Текст книги "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
«Алмаслар» белән кисәләр…
Шәйхи зур күзле, ябык гәүдәле, озынча буйлы бер ир иде. Авылда тәрәзә рамнары ясау, пыяла кую буенча бердәнбер оста иде. Аз сүзле, әдәпле. Шәйхи эчкән, Шәйхи сүгенгән, гаиләдә тавыш чыгарган дигәнне авылда беркемнең дә ишеткәне булмагандыр.
Аның кесәсендә кулъяулыкка төргән алмазы була иде, Шәйхи аны «алмас» дип йөртә иде. Ул алмаз без малайлар өчен сихри бер корал иде. Әле дә күз алдында: «алмас» дигәне сап-сары сөякне ялпаклатып шомарткан бер әйбер иде. Шуның белән пыялага бер сыза – пыяла тавыш та бирмичә икегә аерыла иде. Без – малайлар – гаҗиз: ничек инде сары сөяк пыяла кисә?
– Аның башында тары бөртеге кадәр генә алмас ташы бар, – дип аңлата ул безгә, сары сөякне кесәсенә яшереп. – Ә сабы – фил сөяге. Мәкәрҗәдән алып кайткан иде әти.
Без, табигый инде, борын тарта-тарта шул тирәдә эштеренәбез, могҗизалы тары бөртеген күрәсебез килә. Тик Шәйхи абзый бу мәсьәләдә каты.
– Алмасны кояшка күрсәтергә ярамый, – ди ул. – Күрсәттең – бетте диген. Сразы үтмәсләнә. Аннары мин нишлим? Ә?
– Менә, – ди ул, – гомер буена моны миннән башка беркем дә тотып карамады. Сорап торучылар күп булды. Мин әйтә килдем: хатынымны биреп торам, моны юк, – дидем.
Без, әлбәттә, җөмләнең беренче өлешен аңламый идек, аның инде олайган хатынын кемгә биреп торып була икән дип уйлап алгалый идек уйлавын. Матур да түгел бит…
Ул вакытта без «матур», «әйбәт» төшенчәсен ун-унбер яшьлек кызчыкларга карата гына куллана белә идек.
Шәйхи куйган тәрәзә рамнары, ул кискән пыялалар авылда әле дә исән. Ул тәрәзә куйган мәктәп, клуб исән әле. Клуб дигәннән…
1941 елның җәй башында авылда клуб төзергә керештеләр. Тиз эшләделәр – иллеләп балта остасы бар иде. Алар арасында үзенең беркемгә дә тоттырмый саклаган җыйнак үткен балтасы, кулъяулыгына төргән кадерле алмазы белән Шәйхи дә бар иде.
Менә беркөнне авыл советы урнашкан Сикертән авылыннан чапкын килде: сугыш… Ирләр балталарын бүрәнәгә кададылар да дәшми-тынмый тәмәке төрделәр, һәркемнең эченнән ут чыккан сыман булды.
Клуб бурасы өстендә эшләгәндә, аларга Сикертән юлы күренеп тора иде һәм һәр көнне алар төштән соң ара-тирә бүрәнә өстенә утырып Сикертән юлын күзәтәләр иде. Ә аннан һәр көнне сәгать икеләрдә канатлы ак алъяпкычын җилфердәтеп хат ташучы Габидә атлый. Габидә клуб янына килеп җиткәнче эш туктап тора, балталар борыннары белән сагызлы ак бүрәнәләргә кунып калалар – ирләр янына бер уч повестка тоткан яшь килен якынлаша.
– Тагын кайсыларыбыз? – дип авыр сорыйлар һәм, кош теледәй озынча тар ак кәгазьне тотып, балталарын җилкәгә салып, өйгә таба атлыйлар. Бер атна эчендә Габидә клуб янын кешеләрдән тәмам чистартты. Иң соңгы повестка Шәйхигә килде. Ул тәрәзә борысларын көйләп йөри иде. Янында йомычка җыючы карчык-корчык һәм без – малайлар идек. Габидә килеп туктагач, Шәйхи сөзеп аңа карады һәм барысын да аңлады. Җиңел үткен балтасын жонглёрларча бүрәнә өстенә очыртты, балта су эчәргә туктаган яшь каз кебек борыны белән дык итеп сагызлы бүрәнәгә матур кадалды. Шәйхи, түбән төшеп, каезланган агачка утырды һәм тәмәке төрде. Аннан, авыр сулап, теге кош телен алды һәм күкрәк кесәсендәге алмаз янына икегә бөкләп тыкты. Каядыр еракка күз ташлады. Күрәсең, иртәгә ятим каласы балаларын уйлагандыр, ә аның балалары – кыздан-малайдан нәкъ алты баш иде, безнең авыл хатыннары, гомумән, баланы мул табарга яраталар.
…Клуб тәрәзәләрен 1943 елда гына, Шәйхи, авыр яраланып, фронттан кайткач кына куйдылар. Шәйхинең ашказанына пуля кереп чыккан, ул авыр операция кичергән һәм бик нык саргайган иде. Кырык беренче елда бүленеп калган эшен ул зур газап белән тәмамлады. Ул ялгыз иде, аның белән бергә бу клубны салган осталарның кайсы сугыш кырында ятып калган, кайсы әле дә сугыш кырыннан сәлам хатлары җибәрә иде.
Шәйхинең ашказаны бары тик сөттә пешкән бәрәңге боламыгын кабул итәрлек кенә калган иде. Хатыны аңа гел шуны пешерде. Кем белә, бәлки, ул ашказанына Шри-Ланкада үскән ананас, Кампучиядә өлгергән банан яки Урта диңгездән тотылган мидия дә килешәсе булгандыр, әмма без авылда, сугыш чоры авылында, андый нәрсәләрнең барын әле берәү дә белми, аларны табуы да кыен иде әле. Шуңа күрә ул гел сөттә пешерелгән бәрәңге боламыгы ашады.
Шәйхинең, колак төбенә карандаш кыстырып, клуб эчендә өстәлдә пыяла кискәне хәтердә калган. Ул, авыру йөзенә чиксез сагыш чыгарып, киселәсе эздән бармак бите белән сызып пыяланың тузанын алды да акрын гына җырлады:
Алмаслар белән кисәләр
Тәрәзә пыяласын,
Сабыр итеп карыйк, дуслар,
Сабыр диләр дәвасын.
…Шәйхинең алмазы хәзер кайда икән? Алмаз череми бит, кай туфракларда гына вәйран булып «сабыр итеп» ята икән ул могҗизалы таш?
Төнбоеклар үскән болында
Төнбоекларга карагач,
Йөрәгем дулкынлана…
И. Юзеев
Безнең авылның элеккеге тормышы «Пауал тегермәне» дигән хикмәтле бер урынга бәйле иде.
…Арасында сап-сары зонтик булып какы күренгән уҗым басуыннан барасың-барасың да кинәт кенә тау битенә килеп чыгасың. Аста болын. Сузылып, ялтырап бормалы Кесмәс ята. Борынга баллы куәт исе бәрә. Дымлы тугайда шөлдерле сары чәчәкләр, суга якынрак урыннарда давыл чәчәге, су эчендә – төнбоеклар. Болын юлына килеп кергәч, синең «уфалла» арбасы да, аңа салган ике пот арышың да бу дөньяның бик кечкенә, бик әһәмиятсез бер кисәкчәләре булып кала. Кояш нурына коенган сары чәчкәле болынның, тын, серле елганың үз дөньясы, үз сере бар. Тегермәнгә якынлашасың. Төнбоеклар өстенә шап-шоп итеп бакалар сикерә. Сулыш каба – дөньяда бал, су, балык исе. Лепердәп утырган ике катлы тегермән йортына киләсең, арбаңны агач күпердән деңгердәтеп тартып өскә алып менәсең. Үлчисең, көрәк оны бирәсең, капчыгыңны чишеп мөшкә авызына шудырып куясың да аска төшәсең. Аста – җылы он исе! Моны безнең як кешесеннән башка тагын кем генә аңлый ала икән? Америка ковбоемы? Италиядә йөзем үстерүчеме? Һиндстанда дөге җыючымы? Тегермән стеналарына ак пудра кунган, моны безнең авылда «пырак оны» дип йөртәләр. Агай-эне тын гына капчык тутыра, ара-тирә таш астындагы улактан аккан җылы онны учына салып уып карый. Эре тартмыймы? Ә тегермән йорты легер-легер килеп селкенә, тирбәлә, шул арада синең йокың да килә башлый.
Менә агай-эне кинәт кенә ишеккә таба борыла. Ишектә ак чәчле, ак мыеклы, кып-кызыл битле карсак бер абзый күренә. Авызында – сүнгән трубка. Елмаеп кына улак янына килә, аккан онны учына ала, уып карый да мөшкәдән коелу тизлеген үзгәртә – ак тузанлы сүс бау, шомарып сөяккә әйләнгән боргычлар…
Бу – Пауал абзый, Яңа Чүриле урысы. Туган авылы – өстәрәк, сигез чакрымнар ераклыкта. Русча бер сүз әйтми, «к» белән «г» авазларын гына руслаштырып матур итеп саф татарча сөйләшә. Әрекмән, ат кузгалагы арасына чумган абзар артында сыеры арканлап куелган. Безнең тирәдә «урыс сыеры» дигән төшенчә бар иде. Урыс сыеры – димәк, күп сөтле, куе сөтле уңган мал дигән сүз. «Пауал сыеры» дигәнгә тагын «бура тикле» дип тә өстиләр иде. Дуңгызны яратып бетермәгән авыл халкы Пауалның дуңгызына әйбер әйтми иде. Шунда, тегермән белән абзар арасында мыркылдап, өч тиен акча зурлыгындагы түгәрәк танауларын җиргә төртеп йөргән ак керфекле йомры дуңгыз балаларына да, Пауалныкы булган өчен генә, бөтен кеше яратып карый иде. Авыллардан шактый ерак утырган бу хуторга җәй көне иң матур вакытларда гына Пауал картның читтә-миттәге балалары кайта иде. Без аңлый алмый гаҗиз: шушы матурлыкны ташлап, ничек инде кайдадыр ташкүмер, шпал исе килеп торган Арчада яки Шәмәрдәндә эшләп йөрергә кирәк? Әмма «Пауалның Зинасы кайткан икән» дигән хәбәр якын-тирәдәге дүрт авыл өчен матур бер яңалык була иде. Чәчен ясаткан, ак кофта, озын кара юбка кигән. Озын буйлы дастуен (безнең авылда озын мәһабәт кешене әле дә «дастуен» дип атыйлар, бу инде «достоин» дигән сүздән алынгандыр) Зинаның тегермән артындагы тугайлыкта чәчәк җыеп йөргәнен карап торганда, агай-эне мөшкәдән аккан ашлыкның нинди эрелектә тартылуын онытып тора иде. Кайвакытта кыз янында костюм, штиблетлар кигән егетләр була иде, алары, имеш, аның абыйсы һәм булачак кияве икән. Алар кайвакытта мылтык алып болын буйлап еракка китәләр һәм җәйге тын кичләрдә томан баскан уйсулыклар артында гөрселдәгән дәһшәтле ату тавышлары ишетелеп куя, Пауал абзый, сүнгән трубкасын төйгечләп, буа өстендәге басмада шул якка карап тора.
– Аттылар. Кыр үрдәгедерме инде, әллә йорт үрдәгеме. Карарбыз, – дип елмая карт.
Пауалның сеңлесе (исеме, шаять, Катерина булгандыр) безнең авылда Хәтирә исеме белән йөри иде һәм хатын-кызлар мәҗлес җыйганда аны бер дә чакырмыйча калдырмыйлар иде.
– Пауал Хәтирәсе килгәнме?
– Килгән, килмәгән кая! Яулыгын татарча бәйләгән, и Ходаем, безнең белән бергә кулларын күтәреп догалар кылып җибәрде…
Ихтимал, Пауал абзый булгангадыр, Кесмәс суына балык тотарга Чүриле урыслары төшә иде. Бер вакыйганы хәтерлим: миңа нибары 4–5 яшь булгандыр, тегермән чираты көтеп ятканда, әти мине капчык өстендәге тәмле йокыдан уятып буа янына алып чыкты. Ак ыштаннан гына калган ярым ялангач озын урыслар җәтмә белән буаны сөзәләр һәм җәтмәгә эләккән кыслаларны ялангач кул белән шау-шу килеп җыялар һәм чиләккә тутыралар иде. «Суда аягыңны кысла кисмәсен» дигәнне мең кат ишетеп үскәнгә, бу хәл гомерлеккә онытылмас бер истәлек булып калды.
Тагын хәтерлим: кышның шартлаган суык көннәрендә – һәр кышны – әни чишмәдән чиләкләренә боз асылындырып су алып кайткач бер хәбәр әйтә иде:
– Бүген Чүриле урысларының хач мана торган көне.
Аннан сөйли иде: ат җигеп, чанага төялеп Пауал тегермәненә Чүриле урыслары төшә икән. Чүриленең үзендә инеш кенә, анда су чумарлык урын юк. Пауал абзый бәке тишеген киңәйтеп куя икән. Шуннан, арадан берсе бөтенләй чишенеп бәкегә чума икән. Иптәшләре аңа карап торалар һәм ул чыгышка аңа сөлге бирәләр, толыпка төрәләр дә Пауал абзыйның суган пирогы исе килеп торган җылы өенә алып керәләр.
– Ничек суык тиеп үлми ул? – Ел саен әнидән мин шуны сорыйм. Әни бу сорауга ияләнгән.
– Аңа Пауал өендә зәмзәм суы бирәләр, – ди ул.
Чүриле урыслары хач манган көн кышның иң суык вакыты, йорт бүрәнәләре чартлаган, чишмәләр бозга каткан, иртә туган сарык бәрәннәре абзарда өшегән вакытлар була иде. Һәм моны бөтен авыл дерт итеп сөйли иде:
– Бүген Чүриле урыслары хач маналар…
Монда ниндидер серлелек, без аңламаган шигърият бар сыман иде. Чүриле белән безнең авыл халкы бер-берсенең диннәренә тимиләр, ихтирам саклыйлар иде.
Язгы сулар ярларны җимереп, тегермән буасын ашап бетергәч, май ахырларында дүрт авылның халкы Пауал тегермәнен буарга җыела иде. Көрәк, сәнәк, ат, носилка (бездә: лачинкә), тачка, балта. Ирләр, яшь хатыннар, егетләр-кызлар. Төш вакытында кызлар тегермән артындагы дугайга чыгалар да карт каен төбенә чирәмгә тәгәрәшеп яталар. Таза гәүдә, кояшта ашалган бит-куллар. Каршыларына тезелешеп егетләр ята. Җиңелчә генә уен-көлке, артык үткен булмаган юмордан да рәхәтләнеп көлү. Әмма монда зур әхлакый бер эш эшләнә: бу авылның фәлән егете, фәлән кызы эшкә ничек? Кулыннан эш киләме? Сөйләшүе, үз-үзен тотуы ничек? Моның белән тормыш корып булырмы? Бу каен төбендә юк-барны сөйләшеп ятканда әнә шундый бөек әхлакый мәсьәләләр хәл ителә, сүзсез генә шул турыда зур дискуссия бара иде. Әмма юкка гына! Юкка гына булган икән… Бичаралар! Аларның күбесе йон оек, яңа чабата, канатлы алъяпкыч, балитәкле озын күлмәк кигән иде, аларга хәзерге затлы колготки, кофталар, йон күлмәкләр кигертсәң, аякларына хәзерге туфлиләрне кигертсәң, матурлык, гүзәллек буенча алар дөньяда беренче урынга чыгарлар иде! Әмма булмады! Барысын да кырык беренче ел хәл итте. Ул кызлар каршында тегене-моны сөйләшеп яткан егетләрнең өч-дүрт елдан заты да калмады – алар әнә шул кызлар өчен, әнә шул карт каен үсеп утырган тугай, мыекларына пырак оны кунган Пауал абзый, аның көяз, гүзәл Зинасы, гомумән, Пауал тегермәне янындагы сары чәчәкле, дымлы болын өчен көрәшеп, ерак туфракларда башларын салдылар.
…Күпмедер еллар узгач мин, Пауал картның бөтен хуҗалыгына, бала-чагасына, тегермән буасына һәм чәчәкләре бүртенеп утырган болынга гашыйк малай, хәрби хезмәттән ялга кайткач, шул болынга төштем. Русчаны белүемә горурланып:
– Здравствуйте, дорогой Павел Васильевич! – дидем мин, уң кулымны бескозырканың кырыена тидереп.
Ап-ак чәчле, ап-ак мыеклы Пауал абзый әкрен генә атлап каршыма килде, кулы белән күз өстен каплап бераз карап торды да елмайган сыман чырай белән татарча сөйләп китте:
– Ә-ә… Син әле теге Сөнгат улымыни? Службаданмы? – диде. – Минем улым да – Вася – Черноморскида веть. Кайтып китте. Тагын өч ел. (Ул вакытта без флотта 5 ел хезмәт итә идек.) – Пауал абзый трубкасын чыгармады.
– Тегермәндә эш бетеп килә хәзер, – диде ул, русчага күчеп тормастан. – Хәзер – электричество. Әле болай гына тотабыз буаны. Күселәр үрчеде. Стенадагы пырак онын ялыйлар…
Аның карашында мин авыр сугыш, үткәнне сагыну һәм башка авыр хисләр тоеп алдым.
– Син теге Сөнгат малаемыни әле? Хәтерлим, хәтерлим. Бывший солдат иде. Минем белән гел солдат тормышы турында сөйләшә иде. Без веть бер елларда служить иткән кешеләр. Мин – уланский полкта, ул – маршевая ротада. Ә син, значит, минем Вася кебек – флотта. Безнең заманда әйтәләр иде: лодырь – в артиллерии, щеголь – в кавалерии, пьяница – во флоте, дурак – в пехоте…
Пауал абзыйның, мин сизеп алдым, җаны тыныч түгел иде.
– Менә, эшсез калдык, – диде ул. – Буаны быелга будылар, болай гына. Минем кирәк бетте. Инде Чүриле зиратына карап-карап алабыз. Карчык белән бергә утырабыз да елыйбыз, утырабыз да елыйбыз. Безне инде Чүриле зиратына күмәрләр. – Ул авыр йөткереп алды. – Үлгәнне белсәләр, конечно. Хәзер веть кеше килми монда. Безнең эш бетте, сезнең татарда ничек диләр әле? – Азраилны гына көтәсе калды…
Миңа авыр, бик авыр иде. Абзар җимерелгән, аның янында сыер күренми, еракта – Масра тавы буендагы кое бурасы да күренми, аяк арасында, өч тиенлек акча зурлыгындагы танауларын җиргә тыгып, ак керфекле дуңгыз балалары да йөрми иде. Без авыр аерылыштык. Пауал абзый минем исемемне дә сорамады, кайчан кайтасымны да, әниемне исәнме-түгелме дип тә сорамады. Икебез дә белеп тордык – бу соңгы күрешү, соңгы сөйләшү иде.
…Мин узган елда ул болынга велосипедка утырып төштем. Болын беткән, тегермән йорты сүтелгән, аның урынын әрекмән баскан, буа буылган, сары чәчәкле болын кипкән, ул болынны сөреп, анда нәрсәдер утыртканнар. Элек тулы суына киерелеп, искән җилгә чупылдап утырган яр буйларында тузан өермәсе йөри. Кесмәс елгасы өзгәләнеп кипкән, механизаторлар яр буенда культуралы көтүлек өчен су алырга дип трубаларын кая каптырырга белмичә йөриләр. Әрекмәнлек артында теге елларның җансыз шаһиты булып карт каен гына тора. Каен төбендә техника ремонтлаганнар, анда мазут, керосин түгелгән һәм үлән беткән. Тимер-томыр, резина кисәкләре майлы җиргә кереп баткан. Авыр уйларга чумдым. Шулчак, минем кырылган кәефне җиңеләйтер өчендер инде, мәзәк бер җыр хәтеремә килде.
Хәер, һич тә очраклы түгел, мин шул вакытта үзебезнең як җитәкчелеге турында уйладым. Башта табигать биргән суны бетереп, аннары трубаны кая каптырырга белмичә йөрүне ничек аңлатырга? Җаваплы иптәшләргә чын йөрәктән үпкәләдем һәм шуңа бәйле рәвештә теге җыр хәтеремә килде.
…Безнең күршедә башына килгән фикерне шундук җырга салырга сәләтле Вәлигулла абзый яши иде. Сугыш вакытында аны хезмәт армиясенә алдылар. Баҗасы Хәйрулла безнең өстәге урманда урманчы иде. Сугыш вакыты биргән мөмкинлекләрдән иркен файдаланып, ул авыл кешеләренең «уфалла» арбаларын, бауларны, балтасын алып кала иде. Кыза китеп, беркөнне баҗасы Вәлигулла абзыйның кызы Зөлфияне дә каһәрләгән: арбасын кордонга чыгартып бикләп куйган да бер атнасыз бирмәгән.
Сугыш беткән айда Вәлигулла абзый бөтенләйгә азат ителеп өенә кайтты. Гадәт буенча кунак җыйды, өстәл янына утыруга тәрәзәләрен ачтырды да гыжлавык тальянын алып җырлап җибәрде. Мәҗлеснең түрендә хатыны белән Хәйрулла иде. Теге җыр хәтердә калган:
Безнең Пауал тегермәне
Бик вак тарта ярманы;
Баҗай, сиңа үпкәм бик зур –
Ник апкалдың арбаны?
Авыл халкына бу җыр шул көнне үк таралды һәм канатлы фразага әйләнде. Шул көннән башлап бер кыз артыннан йөргән ике егетнең (баҗайларның) сөйләшеп торганын күрсәләр, болай дип кенә әйтә торган булдылар:
– Пауал тегермәнендә ярма тарттыралар…
Пауал абзыйның исеме әнә шулай фольклорга кереп калды. Халык мәхәббәтен казанып кереп калды.
…Элек төнбоеклар үскән елга буена килгәч, мин гел Пауал абзый һәм аның су тулы тегермән буасы турында сагынып искә алам.
Арчин
Кешеләрнең кадерле җырлары өч төрле. Бу җырларга халыкның бөтен кайгысы һәм шатлыгы тупланган. Шуларның берсе бик якты: ул җырны бишек янында ана җырлый. Җырның икенчесе дә аныкы: табутта яткан улының боз кебек салкын яңакларын сыйпап җырлый ул аны. Ә өченче төрлесе? Калган барлык җырлар өченчесенә керә…
Рәсүл Гамзатов
Гатият Әсмасы дигән карчыкның бердәнбер улы Миңлебай сугышта ятып калды. Миңлебай яхшы кеше идеме, яманмы, моны хәзер инде әйтүе кыен. Һәрхәлдә, ак киндер алъяпкыч ябып, киндер бияләй киеп, ат-арба белән йөргәне хәтердә. Колхозчылардан бер колхозчы инде. Гатият Миңлебае фәлән эш эшләгән дигән хәбәр ни бик яхшы, ни бик начар мәгънәдә ишетелмәде. Әмма Миңлебайның карт әнисе, хатыны һәм икеме-өчме малае бар иде һәм, ниһаять, ул киндер алъяпкычын, бияләйләрен салып кырык беренче елның җәендә фронтка китте һәм шунда үлеп тә калды. Юньле кеше булгандыр ул, шулайдыр, чөнки аның үлгән хәбәре килгән көннәрдә алар нигезендә тагын бер фаҗига булды: авыр хәсрәткә түзә алмыйча, аның әнисенең – җыерчыклы битле тәбәнәк юантык гәүдәле Әсма карчыкның – акылы ялгышты.
Акылы сидрәгән кешеләр авылда элек тә булгалаган. Мәсәлән, авылның карт мулласының улы (революциягә кадәр) шундый җиңелчәрәк булган. Ул, күрәсең, ерак мәдрәсәдә озак еллар ятып шулай ми туздырып кайткандыр. Бичара, өйләнмәгән, сөкәт кадәр гәүдә белән мәзәклекләр эшләп йөргән. Һәр Ходай бирмеш көнне үзенең табигый хаҗәтен үтәр өчен авылдан ике чакрым ераклыктагы бер кечкенә күлгә барып кайткан һәм тәһарәт өчен суны шуннан гына ташыган. Ул кеше су алган кеп-кечкенә күлне (хәзер инде аның төбендә биш-ун чиләк су калган) халык әле дә булса «Шәкерт күле» дип йөртә…
Шәкерт абзыйның иләс-миләслеге халык күңелендә матур бер истәлек сыман гына яши иде. Ләкин сугышның һәм авылдагы ачлыкның иң авыр бер вакытында – 1943 елның җәендә – Әсма карчыкның акылы ялгышу халыкны сискәндереп куйды. Әсма карчыкның кешегә бер зыяны тимәде, ялгышу аның баш миендәге бер генә күзәнәккә кагылган булса кирәк. Йорт, килен, оныклар, хуҗалык өчен үзендә булган бөтен җаваплылыкны карчык кинәт кенә онытты да авылга чыкты. Урам буйлап сөйләшеп йөрде, теләсә ни вакытта теләсә кемгә килеп керде һәм шунысы гаҗәп: кергән бер җирендә үзенең авырып киткәнен, башы эштән чыкканын сөйләп йөрде.
– Минем Миңлебаем үлгән бит, ишеттегезме әле? – дип, ул әллә кайгырып, әллә шатлыклы хәбәр икәнен аерып булмаслык битараф тавыш белән сүз башлый иде. – Менә минем башымны шул харап итте…
Аларның йортлары каршында урам ямь-яшел чирәм иде һәм урамның урта бер җирендә диярлек карт, муртайган каен, чуптарларын асылындырып, ничектер бөтен урамга моң, сагыш таратып утыра иде. Сугышка кадәр авыл урамыннан трактор йөрми (ул вакытта тракторга вак-төяк ремонтны кырда, җир өстендә ясыйлар иде), автомашина җәенә бер-ике генә уза, һәм ул узганда бөтен авыл малае дөньяларын онытып, машина артыннан йөгереп, ничәдер минутка Гатият Әсмасының кырык өченче елгы халәтенә кереп ала иде. Карт каен иркенләп җәелде дә җәелде. Язын Гатият Миңлебаеның кечкенә малае ул каенның төберәк урынына балта чабып эзнәк ясый һәм без җыелып, җиргә ятып, чираттан каен суы эчә идек. Җәй уртасында исә теге эзнәк кызгылт-алсу төстәге куе сироп белән каплана һәм аңа чебен, шөпшә куна иде. Каен зур, каен мәһабәт, эссе көндә аның төбендә талгын, рәхәт күләгә…
– Моны тырамбай аудара аламы? – дип сорый Әсма карчыкның оныгы, бездән яшьрәк Мулланур.
Безгә нәрсә! Бәхәс кыза.
– Моны тырамбай аудара алмый, – ди беребез.
– Ә парахут?
– Парахут? Ул – аударыр…
Безгә нәрсә? Безнең Гатият Миңлебае җиккән кола аттан башка берни дә – пароход та, трамвай да күргән юк. Ә белмәгән, күрмәгән әйберләр турында бәхәсләшү – күңелле эш. Һәм ул табигый дә: белгән-күргән әйбер турында бәхәсләшмиләр бит. Сугыш җәендәге бер давылда карт каен сынып ауды. Аны утынга турадылар. Аның төбе әле ике-өч ел – урамга тракторлар кергәнче калкып утырды. Карт каенны аударырга трамвай да, пароход та кирәк булмады. Ул каен ауган җәйдә Гатият Миңлебаеның үлгән хәбәре килде. Ул җәйдә Әсма карчыкның акылы ялгышты…
Сугыш беткән елда авылга «Оргнабор» дигән оешмадан әледән-әле вәкилләр килгәли башлады. Көньяк Сахалин, Амур буе өлкәләрендәге колхоз-совхозларга эшче көчләр җыйдылар. Оргнабор рекламаларында шундый сүзләр бар иде: баргач та һәр гаилә торак урыны, эш урыны белән тәэмин ителә, сыер алу өчен дәүләт ссуда бирә, каралты тирәсендә фәлән сотый бакча, утырту өчен бәрәңге, яшелчә орлыклары һәм башкалар бирелә, балалар мәктәпкә урнаштырыла, тәэмин ителә, гарантияләнә… Хөкүмәтнең бу чараларыннан авылның күп балалы хатыннары файдаланды: ямьшәйгән өйләрнең тәрәзәсенә такта кагып, түшәк-ястыкларын төреп, күрше-күлән белән саубуллашып, ерак, озын юлларга чыгып киттеләр. Киткән кешеләрнең барысы да шунда төпләнде, хәзер инде авылга аларның таза, чибәр оныклары кайткалый. Алар үзләренең «предокларының родной очагларын» карарга төп нигезгә килеп китәләр…
Гатият Әсмасының да килене балаларын төяп шул ерак якларга юл тотты. Тик Әсма карчык кына кыймылдарга уйламады. Бөтенесе – килен дә, оныклар да паспорт, туу турындагы таныклык юнәтеп ерак юлга чыктылар, карчык исә үз нигезендә калды. Нәрсә ашап, ниләр эчеп яшәде икән ул? Аның өен кем карады икән?
Менә бервакыт без дә үсеп җиттек. Гатият Әсмасы шулай һаман ялгыз яши, колхоз аңа ай саен ярдәм күрсәтә. Кышлык утын бирә, карчык яши. Минем хәрби хезмәттән ялга кайткан көннәр иде. Яшь кенә булса да, минем сабакташны авыл советы рәисе итеп сайлаганнар икән. Күрештек, сөйләштек, өстәл янында утырулар булды. Җәйнең җылы бер төне иде.
– Әйдә, – диде яшьти, – бер хикмәт күрсәтәм… – Без сагынылган урамга чыктык.
Һәм без капка-коймасы җимерелгән, алабута, ат кузгалагы баскан ишегалдына кердек. Йорт эчендә тонык ут яктысы бар иде. Без тәрәзәгә килеп битләребез белән сыландык.
…Шул төнне шул тәрәзәгә килеп текәлмәгән булсам, мин, ихтимал, язучылык дигән авыр, газаплы хезмәт юлын сайлап алмаган булыр идем. Шул тәрәзә минем рухымда бөтен бер борылыш ясады.
Өйдә җиделе лампа яна, ул лампа яктысында сәкедә Әсма карчык утыра. Андагы шат чырай, андагы бәхет! Карчык үзенең малае Миңлебай һәм ерак җирләргә киткән килене, оныклары белән сөйләшә иде. Мин тынсыз калдым. Әсма карчык сәкегә бер күч күлмәк, сөлге, чүпрәк-ашъяулык таратып ташлаган да, йөзенә бәхетле елмаю чыгарып, рәхәтләнеп сөйләшә иде. Бу сөйләшүдә чынбарлык белән карчыкның хыялый-матур дөньясы шулкадәр буталган иде ки, минем башым әйләнеп китте.
– И-и, Миңлебай улым, алай димә син. Ерак җирдә аның барысы да кирәк була. Менә бу сөлгене ал син. Бу – минем яшь килен булып килгәндәге әйберем. Киҗеле сөлге. Анда, Сахалинда, киҗеле сөлгене каян табасың син? Мулланур, тик утыр, шайтан малай! Әбиең сине сагынмады дип беләсеңме? Ә? Ул хәтле, капка төбендәге каен ауды дигәч тә… Килен белән бик әйбәт яшәдек, Миңлебай. Киленнәрнең төрлесе булды сугыш вакытында. Килен мине рәнҗетмәде. Син дә аны рәнҗетмә. Мин монда калыйм инде, улым.
…Мин тәрәзәдән китеп сулыш алдым. Йорт эчендә тулы бер хыялый тормыш бара иде. Бу хыялый тормышны Әсма карчык үзе тудырган, үзе ясаган иде. Түзеп булмады, хәер, мин инде әлеге хыялый көч тәэсирендә идем, һәм, кеше тәрәзәсеннән карап торуның нинди түбәнлек икәнен белгән хәлдә, пыялага тагын текәлдем. Карчык, сөлге-ашъяулыкларны төрә-сүтә, һаман рәхәтләнеп сөйләшә иде:
– И-и, Миңлебай улым, алай димә син. Киленнәрнең төрлесе булды сугыш вакытында. Килен мине рәнҗетмәде. Инде, улым, син үпкәләмә, мин ул Сахалинга бармыйм. Килен бик кыстап карады югыйсә. Юк, дидем. Миңлебай улым кайтмыйча, ике аягымның берсен атламыйм, дидем. Инде менә син кайткач…
Шулчак өйдә үзәк өзгеч ачы тавыш ишетелде. Минем чәчләрем үрә торды. Әсма карчык кинәт торып тәрәзә янына килде дә йөзенә кызганыч рәвеш чыгарып, кычкырып җыр башлады. Мин битемне пыяладан алырга соңга калдым. Әллә ул тәрәзә янында без торганны белгәнме? Әллә белеп түгелме?
Безнең илләр дугай-дугай,
Бер дугайда без бугай.
Безнең хәлләр сездә булса,
Сез дә булырсыз шулай.
Минем тамак төбенә төен утырды һәм мин тәрәзәдән киттем. Безне күреп, сизеп җырламагандыр инде ул.
Яшьтәш урамга чыккач болай диде:
– Менә, ыслушай, үзең уйлап кара: шушы иләс-миләс карчык аркасында күпме эләгә миңа. Без моны кая гына урнаштырып карамадык! Моңа күпме кеше катнашмады! Кача да кайта, кача да кайта. «Миңлебаем янына кайтам», – дип гел алҗыта, аннан чыгып кача икән. Теге йортка илтеп бирер идек – бер зыяны юк. Картлар йортыннан кача… Аннан үзе дә килеп җылады. «Мине, ди, теге йортка тапшырмагыз. Минем, ди, башыма зыян килгән, ул зыян, ди, сезгә зыян ясамас, шушында яшәп, шушында үлим, ди. Мин, ди, – миңа карап әйтә, – синең ник борчылганыңны беләм. Төннә ут калдырып, пужар-фәлән чыгарып зыян-зәүрәт салудан куркасың син, ди. Сиңа, ди, Сталин кушкан, карт-корыны күзәтеп тор, җардәм ит дигән… (Сталин үлгәнгә ике-өч ел бар иде.) Син, ди, мине шушы нигеземнән аерма. Әле минем Миңлебаем ранный булып яткан вәшпитәлгә (госпиталь) барып кайтасым бар. Анда Миңлебаемның аякчуы (аяк киемнәре, портянкалар дигән сүз) калган. Әле Эспирлау каласына шуларны алырга барып кайтасым бар…»
Яшьтәш кыен хәлдә иде.
Бер елдан соң авылга бөтенләй кайткач Әсма карчыкның хәлен сораштым. Бичара югалган. Үлгән, диделәр…
Әсма карчык турындагы риваятьләр соңга калып, әллә ниткән кешеләр аркылы авылга килеп җитте. Ниндидер саташулар аны улы Миңлебай үлмәгән, ә яраланып кына әле дә булса Свердловск шәһәрендә госпитальдә ята дигән бер информациягә китереп чыгарганнар. Карчык әллә ничә тапкыр поездга утырып көнчыгышка таба китәргә омтылыш ясаган. Проводниклар аны утыртмаганнар. Ә көннәрнең берендә ул төнге пассажир поездының тамбурына кереп урнаша алган. Күпмедер сәгать баргач, әлбәттә, тотып, билетсыз икәнен белеп, аны Вятские Поляныда төшергәннәр. Әлбәттә, вокзалда каңгырып йөргән карчык белән милиционер кызыксынган һәм бүлмәгә алып кереп сөйләшкән. Карчыкның бәхетенә милиционер татар егете икән.
– Кая барыш, әби? – дигән.
– Эспирлауга.
– Нәрсәгә? Кемгә?
– Малаем вәшпитәлдә ята. Хәлен белергә.
– Билетың бармы?
– Миңа, – дигән карчык, – Сталин ирек биргән, Миңлебай улым билет биргән…
Милиционер шунда карчыкның саташулы сәяхәткә чыкканын аңлаган.
– Әби, дукәминтең бармы, син кайсы яктан? – дигән.
Карчыкның үз алдындагы егетнең татар икәнлеген аңларга ми куәте җитмәгән. Югыйсә ул үзен «Арча районыннан» дип әйтә алыр иде. Әмма тузган, саташкан минең ниндидер бер контроль күзәнәге аның милиционер алдында торганлыгын белдергән һәм карчык «Арча» сүзен татарча гына дип уйлап, алай гына ярамас дип ышанып:
– Арчин, – дигән.
…Яшь милиционер аны, шактый баш ваткач, Арча булырга тиеш дип уйлап, телеграммалар биреп, Арча станциясенә таба утыртып җибәрә. Анда Әсма карчыкны картлар йортына озаталар. Ике-өч ел узгач, теге милиционер Вятские Поляны пристаненда эшләүче бер кызга өйләнә. Теге кыз безнең авылныкы икән… Берничә елдан соң шул кыз һәм шул кияү аркылы Әсма карчыкның соңгы сүзе авылга кайтып җитә:
– Арчин…
Бичара, протокол өчен «Арча» сүзе бик гади, бик авылча булыр дип уйлагандыр инде ул. «Арчин» – бу инде уен-муен түгел…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?