Текст книги "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем…
Безнең авыл халкының төп чыгышы – удмуртлардан булса кирәк, һәрхәлдә, авыл – интернациональ. Түбән оч арлары – бу инде авылның дүрттән бер өлеше дигән сүз. Поник очы – керәшеннәрдән дип әле дә ышанып сөйлиләр. Анысы тагын дүрттән бер өлеш. Күрше авыллар да шулай. Г.Камал әтисенең авылы Сикертән – бер дә ялгышсыз, марилардан татарга әйләнгән авыл. Ике кешенең берсе сары кашлы, кызгылт-сары эре сипкелле, зәңгәр күзле. Бу турыда Г.Камал да әйтеп калдырган. Арча юлына таба ике Масра – Югары һәм Түбән Масра – Г.Камалның язуынча, гарәпләр. Г.Камал белми язмас, ул Түбән Масрада мәдрәсәдә укыган, аның әнисе шул авылныкы. Масраны ул «Мисыр» сүзеннән килеп чыккан дип аңлата һәм, ихтимал, хаклыдыр. Анда ирләр озын буйлы, эре тешле, кап-кара кашлары килеп кушылган – үзенә бер аерым кешеләр. Алар, имеш, Казан ханлыгы чорында миссионерлар ролендә бу якка – мари, удмурт тулы урманлы авыллар чигенә килеп урнашканнар. Миссионерлыкның конкрет программасы да булган; мөселманлыкка чыккан халыкның ир балаларын сөннәткә утыртырга кирәк икән…
Эре тешле, куе тоташ кашлы Масра картлары… Алар безнең балачакта иң куркыныч кешеләр иде. Әйтик, өч-дүрт яшьтә вакытта «Масра бабай килгән» дигән хәбәр бөтен авыл малайларын котчыккыч халәткә китерә, ул хәбәр таралган көнне урамда уеннар туктала, малайлар кырга, урманга кача, кечерәкләр абзар, мунча, келәт тирәләрендә көне буе берни ашамыйча-эчмичә яшеренеп ята иде. Ул көнне малайлар арасында изге принциплардан саналган «бердәмлек», «дуслык өчен җанны фида кылу» кебек принциплар бөтенләй юкка чыга, ул законнар бура абзардагы тагарак астына керә, печәнлеккә менеп яшеренә, өй астына төшеп, борчалы, коры туфраклы нигездә качып ята иде. Биш-алты сәгать, көне буе, теләсәң – төне буе. «Масра бабай» алай өй саен кереп йөрми иде йөрүен. Шулай да узышлый гына сәлам бирә, ә сәламен алган кешеләр кайвакытта сорап куялар иде.
– Вәгаләйкем әссәлам, Әхмәтфаиз агай, киләсе җомгада бер әйләнә алмассыңмы? Минем Зәйнәгытдингә биш яшь тулып килә бит. Хакыннан тормас идек…
Зәйнәгытдин, бичара, теше-тешкә бәрелеп, өй астының җиллек тишегеннән моны тыңлап ята һәм белә: бетте, мәсьәлә хәл ителде: алдагы җомгада моның канын коячаклар, бу – котылгысыз! Кая гына качма, кайларда гына ятма, бу – котылгысыз. Бу – һәлакәт… Идриянамайть… Зәйнәгытдин атна буе ут йота. Ул әле көн тәртибен белми, җомга ничә көннән була ул? Әле ничә көн яшисе бар? Ничек кенә шул көнне иртән торып кырга чыгып качарга? Йә ат абзарына барып тагарак астында ятарга. Йә әвеслектәге иске салам эскертенә куыш ясап кереп ятарга… Менә шул исәпләр белән йөри торгач, җомга да килеп җитә, әмма Зәйнәгытдин әле аның килгәнен белми. Беркөн иртән аны гомердә булмаганча йомшак сүз белән уяталар. Өйдә чисталык, казанда ит пешә, тәрәзә араларына кызыл башлы сөлгеләр элгәннәр. Май бәйрәме дияр идең, әле кар бетмәгән. Ашарга утырса – ни гаҗәп! – бар тәмле моның алдында. Әтисе дә, әнисе дә ара-тирә аның башыннан сыпырып алалар. Буялган йомырка, кортлы май, хәтта ике конфет. Зәйнәгытдиннең авыз колакка җитә. Күңелле генә сөйләшеп шулай чәй эчеп утырганда, кемдер чолан баганасын кага. Әти кеше ашык-пошык чыгып йөгерә. Гөлдер-гөлдер сөйләшкән тавыш. Өй ишеге ачыла. Ярабби! Ишектән, әти кешегә ияреп, эре тешле, озын буйлы, куе кашлы бабай керә.
– Әссәламегаләйкем!
Әти кеше шатлыклы каушаган:
– Вәгаләйкем әссәлам, Әхмәтфаиз агай, әйдүк, түрдән уз…
Зәйнәгытдиннең йөзе ак киндергә әйләнә. Ашау онытыла. Каптым… Беттем… Ул еламакчы була, әмма еларлык куәт, хәл юк. Аннан соң эре тешле карт та бер дә әле сиздерми: әтисе белән бергә тәмләп чәй эчәләр. Малайга караучы да юк. Тик әни кеше генә йөгереп шалтырап йөри, каяндыр нәрсәгәдер су сала, сөлгеләр әзерли, ул арада пыр туздырып Зәйнәгытдиннең ике апасын урамга куып чыгара, үзе ашыга, үзе шатлана.
Чәй тәмам. Малайга әле һаман карамыйлар. Менә әнисе Зәйнәгытдинне чакырып ала, яшел сандыкны зыңгырдатып ачып, аннан җиләк сабыны исе бәреп торган төргәк ала.
– Менә, балакаем, сиңа тәти күлмәк-ыштан, – ди. – Күлмәген беренче майда киярсең, ә менә ыштанын бүген үк ки…
Ачыгавыз Зәйнәгытдин шундук иске ыштанын салып куя. Салып куя… һәм шундук сәкегә җәйгән киез белән мендәрне күрә.
– Менә шушында ятып ки, улым, – ди әнисе һәм мич өстендәге калай тартмадан җәһәт кенә бер прәннек алып малайга тоттыра.
– Ятып аша, улым, ятып аша…
Күз ачып йомганчы Зәйнәгытдиннең аяклары янына эре теш килеп утыра.
– Хәзер, балакай, хәзер, чебен тешләгән кебек кенә була ул, – дип, бөтен тешләренә елмая.
Һәм шул арада нәрсәдер бөтен тәнне чәнчеп ала. Эре теш, кискен хәрәкәт белән селтәнеп, нәрсәнедер мич өстенә ыргыткан сыман итә.
…Зәйнәгытдин өч көн буе шул урында ята. Әлегә һаман теге яңа ыштанны кияргә ярамый. Ул һаман әле искесе белән бергә баш очында ята. Зәйнәгытдин йокыга киткән саен авыр саташа. Күзен йомуга, аның аяклары янына эре тешле котчыккыч бер кеше килә, кайвакытта аның дүрт кулы, ике башы була. Килгән саен:
– Хәзер, хәзер… чебен тешләгән кебек кенә була, – ди дә көлә… Кайвакытта хахылдап көлә. Зәйнәгытдин ыңгырашып уянып китә.
Терелгәч тә, ул иң беренче эш итеп мич өстен карамакчы була. Ләкин анда менә алмый. Әнисе әйтә, Масра бабай кисеп алган әйберсен мич өстенә ташлый, ди. Зәйнәгытдин әллә ничә тапкыр шуны күрсәтүләрен сорый, әмма аңа гел әйтәләр:
– Беткән инде ул, тараканнар алып киткән инде аны…
Нигәдер ышанасы килми.
Беренче тапкыр урамга чыккач, бөтен урам малае җыелып аннан сораша:
– Авырттымы? Кычкырдыңмы? – диләр.
Барысының да күзләрендә котчыккыч курку, өркү. Арада иң курыкканы – Шәрхемулла. Аңа инде тугыз яшь, ничә еллар буе Масра бабай килгән саен аңа качарга җай чыгып тора. Шәрхемулланың бу чуттан үз фәлсәфәсе бар.
– Нигә җан кыялар дисезме? Мин беләм аны. Әллә сез аны мич өстенә ыргытты дип ышанасызмы? Ул тиклем дүрәк булмагыз!
Шәрхемулла бер җыр да белә. Шуны җырлый:
Масралар – бабалар,
Мәкәш башын алалар.
Кечкенә вакытта ул бик сакау иде. Сакау булганлыктан ул «Масра бабай» дип әйтә алмый, «Мәкә бабай» дип сөйли иде. Шуннан ул «Мәкә»гә әйләнеп калды. «Мәкә» аларның бөтен йортына, энеләренә, сеңелләренә күчте. Аларның нәселен авылда әле дә «Мәкә» дип йөртәләр, Шәрхемулланың үлгәненә инде утыз ел, әмма «Мәкә» сүзе әле дә яши.
Шәрхемулланың «Мәкә бабай»дан куркуы шул дәрәҗәдә иде ки, урамда чыр-быр килеп уйнаганда малайлар, шаяртып:
– Масра бабай килә, – дип кычкыралар да йөгерешә башлыйлар иде.
Шәрхемулла шул вакытта кинәт кенә агара, катып кала һәм… баскан җиреннән күккә карабрак үкерә башлый иде. Юк, бу елау түгел, ә нервный шок була иде. Бераз үкергәч, ул иләмсез хәрәкәтләр белән басуга чыгып чаба һәм арыш арасында, көнбагыш арасында, әвеслек артларында яки сөргән җир өстендә әле тегеләй таба, әле болай таба йөгерә һәм берөзлексез үкерә иде. Кайвакытта ул төнге караңгыга кадәр бакча артларында үкереп йөри иде. Аның ул гадәтен белеп алган олы малайлар гомер буе аны мыскыл иттеләр. Урамда-мазарда аны тотып алалар да, әйдә «Мәкә бабай»га алып барабыз дип, сәгатьләр буе үкертәләр иде.
Шәрхемулла, бичара, уникеме-унөчме яшьләрендә генә ниндидер хаталык белән эре тешле кулына эләкте. Шуннан соң гомеренә Масраларга кара дошман булды, Арчага барганда юл өстендәге Масраны әйләнеп узарга тырышты. Ә теге авылдаш усаллар (егерме бишенче елгылар иде) Шәрхемулланы үзләре сугышка чыгып киткәнче ирештерделәр, инде эш беткән булса да, Шәрхемулла «Мәкә бабай» дигәндә һаман дер калтырап ала иде.
Мин моңа охшаш реакцияне бары тик Шри-Ланка утравындагы бер авылда гына күрдем. Кобра биетүче бер кеше без биргән акчаларны янчыгына салды да тагы бирсәгез аннан да кызыграгын күрсәтәм дигәнне аңлатты. Без тагын бирдек. Кобра баш җәймәсен шиңдереп тыныч кына сузылып ята иде. Шунда чалмалы тамиль (Шри-Ланкадагы төп милләт) киндер каплавычлы тубалын ачты. Тубалдан безнең урманнардагы тиен кадәр генә мангуст килеп чыкты. Йа Хода! Ике метр озынлыгындагы тыгыз мускуллы кобраның шул вакытта сикереп әсәренүен, куркуын һәм дерелдәвен күрсәң! Туристлар һай да һай килделәр, кинокамералар чырылдады – ә мин, юләр, шул вакытта Шәрхемулланың «Мәкә бабай» сүзенә реакциясен хәтерләп торам.
…Масра бабай безнең балачактагы иң зур, иң мәкерле, иң көчле дошман иде. Безнең авылда мәктәпкәчә яшьтәге малайларны җиңүнең, куркыту, тәрбияләүнең иң куәтле чарасы «Масра бабай» иде…
Хәер, сүз башы «Шәл бәйләдем» иде бит әле. Безнең авыл егетләре ара-тирә Масрадан кыз алып кайталар иде. Масра килене, гадәттә, төп ике сыйфатка ия. Болар – йорт тотучылар, исрафчыллыкның төп дошманнары, ә безнең авыл бу сыйфатны бик гади итеп «саран» дип кенә аңлата иде. Масралар – сараннар, икенче сыйфат – Масра киленнәре килеп кергән йортта, һичшиксез, кәҗә барлыкка килә. Бу – котылгысыз. Бу – Зәйнәгытдин котылгысызлыгы. Нигә кәҗә? Ул бит алмагачны кимерә, ул урамга утыртылган яшь агачны каһәрли, ул бит яшелчә бакчасының дошманы! Әмма Масра киленнәре кәҗәне мамыгы өчен тоталар. Масра киленнәре – шәлчеләр! Ә безнең авыл алмагач, яшелчә үстерми. Безнең авыл шул Масра киленнәре аркасында гомер буена Арча, Теләче, Чүриле, Апаз, Әтнә, Казан базарларын кәҗә мамык шәлгә рәхәтләндерде. Куян мамык шәл безнең авылда иң дәрәҗәсез, иң чүп бер нәрсә иде. Куян мамыгыннан шәл бөркәнеп килгән кунак кыз – безнең авылда үзе белмәгән, үзе аңламаган бер трагик халәткә тап була иде.
– Һи-и! Йөргән була, эчемне поштырып! Куян мамык шәл бөркәнгән булып! Әҗәткана! Ыстырам!
Хөкем шулай гына иде.
Масралар, кичен вакытны әрәм итмичә, ут янына җыелып шәл бәйлиләр. Киленнәр бу хезмәткә каенсеңелләрен, каенаналарын, нәсел-нәсәпне өйрәтәләр.
Кич… Җиделе лампа яна. Масра килене шәл бәйли. Дүрт кич бәйләсә – шәл уртасы, һәр кич саен – бер чите төрле үрнәк, төрле челтәр белән. Тугызынчы кич – шәлнең читләрен уртага тегү. Шул кич – иң тантаналысы – шәлне чылатып киергегә тарттыру. Сугыш елларында тол калган Масра киленнәренә мин өч-дүрт шәл киергесе ясап бирдем. Үземнең апалар да күп шәл бәйләделәр, кәҗә асрадык. Әтидән калган бик күп агачлар бетсә бетте – без шәл бәйләдек. Төн узуга киергедәге шәл кибә. Иртән аны кадаклардан алалар. Матур бер сәнгать әсәре, шәлнең сыйфатын, бәясен ачыкларга безнең авылны Масралар өйрәтте. Күпереп торган кәҗә мамык шәлнең сыйфаты, бәясе болай билгеләнә: зур ашъяулык кадәр авыр шәлнең нәкъ урта бер җиреннән ике бармак белән генә төтен кебек мамыгыннан эләктерәләр дә асып карыйлар. Шарты бер: җептән тотасы түгел. Шул сынауда мамык өзелмәсә, шәл үзен үзе күтәреп торса, мал – затлы. Моның бәясе бар. Затлы шәл бәйләү өчен сыйфатлы мамык кирәк. Ә аны бөтен кәҗә дә бирми. Агач кимергәндә алар барысы да бер дәрәҗәдә, әмма мамык биргәндә аерылалар. Бөтен авылга данлыклы шәлче – Масра килене Мәстүрәне (ни өчендер аны Мәчтүрә дип йөртәләр иде) чакыралар.
– Мәстүрә, бу мамык әйбәт булырмы?
Мәстүрә – аз сүзле, эшчән-җитди күзле, бер чеметем мамык ала да теленә тиереп карый. Аннан чәп-чөп китереп авыз алдында гына чәйни. Аннан ишек янындагы чиләккә барып төкерә, иреннәрен сөртә. Кеше хөкем көтә.
– Бу, – ди Мәстүрә, – шәл булмас. Алданырсыз. Мамыгы тозлы. Әнә Ногманнар кәҗәсенең нәселен булдырыгыз, ул нәселнең мамыгы коры, тозсыз. Бу шәп түгел…
Шәл бәйләү һәрвакытта да җыр белән бара иде. Безнең авыл кызлары кадәр кичләрен җырлаган кешеләр бүтән җирдә булмагандыр дип уйлыйм мин. Яраткан җырлары «Шәл бәйләдем» була иде. Бигрәк тә шәлнең соңгы чите тәмамланганда. Күңелләр күтәренке, эш тәмамланган, алдагы базарда кулга акча керәчәк…
Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,
Шәлем түгәрәк түгел лә,
Шәлем түгәрәк түгел.
Шул арада берсе чарт итеп сагызын чартлата, ут янына түгәрәкләнеп утырган кызларның калын таза күкрәкләре берьюлы хәрәкәтләнә һәм көр тавыш белән күтәреп алалар:
Очып барып кайтыр идем,
Җаным күбәләк түгел лә,
Җаным күбәләк түгел.
Җыр ритмына мин йокыга китәм, иртәгә мин шәл киерергә тиеш, кадаклар, чүкечне әзерләп куясы бар, ә кызлар, киленнәр мине тирбәткән сыман теркелдәтеп җырлыйлар:
Әттә гидер-гидер-гидер геннәем,
Әттә гидер-гидер-гидер геннәем…
Масра киленнәре безнең авылны әнә шулай кеше матурлау һөнәренә өйрәттеләр. Радиодан «Шәл бәйләдем» җырын тапшырганда, мин әле дә тырыш, хезмәтчән Масра киленнәрен искә алам. Хәер, ул киленнәрнең авылда инде үз киленнәре байтак, шәл бәйләү традициясе авылда мәңгегә беркеп калды.
«Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем» җыры безнең авыл кызларының, сугыш вакытында тол калган киленнәрнең тормыш юлдашы, сердәше булды.
Шәл бәйләү өчен иң уңай урын – аулак өй. Заманында аулак өйләрне бозыклык эшли торган урын дип каршы чыгучылар, тәнкыйть итүчеләр булды. Моны яшьлекләрен оныткан кешеләр язды. Яшь кеше кичен кая барсын? Клубта концерт яки «бичер» булган көнне аулак өй булмый. Теләсәң дә оештыра алмыйсың. Ә клубың көн саен ачылмаса? Аулак өй әнә шул халыкның клубсызлыгыннан туган борынгы бер гадәте иде.
Монда бик күп мәсьәләләр хәл ителә иде. Монда кызлар бер-берсеннән хезмәткә өйрәнәләр (шәл үрнәкләре, чигү, бәйләү, тегү һ. б.), монда егет сайлыйлар, танышалар, аңлашалар, җыр-көй өйрәнәләр, уен уйныйлар. Сөю-мәхәббәт җырларының бик күп тексты аулак өйләрдә туган. Ә бозыклык ягына килсәк… Бозыклыкны эшлим дигән кешегә кайда нәрсә комачаулый ала соң?
Шәл бәйләүче кызлар, Масра киленнәре белән утырган бер аулак өйне хәтерлим. Нигә анысы гына хәтердә нык калган? Монда гадәттән тыш бер хәл булганмы? Анда авылның иң һавалы кызы – Зәкәрҗан сеңлесе Зөлхәбирә – киявен алып килгән иде.
Зөлхәбирә… Тицианнар, Рафаэльләр, Боровиковский яки Серовлар безнең авылга килеп чыксалар, һичшиксез, Зөлхәбирәнең портретын ясар өчен бездә торып калырлар иде. Зөлхәбирәнең фарсы миниатюраларындагы кебек сызылып киткән кашлары, аксыл-алсу бит-иякләре, узышлый гына, ялгыш пәке очы тиеп киткәннән генә ясалган сыман уймак авызы һәм юка иреннәре… Аның үҗәтләнеп үскән куе кара чәчләре һәм авыр ике толымы… Крестьянның утызынчы-кырыгынчы авыр еллардагы ризыгын ашап үскән булуына карамастан сакланган зифа буе… Һәм әнә шуларның барысы өстенә табигать, нәсел тарафыннан бирелгән һавалылык. Була шундый матур кызлар авылларда, була. Әмма егетләр игътибарыннан башы әйләнеп титарайлыкка чыкканнары, кияүгә барганчы ук әллә ниткән хаталар эшләп бетереп дан чыгарганнары да була. Була. Ләкин Зөлхәбирә алай эшләмәде. Аның матурлыгын, зифалыгын, яшьлеген аңа нәсел һәм табигать тарафыннан бирелгән һавалылыгы саклады. Теләсә кем аның янына килеп сүз ката алмады.
– Һи-и, сезнең белән авыз чайкап ятарга монда, – дип, Зөлхәбирә сагызын гына бер чартлатып ала иде. – Сез сабакыларга тел әрәм итеп торырга монда…
Ярыйсы гына, әйбәт кенә егетләр башка кызларга яраган «подход»ны Зөлхәбирәгә карата да кулланып әнә шулай «сабакы»га әйләнгәләп калдылар. Зөлхәбирә бәхетле – үзенең чибәрлеге, зифа буе һәм беркемгә дә иелмәс башы, горур характеры белән бәхетле иде. Авылның байтак әйбәт егетләре аның яныннан утлы күмергә кунып тәпиен яндырган бал корты кебек очып киткәләделәр.
Инде көннәрнең берендә Зөлхәбирә күрше Масра егетенә кияүгә чыккан дигән хәбәр таралды. Ничек булган? Зөлхәбирә авылдан гел урман эшенә йөрде. Авыр эш, гел кеше өсте, гел авыр хезмәт. Күрше авылда торып урман чыгарганда, бер егет моңа «ачкыч» тапкан. Ачкыч – нәкъ Зөлхәбирәчә икән. Нәрсәдер, сүз чыккач, теге егет:
– Һи-и, фәлән итим, сезнең авыл кызлары белән авыз чайкап ятарга! – дип сүгенеп ташлаган. – Урман караклары бит соң сез! Шунда туып, шунда катасыз инде сез, – дип, атына бер чөңгергән дә, выжылдап, Зөлхәбирә яныннан узып та киткән…
Ә урман заданиесен үтәп, расчётлар алып, авылларга таралышкан кичне теге егет, нәкъ шулай выжылдап узганда, карга кереп юл сабып торган Зөлхәбирәне чанасына төртеп еккан да авылларына алып киткән. Бер кич кунгач, булган хәлне де-юре, де-факто беркетер өчен Зөлхәбирәнең әти-әнисенә килеп хәбәр биргән! Алар бәхетле икән. Имеш.
Менә теге аулак өй бит әле. Имеш, Зөлхәбирә кияве белән беренче тапкыр кунак булып килгән. Ә аулак өй күршедә генә. Аулак өйгә җыелган кызларның тын ала алмаудан күкрәкләре селкенә, тавышлары ватыла. Кияү? Нинди була ул? Бу бит кырык җиденче еллар… Кияүгә чыгу бәхетенә ирешкән кеше нинди була? Ул кияүнең тагын да шундый яхшы күңелле дус-ишләре юкмы, калмадымы икән? Аулак өй сулый алмаудан селкенә, түшәмнәр бер күтәрелә, бер төшә иде. Бары тик киленнәр генә күпмедер дәрәҗәдә тыныч.
– Зөлхи кияү күрсәтергә керә!
Вәссәлам. Дөньяда «данный моментта» шуннан да әһәмиятлерәк бер эш тә юк иде. Тучны. Әле беркем өч көннән соң акча реформасы буласын, ипи карточкасы бетәсен, кибеткә ситсы, пулсукна, галош кайтасын, конфет, шикәрнең иркен сатылачагын белми иде, Зөлхи киявеннән дә зуррак, әһәмиятлерәк шәхес, вакыйга булуны берәү дә башына да китерми иде. Шәлләр бәйләнә алмады, телләр бәйләнде… Инде лампа филтәләрен кайчы белән тигезләп кистеләр, инде эссе лампа куыкларын өрә-өрә кабат чистарттылар, тәрәзә пәрдәләрен чыж да выж китереп тегеләй тартып карадылар, болай тарттылар. Инде идәнне ике кат кына себереп, сөртеп алдылар.
– Зөлхи кияү күрсәтергә керә!
Вәссәлам. Хайле Селассие дигән император ул дәрәҗәгә, андый игътибарга лаек була алдымы икән? Риза Пәхләвиләр, Франколар, Мөхәммәт Даутларны андый әзерлек белән каршы алдылармы икән берәр җирдә?
Аулак өй шулай тигезсез сулады. Кызлар хәтта дулкынланудан бер-берсенә бераз гына авыр сүзләр дә әйтеп алдылар. Безнең авылда киң кулланыш тапкан авыр сүз – «гауна». Бу сүз әлеге моментта еш телгә алынды. Хәер, аның тәрҗемәсен берәү дә белми иде.
Ниһаять, кызлар, артына тимгел чыккан, пыяла белән такта арасында байтак таракан күкәе җыелган зур көзге янына килделәр. Кашлар, чәчләр, битләр тагын бер кат рәтләнде, чыж да быж чәчләр таралды.
– Зөлхи кияү күрсәтергә керә!
Менә бервакыт чолан баскычы шартлады. (Чатлаган суыкта аны дөбердәтеп юып кергәннәр иде.) Менә бервакыт йортта булган бөтен кыз – гөрес! – сәкегә утырды һәм бәйләү эшенә тотынды. Безгә нәрсә? Без әле болай гына җыелдык, без әле сезнең керәсен түгел, кунакка килгәнегезне дә белмәдек, безгә нәрсә? Кемдер сагызын чартлатып алды, берсе хәтта тыныч кына җырламакчы булды.
Моңайма, кош, атарлар…
Безгә моңайсак та ярый,
Чит илгә озаталар…
Әмма тавышы чартнады, ватылды. Ул арада дыңк итеп өй ишеге ачылды һәм тыштан һаваның түшәк-түшәк салкын зәңгәр болыты бәреп кереп сәке астына, таракан күкәйле көзге артына юнәлде, унлы лампаның якты нурын бутап, тоныкландырып алды…
Зөлхи. Билле драп пальтодан (урман эшендә йөреп аның акчасы була иде һәм район үзәгендә абыйсы эшләүнең дә тәэсире булмый калмагандыр), пальто якасы җыйнак кына мех, кәҗә мамык шәл бөркәнгән. Битләр вазелиннан бераз ялтырый, кашлар элеккечә кыйгач, йөз нурлы. Ләкин күзләрдәге элеккеге наз бераз гына кимегән, күзләр тоныкланып киткән, карашларда ниндидер серлелек, яшерен сагыш бар. Күз төпләре дә бераз батып калган…
Кияү. Сукно пальто. Кып-кызыл таза бит, кышкы җил ашаган борын, ияк. Күзләре мут елтырый. Сукно тышлы кара мех бүрек, киез итекне сыдырып ката ясап бетергән дә чалбар балакларын лыпырдатып рәхәтләнгән. Сукно пальто чишелгән һәм сарык йоныннан бәйләнгән ак шарф арасыннан таза кызыл күкрәк уемы күренеп тора. Йөз – бәхетле.
– Исәнмесес?
– Исәммесес!
– Нихәлләрегес бар?
– Ничек яшисес?
– Әйбәт килеп җиттегесме?
– Сау-сәламәт кенә торасысмы?
Әнә шундый сүзләрнең иге-чиге булмады. Сәке кырыенда шуышулар, каушаулар, кияү утырасы урынга бер киезне куйгач, хуҗа кызның выжылдап аны тартып алып, чуар корамалы икенче киезне куюлары, аны да ошатмыйча, шундук ике киезне бер итеп калынайтып куюлары кебек ыгы-зыгы булды. Утырыштылар. Теләсә нинди белемле, культуралы кешеләр компаниясендә дә булып ала торган авыр бер мизгел: әллә ниләр сөйләшәсе бар, сүзләр тамак төбенә тыгылган, ә – тынлык… Монда да шулай булды. Аңышмыйча гына бармак битләрендә шәл энәсен уйнаттылар, чартлатып сагыз чәйнәделәр. Әмма һәрбер баш миендә бер генә сорау бар иде: «Кияү» – ул кем? Ул нинди? Безнең авылның сугыштан соңгы беренче кияве ул кем?
Кияү пальтосын чишеп җибәрде, бүреген салып тез башына киертте. Як-якка карады. Тирә-якта яшь тол хатыннар, яшь кызлар иде. Тәк… Кияү булып йөрү рәхәт, дәрәҗәле. Аннан барысы да акыллы сүз көттеләр. Ул арада Зөлхәбирә белән пышын-шашын сүз китте.
– Нихәлләр соң, малай җаным?
– Ияләнеп буламы?
– Каенишләрең кемнәр? Һ.б., һ.б.
Зөлхәбирә горур утырды, әллә ни күп сөйләшмәде, ул күз кыры белән генә кияүне күзәтте. Ара-тирә үзенең шәл астыннан ургылып чыккан матур чәчләрен рәтләде.
Ә кияү! Авыл өе эссе иде, бабай кеше, күрәсең, кияүне яхшы гына сыйлап ташлаган, ә эссе өй ул сыйны, кияүнең тиешле урынына (баш миенә дип әйтүем) менгереп җиткереп, эссе өйдә сыекланган канга таратып та өлгергән. Кияү – шап! – бер кызның ботына үзенең зур кулын! Һәм, кыю елмаеп:
– Нихәлләр соң, апасы?
Кызлар уңайсызланып алдылар, җиңелчә көлештеләр. Бу – программада каралмаган иде, моңа беркем әзер түгел иде. Ул арада кияү икенче кырыйда утырган таза яшь кызның ботына дәү кулын – шап!
– Эшләр барамы соң, апасы?
Уңайсызланып көлү, шуышып утыру һәм авыр сулау йортны тутырды. Аулак өй эчтән хәрәкәткә килде. Зөлхәбирә дә, күзләрен кыса төшеп, кияү ягына караш ташлады. Ә кияү инде кыза киткән иде. Шул арада кияү дәү таза кулы белән бер кызның шәл энәсен тартып чыгарды да, эффектына алдан ук сокланып, авыз тутырып елмайды. Теге кыз ә дип тә, җә дип тә әйтергә өлгермәде, аның күршесендә шәл чите тәмамлап утырган чибәр солдатка чырыйлап кычкырып җибәрде: кияү, авызын ерган килеш, шәл энәсен аның утырган урынына төртеп алган икән. Кычкыру өйдә ыгы-зыгы тудырды. Ә кияү һаман шат, бәхетле иде.
Ыгы-зыгы Зөлхәбирәнең сикереп торуы белән тәмамланды. Зөлхәбирә шәлен рәтләде, пальтосын төймәләде дә, кияү янына килеп, киерелеп аның яңагына бирде. Тез башыннан бүреген алып киертте дә, сагызын бер чартлатып, авызыннан ут чәчте:
– Һи-и, гауна крич! Сине кешегә санап дус кызларым янына алып килгән мин юләр. Синең белән авыз чайкап торырга монда, сабакы. Һи-и, әҗәткана, кем дип белерсең… Безнең авылда синең ишеләр белән … тә сөртмиләр, белдеңме шуны. Әйдә, кайтыйк әле. Әле мин синең белән кайткач сөйләшәм, кайткач. Әле мин сине… Һи-и… Әле мин сине. Ярый, кызлар, гаеп итеп калмагыз. Сугыш булмаса, юньле егетләр тегендә ятып калмаса, мондый гауналарга эләгә торган кыз идемме мин? Әйдә әле, әйдә әле…
Кияү бер сүз дәшмичә аның артыннан атлады. Безнең авылның сугыштан соңгы беренче кияве шәл бәйләү кичәсендә әнә шундый номер күрсәтте…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?