Электронная библиотека » Хәбир Ибраһим » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Бәхетсез җаннар"


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 19:20


Автор книги: Хәбир Ибраһим


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Туганына бик нык ачуы чыккан, аждаһадай кабарынган Мәхмүт кисәк кенә Инсафка ташланды, ләкин Шаман белән Хәсти аны тотып калдылар…

– Мин түгел, ишетәсеңме, мин түгел!

– Тынычлан, – диде Инсаф Мәхмүткә. – Син түгел, син түгел…

– Алла! Нәрсә соң инде бу? Күпме булыштым үзеңә! – дип чәпчеде инде үзен Мәхмүтнең закунлы хатыны итеп сизә башлаган Алсинә. – Нигә җыйдың безне? Тавыш чыгарыр өченме?

– Юк, нигезне күрсәтер өчен…

6

Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, аңардан гына кичәнең яме кителмәде. Калган кунаклар исә аңа рәхмәт әйтеп таралыштылар. Бераздан аулак өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды…

– Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? – диде Инсаф Ландышка.

– Куасыңмы?

– Юк, кумыйм… киресенчә… балаң, ирең бар… Көтә торганнардыр…

– Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклыйлар. Каенанам да, улым да, ирем дә. Безнең Хатыйп иртә ята, иртә тора…

– Әгәр дә Хатыйбың сине минем янда икәнен белсә…

– Нишләтә?

– Муеның борып ата.

– Куркым туйдым инде мин! – Ландыш горур гына башын өскә чөйде. Чибәр дә, хәтәр дә икән үзе! – Минем, беләсеңме, нишлисем килә…

– Нишлисең?

– Үч аласым килә.

– Кемнән?

– Хатыйптан.

– Үч? Нинди үч?

– Көчләп өйләнде. Көчләп өенә алып кайтты. Мин аны бервакыт хәтта күрә алмас хәлгә җиттем. Яратмадым! Яратып чыкмадым. Күрәсең, ул аны сизде. Ярты ел да үтмәде, ул югала башлады. Төннең бере, ә Хатыйп юк. Авыл ирләре дә йөри икән, дигән сүзгә ышанасым килмәде. Ышандырды! Иреңне яратсаң-яратмасаң да, көнләшү хисе барыбер үзенекен итә икән. Җиткерделәр: авызына аракы керүгә үк, ирем газигын кабыза да күрше авылга җилдерә икән. Машинасының көпчәге җиргә тисә тия, тимәсә юк. Җен урынына куа. Әйтерсең лә аны анда айдагы Зөһрә кыз, йә хатын-кыз җенесендәге гүзәл фәрештә көтеп тора! Юк бит! Фермада дуңгыз караучы Әлфинур исемле бер хатын янына ияләшкән бу. Ире юк, үлгән. Болар инде күптән – Әлфинурның ире исән чагында ук дус булганнар. Ире аның Казанга йөри торган булган, калада бер мәгъшукасы булган, шуның яныннан кайтканда, юлда авариягә эләгеп үлгән. Дусты үлгәч, тол хатынның күңелен кем күрсен дә кем юатсын, ди! Ә Хатыйп – тут как тут! Чибәр, матур булса бер хәл иде, гөберле бакага охшаган бит ул хатын, чат гөберле бака!

Инсаф үзен ниндидер бер әкияти дөньядагы сымак хис итте. Әйтерсең лә ул хан, бөек хан, ә янында аның әсире, чибәр хатын Шәхрезадә аңа искиткеч әкият сөйләп утыра. Ул диюне яманлый, ә шул дию – Инсафның кан дошманы. «Шәхрезадә» аңардан үч алырга тели, Инсаф та нәкъ шундый ук уйлар белән яна…

– Каладан кунакка каенанамның оныгы кайткан иде. Пачти бандит! Төшеп менде ул Әлфинур янына, тормышның кай тарафка акканын аңлатты ул аңа! Шуннан соң ул иремне бусагасыннан да атлатмады. Хикмәт! Хатыйп беразга тәүфыйклы песигә әйләнде. Хәтта, тезләнеп, миннән гафу да үтенде…

– Гафу иттеңме соң?

– Мин аны бөтенләй йөрәгемнән сызып аттым. Болай да яратмыйм үзен, инде бу хәлләрдән соң… Нишлисең! Яшәргә кирәк. Бала атасы бит… Ә үч алу теләге калды. Шулчак эчемнән генә: «Үрдәгеңә бер каз ясыйм әле мин синең!» – дип, үз-үземә сүз бирдем. Беләм… үч алуның икенче ягы да бар… начар ягы да. Үчләнү беркайчан да яхшыга алып бармый, анысын да беләм…

– Ә ничек үч алмакчы буласың?

– Ничек? – Ландыш, назланып, Инсафка карап куйды. – Бүген мин дә өйгә кайтмыйм!

– Кая барасың?

– Синдә калам.

– Миндә?!

– Әйе, җаным, синең янда.

– Шулай итеп…

– Үч алу дип кенә әйтә алмыйм мин моны… – Ландыш, төртелеп, башын аска иде. – Яшермим…

– Нәрсә?

– Син ошадың миңа.

– Ошадым?

– Әйе, ошадың…

– Ни өчен?

– Белмим… тик шуны беләм…

– Нәрсә?

– Юк, юк, бу әле ярату түгел, чын ярату түгел…

Ландыш Инсафның иңенә сарылды. Инсаф җилкәсе белән аның тән авырлыгын сизсә дә, чибәр хатынның кагылуыннан ул чиксез тәм һәм ләззәт тапты. Ул хатын-кызга, хатын-кыз назына бик нык сусаган иде! Кемгәдер табынып, ерактан яратып яшәүдән ул инде туйган, аның бүген үк чын-чынлап, шашып яратасы, яраткан кешесен рәхәтләнеп бер сөясе килә иде. Бу әле теләк кенә, ләкин аны тормышка ашыруы җиңел түгел, чөнки озак еллар ирегеннән мәхрүм ителгәч, ул бу мәсьәләдә шактый кыргыйланган һәм андый мөнәсәбәтләрдән бөтенләй читләшкән иде…

– Сине беренче күргәч үк, әллә нишләп киттем! – диде хатын.

– Нишләп?

– Син минем беренче мәхәббәтемә охшагансың.

– Яраттыңмы аны?

– Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны… Минем моңарчы беркайчан да чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни дә туктата алмаячак… ышанасыңмы?

– Синнән теләсә нәрсә көтәргә була.

– Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы?

– Юк, алай дип уйламыйм, – дип төзәтте сүзен егет. – Минем моңарчы ирле хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны… бик зур гөнаһ, диләр…

– Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным!

– Бәлкем… шулайдыр да… ләкин…

– Әйтеп бетер!

– …минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям.

– Яратасыңмы?

– Кемне?

– Раушанияне?

– Яратам…

Инсаф бу сүзне ничектер икеләнебрәк әйтте. Ландыш янында ул ярәшкән кызын гына түгел, ә үзенең кем икәнлеген дә оныта башлады бугай. Бу чибәр хатын, елан сымак сарылып, акрынлап аның куенына, куеныннан җанына төшеп бара кебек…

– Алдашма, Инсаф!

– Нишләп алай дисең?

– Күзләреңнән күрәм.

– Нәрсә?

– Ни кызганыч, син аны яратмыйсың. Яратасың килә, ләкин ярата алмыйсың. Аңлыйм, ул синең өчен якын кешедер дә… Әйбәттер ул. Ул, бәлкем, синең җан дустыңдыр да. Ләкин ярату аның белән генә чикләнми шул. Ярату ул бөтенләй икенче нәрсә. Синоптиклар әйтмешли, аңа прогноз биреп булмый.

– Каян беләсең?

– Күзләреңнән күрдем… Әнә шул күзләрең, төпсез зәңгәр күзләрең әсир иттеләр дә инде мине. Бир, җаным, үбим әле шул күзләреңне бер, бир! – Кунак хатыннан бу хәтле үк шуклык вә әрсезлек көтмәгән Инсаф йөзен читкә алды, ләкин хатын барыбер үзенекен итте, аның күзләреннән үпте…

– «Яратам» дисең инде?!

– Әлегә «яратам» дип әйтмәдем…

– Ә мине яратырга буламы соң? Син бит беләсең минем армиядән кайтмаганымны!

– Мин барысын да беләм. Ничә ел утырганыңны да беләм. Ләкин безнең мәхәббәткә моның бер катнашы да юк. Минемчә, син үзеңне бер дә кирәкмәгәнгә кимсетәсең кебек. Кимсенмә! Кимсенгән саен, кеше үзенә бары начарлык кына ясый, тормышы уңышсыз була. Дөньяның начар ягын гына күрергә ярамый, аның яхшысын да күрә белү кирәк. Син менә дигән егет! Авырлыклар артта калды! Синең киләчәгең якты! Кил әле, качма, кил!

– Кил…дем…

– Кил… – Инсафны кулыннан тартып, Ландыш аны идәнгә тезләндерде һәм үзе дә аның каршына тезләнде. – Әгәр дә Раушанияң сине минем кебек ярата алса, мин сиңа якын да килмәс идем, арагызга кермәс тә идем. Тик ул сине минем күк беркайчан да ярата алмаячак, аңлыйсыңмы? Әйе, ул сине карар, сиңа балалар табар, тик ярата алмаячак…

– Нишләп шулай дисең?

– Ул синең назга, сөюгә сусаган җаныңны аңламый һәм аңлый да алмаячак. Менә мин аңлыйм! Мин сине аңлыйм!

– Каян беләсең?

– Мин Раушанияне бер генә тапкыр күрдем һәм аның кем икәнен аңладым. Дөресме?

– Әйе, мин әле яшь, минем яратасым килә, – диде егет һәм, башын аска иеп, аның кулыннан алды. Ландыш, Инсафтан яшьрәк булса да, баласын сөйгән шәфкатьле, назлы аналар сымак, егетнең башыннан сыйпады. «Сабый бала»га, күз яшьләрен сыгып, инде елыйсы гына калды. – Чынлап та… шулай… ялгыз бит мин. Атам да, анам да юк. Читен миңа аларсыз, белсәң икән, шундый читен! Кайчак үкереп елыйсыларым килә! Шуңа күрә дә тизрәк башлы-күзле буласы, өйләнәсе килә. Кемгә булса да, тик ялгызым гына калмаска…

– Мин бар, мин сине ташламам…

– Сүз дә юк, син миңа ошыйсың, бик тә ошыйсың. Дөрес әйттең син, Раушания турында бик дөрес әйттең. Егет белән кыз арасында була торган ярату юк бит безнең арада, юк. Дуслык бар, ие. Төрмәдә чагымда ул мине ташламады. Ярдәм итте. Көтте. Анда мин гел аның турында гына уйладым…

– Аңлыйсыңмы…

– Ие…

– Төрмә – читлек бит ул, тирән чокыр… упкын… Син чокырда яткан, тирән, төпсез упкында яткан… Чокырның, упкынның өске башыннан кем кычкырса да, кем генә ярдәм кулы сузса да, шул кеше сиңа фәрештә булып күренгән. Ә хәзер син иректә. Үз иркеңдә. Сиңа кем кирәклеген аңлар вакыт җитте…

– Миңа шундый рәхәт синең белән…

– Миңа да…

– Ландыш…

Инсаф аңа тагын нидер әйтмәкче иде, хатын учлары белән егетнең авызын томалады. Әйтәсе сүз әйтелмичә калды, сөю дәрте икесен дә үзенең назлы кочагына тартып алды…

– Инсаф!

– Әү, җаным.

– Ал мине!

Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты. Бер ун-уникеләп төймә. Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә атты, күлмәк бер урыннан тартылып ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф, аңын җуйган кешедәй, күкрәгеннән сөт исе аңкып торган тансык хатынның кайнар кочагына чумды. Иреннәр иренгә кушылды. Егет, җиңелчә хәрәкәт ясап, хатынны урынга аударды. Инсафның куллары, хатынның дәртен, теләген тагын да көчлерәк кузгатып, тәнен иркәләде… Ике гашыйк, бер-берсен сөя-сөя, бар дөньяларын онытып, мәхәббәт диңгезенә чумдылар… Бары тик ышык почмактан Инсафның колагына: «Улым, улым, нишлисең син, нишлисең?!» – дип эндәшкән җан авазлары гына ишетелгәләп алды…

7

Инсаф соң гына уянды. Тәнендә нык арыганлык сизсә дә, ул озак кына, урыныннан кузгалырга теләмичә, кулларын иркен сузып, төнлә чит хатын белән кичергән ләззәтнең рәхәтен, тәмен тоеп ятты. Иртәнге дүртләрдә кисәк кенә ашыгып чыгып киткән җанашы әле дә матрас белән ак җәймә җәелгән агач караватта ята кебек тоелды аңа. Ул шуны теләде, шуны уйлап хыялланды. Ләкин аның татлы хыялларын Раушания килеп бозды. Шулай алдан белгертми-нитми килеп керер дип, аның башына да килмәде. Ишектән төнге кунагы кереп килә дип уйлады ул башта, әле дә ярый, ялгышып: «Ландыш, килдеңме, җаным?!» – дип әйтеп ташламады. Бертөрле генә киенеп йөргән кыз бүген бөтенләй матур итеп киенгән, яңа сатып алган алсу төстәге күлмәк өстеннән үзенә бик нык килешеп торган юка гына джемпер кигән. Кәефе дә күтәренке, күңеле ачык иде кызның. Сарыкларын, һәр көн иртә белән торып, ашаткан-эчерткән хуҗа кеше бүген вакытында тора алмыйча йоклап калган иде…

– Хәерле иртә! – дип сәлам бирде аңа Раушания. Тавышы чишмә суыдай чылтырап чыкты, ә йөзендә бәхетле елмаю балкыды. Табигатьтән ак чырайлы кызның битләре кызарып, тулышып киткән иде…

– Хәерле… Ёлки… сәгать ничә?

– Унбер. Тор, әйдә!

– Унбер?! Сарыклар…

– Йөрмә, мин салдым инде.

– Син…

– Ашарга пешкән… кухняда…

– Мин сине яңа гына килгәнсең дип торам…

– Өйдә тәртип. Урынны гына җыясы бар…

– Рәхмәт, анысын үзем…

– Килүемә шат түгелме?

– Шат… билгеле…

– Син әле һаман да татлы йокыңнан айнып җитмәгәнсең.

– Анысы шулай! – диде егет, киерелеп.

– Бар, юынып кер!

Раушания урындык башында торган ак сөлгене Инсафка атты. Җәймә астында шәп-шәрә яткан Инсаф карават астына тәгәрәгән трусигын кулы белән капшап табып алды да, кунак кызы анда-монда йөргән арада, аны шыпырт кына киеп тә куйды. Аннан, торып, урын җәймәсен рәтләп куйгандай итте. Ләззәт төне узган ятак өстен ул Раушаниядән яшерергә теләде. Ләкин ирләр беркайчан да урынны хатын-кыз кебек пөхтә итеп җыя алмыйлар. Шуңа күрә хуҗа егет, юынырга дип, аш ягына чыгып китүгә үк, Раушания урынны яңа баштан җыярга тотынды. Караваттагы ак җәймәләрнең чат-чатларын тартып, мендәрләрне күпертеп, кабат урынны җәйгәндә, Раушаниянең күзе ятак өстендә яткан сыңар колак алкага төште. Алканы күреп алгач, кызның йөрәге чәнчеп куйды. Ул арада, муенына сөлгесен урап, юеш чәчен сөртә-сөртә, Инсаф та килеп керде. Кыз аңа шул табылдык колак алкасын сузды. Хәер, егет аптырап калмады, үз-үзен бик тиз кулга алып:

– Нәрсә бу? – дип сорады.

– Колак алкасы.

– Кемдер калдырган, күрәсең.

– Караватыңнан таптым…

– Кичә кеше күп иде, – дип акланды егет һәм колак алкасын, кызның учыннан алып, бәллүр савытлар тезелгән иске сервант алдына куйды. – Берәрсе онытып, төшереп калдыргандыр…

– Ашыйсыңмы? Чәй кайнаган! – диде кыз, әлеге табылдыкка артык әһәмият бирмәскә тырышып.

– Аха! – Алар аш ягына чыктылар. Өстәлдә самавыр кайнап тора, кыз ике төрле салат ясаган, табада яңа бәрәңге кыздырган. – Раушания…

– Әү?

– Мин сине танымыйм, ни булды сиңа?

– Утыр!

Инсаф өстәл янына утырды. Раушания аңа чәй ясады. Ләкин аның эчәсе дә, ашыйсы да килмәде, ул аңардан күзен алалмады. Үзгә иде ул бүген, үзгә. Ниһаять, кыз үзе дә табын артына утырды һәм әз генә чәй йотып куйды.

– Беләсеңме, мин бүген төне буе йокламадым, – диде ул.

– Нигә?

– Сине уйладым. Сине генә түгел, билгеле, үземне дә. Һәм мин шундый фикергә килдем…

– Нинди, әгәр сер булмаса?

– Мин дөрес яшәмим бугай. Сиңа карата мин дөрес гамәлдә түгелмен. Мин менә шуны аңладым. Үзем сине яратам, ә үзем сине читкә этәрәм. Кичә кунакка килсәм ни була инде? Каприз, җүләр каприз! Мин килмәгәннән берни дә булмады: кунакларың килде, аулак өең гөрләде. Шулай бит?

– Шулай! – диде Инсаф, чәй йотып. – Кыстати… Мәхмүт тә… Хәсти дә… э… э… Сылу да… барысы да сине сорадылар. Кая ул, нишләп килмәде, диделәр.

– Шулаймы?

– Ә син кая идең соң, бәгърем?

– Синең янда идем…

Беркатлырак иде аның Раушаниясе, самими, саф күңелле, нәрсә әйтсәң дә, шуңа ышана. Менә хәзер дә ул яраткан Инсафының кичәге гөнаһын һәм хыянәтен яшереп, аның алдында уен уйнап утырганын сизми, сизсә дә (хатын-кызлар ул нәрсәгә бик тә сизгер), беләсе һәм шуңа ышанасы килми. Раушания, чәен ташлап, Инсаф алдына килеп утырды. Ничектер җайсыз килеп чыкты кебек: егет тә аны теләмичә генә кочты һәм ирексездән сәгатькә карап куйды.

– …күңлем белән, – дип дәвам итте Раушания. – Үз-үземә сүз бирдем: мин сине хәзер бер генә минут та ялгызың калдырмаячак. Син шуңар ризамы?

– Риза, – дип, төксе генә җавап бирде егет һәм тиз генә Раушанияне аягына бастырды. – Соңга калам…

– Ашыгасыңмы?

– Кибет янына бер дус килергә тиеш.

– Кем ул?

– Дус.

– Нишләп ул өйгә килми?

– Андый кешенең монда күренмәве хәерлерәк.

– Яныңа дружокларың кайта башлаган, диләр. Син дөрес юлдамы соң, Инсаф?

– Мин һәрвакыт дөрес юлда, бәгърем! – Монысын ул ничектер ачу белән әйтте.

– Ачуланма… мин бит… болай гына…

– Ярый, мин хәзер кайтам! Китмә, өйдә бул!

– Инсаф! – дип, ул инде киенеп китәргә торган егетне кабат туктатты.

– Нәрсә?

– Минем сиңа сөенечле хәбәр җиткерәсем килә…

– Нинди?

– Мин әти-әни белән ныклап сөйләштем.

– Җә?

– Яхшылап сөйләштем!

– Ну.

– Алар риза.

– Нәрсәгә?

– Оныттыңмыни?

– Юк, онытмадым.

– Алар мине сиңа кияүгә бирергә риза. Ишеттеңме, алар риза! – Раушания, елмаеп-балкып, Инсафның кочагына сарылды. – Син нәрсә, сөенмисеңме?

– Сөенәм! – дип эндәште ул, тешен кысып, һәм ишекне бик каты итеп ябып чыгып китте. Раушания моңа бик нык аптырады. Нәрсә булган аңа? Нишләп ул бер дә сөенмәде? Һәм бары тик шунда гына ул күңеле белән сизенә һәм нидер аңлый башлады сымак. Ул, капылт кына өстәл янына утырып, салкынайган чәен яңартты. Дулкынланудан чәен рәтләп эчә дә алмады, яртылаш түгеп бетерде. Аннан елады, елап туйгач, зал ягына йөгереп чыкты һәм сервант каршында яткан сыңар колак алканы кулына алды. Ул аны, учына салып, каты итеп кысып та карады, ләкин алка ямьшәймәде – яхшы сыйфатлы алтыннан коелган иде булса кирәк…

8

Раушания аның кергәнен дә сизми калды. Кулына китап тоткан Ландышны күргәч үк, бу очрашуның яхшылык белән бетмәячәген ул шундук аңлап алды. Колак алкасын кыз вакытында яшерергә өлгерде, аны иске сервантта төз наратлар сыман басып торган бәллүр бокаллар арасына шудырды. Раушанияне күргәч, Ландышның кәефе кырылды. Булачак хуҗабикә белән ул бик коры гына күреште.

– Исәнме!

– Исән…месез…

– Хуҗа кая?

– Сез… Инсаф янынамы? Хәзер кайта, ул бер кеше белән күрешергә дип китте.

Кунак хатын аны тыңламады да кебек. Ул кисәк кенә карават янында тулгана башлады, мендәр һәм җәймә асларын актарды. Сәер, бик тә сәер иде бу…

– Сез кем соң?

– Ландыш мин. Хатыйп хатыны. Ишеткәнең бармы?

– Юк, мин бу авылдан түгел. Әлегә күп кешеләрне белмим.

– Мин дә бу авылдан түгел, – диде эзләнүен дәвам иткән хатын. – Син Раушания бит әле?

– Әйе, шулай, – диде кыз һәм аның ирексездән күкрәкләре киерелде. – Инсафның булачак хатыны. Каян белдегез?

– Инсаф әйтте. Үзем дә бер мәртәбә күреп калдым сине…

– Кайда?

– Китапханәдә.

– Әйе, мин аннан бер мәртәбә китап алган идем.

– Булачак хатын… хе… белмим, ул бит, җаным, миңа гашыйк… мәхәббәтен аңлатты…

– Инсафмы?! – диде ул, сискәнеп.

– Әйе.

– Кайчан?

– Бүген төнлә. – Кисәк кенә әйтелгән бу авыр сүзләр Раушаниянең йөрәген куырып алды. Имәндә икән чикләвек. Ничек була соң инде бу? Көтеп алган, өзелеп сөйгән егете аңа хыянәт иткән булып чыгамы? Төне буе шушы ирле хатын белән мәхәббәт уйнап ятканмы? Шулай да аның күңеле моңа әле һаман да ышанып бетә алмый иде.

– Бүген төнлә… Аулак өйдәме?

– Әйе, аулак өйдә! – Ландыш, каударланып, ак җәймәне селкеп атты. Раушания инде барысын да күптән аңлаган иде…

– Эзләмәгез!

– Нәрсә эзләмә!

– Сез эзләгән әйбер менә монда. Мәгез, алыгыз!

Ул сервант эченә шудырган колак алкасын алып, аны Ландышка сузды. Ландыш, исе китмичә генә, колак алкасын кызның кулыннан тартып алып, аны суң колагына тагып куйды. Уң колагысындагы исән, үз урынында иде һәм колак алкалары кабат пар булдылар.

– Рәхмәт!

– Низишты! – дигән булды эчендәге нәфрәт хисләрен яшерә алмаган кыз. Ул тәмам тулышкан, ярсыган иде.

– Әпсәләмовны менә монда калдырам! – диде хатын, китапны күренә торган җиргә, сервант алдына куеп. – Сау бул!

– Туктагыз! – дип чәчрәде кыз.

– Туктадым!

– Сезгә оят түгелме?!

– Оят! Ни өчен?

– Сез – кияүдәге хатын, сезнең гаиләгез бар. Нишләп сез егет белән кыз арасына керәсез?

– Дөресен ишетәсең киләме?

Дөресен әйткәндә, Раушаниянең кыбырсынуы Ландышның ачуын чыгара башлаган иде. Бу сөйләшүне ул озакка сузып тормаска, дөресен әйтеп, аңа бик тиз нокта куярга теләде. Бу хәлләрдән тәмам сулуы капкан Раушания «әйе» дип тә әйтә алмады, фәкать баш кына селекте.

– Инсаф сине яратмый.

– Без… без… аның белән өйләнешәчәкбез…

– Әйе, ул сиңа өйләнер. Тик беркайчан да сине ярата алмас.

– Ә кемне ярата соң ул?

– Мине.

– Сезне?!

– Әйе. Мин дә аны яратам.

– Ышанмыйм. Инсафның сезне яратуына ышанмыйм!

– Ышанмыйсың?!

– Әйе…

– Әй кызый! Дөресен әйттерәсең бит инде…

– Әйтегез…

– Әйтимме?!

– …миңа барыбер…

– Без аның белән бүген төн кундык! – диде бераз тын алганнан соң Ландыш.

Баядан бирле ут йотып, күңеле сызланып торган кыз агарынып китте, хәлен җуеп, урындыкка сөялде. Ничек була соң инде бу? Ул ничә еллар Инсафка ышаныч баглап яшәде. Раушания үзенең саф, чиста күңеле белән яраткан егетенең бу кыланышын һич кенә дә аңламады. Чөнки, аның уенча, бу башка килерлек хәл түгел иде. Аны шулай рәнҗетергә Инсафның бернинди дә хакы юк кебек иде. Кеше кайвакыт тау хәтле тау күчерә, тик шуның бер генә игелеген дә күрми. Кемдер җепкә салынган инәне (үзе салмыйча) бер урыннан икенче урынга гына күчереп куя, ә аннан тау чаклы игелек, дөнья хәтле файда күрә. Юк, бу болай була алмый, мондый кешелексез гамәлнең ахыры һәрчак начарлык белән бетә. Кыз шулай дип уйлады, ә бит аның шулай дип уйларга хакы бар иде.

– Ә ни файда сезгә моңардан?

– Ялгышасың, – дип кырт кисте Ландыш. – Мин файда эзләмим. Мин сөю эзлим…

– Нишләп соң аны ирегездән эзләмисез?

– Иремнән тапмадым… кызганыч…

– Кызганыч…

Саташумы соң бу? Нишләп соң әле ул аны кызганырга тиеш? Раушаниянең үз хәле хәл. Ә юк… ул аны кызгана. Кемгә ышанырга соң аңа? Кемгә? Яраткан кешеңә хыянәт итү берни дә тормаган һәм андый гамәл инде гөнаһка саналмаган заманда ул хәзер кемгә ышанырга тиеш соң, кемгә?

– Мин елый да алмыйм, ишетәсезме, минем хәтта күз яшем дә чыкмый! – диде авырсынып урыныннан торган Раушания. – Мин еларга, кычкырып еларга тиеш! Ә мин… мин елый алмыйм… бары тик бер күз яше… коткарса, ул гына… коткара… ала…

Баядан бирле йөзе агарынган мескенкәй чайкалып, сөрлегеп китте, аннан йөрәген тотып, идәнгә тезләнде. Мондый ук хәл килеп чыгар дип башына да китермәгән Ландыш, иелеп, кызны кулыннан алды. Раушания кисәк кенә кулын тартып алды һәм йөрәк тирәсен уа башлады. Аның сөйләшер, хәтта эндәшер хәле дә калмаган, үтереп тыны кысылды…

– Сумкада…

– Кечкенә… сумкамда… нитра… глиц…ин…

– Аңламадым…

– Сумкада…

Кыз йөрәген тотып чүкте, тынды. Коты очкан Ландыш нишләргә дә белмәде. Нишләргә? Үлә ич бу! Үлә бит бу кыз…

9

Инсаф бүген беркем белән дә очрашмады. Очрашасы кешесе белән ул инде күптән очрашты һәм мәсьәләне ачыклады кебек. Ул нәрсә атасының аянычлы үлеме белән бәйле иде. Ул һәрвакыт атасы Нариман үз үлеме белән үлмәгән, аңа кемнәрдер китәргә булышкан дигән уйда торды. Фактлар буенча бу нәрсә ачыкланды да кебек, ләкин аның турында әле соңрак, соңрак аңа тагын бер кат уйларга кирәк булыр…

Кибеткә тәмәке алырга гына дип чыккан егетнең йөрәге, нидер сизенгәндәй, аны өйгә куды. Уйлаганы юш килгән икән, йөрәге юкка гына сизенмәгән. Идәндә аунап яткан Раушанияне һәм аның янында чарасыз буталган Ландышны күреп, Инсаф иң элек тораташ булып катты. Ландыш идәнгә ауган кызны әле һаман да күтәрергә маташа иде…

– Нишлисез сез?!

– Килгән идем… Әпсәләмовны күтәреп! – дип, нидер бытылдады хатын. – Ә ул…

– Торма юлымда! – дип акырды ул Ландышка һәм, аны читкә этәреп, Раушания янына атылды. – Раушания! Раушания!

– Ауды ул…

– Чирле бит ул! Йөрәк чире аңарда! Аңа дулкынланырга да, борчылырга да ярамый. Ярдәм күрсәтмәсәң китә дә бара! Даруы?

– Ә?!

– Даруы кая? Ул бер сүз дә әйтмәдеме?

– Сумкада диде..

– Сумка? Ә! Сумка! – Раушаниянең сумкасы агач элгечкә эленгән иде. Инсаф сумканы элгечтән йолкып алды да, аны чәчеп, эчендә ни бар, шуның барысын да тышка койды. Сумкадан хатын-кыз кирәк-яраклары – пудралар, кершәннәр һәм шулар белән беррәттән төрле зурлыктагы, төрле төстәге кечкенә таблеткалар да коелды. – Менә алар…

Инсаф Раушанияне күтәреп алды да, караватка яткызып, авызына көчләп диярлек дару каптырды. Ландыш стакан белән су китерде, егет, «кирәкми» дип, суны кире какты. Бераздан Раушания җиңел сулап куйды һәм аңына килде. Инсаф аның, башыннан сыйпап, битеннән үпте: Аллага шөкер!

– Мин кайда? – дип сорады аңына килгән кыз.

– Бездә… ничек хәлең? – Ул аны кабат кочмакчы булды.

– Ор-рын-ма! – дип эндәште аңа кыз. Ул аны ярсып, кычкырып әйтмәкче иде, ләкин алай ук кычкырып әйтерлек хәле юк иде.

– Раушания… Раушаниям… бәгърем! – дип төчеләнгән булды тегесе.

– Кагылма! – Әле генә үлем хәлендә яткан кеше тиз генә торып та басты. Йөрәк авыруы шундый нәрсә шул: әле генә кеше үлеп ята, бераздан карыйсың, кеше җир җимертеп чабып йөри…

– Син кая?

– Киттем…

– Бу хәлеңдә…

– Хуш!

– Тукта инде!

– Мин сине күралмыйм, ишетәсеңме, күралмыйм!

– Ни өчен?

– Әйтер!

Раушания кулы белән Ландыш ягына төртеп күрсәтте һәм, ул уйлап өлгергәнче, сумкасын җыештырып, өйдән чыгып качты. Инсаф аның артыннан чыгып йөгермәкче булды, тик нигәдер тукталып калды. Йөгерүнең, ялынуның мәгънәсез икәнлеген аңлады. Андый горур холыклы, башбирмәс кеше белән бу хәлләрдән соң сөйләшеп, аңа нидер аңлатып торуның мәгънәсе юклыгын ул яхшы аңлады. Бертуктаусыз бүлмә буенча йөренгән егет тәмәке кабызмакчы булды, ләкин шырпысы яңгыр астында чыланган булып чыкты, һәм ул аны һич кенә дә кабыза алмады. Җене кузгалган Инсаф, каударланып, тәмәкесен тәрәзәдән атып бәрде.

– Күңелең булдымы инде?

– Аңламадым?

– Сөйләдеңме барысын да?

– Сөйләдем.

– Нигә?

– Ялганлый белмим, – дип, турыдан ярды хатын. – Яшереп торганчы, турысын әйтүең яхшырак.

– Йөрәге авыртулы кызга, шулаймы?!

– Гафу ит, анысын уйламаганмын, мин аның чирле икәнен белмәдем.

– Белсәң әйтмәс идең инде?

– Белмим, әйтә алмыйм.

– Алай гел дөресен генә сөйли торган кеше булгач, нишләп соң иреңә дә сөйләмисең! – дип кызды Инсаф. – «Ирем, иркәем, әйтмичә булдыра алмадым, мин сиңа хыянәт иттем, аулак өйдә, айлы төндә яшь егет кочагында яттым!» – дип, нишләп соң иреңә кайтып әйтмәдең?

– Борчылма, – дип тынычландырды аны яшь бичә, – тиздән анысы да билгеле булыр, авылда андый хәбәр бик тиз тарала.

– Кая барабыз без? Кая тәгәрибез?! – дип өзгәләнде егет.

– Упкынга, Инсаф, упкынга…

– Упкынга?!

– Әйе. Тик әле соң түгел. Син Раушанияңне кайтара аласың. Минем белән дә, ирем белән дә сиңа кыенлык булмаячак. Әгәр дә…

– Нәрсә?

– Әгәр дә син мине хәзер үк куалап кайтарсаң!

– Куалап? Сине?!

– Ку мине! Ку! – Инсаф Ландышны куарга дип талпынгандай итте, тик аңына килеп, шундук артка чигенде. – Слабо, да?!

– Мин сине куа алмыйм, ишетәсеңме?! Син минем бөтен җанымны, бар күңелемне яулап алдың. Тәнемә – рәхәт, җаныма сихәт өстәдең. Синнән башка яши алмыйм мин хәзер, ишетәсеңме?

Алар кисәк кенә кочаклаштылар. Аннан Инсаф аны караватка яткырып кочаклады, үпте. Ландыш сискәнеп сикереп торды.

– Нишлисең син?! Безгә сак булырга кирәк!

– Әй, буласы булган… – Ул Ландышны кабат урынга сөйрәде…

– Шулай да! – Ул Инсафның назын кире какты.

– Ә кемнән куркырга тиеш соң без? Иреңнән?! – Инсаф, урыннан торып, стаканга салып су эчте. Комсызланып, йотылып эчте. – Беләсең килсә, мин синең Хатыйбыңнан грамм да курыкмыйм! Ул миннән курыксын, ул!

– Нишләп алай дисең?

– Ул бурычлы минем алда.

– Ничек?

– М… м… озак аны сөйләргә…

– Шулай да? – Инсаф озак кына, бер сүз дәшмичә, бүлмә буенча йөренде. Барысын берьюлы әйтеп, ачып салу җиңел нәрсә түгел. Дөресен әйткәндә, ул аңа бигүк әзер дә түгел иде.

– Мин түгел, ә синең Хатыйбың утырырга тиеш иде.

– Ничек?

– Мин аның өчен утырдым.

– Син?! Аның өчен?!

– Кабатлап әйтәм: мин аның өчен утырдым.

– Ә ул ни өчен утырырга тиеш иде?

– Газизне мин үтермәдем, аны синең ирең үтерде.

– Димәк, үтерүче син түгел. Үтерүче – минем ирем. Кызык… Ә Хатыйп миңа башкачарак сөйләде. Кайсыгызга ышанырга соң?

– Анысын үзең кара инде…

– Син… кешеләрнең күз алдында бер зәгыйфь, мескен баланы имгәтеп аткансың… Бу – Хатыйп сүзләре… Мин моңа алдан ышанган идем, ә менә синең үзеңне күргәч, үзеңне белгәч, шик-шөбһәләрем юкка чыкты…

– Җылы сүзең өчен рәхмәт…

– Димәк, төнлә булды бу хәл…

– Әйе, төнлә клуб бакчасында. Ләкин мин түгел, синең шакалың үтерде аны. Кыйнап үтерде. Бер сүз өчен, ишетәсеңме, бер сүз өчен!

– Нинди?

Сорау катгый һәм ул җавап көтә иде. Инсаф Ландышка ул вакытта ниләр булганын сөйләп бирде.

Хатыйп шул кичне клубка соңга калып төште. Бик каты эчкән иде, ә эчкәч, ул ни кыланганын да белештерми. Ул, ярсып-ярсып, клуб рәшәткәләрен ватарга тотынды. Авыру чырайлы, нәүмиз җанлы Газиз аңа: «Үзебез яшисе авыл, саклыйк клуб бакчасын!» – дип, ялгыш кына әйтеп ташлаган иде, тегесе, дуамалланып, шул мескен егетне кыйнарга тотынды. Хатыйп котырткач, аңа кушылып, Газизне башкалар да типкәләделәр. Инсафтан башка! Кызык бит! Мескен кешене аны кем дә таптый! Яшь бит әле алар! Бар да гайрәтле: Мәхмүт тә, башкалар да шунда иделәр… Иң аянычы шул! Инсафның әле һаман да күз алдыннан китми… Бакчада ниндидер шыксыз хайван сөякләре аунап ята иде. Хатыйп шуларның берсен Газизнең авызына тыкты. Төя-төя, акырта-акырта тыкты! Газизнең авызындагы бөтен алгы тешләре сынып чыкты, авызы ертылды, авызыннан шаулап кан акты… Түзеп торышлы гына түгел иде моңа! Егетләр, акылларына килеп, Газизне Хатыйптан тартып алып, аны урам кырына чыгарып салдылар. Ул анда, ыңгырашып, шактый озак ятты. Шуннан соң аны, йөк машинасына салып, хастаханәгә алып киттеләр. Ләкин табиблар аңа ярдәм итә алмадылар. Ике-өч сәгатьтән ул җан бирде. Иртән егетләрнең барысын да, машинага төяп, районга, милиция бүлегенә алып киттеләр. Сигез кеше арасыннан Инсафны гына утырттылар. Инсаф үзе шуны теләде, аның гына шуңа көче җитте. Әгәр шул сигез кеше арасыннан берәрсе бу җинаятьне үз өстенә алмаса, шуларның сигезе дә төрмәгә утырачак, тагын да зуррак срок алачак иде. Шул исәптән Хатыйп та. Тикшерүчеләр аларга шуны төшендерде. Сүз дә юк, курку хисе көчле булды. Һәркемдә дә! Мескен малайны кыйнаганда, бөтенесе дә герой иде, ә җавап бирә башлагач, барысы да куркуга калып, югалып калдылар. Кыскасы, барысы да куркак булып чыкты. Каян килеп чыкты соң Инсафта шундый кыюлык? Әле борын астына мыегы да чыгарга өлгермәгән яшь егет ничек итеп шулай үз өстенә ала алды соң бу куркыныч җинаятьне?! Белми, аңламый аны Инсаф үзе дә. Эшнең зурга киткәнен аңлап алган Хатыйпта кеше төсе калмады, бөтенләй куркып калды. Инсаф Хатыйп кылган җинаятьне үз өстенә алгач, беренче мәртәбә аның әнә шул курку баскан чыраенда бәхетле елмаю хасил булды. Ә үтерүче ул иде бит! Ул кыйнады Газизне, үтергәнче кыйнады! Әгәр дә ул чын ир-ат булса, үз гаебен танып, үзе кылган җинаятьне гаепсез кеше өстенә ташламас иде, шәт! Калганнары анда карап торучылар гына булдылар. Егетләр дә Хатыйпка шул турыда әйтеп, аңлатып карадылар. Юк! Курыкты! Төрмә белән буяласы килмәде. Ә менә Инсаф курыкмады! Егет әлеге җинаятьне үз өстенә аласын белгәч, ул аның яныннан бер минут та китмәде. Боргаланды, сыргаланды, юмалады һәм ниләр генә вәгъдә итмәде. Инсафның әнисе ул вакытта бик каты авырый иде. Йөрәгенә операция ясар вакыт җиткән. Хатыйп «аңа да акча табам» дип ышандырды, антлар эчте. Аның сүзенә ышансаң, ул барысын да эшләячәк, тик Инсаф кына утырсын, Инсаф кына таш диварда чересен! Тик ул гына, Хатыйп кына исән калсын да ул гына корсагын киереп, ашап-эчеп, иректә йөрсен…

– Ирең әнә шулай исән калды, – диде ул. – Чумды бәхеткә…

– Ничек?

– Малае бар, чибәр, акыллы хатыны бар…

– Син аны бәхетле кеше дип уйлыйсыңмы?

– Белмим, – диде егет. – Тик шуны гына әйтә алам: биргән вәгъдәсенең ул нуль бөтен уннан берен дә үтәмәде. Әни өчен бер тиен дә бирмәде. Әнкәй үлде. Әтине кыйнаттырды. Минем янга ул бер генә тапкыр да килеп карамады, бер сыңар передача да китермәде. Менә шуннан соң әйт әле, ничек итеп мин шул паганый иреңне хөрмәт итәргә тиеш соң, ә?!

– Әйе, – диде ирексездән уйга калган Ландыш. Ул бу сүзләрне, Инсафның җилкәсенә башын куйган килеш, аның күзләренә туры карап әйтте. – Мин әле күп нәрсәне белеп тә, аңлап та бетермим икән. Дура я, наивная дура! Син шуны бел: Хатыйпка караганда, мин сиңа күбрәк ышанам. Нигә? Яраткангамы?

– Шуңа күрә Хатыйп алдында мин бернинди дә вөҗдан газабын кичермим, – диде хатынны кочагына кысып үпкән Инсаф. – Белсен: мин аның хатынын тартып алмыйм, ул минем ирегемне тартып алды. Мин яратам, беркемнән дә курыкмыйча яратачакмын!

– Мин дә…

– Тагын кайчан киләсең?

– Бүген кич, Алла теләсә!

– Мин сине көтәм.

– Яхшы. Мин сиңа китап алып килгән идем. Әнә сервант каршына куйдым.

– Нинди?

– Мәдинә Маликова. «Алтын ятьмә».

– Шәпме?

– Халык егылып укый.

– Рәхмәт, укырмын…

10

Раушания белән аралары бозылу Инсаф өчен эзсез узмады. Кыз аның хыянәтен кичермәде һәм инде берничек тә кичермәс кебек иде. Бу вакыйгалардан соң бер-ике атна вакыт узды, Инсафның Хатыйп хатыны белән иснәшеп өлгергәнен кайбер озын телләр чәйни дә башлаганнар иде инде. Бу гайбәт сүзләр, ниһаять, аның дәү әнисенә дә барып иреште. Шуңа бик нык хафаланган Кәримә карчык беркөнне Инсафны өендә эзләп тапты. Керүгә үк, ул оныгына аты-юлы белән акырырга тотынды:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации