Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 43 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ул арада Минһаҗетдин байның да көймәсе комга терәлде, авылда халык теленә «хөкүмәт кибете» дип кергән кооператив магазиннары ачылды. Тормышлар чак кына җайга салынды, крестьян өчен иң кирәкле товарларга кытлык бетеп килә иде инде.

Иргали бөтен көчен туплап, ун тырнагы белән берьюлы җиргә ябышып, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлады. Яхшы сүз йөгәнле дә, иярле дә була шул, Иргали дә күп нәрсәләрне рәхмәтле бәндә Динис кушканча, аның киңәше белән эшләде. Иң әүвәл җир-биләмәләр булдыру хәстәренә кереште. Бу мәсьәлә дә үзеннән-үзе хәл ителде: һәркайда фәкыйрьлек, ятимлек, күпчелек хуҗалыкларның сөрим дисә аты, чәчим дисә орлыгы юк иде. Шунлыктан калдау җир-биләмәләрнең иге-чиге юк, кодрәтеңнән, көч-хәлеңнән килә икән, теләсәң күпме җир эшкәрт: сукала, тырмала, умырып уңышын җыеп ал. Иргалинең терлек-мазар белән әвәрә килүен исәпкә алып, күбрәк мал азыгы булдырырга, моның өчен борчак, ясмык, солы, кәрешкә ише нәрсәләр чәчәргә киңәш итте Динис. Сортлы, яхшы чәчү орлыклары да табышты.

– Шуны бел, яшьти, җылы абзар ярты азык булса, яхшы артым алуның, мул сөт савуның нигезе – терлек азыгы. – Шундук, гомере буе бары тик шул кәсеп белән генә шөгыльләнгән кешедәй, бик белдекле кыяфәттә болай дип тә өстәде: – Ел килеше игенчене болай да, тегеләй дә сыный. Ни өчен әйтәм әле аны… Аксымга бай үсемлекләр чәчү алдагы ел уңышларына да уңай йогынты ясый. Сынап баккан, зур тәҗрибә туплаган кешеләрнең әйтүенә караганда, быел борчак чәчелгән бер гектар җир киләсе ел игене өчен җитмеш-сиксән олау тирес чыгару бәрабәренә тиң, ди.

Иргали игенчелек эшенә керешүнең беренче елында ук, калдау җирләр белән беррәттән, гасырлар буе сука күрмәгән ак кылганлы аланнарны да, авылдан читтәрәк яткан, кеше кулы тимәгән чирәм җирләрне дә эшкәртте. Яз башында ук сатып алган тимер сабаныннан бик тә уңды. Хәер, төрәннәре елык-елык ялтырап торган, атлар өчен дә җиңел булган әлеге сабанга күрше-күләннәр дә кинәнде. Иң әүвәл, әлбәттә, хуҗабикәләре Зәйтүнәнең җир-биләмәсен, бакчасын сөреп, тырмалап, чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып бирде. Югыйсә ул узган елларда да имана җиренең нибары өчтән бер өлешен генә чәчеп килгән – калганына хәле җитмәгән.

Нинди хикмәт кодрәтедер, еллар һичкайчан да булмаганча матур килде, дөньялар имин, тормыш та сизелеп алга киткән сыман иде. Ике ел рәттән бәрәкәтле җир моңарчы күрелмәгән, кеше әйтеп кеше ышанмаслык уңыш бирде. Җир-биләмәләрен, булсын дип җиренә җиткереп эшкәрткән, мул итеп тирес-ашламасын чыгарган Иргалинең җигүле атны күмәрдәй арыш басуларын күргән кешеләр янә аһ иттеләр! Адәм баласының бүресе бер уласа улый икән, күр инде, ә, кай арада өйле-йортлы булды да, кай арада якты көнгә чыгып, михнәт-мәшәкатьтән котылды диген. Тәки күк капусы ачылды кешенең, байлык-дәүләт үзеннән-үзе керә бит, мат якасы! Тикмәгә генә «Хәле барның әмәле бар» дими торганнардыр, күрче әнә, нинди киң-мул тормышлы кеше булды да китте бит, мин сиңа әйтим.

Чыннан да, ул елларда Иргалиләр ике арыш, бер бодай кибәне куйдылар. Борчак, солы, ясмык ише нәрсәләрнең мул уңышы турында әйткән дә юк. Билгеле, боларның берсе генә дә үзеннән-үзе килмәде, күпме көч, күпме егәр сарыф ителде, һәр эшкә күңел җылысы, җан кайнарлыгы салынды. Тиреләреннән чыгардай булып эшләделәр Иргалинекеләр. Аның ял белми, төн йокылары күрми эшләвенә авыл халкы гына түгел, тирә-юнь әтрафы да хәйранга калыр иде. Иртә яздан кара көзгәчә шулай: эш, эш, эш. Башта чәчү, печән әзерләү, чак кына хәл алырга да өлгермисең – урак өсте, көлтә кертү, ындыр суктыру.

Кыш кердеңме, янә ял юк – муеннан эш: терлек-мазар симерт, илтеп сат, янә абзар тутырып мал-туар ал… Әмма Иргали һичкайчан да ару-талудан зарланмады, аяктан егылыр хәлгә җиткәндә дә күңеле көр, тәнендә сихәт артуын тоя, башкарган эшеннән тәм, тел белән аңлатып булмый торган ниндидер рәхәтлек, олы ләззәт, хозурлык алыр, канәгатьләнү хисе кичерер иде.

Иргалинең, өй туе сыман нәрсә ясап, үз нигезенә керүенә дә өч ел вакыт үтеп китте. Аның нәсел-нәсәптән килгән бай йортлардан да уздырып салынган, йөзек кашы сыман балкып торган йорты бөтен авылга ямь биреп, урамның кайсы ягыннан гына карасаң да, ялт итеп күренеп тора иде. Шулай итеп Иргалинең гаиләсе тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып көн күрә башлады. Бер генә җитешмәгән җирләре юк иде. Ак мунчалары да күп кенә кешеләрнең өйләреннән болайрак   – алларына кадәр бурадан буратылган. Соңрак каралты-кураны уратып алган киртәләр дә, әле нык булуларына карамастан, өйнең ямен җибәрәләр дип, алып ташландылар. Алар урынына абзар-каралты бурасы биеклегендә итеп, ышкылган-агартылган тактадан өр-яңа утыртма койма койдылар. Иске сирәк читәннән башка нәрсә күрмәгән караңгы тыкрыкның да буеннан-буена, бакчалар артында агып ята торган Агыйнеш елгасына чаклы такта койма сузылды. Элеккеге өйдәшләре Зәйтүнәләр белән мәңге йомыш-юлга керешеп яшәрбез дип, ике ишегалды арасында җилкапка калдырылган иде, эш белән артык мавыгып-кызып киткән осталар, әлеге капканы алып атып, аның урынына кош та очып үтә алмаслык биек итеп иләмсез койма коеп куйдылар.

Койма биегәюгә карап, ут күршеләр арасына күләгә ятмады. Һаман да башы фәкыйрьлектән чыкмаган Зәйтүнәгә күршеләре әледән-әле ярдәм кулы суза тордылар, акмаса да тамды. Балалары өсте алынган сөттән, катык-эремчектән өзелмәде. Ә инде Иргалиләр май язган көнне янә бәйрәм, бер-берсен тапташып үсеп килгән өч ташбашы – Гази, Таҗи һәм иң татлы төпчеге Һади – эчләре күпкәнче әйрән эчәрләр иде. Әйрәне әйрән генә идеме соң, «өреле» әйрән, өстендә тары бөртеге кадәрле генә булса да мае йөзеп йөри торган әйрән.

Тормыш дәвам итте. Иргали аякка басты, кеше булды, һичнәрсәгә мохтаҗы юк дип тормады Динис, ике араны суытырга ашыкмады, һаман да килә-китә йөрде. Үзе һичкайчан да буш кул белән килмәде. Берсендә унлап төп алмагач, чия үсентеләре, башка төрле җиләк-җимеш куаклары алып килде. Янә дә бик белдекле кыяфәттә баулар сузып, үлчәп, оялар ясады да, төпләренә тирес аралаштырылган туфрак салып, үзе үк утыртып та бирде. Карлыган, кура җиләге ише куаклар койма буена урнаштырылды.

Икенче килгәндә, арбасына тау кадәрле итеп өеп, берьюлы алты баш умарта алып килде. Үзе үк урнаштырып та бирде. Ә инде аннан соңгы килүендә, Иргалине чын-чынлап гаҗәпкә калдырып, куеныннан бәләкәй бияләй чаклы гына бер әнчек чыгарды. Коңгырт-көрән төстәге йоп-йомры эт баласы рәтләп йөри дә белми иде әле. Йонлач булса да, корсагы шәп-шәрә үзенең.

– Монысы тагын нәрсәгә? – диде Иргали, һаман да көлүеннән тыела алмыйча.

Аның каравы Динис көлмәде.

– Син, яшьти, көлмә әле, көлмә. Тормышың-көнитешең тагын да алга китсен әле, этнең нәрсәгә кирәклеген шунда белерсең. Синең шулай тамагың тук, өстең бөтен булуга күпләр сөенәдер дип уйлыйсыңдыр. Бар, көт, сөенерләр! Үзеңә әллә ни сиздермәгәч тә, бик күпләр тиреләреннән чыгардай булып күпсенә, ярсый торганнардыр әле. Көнчелек, кара хөсетлек һәрчак булды, әле дә бар, булачак та…

Аның каравы Гөлүсә чат ябышты көчеккә. Шундук кулына алды. Ә тегесе үзенең кыска, юан аякларын алмаш-тилмәш китереп тыпырчына. Гөлүсә кулыннан ычкынмакчы була. Җан-фәрманга тыпырчыну да ярдәм итмәгәч, чынлап торып тешләшә, тырмаша ук башлады. Гөлүсәгә кызык.

– Әти!.. Әти, дим… Күрче бу усалны. Әнә ничек тырнаша… Тырнак та соң үзендә. У-у, тырнак батыр!.. – Шул сәгатьтән алып, әлеге килбәтсез эт малаена шушы сүз ябышты да калды: Тырнак!

Көчек күзгә күренеп диярлек үсте, матурайды, сылу-килешле гәүдәле, яшен ташыдай җитез, карап туймаслык эткә әверелде. Шуның өстенә әле адәм акыллары бар иде үзендә, сүз катырга теле генә юк иде. Таныган кешеләр: «инглиз овчаркасы» диделәр, әлеге нәсел этләрен мактап күкләргә чөйделәр.

Еллар бер-бер артлы уза торды. Хәзер инде Миңсылу да кызарып пешкән җиләк сыман – җиткән кыз. Гөлүсә дә үсте, дүртенче сыйныфка укырга йөри. Иргалигә, торып-торып: «Һай, бу гомернең узулары!» – дип аһ итәргә генә кала иде.

Тормыш итүләре исә торган саен катлаулана, четерекләнә барды. Эш муеннан ашкан: хуҗалык бик нык зурайды, мал-туар, кош-корт ишәйде. Дүртесе дүрт яктан ат кебек җигелеп ял белмичә тартсалар да, байтак кына эшләренә куллары җитми иде. Бу хәл үзен соңгы вакытларда аеруча нык сиздерә башлады. Умарталар үзләре генә дә аяк-кулны тоташ бәйли, гелән күз-колак булуны таләп итә торган мәшәкатьле, четерекле эш булып чыкты. Әле дә ярый күршеләр кул арасына кергәлиләр. Зәйтүнә каралты-кура тирәсендә, аш-су хәзерләгәндә ярдәм итсә, олы улы Гази җәйләрен атларны төнгелеккә йөртә, кышларын басуга тирес чыгарыша.

Иң яманы шунда: ярдәмче чакыру, хезмәтче яллау турында уйларга да ярамый. Әле дә инде аның мул-тиенке тормышта яшәвен өнәп бетермәүчеләр бар. Бигрәк тә «авыл хәбәрчесе» Үшән Халәп каныга. Аның җыен тузга язмаган уйдырмалар белән тулы бер «жалуы» аркасында Иргалине Чаллыга чакырып та алдылар инде. Шунда аңа үзенең байбәтчә дә, сыйнфый дошман-кулак та түгеллеген исбат итеп маташырга туры килде.

Иргали ут өере кебек көне-төне бөтерелсә дә, ир-ат кулы җитмәве үзен барыбер бик нык сиздерә башлады. Бу хәл язларын кыр эшләре башлангач аеруча җанга тия иде. Җитмәсә тагын, узган язда алар гаиләсенә олуг бәхетсезлек килде…

Әлеге фаҗига басуда, җиргә ашлама керткәндә булды. Иргалинең бу эшкә карата сыналган үз ысулы бар. Ул аны «Җиргә әҗәт кайтару» дип атый. Бу ысул түбәндәгедән гыйбарәт: иң әүвәл терлек абзарыннан чыгарылган тирес, кош тизәге, көл Чаллыдан алып кайткан махсус ашлама белән бик һәйбәтләп аралаштырыла. Бары тик шуннан соң гына басу башына илтеп тау-тау итеп өеп куела. Ә инде яз җиткәч, кыш буе парланып, янып чыккан тиреснең бер генә сәнәге дә кояшта киптерелми, җилдә җилләтелми. Тау кадәрле итеп тирес төягән арба өстенә менеп баскан Гөлниса дүрт җәпле тимер сәнәге белән яңа гына ярып үтелгән буразнага тирес чәчеп-таратып бара. Иргали икенче әйләнеш ясаганда, әлеге пар чыгып торган тирес җир белән томалатып үтелә. Шундук тубалларын киеп алып, эшкәртелгән җиргә икесе ике яктан чәчеп чыгалар һәм тимер тырма белән орлыкны күмдереп тә куялар.

Көннәрнең берендә, караңгы төшә башлаганда, Иргали артына борылып караса, ни күрсен, ат туктаган, ә Гөлниса, сәнәген бер читкә атып, тау кадәрле итеп өелгән тирес өстенә авып төшкән. Иргали йөгереп килгәндә, бөтен гәүдәсе бөтәрләнеп килгән хатыны, ике кулы белән эчен тотып: «У-уф, сиңа әйтәм, үләм!..» – дип, шыбыр тиргә батып, иреннәрен чәйнәп ята иде инде.

Иргали, иң элек хатынын күтәреп алып, аны ызанга чыгарды. Бил тирәләрен капшаштыргандай итте. Юк, җиңеллек килер төсле түгел иде. Хатынының чәчрәп каннар чыкканчы чәйнәлгән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып: «Зинһар, сиңа әйтәм… өйгә алып кайта күр. Шунда үлим…» – дип өзгәләнүен күргәч, Иргали, куәт кайдан килгәндер, иң әүвәл тиресне аударды, аннары арбага торыпша җәеп, Гөлнисаны шунда күчерде. Үзе сабанга җигелгән атларны җәһәт кенә туарып тышаулады да әле яңарак кына тибеп чыккан үләнле яр буена җибәрде. Бары тик шуннан соң гына атны җан-фәрманга авылга таба куа башлады. Хатынының әрнү-ыңгырашулары арбаның яман келтерәгән тавышына күмелеп юк булды.

Ай-һай ла авырга килде ул яз! Миңсылуның: «Каячы, җизни, ярдәмгә үзем барыймчы», – дип атлыгып торуына да карамастан, җизни кеше ияртмәде балдызкаен, бары тик: «Кияүгә чыккач та җигелергә өлгерерсең әле», – диде. Кыр эшләрен үзе генә түгәрәкләде Иргали. Ашламаны да гадәти ысул белән генә кертте.

Басудан кайткан көнне Иргали мунчага кереп чыкты да, ястык-мендәр түшәлгән тимер хут арбага Гөлнисаны сузып салып, Казанга дип чыгып китте. Әмма Олег Авдеевич Клочкин да берничек ярдәм итә алмады. Үзенең якын-таныш коллегаларына да күрсәтеп карады. Һәркайсы: безнең кулдан килә торган хәл түгел дип, җилкәләрен генә җыердылар. Шулай итеп Иргалигә ул юлы Казаннан коры барып буш кайтырга туры килде.

«Сүзем сүз, барыбер аякка бастырам мин аны, боерган булса…» – дип, дәвалауга имче Мәгыйшә карчык алынды. «Пәри кияүләгән сихерче» дигән даны чыккан булса да, Иргали каршы килмәде. «Әйдә, Гөлниса шулай тели икән, дәвалап карасын, күңелендә төер калмасын» дип уйлады. «Сулышы бик шифалы» Мәгыйшә карчык алардан атналар буе чыкмыйча ятты. Берничә тапкыр мунчалар яктырды, сылады-сыйпады, әллә никадәрле үлән-тамыр төнәтмәләре дә эчереп карады, әмма берни дә майтара алмады. Шулай итеп, Гөлниса гомерлеккә билен тота алмас, сыңар кулы белән тезенә таянып кына хәрәкәтләнә торган зәхмәтле сырхау булып калды. Тормышның төп терәге, бөтен йортны үз кулында тоткан хатыны урын өстенә аугач, Иргали үзен аяк чалып егылган кеше сыман хис итте.

Бу фаҗигане иң авыр кичергән кеше, әлбәттә, Гөлниса үзе иде. Аның, кеше-кара күрмәгәндә, кая булса да капланып, сыктап-сыктап елаган чаклары күп булды. Шулай ут йотып яшәгән көннәрнең берендә, ир белән хатын арасында шактый ук җитди, шул ук вакытта бик тә сәер бер сөйләшү булып алды. Иргалинең йокыга китә алмыйча борсаланып ятуын сизенгән Гөлниса:

– Сиңа әйтәм… бер сүз җиткерергә ниятләнәм үзеңә… Ачуланмассыңмы?.. – диде дә тынып калды.

Бу хәл ниндидер эчке бер борчу тоеп уянган Иргалине сагайта калды. Хатынының әйтәсе сүзен дәвам итмәвен хәерлегә юрамаса да:

– Йә-ә, тыңлап карыйк, – диде.

– Иргали… – Тагын бермәлгә тынлык урнашты. – Күрәм… Бик авыр сиңа. Эштән башың чыкмый… Үч иткән кебек, эшнең дә бик тыгыз чагы. – Гөлнисаның хәйлә-мәкерсезлек белән әйткән бу сүзләре, тавышының да, еларга җыенган кешенеке сыман, ничектер калтырап чыгуы кабат сагайтты Иргалине.

– Минем… «ир икмәге ирекле» дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ни уңай белән әйтелә торган булгандыр ул сүз, әлегә кадәр төшенә алганым юк. – Гөлниса кабат тынып калды, тик озакка түгел. – Әйтергә теләгәнем шул, сиңа әйтәм… Бәлки, берәр сау-сәламәт… яшьрәк хатынга өйләнерсең. Хәзер бит мин нәрсә… Хатын дисәң, хатын-кызлыгым да… Имгә калган – имгәкле димәсләр иде аны. Бер күз көеге генә бит мин хәзер… Иргали, мин риза-бәхил… – Бүтән сүз әйтә алмады Гөлниса, тамагы төбенә утырган күз яшьләрен йотып, ястык почмагын чытырдатып тешләде дә янә тынып калды.

Күңелендә аңлатуы читен моң-зар кузгату өчен җитә калды шушы сүз, Иргали урыныннан ук сикереп торды. Хәтта тузгынып, әрле-бирле йөренеп тә килде. Үзе кызып-кызып сүгенә-тиргәнә иде.

– Дивана!.. – дип җикеренде ул, ятак янында туктап. – Башка сүзең юк идеме? Син нәрсә?.. Кемгә саныйсың син мине, ә? Өсте бөтенәю, тамагы икмәккә тую белән яшь хатын алырга – кем дип уйлыйсың син мине? Мае котырынудан сикергән байбәтчәгә, бай азгынына саныйсыңмы әллә син мине? Әйттең сүз! Әгәр дә мәгәр арт биетеп, җил куып, берәр җирдә себерелеп йөргәндә шундый көнгә төшкән булсаң, бер хәл иде. Күрче, зинһар, нәрсә ди бит!.. Моннан ары ишетмим ыштобы мондый сүзләреңне. Гомумән, бу сөйләшүне безнең арада булмады дип сана. Бөтенләйгә оныт! Моңарчы ничек яшәгән булсак, моннан ары да шулай яшәрбез. Тыныч бул, әнисе…

Нәкъ шул көннәрдә, Иргали калага китәргә җыенып ятканда, арткы урамда яшәүче Нәгыймә кортка килеп керде. Әйберләр төялгән чана янында кайнашкан өй хуҗасы башта аны танымады, берәр хәерчедер, дип уйлады. Карчыкның киемнәре тузып, күрексез бер кыяфәткә кергән, һәрбер хәрәкәтендә мескенлек чагыла иде.

Карчык телгә килгәч, бар да ачыкланды. Бу – Иргали әнисе Мәүлиханың якын ахирәте Нәгыймә түти иде. Бик тә бетәшкән, бик тә бичара кыяфәттәге карчыкны таныгач, өй хуҗасы уңайсызлана калды.

– Әйдүк, Нәгыймә түти… Өйгә уз! – диде ул, эшеннән бүленеп.

– Кая инде, Иргали олан, өйләргә кереп торулар. Болай да бик тә оялып, бик тә зур гозер-үтенеч белән килүем иде. – Карчык әйтергәме, юкмы дигән кыяфәттә икеләнеп калды. – Зинһарлап сорыйм, кем, Иргали олан, моңарчы мин сине киң күңелле, кешелекле адәм итеп кенә беләм. Ходайның ризалыгы белән, дөньялыкта тагын бер изгелек эшләсәңче. Кая барып бәрелергә белмәгәч, янә дә сиңа килдем… Алланың рәхмәтләре явар иде үзеңә…

Сүз алыша торгач, әкренләп бар да аңлашылды. Көннәрнең берендә авыл яшьләре, избасыз избач булмый дип, ике-өч ат җигәләр дә элекке алпавыт Никитинский урманына китәләр. Ниятләре изге: биш-алты бүрәнә юнәтеп, бер ташландык өйне сипләп, избач Хәятка бер почмак әмәлләп бирү. Әллә ни юан булмаса да, шәмдәй төз ике-өч наратны аударырга да өлгерәләр. Шулчак каяндыр бер төркем атлылар килеп чыга. Барысы да коралланган. Кыяфәтләр яман. Башта: «Кем рөхсәте белән кисәбез?» – дип сорау алгандай итәләр, аннары: «Сез әзергә хәзермени, совет этләре!..» – дип, адәм карамаслык хәлгә китереп дөмбәслиләр боларны. Югары оч Исмәгыйль малаеның тимерле камчы белән сугудан күзе агып чыга. Әмма җәзаның иң яманы, иң рәхимсезе үксез-ятим үскән Рәхимҗанга эләккән. Атларыннан сикерешеп төшкән әлеге бандитлар, як-яктан эләктереп күтәреп алалар да моны, җан-фәрманга чайкап, әле генә аударылган нарат төбенә арты белән бәргәли башлыйлар. Үзләре бәрәләр, үзләре сөйләнәләр: «Урманны иң элек үстерәләр, аннары гына кисәләр…» Аңын югалткач та, җиргә салып, үңәче изелгәнче таптыйлар бичараны.

Бу бәладән бердәнбер исән-имин котылган кеше авыл комсомол ячейкасы башлыгы Кадыйр була. Барысыннан да яшьрәк булуына карамастан өнлерәк булып чыга егет, атлыларны күрү белән, юньле кешеләр түгеллеген чамалап ала да башта куаклар артына поса, аннары, текә яр астына сикереп, су буйлатып кына авылга шыла. Атлар, арба-сбруйларын югалтып, үзләре кайталар.

Рәхимҗан исә бары тик икенче көнне генә зиһененә килә һәм, тәмам кешелектән чыгарылган гәүдәсен сөйрәп, көч-хәл белән урман авызына шуышып чыга…

– Җыландай телләремне чыгарып әйттем мин аңа: иярмә шул Надыйр малаена, язылма шул камсамул дигән нәмәстәгә, җүнлегә илтмәс, дидем. Юк, тыңламады. Әнә ята хәзер, өзелеп-тилмереп, күз көеге булып. Хәзер бөтенләй аяктан язды, саргайды, чырагачтай кипте. Хараплар гына иттеләр шул дөлдөл кебек ир-егетне. Аяк-кулы тартышты, хәрәкәтләнү юк та юк инде. Өшкертеп-төкертеп тә карагандай иткән идем, юк. Үлән төнәтмәләренең дә шифасы тимәде. Үңәч зәхмәтенең бик тә яманы, бик тә катысы тигән булырга охшаган. Җенен өзгәннәрдер, тәгаен… – Карчыкның тавышы тигезләнә төште. – Әүвәлдән килгән хәл бит инде: чабаталык курыс төшергән өчен дә кешенең аяк-кулларын сындырып кайтарырлар иде ул урманнан. Миңа калса, асып куябыз дисәләр дә, андый юлга бармас идем… – Нәгыймә түтинең тавышы янә үзгәрде, йөзенә ялвару чалымнары чыкты. – Синең, кем, Иргали олан, кайда да сүзең үтә, калада бик зур таныш духтырың бар дип сөйлиләр. Хактыр ич ул сүз? Әллә, мин әйтәм, шуңа күрсәтеп караргамы икән дим? Үлә-нитә калса, үкенече күңелдә төенләнеп калмас иде, ичмаса. Мескенемнең әрнеп-сызып, тилмереп күзләремә карап хәл өстендә ятуларын күрү бигрәкләр дә яман шул. Фани дөньяда шундый хаксызлыклар да булыр икән. Сөлектәй сылу, имәндәй таза бәдәнле егетне нишләтеп ташлаганнар бит… – Карчык мышкылдап елый ук башлады. Тагын да зәгыйфьләнә төшкән, инәнгән тавыш белән өстисе итте. – Мәхрүмнәр итмә инде, кем, Иргали олан.

Әтисе герман сугышында башын салган, әнисе егерме беренче ел афәтендә дөнья куйган бу ятим егет турында Иргали бары тик ишетеп кенә белә иде. Шулай да ул тәмам бетәшкән, коелып төшкән фәкыйрь карчыкның гозерен җиргә саласы итмәде.

– Ярар, Нәгыймә түти, кулдан килгән кадәр ярдәм итеп карармын. Булдыра алганны эшләмәскә хакым юк. Хәзер кереп чәйләп алам да сәфәр чыгам. Бар, кайт та оныгыңны олы юлга хәстәрли башла…

Карчык, тилебәрән орлыгы ашаган кеше сыман миңрәүләнеп, бер урында әйләнгәләп торды да, кинәт кенә айнып киткәндәй, мең-мең рәхмәтләр әйтә-әйтә, капкага таба юнәлде. Газаплы уйлар баскангамы, карчыкның ансыз да бәләкәй гәүдәсе тагын да куырыла, сыгыла төшкән иде. Аның медер-медер үзалдына сөйләнгән соңгы сүзләре генә аермачык булып ишетелеп калды.

– Йа-а Тәңрем, йа-а Аллам! Без ятимәләргә күрсәткән бу изгелекләрең өчен, бер урынына ун булсын, юл-сәфәрләрең гелән уң булсын…

Атларын Нәгыймә түтинең карга күмелгән өе турысында туктатып, сырхауны алып чыгарга дип кергән Иргалинең, сәке йөзлегенә аркылы яткан Рәхимҗанның үзен күргәч, йөрәге жу-у итеп китте. Шундук: юк, барыбер кеше була алмас бу, дигән уй чагылып китте аның башына. Кырык ямаулы бишмәт, иске чабата киеп сәфәр чыгарга җыенган әлеге тере мәетнең чыкмаган бер җаны гына бар иде. Иргали шундый да инәлеп, ялварып-өметләнеп үзенә таба төбәлгән, нур әсәре калмаган күз карашын күтәрә алмады. Йөзен Нәгыймә түти ягына бора төшеп, Рәхимҗанны чанага кадәр алып чыгарга ярдәм итү максаты белән, сәке янына атлады. Шунда сырхау телгә килде:

– Үзем… Үзем, Иргали абый.

Менә ул, сәкедән тәгәрәп диярлек, идәнгә төште. Биле сынган сыман, арт санын сөйрәп, ишеккә таба шуыша башлады. Ах-ух итсә итте, әмма пар ат җигелгән чанага кадәр үзе чыкты.

Рәхимҗанның өсте бик юка, бу килеш олы юлга кузгалуны уйларга да ярамый иде. Иргали, ярым елаган тавыш белән:

– Хәерле сәгатьләрдә була күрсен берүк… Күрешү куанычы насыйп булсын иде… – дип өзлексез тәкрарлап арттан ияргән Нәгыймә түти белән саубуллашты да атларын өенә таба борды. Тагын бер толып алып чыгып, Рәхимҗанны аңа төреп салганнан соң гына, атларын олы юлга борды.

Казандагы йомышлар да Иргали уйлаганча җиңел генә үтәлмәде. Беренчедән, доктор Олег Авдеевичтан уңайсызланды. Чиргә уралган Гөлниса белән дә шактый ук мәшәкать тудырган иде инде ул. Хәтта ике-өч көн буена куна-төнә яшәп тә ятканнар иде. Ничарадан бичара дип, Рәхимҗанны да туп-туры Клочкин шифаханәсенә алып барды. Бәхетенә каршы, Олег Авдеевич эш урынында иде: «О-о, Нургалиевич! Нинди җилләр белән?..» – дип күтәреп каршы алды. Иргалинең нинди йомыш белән килгәнлеген белгәч, шундук авыруны «приёмный покой» га керттерде. Берничә доктор җыелып, бик җентекләп карадылар, киңәшмә сыман нәрсә үткәрделәр. Ахыргы сүзне доктор Клочкин әйтте: «Егетнең өлешчә күкрәк читлеге, күкрәк авызы изелгән, шуның өстенә умыртка сөягенең аскы өлеше – «койрык» кимерчәге зарарланган». Шунлыктан авыруны аларда түгел, хирургия белән шөгыльләнүче бүтән больницага илтергә кирәк икән. Олег Авдеевич бу мәсьәләне шундук хәл итү чарасын да күрде: башта телефон аша кирәкле больница белән элемтәгә кереп карады, кирәк кешесен туры китерә алмагач, тиз генә язу сызгалап, Иргалигә тоттырды.

Тел Төркестанга илтер, диләр. Кирәк больницаны бик тиз тапты Иргали. Олег Авдеевичның язуы могҗизалы көчкә ия иде, ахры, Рәхимҗанны шундук носилкага салып алып кереп тә киттеләр. Иргалинең үзенә соңрак, бүген булмаса, иртәгәләргә килеп чыгарга куштылар.

Иргали иртәгесен – кайтып китәсе көнне генә килеп чыга алды әлеге шифаханәгә. Авылдашы яткан палатага алып керделәр. Рәхимҗан тәрәзә буендагы койкаларның берсендә, чип-чиста урын өстендә ята иде. Авыру аның кергәнен абайламыйчарак калды, ахрысы, дөньялардан киткән сыман, күз карашларын түшәмгә төбәп, хәрәкәтсез калган. Ап-ак арык куллары юка юрганы өстенә чыгарып салынганнар. Бу минутларда аның ниләр кичергәнен саргаеп-суырылып килгән йөзеннән үк чамаларга мөмкин иде.

Караваты янына килеп баскан Иргалине күргәч, әллә нәрсә булды Рәхимҗанга: күзләрендәге өметсезлек, бөтен барлыгын биләп алган битарафлык, җилдә тузгыгандай, шундук юк булды. Ул хәтта сикереп торырга җыенгандай хәрәкәтләнеп алды, яңадан өмет һәм ышаныч галәмәтләре чагыла башлаган бөтен йөзе белән берьюлы елмайды.

– И-и, Иргали абый!.. Синмени бу?.. – Чак кына тын алганнан соң, сүзен дәвам итәргә ашыкты. – Рәхмәт, Иргали абый! Рәхмәтнең чиксезе сиңа. Савыга-нитә калсам, бу мәрхәмәтләреңә каршы изгелек белән җавап бирми калмам. Әйткән иде диярсең менә…

– Юк белән башыңны катырып ятма әле, – диде Иргали, елмаеп. – Әйдә, савык тизрәк. Шунда сөйләшербез…

– Операция ясарга уйлыйлар. Аякка бастырабыз дип вәгъдә итәләр. Шулай була калса, мин сезгә гомерем белән бурычлы булачакмын…

Авыруның бу сүзләре Иргалинең күңеленә җылылык иңдерде. Ул тиздән яңадан калага киләчәген әйтеп, килгән саен кереп хәлен белергә вәгъдәләр биреп, авыруга тизрәк савыгу теләп, саубуллашып чыгып китте.

Иргали Казанга моннан соң бары тик көннәр язга авышкач, кояш шактый ук туры карый башлагач кына килә алды. Русларның пасха бәйрәменә туры китеребрәк килде. Алдан сөйләшенгәнчә, чанадагы тана, сарык итләре янына һәркайсы кимендә егермешәр-егерме бишәр кадак тартырлык утызга якын күркә түшкәсе дә төяп килгән иде Иргали. Һәркайсы, эскәк белән йолыккандай, чип-чиста, һәркайсы аерым ап-ак киндергә төрелгән, шалкан кебек тыгыз, өреп тутыргандай симез күркәләрне күргән Ксения Семёновна ах итте, үзе үк таныш-белешләренә, күрше күләннәргә таратып та бетерде. Шуның өстенә әле, сатып алучыларның һәркайсы диярлек икеләтә бәһа биреп, чиксез рәхмәтләр әйтеп, күркә түшкәләрен Иргалинең кулына да йоктырмадылар.

Эшләре тәмам түгәрәкләнгәч, Иргали авылдашы яткан шифаханәгә юл тотты. Таный алмаслык булып үзгәргән, шактый ук төс керергә өлгергән Рәхимҗан аны койкасына утырып торган килеш каршылады. Иргали алып килгән күчтәнәчләрне күргәч, бала кебек шатланды. Тик менә авылдашының алып килгән хәбәрләре генә куанычлы түгел иде. Март ае башларында Нәгыймә карчык түшәк хастасы булып, кеше-фәләнне борчымыйча гына дөнья куйды. Аны җирләп атна-ун көн үттеме икән, малай-шалайлар, «ялган» йозакны ачып кереп, өйдә ут-күз белән шаяралар. Янгын чыга. Ул да әллә ни зыян-зәбер китерми, хәтта сулар сибеп сүндереп тә маташмыйлар, берничә ир-ат килеп, тавык кетәге кебек кенә куышны төртеп аударалар да кар белән күмеп куялар.

– Өйнең өй диярлек җире юк иде инде, – диде Рәхимҗан, бу яңалыклар турында ишеткәч. – Тик менә әби кызганыч. Җирләгәндә үземнең була алмавым үкендерә. Шунысы аяныч…

Иргалине иң куандырганы шул булды: күчтәнәчләр өчен кабат мең-мең рәхмәтләр әйткәннән соң, авылдашы аны сыңар култык таягына таянып, тышкы ишеккә кадәр озата чыкты. «Болайга киткәч, булган бу егетем!..»

Ә инде игеннәр буйга сикереп, сабан бодайлары «тупсага» утырганда, арышлар баш кысып серкә очырганда, Рәхимҗан үз аяклары белән туган авылына кайтып төште. Егетнең танырлыгы юк, Клочкиннар аның да өс-башын бер кат юнәткәннәр, юлына акча да биргәннәр. Рәхимҗан туп-туры Иргали абыйларына кайтып керде.

– Иргали абый… – диде егет, оялчан-инсафлык белән. – Теләсәң нишләт, ни кушсаң, мин шуңа риза булып, күнеп яшәячәкмен… Мин бүгеннән синең карамакта. Әбине дә күмешкән икәнсең: кәфенлеген дә биргәнсең, сәдакасын да өләшкәнсең… Газиз җаным тәндә чагында бу изгелекләреңне онытасы кеше түгел мин.

Бернинди хәйлә-мәкерсез, саф күңелдән әйтелде бу сүзләр. Моның шулай икәнлеге егетнең кыяфәтеннән үк күренеп тора иде.

– Ярар, Рәхимҗан, уйлап карарбыз, – булды Иргалинең җавабы. – Хикмәт – савыгып, үз аягың белән кайтуда. Калганы хәл ителер. Хәзергә, җәйдә, яшәп тор…

Имгәнгәннән соң шактый ук көйсезләнеп, холкы да ярыйсы гына кырысланган Гөлниса гына иренең бу адымын хуплап бетермәде. Икәүдән-икәү генә калгач, яшереп-нитеп маташмады, үзенең ризасызлыгын белдерде. Иргалинең: «Хәзергә алгы якта яшәп торыр», – дигән сүзенә каршы берничә төрле дәлиле әзер иде инде. Иң әүвәл өйдә җиткән кыз Миңсылу барлыгын хәтергә төшерде. Аннары үзенең дә сау-сәламәт түгеллеген китереп кыстырды. Вакыты белән тәрәтен дә шул кече якта гына үтәвен өстәп куярга онытмады. Әмма дәлилләренең кире каккысызлары алдарак булган икән. Ишетмәсәң ишет дигәндәй, тезә дә башлады. «Заманаларның ифрат көйсез, хәвефле чагы, – диде ул, бик белдекле кыяфәт белән. – Әнә анда ниндидер колхуз дип гөр киләләр. Хезмәтче тота, батрак яллаган дип күзләреңне ачырмаулары бар бервакыт».

Сүз дә юк, ул якларын да исәпкә алсаң, хатыны хаклы иде. Шулай да Иргали аның тар күңеллелегенә, бик үк катгый-кырыс рәвештә булмаса да, чик куясы итте. «Ярар, әнисе, – диде ул, – күз-баш алгалаганчы гына бездә яшәп торсын да, аннары, шәт, җай чыгар. Аның алгы якта кунуын теләмисең икән, синеңчә булсын, хәзергә әнә печәнлектә йоклап торыр».

Ул арада Рәхимҗан башы-аягы белән чат ябышып эшкә кереште. Эшкә бик тә япьтәш булып чыкты, кушканны көтеп тормастан, һәр эшне ялт иттереп, җиренә җиткереп коеп куяр иде. Кыскасы шул, тора-бара Рәхимҗан ун кешегә алыштыргысыз егет булып чыкты. Нинди генә эшкә алынса да, аның башында бер уй: Иргали абыйга ошаса, ул хупласа гына ярар иде! Иргали абые аның иманы да, кыйбласы да булды.

Боерык сездән, йөгермәк бездән дигән күндәм бер кыяфәттә, тиресеннән чыгардай булып эшләп йөргән Рәхимҗанны тора-бара Гөлниса да үз итә башлады. Күңеле йомшарган чакларда, җаен туры китереп:

– Кулыңнан куан, Рәхимҗан, – дия торган иде.

Рәхимҗанга моңарчы кулына тотмаган, бары тик ишетеп кенә белгән эшләргә дә алынырга туры килде. Бер күрше авыл остасы белән бакчада кое казып бура батыру – нәкъ менә шундыйрак күз күрмәгән эш иде. Теләге булган кешегә сабакны тормыш үзе бирә ди бит. Күп тә үтмәде, умарта белән җиләк-җимеш бакчасы да тулысынча Рәхимҗан кулына күчте. Каядыр баргалады, кемнәрдәндер сораштырды, хәтта кирәкле китап-кулланма ише нәрсәләр дә тапты. Бакчада, бушаган урын юнәтеп, чүнник шикелле нәрсә дә оештырып куйды. Чираттагы эшләрдән чак кына бушау белән, шунда кайнаша: кәрәз рамнары ясый, умарта ояларын рәтли, кирәкле җайланмалар юнәтә. Күч аерылып чыга-нитә калса, юкә кабыгыннан ясалган олы тубалы да шунда гына. Умартачылык белән шулкадәр мавыгып китте ки, бал аерткыч аппаратларына кадәр алдыртты.

Кайчандыр Гөлниса әйткән сүзләр хакка чыкты, ниһаять, халык арасында: «Иргали хезмәтче тота», – дигән сүз телгә керде. Билгеле, бөтенләй юктан бар булган хәбәр түгел иде бу. Моңа Рәхимҗан да чак кына гаепле иде, ахрысы. Аны бер-ике тапкыр, фәлән-төгән дип, комсомол җыелышына да чакыра килделәр. Ул исә шактый ук дорфа рәвештә: «Мин хәзер эш кешесе, юкны бушка аударып йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Шуның өстенә әле минем сәламәтлегем дә чамалы…» – дип кенә җибәрде.

Әлеге эш әллә ни зурга китмичәрәк калды, нәкъ шул арада «хезмәтче» дигән шыксыз сүзгә дә үзеннән-үзе чик куелды. Рәхимҗан белән Миңсылу арасында уйламаганда-көтмәгәндә якынлык туды. Яшьләрнең бер-берсенә тартылуларын беренче булып Иргали сизенде, ахрысы. Йә, тагын нишләрсез? дигән сыман, мыек астыннан гына елмаеп йөрде. Яшьләр, үзара шаярышып, шук сүзләр әйтешәләр, шырык-шырык көлешәләр, хәтта үзара тәпәләшеп тә алалар. Эшләгәндә дә бер тирәдәрәк булырга тырышалар. Миңсылу болдыр баскычларын, сайгакларны чырагач белән кырып, гәрәбәдәй сап-сары итеп юган чакта, Рәхимҗан да шунда: ялт иттереп ишегалларын себерә, чүпләрен түгә. Бу эшләрне алар ничектер үзара ярышкандай, берсеннән-берсе уздырырга теләгән кебек итеп башкаралар.

Калганы бик тиз, үзеннән-үзе эшләнде. Шул ук көзне тоттылар да, Гыйззәт хәзрәттән никах укытып, ике яшьне кавыштырдылар да куйдылар. Туй да бик күңелле узды. Гомергә бер килә торган йола ич, ничек инде аны әвеш-тәвеш китереп кенә уздырасың ди. Яшьләргә табын янында тазалык-саулык, тигез гомерләр теләделәр. Иргали, уенын-чынын бергә кушып: «Бирнәгә әнә абзардагы бер баш ат, бер сыер, өч-дүрт баш сарык сезнеке», – дигән булды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации