Текст книги "Бәхетсез җаннар"
Автор книги: Хәбир Ибраһим
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Мәгълүм ки, тикшерү барышында үтерелүченең дә каршылыклы шәхес булганлыгы ачыкланды. Ләкин ул Сәлим дигәннәре ничек итеп Назыймның анасын мыскыл итсә дә, ничәмә хатынның тормышын бозса да, аларның барысын да ярык тагарак каршында утыртып калдырса да, Назыймның кеше үтерергә хакы юк иде, билгеле.
Җинаять урынында Нариманның профсоюз билетын калдыруы да бигүк аңлашылып бетми кебек. Юк, ул аны махсус, авылдашына шик төшсен дип ташлап калдырмаган, билгеле. Юк, юк, Назыйм андый кабахәтлеккә бармас. Бәлкем, ул аны, ашыгып, кесәсеннән ялгыш төшереп калдыргандыр?! Ул бит документтагы исем-фамилияне үзгәртеп, шуңа үзенең фотосын ябыштырып куярга дә өлгерми калган. Аның: «Мин теләсә нинди документны үзгәртеп ясый алам, миндә, дустым, каллиграфический почерк!» – дип мактанганы да Нариманның хәтерендә яхшы сакланып калган…
Әллә инде авылдашының язмышына битараф булмаганга, әллә үзенә үк шушы җинаять процессы аша узарга туры килгәнгәме, Нариман, йоклар алдыннан, көн саен диярлек Динәдән Назыймның ничек итеп кулга алынуын сөйләтте. Баштарак шуның турында бик нык дулкынланып, тәфсилләп сөйләгән Динә соңрак бу нәрсәдән туя башлады һәм шуның турында бөтенләй сөйләүдән туктады. Нариманны кулга алгач, милиция бүлеге каршында елап басып торганнарын, ирен азат иткәч, аның муенына асылынып: «Яратам сине, җаным, яратам!» – дип өзгәләнеп назлануларын ул инде хәзер онытты булса кирәк.
– Син нәрсә, башка проблемаң юк мәллә?! – дип кычкырды аңа хатыны беркөнне. – Һаман шул шизик турында сөйләтмәсәң… Булган, узган, ятсын хәзер шул психушкасында!
– Теләмәсәң сүләмә, көчләмим…
– Үзең турында уйла син, фатир турында!
– Гаврилинга бармадыңмыни? – дип сорады Нариман. Аның соравы, билгеле ки, һәрвакыттагыча кинаяле яңгырады.
– Бардым, ләкин ул ысвиданиегә чыкмады, – дип шаярткан булды тегесе.
– Булмаган, димәк…
– Фатир тиздән булачак!
– Ничек?
– Әти сөйләште.
– Кем белән?
– Бер зур кеше белән. Ул безнең директорга чыккан. Шулай булгач… шиты-крыты, җаным!
– Синең әтиең?! – дип шаккатты ир.
– Ә ни булган минем әтигә?!
– Атаңның шундый есвәзләре бар дип һич кенә дә уйламаган идем!
– Син аны шундый төшеп калган кеше дип уйлыйсыңмы?
– Уйлый идем! Хәзер фикерем үзгәрде…
Фикерләр әкренләп үзгәрә торды. Тормыш һаман да алга чаба, тик менә Нариман гына бер дә үзгәрергә теләми. Илдә комсомол төзелешләре колач алды: Чаллыда «КамАЗ» заводы, Түбән Камада химия комплекслары калкып чыкты. Яшьләр һәм хәтта карт-корылар, туган авылларын ташлап, гасыр төзелешләренә агылдылар, киләчәктә исә шәһәр кешесе булып калу турында хыялландылар. Күпме авыллар, колхозлар таралды, күпме йортлар бушап калды, күперләр ватылды. Татарстан-Төтенстан, сәлам сиңа, сәлам! Ура! Шәһәр җиңде: өч башлы комсыз аждаһа сыман, авылны бер кабуда йотты…
Нариман гел авылын сагынып яшәде. Авылны сагыну озакка бармый, бер ике-өч елдан ул бетә, сүнә, кеше әкренләп шәһәр тормышына ияләнә һәм шул баштагы сагынуыннан хәтта көлеп йөри башлый, диләр. Ә юк! Шәһәрдә тора башлаганына инде дүрт елга якын вакыт узды, ә Нариман туган авылын һич кенә дә оныта алмады. Онытып була димени соң аны! Беренчедән, аның авылда бергә укыган, бергә үскән дус-ишләре калды, икенчедән, аның ялгыз әнисе анда, ул улын һәрчак сагынып, көтеп тора. Пенсиягә чыгуга ук, укытуын ташлыйм дип йөргән әнисе, лаеклы ялга чыккач та, мәктәптә укытырга калды. Башта: «Өйдә ялгызым гына утырып нишлим, мәктәптә балалар арасында көнем үтә, ичмасам», – дип акланып маташты. Ләкин аңа артык озак укытырга туры килмәде, Хәлимә чирләп китте, кан басымы белән интекте. Теләсә-теләмәсә дә яраткан мәктәбеннән китәргә туры килде. Билгеле, ул коллективтан бөтенләй үк аерылып бетмәде, аңа аз булса да дәресләр калдырдылар. Чөнки аны коллективта хөрмәт итәләр һәм аның белән һәрчак киңәшәләр иде. Ләкин бу ярым чара, ягъни балага еламас өчен имезлек каптыру кебегрәк нәрсә булып чыкты. Ул хәзер күбрәк өйдә утырды, өй хезмәтен алып баруы җиңелрәк булсын өчен, терлекләрен бетереп, кош-корт кына калдырды. Ләкин ялгызлык газабы барыбер үзенекен сиздерде, пенсионерның көне үтми башлады. Моңа тиклем улында әллә ни зур нужа күрмәгән ана аны сагына башлады, кунакка кайткан улы юлга кузгалганда да бик нык моңсуланып кала, хәтта елап озата торган булып китте. Ялгыз көннәрен гел чирләп, дару эчеп кенә уздырган, инде үлем турында сөйләнә башлаган Хәлимә Нариман авылдан киткәндә: «Тагын кайчан кайтасың? Япа-ялгыз кинәт кенә үлеп китүдән куркам», – дип, улының йөрәгенә шом салып куя торган иде…
Бу очракта Нариман да үзен гаепле кеше итеп сизде. Әгәр дә ул әнисенә катырак торса, авылга бервакытта да кайтмыйм, калада калам, дисә, авылны сагындым, авылсыз яши алмыйм, дип сөйләнмәсә, аңа күңел серләрен чишмәсә, әнисе дә, язмышына разый булып, улын авылга кайтару турында, бәлкем, авыз да ачмас иде.
Беркөнне Нариман искиткеч бер сәер төш күрде. Каядыр сәфәргә чыккан икән ул, печән төялгән йөк машинасында баш очында хәтсез кыздырган кояштан күзләрен яшереп, каядыр бара да бара икән. Яңа гына чапкан ямь-яшел үлән, люцерна! Ах, аның хуш исләре! Мондый хуш исле төшне аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде. Аңа шундый рәхәт… җан рәхәте… Ләкин бу рәхәтлек нигәдер озакка бармады. Менә машина кисәк кенә туктады, аннан ике әзмәвер егет йөгереп чыкты да Нариманны, аягыннан тотып, җиргә тартып төшерде. Ни хикмәт, боларның икесе дә таныш кешеләр булып чыкты. Кала хулиганнары: берсе – Альфред, икенчесе – Хамис. Хамисның ул кайчандыр тезен ярды, Альфредның аркасына таш томырды. Хәер, монда аның гаебе юк, алар сугышны үзләре башладылар. Нариман – нык ир-ат. Әгәр дә аның үзенә бәйләнмәсәләр, аны мыскыл итмәсәләр, ул беркемгә дә тими, ә инде бәйләнеп, теңкәсенә тисәләр йә инде аның каршында әллә кем булып кылансалар, ул аларны изеп атып, җир белән тигезләп куярга да күп сорап тормый иде. Бу юлы исә ул үзен гаепле итеп сизде, ул аларга хәтта ялынып, ялварып та карады. Тик номер барып чыкмады. Алар әрсез мосафирны, арт ягына тибеп, тузанлы юлда бәреп калдырдылар. Җәй эссе, гаять каты кыздыра. Шулчак давыллы җил чыкты, кара тузаннар тузды, күзләргә чүп кереп тулды. Җил тынгач, ул әкрен генә күзен ачты. Бер кызыкай, көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә су алырга төшеп бара. Чырае ап-ак кызның, моңсу, чак кына чирле кешегә дә охшаган. Менә алар икесе дә чишмә буенда. Нариманның бик каты су эчәсе килә, ул кыздан су сорый. Кыз аның авызына чиләк кырыен китерә. Нариман йотылып су эчә һәм, күтәрелеп, кызга карый. Ялгышкан икән бит! Суны аңа хатыны Динә бирә дип уйлаган иде, ә ул бөтенләй башка кеше, башка кыз булып чыкты. Кыяфәтенә караганда, ул гади бер авыл кызына охшаган иде.
Бу төш берничә мәртәбә кабатланды. Нинди төш ул? Нишләп керә соң ул аңа? Төшләр юраучы авыл карчыгына да сөйләп күрсәтте, җавабында багучы аңа: «Бик хикмәтле төш, олан, тормышыңда олы үзгәрешләр көтелә, мөгаен, авылыңа кайтырсың, туган йортыңда яши башларсың, ләкин ул җиңел генә бирелмәс», – диде. «Минем Динәм гомердә дә кайтмый авылга!» – дигән сүзгә исә ул (аны бик нык гаҗәпкә калдырып): «Мин анда Динәңне күрмим, ә башка кешене күрәм», – диде…
Динә белән кайчан да булса аралары өзелер дип аның башына да килмәде. Алар бит бер-берсен яратышып өйләнештеләр. Хәзер дә бер-берсен яраталар кебек. Ләкин Динәнең сәер холкы, көймәне һәрчак үз уңаена ишәргә тырышуы, Нариманның исә һаман да икенче якка ыргылуы, авылга тартылуы, авылны оныта алмавы аларны күптән бербөтен итә алмыйча, гаиләнең тотрыклылыгын җимерә торган иде.
Ә бәхетсезлек, ни гаҗәп, бәхеттән башланды. Ниһаять, алар фатир алдылар. Фатирны аларга яңа ел алдыннан бирделәр. Ике бүлмәле, лоджияле. «Ленинградка». Динә сөенеченнән ике көн кунак җыйды. Кемнәр генә килмәде дә кемнәр генә котламады аларны. Авылдан Динәнең ата-анасы да килде, бары тик Нариманның анасы Хәлимә генә килә алмады. Авырды. Хәер, өй туе ике көн белән генә чикләнмәде, фатирны атна буе юдылар. Яңа елны яңа фатирда каршы алдылар. Фатир алырга хыялланган Динә, Нариманга белгертмичә генә, берникадәр акча җыйган булган икән. Шуңа зур стенка, диван-карават алдылар. Ә менә ире (үз акчасына) балалар караваты алып кайткач, Динә әллә нишләп китте, ул сөенә дә, көенә дә алмады. Утырып бер елады. Нариман шул вакытта ук нидер сизенгән иде инде. Соңыннан әлеге уеның юш килгәнлеге, бәхетсезлегенә каршы, бөтен хаклыгы белән ачыкланды.
Нариман кеше әйберендә актарынырга яратмый. Ул куркыныч кәгазь дә аның кулына очраклы рәвештә генә килеп керде. Беркөнне кадрлар бүлеге аның паспортын соратты, ул аны стенканың бер кечкенә тартмасына тыгып куйган иде. Шунда актарынган чагында, тартмадан мөһер сугылган төрле медицина белешмәләре, анализ кәгазьләре килеп чыкты. Динә, иренә әйтмичә генә, сырхауханәдә тикшеренеп йөргән икән. Бу анализларның (медицинада әллә ни аңламаса да) бала белән бәйле булганлыгын сизенгән Нариман боларны калада хирург булып эшләгән элеккеге классташына күрсәтте. Кабинетта берничә табиб җыйналды, араларында гинеколог хатын-кыз да бар иде. Олырак яшьтә, тәҗрибәле. Менә шул табибә, Нариман җыйнап килгән кәгазьләрне карап чыккач, озак кына бер сүз дә эндәшми торды. Барысы да аңардан сүз көтте. «Дөресен әйтергә ярыймы?! – дип сорады ул башта Нариманнан. Ризалык алгач: – Синең хатының беркайчан да бала тапмаячак! – диде. Аннары: – Хатының беренче баласын төшерткән идеме? Булдымы шундый хәл?» – дип сорады. Нариман моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады, әйе, дип, башын түбән иде…
Күпме әйтте, ясатма, йөрмә, тап, үстерербез, дип. Юк, тыңламады. Кеше әйткәнне тыңлый белә димени соң ул? Чат атасы – киренең киресе! Бернәрсә уйлады икән, үзенекен итмичә калмый. Инде хәзер нишләргә? Әйтергәме үзенә, юкмы? Баласыз нинди гаилә була ала? Шәһәр хатыннары бала санын икедән уздырырга тырышмыйлар, күбрәк үзләрен карап, үзләрен көйләтергә яраталар. Ә монда хәзер ике түгел, бер дә булмаячак. Гаиләдә бер генә бала булып үскәч, ул гомере буе ишле гаилә турында хыялланды, апа-сеңелләрнең, абый-энеләрнең булуын теләде. Каршы якта гына атаклы комбайнчы Сабир абзый яшәде, аның хатыны алты бала тапты. Өч ир, өч кыз. Алтысы да исән-сау, алтысы да тап-таза булып үстеләр. Ишле гаилә авыр яши, балаларның киярләренә җитми, ашау яклары да такыр була, диләр. Шулайдыр, төрле чагы буладыр, тик нигәдер Нариман бала чагында алардан гел көнләшеп яшәде. Бер-берсен карашып, бер-беренә ярдәм итеп үскән күрше балалары гел бердәм булып яшәделәр, матур итеп хезмәт итәләр, күңелле итеп уйный да белә торганнар иде. Ә ул һаман да үзе генә, ялгызы гына уйнап үсте. Ни өчен аның анасы бер генә бала белән калган? Менә бу нәрсә аның өчен әле дә зур сорау булып кала килә. Шуны белеп, шуның бер очына чыгасы килсә дә, нигәдер анасыннан сорарга яхшысынмый торган иде.
Ә менә Динә белән нишләргә? Әйтсәң, билгеле, тавыш чыгачак, минем арттан эш йөртәсең, дип үпкәләячәк. Табибларга да тулысынча ышанып җитеп булмый, бала язмышы ул барыбер Ходай кулында, баланың ничек һәм кайчан туасын бер Алла гына белә. Юк, ул әлегә хатынына берни дә әйтмәскә, әзрәк көтәргә булды. Бер җае чыгар, бәлкем.
16
Динә трамваен ташлады.
Озак та үтмәде, ресторанга урнашты. Официант булып. Башта иреннән рөхсәт сораган булып кыланды, ә инде рөхсәт алгач, юри генә сорадым, дип шаярткан булды. Нариман каршы килеп кая барсын ди инде?! Динә барыбер үзенекен итәчәк.
Хатынының бала таба алмаячагын аңлаган көннән үк, ул аңа карата бик нык үзгәрде. Тиктомалдан гына кешене йокы череме ничек басса, аны да шундый ук битарафлык хисе басты. Хатыны кая гына барса да, нәрсә белән шөгыльләнсә дә, аңа хәзер барыбер иде. Яратып яшәгән кадерле еллар үтте, тормышының да кызыгы бетте.
Динә башта көндезгедә йөрде, аннан кичкегә күчте. Азрак вакыт узу белән, аңа акча җене кагылды. Ул бертуктаусыз: «Хезмәт хакына гына баеп булмас, алдау хакына баеп карарга кирәк», – дип сөйләнде. Алдау сүзе монда бигүк аңлашылып та бетми, чөнки ресторанда «чәйлек» дигән нәрсә бар. Әзрәк баерак, кыланчыграк адәмнәр официантлардан сдача-мазар сорап тормыйлар, тоташ акчалар калдырып чыгалар. Билгеле, андый зур акчалар атканда, алар шактый кызмача булалар, ни кыланганнарын үзләре дә аңлап бетермиләр. Икенче көнне акчаны артык күп тамызганнарына, бәлкем, үкенә дә торганнардыр, ләкин инде соң була…
Динәнең рестораннан кайтканын көтеп җаны чыга иде Нариманның. Вакыт узмый да узмый. Аптырагач, телевизор кабызып карый. Анда да әллә нәрсә юк. Яхшы фильм булса әле бер хәл, юк шул, зәңгәр экраннарда һаман да шул партия функционерларының карт, иләмсез чырайлары гына чагыла. Шуларның ялган һәм эчпошыргыч сүзләрен тыңлап утыру саруны кайната. Ә ил хуҗасы, ягъни генсек бөтенләй картайды, аның хәзер нәрсә сөйләгәнен дә аңларлык түгел. Ияге чалшайды, күзләре акайды. Буш сүз сөйләгән кешене яратмый иде Нариман, ә бу илнең сәясәте фәкать шуңа, буш сүзгә генә корылган. Өстәгеләр чүбек чәйниләр, ә халык шуларга кул чабып тора. Ә инде ялганга корылган, буш сәясәт алып барган илнең беркайчан да киләчәге булмый…
Көз айлары. Әбиләр чуагы. Көндез кояш кыздыра, рәхәт, хәтта төнлә дә җылы була. Шундый матур төннәрнең берендә Динә эштән кайтмады. Хатыны әзрәк соңгарак калса, ресторанга барып, аны каршы алгалаган чаклары булгалады. Ә бүген ул бармады. Такси белән кайтыр дип уйлады. Телевизордан бер яхшы кино карый-карый, йокыга киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда, иртәнге бишләр иде инде. Телевизор һаман да янып тора, программа беткән, экраннан, шытыр-пытыр килеп, «ак кар» сибәләп тора иде…
Динә Казанның Бауман урамында урнашкан «Восток» ресторанында эшли. Нариман, кран астына иелеп, башына салкын су койды да, фатир ишеген бикләп, урамга чыгып йөгерде. Инде таң атып килә, анда-санда җиңел машиналар күренә. «Кольцо»га бик тиз төшеп җитте ул. «Волга» хуҗасы акчаны шактый күп каерды, ләкин бу очракта акча белән хисаплашып тора торган чак түгел иде. Ресторан ишекләре ябык (ул шуны көткән дә иде!), утлары сүнгән. Ул хәтта арткы ишекләрне дә тартып карады, ләкин файдасыз. Хатыны ресторанда кунып ята дигән уйны ул бик тиз башыннан чыгарып атты. Һәм шул чакны аның күзе юлның икенче ягына, ягъни «Кольцо»ның икенче башына төште – «Татарстан» кунакханәсеннән аның сөекле хатыны чыгып килә иде. Ул өстенә ал төстәге ветровка кигән, аңа кара озын плащлы бер олы яшьләрдәге ир кеше ияргән. Аларны бергә күргәч, Нариман имәнеп китте. Икенче якка җир асты юлыннан һәм шулай ук турыдан – трамвай юлы аркылы да чыгып була. Нариман җир асларына төшеп, вакыт уздырып тормады, кунакханәгә туп-туры бәреп чыкты. Алар кунакханә каршында бер-берсенә бик нык якынаеп, сыенышып, күңелле генә сөйләшеп торалар иде. Нариман, Динәне тупас кына кырыйга этеп, плащлы ирнең муенына ябышты. Әгәр дә Динәсе: «Нариман, тукта!» – дип чәрелдәп кычкырмаган булса, ул, бәлкем, үзенең көндәшен буып та аткан булыр иде. Динәнең кычкыруы бу адымнан тыеп калды. Шулай да кирәгеннән артык ярсыган Нариман, берни белештермичә, тезе белән тегенең корсагына типте – плащлы ир шундук сыгылып төште һәм асфальтка тезләнде. Аңа шактый каты эләкте, күрәсең – ни эндәшә, ни хәрәкәтләнә алмады…
Нариман Динәне, җилтерәтеп алып, универмаг каршында торган таксига утыртты. Өйгә кайтып җиткәнче, алар бер сүз дә сөйләшмәделәр. Ә өйгә кайтып керүгә үк… башланды! Ир түгел, ә хатын башлады:
– Нишләдең син, ә?
– Нишләдем! Уйнашчыны тоттым!
– Нишлә-ә-дең? Бөтен эшне боздың?
– Комачауладым, име?!
– Кемгә суктың син? Кемгә?
– Кемгә… сөяркәңә!
– Нинди сөяркә? Ул бит безнең зав!
– Нәстә… зав булгач, аның белән йокларга да ярыймы?
– Нинди йоклау?!
– Син таң алдыннан, чит ир белән кочаклашып, гостиницадан чыгып киләсең, шулай булгач, мин ни уйларга тиеш?!
– Колхоз булудан туктарга вакыт сиңа, җаным! Соң, шул зав аркылы бөтен чумара ясала да бит инде. Шуның акчасына яшибез ләса. Биш ай эшләп, күпме әйбер генә алдык, машинага акча салдык. Синең акчаң ашарга да җитми. Мин аның белән йокламадым, без аның белән акча бүлештек. Мә, менә кара!
Хатын крокодил тиресеннән тегелгән затлы сумкасыннан бер төргәк совет акчасы тартып чыгарды. Бөгәрләнгән акчалар таслап, җыеп саналган иде…
– Динә! – дип ярсыды Нариман.
– Нәрсә?
– Кит син рестораннан! Әгәр китмәсәң…
– Нишләтәсең?
– Атап әйтәм: бу акча уеныгыз сезнең яхшылык белән бетмәячәк. Акча кешене боза, кеше акча колына әйләнә. ОБХСС җибәртеп, рестораныгызны яптырам, ыслушай! Завыңны утырттырам. Аңладыңмы?!
– Ай-һай… мине дәме?
– Әйт дөресен, яшермә, әйт! Юкса мин сине…
Нариман, Динәнең кулыннан каерып, аны каршысына бастырды. Кулын иркен тоткан ир белән шаярырга ярамаганын аңлаган хатын бераздан башкачарак сөйләргә тотынды:
– Ипи тотып ант итәм, мин аның белән йокламадым. Без, чынлап та, номер снимать итеп, шунда булган акчаларны бүлештек. Ресторанда кеше алдында ярамый, аңлыйсыңмы? Зав минем аркылы эш итә. Акчаны минем аркылы ясый.Яшермим, мин аңа ошыйм… ул үзе дә шулай ди…
– Үзе дә?
– Ләкин мин аны үземә якын китермим. Мин сиңа тугры, Нариман.
– Хе! Гостиницада чит кеше белән кунып ята, ә үзе миңа тугры, имеш. Булды! Җитте! Мин авылга кайтам! Атап әйтәм: авылдан китмәгән булсак, бу яман хәлләрнең берсе дә булмаган булыр иде! Яныңда чит ирләр дә иснәнеп йөрмәс иде! Син дә иләс-миләс йөрмәс идең! Күралмыйм! Мин сине… ишетәсеңме…
– Ә мин нишләгән соң әле? Минем бернинди дә гаебем юк, чөнки гаебем ачыкланмаган. Калага килеп, без, җаным, берни дә югалтмадык. Киресенчә. Без монда кеше булдык. Эш бар, акча бар, фатир алдык. Тагын ни кирәк?! Ни җитми сиңа?!
– Бала!
– Нәрсә?!
– Бала җитми!
Хатын һәм ир беркайчан да тавышланмыйча тормый, ләкин Динә белән Нариманның тавышсыз яшәгән чаклары сирәк булды. «Авылда калсак, тавыш-гаугалар азрак чыгар, хатын да үзен башкачарак тотар иде» дигән уй Нариманның һич кенә дә башыннан чыкмады. Иң кызыгы шул: тавыштан хатыны нигәдер гел коры чыга һәм һәрвакыт җиңүче булып кала иде. Гаилә хуҗасы никадәр генә кызса да, тамагын ертып акырса да, тормыш барыбер хатын-кыз сүзе белән, ягъни хатын дигәнчә барды. Бу юлы ул хатыныннан өстен чыгарга теләде. Ачудан стенка шүрлеген алып атты, анализ кәгазьләре идәнгә чәчелде. Бөтен бүлмә кәгазь белән тулды…
– Нәрсә бу? – дип акырды коты очкан Динә. Хәер, ул юләр түгел иде, барысын да бик тиз аңлап алды, ләкин белмәмешкә сабышып, уенны һаман да дәвам итте.
– Дәлилләр!
– Нинди?
– Син беркайчан да бала табалмаячак! Беркайчан да ана булу бәхетен татымаячак!
– Ни өчен?
– Язмыш! Язмыш каргады безне.
– Язмыш… нигә…
Динә үкереп еларга тотынды. Елау акрынлап истерикага күчте – ул ярсып стенка кырыенда торган, туйга бүләк иткән чәчәкле зәңгәр вазаны бәреп ватты. Аннан вазадан өстәрәк торган бәллүр савытларга ябышты. Күп итеп җыйган иде ул аларны. Шуларның берсе белән ул иренә кизәнде, бәхеткә, Нариман аның кулыннан тотып калды. Хатынны тынычландыру шактый озакка сузылды. Хатыны тәмам тынычланып беткәч кенә, Нариман аңа үзенең ниятен ирештерде:
– Динә, мин синнән китәргә булдым. Синнән генә түгел, каласыннан качарга булдым.
– Ярар, – дип килеште хатын, – китәргә уйлагансың икән, көчләп тоталмыйм…
Ул әле, бәлкем, калган да булыр иде, ләкин хатынының соңгы сүзләре аны тәмам үтерде, бетерде. Ул аның битарафлыгына шаклар катты. Юньле хатын-кыз ирен янында калдыру өчен ни генә эшләмәс: ялыныр да, ялварыр да, җаен табар. Ә юк, Динә андый кеше түгел, ул бөтенләй башка, ул артык горур. Нариман бар булган кием-салымнарын, кирәк-яракларын чемоданга тутырган вакытта, хатынының бер генә кылы да селкенеп карамады. Хатын да юләр түгел, ул барысын да аңлый: бер китүдә генә бар нәрсәне җыеп бетереп булмый, димәк, аның ире әле тагын кайтачак, алар кабат күрешәчәкләр. Динә, теләсәң нишлә дигән сыман, кулын селтәп, урынга барып ауды. Чемоданын җыеп бетергән Нариман, ишекне бик каты ябып, өйдән чыгып китте. Ә киткәндә, ишекне каты итеп бәреп китәргә ярамый, чөнки бу – начар фал.
17
Юлсызлык – авылның иң зур бәласе. Бөтен СССР юлсызлыктан интегә. Авыллар арасында кыр юлларын, ат сукмакларын бетереп, дамбалар өеп, шуңа таш салган шосселар да төзеп карадылар, ләкин юллар аңа карап кына яхшырмады. Юллар яз-көз кардан, яңгырдан изелде, кышын аларны кар басты. Җәен, күбәләк очкан вакытта әзрәк йөреп алганнан соң, көзен тагын чын газап, михнәт башлана. Юл булмау аркасында, шәһәр белән авыллар арасында автобуслар да йөрми.
Нариман шәһәрара поездга төшеп утырды. Халыкта аны «кызыл поезд» дип йөртәләр. Ни өчен шулай атаулары яхшы аңлашыла: поезд кызыл төстә. Ул кассада сатып алган билетын таслап, кесәсенә салып куйды, киң вагон тәрәзәсеннән тышка, урам ягына күз салды. Ул бүген иртә төште, поезд кузгалырга шактый вакыт бар, вагоннар буш, әле халык утырып та бетмәгән иде. Перрон буйлап, чабыша-чабыша, кешеләр йөгерешә: кайсы чемодан, кайсы капчык күтәргән, кайсылары кечкенә кибет арбалары тартып бара. Бераздан ул перронда ике таныш егетне күреп алды, болар Нариман авылында күңел ачып яткан, соңыннан аны кыйнарга йөргән Альфред белән Хамис иделәр. Ул аларны инде күптән күргәне юк, чөнки нихәтле гомер үтте. Ишеттерделәр. Алар Нариманнан үч алырга йөргәннәр, аның калада, тулай торакта яшәгәнен белеп, берничә мәртәбә хәтта эзләп тә килгәннәр. Ул вакытта очрашу насыйп булмаган, ә менә хәзер аларны язмыш һич көтмәгәндә кабат очраштырды. Нариман аларны күрмәмешкә сабышты, ләкин егетләр аны бик тиз танып алдылар. Юк, ул алардан курыкмады, ләкин күрергә дә ашкынып тормады. Менә шул ике егет, тиз арада поезд эченә үтеп, Нариманның каршысына ук килеп утырдылар. Икесе дә шактый кызмача, икесе дә күңелле сөйләшә. Альфреды (авырый, күрәсең) бөтенләй ябыккан, чырае көл сымак ап-ак, ияк астындагы җирән сакалы гына тырпаеп калган. Ә Хамис, киресенчә, тагын да тазара төшкән, куллары, беләкләре юанайган, зур корсак үстергән…
– Сәлам, друган!
– Как халляр?!
Шаярышып кына, алар аңа кул суздылар. Тик Нариман аларга кул бирмәде, бер сүз дә дәшмәде.
– Авылга мәллә? – дип сорады Альфред.
– Авылга, – дип, төксе генә җавап бирде юлчы.
– Вижу, каефың юк, – дип, Хамисы сүзгә кушылды.
– Әйе, юк…
– Поезд кайчан китә? – дип сорады Альфред.
– Ярты сәгатьтән.
– Да! Вакыт бар икән әле.
– Айда, пивнушкага кереп чыгабыз, – дип тәкъдим ясады Хамис. – Каефың да күтәрелер.
– Керегез! Тик миннән башка!
– Акча ягы такыр, братан! – дип моңсуланды тегесе. – Синдә юкмы соң?
– Миндә бар, ләкин мин кулга акча бирмим!
– За падло што-ли?!
– Бәлкем… сыйларсың… Күрәсең… хәл начар… Җиденче көн эчәбез… Запойда… слушай… Может… угостишь… а…
Авыл егетләрендә шундый бер сәер гадәт бар: кеше ярдәм сораса, алар ярдәм итмичә калмыйлар. Бу гадәт авыл кешесенең канына сеңгән. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү, бер-береңнең хәлен белү – авыл кешесе өчен зарур нәрсә. Әлеге очракта исә моны куркаклык түгел, ә йомшаклык итеп кабул итәргә була иде. Соңыннан бәлагә тарыгач, үлем белән яшәү арасында калып, Газраил белән көрәшеп ятканда, ул шушы йомшаклыгы өчен, бәлкем, үз-үзен битәрләгәндер дә һәм үкенгәндер дә… Тик киләчәкне белеп булмый икән шул: шулай аянычлы килеп чыгасын белсә, ул, бәлкем, урыныннан да кузгалмаган булыр иде…
Шәһәр егетләре, күрми-күрмәгәндәй, вокзал сыраханәсендә сыра чөмерделәр. Нариман, аракы белән дус булмаса да, соңгы арада әзрәк сыра капкалый башлаган иде. Компания өчен дигән булып, үзенә дә бер ярты кружка сыра алды. Тик шуның яртысын да эчеп бетермәде. Ул бертуктаусыз кулындагы сәгатенә карады, поезд китәргә унбиш минут кына вакыт калган иде. Тегеләр дә аңа ияреп чыктылар. Пивнушка янында гына агачлык бар, Хамис та, Альфред та, тәмәке кабызып, шуның эченә кереп бастылар. Ни өчен алар артыннан ияргәнен ул әле дә ахырына хәтле аңлап бетерә алмый. Тиз генә хушлашып, поездга кереп утырасы иде бит юкса! Юк, аяклары аны нигәдер әнә шул якка тартты. Альфред, агач төбенә иелеп, кечкенә йомышын башкарды, Хамис, ярсуланып, дәү агачлар тирәсендә үскән яшь үсентеләргә типкәләп алды…
– Рәхмәт, братан! – дигән булды агач төбендә эшен бетереп яткан Альфред.
– Ни өчен?
– Сыйладың…
Альфред рәхмәтен ничектер төрттереп, астыртын мәгънә салып әйтте. Нариман инде, монда үзенең артык кеше икәнен аңлап, тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин аны Хамисның бер төртке сүзе туктатты һәм шул сүз Нариманны бик нык кечерәйтте, мыскыл итте кебек.
– Курыктың, а, друган, куркып сыйладың.
– Минме?!
– Да… син… по ходу…
– Әгәр курыксам, поезддан да чыкмаган булыр идем…
– Курыктың! – дип каныкты Хамис. – Авылыңда герой булып йөрдең, ә монда… ыштаныңа җибәрдең.
– Кабатла! – дип кычкырды аңа Нариман.
– Нәрсә?
– Сүзеңне кабатла!
Шулчак Хамис ветровка кесәсеннән пычак тартып чыгарды. Вакыйгалар зурга китүдән курыккан Альфред Хамисны бу эшеннән туктатмакчы булды, ләкин тегесе аны тыңларга теләмәде, пычагын уйнатып, Нариманга ташланды. Ләкин Нариман да куркып калмады, ыжгырып, Хамиска каршы чыкты. Ярсыган чагында Нариманның теләсә кемне ботарлап атканын яхшы белгән Хамис, шүрләп, артка чигенде…
– Лады… пошутили, хватит…
Дошманының, кулына пычак тотып та, коралсыз кеше алдында куркып калганын күргән Нариман, мыскыллы елмаеп, аңа кул селтәде дә, борылып, перронга таба китте. Сизде ул, сизде теге бәдбәхетнең артыннан йөгереп килгәнен, бик яхшы сизде. Аяк астында корыган яфракларның кыштырдаганына хәтле ишетте, ләкин борылып, саклану чарасын күрмәде. Бу очрашу шулай җиңелчә генә үтеп китәр, бу бәдбәхет явызлык кылырга кыймас, дип уйлады ул…
Аркага тимер кадак белән суккан кебек булды – пычак тәнне ярып керде. Нариманның күз аллары караңгыланып китте… Шул мизгелдә кечкенә көмеш тайның – Ак маңгайның кушаяклап җәйләү буйлап чабып үткәне күренде… Аннан инде ул, хәле бетеп, аңын җуйды…
Ул өч көннән соң гына аңына килде, үзенә операция ясаганнарын белми дә сизми калды. Кан эчендә яткан Нариманны перрондагы пассажирлар күреп алганнар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы вакытында килеп җиткән, бәхетенә, ул Казан вокзалы тирәсендә генә туктаган булган…
Ул уянганда, аның каршында әнисе Хәлимә һәм палатаның бер чатында Динәсе боегып утыра иде. Авыру уянгач, әзрәк аңына килгәч, ак халатлы шәфкать туташы атылып керде, ул авыруга куелган системаны төрлечә тарткалап төзәтергә тотынды. Аннан табиблар җыйналды. Алар, авыруның хәлен белгәч, үзара нидер сөйләшеп, Нариманга уңышлар теләп, палатадан чыгып киттеләр. Медперсоналдан бушап калган бүлмәдә әнисе белән хатыны гына утырып калды.
– Җә, улым, нихәл хәлең? – дип сорады кайгыдан күз яшьләрен сыгып туйган анасы. Һаман да шул авылда, өйдә утырырга күнеккән, инде шактый олыгаеп барган анасы, шәһәргә барырга булгач, әзрәк киенгән-ясанган һәм шуның бәрабәренә берникадәр матурланып та киткән иде…
– Нариман! Нариман! – Шатлыгын яшерә алмаган Динә ире янына килеп утырды һәм аның кулыннан алды. Ләкин Нариман битараф калды, аны бөтенләй күрмәмешкә сабышты. Динә иренең рәнҗеше бик тә тирәнгә киткәнен аңлады…
– Менә, әни, – дип, бик зур авырлык белән генә эндәште улы, – авылга кайтырга дип чыккан идем…
– Ие, улым, ие…
– …кайтып җитә алмадым…
– Кайтырсың, улым, кайтырсың, терелеп бетүгә үк, авылга кайтырсың, рәхәтләнеп туган нигезеңдә яшәрсең…
Хәлимә, сөйләнә-сөйләнә, кырын күз белән генә килен ягына карап алды. Янәсе, килен ничек уйлый, ничек карый аның бу сүзләренә. Ә килен дәшми, чөнки ул үзенең гаебен белә, каенанасы ни әйтсә, шуңа риза булып утыра. Риза булмас иде дә, бәлкем, ул ананың сүзләренә, ләкин ул сүзләрдә хаклык барлыгын сизә. Нариман, шәһәргә китсә дә, шәһәр кешесе була алмады. Шуның аркасында ул зур җәфалар күрде, кыенлыклар кичерде. Ә бәлкем, җәфаламаска, җибәрергәдер аны иреккә?! Китсен, әгәр дә авылда яшисе килә икән китсен, яшәсен шунда, Динә дә үлмәс, ничек тә яшәр әле. Матурлыгы, җитешлеге бар, ялгызы калмас, әлбәттә. Шулаен шулай да, ләкин нинди хатынның якын ирен иреккә чыгарасы, чит кешегә бүләк итәсе килсен икән?! Әйтүе, уйлавы гына җиңел, ә булганны югалтасы, кулдан ычкындырасы килми бер дә…
Авыру Нариман исә анасы янында, иркәләнеп, бала сыманрак кыланды:
– Әни, алып кит мине моннан…
– Ярый, улым, ярый…
– Калдырма мине монда…
– Юк, улым, калдырмам…
18
Хастаханәдән чыккач, аны авылга кайтардылар. Авыл һавасы аңа яхшы тәэсир итте: сәламәтлеге күзгә күренеп яхшырды. Баласының авылга кайтып, туган өендә яшәгәненә сөенгән ана аның янында йөгереп кенә йөрде. Улына ул ни теләсә, шуны ашатты, эчертте. Бөтенләй аягына баскач, Нариман һәр көнне елгага төшеп су коенды, көнаралаш мунча чабынды…
Күңел дигән нәрсә бер сүрелгәч сүрелә икән, ә аралар бер өзелгәч өзелә икән шул. Нариман, терелеп беткәч, берничә тапкыр хатыны янына барып карады. Ләкин хатынын инде иркәләп, кочаклап йоклый алмады. Чын авыл мужигы, чын крестьян улы булып тәрбияләнгән, гомерлек юлдашын – хәләл җефетен, яратудан битәр, үзенең милке итеп санаган Нариман кабат үз итә һәм аның хыянәтен инде кичерә алмады. Ярты елдан соң алар аерылыштылар. Ул бөтенләйгә авылга кайтты, ә Динә калада калды. Ул, ниһаять, үз теләгенә иреште, Динәсе дә аның теләге белән килеште. Аның авылдаш дуслары Һади белән Зиннур-Зимагур да, инде өйләнешеп, авылда төпләнеп калдылар. Алар икесе дә урып-җыю вакытында ындырда шәһәрдән икмәк чистартырга кайткан кызларны алып калдылар. Дөресрәге, алар башка районнан килгән авыл кызлары иде, ә завод (шунда хезмәт иткәч) аларны авылга ярдәм йөзеннән җибәрде. Заводка һәм кызларга зур рәхмәт, чөнки алар колхозга гына ярдәм итмәделәр, ә Һади белән Зиннур-Зимагурны да бәхетле иттеләр.
Кала белән ике арада йөргән арада, Нариман тимер юл вокзалы перронында Шәмсегаянның улы Миңненазыймны да очратты. Дустын әле дә юләрләр йортында ята дип уйлаган Нариман ялгышкан икән бит. Башта ул Назыймны танымыйча торды, аны күзенә күренә дип кенә уйлады. Чөнки кайчандыр кеше үтергән һәм шундый авыр җинаять кылган кешене кабат иректә күрермен дип, аның уена да кереп карамады. Дөреслектә, ул Назыймны түгел, ә Назыйм аны танып алды. Танымаслык булып үзгәргән үзе. Матур киенгән, кәефе күтәренке. Алар кочаклашып күрештеләр.
– Син кайда соң хәзер? – дип сорады аңардан Нариман.
– Норильскида, Себердә.
– Ничек барып чыктың анда?
– Олы апам – Айсылу апам шунда, кияүдә. Нефтьтә мин хәзер, нефтьтә…
– Тегеннән ничек котыла алдың?
– Котылдым, ә нигә котылмаска! Алар авыл кешесен җүләргә саныйлар, ахрысы, үзләрен акыллы дип уйлыйлар. Ә бездән дә акыллы, хәйләкәр кеше юк бу дөньяда. Авыл кешесе ул кирәк икән тиешле сүзен дә әйтә, кирәк икән башын җүләргә дә сала белә. Кыстати… бөтен җүнле, акыллы кеше авылдан чыккан, авыл үстерә баһадирларны, авыл… Ә син кая?
– Мин Динәдән аерылдым, авылга кайтам… бөтенләйгә…
– Син кайта тор, бер биш-алты елдан мин үзем дә кайтып җитәм, менә әйтте диярсең! Атам нигезенә яңа йорт салып куям. Менә бераз гына акча эшләп алам да. Себердә әйбәт түлиләр, туган, яхшы түлиләр…
Шулай итеп, Назыйм Себер якларына китеп барды, ә Нариман авылга әйләнеп кайтты. Әни янында булырмын, яраткан тракторымда эшләрмен, дип, авылына шатланып кайткан Нариманның бераздан кабат эче поша башлады. Кайчандыр яраткан хатыны белән яшәгән, хатын назына өйрәнгән һәм инде хәзер буйдак хәлендә йөргән егетнең күңеле барыбер китек калды. Әнә шул эч пошуын басар өчен, күңел китеклегеннән арыныр өчен, Нариман да, бик күпләрнең ачы язмышын кабатлагандай, әкренләп эчүгә сабышты. Чоры да шундый каһәрнең, бөтен нәрсәсе эчүгә корылган. Улы өчен ут йоткан һәм аны кабат өйләндерергә хыялланган Хәлимә әлеге читен хәлдән чыгу юлын эзләде. Әйе, авылда кызлар аз кала, ләкин ел саен барысы да китеп бетми, калганы да җитәрлек. Нариманны димләргә тотындылар. Димчесе дә, өйләндерүчесе дә Хәлимә үзе булды. Бик күп кызларны тәкъдим иттеләр аңа, ләкин егет, кире бетеп, һаман да үз турысын сукалады: «Яратмыйча өйләнә алмыйм, әни, аңла!» Бу бәргәләнүләр шактый озакка сузылды. Ләкин Динәнең кияүгә чыгып, бергә яшәгән фатирга чит кеше кайтарып утыртуын ишеткәч, Нариман әнисен күрше урамдагы Кәримә апаның кызына, Зөмәрәгә яучы итеп җибәрде. Үзе бармады, читтә калды. Хәлимә Зөмәрәнең йөрәк белән чирле икәнен, аның «группа»да утырганын белә иде. Әнисе: «Нишлисең син, улым, син бит аны яратмыйсың!» – дигәч, улы: «Бу дөньяда хет бер кешене булса да бәхетле итәрмен», – дип җавап бирде. Укуын тәмамлагач, әнисе янында авылда калган, авыру сәбәпле, җиңел эштә генә эшләп йөргән Зөмәрә, тәкъдим ясалса да, Нариманга йөгереп чыкмады. Кыз (үзенә күрә түгел!) шактый тәкәббер булып чыкты. Ә бу Нариманда кызга карата ачу түгел, ниндидер кызыксыну хисе генә уятты. Аптырагач, ул үзе берничә мәртәбә кызның өенә төште. Иң элек кыз: «Миңа кызганудан гына өйләнергә булсаң, вакытың әрәм итеп йөрмә!» – дигән катгый таләп куйды. Ә егет җавабында: «Яратам, дип әйтә алмыйм, әмма терәгең, тугры ирең булырга ант итәм!» – дигәч, кыз эреде дә төште һәм бер-ике көннән соң ризалыгын бирде. Әллә ни зурдан купмадылар, комсомол туе гына ясадылар. Зөмәрә башта кыз бала тапты, ләкин сабый өч ай да тормады, үлде. Күз тигән, диделәр. Табиблар аңа бүтән бала тапмаска киңәш бирсәләр дә, ул беркемне дә тыңламады: тап-таза ир бала тапты. Аңа Инсаф дигән исем куштылар.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?