Электронная библиотека » Кол Шәриф » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Шигырьләр / Стихи"


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Кол Шәриф


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Газәлләр

«Башың күтәр гафләтдин, гафил торма…»
 
Башың күтәр гафләтдин, гафил торма,
«һу» тигел,
Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше,
Көйеп эче һәм тышы, гафил торма,
«һу» тигел.
Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,
Һу дип дидар куларлар, гафил торма,
«һу» тигел.
Йиге әкълим гизәрләр, андин күккә агарлар,
Бер кадәмдә йитәрләр, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу бәхригә чумарлар, гаувас булып батарлар,
Һу дөррләрин тирәрләр, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри анукдыр,
Күзең ачып бакып тор, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатып
оймагыл,
Хак зекрени куймагыл, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
 
 
Тәрҗемәсе:
Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма,
«Аллаһу» диген,
Күзең ач син йокыдан, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Һу-һу» дияр һу кошы[21]21
  Һу кошы – Аллаһка бирелгән кеше.


[Закрыть]
, агар күзеннән яше,
Көеп эче һәм тышы, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Гашыйк булганнар очарлар, гарше шахига[22]22
  Гарше шахи – дини тәгълимат буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында) урнашкан Аллаһ тәхетен тотып торучы агач ботагы.


[Закрыть]

кунарлар,
«Аллаһу» дип очрашу көтәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Җиде материк гизәрләр, аннан күккә
ашарлар,
Бер атлауда җитәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Аллаһу» диңгезенә чумарлар, су асты
йөзүчесе булып батарлар,
«Аллаһу» энҗеләрен чүпләрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Оҗмах ишеге ачыктыр, рәхмәтләре билгеледер,
Күзең ачып карап тор, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
И Кол Шәриф, тынма син, төннәрен ятып
йоклама,
Аллаһка зикер әйтүне ташлама, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
 
«И күңел, бил баглама, күпне кичүргән…»
 
И күңел, бил баглама, күпне кичүргән
дөньядыр,
Бу үлүм ширбәтин халыкга ичүргән
дөньядыр.
Сән сагынма дөньяда мән бакый калгаймән
тийү, –
Күп ианар вакытта чирагларны очурган
дөньядыр.
Угылны атадин айуруб, кызны анадин тәкый,
Йыглатыб бер-бер ишекдә, зари кыйлган
дөньядыр.
Әүвәлени кемсә билмәс, ахырыни һәм тәкый,
Әүвәле һич, ахыры һич, бер көһнәи
дөньядыр.
Кол Шәриф, атаң-анаң сәндин борынгылар
кани, –
Барчани куйныга (алып), ашна кыйлган
дөньядыр.
 
 
Тәрҗемәсе:
И күңел, билеңне бума (дөнья дип),
күпне кичергән дөнья бу,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән
дөнья бу.
Син уйлама дөньяда мин мәңгегә калырмын
дип, –
Күп янар вакытта утлар очырган
дөнья бу.
Угылны атадан аерып, кызны да анадан
шулай ук,
Елатып бер-бер ишектә, зар иттергән
дөнья бу.
Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,
Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә
дөнья бу.
Кол Шәриф, атаң-анаң синнән никадәр
борынгылар иде, –
Барчаны куенына (алып), әшнә иткән
дөнья бу.
 
«Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса…»
 
Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса
андин,
Күзи йашлигъ, бәгъри башлигъ булмагунча
булур кандин.
Ир сәхәрдә кубубән, тулдырмайен күздә
йаши,
Өмид тутмак мөхаль ирер, капугъ баглигъ
камугъ йандин.
Сәхәр купсаң, нийаз кыйлсаң, соң нийазың
кулга алсаң,
Иҗабәтдер дога кыйлсаң, иҗабәти булса
андин.
Үзиндә булур иран йыкган, күрәр нуры
Аллаһыны,
Фида булур максуд-морад, рахте гыйшрәт
кызыл җандин.
Нәфәси җиһад кыйлса, күзләрендин кан-йаш
акса,
Раббе тийү аңа бакса, кәлүр ләббәйкә
йөз-мең йандин.
Морад кәрәк ирсә сәңа, хакыйкыйә
йангыл аңа,
Гамәл кыйлып төндин-төңә, чыкмагунчә
бәһ бундин.
Рийазәтнең бутасында сыз гаурәтин,
и Кол Шәриф,
Кәнҗе гыйшкы кәрәк ирсә, алтун-көмүш
чыка кандин.
 
 
Тәрҗемәсе:
Мөнәҗәттә моңлылык кирәк, кабул итүе
(Алланың) шуннан торса әгәр,
Күзең яшьле, бәгърең башлы булмаса,
каян табылыр ул (моңлылык)?
Ир сәхәрдә тору белән тутырмаса
күзен яше белән,
Өметләнү (Алла ризалыгына) мөмкин булмас,
оҗмах ишеге бикле булыр бар яктан да.
Сәхәргә торсаң, нияз[23]23
  Нияз – Алладан үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару.


[Закрыть]
кыйлсаң, соңыннан
ниязыңны үзеңә кулланма итеп алсаң,
Кабул итәр (Алла), дога кыйлсаң,
Алланың ярлыкавы шуңарда булса.
Үзендә ирлек һиммәте[24]24
  Һиммәт – теләккә омтылу, тырышлык.


[Закрыть]
булган кеше
Алланың нурын күрер,
Дөньяви максат-морадларын корбан итәр ул
(шул юлда), рәхәт тормышы китәр җаннан.
Әгәр нәфсесе белән сугышса, күзләреннән
кан-яшь акса,
Раббым диеп, аңа бакса, килер ләббәйкә[25]25
  Ләббәйкә – биредә: хуплау сүзе.


[Закрыть]

йөз-мең яктан.
Морад кирәк булса сиңа, хакыйкатьтә
ян син аңа,
Гамәл кыйлып төннән-төнгәчә, яхшылыктан
(үзеңне камилләштерүдән) читкә чыкмыйча.
Риязәт[26]26
  Риязәт – теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнгәнлек.


[Закрыть]
билбавындагы оят җирне[27]27
  Оят җирне – биредә: гафләтне, битарафлыкны.


[Закрыть]
сызып
ташла, и Кол Шәриф,
Алла гыйшкы хәзинәсе кирәк булса,
алтын-көмеш каян чыгар башкача?
 
«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин…»
 
Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин,
шөкер сәңа,
Үзиң кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шәйтан-ләгыйн гадәтиндин
Кыйлды йарлыйк, бирде йаулак әман безгә.
«Раббанә, заләмнә, әнфүсәна», –
Халикым, разыйкыйм, барыйм сәңа.
Гыйльме хикмәт, тәүфыйк-тәгать,
төрлик сәна
Кыйлды тәшриф шәриф-ләтыйф Коръән
безгә.
«Раббанә, фаг-фирләна зөнубәна» –
Телим аздым, йаздым, түздем, килдем бона.
Кәрәк – кәндү дәргяһыңдин сөргел вәйа,
Кәрәк – кәндү каршы алгыл ихсан безгә.
«Көнтүм хәйра өммәтин ухриҗәт лин-наси»
айәтендин,
Өмидем күн ул Ходаның рәхмәтидин.
Безни кыйлды Мостафаның өммәтендин,
Йибәрде Мостафани борһан безгә.
«Мән зәл-ләзи йәшфәгу» дин вәләятсез,
Кем котылгай Рәсүледин гыйнаятсез?
Аның күнли арар булса шәфәгатьсез, –
Калдук камугъ йите тәмугъ зиндан безгә.
«Лимә тәкулунә ма-ля тәфгалүн» айәтендә
Тәфсир кыйлмыш ул кыямәт атлыйгъ көндә;
Үзи укуб, үзи тутмас данишмәндкә,
Ирекләндүрер өч йүз алтмыш бәла безгә.
«Хөзүһө фәгалүһө» хитабындин,
Кәһ куркармын «Сөммәл-җәхим»
гыйкабындин.
Укуб-белүб, тутмадык без хитабындин, –
«Йа-вәйләти ләйтәни» дәрман безгә.
 
 
Үзиң белгел, йангыл имди, и Кол Шәриф,
Тәхсил тийү бар гомерең кыйлдың тәләф.
Йекетлектә тәүбә кыйлмак – гыйнаять ризык,
Йазукларни йарлыкали, гофран, безгә.
 
 
Тәрҗемәсе:
Аллага, Галәмнең хуҗасына, дан булсын,
шөкер Сиңа!
Үзең кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шайтан-ләгыйнь гадәтеннән
Ярлыкады, бердәнбер иминлек бирде безгә.
«Безнең нәфсебезне безгә залим кыйлма» –
Яратучым, ризык бирүчем, барам Сиңа.
Хикмәт гыйлеме, тәүфыйк-тәгать[28]28
  Тәүфыйк-тәгать – тыйнаклык белән Аллага гыйбадәт кылу.


[Закрыть]
,
төрле мактаулар,
Хөрмәтләр күрсәтеп, кадерле-гүзәл Коръән
бирде безгә.
«Раббыбыз, безнең гөнаһларыбызны гафу ит»,
– дип
Телем белән күп сөйләдем, яздым, түздем,
килдем моңа.
Кирәк икән – үз ишегеңнән ку син (безне)
читкә,
Кирәк икән – Аллаһның Үзе, каршы алып,
Безгә изгелеген кыйлсын иде.
«Кешеләр арасыннан хәерле бер өммәт[29]29
  Хәерле бер өммәт – Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте (өммәт – бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы).


[Закрыть]

чыгардым» аятеннән
Өметем бар булсын иде ул Ходаның
рәхмәтеннән.
Безне Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән
яратты ул,
Мөхәммәд пәйгамбәрне дәлил итеп безгә
җибәрде ул.
«Ул кемсә[30]30
  Ул кемсә – Мөхәммәд пәйгамбәр.


[Закрыть]
безгә шәфәгатьче (мәгънәви хуҗа)
булды» аятеннән
Кем котыла алсын ярдәмчесез,
Мөхәммәд пәйгамбәр ярдәменнән башка?
Аның[31]31
  Аның – Мөхәммәд пәйгамбәрнең.


[Закрыть]
күңеле эзләр булса арадашчысыз
изгеләрне, –
 
 
Без бөтенебез җиде тәмуг-зиндан эчендә
калырбыз бит.
«Үзе эшләмәгән гамәлләрдән ничек халыкка
нәсыйхәт бирер» аятендә
Аңлатып бирде Ул: «кыямәт» дип
аталган көндә,
Үзе әйтеп тә, шул гамәлләрне үзе тотмаган
галимгә,
Әйтеп торыр өч йөз алтмыш бәла безгә.
 
 
«Аллаһ теләгәнен эшләр: Ул алыр,
Ул эшләр», – дигән сүздән,
Ахыргы урын җәһәннәм булуыннан –
газап чигүдән куркам.
Без укыдык-белдек, әмма тотмадык
Аллаһ нәсыйхәтеннән, –
«Ни үкенеч! Әй, булса иде!» сүзләре генә
юаныч безгә.
 
 
Үзең бел дә ян инде, и Кол Шәриф,
«Белем алам» дип, бөтен гомереңне үткәреп
бетердең.
Егет чакта тәүбә итү – Аллаһның
ярдәме (ризыгы) кебек ул,
Гөнаһларны ярлыка инде, Аллаһ, безнең.
 

Кыйсса

Кыйссаи Хөбби Хуҗа[32]32
  Искәрмәләр әсәрнең ахырында бирелә (ред.).


[Закрыть]
 
Бисмиллаһ дип башлайын, атың берлән,
йа Аллаһ[33]33
  Китап нөсхәсендә: йа Илаһ! (йа Тәңре!).


[Закрыть]
,
Мөселманлык башыдыр: ля илаһә иллаллаһ.
Хәбиб тотып йаратдың Мөхәммәдиең
нурыны[34]34
  Китапта: Хәбибүңне йаратдуң Мөхәммәдиең нурындан.


[Закрыть]
,
Андин алып йаратдың бу галәмнең барыны[35]35
  Китапта: Андин алуп барины аның илә йаратдуң.


[Закрыть]
.
Унсәкез мең галәмне – барчасыни йаратдуң,
Айны-көнне йаратуб, аның берлән йар итдең[36]36
  Китапта: бар итдүң.


[Закрыть]
.
Гарше көрси, ләүх-каләм, хур гыйльмани
йаратдың[37]37
  Китапта: хур косур Гыйльманны.


[Закрыть]
,
Оҗмах-тәмуг барчасын Адәм өчүн йаратдың.
Андин соңра йаратдың әүвәл Адәм сафины,
Андин тугыруб таратдуң бу адәмнең
барыны[38]38
  Бу ике юл кулъязмада болай бирелгән: Андин бина әйдәдең бу адәмнең барыни, Андин соң(ра) йаратдың әүвәл Адәм сафины.


[Закрыть]
.
Бу дөньядан күп үтде әнбийа һәм әүлийа,
Барчасының рәһбәри Мөхәммәд Мостафа.
Олугъ Сырның буенда[39]39
  Олугь Сыр – Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.


[Закрыть]
туксан тукыз
һәм дәхи[40]40
  Китапта: Олугъ Сирның буенда туксан дәхи һәм тукыз.


[Закрыть]
,
Мең мәшаих сөрүри – Хуҗа Әхмәд Ясәви[41]41
  Хуҗа Әхмәд Ясәви – XII гасырда яшәгән атаклы төрки шагыйре, хикмәтләр авторы (1066 елда вафат). Ул Урта Азия халыклары арасында ислам динен тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган һәм шуның өчен соңыннан «изге» дип аталган шәхес. Аның әсәрләре Идел буенда безнең бабаларыбыз тарафыннан бик яратып укылганнар һәм Урта гасырлар татар поэзиясенә гаять зур йогынты ясаганнар. Кол Шәрифнең бу поэмасында да Хуҗа Әхмәд Ясәвинең һәм аның укучысы, шагыйрь Сөләйман Бакырганиның көчле тәэсире сизелә.


[Закрыть]
.
Бу дастанни белсәңез: ир Хөббинең
дастаны[42]42
  Ир Хөбби – Хәким ата Сөләйманның, ягъни XII гасырда яшәп иҗат иткән танылган суфи шагыйрь Сөләйман Бакырганиның улы.


[Закрыть]
,
Ихлас берлән тыңлаңыз – гашыйкларның
бостаны.
Хуҗа Әхмәднең наибе – Хәким ата
Сөләйман[43]43
  Хәким ата Сөләйман – XII гасырның танылган шагыйре Сөләйман Бакыргани (1088 елда вафат).


[Закрыть]
,
Әрвахына аларның Морадымны теләймән[44]44
  Бу юл кулъязма буенча китерелде. Китапта ул түбәндәгечә: Әрвахның алардин морадыңны теләрсән.


[Закрыть]
.
Өченче атын белсәңез, мән әйтәйен
би-фәрман,
Аллаһ гыйльмен күңлинә ниһайәтсез
сыгдурган[45]45
  Китапта: Ләдүн гыйльмен күңлигә ниһаятьсез сыгдырган (ләдүн гыйльме – метафизик (реаль булмаган) галәмне өйрәнү гыйлеме).


[Закрыть]
.
Ишетсәңез, мөэминләр, Ганбәр ана күчләре[46]46
  Китапта: «Ганбәр ана гүҗләре» дип бирелә. Ганбәр ана – Хәким ата Сөләйманның хатыны.


[Закрыть]
,
Көндин-айдин йаракдыр икесенең эшләре.
Ганбәр анага баксаңыз – Бугра ханның
кызидур[47]47
  Китапта: Ганбәр ана, белсәңез, Бохара ханның кызидыр. Дөресе «Богра ханның кызыдыр» булырга кирәк. «Богра хан» дигән исем борынгы төркиләр дәүләте – Караханидлар дәүләтендә ханнарның титул исеме булып йөртелгән. Тарихта Богра хан исемендәге берничә шәхес билгеле: Сатук Богра хан (955 – 956 да вафат); Әбү Муса әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (993 – 994 тә вафат); Мөхәммәд бине Муса Богра хан (1057 – 1058 дә вафат) һәм Әбү Гали әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (1074 – 1075 тә туган, 1102 – 1103 тә вафат). Бу кыйссада телгә алынган шәхес Богра ханнарның шушы соңгысы булырга кирәк. (Бу турыда кара: Бартольд В. В. Сочинения. – Часть 1. – М., 1963. – Том 2. – С. 102.)


[Закрыть]
,
Айәт-хәдис – аларның агзындагы сүзидер.
Ханча берлән әүлийа бер-беригә кушулды,
Аклы-кызыл ефәкдәй бер-беринә ишүлде[48]48
Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:Шәех берлә әүлийа бер-беригә кушулды,Ак-кызыл ефәкдик күрүн, нәчүк булуп ишүлде.

[Закрыть]
.
Миһербанлык вактында җанны җанга
кушдылар,
Ганбәр ана андин суң өч ир углан табдылар.
Дин хөр заман[49]49
  Кулъязмада: дин хур зәмин.


[Закрыть]
халыкның барчасыни
йыгдылар,
Икисинең атларын Әсхәр, Мәхмүд куйдылар.
Кечисинең исмени Солтан Хөбби куйдылар[50]50
  Кулъязмада бу юл «Кечисенең атлары – Солтан Хөбби вәлидер» дип, аннан соңгы юл белән рифмалашып килә.


[Закрыть]
,
Сыйфат кыйлсам аларны – чын биһиштнең
гөлидер.
Әсхәр, Мәхмүд икиси дәһканчылык
кыйлдылар,
Икисинең хальләрин яхшы гына күрдиләр[51]51
Кулъязмада:Әсхәр, Мәхмүд икесин Хәким ата сәүдиләр,Икесинең хальләрин белмеш генә тотдилар.

[Закрыть]
.
Солтан Хөбби вәлигә Ганбәр ана миһербан,
Фәрман кыйлса анасы, һәр нә дисә,
бирүр җан[52]52
Моннан соң кулъязмада түбәндәге ике юл килә:Әсхәр, Мәхмүд икеси дәһканчылык кыйлдылар,Утыз ике тохымның барчасыни икделәр.(Тохым – орлык.)

[Закрыть]
.
Ул заманда ир Хөбби шоңкар-лачын ушлады,
Гыйззәт кыйлуб бабасын, кушкан эшин
эшләде[53]53
Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:Солтан Хөбби ул заман шоңкар-лачын ушлады,Каз, торна, үрдәгенә лачын санып (салып?) ушлады.  Күренә ки, кулъязма нөсхәне күчерүче хаттат әсәр текстын татар халкы тормышына яраклаштырыбрак язган.
  Моннан соң килә торган дүрт юл текст китап нөсхәсендә юк, ул кулъязма нөсхә буенча китерелә.


[Закрыть]
.
Сүз башлады Сөләйман Солтан Хөбби
вәлидин,
Ганбәр ана тордилар, тәгъзыйм кыйлып
йиридин.
Әйде: «Биби! Углыңыз шоңкар-лачын
ушлады,
Безне куйуб, бабасының кыйлган эшин
эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзидин:
«Кулларында кошлары, гафил имәс изидин»[54]54
  Китапта: Угыллары-котлары, гафил имәс үзидин.


[Закрыть]
.
Әйде: «Биби! Килүңез, угланлари чарлале,
Өч угылның хәлләрин хазер мәгълүм беләле!»
Шул пәрәстә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүд!» –
диделәр, –
Итәкләри билендә, анда хазер булдилар.
«Бер айчылык йул ирмеш,
маши игүп йүрүпмез[55]55
  Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Дәһканчылык йирләрдә маши игип йүрүрмез.


[Закрыть]
,
Фәрман тотуб, җан бабам,
алдуңызга килүпмез»[56]56
  Моннан соңгы ике юллык текст китап нөсхәсендә юк, кулъязма нөсхә буенча китерелә.


[Закрыть]
.
Әйде: «Биби! Сез тагын угланларны
чарлаңыз.
Хазер булса углуңыз, андин суңра сүзләңез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!» –
диделәр,
Килмәгәнгә анасы гамь-госсаны җыйдылар.
Ачигълануб анасы: «Хөбби! Балам!» –
диделәр;
Хазер булуб баласы: «Җаным! Анам!» –
диделәр.
«Гафил мидең, җан балам, бер чарладым,
килмәдең?
Мән шикәстә гарибнең халин бер дәм
сурмадың».
«Төшкән икән газыйм халык, гарикъ
булупдыр кимәси,
Йыглашдылар: «Хөбби!» – дип, олугъ-кечек
барысы.
Шул пәрәстә кимәнең тартып алдым
рәхтени,
Кенарәгә чыкардым халкы берлән рәхтени».
Инанмады Сөләйман ир Хөббинең айганын, –
Игнен ачып күрсәтде аргымчының батканын:
«Сабыр кыйлсаң, җан бабам, җәмгы кәрван
кәлүрләр[57]57
  Кулъязмада: Инанмадың, җан бабам, җәмгы кәрван кәлүрләр.


[Закрыть]
,
Маллариның унундин берин безгә бир үрләр».
Шул пәрәстә кәрван халкы, йитеп кәлдиләр,
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга
бир диләр[58]58
  Кулъязмада моннан соңгы ике бәетнең урыннары алышынган, текст буталып бирелгән.


[Закрыть]
.
Кабул кыйлмай Сөләйман, угылларын
туйлады,
Ауга чыкган Хөббигә өлеш-бәхеш онутды[59]59
  Бу юл китап нөсхәсендә юк, кулъязмадан алып бирелә. Кулъязмада шушыннан соңгы бер бит текст югалган; моннан соңгы унбер бәетле текст бары китап нөсхәсе буенча гына китерелә.


[Закрыть]
.
Шул пәрәстә ир Хөбби бер мәгънәви уйлады.
Кассабларга боерып, ун сыгырны суйдырды,
Олугъ-кечек барчаны нан вә гүшткә
туйдырды.
Суйган сыгырның халык җаеп куйды
тиресен[60]60
  Китапта бу юл: «Суйган халык сыгырның җәеп куйды тиресен» дип, буташтырып бирелгән.


[Закрыть]
,
Солтан Хөбби купдылар, туһдә кыйлды
барысын:
«Бер эш кыйлың, җан бабам, халаеклар
күрсүнләр:
Ошбу суйган сыгырлар, торуп йөри
бирсүнләр.
Ходаемның әмридин худ без өлкән имәсбез,
Ул кодрәтле Хәкимгә безләр тикән имәсбез.
Боерсаңыз, җан бабам, без гарипләр кыйлале,
Борынгыдак пустларын йәнә җанын бирәле».
«Бисмиллаһ» дип һәр пустка бер күренә
өрдиләр, –
Әүвәлгедәк сыгырлар торуп йөри бирдиләр.
Солтан Хөбби вәлинең айакларин үпдиләр,
Рөхсәт алуп, сыгырлар утлагали китдиләр.
Шул пәрәстә Сөләйман башын кави куйдилар,
«Гариф булуп икемез, ил йыгмазмыз», –
диделәр.
«Бу эшне безгә кыйлдыңыз, китәр йулны
сорале,
Сез торуңыз, җан бабам, без гарипләр
китәле».
«Тәкъсир!» – диде ир Хөбби, кубып йөри
бирдиләр,
Ана, угыл икеси бер хөҗрәгә кердиләр.
Ганбәр ана хөҗрәнең ишеген бәктүп алупдыр,
Ганбәр ана Хөббине хөҗрәдә дип барупдыр[61]61
  Бу юл кулъязма нөсхәдә юк. Ә китап нөсхәсендә хата киткән, ахры: мондагы соңгы сүз «белүптер» булырга тиеш иде.
  Моннан соңгы ике бәетле текст кулъязма нөсхә буенча китерелә, ул юллар китап нөсхәсендә юк.


[Закрыть]
.
Солтан Хөбби өйендин йатып кәлде
кичкырун,
Куймаганга бәхшишен бәгъре булды
җылы хун.
Гаиб булуб ир Хөбби, либаслари калупдур,
Солтан Хөбби шулвакыт, терек йөргән –
гаибдүр.
Собхы садыйк булганда, Ганбәр ана купдилар,
Күрәйен дип угылны, ул хөҗрәгә кердиләр,
Угылун тапмай анасы, алуп чыкды либасин,
Фөрйад кыйлуп йыглайдур Ходаена сәнасин[62]62
  Моннан соңгы ике юл кулъязма нөсхәдә юк.


[Закрыть]
.
Зари кыйлуп йыглайдур:
«Кайда гаиб булдың?» дип,
«Мән гарибне, җан балам,
имди маиб кыйлдың» дип.
«Җан баламдан айрылдым,
нидер мәнем гөнаһым?
Гариб булуп айрылдым, хәбәр биргел,
Ходаем[63]63
  Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Гариб булып айердуң, үзиң булгыл пәнаһым. (Пәнаһым – яклаучым.)
  Моннан соңгы ике бәет китап нөсхәсендә юк, кулъязма буенча китерелә.


[Закрыть]
!
Солтан Хөбби, җан балам,
терек гаиб булып сән,
Мән шикәстә гарибне имди маиб кыйлып сән.
Терек гаиб булуп сән, имди кемдин сораем?
Айрылып җан баламдин, сабыр биргел,
Ходаем!»
Аваз кәлди гаибдин: «Солтан Хөбби терекдер;
Хозыр берлән Ильяска бергә йөргән
шәрикдер!»
Һич әйүлийа тапмады бу дөньяның мәдарын,
Гаибдин сүз ишетде, күңеле тапды карарын[64]64
  Кулъязмада: Гаиб улуң ишетте, күңеле тапды карарын.


[Закрыть]
.
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәдкә
йитешде[65]65
  Кулъязмада: Мәгълүм булуп бу сүзләр, Хуҗа Әхмәдкә йитешде.
  Моннан соңгы бер юл текст китап нөсхәсендә юк.


[Закрыть]
,
Гаиб булган Хөббине галәм халкы ишетде.
«Сөләйман хәким килсүн», – дип, Хуҗа Әхмәд
чарлады,
Гашыйк Йосыф килгән суң,
кулларыни баглады[66]66
  Кулъязмада: Килгәндин суң Сөләйманның кулларыни баглады.


[Закрыть]
.
Сөләйманның буйунындин бер сыгырга
такдылар,
Оруп-сугуп Хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә
илтдиләр[67]67
  Кулъязмада: Оруп-сүгүп хәкимләр Хуҗа Әхмәдкә йыкдилар.
  Моннан соңгы бер юл текст кулъязма нөсхәдә юк.


[Закрыть]
.
Хуҗа Әхмәднең алтунда гаебени белдиләр.
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман,
Хуҗа Әхмәдкә бакмады,
Сөләйманның эшләри Хуҗа Әхмәдкә
йакмады[68]68
  Моннан соңгы ике юл китап нөсхәсендә юк, текст кулъязма нөсхә буенча китерелә.


[Закрыть]
.
Бер елгача тәкъсирен Сөләйманның
тутмады,
Чәһар тәкбир әйтәйен, һәргиз җавап әйтмәде.
Бер елгача Сөләйман көн дә утун ташыды,
Кичә булса, күп халык аның мәлямәтен ишедде.
Бер елдин суң Хуҗа Әхмәд гөнаһыдин үтдиләр,
Буйунларын чишүбән чәһар тәкбир әйтдиләр:
«Гөнаһындин бән үтдем, белгел, Ходай үтмәде,
Остухануң өстендин һәргиз чәркең китмәде.
Җануң тәндин чыкган суң, тәнүң гүрдә
йаткырур,
Олугъ Гомур дәрйасын[69]69
  Олугь Гомуд дәрйасын – Аму-Дәрья булырга тиеш.


[Закрыть]
кырык елгача
агузур.
Кырык елдин суң, Сөләйман,
остухануң пакь булур,
Әгъзаларуң черүбән, ахирәтдә хакъ булур.
Айрылмасдур[70]70
  Кулъязмада: айрулмасун.


[Закрыть]
, Сөләйман, җануң берлән
имануң,
Тәгаен кыйлды[71]71
  Кулъязмада: тәгълим кыйлды – өйрәтте, укытты, белем бирде.


[Закрыть]
Хуҗа Әхмәд, һич калмады
гөнаһуң».
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман:
«Сезгә нәчүк карайен?
Айрылуп мән баламдин, имди кайа барайен?
Ишетепмез: катукның йогы калур, түкүлсә[72]72
  Китапта «Сөләйманның кайтканы йукы калур түкүлсә» дип ялгыш язылган.


[Закрыть]
.
Мөэмин колның күңлени тегеп булмас,
сүтүлсә».
«Күрүп торуп Хак эшин, нәчүк катыйль
кыйлдың сән?
Сиксән ирнең салебени үзең батыйль
кыйлдың сән?
Солтан Хөбби вәлидер, тугар ирде сиксән ир,
Йитмеш түртдә булуп сән, имди булдың
кара йир.
Үткүр булды Сөләйман батыеның кылычы,
Кырып-чөеп салуп сән, сәңа тикде ни үче?
Гашыйк колның күңлүндә нәләр барын
белмәссән[73]73
  Кулъязмада:…ниләр барын белмәсләр.


[Закрыть]
,
Солтан Хөбби ишүтсә, булур, ирмеш,
мәдәдкяр»[74]74
  Моннан соңгы «Хатимә» («Бетем») өлеше әсәрнең ике нөсхәсендә ике төрле. Монда китап нөсхәсендәге бетем өлеше китерелә.


[Закрыть]
.
Бу дастанны укуган һәм укубдыр, битендер,
Укуганны ишүткән морадига йитүпдер.
Ризыкыни биргүчи ул торур пәрвәрдигяр,
Гариф мән дип, күп шәех дөнья йигып
йатубдыр.
Әнбийа һәм әүлийа бу дөньядан үтүбдер,
Бу дастанны Кол Шәриф шәйлә битеп
укубдыр[75]75
Кулъязма нөсхәдәге бетем өлеше түбәндәгечә:Бу дастанны укыган һәм укылдыр, йайепдыр,Укыган соң күзләре һәммә яшькә тулыпдыр.Башта ризык биргүче бу кодрәтле кадирдур.Мөшкил түшсә, йад кыйлың,Солтан Хөбби хазирдур.Гарип мән, дип, дөнйаның малын йыгып байыпдур,Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкга йайыпдур.Тәрҗемәсе:Бу дастанны укыган һәм укыр, халыкка таратыр,Укыганнан соң һәммәсенең күзләре яшь белән тулыр.Башыбызга ризык бирүче бу кодрәтле Алладыр.Авырлык килсә искә төшерегез:Солтан Хөбби хәзер торыр.Мин зәгыйфь, дип, дөньяныңмалын җыеп баючылар да бар;Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкка таратучыдыр.

[Закрыть]
.
 

Шунда Хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәд Ясәвидән рөхсәт алуп, кайтмак булды. «Баламны бер күрсәм икән, Аллаһы Тәгаләдән сорап бер дога кыйлуңыз», – диде. Хуҗа Әхмәд Ясәви дога кыйлды. «Бар инде, өйгә йитмәсдән әүвәл балаңны күрүрсән», – диде. Хәким Сөләйман куанганнан өенә кайтуп китде. Өйенә йитде – һичнәрсә күрмәде. Никадәр иҗтиһад кыйлуп ян-янына карап барса да, һич кеше күрмәде; мәгәр бер агачның башунда өч ак кош күрде. Күңлүндә уйлады: «Шәйхем Хуҗа Әхмәд ихлассыз дога кыйлган икән», – дип. Берзамандин суң йәнә барды Хуҗа Әхмәд Ясәвигә. Әйтде: «Баламны күрәр дигән идүңез, күрмәдүм», – диде. Хуҗа Әхмәд әйтде: «Агач башунда өч ак кош күрдүңмү?» – тиде. Сөләйман әйтде: «Бәли, күрдем». Хуҗа Әхмәд әйтде: «Икисе Хозыр берлән Ильяс иде, берисе Хөбби Хуҗа ирде». Сөләйман Хуҗа әйтде: «Йәнә насиб булмасму күрүргә?» – тиде. Хуҗа Әхмәд әйтде: «Кыямәткәчә сабыр идәсән. Һәм һәркемгә бер мөбтәля ирешсә, «Йа, Хөбби, мәдәд!» дисә, хазер килүп мәдәд кыйла, ирмеш. Әлбәттә, гаиб ирәнләрнең бериседер».

Мән бәгъдә. Сөләйман пөшәйман улуп, бәгъдә сабыр кыйлуп, өйендә бераз Ганбәр ана берлән гомер сөреп, бервакытда Сөләйман Хуҗа госел иткәндә, Ганбәр ана, тәнени күрүп, күңлендә кәчде ки: «Тәне бик кара икән», – дип. Хәким Сөләйманга илһаме илаһи булуп белде, күңлендән кәчүрде: «Моннан да карага барурсән». Мән бәгъдә, әҗәл ауруында балалары Әсхәр берлән Мәхмүдкә васыять кыйлды һәм Ганбәр анага васыять кыйлды: «Мән дөньядан күчкән суң, кырык көн булганда, гаиб ирәнләр килүрләр, тәгъзыять өчүн. Шуларның арасында бер кара адәм булур. Исеме Зәңги булур. Шул кешигә анаңызны никах кыйлуп бирүрсез», – диде. Һәм Ганбәр ана ишетде һәм риза булуп ултурды. Андин суң Хәким Сөләйман дөньядин күчде. Әйткәнчә, кырык көндә гаиб ирәнләр килделәр. Арасында берисе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах кыйлуп бирдиләр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.

Андин суң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике туйыз аш алуп бара икән: берисендә – эссе аш, берисендә – суук аш. Йәнә ике тайак алуп бара икән: бери йуан, бери нәзүк. Аз гына ачуы кәлсә, нәзүк тайак берлән ора икән. Әгәр ачуы каты кәлсә, йуан тайак берлән ора икән. Һәм эссе аш теләсә, эссене бирә икән; әгәр суук аш теләсә, суук аш бирә икән. Айак тунын чишмәй килсә, йәнә дә тайак менән ора икән. Бу бер гыйбрәт имәсмү? Ганбәр ана үзи Бохара ханның кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәнен кара дип, аннан да бигрәк карага Аллаһы Тәгалә киз килтүрде. Күрәрсән, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрүн яратмаган хатунларга: ирләрүн хурлап чыкган хатунлар, әүвәлге ирендәй йаманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, ушандак әүвәлге ире кебек булмай, диләр.

Тәммәт, тәмам булды.

Тәрҗемәсе:
 
Бисмилла дип башлыймын, исемең белән,
йа Алла!
Мөселманлыкның башыдыр: «Алладан башка
илаһ[76]76
  Илаһ – Тәңре.


[Закрыть]
юк».
Сөекле итеп яраттың Мөхәммәд
пәйгамбәрнең нурын,
Аннан алып яраттың бу галәмнең барысын.
Унсигез мең галәмне барысын да яраттың,
Айны-көнне яратып, аның белән яр иттең.
Күк тәхетен, язмыш тактасын, җәннәт
хезмәтчеләрен яраттың,
Оҗмах-тәмугны – барчасын кеше өчен
яраттың.
Аннан соң яраттың иң элек Адәм
галәйһиссәламне,
Аңардан тудырып тараттың бу кешеләрнең
барысын да.
Бу дөньядан күп үтте пәйгамбәрләр һәм
әүлиялар,
Барчасының да җитәкчесе – Мөхәммәд
пәйгамбәр.
Олугъ Сыр-Дәрьяның буенда туксан тугыз
һәм тагын
Мең шәехнең куанычы – Хуҗа Әхмәд Ясәви.
Бу дастанны белсәгез: ир Хөббинең дастаны,
Ихлас белән тыңлагыз – Аллага
гашыйкларның гөлбакчасы.
Хуҗа Әхмәдиең урынбасары –
Хәким ата Сөләйман,
Морадымның аларның рухларына җитүен
телимен.
Өченче исемен белергә теләсәгез –
мин боерыксыз да әйтәм:
Алла гыйлемен күңеленә чиксез күп
сыйдырган.
Ишетсәгез, мөселманнар алар – Ганбәр ана
оныклары;
Ай һәм көн саен нурлырак була бара аларның
икесенең эшләре.
Ганбәр анага карасагыз – Богра ханның
кызы ул,
Алар авызындагы сүз – бары аять[77]77
  Аять – Коръән сүрәләрендә аерым җөмләләр, аерым бәетләр.


[Закрыть]
белән
хәдис[78]78
  Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәр сөйләгән сүзләр, сөйләмнәр.


[Закрыть]
кенә.
Хан кызы белән әүлия (Хәким ата Сөләйман)
бер-берсенә кушылды,
Аклы-кызыл ефәктәй, бер-берсенә ишелде.
Шәфкатьлелек вакытында җанны җанга
куштылар,
Ганбәр ана аннан соң өч ир угыл таптылар.
Дин хөр заман – халыкның барчасын да
җыйдылар,
Икесенең исемнәрен Әсхәр, Мәхмүт
куйдылар.
Кечесенең исемен Солтан Хөбби куйдылар,
Тасвирласам аларны – оҗмахның чын
гөлләредер.
Әсхәр, Мәхмүт икесе иген игү белән
шөгыльләнделәр.
Икесенең эшләрен яхшы гына күрделәр.
Изге Солтан Хөббигә Ганбәр ана шәфкатьле
булды,
Ул, анасы нәрсә кушса, ни дисә дә,
шуны үтәү өчен җанын бирер иде.
Ул вакытта ир Хөбби шоңкар-лачын белән
ауга йөрде,
Бабасын хөрмәт итеп, ул кушкан эшне
эшләде.
Сүз башлады Сөләйман изге Солтан Хөбби
турында,
Ганбәр ана, аны олылап, урыныннан торды.
 
 
Әйтте: «Биби! Улыгыз шоңкар-лачын белән
ауга йөрү эшен сайлады,
Безнең сүзне тыңламыйча, бабасының эшен
эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзенә:
«Кулларында кошлары, әмма Алладан ул
гафил түгел»[79]79
  Ягъни Аллага зикер әйтүне онытмаган.


[Закрыть]
.
Әйтте: «Биби! Килегез, улларымны
чакыр әле,
Өч угылның хәлләрен хәзер ачык бел әле!»
Шул мизгелдә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүт!» –
диделәр,
Итәкләре билендә[80]80
  Тиз йөгерер өчен итәкләрен билгә күтәреп.


[Закрыть]
, шунда ук килеп җиттеләр:
«Бер айлык юл икән, ясмык игеп йөрдек без,
Боерыгыгызны тотып, җан бабам,
алдыгызга килдек без».
Әйтте: «Биби! Сез тагын улларны чакырыгыз.
Хәзер булса улыгыз, аннан соң миңа әйтегез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!» –
диделәр,
Улы килмәгәнгә анасы кайгы-хәсрәткә
баттылар.
Ачуланып, анасы: «Хөбби! Балам!» – диделәр,
Хәзер булып баласы: «Җаным! Анам!» –
диделәр.
«Белми калдыңмы, җан балам, бер
чакырдым, килмәдең?
Мин борчулы анаңның хәлен бер минут
сорамадың».
«Зур дәрәҗәле кешеләр бәлагә төшкән,
көймәләре баткан иде,
Олысы-кечесе – барысы да: «Хөбби!» –
дип елаштылар.
Шул вакытта көймәнең әйберләрен тартып
алдым,
Кешеләре белән әйберләрен ярга чыгардым».
Ышанмады Сөләйман ир Хөббинең
әйткәненә, –
(Хөбби) җилкәсен ачып, арканның
баткан эзен күрсәтте:
«Сабыр итсәң, җан бабам, кәрванның
барысы да килерләр,
Малларының уннан берен безгә бирерләр».
Шул вакытта кәрван халкы җитеп килделәр,
Нәзер әйткән малларын Сөләйманга
бирделәр.
Кабул итмәде Сөләйман, улларына бүлеп
бирде,
Ауга чыккан Хөббигә өлеш бирергә онытты.
Шул вакытта ир Хөбби бернәрсәне уйлады:
Сугымчыларга боерып, ун сыерны суйдырды,
Олугъ-кече барчаны икмәк һәм иткә
туйдырды.
Халык суйган сыерның җәеп куйды тиресен,
Солтан Хөбби аларны берсе өстенә берсен
өеп куйды.
«Бер эш кыйл син, җан бабам, халыклар
күрсеннәр:
Шушы суйган сыерлар, торып йөреп
китсеннәр.
Ходаемның әмереннән без үзебез өлкән
түгелбез,
Ул кодрәтле Аллага без тигәнәк түгелбез.
Боерсагыз, җан бабам, безгә моңарчы
күрелмәгән эш эшләп күрсәт,
Әүвәлгедәй тиреләргә тагын җаннарын
бир әле».
«Бисмилла!» дип, һәр тирегә бер сулыш
өрделәр, –
Әүвәлгедәй сыерлар торып-йөреп киттеләр.
Изге Солтан Хөббинең аякларын үптеләр,
Рөхсәт алып, сыерлар утлый-утлый киттеләр.
Шул вакытта Сөләйман башын югары күтәрде:
«Икебез дә акыл иясе булып,
бер илгә сыймабыз без», – диделәр.
«Бу эшне бергә эшләдегез, китәр юлны
сорыйм мин,
Сез калыгыз, җан бабам, без зәгыйфьләр
китәрбез».
«Тәкъсир!» – диде ир Хөбби, торып
йөреп киттеләр.
Ана, угыл – икесе бер бүлмәгә керделәр.
Ганбәр ана бүлмәнең ишеген бикләп алды,
Ганбәр ана Хөббине бүлмәдә дип белде.
Солтан Хөбби өеннән ятып килде
кичкырын,
Өлеш чыгармаганга, бәгъре җылы
кан (кимсенү) белән тулды.
Юкка чыкты ир Хөбби, киемнәре калды,
Терек йөргән Солтан Хөбби шулвакыт
юкка чыкты.
Кызарып таң атканда, Ганбәр ана тордылар,
Улымны күрим диеп, шул бүлмәгә керделәр.
Улын тапмый анасы, алып чыкты киемен,
Бик кычкырып елыйдыр, Ходаена ялварып.
Зар кыйлып елыйдыр: «Кайда юкка
чыктың? – дип, –
Мин зәгыйфьне, җан балам,
инде хәсрәткә салдың, – дип. –
Җан баламнан аерылдым, нидер
минем гөнаһым?
Зәгыйфь булып аерылдым, хәбәр бир соң,
Ходаем!
Солтан Хөбби, җан балам,
терек көе юк булдың,
Мин борчулы зәгыйфьне инде хәсрәткә
салдың.
Терек көе юк булдың, инде кемнән
сораем?
Айрылдым җан баламнан, сабыр бир син,
Ходаем!»
Аваз килде билгесез җирдән:
«Солтан Хөбби терек ул;
Хозыр белән Ильясның[81]81
  Хозыр, Ильяс – легенда буенча, мәңгелек яшәү сере булган «тереклек суы» эчеп, мәңге яши торган изге кешеләрнең исемнәре. Гадәттә, алар икесе бергә йөриләр, имеш.


[Закрыть]
бергә йөргән
иптәше ул!»
 
 
Бер әүлия да тапмады бу дөньяның әйләнү
орбитасын,
Билгесезлектән сүз ишетте, күңеле тапты
чын хакыйкатьне.
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәткә
җитеште,
Юкка чыккан Хөббине галәм халкы
ишетте.
«Сөләйман Хәким килсен», – дип, Хуҗа Әхмәд
чакырды,
Гашыйк Йосыф[82]82
  Монда шагыйрь Сөләйман Хәкимнең үзенең остазы Хуҗа Әхмәдкә чын күңелдән бирелгән булуын Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге Йосыф пәйгамбәрнең Аллага булган гыйшкы белән чагыштыра.


[Закрыть]
1 килгәннән соң, кулларын ул
бәйләде.
Сөләйманны муеныннан бер сыерга
тактылар,
Орып-сугып Хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә
илттеләр.
Хуҗа Әхмәднең алдында гаебен белдерделәр.
«Тәкъсир!» – диде Сөләйман, Хуҗа Әхмәдкә
карамады,
Сөләйманның эшләре Хуҗа Әхмәдкә
ярамады.
Бер елга кадәр ул Сөләйманның тәкъсирен
кабул итмәде,
Дүрт кат тәкбир әйтсә дә, һич тә җавап
бирмәде.
Бер елга кадәр Сөләйман көн дә утын
ташыды,
Кичә булса, күп халык аның шелтәләвен
ишетте.
Бер елдан соң Хуҗа Әхмәд аның гөнаһын
кичерде,
Муеннарын чишү белән, дүрт кат тәкбир
әйттеләр.
«Гөнаһыңны мин кичердем, бел ки,
Ходай кичермәде,
Синең тәнең өстеннән һич тә шешең китмәде.
 
 
Җаның тәнеңнән чыкканнан соң,
тәнеңне гүрдә яткырыр,
Олугъ Аму-Дәрьяны кырык елга кадәр
агызыр.
Кырык елдан соң, Сөләйман, синең тәнең
пакь булыр,
Әгъзаларың черү белән, ахирәттә
туфрак булыр.
Аерылмастыр, Сөләйман, җаның белән
иманың,
Ачык белде Хуҗа Әхмәд, һич калмады
гөнаһың».
«Тәкъсир!» – диде Сөләйман:
«Сезгә ничек карыйм мин?
Аерылдым мин баламнан, инде кая
барыйм мин?
Ишетәбез: катыкның эзе кала түгелсә,
Мөселман колның күңелен тегеп булмас,
сүтелсә».
«Күреп торып хак эшне, ничек үтердең
аны син?
Сиксән ирнең кулонын (символын) үзең
ялганга чыгардың син?
Солтан Хөбби изгедер, туар иде сиксән ир,
Җитмеш дүрткә җиттең син, инде кердең
кара җиргә.
Үткер булды Сөләйманның күңелендәге
кылычы,
Кырып-чөеп салдың син, сиңа тиде ни үче?
Гашыйк колның күңелендә ниләр барын
белмәссең,
Солтан Хөбби ишетсә, булыр иде ярдәмче».
Бу дастанны укыган һәм укыр да, язар да,
Укыганны ишеткән морадына җитәр дә.
Ризыкларны бирүче шул бар итүче (Алла)
булыр,
«Акыл иясе мин» дип, күп шәех дөнья малы
җыеп ятарлар.
Күп пәйгамбәрләр, әүлиялар бу дөньядан
үттеләр,
Бу дастанны Кол Шәриф шулай язып укыды.
 

Шунда Хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәд Ясәвидән рөхсәт алып, кайтырга булды. «Баламны бер күрсәм икән, Аллаһы Тәгаләдән сорап бер дога кылыгыз», – диде. Хуҗа Әхмәд Ясәви дога кылды. «Бар инде, өйгә җиткәнче үк балаңны күрерсең», – диде. Хәким Сөләйман куанып өенә кайтып китте. Өенә җитте – һичнәрсә күрмәде. Никадәр тырышып як-ягына карап барса да, һичбер кешене күрмәде; мәгәр бер агач башында өч ак кош күрде. Күңеленнән уйлады: «Шәехем Хуҗа Әхмәд ихлассыз дога кылган икән», – дип. Беркадәр вакыттан соң янә Хуҗа Әхмәд Ясәвигә барды. Әйтте: «Баламны күрерсең дигән идегез, күрмәдем», – диде. Хуҗа Әхмәд әйтте: «Агач башында өч ак кош күрдеңме?» – диде. Сөләйман әйтте: «Әйе, күрдем». Хуҗа Әхмәд әйтте: «Икесе Хозыр белән Ильяс иде, берсе Хөбби Хуҗа иде». Сөләйман хуҗа әйтте: «Тагын күрергә насыйп булмасмы?» – диде. Хуҗа Әхмәд әйтте: «Кыямәткәчә сабыр итәсең, һәм һәркем берәр бәхетсезлеккә дучар булса, «Йа, Хөбби, ярдәм бир!» дисә, хәзер үк килеп ярдәм итә икән. Әлбәттә, ул күздән югалган изге кешеләрнең берседер».

Шуннан соң Сөләйман үкенеп, соңра сабыр кыйлып, өендә бераз Ганбәр ана белән гомер сөреп, бервакытны Сөләйман Хуҗа коенганда, Ганбәр ана, аның тәнен күреп, күңеленнән уйлады: «Тәне бик кара икән», – дип, Хәким Сөләйманга Алладан илһам килеп, моны белде, күңеленнән уйлады: «Моннан да карага барырсың». Шуннан соң, әҗәл авыруы җиткәч, балалары Әсхәр белән Мәхмүткә васыять әйтте һәм Ганбәр анага васыять әйтте: «Мин дөньядан күчкәннән соң кырык көн булганда, күздән югалган ирләр юату өчен килерләр. Шулар арасында бер кара адәм булыр. Исеме Зәңги булыр. Шул кешегә анагызны никах укытып бирерсез», – диде. Ганбәр ана ишетте һәм риза булып утырды. Аннан соң Хәким Сөләйман дөньядан күчте. Әйткәнчә, кырык көндә югалган ирләр килделәр. Арасында берсе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах укытып бирделәр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.

Аннан соң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике савыт аш алып бара икән: берсендә – кайнар аш, берсендә – суык аш. Тагын ике таяк алып бара икән: берсе юан, берсе нәзек. Аз гына ачуы килсә, нәзек таяк белән ора икән. Әгәр ачуы каты килсә, юан таяк белән ора икән. Һәм кайнар аш теләсә, кайнарны бирә икән; әгәр суык аш теләсә, суык аш бирә икән. Аяк тунын чишми килсә, янә дә таяк белән ора икән. Бу бер гыйбрәт булмасмы? Ганбәр ана үзе Бохара ханының кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәне кара дип, аны Аллаһы Тәгалә аңардан да карага билгеләп куйды. Күрәсең, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрен яратмаган хатыннарга: ирләрен хурлап чыккан хатыннар, әүвәлге иреннән яманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, шундый әүвәлге ире кебек булмый, диләр.

Тәмам булды, бөтенләй бетте.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации