеп йөрде. Авылдан ерак түгел ул казыткан күлне дә барып күрдек. Бик тәфсилләп, үзенең ерактан – Һолландиядән үк түгелме әле! – яхшы токымлы сыерлар кайтаруын сөйләде. Яхшы ук аралашкач, аның тел төбеннән төпчек улының шигырь белән матавыклануына шикләнеп каравын аңладым.
– Рәт чыгарлыкмы соң? – дип сорады ул, миңа сынаулы караш ташлап.
– Хәбир әйбәт яза, – дидем мин, катгый итеп.
– Белмим, белмим, – диде ул, уфтанып. – Мин гомерем буе «Социалистик Татарстан» гәҗитен укыйм. Анда синең статьялар да чыга. Менә моны мин аңлыйм. Ә бу, минем малай, һаман шул кызлар белән кети-кети уйнаганын яза.
«Социалистик Татарстан» инде шактый еллар «Ватаным Татарстан» исеме белән чыга иде бу вакытта…
– Лирика андый статьялардан югарырак бәяләнә. – Мин инде, әлбәттә, үзем кебек үк «тайгак» юлга кереп киткән каләмдәшемне атасы алдында якларга мәҗбүр идем.
– Җитди нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк, – диде ул канәгатьсез төстә. – Сез бит инде малай-шалай яшеннән чыккан.
Аны да аңлап була иде. Әлбәттә, ул безнең өлешкә тигән каләм сырлауны чын эшкә санамый, ул аның башына сыймый. Ул бит безнең Тукай түгеллегебезне күрә! Ә инде күз алдында үскән төпчек улы исә кеше куян куа дип, җил куып йөрсә? Ул бит монда, җирдә калырга тиеш иде. Әнә абыйсы Таһир… Инде үзе калхуз персидәтеле булды! Кәбир агай өчен эш ул бүген нәтиҗә бирә торган, умырып башкарыласы хезмәт иде, билгеле. Ә әдәби иҗатны бәяләве дә, үлчәве дә кыен. Әле үлгәнче үз-үзеңне алдап, буш сүзләр сазлыгына батып калуың да бар.
– Балачактан ук ялкау иде, – диде ул, каядыр еракка, офык ягына карап.
Әткәй сүгә мине ялкау диеп.
Кеше бар дип тормый, җитмәсә:
«Бер дә юкка эшкә тотынмас ул,
Эш үзенә килеп тимәсә!»
Сүзең дөрес, әткәй, өйрәнмәдем
Уйламыйча бәхет отарга.
Мин өйрәнгән, эчкә сагыш җыеп,
Кулда кызган күмер тотарга.
Безнең барыбызның да эчтәге сагышы тора-бара кулдагы кызган күмергә әверелә.
Хәбирнең «И туган йорт!» дигән нәсерендә туган йортка, мәрхүм әти-әнисенә, туган авылына, үз ыруына булган мөнәсәбәте күздән яшь китерерлек сагышка төреп бирелгән ки, Кәбир агай, исән булса, күзен канәгать кысып, ерак офыкка таба карашын ташлар иде. Төпчегенә мактау сүзе әйтергә саран иде шул ул. Андый җылы сүз әйтүне ир-атка хас сыйфат дип санамый иде.
Ике кыз, ике ул үстергән ата кайчандыр өй каршына ике нарат, дүрт каен утырткан. Каеннарның берсе нигәдер бераз читкәрәк каерылып үскән, ботакларының авырлыгыннан бераз иелеп, бөкрәеп тә тора сыман.
Агачларның да үз язмышы.
«Бу якларны мин бик яратам. Зөя суы, Бола елгасы, Кыз тавы, Яксаз күле, Әдел кизләүләре – борын-борыннан килгән изге урыннар, изге атамалар,» – дип язган иде Мөдәррис Әгъләм, Хәбирнең туган авылын, әти-әнисен кайтып күргәч.
Теге вакытта Хәбирнең шигырьләренә өстәп күндергән кипкән балыкларын Мөдәррис әкәгә биреп җибәрдем мин. Ул инде аларның койрыгын да әрәм итми торган кеше иде, бакыйлыкта нишләп ятадыр… Мин үзем исә кипкән балык яратмыйм.
Ркаил Зәйдулла2017, декабрь
БӘХЕТСЕЗ ҖАННАР
(Ретророман)
Һәрбер бала үз бәхете белән туа.
Әйтем
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
НАРИМАН
1
– Син миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы?
– Чыгам.
– Кайчан?
– Әгәр авылдан китсәң…
Ташландык авыл йортының биек, авыш бусагасына менеп кунаклаган егет һәм кыз авылдан китү-китмәү турында әнә шулай гәп куерталар иде. Таза гәүдәле, нык бәдәнле, җитди һәм кырыс кыяфәтле, тик шуңа карамастан нечкә күңелле, авыл җанлы Нариман кызларның, үсеп җиткәч, авылда калырга теләмәүләрен гакылы белән аңласа да, күңеле белән һич кенә дә кабул итеп бетерә алмый иде. Нәрсә калган аларга читтә, шул таш калада? Бәхетне каядыр читкә китмичә генә, туган җиреңдә генә табып булмый микәнни соң? Инде менә аның яраткан кызы Динә дә (алай дип кенә әйтү аз булыр – башлангычтан бер сыйныфта укып, бер партада утырдылар!), шәһәрдә училище тәмамлаганнан соң, авылдан китүчеләр төркеменә кушылды. Бу кызый, башкалада бер генә ел укып та, егетнең төн йокыларын качырырга өлгерде. Сөеклесенә гашыйк булырлар да урлап китәрләр төсле тоелды аңа. Урлавын урламадылар тагын, Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Аңа да Нариманнан башка беркем дә кирәк түгел, ул да аңа табынган, җаны белән береккән. Юк, ул Нариманын беркайчан да, беркемгә дә алыштырмас, ярата ул аны… Кинодагы сымак, кинәт кенә кабынып китеп мәхәббәт аңлашмасалар да, яшьләр өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык иде: алар тиздән ир белән хатын булачаклар. Өйләнеш кенә! Бернинди дә каршылык юк, ике як та риза…
– Димәк, китәсең? – Бер мәлгә тын калган егет көрсенеп, авыр сулап куйды, учларын уып, авыл хезмәтеннән тупасланган бармак буыннарын шыгырдатты. – Китмичә генә ярамыймы?
– Миңа авылда эш юк, – диде Динә. Ул трамвай йөртүчегә укыды. Аны хәзер депода өр-яңа трамвае көтә. Ялгышмаса, Димитровградтан кайткан, андый трамвайга хәзер яшь комсомолчыларны гына утырталар икән. – Ярый ла, синең тракторың бар!
– Башка эш кенә ярамыймы? Яңа ферма ачтылар… сыер савучылар җитми…
– Менә син гел шулай! – Кыз, шундук үпкәләп, борынын салындырды.
– Ачуланма… шаярдым… җә…
– Кит!
– Син мине дә аңла: мин гомер авылдан чыккан кеше түгел. Армиягә дә бармадым. Ак билет белән калдым. Син барысын да яхшы беләсең…
– Аңлатма, кирәкми…
– Анда киткәч, кая торырбыз?
– Миңа тулай торактан бер бүлмә бирәләр.
– Унбиш квадрат метрлымы?!
– Башкалар яши бит әле…
– Әни белән нишлим? – дип уфтанды егет. – Ялгызын калдырыйкмы?
– Юк! Синең белән борчак пешереп булмас, ахры! – Кыз, кулын селтәп, кисәк кенә урыныннан күтәрелде. Нариман аны, кулыннан тартып, кире урынына утыртты, дәү учын кызның нечкә биленә шудырып, аны кочагына алды.
– Чыгасыңмы?
– Чыгам. Әгәр дә…
– …авылдан китсәм… име?
Әйе, ул Нариманга чыгарга әзер, ләкин авылдан китү шарты белән. «Чукынып китсен инде! – дип, эчтән сызланды егет. – Шулай итеп, китәргә туры килер микән?»
Шулай! Яратмыйлар кызлар авылда калырга! Укыгач, әзрәк дөнья күргәч, офыклар киңәя, яңа мөмкинлекләр ачыла. Иләсләнгән башта яңа уйлар, үзгә фикерләр туа. Әлеге хыялларын тормышка ашырыр өчен, аларга авыл җире генә тар булып тоела. Күңелләре белән алар барысы да туган авылларын яраталар, аңа тартылалар, әле киткәч тә, туган якларын үлеп-китеп сагыналар, еш кайталар. Ләкин әнә шул китү, китеп урнашу бәрабәренә алар ярату, сагыну хисләрен читкә кагарга мәҗбүр булалар. Ә ул китүнең исә иге-чиге юк. Авылдан китеп, шәһәргә барып урнашу ниндидер бер модага, тансык гамәлгә әйләнде. Үзләре генә түгел, инде бер-берсен ияртеп китәләр. Авылда ачлыктан, хәерчелектән интеккән ата-бабалар кайчандыр Донбасс, Себер якларына юл алганнар, тайгада урман екканнар, шахтада күмер чапканнар. Ләкин андый сәфәр киткән кеше өчен вакытлыча гына булган. Исән калса, ул кире әйләнеп кайткан. Авылда аны гаиләсе, бала-чагасы көтеп торган. Ә хәзер бер киткән кеше кире әйләнеп кайтмый, ничек булса да, шул киткән җирендә төпләнеп калырга тырыша. Авылга кунакка кайтуы гына рәхәт. Җир эшен, җир хезмәтен сөючеләр генә сирәк. Хәер, аларны да аңларга була. Көз-яз быкырдыкта галош яисә резин итек киеп, пычрак ерганчы, чиста һәм шома асфальтта модный ботинка, затлы туфли белән текелдәвең күпкә күңеллерәктер шул…
– Күңелсез монда!
– Рәхәт эзләп калага киттең, фермада эшләргә тиешле бер елыңны да тутырмадың, – дип орышкан булды аны Нариман.
– Әйе, киттем! – дип кырт кисте Динә. – Китәргә хакым бар: минем дә кешечә яшисем, ял итәсем килә. Ни җүнле эше юк, ни ялы. Арыдым мин, беләсеңме… туйдым… Син авылга гына кара!
– Ни булган аңа?
– Авыл менә шушы ташландык йорт сымак таралып, картаеп бара…
Нариман ирексездән йортка күз төшереп алды. Бу – тирә-якка даны таралган Шәмсегаяннар йорты иде. Колхозда бухгалтер-кассир булып йөргән Шәмсегаянның дүрт баласы булган. Икесе – ир, икесе – кыз бала. Җәйләүдә көтү көткән Заһиры белән матур гына яшәп яткан чакта, шул хатын, авылда плотина төзүче Сәлим атлы берәүгә ияреп, калага китеп бара. Боларның мәхәббәтләре дә бик көчле булган дип сөйлиләр, бигрәк тә Шәмсегаянныкы. Булгандыр да шул, булмаса, беренче күргән кешесенә ияреп китмәс иде! Тик шунысы аяныч: көтүче Заһир дүрт яшь баласы белән өйдә үзе генә утырып кала. Баштарак түзә ул, тешен кысып булса да түзә. Ләкин аналары була торып та, ятим калган балаларының Алланың һәр бирмеш көнендә: «Әни кайчан кайта, без бик сагындык аны», – дип елашуларын һәм сыкрануларын ишетеп арыгач, мескен ир, калага барып, азгын хатынын кабат гаиләсенә кайтарырга тырышып карый. Ялына да, ялвара да ул аңа. Тик файдасы гына тими. Уйнашчы хатынның бу оятсыз кыланышларына бик нык ачуы чыккан авыл халкы аңа бәддога укый. Гарьлегеннән үз-үзен кая куярга белмәгән Заһир эчүгә сабыша. Өйдә хатын-кыз хезмәтен унбиш яшьлек Айсылулары алып бара. Балалар үсеп җитеп, кайсы кая таралашып беткәч, яшәү мәгънәсен югалткан Заһир мунчаларында асылынып үлә. Иртән мунча яккан, ә кичен шунда кереп асылынган. Шәмсегаян ирен җирләргә дә кайтмаган. Хәер, аналарыннан бик нык күңелләре кайткан балалар да аны инде чакырып азапланмаганнар. Аның турында хәтта Шәмсегаян Сәлимнән киткән, инде хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә юләрләр йортында ятып чыга икән дигән сүзләр дә ишетелгәләп торды…
Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты: берсе Мәскәүгә, ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнең берсе юл һәлакәтендә вафат булды, төпчекләре, Назыйм атлысы, берникадәр вакыт кайтып-киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп, йорт ташландык хәлдә калды…
Заһир абзыйның йорты яр буенда урнашкан. Ике адым атласаң, инеш буена барып чыгасың. Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кырые текә: аскы урында инеш таллары тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шушында сөю аңлаша. Аннан да тын, аннан да илаһи урынны авылда каян табасың ди әле…
Хәзер инде көз. Тик әлегә җылы. Лепелдәшеп сары яфраклар коела. Караңгы төшеп килә. Йорт яны авыл пьесасы уйналган моңсу пейзаж, уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык тәрәзәләре (кеше күзләремени!) күңелгә сагыш салып, еламсырап торган төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да, тугарылган ат сыман, төрле якка чәчелгән. Арбаның агач тәртәләре черегән, сынган, кыйшайган көпчәкләре кайсы кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык пешереп караган. Ләкин аңа карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән. Мунчаның карарлыгы да юк: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы, янтаеп, яр ягына авышкан. Шушы мунча һәм ташландык йорт эчендә Заһирның өрәге йөри сыман, очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан да шул куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә генә салынган, йозагы юк, теләсәң, әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп, анда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан ташландык йортта аның өрәге йөри, һәм ул әле һаман да үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк кенә куркытмый кешене, кеше, әнә шул иске, ташландык йортны күреп, күңеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка…
– Авылда яшәмәслек түгел әле, – дигән булды Нариман, – яшәргә була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз… Әгәренки… әти-әниләр белән яшәргә читенрәк булса, дим инде…
– Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, – диде кыз, сүзенә нокта куярга теләп. – Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым бар…
– Хыялың нинди дип сорап тормыйм… билгеле инде… китүдер…
– Юк, ул гына түгел…
– Ә нәрсә тагын?
– Әйе, минем калада яшисем килә, авылда каласым килми! Нишлим?! Моңа мин гаепле түгел. Әйтик… менә бер генә мисал… Син беләсең, мин мул итеп, матур итеп киенергә яратам. Әгәр дә мин, шулай модный киенеп, авылга кайтсам, авыл халкы мине аңламаячак, миңа көлеп караячак. Юк, мин аларга үпкәләмим, чөнки алар аны күрмәгән. Ә калада мин шул киемемдә рәхәтләнеп йөрим, миңа беркем дә кырын карый алмый, чөнки кала мине шундый кыяфәттә кабул итә. Аңладыңмы?
– Шулмы бар булган хыялың?!
– Юк, бу бер мисал гына…
– Әгәр хыялың шул гына икән, җаным, буш хыял бу. Кала стилягалары янында син барыбер ала карга булып күренерсең.
– Син мине аңламыйсың, аңларга да теләмисең! – дип, авызын турсайтты Динә һәм каударланып торып та басты. – Син егет кеше, ә мин кыз. Сезгә авылда яшәве җиңел, сез…
– Кайтырга теләмисең инде?
– Юк.
– Димәк, чыкмыйсың да?
– Юк… алай түгел… Мин яратам сине, миңа синең белән рәхәт, тыныч. Әйтеп аңлаттым бит инде сиңа барсын да… әйттем…
– Нәрсә әйттең?! – дип шаулады Нариман. – Син әле миңа өзеп кенә бер сүз дә әйтмәдең!
– Әйттем бит инде… Шәһәргә китеп, эшкә урнаш!
– Ярар, урнаштым, ди, шуннан?!
– Менә шуннан соң мин сиңа чыгармын.
– Их, Динә, Динә! – дип уфтанды егет.
– Ачуланма миңа, Нариман, шартым ул хәтле үк авыр түгел лә! Әгәр дә син мине чын-чынлап яратсаң, әгәр дә мине аңларга теләсәң, сиңа аны үтәве әллә ни читен булмас…
Каядыр еракта авыл башында берәү, өздереп, гармунда уйнады. Авыл көен уйнады ул, озату көен. Кыңгыраулы гармун чыңнары йөрәкне телгәләп үтте. Каян чыга диген син гади генә бер гармуннан шулхәтле моң, каян?!
– Рөстәмне армиягә озаталар, – диде Нариман, – бүген яшьләр барсы да кызмача булачак…
– Безне дә чакырдылар алкага, ә синең шунда барасың килми…
– Мин аракы эчмим, кеше эчкәнне дә карап утырырга яратмыйм.
– Алкага эчәр өчен генә бармыйлар, күңел ачар өчен баралар. Ә син, минем күңелне ачасы урынга, миннән сорау алып утырасың. Әле урыны урын булса иде! Шәмсегаяннар йорты каршында…
Кинәт кенә караңгы капты. Ул гел шулай була инде! Инеш ягыннан җил исеп куйды. Чирәм өстенә коелган яфраклар, кыштырдап, күгәрек йозакка ябылган ватык капка турысына тәгәрәде, саташып, багана тирәсендә бөтерелде дә ватык тәгәрмәч өстенә килеп өелде. Гармун тавышы каядыр еракка китеп югалды, аның көен шыксыз җил һәм җир гүләве алыштырды. Артта кемнеңдер боегып басып торганы, ишек артында кемнеңдер сак атлаган аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Кара шәүләне хәтерләткән бер нәрсә, ябырылып, киртә авызын каплады. Динә, сискәнеп, Нариманга сыенды. Егет (шуны гына көткән сыман) кызны кочагына кысты…
– Нишләп монда соң без? – дип пышылдады Динә.
– Монда тынычрак булыр дигән идем лә…
– Тапкансың тыныч урын!
– Туйганчы бер кочаклыйм соң үзеңне!
– Тукта әле! – дип тынычсызланды Динә. – Анда кемдер йөри кебек…
– Шәмсегаянны җирләгәннән бирле, кешеләр бу йортны әйләнеп уза башладылар…
– Нигә?
– Җен-пәриләр йөри, имеш…
– Шаярмәле…
– Шаярмыйм бит, дөресе шулай…
Ә дөресе шул иде. Авылын һәм гаиләсен ташлап, азгын ир артыннан ияреп киткән Шәмсегаян авылга кайтып үлде. Сәлимнән качып, берничә ел юләрләр йортында ятып чыккан хатын кинәттән генә авылга кайтып төште. Аның кайтканын күрүче дә булмаган, халык сөйләве буенча, ул төнлә белән кайткан. Ташландык йортта ике төн рәттән шәм уты янып торган. Аның янына беркем дә кермәгән. Өченче көнне урамда уйнап йөргән бала-чага аның өенә килеп кергәч (күрәсең, белештермичә), хуҗабикә: «Әй, минем балаларым кайтты, сөекле балаларым, әйдәгез, табынга узыгыз!» – дип, бала-чаганы чуен мичкәдә пешкән кабыклы бәрәңге белән сыйларга тотынган. Бәрәңгене тәлинкәләргә бүлеп салган. Тәлинкәләр шакшы, китек, өстендә кара тараканнар чабыша икән. Чал чәчләре тузгыган хатынның чырае да кешечә булмаган, балалар өчен шактый куркыныч булып тоелган. Ялгыш кына адашып кергән балалар, чыр-чу килеп, барысы бергә урамга чыгып йөгергәннәр. Бу хәбәр шундук авылга таралган. Берәр сәгатьтән аның сәер куышына, балта-сәнәкләр күтәреп, авыл мужиклары бәреп керәләр һәм шунда башын өстәлгә салып, мәрткә китеп утырган хатынны күреп өнсез калалар. Күтәреп карасалар, ул инде үлеп ята. Хәер, боларның барысы да кеше сөйләве аша гына билгеле, чөнки аның күбесе уйдырма, ягъни ялган сүз булуы да мөмкин. Ләкин Шәмсегаянның авыл зиратында күмелүе хак. Нариман аларын хәтерләми, ул чакта шактый яшь иде әле ул. Мәрхүмәнең кайда күмелүен инде беркем дә белми, аның кабере дә билгесез. Кабер ташы куелмаган (кем куйсын инде аңа!), ә кабер тактасы инде күптән черегән. Әлеге сәер хатын турында дөньялыкта бик күп сүзләр, бик зур гайбәтләр йөри һәм аның сере әлегә тиклем ачылмаган. Кем белә, ә бәлкем тора-бара ул сер дә бер ачылыр. Нариман өчен шунысы мәгълүм: Шәмсегаян – җансызлыкның бер корбаны. Җансызлык… җансызлар… бәхетсез җаннар… Каян килеп керде соң әле бу сүз, бу төшенчә аның башына? Каян һәм кайчан?
2
Алар соңга калып килделәр. Мәҗлеснең инде кызган чагы иде. Советлар Союзында бөтен нәрсә эчүгә, ягъни юуга корылган. Диплом алсаң юу, комсомолга керсәң юу, туган көнең җитте икән – юу, ә армиягә китсәң, анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнең борынгы бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Авылда булса бер сәрхуш булган, анысы да тиле-миле. Чөнки дин көчле булган, әхлак көчле. Большевиклар әнә шул рухи хәзинәне чүп базына чыгарып түктеләр. Хәзер авылда аек кеше табып булмый, барысы да эчә һәм хәтта хезмәт бәясе дә аракылата түләнә. Эчүне безгә чит милләтләр такты, һәм, ни кызганыч, без дә аларга иярдек. Татарга бөтенләй эчәргә ярамый, татар аракы эчеп кырыла. Үзгә халык гомере буе эчкән, ул шуңа күнеккән. Алар аракыны тозлаган кыяр, кәбестә кабып эчә, ә татарда исә кабымлык урынында – гөбәдия. Тозлаган кыяр, кәбестә кандагы спиртны йота, аны ваклый, ә менә камырдан ясалган гөбәдия тәнгә агу булып кына ята. Гасырлар буена эчкән милләтнең аракыга иммунитеты көчле, ә татарның аракыга каршы торырлык геннары юк, аракы – татар өчен агу!
Чәчен төбенә тиклем кырдырып аткан Рөстәм бүген игътибар үзәгендә иде. Ул – Нариманга туган тиешле кеше. Атасы ягыннан. Нариманның атасы Халикъ моннан биш ел элек һәлак булды, К-700 тракторы астында калды. Андый дәү, гигант тракторны кем уйлап тапкандыр, аның бер көпчәге генә дә ике «Жигули» зурлыгында. Авыр, җайсыз, кыр өстен изеп, таптап йөри, икеләтә күп яга. Шул хәшәрәт астына «Урал» мотоциклы белән килеп керде аның атасы. Бригадир иде ул. Артык кырыс һәм бик тә таләпчән. Эштә тәртип таләп иткән кешене авыл халкы бик яратып та бетерми. Үзе килеп кермәгән, үтергәннәр, дигән сүзләр дә йөрде. Андый дәү трактор кабинасыннан «Урал» мотоциклы да чыпчык булып кына күренгәндер шул. Хәер, тракторчыны гаепли алмадылар. Шуннан бирле күрә алмый Нариман К-700 тракторын! Мәктәпне тәмамлагач, аны да шуңа утыртмакчылар иде, тик ул аяк терәп каршы торды. Соңыннан «Беларусь»ка утырды…
Алкага авылның бөтен яшьләре дә җыелган. Табын өйдә әзерләнгән, ишегалдында – бию мәйданы. Каяндыр стереомагнитофон табып алып кайтканнар, тимер капканың ике ягында ике зур динамик эленеп тора. Аннан нигәдер татар көе, авыл көе түгел, ә чит ил музыкасы агыла. Җитмәсә, тавышын бар көченә куеп акырталар. Яшьләр шул музыкага боргаланып, селкенеп торалар. Кем генә юк монда: борын асларына яңа гына мыек чыгып килгән, кызлар исен сизенеп килгән тугызынчы һәм унынчы сыйныф малайлары, армиядән кайтып, инде кызлар кочып йөргән җитез егетләр, өлгереп, пешеп җиткән, инде күкрәкләре калкып торган япь-яшь кызлар. Ләкин алар арасында ике чит егет тә күзгә шәйләнә: берсе (магнитофон янында кайнашканы) шактый ябык, чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәңгәр джинсы, чуар батник кигән, ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм аның спортчы егет икәнлеге әллә каян күзгә ташланып тора иде.
Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Соңлап йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды һәм, билгеле ки, эчәргә кыстады…
– Әйдәгез, өйгә!
– Беләсең бит инде…
– Нәрсә?
– Эчмәгәнне.
– Ә Динә?!
– Динә дә шул! – дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, өстерәп алып, түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда аның күңел ачарга, биергә яратмаганын барысы да яхшы белә иде. Ул ялгызы гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде аның. Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында бөтерелүче шәһәр егете алып кайткан, күрәсең, аны; авылда андый музыка тыңлаучы кеше сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль яңалыкка бик нык сөенешеп, шуңа селкенешеп, биеп торган булалар. Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр. Клубта бервакыт яшьләр шундый музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып алды. Ул, магнитофонның шнурларын өзеп атып, колонкаларын тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яңа алганнар. Клуб мөдире аның тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде. Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, ник дигәндә, Нариман авылны кулда тотып тора иде. Күңел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип зарланышкан булалар. Ә нишләп биеп булмасын ди икән?! Нинди генә бию көе юк татарда!
Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды. Кул биреп күрештеләр. Егетләрнең берсе Һади, икенчесе Зиннур атлы иде. Һади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур-Зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә һәм әле һаман да юньләп беркая да урнаша алганы юк. Һади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк; Зиннур уртача буйлы, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр), еламыйча бер генә эш тә эшләми, һәм ул пешмәгән, булдыксыз бер егет кәмәше иде. Һади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә иделәр: Һадига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Шулай да алар чын дуслар, агылый белән тагылый сымак…
– Бу ике егет кемнәр соң? – дип сорады Нариман алардан.
– Тазасы – Хамис, ябыгы – Альфред, – диде Зиннур.
– Каян?
– Казаннан.
– Кемнәргә кайтканнар?
– Шәкүрләргә. Альфред – Шәкүрнең абыйсының малае.
– Ә тазасы?
– Анысы аңа ияреп кайткан. Корешлар…
– Ниндирәк?
– Болай ярыйсы егетләр…
– Масаерга яраталар! – дип сүзгә кушылды Һади. – Бер сүз әйтергә ярамый, шундук кабынып китәләр. Иркәнең энесен шушылар кыйнады бит инде…
– Андый нәрсә бар инде аларда! – дип өстәп куйды Зиннур.
– Туктагыз әле! – дип кычкырды Нариман. – Бу маңкалар шулай авылга кайтып, безнең егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?
Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына нишләтә ала инде?!
– Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, аңлыйсызмы? Казаннарында шулай йөрсеннәр!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?