Текст книги "Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 43 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]
Туйдан соң ай да үтмәгәндер, Чаллыда яшәүче бер карт маякчыдан җыйнак кына әзер бура сатып алып, ишегалды түренә сыерчык оясы сыман гына йорт та салып куйдылар. Ишеге, сыңар тәрәзәсе ишегалдына, ике тәрәзәсе җиләк-җимеш бакчасына каратып салынган әлеге өй йорт-җиргә ямь өстәп җибәрде. Яшьләрне шулай итеп «башка чыгардылар».
Иң әһәмиятлесе, әлбәттә, бүтәндә иде. Кеше теленә «хезмәтче-батрак» дип кергән җиде ят Рәхимҗан гаиләнең иң якын кешесенә – кияү баласына әверелде дә куйды. Аңа карап сүз тиз генә басылмады, сүз күп булды. Берәүләр: «Тәки егетнең башына бәхет кошы кунды», – дисәләр, комсомол башлыгы Кадыйр: «Комсомол башы белән шул герәздән кенәз булган адәми затка ялчы булып яллануын барыбер исенә төшерәчәкмен», – дип әйткән, имештер.
Кеше ни әйтмәс, тел сөяксез. Тик ничек кенә булмасын, Иргалинең дөньясы түгәрәкләнде дә куйды. Дөрес, аңа карап хуҗалыкта эш тә, мәшәкать тә кимемәде. Әйдә, була бирсен, үзе теләп алган мәшәкать бит. Боланның үз мөгезе авырлыгыннан кайчан зарланганы бар? Иргалинең дә шулай – мәшәкате дә таудай, юанычы да.
Өченче көн
Туып үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм…
Сибгат Хәким
1
Бүген дә промыселчылар янында булдык. Аерма тик шунда, бүгенге әңгәмә-киңәшмәдә Кама каскадының иң эре ГЭСын салачак «Камгэсэнергострой» вәкилләре дә катнашачак иде. Уналты турбина-агрегатлы, Урта Идел белән индустриаль Уралны бергә тоташтырачак, Европа электр системасына ток бирәчәк әлеге гигант һич тә көтелмәгән бик күптөрле мәсьәләләрне көн тәртибенә куйды. Чулман-дәрья суы проекттагы югарылыкка күтәрелгәнче, иң әүвәл елга ярларын ныгыту, уңдырышлы җирләрне саклау дамбалары өю белән бергә, республикабызны илгә, дөньяга таныткан нефть ятмалары мәйданнары турында да кайгыртырга кирәк иде.
Моның өчен нефть ятмалары мәйданнары булган урыннарны кичекмәстән күтәртү, өелгән дамбаларны, дулкыннар юып җимермәсен өчен, тимер-бетон плитәләр белән тышлау бурычлары тора иде.
Нефтьчеләрнең бөтен өмете илле меңнән артык төзүче тупланган «Камгэсэнергострой» идарәсе коллективында. Дамбаларны алар карамагындагы земснарядлар өячәк, плитәләр белән дә идарәнең тимер-бетон заводы тәэмин итәчәк икән. Шундый карар кабул ителгән. «Икенче Баку» төбәге илебезнең төп нефть чыганагына әверелгән бер чорда башкача булуы да мөмкин түгел.
Көндезге сәгать нәкъ икедә, мин, редакция белән элемтәгә кереп, беренче тапкыр телефон аша хәбәрләр тапшырырга тиеш идем. Шунлыктан, тавыш-тынсыз гына киңәшмәдән чыгып китеп, комиссия әгъзаларын йөртүче машиналарның берсен алдым да Чаллыга юл тоттым.
Бүген иртәрәк кайтуымның тагын бер бик әһәмиятле ягы бар: бәлки әле өендә авырып яткан Гази янына да барып кайта алырмын. Әмма әлеге планым торган саен икеләнү хисе белән алышына барды. Чыннан да, кеше үз-үзен күрергә теләмәгән бервакытта, өенә барып бимазалау җанын кыйнап йөрү генә булмасмы икән?
Газиның, баш врач белән бәрелешкәннән соң зиһенен җыя алмыйча торуы, ифрат та авыр халәттәге авыру кеше кебек әкрен-салмак хәрәкәтләнүе әле дә булса күз алдымнан китми, һаман да мине эзәрлекли сыман иде шул.
Бертуган Зәкиевләрнең иң кече энеләре Һади белән дә сугыштан соңгы авыр елларның берсендә очраштык. Бөтенләй көтмәгәндә Казанда, Бауман урамында очраштык. Абыйсы Таҗи белән иде алар. Югыйсә тукмап китсә дә танымый калыр идең. Чөнки мин белгәндә Һади сабый бала гына иде.
Хәер, хәзер дә ул абыйсы Таҗига караганда шактый кайтыш, гәүдәгә дә җыйнаграк. Яшькә шактый ук олы булса да, Һади әле һаман яшүсмер малайларны хәтерләтә иде.
Иң элек мине Таҗи күргән. Әйтүләренә караганда, артымнан бераз ияреп тә барганнар. Кемнеңдер дәшүен ишетеп туктагач, Таҗины күреп алдым. Күрдем дә хәйран булдым. Ул шулкадәр үзгәргән иде, бермәлгә хәтта: «Ялгышмыйммы икән?..» – дип икеләнеп калдым. Ләкин ул, бу очрашуны күптән зарыгып көткән кеше сыман: «Фәйзи туган, саумы!..» – дип җилтерәтә башлагач, шигем шунда ук таралды.
Мин моны кабат күздән кичердем. Шулкадәр үзгәргән ул, кайчандыр күзгә бәрелеп торган авылчанлыгының эзе дә калмаган егеттә. Өс-башы бөтен: ап-ак яка, күгәрчен түшедәй елык-елык итеп торган галстук, соңгы мода белән тегелгән, ятып-килешеп торган костюм, иң өстә – җилбәгәй җибәрелгән җиңел макинтош. Ике-өч ел эчендә кеше шулкадәр үзгәрсә дә үзгәрер икән! Иң күзгә ташланганы бит-йөзе иде. Ул түгәрәкләнгән, пакьләнгән, бит тиреләре елкылдап тора, үз-үзен кадерләп-карап тотканлыгы әллә каян сизелә. Әйе, егетнең танырлыгы калмаган, дип кабат уйлап куйдым мин. Һәм ирексездән, кайчандыр хатыны Җәүһәриянең: «Аңар нәчәлник булу ифрат та килешә», – дигән сүзләре исемә төште. Хәзер Таҗи чынлап торып коеп куйган интеллигентка, шактый олы начальникка охшап калган иде.
Менә шунда Зәкиевләрнең иң кечесе Һади белән чынлап торып таныштык та инде. Энесенең әле яңа гына Казанга күчеп килүе, шушы көннәрдә генә Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый башлавы турында Таҗи ике авыз сүз белән аңлатып бирде. «Гаделлек-хаклык сакчысы булырга җыена», – дип, Һадиның булачак һөнәрен күккә чөеп мактап та алды. Таҗи уенча, юрист булуның тагын бер ягы бар икән. Ул да булса, күтәрелергә, ягъни мәсәлән, карьера ясарга, аның сүзләре белән әйткәндә, «орбитага чыгарга» җиңелрәк икән.
Бу очрашуны билгеләп үтү нияте белән, «Татарстан» ресторанына кердек. Иртә булу сәбәпледер инде, заллар бөтенләй буш дәрәҗәсендә иде. Без трамвайлар, троллейбуслар һәм мең төрле автомашиналар ыгы-зыгысыннан гөрләп торган Куйбышев мәйданы күренгән тәрәзә янына килеп утырдык.
Таҗины кабат күздән кичерәм. Ир-атка хас булмаган матурлык-нәфислек чукынмышта. Шуның өстенә тагын бик итагатьле. (Хәтеремә төште: мин, Таҗи белән бергә югары партия мәктәбендә укыган танышымны күреп, авылдашым турында фикерен белергә теләдем. Әмма танышымның җавабы мине канәгатьләндермәде. Ир-атларның Таҗины өнәп бетермәүләрен, аның каравы хатын-кызларның һуштан язар дәрәҗәгә җитеп якын күрүләре, хәтта үзара «Амурчик» дип йөрткәнлекләре турында сер әйткән сыман кебек итеп сөйләгән иде.)
Очрашканнан бирле, Таҗиның хатыны Җәүһәрия турында сорашасым килеп, телем кычытып тора. Тик һаман да җае чыкмый, сүз иярә сүз туып кына тора. Ахыр чиктә, бик әһәмиятле нәрсә исемә төшкән кебек, ниһаять, сорадым. Әмма Таҗиның капылт кына җавап бирергә ашыкмавын күргәч: «Әллә исемен ялгыш әйттемме икән?» – дип уйлап куярга мәҗбүр булдым. Һәм шунда ук:
– Исеме Җәүһәрия иде бит әле?.. – дидем, соравымны кабатлап.
– Әйе, Җәүһәрия иде, – «иде» сүзенә басым ясаганрак итеп әйтте.
Минем бераз сәерсенеп калуымны сизенде, ахрысы, берьюлы барысын да ачыкларга теләгәндәй: «Без бергә түгел хәзер… Юлларыбыз аерылды», – дип кырт кисеп әйтте дә салды. Мин исә, сәбәпләрен сорап, төпченеп торуны кирәк тапмадым. Шулай да күңел түрендәге кылларның кайсыдыр тартылып, әрнеп, сызып куйгандай булды. Якын танышымны, туганым тиешле кешемне искәрмәстән генә югалткан кебегрәк хис иттем мин.
Җәүһәрия турында сүз чыгу белән, Һади да кинәт кенә үзгәреп киткән сыман булды. Бу күңелсез вакыйгада аның да гаебе бар сыман тоелды. Һәрхәлдә, егетнең бу халәте минем игътибардан читтә кала алмады.
Һәм мин, нәрсә дә булса төшенергә теләгәндәй, Һадиның йөзенә карадым. Егет матур. Әмма Таҗидан кайтыш. Буй-сынга да җыйнаграк, җиңел сөяклегә охшаган. Урамда очрату белән үк мин аны Газига охшаттым, төскә-биткә, буйга-сынга килгәндә, ул аңар тартым. Шундый ук озынчарак йөзле, калкып торган киң маңгайлы, ихтыяр көче барлыгын сиздереп торган йомры ияге чак кына алга чыгып тора. Иягенең урта бер җирендә нәни генә чокыр. Андый чокырчыклар елмайганда бит алмаларында да хасил булалар. Бәлки, туган абые Газига охшагангадыр, ул минем күңелемә бик хуш килде. Саубуллашканда да дус булырга, һаман бәйләнештә торырга сүз куештык. Бернинди тартынусыз өйгә килеп йөрергә вәгъдә бирештек.
Чыннан да, атна-ун көн үттеме икән, шалтыратты бу миңа. Җитмәсә тагын, таң белән. Башта: «Нинди Һади?.. Каян?..» – дип абайламыйчарак тордым. Йомыш белән шалтыраткан икән, тиз генә йөз илле, ике йөз сум акча кирәк булган үзенә. Ул вакытта акчаның кадерсез чагы иде. «Кер дә, рәхим итеп ал!» – дидем мин.
Биш минут үттеме икән, ишек звоногы шалтырады. Бу Һади иде. Урам чатындагы телефон-автоматтан гына шалтыраткан, күрәсең. Кыяфәте, килеш-килбәте йончыган, бит-чырае борчулы, чак кына төсе дә киткән сыман. Тикмәгә генә шулай таң ачысы белән кермәгәнлеге әллә каян күренеп тора иде аның.
– Әллә берәр күңелсезлек бармы? Андый-мондый хәбәр алдыңмы әллә?.. – дидем мин, аны түргә үтәргә кыстап.
Түргә үтеп тормады. Минем соравыма бары тик: «Әйе, шулайрак…» – дип кенә җавап кайтарды. Ә инде акчаны алгач, бурычны озак тотмам дип, кабат рәхмәтләр әйтте дә саубуллашып чыгып та йөгерде.
Шуннан соң Һади, суга баткандай, юк булды. Атна үтте, ай үтте. Ниһаять, көннәрнең берендә, Һадиның бурычка алган акчасы почта белән килеп төште. Мин инде бу табышмакны ачыклау өчен университетка да шалтыратмакчы идем. Әмма акча артыннан ук ике генә авыз сүздән торган хат кисәге алдым. Хатны Җәүһәрия язган иде. «Һади бәлагә тап булды, зур бәхетсезлеккә очрады» диелгән иде хатта. Бу хәбәр башта аптырашта калдырды мине: нәрсә булды икән? Хәер, бәла-казаны аны әллә каян эзләргә кушмаганнар, аяк астында гына ул…
Һадиның нинди күңелсез хәлгә юлыгуы бары тик соңыннан гына ачыкланды…
Бердәнбер көнне, үзе торган ятак бүлмәсенә кайтып керүгә, урын өстендә яткан конверт күзенә чалына моның. Караса, хат аның исеменә язылган. Ул шунда ук конвертны ачып укый башлый. Хатның эчтәлеге тәмам тетрәтә егетне. Беравык ул зиһенен җыя алмаган кеше сыман утыра да, кара төнгә карап, яңадан урамга чыгып китә. Җил котырына. Көя күбәләкләренә охшап, беренче кар бөртекләре очалар. Һади Арча кырыннан пристаньга кадәр җәяү төшә. Күзенә ак-кара күренми аның…
Хат сөйгән яры Айзәрә турында, аның беренче саф мәхәббәте турында була. Хатны колхоз председателе малае Фикърәт язган булырга тиеш. Сволочь!.. Нәрсә дигән була бит, янәсе: «Хатлар язып, Айзәрәне борчыма, аның ансыз да үз кайгысы үзенә җиткән… Әнисенең хәле көннән-көн авырая. Җыеп кына әйткәндә, араларыгыз өзелгән дип санасаң да ярый…» Әйе, син шулай булуын бик теләр идең дә бит, юк, шалишь!.. Әйе-е, Айзәрәгә син дә кызыгасың. Ул турыда мин күптән беләм. Ләкин синең ярату – бер нәрсә, ул гына җитми, мәхәббәткә мәхәббәт белән җавап кайтарулары да кирәк. Ә Айзәрә аныкы, бары тик Һадиныкы. Ул аны хыял күгендә, күңел түрендә йөртә. Алар инде күптән вәгъдәләшкәннәр, сүз куешканнар. Әгәр дә укырга китәсе булмаса, кем белә, бәлки инде өйләнешкән дә булырлар иде…
Төннең-төн буе кая барып бәрелергә белмичә каңгыраеп йөри Һади. Үзенчә планнар кора. Юк, Айзәрә бары тик аныкы. Ул аны беркемгә дә бирмәячәк!..
Ләкин шунда ук күңелләрне өтәләп, сагаю-шомлануга охшашлы икенче бер хис яулап ала аны. Булмас димә… Тормыш бит бу. Тормыш булгач, ниләр генә булмас дисең. Күздән яздыңмы, йөрәктән чыгарып ташлаулары да бик ихтимал. Фикърәт исә һаман аның янындадыр. Елан кебек бөтереләдер, ярдәм иткән буладыр. Ә Айзәрә ярдәмгә чыннан да бик, бик мохтаҗ хәзер. Әнисе урын өстендә ята. Дару кирәк, больницага бару өчен машина, ат кирәк. Боларның барысы да Фикърәтләр кулында… Җитмәсә тагын, үч иткән кебек, Айзәрәнең әнисе – Халидә апа да Һадины бик үк өнәп бетерми иде.
Һади шундый берсеннән-берсе ямьсез уйларга бирелеп, ут йотып, пристань тирәләрен берничә тапкыр айкап чыга. Үзенә кирәкле пароходның бары тик иртәнге тугызларда гына буласын да белә. Шулвакыт кесәсендә сукыр бер тиен акчасы юклыгы исенә төшә. Менә шунда шалтыраткан да инде ул миңа…
Һади Чаллыга караңгы төшкәндә генә кайтып җитә. Машина-фәлән белешеп, аны көтеп торырга тәкате калмый. Төнгә карап юлга чыга. Унике километр араны ничек йөгереп үтүен сизмичә дә кала ул.
Менә аның туган авылы. Халык әле ятмаган, өйләрдә утлар. Аның каравы урамнарда адәм заты күренми, буп-буш.
Һадиның башында ярсулы-шашулы уйлар өермәсе. Менә каршында, карт тирәкләр астында, посып кына Айзәрәләр өе утыра. Чак кына арырак – караңгы тыкрык. Алар Айзәрә белән шунда туктыйлар иде. Бәлки хәзер дә Айзәрә шундадыр? Фикърәт белән торадыр… Алар бергәдер хәзер. Һади булмагач, бернинди тартынусыз очраша торганнардыр. Бәлки инде бер-берсенә ияләшеп тә беткәннәрдер. Бераз торгач, күз гариплеккә дә ияләшә ди бит…
Һади, кем генә очраса да, шунда ук өзгәләп ташлардай булып, ажгырып караңгы тыкрыкны айкап чыга. Икенче башы коры ярга барып тоташа торган тар тыкрык буш.
Егет, җил-җил атлап, ут янган тәрәзәләр янына килде. Өй эченә күз салмакчы булды, тик бернәрсә дә күрә алмады. Өйдәме, юкмы?.. Бәлки, клубтадыр? Кем белә, бәлки, Фикърәт белән кайда да булса аулакта икәүдән-икәү генә басып торалардыр?..
Һади шундый уйлардан шартларга җитешеп, ишегалдына, аннан ике генә сикереп баскычтан менде һәм өйгә килеп тә керде…
Айзәрә өйдә. Әнә ул ниндидер дарулар куелган өстәл янында басып тора. Өермәдәй бәреп кергән Һадины күргәч, тәмам аптырады, сөенергә дә, көенергә дә өлгерә алмыйчарак калды. Күзе-башы тонган Һади ике атлау белән аның каршысына килеп басты һәм, кесәсеннән чыгарган хатны йомарлап, Айзәрәнең йөзенә бәрде.
– Мә! Ал… – диде ул, тәмам ярсып. – Кеше яллауның нигә кирәге булгандыр. Үзең генә язып сала алмагансыңдыр шул…
Бернәрсә дә аңламаудан бөтенләйгә каушап-югалып калган кыз, аяз күк йөзе сыман саф күзләре белән егетнең йөзенә карап сорап куйды:
– Син нәрсә… Һади? – Аның тавышында әрнү дә, «рәнҗетмә мине!» дип үтенү дә, «аңлатып бирсәңче!..» дип ялынып-ялвару да бар иде кебек.
Кызның бу халәте, эчкерсез туры карашы Һадига да тәэсир ясады, аны бермәлгә коралсызландыргандай итте. Шулай да ул кире кайтып төшмәде, күңелендә булганын ачып сала бирде.
– Тәбрикләргә дип кайттым… – диде ул, һаман да әле күзләреннән ут чәчеп.
– Нәрсә белән?
– Фикърәткә тормышка чыгасың икән ич… Әнә ал… укы!
Айзәрә әрнеп-өзгәләнеп бары тик бер сүз әйтә алды:
«И-и Һади!.. Андамыни әле кайгылар…»
Кыз сүзен дәвам итә алмады, чаршау артындагы урында яткан сырхау ананың сукранып мыгырданганы ишетелде. Айзәрә, иреннәренә бармагын куеп, Һадига дәшми торырга, тавышланмаска кушты. Үзе әнисе янына ташланды.
– Нәрсә, әни?..
– Кем ул?.. Ни булды тагын?.. – диде авыру, ярым ыңгырашып.
– Юк, әни… Берни дә булмады. Әнә Һади кайткан…
Бу хәбәр карчыкны куандырмады, киресенчә, кәефен генә бозды, ахрысы. «Уф-ф!.. – дип көрсенгәндәй итте һәм янә авыз эченнән генә мыгырдана башлады. – Һич югында… тыныч кына үләргә ирек бирегез инде…»
Айзәрә, Һади ягына карап: «Чыга тор… Хәзер мин дә чыгып җитәрмен», – дип, куллары белән ишарә ясады да чаршау артына керде.
Һади теләсә дә чыкты, теләмәсә дә чыкты. Чак кына ишегалдында торды. Аннары, кызның чыгуын көтеп торырга тәкате җитмичә, урам якка атлады. Берникадәр вакыт тирәкләр тирәсендә таптанды.
Шулчак тәрәзәдән төшкән яктылыкта өстенә пальтосын киеп алган Айзәрә чагылып китте. Өй артындагы карт тирәк төбендә торган Һади каршысына килеп басты ул. Бәлки кыз бу минутта Һадиның гафу үтенүен, яисә элеккеге кебек кочагына алып иркәләвен, назлавын көткәндер. Әмма Һади үрә каткан таш сын сыман тора бирде.
– Нәрсә булды сиңа, ә?.. – Бу сорауны Айзәрә бирде.
– Мин дә нәкъ шуны ачыкларга дип кайттым. Хатны укыдыңмы?.. Хәзер барам да, мин ул әшәкенең санын җыеп ала алмаслык итеп измәсен изеп киләм…
– Җүләрләнмә, Һади-и!
Шулвакыт аларның икесен дә сискәндереп, тәрәзә пыялаларын коеп төшерердәй итеп, өйдә калган сырхауның ниндидер каты әйбер белән рамнарны төйгәне ишетелде. Әйтерсең лә әҗәл аны бугазыннан эләктереп алган…
– Ярар, Һади… Мин керим әле. Әни дәшә… – Айзәрә, ничек чыккан булса, шулай ук йөгереп-атлап кереп тә китте.
Кызның кабат чыгуын көтеп торырга Һадиның түземлеге җитмәде, кыбырсып карт тупыл тирәсендә бераз таптанды да, ниндидер бер катгый карарга килгән кеше сыман тиз-тиз атлап, клубка таба китеп барды. Уйлар өермәсе. «Бәлки әле яшьләр таралышып бетмәгәннәрдер… Фикърәт тә клубтадыр. Анда булмаса, берәрсеннән уяттырып… өеннән чакыртып чыгарыр. Ничек итсә итәр, әмма Һади ул вак җанны күрмичә, уңлы-суллы яңаклап үчен алмыйча китмәячәк».
Менә клуб. Аның ялт иткән тәрәзәләре аша яшьләрнең ыгы-зыгы килеп хәрәкәтләнгәннәре күренеп тора. Якыная төшкәч, музыка да, идәннәрне дөбердәтеп биегән авазлар да аермачык булып ишетелә башлады. Һади клубның яңа тактадан эшләнеп куелган бөркәүле баскычы төбенә килеп җитте. Стенада үзешчәннәрнең зур концерт бирүләре турында белдерү эленеп тора. Андый көннәрдә уеннар шактый озакка сузыла.
Клуб баскычы төбенә килеп җиткәч, Һадиның да гайрәте сүрелде, кыюлыгы кимегәндәй булды. Эчкә керергә аягы тартмады. Нилектәндер үзенең кайтканлыгын сиздерәсе килми иде аның.
Бераз уйланып торгач, ярым караңгы өйалды тупсасы аша атлап эчкә керде дә, шырык-шырык көлешеп тәмәке көйрәтүче яшүсмерләрнең берсен эләктереп алып, үзенә таба якынайтты.
Тегесе дә бик тиз танып алды аны.
– О-о, Һади абый кайткан икән! Исәнме, Һади абый…
Һади, егетне бер читкә кысрыклап, аңа сорау артыннан сорау яудыра башлады:
– Фикърәт мондамы?.. Нишли?.. Кемнәр белән?..
Егет шактый хәбәрдар булып чыкты.
– Әле баянак кына шушында иде. Чыгып киткәне күренмәде. Гайнан абыйлар белән иде ул…
– Алайса бар, чакырып чыгар үзен. Тик кем чакырганны әйтмә. Чишмә юлына чыксын…
Егеткә кызык: «Хәзер!..» – диде дә, кемнеңдер эзәрлекләвеннән качкан кебек, мәтәлә-кадала клубка кереп китте. Һади исә шуннан ике генә йорт аша, халык теленә «Чишмә юлы» дип кергән киң тыкрыкка таба атлады…
Моңарчы сизелмәгән ниндидер каушау, чак кына икеләнү кебек тойгы биләп алды аны. Ярый, хәзер Фикърәт чыгар да ди. Батыраеп китеп сугышырлар да ди. Егетлек булырмы соң бу? Ваклану булмасмы?.. Айзәрә нәрсә дияр?.. Кичерерме ул аның бу адымын? Казан тикле Казаннан ниндидер бер мөртәтнең гайбәтенә ышанып кайт та, имеш, кара канга батканчы сугыш. Кирәкме бу?.. Кеше көлкесенә калу гына булмасмы? Хәзер бит инде ул малай-шалай түгел, яше дә Аллага шөкер әйтерлек…
Шул ук вакытта күңел түрендә вак җанны – Фикърәтне акылга утырту теләге дә сүрелмәгән. Әйдә, кайткан-кайткан инде, аз гына чәбәкләп китүнең зыяны тимәс… Сабак булыр. Айзәрәгә дә бәйләнүен ташлар…
Тыкрык башында өч-дүрт кеше күренде. Клуб ягыннан киләләр иде алар. Егетләр. Алдан килгәне, ак күлмәклесе – Фикърәт. Өстендә – җилбәгә җибәрелгән кара костюм. Егетләр, Һадига якынлашкач, берни дә булмаган кыяфәт белән исәнләшкән булдылар.
– О-о, Һади! Кайттыңмы, малай?
– Кайттым!.. – диде Һади, коры гына. Һәм Фикърәт ягына ым кагып өстәп куйды: – Менә бу бәдбәхетне акылга утыртырга, йөзенә төкерергә дип кайттым…
Фикърәт тә сүз эзләп кесә капшый торганнардан түгел. Шуның өстенә әле ул Һадиның ни өчен кайтканлыгын да бик яхшы белә иде булса кирәк.
– Башта утыртып яки төкереп кара әле син!.. – диде ул, гайрәт чәчеп. – Соңыннан төкерегеңне ничек итеп ялап алырга белмәссең…
Һади, каршысында басып торган җирәнгеч җанны нинди генә сүзләр белән битәрләсә дә аз булыр төсле иде.
– Сволочь!.. Вак җан!.. Алама хатын да шундый түбәнлеккә, шундый гайбәткә бармас. Егет булсаң, әйтер сүзең булса, миңа әйт син. Җирәнгеч куркак җаннарча хат аша кешегә яла якма, пычрак атма…
– Мин тартынып тормам… Кирәксә, үзеңә дә әйтермен.
– Әйт шул, сволочь!.. – Һади сабырлыгын җуеп: «У-у, бәдбәхет!..» – дип, Фикърәтнең якасыннан эләктереп тә алды.
Фикърәт бер селтәнү белән Һадиның кулыннан ычкынды. Әмма шулчак Һади чалтыратып тегенең яңагына менеп тә төште. Билгеле, үзе дә өлешсез калмады… Фикърәт йодрыгы белән аның авыз тирәсенә тондырды. Бик ипле тамызды. Һади иреннәренә тоз тәме килүен, авызының кара кан белән тулуын тойды. Шул җитә калды… Ул кинәт исәрләнеп Фикърәткә ташланды. Һәм бер җаен туры китереп, йодрыгы белән тегенең ияк астына китереп кундырды. Шундый кундырды, Фикърәт тәгәрәп китте. Нишләгәнен белешмәс хәлгә килгән Һади, йөгереп килеп, дошманының йөзенә типмәкче иде дә, тик өлгерә алмыйчарак калды. Тегесе искәрмәстән генә аның берьюлы ике аягыннан эләктереп алып, гөрселдәтеп җиргә бәрде… Һәм кыргый мәче тизлеге белән атылып торып, Һадиның өстенә менеп тә атланды.
Һади йөзенә суктыртмаска тырышты. Аска яткан килеш, ул кабат Фикърәтне якасыннан эләктереп алды. Бу юлы ап-ак күлмәк түзмәде, аерылып төште. Фикърәтнең бермәлгә нидер көткәндәй тынып калуыннан файдаланган Һади аны искәрмәстән генә өстеннән чөелдереп төшерде. Сикерешеп торып, алар яңадан бер-берсен ботарлый, ут чыгарып сугыша башладылар. Икесе дә арыдылар, хәлдән тайдылар, үзләре әле генә ләүкәдән сикерешеп төшкән сыман мышкылдыйлар, кысылган тешләре арасыннан нәрсәдер мыгырдыйлар…
Егетләр: «Җитте сезгә!.. Ташлагыз давай! Булгандыр…» – дип, аларны аралый башлаганда, икесе дә кара канга баткан, икесенең дә адәм карар җирләре калмаган иде инде.
Ләкин тәмам ярсынган сугыш чукмарларын аралау, тыю бик үк җиңел булмады. Егетләр аларның кулларына асылынып, артка таба каера башладылар. Ике егет Һади янында кайнашкан арада, куллары бушап калган Фикърәт искәрмәстән генә: «Мә сиңа!..» – дип, җан-фәрманга кизәнеп, Һадиның йөзенә шундый китереп бәрде, егетебезнең күзләреннән көлтә хәтле булып ут очты. Ә тегесе, шушының белән җитәр дигән кебек, клубка таба йөгереп китеп тә барды.
Гарьлегеннән нишләргә белмәгән Һади: «Ах, сволочь!..» – дип, кулына ябышкан егетләрне як-якка чөелдереп атты да Фикърәт артыннан куа китте.
Алар шулай куышып, очраган кешеләрнең өннәрен алып, клубка атылып килеп керделәр. Таралырга дип җыена башлаган яшьләр бу көтелмәгән хәлдән аһ иттеләр. Әмма аларга кабат эләгешергә ирек бирмәделәр. Шунда ук икесен дә җилтерәтә башладылар. Ни өчендер (бәлки, куып килүче ул булгангадыр), Һади белән аеруча мәрхәмәтсез кыландылар, «хулиган» диделәр. «Кайтып җиттеңмени?» – диделәр һәм, эткәләп-төрткәләп, клубтан куып та чыгардылар.
Гарьләнде Һади. Сүгенде. Кемгәдер нәрсә өчендер янады, җикеренде. Мәтәлеп китәрдәй итеп урамга бәреп чыгарып: «Бүтән эзең булмасын бу тирәдә!..» – дип, борын төбендә шапылдап клуб ишеге ябылгач, Һади кинәт кенә аңына килгән сыман булды. «Әй-йе, иштем бугай ишәк чукмарын… Куян артыннан барып та… аюга тап булган сунарчы кебек булдым түгелме соң?..» дигән уйлар чагылып китте аның башында. Шулчак кепкасы юклыгын абайлап алды. «Сугышкан урында калгандыр» дип, янә «Чишмә юлы» тыкрыгына юнәлде.
Кепкасы шунда, юл өстендә тапталып, балчык белән аралашып ята иде. Ул аны каккалагандай итте һәм чишмә буена төшеп китте. Анда ул өс-башын рәткә китерергә тырышты. Бары тик шуннан соң гына агач улак буйлап шаулап агып яткан чишмә янына килде…
Зәһәр дә салкын суны кушучлап алып йөзенә бөркү белән, әчетү-әрнүгә чыдый алмыйча, кычкырып җибәрә язды. «Әй-йе!.. миңа да өлеш тигән икән…» Ул авыз тирәләрен, күз төпләрен капшаштырды. Йөз-битенең кешегә күренерлеге калмаган иде.
Һади утта янгандай кызышкан битен аннан-моннан чылаткандай итте дә, пиджак итәген әйләндереп, йөзенә баскалап корытты. Бары тик шуннан соң гына читкә китеп, сукмак буендагы киртәгә аркасын терәп, җиргә чүкте. Җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде аның. Шуның өстенә бөтен тәне, бизгәк тоткандагы кебек, дер-дер калтырый. Бөтен әгъзалары сынып-уалып, ватылып беткән кебек сызлый-әрниләр. Бары тик шунда гына ул үзенең төн йокламаганлыгы һәм көннең-көн буена авызына тәгам ризык капмаганлыгы турында уйлап алды.
«Инде нишләп карарга?.. Айзәрә көткән, көткәндер дә өенә кире кереп киткәндер…»
Шулвакыт аны үкенү газабы биләп алды. Нигә, нигә дип кенә кайтты соң ул монда? Нәрсәгә кирәк иде аңар бу тамаша? Һич кенә дә кирәк түгел иде ич… Эх!
Ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. Әмма ул тез буыннары калтыраудан, кулбашлары сызланудан яңадан җиргә чүгә язды. Шулай да киртәгә тотынып булса да, аягында торып калды. «Уф-ф!..» – дип, көрсенеп куйды. Күз тирәләре, бөтен йөз-бите һаман да сулыгып-сулыгып сызлый, ут кебек яна.
Лаякыл исерек кеше кебек, сөрлегә-сөрлегә, урам буйлап китте ул. Клуб тәрәзәләрендә утлар күптән сүнгән. Тирә-як тынлыкка чумган. Урамнар буп-буш. Көзге төн. Дөм караңгы. Өйләрдә дә утлар күренми. Соң иде шул инде.
Менә таныш тирәкләр.
Менә җиргә ярым иңеп утырган өй.
Айзәрә өе.
Ул йоклыйдыр хәзер…
Һади әллә ни уйлап тормады, гадәттәгечә итеп, түрдәге кырый тәрәзәнең пыяласына әкрен генә, яңгыр тамчысы төшкән кебек кенә итеп, ике генә тапкыр чиертеп алды.
Күп тә үтмәде, саклык белән генә өйалды ишеге ачылган тавыш ишетелде. Бу Айзәрә иде. Һади янына килеп җитү белән, аны тәрәзә каршыннан чак кына читкә алып китте дә битәрли башлады.
– Эх, Һади!.. – диде ул башта, ниндидер уфтану һәм ачынулы тавыш белән. – Нишләдең син, нишләдең? Нигә кирәк булды сиңа бу кыланулар… Әнә фельдшер Наҗия апаны чакыртып алганнар… Ниндидер язулар яздырганнар. Илшат абзый: «Моның өчен мин ул бандитның башын өтермәндә черетәчәкмен!..» – дип әйтеп әйтә ди. Милициягә дә шалтыраткан. Эх, Һади!.. Абыйсы Кадыйрның сезне күралмавын белә идең ич… Синең турыда әле дә инде имеш-мимеш сүзләр бик күп йөри. Шул ук Кадыйр, синең укырга керүең турында ишеткәч: «Блат, дус-иш, фәлән-төгән белән генә керде ул», – дип, җыен тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләп йөрде.
Һади түзмәде:
– Һо-о, үзенең Фикърәте өч тапкыр барып, өч тапкыр кире борылып кайтуына гарьләнеп әйтә ул! – дип кыстырып куйды.
– Анысы шулай, – диде Айзәрә, егет белән килешеп. – Хикмәт анда гына булса бер хәл иде. Бик тә инде ярамаган нәрсә эшләгәнсең бит. Нәрсә белән бетәр, белмим… – Һәм кыз, кинәт кенә нәрсәдер исенә төшергән сыман, егет белән саубуллаша да башлады. – Ярар, Һади… Мин керим әле. Әни дә уяныр. Көннән-көн начарлана, көннән-көн бетәшә… Тамагына да капмый башлады инде.
Айзәрә, нәкъ баягы кебек итеп, атлап-йөгереп өенә таба китеп тә барды. Исәнме юк, сау бул юк. Бу ни хикмәт тагы, дип уйлап куйды Һади. Бөтен гаеп монда Айзәрәнең чирле әнисендәдер кебек булып тоелды аңар. «Миңа димәгәе, хет бүген катмый шунда!..» – Урын өстендә яткан авыру турында шулай уйлавына вөҗданы алдында уңайсызланып алды тагын. Ул белә: Халидә апа аны элек-электән яратып бетерми. Фикърәтне мең тапкыр артыграк күрә. Ни әйтсәң дә, абруйлы ата-анасы, туган-тумачасы бар. Шуның өстенә ил түрәсе – председатель малае. Дөнья терәге шуларда бит хәзер…
Һади, кинәт кенә айнып китеп, үзенең кайдалыгын белергә теләгән кеше сыман, як-ягына күз салгалап алды. Тирә-якта тоташ караңгылык. Шыксыз-салкын җил исә. Коры яр төбен хәтерләткән урамда бер генә җан иясе дә юк. Бу күренеш аның йөрәген урыныннан кузгатты, бөтен барлыгын шөбһә катыш ачы хәсрәт биләп алды. Һәм ул бары тик хәзер генә үзенең нинди хәлдә калуына төшенгәндәй булды. Әгәр дә мәгәр бу маҗаралар турында университетка ишетелсә?.. Ишетеләчәге аның көн кебек ачык. Мондагы «дуслар» ишеттереп кенә дә калмаячаклар, хәтта тикшерттерү чараларын да күрәчәкләр. Аннары инде ни булачагы ташка баскан кебек ап-ачык. Эх, нишләде ул, нишләде?!
Дуамалланып китеп, ярсуын йөгәнли, ачуын баса алмады шул. Менә шулай итеп кеше үзенең киләчәккә баглы булган барлык хыялларын челпәрәмә китерә, киләчәгенә балта чаба торгандыр. Шуның өстенә әнә Айзәрә дә ничектер үзгәргәнгә охшаган… араларыннан кара мәче үткән диярсең.
Һади шулай кая барып бәрелергә белмичә каңгыраеп, алпан-тилпән килеп бераз урам буенча йөренде. Аннары инде, үзе дә сизмәстән, җиңгәсе Җәүһәрия капкасы каршына килеп чыкты…
Ләкин кермәде. Кем ул хәзер аңар?.. Аерылышканнарына да җиде былтыр бит инде. Хак булса, җиңгәсе бер буйдак адәмне йортка кертергә җыена, ди. Кем белә, бәлки инде ул кеше андадыр? Әмма җиңгәсен ул бер генә мыскал да гаепләми. Киресенчә, аны кызгана, аны һаман да якын күрә, үз итә. Җәүһәрия җиңгәсен ташлаганнан соң, Һади абыйсы белән якага-яка килеште. Тик аннан ни файда?.. Бер киселгән икмәк кире ябышмый, ди бит. Абыйсына нәрсә?.. Кем әйтмешли, аның эшләре ал да гөл хәзер. Тирә-якны данга күмгән Татарстан нефте белән идарә итүче гаять зур бер начальникның бертуган сеңлесенә өйләнгән. Ни әйтсәң дә, коллегалары арасында «Нефть магнаты» дигән аты чыккан атаклы Шәңгәрәевнең газиз кияве ул хәзер. Ул яктан башы йомры Таҗи абыеның. Үзе әйтмешли, орбитага чыгасы килгәндер…
Юк, теләсә-теләмәсә дә, Һади, җиңгәсенең ишегалдына кереп, саклык белән генә ян тәрәзәне шакымыйча булдыра алмады. Һич югында, карын ялгап чыгармын, җае туры килсә, бәлки, юлга акча да сорап торырмын, дип уйлады ул.
Җавап булмагач, Һади пыялага кабат чиерткәләп алды. Бу юлы ишеттеләр. Төннең нәкъ үзе кебек үк кара көеп торган ян тәрәзәдә ак пәрдә селкенеп куйды. Ул да булмады, җиңгәсенең:
– Кайсы чукынганы йөри тагы анда? Бу вакыт җиткәч… – дигән ачулы тавыш ишетелде.
– Бу мин идем, җиңгәй… – Һади үз тавышын үзе танымады.
– Бәй, Һади түгелме соң?!
– Шул инде…
– Хәзер, хәзер, Һади! Өстемә генә киям дә… – Шунда ук ишегалларына якты-көмеш сукмаклар сузып, өй эчендә ут кабынды. Тәрәзәдә җиңгәсенең күләгәсе чагылып үтте. Ул да булмады, күңелле генә шалтырап ишек келәсе ачылды.
– Әйдә, Һади! Әйдүк… – Алдан үткән Җәүһәрия сорау артыннан сорау бирде. – Ничек болай искәрмәстән генә кайтырга булдың? Андый-мондый йомыш-фәлән төштеме әллә? Ул-бу булмагандыр ич?..
Әмма өйгә кереп, Һадиның йөз-битенә, кием-салымына күз төшерү белән, хәйран булып, кулларын шапылдатып куйды.
– Әбәү-ү Ходаем! Ни булды? Кайда?.. Нишләдең?.. Күр ул авыз-борыныңны, күз кабакларыңны… Күлмәкләреңә генә күз сал. Кара кан гына бит. Шаклар катам! Кайсы имансызы шулай итте?..
Һади кул гына селтәде.
– Әй-й… Фикърәт белән бәргәләшеп алдык ла.
– Шаклар катам сезнең тилелеккә. Ни бүлешә алмадыгыз тагын?.. Кайчан булды бу хәл?
– Баянак кына ла…
– Нәрсәгә дип кайткан идең соң?..
– Шуның өчен лә!.. – дип җавап кайтарды Һади, нәрсә дип әйтергә дә белмичә.
– Шулай кара канга батканчы сугышыр өченме?..
– Ярар ла! – диде егет, кабат кулын селтәп. – Булды инде…
– Билләһи, тора-торып шаккатам!.. Кая, тиз бул… Чишен әйдә. Хәзер капкаларга әзерләрмен. Өс-башларыңны да чайкап куярга кирәк булыр. Югыйсә кеше күзенә күренерлегең калмаган…
Җиңгәсенең шулай туган җанлы булуы, өзгәләнеп каршы алуы Һадиның күңелен йомшартып җибәргәндәй итте. «И-и, шәфкатьле җан! Без бит хәзер инде ят кешеләр…» дип уйлап куярга мәҗбүр булды ул. Бу минутта бугазына менеп тыгылган бер төер иркенләп сулыш алырга комачаулый иде. Хәтта күзләре әчетә башлады…
– Җиңги… – диде Һади, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. – Берәр алып куйган нәмәстәң юк идеме?..
Җәүһәрия аны ярты сүздән аңлады.
– Булыр. Анысы да табылыр… – Һәм шунда ук почмакта торган савыт-саба шкафының аскы өлешеннән яшькелт төстәге шешә чыгарды. – Менә монда калган таба ашы да бар иде. Капкалый тор. Мин хәзер, казан астына гына ут төртим әле…
Һади, җиңгәсе почмак якка кереп китүдән файдаланып, шешәне ачты да зур стаканны күз кебек итеп тутырып аракы салды һәм тамчысын да калдырмыйча эчеп куйды. Бу минутта хәле хәл, аракы түгел, агу эчәргә дә әзер иде ул.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?