Электронная библиотека » Хәбир Ибраһим » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Бәхетсез җаннар"


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 19:20


Автор книги: Хәбир Ибраһим


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Җибәрмә мине, җаным, җибәрмә… – Алар ике нәүмиз сабый бала сымак кочаклашып еладылар.

– Мин бер генә нәрсәдән куркам, – диде Инсаф, берникадәр вакыт тын торгач.

– Нидән?

– Каргышыңнан.

– Каргышымнан… Ялгышасың… мин сине каргамадым. Мин кешене каргый белмим. Кеше ялгыша инде ул, ә ялгышкан өчен генә кешене каргамыйлар…

– Рәнҗисең бит инде… барыбер… Рәнҗешеңнән куркам…

– Бәхил бул… Инсаф… Син минем беренче… күрәсең… соңгы мәхәббәтем… онытма мине…

– Нишләп син һаман минем белән хушлашасың… Хушлашырга кирәкми… яшәргә кирәк…

– Анда… – Раушания хәлсез кулы белән карават янында гына торган кечкенә тумбочкага күрсәтте.

– Нәрсә анда?

– Анда… карарсың…

Инсаф ярты көн Раушания янында утырды. Шул көнне кызга кабат приступ булды. Ашыга-ашыга йөгереп кергән шәфкать туташы Инсафны ачуланып куып чыгарды, ә авыруны реанимация бүлмәсенә күчерделәр. Раушанияне шуннан соң вертолёт белән Казан клиникасына алып киттеләр. Ни кызганыч, кыз операция вакытында җан тәслим кылды, ягъни пычак астында үлде. Кыш аеның зәмһәрир суыгында аны туган авылы Багышка алып кайтып җирләделәр. Көннәр бик салкын торуга да карамастан, зиратта халык шактый күп җыйналган иде.

Инсаф, хастаханәгә мәрхүмәнең әйберләрен алырга баргач, астын өскә китереп, палатадагы агач тумбочканы актарды һәм анда бихисап күп дарулар, таблеткалар арасыннан Раушания язып калдырган бер хат кисәге табып алды…

14

Язгы чәчү алдыннан, сөйләшенгәнчә, Инсаф тракторга утырды. Тракторы да андый-мондый гына түгел, чын немец тракторы. Җил-яңгыр, тузан-пычракны үткәрми. Оныгы чәчүгә чыккач, Кәримә дә нигезгә ешрак килә башлады. Егетнең ашарына пешереп торучы кирәк. Менә ул бүген төнге сменадан кайтып төште. Дәү әнисе аңа табын әзерләп куйды, тәмле ис чыгып торган тавык ашы янына оныгы үлеп яраткан итле пәрәмәчләр пешерде. Чәй эчкәндә, Инсаф кинәт кенә уйга калды, соңгы вакытта аның шулай тиктомалдан моңсуланып, сагышланып ала торган сәер гадәте барлыкка килде.

– Раушания сагындыра, – диде ул. – Ә ул юк. Ул булса, алып чыгып китәр идем хәзер… Яз көне син ул кырларның матурлыгын күрсәң иде, дәвәни!

– Бигрәкләр дә аз гомерле булды, җаным, – дип кызганды аны дәү әнисе. – Анаң гомерен дә бирмәде бит үзенә. Анаң хет кияүгә чыгып, бала табып, бала үстерергә өлгерде. Ә ул… нишлисең, гомере булмаган баланың, гомере…

– Авыр туфрагы җиңел булсын инде…

– Амин, шулай булсын. Яңа хәбәр ишеттеңме?

– Нинди хәбәр? – дип шаккаткан булды ул. – Хәбәрләр ишетергә вакыт та юк!

– Хатыйп, милиция чакыртып, анасын өйгә җаптырткан.

– Анысы нигә инде?

– Бөтен гаепне анасында күрә хәзер. Янәсе, ялган хәбәрне авылга ул тарата. Анасын өйдән дә чыгармый. Өендәге телефонына яздыру хикмәте куйдырган, диләр. Кайткач, анасы кем белән сөйләшкәнен тыңлап, тикшереп чыга. Менә сиңа Хатыйп!

– Мин аны янган дип ишеттем.

– Ие… Бригадасы таралды. Эше юк. Хатыны качты. Шул кирәк аңа, шул. Шул адәм актыгы гына синең тормышыңны җимерде. Ходай каргады үзен, каргады!

– Дәвәни, кирәкми, андый нәрсәләр сөйләмә, зинһар! Кешегә начарлык теләмик!

– Әй, син дә тәмам мулла малаена әйләнеп беттең! – дип кул селтәде аңа Кәримә. – Аша, әйдә, күп сөйләмә, тәмлеме?

– Тәмле, дәвәни, рәхмәт сиңа, әле дә ярый син бар!

– Ярар, ярар, төчеләнмә, – дип, урынына утыртты ул оныгын. – Шуны уйлап торам әле: язы да бетәр, җәе артыннан көзе дә килеп җитәр, кышы да килер… Бу кышны да бик авыр чыктың. Өеңә һаман да газ кермәгән. Газ кертергә иде сиңа! Атаң Нариман шул газны кертә алмыйча калды…

– Белмим, дәвәни, белмим, – дип сөйләнде егет. – Минем әле башка планнарым да бар.

– Нинди?

– Мин калага китәргә уйладым.

– Урнаштың бит инде, тракторда йөрисең.

– Урнаштым, ие, – диде ул, чәйгә ябышып. – Монда акчаны аз түлиләр. Ә мин яшь. Миңа үсәргә, кешечә яшәргә кирәк. Һаман шул синең пенсия акчаңа өметләнеп яши алмыйм бит инде!

– Бөтен авыл шулай яши инде, нишлисең…

– Ә мин алай теләмим…

– Кайтуың шул китүең белән бетәр дип уйлаган идем инде, ялгышмаганмын икән…

Соңгы вакытта авылдан китү уе Инсаф өчен котылгысыз булып тоелды. Аның өчен хәзер авылда яшәүнең, хезмәт итүнең кызыгы калмады. Элеккеге заманда атасы Нариман эшләп йөргән колхоз бетте, миллионер колхоз таралды. Авыл да бик нык үзгәрде: яшьләр калмый, карт-коры гына яши. Хәер, авылга кайтып, йорт сатып алучылар да һәм аны дача итеп торучылар да юк түгел. Тик кемнәр кайта соң авылга? Яшьләр кайтмый, каладан туйган пенсионерлар, балалары белән оныкларына фатирларын бушаткан карт-корылар гына кайта. Яшьләр кайтмагач, бала табучы аз, димәк, үрчем дә юк. Урамнар буш, мәктәптә класслар тулмый, быел башлангыч сыйныфка бар булганы ике бала килгән…

Колхоз юк. Җир инвесторлар кулында. Тик алар да никтер артык ышаныч тудырмый. Инсафның уенча, авылның киләчәге колхозда да, инвесторлар да түгел. Авылның киләчәге – аның җанында. Авылны акыл белән генә аңлап бетереп булмый, авылның җанын тоеп яшәү кирәктер. Үлгән кешенең җаны иң элек күккә оча, беткән авыл да, нәкъ үлгән кеше сымак, җансыз кала. Авыл авыру карчык кебек тырыша да, тырмаша да, үзенчә яшәгәндәй итә, ләкин барыбер бар көченә яшәп китә алмый. Әйе, авылдан киткән кешегә китәр сәбәпләр күп һәм алар шактый. Ләкин Инсаф өчен авылдан китүнең тагын башка бер сәбәбе дә бар иде, билгеле…

– Сәбәбе ул гына түгел, дәвәни, мин прусты авылда кала алмыйм, – диде оныгы. – Миңа монда тормыш булмаячак, дәвәни, бул-ма-а-ячак!

– Хатыйп хатыны аркасындамы?!

– Хатыйп хатыны түгел ул хәзер. Юллары аерылды аларның…

– Аерылса да, ул барыбер Хатыйп хатыны!

– Тиздән минеке булыр.

– И Аллам, яшь башың белән ирдән аерылган хатынга өйләнмәсәң ярамыймы?! Баласы белән, җитмәсә! Бер нәрсә әйтимме?

– Әйт.

– Балалы хатынга иң әүвәл баласы якын була, шуны онытма. Мин сиңа моны хатын-кыз буларак әйтәм. Син аңа артын каплар өчен генә кирәк…

– Ашыкма, ул әле бер дә миңа кияүгә чыгарга атлыгып тормый, башын бирмәс тай сымак, тәртәгә тибәргә генә тора.

– Әйт әле, нигә кирәк ул сиңа?

– Ничек аңлатыйм икән сиңа, дәвәни! – Инсаф, эчеп бетергән чәшкесен өстәлгә каплап, урыныннан торды. – Ошый ул миңа, ошый. Аны болай гына әйтеп тә, аңлатып та булмый. Менә Раушания белән алай булмады. Мин аны хөрмәт итсәм дә, аны Ландышны яраткан кебек ярата алмадым. Ә ул башка. Тора алмыйм мин ансыз, аңлыйсыңмы? Минеке ул Ландыш, минеке, ул алдан ук минеке булырга тиеш булган, тик ялгышып шул бәдбәхеткә эләккән, ялгышып, аңлыйсыңмы… без икебез дә бер-беребезне бик яратабыз. Нишлик соң инде?! Белмим, мәхәббәтме ул, әллә башка нәрсәме, сүз белән генә аңлата алмыйм мин сиңа аны, дәвәни…

– Аңладым. Яшь чакта үзем дә шул нәрсәгә тап булдым. Әһрулла бабаңны хәтерлисеңме?

– Хәтерлим, билгеле. Балачакта ул мине балыкка алып бара иде. Кармак ясый, җим сала…

– Гомере генә озын булмады. Карап торырга бер җәмсез генә кеше иде шунда. Мин үзем ярыйсы идем. Артымнан кемнәр генә чапмады. Колхоз рәисләре, парторглар. Барысы да кәчтүм-чалбар киеп, галстук тагып кына йөриләр. Бар да матур чырайлы, кыяфәтле. Ә бабаңның кыяфәте дә әллә ни түгел: тукмак борын, кәкре аяк. Фермада тирес түкте. Ысвиданиягә дә ат бугы каткан иске пиджагын киеп килә иде. Авызыннан аракы, яман сасы тәмәке исе килә үзенең! Тәки шулай йөри-йөри, үзенә каратты бит, заразы! Хәер, үкенмим! Эчү белән бик кыланмады, чит хатыннарга карамады. Ул заманда йөрү дигән нәрсә юк иде бит, хәзер генә ул… Минем арттан йөргән парторглар хатыннары белән талашып, аерылышып беттеләр. Шуңар күрә дә аңлыйм мин сине, улым, аңлыйм. Үзеңә кара инде! Аллага тапшырган. Йә, әйдә, бер дога…

15

Ләкин утырып, тыныч кына дога кылырга язмаган икән. Кәримә дога кылырга тотынганда гына, ишектә Ландыш күренде. Өстенә чәчәкле юка күлмәк кигән, кулына ландыш чәчәкләре тоткан иде. Ул аларны бүген урманнан җыеп кайткан икән. Кәефе күтәренке, ләкин Кәримәне күргәч, әзрәк сүрелде. Карчык, билгеле ки, аның килүенә артык сөенмәде, бүленгән догасын кызганып, кәефсез генә урыныннан күтәрелде.

– Исәнмесез, вакытсыз йөрим, ахрысы! – диде хатын, читенсенеп.

– Әпсәләмне алырга кергән, – дип акланды оныгы.

– Әпсәләмне алырга түгел, сине күрергә дип кергән ул, – дип төрттерде карчык. – Кер, әйдә, кызым, кер, тартынма! Сез бит инде бала-чага түгел. Син кияүдә булган хатын, Инсаф өйләнер яшькә җиткән егет. Уртак фикергә килергә вакыт җиткәндер инде сезгә. Ярар, комачау итмим, сау булып торыгыз!

Кәримә чыгып киткәч, Инсаф белән Ландыш, сөенешеп, бер-берсенә карашып алдылар да кисәк кенә кочаклаштылар. Күрешмәгәннәренә инде ике-өч көн вакыт узган. Бер-берсен шактый сагынышканнар, бу кочаклашу да исә шактый татлы узды…

– Сагындыңмы? – дип сорады егет.

– Сагындым. Эзләп тә килмәдең…

– Кая килим? Телефоның ватык. Китапханәгә кергән идем, Әпсәләмне тапшырырмын дип. Син анда да юк…

– Мин ял иттем.

– Хатыйп янына килеп керә алмыйм бит инде…

Ландыш инде күптәннән Хатыйптан китеп, клуб мөдире Әкълимәләрдә яшәп тора иде. Вакытлыча, билгеле. Әнисе белән икәүләшеп аның җанын талаган йортта ул инде бүтән яши алмады. Аның ире бөтенләй кешелеген югалтты. Юк, ул аны кыйный алмый, аңа кул күтәрергә курка. Милиция белән әвәләгән кыйналу комедиясе дә барып чыкмады. Хатыйп үзенең хатынын сүз белән үтерде, авыр, нахак сүз белән. Бригадасы таралгач, эшсез өйдә яткач, ул көннәр буе хатынының җанын ашады. Шуңа күрә дә китте Ландыш, түзмәде…

– Хатыйптан китеп дөрес иттең, – диде Инсаф.

– Дөресме, юкмы икәнен бер Ходай гына белә.

– Син үзеңне гаепле сизәсең кебек.

– Әйе, гаепле.

– Нишләп алай дисең?

– Мин гөнаһ кылдым. Иремә хыянәт иттем.

– Кем әйтте әле миңа?!

– Нәрсә дип?

– Мәхәббәттә гөнаһ юк, дип? Син түгелме?!

– Син шуны онытма: минем балам бар. Мин баламны авыр хәлдә калдырдым.

– Ничек?

– Хатыйп баланы бирми. Аның әйтүенчә, мин йөремсәк, азгын хатын, шуңар күрә минем бала тәрбияләргә хакым юк.

– Малай аңарда, димәк?

– Анда. Ул аны миңа бирмәячәк.

– Бирмичә кая барсын, бала ана янында калырга тиеш.

– Анысы шулай. Ләкин ул аны суд аркылы хәл итәчәк. Аннан… кем соң мин? Анам исерек, атам җүләрләр йортында! Торырга урыным да, йортым да юк…

– Миндә торырсың.

– Мондамы?

– Никах укытырбыз.

– Тәкъдим ясавыңмы бу?

– Син каршымы?

– Юк, каршы түгел. Моңа Хатыйп каршы булачак.

– Булсын! Ул хәзер синең ирең түгел! Аерылышырга дип гаризаңны яздың. Җаны чыксын! – дип ярсыды Инсаф. – Мин аңардан курыкмыйм, ул миннән курыксын!

– Яшәтмәячәк ул безне бергә, аңлыйсыңмы?! Аның акылында да бар кебек, әзрәк алышына да башлады. Төннәр буе йокламыйча чыга, саташа, ыңгыраша. Бер ята, бер чыгып китә. Мендәре астына пычак тыгып йоклый.

Шунда Инсаф аның белән шәһәргә китәргә теләге барлыгын әйтте. Хәер, калага китеп, аның әтисе Нариман да бәхетле була алмаган, хатынын ташлап кире кайткан. Ул һәрвакыт: «Син авыл баласы, улым, синең бәхетең шушында, бәхетсезлегең читтә», – дип әйтә торган иде. Әйе, әтисе, бәлкем, хаклыдыр да, ләкин тормыш шактый катлаулы нәрсә, чөнки дөнья беркайчан да син теләгәнчә генә бармый. Дөньялар тынычлангач, тормышлар түгәрәкләнгәч, алар әле монда әйләнеп кайтырлар, бөтен авыл халкын көнләштереп, шат һәм бәхетле яшәрләр!

– Юк, – диде Ландыш, – мин, баламны калдырып, беркая да китмим.

– Соң… ал балаңны үзең белән!

– Бирми!

– Урнашкач, соңрак кайтып алырбыз!

– Юк, алай булмый… Син… кит… миңа карама!

– Нишләргә уйлыйсың? Һаман да шул завклуб хатында ятмакчы буласыңмы? Чит кешенең ачык чырае өч көнгә генә бара, шуны да онытма…

– Мин, бәлкем… – Ландыш башын аска иде. Ул үзе теләп ясаган кискен адымыннан, Инсафка булган ирекле мәхәббәтеннән инде шикләнә һәм икеләнә дә башлаган иде.

– Нәрсә булды?

– Кире иремә дә кайтырмын әле.

– Анысы ни өчен тагын?

– Бала өчен, бала хакы өчен.

– Дәвәни хаклы булган икән… Димәк, бала безнең сөюдән дә югарырак булып чыгамыни? Баланы безнең арага куярга кирәкми. Бала ул бала, ә мин ул мин. Аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм.

– Димәк… бала… шулаймы?

– Әйе… бала. – Әйе, Ландыш озак уйлап тормады, җавабын бик тиз тотты. Инсафның җен ачулары кузгалды, үзен чак-чак кына тыеп торды.

– Алайса, бар, кайт! Кайт сөекле ирең янына! Мәңге кыйналып, сүгелеп яшә!

– Син миңа шуны телисеңме?

– Теләмим, син үзең шуны әйттерәсең!

– Ярсыма, Инсаф. Аңла, мин барсын да уйларга, төптән уйларга тиеш. Бу бит, башыңны юләргә салып, кияүгә чыгу гына түгел, бу бит бар булган тормышыңны җимереп, яңа тормыш кору, яңа язмыш язу дигән сүз…

– Кайтасыңмы?

– Кайтам…

16

Хатыйп ничә ай инде үзенең ярсу җанына тынгылык табалмады. Әле бар да әйбәт иде кебек. Хәзер нәрсә? Бригада таралды, гаилә таркалды. Катмыш авылындагы йортның түбә башын япканда, аның бер эшчесе икенче каттан егылып төште, аягын сындырып, ике ай хастаханәдә ятып чыкты. Эшкә чыкмагач, хуҗасы аңа бер тиен дә түләмәде. Ә ул мәхлук (берәрсе котырткан, мөгаен) шул ике ай өчен аңардан компенсация сорый башлады. Хатыйп, оятсызланып: «Мин сине екмадым, син үзең гаепле, үзең егылып төштең!» – дип, аның белән сөйләшергә дә теләмәде. Эш мәхкәмәгә хәтле барып җитте. Хатыйпның саранлыгыннан, кансызлыгыннан туйган эшчеләр аңардан әкренләп китеп беттеләр. Ул аларның (яхшы оста икәнлекләрен белсә дә!) берсен дә көчләп тотмады, яңа бригада җыйнады. Хатыйп осталарын күрше авылдан икенче бер кеше үзенә алды, ул бригада тагын да көчәйде һәм аның заказлары артты. Авылда яхшы осталар табуы җиңел нәрсә түгел, ә Хатыйп бригадасына, үч иткәндәй, җыен әтрәк-әләм җыйналды. Бер акчалы объектны алганнар гына иде, эшен җиренә җиткереп башкара алмагач, Хатыйпның бригадасын куып кайтардылар. Үзара талаш-кычкырыш, бер-берсен гаепләүләр китте. Шуннан бригада да таралды. Хатыйп әкренләп заказсыз, акчасыз калды. Әлегә исә ул алдан җыйнаган байлыгы белән яшәп ята иде.

Бу бәхетсезлекләр авылга Инсаф кайтып төшкәннән соң башланды. Әлеге бәхетсезлекләрнең башында әнә шул төрмә кошы торганын ул яхшы аңлады. Әле шуның өстенә аның хатынына ябышуын, Ландышны тәмам үзенә каратып, аның белән йоклавын Хатыйп берничек тә кичерә алмады. Хурлык бит бу, чын хурлык! Начармы-яхшымы, ул хатынына яратып өйләнде. Әгәр Ландыш аңа яратмыйча кияүгә чыккан икән, ул барыбер ирен шулхәтле хурлыкка калдырырга тиеш түгел иде. Ул бит ир хатыны, аның шулай оятсызларча хыянәт итәргә хакы бармы соң? Ул шулай дип уйлады һәм шулай дип фикер йөртте. Әйе, өйләнгәннән соң, ул мәрхүм дустының хатыны янына берничә мәртәбә төшеп менде, әйтик, Ландышына хыянәт итте, ләкин ул бит вакытында туктады, хыянәт итүнең гөнаһ икәнлеген аңлап туктады. Анда да бит ул хатыны белән талашкан вакытта гына, хатыны кәҗәләнгән чакта гына читкә йөрде. Шуңа үч итеп йөрде. Ә болар юк, болар туктарга уйламыйлар да! Хатыны, баласын, ирен ташлап, өйдән чыгып китте. Инде аерылышырга дип гариза да язган. Хәзер шул себерке аркасында бөтен авыл, бөтен дөнья аңардан көлә сымак. Моңа ничек чыдап, түзеп булсын, ди! Хатыйп та тимер түгел, менә ул да эчә башлады, ә аңа эчәргә ярамый, чөнки аның озын запойга китә торган бик яман гадәте бар иде.

Ике-өч көн бер айнымыйча эчкән, соңгы төнен өенә кайтып җитә алмыйча, бер танышының караңгы сараенда уздырган Хатыйпның карарлыгы да калмаган иде. Битен сакал-мыек баскан. Май айлары булып, тышта җылы көннәр торса да, ул ни өчендер калын кара куртка кигән, ул куртканың җиңсәләре ертылган, якалары таланган иде. Авызын авырлык белән ачкан, әйткән сүзләрен авырлык белән генә ирештергән Хатыйп, Инсаф белән Ландышны бергә күргәч, шаярткандай булды: «Сез һаман бергә икән, сез һаман бергә икән, сез…» Бу үзенчә аның җырларга маташуы иде. Ләкин ул үзенең көчен чамалап җиткерә алмады, аягы белән мич һәм дивар арасында тартылган яшел чаршауга чорналып, буш арага ауды. Инсаф аны көч-хәл белән генә күтәреп торгызды. Шуннан соң ул кухня ягында торган иске кәнәфи өстенә барып ауды. Кабат торырга теләде, кулларын бутап кычкырды, ләкин ничек кенә көчәнеп талпынса да, ауган җиреннән күтәрелә алмады…

– Хатыйп, ни булды сиңа? – дип эндәште аңа Ландыш. Иренең хәле өчен борчылып түгел, билгеле, ә бары тик сүзсез калмас өчен генә дәште.

– Ә нәстә…

– Эт таламагандыр ич үзеңне?!

– Юк… эт таламады… Сез… сез… икәү таладыгыз мине… Сез минем җанымны таладыгыз… Ну… ярый… шул кирәк миңа, бүгенге көндә… мин шуңа лаек… Шулай бит… әйеме…

– Курткаңны харап иткәнсең, Хатыйп! – диде хатын.

– Әй… булсын ла… яңасын алырмын… вакланма… Әнкәйнең пенсиясе артты… Хәзер бөтен авыл ялкавы әнкәйләр, әткәйләр, әбиләр, бабайлар пенсиясенә яши… Менә мин дә хәзер шулар армиясеннән…

– Хатыйп, ни кирәк сиңа, бездән ни кирәк? – дип сорады аңардан Ландыш.

– Берни дә…

– Нәрсә булса да уйлап килгәнсең бит инде син монда?

– Дөрес, нәкъ өстенә бастың, – дип елмайды ул. – Килүем дә шул… Мин үз гаебемне… танырга дип килдем. Менә бу егет минем аркада газап чиккән… Мин гаебемне таныйм… Теге… кем әле… Газизҗанны…, чыннан да, ул кыйнамады, аны мин кыйнап үтердем, мин… Миңа каршы бер кыек… сүз әйткәне өчен… бер бөртек… сүз әйткәне өчен, мин аны тормышыннан мәхрүм иттем. Үкенәмме мин, үкенмимме… анысы сезнең өчен караңгы… Главный… мин үземнең гаебемне танырга әзер. Хәзер үк… чакырыгыз милицияне… полицияне… Кая Мәхмүт? Чакырыгыз Мәхмүтне!.. Алып китсен мине өтермәгә… Минем утырасым килә… Хет җаным… шунда тыныч булыр иде…

– Хатыйп, җитәр сиңа, маймылланма! – диде Ландыш. Ә Инсафның йөзендә исә «Синең дә җаның бармыни?!» дигән мыскыллы елмаю чагылып китте.

– Кит! Кит син дә! – дип акырды аңа урыныннан торырга маташкан ир. – Син барыбер минеке түгел! Син бит баштан ук минеке түгел идең! Дөресе шул… син бит миңа яратып чыкмадың… аптыраганнан чыктың… Ә беләсеңме… ни өчен чыктың син миңа? Әйтимме? Белсен яраткан кешең дә! Әйтимме?!

– Әйт!

– Барыр юлың… ябык иде синең чибәрем… чигенер юлың… Атаң кырык яшеннән психбольниста ята, анаң эчеп йөри… Синең яктан туйда утырырлык җүнле туганың да юк иде бит… Куйма син үзеңне әллә кемгә, ишетәсеңме, куйма! Чибәр булсаң да, әллә кем түгел син! Чибәрлек ул бер көнлек, ә исәрлек… гомерлек… мин… мин кеше иттем сине, ул түгел, ә мин! Аңа карама… су…ка… миңа кара… мин… мин сине упкыннан тартып чыгардым, мин… Анаң сине бер яртыга чит мужикларга сатарга әзер иде бит… бер шешә яртыга… ха-ха… кая… бармы яртыгыз… Эчәсем килә… үтереп эчәсем килә… Биш… биш ел бер грамм аракы капмыйча яшәдем… биш ел… Теләсә кем булдыра алмый аны… Ә Хатыйп булдыра ул… барсын да булдыра… Әйбәт кеше ул чөнки… ие… әйбәт… Хатыйп… ие… җүләр үзен мактый, диләр… Кая? Бармы?

– Юк, мин монда кала алмыйм! – дип ярсыды хатын.

– Кит! Ләкин мин малайны сиңа бирмим! Үлсәм үләм, ләкин Кирамны сиңа бирмим!

– Анысын суд хәл итәр…

– Суд та минем яклы: азу алган ананы… бер генә суд та якламаячак… ха… ха… ха…

Бала сүзе Ландышны чыгырыннан чыгарды. Нәрсә-нәрсә, ә баланы ул гомердә дә ирендә калдырачак түгел! Ландыш, кулын уйнатып, Хатыйпка ташланды. Үзендә әзмәвер көчләре тапкан ир, күкрәген киереп, кинәт кенә кәнәфидән күтәрелде, һәм хатын, диварга бәрелеп кире атылган вак борчак сыман, артка атылды…

– Бар! Кит! – дип кычкырды Хатыйп. – Ирләр сүләшкәндә, хатын-кыз кысылмасын иде!

Инсаф Ландышка, кит дип, кулы белән ишарә ясады. Ландыш, озак кына чыгып китә алмыйча, моңсуланып Инсафка карап торды. Әйтерсең лә ул Инсаф белән мәңгегә хушлаша, аны соңгы мәртәбә күрә иде. Күрәсең, ул күңеле белән нидер сизенгән, фаҗига килеп чыгасын белгән. Хатынын озаткач, Хатыйп та үзгәрде, айнып киткәндәй булды, исерек булып кыланулары да азайды…

– Да, брат, мин сине котлыйм!

– Нәрсә белән?

– Син җиңдең, ә мин җиңелдем, – диде ул, кәнәфидән өстәл ягына күчеп. – Мин бөтен нәрсәмне югалттым, ә син менә, киресенчә, таптың. Котлыйм, син җиңдең! Белмисез хәлемне, белмисез… Ә бит сез гаепле моңа, сез! Сез минем авылда яшәрлегемне дә калдырмадыгыз. Бөтен авыл көлә миннән хәзер! Нәрсәдән дисеңме? Мөгеземнән көлә минем, менә шушы мөгеземнән! – Хатыйп, баш очында кул бармакларын атландырып, мөгез ясап күрсәтте. – Мөгезле мин… ха… ха… ха… мөгезле эре терлек… тармакланып тора менә, күрәсеңме… һәрберсе, бармак төртеп, миңа таба күрсәтә кебек. «Әнә, әнә күрәсезме, Хатыйп килә, хатыны аңа мөгез куйган!» Урамнан барган детсад малае исәнләшеп узса да сискәнеп, калтыранып куям, әйтерсең ул минем белән исәнләшми, ә миннән, «мөгез»ең исәнме, абый, дип сорый кебек… Авыл җирендә булмаган хәл бит бу – ирле хатынның буйдак егет белән йөрүе… булмаган хәл… Менә шушындый хәлдә мин авылда ничек яшәргә тиеш? Мин хәзер бер генә нәрсәгә үкенәм, ишетәсеңме, бер генә нәрсәгә…

– Нәрсәгә?

– Моннан җиде ел элек миңа барсын да үз өстемә аласым калган. Үлмәс идем әле, ничек тә чыккан булыр идем. Менә син чыктың бит әле! Тормышның кадерен белеп, аңлап чыктың…

– Нишләп утырмадың соң?

– Курыктым. Курку хисе көчлерәк булып чыкты. Ә хәзер мин курыкмыйм, миңа барыбер!

– Син курыктың, ә нишләп мин курыкмадым соң?! – дип кычкырды Инсаф аңа ачу белән.

– Батырайма, син герой түгел! – дип үчекләде аны Хатыйп. – Сарык бәрәне бит син! Сарык бәрәне кебек, син үзең караңгы киртәгә барып кердең! Кермә идең! Кем сиңа кушты?

– Син! Син сүзеңне чамалап сөйлә яме! Юкса!!! – Инсаф кесәсеннән шәп итеп үткенләгән юка гына пәке тартып чыгарды һәм аны, Хатыйп каршында уйнатып, бар көченә агач өстәл өстенә кадады. Әзрәк шүрләп калган кунак, айнып, шул пәкегә ябышты. Тик никадәр генә көчәнеп тартса да, аны Инсаф кадаган җирдән тартып чыгара алмады.

– Нәрсә бу?

– Заточка.

– Заточка?!

– Ие… Пәке! Тегеннән алып чыктым. – Хатыйп, өстәл яныннан китеп, почмак чатына барып басты. – Син кая?

– Хәлем начар… Бу хәлдә әни янына кайта алмыйм. Тагын койма астында ятасы килми… Хатын юк… яхшы беләсең… Беләсеңме, ә мин сине гаепләмим, гаеп хатынның үзендә… әгәр ул теләмәсә…

– Нәрсә теләмәсә?

– Ну… шулай бит инде?!

– Беттеме сүзең?! Сиңа тагын ни кирәк?

– Берни дә… башка берни дә кирәкми… Ятып торыйм синдә бер-ике сәгать… Тегендә… залда… Аннан китәрмен, яме… үз юлым белән…

– Теләсәң нишлә…

17

Көндәшен һәм дошманын үз түшәгенә яткызып, үз өендә, үз нигезендә калдырган Инсаф, урындыкка сөялгән килеш, кинәт кенә уйга калды. Раушаниясе үлгәннән бирле, ул кирәгеннән артык моңсулана, уйчанлана башлады кебек. Авылда, шаулап-гөрләп, чәчү эшләре баруга да карамастан, Инсаф (бәйрәм көннәрендә) зиратка менеп, ата-анасының кабер яннарын карап төшәргә вакыт тапты. Каберләре янәшә генә аларның, икесенә бер таш куелган. Акча җыйнап, әлеге кабер ташын дәү әнисе куйдырткан булган. Үзе белән себерке, тырма алып менгән Инсаф башта кабер өстен бер кат чистартып чыкты, кыш буе череп яткан каен яфракларын тырмалап алып, аларны бер зур капчыкка тутырды, тузан кунган кабер ташын чишмә суы белән юды. Шул чакны ул зират эчендә, якында гына басып, кагаебрак торган бер ханымны шәйләп алды. Ханым да аны танып алды булса кирәк, ул салмак адымнар белән егет янына килде. Ул Динә ханым булып чыкты. Атасының беренче хатыны. Көннәр җылы торуга да карамастан, өстенә сары плащ кигән, башына калын яулык бәйләгән ханым Инсафка шактый ябык булып күренде. Ул аны алданрак та күргәләде, тик ул анда бөтенләй икенче иде. Яшь иде әле, чәчәк кебек матур иде. Яңа ирен ата-анасына күрсәтергә кайтканда күреп калган иде ул аны. Клубка ниндидер концерт карарга төшкәннәр иде алар. Күпне белгән авыл яшьләре: «Менә бу Динә апа! Атаңның беренче хатыны!» – дип, Инсафның колак итен ашаганнар иде. Динә ханым шактый үзгәргән, ул бик нык ябыккан, суырылган, коры сөяккә калган иде. Аның атасы Салих абый да шуннан ерак түгел генә җирләнгән, ә әнисе Сафия апа, олы яшьтә булса да, әле һаман да исән, авылда яши, Динә аның янына кайткалап йөри иде.

– Син Нариман малае бит, әйеме? – дип сорады ул чардуган каршында басып торган егеттән.

– Әйе, – диде Инсаф. – Ә сез Динә апа, шулай бит?!

– Әйе, мин Динә апаң булам…

– Безгә кунакка керегез, – дигән булды ул, – сөйләшеп утырырбыз, өйдәге сүзне зиратта сөйләшергә ярамый…

– Мин синең дәвәниең янында булдым, ул бер сүз дә әйтмәдемени?

– Юк, әйтмәде.

– Нишләп икән?

– Хәтере начарайды…

– Синең җиде ел төрмәдә утырганыңны белдем, гафу ит, мин сиңа ярдәм итә алмадым…

– Ә ни өчен әле сез миңа ярдәм итәргә тиеш?

– Акчам юклыктан түгел, төрмә тирәсендә болганып йөрүдән курыктым…

– Ихтыярыгыз…

– Инсаф!

– Әйе.

– Бәлкем, бу безнең соңгы күрешү булыр, дөнья хәлен белеп булмый, энем, минем сиңа бер киңәшем бар, шуны әйтмичә булдыра алмыйм. Китмә авылдан, ташлама туган нигезеңне! Атаң кыска гомерле булды, тик ул барыбер үз бәхетен авылда тапты. Атаңнан соң мин ике мәртәбә кияүгә чыктым, ләкин берсеннән дә бала таба алмадым. Ходай мине кичермәде, авылдан китүемне кичермәде, күрәсең, мине бәхетсез итте… Ялгышлар күп булды. Атаңны, Нариманны гомерем буе яраттым, аны яраткан кебек, мин башка беркемне дә ярата алмадым…

– Нишләп алай дисез?

– Исеңдә тот, үскәнем: хатын-кыз үз гомерендә бер генә мәртәбә ярата, бер генә ир-егетне, ә калганнары исә аның мавыгу гына, мәхәббәткә охшашлы мавыгулар…

– Сез әле һаман да калада яшисезме?

– Юк, кала һавасы миңа килешмәде, без ирем белән фатирны сатып, Казаннан утыз гына чакрым ераклыкта йорт сатып алдык. Авыл инде ул. Хәзер шунда яшәп ятабыз. Әнине дә үзебез янына алырга дип кайткан идек, әни каршы килде. «Үлсәм, кызым, шушы нигеземдә генә үләм!» – диде. Хәер, ул хаклы. Ә үзем монда кайтып тора алмыйм, авылга кайтарырлык көч табалмыйм үземдә. Авылдан бер чыгып киткәч, кайтыр юллар бик тә урау, шактый урау була икән шул…

– Бүген китәсезме?

– Әйе, китәм, – диде бик нык моңсуланган хатын. – Сине өйләнергә йөри икән дип ишеттем, өйләнгәндә, акча күп кирәк була. Мин сиңа ярдәм итәргә булдым, почта аркылы акча салдым…

– Юк! Миңа сездән акча кирәкми! – дип кычкырды Инсаф.

– Кирәк! Борчылма, аның җае бар. Мин бит атаң белән бергә сатып алган фатирны саттым. Анда атаңның да өлеше бар… Ал, өйлән, сезгә әз генә булса да ярдәмем булыр, ә миңа хәзер берни дә кирәкми инде…

Акча, чыннан да, килде. Почтальон хатын аның кулына извещение китереп тоттыргач, егетнең күзләре шар булды. Динә апасы аңа йөз мең сум акча җибәргән. Алмыйча да булмый, почта шуны таләп итә. Инсаф акчаны алып, шуның бер тиененә дә кагылмыйча, банкта үз исеменә салып куйды. Әнә шул акчаны хәзер барып алырга да Ландыш белән чыгып китәргә берәр җиргә, берәр ерак илгә! Тик юк шул: бала, бала комачаулый, баласыз аның сөйгәне беркая да китмәячәк…

«Беренче хатыным күңелле тормыш яратты, мине аңламады, чит ирләрне үз итте!» – дип әйткән иде Динә турында бервакытны атасы. Ләкин бу хатынны хәзер начар кеше, вакытын бушка аударучы юньсез хатын дип берничек тә әйтеп булмый. Ул үзгә. Аңа акыл кергән. Динә апасының: «Китмә авылдан, ташлама нигезеңне!» – дип, эчкерсез әйткән сүзләре аның күңеленә нык кына сеңеп калды. Нәрсә соң бу? Чын хакыйкатьме? Әллә матур сүзләр генәме? Ташлама дип әйтүе генә җиңел, ә чынында исә…

Өй эчендә шомлы тынлык урнашты. Хәтта түрдә түнеп яткан Хатыйпның да гырылдаган тавышы тынды. Инсафның колагына шул куркыныч тынлык аша бөтенләй икенче төрле тавышлар, башка төрле авазлар килеп керде. Бу авазлар әти-әнисенең иңрәп пышылдаулары, эндәшүләре аша яңгырады:

– Улым, улым, китәсеңмени?

– Китәм, әткәй, китәм…

– Безне ташлап… китәсеңмени, улым?

– Китәм, әнкәй, нишлим, китәм!

– Сау бул, улым, сау бул… сак бул… онытма безне… Туган нигезеңне, туган өеңне онытма, улым! Кайт, кире кайт… улым… нигезең көтә сине… нигезең…

– Кайтырмын, әткәй, кайтырмын, әнкәй, һичшиксез, кайтырмын…

«Юк… алдашам! – дип уйлады егет. Ул елады, күз яше чыгармыйча гына елады, чөнки күңеле, җаны елый иде аның. – Үз-үземә ялганлап утырам: беләм, мин монда бүтән беркайчан да кайтмаячакмын, әйе, әйе, беркайчан да әйләнеп кайтмаячакмын! Ул өй туйлары, ул күңелле мәҗлесләр, ул аулак өйләр башка беркайчан да кабатланмас! Авылдашлар, туганнар мине онытырлар… барысы да… онытыр…»

Инсаф, тәмам онытылып, тәрәзәдән урамга күз салды. Урам ягында кинәт кенә күңелле көй яңгырагандай булды. Яшьләрнең җыйнаулашып җырлаулары, күңел ачканнары ишетелде. Әлеге җыр тавышы өйгә бәреп керде:

 
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле бишне дә,
Сез дуслар җыелган җирдә
Җырламый килешми дә…
 

Инсаф, урыныннан торып, әнә шул тарафка юнәлде, илһамланып, кызарып баеган кояш нурлары төшеп торган тәбәнәк тәрәзәгә кулларын сузды. Ә юк! Җыр ничек колакка килеп керсә, ул шулай тиз генә тынды да. Карале, чын нәрсә түгел икән бит бу, аның күзенә генә күренә икән! Күзенә генә…

Ул кабат өстәл янына килеп утырды. Куен кесәсеннән икегә бөгәрләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды, аны ачып укый башлады. Бу палатадагы тумбочка эченнән табып алган Раушания хаты, тормышының иң авыр, иң кискен минутларында ул аны кат-кат ачып укый торган иде. Хат әллә ни искитәрлек түгел, ашыгып язылган, ләкин анда Инсафны тетрәндергән бер җөмлә, бер сүз бар һәм ул хат аңа шул сүзе белән якын иде…

«Кадерлем Инсаф!

Сиңа дип язган соңгы хатым булыр. Китәсемне сизеп, аңлап ятам… Ни аяныч… кыска гомерле булдым. Ләкин шушы кыска гына гомеремне дә мин бәхетле яши алдым, сине яратып яшәдем. Язмышым үкенечледер… әйтмим… Син генә түгел, мин үзем дә гаепле. Кем белә, әгәр дә син чакырган көнне аулак өйгә килгән булсам, бәлкем, безнең тормыш бөтенләй икенче төрле юлдан кереп киткән һәм инде бу ямьсезлекләр килеп тә чыкмаган булыр иде. Минем җанда синең хыянәтең, синең өстеңдә көндәшеңнең яман кылычы эленеп тормас иде. Курыкма, кыю атла… Мин бирә алмаган бәхетне син китапханәче ханымнан ала алырсың дип ышанам һәм бу якты дөньядан мин тыныч күңел белән китәм… Бәхетле булыгыз! Раушанияң…»

Пәке (заточка) аның аркасын ярып керде. Көндәше, өметсез сугышчы сымак, аңа арттан килеп кадады. Ул авыртуны сизми дә калды, чөнки шундук аңын җуйды…

– Инсаф, мин китәм! Мин синең белән китәм! – Атылып диярлек өйгә килеп кергән Ландыш идәндә, кан эчендә яткан Инсафын күреп өнсез калды. Башын өстәл аягына терәгән, беләге, куллары канга баткан Хатыйпның кулыннан Инсафның пәкесе төшеп китте. Ул юләрләнеп көләргә тотынды! Бу явыз көлү аулак өй эчендә, кайтаваз булып, озак яңгырап торды…

Ландыш белән алар ике айдан соң өйләнештеләр. Инсаф бер ай хастаханәдә ятып чыкты, табиблар аны теге дөньядан көч-хәл белән тартып чыгардылар. Мәрхүм Динә апасы (Инсаф савыккан арада, аны авыл зиратына кайтарып җирләгәннәр) биргән йөз мең сум акча туй чыгымнарын тулысынча каплый алды, әзрәк яшәренә дә калды. «Төрмәгә, төрмәгә озатыгыз мине!» – дип тилереп кычкырган Хатыйпны, мәхкәмә булганчы, төрмәгә түгел, ә психиатрик хастаханәгә озаттылар. Себер ягыннан бик зур акчалар белән кайткан Шәмсегаян апайның улы Миңназыйм, өмә җыйнап, иске нигез урынында өр-яңа бура күтәрде.

Инсаф Ландышны малае белән бергә туган нигезенә алып кайтты. Бер елдан соң аларның кызлары туды. Аңа Динә дип исем куштылар.

2012–2013

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации