Текст книги "Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Председатель Хайф
Хәмит абзый революциягә кадәр Казанда Суворовское подворье янында (хәзерге яңа театр салынып яткан урын) Иске Масраның Әсәт байда тегүче булып эшләгән. Юл аркылы гына – Болгар номерлары. Анда Тукай яши. Тукай ара-тирә Суворовское подворьега пилмән ашарга керә. Тегүче Хәмит тә шунда – Тукай белән яшьтәшләр дә, якташлар да. Тукай берничә мәртәбә аннан үзенә чалбар, күлмәк тектерә. Карт кеше боларны оештырып сөйләмиме дияр идең, Хәмит абзый бик зур төгәллек белән Тукайның бүлмә номерын, аның янына килеп йөргән кешеләрне атый. Гайнан ишан мөритләренең кием формасын, Мөхәммәтҗан Хафизның көфер почмагындагы шкафын – барысын да төп-төгәл сөйли. Хәмит абзый солдат буларак Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Сугыштан өенә кайтып барганда, Казандагы дуслары янына керсә – Казанда кыямәт – урам сугышлары икән, хәрби киемле Хәмит солдатны аклар, үз сафларына бастырып, кулына корал бирәләр. Хәмит солдат – әле ярасы төзәлеп тә бетмәгән – кемнәр өчен, нәрсә өчен сугышасын белмичә йөргәндә, кемнәрдер болар отрядын чорнап та ала, коралсызландырып тезеп тә куя. Тегеләрнең командиры әйтә:
– Сез, – ди, – үз халкыгызга каршы корал күтәрдегез, сезгә хәрби кыр суды үлем җәзасы бирде, – дип, кәгазь укый да ул арада строй кырында беренче булып басып торганны шартлатып атып та ега.
– Дер-дер киләм, – дип искә ала Хәмит ага, – нәрсә әйтергә белмим; бер тиенлек гаебем юк бит. Революция булган икән, ә мин белмим. Шунда карыйм – командир янында берәү тора – таныш. Иванов фамилияле рус солдаты. Резервта бергә торган идек. Көчкә хәл алып:
– Товарищ Иванов! – дип кычкырдым.
Иванов та мине танып алды да командирына әйтте:
– Бу, – диде, – әйбәт солдат, татар. Ул, – диде, – начар юлга басмас. Ул үзенең неграмотный булуы аркасында гына болар арасына эләккән.
Стройдан чыгардылар. Иванов кулын бирде.
– Син нәрсә, Хәйдәрев, – ди, – башыңа ат типтеме әллә? Революция булды, революция! – дип, минем аркадан какты. Шулай исән калдым.
Хәмит абзый шуннан соң гомер буе авылда кием текте. Әмма заказны ул читтән ала иде. Чөнки Хәмит абзый – «ак тегүче». Ул елларда авылда әле костюм киюче юк, халык күбрәк «кара тегүчеләр» белән эш итә. Гомер буе Хәмит абзыйның капка төбендә тарантаслы ат торды. Аның клиентлары, гадәттә, Арчадан, зур начальниклар арасыннан була иде. Райком, райбашкарма, редакция, җир бүлеге, финанс бүлеге, банк, больница кешеләре, егерме чакрымнан килеп, заказ биреп китәләр иде. Хәтта военкомга да мундир, галифе кебек әйберләрне ул тегә иде.
Хәмит абзый үзе бик культуралы киенә, борын астында нәкъ рафинад шикәр шакмагы зурлыгында мыек йөртә, башында һәрвакыт кызыл плюш өсле тупый бүрек, чалбары үтүкләнгән була, кыска пальтосының кыек кесәләренә кулларын тыгып, кызу-кызу узып китә иде. Сөйләшкәндә дә, эшләгәндә дә темпны ярата иде. Аның турында халык сөйли иде: имеш, гомеренә кысыр аш ашаганы юк, көн саен итле аш! Булса булыр, аларның өй алдында һәрвакыт тәмле ис борынга бәрелә иде. Тагын сөйлиләр иде: хатын-кыз, бала-чагага бик коры икән, дип. Хатыны – сүзне озын итеп сөйли торган Бибинисаның исемен тутырып әйтеп торырга аның вакыты булмый һәм ул аңа гомер буе «Биса» дип кенә аваз экономияләп дәште.
– Быелгы бәрәңге өй астына сыймас, базга салыйк, – ди икән Биса.
– Шту син, шту син, – ди икән Хәмит абзый, – базның стеналары начар, өшеп бетәр ул.
– Юк, – ди Биса, – әнә узган ел Һәдиятуллалар салды бит, безнеке төсле базлары, аларныкы өшемәде.
– Шту син, шту син, – дип каршы тора Хәмит абзый, үзе кызу-кызу зәңгәр габардин галифе үтүкли. Район милиция начальнигы бүген килеп алырга тиеш. – Шту син, – ди-ди Хәмит абзый җиңелә. – Ну, кара аны, өшесә – башың сары май, – дип, хатынын кисәтеп тә куя.
Март уртасында базны ачалар. Хәмит абзый йөгерә-йөгерә сәнәк белән салам ташый, бәрәңгенең өстен чистарта. Әлегә Биса өйдә. Чистартып бетерсәләр, күрәләр, ике йөз чиләк бәрәңге өшегән. Рәвеше, кыяфәте беткән. Хәмит абзый сәнәкне карга кадый да, уч төбен төкерекләп, өйгә торып йөгерә.
– Ну, бирәм, ну, бирәм, ну, бирәм, – ди-ди йөгерә. Әмма нәкъ шулвакыт капкага кошёвкалы ат килеп туктый һәм парлы кунак ишегалдына килеп керә. Карасалар, күрше авылдан баҗай белән балдыз икән. Хәмит абзыйның ачуы урталай өзелеп кала. Кунакларны өйгә кертеп чишендерәләр. Биса апа аш салып җибәрә, ыгы-зыгы. Әмма шул көнне Хәмит абзый кунаклар янында артын төртеп өч минут та утыра алмый. Сөйләүләренә караганда, ул көне буе баз белән өй арасында йөгереп бөтерелеп йөргән:
– Ну, көне туры килмәде, көне туры килмәде… – Көне буе ул башка бер сүз дә әйтмәгән.
Сугыш башланган атнада ук аны колхозның председателе итеп куйдылар. Менә шунда йөгереп тә күрсәтте инде Хәмит абзый. Урамнан тупый бүрекле кыска пальто ялт кына узып китсә – аның эчендә, һичшиксез, Хәмит абзый. Ни арада узадыр, әле амбарда, әле сушилкада, әле идарәдә – Хәмит абзый берьюлы бөтен җирдә була иде. Ләкин, грамотасы бик түбән булганлыктан, кәгазь, печать белән эш итү аңа бик авыр иде. Кырык беренче елның көзендә кинәт кенә кар явып бөтен чүмәләләр, кибәннәр, бәрәңге күчләре кар астында калды. Бераздан җебетте. Кыш буе ындыр сугылды, икмәкнең иге-чиге булмады. Халык председательдән гел аванс сорап торды. Хәмит абзый исә эшләгән кешедән берни дә кызганмады. Аны урамнан йөгереп узганда гына тотып туктаталар да аванс сорыйлар иде. Хәмит абзый исә, хут белән барганда туктатуларына бераз рәнҗүле чырай чыгара да, кесәсеннән гәзит кәгазе алып, капка баганасына куеп, карандаш белән яза иде. Бу инде амбарга алып бару өчен бер документ була, кладовщик ул язуны очлы тимерчыбыкка кадап җыеп бара. Гәзит кәгазе нәкъ хәзерге трамвай талоны зурлыгында була. Анда исә капка баганасының сырлары беленеп торган карандаш эзе. Нибары өч сүз: «12 кг Хайф». Ул инде, бәлки, «ф» хәрефе үк булмагандыр, аның инде Хәйдәрев дип язасы килгәндер, ләкин, грамота аз булганлыктан, шулай килеп чыга иде. Колхозчы бервакыт аны инде «Хайф» дип кенә йөртә башлады. Явызрак яшүсмерләр гәзит кәгазеннән үзләре дә байтак «Хайф» ясаганнар. Тик берсе, арттырып җибәреп, «32 кг Хайф» дип язылган кәгазь белән килеп тотылгач кына бу системаны туктаттылар.
Фронтовик бер егет яраланып кайтканчы Хәмит абзый колхоз белән җитәкчелек итте. Үз эшен яратып, янып-көеп эшләде, кешеләрне рәнҗетмәде.
Сугыштан соңгы елларда Хәмит абзый кибеттә эшләп алды. Анда да шулай җиңел сөякле булды. Кибеткә чәй-шикәр, кием-салымның яңа гына кайта башлаган вакыты. Прилавка артында Хәмит абзый берөзлексез йөгеренә-кабалана.
– Теге чалбар олыларга ярыймы ул? – дип, әдәп белән генә бер хатын эндәшә.
Хәмит абзый чалбарны прилавкага китереп тә сала, ни арада кабып өлгергәндер, авызыннан су бөркеп җибәрә дә әллә каян гына кайнар үтүк тартып чыгарып чыжылдатып үтүкли дә башлый. Әлбәттә, чалбар алына.
– Хәмит абый, теге пычак ничә тиен тора?
Ялт! Хәмит абзыеңның кулында инде кайрак, пычак Гали пәкесенә әверелә (безнең авылда үткен пычакны Гали пәкесе дип йөртәләр, ихтимал, дини мифологиядәндер).
Кыскасы, Хәмит абзый эшләгәндә, халык кирәккә дә, кирәкмәскә дә гел кибеткә йөри торган булды. Чөнки Хәмит абзый кибеткә кеше килеп керүгә хәрәкәткә килә, кыбырсып йөгеренә башлый иде.
– Иптәш! Иптәш! Менә бу чалгы берәү генә. Менә кара, менә кара! Тавышы нинди! Берәү генә бу, берәү генә…
– Иптәш! Иптәш! Менә җәяле пычкы полотносы кайтты. Нибары икәү. Әйдәле, әйдәле.
Ул полотноны тотып йөгереп урамга чыга. Полотноны бөгеп түгәрәк ясый да кинәт ычкындыра. Кинәт турайган пычкы, чыжылдап, өскә кибет биеклеге күтәрелә һәм, тураеп, чыжылдап, аяк астына килеп төшә. Хәмит абзыйның күзләре яна, шатлана.
– Күрдеңме, иптәш? Ишеттеңме? Әллә икесен дә үземә алыргамы икән, иптәш? Корыч бит, чын корыч, иптәш!
Хәмит абзый минем әтине бик яратып искә ала иде һәм мин, атасыз үскән малай, иртәгә армиягә китәсе көнне аның янына кибеткә күрешергә кердем.
– Иртәгә китәм, исәнлектә күрешик, Хәмит абый, – дидем.
Ул гадәтенчә йөгеренде, кибетнең эчен тутырып бөтерелде, стенадагы сәгатькә күз ташлады да:
– Һи-и, иптәш! Эш сәгате чыккан бит! – дип, кибетнең тәрәзә капкачларын япты, ишекне эчтән бикләде дә керосин лампасын кабызды.
– Илле генә грамм, илле генә грамм, – дип ду-чат килде һәм башта илле грамм портвейнны үзе авыз итте. Аны үз гомерендә шуннан да ары эчми дип әйтәләр иде. Аннан хәерле юл теләп миңа кул сузды.
– Илле генә грамм, илле генә грамм, – дип ашыктырды. – Юл аягы, исән-сау кайт, иптәш, исән-сау кайт…
Кибеттән чыгар алдыннан, күңеле нечкәреп, тавышын тыеп кына бер җыр җырлады:
Әйдә, дуслар, җыелышып
Чыгыйк әле сәйранга.
Аш-шыйк, эч-чик, уйныйк, көлик –
Калсын дошман хәйранга.
Зөлфия
Безнең авылда андый чибәр, андый уңган кыз хәзер бармы икән? Мин авылда бик еш кына балаларны күзәтәм. Җәйнең эссе көнендә аякларына резин итек киеп, велосипедка утырып йөриләр, йә әниләренең кулына, итәгенә ябышып кибет юлында гомер уздыралар. Күпме бала күзлек кия, көзен укытучылар күпме баланы комиссиягә алып барып ярдәмче мәктәпкә урнаштыралар. Миңа сөйләделәр: бер бала беренче класска кергәндә әле төсләрне аера алмый икән. Яшелне кызылдан, караны актан… Ә бер бала алтынчы класста (тамагы тук, өсте бөтен, йортта эшләтмиләр) унбер фәннән «ике»ле алган. Әнисе җыелыштан кайтып әтисенә сөйли икән:
– Менә, безнең Ясәвинең унбер икелесе чыккан.
Малай шунда рәнҗеп әнисен бүлдергән:
– Ялганлап утырган булма! Җидесе берле бит соң аның, – дигән.
Монысын җае килгәндә әйтим: безнең авыл ата-аналарының традицион бер-ике гадәте бар. Бала яхшы укыса – ата-ана үзенең эш нәтиҗәсе дип билгели. Начар укыса – укытучыдан. Тагын: бала начар укыса, ата-аналар җыелышына әни кеше йөри. Яхшы укыса, бары тик әти генә.
Безнең күрше Зөлфиягә дүрт класстан ары укырга туры килмәде. Менә ул укып күрсәткән булыр иде! Бу кызда, белмим, нинди генә талантлар ачыла алмыйча сүнеп, күмелеп калды икән?
Әгәр безнең авылда безнең буын балалары әдәбиятны, фольклорны яратып үскәннәр икән – моның белән без, беренче чиратта, Зөлфиягә бурычлы. Һәр кичне (ул бигрәк тә көзге яктагы караңгы кичләрне ярата иде) Зөлфияләр капка төбенә җыелабыз. Шунда, караңгыда, безнең өчен дөньяның иң серле, иң куркыныч, иң кызыксындыргыч капкалары ачыла. Зөлфия авылның әллә кай якларын белә. Удмуртлардан килгән борынгы традицияләр авылда әле дә яши иде, күп гаиләнең үзенә генә хас берәр хикмәтле әйберсе, тылсымлы көче бар иде. Зөлфия боларның барысын да белә.
– Сафыйларда бүре уыннан (аллергиядән) дәвалау өчен бүре койрыгы бар, – ди. – Корт чагып, бүре уы булса, шуларга гына барасы. Аларның келәт астында сасы көзән бар. Гомер буе яши. Шуңа күрше-тирәдә тавык кырыла. Ничек кырыламы? Тавык кетәклегенә керә дә, башы белән идәнгә таянып, артын кунакчага юнәлтеп, тавыкларга таба сыеклык сиптерә. Берәр тавыкка шул эләксә, шуның сасылыгына чыдый алмыйча, тавык егылып төшә. Менә шуңа күрә сасы көзән диләр аны.
Сафыйларның күршесендә генә – Дәүләтшалар. Дәүләтша абзый үлгән, аннан калган хатыны – сихерче. Зөлфия шуны сөйли.
– Дәүләтша хатынының өенә кергәнегез бармы? Һи-и-и… Бер кереп карагыз әле. Әллә нәрсә генә укый да өрә, шуннан бөтен өйләре күлгә әйләнә. И бервакыт үрдәкләр йөзеп йөри башлый, и Дәүләтша хатыны укына… Менә беркөнне әти күргән, төнлә урамда эт шикелле бөкрәйгән дә дүрт аяклап чаба, ди, үзе «вау-вау!» килеп өрә икән. Үзе тубалга ат тизәге җыя, ди. Узган кыш фокусчы килгәч клубка кердегезме? Бер фокусын да эшли алмады бит! Ник дисезме? Әнисе җыйган ат тизәген малае кесәсенә салып кергән. Ат тизәге салып керсәң, фокусчы үзенең сихерен эшли алмый инде ул. (Малае япь-яшьтән сугышка китеп, Германиягә хәтле барып җитте, орден-медальләр тагып, Арчадан авылга кадәр карлы юлда фаралы трофей-велосипедына утырып кайтты, хәзер җиде бала атасы, сугыш ветераны.)
– Закир хатынында бүсер ташы бар, – ди Зөлфия. – Яңа туган баланың кайберсе бик елак була. Әнә шул таш белән баланың эчен бик озак ышкырга кирәк. Бик озак ышкыгач, шуннан бер кыл чыга. Шул кылны алгач кына бала исәеп китә, елаудан туктый.
Чыннан да, баласы елак кешеләр өйләренә Закир абзыйның бу хикмәтле хатынын чакыралар иде.
Зөлфия агач башына менү буенча авылда чемпионка иде. Урманда, авылда ул менә алмаган агач башы, ул актарып карамаган кош оясы була алмый иде. Сафыйларның бакчасында әле теге кыргый заманнардан ук калган егерме метр биеклегендә бер кара чыршы бар иде. Шуның иң очында һәр язны карга оясы була иде. Зөлфия шуның очына ук менә һәм, каргалар белән пыр тузып сугышып, безгә күрсәтергә дип бер күкәй алып төшә һәм аннан менгереп куя иде. Көне буе аның белән йөргәндә нинди генә шомлыклар эшләмисең. Күбрәге – шаһит буласың. Зөлфия һич тә кирәксезгә, бары тик маҗарасына гына кызыгып, көпә-көндез авылның бөтен бакчаларын көйдереп чыга иде. Бакчага кем кергән?
– Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән!
– Ну, тотсам! Ну, тотсам…
Бакчага керүе һич тә үзе өчен түгел, ә үзе белән ияреп йөргән кечкенә балалар өчен була иде. Кеше бакчасыннан алып чыккан ике-өч кыярны, ике-өч шалканны ул балаларга өләшеп бетерә, үзе авыз да итми кала иде. Аның тирән кесәле күлмәгендә һәрвакыт кыяр, кишер, алма, йомырка, борчак кузагы, тозлаган (симертелгән) шомырт кебек нәрсәләр була иде. Кешегә нәрсә дә булса бирү аның өчен зур бәхет иде. Син, мәсәлән, аны-моны уйламыйча, капка төбенә чыгып басасың. Шулвакыт җиде кат җир астыннан дәшкәндәй синең исемеңне әйтәләр. Кем эндәште икән дип каранырга өлгермисең – тып итеп синең аяк астына бер кишер килеп төшә. Күпмедер вакыттан күреп аласың: күрше Камәр түтинең шомырт башында, ак фин снайперы кебек, яфракка төренгән Зөлфия утыра. Моны беркем дә күрмәячәк һәм, һичшиксез, ул анда шомырт чемнәп, шуны тоз белән итәгендә сикертеп, шомырт симертеп утыра.
Зөлфия көне буе күрше һәм үз бакчалары хисабына балалар сыйлый. Күршеләрдән жалоба шактый җыелгач, атнага бер тапкыр аны кичен әтисе кыйный. Озак итеп, нык итеп. Безгә бу көннәрдә бик күңелсез була. Ике-өч көн узгач, бермәлне капка төбендә торганда сиңа тагын каяндыр эндәшәләр һәм тып итеп аяк башыңа ук бер кыяр килеп бәрелә. Зөлфия… Бу юлы үзләренең чорма тәрәзәсеннән.
Зөлфия бакча караклыгында йөргәндә әтисе тарафыннан гына түгел, бакча хуҗаларыннан да кыйнала иде. Хәтердә калган: чама белән утыз бишенче ел. Җәй, урак өсте. Бакчаларда сары тәлинкә булып көнбагыш көләчләнеп утырган вакыт. Зөлфия безне сыйлыйм дип, бичара, күршедәге «Газиз катыны» дигән тол хатынның бакчасына кереп, сары чәчәкле бер «табак» көнбагыш алып чыккан иде. Нәкъ шуны бүлгәләп ятканда гына, баш өстенә көлтә куеп (чишмәдә чылатып, икенче көнне кырда көлтә бавы ясар өчен уракчылар бер көлтәне баш өстенә куеп алып кайталар иде), «Газиз катыны» кайтып төште. Ул гомер буе тол яшәп ике шук егет (ул егетләрнең берсе өлкән лейтенант иде, фаҗигале рәвештә һәлак булды) һәм бер кызны аякка бастырып килгән. Авыр тормыш алып барган бу усал хатыннан барыбыз да курка идек. Мин бу юлларны язып ятканда гына авылда ишеттем: «Газиз катыны», бичара, туксанны узып, үзебезнең якны сагынып, акылы иләсләнеп, Фирганәдә кызы кулында дөньядан киткән. Усал хатын иде, усаллык – тол хатынга яшәү өчен бердәнбер юл. Әйе, кайтып та керде, баш өстендәге көлтәсен, тавык үләне баскан ишегалдына атып та бәрде, бакча якка лас-лос атлап чыгып та китте. Без киртә буендагы алабута, кычыткан, әрекмән урманына ышыкланып ята идек. «Газиз катыны» танк булып безнең өскә килә башлады, безнең чыдамлык җитмәде, шыбырдашып киртә буеннан чәчелдек, уңны-сулны белмичә төрле якка торып йөгердек. Шулвакыт «Газиз катыны»ның яман сүгенү сүзе һәм лап-лоп йөгергәне ишетелде.
– Ах, чукынчык, шул ата карак Зөлфияне тотмасам!..
Ул безнең белән бөтенләй кызыксынмаганын белгәч, без Зөлфия өчен борчылып урамга чыктык. Без чыкканда, трагедия үзенең финалына якынлаша иде. Мәчет ишегалды белән Вәли картның бәрәңге бакчасы арасында бер метр киңлегендә генә тар тыкрык бар. Зөлфия шул тар тыкрыкка элдертте, басу ягына чыкса, аны егерме «Газиз катыны» да тота алмаячак иде. Ләкин Зөлфия, бичара, бер нәрсәне белми иде: урамнан кырга кош-корт чыкмасын дип кичә генә Вәли карт тыкрыкның теге башын читән белән бикләп куйган, «тупик» ясаган иде. (Ашлык өлгергәндә каз-үрдәк чыкмасын дип ел саен шулай вакытлыча бикләп торалар иде.) Әмма җан саклау өчен йөгергән Зөлфия аны каян уйлап торсын! Йөгереп барып терәлүгә Зөлфия, ике дә уйлап тормыйча, читән ботакларын аерып башын тыкты. Тыкты… һәм бөкрәеп башын тыккан көе читәнгә эләгеп тә калды. Без тын алырга да куркып карап торабыз. «Газиз катыны» үзенең корбанына килеп җиткәндә генә мәчет коймасы буеннан шатырдатып умырып бер көлтә кычыткан алды һәм башын теге якка да, бу якка да ала алмыйча тыпырчынган Зөлфия янына килде. Явыз хатын инде йөгерми иде. Килде… һәм без куркудан бер-беребезнең беләкләренә ябыштык. Арт ягын палачка әзерләп куйган бичара Зөлфиянең күлмәктән башка эчтә бер киеме дә юк икәне беленде. Явыз хатын исә аны ярты кочак кычыткан миллеге белән арттан өйкәләде.
– Менә сиңа! Менә сиңа, ата жулик! – дип чаж да чож китерде.
Зөлфияне олырак кызлар күтәреп алып кайттылар. Берәр атна ул урамга чыкмады. Аны бик каты шешенгән дип сөйләп йөрделәр.
Ул елларда безнең өчен ашаудан кала иң кадерле нәрсә дәфтәр белән китап иде. Китап дигәннән, Зөлфия каян тапкандыр, шул елларда ук ул (38 нче еллар тирәсе) «Совет әдәбияты» журналын укып барган икән. Без исә дөньяда андый журналның барын ишеткәнебез дә юк, бөтен укыганыбыз «Яшь ленинчы»да басылган «Гали баба һәм кырык карак» һәм «Пионер каләме»ндә басылган примитив бер-ике поэма иде.
Яфракларын селки-селки,
Шаулый кара урман.
Бер кечкенә малай бара
Урман юлыннан, –
дип башланып киткән бер поэмада Алик исемле малай, ике-өч аңгыра япон разведчикларын тотып (бер коралсыз!), безнең заставага китереп тапшыра. Икенче бер поэма болай башлана иде.
Көн кояшлы.
Һич торасы
Килми авылда.
Акбай белән
Икәүләшеп
Киттек урманга.
Чыкты арттан
Кулак эте,
Чапканны күреп…
Анда да бер кечкенә малай урмандагы бөтен бер банданы «дуракка чыгара» һәм тоттыра. Зөлфия исә беркөнне безгә караңгы кичтә «Гашыйк гариб» дигән бер әкият сөйләде. Безнең йөрәкләр дөп-дөп типте. Хикмәтле Гашыйк гариб, Маһелмиһри, Хөршидбәк дигән кеше исемнәрен, Эрзерум, Карс кебек шәһәр исемнәрен беренче тапкыр без шунда ишеттек. Ул әкияттән Зөлфиянең бер җөмләсе (безнеңчә әйтелмәгән бер фигыль) истә калган:
– Нишләмәк кирәк, – ди Хөршидбәк.
Шул сихри бер кичтә мин дөньяда Кавказ дигән серле бер ил барын, ул якларда исемнәре безгә охшаш халыклар барын белдем һәм Эрзерум, Карс исемнәренә мәңгегә гашыйк булдым. Шул кичтән соң утыз биш еллар узгач, китапханәдә «Совет әдәбияты» журналы саннарын актарып утырганда, мин бервакыт сискәнеп киттем, анда М.Ю. Лермонтовның бу әкиятен татарчага тәрҗемә итеп бастырганнар икән. Һәм мин ашыга-ашыга теге җөмләне эзләдем. Бар! Нәкъ шулай!
– Нишләмәк кирәк, – диде Хөршидбәк…
Актара торгач ачыкланды: Зөлфия караңгы кичләрдә безгә сөйләгән «Кара ясаучы малай» (Шолом-Алейхем), «Яктыга таба» (Иван Франко) һәм аулак өйдә ялгыш бер егетне үтереп, шуны мичтә төне буе яндырган, ахырдан сөргенгә сөрелгән ике кыз турындагы хикәяләр барысы да шул елларда «Совет әдәбияты» журналында басылганнар икән. Мондый реалистик әдәбият дәресләре көзге караңгы кичләрдә еш кына коточкыч фольклор әсәрләре белән чиратлаштырылып алып барыла иде. Зөлфия сөйләгән әкиятләрдә әллә ниткән куркыныч моментлар була иде, һәм һәр кичне берничә бала, шул куркыныч моментны сөйләгәндә, дерелдәп урыныннан сикереп тора да йомылып өенә йөгерә иде. Әмма шул ук бала икенче кичне тагын Зөлфияләр капка төбендәге эскәмиягә килеп утыра һәм әкият көтә иде. Ә Зөлфиянең куркыныч җөмләләре менә мондыйрак була иде:
– Шуннан соң… Иртә белән яктыргач чыгып карасалар… Теге егетне, бичара, үтереп, мәчет манарасына алып менеп, эчәгеләрен буй-буй элеп куйганнар, ди…
Яки:
– Шуннан соң… Бу карчык нишләп бик озак торды икән дип, күпер астына төшеп карасалар, теге шатыр-шотыр нәрсәдер ашап утыра икән. Карасалар – шунда яткан бер мәетнең колагын кимерә икән…
Бу җөмләләр, әлбәттә, бик күп баланы «өенә йөгертә» торган җөмләләр иде.
Инде дәфтәргә килсәк… Без – беренчедә, Зөлфия исә үз гомерендә алачак белеменең соңгы классында – дүртенчедә иде. Дәфтәр юк, дәфтәр җитми. Ул еллардагы матур тышлы дәфтәрләр… Хәзер дә шулай матурмы икән алар? Ал тышлы ап-ак юка кәгазьгә сыек зәңгәр тар линияләр уздырылган юллы дәфтәр. Сыек яшькелт тышлы, эче шакмаклы кыек сызыклы дәфтәр. Ал тышлысы язу, матур язу өчен, зәңгәр тышлысы арифметика өчен әйбәт була. Яңа дәфтәрнең исе! Баш әйләнә, күзгә яшь килә. Дәфтәр тышындагы хикмәтле рәсемнәр! Әнә Пушкин – аның үлеменә 100 елны билгеләгән чакта без беренчедә идек. Дәфтәр тышында көдрә Пушкин – ни гаҗәп! – бармагында йөзек! Ирләр йөзек киямени? Ирләр чәчен кырдырып алдырырга тиеш, ә бу? Дәфтәр тышында аның шигыре:
Я памятник себе воздвиг.
Икенче бер дәфтәр тышында рәсем: князь Олег хазарларга поход чыгарга әзерләнә. Аста шигырь:
Как ныне сбирается…
Безнең өебез урамнан эчкәрәк кереп салынган, һәм кышларын без мәһабәт кар дәрьясы эчендә ялгыз утырып калабыз. Март ае җитсә, бөтен кояш безнеке. Тәрәзә белән тигезләп салынган кар дәрьясы Масра юлына ук җәелеп тоташкан, ул җем-җем итә; өйдә әллә бүрәнәләрдән, әллә тәрәзә пәрдәләреннән алсу нур тулган, әни мич томалап йөри, ә өстәлдә алсу тышлы дәфтәр. Мин аңа язып утырам:
Һич сине куркытмасыннар
Шүрәле, җен һәм убыр…
Алсу тышлы дәфтәр миңа әле дә март аеның кояшта җемелдәгән кар диңгезен, мич алдында ризык әзерләп йөргән әнинең нурлы йөзен хәтерләтә. Тагын март аеның кичләре. Тулы айлы көмеш кичләр. Ул кичне җир өстенә чыккан бөтен ай нуры безнең өйдә, өй түрендәге кар дәрьясында. «Энә табарлык якты» – ай яктысына безнең авылда чагыштыру бер генә. Ай нуры өйгә тулгач, мин яткан җирдән шыпырт кына торып утырам һәм өстәлдәге дәфтәремне алам. Яшькелт тышлысын. Миңа нигәдер шул яшькелт тышлы дәфтәр белән дөньядагы ай нуры икесе бер булып тоела. Мин шул дәфтәремне күкрәгемә кысам да хыялым белән ай нурында еракта очам, еракта-еракта калын тун кигән Папанинны, хикмәтле шлем кигән Чкаловны, бозау тикле эт җитәкләгән хәрби фуражкалы Карацюпаны күрәм. Шулай озак-озак хыялланам. Ә ай үзенең яшькелт нурларын безнең кар диңгезендә ялгыз утырган өебезнең зур тәрәзәләреннән көчләп тутыра сыман.
Яз буе дәфтәргә тилмердек. Алдагы уку елы өчен җәен дә дәфтәр сатмадылар. Һәм яңа партия кайтмыйча сатмаячакларын да әйттеләр. Ә беренче сентябрьдә дәфтәр белән барасы бик килә иде. Нишләргә? Ә! Зөлфия бар бит дөньяда! Бу турыда ул да уйлап йөри икән. Һәм бер кичне Зөлфия абзар артына «хәрби совет» җыйды. Моңа мин, минем яшьтәшләрдән Габдерәкыйп һәм Нурислам чакырылды. Оператив план төзелде. Эш моннан гыйбарәт: мәктәпнең алгы классында бикле шкафта узган елдан калган йөз-ике йөз чамасы дәфтәр бар. Бурычлар болай бүленде: иртәгә нәкъ шушы вакытта мәктәп ишегалдына, безнең койма буена җыелабыз. Калганын Зөлфия оештыра.
31 августның әллә ниткән шыксыз, болытлы, җилле бер киче иде. Мәктәп коймасы буена утыртылган безнең бакчадагы дүрт тополь шомлы шаулый. Җыелдык. Шыпырт сөйләшәбез. Мине – мондый операцияләрдә файдалану өчен бернигә дә яраксыз малайны – (мине ничек моңа катнаштырдылар икән, әле дә аңламыйм) Зөлфия мәктәп ишегалдына сакка куя. Кеше-кара килә башласа, мин хәбәр итәргә тиеш. (Нурислам дулап алды: фәлән итим, ди, синең эс асат, кесе килә басласа торасың да зөгерәсең, ә без калабыз, ди.) Габдерәкыйп мәктәп йозагын ача да чолан эчендә кала. Нурислам белән Зөлфия класска керәләр. Класс ишеге төбендә Нурислам кала. Шкафның ишеге ике якка ачыла, аңа йозак эленгән, әмма ишекләре эчтән келә белән эләктермәгән. Димәк, кул сыярлык. Монысын Зөлфия башкара. Ахырдан бүлү – хәтәрлек коэффициенты буенча.
Мин, дер-дер килеп, тополь төбендә утырдым. Чыннан да, мәктәп ишегалдына кеше килеп керсә, мин нишләр идем икән? Хәзер уйлыйм: иптәшләргә хыянәт иткән булыр идем. Аһ, нинди кабахәт малай булып калыр идем мин. Мине хәтта кыйнамаслар да иде. Бәхетем булган – берәү дә килмәде. Караңгыда дәфтәр бүлдек. Миңа унау, ике малайга егермешәр тиде, Зөлфиянеке исәпләнергә тиеш түгел иде һәм ташыган бәхеткә чыдый алмыйча без йөгерешеп таралдык. Беркемгә – туганнарга, иптәшләргә әйтмәскә вәгъдәләр бирештек. Иртәгесен, алдан сөйләшкән буенча, бер-беребез янына килмәдек, урамнан узганда бәхетле күз карашлары белән генә аралаштык. Мин көненә ун мәртәбәдер чормага менеп, теге дәфтәрләрне сыпырып, борынга тидереп иснәп карадым. Дүртесе – иң яратканы – ал тышлы, берсе – зәңгәр, калганнары яшькелт ай нуры төсле иде.
Шулай да, Нурисламны өендә фаш иткәннәр. Дөресрәге, боларны каян алдың дип кыскач, абыйсы Мәгъфурга үзе сөйләгән. Бер-ике көннән ындыр артында каз саклап йөргәндә, Мәгъфур минем янга килде дә:
– Сезгә моның өчен ун ел өтермә, фәлән итим, – диде.
Мин берничә көннәр буе кара хәсрәттә булдым – срокны тутырып кайтканда унсигездә булам, ә әни илле җиде яшьлек карчык була! Бичара! Бу хәсрәткә ничек түзәр икән ул…
Теге дәфтәрләрне без, әлбәттә, ике-өч ел буе тота алмадык. Мәгъфур да унсигез яшьтән сугышка китеп шунда ятып калды…
…Җиләк җыю буенча балалар арасында Мәрфуга карчыктан кала иң зур абруй Зөлфиядә иде. Кичтән, җиләк вакытында, Зөлфияләр капка төбендә «оперативка» була: ничәдә торырга, кемнәрне ияртергә, кемнәрне юк, нинди савыт алырга һәм урманның кайсы фарталына (квартал) барырга. Җиләкле урыннарның исеме бар. Каен җиләге үсә торган урыннар: ике нарат арасы, чыршылык, Галиулла чүнлеге, Торна елгасы, Зирексаз арты, Төплек, Пимәр каенлыгы, Чыбыклы юл арты (телефон линиясе) – визир ярганда бирелгән исем – Казган юл буе, Кордон алды (арты) һ.б. Кура җиләге булса: Төплек арты, унҗиденче фартал (217 нче квартал), Казиле фермасы арты (Казиле колхозы җәен телефонлы юл буена урман лагерена сыерлар чыгара иде), унбишенче фартал, туксан җиде, сирәк кенә – җитмеш сигез. Башыңны иеп кичтән Зөлфия янына киләсең. Куркып кына сорыйсың (ә ияртмәсә?):
– Иртәгә нишлибез? Барабызмы?
Зөлфиянең бу вакытта телеграф стилендә кыска җөмләләре була.
– Боерган булса.
– Кая?
– Кимпласага. («Киң полоса» дигән сүздән, киселгән ачыклык.)
– Ничәдә?
– Көтү куганда.
– Савытны ниндине?
– Пласкати җитеп торыр. Артса – күлмәк итәгенә.
– Кемнәр-кемнәр?
– Шәйхулланы ияртмибез. Зөләйха белән Рәшидә дә калып торыр. Гел ашыйлар, җыю турында уйламыйлар да.
Зыңгырт! – Тимер келәле авыр капка ябылды, Зөлфия юк булды.
…Зыңгырт! – Тимер келәле авыр капка ачылды, Зөлфияне ай күрде, кояш алды, көтү куалар икән. Артыннан торып йөгерәсең, авылны чыкканчы Зөлфия берәүгә дә бер сүз дәшми, урман юлына чыккач, туктап, барлау үткәрә. Әлбәттә, кичен исемлектән сызылган берәр бала булмый калмый, Зөлфия аңа авыр караш ташлый, теге бичара башын иеп басып тора. Әмма Зөлфия бик гуманлы, яхшы холыклы кеше иде.
Урман буена килеп җиткәч, Зөлфия мендәр тышы кадәр зурлыктагы әрекмәннәрне зелпе, куак төпләреннән чаж-чож китереп умырып ала. Урман буенда ташланган иске чабата булмый калмый. Зөлфия әрекмән белән аягын урый да, кешедән калган иске чабатаны киеп, чыжылдатып куак арасына кереп китә. Кура җиләге җыйганда чиләге тулмыйча кешегә эндәшми. Ә чиләк тиз тула! Аннан ул иптәшләренә җыеша. Безнең авыл балаларының бик матур бер гадәте бар иде, савыт тулгач, өстенә сабагы-тәлгәше белән өзеп сабаклы җиләк утырта идек. Анысы кайтып кергәч тә әнигә. Әни җиләге. Бу – изге. Бу – һәр балада бар. Әтигә түгел – әнигә. Моны Зөлфия бик каты күзәтә иде.
– Әйдәгез, әниләргә берәр сабак кадыйк та кузгалыйк…
Безнең арада әниләре үлгән Таифә, Мансур, Мәгъсум исемле өч бала бар иде. Алар нишләде икән шул чакта? Алар хәзер өчесе дә Казанда, очрашкач шуны сорарга кирәк әле.
Без бәләкәй чакларда табигатьнең бик кызык гадәте бар иде. Урман буена чыгабыз. Зөлфия әрекмәнле чабатасын салып ташлый. Чабатаны ташлау – аны питомник киртәсенә элеп кую дигән сүз. Димәк, кирәк кеше файдалансын. Аннан питомник киртәсенең юан баганасы башына бер-ике җиләк куясың. Монысы – урман иясенә. Шулай итсәң, ул иртәгә дә җиләкне күп таптыра. Шатланышып кайтып китәбез. Юлыбыз – Югары су буе дигән хикмәтле елгадан. Бу елга урманнан чыга да кечкенә-кечкенә күлләр булып өзелгәләп, ялганып ике чакрым буе чәчәкле (күбрәк давыл чәчәге) тар уйсулык булып авылга кадәр кайта. Су коенабыз. Бик кечкенә күлләр. Хәзер уйлыйм: боларның диаметры 3–4 метрдан да ары түгел иде. Һәрберсенең исеме бар: Түгәрәк күл, Шәкерт күле, Озынча, Кызыл Яр асты… Шул күлләрдә коена-коена кайтканда, һәр көн – һәр кайтканда – урман өстеннән гөлдерәп кара болыт чыга һәм, ни хикмәт, без кайтып җитәргә ярты чакрымнар кала безне керендереп, ут уйнатып, җир селкетеп, дөбердәп яшенле яңгыр уза иде. Манма су булып кайтасың, син кайтканда, ялт итеп кояш чыккан, җылы, парлы бер көн. Бу без җиләк җыйган һәр көнне шулай иде. Ә безнең авылда җиләк вакытында җиләккә бармый калган баланы кешегә дә санамыйлар иде. Һәм без һәр көнне урманда идек.
Сугыш вакытында Зөлфия ундүрт, унбиш, уналты яшьләрне кичерде. Кырык беренче-кырык икенче елның рәхимсез кышында салкыннар 40 белән 48 градус тирәсендә уйнады. Колхозның икмәген кырдан ташырга, әвеслектә сугарга, амбарга, сушилкага ташырга, заготзернога илтергә кирәк иде. Боларның барысы да Зөлфиягә эләкте. Колхоз эшенең иң авыр урынында әрсез Зөлфия була иде. Шомырт кара чәчләрен яулык астыннан чыгарып, телен тешләп бер эшкә тотынса – аңа эш чыдамады. Төнге смена гел Зөлфиянеке булды. Очар кошлар егылып төшәрлек салкында көлтә керткән, капчык күтәргән Зөлфиянең кызарган ялангач тез башы, алсу үкчәсе күренеп йөрү берәүне дә гаҗәпләндерми иде. Ул үзе һәрвакыт оптимист булды.
Ара-тирә Зөлфия яшүсмерләрнең аулак өен оештыручы, шунда иптәш кызларыннан берәр уч он, унар бәрәңге җыеп аулак аш пешерүче, аулак өйдә уеннар оештыручы, Маша` карт булып чабата көен уйнап күрсәтүче, чуар Нигаҗ булып чабата көенә биюче, әтисе булып җырлаучы һ.б. бик күп рольләрдә чыгыш ясаучы була иде. Шул ук вакытта ул «мирдән җыелып» пешерелгән аулак өй боткасының бер өлешен урлап аулак өйгә керергә хокукы булмаган, яше җитмәгән әллә кемнәргә ашата, ботканың кимүенә тавыш чыгарган иптәш кызларын адаштырып, ызгыштырып та ала иде. Үз йортларында да аның дәрәҗәсе әллә ни зур булмады: йортта булган малны, байлыкны Зөлфия мохтаҗларга, ятимнәргә өләшергә бик ярата иде.
Кызыбыз тугач, мин аңа Зөлфия дип исем кушмакчы булган идем. Уйлана торгач, бу фикеремнән кире кайттым: әгәр минем кызым Зөлфия кебек гуманлы, аның кебек елдам, өлгер, кешеләргә ярдәмчел булмаса? Ул бит таш калада, асфальт-бетонда үсәчәк. Каты авырып дөньядан вакытсыз киткән бичара Зөлфиянең рухын кимсетмимме, рәнҗетмимме мин?
Бу исемне мин хәтеремдәге Зөлфия белән генә бәйле рәвештә сакларга булдым.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?