Текст книги "Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 43 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]
Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов
Сайланма әсәрләр. 2 том
Язгы аҗаган
Роман
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Хәсәнов М. М., варислар. 2017
Беренче көн
Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр, ди.
Халык сынамышы
1
Алар өч бертуган иде: Гази, Таҗи һәм кече энеләре – Һади. Өчесе дә минем балачак дусларым. Өйләребез дә янәшә генә, бер-беренә орынып ук торалар иде. Бәлки, шуңадыр, без үз-үзебезне белешә башлаганнан бирле, мәш килеп, әүмәкләшеп бергә үстек. Айкамаган урын, җитешмәгән җир, кермәгән тишек калды микән? Шагыйрь әйтмешли, «дөнья белән шулай танышып йөргән идек бергәләп…»
Әмма без Бөек Ватан сугышына кадәр үк авылыбыздан китү сәбәпле, араларыбыз өзелде дә куйды. Балачак хатирәләре исә, таң алдыннан күргән могҗизалы матур төш булып, күңел төбендә гомерлеккә уелып калды.
Балачакны юксынуны, аны сагынып искә төшерүне картаю билгесе, диләр. Бәлки, шулайдыр. Тик ничек кенә булмасын, еллар үткән саен, туып үскән җирләрне, балачак дусларымны күрү теләге яңадан-яңа көч белән кузгала торды. Шуңа уңайлырак чак туры килүгә үк, газиз туган ягым, балачак дусларым белән араны якынайту, дуслыкны яңарту чарасын күрдем. Уртанчы һәм кече Зәкиевләр белән очраштык, хәтта кабат дуслашып киттек. Сирәк-мирәк кенә булса да, анда бер, елда бер дигәндәй, хат яки открытка алышып, хәтер яңартып торгандай итәбез.
Әмма җан дустым, «язмышы тумыштан ук фаҗигале» яшьти Гази белән генә очрашырга туры килмәде. Туган-тумачалары, таныш-белешләре әйтүенә караганда, ул үз тормышын кешечә кора алмаган, кара язмышка тап булган… Барысы да шул каһәр суккан сугышка бәйле. Имештер, Гази фронтта әсирлеккә төшкән, шунда фашистлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткән һәм Ватан алдында гафу ителмәслек җинаять эшләгән. Җитмәсә тагын, әлеге хәбәр-сүзләрнең кире каккысыз дәлилләр, хәтта рәсми документлар белән расланганлыгы турында өстәп куярга да онытмыйлар.
Авыр, бик авыр булган иде миңа бу хакта ишетүе. Ә бит Гази, мәктәптә укыганда, безнең барыбызга караганда да зирәгрәк, акыллырак иде. Нәкъ шул елларда, башлангыч сыйныфларда укыганда ук инде, аның авылыбызның иң сылу кызы Гөлүсә белән чын мәгънәсендә дус булуына без соклана, хәтта чак кына көнләшә дә идек. Аларны «кияү белән кәләш» дип үртәсәләр дә, үсеп җиткәч, ниндидер сәбәпләр аркасында, кавыша алмаулары турында да ишеткән идем.
Дөрес, баштарак Гази яшьтием турында күңелләрне җилкендерерлек, сөенеп туймаслык хәбәрләр дә йөрде. Мәсәлән, Газиның авыл яшьләре арасында бик яшьли комсомолга керүе, колхозлашу елларында, нәкъ әтисе Хаҗи абый кебек, курку белмичә, сыйнфый дошманнарның өненә үк басып кереп, аларны фаш итүе, шунда яралануы турында берсеннән-берсе могҗизалы сүзләр ишетергә туры килде.
Ә инде сугыш башланыр алдыннан Газиның Казанга килүе, күпмедер вакыт рабфакның хәзерлек курсларында укып, медицина институты студенты булуы турында ишеткәч, башларым күккә тиярдәй булды. Мин Мәскәүдә укыдым. Каникул көннәрендә Казанга кайткач, балачак дустымны күрим дип институтка барганда, аның да авылга кайтып киткән вакытына туры килә идем. 1942 елның шыксыз кышында исә миңа аның, өченче курста укуын ташлап, үзе теләп фронтка киткәнлеге турында хәбәр җиттеләр.
Шуннан соң минем еш кына: «Эшли алдымы икән ул Ватаны гафу итмәслек зур җинаятьне?» – дип икеләнеп куйган чакларым да булгалады. Тик нишләмәк кирәк, бәла-каза агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, ди бит. Андый чакта, булган хәл булган, дияргә һәм шагыйребезнең: «Мин тормышта һаман яктыга, югарыга таба юл алдым… Ә син меналмадың… калдың, югалдың», – дигән сүзләрен генә искә төшерергә кала.
Аннан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Тормышлар үзгәрде, берничә буын алышынырга өлгерде. Мин инде Газины кабат күрә алуыма өметемне җуя башлаган идем. Әмма гомуми реабилитация елларында аның да, каяндыр кайтып төшеп, район үзәге больницасында эшли башлавы турында ишеттем. Ләкин әлеге хәбәрләр дә ничектер икеле-микеле иде. Берәүләре, хәйраннарга калып: «Кайда шулай оста хирург була алган, могҗизалар эшли», – дисә, икенчеләре бөтенләй киресе, тиле-миле кеше турында сүз алып баргандай, җыен тузга язмаган нәрсәләр турында гәп сата иде. Имештер, ул картаеп акылдан язган картлар белән мәш килә, аларны яшәртү турында хыяллана, хәтта бу турыда ниндидер «гыйльми трактатлар» яза…
Һәм менә, чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң, бөтенләй уйламаганда-юрамаганда, балачак дустым, классташым Гази белән очрашу мөмкинлеге чыгып тора бит, егетләр!
Иртә таңнан, беренче рейс самолёты белән мин, өлкә газетасының махсус корреспонденты буларак, Мәскәүдән һәм өлкә комитетыннан килгән бик вәкаләтле комиссия составында мәшһүр Чулман буена командировкага чыгып китәргә тиеш. Бөгелмәдән, «Татнефть» берләшмәсеннән килгән иптәшләр безне Чаллы аэропортында каршы алачаклар. Шулай сөйләшенгән.
Ул вакытта даны бөтен җир шарына яңгыраган гигант корылма КамАЗ да, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы да юк иде әле. Аның каравы, «Икенче Баку» үзәге дип, республикабызның даны күкләргә ашкан, борынгы Кама-дәрья буйларында да берсеннән-берсе бай нефть ятмалары ачылган көннәр иде. Әлеге комиссия дә нәкъ менә шул яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән иде. Нефтьчеләр телендә «Бондюг ятмалары» дип аталган бай нефть чыганаклары, әлеге комиссиядән соң, «Прикамнефть» идарәсе дип йөртелә башлады.
Командировкамның бер атна чамасы сузыласын белгәч, чынга ашмас хыялларга бирелгән балачак дустым-яшьтием Газины ничек тә булса күрергә тырышачакмын дип, күңелемә беркетеп тә куйдым. Вакыт сыйдыра-нитә калса, Чаллы пристаненнан унике генә чакрым ераклыктагы туган авылым Салаязга да сугылып чыгарга булыр.
Гаҗәп хәл! Сабый чакта үлгән баланың нурланып елмаюын гына хәтергә сеңдергән кебек, без, гадәттә, кайчандыр аерылып киткән туган җирләребезнең дә иң гүзәл якларын гына хәтеребездә калдырабыз. Мин дә туган авылыбызның хәтфә яшел каз үләне каплаган урамнарын, шау чәчәкле болыннарын, көмеш чабаклы күлләрен, кылган чәчле, чал башлы тау итәкләрен генә күз алдыма китерәм…
Әмма бу баруымда, күңелемдә мәңге саклана торган гаҗәеп сихри дөнья – балачагым белән генә түгел, тәкъдир тарафыннан бик нык кагылган-сугылган Гази белән дә очрашасы барлыгы турында уйлагач, дустымның әтисе, авылыбызның беренче большевигы Хаҗи абый белән булган коточкыч фаҗигале хәл, бөтен тулылыгы белән, күз алдыма килде дә басты…
Ай-һай хәвефле булган иде дә соң ул иртә! Кешеләрнең җанына шик-шөбһә салып, иң элек каравыл өе янындагы каланча чаңын суктылар. Авыл халкы, чак кына аңга килеп: «Ут-күз чыккандыр, бүтән берни дә түгелдер!» – диешеп, өйләреннән атылышып чыкканда, кайберәүләр инде түбән очка, каравыл өенә таба чатыр-чотыр килеп чаба да башлаганнар иде. Кешеләр, ни булды, нәрсә бар, диебрәк аңгы-миңге торган арада, урам уртасыннан йөгергән бер хатынның, ачыргаланып: «Хараплар гына иткәннәр ич… Кәмитит Хаҗиен үтергәннәр!..» – дип сөрән салуы барысын да өнсез итте.
Авылда мәхшәр купты. Хаҗи абый, орынып торган күршебез булуы белән бергә, җан дустым Газиның әтисе дә бит әле. Шулай булгач, ничек инде мин генә ул хикмәтле хәлләрне күрмичә калырга тиеш ди. Әмма әни: «Җук, җук! Җөрисе җук… Аның карарлыгын калдырмаганнар, – ди. – Югыйсә төнлә күз алларыңнан китмәс, төшләреңә кереп газаплар…» – дип, юлыма аркылы төште. Шундук: Ходаем ла! Андый фаҗигале үлемнәр җакыныңа түгел, дошманыңа да язмасын, берүк!» – дип, авыз эченнән генә дога укыган сыман итеп сөйләнеп куйды.
Аның әлеге шомлы сүзләре кызыксынуымны арттырды гына. Мин өй артына гына чыккандай иттем дә, як-ягын яшь кычыткан сара башлаган иске читән аша сикереп, әйдә, элдерт кенә Совет йорты ягына. Мин барып җиткәндә, каравыл өе каршында мәхшәр иде инде.
Баскыч болдыры янына килеп туктаган җигүле ат янына ерып кермәле түгел: халык, халык! Һәркем аһ та ваһ итә, һәркемнең йөзендә аптырау галәмәтләре. Бер якта карчык-корчыклар, хатын-кызлар җыелган. Авызларын каплый төшеп, сүз саен диярлек: «И-и Ходаем!» – дип, үзара мыдыр-мыдыр сөйләнәләр, гәп саталар. Мин, халык төркемен ера-ера, ир-ат җыелган якка юл тоттым. Анда югары оч Байтимере авылдашларыбыз арасына кереп алган да, кулын болгый-болгый нидер сөйли:
– …Ишетәм, ат кешни. Бер кешни бу, ике кешни. Чыгып карасам, күрәм: бикләнгән басу капкасы артында җигүле ат тора. Хуҗасы күренми. Тукта, мин әйтәм, һич югында, капканы ачып, малкайны кертим. Килеп җитеп, арбага күз салуым булды, аягым астында җир убылды да китте…
Колагыма: «Кеше кадәр кешене дә шул хәлгә төшерерләр икән!.. Йа-а Ходаем! Нинди кансызлык… Вәхшилекнең дә вәхшилеге бит бу!..» – дигән сүзләр чагылса да, берни күрә алмадым. Мин, терсәкләрем белән этенгәләп-төртенгәләп, алгарак үттем. Кемдер, Совет өе кыегында эленеп торган кызыл әләмне алып, Хаҗи абый өстенә ябып куйган иде инде.
Шулчак кара болыт сыман җыелган халык өстеннән көчле җил искәндәй булды. Кемдер: «Әнә!.. Зәйтүнә үзе килә…» – дигән хәбәр салды. Бераздан минем җан дустым Газины җитәкләгән, кечерәк Таҗины кулына күтәргән Зәйтүнә тәтәй күренде. Халык, як-якка чигенеп, аларга юл бирде. Тирә-юньдә янә борчулы пышылдашкан авазлар: «Кыяфәтен генә күр инде, мескенкәйнең. Өченчесе буенда бит… И-и бичара!..»
Зәйтүнә тәтәй, арба янына җитеп туктагач, моңарчы мин һичкайчан ишетмәгән, йөрәк итләрен телгәләрлек тавыш белән аваз салды:
– Йа-а Раббым! Шулайлар итеп башкайларыңа җиттеләрмени?! Үлепләр китим микәнни! Һай-й Аллам!.. Балакайларым ла!.. Шулайлар итеп гомер буена ятимлек газабы чигәрсез микәнни!.. Сынык канатлы ятимкәйләрем лә!..
Шулвакыт әллә нәрсә булды. Зәйтүнә тәтәй кинәт кенә арба үрәчәсе өстенә сыгылып төште… Кемдер аны, бөтенләй егылып китмәсен диптер инде, тотып калды. Икенче берәве аның кулындагы баланы алды. Ыгы-зыгы моның белән генә чикләнмәде. Җиргә үк шуышып төшкән Зәйтүнә тәтәйне, як-яктан җитәкләп, Совет өенә алып кереп киттеләр. Ул да булмады, разбой салып, өрү-өшкерү, им-том белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчыкны чакыра башладылар.
Болдырда Совет башлыгы, ярлылар ширкәте рәисе Бәһрам абзый күренде. Сыңар аяклы ул. Бер аягын кайда, ничек югалтканлыгы турында төрле сүзләр йөри. Дошманнар аны «ата большевик» дип тә, «Коммун эте» дип тә атыйлар. Халык арасында исә «Чатан Бәһрам» дип тә, «Солдат Бәһрам» дип тә, «Бәлшәвик Бәһрам» дип тә йөртәләр. «Иманы өчен бөтен дөньясында берьялгызы калганда да чигенүне белә торган кеше түгел», – дип өстәргә дә онытмыйлар аның турында.
Өстендә ямаулы шинель. Менә ул, агач аягы белән идәннәрне шакы-шокы китереп, баскычның алгы өлешенәрәк якынайды. Кискен хәрәкәтләнеп, көрәктәй зур кулы белән башындагы бүреген йолкып алды да, халыкны тынычланырга чакырып булса кирәк, бүрекле кулын өскә күтәрде. Җилдә-кояшта янган озынча чандыр йөзе ифрат та кырыс, эчкә баткан күзләрендә ут иде аның. Шулчак Бәһрам абыйның көчле тавышы һаваны ярды:
– Җә-ә, күрдегезме инде, җәмәгать! Иске, үлеп бара торган сыйныф капылт кына юл бирергә ашыкмый. Юк-к, ашыкмый! Шундый юллар белән, бәлки, алар безне куркытырга тели торгандыр? Юк-к, курыкмыйбыз без! Аларның җан бирер алдыннан тыпырчынуларына без сафларыбызны тагын да ныгыту белән җавап кайтарачакбыз. Самодержавиене, капиталны җиңгән кеше өчен курку юк ул!.. – Бәһрам абыйның йөрәккә төшәрдәй сүзләре тынып калган халык өстендә көчле яңгырый иде: – Бөтен аңлы гомерен изелгән халыкны азат итү өчен, соңгы сулышына чаклы көрәшкән большевик, бөек пролетар революциясенең шанлы каһарманы арабыздан китеп барды. Нишләмәк кирәк, иптәшләр, авыр, бик авыр… Көрәш корбансыз булмый. Әмма Совет власте өчен, халык бәхете өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән, газиз гомерләрен кызганмаган батырлар, фидаи җаннар, гасырлар буена онытылмас, аларның изге хатирәсе халык күңелендә мәңге яшәр! Халык хәтере – бөек нәрсә! Азатлык кояшы бөтен галәмне яктыртсын, иптәшләр!..
Бәһрам абыйның тавышы тантаналы да, аяныч та иде. Шунда тагын көтелмәгән хәл булды: Совет өенең ярым ачык тәрәзәсе аша, аермачык булып, әле яңа гына туган баланың шәрран ярып чырылдап елап җибәргән тавышы ишетелде. Ул барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте. Бу – дустым Газиның нәни энесе Һадиның дөньяга беренче аваз салуы иде.
Хаҗи абыйны өченче көнне генә җирләделәр. Шунда мин үз гомеремдә беренче тапкыр җиз торбалар, көмеш быргыларның матәм маршы уйнавын да сафка тезелгән кызылармеецларның, һавага төзәп, мылтыктан атуларын ишеттем.
Бары тик берничә көн узгач кына мин «икмәк комиссары» дип исеме чыккан Хаҗи абыйның дошманнар тарафыннан ничек җәзалап үтерелүен белдем. Явыз контрлар, аның эчен ярып, арыш тутырганнар. «Авыз-борын тирәләренә дә кан белән арыш аралашып укмашкан иде», – дип сөйләделәр. Арба төбенә түшәлгән юкә кабыгының буеннан-буена тигезле-тигезсез хәрефләр белән язылган сүзләрнең мәгънәсен дә әйттеләр. Дегет беләнме, кан катыш кара буяу беләнме, «тыгын, бәлшәвик эте!..» дип язылган булган икән.
Әлеге фаҗигале хәлләрдән соң ике-өч ай да үтмәгәндер, дошманнарның кулга алынулары, пристаньлы волость үзәге – Чаллыда суд булуы турында хәбәр таралды. Аннан соң инде өч кешенең атылырга, берничә кешенең сөргенгә хөкем ителүләре турындагы хәбәрне ишетте халык.
Әмма сүзнең иң кәттәсен, иң хикмәтлесен, күңелемә мәңгегә онытылмаслык булып уелырлыгын чак кына соңрак ишеттем. Имештер, им-том, күрәзәлек итү, багу ише нәрсәләр белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчык Газилар гаиләсендә зур фаҗига буласын, ә Газиның гомере буена зур афәтләр, иләмсез газап-михнәтләр кичерәсен атна-ун көн элек белгән икән. Янәсе, Гази, әтисе үтерелергә атна-ун көн кала, аҗаган балкышын күргән. Күргән дә, имеш, өенә йөгереп кайтып, әнисенә әйткән. Мәгыйшә карчык та шунда булган. Им-томчы әби ишеткән дә: «Ай-һай балакай, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил ала күрсен берүк. Саташа күрмә, Газиулла балакай, бу вакытта, яз башында, нинди аҗаган булсын», – дип әйтеп әйткән, имеш. «Хәзер үк оныт ул турыда», – дип, әнисе алдында ук, яшьти дустыма, җан кайтаргыч шомлы, михнәт һәм афәт-фаҗигаләр белән түшәлгән кара тормыш юлы юраган, ди.
Мин үзем җыен килде-китте ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышана торганнардан түгел. Әмма Мәгыйшә карчыкның бик тә үтемле гыйбарәләр белән ныгытып әйткән әлеге сүзләре минем күңел түрендә кара шом булып утырды да калды. Аҗаганның яз көннәрендә булмавын яхшы беләм. Ул, гадәттә, җәй сынып, көзгә авышкач, игеннәр җитлегә башлагач була. Халыкта аҗаганны «арыш камчысы» дип тә йөртәләр. Бу турыда җыр да бар:
Арыш башак кыскан чакта
Уйный, диләр, аҗаган…
Ул еллардан бирле күп гомерләр үтте. Әмма аҗаганның, ялт-йолт килеп, күңел күген камчылаган шыксыз-салкын балкышы, күзләремне чытырдатып йомганда да, керфекләрем аша үтеп керә… Теләсәм-теләмәсәм дә, андый чакларда: «Бичара дустым Гази ниләр кичерде икән?» – дигән уй камчылый башлый иде.
Һәм менә чирек гасыр буе йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап алу вакыты да җитә кебек. Бүген йә иртәгә җан дустым – хыялый балачак дустым Гази белән очрашачакмын…
2
Өйдә юраган юлда ярамый, дигән сүз хак булып чыкты. Бернәрсә дә мин дигәнчә булмады: Гази эшләгән больницада да булдым, җан дустымны да күрдем, әмма: «Саумы, газиз дустым! Син дә бармыни әле бу фани дөньяда?!» – дип, кочагыма алып кысарга язмаган икән шул…
Комиссия әгъзалары белән Казан аэропортында очраштык. Монда партия өлкә комитетының промышленность бүлеге мөдире һәм, СССР Нефть промышленносте министрлыгыннан килгән иптәштән тыш, Дәүләт план комитетыннан килгән кеше дә бар иде. Комиссия җитәкчесен Анатолий Степанович дип таныштырдылар. Фамилиясе Кремнев. Ул шактый өлкән яшьтә күренә. Сизелерлек юанайган, эре сөякле, салмак хәрәкәтле, әмма гаять дәрәҗәдә ачык йөзле, шат чырайлы бер кеше иде.
Арабызда хатын-кыз да бар: Галина Николаевна Горцева. Аны, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк Статистика идарәсеннән, диделәр. Ул да инде яшь түгел. Әмма килеш-килбәтенә, буй-сынына караганда, аңар бер дә үз яшен бирерлек түгел. Акыллы, үткен телле. Анатолий Степановичның күптәнге танышы булса кирәк. Чын гашыйк кешеләр сыман инде үзләре: бер-берсенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күздән яздырмыйлар, берсе икенчесе өчен үләргә әзер кебек торалар. Ләкин алар моны уен-көлкегә әверелдереп, ярым шаярып эшлиләр. Тик ничек кенә булмасын, бу ике кешене бик күп уртак хәлләр, уртак язмышлар һәм күп елларга сузылган дуслык җепләре бәйләгәнлеген сиземләве әллә ни кыен түгел иде.
Мәскәүдән тагын ике иптәш бар. Болары урта яшьләрдә. Алар, сүзгә кушылмыйча, Анатолий Степанович белән Галина Николаевна ягына карап: «Ярар, ярар… Теләгән кадәр юаныгыз, безнең эшебез юк», – дигәндәй, мөлаем гына елмаешып, читтән генә карап торалар.
Безгә унике генә урынлы махсус самолёт бирделәр. Көннең рәте-чираты юк. Барыбер очтык. Шактый вакыт болытлар арасында чайкалырга туры килде. Бары тик җиргә төшәр алдыннан гына, язгы авыр болытларны ерткалап, яктылыкка чыктык. Аста иң әүвәл болганчык-кызгылт сулы Кама-дәрья күренде. Сирәк-мирәк кенә баркаслар, баржалар, кечерәк пароходлар чалынып калдылар.
Бераздан безнең самолёт, өй түбәләренә тиярдәй булып астан гына очып үтте дә, тип-тигез мәйдан буйлап, җил уйнатып йөгереп узды.
Кунакханәгә урнаштырганнан соң, безне башта төркемнәргә бүлделәр, аннары «вездеходлар» га утыртып, объектларга алып чыгып киттеләр.
Мин, күптәнге танышым – «Татнефть» берләшмәсе начальнигы иптәш Галиханов җитәкчелек иткән төркемгә ияреп, ярымутрауда урнашкан разведка буровоена барырга булдым. Көнозын сәяхәт иттек. Нинди юллар гына үтәргә туры килмәде. Җитмәсә тагын, көн дә бозылды. Күк йөзен авыр, салмак болытлар каплап алды, бераздан инде пыскып кына, бик вәземләп, бик сеңдереп кенә яңгыр сибәләргә кереште. Җилләп-җилләп, бик тырышып яуды ул.
Караңгы төшеп, ут алгач, якты, җылы кунакханәбезгә кайтып егылдык. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп кайтуыбызга карамастан, безгә иркенләп, рәхәтләнеп ял итәргә язмаган икән. Комиссия җитәкчесе Анатолий Степановичның Чаллы белән Түбән Кама арасында корыла торган үзәк нефтьүткәргечне карарга барган җирендә кинәт кенә чирләп китүе һәм больницага салынуы мәгълүм булды.
Без шундук больницага шалтыраттык. Галина Николаевна анда иде инде. Ул безгә борчылмаска, әллә ни хафаланмаска кушты. Анатолий Степановичка нибары сукыр эчәк өянәге генә булган. «Әгәр дә хәле җиңеләймәсә, операция ясаячаклар», – дип өстәп тә куйды.
Больница дигән сүзне ишетү белән, кылт итеп, «Гази да шунда бит… Сыныкка сылтау булсын, менә очрашу өчен сәбәп тә булды…» дигән уй туды. Иптәшләрнең икеләнеп торуларына карамыйча, киенә дә башладым.
Больницаның һаман да элекке урында икәнлеген көндез үк сорашып белгән идем. Каманың текә яры өстендә, урман булып куерып үскән карт тупыллар, йөзәр яшьлек тирәкләр ышыгында утыра ул.
Урамга чыгу белән күңелне: «Әллә кире борылыйммы?» – дигән уй телеп үтте. Аяктан егардай булып, зәһәр җил ыргый. Көне буе тоташтан сибәләгән явым-төшем үзенекен эшләгән – адәм аяклана алмаслык пычрак. Үч иткәндәй аякларны «тышаулап» ләпек урала. Туфлиләр шулкадәр авырайды, йолкып алыр хәл юк үзләрен. Иртәнге якта, машиналарга төялеп сәяхәткә чыгып китәр алдыннан гына, теләгән кешеләргә резина итекләр тәкъдим иткәннәр иде, алмавыма хәзер үкенәм.
Ыргып-ыргып җил бәрә. Вак яңгыр сибәли. Үзе караңгы. Бары тик өйләрнең тәрәзәләреннән төшкән тонык яктылык кына аяк асларын яктырткандай итә.
Башымда: «Әллә кире борылыйммы икән?» – дигән уй яңарды. Һәм шунда ук: «Гомумән дә, кирәкме соң әле бу очрашу?.. Чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң күрешү аны шатландырырмы? Йөрәк ярасын яңарту гына булмасмы?..» – кебек уй-тойгылар биләп алды. Җитмәсә, соңгы елларда Гази турында җыен тузга язмаган имеш-мимеш сүзләр дә шактый күп ишетелгәләде.
Ниһаять, якты тәрәзәле өйләр дә артта калдылар. Бушлыкка килеп чыктым. Монда җил тагын да яманрак булып котырына. Чак кына сулдарак, текә яр астында, язгы ташуның шашкан гөрелтесенә охшап, Каманың уфтанулы сулкылдавы ишетелә.
Чиксез зур дулкынлану белән атлап кердем мин больница бусагасын. Якты вестибюль. Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады. Берсе мөлаем гына карчык. Йөзен җыерчыклар баскан. Авыз тирәләре дә бөрешеп килгән, җыерчыклар бизәгән иреннәре кысылганнар, җөйләнгән яраны хәтерләтеп торалар. Чал кунган кашлары астыннан карап торган ярым тонык күзләре дә шактый чепиләнгәннәр. Аның каравы дага кадәрле зур көмеш алкалары елык-елык килеп тора.
Ә икенчесе – бер карауда өнсез итәрлеге – яшь, күп дигәндә, егерме җиде яшьләр тирәседер. Әйе, табигать юмартланса юмартлана белә, кочагы белән бирә. Минем каршыда басып торган сылу да шундый бәхетлеләрнең берсе иде. Килеш-килбәте горур, буй-сыны зифа. Йөзгә-биткә әйткән дә юк. Ул озын керфекле зур коңгырт-кара күзләр, ул кыйгачланып киткән нечкә кашлар. Килешле төз борын һәм чак кына кабарынкы алсу иреннәр. Татар хатын-кызларына хас чак кына киңрәк яңаклар. Урталай ярылып торган, түгәрәкләнеп килгән ияге бу күркәм йөзне тагын да тулыландырып, бизәп тора иде. Ирексездән: «Шушындый караңгы почмакларга каян килеп чыга бу сылулар?» – дигән уй бәргәләнде башымда. Нишләмәк кирәк, гүзәллек һәрвакытта да шулай күзгә ташланучан була инде.
Минем татарча исәнләшүем икесенә дә берьюлы җан өргәндәй итте.
Сәламемне сылу алды:
– Исәнмесез! – диде ул, миңа таба бер-ике адым ясап.
«Әй-йе, тавышы да нәкъ үзе кебек үк мөлаем, күңелгә ятышлы икән», – дип уйлап куйдым мин. Һәм сүзне дәвам итү нияте белән:
– Безнең бер иптәшне сезгә китергәннәр икән, – дидем.
– Әйе, бездә, – диде чибәребез.
Ул арада әби кеше дә сүзгә кушылды.
– Сезнең кешеләр менә монда… Баш врачыбыз бүлмәсендә, – диде ул, каршы яктагы зур гына ишеккә күрсәтеп.
Мине бүлмә буенча әрле-бирле йөреп торган Галина Николаевна каршы алды. Аның халәте йөзенә чыккан иде. Мине күрү белән, эчен бушатырлык кеше табылуына куанган сыман, тәкрарлый да башлады:
– Көтелмәгән бәла бездә… Трассада булдык. Кая карама канау, траншея, чокыр-чакыр. Эчләребез төшә икән дип торабыз. Инде кайту ягына борылган идек, кинәт Анатолий Степановичка приступ булды…
– Зинһар, шулкадәр хафаланмагыз! Бар да яхшы булыр… – Бу сүзләрне зур гына язу өстәле янында басып торган ак халатлы ир-ат әйтте.
– Гафу итә күрегез… – дип, Галина Николаевна елмаерга тырышты. – Сез бит әле танышмадыгыз. Рәхим итегез!..
Район больницасының баш врачы үзен Булат Хәнипович дип таныштырды. Фамилиясе Хәмзин икән.
Шунысы кызык, аның ап-ак һәм песи баласы кебек йомшак кулын кысканда, әле монда кергәндә генә вестибюльдә очраткан, беренче сулышта ук үзенә әсир итәрлек сылу ханымның ире-фәләнедер дигән уй килде башыма. Чөнки алар, бер төптә өлгергәндәй, бик тә инде пар килгәннәр иде. Баш врач та ачык чырайлы, гаять мөлаем кеше. Аның шул ачык йөзеннән, саф күңеллелеге чагылып, ничектер пакьлек бөркелеп тора кебек. Шулай да күз карашлары үткер. Чем-кара чәче һәйбәтләп таралган, түшәмдәге люстрадан төшкән яктылыкта майлап куелганга охшап елкылдап тора. Өстендәге ак халатына кадәр килешә үзенә. Шулай да хәрәкәтләрендәме, әллә үз-үзен тотышындамы, педантларча төгәл-пөхтәлек кебек нәрсә дә күзгә чагыла.
Шулай танышкан арада, мин инде, җаен китереп, балачак дустым Гази турында да сораштырмакчы идем. Әмма өлгерә алмый калдым, кабинет ишеге артында кызу-кызу атлап килүче берәүнең аяк тавышлары ишетелде. Ир-ат адымнары иде бу. Янә: «Газидыр», – дигән уй чагылып китте. Йөрәгем еш-еш тибә башлады. «Танырмы икән?..»
Ишектә өстенә ак халат кигән, башына ак кәпәч чәпәгән кеше күренде. Бу, чыннан да, Гази иде. «Саумы, җан дустым! Исәнме, яланаяк килеш, бергә чатыр-чотыр чабып йөргән балачак дустым!» – дип барып күрешүдән үземне чак кына тыеп калдым.
Әй-йе, бик күп еллар узган икән шул. Газиның авыр, михнәтле тормыш кичергәнлеге йөзенә чыккан. Күз карашыннан чак кына, сизелер-сизелмәс булып, моң-зар саркып тора. Бөтен кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан бик нык кагылып-сугылганлыгы, рухи газапларны күп кичергәнлеге беренче карашта ук күзгә бәрелә. Ак кәпәче астыннан күренеп торган чигә чәчләрен чал суккан. Йөзендә миңа ят булу дәрәҗәсендәге үзгәрешләр күрмим кебек. Яшьлек елларында кулак иярченнәре тарафыннан калдырылган «тамга» гына күрер күзгә ташланып тора сыман. Әлеге яра аның уң кашын тип-тигез итеп, өстән аска таба икегә бүлгән. Кашының бер яртысы (сул кашына тоташып торганы) аскарак шуышкан, ә икенче яртысы, киресенчә, кош канатыдай кыйгачланып өскә чөелгән. Бәлки, шуңа күрәдер Газиның йөзе беренче карашка ничектер кырысрак булып күренә.
Юк, танымады ул мине, хәтта игътибар да итмәде. Хәер, бу минутта анда-монда кайгысы да юк иде кебек аның. Ул, җил-җил килеп керү белән, турыдан-туры баш врачка мөрәҗәгать итте. Газиның бу мөрәҗәгате, мөрәҗәгать булудан бигрәк, рапорт бирүгә охшашлырак иде…
– Булат Хәнипович, башлыйбыз… – диде ул. Һәм шунда ук Горцевага таба борылды: – Гафу итегез… Сезнең кемегез була ул?
Әмма «Башлыйбыз» сүзен ишетүдәнме, тәмам югалып калган Галина Николаевна җавап кайтарырга өлгерә алмады. Баш врач, Газига таба иелә төшеп, шактый кискен җавап кайтарды:
– Аның кем булуы сезнең өчен шулкадәр әһәмиятлемени?..
– Авыруның хәле шактый хәвефле, соңгы приступ түгелме икән? – дип сорамакчы идем мин.
– Барыгыз! – дип кырт кисте баш врач. – Авыру янында булыгыз. Ә операцияне чак кына кичектереп торыгыз…
Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде. Әмма баш врачның соңгы сүзләре аны беркадәр сәерсендерде, ахрысы. Ул, дөрес ишеттемме, дигән кыяфәт белән, коллегасының йөзенә текәлде. Ләкин сорау-фәлән биреп тормады, борылып чыгып та китте. Күрешмичә калуым, шуның өстенә үзен «Булат Хәнипович» дип таныткан кешенең балачак дустыма шактый каты бәрелүе күңелемне рәнҗетте. Ләкин шунда ук баш врачның бу адымын үземчә акларга да тырышып карадым. «Хуҗа кеше үзенең нәрсә эшләгәнен белә торгандыр. Бәлки, Гази җаваплы операцияләр ясарга яраксыздыр» дигән уйлар башыма килде. Әмма Газиның, кабинет ишегеннән чыгу белән, кемнәргәдер ниндидер әмер бирүен, тавышы да шактый ук кыю һәм көр яңгыравын ишетү күңелемдә туган әлеге уйларымны шик астына алды.
Бераз тактсызлык күрсәтүен баш врач үзе дә сизенде, ахрысы, бүлмәдә берара авыр тынлык хөкем сөргәннән соң, гафу үтенгән төстә болай диде:
– Сез, зинһар, гаҗәпләнә күрмәгез… Хирург белән шулай кискенрәк сөйләшүем өчен дип әйтүем.
Галина Николаевна, безгә нәрсә дигән сыман, җилкәләрен сикертеп алды. Шулай да авыз эченнән генә мыгырдангандай әйтеп куйды:
– Сәеррәк, әлбәттә.
– Сәбәпләре бар. – Бу юлы инде баш врачның тавышы нык иде.
Шулвакыт Булат Хәнипович безнең икебезне дә сагайтырлык, хәтта каушатырлык сүз ычкындырды. Бик гади итеп, сүзенең һичшиксез хаклыгына ышанып әйтте ул бу сүзләрне.
– Гомумән… – диде ул, әйтергәме, әллә әйтмәсәм дә ярармы дигәндәй, бермәлгә тукталып. – Гомумән, мин авыруга… иптәш Кремневка дип әйтүем, операцияне әлеге хирургтан ясатмас идем…
Баш врачның бу сүзләре Галина Николаевнаны тәмам пошаманга төшерде.
– Шулаймы? Нәрсә?.. Әллә тәҗрибәсез хирургмы?
– Алай димәс идем. Шулай да соңгы вакытларда эшендә чатаклыклар чыккалады. Аннары хикмәт анда гына да түгел… Үткәне турында бик тә яман хәбәр алынды.
Горцева тагын да каушый төште. Ул, ярдәм эзләгәндәй, бер миңа, бер ак халатлы хуҗа кешегә карап, кулларын күкрәк тирәсендә хәрәкәтләндереп, яңадан сөйләнеп алды:
– Ул кадәресен сез яхшырак беләсездер. Тик, зинһар, дип сорыйм… Кабат үтенеп сорыйм сездән…
Булат Хәнипович аны тынычландыра башлады:
– Зинһар, хафаланмагыз. Бар да һәйбәт булыр, – диде ул, баягы сүзләрен кабатлап. – Безнең менә дигән яшь белгечебез бар. Үзе югары белемле. Шуның өстенә ординатура да тәмамлаган. Операцияне дә шул хирургтан ясатырбыз…
Дулкынлануы йөзенә чыккан хатынга шул җитә калды.
– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә… – дип кабатлады ул бер үк сүзләрне. – Тик кабат сорыйм сездән… зинһар, дип үтенәм.
Баш врач, биргән вәгъдәсен шул ук минутта тормышка ашырырга җыенган сыман, җәһәт кенә халатының өске төймәсен каптырды. Нәкъ шулвакыт ишек артында яңадан җил-җил атлап килүче Газиның аяк тавышлары ишетелде. Шуны гына көтеп торган кебек, баш врач та бик илтифатлы кыяфәт белән бездән гафу үтенде дә ишеккә таба юнәлде. Булачак сөйләшүне чит кешеләргә ишеттерергә теләмичә булса кирәк, үзе артыннан ишекне япты. Әмма буйсынмас ишек бу юлы да тавыш-тынсыз гына яртылаш ачылып китте.
– Керешәбез, Булат Хәнипович! – диде Гази. Тавышы тигез, нык иде аның. Әйтерсең лә баягы кырыс сөйләшү бөтенләй булмаган. Һәм вакытның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамаганлыкны аңлатырга теләгән кебек өстәп куйды: – Бар да әзер.
– Анысы өчен рәхмәт, – диде баш врач, сабыр-тынычлык белән. – Әмма, Гази Хаҗиевич… операцияне сез ясамыйсыз.
Бу көтелмәгән хәбәр Газины аптырашта калдырды, күрәсең.
– Ничек инде?..
– Минемчә, аңларлык итеп, ачык әйттем кебек, бу операцияне сез ясамыйсыз.
– Аңламыйм… Ничек инде алай, кинәт кенә?.. – Хәзер инде Газиның тавышы баягы кебек үк көчле түгел, әйтерсең лә ул бу минутта зиһенен җыя алмыйча азаплана иде. – Ничек инде?.. Авыруны мин әзерләдем. Мин ясамыйча, кем ясасын ди тагын. Мин – хирург. Анда, операция өстәлендә, кеше ята. Хәле җитди… Кичекмәстән операция кирәк. Бераздан операциянең дә ярдәм итмәве бар…
– Искә төшереп, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә…
Баш врачның һаман да шулай тыныч кына, берни дә булмагандай сүзен дәвам итүе Газины чыгырыннан чыгарды, ахрысы.
– Ю-юк!.. – диде ул, кинәт тавышын күтәреп. – Мин ясарга тиеш… Мин!
Бу – Газиның чын-чыннан саксызлык күрсәтүе иде.
Галина Николаевна минем якка борылды, торыш-кыяфәтендә, күз карашларында бердәнбер сорау: «Сез нәрсә булса да аңлыйсызмы?» Минем дә җавабым бер – җилкәмне сикертү: һични аңламыйм, янәсе.
Хәлем әдәплелек кагыйдәләре белән санашып торудан узган иде инде. Ишек янына килдем, аны тагын да ача төштем. Бөтен вестибюль уч төбендәге кебек. Газиның тавышына булса кирәк, баягы олы алкалы апа белән сылу ханым да чыктылар. Соңгысының авыз-борыны марля-маска белән томаланган.
Килеп туган хәлдән баш врач та, Гази да чак кына уңайсызландылар булса кирәк. (Әле дә ярый, ярым ачык ишек аша минем дә күзәтеп торганны күрмиләр.) Әмма хуҗа кеше әллә ни үзгәрмәде, баягы кебек сабыр-тыйнак кына итеп, соңгы сүзен әйтте.
– Аңлагансыңдыр дип уйлыйм, – диде ул, кешеләрнең тынычлыгын бозганга чын-чыннан уңайсызланган кебек. – Ә инде аңламаган булсагыз, соңрак, кешеләр юктарак сөйләшербез…
Гази да бу әмергә буйсынгандай булды. Шулай да кисәтеп, хәлне аңлатып куюны үзенең бурычы итеп санады, ахрысы:
– Мин ясамыйм икән, әнә Дисә Зиннәтовна ясасын. Авыру операциягә әзер…
Бәхәс тәмамланмаган иде әле.
– Кабат әйтәм, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт. Калганы турында үзебез кайгыртырбыз.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?