Текст книги "Бәхетсез җаннар"
Автор книги: Хәбир Ибраһим
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
– Нишлисең син, җаным, ә?!
– Нәрсә булды, дәвәни?
– Нәстә, Хатыйп хатыны белән сөйрәлә башладыңмыни инде?!
– Каян белдең?
– Нишләп һаман синең янга йөри соң ул?
– Китап кертә… укырга!
– Хәзер! Укытам әле мин синең арт сабагыңны! Атаң-анаң урынына калган кеше мин! Оятсыз син! Сабакы! Өтермәдән җүнле нәстәгә үрәнеп кайтмаган икән син! Ү-ү-үтерәм!
Өстәл өстендә яткан агач уклауны эләктереп, ул оныгын куып китте. Дәү әнисеннән мондый ук әрсезлек көтмәгән Инсаф иң элек аптырап калды, Кәримә апай, Инсафның туктап калуыннан файдаланып, уклавы белән аның аркасына томырды.
– Мә, башың беткере!
– Дәвәни, бәлкем, җитәр!
Кәримә шук вә җитез оныгы артыннан артык ыргыла алмады, карчык, аягы авыртуыннан зарланып, ухылдап, урындыкка утырды. Инсафның исенә төште: бала чагында бер бик шәп итеп шулай кыйнаган иде аны дәү әнисе! Ни өчен кыйнаганын хәзер инде ул хәтерләми, мөгаен, шукланган булгандыр.
– Нишләп син шулай кеше рәнҗетәсең, ә?! – дип ачуланды сулуы капкан карчык.
– Кемне?
– Раушанияң миңа килде.
– Сиңа?
– Ие. Ике атна күрешмәгәнсез бит инде. Нигә дип рәнҗеттең син аны? Ул шуңар лаек баламыни соң?
– Юк, ул аңа лаек түгел.
– Шулай булгач. Бар, барып, монда алып кайт үзен! Гафу үтен үзеннән, ишетәсеңме?!
– Нишләп сиңа килде соң ул? Миңа килмәде?
– Җәяү, үз аягы белән менгән. Хәзер йөрәге чирләп тора. Йә авылына төшереп бир, йә үзеңә алып кит. Үтерәсең бит инде син аны! Синең өчен кызым шулай кайгырып үлде. Инде Раушанияне дә үтермәкче буласыңмы? Сине яратып, синең өчен җан атып йөргән кыз бала бит ул! Хатыйп хатыны сымак, теләсә кемнең муенына асылына торган салам сыйрак түгел! Алып кайт Раушанияңне! Озакка сузмыйсың – үктәберләрдә өйләнәсең. Акча юк дип борчылып йөрмә, табарбыз, кассада әзрәк җыйган акчам бар…
– Дәвәни, тыңлале…
– Тыңлыйсым да килми!
– Син бит әле үзең дә каршы идең. Раушаниягә өйләнмә дип, колак итемне ашадың…
– Ие, шулай. Башта шулай дип уйлаган идем. Сине сау-сәламәт, тап-таза, дөньясын ялт иттереп торган, менә дигән хатынга өйләндерәсем килде. Тик хәзер фикерем үзгәрде. Раушанияне рәнҗетергә ярамый, юк, берничек тә ярамый…
– Дәвәни, әзрәк аякка басмыйча өйләнә алмам, ахрысы!
– Никах белән булса да торыгыз!
– Аның ата-анасы никах туена гына риза булмаячак, син әле аларны белмисең…
– Ярар, анысын үзеңә кара! – диде Кәримә. – Тик син хәзер безгә барасың, Раушания янына!
– Яхшы! – диде егет, башына тиз генә кепкасын каплап. – Мин әзер.
– Тукта! – дип кычкырды карчык һәм Инсафның каршысына барып басты. Кәримә бик тә ярсулы иде бүген, аны бу ярсуыннан туктатыр өчен, галәм көчләре кирәк. Егет башта берни дә аңламады. – Тукта син кеше хатыны янына йөрүдән! Атап әйтәм: яхшыга алып бармый бу! Хатыйпның кем икәнен беләсең! Бик тә явыз адәм бит ул… нәселләре белән шундый алар…
– Бер Хатыйпка гына каршы тора алырбыз анысы!
Нинди кире кеше син, ә! Атаң да мондый кире кеше түгел иде, җайлы иде. Кабатлап әйтәм: шаярма ут белән. Хәбәре бөтен авылга таралачак, инде таралмаган булса. Кияүне – Нариманны – Хатыйп кына харап итте, син моны белеп тор, яме! Белеп тор…
– Беләм, дәвәни, инде күптән беләм…
Ләкин шул көнне Инсаф Раушания белән күрешеп сөйләшә алмады, аны Кәримәләр йортыннан «ашыгыч ярдәм» машинасы белән район хастаханәсенә озаттылар.
11
Хатыйп, Хатыйп… Сүз һаман да шул кеше тирәсендә бара. Инсафның кайтканын да белә югыйсә, ә ул юк, күренми дә, килми дә. Егетнең дә аның янына баш иеп барасы килмәде һәм ул бармады, бармаячак та.
Ә Хатыйп үзе килде, кыш уртасында тиктомалдан килде дә керде. Ул Инсаф янына, бәлкем, килмәгән дә, аңа кермәгән дә булыр иде, әгәр авыл тирәсендә «хатыны төрмәдән кайткан егет белән йөрештерә» дигән гайбәт сүзләр таралмаса. Хәер, хуҗа егет тә аптырап калмады, кунак килеп кергәч, ул аңа башта концерт куйды, чып-чын концерт. Хатыйп кары көрәлгән тар сукмактан атлап өйгә кергәндә, Инсаф рәхәтләнеп гармунда уйнап утыра иде. Күрәсең, ул Хатыйпның өйгә кергәнен күреп калган һәм гармунын да шуның өчен махсус алган. Хатыйпка нигәдер шулай тоелды. Егет кунакка күз кырые белән генә карап алды да, аңа ни кул бирмичә, ни утырырга урын тәкъдим итмичә, акылдан чыккан бер юләр сымак, гармунда уйнавын дәвам итте. Хуҗаның гармун уйнаганын карап, Хатыйп озак кына ишек төбендә кагаеп торды. Авыл җирендә әле аны берәү дә шулай санга сукмыйча, мыскыл итеп, ишек төбендә тотканы булмады! Чырае сытылды, кәефе кырылды. Бераздан түзмәде, тамак ярып кычкырды:
– Карале, тиңдәш, мин бит монда үзешчән сәнгать концерты тыңларга дип килмәдем!
– Нигә килдең? – дип сорады Инсаф, гармунны әкертенрәк уйнап.
– Сөйләшергә, аңлашырга дип килдем.
– Сөйләшеп кенә аңлаша алырбыз микән? Кредит доверия исчерпан, брат!
Шул сүздән соң Инсаф тагын да катырак уйнарга тотынды. Уйнап кына калмады, җырлый да башлады. Ул моңлы, мәгънәле җырлар җырларга ярата иде. Бу юлы исә ул әлеге җыры белән чакырылмаган кунакны тагын да кечерәйтеп, мыскыл итебрәк җырлады кебек…
Бер тауда ун чишмә,
Унысы ун төстә.
Берсе тиз болгана,
Берсе тиз моңлана…
Хатыйп инде торып китәргә торганда гына, гармунчы уйнавыннан туктады һәм, гармун өстенә өргәләгән булып, аны сак кына сандык өстенә утыртты. Ниһаять, ул Хатыйпны бөтен гәүдәсе, төсе-кыяфәте белән күрү бәхетенә иреште. Урамда ерактан гына бер-ике мәртәбә күзенә чалынып алган иде ул аңа, ләкин анда аны юньләп күреп башкара алмады. Шактый үзгәргән, олылар кыяфәте кергән. Аларның яшь аралары әллә нихәтле зур түгел, шулай да Инсаф әле аның янында шактый яшь булып күренә иде. Аңа, чынлап та, ниндидер олы төс, ир-атлар төсе кергән иде. Юанайган, корсагы чыккан. Карап торышка ул май баскан бурсыкка охшаган, әрсез җан, оятсыз чырай. Холкы да шактый бозык – һәрбер сүзгә кызып китеп бәйләнергә генә тора. Элегрәк ул авылда ата хулиган булып саналса, хәзер ул үзен авылның иң зур, иң бай кешесе итеп хис итә иде. Акчасы бар, чит ил машинасында гына йөри, бригадасы эшләп тора, заказлар җитәрлек. Авылдашлары алдында исә, масаеп: «Фәлән хәтле колхозчыга эш урыны ачтым мин!» – дип мактанып йөрергә булдыра иде…
– Сөйләшергә дип килдең түгелме соң?
– Килдем, тик…
– Каршы алуым ошамады, шулаймы?! – Хатыйп, белмим дигән сымак, җилкәсен җыерды. – Ә ничек каршы алыйм мин сине? Әгәр җүнле бәндә булсаң, кайтуга ук яныма кергән булыр идең, өеңә чакырып, кунак итәр идең. Юк бит! Җиде ел төрмә шакшысын җыйдым. Аңлыйсыңмы? Ә син миңа нинди игелек кылдың? Әнкәйгә ярдәм итәм дип вәгъдә бирдең…
– Сәбәпләре булды, – дип акланды кунак. – Ул чакны мин бу кадәр үк аякка басмаган идем. Бригадам булса да, шабашкаларым юк иде. Ни белән ярдәм итим? Бетем беләнме?
– Юк кына нәрсәдән дә кешенең күңеле була. Синнән әнине больницага илтергә дип, машина сорап кергәннәр, ә син, машина кабызырга да бензин юк дип, әтине кире борып чыгаргансың. Әнине пожарный машинасында алып барганнар. Ике сәгатькә соңга калган. Син бит, авылда булып та, әнине күмәргә килмәгәнсең. Әйтерсең әни дә юк, мин дә юк…
– Әйтәм бит…
– Әйтмә! Мин бит кайтуга синнән фатир да, иномарка да сорамадым. Игътибар, кешеләрчә игътибар гына кирәк иде…
– Тукта әле! – дип бүлдерде аны кунак. – Мин синең яныңа бүген акланырга да, якланырга да килмәдем. Мин, беләсең килсә, әлеге ялгышны төзәтергә дип килдем.
– Кызык. Ничек итеп?
– Ә менә ничек…
– Ничек?
– Буш кул белән дә килмәдем…
Эссе өйдә эреп тирли башлаган Хатыйп башта кара пуховигын салып элде һәм шуның кесәсеннән ак төстәге калын конверт чыгарды. Конвертны озак кына учында угалап торды һәм шуннан соң аны өстәлгә китереп салды.
– Нәрсә бу? – дип сорады Инсаф.
– Акча.
– Акча?!
– Ие. Йөз дә илле мең. Элек юк иде миндә андый акчалар. Ә хәзер бар. Хәзер, бр-р-рат, мин дөньяның артына тибеп яшим! Ал, сиңа ул!
Инсаф, кызыксынып, конвертны ачып карады. Конверт эчендә, чынлап та, таслап төрелгән эре акчалар ята иде.
– Ал! Синеке! Аздыр дип уйламыйм…
– Рәхмәт! – диде егет, берникадәр уйнап. Ул кызык өчен хәтта конвертның тышын үбеп, чатын иснәп куйды. – Бик вакытлы китердең. Как раз өйләнергә йөрим… Ах! Акчаның исе юк, диләр… Бар икән бит, бар!
– Акчаны аласың? – Хатыйпның хәтта тавышы да үзгәрде, ул хуҗаларча басынкы гына чыкты.
– Әйе…
– Бер шартым бар…
– Нинди шарт?
– Акчаны аласың да авылдан таясың.
– Син миңа андый шарт куя алмыйсың! – дип кычкырды аңа Инсаф һәм конвертны кире өстәлгә атып бәрде. – Шартны мин үзем куям, аңладыңмы?! Курыкмыйм, сиңа гына көчем җитәр. Мин синең үзеңне туган авылыңнан куам! Мин түгел, ә син китәчәк авылдан, ишетәсеңме, син!
– Нәрсә, гаебем зурмыни соң шултиклем синең алда?!
– Зур.
– Яшьлектә ни генә булмый, кардәш. Син бит үз теләгең белән барып кердең анда. Сине беркем дә көчләмәде. Аласың юк иде үз өстеңә булмаган гаепне, нишләп алдың соң?!
– Мин хет кеше булып калдым. Ә син…
– Нәрсә мин?
– …опустился.
Хатыйп эшнең кая барганын яхшы аңлады. Әйе, Инсаф алдында аның гаебе зур иде. Ул аның җинаятен үз өстенә алды. Ни өчен алганын аңлавы кыен. Чынлап та, ул чакта Хатыйп яшьләр арасында авторитет иде. Ләкин Хатыйптан куркып кына әлеге саф күңелле егет шундый юлга баргандыр дип әйтеп булмый. Әлеге гамәл төбендә Хатыйп аңламаган икенче бер нәрсә ята, тик аны һич кенә дә аңларлык түгел. Күрәсең, ул әлегә шул нәрсәне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде…
– Әтине ник үтердең? – Бу гаепләү сүзләре алдагысына караганда да зәһәррәк яңгырады.
– Нахак сүз. Мин Нариман абыйны үтермәдем. Аллам сакласын! Батып үлде ул!
– Беләм: син аңа бармак белән дә тимәгәнсең.
– Дөрес, мин аңа тимәдем.
– Тик ул шул ук бер нәрсә: әтине кеше аркылы кыйнаттыргансың. Заказал ты его, аңлыйсыңмы?!
– Юк, дөрес түгел бу…
– Ни өчен икәнен дә әйтимме?
– Авыл халкы шулай дип сүли. Имеш, мин аңардан арзан бәядән тана сораган. Җүләр инде бу халык, ә! Мин Хатыйп башым белән нәстә шул хәерче атаңның танасына калганмы?!
– Юк, аның өчен генә түгел. Ярты елга түләнмәгән хезмәт хакын сорап килгән өчен кыйнаткан син аны! Бергә эшләүче егетләрне дә акча сорарга котырткан, дип кыйнаткан син аны! Ул ярты елдан артык синең бригадаңда эшләгән. Кулсыз, гарип кешегә канау казыткан бит син, мәнсез!
– Казымыйча да булмый… Акча җиңел генә таммый…
– Үзе өчен казымады ул: миңа ярдәм итәр өчен казыды. Яхшы тормыштан түгел. Ә син аны борып җибәрдең, син аңар бер тиен дә түләмәдең!
– Ну… ялгышлар булган инде, нишлисең! – диде ул, конвертка күрсәтеп. – Шуңар күрә дә менә…
– Нәрсә?
– Ялгышымны төзәтергә дип килдем.
– Әтине ни өчен рәнҗеткәнеңне яхшы беләм, – дип дәвам итте Инсаф. – Нәселне корытырга теләдең. Менә шушы йортта, шушы туган нигезебездә беркем дә калмасын дигән кара уй белән, буш хыял белән яндың бит син! Йорт бушап калгач, нигез чери башлагач сөендең. Мине кайчан да булса авылга әйләнеп кайтыр дип уйламадың. Ялгыштың, брат! Мин кайттым. Барыбер кайттым. Ка-а-айттым, ишетәсеңме?!
– Яшермим, – дип, ихластан эндәште Хатыйп. – Мин сине шунда дөмегерсең дип уйлаган идем.
– Туры сүзең өчен рәхмәт! Менә син миңа хәзер ошый башладың…
Хатыйпка мондый сөйләшү исә бер дә ошамый иде. Төрмәдән чыккан ниндидер бер әтрәк-әләм (әллә кем булганмыни!) Хатыйп хәтле Хатыйп белән шулай әрсезләнеп, оятсызларча, күкрәк киереп сөйләшеп торсын әле! Авылда мондыйларны ул беренче генә күрә. Ул бит аңа яхшылык белән килде, әзме-күпме акча күтәреп килде. Тукта! Нишләп соң әле ул Хатыйп башы белән шушы маңка малай алдында җебеп төшәргә һәм инде аның җырын җырлап, аның көенә биергә тиеш соң?! Юк, болай бармый, дөньялар болай барса, бу төрмә кошы озакламый аның башына менеп утырырга да мөмкин!
– Менә син Нариман абыйны кыйнаттырдың дип, миңа яла ягасың! – дип, кисәк кенә башлады үл сүзен. – Каян чыгып әйтәсең син моны? Кем дә булса күргәнме аны, кем дә булса беләме, әйт?
– Белә.
– Кем?
– Калунны беләсеңме?
– Калун?! – диде Хатыйп, белмәгән сыман кыланып. – Кем ул?
– Без аның белән күрештек. Ул кайчандыр синең бригадаңда эшләгән. Син аны да кудың. Ул барысын да күреп торган, күзәтеп йөргән. Төнлә кап-караңгы фермада изгәннәр әтине. Сыразы гына бирешмәгән, кәнишне, каршы торып караган. Ләкин бер кул белән генә, бер кулга гарип килеш өч кешегә, өч подонокка каршы торып була димени?! Үтергәнче үк кыйнамаганнар, кәнишне, әле тагын ике ай гомер яшәрлеген калдырганнар…
– Күрәм! – дип, үпкәләгән сыман кузгалды кунак. – Синең белән сүләшеп булмый икән!
– Тукта! – Хатыйп кисәк кенә туктарга мәҗбүр булды. – Ал акчаңны!
– Биргәнне кире алмыйлар…
– Төрмәдә утырганда, бер сорау баштан китмәде, – диде Инсаф һәм акчалы конвертны кулына алды. – Нигә дип кыйнадың инде син ул Газизне? Аның сиңа ни зыяны тиде соң? Авызына сөяк тыга-тыга кыйнадың бит сине аны, җирбит! Нигә? Ни өчен?
– Яшь вакыт – җүләр вакыт, диләрме әле! – дип кеткелдәде тегесе. Ул нигәдер кайгы уртаклашасы, ялгышын таныйсы урынга, мәгънәсез кыткылдап куйды. – Нәрсә кыланганны да белми идек бит! Хәзерге чагым булса, бармак белән дә тимәс идем. Аннан ул үзе дә гаепле…
– Ни өчен?
– Авызын белеп ачсын иде!
– Ә мин, беләсеңме, хәзер нишләр идем?! – дип ярсыды Инсаф. – Менә шушы кәгазь конвертны акчалары белән бергә авызыңа төеп тутырыр идем! А-а-авызыңа, ишетәсеңме!
– Эш нидә соң? Нәрсә комачаулый? – дип, астыртын гына елмайды Хатыйп. Ләкин ул елмаю тиздән эреп юкка чыкты, аның яхшы ашаудан симергән майлы, күперенке иякләре алга таба асылынды.
– Хатының…
Хатыйп, аңламадым дигәндәй, иңнәрен җыергандай итте. Гаҗәп иде бу…
– Әйтимме дөресен?
– Әйтеп кара…
– Аны яшерүдән мәгънә юк. Барыбер билгеле булачак…
– Әйт соң, тыңлап карыйк…
– Мин синең хатының белән йокладым.
Бу сүз аяз көндә яшен суккандай яңгырады. Хатыйп ни әйтергә дә белмичә тораташ булып катып торган арада, Инсаф акча тулы конвертны аның аяк астына ташлады. Гаҗәеп читен һәм уңайсыз хәлдә калган Хатыйп, авыр булса да, иелеп, идәнгә ташланган конвертны күтәрергә мәҗбүр булды. Әйтерсең лә ул акчаны түгел, ә үзенең түбәнсенүен күтәрде. Пуховигының төймәләрен каптырырга да онытып, Хатыйп, дошман һөҗүменнән качкан куркак солдат сымак, тиз генә өйдән чыгып чапты. Инсаф тальянын алып, ярсып-ярсып уйнарга тотынды:
Бер тауда ун чишмә,
Сереңне син чишмә,
Сереңне чибәрләр
Дөньяга сибәрләр,
сибәрләр…
Хатыйп чыгып киткәннән соң, ул нигәдер аның турында түгел, ә якты дөнья белән вакытсыз хушлашырга мәҗбүр булган Газиз турында уйланды. Бик яшьли гомере өзелгән, әле бу дөньяны юньләп аңлый да алмыйча калган яшь егетнең язмышы нишләп шулхәтле ачы булды соң? Инсаф бу җинаятьне үз өстенә алып, үтерүче исемен алгач, Газизнең әнисе Хәмидә апа аны елый-елый каргаган. Гаепсез кешегә каргыш төшми, диләр, ләкин бу очракта алай дип тә булмый. Атасы Нариман белән анасы Зөмәрәнең әнә шулай вакытсыз үлүләре дә яшьли үтерелгән бала анасының каргышы белән бәйле түгел микән?! Хәмидә апасы әле дә исән, әле дә авылда яши. Тик ул Газизнең анасы янына барып, аның алдында да, Ходай каршында да үзенең гаепсез түгеллеген исбатларга һаман да базмый йөри иде. Аңламас, куып чыгарыр, бусагасыннан да уздырмас кебек. Кеше бит ул ихлас сүзгә, җан кушуына түгел, ә иң элек мәхкәмә чыгарган законлы карарга ышана.
Гармунын кочаклап утырган хәлдә, ул барыннан да бигрәк әнә шул изеп, таптап, кыйнап үтерелгән Газизҗанны кызганды. Нишләп соң аны беркем дә яклый һәм шул вәхши кулыннан йолып ала алмады? Инсаф үзе нишләде, үзе кая карады? Димәк, Газизнең үлемендә аның да гаебе бар, шулхәтле үк гаепсез кеше түгел. Вөҗдан газабы белән газапланган җаны аны бар булган дөнья сагышы белән бергә елардай итте. Китми, күз алдыннан һич кенә дә китми ул яшь егет! Авызы каерылган, авызыннан шаулап кан аккан яшь Газизне ул, бу якты дөньяда күзе йомылганчы, инде гомергә дә хәтереннән сызып ата алмас шикелле.
12
Алар иртән таңда килеп керделәр.
Хатыйп белән очрашканнан соң, әле өч кенә көн вакыт узган иде. Иңенә сөлгесен салган Инсаф, көзге каршына басып, юынып, кырынып тора иде. Башта кулына кара папка тоткан Мәхмүт килеп керде, бу юлы инде ул милиция киеменнән иде. Аның артыннан ияреп кергән Хатыйпны ул башта шәйләмәде, чөнки аның бөтен игътибары якын туганына, бу очракта өлкән лейтенантка күчкән иде. Мәхмүт, ниһаять, Алсинәгә өйләнде, Инсаф туйга чакырулы иде, ләкин ул, юк-бар сәбәп табып, анда бармады. Аулак өйдән соң ике туганның аралары шактый салкынайды. Берсе аның мент булуын яратмады, икенчесе исә аңа «төрмә кошы» дип кимсетеп карады.
Лейтенант үзен вәкарьле тотты. Әйтерсең ул якын туганының өенә түгел, ә ниндидер куркыныч җинаятьче качып яткан тәмуг оясына бәреп кергән иде..
– Исәнме!
– Исән… Котлыйм! Участковый итеп куйганнар икән үзеңне!
– Куйдылар, – дип елмайды туганы. – Менә синең эшең килеп чыкты, протокол тутырырга куштылар…
– Минеке?! – дип гаҗәпләнде егет. – Мин эшемне төрмәдә бетереп чыктым, туган. Так шту – шито-крыто!
– Яңа эш. – Мәхмүт өстәл янына утырды. Ул, өстәл өстендә тулып яткан савыт-сабаларны читкә этеп, папканы ачты. – Гражданка Ландыш Фәтхуллина синең өстән гариза язган.
– Ландыш? Фәтхуллина?
– Әйе, ул! – Шулчак өй эченә Хатыйп керде, утырмакчы булган иде, тик беркем дә аңа утырырга урын тәкъдим итмәгәч, кергән урынында сагаеп басып калды. Бик тә тынычсыз иде ул, күзе гел ишек ягында булды…
– Ландышның ирен дә чакырдым, – диде Мәхмүт. – Хатыйп Фәтхуллин. Ул, шаһит буларак, кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә тели.
– Нәрсә дип гаепли инде ул мине гражданка Ландыш Фәтхуллина?
– Менә аның гаризасы. – Лейтенант папкадан бер кәгазь кисәге чыгарып, аны Инсаф кулына тоттырды. – Укы.
Гаризаны, чынлап та, Ландыш язган иде. Аның кулы, таныш кул. Ул Инсафны үзен кыйнауда гаепли. Шаккаткыч, искиткеч хәл бу! Нәрсә-нәрсә, ләкин тормышында мондый ук кискен борылышлар булыр дип уйламаган иде. Ничек була соң бу? Сөйгәне аның өстеннән донос яза! Юк, үзе теләп язмаган ул аны! Тик кайчан кыйналган соң ул? Кыйналган килеш күрмәде дә бит ул аны. Гаҗәп иде бу! Инсаф кычкырып көлде, аннан соң Хатыйпка текәлде. Бу әшәке җанның күңелендә ниндидер явыз мәкер ятканын аңлап алган егет шундук Хатыйпка ташланды һәм сөлгесе белән аның муеныннан чорнап кысты…
– Син нәрсә уйлап таптың тагын?! – дип кычкырды ул аңа. – Буам, свулыч!
– Тукта! Син нәрсә! – Мәхмүт (милициядә өйрәткәннәр, күрәсең), яшен тизлеге белән Инсафның кулыннан борып алып, аны башы белән идәнгә терәде. – Җитте! Тынычлан!
– Булды… җибәр…
– Мәхмүт… иптәш лейтенант… моны да пратакулга керт… ул миңа һөҗүм итте! – дип мескенләнде шаһит. Хатыйп, бөтен авылны дер селкетеп торган Хатыйп бу минутларда нигәдер үз-үзенә охшамаган иде.
– Ә кая соң үзе? – дип сорады егылган җиреннән бик тиз торып баскан Инсаф.
– Кем?
– Потерпевшая?
Мәхмүт, бер сүз дә дәшмичә, эре кыяфәт белән кабат өстәл янына килеп утырды, папкасын ачып, язу кәгазьләрен барларга тотынды.
– Кая ул? Чакыр монда! – дип әмер бирде ул Хатыйпка. Милиционер роле Мәхмүткә яхшы бара, ул үзе дә шул рәсмилектән ниндидер тәм таба иде кебек. Әле ул кайчан шулай Хатыйпка, бөтен авылны биетеп торган Хатыйпка әмер бирә алыр иде икән?! Тегесе дә бер сүз дәшми, Мәхмүт кушканны гына үти. Ул, ниһаять, салкын чоланда көтеп торган Ландышны алып керде. Инсаф аның йөзен күрмәде. Ниндидер карачкыга охшаган. Башына җылы шәльяулык бөркәнгән, ияк аслары капланган, өстенә гомер кимәгән ниндидер иске яшел пәлтә, ә аягына башлары тишелер хәлгә җитеп, шактый гомер күргән һәм җир төсенә кергән шакшы киез итекләр кигән. Үзе кимәгәнлеге, ә чит кеше кидергәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Йөз кыяфәтләре шешенгән булса кирәк, тик ул аны беркемгә дә күрсәтми, яшерә…
– Әй җаным, – дип өзгәләнде Хатыйп. – Утыр, әйдә, утыр, кара син аны, карарлык җирен дә калдырмаган. Вәхши! Да…зерә генә төрмәгә утыртмыйлар икән!
– Ландыш, ни булды сиңа? – дип тартылды Инсаф хатын ягына. Хатыйп, ике кулын берьюлы сузып, аның юлына аркылы төште. Ландыш, урынга утырудан баш тартып, түр якка аркасы белән борылды…
– Тукта! – дип кычкырды участковый. – Әйт, кыйнадыңмы син Ландыш Фәтхуллинаны? Юкмы?
– Юк, билгеле! – дип инкяр итте Инсаф. – Нишләп кыйныйм ди мин аны, минем башыма тай типмәгән ич! Ландыш, әйт, кыйнадыммы мин сине, әйт? Нигә дәшмисең?
– Ул сөйләшә алмый, – диде Хатыйп, хатыны берни дә эндәшмәгәч.
– Нигә?
– Син бит аның, сугып, ияген сындыргансың!
– Аның дәшмәскә хакы бар, – дип кысылды лейтенант. – Гаризада барысы да язылган.
– Мин аны үзе язган дип уйламыйм, – дип каршы төште гаепләнүче. – Аңа көчләп яздырганнар. Ландыш, әйт дөресен! Кем кыйнады сине, әйт?!
Хатыйп хатынын көчләп диярлек участковый каршына китереп утыртмакчы булды, ләкин Хатыйпның әлеге теләгенә каршы килгән Ландыш өйдән бөтенләйгә үк чыгып качты. Инсаф исә аның артыннан: «Күрдегезме инде?!» – дип кычкырып калды.
– Син миңа туган тиешле кеше, мин сиңа начарлык теләмим, – диде Мәхмүт, берникадәр йомшарып. – Ләкин аңла, гариза кергән, без аны тикшерергә, ачыкларга тиешбез.
– Ачыкла, бер сүзем дә юк! Синең икмәгеңә тимим! Минем үземә дә бик кызык булып тоелды әле бу! – дип, күңелле җавап кайтарды Инсаф.
– Әгәр дә җинаятең ачыклана икән, синең өчен яхшы нәрсә түгел бу, туган! – дип куркытты ул Инсафны. – Син бит инде бер мәртәбә җәзага тартылдың, икенчесен алу беренчесенә караганда җиңелрәк булыр. Сине тагын җавапка тартырга мөмкиннәр…
– Кемнәр?
– Органнар.
– Тартсыннар! Минем гаебем юк, туганым, минем органнардан куркыр киемнәрем тузган.
– Кыйнадыңмы? Җавап бир!
– Соравыңа сорау белән җавап бирергә рөхсәт ит, иптәш участковый. Ни өчен соң мин аны кыйнарга тиеш? Әйт, ни өчен?
– Аулак өй харап итте аны, аулак өй! – дип, сүзгә кушылды Хатыйп.
– Причум монда аулак өй? – диде Мәхмүт. Үзе дә шунда булганга күрә, лейтенантның әллә кайчангы аулак өйләрне искә төшереп утырасы килмәде.
– Эш болай монда, – дип, сүзен дәвам итте Хатыйп. – Менә бу егет, тегеннән кайтуга ук, минем турыда авылда гайбәт сүз таратты. Имеш, ул минем өчен утырган, имеш, минем аркада җәфа чиккән. Ул гына кеше, ә Хатыйп – бандит. Ләкин бу сүзләрнең дөреслеге әлегә берничек тә расланмаган. Мондый хаксызлыкка, миннән дә бигрәк, хатынымның бик нык ачуы чыкты. Миңа берни дә әйтмичә, ул менә шушы бәндә янына килгән. Килде бит?
– Килде… тик…
– Ә ул, күрәсең бит, нервный, сүз күтәрми. Тоткан да минем хатынга суккан! Башта эченә типкән, аннан ияген җимергән…
– Мәхмүт, син шуңа ышанасыңмы? – дип кычкырды Инсаф.
– Мин фәкать фактларга гына ышанам, – дип җавап бирде туганы.
– Әй туган, син дә шушы бәдбәхетнең җырын җырлагач, белмим инде…
– Эшең харап, туган, адвокат ялларга туры килмәсен сиңа. Харап, харап…
Шулчак өйгә тиктомалдан гына Кәримә килеп керде. Өстенә кара калын бишмәтен кигән, кулына өч литрлы пыяла савыт тоткан. Аның ничек килеп кергәнен беркем дә сизми, аңламый калды. Соңыннан ачыкланды: Инсафның күршеләренә сөткә кергән икән, шунда капка төбендә милиция машинасын күргәч, ашыга-ашыга, оныгы янына кереп җиткән. Капкадан кергәндә, аңа әле Ландыш та очраган…
– Ыдвакаты бар аның! – дип, бөтен йорт эченә сөрән салды карчык.
– Кем? – дип сорады Мәхмүт.
– Мин.
– Чит кешеләргә монда урын юк! – дип такылдады Хатыйп.
– Үз өемдә мин чит кеше түгел! Яраткан кызымның, киявемнең нигезе бу! Нәстә, минем улым өстеннән суд ясарга булдыгызмыни?!
– Суд булачак, – диде лейтенант. – Әлегә ачыклау бара. Аннан «дело» ачарлар, тикшерүчене дә билгеләрләр…
– Тикшерәм әле мин сезгә, тикшерәм! – дип янады аңа Кәримә. Аннан ул, Мәхмүтнең папкасын тартып алып, аңа кизәнә башлады. Лейтенантның күзләре шар булды. – Нәстә, тикшерүче булдыңмыни?! Мин туган кеше дип тормам, бер сылап җибәрергә дә күп сорамам! Чыгып кит моннан!
– Дәвәни, акрын, ул бит органнардан! – дип ялынгандай итте Инсаф. – Тикшерә бит…
– Ургын! – дип мыскыллы итеп көлде ул. – Аның кебек! Тикшерүче, җаным, син түгел, мин ул!
– Җитәр инде, тугани апай, булды! – диде тәмам кәефе кырылган Мәхмүт.
– Өйгә кергәндә, каршыга хатының килеп чыкты! – дип кычкырды карчык Хатыйпка. – Җылый-җылый шешенеп беткән, мескен! Сатты ул сине: син бит аны үзең кыйнаган! Инсафтан көнләшеп. Шул мескен, кыйналган хатыныңнан куркытып гариза яздыргансың. Нинди бәндә соң син, ә?! Кеше кыйныйсың да башкага ябасың. Бар, ычкын әле моннан, бүтән күземә күренәсе булма!
– Менә нинди була ул тикшерүче! – дип шаяртты Инсаф. – Сиңа, дәвәни, органнарда хезмәт итәргә булган, органнарда!
– Дөрес фактмы бу? – дип сорады Мәхмүт Хатыйптан. Ул инде аның белән бәйләнгәненә, иртә таңнан туганына кереп, аңардан сорау алганына чын-чынлап үкенә дә башлаган иде.
– Ялган… Хатынга кул күтәргәнем булмады…
– Чыгып китегез! Хәзер үк! Икегез дә! – дип кычкырды аларга Кәримә.
– Органнар белән алай тупас сөйләшмиләр, тугани апай! – дип сөйләнде лейтенант, өйдән чыгып китәр алдыннан. – Ну, ярар, моны тикшереп бетерергә кирәк! Хәзер Ландыштан дапрус алабыз!
– Аны баштан ук шуннан башлыйлар! – дип кычкырды Кәримә.
– Киттек!
– Ну, дәвәни, бирдең кирәкләрен! – дип шаклар катты оныгы, «кара җеннәр» чыгып киткәч.
– Улым! Сиңа оят түгелме?! – дип, күзен акайтып кычкырды карчык. – Раушанияңне тагын булнискә алып киткәннәр, авыр хәлдә ята, ә син монда хатынлы ирләр белән сүз көрәштереп ятасың! – дип рәнҗеде аңа дәү әнисе.
– Ишеттем! – диде Инсаф. – Мин бит бүген районга барырга тора идем! Хәзер, дәвәни, хәзер барам!
– Белмим инде, исән калырмы ул бала, юкмы? Бик каты авырый бит! Мә, акча ал! Буш куллый барма, күчтәнәчсез кермә! – дип, ул Инсафка, янчыгын актарып, шуннан биш йөз сум акча чыгарып бирде.
– Ярар инде, дәвәни…
– Ал биргәндә, ал! Синең бит акчаң юк!
– Язга тракторга эшкә урнашам, дәвәни! Инвесторлар белән сүләшенгән.
– Алла бирса, диген!
– Алла бирса!
– Улым!
– Әү?
– Бер-ике-өч карчык җыйнап, өеңдә укытып алырга кирәк. Әтиең-әниеңнең дә рухлары шат булыр. Абыстайны чакырырбыз.
– Кем ул?
– Кем булсын, мулла хатыны.
– Әнисәме? Без бит аның белән бергә укыган идек. Ул хәзер нәстә, абыстай дамыни?
– Абыстай, нинди генә абыстай әле! Мәчет каршында кыз-кыркынга дин сабаклары бирә. Кайчан җыябыз?
– Дәвәни, син үзең кара инде, мин андый нәрсәнең рәтен дә белеп бетермим.
– Әй улым, шуңар күрә дә тормышыңның рәте-чираты юк бит синең. Гөнаһка баттың, улым, гөнаһка…
Соңгы вакытта, картая, олыгая барганын сизепме, Инсафның дәү әнисе дә дингә бирелде. Көнгә биш мәртәбә намаз укымаса да, кирәк дип тапканда, көндез китаптан сүрәләр укый, кичләрен тәсбих тарткалап утыра торган иде. Инсаф киенеп, кышкы карлы-буранлы юлга чыгып киткәч, Кәримә карчык аның артыннан дога укып калды…
13
Раушаниянең авыруы шактый озакка сузылды. Сентябрь урталарында башланган хаста газаплары кыш ахырына кадәр сузылды. Хастаханәдә ятып, әзрәк терелгәндәй була да бераздан аны кабат «скорый» белән кире шунда озаталар. Операция ясатырга Раушаниянең дә, Инсафның да акчасы юк. Инсаф, калага барып, таныш профессоры белән очрашты. Профессор аңа бер айдан соң РКБда йөрәккә планлы операция ясау мөмкинлеге туачагын, шуңа тиклем көтәргә кирәк булачагын аңлатты. Тик әле ул бер айдан соң гына була, ә операцияне тиз арада ясатырга кирәк, чөнки Раушаниянең язмышы кыл өстендә тора иде.
Раушания Инсафны кичерә алмады. Юк, ул аны бөтенләй үк какмады, ләкин үзенә артык якынайтмады. Бу хәлгә бик нык аптыраган Инсаф, өметсезләнеп, икенче якка ташланды – Ландыш белән күрешүен туктатмады. Хатыйп хатыны, халык сөйләвенә, өметсез иренең кара янып көнләшүенә, аның кагып-сугуларына да карамастан, Инсафтан баш тартмады, аңа чат ябышты. «Нинди заман җитте! Ир хатыны буйдак егет белән зина кыла, совет заманы булса, халык суды ясап, урынына утырталар иде боларны!» – диеште усал телләр. Ләкин бу зина кылуны ике яктан да мәхәббәт хисләренең артык көчле булуы белән дә акларга була кебек. Ландыш әйтмешли, мәхәббәттә гөнаһ юк. Боларның барысын да белеп, ишетеп торган Раушания кичерә алырмы соң аны? Юк, билгеле. Тора-бара Инсаф аның өчен сөекле кеше булып кына түгел, ә дус кеше булудан да мәхрүм булып калырга мөмкин иде.
Буран юлга кар өя. Район үзәгендә дистәләгән кар җыю тракторы асфальт өстеннән кар көри, ләкин алары да өлгереп җитә алмыйлар. Дәү әнисе биргән акчага Инсаф ни алырга да белмәде. Бер кибеткә керде, икенчесеннән чыкты. Ашарына-эчәренә бар кызның. Ул аңа чәчәк алырга булды. Аны районда бер генә җирдә саталар. Ак чәчәкләр алырга теләде. Керде, ләкин анда да юк. Кыш бит, җәй ае булса, болыннан гына җыйнап кайтыр иде, Раушания кыр чәчәкләрен ярата иде. Кибеттә көч-хәл белән өч чәй розасы җыештырып, шуны үтә күренмәле полиэтилен кәгазьгә төрделәр. Розаларның берсе сулган, көйгән иде инде. Шул букетны кыстырып, Инсаф кыз яткан палатага килеп керде. Ни хикмәт, палатада бүген ул үзе генә калган икән. Аңа кабат система куйганнар, аның гәүдәсе капельницалар белән уралган. Палата эче шыксыз, салкынча…
– Исәнме, Раушания! – дип, кыюсыз гына эндәште ул.
– Исәнме… – Тыны авыр чыкты кызның. Күрәсең, авыруы көчле иде.
– Болары сиңа! – Ул, букетны таратып, чәчәкләрне килгән-кергән кешеләргә ваза хезмәтен үтәгән өч литрлы сулы савыт эченә тыкты.
– Рәхмәт сиңа… Нинди… матур…
– Ак чәчәкләр алырга теләгән идем, сатуда булмады, – дип акланды егет. – Бу Әпсәләмне укый-укый, тәмам җенләнеп беттем бугай инде. Алганда, бигүк ошап бетмәгән иде. Карап торырга ярыйсы икән…
– Рәхмәт… матур чәчәкләр…
– Җә, хәлең ничек?
Ул, урындыкны этеп, Раушания каршына утырды. Йөрәк приступларыннан җәфаланган кызның йөзе кәгазь төсле ап-ак булган, күз төпләре каралып чыккан, капиллярлары шартлаган. Ләкин шул хәлендә дә аңардан ниндидер сафлык, ихласлык ургылып тора, ул хәтта тагын да матурланып, чибәрләнеп киткән кебек тоелды.
– Приступларым үтте… Тик кабатланырга мөмкин. Табиблар шулай ди…
– Бер айдан соң, Раушания, бер айдан соң без сине калага алып китәбез, – дип сөйләнде Инсаф. – Хирург белән сөйләшенгән…
– Юк, юк! – дип өзгәләнде кыз. – Мин беркая да бармыйм! Алып кайтыгыз мине авылга, үлсәм, шунда үлим! Җылыда, үз өемдә, атам-анам янында…
– Раушания, зинһар, сүләмә шул үлем турында! Син әле яшәячәксең! Операция ясагачтын ук, без синең белән өйләнешәбез! Матур итеп яшәрбез, балаларыбыз булыр, иншалла…
– Булыр…
– Әйе, җаным…
– …синеке булыр… ә минеке…
– Нишләп алай дисең?
– Үз хәлемне… үзем генә беләм…
– Раушания, кичер мине!
– Ни өчен?
– Йөрәгеңә шундый авыр яра салдым… Нишлим, ялгыштым… ничек диләр әле… минутлык хискә исереп, сине, бердәнберемне, якын кешемне рәнҗеттем. Кичер…
– Акланма… кирәкми…
– Кичерә алмыйсың… димәк…
– Ходай үзе кичерер…
– Ә син?!
– Мин барыбер бәхетле, Инсаф! – диде ул, сүзне икенчегә борып. – Мин синең булуыңа сөенәм, менә син минем янымда утырасың… Син булмасаң, кем утырыр иде, кем чәчәк күтәреп килер иде?! Утыр… китмә… янымнан… куркыныч… берүземә… ишетәсеңме…
– Ишетәм…
– Китмә минем яннан! Китмә… яме…
– Монда мин, җаным, борчылма, мин беркая да китәргә җыенмыйм…
– Китәрсең… вакыты җитәр… Үзең үк китәрсең… беркем дә сине тотмас… тик әлегә китмә… Менә хәзер… хәзер син минем янда бит… иел әле… – Инсаф Раушания ягына башын салуга ук, кыз аны кочаклап үпте, аңа сарылды. Ләкин ул көчсез иде әле, аңа артык хәрәкәт ясау да шактый күп көч сорый иде. Үлем белән тарткалашкан, күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган кызның шулай гасабиланып бәргәләнүен күргәч, Инсаф үзе дә, аңа күз яшьләрен күрсәтмичә, эчтән генә сыкранды, еламсырады. – Мин сине беркая да җибәрмим! Юк, җибәрмим!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?