Текст книги "Бәхетсез җаннар"
Автор книги: Хәбир Ибраһим
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Зөмәрәнең гомере кыска булды, Нариман аның үлемен шактый авыр кичерде. Тормышлар рәтләнеп, Инсаф үсеп җиткәч килеп чыкты бу аяныч хәл. Табиблар хатынының гомере кыска булачагын аңа күптәннән әйтә килделәр, тик Нариманның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Ни кызганыч, унсигез яшьлек Инсафы ниндидер сәер сәбәпләр аркасында төрмәгә эләккәннән соң, Зөмәрә бөтенләй бетереште. Нариман шулай итеп ике якын кешесен югалтты: хатынын җирләп кайтканда, малае Инсаф инде икенче ел төрмәдә утыра иде…
ИКЕНЧЕ КИСӘК
ИНСАФ
1
Нигез…
Өй ябык: тәрәзәләре кадакланган. Ян-яклары ашалган имән ишеккә зур амбар йозагы эленгән. Өй эченә шыксыз караңгылык иңгән. Әйтерсең лә монда тормыш (вакыт) туктап калган. Тик ни гаҗәп: озак еллар кеше яшәмәгән йортта гаҗәеп чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә. Бер генә әйбер дә тузып-таралып ятмый: миче акшарланган, өстәл өсләре сөртелгән, табак-савытлар юылган. Туган йорт, туган нигез бүген әнә шундый халәттә, гүя ул хуҗасын көтә кебек…
Тынлык. Моңсу тынлык.
Каяндыр адашып очып кергән бөҗәк, бик каты гына безелдәп, өстәл тирәсендә әйләнде дә кабат тынып калды. Әлеге тынлыкта гүя ниндидер серле пышылдаулар – йорт ияләренең үзара сөйләшүләре ишетелеп алды…
Кинәт агач чыртлап сынган тавыш ишетелде. Кемдер тышта тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып ташлады, һәм өй эченә кояш яктысы бәреп керде, өйгә нур иңде. Ниһаять, нигез уянды, терелде, һәм ул үз тормышы белән яши башлады.
– Исәнме, туган йорт!
Аркасына биштәр аскан Инсафның, тәрәзә аша кереп, беренче эндәшкән сүзе әнә шул булды. Аны туган йортыннан башка беркем дә ишетмәде, чөнки бу өйдә ул әлегә үзе генә иде. Әллә кайтаваз, әллә йорт ияләре телгә килде, һәр тарафтан бердәм булып:
– Исән-ме… и-сән-ме… и-сән-ме… – дигән сәер авазлар яңгырады. Биштәр карават өстенә очты…
– Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй!
Авазлар, ир-ат һәм хатын-кыз тавышы белән чиратлашып, янә кабатланды:
– Исәнме, улым… Исәнме, улым… Кайттыңмы…
Инсаф өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Башын аска иде һәм тын гына елады…
– Исәнмесез… җаннарым…
– Исәнме… исәнме! – диеште йорт ияләре.
– Кайттым… ә сез юк…
– Без юк, юк, – диештеләр алар, – ә син бар, бар…
– Юк!!!
Бераздан өйне тагын тынлык камап алды. Егет күңелен авыр уйлар биләде. Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел бирделәр, җиде елын утырды. Җиде ел – җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу ирек аны бер дә сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән мәрхүм. Шып-шыр өйгә кайтып утырды, шып-шыр өйгә.
Арыганлык үзен сиздерде: Инсаф, башын өстәлгә куйган килеш, изрәп йокыга китте…
Шулчак кемдер тышта ишек йозагын каерды. Егет тиз генә сикереп торды, ләкин нидер уйлап, кире урынына утырды. Яман төрле авазлар чыгарып, бик зур авырлык белән генә өй ишеге ачылды. Ишектән, бертуктаусыз йөткерә-йөткерә, кемдер керде. Инсаф ул якка борылып та карамады. Ул болай да аның кем икәнлеген аңлады. Бу аның дәү әнисе Кәримә иде. Ул ишек йозагын өйгә хәтле үк күтәреп кергән, чөнки ачкычы йозакка кереп калган, ә ул шуны хәзер кире чыгара алмыйча интегә иде…
– Кулым! – дип зарланды ул. – Шушы йозак тәресен! Газаплый да соң инде алай да!
Шулчак Инсаф тамак кырып куйды. Кәримә, сискәнеп, шул якка борылды.
– Абау! Кем син?!
– Исәнме, дәвәни! – Егет урыннан торып басты. Кәримә, дулкынланып, йөрәген тотты.
– Инсаф… улым… синмени?!
– Мин, дәвәни, мин!
– И… җаным…
Инсаф әбисен кочаклап алды. Дәү әнисеннән дә якын кешесе калмады авылда. Ул дәү әнисен, аркасыннан сөеп, җиңелчә генә җилкәсеннән чәбәкләде…
– Их, дәвәни, дәвәни, әле дә ярый син бар! Исән…
– Исән… исән… әле дә ярый Дания апаң…
– Ни булган аңа?
– Өй янында бер чит кеше йөри дигәч, тиз генә монда чаптым. Кем белә! Кемнәр генә йөрми хәзер авылда!
– Кемнәр?
– Әллә кемнәр… товар сатучылар, чегәннәр, хулиганнар…
– Ачуланма, дәвәни, – дип акланды онык. Ул тәрәзәне барып япты. – Ишектән кермәдем, тәрәзәдән кердем.
– Нишләп соң туп-туры миңа кайтмадың?!
– Нигәдер туп-туры шушында, үз өемә кайтып керәсем килде. Шушы йорт, төрмәдә утырганда да, төшләремә кереп йөдәтте…
Оныгы төрмәгә утыргач, Кәримәгә шактый авырга туры килде. Башта йөрәк өянәге белән аның кызы – Инсафның анасы Зөмәрә үлеп китте. Приступ арты приступ – бик каты авырды кызы. Операциядән нигәдер баш тартты, соңрак риза булды булуын, ләкин ясарга өлгерми калдылар. Өч елдан соң язгы ташу вакытында кияве Нариман батып үлде. Гомер аракы эчмәгән, авызына грамм хәмер капмаган кияве Зөмәрәнең үлемен күтәрә алмады, ул үлгәч, шактый нык эчте. Алар бер-берсен бик нык яраттылар, алар бербөтен иделәр. Хатыны чарасыз авыру, ә Нариман, чәчү аппаратында кулын имгәткәннән соң, бер кулга гарип булып калды. Билгеле, моңа хатынының үлеме генә түгел, колхозларның таркалуы, халыкның эшсез, акчасыз калуы да сәбәпче булды. Колхозның таркалуын, аның талануын бик авыр кичерде Нариман. Авыл явызы Хатыйп башына җитте аның, дигән сүзләр дә шактый йөрде йөрүен, ләкин бу факт расланмагач, гаебе исбатланмаган кешегә яла ягудан ни файда. Кияве әйбәт кеше иде Кәримәнең. Булсын, тормыш барсын дип тырышты. Булдыра алмагач, пар канаты сынгач сүнде бахыр. Ире үлгәннән соң, үз өендә ялгызы гына гомер кичергән Кәримә кызы белән киявенең йортын ташламады, атна саен килеп йөрде, җыештырды, чистартты, хәленнән килгәнчә карады. Өй эчендә чынлап та тәртип иде. Аллага шөкер, инде ниһаять, оныгы да кайтты. Ул кайткач, бу аулак өйгә тагын да ямь керер, иншалла! Инсаф дәү әнисенең тырышлыгын күрде, бәясен бирде, әмма әбисенең тәрәзәләрне такта белән кактыруын гына ошатмады. Тәрәзәләре кадакланган йортны күргәч үк, аның йөрәге сыкрап куйды. Кешенең күзен бәйләгән кебек! Борылып кире китәрдәй булды. Ләкин (дәү әнисе әйткәнчә) кактырмыйча, яптырмыйча да булмый, яшьләр бик әрсез хәзер, иясез йорттан нәҗесле урын ясарга да мөмкиннәр. Болай да инде әнә бер тәрәзәне ватып киткәннәр…
– Улым, сругың бик зур иде ләбаса. Иртәрәк чыгардылармыни?
– УДО белән чыктым.
– Нәстә белән?
– Условно-досрочное освобождение.
– Нәстә соң ул?
– Тәртибем яхшы булды. Шуңа күрә алданрак чыгардылар.
– Ярар, әйбәт булган, – диде Кәримә, өстәл янына чүмәшеп. Ул хәтле зур гәүдәне баскан килеш тотып тору җиңел нәрсә түгел. Җитмәсә, соңгы вакытта аяклары, буыннары да сызлый башлады. – Кайтуың турында хәбәр дә бирмәдең.
– Мин бит армиядән түгел, төрмәдән кайттым. Кемгә әйтим? Ничек хәбәр итим? Аннан… чыгарырлар дип, актык көнгә хәтле ышанмадым.
– Ярар, ярар, исән-сау гына әйләнеп кайттың, шуңа сөенергә кирәк. Тик… атаң-анаң гына…
– Сүз дә юк… Ничек күңелле булыр иде, әгәр дә мине хәзер әти-әни каршы алса!
– Көттеләр, бик тә көттеләр алар сине. Башта атаң… аннан… атаң…
– Әйе…
– …гүр иясе булдылар…
Кәримә, яшьләрнең үлемен авыр кичерсә дә, хисләрен кешегә күрсәтергә яратмый иде. Елаганда да, күз яшьләрен яшереп елый, сөйләгәндә дә, сак кылана – кемгә сөйләгәнен белеп сөйли иде. Гомумән, алар нәселләре белән шундый иделәр, әзрәк кенә ордым-бәрдемнәр, каты күңеллеләр. Авылда Фарихлар (бабалары) нәселе атаклы нәсел иде. Инсаф моны яхшы белә, аның авыру анасы да һәрчак көчле рухлы булды, беркайчан да юкка җебеп төшмәде.
Өйнең түр ягында, диварда, әти-әнисенең, туганнарының рамланган пыяла эченә куелган фотосурәтләре эленгән. Көзен-кышын ягылмаган йортта фотоларның күбесе саргаерга да өлгергән. Ләкин исән калган фотолардан да ата-анасының йөз чалымнарын абайларга, аларны тулырак итеп күз алдына китерергә мөмкин иде. Ни аяныч, ул аларны җирләргә дә кайта алмады…
– Синең өчен ничек борчылганнарын белсәң икән син атаң белән анаңның, – дип тезеп китте карчык. – Син утырганнан соң, кара кайгыга баттылар. Синең гаебең юк икәнен белсәләр дә, бик нык хурландылар, халык алдында… Нәселдә булмаган нәрсә, нәселдә, шуңа бик нык хурландылар. Бала кайгысы! Ай, бу бала кайгысы! Дошманыңа да теләмә икән шуны! Анаң тумыштан авыру булды, сине утыртканнан соң, авыруы тагын да көчәйде. Көнгә икешәр, өчәр приступ… май кояшымның…
– Беләм. Әти язды ул турыда…
– Белсәң… шул…
– Әтигә ни булды?
– Кызым үлгәч, атаң да бетереште.
– Эчтемени? Гомер әтинең эчкәнен күрмәдем.
– Анысы аның бер хәл…
Кәримә шактый вакыт дәшмичә торды. Инсаф белә: дәү әнисе берәр сер ирештерәсе килсә, шулай озак кына эндәшмичә тора. Моны чит кешегә сөйләп тә аңлатып булмый, бары тик оныгына гына ирештереп була иде.
– Яшерен-батырын түгел, улым, кыйнадылар атаңны! Завфирмы булып йөргәндә…
– Кем?
– Белсәк икән…
– Яшермә, әйт…
– Юк, әйтмим…
– Нишләп?
– Ул адәмнең исемен атарга да ярамый.
– Нигә? Куркасыңмы?
– Анысы да бар…
– Ну?!
– Гаебе исбатланмаган…
– Ни өчен кыйнаганнар соң? Әти миңа ул турыда язмады да…
– Атаң шундый кеше иде…
– Шулай да…
Кәримә сөйләргә мәҗбүр булды. Нариман, тракторда йөргәндә гарипләнеп, кулындагы беләк сеңерләрен өздергәннән соң, озак кына эшсез яткан. Бераздан аны колхоз фермасына җитәкче итеп куйганнар. Бер ел эчендә таркалып барган ферманы аякка бастырган. Бинага ремонт ясатып, терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкән. Шуның хисабына колхоз яхшы табыш ала башлый, ләкин барыбер мантый алмый: үзгәртеп кору чоры башлангач, ул бөтенләй тарала. Нариман фермасы гына аягында нык тора. Бандитлар каланы гына түгел, авылларны да басып алалар. Авылныкылар бит үзләре, җитмәсә! Шул адәмнәр Нариманнан ярты бәягә генә ике тана килеп сорыйлар, ә ул аларга каршы чыга, бирми. Гадел кеше чөнки, беркайчан да хәрәмгә бармый. Шуннан соң аны бик каты кыйнап, таналарын урлап алып китәләр. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул кабат фермага кайтмый инде. Кешеләрне яраткан, алар белән ачылып сөйләшергә күнеккән Нариман шулай итеп үз-үзенә кереп бикләнә, кешеләр белән аралашмас, күрешмәс була. Шул кайгыдан Зөмәрә дә чирләп китә һәм үлә. Нариман язгы ташуда батып үлә. Кулсыз кеше бит, бер кулы бөтенләй йөрми, хуҗасын тыңламый, бауга эленгән кер сыман эленеп, салынып кына тора. Шул кулы таза булса, исән дә каласы икән. Ул суга егылган, ә сау кулы аста калган, шуңа күрә яр буенда чыгып торган юан агач тамырына да тотынып калалмаган…
– Әй кияү, кияү, жәллим дә соң үзеңне! – дип сыкранды Кәримә. – Жәллим…
– Мин! Мин гаепле моңа, дәвәни! Әгәр мин утырмаган булсам, әни дә, әти дә исән калган булырлар иде.
– Кем белә инде, балам, кем белә. Язмыш инде ул, язмыш… гомер узган…
Әйе, гомер узган, тик аның менә хәзергесе кадерле. Төрмәдән чыгуга ук, ул туп-туры авылга кайтты, калада бер генә көн дә кунмады. Кайчандыр бергә утырган дуслары аны калада калырга үгетләделәр. Аны барысы да хөрмәт иттеләр. Үзенең бер гаепсезгә утырганын белсә дә, Инсаф төрмәдәгеләргә кирәкмәгәнгә зарланып, үзен кызгандырып маташмады. Төрмәгә эләккәч үк, ул зарлану дигән нәрсәне онытты. Юк-барны сөйләмәде, сөйләргә ярамаганны яшерә белде. Камерадагы бай малайларына передача ташыган кебек, аңа ташучы булмады. Әнисе исән чагында килмәде түгел, килде, атасы ара-тирә акча җибәргәли торган иде. Әтисе дә, әнисе дә үлгәч, өч айга бер булса да, пенсиясеннән өлеш чыгарып, дәү әнисе акча җибәрде. Передачаны өч айга бер генә мәртәбә алып була, артыгын ала алмыйсың. Дәү әнисе оныгы утырган төрмәнең кайда икәнлеген дә, калага ничек барырга икәнен дә белми. Передачаларны, акчаларны аңа Раушаниясе китерә торган иде. Ул хәзер дә күрше авылда гына яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Инсафка егерме тугыз, кызга егерме җиде яшь. Инсаф аның белән күрше авылга дискотекага төшкәч танышып калган иде. Юк, ул Раушаниягә үлеп гашыйк булмады, артыннан да чапмады. Аларның дустанә мөнәсәбәтләре (хат һәм телефон аша) Инсаф төрмәгә утыргач кына башланды…
– Авыл халкы ни сөйли, дәвәни?
– Кем турында?
– Минем турында?
– Начар сүләми. Барсы да сине кызгана. Инсафның берни гаебе юк, ул бары Әпти малае аркасында гына утырды, диләр. Кем турында сүләгәнемне аңлыйсыңдыр, шәт?!
– Аңлыйм. Халык шулай ди, алайса?
– Чын шулай! Шулай булгач курыкма, балам, башыңны югары күтәреп йөр!
Кәримә бик зур авырлык белән урыныннан кузгалды. Инсаф аны тартып ук торгызды. Әйе, әбисе шактый картайган, шуның өстенә аңа яңа авырулар да өстәлгән.
– Әйдә, киттек!
– Кая?
– Миңа, – диде Кәримә. – Чәйләп алырбыз.
– Килермен, дәвәни, килермен, кичкә, яме! Әзрәк өйдә булыйм инде, – диде оныгы һәм диварда эленгән радионы кабызды. Озак сөйләми яткан радио исә шытыр-пытыр килеп сөйләргә тотынды. Ул тиз генә аның тавышын басты…
– Ярар, үзеңә кара! – дип килеште Кәримә. – Мә, ал йозакны! Ачкычы да шунда! Тәрәзәдән йөрмә бүтән, ишетсен колагың!
– Ай-яй, авыр йозак, – диде ул, кулына йозакны алгач. – Төрмә йозаклары да бу кадәр үк авыр түгел!
– Хәзер син хуҗа монда! Теләсәң нишлә! Ярар, киттем, кичкә килерсең. Пилмән куеп җибәрәм…
– Дәвәни, – диде Инсаф, – бәлкем, монда күчеп килерсең, ә?! Безнең өй яңарак бит.
– Юк, балам, мин үз өемне ташлый алмыйм, анда минем барсы да көйләнгән…
– Берүземә күңелсез булачак инде, сөйләшергә кеше дә юк…
– Өйлән! Өйләнгәч сөйләшеп, сөешеп туя алмассың.
– Кем чыгар соң миңа? Төрмә кошына?!
– Чыгарлар, ник чыкмасыннар. Күңелең әйбәт синең. Мин үзем генә торырга ияләшкән инде, улым. Һәркемгә үз өе якын. Әлегә аягымда йөрим, Аллага шөкер. Миңа үпкәли алмыйсың: йортыгызны карадым. Барсы да үз урынында…
– Бер генә әйбер җитми, – дип искәртте шулчак егет.
– Нәстә?
– Тальянны күрмим. Гармунны.
– Нәстәмә ул сиңа?
– Бер уйнап карыйсы килә.
– Борчылма, гармуның исән, югалмаган.
– Кая соң ул?
– Әбиеңнең сандыгын ач әле!
Хәлимә әбисеннән калган иске, затлы сандык икенче бүлмәдә, йокы бүлмәсендә иде. Яшьләрнең хәзер андый иске сандыкларга артык исләре китми. Инсафның әнисе, шушы йортка килен булып төшкәч тә, каенанасының сандыгын яратты, үз итте. Нариман белән өйләнешкәч, алар матур кием шкафлары, гарнитурлар да алдылар. Ләкин Зөмәрә шушы сандыкны башка әйберләрдән якынрак күрде. Ул кыйммәтле, затлы әйберләрне һәрчак шушы сандыкта саклады. Чагыштырмача яшь кеше булса да, ул хәтта (әллә сизенеп!) үзенә үлемтекләр дә әзерләп куйган һәм аларны да шушының эчендә саклаган. Үз-үзенә үлемтек әзерләгән кешене озак яши, диләр, тик менә әнисенең генә гомере әллә ни озын булмады.
Тальян гармун да шушында саклана иде. Инсаф сандык капкачын зур авырлык белән ачты. Борынына ят ис – нафталин исе килеп керде, шул ят ис бөтен бүлмәгә таралды. Ул сандык төбеннән чәчәкле сөлгегә төрелгән гармун тартып чыгарды, аның тузанын сөрткәндәй итте, тик, ни гаҗәп, гармунга хәтта тузан да кунмаган иде…
– Менә бит ул! – дип, чиксез сөенде егет, яраткан гармунының телләренә баскалап. – Таш капчыкта кандала сытып ятканда, авылга кайткач, рәхәтләнеп бер гармунда уйнармын, дип хыялланган идем. Менә бит ул! Менә ул минем гармун! Әйдә, тартыйк әле шуны бер!
– Уйна, әйдә, – диде дәү әнисе, – авылда синнән дә яхшы уйнаучы бар микән хәзер?! Әхмәт тә, өйләнеп, авылдан китеп барды…
– Теге гармунчы абзыймы? Кая ул хәзер?
– Калага күчте. Бер хатынга йортка кергән, диләр.
– Их! Шәп уйный иде!
– Уйна, әйдә!
– Уйнарга, дисең инде?!
– Уйна, балам, уйна! Син кайткач, өйгә җан керде… җан…
Инсаф, тальянын кочып, урындыкка утырды. Кәримә оныгының алдына кызыл төстәге җәймә китереп салды, онык, гармунын шуның өстенә утыртып, салмак кына уйнарга тотынды. Уен көе бераздан соң җырга күчте, егет җаны ни сораса, шуны уйнады, җырлады, чөнки сагышлы йөрәге аның җыр сорый иде…
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,
Сау булыгыз, туганнар!
Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,
Сау булыгыз, ту-у-ганнар…
2
Көннәр ничектер бертөрле, ялыктыргыч булып узды. Инсаф, билгеле, кул кушырып кына утырмады. Кул эшенә оста иде ул. Әнә агач чолан бурадан авышкан, ул шуны урынына тарттырып, өр-яңа такта белән тышлап чыкты. Тактасын сарайдан тапты. Атасы ышкылап, ясап калдырган булган. Чолан ишегенә яңа йозак элеп куйды. Мунчаның черек бусагаларын алыштырды. Төрмәдә чакта мунча керүләр сирәк эләкте, иреккә чыккач, авылга кайтып, бер мунча керү аның өчен чиксез бер зур хыялга әйләнде. Аллага шөкер, бусы да тормышка ашты. Ашау-эчү әлегә дәү әнисендә булды. Ара ерак түгел, ике тыкрык кына, тиз генә бара да килә. Соңрак ул бергә укыган дуслары, классташлары белән очрашкалап алды, алар белән дә аралашты. Ниһаять, ул Раушания белән дә күреште. Күрше Багыш авылына төшеп, аны үзенә кунакка алып менде. Кочышып, сөешеп, хисләр яңартырбыз, дип өметләнгән Инсаф монда да ялгышты. Бигүк ачылып китәргә, серен чишәргә яратмый торган кыз булып чыкты ул. Әзрәк кыргыйрак, кырысрак кыз. Җиде ел буе күрешмәгән егетен кочаклап, назлап үбәсе урынга, ул, килүгә үк, чүпрәк белән чиләккә ябышты, өйнең идәннәрен, бусагаларын юып чыгарды. Эш авырга китте, ахрысы, кыз, соңрак (ул Инсафның әнисе кебек үк йөрәк авырулы иде!) тыны кысылганын тоеп, караватка ауды. Инсаф, ниһаять, аны кочагына алды. Раушания карышмады, башын Инсафның иңенә салып, тын гына елады. Елый, димәк, ярата, елый, димәк, сагынган. Егет шулай дип уйлады. Ләкин егетнең күңеле инде күптән сагыштан, моңнан туйган, аңа хәзер дөнья шатлыгы, яшәү дәрте җитми иде. Ни кызганыч, Раушания аңа әлегә ул теләгән нәрсәне бирә алмый иде.
Әбиләр чуагы. Матур көннәр тора. Кояш тәнне, җанны эретеп кенә җылыта. Шундый матур, аяз көннәрнең берсендә Инсаф сарайга утын ярырга дип чыкты. Шактый озак ярды ул утынны, арыды, шуннан бик нык эчәсе килүен сизеп, өйгә керергә булды. Керсә, өендә бер чибәр хатын киштәдәге китапларны актарып тора. Хуҗа кергәч, ул китабын куеп, егеткә борылып карады. Юк, ул, башын аска иеп, иреннәрен турсайтмады, йөзен дә яшермәде, ә кояштай балкып, аңа карап, матур итеп бер елмайды. Аны күргәч, Инсафның күңеле яктырып китте. Менә бит ул, менә кем кирәк аңа! Юк, аны чибәрләрнең чибәре дип тә әйтеп булмый, алай дип әйтергә никтер тел дә бармый, ләкин ул шулхәтле сөйкемле, каһәр, ягымлы, аны кочып алып, шашып үбәсе, иркәлисе килә! Озын чәчләре кара төстә булган, күрәсең, ләкин ул, заман шаукымына ияреп, аны җирән төскә буяткан, гомумән, ул төсе-кыяфәте белән бер генә дә авыл кызына охшамаган, шәһәр кызына тартым иде. Аның кайчандыр шәһәрдә яшәгәнлеге, авылга мәҗбүри генә кайтканлыгы әллә кайдан сизелеп тора. Кайбер авыл кызларына хет әллә нәрсә кидер, чәчләрен ясат, буят, алар барыбер авыл кызлары булып калалар. Ә бу кыз, бу ханым исә бөтенләй үзгә иде. Инсаф белән кыз бер-берсенә җылы гына карашып куйдылар, аларның күз карашында бер-берсен ярату сизелде һәм анда: «Син минеке бит, наным, мин синеке бит, җаным!» – дип язылган сымак иде…
– Инсаф! – дип дәште аңа хатын. Кызык, ул инде аның исемен дә белә. – Бу хатын синең яныңа ни өчен килгән дип уйлыйсыңдыр инде, име?
– Син…
– Нәрсә?
– Кияүдәмени?
– Ә нишләп әле мин кияүдә булмаска тиеш, ди?!
– Димәк, ялгышмаганмын. Син килгән кеше. Хатын-кыз кинәт кенә чит авылга кайтып төшми. Аны, билгеле инде, алып кайталар… кемнәрдер…
– Килмешәк, димәкче буласыңмы?
– Юк, алай димим. Син минем исемне беләсең, ә мин синекен белмим. Исемең ничек?
– Белмәвең әйбәтрәк булыр…
– Шулай да?
– Ландыш.
– Ландыш, син кем хатыны соң?
– Хатыйп хатыны.
– Хатыйп?! Әпти Хатыйбымы?
– Кушаматын белмим. Фәтхуллин Хатыйп хатыны мин.
– А… а…
Инсаф агарынып китте, аның чырае качты. Нәрсә, нәрсә, ләкин шушы чибәр хатын авызыннан әлеге адәмнең исемен ишетәсе килмәгән иде аның. Хәер, Әпти хатынына барыбер, күрәсең, аңа кем хатыны булса да килешә һәм беренче карашка ул Инсафка җиңелрәк акыллы булып күренде.
– Ни булды? – дип сорады Ландыш.
– Юк, берни дә юк, – дип җавап бирде Инсаф, ниятен яшерергә тырышып. – Бар да тәртип…
– Күреп торам! – Хатын шактый сизгер җан булып чыкты.
– Нәрсә күрәсең?
– Хатыйпның исемен ишетүгә үк, чыраең коелды. Дошманың мәллә?
– Юк, дустым, – диде Инсаф киная белән.
– Әйт дөресен, мин туры сөйләгәнне яратам!
– Юк, мин… прусты көнләштем!
– Нидән?
– Шундый чибәр, акыллы кызны Әпти малае ничек итеп каптыра алды икән, дим? Маладис Хатыйп, булдырган! Башка сүзем юк!
Инсаф моны чын-чынлап әйтте. Ләкин Ландыш аның соклануын уртаклаша алмады. Ул, сүзсез калып, озак кына эндәшмичә торды. Аннан китте, китте: беренче генә күрешкән егет кешегә барысын да ачып, сөйләп бирде. Ачылып сөйләде, эчендәген бушатты: туры сүзле иде, күрәсең, ихлас җанлы…
– Чын дөресен әйтимме?
– Әйт.
– Мин бу авылга үз теләгем белән кайтмадым. Мине Хатыйп алдап алып кайтты.
– Алдап?!
– Әйе…
Ландыш Карасудан булып чыкты. Башта ул Алабугада укый, аннан Казанга китә. Казанда ул бергә укыган Асия исемле бер иптәш кызын очрата. Ул шуңа кунакка кайта. Өч көн шушы авылда яши. Хатыйп белән таныша. Ул Асиянең туганы булып чыга. Өченче көнне Асия каядыр югала. Өйдә беркем дә калмый. Хатыйп аны үзенә алып кайта. Җибәрми. Кыз урлаган кебегрәк килеп чыга. Соңыннан шул нәрсә ачыклана: Хатыйп Асия белән алдан ук сөйләшеп куйган. Аның хыялы – Ландышны кулга төшерү. Кунак кызы әрсез Хатыйпка каршы тора алмый, язмышына буйсынырга мәҗбүр була…
– Менә шулай итеп мин сезнең авылда калдым, – дип нәтиҗә чыгаргандай итте Ландыш. – Туктале! Нишләп соң мин боларның барсын да сиңа сөйлим?! Мин бит бу йортка бөтенләй башка йомыш белән кердем…
– Нинди йомыш?
– Мин китапханәдә эшлим. Миңа китап кирәк.
– Нинди китап?
– «Ак чәчәкләр». – Инсаф Ландышның янына ук килеп басты һәм, аның кулыннан алып, чак кына битеннән үпмичә калды.
– Нәрсә?
– Әпсәләмов…
– Ә?!
– …китабы…
– Әпсәләмов… бармы соң ул бездә?
– Бар… мин аны күрдем…
Хатын кулы белән киштә ягына ишарә ясады һәм, инде үзен кочакларга торган егеттән җиңел генә качып, киштәдән Әпсәләмов томын тартып чыгарды. Китапханә китабы кулдан-кулга йөреп шактый таушалган, битләре саргаеп беткән, тышлыгындагы сурәтне танырлык түгел. Инсафның хәтере ялгышмаса, китапның тышына ак халатлы шәфкать туташы сурәте төшерелгән иде…
– Китапханә китабы. Унҗиденче битендә мөһере дә бар…
– Мөһере булгач аласың инде…
– Нариман абый… әтиең, име?
– Әйе, әтием.
– Күптән укырга дип алган иде… Тик кертеп кенә бирә алмады.
– Үлде әти…
– Әйе… Йорт бикле, китапны кайтаручы юк. Ә ул һаман да минем өстә тора.
– Кем? – дип сорады Инсаф һәм, ниһаять, ул Ландышның кулыннан тотты. Күп тә узмас, ул, ханымны кочагына алып, аны күкрәгенә кысар төсле тоелды.
– Әпсәләмов. – Ландыш, Инсафтан ычкынып, ишек ягына атылды.
– Туктале! – дип кычкырды аңа егет.
– Әйе.
– Аны озынайтып булмыймы?
– Нигә?
– Минем дә укыйсым килә.
– Була, – дип килеште хатын, – тик аның өчен китапханәгә килергә кирәк…
Китапханәче чыгып киткәч, ул озак кына үз-үзенә урын таба алмады. Ул, котырынып, урындыкка китереп типте. Каты типте – урындыкның арткы аягы очып ук чыкты. «Хатыйп… Хатыйп… килсә дә килә бит кешегә бәхет, килә! Тыныч тормыш, чибәр, акыллы хатын…» Инсаф шуны белә: Хатыйп акчаны эшли белсә дә, шабашниклар бригадасы белән җитәкчелек итсә дә, нигездә, ул – бер авыл наданы. Ул, мәктәптә укыганда да, бер елын утырып калды. Ә хәзер әнә кем булган! Нинди хатын алган! Әйе, бер күрешеп, аңлашып аласылары бар әле аның Хатыйп белән, бар! Ире турында күп нәрсәләр белми шул әле Ландыш, белми һәм ул үзенең кем белән яшәгәнен аңлап та бетерми. Белер тиздән, белер, иншалла.
3
Ландышның Инсафка керүен дәү әнисе дә күреп калган. Күрмәсә дә җиткергәннәрдер, күрәсең. Икенче көнне оныгы янына килгәч, ул шуны чәйнәргә тотынды. Инсаф кебек үк, Кәримә дә Хатыйпны өнәп бетерми, алай гына да түгел, аны бөтенләй күрә алмый икән.
– Әптиләр килене нишләп керде? – дип сорады ул.
– Әпсәләмовка кергән! – дип шаярткан булды Инсаф.
– Кемгә?
– Әти кайчандыр китап алган булган. Әпсәләмовны. Китапханәче шуны сорап кергән.
– Ул аны миннән бер сораган иде инде.
– Нигә бирмәдең?
– Җаны чыксын! – дип акырды Кәримә. – Әптиләр белән кушылган кеше җүнле була димени?!
– Хатыйп хатыны булып чыкты ул, бик беләсең килсә…
– Нәрсә тапкандыр ул шуңарда, белмим. Кунакка кайткан җиреннән алып калды ул аны. Хәер, Хатыйпка чыккач, үзе дә әллә кем түгелдер инде. Байлыгына кызыккан, күрәсең.
– Матур хатын – сүз дә юк. Баласы бармы?
– Бар, малай тапты.
– Да! Бәхете ташыган икән Хатыйпның!
– Син өтермәдә сөяк череттең, ә ул яхшы тормышта чибәр хатын белән чөкердәште. Шул кабахәт аркасында… сине…
– Дәвәни, кирәкми! – дип кычкырды Инсаф.
– Нәстә акырасың?
– Үткәннәрдә казынмыйк! Булган – беткән!
– Ачуым чыга бит, балам. Атаңны да ул гына кыйнатты…
Ниһаять, дәү әнисе күңел эчендә йөрткән серен ачты. Хәер, Инсаф өчен ул инде зур сер түгел иде. Хатыйпның кансызлыгы хакында аңа берничә кеше килеп сөйләде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант итеп, ул алардан үзенә кирәк бар булган мәгълүматны да алды. Яшьләр арасында Инсафка карата хөрмәт тә, ышаныч та зур иде әлегә.
– Менә анысы башка разгавур! – диде ул, нидер ниятләп. – Бу эш буенча Хатыйпны күрәсем бар әле минем!
– Зинһар, суга күрмә! – дип борчылды Кәримә. – Утыртып куймасын.
– Мин ул Хатыйпны узачак әле, дәвәни, бер узачак! – дип өзгәләнде ул.
– Ничек? Нәстәң белән?
– Тракторга утырырга хыялланам. Немес машинасына. Инвестор белән сөйләшергә уйлыйм. Төшемле эш. Ә көзгә… көзгә мин өйләнәм…
– Кемгә?
– Раушаниягә.
– Раушаниягә?
– Ие. Багыш кызына.
– Ай! – Кәримә ухылдап йөрәген тотты һәм шул килеш, артык кабаланмыйча, акрын гына карават кырыена түнде.
– Ни булды, дәвәни?
– Юк, берни дә юк, улым…
– Әйтеп бетер… дәвәни.
– Яшьтән… чирле кыз бит ул. Әниеңнеке күк… йөрәк паругы аңарда. Ничек шулай кабатлана соң бу язмышлар, ә?!
– Әйбәт кыз ул. Күңеле яхшы.
– Яхшыдыр… әйтмим…
Раушаниянең йөрәк авыртулы икәнен Инсаф күптән белә иде. Ләкин аның авыруына ул артык игътибар итмәде… Раушания бармы – бар, исәнме – исән! Яшь кешегә тагын ни кирәк!
– Төрмәдә утырганда, ул гына килде минем янга, дәвәни, – дип, ни өчендер аклангандай әйтте ул. – Ул гына йөрде свиданиегә, ул гына передача ташыды. Андый кешене мин хәзер ничек итеп читкә этәрә алыйм соң?!
– Анысы шулай инде…
– Ярата ул мине, дәвәни.
– Ә син үзең?
Инсаф җавап бирмәде, «әйе» дип, баш кына селекте. Кәримә башын чайкап, авыр сулап куйды. Билгеле, ул оныгына каршылык ясарга омтылмый, ә бары тик аңа бәхет кенә тели иде. Ләкин андый хәтәр чирнең ахыры ни белән бетәчәген ул, авыру бала үстергән ана буларак, яхшы белә иде. Алар нәселендә гомерендә (ире ягыннан да!) йөрәк авыруы белән интегүчеләр булмады. Зөмәрә исә туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Башта аны авырый дип беркем дә уйламады, бары тик сабыйга биш-алты яшьләр тулгач кына, йөрәк үзен сиздерә башлады. Приступлары башлануга ук, кыз баланың тыны бетә, йөрәге кага башлый, йөзе агарынып, соңрак хәтта зәңгәрләнеп тә чыга. Йөрәк өянәгенә операцияне яшь чакта ук ясыйлар, ләкин Кәримә кызына операция ясаттырмады, нигәдер курыкты. Каладан кайткан бер туганы, авыруларның сиксән проценты пычак астында үлә икән, дип сөйләп куркыткач, алар операциядән баш тарттылар. Соңыннан үкенде үкенүен, ләкин соң булды. Зөмәрә гомере буе дару эчеп яшәде. Әле шул килеш тә ике бала тапты. Берсе үле туды, икенчесе, Аллага шөкер, исән, ләкин анысының яшьтән үк менә бәхете генә булмады. Ә язмышлар үч иткән сымак кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк авыруы белән чирле икән…
Ләкин яраткан кызларын төрмәдән кайткан егеткә кияүгә бирергә аның әти-әниләре каршы иде. Алар аңа әле һаман да кырын карыйлар иде. Әйе, ул армиядән кайтмады, төрмәдән кайтты. Авыл халкы нигәдер шикләнә андый кешеләрдән. Ә бит төрмәдә утырып, Инсаф начар якка үзгәрмәде. Начарлыкка, әшәкелеккә өйрәнмәде. Ул анда да чын ир-егет булып калды. «Блатной»лар арасында аңардан көлеп, аңар мыскыл итеп караучылар да табылды. Янәсе, чын зэк бил бөгәргә тиеш түгел. Ләкин ул беркемгә дә һәм бернигә дә карамады. Кая куйсалар, шунда хезмәт итте. Цехта тимер койды, соңыннан корыч сетка бәйләде. Тагын шунысы да бар: хезмәт иткәч, вакыт та тиз уза. Әгәр дә үзеңне төрмәдә беренче көнне үк шулай куймасаң, анда яшәве икеләтә, өчләтә авырая. Билгеле, Инсафка карата провокация ясаучылар да булды: тоткыннар арасында гына түгел, конвоирлар арасында да. Авыр булса да түзде, күз яшен түгеп ятмады һәм өметен дә өзмәде. Аны иң элек өмет яшәтте, авылга кайтып, кешечә яшәү өмете яшәтте. Төрмәгә эләккәндә, ул әле борын астына мыек та чыкмаган бер нәүмиз яшүсмер генә иде, ә ул аннан чын ир булып чыкты.
– Раушания өчен борчылма син, – дип тынычландырды ул дәү әнисен, – әнкәйгә операцияне вакытында ясаткан булсак, ул бүген дә әле безнең янда утырган булыр иде. Мин Раушаниягә операция ясатам. Калада бер шәп профессорым бар минем. Мин аның малае белән утырдым. Эдуард исемле. Йомшак кына, слабый гына бер малай иде…
– Пырафисыр малайлары да утырамыни анда, җаным?
– Профессор гына түгел, банкир малайлары да утыра анда, дәвәни, банкирлар хәтта үзләре дә утыра. Закон һәркемгә дә бер…
– Ни булды пырафисыр малаена?
– Наркотик белән эләккән. Хәзер бөтен төрмә шундыйлар белән тулган. Иң мәгънәсез, иң әшәке статья. Башта бик кыерсыттылар аны. Мин аны берничә мәртәбә яклап чыктым. Шуның аркылы аның атасы белән таныштым. Ул миңа телефон аша рәхмәтләрен җиткереп торды. Эдуард әллә ни озак утырмады, атасы тартып чыгарды аны. Зур кеше чөнки. Профессорның әйтүе буенча, операция артык катлаулы булмаячак. Хәзер технология югары. Әзрәк кенә акча эшләп алам да Казанга, клиникага алып барам җаныемны. Ярты бәягә генә ясаячаклар. Менә шуннан соң берәр сүз әйтеп карасын миңа аның әти-әнисе! Авызларын да ачалмаслар!
– Ярар, әйдә, без дә авыз ачыйк, – дип көлде Кәримә һәм оныгына дип алып килгән ризыкларны өстәлгә чыгарып куйды.
– О! Тәбикмәк! – дип шаклар катты Инсаф һәм шундук ашауга да ябышты. – Камыр азыгы, бәрәңге валюта иде төрмәдә…
– Җылытып аша инде, ашыкма!
– Җылытмыйча да тәмле ул!
– Яңа тормышка өйрәнеп буламы соң, улым?
– Авырлык белән… һәр көн иртәнге җидедә торам да утырам…
– Нишләп?
– Тегендә гел җидедә торгызалар иде…
4
Раушаниянең атасы бүген ат җикте, һәм кыз күрше авылдан шуңа утырып менде. Колхоз таралгач, атлар кимеде, ләкин Гариф абзый, атсыз калудан куркып, өендә ат асрый башлады.
Ат эшкә дә, иткә дә бара. Атларны картайганчы тотмый, вакытында суя торган иде. «Ат тотмаган ир ирмени инде ул, атсыз калган колхозны колхоз дип әйтеп буламы?!» – дия торган иде ул, хуҗалык турында берәр төрле сүз-фәлән чыккаласа.
Бишкүлдә он тирмәне әле дә бар. Совет чорында төзелгән күп кенә тегермәннәр, икмәк пешерү цехлары тирә-якларда инде күптән бетте, ә менә бу авылда он тегермәне әле дә сакланып калган иде. Билгеле, хәзер анда югары сортлы он тарттырмыйлар, шулай да фуражга булса да ярап куя.
Алтын көз. Инде өченче көн яңгыр яуганы юк. Шулай да кырлары бушап калган такыр юлда яңгыр эзләре күзгә чалына, су җыелган урыннарда төрле бөҗәкләр, комбайннан киселеп калган үлән бөртекләре йөзеп йөри. Урып-җыю эшләре инде бетеп бара, тракторлар көзге сукага кергәннәр…
Ата белән кыз юл буе сөйләшмичә бардылар. Гариф абзый, кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бик өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде. Кемнең инде үзенең газиз баласын төрмәдән чыккан кешегә бирәсе, аны гомерлеккә төрмәче белән бәйлисе килсен ди?! Бу турыда өйдә сүз күп булды, алар Раушаниягә тегеләй дә, болай да аңлатып карадылар. Ә кыз барыбер үзенекен сукалады. Аның шундый үзсүзле һәм киребеткән булуына шаккатарлык иде. Әйе, ул чирле, йөрәге чирле, шуның аркасында читкә чыгып китәргә дә җөрьәт итмәде. Авылда өйләнмәгән, акыллы егетләр шактый, җитмәсә. Әнә Җамали малаен гына ал. Газда эшли. Акчалы. Кыз артыннан килеп тә, йөреп тә карады юкса. Юк, яратмады шуны. Ә шул төрмә кошын нигәдер үз итте. Юләр! Җиде ел көтте бит шуны! Ничә тапкырлар янына барды, качып барды. Апаларына кунакка барам, дип, калага чыгып китә дә атналар буе шунда ята, төрмәгә свиданиегә йөри. Ярата, имеш! Ярату шундый була микәнни соң?!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?