Текст книги "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Зәкәрҗан, алга!
Сынов, о Родина, расти
Правдолюбивыми и смелыми!
За неумелый взлёт – прости,
Презри – за ползанье умелое.
Геннадий Головатый
Туган нигездә, карт тополь төбендә укып утырам. Җиләс, яфрак шаулавы башны рәхәт әйләндерә. Нигәдер укып булмый, уйланып та булмый. Нәрсә комачаулый икән? Як-якка каранам. Күрәм, тополь төбендәге өстәл астында иске радиоалгыч! Бичара! «Родина-47». Моны, кичә миннән рөхсәт сорап бетермәстән, улым сүтә башлаган иде. Ничә еллар миңа турылыклы хезмәт иткән радиоалгыч хәзер беркемгә дә кирәкми, кирәкми генә түгел, ул инде артык, ул инде чыгарып ташланган. Әйе, ул баз артындагы тимер-томырлар өстендә бер кыш чыкты инде. Заманында күпме моң, күпме шатлык, күпме җан рәхәтлеге агызды ул безнең бакчага… Җәйге кичләрне мин аны тәрәзә төбенә күчерә идем дә, тәрәзәләрне төбенә кадәр ачып, үзем бакчаның әллә кай почмакларына барып тыңлый идем. Хәзер мин шәһәрдә авыру картлар шикелле мырлап йөрим: проигрывательләрен бөтен көченә акыртып форточкага эләләр яки балконда акырталар. Янәсе, менә мин тыңлыйм, шулай булгач, сез дә тыңларга тиешсез… Бәлки, мин дә теге елларда шундый мәгънәсезлек эшләгәнмендер? Юктыр, дип юатам үземне, чөнки, беренчедән, безнең өй бакча эченә түргә үк урнашкан һәм урам рәтеннән ул бик ерак тора. Икенчедән, ул музыка безнең агачларга бәрелеп бакча эчендә генә йөри; өченчедән, безнең авылда ул вакытта әле радио юк; радиоалгыч бер бездә генә. Дүртенчедән, кеше ишетсә дә зыян юк – чөнки мин теләсә нәрсә акыртмыйм, ә концертлар гына тыңлыйм. Казан станциясенең позывное ул вакытта «Нәфисә» көенең бер өлеше иде. Шуны мандолинада уйнап, Казан безнең күңелләрне әсир итеп, үзенә бәйләп куя иде. Ул еллардагы концертларда Мөнирә Булатова, Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Зифа Басыйрова, Шәфыйка Котдусова, Гөлсем Сөләйманова һәм, әлбәттә инде, ике генә туз – Фәхри Насретдинов белән Усман Әлмиев җырлый иде. Еш кына Фәйзулла Туишев концертлары тапшырыла иде.
Инде шул радиоалгыч өстәл астында чирәмлектә аунап ята… Ә бит «Родина-47»се булган кеше ул заманда колач җитмәслек байлыкка ия булып исәпләнә иде. Мин бит аны ике-өч айлык хезмәт хакына, өстемә пальтом булмаган көе алдым, ә хәзер?!
Иске радиоалгыч минем күңелне әллә кайларга алып китте. Әллә кемнәр искә төште. Авылда икенче булып моны кем алды икән? Әйе, хәтерлим, моны район үзәгендә балавыз җыю конторасында эшләүче фронтовик Зәкәрҗан алды. Дөресрәге, район үзәгендәге квартирасыннан радиоалгычны үзенең туган нигезенә – карт әтисе белән әнисенә кайтарып бирде. Зәкәрҗан үзе авылда еш була, узышлый да, барышлый да туктый, чөнки бөтен районда бер аның гына мотоциклы бар иде. Дөбер-шатыр килеп урамнан Зәкәрҗан уза – авыл урамында тузан болыты гына кала, берничә минуттан аларның түр тәрәзәсе ачыла һәм актык хутына кадәр куелган тавыш белән аннан йә Казан, йә Мәскәү, бер дә булмаса Киров, йә Саратов сөйли иде. Зәкәрҗан әти-әнисе янында ашыгып кына тамак ялгап ала да, дөнья җимереп, урам куптарып тагын юкка чыга иде…
Зәкәрҗан сугыштан 1945 елның сентябрендә кайтты. Тегеләй-болай гына түгел, бер орден, дүртләп медальне бик яхшы офицерский френчка тагып, билне яссы, ике эләктермәле офицер каешы белән буып, бик яхшы хром итекләр, кызыл кантлы зәңгәр галифелар, союзниклар армиясе офицерлары кия торган яшькелт-соры кыйммәтле шинельләр киеп кайтты. Кайткан көнне Зәкәрҗан авылдагы туганнарын җыйды. Әнисе, аның өчен саклаган узган елгы каз түшкәсен турап, аш пешерде, табада итле бәрәңге кыздырды. Каклаган каз янына Зәкәрҗан солдат флягасын яткырып куйды. Туган-тумача гел аның авызына гына карап утырды. Гел фронт хәлләрен сөйләттеләр. Орденны нәрсә өчен бирүләре турында сөйләгәндә Зәкәрҗан бераз кызып китте һәм хикәянең иң кульминацион ноктасында калай кружка төбендәге спиртны су кушмый гына йотты да, кул аркасы белән иреннәрен сөртеп, кинәт кенә урыныннан торды һәм…
– Эфпирют, Зәкәрҗан, – дип кычкырды. Кычкырды… Һәм, ике якка ачылмалы түр тәрәзәне рамы-ние белән бәреп, үзенең таза гәүдәсен бакчага ыргытты…
Сугыш күрмәгән халык шунда гына сугышның нинди хәтәр, хәвефле икәнен аңлады… Әйдә белсеннәр, авылга бит Зәкәрҗан кайтты. Кайтты, ул вакыттагыча җәяү түгел, ә үз хутына мотоциклга утырып. Авыл халкы ике көн рәттән юньләп эшләмәде. Бөтен халык Зәкәрҗаннар ишегалдында булды. Әлегә көтү кермәгән иде һәм Зәкәрҗан көтү каршына мотоцикл белән бара башлады… Беренче көннәрдә сыерлар бик куркынды: кая ул, авыл башына кайтып җиткәч, элеккеге кебек мутлыкка качу! Күзләрен алартып, койрык чәнчеп, авыл урамыннан сырт сикертеп алдырып, һәр сыер үз капкасыннан кереп бу гыйфриттән котылу ягын карады. Зәкәрҗаннарның болай да әйбәт холыклы сыеры, бичара, берәр атна мотоцикл озатуында куркып-чабып кайтты да бозау салды…
Урамда көзен тәкә хәтле казлар була. Көз байлыгыннан алар симергән, йокымсырап тәнгә май салып кына ялкау утыралар. Зәкәрҗанның әнисе Шәмсениса карчык ул казлар өчен борчылды. Зәкәрҗан инде район үзәгенә эшкә урнашкан һәм авылга кичләрен генә кайта иде. Шәмсениса карчык кичке якта урам буйлап бер уза:
– Безнең Зәкәрҗан кайтыр вакыт җитә, каз-үрдәкләрегезне ябыгыз…
Ләкин Зәкәрҗан бер казны да таптатмады.
Каз-үрдәкне таптатмады – әмма малай-шалайның кирәген бирде. Зәкәрҗан урамда күренгәндә (ул бик ерактан күренә иде, буй 1 м 90 см, башта полковниклар кия торган папаха, өстә йә затлы шинель, йә хром пальто, алары ике-өч төсле), малайлар качу ягын карый иде. Чөнки ул күпер өстеннән узганда малайлар очраса, бернигә дә карамыйча, аларны суга ыргыта иде. Сентябрь суының температурасын ул елны бик күп малай үлчәде. Мондый вакытта аның әйтә торган сүзе бер генә була иде:
– Батыр, чыныккан кеше генә ил сакчысы була ала. Ну-ка!
Һәм аның белән күпердә очрашкан малай киеме-ние белән аска – суга оча иде…
Аның эш шәп, рәвеш шәп, йөреш-кыяфәт шәп иде. Шәп булыр өчен Зәкәрҗан үләргә дә риза иде. Фронтта бер тапкыр яралангач, аны әйбер складының мөдире булган, диләр. Моңа кимсетеп карарга ярамый, фронт фронт инде ул. Солдатның сабын, подмётка, сөлге склады да үзенең хәвефе, ярасы, үлеме янында, ерак булмый. Зәкәрҗан анда шәп, батыр солдатлар, офицерлар белән аралашкан, сөйләүләренә караганда, генераллар һәм маршаллар белән ике тапкыр өстәлдәш булган. Шул кешеләрне күрү аны – әзерлексез, белемсез авыл егетен – үзгәрткән дә бетергән.
Һәм, чыннан да, батырлык эшләгән: фашистларның зур азык складын алган вакытта ул беренче булган һәм охрана торган объектка граната күтәреп үзе ыргылган. Аның кыю хәрәкәте аркасында зур азык-төлек базасы, аны саклаучы интендант офицерлар һәм солдатлар кулга эләккән.
– Миңа, – диде Зәкәрҗан, – герой бирәселәре булган. Ниндидер показатель – балл җитеп бетмәгән.
Ул язга шәп чыкты: көннәр җылынуга, урамда бөтен авыл халкы карап торганда мотоциклын сүтте, чистартты, юды, майлады. Ул арада юл да кипте. Зәкәрҗан мотоциклына шәп көзге куйды, сөйләшмәс булды, гел дулкынланды. Җәйге формага күчте: яхшы йон гимнастёрка, теге каеш, теге чалбар һәм итекләр. Яшәү формалары буенча әти-әнисе белән бер конфликт та булып алды. Чөнки яз җитү белән Зәкәрҗанның күзе төз лапас астындагы «уфалла» арбасына төште һәм ул аны, азат ителгән гаепсез әсир үзен коткарган солдатлар янына сатлыкҗан полицайны өстерәп китергән кебек, нәфрәт белән ишегалдына алып чыкты да кулына балта алды. Сугыштан кайткан малайның мондый хуҗалыкчыл инициативасына куанып бетә алмаган әти-карт, рәхәтлектән тамагын кыра-кыра, улы янына килде:
– Нәрсә, улым, көйләп куймакчы?..
Карт җөмләсен төгәлли алмады. Яшел йон гимнастёркалы калын күкрәк иркенләп бер киерелде дә югарыдан селтәп балта белән «уфалла» тәгәрмәченә берне бирде. Коргаксыган тәгәрмәч дүрт булды. Карт, авызын ачып, икенче җөмлә әйтергә җыенганда, утын яра торган бүкән янында тәгәрмәч, тәртәләрдән учаклык утын гына калган иде.
– Моның белән алга барып булмый, – диде егет, галифе кесәсеннән «Казбек» чыгарып. – Бу – дошман, ә дошманны без юк итәбез. Бу – кешелек җәмгыятен алга алып бара алмый. Пока ат көчен, аннан карарбыз – механизация! Баста!
Карт «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмады, ул көнне аның теше сызлый иде. Зәкәрҗан сәгатенә карады, фосфорлы кара циферблатлы зур швейцар сәгатен ул кул аркасына төшереп үк йөртә һәм, сөйләшкәндә, число, ай, ел, гомумән, саннарга кагылышлы предметлар, күренешләрне телгә алганда, сәгатькә карап алуны гадәт иткән иде.
– Әйдә, докторга алып барыйм, – диде ул әтисенә. Әтисе әле дә булса арбаны кызганып сүзсез басып тора иде, яңагын тотты.
– Балам, төш узды бит инде. Иртәнге як хәерле булыр. Бер кичкә – кер мичкә, диләр. Түзәрмен…
Төн узды. Гадәттән тыш аяз, җылы май көне иде, иртәнге чәйдән соң Зәкәрҗан мотоциклын кабызды.
Карт та, юлга чыгар алдыннан карчыгына карап, сәке кырына утырып алды, аннан ниндидер дога кыймылдатты.
– Йа Хода, үзеңә тапшырдык, – дип, карчыгына кызганычлы бер караш ташлады да урыныннан торды. Улы инде пытыр-пытыр китереп ишегалдын төтенгә тутырган иде. Терсәк күмелерлек зур кара перчаткалар, танкист шлемы, зур кара күзлек кигән, затлы гимнастёрка өстеннән офицерлар кия торган плащ-накидка элгән улы мәһабәт һәм коточарлык дәрәҗәдә матур иде.
– Яхшы тотынып утыр, – диде ул, әтисенә үзенең билен җайлап.
Авыл урамында сузылып тузан гына калды. Авылдан Арчага кадәр унсигез-егерме чакрымнар юл. Басу капкасын чыгуга, Зәкәрҗан газ өстәде. Чүт кенә борылып:
– Әти, утызны бирәм, – диде.
Двигатель искиткеч көйле, юл яхшы, тигез иде. Бераздан Зәкәрҗан:
– Әти, кырык! – дип, җилгә кычкырды.
Казиле үрен төшкәндә, җил тагын бер кисәк тавышны йолкып, умырып алды:
– Әти, илле! Ныграк тотын!
Арчага җитәрәк, юл тагы да әйбәтләнде, юлга вак таш сипкәннәр иде, котчыккыч тизлектә таш бөртекләре Зәкәрҗанның кара күзлегенә бәрелделәр.
– Әти! Аркага ятыбрак бар! Алтмыш!
– Җитмеш!
– С-с-сик-сән! – дигәндә, Арча урамына килеп керделәр.
Инде тизлекне киметергә кирәк иде, Зәкәрҗан, кырыкка калдырып, чышт итеп поликлиника каршына килеп туктады. Йәлт кенә сикереп төшеп, зур перчаткаларын салганда игътибар итсә – әтисе юк. Кинәт кенә ул куркуга калды. Әмма паникага бирелмәде. Димәк, Арчага кергәндә әтисе очып төшеп калган. Юлдан читкә тәгәрәгән булса, берни дә юк, ике якта йомшак уҗым басуы иде. Фронтовик кеше, салкын кан сакларга тырышып, кире борылды. Арча басуында әти-карт юк иде. Әһә, Казиле үрен төшкәндә очкандыр дип уйлады егет һәм газ бирде. Карт ни хикмәттер анда да юк иде. Зәкәрҗан куркуга калды. Шулай йөри торгач, авылга кайтты. Юлда төшеп калгач, берәрсе утыртып авылга кайтармадымы икән дигән бик сыек өмет белән капка төпләренә кайтып туктады һәм күңелсез чырай белән өйгә керде. Керсә… Гаҗәп! Әтисе белән әнисе тыныч кына чәй эчеп утыралар. Карт кәефле иде.
– Әйдә, улым, утыр, кайтып бик әйбәт эшләдең әле, – диде. Үзенең битенә, маңгаена әллә ничә җирдән гәзит ябыштырылган иде. – Ходаның хикмәте, син басу капкасына борылганда ук очып барып төштем мин. Шунысы ярады инде – теге мәлгунь теш төбе белән сынып чыкты бит, авыз белән юл каткагына барып төшкәч. Менә анадан яңадан туган күк булдым. Әйдә, улым, утыр. Ниме, каян борылдың? Әллә ике-өч чакрым ук киткәнсеңме? Масрага хәтле үк түгелдер ич? Эштү син, аны тиз генә туктатып та булмый торгандыр? Әйдә…
…Туктале, мин нигә соң өстәл астындагы иске радиоалгычка карап ятканда боларны хәтерләдем? Әйе, берничә еллар узып, егет булгач, мин Зәкәрҗан белән сөйләшеп утырдым.
– Ничек инде син, шундый шәп егет, фронтовик, без – яшүсмерләр – сокланып йөргән кеше, төрмәгә эләктең? Сиңа бер дә туры килми бит бу… Сине бит бөтен авыл халкы бик намуслы кеше дип белә.
Зәкәрҗан инде олая төшкән, авыр сулап куйды. Аның элеккеге шәплеге күзләрендә генә калган сыман иде.
– Ничек бы сиңа әйтергә? (Как бы тебе сказать? димәкче була.) Эш бит менә ничек тора иде (гел тәрҗемә итеп сөйли, шайтан), кырык җиденче елның коры җәе. Засуха. Халык нервный – бөтен җир көя. Минем дә план яна. Балавыз тапшыру планы яна. Мин бит ничә районга бер кеше. Миндә Яңа Чүриле, Саба, Кукмара, Тәкәнеш, Мамадыш районнары. Ә план юк. Ничек бы сиңа әйтергә? Кайттым әти-карт белән әни-карчык янына, мунча кердем, әни ясаган квасны эчтем. Ә син беләсеңме, мин үз гомеремдә йөз граммнан ары акны эчмәдем? Белмисең? Ә беләсеңме, күпме кеше әнә шул границаны белмичә харап була? Миңа фронтта вакытта начальник снабжения дивизии әйтте: «Ир кешегә, – диде, – сугышырга, дошманны җиңәргә генә түгел, егетлек, – диде, – в каждую минуту кирәк. Син, – диде, – Фәхригалләмов, дөньяда матур итеп яшисең килсә, беркайчан да, бернинди обстановкада да үзеңнең маркаңны төшермә. Икенче йөз грамм, – диде, – безгә ул вакытта фронтовой паёк бирәләр иде, – йөз грамм… сине кешелектән чыгаручы иң коварный көч». Менә шулай. Шкафтан алып йөз грамм да эчтем. Рәхәт җиләс көн, әмма яңгыр әле дә юк, болытлар күренми генә. Эч поша. Фронтта андый состояниене белмәдем мин. Ә монда – ужас! Ятам. Үрелеп кенә приёмникны кабызам. Минем бит «Родина-47» бар иде, авылда беренче булып мин алдым! (Мин аның бу хатасын төзәтеп тормадым, миңа нәрсәгә ул?) Кабыздым, тыңлыйм, әйтә бит бу: «Саратов сөйли», – ди. Хуш, сөйләсен, безнең планета өстендә дуслар, туганнар өчен эфир иркен. Ие, Саратов сөйли. Белдерүләр тапшырабыз, ди. Ну, анда, кайда утюг ремонтлыйлар, Волга аркылы паромда эшләргә нинди кешеләр кирәк, кайсы ательеда үз сукноңнан пальтолар тегәләр и так далее… Шуннан тыңлыйм: «Балавыз буенча Саратов әзерләү конторасы хәбәр итә, – ди. – Фәлән-фәлән сумнан балавыз алабыз», – ди. Минем колаклар үрә торды. «Родина-47»нең тавышын көчәйттем. Болар безгә караганда әллә никадәр арзан түли икән населениегә. Тәк, тәк дип уйлыйм мин. Без кем? Совет гражданины. Саратов өлкәсе умартачысы кем? Тоже. Балавызны мин кем өчен җыям? Дәүләт өчен. Саратов конторасы кем өчен? Тоже. Теге умартачыга Саратов күпме түли? Фәлән сум да фәлән тиен. Ә мин күпме түлим? Почти ике тапкыр артык. Саратов өлкәсе умартачысы кем? Үзебезнең совет гражданины, утны-суны кичкән, сугышта җиңеп кайткан, Ватан өчен канын койган… Ә мин шул туганыма яхшылык эшли аламмы? Шуңа хакым бармы? Уйлап ятам – бар. Бар – и всё. Бар… Тә-әк. Шуннан? Шуннан өченче көннең кичендә мин Саратовта. Шуннан? Шуннан – шул (Зәкәрҗан авыр сулады). Кәкре хочешь – бөкре делаешь… Тагын бер айдан мин – өтермәдә. Мотоциклны саттык. Орден, медальләрне әти-картка бирдем. Сакла, дидем… Мин – и вдруг! – өтермәдә. Минем начслужбы – фронттагысын әйтәм – моны ишетсә! Туп-туры, бомбардировщикка утырып, Казанга кайтып төшәр и Динмөхәммәтовның66
Гали Динмөхәммәтов – ул елларда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе.
[Закрыть] үзенә керер иде.
Зәкәрҗан авыр сулады. Бу тарихны хәтерләү аның рухын имгәтә, җанын каһәрли иде. Без дәшмичә генә урамга карап утырдык, Зәкәрҗанның да, минем дә ялга авылга кайткан көннәр иде.
Калганын мин хәтерлим. Боларына Зәкәрҗан, автор, үзе кирәк түгел…
1948 елның язы. Авыл язгы чәчүне төгәлләде, заемны түләде. Әмма ел авыр. Бакча китмәнлисе, бәрәңге утыртасы бар. Колхозда атлар җитми. Зәкәрҗан гаиләсендә дә бер зур мәсьәлә бу. Үзе ат җиккән кешеләрнең ул турыда борчыласы юк. Зәкәрҗанның үзеннән байтак яшь бер сеңлесе бар, ул кыз исә йә урман эшендә, йә юл эшендә, аны, ирекле шәхес буларак, гел «разнарядка» буенча шулай читтә йөртәләр. Бакча китмәнләргә Зәкәрҗанның әтисе дә, әнисе дә инде карт. Ат җигүчеләр дә әрсезләнде: бер яртысыз яннарына да килеп булмый. Нишләргә? Авылга шул көннәрдә генә өтермәдән ачык хат (открытка) килеп төшә. Анда исә болай язылган (открытканы авылда укымыйча бирмиләр; капкасыннан керешли булса да, и Ходаем, мине гөнаһлы санама, дип укынып булса да, открытка укыла, һәм бу да укыла):
«Кадерле әти һәм әни, сеңлем Зөлхәбирә, сезгә ерак җирләрдә нахак бәла аркасында ятучы, но да ләкин, бер дә газап күрмичә, прораб булып акча эшләп ятучы улыгыз Зәкәрҗан күп сәлам җибәрә.
Әти, әни, конкрет эшкә күчик: инде яз җитте, сезнең бакчаны эшкәртәсегез бардыр. Әти, син чуар йөрәкле кеше, мин сине беләм, син тагын, мин моны булдырам әле дип, көрәк белән бакчага чыга күрмә. Бүсерең кузгалыр. Инде күрше-күләндә ат җигеп, колхозда эшләүче егетләр, бакчагызны сөреп бирик дип, бик алҗытсалар, минем бер үтенечем булыр: бакчада иләнгән кәҗә тиресенең хромына төреп (Кукмара районы Ядегәрдә иләтеп кайткан тире) сигез мең акча күмелгән иде. Плуг белән эләктереп шуны харап итмәсәләр ярар иде. Бакчаны эшкәрткән малайга, акчаны таба калса, берәр йөзен жәлләмәгез. Исән булсак безгә дә озак калмады инде, нахак бәлаләр аркасында прораб булып әллә никадәр акча эшләп йөрергә чит җирләрдә…»
Аларның бакчасын ул елны өч тапкыр сөрделәр.
Алдагы язга Свердловск ягыннан «М-72» мотоциклына утырып Зәкәрҗан кайтты. Рәвеш-кыяфәт нәкъ элеккечә иде. Киемнәр шул ук, хәтта бераз затлырак та. Кайтты, яз көне иде, авылда әлеге дә баягы мәшәкать – бәрәңге бакчасын казу мәшәкате бара иде. Нишләргә? Әти-әнисе тап-таза егеткә көрәк тоттырмакчы булып карадылар. Әмма егет каршы торды:
– Бу юл белән алга барып булмый, – дип, ул кырт кисте. Артык сөйләшеп тормыйча, нәрсәдер, нидер планлаштыра, уйлана иде. – Европа, – диде, – көрәк белән җир сөрми.
Шул көннәрдә генә авылга райфо агенты килеп төшә. Гадәт буенча, атын, туарып, янгын сараендагы бүлмәгә ябалар, солы, башак бирәләр. Ат таза. Агент бер көн ята авылда, ике көн ята. Атны исә гел сыйлыйлар. Финагент та бал белән майда гына йөзә. Авылда итек басып, шуннан подоходный налог түләүчеләр күп, подоходный налогның күләмен билгеләү тулысынча финагент карамагында.
Колхозның бөтен аты тиргә батып кырда эшли: сөрәләр, тырмалыйлар. Язгы чәчү бик авырлык белән бара. Зәкәрҗан бер әйләнә янгын сараен, ике әйләнә. Эче поша. Үзенә дә инде эшкә урнашырга вакыт. Менә икенче көнне кич соң гына ул янгын сараена килә. Шау итеп килеп керә, каравылчы картны эзләп уята.
– Кая, – ди, – кунагың атын алып кайтырга кушты.
…Төнге караңгыда Зәкәрҗан, арыслан кебек таза ат белән, бәрәңге бакчасын гөл балчыгына әйләндерә. Атка да бер аяк язарлык кына эш була бу. Моны берәү дә белми кала, тик иртәгесен өенә чәйгә кайтып барган каравылчы карт кына, Зәкәрҗаннарның күпереп яткан бакчасын күреп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлый. Каравылчы карт аңа дәгъва белдереп караган икән, Зәкәрҗан аны кырт кискән:
– Безнең карт әти белән карт әни, – дигән, – ул бакчадан кырык пот бәрәңгене көзен дәүләткә тапшыра. Мин үземне генә кайгыртмыйм, мин зурдан уйлыйм. Шәһәрдәге рабочий класска бәрәңге кирәк…
– Соң бит, караклык була бу, энекәш, – дигән каравылчы карт.
Зәкәрҗан анысына да җавап тапкан:
– Каракныкын, – дигән, – бур урлаган, аны Ходай турылаган. Ауфвидерзеен, Зиятдин абзый…
Зәкәрҗан шул көнне үк районга китеп барды.
Межрайбазаны җитәкләрлек инициативалы кешене районда күптән эзлиләр иде. Тегеннән бик шәп характеристика белән кайткан Зәкәрҗанны бер көн эчендә директор иттеләр дә куйдылар. Штат буенча тиешле ике тәгәрмәчле дәүләт мотоциклыннан ул баш тартты.
– Малай-шалай дип белдегезмени мине, мин үз машинам белән йөрим, минеке, ичмаса, кая барып туктасаң да, йөз кызартырлык түгел, – дип сөйләнде.
Район үзәкләре, шәһәр, тимер юл станцияләре арасында бу «машинасы» белән ул ду күчереп йөрде. Ул беркайчан да «мотоцикл» дип сөйләмәде, аныкы гел «машина» булды.
Авылга «машина» сүзе «Зәкәрҗан мотоциклы» мәгънәсендә кереп урнашты.
Бервакыт ул Казанга барганда, шул машинаның бишегенә мине дә утыртты. Ул хәзер сак йөри иде, курыкмыйча утырдым. Эссе көн иде, Арча ашханәсенә туктадык. Кердек. Зәкәрҗан кара күзлеген һәм иләмсез зур перчаткаларын гына салды да, куеныннан китап зурлыгы бумажник чыгарып, тастымал кадәр йөзлекне буфетчицага сузды.
– Ике шешә лимонад, – диде ул, читкә караган килеш кенә.
Зур йөзлектән бирелгән сдачаны санамыйча гына куенына тыкты. Казанга килеп җиткәнче шулай, ике ашханәгә һәм бер-ике авыл кибетенә туктап, ул йөзлекләр чыгарды. Кайда ике стакан квас, кайда компот эчтек. Минем фәкыйрь берлекләрне чыгарырга ул бөтенләй мөмкинлек бирмәде.
– Кешене кесәсеннән нинди акчалар чыгаруына карап бәялиләр, – диде ул. – Син бервакытта да эре акчаны саклап йөртмә. Ул гел күренергә тиеш. Мин бит сдачаны теләсә кайсы кибеттә яңадан эреләндерәм. Кибетчеләр бик шатланып эшли аны. Чөнки көне буе акча ваклауларын үтенеп аларның үзәкләренә үтәләр. Ә мин – на тебе! – эреләндерәм!
«Шәп» йөрүнең кайбер атрибутларын ул миңа әнә шул сәяхәттә сөйләде.
– Менә синең әле яшь вакытың, – диде ул. – Әле синең барысы да алда. Егет кешегә әйбәт яшәргә, яхшы йөрергә мөмкин. Бөтен мөмкинлекләр бар аңа. Менә мин тегеннән егерме биш мең акча белән кайттым. Урламадым, таламадым. Көн эшләдем, төн эшләдем. Юләр! Андый җирдән егерме биш меңсез дә кайтырга ярыймыни? Анда бит аракы юк, хатын-кыз юк. Кесәңдә акча булу – егетлекнең бер показателе. Аннары? Менә син, үскәч, бәлки, берәр начальник булырсың. Әйтик, район үзәгендә. Килеп төшәсең авылга. Сиңа мөнәсәбәт каян башлана? Колхоз идарәсе янына син килеп җиткән моменттан. Җәяүләп, әлсерәп килеп кер. Велосипедта кил. Атка утырып кил. Машинада кил. Шуның һәрберсенә аерым бер мөнәсәбәт. Җәяүләп килеп кергән кешене бар дип тә белмиләр аны, белдеңме шуны?
Аннан, кызлар мәсьәләсе. Мин үзем байтак күрдем бу өлкәдә. Әмма шунысын әйтә алам: минем өчен елап йөргән кызлар күп булды, ну да ләкин миңа рәнҗеп елаучы булмады. Һи-и… Без йөреп тә карадык инде. Егет шундый булырга тиеш: урамнан барасың – каршыңа килгән кыз аягын саташтырып сөртенә. Без сөртендердек инде яшь чакта. Хәзер олая барабыз… Менә син бик юк нәрсәгә гаҗәпләнгәнсең: имеш, өч төстә хром пальто алырлык акча каян? Имеш, өч пальто берьюлы нәрсәгә? Ә мин сиңа әйтә алам: минем хром пальто өчәү түгел, берәү генә иде. Һәм мин аны, ике-өч ай кигәч, Казанга барып химчисткада буятып ала идем. Аларга барыбер ич: бер барганда күзеңнең явын алырлык итеп карага буятам, икенчесендә – кызылга. Сарыга да буяттым әле бер тапкыр. Халыкка нәрсә аңа? Халык ул химчистка белән эш итми, ә сөйли бирә: Зәкәрҗан тагын бер пәлтә алган…
– Һи-и, – дип көрсенеп куйды ул. – Без йөреп тә карадык инде. Утыз дүртенче, утыз бишенче елларда Мәскәүдә метрополитен төзүдә эшләдем мин. Колхоз җибәргән иде. Кайтам авылга, кич гармунга җырлап узам… Беләсеңме, нинди кушымталар бар иде безнең ул чакта?
Ах, метрополитен!
Яратам, ни хәл итим?
Шулай урамнан җырлап узасың… Аннары…
Ах, метро юллары –
Йомшак иде куллары.
Монысын күз атып йөргән кызыңның өй түреннән җырлап узасың. Син үчти: синең күзең төшкән кыз сиңа әлегә отказ бирә. Но отказ бирә-бирә синеке була бара инде ул, йокламый ул. Син нәрсә әйтеп узарсың дип көтеп ята ул. Син шунда гордый гына җырлап узасың. Кемнең кулы ул «йомшак иде»? Может, ул минем Мәскәүдәге кызымныкыдыр?
Крепостьны әнә шулай, Суворов әйткәнчә, чигенеп аласың. Ул әйткән бит: «Һөҗүм белән алып булмый торган крепостьларны без чигенеп тә ала беләбез», – дигән. Но чигенә белергә кирәк. Ераккарак киткәч, тагын берне сибәсең:
Ах, метро, метро –
Бер күрешү ни тора.
Һи-и, без йөрдек инде, энекәш. Кызлар, безне күргәч, күз карашларын түбән төшереп, бер генә җөмлә әйтәләр иде:
– Сез миңа бик якын бер кешемне хәтерләтәсез… – Ә без моны аңлыйбыз: «сине ошатам» дигән сүз ул. Сиңа охшаган бер кешесе дә, бер якыны да булмаган аның. Безгә ул сүзләрне күп ишетергә туры килде… Ә без, чыннан да, хәтерләтә идек. Кое-кого…
«Машина»га капиталь ремонт кирәк икән, Зәкәрҗан аны кайтышлый Биектауда авторемонт мастерскоенда калдырды. Биектау станциясендә билетлар алып поездга кереп утырдык. Билет алганда ул тагын бер йөзлекне ваклатты. Капчык күтәргән кешеләр ихтирам белән аның артыннан карап калдылар. Вагонга кереп утыруга, гимнастерка кесәсеннән күзлек алып киде дә гәзит укый башлады. Каршыда фырт кына киенгән ике кыз бара иде. Шунда мин бернәрсәгә игътибар иттем: Зәкәрҗан гәзитне бөтенләй укымый, укыган сыман гына итеп бара. (Ахырдан тагын бернәрсә ачыкланды: күзлек гади тәрәзә пыяласыннан икән.)
Ул елларда ревизорлар бик еш һәм бик күп йөри иде: вагонның ике ягыннан планшеткалар аскан, кительле, кокардалы мәһабәт чибәр урыслар билет тикшереп килә башладылар. Ревизорлар кергәч, вагонда кеше бер кат каушап ала. Билетың да бар, әмма каушыйсың. Югалтмадыммы икән? Билетның берәр гаебе юкмы икән? Шул уй һәркемнең башыннан уза һәм кешеләр, җиңелчә дулкынланып, билетларын сузып, ревизор килгәнне көтеп утыралар. Монда да шулай булды. Теге кызлар борчылды, мин дә билетымны суздым. Бары тик Зәкәрҗан гына гәзит каравын дәвам итте. Ревизор аның янына килеп басты да эндәште:
– Ваш билет, гражданин?
Зәкәрҗан шунда сискәнеп китте һәм, күзлеген салып, күкрәк кесәсеннән кызгылт каты тышлы кечкенә удостоверение сузды. Ревизор «извините» дип әдәпле елмайды да китеп барды. Кызлар алдында Зәкәрҗанның дәрәҗә кинәт кенә күтәрелеп китте, аңа кыеклап та, туры да карадылар, күз аттылар. Зәкәрҗан шуның белән бәхетле иде. Бу уенның мәгънәсен мин аңладым: поезд билетын ул Биектау станциясендә үк «Удостоверение» дип алтын хәрефләр белән язылган буш катыргы эченә тыккан иде. Бу теләсә нинди очракта да оттырышсыз уен иде. Ревизор удостоверениене алып ачып караса, аның эченнән билет килеп чыгачак иде. Ревизорга, билетың булгач, шул җиткән. Зәкәрҗанга, ярты вагон халкына күренерлек эффект ясагач, шулай ук җиткән.
Зәкәрҗанның шулай да өйләнү мәсьәләсендә «осечка» булган дип сөйләделәр. Чындырмы, ялгандырмы, аның кебек кешеләр турында, гадәттә, булмаганны да сөйлиләр. Ләкин чынга охшый: өйләнү мәсьәләсендә «осечка» бирү – аның кебек егетләр өчен гадәти бер хәл ул. Әнә нәкъ шул мәсьәләгә иң аз игътибар бирәләр алар… Ә Зәкәрҗанның эш болайрак булган: ул үз системаларындагы зур бер начальникның кызы белән танышкан. Кыз – шәһәрдән, егет – авылдан. Кыз шәп, укымышлы, чибәр, дастуен, буйлы-сынлы; егет шәп, укымыш әллә кем булмаса да, шәп, вәссәлам. Әмма кызның авылга кайтасы килми, егетнең әти-әнисен ташлап китәсе килми. Анысын ул булдыра алмый. Шулай булгач? Шулай булгач, кала бер вариант:
– Бабай, – ди егет әлеге начальникка, ул инде үзен кияү дип исәпләп «бабай» дип эндәшә. – Менә без болай итик: безгә рөхсәт бир. Без язылышыйк. Кыз сездә яшәсен. Мин бит гел килеп-китеп йөрим. Аңа да рәхәт үз әти-әнисе янында, миңа да неплохо килеп-китеп йөрү…
Теге начальник, имеш, бик нык дулап, Зәкәрҗанны өеннән куып чыгарган, ди. Ләкин арттырып сөйләмиләрдер: еллар узды, Зәкәрҗан һаман шәһәр юлында командировкада йөрде, авылда хатыны күренмәде, булмады… Соңгы елларда ул «Доротдел»да начальник иде һәм сөйләшкәндә кешеләргә болай әйтергә ярата иде:
– Дөньяда юньле өч профессия бар: икмәк үстерү, умарта корты асрау һәм юл төзү. Мин сугышка кадәр колхозда ат белән эшләдем – җир сөрдем, иген үстердем. Сугыштан соң балавыз җыйдым. Олайгач хәзер менә юл төзим. Монысы особо әйбәт эш: балчык дөньяда күп, ул «өстән чыкмый», аның белән эш иткәндә растрата булмый. Ә мин балавыз вакыйгасыннан соң андый эшләрдән бик куркам. Ну инде, мин бераз гына иртәрәк туганмын. Яшь вакытта укып, белем алып булмады. Ну да ләкин, әгәр бүгенге яшьләргә бирелгән мөмкинлек миңа бирелгән булса, билләһи дип әйтәм, мин инде бүген йә Антарктидада фәнни бер станция начальнигы булып эшлим һәм бөтен авылга посылка белән кит мае җибәреп яшим или, на худой кәнис, мин бүгенге көндә БМОда балавыз, бал җитештерү комиссиясенең председателе булам. Белемсез калып харап булдым. Ну да ләкин, эшләдек, сугыштык, җиңдек, яшәдек. Шәп яшәдек…
…Ул заманнардан бирле инде утыз елдан артык вакыт узган. Казан – Арча поездында әле дә кеше күп йөри. Арча ашханәсенең каршына мотоцикл белән әле дә килеп туктыйлар, вагоннарда әле дә гәзит укып йөрүче кешеләр бар. Колхоз идарәләренә әле дә булса районнан кешеләр килеп туктый. Әмма Зәкәрҗан пенсиядә инде. Ул, әтисен-әнисен җирләгәч, ниһаять, шәһәргә күчеп килде, теге хатында аның ике баласы үскән икән, хәзер алар бөтен бер гаилә.
Зәкәрҗан мине танымый, шәһәр урамында аны мин күргәлим. Һәм аның яшьлеген сагынып карап калам. Ул олайган, әмма кыяфәт һаман шәп. Өстендә чия-кызгылт каккан тун, суык көннәрдә аягында эт тиресеннән эшләнгән унты, башында полковниклар кия торган бүрек. Гомумән, аның картлыгы әйбәткә охшый. Мине аның картлыгы борчымый. Мине… үзебезнең якта шундый шифырт егетләр бармы икән, «Зәкәрҗан мәктәбе» әле дә яшиме икән дигән фикер борчый. Ул бит «буш шәп» кенә түгел, «эшлекле шәп» иде. Ара-тирә мин авыл егетләре арасында мәһабәтлекне, горурлыкны күреп куанам. Нигә мәһабәт, горур булмаска? Син бит комбайнёр, нефтяник, шофёр, син – директор, зоотехник, председатель, агроном, ветеринар! Син яшь, таза, бәхетле! Син – эш кешесе!
Ара-тирә Казан – Арча поездының вагоннарында мин аның сыман берәр егет күреп алам. Һәм шатланам: «Зәкәрҗан мәктәбе» яши. Егет кеше мәһабәт булырга тиеш. Эре, эшлекле булырга тиеш. Тормышны эшлекле кешеләр алып бара. Имеш, Зәкәрҗанның бердәнбер сеңлесе Зөлхәбирә абыйсы сугыштан кайткан елны мәктәпкә колхоз җыелышына килгән. (Клубның ремонтта вакыты.) Килсә – җыелыш башланган, президиумга моның абыйсын сайлаганнар, орден-медальләрен чыңгылдатып, мәһабәт утыра икән теге. Зөлхәбирә өенә кайтышлый әтисенең бертуган сеңлесе – тәтәсенә кергән дә:
– Барып кердем мәктәпкә – карадым як-якка. И тәтә җаным, безнең абыйдан да матур кеше юк, – дигән.
Абыйсы турында һәр сеңел шулай уйларга тиеш дип беләм мин.
Аннары, бераз тын алгач, Зөлхәбирә болай дип тә куйган:
– И тәтә җаным! Кызлар арасында мин матур, егетләр арасында абый матур…
…Иске радиоалгычка карап утырганда мин шуларны хәтергә төшердем.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?