Текст книги "Бәхетсез җаннар"
Автор книги: Хәбир Ибраһим
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 3 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Нариманның эшсез утыруы аның үзен генә түгел, инде Динәне дә туйдыра башлады. Ниһаять, бер белгән кеше аркылы аны сөт комбинатына эшкә урнаштырдылар. Нариман үзе дә каршы килмәде, һаман да хатын-кыз җилкәсендә утырып булмый бит инде. Эше җиңел түгел, билгеле, иртәдән кичкә хәтле конвейер каршында басып торырга кирәк. Хәер, мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда ат җигеп, фермада тирес түккән, комбикорма ташыган егет бервакытта да авыр хезмәттән курыкмады. Сөт заводын ул колхоз фермасы кебегрәк кабул итте. Сыер савучы апаларның сөт бидоннарын шактый күп ташыды инде ул. Монда да шул: бер литрлы сөт шешәләрен унлап-унлап тимер тартмаларга тутырганнар һәм шулар конвейердагы транспортир буйлап бер цехтан икенче цехка күчәләр. Шуларны үз вакытында берсеннән икенчесенә күчерә барырга кирәк. Билгеле, ул зур кул көче сорый, ялкауларны, сыек куллы хөрәсәннәрне яратмый. Өендә һәр көн диярлек берәр потлы гер күтәреп уйнаган Нариман монда да үзен сынатмады, конвейер буйлап «йөзгән» сөт шешәләрен ата, бер-бер артлы икенче якка чөя торды. Егетне күзәтеп торган цех бригадиры да аның эшеннән бик нык канәгать калды. «Маладис, сынауны әйбәт уздың, егет, кал бездә, китмә!» – дип, аны аркасыннан сөеп мактады. Әлеге урынга юньле кеше табуы да бик авыр икән. Кем генә килеп, кем генә китмәгән моннан! Түзә алмыйлар! Акча эшлибез дигән булып, монда хәтта студент яшьләр дә килгәләгән. Әле яңа гына берсе килеп, шушы конвейерга басып караган булган, ләкин имгәнеп, чак кына тартма астында калмаган. Тартмалар бер-берсе өстенә килеп өелешкәч, конвейр туктаган. Шуннан соң бу җебекне җайлырак җиргә – каймак цехына күчергәннәр.
Хезмәт авыр булса да, Нариман заводка эшкә урнашканына сөенеп туя алмады. Бер ай узгач, ул беренче хезмәт хакын алды. Динә мул итеп табын әзерләде, ире, үзе эчмәсә дә, хатынын сыйлау йөзеннән шампан шәрабы алып кайтты. Икәү генә утырдылар, башка беркемне дә чакырмадылар. Үзләренчә беренче хезмәт хакын юулары булды бу. Төнлә йокыга китә алмыйча, озак кына сөйләшеп яттылар…
– Нариман, синең нинди дә булса хыялың бармы?
– Хыял? – дип шаккатты ир. – Нәстә соң ул?
– Хыял! Теләк!
– Бар.
– Нинди?
– Минем машина аласым килә.
– Шулмы хыялың?
– Минем өчен бу – зур хыял. Нәрсә, ошамыймы?
– Ошый, бик тә ошый. Машина алу – зур бәхет ул, җаным…
– Яңасын алып булмас, искене алсаң да ярар. Яңасына акчаң җитсә дә, талон кирәк шул, блат кирәк.
– Мин менә шуңа аптырыйм…
– Нәрсәгә?
– Нишләп машиналарны бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгармыйлар икән? Күпме кеше, акчасын учлап тотып, яңа машина алалмыйча йөри.
– Бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгарсаң, бөтен дөнья машина белән тулыр иде, – диде Нариман. – Йөрергә урын, суларга һава калмас иде. Менә шуңа күрә дә артыгын чыгармыйлар, чамалап кына чыгаралар. Сөтне дә заводта кирәк хәтле генә тутырабыз. Ни өчен дисеңме?
– Ни өчен?
– Артыгы аның әчи генә…
– Син дә инде! – дип көлде Динә. – Чагыштырдың сөт белән машинаны!
– Сөт тә кирәк нәрсә, сөтсез торып булмый…
– Ну, яхшы, – дип төпченгән булды хатын, – алдың ди ул машинаңны… Ни өчен? Нигә кирәк ул сиңа?
– Авылга кайтып йөрер өчен!
– Синең уеңда гел шул авыл да авыл инде. Ә мин башка төрле җавап ишетермен дип уйлаган идем…
– Нинди?
– Мине йөртерсең дип…
– Син дә йөрисең инде…
– Ничек?
– Минем белән авылга утырып кайтасың.
– Мине сәяхәт иттерерсең, кибетләргә йөртерсең, шулай бит?!
– Әйе… шулай…
Яшь парлар беразга тын калдылар. Алар озак кына түр башында эленгән стена сәгатенең текелдәвенә колак салып яттылар. Мәскәү Кремле төшерелгән бу дәү, кыйммәтле сәгатьне аларга туйга бүләк иткәннәр иде.
– Ә син нишләп сорамыйсың? – диде бераздан аңа Динә. – Минем хыялым турында?
– Ә… әйе… сөйлә…
– Беләсеңме…
– Белмим!
– Минем шә-ә-әп итеп киенәсем килә!!!
– Шулай дип уйлаган идем инде…
– Минем шәп итеп киенеп, барысын да аяктан егасым килә! Ха-ха!
– Нигә? Син миңа болай да ошыйсың!
– Бу дөньяда бер син генә түгел, җаным, мин башкаларга да ошарга тиеш!
– Ирләргәме?! – дип көнләшкәндәй әйтте ир.
– Ирләргә дә, хатын-кызларга да!
– Киенеп кая барырга уйлыйсың?
– Кая да булса ресторанга, мәҗлескә…
– Кем белән?
– Синең белән!
– Минем ресторанга йөрмәгәнемне беләсең ич.
– Яхшы, син бармассың!
– Нәрсә, миннән башка гына бармакчы буласыңмы? – Бу юлы ул ачуланып әйтте.
– Яхшы, ресторанга бармабыз. Бауманга чыгарбыз, кинога барырбыз.
– Менә әле бусы ярый…
– Тик мин шәп итеп киенергә тиеш!
– Киен инде, акчаң бар бит! – диде Нариман, бик теләмичә.
– Монда матур кием табып булмый, аның өчен Мәскәүгә барырга кирәк.
– Мәскәүгә?!
– Мин бармыйм, иптәш кызым бара.
– Ыспекулян мәллә?
– Юк, ул ай саен Мәскәүгә барып, кием җыйнап кайта. Мин аңа заказ бирдем, ул иртәгә китә… «Татарстан» поездына билет алган…
– Нинди заказ?
– Джинсыга.
– Джин…ысы?
– Джинсы чалбар, mаde in USA…
– Күпме тора?
– Йөз илле сум.
– Инәңне!!! – Нариман аңа күзләрен акайтып акырды. Динә, кулын алга сузып, учы белән иренең авызын каплады. Иренең тупас тавышы аның ачуын гына чыгарды. Хәер, Нариманны да аңларга була, ул шул йөз илле сумга ай буе конвейер артында басып торды бит!
– Нигә акырасың?! Синнән акча сораучы юк.
– Җаным, бигрәк кыйбат бит! Ун тәңкәгә дә менә дигән чалбар алырга була.
– Каян?
– «Детский мир»дан…
– Ун тәңкәлесен, җаным, син алып ки инде, яме!
– Киярмен, ярар, – дип мыгырданды ир. – Ләкин джинсы алуны мин зур хыялга санамыйм.
– Сүзең дөрес: бу – әлегә минем бер кечкенә хыялым…
– Ә зурысы нинди соң?
– Зурысы алда әле, җаным…
Нариман йокыга киткәннән соң да, Динә әле озак кына йоклый алмыйча боргаланып ятты. Тиздән аның шул кечкенә генә хыялы тормышка ашачак, джинсыга дигән, берәмтекләп җыйган акчасын ул инде күптән Катюшага (чын исеме Кадрия) биреп куйган иде.
Нариман аның турында онытты. Тик бер атнадан соң, Динә өйгә зәңгәр төстәге фирменный джинсы белән фирменный футболка киеп кайткач, хатынының юкка гына сөйләнеп йөрмәгәнен ул бик тиз аңлап алды. Нариман – чын авыл мужигы, һәм ул болай акча сарыф итүне күңеле белән кабул итмәде һәм шуңа күрә артык сөенә дә алмады. Чыраен сытып, борынын салындырып торган мокыт иренә сәерсенеп караган Динә дә үзенең кем белән торганына тагын бер кат инанды булса кирәк. Әйе, алар тормышта икесе дә ике төрле кеше иде. Авылга булган мәхәббәтен, сагынуын йөрәк түрендә йөрткән, төшләрендә сары башаклы иген кырларын, көмеш маңгайлы колыннарын күреп уянган Нариман әлеге кала сәясәтен берничек тә кабул итә алмады. Чит кеше иде ул бу шәһәрдә һәм шулай чит булып калды да. Шунысы кызык: калада яшәгән саен, аңа тизрәк ияләшәсе урынга, ул ни өчендер аннан читләшә генә барды. Ә Динә – бөтенләй икенче кеше. Әйе, ул да – ире кебек үк авыл кешесе, авыл баласы. Ләкин аңардан аермалы буларак, ул бөтен җаны-тәне белән шәһәр кешесе булырга омтылды, җанында бурсык булып оялаган авылчанлыгы һәм оялчанлыгыннан тизрәк котылырга теләде. Ләкин бер көндә генә үзгәреп бетеп булмаганын ул, акылы белән аңламаса да, җаны белән сизә иде. Шуңа күрә дә ул аны көнлекләп, тамчылап бетерергә булды. Ләкин ул әле яшь иде, шуны аңламады: авылга булган мәхәббәт бер җанда гына түгел, ул канга да күчкән. Ә бик күпләр, моны аңламыйча, үзләрен упкынга китереп тыктылар, аянычлы фаҗигаләргә юлыктылар. Аннан котылырга теләү – үз-үзеңә кул салу белән бер, мөгаен.
Нариман хатынына каршы бер сүз дә әйтә алмады. Динә өчен бу бер кечкенә генә җиңү иде. Ирен шулай әкренләп җиңәргә һәм үз ягына аударырга уйлаган хатынны әле алда тагын да зур җиңүләр көтә иде. Ләкин алар берсе дә җиңел генә бирелмәс, аның өчен гел көрәшергә туры киләчәк. Гаилә, дөресен генә әйткәндә, ике ярны, ике капма-каршы җенесне берләштерер вә сөештерер өчен генә түгел, ә аларны көрәштерер һәм хәтта сугыштырыр өчен дә төзелә торгандыр, күрәсең.
Чынлап та, бу әле бәланең башы гына булган икән. Язлар җитеп, ташулар аккан чаклар. Депога белешмә алырга дип киткән Динә (ул сменада түгел иде) төнлә белән генә кайтып керде. Бүлмәгә атылып керде дә караватка капланып ятты. Нариман аңа тегеләй дә, болай да эндәшеп карады. Хатын озак кына сүз дәшмичә ятты. Аңа авыр иде, күрәсең, күз төпләре каты елаудан шешенеп, кызарып чыккан…
– Мин эштән киттем.
– Нигә? Ни булды?
– Берни дә булмады… киттем… бетте…
– Эшеңне бик ярата идең бит…
– Романтика… очты… Мин сиңа әйтмәдем…
– Нәстә?
– Кичә чак кына кеше таптатмадым.
– Ничек?
– Карт әби… Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем. Юлдан чыгып өлгерер дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә артына утырды. Сумкасы, кулыннан ычкынып, рельс кырыена килеп төште, әбинең кибеттән сатып алган ризыклары трамвай юлы буйлап чәчелде. Кисәк кенә тормозга бастым, трамвай чинап әби каршына килеп туктады. Бераз гына…
– Нәрсә?
– …әби трамвай астында кала иде. Салондагы пассажирлар кабинам артына килеп өелделәр: кайсы кулын имгәткән, кайсы кашын ярган…
– Үлүчеләр?
– Юк… травмалар… җиңелчә генә… Ләкин ике-өч кеше директорга жалыбы язып кергән. Мине бүген директор чакыртты, ярты көн шуның каршында утырдым.
– Синең гаебең юк монда, әби үзе гаепле…
– Беләм…
– Белгәч?!
– Эштән киттем…
– Ишеттем…
Ләкин Динәнең эштән китүе дөрес хәл булып чыкмады. Ул, артык кызып, хискә бирелеп язган гаризасын кире алып, кабат шул «өченче» трамваенда калды.
7
Шул арада Нариман бер кызык хәлгә юлыкты: ул авылга кайтып үлгән Шәмсегаян апаның улы Назыймны очратты. Авылдашлар булсалар да, алар бер-берсен бик начар беләләр. Назыйм авылдан иртә чыгып киткән. Атасы асылынган, анасы калага китеп адашкан. Ә иң гаҗәбе шунда: бу ир-ат Нариманнар яшәгән тулай торакта ялгызы гына көн күреп ята икән. Депода монтёр булып эшли. Аерылган. Кайчандыр ике балалы хатынга йортка кергән булган, хәзер шул хатыннан китеп, тулай торакка кире әйләнеп кайткан. Әйе, хатыннарыннан аерылган ирләрне совет заманында бары тик бер генә юл көтә: ул, яшәгән фатирын бушатып, тулай торакка кайтырга мәҗбүр. Закон бу очракта һәрвакыт хатын-кызны яклый, һәм ул, бәлкем, дөрестәдер – балалар күп очракта аналары тәрбиясендә кала.
Назыйм нигәдер Нариманны үз итте. Авылдаш булганы өчен генә түгел, ә ничектер алар үзара уртак тел таптылар. Алар икесе дә – авылда туып, авылдан чыккан кешеләр, икесе дә, тормышны үзләренчә аңлап, үзләренчә яшиләр. Һәм алар шулай ук үзләренчә бәхетсез дә иде. Назыйм, шәһәргә китеп, монда әллә ни зур бәхеткә ирешә алмады. Ул, ялгышып, балалы хатынга йортка керде. Хатын аны, баштарак үзенә ияләштерергә тырышса да, соңрак, балалары үсә башлагач, мыскыл итәргә тотынды. Бала да табарга теләмәде. Соңгы вакытларда ул аңа хәтта исеме белән дә эндәшми башлады, «Колхозник!» дип кенә атады. Бераздан барысы да ачыкланды: беркая да эшләмәгән хатын базарда өрек сатучы берәү белән очраша башлаган икән. Назыймның аз хезмәт хакыннан канәгатьсез калган хатын Ленин башлы егерме бишлекләрне куен кесәсенә тутырып йөргән үзбәк егетен үз иреннән өстенрәк күрде. Яшереп кенә йөрсәләр дә бер хәл, инде ачыктан-ачык йөри башлагач, Назыйм бу хурлыкка түзеп тора алмады, вак-төяк әйберләрен җыйнап, беркөнне тулай торакка күчте…
– Хатыннан уңмасаң юк икән инде ул! – дип көрсенде Назыйм. – Бәхетең генә түгел, тормышың да уңмый…
Нариман буш вакытында аның янына кереп, авылдашы белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ләкин аның белән сөйләшүе җиңел түгел, чынында исә, кара чырайлы, калын кашлы, яше әле кырыктан узмаса да, маңгаен тоташ җыерчык баскан Назыйм шактый авыр холыклы, кыргый кеше булып чыкты. Шул ягы белән ул әзрәк Нариманга да охшаган. Ул кайчак, кызып-кызып сөйләшкән чакта, кинәт кенә үз эченә бикләнеп, кем белән сөйләшкәнен дә оныта торган иде. Ул вакытта аның болай да караңгы чырае тагын да караңгылана, маңгай өстен каплаган калын җыерчыклар, бер-берсенә өелешеп, тирән буразна хасил итәләр. Назыйм гади эшче, институтлар бетермәгән, ләкин үзгә акылы, фикерләве белән әле ул бик күп диплом ияләрен бәреп егарлык гали зат иде.
– Юк, дустым, мин үземнең бәхетсезлегемдә хатынымны гына гаепләмим, мин бит аны үзем таптым, – дип сөйләгәнен хәтерли әле ул аның. Ә сөйләгәндә, ул, аудиториядә дәрес алып барган профессорлар кебек, саллы итеп, үтемле итеп, басынкы, калын тавыш белән сөйләргә ярата иде. – Минем бәхетсезлегем безнең нәселдән килә, безнең геннардан, ягъни… Син кара, анам, дүрт баласын ташлап, шул оятсыз, шакшы адәмгә ияреп, калага китте, ә инде шул хурлыкка түзә алмаган атам асылынып үлде. Нәселебезнең борынгы шәҗәрәсенә күз салсак, анда бик кызыклы мисалларга тап буласың. Анамның бабасы калада милиция начальнигы булып хезмәт иткән, бик яман, авыр холыклы адәм булган. Ул начальник булганда, ике-өч кешенең башына җиткәннәр, аларны ерак түгел, шул ук милиция бүлегендә кыйнап үтергәннәр. Өч хатын аерган, соңгысын (яшен) үзе үк асып үтергән. Хатыны үз-үзенә кул салган, дигән ялган уйдырма чыгарып, абзый төрмәдән качып калган. Ләкин кылган явызлыклары, бумеранг булып, кире үзенә әйләнеп кайткан: абзый җүләрләнеп үлгән. Күп алар безнең нәселдә, сиңа барысын да сүләп тормыйм. Ерак китәсе юк: әни белән ни булып бетте. Әнинең ниндидер мужикка ияреп, тиктомалдан калага китеп баруы иң элек безне, балаларны, акылдан екты. Без башта берни дә аңламадык, шулай кирәктер дип уйладык. Әти, әниегез тиздән кайта, балалар, чынлап әйтәм, кайтачак, дип әйтеп, сүләп торгач, дөньяда иң кадерле кешебезнең, әниебезнең кайтуына без бер дә шикләнмәдек. Олы апабыз Айсылу барысын да белә иде, ул безне тынычландырган булды, ләкин аның бездән нидер яшергәнен, нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнен без соңлап кына булса да сизендек. Әйе, сабый балалардан күп нәрсәне яшерергә була, тик вакыт дигән нәрсә бар, һәм ул барысын да үз урынына куя. Әни юк та юк, кайтмый да кайтмый. Әти һаман да безне өметләндерә, тик өметләр генә акланмый. Еллар узгач уйлыйм-уйлыйм да әтине аңларга тырышам. Күрәсең, ул аның кайтуына актыккача ышанган, көткән, андый хурлыкны коточкыч яман төш итеп кенә кабул иткән. Билгеле, бу нәкъ шулайдыр дип тәгаен генә кистереп әйтә алмыйм, ләкин безнең хәлебез авыр, бик тә авыр иде. Юк, без начар яшәмәдек, ач тормадык, колхозда эш җитәрлек иде, ярдәм булмады түгел, шактый күп булды. Ләкин… мораль яктан… ничек диләр әле… рухи яктан читен иде. Исән әниебезне югалту авыр булды, алай гына да түгел, обидно иде, до слёз обидно… Без бик горур нәсел, без бу хәлгә бик нык хурландык. Урамда да, мәктәптә дә… Ух… шул вакытларны искә аласым да килми! Төпчегебез Мөһипнең: «Әнине сагындым, әни кайтсын!» – дип, әтине кочаклап елаулары әле дә күз алдымнан китми. Ни булды соң безгә? Кемнең шулай каргышы төште? Бервакытны хәтта… – Назыйм, бер мәлгә сүзсез калып, күз яшенә буылды…
– Әйе, – дип, йомшак кына дәште Нариман, дустының күңелен яраламаска тырышып.
– …әти үзе дә түзмәде, йомшап китеп, безнең алда күз яшьләрен күрсәтте… Елый… бахыр… үкереп елый… аңа кушылып, без дә елыйбыз… өелешеп… чатта… ә ул кайтты, берничә мәртәбә кайтты. Без әнине күрмәдек, без аның барлыгын сиздек. Дөресрәге, безгә аны күрсәтмәделәр. Ә без аны олы апамның шатлыклы йөзендә, әтинең сагышлы күзләрендә күрдек…
Назыйм теләсә кемгә ачылмый. Ә менә Нариманны нигәдер үз итте, дус итте. Кем беләндер үзеңнең бар булган кайгыңны, шатлыгыңны уртаклашырга да кирәктер бит инде, бу дөньяда гел йомылып кына да яшәп булмый.
– Авылга нишләп бер дә кайтмыйсың? – дип сорады ул бервакыт Назыймнан.
– Ә нишлим анда кайтып?! Йорт җимерелде, нигез таралды…
– Иске булса да, йортың тора бит, нигезең тора. Аның янында хәзер яшь парлар очраша. Тыныч анда. Без дә Динә белән берничә мәртәбә шунда очраштык…
– Ишегалды ничек? – дип кызыксынды Назыйм.
– Элеккечә…
– Элеккечә булалмый инде…
– Әзрәк коймаларыгыз ишелгән, билгеле.
– Ат арбасы торамы?
– Тора.
– Әти күрше авылдагы Вилдан абыйга заказ биреп ясаткан иде ул арбаны. Алтын куллы кеше иде әти, үлгәнче хуҗалыкта ат асрады. Менә шул камыт бавына асылынып үлде дә инде, мескен…
– Ат яратам, ат асраучы кешеләрне дә хөрмәт итәм…
– Әллә шул хөрмәткә чыгып керәсеңме, ә?! Әче су аласыңмы?! – диде Назыйм. Аның күзләрендә яшь җемелдәде, бүлмәне чиксез сагыш биләп алды…
– Эчмәгәнне беләсең бит инде! – дип, җилкәсен җыерды Нариман.
– Ә… оныттым, гафу ит…
– Теләсәң алып керәм!
– Кирәкми! Шулхәтле тинтәк түгел лә мин, берүзем аракы эчеп утырырга…
Салган килеш ул аны берничә мәртәбә урамда күрде. Аягында чак кына басып тора. Нариманны күргәч, тиз генә ларёкка кереп качмакчы иде, булдыра алмады, абынып егылды. Нариман аны тулай торакка хәтле өстерәп кайтты. Аңа шелтә белдерүче дә, хәтта сүз әйтүче дә булмады. Комендант та дәшмәде. Чөнки Назыйм шушы тулай торакның бар булган эшен башкарып тора иде. Ут янмаса да, краннан су акмаса да, комендант, беренче булып, Назыймны эзләп килә. Ә ул шундый карусыз, бервакытта да каршы килми һәм, җаныңны интектереп, акча да сорамый. Авыл егете чөнки, һәм ул шулай тәрбияләнгән.
8
Калада фатир алу – авыл кешесенең иң зур хыялы. Ә Совет илендә фатир алу җиңел нәрсә түгел, чөнки аны теләсә кемгә бирмиләр. Дөресрәге, аны теләсә кем алырга да мөмкин ( ничек бәхет елмая бит), тик теләгән кеше генә аны вакытында ала алмый. Әйе, фатирны бушлай бирәләр, ләкин ул барыбер бушка тәтеми. Аның өчен кайсы да булса оешмага эшкә урнашырга һәм шунда чиратка басарга кирәк. Чиратың килеп җиткәнче, сират күперен узасың. Менә шулвакыт дуслар, танышлар, югарыда утыручы зур абзыйлар белән танышлык кирәк була, ә шунсыз бәхеткә ия булам димә. «Блат» дигән төшенчә нәкъ менә шул чакта туды һәм шул чорның бер яман билгесе булып калды.
Динәнең: «Минем хыялым – шәп итеп киенү!» – дип сөйләнүләре дөреслеккә туры килсә дә, чынында исә ул калада яхшы фатир алырга хыяллана иде. Тулай торакта, башкалар сымак, таракан куып йөрисе килми иде аның. Трамвайдан ул бүген үк китәр иде, ләкин монда тиз арада фатир алу мөмкинлеге бар. Ул кооперативка чиратка басты. Әйе, ул бөтенләйгә бушлай бирелми, аңа күпмедер акча түләргә кирәк, ләкин бу тиз фатир алуның бердәнбер уңышлы юлы иде. Динәнең калада зур дуслары да, танышлары да һәм, билгеле ки, блаты да юк. Фатирлы булу өчен, тиз һәм якын арада зур суммада акча кертергә кирәк. Эшләп алган акча бар, ләкин ул гына аз, анысына яшисе, киенәсе дә бар. Динә әлеге акчаны колхозда баш бухгалтер булып эшләгән саран атасыннан сорап карарга булды, ул шуңа өметләнде, шуңа хәтта бернигә дә ышанмаган ирен дә ышандырды. Ләкин Салих абзый аның өметен акламады, җавабын да бик кыска тотты. «Кызым, синең ирең бар, ул хәзер баш, ул хуҗа, әгәр дә ул акчаны мин бирсәм, ирең йортка кергән кебек була», – диде. Кызы исә атасының холкын яхшы белә: бер әйттеме – бетте! Чынлап та, саран кеше иде шул аның атасы. Аның кысмырлыгы турында авылда легендалар йөри иде. Аның шундый сыйфатына түзә алмаган малае Сәлимҗан да, атасыннан гарык булып, авылдан чыгып качты, Себер якларына китеп, Камчаткага тиклем барып җитте. Салих абзыйның бер яраткан сүзе бар, ул «Бир, дигәнне ишетмим, мә, дигәнне генә ишетәм!» дигән гакыллы сүз иде. Абзый гомере буе акча җыю чире белән чирләде. Аның банкта ачкан һәрбер кенәгәсендә җидешәр мең сум совет акчасы яткан. Динә шуны соңыннан, иле таралып, банкта акчалары янгач кына белде. Шуның бер кенәгәсен бирсә дә, яшьләрнең торак мәсьәләсе хәл ителер иде юкса. Ләкин бирмәде, күрәсең, абзыйда саранлык көчле булган.
Ярдәм һич көтмәгән җирдән килде. Акчаны Динәнең каенанасы Хәлимә ханым тапты. Ул очраклы рәвештә атасының банк кенәгәсен табып алды. Атасы ара-тирә акчасын шунда салгалаган булган һәм тора-бара ул шактый зур күләмдә җыелган. Хәлимә, банкка барып, ул акчаларны үз исеменә күчертте. Нариман белән Динә бервакыт авылга кунакка кайткач, ул шул акчаларны аларның алларына чыгарып салды да: «Мәгез, балалар, алыгыз, кирәкле җирегезгә салыгыз», – диде. Яшьләрнең сөенеченнән башлары күккә тиде…
Ләкин акча кертеп кенә дә фатир алып булмый икән. Аның өчен иң элек өстәгеләрне җайларга кирәк. Динә бу йөкләмәне үз өстенә алырга булды. Фатир профком аркылы бирелсә дә, күрсәтмәне иң элек җитәкчелек бирә. Директор – катлаулы кеше, теләсә кемне кабул итми. Аның Гаврилин исемле урынбасары бар, күп кеше фатир мәсьәләсен шуның аркылы хәл итә торган иде. Михаил Иванович (милләте белән керәшен) яше кырыкта булган, матур, ыспай киенергә яраткан, чит хатын-кызларга битараф булмаган бер ир заты иде. Директор аны хөрмәт итә, аның сүзен сүз итә. Гаврилин: «Була», – дисә булдырмыйча калмый, чөнки ул сүзендә тора белә. Аның шундый чуар гадәтен яхшы белгәнгә күрә, фатир гозере белән аңа күбрәк хатын-кызлар йөрде. Билгеле, бу үзенә бертөрле уен гына иде, күп очракта андый уеннар җитди җенси мөнәсәбәтләргә барып җитә дә алмагандыр, билгеле. Шуны аңлаган Динә дә мут җанлы урынбасар белән әзрәк уйнап карарга булды. Һәм беркөнне…
Ә беркөнне гүзәллек салонына (иң кыйбатлысына!) барган Динә танымаслык булып үзгәреп кайтты. Башын-күзен буяткан, чәчен кистереп, химия ясаткан һәм соңгы мода белән киенгән хатынын күреп, Нариман чак кына егылмады.
– Нишләдең син?!
– Ошыймы сиңа?! – Динә ире каршында боргаланып, бөтерелеп алды. Сүз дә юк, хатыны чибәр иде аның. Ләкин шултиклем чибәрлек, матурлык кирәк иде микән соң аңа?!
– Ошый… тик…
– Ни булды?!
– Бу курчак уены ниемә?
– Мин әле уйнамыйм, уен башлана гына.
– Нинди уен?
– Иртәгә мин бер кеше янына барам…
– Кем ул?
– Гаврилин.
– Шаяртасыңмы?
– Юк, чын.
– Нигә?
– Фатир сорарга.
– Ә нишләп аңардан?
– Фатир мәсьәләсен фәкать ул гына хәл итә.
– Ә нигә шулай киендең соң, ясандың?!
– Ничек?
– Обизиян кебек!
– Аны шулай гына алып була.
– Кемне?
– Гаврилинны…
Нариман бу сүздән шартлардай булды. Авылдан киткәненә инде ничә мәртәбә үкенергә мәҗбүр булган иргә кабат шул авыр хисләрне татырга туры килде. Динәдә барган тискәре үзгәрешләр аны куркыта башлады. Хатынын көн саен, сәгать саен югалта барганын сизгән ир өчен тиздән читен вакытлар җитәчәге ап-ачык иде. Ул әле Динәне һаман да ярата, бик тә ярата һәм аны чит-ятлар белән бүлешү уе акылдан шаштыра иде…
– Ба-а-армыйсың!!!
Нариман хатынына шундый каты итеп акырды, тегесе, сискәнеп, баскан җиреннән урынга иңде. Иренең аңа кычкырганы булгалады, ләкин әлегә бу хәтле үк каты итеп кычкырганы булмады. Дөньялар болай барса, тиздән ире аңа кул күтәрергә дә мөмкин.
– Барам!
– Бармыйсың!
– Яхшы! – Динә, кәҗәләнеп, өстенә матурлап кигән киемнәрен салып бәрде дә урын өстенә барып ауды. – Үзең бар, алайса!
– Ә нишләп мин?
– Сиңа фатир кирәкмимени?
– Юк, кирәкми!
– Кирәкми?! – Динәнең болай да нечкә тавышы бу юлы чәрелдәп чыкты. Аңарда истерика башланды. – Нишләп сиңа берни дә кирәкми? Нишләп соң миңа гына кирәк?! Нәрсә, гомерең буе шушында, шкаф хәтле бүлмәдә яшәргә уйлыйсыңмы?
– Юк, уйламыйм.
– Ә нәрсә уйлыйсың?
– Кайтып китәргә!
– Кая?
– Авылга, кая!
– Во, во! – дип үртәнде хатын. – Синең башка әйтер сүзең дә юк, һаман шул, авыл да авыл! К чурту!
– Ие… авыл…
– Алайса, бар, кайт та кит!
– Яхшы, кайтам. Хәзер үкме?
– Хәзер үк…
– Ә бәлкем…
– Юк! – Динә катгый рәвештә аңа арты белән борылып ятты. Нариман төнлә аңа кагылмады, идәнгә матрас җәеп, шунда йоклады. Иртән ул, хушлашмыйча-нитмичә, авылына кайтып китте. Хәер, аның бу беренче генә кайтуы түгел иде. Динә аны туктатмады һәм үзе дә аңа иярмәде.
Динә Гаврилин янына барыбер барды. Ире аны соңыннан гына белде.
9
Кала белән бөтенләйгә саубуллашу булмады бу, Нариман ике көннән соң кабат Казанга килде. Динә өйдә юк, сменада булып чыкты. Эчендәге сагышын кая куярга белмәгән ир Назыйм янына керде. Авылдашы бик нык дулкынланган иде. Ул әнисен авылдан алып киткән җирбитне – Сәлимне эзләп тапкан икән. Ул әле һаман да исән. Зур урында хезмәт иткән (органнарда), инвалидлыкка ялган белешмәләр ясатып, яшеннән элек алдан пенсиягә чыккан, хәзерге көндә персональ пенсионер дәрәҗәсен алып, тыныч кына яшәп ята…
– Мин аны эчеп юкка чыккан бер бәндә дип уйлаган идем, – дип башлады ул сүзен. – Ялгышканмын. Аңа үз яшен дә биреп булмый, шактый яшь күренә…
– Ниндирәк кеше соң ул? – дип кызыксынды Нариман.
– Нинди дип әйтим икән… Ул инженер да, партия хезмәткәре дә түгел, ул бер кантур күсесенә охшаган. Озын буйлы, калын гәүдәле, кара чырайлы… Маңгаенда, гаҗәп бит, ник бер сыр, җыерчык булсын! Үзен гел карап, көйләп кенә тора, күрәсең…
– Хатыны юкмыни?
– Юк, үзе генә яши. Ниндидер бер хатын, һәр көн килеп, ашарына пешерә, өен җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә – зал, икенчесендә – йокы бүлмәсе, өченчесендә – китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том… әйтсәм әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган гына прусты… коллекционер…
– Ничек таныштың?
– Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый, кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый идем. Әтинең сүләве буенча. Ул берничә мәртәбә баргалаган да әни янына. Әни әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм», – дигән. Ләкин әни кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады. Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне танытасым килмәде. Икенче көнне тагын килдем. Күрәм: тегенең эче поша, кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым. Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган. Биргән хәтлесен генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен, безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен, бугазына басып аласы калган ла шул хайванның!
Назыйм… Миңназыйм… гади бер авыл кешесе. Үзенең тормыш бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән ир-ат шул бәдбәхет турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул фәйләсуфка әверелде…
– Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, – диде ул, – мин ул бәндәне шушы шакшы, җансыз калага охшатам. Ие, нәкъ шулай. Кала безне – саф күңелле авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып, бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга – иблис кала! Аңа да бит тере җан, тере кан кирәк, аңлыйсыңмы, ансыз ул яши алмый, ансыз ул үлә, таш калага әверелә. Иң аянычы шул: шул таш кала безнең җаннарыбызны тартып ала да, файдалангач, таш урамга чыгарып ата. Һавасы чыгып торган резин тупны яисә машина көпчәген күргәнең бармы? Күрсәң, без дә нәкъ шул бушаган туп, бушаган машина көпчәгенә охшаганбыз. Без бервакыт бөтенләй буш калып, бетеп, сынып авылга, туган нигезгә кайтып егылабыз. Менә шуннан барлыкка килә дә инде алкоголизм, депрессия дигән нәрсәләр, менә шуннан килеп чыга төрле фаҗигаи хәлләр. Гасырлар буена шушы таш кала, үзен яшәтер, үзен көйләтер өчен, якты өметләр баглап килгән авыл кешесенең җанын суыра. Ә хәзер инде ул бөтенләй рәхәтләнеп, сөенеп кинәнә! Ни өчен дисеңме? Чөнки бөтен халык, ахмак сарык сымак, шушы таш калага агыла. Ә анда аларны шундый Сәлим кебек кара аждаһалар, монстрлар көтеп тора. Иманым камил: алар, иблис тарафыннан куелган махсус ялчылар, корбаннарын саклап кына торалар… корбаннарын…
– Син һаман авыл халкы турында гына сөйлисең, ә кала халкын кая куясың? Аларның саны, безгә караганда, күбрәк түгелме соң?
– Кала халкының җаны юк бит аның! Алар бер тиен өчен җанын сатарга да әзер! Ниемә аларга җан, вөҗдан? Андый асыл сыйфатлар, киресенчә, аларга яшәргә генә комачаулый…
– Әйттеңме Сәлим абзыйга үзеңнең кем икәнлегеңне? – дип сорады Нариман, түземсезләнеп. Назыймның бу фәлсәфи нотыгыннан бигрәк, аңа бу минутта шул нәрсәне белү зарур иде.
– Әйттем, аңлаттым, – диде ул, – башта берни дә аңламыйча торды. Мине иң җенләндергән нәрсә шул булды: ул озак кына минем әнине искә төшерә алмыйча интекте.
– Шулхәтле күп булганмыни хатыннары?
– Күп, бик күп, – дип тел шартлатты Назыйм. – Закунлы рәвештә генә дә бер биш тапкыр өйләнгән. Әле болай… килеп-китеп йөрүчеләре күпме булгандыр. Ул беркем белән дә бер елдан артык яшәмәгән. Бик тә хәйләкәр, астыртын кешегә охшаган. Ләкин хатын-кызны алдый белеп алдаган. Мас-тер! Аңлавымча, ул минем әни белән ярты гына ел яшәгән. Бик тиз киткән аңардан әни…
– Кая?
– Башта ул апаларга күчкән. Аннан эш тапкан. Тулай торакта торган. Соңгы елларда фатир снимать иткән. Бишбалта ягында булса кирәк. Бер кечкенә бүлмә инде шунда, чолан кебегрәк нәмәстә… Аннан… әнинең акылына бик нык зәгыйфьлек килгән, ул өч ел психбольницада ятып чыккан. Шизофрения…
– Нәстә соң ул?
– Мания сымак бер нәрсә…
– Маниясе нәстә?
– Мания нәрсә… синдром… психоз…
Ул кисәк кенә Нариманга карап куйды. Әнисенең авыруын китап укырга яратмаган авылдашына үтемле итеп аңлату өчен, гади сүзләр табалмаган Назыймга акылын тагын да көчлерәк җигәргә туры килде:
– Болай ул, дустым… ниндидер сәбәпләр аркасында кешедә акылсызлык чире башлана, кеше акрынлап акылын җуя. Әни мисалында мин сиңа шуны гына әйтә алам: аның иң элек авылга кайтып, безнең белән, гаиләсе белән кушыласы килгән. Бу теләк аңарда көннән-көн, елдан-ел көчәя барган. Ләкин хыялы тормышка ашмагач, аның җанына чир йоккан. Аның башында да, җанында да авыл, бары тик авыл гына булган. Безне күрәсе, безне, ягъни мәсәлән, балаларын бер кочып сөясе килгән аның. Дөресен әйтим, күчтәнәчләр кайткалый иде бит авылга. Хәлвәдер, прәннектер, конфеттыр килә торган иде. Аларның тәме, ышанасыңмы-юкмы, әле дә менә авызда тора. Безгә аны, каладан тәти апагыз җибәрде, дип бирә торганнар иде. Хәзер аңлыйм, ул күчтәнәчләрне безгә каладан әни җибәреп яткан икән бит… әни… аңлыйсыңмы…
– Ә нигә кайтмаган?
– Әти кайтармаган.
– Нигә?
– Ул аны кичерә алмаган. Баштарак ул әнигә бик нык ялынган, аның кайтуын теләгән, тик соңыннан үзе үк аны кайтармаган…
– Ни өчен?
– Хурлыгы ни тора, дустым, хурлыгы…
– Ә кем гаепле?
– Нәсел, дустым, нәсел. Нәсел дигәннән, мин күптән түгел генә үзем өчен бер ачыш ясадым. Моны миңа кайчандыр Казанда яшәүче тәти апам сөйләгән иде. Ул безгә әни ягыннан туган. Минем әнинең әтисеннән ишеткән ул аны. Минем әнинең Сираҗи атлы бер ерак бабасы булган. Бабай яшь чагында Хәерниса исемле бер хатынга өйләнгән. Шул хатын аңардан ике бала таба: берсе – ир бала (анамның әтисе), икенчесе – кыз. Кызга Гайникамал дип кушалар. Менә шул Сираҗи бабай, Хәернисага өйләнгәчтен, Самар губернасы алпавытында хезмәт итеп йөргән. Баштарак бабай ел саен кайткалап, гаиләсенә ярдәм итеп киткән. Шуннан соң ул бөтенләй кайтмый башлаган. Шул чорда миссионерлар дин мәсьәләсендә бик зур пропаганда алып барганнар. Бабайга бер марҗа димләгәннәр. Бабай, каһәр суккыры, ислам динен ташлап, христиан диненә күчкән. Әлеге кара хәбәрне, хәтта вулыстан килеп, рәсми төстә игълан да иткәннәр. Әби, бу хурлыклы хәбәрне ишетеп, бик каты елаган, кара күз яшьләре белән елаган. Гомер кеше каргамаган әби динен алыштырган хыянәтче ирен генә түгел, ә шул Сираҗиның бөтен нәселен, ыруын каргаган. Тормышы бик авыр булган, кулда – ике бала. Шуннан соң Хәерниса әби Кече Пәтрәк авылының бер картына кияүгә чыга һәм үзе белән Гайникамалны да алып китә. Әбинең улы – минем бабай (горур булган, күрәсең!) – әнисенә иярми, аны бер туганы үзенә асрамага алып кала…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?