Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 43 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Озак көтәргә туры килмәде Иргалигә, йөзе шул арада языла-ачыла төшкән картузлы урыс: «Әйдәгез! Сезне көтәләр… Рәхим итегез!..» – дип, Иргалигә үзе артыннан иярергә кушты.

Иргали атын өй каршындагы рәшәткә тактасына бәйләде дә сакалбайга иярде. Иң әүвәл текә баскычтан күтәрелеп, калын киез белән тышланган зур ишекне ачып эчкә уздылар. Аны ияртүче, тагын бер зур гына ишекне ачып, яктылык бөркелеп торган бүлмәгә үтәргә кушты. Үзе тышкы якта калды.

Иргали, бусага аша атлап керү белән, ындыр табагыдай зур өстәл янында утырган ике кешене күреп, тәмам аптырашта калды. Беренче тәэсир чыннан да котыңны алырлык иде. Кузька-Бурлакның кыяфәте, килеш-килбәте тел белән әйтеп, сүз белән аңлатырлык түгел икән. Сажин җилкә, пәһлеван гәүдә. Чегәннекенә охшаган, кара болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәч, шундый ук сакал. Күлмәк изүе кендегенә кадәр ачык, җиңнәр сызганулы. Күкрәк-беләкләре дә, нәкъ сакал-мыегы кебек, бөдрәләнеп торган кара төк белән томаланган. Күкрәк йоны арасында, елык-елык килеп, чылбырга тагылган шактый зур алтын тәре чайкала. Йөз-чыраеның адәм карарлыгы юк. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган гыйфритнеке сыман сыңар гына күз үзендә, икенчесенең урыны, шыксыз яраны хәтерләтеп, чокыраеп тора. Әмма аның сыңар күзе дә биш күзгә торырлык, кешене үтәдән-үтә күрергә теләгәндәй, чекерәеп карый, карашы – нәкъ иблиснеке. Авызының уң ягы колагына кадәр ертылган. Өске ирененең бер чите китек, шул урыннан, ыржайганга охшап, атныкыдай ике эре теш күренеп тора. Әйе, бу адәм әлеге җан кайтаргыч җөйләнгән яралар белән тикмәгә генә бизәнмәгәндер, дип уйлап куярга мәҗбүр булды Иргали.

Икенче туган уе шул булды: Клочкиннар кебек мир өстендә данлыклы-шөһрәтле кешеләр ничек итеп шушындый юлбасарга тартым адәми зат белән аралаша алдылар икән?

Иргалине тагын бер нәрсә гаҗәпкә калдырды. Кузька-Бурлак янәшәсендә, аның култык астына ук кереп, елышып, алтын-сары чәчле бер яшь сылу утыра. Күзләре ат өркерлек хуҗага сөеп-сокланып карый. Әлеге җиңел, кош сөякле сылуның да изүләре ачык, аннан үтәдән-үтә күренмәле сыман ап-ак тәне, ярым шәрә күкрәкләре күренеп тора. Җыйнак, килешле, дәрт барлыгын сиздереп төртеп торган әлеге күкрәкләре ниндидер хикмәт белән генә изүеннән чыгып төшмичә торалардыр. Ул гына да түгел, бу сылу хатын яман да хәтәр йонлач җәнлекнең авызы тирәсендә чуалган ап-ак нәфис күгәрченне хәтерләтә иде.

Өстәлдә – чиреге белән аракы. Зур табакта – туралган салкын ит. Ваграк савыт-сабаларда тозланган кыяр, кәбестә ише нәрсәләр. Башка төрле тәгам-ризыклар да җитәрлек иде. Кыскасы, табын шактый мул.

Кузька-Бурлак, елышып утырган алтынчәч иңенә яткан юан кулын күтәрә төшеп, Иргалине табын янына чакырды – өстәл янындагы буш урындыкка күрсәтте. Кунак буйсынды. Ул арада хуҗа кеше чирекле шешәгә үрелде, буш стаканга мөлдерәмә итеп аракы салды.

– Әйдә, солдат, күтәрдек! Танышу хөрмәтенә булсын…

Иргали: «Тоткан нәрсәм түгел», – дип, эчүдән баш тартты. Бу хәл Кузька-Бурлакны гаҗәпләндермәде. Алдында яткан хатны әйләндерә-әйләндерә сөйләнүендә булды. Тавышы да гөбедән чыккандай гөрләп тора иде аның:

– Монда безнең хөрмәтле Олег Авдеевич синең хакта барысын да язган. Бик кызыклы очрашу булган икән… – Шунда Кузька-Бурлак елмайды булса кирәк, сыңар күз кысылып куйды. – Хикмәтле кеше ул Олег Авдеевич. Мине дә, чертёжсыз-нисез, вак кисәкләрдән җыеп кеше итте. Короче говоря, үлгәч терелтеп аякка бастырды. Болай булгач, шәт, без дә яхшы танышлар булырбыз…

Шунда ук җәһәт кенә бер якка янтайды да тәрәзә рамына төртте. Иргали, тәрәзә бөтенләе белән ватылып-коелып төшәр дип уйлаган иде, караса, олы өлгеләр як-якка ачылып кына китте. Хуҗа кеше, бөркелеп салкын һава кергән тәрәзә ягына янтая төшеп: «Васька! Минем янга Динисны чакыр әле. Тиз бул!..» – дип кычкырды. Шунда Иргали аның колагында зур алтын алка елкылдавын чамалап алды.

Кузька-Бурлак, Иргалигә мөрәҗәгать итеп, аның кайчан кайтканлыгы, тормыш-көнкүреше, гаиләсе белән кызыксынды.

– Н-да-а!.. – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй итеп. – Заманалар шактый ук четерекләнде…

Ул арада, кабаланудан булса кирәк, тыны кабып:

– Тыңлыйм, Кузьма Данилович! – дип, Динис атлы бәндә дә килеп җитте.

Өй хуҗасы Иргали белән Динисны таныштырды. Иргали, урыннан кубып, яңа танышының кулын кысты. Динис, тышкы кыяфәте белән рус кешесен хәтерләтсә дә, солдат белән саф татарча исәнләште, хәтта дуслык тәкъдим итәргә теләгәндәй, «яшьти» дип мөрәҗәгать итте. Ул, керә-керешли үк, боерык сездән, җегермәк бездән дигәндәй, ни кушсаң шуны минуты белән башкарырга әзер булуын белдереп, тоҗрап тора иде.

Өй хуҗасы сүзне кыска тотты. Иргалинең кем булуын, нинди йомыш белән йөргәнен, кичекмәстән ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. Моның өчен Динис бүген үк, хәзер үк солдатның тормышы-көнкүреше белән танышып кайтырга тиеш иде.

– Элемтә дә, барлык йомышлар да Динис аша йөртелер, – диде Кузька-Бурлак, кадак каккан сыман итеп. – Нәрсә кирәк, аңа мөрәҗәгать итәсең. Кулдан килгәнне, мөмкин булганны эшләргә тырышырбыз. Олег Авдеевич өчен җан фида!..

Терекөмеш йоткан кебек тоҗрап-биеп торган Динис: «Барысы да аңлашылды», – дип, түбәнчелек белән баш иде. Әмма хуҗа аны болай гына чыгарып җибәрмәде, баягынак Иргалигә дип салган аракыны сузды. Тегесе җәһәт кенә өстәлгә якынайды да тулы стакан аракыны ике кабып бер генә йотты. Тамагын кырып, кулындагы бүреге белән авызын сөртештерде дә, рәхмәтен белдереп, янә башын иде.

Динис ул көнен Иргали белән уздырды. Кузька-Бурлактан чыгу белән Салаязга кайттылар. Иргали юлда ук аны үзенең уй-ниятләре белән таныштырды. Клочкиннардан әҗәткә бераз акча алып торуын да яшермәде. Бурычны, алдан сөйләшенгәнчә, ит-май ише нәрсә белән каплаячак. Моның өчен ул аяклы эре мал-туар алып, бераз икмәк каптырып, ит кундырып, суеп, Казанга илтергә тиеш иде. Аның бу фикерен яшьтие дә хуплады.

Динис белән Иргали бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Бигрәк тә Динис үзен гади һәм иркен тотты. Өйдәгеләр аны беренче күрүдән үк үз иттеләр. Мөгаен, саф татарча сөйләшә белүе араларны шулай якынайткандыр.

Иргалигә яшьтиенең тагын бер ягы – чын мәгънәсендә эш кешесе булуы ошады. Чәй дә эчеп тормады Динис, Иргалине, җилтерәтеп диярлек, ишегалдына алып чыкты. Дәрья кадәр ишегалдында чүмәлә кадәр генә булып торган «кәҗә куышы» янына килеп, аның эченә күз салгач, сызгырып ук җибәрде.

– Ат кадәр ат ничек сыя соң монда? Ятарга теләсә, кашына-нитә калса, бүселеп килеп чыкмасмы соң?..

Иргалинең йорт урынына күчтеләр. Яшьтие бик ошатты өй-каралты буласы җирне. Шундук кар ерып, олы-олы адымнар белән аркылыга-буйга үлчәп тә чыкты. Булачак каралты-кураның кайда, ничек урнаштырыласын чамалап карагандай итте.

– Менә бу якка буйдан-буйга абзар-каралты урнаштыру хәерлерәк булыр… Ә менә бу төштә – чарлаклы алты почмаклы өй! Тыкрык почмагы – таш келәт өчен үтергән дә куйган…

Иргали түзмәде, дустының сүзен бүлергә мәҗбүр булды:

– Һәй, яшьти!.. – диде ул, «юк белән башыңны катырма әле» дигән мәгънәне аңлаткандай кулын селтәп. – Кая инде ул безгә таш келәтләр белән чарлаклы өй турында уйлау. Ул бит тылсымлы таяк белән бер селтәнүдә генә эшләнә торган нәрсә түгел. Баш очыбызда кары-яңгыры үтмәслек үз куышыбыз булсын иде әле ичмаса. Өйдәш булып яшәгәнне үзең күреп торасың ич. Кеше түбәсе астында калачның да тәме юк шул…

– Син, яшьти, алай өметсезләнмә әле. Олы максат олы көч тудыра. Кузьма Данилович әйткән икән, син аны барга сана. Ике сөйләшә торган кеше түгел ул. Менә әйткән иде диярсең, исән-сау булырга язса, менә шушы урында кояшка каратып салынган йортың ялт итеп торачак…

Иргали янә көлде.

– Һәй, Динис туган! Авызыңа бал да май иде кана да бит. Әйдә, һич югында, шулай дип юаткан бул инде. Кая инде ул безгә андый йорт-җирләр! Монда әле әнә төнгелеккә ат алдына салырга сыңар сәнәк печән заты юк…

– Анысы аның вак мәсьәлә, булмаса булыр, – диде Динис, билгеле бер карарга килгән кеше сыман итеп. – Бүген үк булыр. Әйдә, атыңны бор. Чаллыга киттек. Берьюлы мине дә озатып куюың булыр…

Шул ук көнне кичен Иргали, чанасына бастырыклап, тау кадәрле бер олау печән төяп, җилкапка төбенә кайтып туктады. Бу хәлне күргән өйдәгеләр, өсләренә дә кияргә онытып, шаклар катып, урамга йөгерешеп чыктылар. Гөлниса белән Зәйтүнәгә бала-чага да ияргән иде. «Кайдан килде шултиклем хәзинә?» – дип, аһ та ваһ иттеләр. Җилкапканы каерып ачып, олауны ишегалдына керткәч кенә тынычландылар. Бераздан Иргали янында, шәлен бөркәнеп, сырмасын киеп чыккан Гөлниса гына калды.

– Ай-һай ла печәне! Урман печәне икән ләбаса… Исенә генә игътибар итче, сиңа әйтәм, чәй урынына салып эчәрлек, билләһи!..

Печәнне, атка да җылы булсын дип, куышның җил ягына өйделәр. Күрше-күлән кәҗә-сарыгы кереп пәрвайсызламасын өчен, иске такталар белән әйләндереп, койма ише нәрсә дә әмәлләп куйгандай иттеләр.

Ир белән хатын өйгә ут алгач кына керделәр. Аркалары лачма су булса да, үзләре шат, йөзләре алсуланган, күзләре бәхетле яна иде. Өйгә кергәч тә мәзәк сүзләр әйтешеп, көлеп-шаярышып алдылар. Ни әйтсәң дә, Ходайның биргәненә шөкер, бүгенге көндә җан асрарлык мөмкинлекләре бар, тәгам ризыкка интекмиләр.

Ашап-эчеп йокларга яткач та әле, байтак вакыт йокыга китә алмыйча, пышылдап сөйләшеп яттылар. Башта Иргали бүген башыннан кичергәннәрне чәчми-түкми сөйләп бирде. Билгеле инде, өй-фәлән хәстәренә керешкәнче, җылы абзар әмәлләп, аяклы мал алып, ит кундырып, әкренләп әҗәттән котыла башларга нияте барлыгын да киңәш-табыш итте. Күндәм Гөлниса берсүзсез риза булды.

Ул көнне ир белән хатын арасында сүз шактый озакка сузылды. Гөлнисаның исе-акылы китеп тыңлаганы, әлбәттә, Кузька-Бурлак булды. Әлеге хикәятнең хатынының күңеленә шаккату белән бергә шомлы шик тә салуын Иргали аның тын да алмыйча ятуыннан төшенде. Әмма тынычландырырга ашыкмады, чөнки ул үзе дә әлеге сәер танышы турында икеле-микеле уйда иде. Хәер, бер Кузька-Бурлак кына түгел, Динис яшьтие дә аның өчен ватып булмаслык каты чикләвек иде.

Икенче тапкыр Чаллыга баруында Кузьма Данилович янына яшьтие генә керде һәм аннан, асыл кош тоткандай, авызын ерып чыкты. Иргалинең иң әүвәл сыер-мазар алып симертеп, Казанга, Клочкиннарга илтергә теләвен хуҗа да бик хуплаган, имештер, һәм менә минутында ярдәм итәргә дә керешкән…

Динис Иргалине арткы урамнарның берсенә алып китте. Бер зур гына йортның чуарлап-бизәкләп эшләнгән рус капкасы янында атларын туктаттылар. Яшьтие әлеге өйдән дә тулган айдай балкып чыкты. Тар тыкрык буйлап әлеге йортның бакча ягына төштеләр дә, ике-өч киртәне алып, тезелешеп торган печән кибәннәре янына кереп туктадылар.

– Сыйдыра алган кадәр төя… – диде Динис, үз малы турында сүз алып баргандай итеп.

– Олавы күпме торыр икән соң?..

Яшьтие аны шундук бүлде:

– Юк белән баш катырып торма әле, төявеңне бел. Бәлки әле кибәне белән алырга туры килер…

Ул арада Динис, бакчага тирес ташыган сукмак буйлап, өйнең арткы капкасына таба юнәлде. Бераздан ул аннан каен агачыннан ясалган һәйбәт бастырык, юан арканнар һәм бер сыңар тимер сәнәк күтәреп чыкты.

Печән төягән арада, Иргали үзен Казанда ук кызыксындырган сорауны бирергә җөрьәт итте: Кузька-Бурлакның кем булуы белән кызыксынды. Яшьтиенең җавабы да сәеррәк: «Хикмәтле кеше, – диде ул һәм: – Кузьма Даниловичны Волга-Кама буйларында белмәгән кеше юктыр», – дип өстәде. Заманында пароходлар тоткан кеше булуын да әйтте. Әмма бөтен булган байлыгы, ничек кергән булса, шулай чыгып та киткән: картада оттырган дигән имеш-мимешләр йөри, янәсе. Иргалинең күңелендә Динис сөйләгәннәрнең бары тик «хикмәтле кеше» дигәне генә уелып калды.

Печән төяп кайтканның икенчеме-өченчеме көнендә, таң белән җилкапка янына чаналарына, ат сыртына җитәрлек итеп, юан-юан имән кискәләре һәм кайрылары каезланган төп-төз бура бүрәнәләре төяп, берьюлы өч-дүрт олау килеп туктады.

– Әй, яшьти, давай каршы ал!.. – Бу Динис тавышы иде. – Менә әзер абзар бурасы китердек, бисмилла әйтеп күтәреп куясы гына. Яшь мал-туар өчен мич чыгарылган җылы бүлеге дә булачак. Тот та, хет үзең яшә!

Сүз белән озак булашмадылар. Көрәкләр белән юл ачкандай итеп, йөкләрне Динис күрсәткән урынга кертеп бушаттылар.

Иргалигә дә атын җигеп, әлеге олауларга ияреп, Чаллыга чыгып китәргә туры килде. Ул бер юллап кайтканда, каралты-кура буласы урында бушатылган бүрәнәләр арасында калган Динис, карны көрәп, ачылган җирнең җиде-сигез урынына учаклар ягып җибәргән иде инде. Аның янындагы ике-өч кеше, баулар сузып, нәрсәдер үлчиләр, нидер билгелиләр.

– Яшьти, вакытлары булса, хатын-кызларга әйтче, өеңнең морҗасын сүтеп, тазарак кирпечләрен балчык-сөремнән арындыра торсыннар әле. Иш янына куш булыр.

Ә инде икенче тапкыр юллаганда, киртләнгән бүрәнә башлары гына сыярлык итеп, буеннан-буена уемты ясалган, кеше кочагы җитмәслек берничә имән кискәсе утыртып та куелган иде.

Имән сайгаклар җәелгән олы абзарны шулай тиз салып була дисәләр, Иргали үз күзләре белән күрмәгән булса, һич кенә дә ышанмас иде. Өске өлеше кыеклап эшләнгән, түбәсе тоташтан өр-яңа такта белән ябылган иләмсез озын, әмма ялт итеп торган абзарны күргәч: «Бөтен авыл мал-туарын ябарга җыенасызмы әллә?» – дип теш агартучылар да, җөй салмас борын каралты-курага тотынгангамы, «Ат алганчы, ияр ярәшкән, дип, менә шуны әйтәләр инде», – дигән булып мыек астыннан гына көлүчеләр дә табылды.

Иргалинең чираттагы базар көнне Чаллыдан чанасы артына бура кебек тулышкан берьюлы ике сыер тагып кайтып килүен күргәч, авыл халкына янә җитә калды: китте гайбәт, китте сүз – түз генә. Имештер, «Иргали калага барып зур табышка юлыккан…» Икенчесенең, дөньяга аеграк карый торганының, җавабы әзер: «Шулайдыр, аңар дип атап төшереп калдырганнардыр». Хәер, арада дөреслеккә тартым ышын-пышыннар да булгалады. Янәсе, Иргали Казан каласында яшәүче бик олуг, бик атаклы бер докторның бердәнбер газиз улын сугыш-яу кырында үлемнән йолып калган. Әлеге доктор аңа шултиклем мал-мөлкәт биргән, ул байлыкларының бер дә чутлап чутына, санап санына чыга торган түгел, имештер.

Базарның икенче көнендә үк, яшьтие чакыруы буенча, яңадан Чаллыга китте Иргали. Бу юлы да буш кул белән кайтмады, берьюлы сигез капчык фуражлы булды. Бөтен Чулман буендагы атаклы элеваторда да Динисның әшнәләре бар икән, Иргалине озата чыкканда: «Килеп алырга гына иренмә, әлеге чүп-чарның исәбе-хисабы юк монда», – дип калды.

Шул көннәрдән башлап, өйдәгеләрнең барысы да абзар тирәсендә мәш килеп ябышып яттылар. Тиресеннән чыгардай булып иң тырышкан кеше, әлбәттә, Миңсылу иде. Орчык кебек бөтерелде ул мал-туар тирәсендә. Аның кайчан торып кайчан ятканын да һичкем белмәс иде: син күргәндә инде аның ду-у китереп эшләп йөргән чагы булыр. Иң хәйранга калдырганы шул: нинди генә эшкә алынса да, умырттырып, җиренә җиткереп башкарып куя иде.

Ә эш баштан ашкан. Сыерлар янына тагын дүрт баш сарык, ике оя каз, егермеләп тавык та өстәлде. Берзаман, мин сиңа әйтим, сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли башлады, хәйран-тамаша. Бу хәлләрнең һәркайсы үзенә бер бәйрәм төсе ала торган иде.

Яшь булуына да карамастан, ул эшләрнең үзәгендә, әлеге дә баягы Миңсылу бөтерелер иде. Иң әүвәл, таң атар-атмас борын, йөгерә-йөгерә су ташый, өйгә җылы бирә, яшь мал-туар бүлеген җылыту өчен, утын хәстәрләп, мичләргә яга, су җылыта, терлекләргә, кош-кортларга азык бирә, асларын тазарта. Аның шулай очынып эшләвендә бер күндәмлек кенә түгел, ә үзенә бертөрле үҗәтлек тә бар иде төсле. Кая карама, бөтерчектәй ул бөтерелә. Өйгә дә күз бәйләнгәч кенә керер иде.

Анда да, тын алып, чак кына ял итү юк. Бер караганда, тез арасына гөбене алып, аның дөмберен шундый итеп уйната, туганнан бирле бары тик май язу белән генә мәшгуль булган диярсең. Икенче караганда, юып киптерелгән керләр белән мәш килә: сырлы бәләк белән дөбердәтеп кием-салым тәгәрәтә, таслап-йомшартып, һәйбәтләп җыеп куя. Өченче караганда инде, ул почмак якта, сукыр лампа яктысында, дөпе-дөпе китереп, он или, җилпучын кага-кага онын җыештыра, көрпәләрен урнаштыра.

Шулай мал-туар, кош-корт белән мәш килеп, ярты кышның үтеп киткәне сизелми дә калды. Ниһаять, Иргали, ит ише әйберләргә югары бәяне базар үзе билгеләгән бер чорны туры китереп, калага җыена башлады. Хәер, моның хәстәренә шактый ук элек керешелгән иде инде. Беренче бозавыннан котылган яшь сыерга, сугымга дип билгеләнгән ике баш сарыкка алдан ук икмәк каптыра башладылар. Үзләре, угызны исәпкә алмаганда, аермаган сөтне бер генә сыңар чынаяк та авызларына алмадылар, сыерлар бозаулаганның икенче көнендә үк, Казанга алып бару өчен, май яздырырга керештеләр. Бу эшләрнең барысы белән дә Гөлниса шөгыльләнде: сыерларны сауды, сөт өстен җыйды, яздырылган майны һәйбәтләп үзе йомарлады. Аларны чүп-тузан ише нәрсәнең әсәре дә кермәслек итеп томалап, махсус олы куәстә саклады. Казандагы карт докторның, татарлар чиста, ару, пакь халык, дигән сүзләрен бер генә минутка да исеннән чыгармады ул. Бу турыда Иргали аңа зинһарлап, кат-кат тәкрарлап әйтте.

Ниһаять, килеп җитте ул көн. Сыерны суярга аргы урамның Мүкләк Гатаулласын чакырды Иргали. Кулы җиңел, ул чалган малның ите тәмле була, имеш.

– Тә-тә-тә!.. – дип куйды сугымчы, абзар буена чыгарып бәйләгән сыерны күздән кичереп. – Сөбханалла! Симез малга чүп-чар да ябышмый дип дөрес әйтәләр шул, ялтырап торуларын гына күр син аның.

Ир-ат үз эшенә кереште. Алар янында йомыш йомышлап, кая кушсалар, шунда йөгереп, җиңел сөяк Миңсылу гына бөтерелде: кайнар су, сөлге, табак, ләгән ише әйберләр алып чыкты. Өйдәге хатын-кызлар да ачы таңнан шундый ук җаваплы эш белән мәшгульләр иде. Бер тәпән сары май кайнаттылар, ике тәпәнгә атланмай тутырдылар. Тәпәннәр яңа гына оста кулыннан төшкән, борыннарны рәхәт кытыклап, юкә исе аңкып тора. Тәпәннәрнең авызлары кояш күзенә җәеп агартылган кершәндәй ак киндерләр белән томалап бәйләнде.

Хатыннарның эшеннән Иргали канәгать калды. Хәзер дә ул Мүкләк Гатаулласының өстендә тора, үтенече бер: тунаганда ит канга буялмасын, ялгышлык белән генә дә төк-йон ише нәрсә кала күрмәсен.

Иртәгә таңнан сәфәр чыгасы дигән көнне, өйдәшләр яшәгән түбә астында моңарчы һичкайчан да күрелмәгән бәйрәм үткәрелде. Сыер кадәр сыерның, ике сарыкның эч-башы, тезбаш-тубык сөякләре – барысы да үзләренә калды. Казан тулы итле аш, мичтә вак бәлешләр пешә. Тормыш-көнитешнең бөтен ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган адәм балаларына тагын ни кирәк ди?!

Китерелгән ит-майны ризалык белән генә кабул итеп алсалар гына ярар иде дип, көянәк җаны юлның юл буена тынгылык белмәде Иргалинең. Үзенә калганда, барлык нәрсәне дә җиренә җиткереп башкарды кебек инде кана. Тәпәннәрне генә түгел, сыерның ботын – ботка, сынын сынга аерып, һәйбәтләп элеп туңдырып, һәр кисәген күз явын алырлык ап-ак киндергә төреп, таралып-ачылып китмәсен өчен, энә-җеп алып типчеп тә куйгандай иткәннәр иде. Шулай ук өр-яңа киндергә төреп салынган сарык түшкәләре дә сокланып карап кына торырлыклар.

Казанга якшәмбене күздә тотып сәфәр чыкты Иргали. Максаты – Клочкиннарны өйдә туры китерү иде. Юл йөреп, икенче көннең төш вакытларына мәшһүр калага килеп керде. Ашкынуы тикмәгә генә булмаган икән, олуг кунаклар өстенә барып төште Иргали. Кайчандыр аны эт итеп сүгеп каршылаган хуҗабикәнең бертуган абыйсы Карл Семёнович аларда иде. Хатыны, ике баласы белән. Үзе нык бәдәнле, таза-егәрле кеше, ә хатыны элеп киптергән балык сыман үтә дә чандыр, үтә дә юка иде.

Кунак бар дип тормадылар хуҗалар, Иргалине дә ихлас күңелдән, күтәреп диярлек каршы алдылар. Алып килгән әйберләрен күргәч, бөтенләй туарылып ташладылар, аһ иттеләр. Бигрәк тә Карл Семёновичның хатыны үзенең соклануын яшерә алмады, хуҗабикә сыман кыланды, иң әүвәл итләрнең киндерләрен йолкып атты, тәпәннәрнең дә авызын ачты. Шундук: «Безгә дә өлеш чыгарырсыз», – дип, Ксения Семёновнаны тинтерәтә башлады. Хуҗа кунак кубызына биер дигәндәй, чандыр хатынның теләге бернинди каршылыксыз үтәлде: бер сарык түшкәсе, сыерның сыңар арт боты, бер тәпән атланмай шундук бер читкә алып куелды.

Иргалинең атын күрше ишегалдында яшәүче бер татар абзыена тапшырдылар. «Баш өсте, җаныгыз тыныч булсын», – дип, бик теләп разый булды әлеге абзый. Ул да ат тота, Клочкиннар белән якын мөгамәләдә яши, аларның ишегалларын җыештыра, чүп-чарларын каядыр кала читенә илтеп түгә, башка төрле йомышларын үтәп көн күрә икән.

Иргали яңадан ындыр табагы чаклы өстәл артында утыра. Бу юлы инде хуҗаларның җандай кадерле кунаклары белән табындаш булып. Барысының да күзе Карл Семёновичта. Ул үзе яшәгән, үзе эшләгән Паратов затоны, суднолар ремонтлау заводы, ай үсәсен көн үскән яшь кала турында сөйли.

Карл Сёменович Америка предпринимателе Ропста, соңрак Франциянең Вишер акционерлык җәмгыятендә хезмәт иткән. Идел аша салынган дөньядагы иң зур тимер күпер телгә алынгач, Иргали кайсы тирәләр турында сүз барганын абайлап алды: күп дигәндә, Казаннан кырык чакрымнар гына булырга тиеш. Ул малай чакта, алар ягыннан да, әлеге күперне салырга дип, Кабачише[2]2
  Кабачише – Кабачише затоны, бурлаклар ял итә торган урын. Атаклы Себер тракты да шуннан уза. Купецлар әлеге затон буенча постоялый двор салалар һәм берничә кабак ачалар.


[Закрыть]
дип аталган җиргә китүләре хәтерендә уелып калган.

Кунаклар китәргә җыена башлады. Күршедә яшәүче татар агае баскыч төбенә тәңкәле, чуклы-чачаклы дирбияләр белән җигелгән пар ат китереп туктатты. Атлары да чуарлап эшләнгән, мөгезләр куеп бизәлгән бөркәүле кошевой чанасы да карап сокланып туярлык түгел иде. Атларны каяндыр килеп чыккан кучер кабул итеп алды.

Чыгып китәр алдыннан, юан-йомры гәүдәле, шакмак иякле Карл Семёнович түш кесәсеннән итек кунычы кадәрле, ялтырап торган бумажнигын чыгарды да Иргалигә бер баш сыер алырлык акча тоттырды. Иргали аяк терәп алмаска тырышып караган иде дә, кая ул, авызын да ачырмадылар. Ит-майны мактап кына калмадылар, туп-туры безгә киләсез дип, визит карточкасы бирделәр, тиздән, бик тиздән берьюлы ике сыер түшкәсе алып килүен үтенделәр.

Хуҗалар Иргалине, көчләп диярлек, кунарга калдырдылар.

Иртәнге якта аталы-уллы Клочкиннар эшкә җыена башладылар, Иргали дә иртән иртүк кибетләрне әйләнеп килергә булды. Шактый вакыт югалып торып, аллы-артлы төенчекләр асып кайткан кунакны Ксения Семёновна каршылады. Юк йомышын бар итеп өсләрен салдырды, кабат табын янына утыртты. Яңадан графины белән чия настойкасы килде. Кайчандыр аны эт урынына сүгеп аткан хуҗабикә, якты караш сирпеп, бик тә инде ипле-ягымлы мөнәсәбәттә булды, һәрбер әйткән сүзе күңелгә сары май булып ятышлы иде.

Горничнаясын каядыр җибәргән Ксения Семёновна, бөтен өйне бер итеп, Иргалине моңарчы таныш булмаган бүлмәләр буйлап йөртте. Йокы бүлмәсендә бугай, биеклеге түшәмгә кадәр җиткән көзге каршында торган, бәләкәй генә сандык төсле итеп ясалган бизәкле тартмадан бер кызыл унлык алып: «Тыгып куй әле шуны, эчеңне тишмәс…» – дип, көчләп диярлек Иргали кесәсенә салды. Үзе һаман күзләрен уйнаткалап, артын биетеп, Иргали тирәсендә чуалды, аның таза-ныклыгына соклануын яшереп маташмады: «Менә ичмаса ир!.. Кровь с молоком!» – дип, иң-күкрәк тирәләренә кагылгалап алды. Тел төбенә күптөрле мәгънә салып: «Хатының бәхетледер…» – дип өстәп куярга да тартынмады. Аннары инде, аңлаган кешегә бик аңлаешлы итеп, ире Илья Олеговичтан зарланасы итте:

– Безнең ирләрнең рәте-чиратлары юк, аларны аракы, тәмәке, чит хатын-кызлар янына йөрү эчтән сыздырып, җимереп-таркатып бетерә…

Бу юлы Иргали Казан каласыннан тагы да баебрак кайтты. Һәрхәлдә, инде ул элеккеге кебек тормыш агымына карусыз буйсынып яшәүче түгел иде. Чыннан да, тормышы күзгә күренеп үрләде, алга китте.

Аның озын юлдан кайтуына да карамастан, пар атын олы урамнан җил уйнатып чаптырып үтүен күреп калучыларның янә телләре язылып китте. Билгеле инде: «Шикле бер кәсеп белән баеп китте», – дип тә, «Моңа дию пәриләре ярдәм итәдер», – дип тә теш чарладылар. Әмма Иргалинең бар көчен-ихтыярын туплап, тиресеннән чыгардай булып тырышуын күрүчеләр башкача фикер йөрттеләр: «Хикмәтнең башы – хезмәттә», – диделәр. Кеше ни сөйләмәс, тел сөяксез бит.

Бу юлы Казан бүләгенең иң зурысы эш дип ут өере кебек очып йөргән Миңсылу балдызына булды. Аның җилкәсенә һәйбәт якалы өр-яңа бишмәтне үз кулы белән салды Иргали. Калача тегелгән бишмәтнең барлык төймәләрен дә каптырып куйгач, барысы да бермәлгә тынып калдылар. Чыннан да, күзгә күренеп үсеп киткән икән ләбаса кызыкай. Күр син аны, карап сокланып туймаслык бит!

Иргали дә, буй җиткән балдызкаена карап, телен шартлатырга мәҗбүр булды.

– Әттәгенәсе лә, күрче, зинһар! Минем балдызыммы соң бу?.. – Кызның комачтай кызаруын күреп, сүзен икенчегә борырга ашыкты. – Ярар үскәнем, җылы тәнеңдә тузарга язсын.

– Рәхмәт, җизни!..

Миңсылу яңа бишмәтен һәйбәтләп элеп куйды да, иске сырмасын җилкәсенә салып, атларга солы салырга дип чыгып та йөгерде. Иргали аның артыннан: «Менә бүләкләрне өләшеп бетерәм дә, үзем дә чыгармын», – дип кычкырып калды.

Әкренләп көннәр язга таба борылды. Аңарчы инде Иргали ике тапкыр Казанны әйләнеп кайтырга өлгергән иде. Соңгы баруында хәтта Карл Семёновичларга – Паратов затоны дигән яңа калага да сугылып чыкты. Юлы ул көткәннән дә артыграк уңды аның.

Нәкъ шул көннәрдә, юллар өзелгәләгәнче дип, Динис булачак алты почмаклы өйнең әзер бурасын ташыта башлады. Иргалигә дә, кырык эшен кырык якка ташлап, берьюлы ике атын җигеп, Чаллыга чыгып китәргә туры килде. Шәмдәй төз, бер төптән киселгәндәй тигез, сагыз исе аңкытып торган нарат бүрәнәләрен күреп, халык янә хәйран калды.

Өй салучы осталарга акчаны эш башыннан түләргә дип сөйләшенде. Әлеге дә баягы, Кузька-Бурлак әмере шундый булган. Хәер, бу чараны эшне башлап йөрүче Динис та хуплады: «Төзү эше тизрәк тә тотылыр, сыйфаты да менә дигән булыр»,  – диде ул, әлеге фикерне кабат яклап.

Әйтерсең лә яшьтие Иргалинең күңеленә вәсвәсә төшүен сизенгән, буш минут сайлап, болайрак сөйләнеп алды:

– Хәер, бу кадәресен генә син үзең дә белергә тиеш идең. Сиңа хәзер тормыш итәргә өйрәнә башларга вакыт. Шуны бел, ярда утырып кына йөзәргә өйрәнеп булмый. Аннары тагы бер киңәш: һәр эшкә йөрәксенеп керешергә кирәк. Тормыш аягында нык торганнарны ярата. Сүз дә юк, зур эшкә алынабыз. Дивана әйтмешли: мүкләве дә, чутлавы да бездән. Эш күп булачак. Әмма бу хәл өркетми безне. Эш күп булганда, вакыт үзе ярдәмгә килә. Мин монда осталарның бик кәттәләрен, эш теткәзми торганнарын алып килдем. Күңелең тыныч булсын, бернинди дә хилафлык булмас.

Дүрт кешедән торган осталар әртиле урам аша гына яшәүче Салиха карчыкта туктады. Ире герман сугышыннан кайтмады, тартып-сузып үстергән бердәнбер улы Кызыл Армия сафларына алынып, Бөгелмә каласы өчен барган каты сугышларда башын салган иде. Әртилчеләр ике көнгә бер тәкә алып суйдылар. Эшкә беренче әтәчләр белән чыгып, караңгылык иңгәч кенә туктыйлар иде.

Осталар таштан биек итеп нигез салдылар. Калганы ничектер бик тиз эшләнде сыман. Биек болдырлы өйнең бурасы өч-дүрт көн эчендә күзгә күренеп диярлек күтәрелде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләргә, бу хикмәтне күреп: «Боларга пәриләр ярдәм итәдер, бер дә бүтән түгелдер», – дип, теш агартырга янә ярап куйды.

Ишегалды ягында буйдан-буйга тоташ тәрәзәле веранда сузылды. Ул биек болдырлы, култыксалары сырлап-бизәп ясалган баскычка барып тоташа. Шулай итеп, өй әкренләп түбә астына да керде. Түбә һәйбәтләп ышкылган тоташ нарат тактасы белән ябылды. Чират ишек белән тәрәзәләргә дә җитте. Көннәрнең берендә бер олау тулы тәрәзә рамнары, тәрәзә капкачлары, тагын бик күптөрле нәрсәләр алып килде. Барысы да останың алтын куллары астыннан әле генә чыкканнар. Һәркайсы карап туймаслык. Уймыр белән агачка чигү чиккәнгә охшатып ясалган челтәр-чачаклы бизәкләрне, чуарлап эшләнгән өлгеләрне күргәч, Иргали сөенергә дә, көенергә дә белмәде, бары тик җилкәләрен җыера төшеп:

– Бу кадәр үк булмаса да ярар иде… – дип кенә әйтә алды.

Тынгы белмәс Динисның үз сүзе сүз:

– Юк, яшьти, мондый өйдә килде-китте генә тәрәзәләр ярамый. Югыйсә алар чат керфексез күзгә охшап калачак… Синең бәләкәй генә, тонык кына тәрәзәле өйләргә игътибар иткәнең бармы? Бардыр, билгеле. Кемгә ничектер, әмма миңа алар көчләп күзләре йомдырылган адәм башын хәтерләтәләр.

Динис олы рус капкасының як-ягына да кояш нурларына охшатып ясалган бизәкләр кактырды. Хәтта өй буе рәшәткәләренең өске өлешләре дә, бизәк-чачаклар белән челтәрләп, остадан ясатып алынган иде.

Йа-а Ходай, тиздән яңа өйгә күченәбез бугай инде дип кенә торганда, Кузька-Бурлак яңадан үз хәстәрен китереп кыстырды. Кунарга дип кайтып киткән Динис янә дә өч оста ияртеп килде. Болары ташчылар иде.

Очлы күз Динис үзләре фатирда торган ялгыз Салиха карчыкның бөтен өй тирәсенең ямен җибәреп, түбәсе ишелеп төшкән, күптән инде ташландык хәлгә килгән, тирә-юнен котырып алабута, сукыр кычыткан баскан таш келәтен шәйләп ала. Бу турыда Динис Кузьма Даниловичка да сөйләп бирә. Тегесе: «Добро», – ди. Шулай итеп Динис, карчык белән килешеп, таш келәтне ике капчык арыш онына алыштырып та ала. Фәкыйрә карчык, иксез-чиксез рәхмәтләр әйтеп, бик рәхәтләнеп риза була. Кузька-Бурлакның нияте изге: «Мал-туар белән эш итү һәйбәт, игенчелек тә ярый, ди ул, әмма кибеткә берни дә җитмәс, акмаса да тамар ичмаса», – ди. Салаязда кибет ачып җибәрергә карар кыла. Әйткән сүз – аткан ук. Осталар шул ук көнне эшкә дә керешәләр. Каяндыр кемнеңдер коймасын сүттереп, тагын җиде-сигез олау таш кайтаралар. Шулай итеп, Иргали ихатасының тыкрык почмагында ташпулат үсеп чыга. Түбәсен калай белән яптылар. Кайдадыр лапас астында тутыгып яткан тимер ишекне табып алып, аны керосин белән җебетеп, һәйбәтләп кырып, юып, яшелгә буяп, күгәненә асып куйгач, әлеге ташпулат үзе бер урам яменә әверелде.

Иргалинең бу адымын Гыйззәт хәзрәт кенә хупламады, баксаң, әлеге таш келәткә үзе кызыгып йөргән булган икән. Ә инде күршесенең Минһаҗетдин бай конкуренты булып, кибет ачып җибәрергә җыенуы турында ишеткәч, тәмам кара көйде. Әмма сер бирергә теләмәде. Иргалинең зурдан купмыйча кызыл мал белән эш итәргә теләмәве турында сүзен алгач, тынычланды, хәтта хуплагандай сөйләнеп тә алды: «Сәүдә – игелекле эш. Сәүдә – батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган кәсеп. Синдә, кем, мелла, Ходайга шөкер, бу сыйфатларның һәммәсе дә бар. Хәрәм кермәгән кәсепнең бернинди гөнаһысы да юк: Алла каршында да, Сәвит каршында да. Әнә үзең күреп-ишетеп торасың, дәрт иткән кешегә юл ачык…»

Хәер, Гыйззәт хәзрәтнең туганы Минһаҗетдин бай турында хафалануы юкка гына булган икән, көндәлек кирәк-ярак: чәй-шикәр, сабын-тоз, шырпы-керосин ише әйберләр белән генә сату иткән Иргали бу кәсептән котая алмады, алай гына да түгел, бөтенләй уңмады. Ярты ел чамасы уздымы икән, юмарт, киң күңелле Иргалине, нәкъ әрсез тигәнәк кебек булып, авылның ярлы-ябагасы, гарип-горабасы сырып алды. Ике исәп – бер хисап дигәндәй, счёт төймәләрен кат-кат тартып караганнан соң, бар да ачыкланды: кибет киштәләрендә бары тик көтәр өчен әҗәткә дип алып торган кешеләрнең исемнәре теркәлгән күн тышлы калын-калын амбар кенәгәләре генә утырып калды. Иргали, яшелгә буялган богаулы тимер ишекне ишегалды ягына күчереп, урам якны һәйбәтләп томалатты да әлеге шөгылен түгәрәкләде дә куйды. Шулай итеп, кеше эзе суынмаган таш кибет салкынча һавалы, ни куйсаң да сыярлык келәт вазифасын үти башлады.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации