Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Солтан үзләрен читтән күзәткәндәй булды. Суйган да каплаган Мөнкир белән Нәкир1212
  Мөнкир белән Нәкир – теге дөньяда мәрхүмнең гөнаһларын үлчәүче хөкемдар фәрештәләр.


[Закрыть]
. Бил тиңентен шәрәләр, тазалар, гайрәтлеләр. Аркаларында фәрештә канатлары гына юк.

Әмма ният һәм шөгыльләренең башыннан ук яхшылык кылу хисе аларга хыянәт итте. Полковникның үткәне аларга әшәкелеге, явызлыгы ягыннан гына билгеле. Алар хәзер тереләр һәм үлеләр дөньясы очрашуы, тыелган чикне атлап чыгып, үзләрен зур гөнаһка – бар кешелек кануннарында вәхшилек дип аталган, ә гади генә итеп әйткәндә, явызлыкка дучар итүләрен уйламадылар…

Табутны баш-баштан күтәреп карадылар. Ул авыр иде. Аңламыйча, бер-берсенә караштылар. Черегән сөяк-ләр һәм кипкән табут болай авыр булырга тиеш түгел бит! Әле генә төшереп куйганнармыни! Таш тутырмаганнардыр лабаса?

Гаҗәп: икесе дә бертөсле уйлаганнар икән. Сүз куешкандай, яктылык төшкән яктан капкачы белән яткычы арасын тикшерделәр. Алар какканнан соң кузгатылмаган, тыгыз беркетелгән иде.

– С Богом! – диде Степан һәм табутны, баш ягыннан күтәреп, тишеккә каршы бора башлады.

Солтан аяк башына тотынды. Борылырга ара җитәме-юкмы икәнен уйламаганнар иде. Табутның аяк башын почмакка этеп терәгәч, баш ягын күтәрә төшкәч кенә тишеккә туры китерделәр.

– Син чык, – диде Степан, – ә мин күтәрермен. Син кабул итәрсең, мин арттан этәрмен.

Тишеккә иелгәч, Солтан озак авырудан соң һавага чыккан һәм үзенең көчсезлегеннән шәүлә булып күренүеннән оялган кеше шикелле әллә нишләп китте. Кеше авырып ятамы, үләме – дөнья бөтен, тулы кала, үзгәрми. Шуның шикелле, Солтан үзенең анда – тышкы дөньяда – бөтенләй хаҗәт булмавы ихтималын уйлап алды. Куркып, ул үзе басып торган кабер дөньясының һәм тышкы дөньяның бер генә мизгелгә аерып булмастай рәвештә кушылуларын, шәүлә генә төсле булып күренүләрен аңлады. Димәк, ул үзе дә – шәүлә генә. Бу минутта аның хакында уйлаган кеше алдында да ул шәүлә генә булып чагыла түгелме соң? Ул яшәде, яши, ләкин бу шул ук вакытта, бәлки, кемнеңдер төшенә керүгә генә тиңдер?

Якты ярда кара күмер белән каймаланган учак сүнәр-сүнмәс калтырана; таш өстендә ике стакан, бер учма яшел суган кыягы, көрән ипи; бөтен буе белән җирне кочаклап, агач тәре ята; ара-тирә челтәр савыттагы балыклар кузгалышып куя… Елганың акканы сизелми диярлек. Фәкать ялгыз сары күбәләк кунган бер ботакның хәрәкәте генә суның акканын белгертә.

Солтан: «Минем тишектән карап торуым тыштан ничек күренә икән?» – дип уйлады. Гүя ахырзаманга җиткән дә, әллә кайчан үлгән вакытыннан уянып, кабереннән кубып чыгышы!

Ул тышка чыкты. Табут очын көч-хәл белән тишеккә күтәрделәр. Баш ягын төшерергә бау кирәк булды, ул аны көймәдән алып килеп эчкә сузды.

– Төшердек! – дип боерды Степан.

– Кушсалар, һич маташмас идек, ә? – диде Солтан һәм, тезләре калтыравын басар өчен, табутка утырды.

Кара табут үзе дә, кабер караңгылыгыннан арынып һәм вакыт авырлыгыннан алҗып, хәл ала кебек иде. Ул, чыннан да, кешеләрне куркыта торган мәетләр дөньясының кара бер кисәге иде.

– Юынасы иде, – диде Солтан һәм таркау гына кыяфәттә елгага таба атлады.

Степан да юынды.

Эндәшмәделәр.

Аннары, читкә өргәләп һәм ухылдап, әзрәк аракы эчтеләр, кабымлык каптылар, тәмәке тартып алдылар.

Шуннан соң Степан, сак кыланырга тырышып, табутның капкачын каерды. Аны ниндидер куркыныч нәрсә янавы ихтималыннан шикләнгән һәм, кирәк калса, качып өлгерергә әзерләнгән шикелле, икәүләп ачтылар. Икесе дә бер-берсенең карашлары белән очрашырга теләмәү, табут эчендә ачылачак өшеткеч күренешне карарга чиркану хисе кичерделәр.

Ә кара капкач астында тагын бер тонык капкач күренде. Анысы калай. Уртасы сыгылган, йөзендә батынкы эзләр бар. Ул кара кургаш булып чыкты.

– У-у, мамонт калдыгы! – диде Степан тамак төбе белән. – Төренгән дә соң! Дүрт кат броня астына качкан – җир, кирпеч төрбә, агач табут һәм кургаш астына!

Ул кургаш капкачны буйдан-буйга балта белән кайтарып чыкты.

– Леопольд, выходи! Выходи, подлый трус!1313
  Совет мультфильмыннан.


[Закрыть]
– диде ул, кургаш капкачка суккалап.

Ялган көр тавыш белән Солтан кыланып җавап бирде:

– Ребята, давайте жить дружно…

Степан кургаш капкачны ачып җибәрде. Икесе дә телсез-өнсез карап каттылар. Кызыл җәймәдә хәрби кием кидертелгән мәет ята иде. Кичә генә табутка салынган һәм күмелгән диярсең! Гүя хатынымы, адъютантымы кофе хәстәрләгән арада, бер генә минутка диванга ятып торган җиреннән, үзе дә сизмичә, тирән йокыга чумган, ләкин телефон зуммеры чыңлауга ук сикереп торырдай уяу калган!

Аны ялгыш уятудан курыккан шикелле, Солтан артка чигенде. Әйтерсең лә ул аның янына искәрмәстән килеп кергән дә, йоклаганын күреп, өстәвенә керфекләренең чак кына кагуын шәйләп, вакытсыз борчуына уңайсызланган. Степан кургаш капкач белән мәшгуль иде әле. Ул иелгән җиреннән башын янтайтып Солтанга, аның агарып калган йөзенә, аннары табутка карады, шаккатып, ямьсез сүгенеп куйды.

Икесе дә тораташтай аңсыз, җансыз кебек иде.

Мәет тере шикелле иде! Ниндидер кодрәт белән торып утырыр сыман. Аның борын очына ак күбәләк килеп кунды. Мәет кытыклауга түзмәс, тирән сулыш алып һәм борын яфракларын киереп төчкерер дә уңайсызланып елмаер, авыз-борынын угалап, «Прошу прощения, господа!» дияр.

Аптыраудан, сәерсенүдән айнып җитмәгән Степан әлеге күбәләкне куды:

– Көш, көш! – диде ул коры тавыш белән. Тегенең тыныч йокысын сакларга куелганмыни.

Суга төшкән тимер акчаның төпкә тонуы кебек, күбәләк кыек-мыек очып китте.

Мәет, рухның үлем алдындагы өстенлеген тәкәббер һәм мыскыллы рәвештә раслаган сыман, үзенең үлгәннән соң да тере калганлыгын белеп ята иде шикелле. Балавыздай саргылт чыраена коңгырт таплар чыккан, чәче кап-кара, маңгае киң, нык ияге аның кайчандыр көчле ихтыярлы булганын белгертә. Тузан бөртеге дә кунмаган яшькелт кителе, көмеш погоннары, аеруча күкрәгендәге дүрт Георгий тәресе мәеткә карата хөрмәт, олылау, аяу таләп итә иде кебек. Бу таләп аннан кычкырып тормаса да, полковник белән егетләр арасында ниндидер дәрәҗәгә буйсыну кирәклеге сорала сыман. Буйсынасыңмы-юкмы, бу мәетнең ымына, ишарәсенә, сүзенә бәйле кебек иде!

Чынлык хисеннән мәхрүм калып һәм үз куркуларыннан оялып, дуслар ачык табут алдында тәмам югалып басып тордылар. Алар үзләренең җиңеп булмастай курку тамашачылары һәм үзләре үк китереп чыгарган тамашаның катнашучылары икәнлекләрен тойдылар. Фикер йөртүләренә караганда, җитезрәк булган хәтер тойгысы белән алар үлем һәм теге дөньядан әйләнеп кайту ихтималына ышана калдылар. Күрәсең, кешене әйләнеп торган су чоңгылы шикелле суырып алучы ниндидер бер үзәк бар, һәм анда үткәннәрдә ни булганның, киләчәктә ни буласының һәммәсе аермачык күренеп торадыр.

Шул ук вакытта үлеләр дөньясының мәңгелек икәнлеген Солтан белән Степан гына тойдымы соң? Нәкъ шушы мизгелдә полковник тереләр дөньясының фанилыгын тоеп кына түгел, бәлки белеп үк ятадыр? Кояш җылысы белән эретелгән һаваны, сүнеп яткан учак, кошлар сайравы, аяк астындагы ком-ташлар, елганың болганчык суы, чәчәкләр исен бер үк дәрәҗәдә тереләр генә түгел, бәлки үлеләр дә тоядыр? Гәрчә полковник Кулунчаковның гәүдәсе чынбарлыкны тормыш мәгънәсен аңлатучы төшенчәләр ярдәмендә кабул итә алмаса да, Солтан белән Степан аның хакында үзләренә хас булган бөтен хис-кичерешләре ярдәмендә уйладылар бит. Шулай булгач, аның рухы моны сизеп тормыймы һәм яшәвен дәвам иткән кебек түгелме икән?

Әлбәттә, һәркайсы үзалдына тойган бу кичерешләр аларның аңында төгәл бер фикер рәвешен алып өлгермәде. Алар кичергән нәрсә бер мизгеллек кенә иде. Тоташ фикергә төйнәлгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенер өчен, аларга мең ел да җитмәс иде шикелле. Чөнки егетләр белән полковник Кулунчаков гәүдәсе арасын-да – җитмеш еллык вакыт белән чикләнгән яшәү белән үлем. Суык – җылыта, кара – агарта, караңгылык яктырта алмаган кебек, яшәү белән үлем арасын теләк яисә фикер ярдәмендә генә үтү мөмкин түгел. Вакыт черүе тимәгән, һәм караңгылыктан куптарып чыгарылган мәет үткән белән киләчәк, яшәү белән үлем арасын челпәрәмә китереп ватты. Әгәр дә полковник, ниндидер могҗиза кодрәте белән җанланып, табутыннан җиргә чыгып басса һәм, күкрәгендәге тәреләрне чыңлата-чыңлата, үзалдына уйланып яисә ниндидер көй сызгыра-сызгыра елга яры буенча китеп барса, Солтан да, Степан да ул җимергән дөньяны төзәтерлек, ул бутаган вакытны тигез агышына кайтарырлык сүз таба алмаслар, киресенчә, телдән дә язарлар шикелле.

Степан, кылган гамәленә һич тә үкенмәгәнен белгертәсе, куркыныч күренештән арынасы килгәнне сиздереп, телгә килде:

– Үлгән кебек йоклый, – диде ул.

Солтан аны:

– Юк, тере кебек уяу, – дип төзәтте.

– Тереләр белән үлеләр белгече шушы инде – полковник! Күпме кешене теге дөньяга озаткан да, исән калдылармы икән дип, алар артыннан инспекция ясарга киткән. Әбинең сөйләгәне искә төште: нәкъ Февраль революциясе көнне ул сигез большевикны аттырган. Шуларның берсе беләсеңме кем булган? Моның утарында управляющий булып торган бер татарның малае!

– Соң ул татар минем дәү бабайның атасы ич инде! Чаныш бабайның атасы! Бу полковник минем бабайны аттырган булып чыга түгелме соң?! Моны миңа әти дә сөйләгән иде…

Степан кычкырып көлеп җибәрде. Башта тыелып, ялгыш кытыкланган шикелле генә, аннары бөтен яр буен яңгыратып. Чырае салкында кабарынган кызылтүштәй кызарынып бүртенде. Үзе көлә, ә йөзе хәрәкәтсез, җансыз, тиресе киерелеп тартылган, ә зәп-зәңгәр күзе ачу чәчә. Көлүе күбрәк мыскыллауга тартым. Гүя ул полковникның тере кебек ятуына шулай мыскылланган, хурланган.

– Ну, яшьти! – диде ул. – Бәхетле кеше син!

– Бәхетле? Нәрсәне әйтәсең?

– Соң хәзер Чаныш картны чакырабыз. Кадрәк бабайны да. Күрсеннәр! Безнең БМПга гранатомёттан аткан дошманны каршыма куйсыннар иде әле! Хет тере, хет үле килеш…

– Нигә син минем бабайларны үлмәс борын кабергә кертмәкче буласың әле?

– Полковниктан куркып, йөрәкләре ярылыр дисеңмени?

– Полковниктан түгел, синең белән миннән куркып, туган.

– Бездән?

– Бездән. Тик торганда кабер актарган кешеләр мәетләргә караганда да куркынычрак түгелмени, Степан?

Степан дәшмәде. Йөзе сагайды. Инде ул көлми, очкылык тоткандагы сыман сулкылдап кына ала. Шуны басарга теләгәндәй, ташка утырды, калтыранган кулы белән аракы салып эчте, тагын салып, Солтанга сузды:

– Эч.

Солтан кире какты. Саруы кайный иде. Эчсә укшытыр сыман.

– Соңыннан, – диде ул.

Степан, ярсып, урыныннан купты.

– Кайчан ул «соңыннан», кайчан?! Шушының кебек, мәңгелеккә командировкага киткәчме? Ярый, үзеңә кара. Миңа бу полковник та җиткән. Шулаймы, полковник? – дигәч, ул, стаканны мәеткә тоттырырга теләп, кителенең җиңеннән тарткан иде, материя ертылып китте. Аның кулы тәненә ябышкандай каткан иде, кымшанмады да. Степанның бирешәсе килмәде. Нидер чамалап торды. Ул үлгәннәргә мәрхәмәттән, вөҗдан газабыннан ваз кичкән кебек иде. Бөтен кыяфәте киеренке, бөкре кешенеке шикелле. Һичнинди өн-тавыш ишетми диярсең. Фәкать эчке тавышына гына колак салган, шуңа гына буйсына.

Менә ул агач тәрене сөйрәп китерде, ярга сөяп куйды. Көтелмәгән кунак килеп төшкәч югалып калган, ләкин моны сиздерергә теләмәгән хуҗа сыман, нишләргә кирәген онытты, кабаланды, ашыкты.

– Булыш әле, – диде ул Солтанга.

– Нишлибез? – дип сорады Солтан ризасыз рәвештә.

– Каретасыннан чыгарып бастырыйк әле. Аннары күз күрер.

Алар башлаган эшләрен дәвам иттеләр. Чигенә алмыйлар иде инде. Әйтерсең лә кемдер аларга яманлык эшләргә боерган да шуны киләчәктә яхшылык дип язарга вәгъдә биргән.

Мәетне табутыннан торгызып, тәрегә сөяделәр. Полковник Кулунчаковның күзе йомык, кулын күкрәгенә кушырган. Ул нидер ялварган яисә ни өчендер кичерү сораган кебек. Бер адым алга атлар да тезенә чүгәр сыман. Аны Степан шундый итеп күрде.

Ә Солтанга ул башкача тәэсир итте. Полковникның кыяфәте авыр яраланган, ләкин бирешмәгән, аягында баскан килеш үләр өчен соңгы тапкыр алга омтылган солдатны хәтерләтте. Күтәреп аягына бастырганда, кайбер урыннарда ертылган кителе бу охшашлыкны тагын да көчәйтә иде. Уң чигәсендә чак күренерлек яра эзе…

– О! О! Калай әтәч! – диде Степан, туры аңа карап.

– Нигә алай дисең?

– Хәзер менә шулай үзе аттырган большевиклар алдында торса иде ул. Курыккан. Чигәсенә бер пуля –һәм мәңгелек тынычлык алган. Тик осечка, парин!

– Осечка? Үлгән ләбаса?

– Осечка шул. Теге чакта большевиклар хөкеменнән котылып калган, тик дөньяга без киләсен исәпкә алмаган.

Аракы шешәсе алып килеп, Степан мәетнең кушырылган кулына кыстырды. Ул гына түгел, бармакларын каерып, учына стакан тыкты да аңа аракы салды, үзе дә стаканын күтәрде.

– Честь имею, полковник! – диде ул. – Синең исәнлегең шәрәфенә! – Һәм аның стаканы белән чәкештереп эчеп җибәрмәкче иде дә, тыелып калды, эчемлекне, селтәнеп, мәетнең йөзенә сипте.

Солтанның каны боз булып туңды диярсең. Аңа кинәт үзләренә кемдер карап тора кебек тоелды. Ул артка, ян-якка борылып каранды. Яр буенда алар икесе генә. Үр дә буш. Шулай да ул үзенә бораулап төбәлгән караштан арына алмады. Алда чиркәү, зират, артта елга. Ә җаны чит караш белән тулган, борчулы. Каядыр йөгереп китәсе, качасы килде. Сулуы капканчы. Үргә, иң биек төшкә, кояшка якынрак җиргә. Тик аякларын җирдән аера алмас шикелле. Алда шулай ук Галәмдәге «кара тишек» сыман каралып торган төрбә. Артта елга, әмма аргы яры йөзеп чыгалмастай ерак. Каршысында полковник Кулунчаков. Тозакка капканмыни!

Кинәт ул:

– Степан! – дип кычкырды. – Карале!

Җитмеш елның теге ягыннан аларга полковник Кулунчаков төбәп карап тора иде!

IX

…Шәһәрчек ике тапкыр немецлар кулында калды. Кан коюлы алыштан соң менә тагын икенче тапкыр русларга күчте.

Төштән соң шәһәр өстеннән немец аэропланы очып үтә. Рус позицияләре аша узганда, аңа барлык кораллардан – башлыча винтовкалардан һәм туплардан – шрапнель белән тәртипсез рәвештә дә, залп белән дә ут ачалар, ә шәһәр турысында ул, үз биләмәсендәге бөркет шикелле, иркенлектә, биектә оча. Кайчагында гына урамнардан, мәйданнан ачулары килгән офицерлар да, солдатлар да шәхси коралларыннан түзмичә атканда, ул читкә янтая, ә бераздан түбәнәеп әйләнеп кайта. Очучысы, үлем белән шаяргандай, башын чыгарып аска карый-карый, кешеләр күбрәк укмашкан урынга бер-ике бомба ташлап китә, туп сөйрәп барган атларга, биналарга зыян сала. Ә кешеләр, бомба төшеп җиткәнче, кайсы кая чәчелергә, посарга өлгерә. Фәкать шәһәрчеккә рус гаскәрләре кергән көнне генә, немец очучысы, бомба ташлап, яралылар белән тулы бөркәүле, ике тәгәрмәчле санитар арбасын туздырып ыргытты. Армиядә аңа каршы чыгарлык самолёт юк иде, ә җирдән яңгыр булып очкан пулялар, шрапнель ярчыклары немец очучысына тими. Әйтерсең лә ул үзе дә, аэропланы да имләнгән. Икенче көн инде шәһәр өстендәге аяз, кояшлы күккә шул немец хуҗа. Аңа алдагы көннәрдәгечә җан ачуы белән карамыйча, игътибар да итми башладылар бугай инде.

Полковник Кулунчаковның эш бүлмәсе калкулыкка урнашкан төрмәнең өченче катында – комендатура бинасының шәһәрчеккә караган почмак ягында. Ул аэропланны бүлмә уртасына басып, аяк очыннан үкчәсенә чайкала-чайкала карап торды. Паркетка кушылып, хром итеге дә шыгырдады, авыр уйлары аңа моны ишетергә ирек бирмәде.

Ул күптән түгел генә армиянең хәрби кыр суды утырышыннан кайтып керде. Адъютанты аңа кайнар кофе ясап керткән иде, әмма ул аңа орынмады. Почмактагы карел каеныннан эшләнгән бюрода коньяк та бар барын. Ул, капитан чыгып киткәч, кофе чынаягын читкәрәк этәреп, шунда юнәлгән иде дә, тәрәзәдән аэропланны абайлап, шулай бүлмә уртасында басып калды һәм ирексездән суд утырышы турында уйланды.

Суд озак бармады – ярты сәгать чамасы. Сигез большевикны хөкем иттеләр. Катгый карар чыгарылды – һәркайсына үлем җәзасы. Ул дезертирлык, талау, шпионлык, үз-үзләренә атып зыян салган өчен чыгарылган күпсанлы хөкемнәрдән бер ягы белән дә аерылмады. Россиянең бөтенлеге һәм бүленмәслеге хакына калкан белән кылыч хөкеме карарларын, намусына көч китермичә, полковникның байтак раслаганы бар. Бүген дә ышанычы какшамады. Нихәл итәсең: сугыш вакытының законнары кырыс. Хаклык монополиясе аның кулында. Кулында гына түгел, йөрәгендә дә. Дәүләт һичкай-чан булмаганча ныклы тәртипкә мохтаҗ. Ул тәртип аның, полковникның, көчле, каты йодрыгына да бәйле. Идея бөтенлеге таркалган заманда бигрәк тә. Дилбегәне бушатырга ярамый, һәрнәрсәгә курку авызлыгы кидерелергә тиеш. Өстә камчы уйнасын. Тиешсезне уйладыңмы – мә; кылганың яманмы – ал; кыйблаң янтайдымы – законга үпкәләмә. Кешенең табигате бер генә: аңа һаман нидер җитми, ләкин ул куркак та. Ул газап кичерүчеләрне яклыйм дип газапка бара, кайчагында аңа тәүбә итү дә хас, тик бу тышкы яктан гына, ә аның җаны исә үзгәрешсез кала. Хәер, бүген хөкем ителгәннәр башка токымнан. Алар шәхсән үзләренә һични теләмиләр, әмма дөньяга нәрсә җитмәгәнен һәм ни кирәген аермачык беләбез дип саныйлар. Полковник алар хакыйкатенең асылын төптән күрә. Моңарчы да аерым кешеләр патшаларга каршы гына түгел, аллаларга да каршы чыккан. Ә болары андыйларны да уздырмакчы. Алар аңлаганнар һәм җиңәселәренә ышаналар. Полковник бүген ул ышанычның монархия өчен генә түгел, ә үзе өчен дә яшәү яки үлемгә тиң икәнлеген белеп эш итә. Шуңа күрә хөкемнең бердәнбер карарын чыгару авыр һәм озак булмады. Ул сигезнең өчесе күкрәкләренә Георгий тәреләре таккан. Да чёрт с ними! Хөкем белән алардан да мәхрүм ителделәр. Алар ихтыярында булса һәм алар теләгәнчә килеп чыкса, – Ходай сакласын! – полковник та үз тәреләреннән колак кагачак! Ә алар аның күкрәгендә дүртәү. Аңа, полковник Кулунчаковка, вакытыннан алда соңгы агач тәре астына кереп ятарга туры килмәгәе. Калганы аңардан тормас. Ходай аны иң зур тәресен йөртүдән – Государь-императорга һәм Ватанга хезмәт итүдән мәхрүм итмәсен. Бусы Алладан ваз кичүгә тиң. Әйткән бит: «Кто не возьмёт креста своего… тот недостоин Меня»1414
  «Үз тәресен алмаган кеше… Миңа лаек түгел» (Библиядән).


[Закрыть]
. Бу тәре авыр, ләкин татлы да.

Ә боларның аллалары да, муллалары да юк. Бактың исә, үзләрен хаклык корбаннары дип уйлыйлардыр, үлемсезлеккә ышаналардыр әле. Юк инде! Аларны шәһәр читендәге таш карьерына алып чыгып атачаклар. Каберләрен дә табарлык булмас. Христос түгелләр: куллары җәелгән киңлек тә, җирдән күтәрелгән һәм гәүдәләре кадакланачак озынлык та, аяк куйгыч аркылы борыстан өстәге биеклек тә, ягъни тәреләре дә булмас. Голгофа кабатланмас, большевик әфәнделәр. Үз хакыйкатегезгә үлемсезлек дәгъвалыйсызмы? Билгесез калырсыз.

Шулай да полковникны үз фикерләренең бөтенлеген ниндидер икеләнү, шикләнү хисе кимерә башлавы тынгысызлый иде. Бу нәрсә аны кофе белән коньяк арасында гына туктатып калмады. Ул нәрсә үзенең эш бүлмәсе уртасында болганып, адашып йөрергә дучар итте. Кайчандыр берәү, Голгофага менеп, үзен хакыйкать корбаны иткән һәм яңадан туачакмын да хөкем итәчәкмен дигән. Ул – ялгыз, ә хөкемен ярты дөнья көтә. Болар исә бүген дә сигез, тик хөкемгә каршы хөкем белән янамыйлар. Шулай да алар үзләрен бөтен дөнья пролетариаты ишетәчәгенә һәм үзләренә иярәчәгенә ышаналар. Нинди тәкәбберлек!

Голгофага менгәне катгый кисәткән: «Мне отмщение, и Аз воздам»1515
  «Миңа үч, вә мин дә алырмын» (Библиядән).


[Закрыть]
.

Болары янамый, ә тегесе кисәткән…

Үз җанын икеләндергән сәбәпнең нәкъ шушы икәнен ачык сизсә дә, аңы белән шуны кире кага алмавын тою полковникны тинтерәтә, борчый, җавап эзләп, бүлмә буенча арлы-бирле йөренергә мәҗбүр итә. Аның бу борчуга төкерәсе дә килә: эш күп. Вак-төяге дә, зурысы да.

Тукта!

Полковник үз күңелендә аермачык тавыш ишеткәндәй булды һәм кадаклангандай туктап калды. Эш! Бөтен хикмәт эштә. Болар да, Христос та үзләрен эш һәм хакыйкать аша яратырга өнди, ә сүз яисә тел белән түгел. Аерма фәкать шунда һәм зур аерма: Голгофага менгәне үзен яратырга куша, ә болары – үзләренең ышанычларын. Беренчесе үзеңнең якыныңны ярат дигән, ә болары үз-үзеңне, үзеңнең кешелегеңне ярат, хөрмәт ит диләр. Беренчесе сине үзенең колы итәргә теләгән, ә болары кешегә азатлык дәгъвалый.

Полковникны коточкыч моңсулык биләп алды. Аның кемнедер чакырып кертәсе, сөйләшәсе килеп китте.

«Әллә барысын да шайтаныма олактырып, Мария янына китеп барыргамы соң?» – дип уйлады ул. Мария – аның никахсыз хатыны, сердәшчесе, киңәшчесе. Ләкин Мария үзенә караганда да аны – үз ирен ярата бит: шул яратуы хакына ул аңардан башка беркемне күрмәскә, беркемне тыңламаска әзер һәм нәкъ шуңа күрә иренең башкалар турындагы теләсә нинди сүзе, хөкеме белән килешеп, баш кына кагачак. Ни туры да ни кәкре икәнен ул иренең күзенә карагач кына әйтә. Башкача икән, яши алмый, башкача икән, үләргә әзер. Һәрхәлдә, полковникка шулай тоела.

Капитанны чакырып сөйләшсенме соң әллә? Мәгънәсе юк. Эт тугрылыгы белән хезмәт иткән солдафоннан «Чего изволите?» яки «Так точно!»дан гайре ни көтмәк кирәк?

Армия офицерлары арасында полковникның дуслары байтак. Аны хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар да, ахрысы. Ләкин күбрәк шикләнәләр, хәтта куркалар да бугай. Курку булган җирдә эчкерсезлекне көтмә инде.

Полковник хөкем ителгәннәрнең берәрсен чакыртырга карар кылды. Кемнәр алар? Эчләрендә нинди Иблис ята? Чыннан да, алар, хөкем карарында әйтелгәнчә, немецлар тарафдары, шпионнары түгел ич инде!

Кулунчаков аларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрде. Алласызлар булсалар да, алар, мәҗүсиләр шикелле, күп сүзле түгелләр. Үзләрен тыңлата һәм башкаларны ияртә алу сыйфатлары шуңа бәйле, күрәсең.

Әйе, ялгызлыкта коточкыч моңсу. Кем беләндер сөйләшәсе килә.

Большевикларны трибуналга армиянең төрле дивизияләреннән җыеп китерделәр. Алар, дөрестән дә, бер-берсенә охшамаганнар. Төс-битләре, холыклары белән генә аерылып тормыйлар, милләтләре дә төрле: хохол… поляк, яһүд… татар һәм, әлбәттә, руслар. Так, кайсысын чакыртырга? Төрле булсалар да, полковник аларга рух какшамаслыгы хас икәнен күрде. Исем-фамилияләре дә авырлык белән генә искә төшә, ә менә Наймушин… Әйе, Наймушин атлысы полковникның тел очына шундук килде. Яхшы, калганнарын тугачтын христианнарча чукындырганнардыр, ә бу «Казан кенәзе» ничек аларга ияргән соң? Полковник татар халкын яхшы белә: алар җирендә дөньяга килгән, алар белән аралашып үсте, төнге ат саклауларга чыкты. Асылда, хөрмәт итәрдәй акыллы, эшчән, тыйнак, чиста халык – гаделлек хакына моны танырга туры килә. Шул ук вакытта аңа мөселманнарның үз диннәренә фанатикларча бирелгәнлеге дә мәгълүм. Бу аларның үз-үзләрен юкка чыгудан саклау, киләчәкләре турында кайгырту рәвеше булса кирәк. Башка диндәгеләрне кяферләр дисәләр дә, алар белән таныш-белеш булудан, эш йөртүдән тайчанмыйлар; киресенчә, башкаларга түзем белән багу – аларның көнкүрешендәге гадәти күренеш. Бәлки, моңа аларны гасырлар буена басынкыланып, куркып яшәргә мәҗбүр булу этәрәдер. Полковник ул халыкның тарихын да әйбәт белә: дөрестән дә, байтак суелганнар, кырылганнар; әйтергә кирәк, язмышлары фаҗигале. Ә бу, кем әле… ә, әйе, Чаныш Наймушин үзен тыныч, гади һәм батыр тотты. Тик менә аны нәрсә йөртә? Иманы нинди? Җанында ни? Басынкы халыкның бу әһеленә фетнә рухы һәм горурлык каян килгән? Кызык бит.

Кулунчаков адъютантын чакыра торган ак кыңгырауны шалтыратты.

Капитан керде. Аның үкчәсен үкчәсенә бәрүен һәм «Тыңлыйм!» диюен көтмәстән, полковник:

– Чаныш Наймушинны чакыртыгыз, – диде.

– Тыңлыйм, вашесокородие!

– Аннан чәй кертерсез. Икене.

– Яхшы.

Капитан чыгып киткәч, полковник, ниһаять, коньяк уртлап куйды һәм куе кызыл пәрдәле тәрәзә каршысына килеп басты.

Шәһәр йортларының түбәләрен калын кар баскан иде. Бөтен тормыш сугыш хәленә буйсындырылган. Алгы сызык юнәлешенә үзәк урамнан пехота чыгып бара. Тыл ягыннан урап килгән немец аэропланы, һичнинди тоткарлыкка очрамыйча, үз позицияләре тарафына оча.

«Чыпчык урынына бәреп төшерәсе дә бит… Кул кыска!.. – дип гарьләнеп уйлады полковник. – Мисезләр! Көпә-көндез – марш-бросок! Бәлки, генерал Шредерга гаскәрләрнең урнашу тәртибен дә хәбәр итәсегез калгандыр? – дип, ул, түзмичә, йодрыкларын кысты. – Трибуналга менә кемнәрне бирергә кирәк! Шәһәрдән тагын тибеп куып чыгарырлар инде. К чертям собачьим… Эх, чабаталы Россия, чабаталы Россия!.. Сиңа кайчан акыл керер икән?!»

Кораллы сакчы сагы астында арестантны керттеләр.

– Безне калдырыгыз, – диде полковник адъютантына.

Капитан белән сакчы артыннан ишек ябылып, тынлыкта калгач, ул, стена буендагы биек артлы, бөгелгән аяклы өч урындык тарафына ишарәләп:

– Утырыгыз, – диде.

Наймушин кузгалмады, эндәшмәде.

Полковник, тәрәзә каршында басып торган җиреннән башын гына борып, аны баштанаяк күзеннән кичерде. Арестант яланбаш, погонсыз, хлястигын чишеп алганга бушап калган шинеленең барлык төймәләрен каптырган, аягында тузган, чистартылмаган калын табанлы немец ботинкасы (үтерелгән солдаттан мирас иткән, күрәсең), чолгавы керле, әмма пөхтәләп чорналган. Аннары ул карашын аның йөзенә күчерде. Аның янәшәсендә басып торса, астан өскә карарга туры килер иде: Наймушин озын буйлы, нараттай төз сынлы. Артка таралган куе көрән чәчле, озын керфекле, калынчарак иренле, озынча иякле бу кешенең йөзе тыныч, һичнәрсә белгертми иде. Ул үз иңендә тау күтәреп йөртә аладыр, мөгаен.

«Татарга һич тартым түгел, – дип уйлады полковник, – хәер, хохолны шаян, грузинны кунакчыл, яһүдне карун, татарны астыртын һәм кысык күзле дип, без бик сай фикерләргә күнеккәнбез».

– Сез татармы, прапорщик? – дип сорады полковник, арестантның үзенә сынап каравын күтәрә алмыйча һәм тизрәк сүз башлауны кирәк санап.

– Прапорщик Наймушин! – дип, битараф кына җавап бирде ул. – Ә болай… мөселман.

«Әйе, – дип исенә төшерде полковник, – алар үзләрен мөселман яки болгар дип атыйлар. Татар дигәнне өнәмиләр, хурлауга саныйлар».

Гәрчә аның кай яктан икәнен «дело»сыннан белсә дә, ул:

– Тумышыгыз белән кайдан? – дип сорады.

– Казан губернасыннан.

– Якташ, видите ли!

– Беләм, – диде прапорщик тагын тыныч тавыш белән. – Сез Казан губернасындагы Благодатное авылыннан. Ялгышмыймдыр ич?

Полковник яңагының тартышып куюын сизде. Гадәттә, бу дулкынланганда яисә ярсыганда кузгала – күпсанлы алҗыткыч сорау алулардан калган нәрсә. Яңагының калтыравын яшерергә һәм басарга теләп, коры гына йөткергәләде, кулъяулыгы белән авызын, борынын сөрткәләде.

– Большевиклар армиянең югары чин офицерларына досье ачтымыни? – дип сорады ул. – Каян беләсез?

– Без сез уйлаганнан да якынрак якташлар, Арсений Завалишинович. – Полковникның сул кашы дугаланып маңгаена таба күтәрелде, ул арестантка каршы борылды. – Безнең авыл сезнең утарыгыздан ике генә чакрымда, – дип өстәде Наймушин.

– Минем хакта ишеткәнегез бармыни?

– Минем атам сездә управляющий иде. Хәзер йорт-курагызны карый. Наймуш, бәлки, хәтерлисездер.

Полковник бу кадәресен һич көтмәгән иде. Ул, гаҗәп-ләнүен яшерергә тырышып:

– Шулаймыни? – димичә булдыра алмады. – Гадәттән тыш кызык, прапорщик! Мине күргәнегез дә булдымы?

– Мактана алмыйм – юк. Әмма сезнең ротмистр чагыгызны яхшы хәтерләп калдым.

– Йә, йә? – диде полковник коры тавыш белән һәм тагын тәрәзәгә борылды, аяк очыннан үкчәсенә авышкалап, беркадәр вакыт чайкалып торды. – Кайсы еллар инде бу?

– Сез минем атам хакында губернаторга донесение язган еллар.

– Онытканмын. Әйе, онытканмын!

– Кирәк санасагыз, исегезгә төшерә алам: унберенче ел. Атам авылларны хуторларга таратырга чакырып чык-кан Столыпин өндәмәсенең чын асылын крестьяннарга аңлатып, төшендереп биргән. Анагыз… гафу итегез, кем әле… әйе, анагыз Марфа Петровна яклап калмаса, ул, тәгаен, катор китәсе булган.

Бусы полковникка бер дә ошамады.

– Ялгыш! – диде ул, Наймушинны кырт бүлдереп, һәм нык адымнар белән өстәле кырына барып утыр-ды. – Ялгыш яклаган! Утырыгыз!

Арестант кымшанмады да.

Полковник, катгый рәвештә:

– Утырыгыз, прапорщик! – дип кабатлады.

Арестант тыңламады, гәүдә авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчерде.

Полковник кирәгеннән артык озынрак итеп кыңгырау шалтыратты. Ишектә адъютант күренгәч, тавышын күтәреп:

– Чәй, капитан! – дип кычкырды. – Икене! Икене! Көттермәгез!

Адъютант, подноска куеп, ашыкмыйча гына, көмеш савытка утыртылган ике стакан чәй кертте.

– Рәхим итегез, – диде полковник, ул чыгып киткәнче иелгән башын күтәрмичә.

– Менә бусыннан баш кагарга җөрьәт итмәс идем, –диде Наймушин һәм, стаканнарның берсен алып, үз урынына чигенде, бер йотып куйгач: – Чын кытай чәе! – диде.

– В ногах правды нет, прапорщик, утырыгыз.

– Дөреслек күп нәрсәдә юк ул, полковник әфәнде.

Беркавым эндәшмичә генә чәй эчтеләр. Полков-ник – теләмичәрәк, Наймушин тәмләп эчте. Полковник портсигарын ачып, бармак очы белән өстәл почмагына таба этәрде.

– Рәхмәт, тартырга өйрәнеп булмады.

Папирос кабызып, полковник тирән итеп суырды да кысылган күзләрен төтен аша арестантка төбәде.

– Менә ни өчен сез безгә каршы күтәрелгәнсез икән, большевик әфәнделәр! – диде. – Государь-императорга каршы димим, безгә каршы, безгә! Әйтик, миңа каршы! Шәхсән сез, прапорщик, – шәхсән миңа каршы. Сез атагыз өчен үч алырга телисез. Ышандырып әйтә алам: ниятегезгә ирешкән очракта, әмма юкка тырышасыз, һич тә чынга аша торган нәрсә түгел бу! – әйе, ниятегезгә ирешкән очракта, сезнең бездән бернинди аермагыз булмас. Нәкъ безнең шикеллегә әйләнәсегез шиксез. Власть – авыр йөк, бик авыр йөк.

– Килешәм, полковник: явызлык – авыр йөк. Сез ни кылганыгызны белмисез. Ә без ни эшләргә кирәген аңладык. Без кешеләрнең күзләрен яхшылыкка ачарга телибез.

– Дөньяны, кешеләрне үзгәртергә тырышып, юкка азапланмагыз. Сезнең эшләрегез үзегезгә гадел булып тоеладыр, ләкин алар бернинди дә түгел.

– Башкаларны үзгәртергә теләгән кешеләр иң әүвәл үзләре үзгәрә. Сез үзгәрергә теләмисез. Сезнең белән безне шул аера. Бәс, шулай икән, безгә сезнең шикеллегә әйләнү янамый.

«Берни әйтеп булмый – логикасы тимердәй нык, – дип уйлады полковник. – Мондый логика, җиде мең ел җәһәннәм утында кайнатсаң да, ныгый гына барачак. Аны юкка чыгаруның чарасы бер генә – үлем».

Полковник арестантның күзенә туры карап, аның һәр хәрәкәтен барлап, йөз чалымнарыннан бөркелеп торган ышанычын абайлап тыңлады һәм аларны бүген үлем җәзасына хөкем итүнең һич тә ялгыш булмавына тагын бер кат инанды. Каршысында һәр сүзгә җавап кайтарырга әзер торган бу арестантның аяк астындагы ышаныч ташын тибеп аударасы, үз кулындагы власть бавында тыпырчынуын күрәсе килде. Өстәвенә ул тыпырчынуны озайтасы иде: бер генә үлеп котылмасын. Әйе, үлем карары дөрес. Үлем, фәкать үлем генә! Ләкин полковникны иртәдән бирле борчыган икеләнү тойгысы тагын уянды. Әнә шул үлемнәре белән дә алар үз тарафдарлары санын ишәйтмәсләр микән соң, дип уйлады ул.

– Прапорщик, – диде полковник, әле ни ачыкларга теләвенә төшенеп җитмәсә дә, – сез фикерегез корбаны булуыгызны аңлыйсызмы? – Үз тәгълиматының тантанасы хакына һич ризасызлык белдермичә Голгофага менгән зат турында баягы уйлануын исенә төшереп, ул, арестантның җавабын көтмәстән, тагын бер сорау бирде: – Сез – мөселман, ихтимал, белмисездер, әмма мин сез аңларлык итеп сорыйм: Иисус Христос та кешеләрнең күзен хакыйкатькә ачарга теләгән. Ә кешеләр ул хакыйкатьне мең ел эзли инде, ләкин тапканнары юк. Әлегә Христостан бер хакыйкать калган – аның тәрегә кадаклануы. Сез үзегезнең дә нәкъ менә шундый хакыйкатьтән ары уза алмавыгызны аңлыйсызмы? Минемчә, әлегә аерма юк! Фикеремне аңлата алдыммы?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации