Текст книги "Бәхетсез җаннар"
Автор книги: Хәбир Ибраһим
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
БӘЯННАР
STEFANI
Ара ерак. Еллар узган.
Һәр мәхәббәт сүнә, фани.
Дистәләгән еллар аша
Дәшәм сиңа, Стефани…
S
Барысы да авырудан башланды, дип башлады сүзен шагыйрь. Яшь чагымда мин бөер авыруы белән чиләндем. Бер михнәтнең рәхәте, бер рәхәтнең михнәте дигәндәй, шул авыруым аркасында мин гаҗәеп зур бәхеткә тап булдым, кабатланмас сөю хисләрен кичердем һәм шулай ук сагыш абзагыз белән дә очраштым.
Күптән булды бу хәл: советлар заманында. Минем өчен чын-чынлап гамь заманы (кайгылы чак) булып чыкты ул, борчулы чак, чарасыз чак. Егерме икене тутырдым: үзем яшь, ә үзем инде авыру. Мин ул авыруга ничек итеп тап булуымны һәм ничек авырып киткәнемне дә яхшы хәтерлим. Авылдагы туган йортым агач такта белән тышланган. Әткәй ел саен диярлек шул йортны миннән буята торган иде. Буяу эшләре гел җәй айларына туры килә, ул елны да нәкъ шулай булды. Тышта шактый эссе, кызу булгач, өс киемен салып, йортны ялантән калып буядым. Иртән башлыйм, төнгә хәтле сылыйм. Кичен күкне кара болытлар каплап китте, тышта шактый салкынайтты. Салкынча җил ялантәнемне ялап-талап үтте һәм, әнә шулай итеп, бөерләремә салкын тиде.
Институтны тәмамлап, диплом алгач, район үзәгенә кайтып урнаштым. Мине Мәдәният йортына методист итеп алдылар. Эшләмәслек эш түгел үзе: халыкка мәдәният күрсәтәбез дигән булып, вакытны бушка уздырып йөрдек шунда. Хәер, сүземнең башы шүрәле дигәндәй, мин сезгә хезмәт урыным турында түгел, ә бөтенләй башка нәрсә турында сөйләргә уйлаган идем бит…
Шулай итеп, һаман авырыйм: кәеф юк, хәл начар. Ара-тирә хәтта үлем турында да уйлаштыргалыйм. Ә яшь килеш кемнең үләсе килсен икән! Авыруым да әллә ни каты түгел кебек, үләрлек түгел, ләкин ике бөеремнең дә бил астыннан туктаусыз сызлап торуы кәефне нык төшерә торган иде. Нинди генә дару эчмәдем, ләкин файдасын гына күрмәдем. Район хастаханәсендә уролог булып эшләүче Расыйх абый янына йөрдем. Абзый – миңа туган тиешле кеше, рәхмәт аңа, мине ярдәменнән ташламады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, авыруым шактый хәтәр булып чыкты. Озакка сузмыйча дәваланырга кирәк. Шулай итеп, мине берничә көннән хастаханәгә салдылар. Хастаханәнең бинасы шактый иске, гомере узган – идәннәре тузган, штукатурлары купкан. Бер палатада егермеләп кеше ята, рәт-рәт булып, гаскәр кеби, пружиналы тимер караватлар тезелеп киткән. Кыскасы, бөкрең чыкканчы шунда ят инде!
Дәвалану файдага булды, авыртуы әзрәк басылды. Анализлар да яхшырды, бәвелдәге аксым (белок) азайды, фәнни телдә әйтсәк, ремиссия хәленә төште, ягъни эзе генә, койрыгы гына калды.
Хастаханәдә ятканда, ике авыру кеше бик нык истә калды. Аның берсе – олы яшьтәге ир кеше, икенчесе исә – яшь егет. Олы яшьтәге ир-ат йөрәк өянәге белән чиләнә, яшь егетнең исә аяк табаны чери, бер аягында гангрена башланган. Эш хәтта ампутациягә хәтле барып җитте. Егетнең аягын кистеләр. Механизатор егетнең сул аягын трактор башмагы эләктергән. Йөз тонналы трактор астында калган аяк шактый нык чәрдәкләнгән, соңыннан чери башлаган. Әлеге чирдән аягын кистермичә генә котылырга уйлаган егетнең өметләре акланмады…
Йөрәге белән чиләнгән абзый иртән реанимация бүлмәсендә җан бирде. Хастаханә палатасы мәрхүмнең туганнары, дуслары белән тулды. Үлеп китәр дип беркем дә уйламаган, күрәсең. Шулвакыт минем бу авыруым боларның кайгылары янында чүп кенә булып калды. Аллага шөкер, аяк-кулларым сау, таза, үз аягымда йөрим: шуңа сөенергә кирәк!
Аяксыз калган егет, эчтән тын гына сыкрап, елап, ике көн беркем белән дә сөйләшмичә ятты. Егерме яшеңдә гарип калуыңның бөтен ачысын күңелең аша бары тик шулай гына уздырып буладыр шул!
Дәвалану вакыты узгач, Расыйх абый мине үзенең кабинетына чакырып кертте…
– Җә, энекәш, хәлең ничек? – дип сорады ул.
– Яхшы, – дидем мин.
– Алга китеш бармы?
– Бар, – дидем. Ялганладым, билгеле. Дөресен әйткәндә, мине дәвалаган табибны, туганымны уңайсыз хәлгә куясым килмәде. Яшь идем, итагатьле идем. Туганымның атасы Хәбибрахман абый да медик кеше иде. Күккүз авылында гомере буе фельдшер булып эшләде. Фельдшер гына булса да, бөтен авыру халык аның янында булды. Башкалардан аермалы буларак, аның үз дәвалау ысулы бар иде. Традицион медицинаны бигүк өнәп бетермәде. Халыкны химия белән тончыктырмады, дару үләннәре белән дәвалады. Ниндидер каты операциядән соң бик нык ябыккан әнкәй Күккүзгә Хәбибрахман абый янына төшкән булган. Абзый аңа карап-карап торган да: «Дәвалауны без суганнан башлыйк әле!» – дигән һәм аны яшелчә бакчасына алып чыгып киткән. Әни рәхәтләнеп яшел суган ашаган. Бер уңайдан суган түтәле дә чүп үләненнән уталган, әнкәй дә, Ходайның рәхмәте, әкренләп ябыгу чиреннән арынган…
Расыйх абый йомшак күңелле, ихлас кеше иде. Түгәрәк йөзле, ачык чырайлы. Авырулар ярата иде аны. Каш астыннан мөлаем гына елмаеп, ул һәркемгә җылы сүзен әйтеп, аның хәленә керә белә иде. Кайчакта дәвалауга караганда, авыруга атап әйтелгән җылы сүзнең кыйммәте вә бәһасе зуррак та була икән…
– Энекәш, сизәм: син әлегә терелеп җитмәгәнсең, – диде ул җитди кыяфәт белән. – Без нәрсә кирәк, көчебездән нәрсә килде, шуны сиңа бирдек. Билгеле, синең бу авыруың район масштабында гына дәвалана торган авыру түгел, шуңа күрә мин сиңа Казан больницасында ятып чыгарга киңәш итәр идем. Анда бөер авыруларын дәвалаучы махсус клиника бар, әгәр дә барам дисәң, мин сине шунда җибәрә алам…
– Абый, – дидем мин, кинәт кенә кыюланып. – Син Трускавецка юллама бирә алмыйсыңмы?
– Трускавецка?! – дип шаккатты табиб. – Юк, андый юлламаны профсоюз аша гына алып була. Анысы да әле… по очень великому блату…
– Миңа шунда барырга киңәш иттеләр, әгәр барсам, файдасы булыр микән?
– Була! Нигә дип сорыйсыңмы?
– Әйе, абый
– Син Расыйх абыең гел елмаеп, гел көлеп кенә йөри дип уйласаң ялгышасың, энем! Мин синең авыруыңны яхшы өйрәндем. Синдә бик көчле ангина булган, бик нык салкын тидергән син…
– Кистеләр…
– Нәрсәне?
– Ангинаны…
– Кайда?
– Калада…
– Ангинаны кисеп булмый…
– Нәрсәнедер кистеләр инде…
– Гландаларыңны кискәннәр…
– Әйе, әйе… шуны…
– Дөрес иткәннәр. Менә синең шул зәгыйфь гландаларың бөерләреңә осложнение биреп яткан. Бөерләрең дә шуның аркасында ялкынсынган, аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм…
– Ангина каян барлыкка килә? Аны бактерия тудыра. Ә алар үз чиратында бөергә ком булып утыралар…
– Ком ашаганым юк, белмим…
– Ком ашагансың дип әйтмим бит мин сиңа! – дип көлде туганым. – Менә шул бактерияләр бөерләргә төшеп утыралар да комга әвереләләр. Шуның аркасында бөерләр ялкынсына…
– Ә… менә ничек… – Ниһаять, мин дә авыруымның серенә төшенә башладым. – Шуның аркасында минем бөерләрем дә авырта, шулай бит?
– Шулай…
– Абый, синең янда мин үзем дә профессор булып бетәм бугай инде…
– Мин үзем ике профессор әзерләдем, берсенә практика уздырдым, икенчесенең диссертациясен язып бирдем, – дип мактанып алды абзый һәм соңыннан болай дип өстәде: – Трускавец суы гаҗәеп су, бер ун гына көн шуны эчсәң дә, бөердәге бөтен комыңны куып чыгара…
– Трускавец шәһәре Украинада бит әле ул?
– Әйе, Львов өлкәсендә…
Трускавецта искиткеч су чыганагы барлыгын минем белән җиденче палатада ятучы, кырык яшенә тиклем бер бөере белән генә яшәгән бер авыру абзый сөйләде. Ул Трусукавецта берничә мәртәбә булырга өлгергән һәм, инвалид булу сәбәпле, һәрвакыт юллама белән барган.
– Ничек итеп юллама табарга икән шунда, абый? – дип уфтандым мин.
– Путёвка табалмыйсың инде син анда, – дип, соңгы киңәшен ирештерде табиб туганым, – дикарём барсаң гына… дикарём…
Тиешле кәгазең булмыйча, юлламасыз-нисез гомер күрмәгән чит-ят җиргә барып төшү куркыта да, шикләндерә дә иде. Хастаханәдән чыгар алдыннан, палатадагы барлык танышларым белән дә хушлашып чыктым. Аягын югалткан тракторчы егет инде бераз тынычланган, ачы язмышы белән килешкән иде. Хушлашкан чагында хәтта төрттереп, шаярткалап та алды. Мин аны: «Күңелең төшермә, дустым, ничек тә яшәргә кирәк!» – дип юатканнан соң, ул: «Яшим, ник яшәмәскә! Ещё как яшим әле! Ике аяк белән кем дә йөри аны, менә бер аякта йөреп карагыз сез!» – дип елмайгандай итте…
Шулчак бер бөер белән яшәүче абзыйның карават астына шәфкать туташы буш банка кертеп куйды, анализ өчен бәвел тапшырырга кирәк икән. Абзыйның сары суккан чандыр йөзендә елмаю чаткылары шундук эреп юкка чыкты һәм ул:
– Күпме тапшырырга була бу с…е! Иртән, кичен, әбәт, ужин… туйдырды бит инде! – дип зарланды.
– Нәстә, сиңа жәлке мәллә? – дип шаяртты палатада ятучыларның берсе.
– Ә бәлкем, жәлкедер дә! – дип акырды тегесе…
Бу гәпләшү, билгеле ки, талашу белән түгел, ә көлешү белән генә тәмамланды. Бер бөерле абзыйдан Трускавец турында кат-кат сораштыргач, мин, ниһаять, бу сагышлы һәм кайгылы хастаханә дөньясыннан юк булдым. Хастаханәдән чыкканда, курортка бару теләге бик көчле иде әле миндә, ләкин бу изге теләкне исә агымдагы тормыш мәшәкатьләре каплап китте…
Мин яшәгән район үзәге әллә ни искитәрлек административ берәмлек түгел иде. Авылдан сала булган, саладан кала була алмыйча калган бер күңелсез яшәү урыны иде ул. Ике-өч зур хөкүмәт бинасы, бер биш-алты кибет. Багана утлары аз, төнлә караңгы, урамнары пычрак, көз-яз шуннан резин итексез үтәм димә! Дәүләт оешмалары барысы да диярлек кирпечтән салынган иске биналарда урнашкан һәм мин эшкә йөргән Мәдәният сараеның да мәдәни әһәмияте әллә ни зур түгел иде кебек. Мине, районга килүгә үк, мәдәният оешмасындагы комсомол ячейкасына секретарь итеп сайлап куйдылар. Каршы килеп тә карадым, ләкин мине тыңлап торучы булмады. Яшь, өметле кадр, янәсе. Акчасы юк, чөнки җәмәгать эше. Тик ул яшь һәм өметле кадр (аны мин дип уйлый аласыз!) комсомол эшенә шактый салкын карады, ел эчендә бер җыелыш та җыя алмады. Бер ел вакыт узгач, оешмада отчёт-сайлау җыелышы уздырырга куштылар. Уздыра алмадым, чөнки рәтен белмим. Җыелышны комсомол комитетын җитәкләүчеләр үзләре килеп уздырдылар һәм, бармакка бармак та сукмаганым өчен, мине бик нык оялттылар. Шуннан соң минем урынга башка кешене сайлап куйдылар. Котылдым, мәйтәм! Сөенечемнән тыпырдап биердәй булдым, ләкин мин бер нәрсәне аңлап җиткермәгәнмен, шушы тискәре гамәлем белән алдагы карьерама юл япканмын икән бит! Мине нигәдер беркайчан да буш сүзгә корылган партия һәм комсомол эшләре кызыксындырмады, минем җаным гел иҗат, китап дөньясына тартылды. Әнә шул илаһи тарту көче мине китапханә ишеген ачып керергә мәҗбүр итте, вак-вак көдрә чәчле, коңгырт кара күзле китапханәче Галяга котылгысыз һәм чарасыз гашыйк итте.
Башкаларга охшамаганмын, мин үземчә шактый сәер кеше булдым. Башкалар ил эшендә гаярь кайнашып, комсомол төзелешләрендә ут уйнатканда, илебезне данлап матур җырлар җырлаганда, мин һаман да, үз эчемә бикләнеп, үз дөньям белән яшәдем. Кача-кача булса да, яшертен генә тыелган китаплар укыдым, җырлар тыңладым. Бөтен кеше совет рухы белән сугарылган әсәрләр, романнар укыганда, мин кеше күзенә артык ташланмаган, шул система тарафыннан кимсетелгән, рәнҗетелгән авторлар белән җенләндем. Кандалый, Дәрдемәнд, Блок, Клюев, Анненский, Северянин кебек даһилар шул вакытта ук минем рухи таянычым булды. Әнә шуларның китапларын эзләтеп, мин вак-вак көдрә чәчле, коңгырт – кара күзле китапханәчене аптыратып һәм тинтерәтеп бетерә идем. Ул китапханәдә генә эшләмәде, безнең комсомол оешмасында взнослар да җыйды. Гомумән, күпкырлы шәхес. Ни гаҗәп: безнең шушы җитди иҗади багланышларыбызның үзара хисси вә җенси мөнәсәбәтләргә кереп киткәнен без сизми дә калдык. Галя керәшен кызы, әти-әнисе белән тора. Миша исемле энесе дә бар, анысы да көдрә чәчле, ләкин кара түгел, сары. Галя мине нәрсәсе белән гашыйк иткәндер, анысын белмим (Ходай аңар матурлыкны кызганмаган иде), мин бөтен күңелем, вөҗүдем белән мәхәббәт чоңгылына чумдым. Яшь чак бит әле, дәртле чак, кемне яратсаң да барыбер кебек, тик ярату гына булсын, яратырлык кешең генә булсын! Яшь чак чөнки, күңел оча торган чак, хәтта хатын-кызны уйласаң гына да җанны вә тәнне дәртләндерә, вәсвәсәгә сала торган чак!
Тәрбияле кыз иде Галя. Аны тәүге мәртәбә күрүгә үк, минем дуамал башымнан, өйләнсәң, бары тик шушы кызга гына өйләнергә, тугры хатын алыйм дисәң, фәкать шушы кыз артыннан гына бастырып йөрергә кирәк дигән Наполеон уйлары йөгереп узды. Кызның күңелен яулау әллә ни озакка сузылмады, ни әйтсәң дә, Бородино түгел, ләкин гомуми җиңү генә тәтемәде, чөнки Мәскәүне яуласам да, Рәсәен яулый алмадым. «Һәр мәхәббәт җенси якынлык белән тәмамлана» дигән гыйбарә бар, һәрбер ир заты хатын-кызның җанын гына түгел, аның тәнен яуларга да омтыла. Кайбер четерекле эстетлар күзлегеннән караганда, бу инде ирләрнең бозыклыгы, оятсызлыгы, хайвани хисләрдән арына алмавы булып саналса, чынында исә бу – котылгысыз факт һәм ул беренче чиратта кешенең табигате, аның физиологиясенә бәйле. Төп инстинкттан – җенси тартылудан, якынаюдан үзен адәми зат дип санаган бер генә җан иясенең дә әлегә хәтле качып котылганы юктыр. Аның өчен, мөгаен, җенси яктан коточкыч көчсез кеше, яки дәвалый алмаслык буш куык булып тууың кирәктер.
Гыйффәтле Галямның сафлыгы бераздан минем эчемне пошыра башлады. Аны тыйнак кына кочаклап, битеннән үбеп утыру гына туйдырды, яраткан кызның тәнен татып карыйсы килде. Аңа орынырлык түгел, ут иде ул, аңа орынуга ук, мин акылымны җуям, зиһенемне югалта идем. Шуны яхшы сизгән кыз ике араны мөмкин хәтле якынайтмаска, мине үзенә артык якын җибәрмәскә тырышты.
Кызның анасы белән дә танышырга туры килде. Өйләрендә түгел, билгеле, ә урамда. Анысы да очраклы рәвештә. Надежда Павловна минем ниндирәк егет икәнлегемне бер күрүдә үк аңлап алды булса кирәк, әгәр шулай булмаса: «Кызым, сак бул бу егеттән, берүк, алдый күрмәсен!» – дип, кызына шул ук көнне нотык укымас иде. Галя миңа шул сүзләрне җиткергәч, мин аңа да һәм аның кырыс анасына да үпкәләгән булып кыландым, ләкин дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, эчтән генә анасының сүзләре белән килештем…
Ләкин мин үз уемнан кире кайтмадым. Икебез генә калганда, мин аңа ялынып та, ялварып та карадым. Сүктем дә хәтта. Тик файдасы гына булмады. Мин хатын-кызны бөгелгән талга охшатам! Бөгәсең аны, име, бөгелә дә ул, хәтта сыгыла да, ләкин барыбер шул бөгелгән урынына кире кайта. Хатын-кыз бер кәҗәләнсә, үз сүзеннән кайтмаса, бөгәм димә инде син аны, сындырам димә!
t
Яшьләр урамында (урамның исеме шулай дип атала) бүлмә алганчы, мин Батый абыйларда яшәп алдым. Әти белән чордашлар иде алар, бергә хезмәт иткәннәр, әти авылга кайтып киткән, колхозда хезмәт иткән, ә менә абзый район үзәгендә төпләнеп калган. Кайчандыр югары урыннарда утырган, башкарма комитеты рәисе булып эшләгән абзый, пенсиягә чыккач, гади һәм тыныч тормышта яшәп ята иде. Балалары кияүгә чыгып, өйләнешеп беткән, алар хәзер карчыгы белән үзәк урамнарның берсендә урнашкан тәбәнәк кенә агач йортта гомер кичерәләр иде. Нурлы йөзендә җыерчык өстенә җыерчык җыйган, әзрәк кенә бөкрәеп, каш астыннан гына елмаеп йөргән бу якты кешене мин тиз арада үз иттем һәм ул да мине үз улы кебек кабул итте. Мин аңа багышлап хәтта шигырь дә яздым һәм шуны район гәҗитенә, шигырь сөючеләр түгәрәгенә күтәреп килдем. Ләкин редакция җитәкчеләре дә, шигырь сөючеләр дә абзыйга багышланган шигыремне кабул итмәделәр. Шигырем начар яисә кайтышлы булганга түгел, эш исә абзыйның шәхесенә бәйле икән. Редколлегия утырышы тәмамлангач, мине баш мөхәррир үзенә чакырып алды да: «Язма син аны мактап, мактарлык адәм түгел ул, сугыштан соң ничә кешене төрмә юлында йөртте!» – дигәч, мин имәнеп киттем. Хәер, мин моңа башта ышандым да һәм ышанмадым да кебек. Ләкин миңа барыбер иде. Абзый белән без бер-беребезне хөрмәт итеп, дустанә яшибез, миңа шуннан да артыгы кирәкми иде.
Без аның белән еш кына бәхәскә дә керә идек. Күп очракта дөньяви мәсьәләләрдә. Барысын да хәтерләмим, ә менә берсе истә калган. Үзе партиядәге кеше булгач, ул да минем партиягә керүемне теләде. Ләкин мин нигәдер партиягә керергә атлыгып тормадым. Абзый минем ячейка секретарьлыгыннан төшеп калуымны да шактый күңелсез кичерде булса кирәк…
– Үз юлыңа киртә куйдың бит, энекәш! – дип тиргәде ул мине. – Карьераны алай ясамыйлар…
– Нигә ул?! – дип, ачудан кабарындым мин. – Мин карьера ясарга омтылмыйм…
– Алай димә! – дип каршы төште абзый. – Кирәк ул сиңа, син хәзер яшь башың белән генә шулай сөйлисең. Әнә яшь кенә егетләр, кызлар дәүләт эшендә ничек чабышып йөриләр. Киләчәктә алар зур урыннарда утырачаклар, тагын да өскә, югарыга күтәреләчәкләр. Ә син…
– Аста калачак, име! – дип шаярткан булдым мин һәм шигырьләп болай дип җиффәрдем: – «Мин тормышта һаман яктыга, югарыга таба юл алдым, ә син менәлмәдең, калдың, югалдың…» Шулаймы?
– Шаяру урынлы түгел, – диде абзый, болай да җыерчык баскан йөзен тагын да кыса төшеп. – Югарыга таба үрмәлим дисәң, энем, иң элек партиягә керергә кирәк.
– Ә кем алыр мине?
– Батый абзаң бар бит әле, ярдәм итәрмен, элеккеге танышлыклар бетмәгән…
– Абый…
– Әү?
– Бер сүз әйтсәм ачуланмассыңмы?
– Әйтеп кара… ник…
– Партия тиздән бетәчәк…
– Ничек… бетәчәк…
– Коелып төшәчәк…
– Әй, инәңне корт чаккыры! – дип, бик каты итеп сүгенде картлач. – Авызыңнан җил алсын! Миңа әйттең әйтүен, тик, зинһар, бу сүзеңне башкаларга сөйли күрмә! Барыбызны да харап итәрсең…
Мин абзыйга ипләп кенә ялган һәм буш системага, коры идеологиягә корылган җәмгыятьнең беркайчан да киләчәге булмаячагын аңлата башлагач, абзый әзрәк уйга калды һәм соңыннан болай диде:
– Начармы-яхшымы, син хәзер шушы системада яшисең һәм син аның кануннары буенча яшәргә тиеш. Яшәмисең икән, сине сытачаклар, шул ук система сине сытачак, аңла. Һәм шуны колагыңа киртеп куй, энем: партия мәктәбен узган җитәкче кеше тормышта беркайчан да төшеп калмый, һәрвакыт югарыда кала…
– Батый абый! – дип бүлдем мин аны кинәт. Олы кешене бүлү әйбәт нәрсә түгел, билгеле, ләкин аның акыл сатуыннан мин инде туя башлаган идем. – Партия сафларына керергә теләмәвемнең икенче бер сәбәбе дә бар…
– Нәрсә ул?
– Өйләнсәм, минем хатыным да партийный булырга тиеш…
– Анысы ни әбәзәтельне!
– Әгәр дә хатыным бер мещанка булып чыкса? Миңа нишләргә? Ничек карьера ясарга? Югарыга күтәрелгән саен, ул бит мине аска сөйрәячәк…
Кешедә тору җайсыз нәрсә икән. Картларга комачау итмәс өчен, мин яз һәм көз өйдә түгел, ә верандада куна идем. Төнлә белән хәтта клубта кунып калган вакытлар да булгалады. Батый абзый минем әдәбият һәм сәнгать белән җенләнгәнемне яхшы белә, үзе дә китап укырга ярата, шуңа күрә минем кайбер ялгыш адымнарымны, кыргый тайпылышларымны олыларча кичерә белә иде.
Ура! Миңа ярты елдан соң шушы Яшьләр урамыннан бүлмә бирделәр. Ике катлы блочный йорттагы ике бүлмәле фатирның бер ягы минеке булды. Каладагы сымак бигүк җайлы фатир булмаса да, миңа шул чакта ул җәннәт булып тоелды. Үз дөньям, үз хыялларым белән яшәгәч, миңа ялгыз яшәү бик тә рәхәт иде. Бөтенләй үк ялгыз яшим дип әйтеп булмый, чөнки ике бүлмәле фатирның бер ягын (кечкенәсен) мин биләсәм, икенчесендә күршеләр тора иде. Ике буйдак егет, икесе дә – укытучылар, физиклар. Берсе Айтуган, икенчесе Айнур атлы иде. Айтуганы шактый уйнак, җитез һәм кызу канлы егет, ә Айнур, киресенчә, тыныч холыклы һәм шактый фикерле егет иде. Айтуганның калада яраткан кызы бар, ул инде аңа өйләнергә йөри, ә Айнурның әлегә беркеме дә юк, өйләнү түгел, ул әлегә кызлар белән очрашудан да тартынып йөри иде. Кыскасы, алар бу дөньяда үзләренчә мәш килә, ә мин үземчә кыланам. Кайвакыт мин алардан көнләшеп тә куям, чөнки алар гел бергә, бердәм, ә мин ялгыз, бердәмлекнең нәрсә икәнлеген дә аңлап бетерми идем. Ләкин бөтенләй үк ялгыз түгелмен, чөнки минем яраткан Галям бар. Бәхеткә, мин хәзер Галяны үземә кунакка чакыра ала идем. Кунакны, билгеле ки, буш урынга, буш бүлмәгә чакырып булмый. Менә шуңа күрә дә мин бүлмәмдә әзрәк «уют» ясарга булдым. Һәр кеше үзенең торган җирен үзенчә һәм үзе теләгәнчә матур итеп бизәргә тырыша. Әйтик, шул ук рәссамның яисә композиторның эш һәм ял бүлмәсе әллә каян аерылып тора. Берсенең бүлмәсе яза башланган картиналар, буяу-пумалалар белән тулы булыр, ә икенчесенең түр башында, һичшиксез, берәр төрле музыка коралы, әйтик, йә рояль, йә фортепьяно басып торыр. Ә мин үземне шагыйрь дип беләм. Матбугатта әлегә бер генә шигьри әсәремне дә бастыра алган юк, шагыйрьлегем әлегә беркайда да теркәлмәгән, ә үземне инде зур язучы дип уйлап йөрим. Шуңа күрә дә мин бүлмәмнең түр ягына, кечкенә генә булса да, язу өстәле кертеп куйдым. Иң беренче хезмәт хакыма сатып алдым мин аны, һәм ул озак кына авылда, туган йортымның верандасында аунап ятты. Фатир алуга ук, машина яллап, өстәлне шушында алып килдем. Шагыйрь бүлмәсен китаплар белән тутырырга булдым. Яшерен-батырын түгел, ул чакта халык китап укый иде. Китап алу һәм китап җыйнау модада иде, чөнки яхшы китап безнең илдә һәрчак дефицит булды. Китапны белгән кешегә астан гына саталар һәм аны зур танышлык белән генә алып була иде. Башта халык җүләрләнеп китап җыйды, соңрак бәллүргә күчте. Мин үзем көнгә бер мәртәбә китап кибетенә кермичә калмый идем һәм шулай итеп яхшы макулатура миндә шактый күп җыйналды. Әйе, китап күп, тик менә аларны бер урынга тезеп куяр өчен, матур киштә генә табып булмый. Аптырагач, мин аны үзем ясарга булдым. Агачтан. Осталык юк инде – балта остасы да, мебель ясаучы да түгел без. Нәселдә юк. Бик уңышлы килеп чыкмады – китапларны тутырып куйгач, агач киштәм бер якка кылтайды. Бөкресе чыккан гарип кеше сымак, гомергә шулай кылтайган килеш калды. Диварга, төзүчеләр ябыштырган обойны бозып, мода журналларыннан кисеп алынган ярым шәрә хатын-кыз сурәтләре ябыштырдым…
Беркөн кичкырын шушы бүлмәгә Галямны да алып кайттым. Безне аның белән бер авылда клуб һәм китапханәне тәртипкә салырга дип җибәрделәр. Гадәттә, авылларда клуб белән китапханә бергә кушылган, бер бинада була. Алай кышын бинаны җылыту, ягу, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү арзанга төшә. Көндез шунда булдык. Галя анасына, кич өйгә кайтмыйм, авылда кунып калам, дип шылтыратып әйтте. Ялганлады. Ялганларга мин аны үзем өйрәттем, дөресен генә әйткәндә, минем яраткан кешем белән төн кунасым килгән иде. Без авылда калмадык, билгеле, миңа, фатирга кайттык. Кыз, миңа керәсе килмичә, куркып кына керде, яшь бит әле, күршеләрдән дә ояла. Без кайтып кергәндә, мыек һәм сакал үстергән укытучы Айнур аш ягында, яшел төстәге тимер чәйнегенә су тутырып, газ плитәсенә чәй куеп йөри иде. Чәй эчәргә кыстап маташса да, без тизрәк бүлмәгә кереп тайдык. Корсак тутырып азаплаганчы, назга сусаган җанның йөрәк ялкынын басулары кадерлерәк иде безгә. Саклану чарасын да күрдек: өс һәм аяк киемнәрен өйалдында калдырмадык, эчкә, бүлмәгә алып кердек. Ниһаять, без, бүлмә ишеген бикләп, караватка түшәлеп яттык. Дәрт һәм наз ташыды – иреннәр иренгә кушылды. Көчле флюидлар тәэсирендә сөеклемне анадан тума чишендерә алдым һәм без икебез дә, яңа гына туган сабый балалар сымак, шәрә килеш, ялангач калдык. Һәм…
Иртәрәк сөенгәнмен икән. Шулчак безнең фатирга Галяның анасы Надежда Павловна килеп керде! Каян, ничек белгән ул безнең монда икәнлегебезне? Бүген районга кайтмыйбыз, дип, анасына җиткергән иде бит кызы! Соңыннан ачыкланды: ул безнең белән командировкага барган кызларны очраткан, һәм алар безне матур гына сатканнар. Шулай итеп, ул монда йөгереп тә килгән. Үләселәр бар икән, мәйтәм! Ник кенә!.. Галямның мине яратуын аңлатырга дип ачкан чия иренле авызы, ябылмыйча, бер урында катып калды, ә мин исә, учым белән җаныемның кызыклы бер җиренә ябышкан хәлдә, түшәккә сеңдем…
– Син кем? – дип кычкырды анасы безнең Айнурга.
– Айнур…
– Галя кая?
– Нинди Галя?
– Кызым?
– Ә…
– Нәрсә?
– Юк… ул монда…
Сатмады безне Айнур, мең рәхмәт аңа. Ирләр теләктәшлегеннән дә зуррак нәрсә бар микән бу дөньяда?! Мөгаен, юктыр.
– Монда! Үз күзләрем белән күреп калдым! Монда! Менә бу бүлмәдә! Ачыгыз, кабахәтләр! Хәзер үк ачыгыз!
Надежда Павловна бар көченә эчтән бикләнгән ишеккә тибәргә тотынды. Яртылаш пыяладан торган хәчтерүш ишек шулхәтле каты селкетүдән чак кына коелып төшмәде. Ә без Галя белән (коелып төштек дию генә аз булыр!) куркуыбыздан хәтта суламадык та…
– Бәлкем… – Күрше кабат телгә килде.
– Нәстә?!
– Чәй эчәрсез, дим…
– Нинди чәй?!
– Тынычланыр идегез… – Айнур яңа гына кайнап чыккан чәйнеген кабат плитә өстенә китереп куйды, һәм шырпысын сызып, газны кабызды. Чәйнек физика законнары буенча сызгырып кайнарга тотынды.
– Тынычланырсың монда, бар! Кайда Илназ?
– Китте ул…
– Кая китте?
– Клубка… ул гел шулай кичен китә… бүген дә… менә…
– Клубта түгел ул, җаным, менә монда! – дип кычкырды хатын. – Үз бүлмәсендә! Минем кызым белән хәзер әнә караватта тәгәрәп ята! Харап итә бит кызымны! Нәстә, бер дә кызганмыйсыңмы?
– Кемне?
– Кызымны!
– Кызганам дип…
– Сөйләшеп куйган сез!
– Сөйләшкән дә юк әле…
– Әйт!
– Нәрсә дип әйтим соң… чәй…
– Харап итә кызымны!
– Борчылмагыз, бер дә андый егеткә охшамаган ул, әйбәт егет, культурный! – дип сайрады күрше. Афәрин! Күршесен сатарга җыенмый, үзенә шактый читен булса да, мине яклый. Менә шул чакны мин тәүге мәртәбә ирләр теләктәшлегенең, бердәмлегенең нинди зур һәм югары көчкә ия булуына инандым. Рәхмәт сиңа, Айнур, гомер сине онытасым юк!
Ул арада чәйнек тә кайнап чыкты, шырлап кына утырган җиреннән инде җырларга да тотынды.
– Бәлкем… чәй…
– Ниемә миңа чәй?!
– Авызыгыз кипкәндер… дим… ни… дип әйтергә соң…
– Эчмим чәеңне! Ач шушы бүлмәне!
– Гафу итегез, миндә ул бүлмәнең ачкычы юк. Булса да ача алмыйм!
– Нигә?
– Конституция… хакым юк…
– Тфү! Кайтсын гына әле!
– Чәй… бәлкем…
Җен урынына котырган Надежда Павловна, ниһаять, фатирдан чыгып китте. «Котылдык!» – дидем мин, һәм икебез дә җиңел сулап куйдык. Ләкин тынычланырга ярамый, анасы өенә кайтып җиткәнче, кызны тизрәк кайтарып җибәрергә кирәк. Без, тиз-тиз генә киенеп, өйалдына йөгереп чыктык. Анда, – яшел чәйнеген кулына тотып, безнең коткаручыбыз, мыеклы физигыбыз басып тора һәм аның чырае безнекеннән дә ким агармаган иде…
– Чәй… – диде ул һәм бу коточкыч афәттән исән-сау котылганына чын күңеленнән сөенеп, калтырана-калтырана көләргә тотынды…
e
«Барам» дип әйтүе генә җиңел, ләкин каядыр җыенып чыгып китүе, ай-һай, читен нәрсә икән. Беренчедән, акча юк, бар ул, ләкин аз. Клуб акчасы белән генә әллә ни ерак китеп булмый, хезмәт хакы кечкенә, кесә төбен капларлык кына. Әтидән сорап карадым, тик ул кулын гына селтәде. Акчаны колхоз җитәкчесе булып эшләүче бертуган абыем бирде. «Мә, энекәш, терелеп кайт, сәламәтлек ул зур нәрсә!» – дип, дүрт йөз тәңкәне кулыма тоттырып чыгарды. Минем өчен шактый зур акча иде бу. Абыйның бу яхшылыгын гомердә дә онытасым юк, ошбу кырыс дөньяда энесенә җил-яңгыр тидерми торган абыең булу үзе зур бәхеттер шул!
Юллама табып булмый, анысы – факт. Теге бер бөерле абзый әйтмешли, «дикарём» гына барырга булдым. Трускавец курортына барыр өчен, Мәскәү аркылы Львов шәһәренә очарга кирәк. Әлеге ерак юл мине әзрәк шикләндерсә дә, барып, дәваланып кайту теләге шактый көчле иде. Чемоданымны җыйнап, апрель аеның җилле салкынча көнендә юлга кузгалдым. Билет транзит белән алынган, башта Казаннан Мәскәүгә очтым. Мәскәү, гадәттәгечә, шаулап-гөрләп тора, алдынгы капиталистик илләр бойкот ясаган җәйге олимпиада да инде онытылып бара. Безне бер самолёттан икенчесенә күчереп утырттылар. Самолётта ничек очканымны анык кына хәтерләмим. Ә менә Львов каласының аэродромын яхшы хәтерлим, аның ике катлы зур бинасы, очу зонасы әле һаман да күз алдымда тора. Шәһәргә кермәдем, эчендә йөрмәдем, хәзерге чагым булса, мин, мөгаен, бу борынгы калада берәрне кунып та чыккан булыр идем. Юк шул, мин нигәдер ашыктым. Барып урнаша алмыйча, урамда калудан курыктым. Львов аэродромыннан Трускавецка баручы автобусны белештем. Теге бер бөерле абзый, самолёттан төшкәч үк, автобуска утырырга кирәк, дигән иде. Шулай иттем. Трускавец Ужгород шәһәренең иң соңгы пункты икән. Курорт ягына баручы транспорт күп, сәгать саен йөреп тора. Ниһаять, мин шул якка баручы автобуска кереп утырдым. Автобуста утыручыларның күпчелеге курортка ял итәргә баручылар булып чыкты. Ләкин мин беркем белән дә сөйләшмәдем, үз уйларыма бирелеп, юл буйлап тезелеп калган матур төзек авылларга, кечкенә хуторларга, акка буялган җыйнак хаталарга сокланып карап бардым. Юлсызлыктан интеккән Татарстан авыллары белән чагыштырганда, Украинада цивилизация бар икән әле, дип уйлап куйдым. Берничә шәһәр аша үттек, ләкин берсенең дә исеме хәтердә калмады. Ужгород дигәнен хәтерлим. Шактый зур шәһәр. Көнчыгыш Карпат тауларының көньяк-көнбатыш сөзәклегендә, гаҗәеп матур Уж елгасы ярларында урнашкан бу борынгы шәһәр үзенең музейлары, театрлары, филармонияләре белән генә дан тотмый, ә унберенче гасырда төзелгән гаҗәеп матур замогы һәм шулай ук епископ сарае, барокко стилендәге костёлы һәм ратушасы белән дә билгеле икән…
Әлегә минем уем, бик төнгә калмыйча, берәр кешегә йортка барып урнашу иде. Ниһаять, автобус үзенең соңгы тукталышына килеп җитте, бу минем изге хыялым – Трускавец шәһәре иде. Әлегә мине шәһәрнең үзе дә, суы да, дәвасы да кызыксындырмады, мине иң элек торак мәсьәләсе борчыды. Бер бөерле абзыйның, стансыда фатир тәкъдим итүчеләр өерләре белән басып, көтеп торалар, дигән сүзләре бигүк дөрес булып чыкмады. Автовокзал кырында, фатир тәкъдим итеп, бер марҗа хатыны гына тора иде, ләкин аны минем кебек «кыргыйлар» бик тиз сырып алдылар, һәм мин бернисез калдым. Шулчак минем күзем ишек кырында басып торган урта яшьләрдәге абзыйга төште, ул да килүче кешеләргә фатир тәкъдим итеп тора икән. Артык тыйнак, оялчан һәм шуның өстенә шапшаграк, сәеррәк кеше булгангамы, аңа керергә теләүчеләр бөтенләй юк иде. Озак уйлап тормадым, тиз генә абзый янына килеп бастым. «Хата бар минем, – диде ул, – бер ягында үзем яшим, икенчесендә – кунак». Фатир хакын да артык күп сорамады, тиешлесен генә алырга вәгъдә итте. Икенчедән, кеше белән торасы түгел, үзең генә яшисең, берүзеңә – бер бүлмә! Мин шундук риза булдым. Абзыйның мактап сөйләгән әлеге йорты шәһәр читендә булып чыкты, без анда автобус белән барып җиттек. Хата, өй, абзый әйткәнчә, ике якка бүленгән. Минем як матуррак, иркенрәк, чистарак, чатта кечкенә генә мич тора, ә абзыйның (эчә торган кешегә охшаттым) үз ягы кайтышрак, анда исә чисталык һәм пөхтәлек дигән нәрсәнең эзе дә юк иде. Абзыйга тиешле акчаны алдан ук биреп, ачкычны алгач, мин үз ягыма кереп киттем. Чемоданымны таратып атып, аннан киемнәремне тартып чыгардым, аларның кайсын кая элеп, таслап, урнаштырып куйдым. Бер зур кием шкафы, дәү тимер карават, бер тумбочка кисәге, бер көзге, кыскасы, артык берни дә юк, бар да гади һәм бар да үз урынында иде. Урнашкан җиремнән канәгать калдым, ләкин аның үзәктән, эчәсе су чыгышы яныннан ераграк булуы гына әзрәк эчне тырнады…
Берәр ярты сәгатьләр узгач, хуҗа абзый минем якка килеп керде. Кулында – бер шешә ярты һәм бер литрлы банкада маринадланган кыяр. Күрәсең, ул боларның барысын да әле генә мин биргән акчага алган.
– Эчәсеңме?
– Син нәрсә, абзый! – дип кычкырдым мин. – Мин монда аракы эчәргә түгел, дәваланырга дип килдем. Су эчәргә, аңлыйсыңмы, шифалы су…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?