Текст книги "Еракка китеп кара = Взгляни издалека"
Автор книги: Мөдәррис Әгъләмов
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 15 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]
«Без дигәнчә генә барса икән…»
Без дигәнчә генә барса икән,
Булса икән без дигәнчә генә,
Тимерченең чүкечедәй сиңа
Килеп төшә тормыш, яньчә генә –
Барса икән без дигәнчә генә.
Шагыйрь шигырь язып йөрмәс иде,
Зур хирург, табиб булыр иде,
Яруын да ярыр, ә кем тегәр?
Яручыны табып булыр иде –
Һәркем шулай табиб булыр иде.
Әгәр шулай хөкем итә калсаң,
Юләргә дә мөмкин әйләнергә,
«Ник бу агач кире үсә?» – диеп,
Табигатькә мөмкин бәйләнергә –
Даһига да мөмкин әйләнергә.
Бәлки, әллә кемнәр чит ноктада
Гомерләрен юкка үткәрәдер,
Кычкырырга кирәк, бәлки, аның
Чикләвеге чынлап юкәдәдер –
Ә ул читтән эзләп үткәрәдер.
…Сез дигәнчә генә булса икән,
Барса икән сез дигәнчә генә…
Тимерченең чүкечедәй, беркөн
Килеп төшә Вакыт, яньчә генә –
Барысы да була ул дигәнчә генә.
Таулар
Ир – егет ир булса әгәр,
Яуда торыр тау булып;
Агар каны, китәр җаны,
Калыр даны сау булып.
Ишелеп яңгырлар койганда
Тыңланып йөрдем мин Уралда…
Тауларның сүзләрен ишеттем,
Сөйләшә иделәр үзара:
«Уйнаса, давыллар уйнасын,
Кагылса, яңгырлар кагылсын.
Иңнәрдән йөгерә өермә,
Иңнәрдән йөгерә агымсу.
Иңнәрдән йөгерә яшеннәр,
Тик бездән түбәнгә төшмиләр.
Күтәреп торабыз яшенне:
Түбәндә – авыллар, кешеләр».
Имәннәр ваклана чырага,
Кыялар бары тик чылана…
Тауларның һәм батыр ирләрнең
Урыны тарихта бер чама.
Кырыкмыш
Юкка йөрми кеше җир буйлап,
Атлый һаман яңа сер уйлап,
Сернең чиге әле ерактыр,
Үзгәрер бу дөнья мең тапкыр.
Чыккан күк замана каршына,
Кырыкмыш юл аша кузгала –
Кычкыртып туктала машина,
Туктала. Шофёр да сүгенми.
Кырыкмыш белә үз бәясен –
Машинаң ни аңа, чорың ни!
Бөтенләй үзгәрде бу чорлар,
Атлар да баралар онтылып,
Баштарак онытылды күчерләр…
Барыбер онтылмый үткәннәр,
Кешеләр иминлек көткәндә,
Атлар да зарыгып көткәннәр.
Карт шофёр төшенә, сүгенми,
Картларга кычкыру килешмәс –
Машинаң ни аңа, чорың ни.
Юлларда машина, машина…
Чапсаң да иң соңгы тизлектә,
Үткәннәр чыгарлар каршыңа.
Татарстаным
Шагыйрь дустым сәяхәттән кайткач
Әйткән иде, Татарстаным,
Картадагы синең сурәтеңнең
Чабып барган атка охшавын.
Ничек кенә әле чабасың син,
Томырылып,
Татарстаным,
Ялларыңнан чытырдатып тотып,
Синең белән мин дә очамын.
Синең белән ул – без мәртәбәле,
Синең белән ул – без канатлы.
Бабаларым атларыннан егылып
Ничә тапкыр борын канатты…
Затлы аргамаклар кайсы чорда,
Кайда гына илтеп сукмады?!
Ил бәясе башлар ярылдылар,
Шөкер әле, күзләр чыкмады.
Ярый әле, шундый заманнарда
Югалмаган күрү сәләте,
Егылганда авырткан җир була,
Авырткан җир була, гадәти.
Авырткан җирем син – Татарстан,
Без чабабыз менә әлегә…
Әмма беләм, кайда бәрелсәк тә,
Авырткан җир алдан бәрелә.
Авырткан җирем син – Татарстан,
Син йөрәктер миңа, бәгырьдер…
Кайда гына килеп бәрелсәм дә,
Иң беренче сиңа бәрелер.
…Башка халыклар күк безне дә бит
Революция уяткан,
Без чабабыз,
Еллар очкын булып
Очып кала безнең тояктан.
Без чабабыз
еллар,
чорлар аша,
Яңгыратып бөтен тарафны,
Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы.
Бер канатың була туган телең,
Бер канатың була туган җир;
Кошка гына түгел, кешегә дә
Канат кирәк була торгандыр.
Син чыннан да, илем, әкияттәге
Чабып барган атка охшаган.
Шушы ике канат бар чагында,
Киләчәккә, илем, ышанам.
«Илләр белән илләр кушылганда…»
Илләр белән илләр кушылганда,
Телләр белән телләр кушылганда,
Онытылып барган чишмәнең
Суын татып,
Җырын тыңлап кара,
Бер могҗиза!
Китә исләрең.
Җырым юлга чыга
Җырым юлга чыга төнлә белән,
Күзләрендә шатлык-үпкә тулы…
Йөрәкләргә җырлы көннәремнән
Сузылып ята ак каеннар юлы.
Дөньялыкка баш ияргә чыга,
Дәрт-дәрманы түгел туктатулы.
Кемгә бара?
Сәер юлаучыдан
Сорагыз сез, ак каеннар юлы.
Баса-баса бара ап-ак ташка,
Якты көнне көткән төн аркылы.
Ә көн тугач, төндәй югалмаска
Өйрәтегез, ак каеннар юлы.
Китеп бара, халык күңеленнән
Бәреп чыккан шигъри моң аркылы.
Һәрвакытта булса сезнең белән
Ул югалмас, ак каеннар юлы.
Яман куллар әгәр кагылмаса,
Максатына җитәр барып туры.
Ярты җаным менә сезнең аша
Китте инде, ак каеннар юлы.
Каеннар илендә
Каеннар иле син, Болгарым, –
Ярый ла китерде юлларым.
Үкенеч икән бит, үкенеч
Зыярәт кылмаган елларым.
Әнә бит үрдәге кечкенә
Каеным таң белән төш күрә;
Аларның төшләрен юрарга
Калкам мин курганнар өстенә.
Мин монда хокуклы. Тукталып,
Чакырсам әгәр дә ым кагып,
Рухыма тиң булып, рухыма, –
Яныма басачак мең Алып.
…Моң салып нәселем үткән бит,
Кодрәтем биредә күптән бит,
Сак басам түмгәкләр өстенә,
Аягым корымас микән дип.
Биредә күлләрем көзгеләр,
Көзгеләр һәрберсе изгеләр…
Кыл дога һәм күзәт үзеңне,
Күлләр дә болгана, түзмиләр.
Күкрәктә тырпылдый кош дулап,
Очыртсам, барасы юл ерак…
Ак кошым, пакь кошым, очма син,
Йөрик бер Ватанда төш юрап.
И табигать…
И табигать, минем җанга иңеп
Чагыламы әллә бу көзең?..
Бу мизгелдә без бергә бер бүген:
Син берүзең, мин дә берүзем…
И табигать, әле булды микән
Сиңа болай якын торганым?..
Аякларым тамыр җәяр кебек,
Яфрак ярыр кебек кулларым…
И табигать… Шаулый алган хәлдә
Мин бит бу хәятта тал-тирәк… –
Ярларыңны ташлап, дулкыннарга
Сикерердәй чаклар бар кинәт.
И табигать…
«Иртә саен ап-ак томан тора…»
Иртә саен ап-ак томан тора,
Бәргәләнеп, җиргә тияр-тимәс.
Югарыда ярты урман тора,
Башын ияр-имәс.
Иртә саен ап-ак кызлар атлый,
Су буена атлый кыяр-кыймас.
Үз-үзенә йөрәк урын тапмый,
Җылы тояр-тоймас.
Ак томанга кереп эри кызлар…
Җилнең әсәре юк, җиләс-җиләс,
Сөю юк, дип йөргән акыллылар
Тора иләс-миләс.
Аксакал
(«Чәчәннәр» циклыннан)
Үз туфракка гына аяк
Нык баса,
Бушаган ук савыты бу –
Ук яса.
Көтмәсәң дә кайгы канат
Җәясен,
Угын тапсаң, үзең яса
Җәясен!
Үз өеңдә кереш тартма,
Тышта тарт,
Очар лачынга атканчы,
Бушка ат…
Дустың килсә, шәраб торсын
Табында,
Дошман килсә, кулың кылыч
Сабында…
Аягыңны болгап шайтан
Чакырма!
Болай да күп килде безнең
Чатырга.
…Үз туфракка гына аяк
Нык баса…
Нишләрбез без, әгәр хәтер
Йокласа.
Артка чигәр юл юк
Туктадыкмы юллар ябык булып,
Юлыктыкмы каршы агымнарга…
Әтиләр күк: «Безнең артта Мәскәү», –
Артка чигәр юл юк,
Бары алга!
Рәт-рәт яткан иген теземнәре
Сикереп менәр иде камылларга,
Җимерелгән Болгар шәһәрләре
Кабат басар иде Идел-ярга, –
(Йөзек кашы, мәрҗән ташы булып)
Артка чигәр юл юк,
Бары алга!
Идел болыннары йөгерер иде,
Сары ялын ташлап иң өстенә,
Ә күпьеллык үлән шау чәчәктә,
Килгән әзер җиргә күчеп кенә.
Меңәр еллар буе эшкәртелгән
Татлы азык менә тамырларга…
Юл чатында болын кылганнары –
Чигенергә юл юк.
Бары алга!
Йөрмәс иде кулдан кулга күчеп
Нәни Апуш төрле авылларга,
Без Тукайсыз бәлки калыр идек –
Ә ул безгә кирәк,
Бары алга!
Бу канатлы еллар дәверендә,
Гәрәбәдәй затлы көннәреңне,
Песнәкләргә җим тараткан сыман,
Бер талымсыз сибеп йөргәнеңне
Еллар җиле бер сыпырып алса,
Тапшырачак килер давылларга…
Акланырга эшең генә кала, –
Кире кайтару юк,
Бары алга!
Идел ага… кире борылу юк
Юнәлешен алган агымнарга –
Бары алга!
Теземнәрдә яткан игеннәргә
Сикереп менүләр юк камылларга –
Бары алга!
Өр-яңадан буразнага төшеп,
Кабат шытып кабатлануларга –
Бары алга!
Идел булып агып кире кайту
Туфрагыңа җылы явымнарда –
Бары алга!
…Ә шулай да бер борылып багу
Гөнаһ түгел үткән заманнарга.
Гомер иткән карт җыры
(«Чәчәннәр» циклыннан)
Тәнгә тулды җегәр,
Кытыкланды җелек…
Уздык бала чакны,
Уздык шундый җилеп,
Җиде чатлы юлның
Сайлап авыр чатын,
Киттек, – анда янды
Ак кашкалы атым.
Гомер иткән картлар
Әйтсәләр дә: сабыр…
Очтык, сөйгән ярлар
Сулап калды авыр.
Яшьлек… белмәгәнбез
Туган җирнең хакын,
Читтә егылып калды
Ак күкрәкле атым.
Тугарылды җегәр,
Уйнакламый җелек,
Инде бәйгеләрдә
Йөреп булмый җилеп.
Кул сузсаң җитәр күк,
Яшьлек шундый якын, –
Буыннарсыз калды
Ак бәкәлле атым.
Әнә шулай чорлап
Янды мәшһүр атлар,
Соңгы атым – Акыл
Салмак кына атлар.
Күзләр әле үткер,
Зиһен әле шөкер!..
Акыл атым, мине
Мәркәземә җиткер!
Үткән кире кайтмас,
Хет илереп кычкыр.
Соңгы аткаемның
Төсе кара-кучкыл.
Дая җыры
(«Чәчәннәр» циклыннан)
Йокысыз үткән төннәрем
Аңа әрәм булмасмы?
Күкрәктән сөт биргәнем
Сиңа хәрәм булмасмы?
Илнең ишек төбеннән
Яткан түрен хуш күрсә,
Андый лачын ник кирәк?
Еракларда очып та,
Илнең күген буш күрсә,
Андый лачын ник кирәк?
Охшап туганнарына,
Кыю, зирәк булырмы?
Дәһшәт килгән чагында
Илгә терәк булырмы?
Кул белән эшләгәнен
Күтәрмәсә иң белән,
Дая түгел мин аңа!
Нахак канга буяган
Кулын япса җиң белән,
Дая11
Дая – сөт анасы, тәрбияче.
[Закрыть] түгел мин аңа!
Күз
Җил тараткан югалса да,
Ил тараткан югалмас.
Нәкышче әйтте: Бизәксез
Бу дөнья дөньямыни?
Тимерче әйтте: Коралсыз
Ил көчле буламыни?
Каекчы әйтте: Каексыз
Кая ул Идел кичү?
Сәүдәгәр әйтте: Кәрвансыз
Кая ул илгә үсү?
Һәммәсе илнең терәге,
Җаваплы, кырыс иде…
Шул юлда корбан китәрлек
Фидакяр, тырыш иде.
Нәкъ шул заманда билгесез,
Тыныч кына бер адәм
Таратты илгә җырларын
Караңгы мәгарәдән.
Хөкемдар бик тиз туктатты,
Эзенә аның төшеп,
Туктатты җырчының телен,
Шагыйрьнең башын кисеп.
Калдырмак булган иде ул
Илен җирдә сүз аша.
Күзләрен күгәрткән иде,
Кабынып шаша-шаша.
…Ә бүген менә үткәнгә
Карыйбыз шул күз аша.
Ак каурыйлар
Бала чактан килгән бер гадәт:
Күрсәм әгәр китап янганын,
Төшләремә кереп уятты,
Җанга урын таба алмадым.
Өелеп калган кара көл генә
Төрле җирдә,
Төрле вакытта…
Диварларны була ватып та,
Кешеләрне була атып та,
Китап рухы яши халыкта –
Кемнәр үч алганнар китаптан,
Шул кешеләр – вәхши кешеләр,
Халык күңеленә ук аткан.
Калган өелеп кара көл генә,
Хәтерләтеп Болгар шәһәрен…
Калган өелеп кара көл генә,
Халыкларның җыеп каһәрен.
Калган өелеп кара көл генә,
Ә җил дөнья буйлап тараткан…
Ак каурыйлар калган коелып
Иске китап дигән канаттан.
Китап күчерүчеләр
Безнең өчен алар каурый белән
Ак кәгазьгә алтын койганнар.
Исемнәрен бары кулъязманың
Ахырына язып куйганнар.
Булгандыр шул янып сөйгәннәре,
Араларында бик яшьләре…
Кулъязмада иң кызганыч җирдә
Тамчы-тамчы тамган яшьләре.
Әбиләрне күпме елаткан ул,
Бабайларны күпме елаткан –
Ул яшьләрне җыйсаң, чишмә булып
Агып торыр иде улактан.
Иң ачы күл булыр иде җирдә,
Ярый әле беткән таралып…
Китап укып елый алганнарның
Күңелендә булмый каралык.
Шушы яшьләр эреткәннәр аны –
Тарихыбыз тора ком-таштан.
Яңа тарих белән иске тарих
Күз яшемә юылып тоташкан.
Шушы кыйссаларны укыганда,
Шәмнәр булып җаннар эрегән…
Ә мин менә… Апам хатлар көтә,
Язып салырга да иренәм.
«Күтәрелгән Идел. Аста калган…»
Күтәрелгән Идел. Аста калган
Бабайларның нигез ташлары…
Ярда торам.
Идел, ачуланып,
Минем өскә дулкын ташлады.
Ярга сыймый актарыла Идел,
Сокланам мин аңа бу хәлдә…
Тирәннән үк килгән дулкыннарын
Кага кебек безнең көннәргә.
Сыенганнар аның күкрәгенә
Халык җаны булган урыннар.
Дулкын каккан саен чыга ярга
Сынык кылыч,
Ватык чуеннар.
«Адәм балалары, үзегезне
Өйрәнегез», – дигән шикелле,
Ул тарихны ярга алып бәрә –
Күпме гомер үткән бит инде.
Бүгенге көн каян килгәнлеген
Онытсалар әгәр кешеләр,
Туфан булып җирне басар кебек –
Иделләрнең
Илләр тарихында эше бар…
Хәситә
Язгы җил йөри болдырда,
Көмеш тәңкә чең дә чең…
Еллар өзә алмаганны
Беләм җилләр өзмәсен.
Искелек фәтвасы булып
Ятмаган ул сан юкка,
Еллар үткән, эзләр беткән,
Торган агач сандыкта.
Сокланып узып баруым
Авылдагы йолага:
Тарихыңны җилләтәләр,
Сеңсен язгы җил аңа.
Үткән чордан аваз бирә
Әбинең хәситәсе…
Монда Казан, монда Рәчәй
Һәм француз тәңкәсе…
Язгы җил йөри болдырда,
Бу тәңкәләр чең дә чең…
Монда тарих,
Монда илең,
Монда синең… көндәшең.
«Бабамнар нигезе өстенә…»
Бабамнар нигезе өстенә
Ничә кат инде кар яумады?
Кар ява, кар ява, кар ява.
Кар белән капланган Тау ягы.
Тигез юл йоклата дигәндер,
Чабата какканнар Алыплар…
Онытмас, онытмас, онытмас
Үр менү турында халыклар.
Ташларга сәлам дим, кем белеп
Бетергән дөньяның серләрен.
Уйландыр, уйландыр, уйландыр
Тынгысыз бу җанны, үрләрем.
Үтелгән юлларын карарга
Кешелек каерыла артына…
Кар ява, кар ява, кар ява.
Юлчыны, егылса, кар күмә…
Юлчының эзләрен җуйса да,
Япса да үзәнле җирләрен,
Күмәлми, күмәлми, күмәлми
Бураннар халыкның үрләрен.
«Көймә ю-ю-к!»
Экспедиция. Археолог
Егет ята минем янымда;
Аргы ярга чыгар көймә кирәк,
Тукталганбыз елга ярында.
Экспедиция чордан чорга
Чыгар өчен юлга чыкса да,
Бу вакытка әле елга аша
Чыгу шуның белән бер чама.
Үртәләбез, гасабиланабыз –
Бәлки, бу хәл китәр озакка.
Ә көймәләр ярда. Ә көймәләр
Тимер чылбыр белән йозакта.
Аргы якта эшләпәләр болгап,
Кычкыралар безгә инәлеп.
Ә без менә көймәләргә басып
Җавап кайтарабыз: «Көймә ю-ю-к!»
Ә көймәләр ярда. Әйтерсең лә
Тәгәрәшеп бездән көләләр…
…Кайчак чордан чорга чыгар өчен
Йозакланган була көймәләр.
Син көймәгә басып кычкырасың
Ерак бабаңнарга: «Көймә ю-ю-к!»
Экспедиция. Йозакларга
Күзне текәп ятам уйланып.
«Кычкыралар…»
Кычкыралар…
Соң, үзем белмиммени?
Күз күреме
Җирне дә күрмиммени?
Кычкыралар…
Әйтерсең мин томана;
Томана ул
Томана дип инана…
Кем соң күлнең
Уртасында туктала?
Кычкыралар…
Ә мин җиткән уртага…
Үзгәреш
Күргән саен үзгәрәсең дисеңме?
Үзгәрмәгәч тә, бу яшәү нәрсәгә?..
Сиксән алты мең дә дүрт йөз секунд
Бер тәүлектә –
Менә кайда мәсьәлә!
Ил үзгәрә, мин үзгәрәм тәүлеккә
Сиксән алты мең дә дүрт йөз мәртәбә.
Тик максатым һәм вөҗданым үзгәрми,
Мин үзгәрәм –
Менә кайда мәсьәлә!
Кил син миңа
Җиңел чагымда да кил син миңа,
Кил син миңа авыр чагымда да…
Бик бай чагымда да кил син миңа,
Кил син миңа ярлы чагымда да –
Ач булалар тулы табында да.
Кил син миңа буп-буш табынга да,
Кил син миңа төрле чагымда да.
Җиңел чагыңда да кил син миңа,
Кил син миңа авыр чагыңда да…
Бик бай чагыңда да кил син миңа,
Кил син миңа ярлы чагыңда да –
Кием сайлап газаплана күрмә,
Төрле кием киеп кил син миңа,
Бары янып-сөеп кил син миңа –
Гомерлеккә диеп кил син миңа.
Әгәр китәм дисәң, тотмам сине:
Сиңа начар булсам, кит син миннән,
Артык ярлы торсам, кит син миннән,
Йә хыянәт итсәң, кит син миннән, –
Тотмам сине китсәң, бары куркам
Синең соңгы юлга китүеңнән.
Савылсын бәгырь…
Диләрә апа Даутовага
Төнге кала. Төнге йортлар.
Ә мин язам… кухняда…
Хуҗалар йоклый. Су шаулый.
Минем өчен ут яна.
Туктаса суларның шавы,
Караңгы алса биләп,
Кәгазем, каләмем белән
Үләрмен сыман кинәт.
Көн килер дә булыр шулай.
Анда да мин, ахрысы,
Язармын күк, ишетелсә
Ут белән су тавышы.
Ут белән судан тора җыр,
Ул мине менә шуңа
Утларга чайкап ала да,
Чумдырып ала суга.
…Төрлечә языла шигырь
Җирдә төрле ноктада…
Хуҗалар йоклый. Су шаулый,
Минем өчен ут яна.
Йоклау ул – саулык билгесе,
Йоклый, димәк, сау алар…
Еллар гына төннәр буе
Саулыгымны савалар.
Савылсын бәгырь, савылсын,
Китсен соңгы кәррәсе…
Бер генә тапкыр яшәргә
Килә Хода бәндәсе.
Әйдәгез соң, дәвам итик
Р. Б-га
Табыннарда күңел ачып,
Сөйләп китсәк мәзәк сүзләр,
Әйтеп куя акыллылар:
– Ни эшегез, гадәтсезләр!
Олыгаеп, җитдиләнеп,
Әйтеп куйсак акыллы сүз,
Телләр тагын чишеләләр:
– Сүз сөйләргә акыллы сез!
…Әйдәгез соң, утырабыз
Бүкән кебек дәшми генә,
Мәзәксез дә, акылсыз да –
Коя бирик яшьне генә.
«Синең белән ни эшләргә миңа? –…»
Синең белән ни эшләргә миңа? –
Башны алып, ташлап китсәм әгәр…
Син бәхетсез булсаң, үз-үземне
Гафу итә алмам гүргә кадәр.
Синең белән ни эшләргә миңа? –
Гомерлеккә юлдаш итсәм әгәр…
Син бәхетсез булсаң, үз-үземне
Гафу итә алмам гүргә кадәр.
Синең белән ни эшләргә миңа? –
Ник кадалып китми бөтен «әгәр»!
Бәхетең дә, бәхетсезлегең дә
Минем белән булсын гүргә кадәр.
Шигъри төн
Трамвайлар йөрми торган
Тып-тын урамнар буйлап,
Сизмәгәнбез дә, кайтканбыз
Ярты Казанны урап.
Чыгасы килмәде никтер
Асылмалы күпердән,
Ярларга төшеп йөгердек,
Йөгереп мендек үрдән.
Әйтерсең безнең бәхетнең
Сызыгы моннан үтә,
«Хәерле төн!» – дигән сыман
Озатты Сөембикә.
Кыш каз өмәсе уздыра;
Ак кар ява – ак канат…
Чал Кремль, пакь өметләр,
Чал киңлекләр аппак-ак.
Яңгырап кайтыр күңелдәй
Бу төннең дә үз җыры,
Шигырь юллары шикелле
Хәтта толымың җылы.
…Керергә ашыкма әле,
Нәкъ менә шушы төндә
Җибәрмәс идем беркемгә
Сине дә,
Шигырьне дә.
Сүз йөри…
Ялгышырмын, бардым дисәм,
Ялгышмаммы, кайттым дисәм?
Тик ялгышмам,
Сине монда
Өр-яңадан таптым дисәм.
Җиткән кызлар өй юалар,
Балалар алма җыялар.
Кемнәр ачы бал куялар –
Дөньялар!
Өлгергән көз тирә-якта,
Тулып пешкән туган ягың…
Болай гүзәл булмас идек
Башка җирдә, сөйгән ярым.
Туган якларыңда сине
Өр-яңадан таптым бугай,
Ялгышырмын, килдем дисәм,
Кайттым бугай…
Тәрәзәләр күзгә карый,
Бөтен дөнья безгә карый,
Кешедә төрле сүз йөри,
Алмаларны өзә-өзә,
Көз йөри.
«Миңа баккан күзләреңнән…»
Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм синең шашып…
Үбәм… миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм…
Оятсыз күзләр караганда
Алар төшсен түбән…
Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм –
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күз төбеңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм –
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән…
Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк –
Ах, ул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.
Ярты юлда
Бөтенесе калды ярты юлда,
Эшләнәчәк яңа эшләрем,
Өзелделәр татлы йокыларым,
Йокыдан да татлы төшләрем.
Бөтенесе калды ярты юлда,
Тотынуга кулдан эш төшә.
Ярты юлда калган хәтта кояш,
Тау артына төшеп китмичә.
Бөтенесе калды ярты юлда,
Белмисеңдер үзең әлегә.
Яфраклар да җил кузгаткан килеш
Кайтмый калган гади хәленә.
Бөтенесе калды ярты юлда,
Кырык эшем тора тезелеп…
…Күз алдыма килдең,
Бу җырым да
Ярты юлда кала өзелеп.
Авыртадыр
Аягымнан егар хәсрәттән дә,
Шатлыктан да түгел бу яра.
Күңел ерак сәфәр китәр өчен
Җигеп куйган атын тугара.
Йокы керми күзгә төннәр буе,
Ничәнче көн инде кич-иртән, –
Ак мендәргә башны куйдым исә, –
Бала елаганын ишетәм.
Әллә килә сугыш барган илнең
Сабый яткан канлы гүреннән?
Әллә керә стенадан гына?
Әллә чыга йөрәк түреннән?
Җаным тетрәп китә, күзне йомсам,
Күз алдыма килеп шул бала.
Кеше шулай бала елаганда,
Этләр улаганда шомлана.
Аягымнан егар хәсрәттә дә,
Шатлыкта да түгел хәбәрем.
Бала елаганын ишеткәндә
Туктала да кала сәфәрем.
Ничәнче төн йокы керми күзгә,
Көч-хәл белән чыгам төн аша…
…Авыртадыр – шагыйрь яза икән,
Авыртадыр – сабый еласа.
Тәлгәш-тәлгәш яшен
Разилгә
Бөтен дөнья якты… Бөтен дөнья
Уч төбендә кебек күренеп тора.
Тармак-тармак яшел болытларга
Тәлгәш-тәлгәш яшен эленеп тора.
Ә без дүртәү – ярда. Алда Казан,
Серле утларына күмелеп тора.
Кая барабыз без? Ал өметләр
Әле үлеп, әле терелеп тора.
Кемне мактый, кемне сүгәбез без –
Безнең алда барсы җиңелеп тора.
Әйтерсең лә үзебезнең атлар
Һәрвакытта әзер, җигелеп тора.
Дөнья җитми, киңлек җитми дисәң,
Күз алдында гына күренеп тора
Иксез-чиксез киңлек, иркен дөнья!
Тел бар – эшкә куллар иренеп тора.
Имеш, язмыш – бүре, ул чынлыкта
Сарык тиресенә төренеп тора;
Ә бәлки, ул, тәлгәш-тәлгәш яшен
Булып, баш өстенә орынып тора?
Тыныч түгел заман. Шундый куе
Болытлары әнә күренеп тора.
Ә бит курыкмыйбыз, болытларда
Тәлгәш-тәлгәш яшен эленеп тора.
Безнең сөю кебек
Без икебез шундый тату чакта,
Бу табигать шундый матур чакта
Чәчәк өзелмәсен өеңнән…
Ул чәчәкләр сиңа диелгән.
Башкайларын кырын салган алар,
Безгә карап уйга талган алар,
Гаҗәпләнеп, бераз моңланып…
Керфекләре тора дымланып.
Өйгә бер ямь алар, көнгә бер ямь,
Тамырыннан аерылып килгән,
Шулкадәре моңсу, тын алар,
Үлә-үлә көлеп торалар.
…Безнең сөю кебек шул алар,
Безнең сөю кебек шул алар.
Сулар гөрелтесе
Еракларда калды, еракларда,
Без юк инде хәзер ул якларда.
Хәтеремдә сулар гөрелтесе,
Сулар гөрелтесе колакларда.
Үләннәргә инде төшкән кырау,
Ромашкалар шиңгән,
Бетте юрау.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Ул суларга хәзер юллар урау.
Җырлар гына калды истәлеккә,
Сагышлы ай калды зәңгәр күктә.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Очам сыман чиксез зәңгәрлеккә.
Җырларымда калды яра-эзләр,
Тоз сибелгән яра, яна эзләр.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Күз алдымнан оча пәрәвезләр.
Алар аша син читлектә кебек,
Дөнья синсез гел чит итә кебек,
Колагымда сулар гөрелтесе,
Сулап минем аша үтә кебек.
Мин дә тынмам сулар туктамаса,
Дөнья үзе уза минем аша.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Мин бутамам, дөнья бутамаса.
Сугарылган минем бәгърем җыры,
Җырлар белән тулы бәгърем кыры.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Иманым нык, шөкер,
Кальбем туры!
Башак уган кебек җыр угансың,
Җырларыма орлык булдыргансың.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Син
бит
мине
кабат
тудыргансың.
Синең аваз килми бу якларга,
Кайтавазы гына колакларда.
Син
бит миңа –
сулар гөрелтесе,
үзең генә
Ерак-еракларда.
Җир башы
Каз канаты каурый-каурый,
Җил каерсын өченме…
Җилләргә дә, елларга да
Бирмәм синең исемне.
Җирне иңләп яңгыр яуганда,
Төн үткәрдек сары саламда.
Тәгәрәде яшен җир буйлап,
Ә мин карап яттым җыр уйлап.
Туңуларны, әйе, оныттым…
Сине җанга салып җылыттым,
Җылындыңмы икән? – Белмәдем, –
Сәяхәттә йөргән көннәрнең
Иң яктысы калган шул якта.
– Нәрсә уйладың син ул чакта? –
Яшен айкап торды җир башын,
Җир башыннан таптым җыр башын…
Синең сөю булып ул яшен
Йөрәгемне телгән, күрәсең…
Көзге ялвару
Һәм ничә көздән соң
Без тагын бергә,
Бары туң йөгергән
Ялангач җиргә.
И язмыш, тагын бер нәкъ шушы көздә
Сына син безне!
Сына син безне!
Сүзләр үз, күзләр үз –
Нәрсәдер үзгә…
Барыбер булмадык
Бер-беребезгә…
И язмыш, соңгы кат нәкъ шушы көздә
Тыйма син безне!
Тыйма син безне!
Күпме уй-хыяллар
Әйләнгән көлгә,
Калганы без булып
Керәчәк гүргә,
И язмыш, тагын бер нәкъ шушы көздә
Кыйна син безне!
Кыйна син безне!
«Кабан буенда ике кыз –…»
Кабан буенда ике кыз –
Күлдә ике күләгә.
Язмыш салган икесенә
Ике төрле жирәбә.
Авыл күгеннән елмайган
Бер гөнаһсыз ай кайда?
Һәр бала белән туа да,
Һәркем белән картая.
Җил йөри шул хакта сөйләп,
Җыр йөри шул ук хакта:
«Җил көчлерәк искән саен
Күлдә җыерчык арта шул,
Күлдә җыерчык арта».
…Уртак иде тәтиләре –
Икесенең курчагы.
Бер үк талга сыдырылган
Икесенең кыз чагы;
Бер болыннан чәчәк җыйган,
Бер урамнан йөгергән.
Кыз чактагы сердәшенә
Зарлансынмы иреннән?
«Малы бар» дип, «даны бар» дип
Димләделәр ул чакта,
«Очкын егет ычкынды» дип,
Көнләделәр ул чакта.
Бүген менә зарлансынмы:
«Картайта дип картайта…»
Җил көчлерәк искән саен
Күлдә җыерчык арта шул,
Күлдә җыерчык арта.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?