Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 43 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шулвакыт алар капкасы турысына ниндидер машина килеп туктады. Бу хәл икесен дә сагайтты. Почмак якта кайнашкан җиңгәсе аңа мөрәҗәгать итеп:

– Бу вакытта… Кем булыр икән? – дип сорап куйды.

Ул да булмады, кереп килүчеләрнең аяк тавышлары ишетелде. Моны сизенгән Һади яртылаш бушаган шешәне тиз генә өстәл астына яшерде.

Өйалды идәннәрен күн итекләре белән яман дөбердәтеп, өй ишегеннән берьюлы ике милиционер килеп керделәр. Кече яктан, кулындагы чыраларын ташларга онытып, Җәүһәрия дә чыгып җиткән иде инде.

Алдан кергән милиционер Һадига мөрәҗәгать итте:

– Зәкиев сез буласызмы?

– Әйе.

– Алайса, киенегез. Безнең белән барасыз.

– Кая?..

– Баргач күрерсез.

Гаҗәпләнүдән булса кирәк, авызын ачып катып калган Җәүһәрия дә сүзгә кушылгандай итте:

– Шаккатам!.. – диде ул, каушау сәбәпле, ни әйтергә дә белмичә. – Бу вакыт җиткәч, кая бару ди ул тагын?..

Милиционерлар аның сүзләрен колакларына да элмәделәр.

– Тизрәк кыймылдагыз!.. – дип ашыктырдылар алар. – Вакытыбыз бик тар…

Һади урыныннан купты. Чишеп җибәргән пиджак төймәләрен каптырды. Ишек катындагы чөйгә элеп куйган кепкасын алып киде дә, үзенең әзер икәнлеген белдереп, ишек бавына кулын салды.

– Нәрсә булган соң?.. Шаккатам! Кеше үтермәгәндер ич… – дип өзлексез тәкрарлаган Җәүһәрия дә аларга иярде.

Ә калганы инде, тәмам ватып, шабыр тиргә батырып уята торган саташулы яман төш кебек кенә булды. Башта КПЗга китереп яптылар. Көнаралаш диярлек тикшерүче янына алып кереп тордылар. Ахыр чиктә прокурор белән очраштырдылар. Аннан соң инде әллә ни озак көттермәделәр. Гаять зур эш башкарган кешеләр сыман, Һадины аерым бер бүлмәгә алып кереп, һәйбәтләп өстәл артына утырттылар да алдына өч бармак иллелеге булып кабарып өлгергән «Дело» сын китереп салдылар.

Аның белән якыннанрак танышкан саен, Һадиның гаҗәпләнүе арта барды. «Тукта әле… Бу ни бу?.. Әллә болар чын-чыннан утыртып куярга чамалыйлармы?..» дигән шыксыз уй да башын калкытып куйды. Бу уй тикмәгә генә тумаган иде, әлбәттә. «Дело» дагы рәсми кәгазьләр аның гаепле булуы хакында сөйлиләр иде. Менә берьюлы ике медэкспертиза справкасы теркәп куелган. Аларның берсе «Фикърәтнең берничә урында тән яралары булуы» турында, икенчесе исә «милиция бүлегенә алып кайтканда Һадиның эчкән булуы» хакында иде. Ә инде кайчандыр дус булып саналып та, хәзер комсомол оешмасы секретаре вазифасын үтәүче Кәтмән Харисның: «Клубка бандитларча бәреп кереп, колхоз яшьләренең ямьле ялын бозды», – дип язып биргән аңлатмасын укып чыккач, Һадиның күзләре шар булды.

Билгеле, Фикърәт белән үзара булган низагтан Айзәрә дә читтә кала алмаган. «Дело» да аның да аңлатма кәгазе бар. Һадины Казаннан кайтырга мәҗбүр иткән хатны укымавы, ул хатның хәзер кайдалыгын белмәве турында язган иде ул. Дөрес, Айзәрә үзенең аңлатмасында Һадины акларга да, гаепләргә дә теләмәгән. Шулай итеп, бу низагның чыганагы булып торган бердәнбер дәлил – хат юкка чыккан иде…

«Дело» белән танышканлыгы турында махсус бланкага кул куйдырдылар. Гаепләү акты бирделәр. Анда фәлән-фәлән статьялар нигезендә гаепкә тартылуы турында әйтелгән иде. Шунда Һади беренче тапкыр бөтен тәнен эсселе-суыклы итеп җибәргән «суд» сүзен ишетте.

2

Утларда янып, суларда батып, тау кадәрле авыр газаплардан тинтерәп, янә бер төн узды. Бик авырлык белән узды. Очы-кырые юктыр сыман булып тоелган төннең кайсыдыр өлешендә, үч иткән кебек туры ай калкып, аның яктысы Газиның баш очына төште. Яман да, табигый булмаган ниндидер сәер дә яктылык иде бу – мие кайнап чыга икән дип тора. Аҗаган балкышына караганда да яманрак тәэсир итте әлеге могҗизалы яктылык. Аҗаган, калтырап-уйнаклап, офыктагы төн пәрдәсен ерткалап, күк йөзен телгәләп, бар дөньяны бер итеп яшен сыман ялтыратып алганнан соң, тирә-юнь шундук дөм караңгылыкта кала. Аның ялт-йолт килеп канат кагуыннан күңел түренә ниндидер салкын шомлык иңгәндәй була.

Гази, җан әрнеткеч сызланулардан җәфа чигә-чигә, ярым онытылып, шактый бәргәләнеп-суккаланган булса кирәк, урын өстендәге җәймәсе тирләүдән юешләнеп кенә калмаган, юан аркан сыман бөтерелеп беткән иде.

Ул, ниндидер юаныч эзләгәндәй, янә дә уйлар тавын, хәтер чоңгылларын актарырга кереште. Күрче, зинһар, бик теләгәндә, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, уйлый калсаң, аның да күңеленә дәва, җанына азык булырлык, гомер-бакый оныта алмаслык илаһи истәлекләре бар икән ич. Хыял канатлары аны, инде менә ничәмә-ничә еллар тоташтан һаман да бер юнәлешкә – Гөлүсәгә таба йөгертәләр иде.

Гөлүсә!.. Күрче, колагыңны салыбрак тыңлачы, исеме генә дә җырларга кушып җырларлык бит. Татлы да, бер үк вакытта үкенечле дә хатирәләргә чумды Гази. Әлеге уйлар, бердән, ялгызлыктан котылып торырга ярдәм итсә, икенчедән, әрнү-сызлануларны чак кына оныттырып торалар сыман иде. Йә-ә гомер дигәннәрең! Балачак – баллы чак, аннары үсмер еллары, яшьлеге, иксез-чиксез күк йөзеннән аккан һәм һичкайчан да кире борылып кайтмас болытлар кебек, китәләр дә югалалар икән.

Уйлый калсаң, ачлы-туклы, ярым-ялангач узган балачак хатирәләре арасында да мәңге җуелмастайлары бар. Әле дә булса хәтерендә, Иргали абыйларының могҗизалы көч белән баеп китеп, яңа өйләренә күченеп чыккан еллары иде бугай. Ике ут күршеләрен кош та очып үталмаслык биек койма аерса да, Гази белән нәни Гөлүсә арасына күләгә ята алмады. Һәрхәлдә, җәяүле атлыга юлдаш түгел дигән сүз аларга һич кенә дә кагылмый иде.

Нәкъ менә шулвакыт Гази бик тә хикмәтле, бик тә кыйммәтле сүз ишеткән иде. Баштарак ул сүзгә әллә ни игътибар да итмәде кебек, әмма тора-бара әлеге сүзләрнең асылы, чын мәгънәсе, бәһасе биниһая зурая, олая барган сыман тоелды.

Кояш туры карап, табигатьнең күңеле йомшарып, миһербанлана башлаган бер чор иде. Түбәләрдән көнозын тып та тып тамчылар тамды, баскыч төпләрендә, ишегалларында күзләрне чагылдырып күлдәвекләр хасил булды. Гази да, Таҗи белән Һади да рәхәткә тиенделәр. Яланаяклап кына ишегалларын әйләнеп керәләр, көн тагын да җылыта төшсә, урамга ук чыгып йөгерәләр. Хәер, бер алар гына түгел, бөтен авыл малай-шалайлары шулай итә.

Беркөнне ишектә өстенә плюш жакетын гына киеп алган Миңсылу күренде.

– Исән-сау гына яшисезме, Зәйтүнә тәтә!

Хуҗа хатын бу көтелмәгән хәлдән бераз гына каушап, бер үк вакытта чак кына сәерсенеп тә калды.

– Без исән, Ходайга шөкер! Үзегездә бер-бер хәл булмагандыр бит?..

– Гөлүсә авырып китте бит әле, Зәйтүнә тәтә.

– Ай Ходаем! Нәрсәләр булды икән балага?

– Салкын тигән булса кирәк. Беркөн сезнең ташбашларыгыздан күрмәкче, ул да ишегалдына яланаяк чыккан…

– Ай Ходаем ла! Хараплар икән… Әйтәм аны берничә көн инде күренгәне юк…

Миңсылу шундук йомышын да чыгарып селтәде. Уттай янып яткан Гөлүсә чак кына аңына килгән һәм хәзер үк Газины күрергә тели икән.

– Хәзер, хәзер керер, күрше. Менә тиле, ник кермәсен ди, бик рәхәтләнеп керер…

Газига нәрсә, киенеп-нитеп торасы юк, кипкән утын агачы белән сабына тикле тимердән ясалган авыр пычагын мич алдына тотып атты да чыгып йөгерде. Миңсылу да, эче катып көлә-көлә: «Тукта, шайтан малай!» – дип, аның артыннан чыгып чапты.

Гази ишектә күренү белән, Гөлүсә, ятагыннан яртылаш күтәрелеп, аны кулларын сузып каршы алды. Ул арада карават янына урындык китереп куйдылар, әмма нәни дустын күрү бәхетеннән дөньяларын онытыр дәрәҗәгә җиткән Гөлүсә Газины үз янына утыртты. Алай гына да түгел, дусы чыгып китә күрмәсен дигәндәй, чытырдатып җиңенә үк ябышты. Ә күзләре, күзләре нәкъ ике бөртек фирүзә ташы диярсең инде менә. Гөлүсә шундук үзенең үпкәсен дә белдерә башлады.

– Гази!.. Ник моңарчы кермәдең?

– Авырганыңны белмәдем бит, Гөлүсә.

– Ә ник белмәдең?..

Җавап табып кара син шундый сорауларга.

Ул арада кызның әнисе Гөлниса апасы да сүзгә кереште.

– Менә Гөлүсәбез авырып китте бит әле…

Мич буендагы эскәмиядә чуклы йөгәнен җиз төймәләр белән бизәп утырган Иргали абыеңның да сүзе булган икән.

– Барысы да сез ташбашлар аркасында… Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, сездән күреп, ул да тышка яланаяк чыккан… И-и, малай актыгы!

Юк, ачуланып әйтмәде ул бу сүзләрне. Аның каравы Гөлүсәгә әллә нәрсә булды. Ул кабат ачыргаланып: «Ник кермәдең?.. Мин көттем сине… гел көттем!..» – дип, иң әүвәл өстендәге сырган юрганын аяк очына тибәреп атты, аннары чырылдап елап, бәргәләнә-суккалана башлады. Тәмам каушап-югалып калган ата-ана Гөлүсә янына ташланды. Тынычландырмак булдылар. Тәмам ярсыган бала, алар кулыннан ычкынып, ике куллап Газига ябышып, аны янына ук тартып китереп кочагына алгач кына тынычланган сыман булды. Анда да әле һаман бер үк сүзләрне тәкрарлады:

– Хәзер керерсеңме инде, Гази?.. Көн дә кер, яме… Югыйсә мин сине сагынып беттем. Син дә сагындыңмы?..

– Бик сагындым…

Тәмам тынычланып, йөзенә сәламәтлек алсулыгы кергән Гөлүсә, ниһаять, күз яшьләре аша елмайды. Һәм алар, бер-берсен уздырырга теләгәндәй, кемнең ныграк сагынуы турында сүз көрәштерә башладылар.

– Әгәр дә бик беләсең килсә, мин сине инде әллә ничә тапкыр төшләремдә күрдем, – диде Гөлүсә, күзләрен сөртештереп.

– Мин дә гелән сине уйладым…

– Төшемдә син мине күтәреп су аша да алып чыктың әле…

Гази, Иргали абыеның «Малай актыгы!» дигән сүзләреннән соң, Гөлүсәнең урын өстендә ятуында үзенең чыннан да гаебе бардыр сыман хис итте. Һәм ул, акланырга теләгәндәй, Гөлүсәнең озын ап-ак күлмәге эченнән күренеп торган шәрә тәпиләрен кушучына алып, сулышы белән өреп җылыткандай хәрәкәтләр ясап сөйләнгәләде:

– Сиңа, Гөлүсә, һич кенә дә яланаяк йөрергә ярамый. Ишетсен колагың. Синең бу тәпиләрең туңар… Күр син аларны нинди ап-аклар… Ә безнеке… Әнә күр!

Гази сыңар аягын күтәреп үк күрсәтте. Тузудан чуклана башлаган ыштан балагы эченнән чыгып торган тәпие, кутыр-чатыр чебиләп, тәмам каешланып каткан иде.

– Безнең аяклар суыкны бар дип тә белми. Кар өстеннән йөгергәндә, табаннардан ут чәчри, бик беләсең килсә…

Яңа гына балалыктан чыгып килә торган кыз белән яшүсмернең үзара мөнәсәбәтләре сәер дә, сокландыргыч та иде. Гази белән Гөлүсәнең җан атып бер-берсенә омтылуларын күреп торган ана әйтә куйды:

– Бу балаларны Ходай бер-берсе өчен яраткандыр, ахры, сиңа әйтәм.

Ата кешенең талканы коры, күзенең агы белән генә карап, хатынының авызын бик тиз томалады.

– Телеңә күбрәк салынып тор әле!..

Ләкин хәзер дә әр-тиргәү булып яңгырамады аның бу сүзләре.

Вакыт үтә торды. Чак кына үсә-исәя төшкәч, Гази Иргали абыеның кул арасына керә башлады. Иң беренче эше – төн кунып, ат сакларга бару булды. Ә алар һәр җәйне ике яки өч баш була. Хәер, ат куна баруны эш димәсәң хәтере калыр. Уйлый калсаң, үзе бер куаныч, үзе бер бәйрәм. Учак тирәсенә түшәлгән печән өстенә кырын төшәсең дә, и-и китә, мин сиңа әйтим, әкият сөйләү, адәм әйтеп адәм ышанмаслык хикмәтләр турында гәп сату. Табигатьнең гүзәллегенә хозурланып, күк тулы йолдызларны күзәтеп ятулар турында әйткән дә юк. Көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгенең тел йотардай тәмлелеген кем генә белми икән! Аннары башлана уеннар, төрлечә шаярулар. Йокыга китә-нитә калсаң, бетте, көлкегә калачагыңны бел дә тор. Көйрәгән мамык иснәтеп кенә калмаячаклар, шаяруның шактый ук усалын да уйлап табалар. «Мандалина уйнату» белән «самакатта йөртү» нәкъ менә шундыйлардан санала. Моның өчен йокыга киткән малай-шалайның кул яки аяк бармаклары арасына кәгазь кисәге кыстыралар да ут төртәләр… Элегрәк байбәтчәләр, мулла-мунтага азгыннары ярлы-ябага балалары белән тагы да мәрхәмәтсезрәк кылана торган булганнар: аякларыннан арканга бәйләп, ат белән сөйрәткәннәр.

Баштарак Газига «мандалина уйнарга» да, «самакатта йөрергә» дә туры килде. Шуның өстенә әле аны: «Әй, кияү егете, ярәшкән кәләшең бар диләр, кайчан өйләнергә исәп?» – дип ирештергәлиләр. Әмма Газиның моңа әллә ни исе китмәде, башкалар кебек әтәчләнмәде, күтәрелеп бәрелмәде, сугыш чукмарланып, кеше өстенә дә ташланмады. Җитмәсә тагын, ялланып, биш-алты хуҗалыкның атларын көтүче Шәяхмәт карт та: «Бер дә исең китмәсен, Газиулла улым, әйт үзләренә, һәркемгә дә тәти торган бәхет түгел ул, диген», – дип, бик телләнгәннәрнең авызын тиз томалады.

Көтүгә куна баруларның тагын бер ягы бар: тамак үтүе иде. Газига дип, алдан ук хәстәрен күреп, хәзерләп куелган киндер букчада һәрчак каймактан куе бер шешә сөт, бодай күмәче кыерчыгы, янында тагын берәр кабартма, берничә коймак яисә бәлеш катылары булыр иде. Гази атларны алырга керә-керешли үк, Иргали абыйларының ишегалдында табада кыздырылган сызык исе тоя торган иде. Димәк, ул тагын берәр төрле таба ашыннан авыз итәчәк…

Гомумән, Гази үзенең тормышыннан бик тә канәгать иде. Ике атны тезгеннәреннән як-якка бәйләп, уртадагы озын торыклы җирән кашкага атланып, бик егетләрчә, бик эре кыяфәттә чыгып китүләре, шул тирәдә кайнашкан Гөлүсәнең кул болгап озатып калулары гына да берни белән чагыштыргысыз, гомер онытылмаслык, искә генә төшкәндә дә тоташ караңгылык баскан күңел күген сихри бер яктылык белән бизи торган күренешләр иде.

Әле тагын Иргали абыеның аңа бик тә разый булганлыгын өстәсәң, бар да аңлашылыр кебек. Хәер, төнге томаннарда коенып, таң җилләре белән ялларын таратып кайткан тук-көр малларын күреп кем генә канәгать булмас иде икән!

Тагын бер вакыйга хәтеренә бик нык уелып калган Газиның. Мәктәпкә төшәр елы иде. Иртәгә сабакка барасы дигән көнне Иргали абые аны таш кибетенә чакырып кертте. Башта зурларча кул биреп исәнләште, хәл-әхвәл сорашты. Берәр йомышы төшкәндер, дип уйлады Гази. Ялгышмаган икән. «Менә шушы әйберләрне киеп кара әле, Гази», – диде Иргали абые. Иң әүвәл акка буй-буй зәңгәр сызык төшкән өр-яңа күлмәк тоттырды. Аннары карадан нәкъ калача итеп тегелгән чалбар сузды һәм төймәләре елкылдап торган костюм кияргә ярдәм итте. «Монысын да киеп кара әле», – дип, катыргы тартмадан яхшы күн исе аңкып торган өр-яңа ботинка чыгарып идәнгә куйды. Очларына җиз тимер куелган шнурларына кадәр үзендә. Иң соңыннан, киемнәр киелеп беткәч, Газиның башына кара бәрхет кәләпүш чәпәп куйды Иргали абые.

– Кара әле, Гази, бу киемнәрне кигәч, ярыйсы гына егеткә охшап киттең бит, әй, – дип, мыегы астыннан гына көлеп тә куйган иде күрше абые.

Гази, аны-моны абайламыйча, шушының белән эш тә беткәндер инде дип уйлап, чишенә дә башлаган иде. Әмма Иргали абые аны бу эшеннән бүлде: «Чишенеп мәшәкатьләнмә инде», – дип, кием-салымнарны аның өчен атап Казаннан алып кайтканлыгы турында әйтте.

Иргали абыйсы аны озата чыкты. Шунда койма буенда бүрәнәләр өстендә гәп сатып утырган абзый кешеләргә тап булдылар. Тегеләргә теш агартырга сәбәп кенә булсын, китте сүз, китте фикер алышу.

– Бәс, Газиулланы әйтәм әле, тач кияү егете булган…

– Әйтерең бармы!

– Тәки күз өстендәге каш иттең бит малайны, Иргали күрше.

Иргали абые да җавап эзләп баш вата торганнардан түгел.

– Малай шәп бит: үзе эшчән, үзе акыллы, үзе тыйнак…

– Анысы хак, малай чыннан да шәп! Ләкин бит алар өчәү. Нигә соң син аның монысын гына якын итәсең?..

– Монысы аның чат әтисе, якын дустым Хаҗи абыйга тартым. Холкы-фигыле белән дә. Ә тегеләре югала торганнардан түгел, бигрәк тә уртанчысы – Таҗие. Бик шома күренә. Менә әйткән иде диярсез, бик ерак китәчәк анысы. Ә кечесе, нәкъ керпе, кадалырга гына тора…

Улын баштанаяк өр-яңа затлы киемнәрдән күреп, иң куанган кеше, әлбәттә, Газиның әнисе булгандыр. Иргали күршесенә рәхмәтләрен белдергәндә, аның хәтта тавышы чатнады, еларга җыенган кешенеке сыман калтырап чыкты. Куануларының һич тә чиге-чамасы юк иде.

– Ятимне куандырган өчен, Ходай Тәгалә үзеңә тагын да зуррак табышлар, көтелмәгән яклардан дәүләт һәм бәрәкәтләр иңдерсен…

– Ярар, игелеген күреп, җылы өстендә тузсын, – диде Иргали абыйсы.

Ул елны Гази сабакка бөтен авыл балаларының күзен яндырып, тузан да кунмаган өр-яңа киемнәр киеп барды.

Бер-ике елдан Гөлүсә дә укырга керде. Ул вакытта инде аларның үзара мөнәсәбәтләре дә чак кына үзгәрде, сәерләнә төшкән сыман булды. Яшьләрнең сабакка бергә барып, бергә кайтуларын күргәндә, «Кияү белән кәләш» кебек сүзләрне, кайчандыр бер дә исләре китмәгән үртәшүләрне шактый ук авыр кичерә башладылар. Ул елларда инде Гази да Иргали абыеның чын мәгънәсендә ярдәмчесенә әверелгән иде. Атлар белән куна баруны энеләренә калдырып, үзе җир тырмалады, игеннәр өлгергәч, ат менеп ургыч тарттырды, ындыр табагына көлтә кертеште. Көз җитте исә укудан бушаган вакытларында туңга сөрүгә дә чыккалады.


…Гази урын өстендә ята. Әрнү-сызланулар авыру йөрәген кайта-килә талкый. Әле дә ярый кешенең балачагы, яшүсмер чагы булган, югыйсә нишләр иде икән. Гази да хыялында шулай үткәннәргә китеп адаша һәм миңгерәйгән бер хәлдә, чарасызлыктан гаҗиз булып, бүгенгесенә кире кайта алмыйча тинтерәп тик ята.

Менә хәзер дә аны хыял канатлары хәтердән мәңге уелмас, үзенең гүзәллеге белән гомере буена күз алдында җанланудан туктамас Гөлүсәсе янына очыртып алып китте. Кайбер күренешләрне күз алдына китергәндә генә дә Газиның күңеле җилкенер, күңел күге пакьләнеп калган сыман булыр иде.

Көннәрнең берендә ындыр табагы ягыннан кайтып килә иде ул. Авыл кырыеннан, бакчалар артыннан агып уза торган Агыйнеш елгасы ягыннан бала-чагалар, кыз-кыркыннарның чыр-чу килеп су кергән тавышлары ишетелде. Күп сандагы чишмәләр кушылудан хасил булган елга, үзенең көмештәй саф суына күз тиюдән курыккандай, ярларын вак таллыклар, керсәң кире чыга алмаслык юшкын-әрәмәлекләр арасына яшереп ага иде. Бала-чагалар тавышы арасында Гөлүсәнең тавышы да аермачык ишетелә иде. Гази туктарга мәҗбүр булды. Берьюлы берничә төрле уй туды аның башында: иң яманы – тирән урынга кереп бата-нитә күрмәсә ярар иде.

Гази качып-посып әрәмәлеккә керде. Күрде, чыр-чу килеп коенучылар бик бәләкәйләр икән, Гөлүсә исә өч-дүрт дус кызы белән яр кырыенда, хәтфә үлән өстендә утыра.

Шулчак алар төркеме дә, ниндидер карарга килгән сыман, җанланып алды. Кеше-фәлән күренмиме дигәндәй, як-якларына каранып алдылар да су читенә йөгерешеп килделәр. Калганы бик тиз булды. Иң беренче булып Гөлүсә чишенде. Күз дә иярмичә калды, әйтерсең лә күлмәгеннән чыгып кына төште. Читтән Гөлүсәнең яшүсмер малайларныкына охшаган чандыр гәүдәсен күргәч, Гази, үзеннән-үзе оялып, карашын читкә, каршы як яр буйларын каплаган куе таллыклар ягына алырга мәҗбүр булды. Йомшак җилдә лепердәп уйнаклаган тал яфраклары аша баю ягына авышкан кояш чагылып китте. Ул, җәтмәгә кереп чуалган алтын-җиз тәңкәле сазан балыгы кебек, ничектер калтыранган-тыпырчынган сыман булып күренә иде.

Ул арада Гөлүсә, нәрсәгәдер чиксез шатланган сыман авазлар чыгарып кычкырып җибәрде дә, сыек гәүдәсе белән бөгелә-сыгыла, кулларын яман селтәп-чайкап, тезләрен кирәгеннән артык күтәреп, сайлыкка йөгереп керде. Тирә-якка мул булып су чәчрәде. Ул да булмады, кинәт урталай ярылган су Гөлүсәнең сихри гәүдәсен үзенең кочагына алды. Як-якка бәргәләнгән толымнары гына чагылып калды…

Нәкъ шул мизгелдә Гөлүсәнең башы өстендә вак-вак кисәкләргә өзгәләнгән салават күпере хасил булды.

Менә ул, малайларныкы сыман арык беләкләрен алга ташлап, колач салып, яр буендагы җикән камышларны, су үләннәрен, сирәк-мирәк чәчелеп яткан төнбоек яфракларын чайкалдырып йөзеп китте.

Ул арада башка кызлар да суга сикерештеләр. Тирә-юнь янә чыр-чу, шау-шу белән тулды, як-якка дулкыннар йөгереште, башларын су өстенә салган талларга, су үләннәренә, аш тәлинкәсе кадәрле яссы төнбоек яфракларына кинәт җан керде.

Гөлүсә рәхәтлектән ләззәтләнеп кычкыра-кычкыра йөзде дә йөзде, юри шаярып, дус кызларына сулар чәчрәтте. Ниһаять, сайлыкка чыкты, аягүрә басты. Тик озакка түгел, янә шаярып-шапылдап суга ауды. Янә йөзгән сыман итеп кыланды. Агым аның нәни толымнарын бер якка кага, каера… Менә ул яңадан аягүрә басты. Бер урында зырылдап әйләнгәндәй итте. Зәңгәр күккә карап, мине үзеңә ал дигән сыман, кулларын өскә таба сузып көлде, елмайды, күзләрен кысты. Кемгә елмая ул? Үз-үзенәме? Әллә бөтен галәмгәме?..

Гази, инде китим дип, бер-ике тапкыр талпынган да иде. Әмма ниндидер көч аны яңадан тоткарлады. Китә-нитә калса, бер-бер көтелмәгән бәхетсезлек чыгар, кичекмәстән аның ярдәме кирәк булыр сыман иде.

Еллар үтте. Әмма Гөлүсәнең салават күпере эчендә нурланып су коенуларын, аның яшүсмерләрнеке сыман җитлекмәгән чандыр гәүдәсен, кояш нурлары белән чуарланган йөзен, балкып елмаюларын соңгы сулышына кадәр онытасы юк.

Шуннан соң, күпмедер вакыт узгач, нәкъ шуңа охшашлы тагын бер вакыйга булачак, тик ул вакытта Гөлүсә хур кызыдай гүзәлгә, Гази буй җиткезгән ир-егеткә әйләнәчәк.

3

Малай-шалай чакта ук, авылда яшәгән заманнан бирле, күңелем түрендә «авыл Советы» дигән сүзгә карата тел белән аңлатып булмаслык тирән ихтирам хисе сакланып калган. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул дәверләрдә яңа властьны тәшкил иткән бердәнбер идарә аппараты – авыл Советларының хокуклары да, мөмкинлекләре дә чикләнмәгән, шунлыктан киң катлам халык арасында дәрәҗә-абруе да ифрат зур, һәркем аңа зур өметләр баглап, үзенең бөтен киләчәген бәйләп карый иде. Андый-мондый каршылыклары туганда, үзара аңлашылмаучылыклар килеп чыга-нитә калса: «Менәтерәк, авыл Советына барып җәвит итим әле, аннары белерсең», яисә «фәлән-фәләнгә авыл Советыннан кәгазь бар», «фәлән-фәләнне авыл Советына чакыртканнар, и-и, Ходаем, ниләргә генә икән инде», – дип, ярым пошаманга төшеп, шактый ук шик-шөбһә белән әйтелгән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә иде.

Ачлык-хәерчелектән иза чиккән, үзен борчыган мең төрле сорауларга җавап эзләп тәмам башы каткан крестьян кая барсын ди, янә авыл Советы бусагасын таптарга мәҗбүр. Дөрес, Совет власте нужада интеккән халыкның хәлен кулыннан килгәнчә җиңеләйтү өчен күптөрле чаралар күрде: авылларда Ярлылар комитеты, төрле ярдәмләшү оешмалары төзелде, ячейкалар барлыкка килде. Алар ярлы хуҗалыкларга, батракларга бүлеп бирелгән җирләрен эшкәртергә булыштылар, чәчү орлыклары юнәтештеләр, мал-туар алу өчен кредитка акча бирделәр.

Әмма ул елларда иң хәтердә калганы, әлбәттә, колхозлашу чоры булгандыр. Шул дәверләрне күз алдыма китерәм дә ирексездән: ай-һай ла, авыр булган икән, дип, һаман хәйранга калам.

Нинди хикмәттер, колхозлашу, күмәк хуҗалыклар төзү дигән сүзне ишетү белән, күз алдыма туган авылыбызның ифрат фәкыйрьлеге, аның салам түбәләре, җимерек йортлары, талдан үргән читән ихаталары, гомер-гомергә михнәттән, мохтаҗлыктан башы чыкмаган Шәвәли абзый килә дә баса.

Шуның өстенә әле сыйнфый көрәш тә кискенләшә төште. Дин әһелләре, бай иярченнәре тагын да активлаштылар. Кулакларның кораллары уйнавы турында да сүзләр ишетелгәли башлады. Кайдадыр кемнедер атканнар, җәзалап үтергәннәр… Икмәк ягы да кытлыкланды. Кулаклар булган икмәкне дә яшерү яки юк итү юлына басты. Икмәк өчен көрәш яңадан революция казанышларын яклау өчен көрәшкә әверелде. Моңарчы оешкан колхозлар турында да имеш-мимеш сүзләр күбәйде. Хәбәрләр берсеннән-берсе яманрак иде. Андый чакта, билгеле инде, кеше бер-берсенә елышу, терәк эзләү ягын карый, нинди дә булса ачыклык, яңалык, берәр уңай якка үзгәреш көтә. Һәм, әлбәттә, өйдәге эшләрен караштыргандай итә дә: «Сәвиткә барып кайтыйм әле», – дип, әлеге дә баягы, авыл Советына юл тоту ягын карый.

Абзар-каралтысы салам сыртлы булса да, саф күңелле, олы җанлы, ярдәмчел, азга да канәгать була белә торган кеше иде Шәвәли абзый. Эштә, һәрбер крестьян кебек, чыдам, карусыз. Әмма сүзгә килгәндә, кемнең кем булуы белән санашып тормый, җанга үтәрлек итеп, кистереп әйтә. Шул туры сүзле булуы аркасында бик үк өнәп тә бетермиләр иде үзен.

Шәвәли абзый катлаулы, авыр тормыш юлы үткән. Каһәрле елларда рәхимсез ачлык афәте аның өй тулы балаларын кырып чыккан. Хатыны да: «Балаларымны афәттән саклый алмаган өчен мине барыбер кичермәс», – дип, Әчтерхан якларына бәхет эзләп киткән ире кайткалаганчы, каядыр чыгып качкан, имештер. Хак булгандыр әлеге сүзләр, чөнки без белгәндә инде Шәвәли абзый өендә янә бер көтү «яңа оя» балалары чыр-чу килә иде. Һәркайсы ыбыр-чыбыр, берсеннән-берсе аяксызлар да кулсызлар.

Гомере буена хәлләнә алмаган менә шул кеше, колхозга керергә дип, башлап йөрүчеләрдән булды.

Авылыбызда булып үткән күмәкләшү күренеше, нәкъ кичә генә булган кебек, әле дә булса аермачык күз алдымда тора. Салаязның беренче большевигы Бәһрам абый, авылның башка коммунистлары һәм активистлары, күмәк хуҗалык дип, тиреләреннән чыгардай булып тырыштылар, көн дими, төн дими халык арасында аңлату эшләре алып бардылар. Ниһаять, килде ул тантаналы көн. Көзге иртә. Һаваны авыр болытлар сарган. Таңнан уянган авылда ыгы-зыгы. Колхозга керүчеләр, атларын җигеп, урта урамның югары очында җыелырга тиешләр. Шуннан, тулы бер обоз булып, авыл Советы алдындагы мәйданга юл тотачаклар. Алдан барасы атларның дугаларына кызыл әләмнәр беркетелгән. Шулчак кемдер гармун тартты. Ниһаять, сабан-сукадыр, агач тырмадыр, хәтта тубал ише әйберләр төялгән егерме-егерме биш җигүле аттан торган обоз кузгалып китте.

Беренче атны Шәвәли абзый җитәкләгән. Гаҗәп тә түгел, авылның беренче колхозчысы килә бит. Адымнары нык. Сурайган озын гәүдә төз, сузынкы-какча йөзе җитди, тирән утыртылган күз карашлары үткен. Өстендә – чикмән. Биле аксыл пута белән буылган. Аягында озын кунычлы тула оек белән чабата. Аның җил кискән, кояш ашаган тар йөзе читтән караганда, куе төк баскангамы, тутыкканга охшабрак күренә иде. Җилпучтай зур кулы белән, сыңар күзенә ак төшкән, ачлыктан йөгенгән карт алашасының тезгененнән йомарлап тотып, шундый итеп башын күтәрткән, тотып тыя алмаслык җилдәй җитез байтал яки тулпар җитәкләгән диярсең.

Башкача булуы мөмкин дә түгел. Әнә күр, урамның як-ягы тулы халык – колхозга керүчеләрне озатырга чыкканнар алар. Арада төрлесе бар: күмәк хуҗалыкка оешучыларны яклаучылар белән бергә «Хәерче йолкышлар!.. Ач әрвахлар! Кызыл авыз коммуннар… Барыгыз, бар, арык-турык үләксә атларыгыз белән җир сөреп кая барырсыз икән!» дип, теш ыржайтып, көлеп калучылар да юк түгел иде.

Соңыннан авыл Советы каршында колхозлашуга багышланган җыен булып үтте. Бөтен авыл халкы – олысы да, кечесе дә – шунда. Беренче сүзне биек баскыч өстенә менеп баскан Бәһрам абзый алды. Кулына йомарлап тоткан бүреген һавада айкап-чайкап озак сөйләде ул. Ленинның кооператив планы хакында янып сөйләде, партиянең авыл хуҗалыгындагы политикасын аңлатуга күчеп, ахырдан болай диде:

– Булачак артелебез хуҗалыгына җир барлаганда, җир хәзерләгәндә, без, иптәшләр, ызаннарны бетерү белән генә шөгыльләнмәдек, ә авылны социалистик үзгәртеп коруда булышуыбызны, крестьян тормышының меңнәрчә еллар буена килгән яшәү рәвешен яңача үзгәртүебезне тирән акыл белән аңлап эшләдек… – Бәһрам абзый баскыч өстендә йөренгәләп алды. Аннары, кара болыттай җыелган халык өстенә карап, яңадан элеп алып китте: – Кеше фани дөньяга яшәү, рәхәт күрү, хыял-максатларын тормышка ашыру өчен килә. Искечә яшәсәк, уй-максатларыбызны чынга әверелдерә ала идекме соң, иптәшләр? Юк, тагын бер тапкыр юк, иптәшләр!..

Менә шундый шартларда авылда колхоз төзелде. Әмма кинәт кенә тернәкләнеп китә алмады. Бер-бер артлы көтелмәгән авырлыклар туды, бәла-казалар да аяк астында гына булган. Дөрес, Шәвәли абзый кебекләр: «Безгә нәрсә, безгә барыбер – ияләнгән камыт», – дип, сер бирергә теләмәделәр.

Күмәк хуҗалыкның үзенә генә хас кыенлыклары да озак көттермәде. Терлекләр бергә туплану сәбәпле, корчаңгы, башка төрле йогышлы авырулар башланды. Моның сәбәбе бер: тиешле каралты-куралар юк, салам түбәле тишек абзарларда, азык салу өчен ике-өч киртәдән кадакланган утлыклар гына. Яңгыр яуган көннәрдә аяк асты кеше ерып үтмәслек сазга әверелә, баштанаяк пычракка баткан арык малларның танырлыгы калмый…

Ул вакытта инде без дә, буй җиткереп, яшүсмерләр рәтенә кереп килә идек. Өлкәннәр телендә «моназара кичләре» дип йөртелгән җыеннарга, сирәк-мирәк кенә булса да, эләгү ягын карый идек. Чөнки ул кичәләр еш кына хәйран-тамаша төсен ала торганнар иде.

Кем сөйләсә, шуныкы дөрес дигәндәй, нинди генә фикерләр, нинди генә сүзләр ишетми идек анда. Иң кызыгы, әлбәттә, «авыл хәбәрчесе» дип аты чыккан Үшән Халәбе белән Иргали абыйның сүз көрәштерүе булыр иде. Әлеге бәхәс-низаг һәрчакта да Иргали абыйның җиңүе белән тәмамланыр иде. И-и гарьләнер иде Халәп агай, ачу-ярсуыннан кара көеп чыгар иде.

Әле дә булса хәтеремдә: яратмыйлар иде Халәп агайны. Күз артында гына түгел, үзе алдында ук аның исемен «ата ялкау», «эт каешы», «һавалы хәерче» кебек сүзләр белән аралаштырып телгә алырлар иде. Чыннан да, ярпач бик һавалы, кирәксә-кирәкмәсә дә кукраерга яратучы кыланчык бер адәм иде. Кулыннан әллә ни эш килмәсә дә, власть дип җанын, иманын бирергә әзер тора торган кеше иде. Шуның өстенә әле вак җанлы тар холыклы. Телгә дә бик беткән, усал, тешләк. Аның каравы үзенең серкәсе бер дә су күтәрмәс иде. Турысын, дөресен әйткәнне яратмый, шундый гарьләнә, үртәлә, агарына: «Бу сүзләрең өчен үкенергә туры килмәгәе», – дип яный-куркыта ук башлар иде.

Халәп агай, түшен киерә төшеп, түргә узып, урта бер җирдә урын алгач, иң әүвәл үзенең кыркылып беткән бүреген, салып, тез башына кидереп куяр иде. Аннары, күрдегезме инде дигәндәй, ялтырап торган пеләшен сыпырып ала. Әйтерсең лә пеләш булу акыл билгесе, акыллылык мөһере иде.

Әллә ни җүнле, төпле сүз ишетергә өметләнмәсәләр дә, агайлар: «Син, Халәп туган, ни җитте кеше түгел хәзер, әйдә, сөйләп җибәр әле, дөньяда ниндирәк яңалыклар бар?» – дип, тегенең салпы ягына салам кыстырып сорау биргәндәй итәләр. Икенче берәве «сүз заманы бит…» – дигән булып, күршесенең сүзен җөпләп куйгандай итә.

Тегесе дә, үзенә калганда түгел, сәламенә күрә җавабы дигән сыман итеп, сүзне зурдан кубып, тиздән барлык илләрнең пролетарийлары берләшеп, дөньякүләм революция ясарга җыенулары, бөтен Җир шарында иминлек, хөррият, ирек-азатлык яулап алыначагы турында гәп сата башлый. Бу сүзләрне ул бераз кәпрәя төшеп, бик ирәеп сөйли.

Сирәк-мирәк кенә Иргали абый да килеп чыккалый. Һич тә онытасым юк, аның әлеге әңгәмәләрдә катнашуы үзе бер зур вакыйгага әверелер иде. Без – яшүсмерләр дә – аны күрү, аның сүзен ишетү өчен генә бармадык микән әле авыл Советына. Һәрхәлдә, ул безнең өчен гадәти кеше генә түгел, ә тирә-юнь халкын тәмам таңга калдырган могҗизалы кеше иде. Хикмәт аның дөнья күргән, утны-суны кичкән булуында гына да түгел, буй җитмәс, атлы-затлы кеше турында сүз алып баргандай, аһ итеп, сокланып гәп саталар иде. Чыннан да, торыр нигезе, кияр киеме, таш арасына кыстырырлык ризыгы булмаган гади бер бәндә кыска гына вакыт эчендә атаклы байларга караганда да болайрак кешегә әверелеп китсен әле! Без бәләкәй чакларда ук инде Иргали абыйның Казан калаларыннан кайтасы көннәрен зур бәйрәм көткән сыман көтеп ала идек. Иртәнге таңнан кичке караңгы төшкәнче басу капкасын саклар идек. Чөнки басу капкасын ачып керткән малай-шалайларга ул учы-учы белән чуар кәгазьле кәнфит чәчеп калдырыр иде.

Без яшүсмер булып җиткәндә дә, әле Иргали абыйның беләгендә – көче, йөрәгендә дәрте-кодрәте ташып тора иде. Кеше арасында сүзе үтә, фикерләве җәһәт-тапкыр, һәр сүзендә орлык булыр иде. Бик кыю, холык-фигыльгә дә тәвәккәл, шуның өстенә тел белән әйтеп, сүз белән аңлатып булмас дәрәҗәдә уңган, булган. Күңеле көр, кәефе яхшы чакларда шаян табигатьле дә була белә – һәрнәрсәдән кызык таба, кыскасы, җыен күрке иде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации