Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шулай да шәһәрдә тормыш җанлы, кызыклы. Менә рәхим ит – бөтен җирдә «Ял паркы сезне чакыра» дип язып куйганнар. Әлтафи әйтә, монда, ди, хәтта Иделдә боз кузгалгач та трамвайларга язып эләләр, ди: «На Волге ледоход». Аннан бер-ике көннән соң: «На Волге полный ледоход». Вәт кешеләр ничек яшиләр!

Егетләр, өченче трамвайга утырып, Ял паркына киттеләр. Билетлар, сдачаларны санап алу кебек гаять катлаулы эшләрне Әлтафи берүзе башкарды. Малайлар тәрәзәдән карап әсәренеп бардылар, әмма Әлтафиның игътибарын вагон эчендәге бер инструкция җәлеп итте. Шул инструкциядә язылган булмаса, аны ничек уйлап табасың? Мәсәлән, анда трамвай ишегенең тоткасын борып алып киткән, тәрәзә рамындагы шөрепләрне борып алган өчен күпме штраф түләсе әйтелгән иде. Әһә, бу тоткаларны, бу шөрепләрне борып алып була болай булгач. Чын. Ягъни «Менә бу тотка алына. Аны алырга ярамый. Ләкин кесәңдә егерме биш сум акчаң булсын» дигән сүз инде бу. Бер шөреп бер сум тора икән. Кирәге чыкса нишләрсең? Инструкция кисәтеп куймаса, моны урласы икәнен каян белер идең?

Рәхәтләнеп кино караган, су кергән, йөзгән Гыйззәтуллинның кәеф яхшы иде, трамвайдан ул туктаганчы ук сикереп төште. Шәһәр шәһәр инде ул, монда һәр адымыңда егетлек күрсәтергә була. Тик Ял паркына килеп кергәч кенә егетләрнең бераз кәефе китте. Спорт мәйданчыгы янында. Монда Хәрби-диңгез училищесы курсантлары волейбол уйныйлар иде. Болар парк карарга килгән җирдән генә, узышлый гына, челтәр аркылы туп бәргәләп яталар. Баш киемнәрен генә салганнар. Йа Хода, болардагы чибәрлек! Ул гәүдә, ул битләр, ул яссы каеш белән буып куйган билләр, ул буйлар! Тупны әллә каян гына, бармак очына гына кабул итеп алалар, туп җиргә төшүнең нәрсә икәнен дә белми. Бу егетләрдәге тазалык, куәт, сәләт! Болар гел мускулдан һәм матурлыктан гына ясалганнар бит! Егетләр моны ерактан торып сизделәр һәм башларын түбән иделәр. Кәеф кырылды. Бу вакытта аларның барысына да үз гәүдәләре ят булып тоелды. Аска салынган буш корсаклар, еллар буе методика, психология өйрәнеп, су тутыргандай куәттән бушап калган беләкләр, арасыннан пароход узып йөрерлек камыт аяклар шул минутта эчпошыргыч бер артык нәрсә булып тоелдылар. Менә бит дөньяда ничек итеп яшәсәң булмый! Барысының да кәефләре кырылды, Әлтафидан башкаларыныкы. Әлтафи – мәңгелек оптимист. Курсантларның тубы аутка чыгып еракка тәгәрәп китүе булды, «менә абзагызны карагыз» дигәндәй горур кыяфәт белән Әлтафи туп артыннан йөгерде. Бер тибәсе килде аның. Волейбол тубы булса да. Һәм ике-өч метр чигенеп, күзләрен тәвәккәллек дәрте белән тутырып, Әлтафи йомылып килде дә шнурсыз солдат ботинкасы белән җан көченә тупка типте. Курсантлар гөр килеп бер көлеп алдылар. Чөнки туп урынында калды, волейбол мәйданчыгына Әлтафиның кырык өченче размерлы ботинкасы гына килеп төште…

Юк, училище спорт ягын бер дә карамаган. Кыш көне ике бармак калынлыгындагы имән чаңгыда йөртүдән башка бер дә тән тәрбиясе кайгыртылмаган. Анда да юньле таяк юк, ярыш вакытларында, мәсәлән, юл буендагы маякларны сындырып, таянгалап киткән вакыт аз булмады. Беркетү каешлары начар, хөкүмәт чаңгысы чабата башына кигерткәнне бөтенләй яратмый. Узган кыш кына, мәсәлән, Әркәшәнең кросс вакытында финишка сыңар чаңгысы үзе килде (финиш сөзәк тау астында иде), Әркәшәнең үзен әле тагын ярты сәгать көттеләр, салкын җилгә каршы биш чакрым ара узган Әркәшә, финишка килгәч, кулларын аяк арасына кысып, бөкрәеп озак елады. Ләкин Әркәшә бик тешләк малай, кай төше өшегәнен тәки әйтмәде. Сугыш вакыты булганлыктан, юньле физрук күрелмәде, ак чыршы баганаларга беркетелгән бердәнбер какшау турникның да тимере күгәреп бөгелеп төшкән иде…

Паркның бер башында чылбырлар белән тарттырылган шома тимерле турник күргәч, егетләр көч сынап карарга булдылар. Тирә-юньдә кеше-кара булмаудан файдаланып, турник астына кереп бастылар. Әлтафи «солнце» ясыйм дип мактанып караса да, булдыра алмады. Әйтерсең анабыз-җир киң галифе, авыр солдат ботинкалары белән аны үзенә тартып тора, ерак җибәрәсе килми иде. Җыйнаграк буйлы Әркәшәне дә өчәүләп күтәреп турникка асып карадылар. Җилдә бераз чайкалып торгач, Әркәшә гөрселдәп җиргә коелды. Гыйззәтуллин, турникның баганасыннан үрмәләп менеп, тимер уртасына күчте. Сигез тапкыр ияген тимергә тиерәм дип бәхәсләшеп менсә дә, аңа әлеге дә баягы үзенең төп байлыгы комачаулады: аның кыстырып куйган күлмәк итәкләре суырылып чыккан, чалбар каешы шактый түбән төшкән иде. Буш капчыкка үсеп чыккандай ике аягы белән һаваны шактый җилләтеп торгач, ул да Әркәшә юлыннан китте. Зарифуллин гына сары төк баскан ияген ике-өч тапкыр аркылы тимергә хәтле күтәрә алды.

Егетлек сыйфатлары җитми, каһәр! Барысын да беләбез, күп беләбез. Аорта белән плевраны да, сангвиник белән меланхоликны да, ахтунг белән дифтонгны да беләбез. Әнә Гыйззәтуллин белмәгән ни бар бу дөньяда? Училищеда уку чорында күпме алымнарны үзләштерде малаең! Кешеләр татарча килешләрнең урынын белми азаплана, ягъни төшем килешеннән соң кайсы килеш? Юнәлеш килеше кайсы урында? Гыйззәтуллинга моны белү өчен күз йомып ярты секунд ирен кыймылдату җитә. Чөнки: «Безнең Иван юрганга төренеп чанага утырды». Шуларның баш хәрефен җыйсаң, татар грамматикасы дәресендә пан булып утырырга була. Ә рус телендә? Монысы да нәкъ шулай. Тик күз йомарга гына комачау итмәсеннәр. Әлеге дә баягы Иван коткара.

«Иван родил девчонку, велел тащить пелёнку». Мондый метод Гыйззәтуллинны физикадан да коткарды. Спектрның ак нурларын өйрәнгәндә югыйсә беткән иде Гыйззәтуллин, стипендияләр очкан иде. Салават күперендәге нурларның рәтен белү шулкадәр әһәмияткә ия дип кем уйлаган? Булса соң, кызыл артыннан яшел булса? Барыбер түгелмени? Юк, баксаң, алай түгел икән. Стипендия алу белән алмау бер булмаган кебек үк, аерма бар икән. Шул аерманы төшенгәч, Гыйззәтуллин төн йокламыйча җыр иҗат итте. Үз гомерендә беренче тапкыр җыр чыгарды. Ул аны Гайшә Баязитовага багышлады. Һәм шул җыр физика дәресендә сират күперен кичәр өчен корбан ителгән тәвә ролен үтәде.

 
Кызыл, кола, сары, яшел,
Зәңгәр күктә миләүшә.
Спектрның ак нурларын
Өйрәндеңме син, Гайшә?
 

Нурлар шулай үз урыннарына урнаштылар. Моннан шактый укучы файдаланды. Бу җырга бары тик Әлтафиның гына исе китмәде. Чөнки ул, шәһәрдәге туганнарына баргалап йөргәндә, әллә кайчан ук инде нурларның рус телендә ничек урнашуларын ятлап алып кайткан икән. «Каждый охотник желает знать, где сидит фазан». Ягъни красный, оранжевый, жёлтый, зелёный, голубой, синий, фиолетовый. Менә белем алуда нинди хикмәтләр бар! Бу шпаргалка түгел. Гыйззәтуллин шпаргалканы гомеренә яратмады. Дөресрәге, ул аны файдалана белмәде. Бер тапкыр имтихан билеты алгач, ул үзенә эләккән сорауларны язып, кәгазен самолёт итеп ясады да укытучы читкә борылган арада артка очырды. Аэродинамиканың нинди законнарына нигезләнептер, теге самолёт Гыйззәтуллинның өч соравын төягән көе кыеклап очып барды да, кирегә борылып, педагогика укытучысының зәңгәр күзлегенә килеп бәрелде. Шул көннән башлап Гыйззәтуллинның йөрәге әллә нишләде. Кыңгыр эшкә тотынса – йөрәге тибә дә, тамак төбе кибә. Ул момент исенә төшсә, Гыйззәтуллин, гомумән, фани дөньяны оныта. Кызара, күзен дым баса. Колагы ишетмәс була. Чөнки бик күп җәфа күрде ул самолёт аркасында. Училище белән саубуллаша язды. Бик кыен булды…

Парктан кайтканда шуларны уйлап кайткан иде Гыйззәтуллин. Ләкин кайсыдыр тукталышта Әлтафилар төшкән икән. Гыйззәтуллин бер мәлгә каушап калды. Ләкин берәүдән дә сорарга кыюлыгы җитмәде. Вак акча күп иде, вокзал булгач барыбер дип, ул бер-ике мәртәбә Вахитов станциясен әйләнде. Ләкин теге кичәге мәһабәт бина, биек эскәмияле заллар, чылбырлы тимер капкалар бер дә күренмәгәч кайгыга төште. Трамвай килә торды, китә торды. Гыйззәтуллин, трамвайдан автобуска күчә-күчә, кондукторларның тавышына игътибар сала-сала йөри торгач, аэровокзал дигән җирне дә, елга вокзалын да күрде. Көн шактый кичкә авышкач кына, ул, очраклы рәвештә дүртенче трамвайга утырып, бөтен кеше дә төшеп беткәнче барды. Төште һәм… тукталышта Әлтафины күреп елап җибәрә язды. Әлтафи егетләрчә папирос кабып тротуарда тора иде.

– Безобразие, – диде ул, тәмәкесен кызу-кызу суырып. – Син нәрсә, Казан урамында да йөри белмисеңме әллә?

Юдино ягына бара торган поездга кереп бер читкә кысылып утыргач, Гыйззәтуллинның күңеле шулай да канәгатьләнүдән рәхәт чикте. Поезд кузгалгач, ул хәтта борын эченнән генә бер җыр да җырлады. Борын эченнән генә җырлауның сәбәбе бар: менә училищега килгәннән бирле аны Әлтафи мыскыл итә, синең көеңә татар җырының сүзе җитми, ди. Гыйззәтуллин моны үзе дә сизә, чыннан да, аңа күп җырларга өстәмә рәвештә клиннар кертергә туры килә, ләкин ул моны көй белмәвеннән дип түгел, артык моңлы бала булуыннан дип белә. Әлтафи әйтә, көй белү кешегә табигать тарафыннан йә бирелгән, йә бирелмәгән була, ди. Бервакыт Гыйззәтуллин белән училищеның атына кырдан бәрәңге алып кайтканда, Әлтафи аның җырын тыңлаган һәм язып алган. Бичарада көй озынлыгы шул дәрәҗәдә икән ки, сүз өсти-өсти, Гыйззәтуллин җәфа чигә, ыңгыраша башлый икән. Әлтафи ишеткән җыр бик гади генә җырланасы икән: «Зөлхәбирә көлтә бирә арбадан кибәннәргә; башың имә, серең бирмә үзеңнән түбәннәргә». Әмма дә инде шушы җыйнак җыр Гыйззәтуллин авызыннан чыкканда ни кибәннең, ни Зөлхәбирәнең элә-танагы калмый икән, имеш. «Зөлхәбирә көлтәләрне бирә… бирә арбалардан кибәннәрнең башларына гына, гына… Син башларың да имә, әй, син серләреңне дә бер дә генәдәй бирмә үзеңнән түбән җыен юк-барларга гынай…» Әлтафи арттырырга ярата яратуын, ләкин бу очракта дөрес булырга да мөмкин. Ә бу юлы Гыйззәтуллин бернинди өстәмәсез, дөрес җырлады:

 
Казан каласы – таш кала,
Күп калага баш кала.
Атадин бала яшь кала,
Бик күп эшләр башкара.
 

…Хәрби лагерь малайлардан бөтенләй икенче кеше ясады. Ике ай эчендә элеккеге итне ташладылар, яңа, солдат мускулы үсеп чыкты. Йөзәргә, шуышырга, сикерергә өйрәттеләр. Элек колхоз басуында алган физик көч яңадан әйләнеп тәнгә кайтты. Ләкин бу инде алама, тәртипсез көч түгел, бәлки системага салынган, хәрби-спорт законнары белән дисциплинага кертелгән яшьлек куәте иде. Ах, училищега килгәнче үк, башта хәрби лагерьда бер-ике ай тотып алган булсалар! Күпме гомер үзеңне егет булып сизмәгән көе әрәм узган бит!

Моны фадеев кына шулай яза ала

Сугыш бетте, сугыш бетте…

Без инде сугыштан соңгы тыныч елда укыйбыз. Инде коммерческий бәя белән әллә ничә тапкыр ипи сатып алдык. Рус теле укытучысы инде өр-яңа яшькелт материалдан китель тектерде. Җилкәләре киң кешегә никадәр килешә икән ул китель! Нәкъ маршал инде. Аның тавышы тагы да көрәйде. Без инде Гогольне, Пушкинны, Лермонтовны, Толстойны, Некрасовны өйрәндек. Безнең миләрдә хәзер сырларның исәбе-хисабы юк. Хәзер төнлә йоклар алдыннан Зарифуллин белән Әлтафи Лермонтовның романтизмы турында бәхәс алып баралар. Гыйззәтуллин инде йоклаганда Некрасов белән саташа. Ул «Кому на Руси жить хорошо» әсәре буенча «бишле» алды… Әлтафи хәзер рус теле укытучысы белән коридорда авыл хәлләре турында сөйләшеп тора һәм саф рус телендә сөйләргә тырыша. Мәскәү татары елмая, дәресләрдә безгә хәзер катлаулы сораулар бирә…

Без инде училищеның Ташлытаудагы элеккеге йортын карап кайттык. Яз көне иде. Училищеның мәһабәт бинасы янында кояшка чыгып баскан ак чырайлы, күзлекле, озын торыклы кешеләр барысы да газета укыйлар. Боларны Сталинград сугышында әсирлеккә төшкән фашистлар диләр иде. Барысы да бертөсле озын ботлылар. Безгә күтәрелеп карамадылар, укыйлар да укыйлар. Тере фашистларны күрү безгә бик нык тәэсир итте. Йөрәкләр кызу-кызу типте, тамаклар чатнады. Беребез дә бер авыз сүз сөйләшмәдек. Ә тегеләр берни булмагандай укыйлар да укыйлар. Без үзебезне дүрт ел буенча ачлыкта, салкында тилмертүчеләрне күрдек. Ул көнне кич гомуми торакта сүз шулар турында гына булды. Алар нәрсә уйлап яшиләр икән? Безнең җиргә корал күтәреп килгәннәренә үкенәләрме икән? Бәлки, аларның барысы да гаепле дә түгелдер? Нигә алар безгә күтәрелеп карамадылар икән?

…Ә берничә атнадан без үзебезнең төп йортка әйләнеп кайттык. Ташлытау станциясеннән әсирләрне төягән соңгы эшелон чыгып китте. Аларны Германиягә, өйләренә озаттылар дип сөйләделәр. Әсирләр яшәгән киң, якты бүлмәләрдә бер атнадан соң дәресләр башланды…

Ул көннәрдә без Фадеев иҗатын өйрәнә идек. Рус теле укытучысы акрынлап безне Левинсон, Бакланов, Метелицага гашыйк итте. Ничек иреште ул моңа, беребез дә сизми калдык. Безнең өчен ул көннәрдә дөньяда Левинсон отряды гына бар иде. Левинсон отрядының тар-мар китерелүе безнең йөрәкләрне тетрәтте, хәзер инде укытучы да «теге урынын укыгыз, моны укыгыз» дип әйтми, ул безнең хисләргә юнәлеш кенә биреп тора. Ул безнең кебек күп инструментлы оркестр белән оста дирижёрдай җитәкчелек итә, безгә сөйләтә, сораулар бирә. Күп вакыт, түзә алмыйча:

– Туктагыз, ребятки, бу урынын үзем укымыйча булдыра алмыйм, – ди. – Менә тыңлап торыгыз. Рус теле никадәр бай, никадәр сыгылмалы ул.

Һәм ул безне, Ерак Көнчыгыш урманнарында йөртеп, әллә нинди уйсулыкларга алып чыга. Дулкынланудан аның тавышы калтырый, калын тавыш яңгырап-яңгырап, өзелгәләп ала…

«Лес распахнулся перед ними совсем неожиданно – простором высокого голубого неба и ярко-рыжего поля, облитого солнцем и скошенного, стлавшегося на две стороны, куда хватал глаз. На той стороне, у вербняка, сквозь который синела полноводная речица, – красуясь золотистыми шапками жирных стогов и скирд, виднелся ток. Там шла своя весёлая, звучная, хлопотливая жизнь. Как маленькие пёстрые букашки, копошились люди, летали снопы, сухо и чётко стучала машина, из куржавого облака блёсткой половы и пыли вырывались возбуждённые голоса, сыпался мелкий бисер тонкого девичьего хохота».

Укытучы бу җөмләне чигереп тагын бер кат укый.

– Игътибар итегез, Фадеев кына шулай яза ала, – ди.

Ул үзе кулына китап тоткан, ләкин без инде сизеп торабыз: ул бу өзекне күңелдән укый. Аның безнең алда артист буласы килми, ә китап тотуы бары тик үзенең хисләрен, тавышын йөгәнләп тору өчен генә кирәк. Без сизеп торабыз, ул безгә инде бик күп әсәрләрне, соклана-соклана: «Моны Пушкин гына яза ала, моны Толстой гына шулай әйтә ала», – дип укыды. Бу өзекне дә ул һичшиксез безгә ятларга бирәчәк, икенче дәрестә күзлеген кулында әйләндерә-әйләндерә безне тыңлаячак, яхшы сөйләүчеләр булса, рәхәтләнүеннән «Во! Во! Во!» дип торачак, әгәр берәрсе бер сүзнең басымын гына күчереп куйса да, битен җыерып, аны туктатачак һәм «Тәмен бетердең» диячәк. Ә хәзергә әле ул Фадеевка соклана-соклана үзе укый…

«За рекой, подпирая небо, врастая отрогами в жёлто-кудрые забоки, синели хребты, и через их острые гребни лилась в долину прозрачная пена белорозовых облаков, солёных от моря, пузырьчатых и кипучих, как парное молоко».

– «Как парное молоко» – күрәсезме, ничек? Моны Фадеев кына яза ала!

…Тәрәзәдән түбәнгә күз ташласаң – Ташлытау болыны җәелеп ята, ак төтеннәр бөркеп, Казан ягыннан поезд килә. Бу дәрес бетүгә, Әлтафи әнә шунда – станциягә йөгерәчәк, төшке ашка биргән треска кисәген ул Мәскәү – Свердловск поезды пассажирларына ун сумга сатачак, шуңа күрә сирәк-мирәк кенә ул станция ягына карап ала. Яз килә, мең тугыз йөз кырык алтынчы елның язы килә, җир, үзенең ярлылыгына оялгандай, ач тамакларга өмет биреп яшелгә төренә, күңелләргә җылылык өсти. Тукта, кемгә авыррак булды икән? Левинсонгамы, безгәме? Левинсонның идеаллары бөек булган. Менә аның отряды тар-мар килгән. Ул шушы яшел уҗымлы җирдә гаделлек булсын өчен көрәшкән. Шул юлда аның иң ышанычлы көрәштәшләре һәлак булган. Нинди фаҗигале үлем белән Метелица, безнең бөтен классыбыз белән гашыйк булган Метелица үлгән… Ә бездә нибары тамак кайгысы. Оят түгелме?!

Укытучы кинәт кенә туктап калды. Бу – сирәк була торган хәл. Әйтерсең көйле инструментның бер кылы өзелде. Шулай да бер секундтан мәһабәт гәүдәсен турайтып, күзлек пыялаларын ялтырата-ялтырата, ул укуын дәвам итте:

«…Левинсон обвёл молчаливым влажным ещё взглядом это просторное небо и землю, сулившую хлеб и отдых, этих далёких людей на току, которых он должен будет сделать вскоре такими же своими, близкими людьми, какими были те восемнадцать, что молча ехали следом, – и перестал плакать; нужно было жить и исполнять свои обязанности».

Укытучы шап итеп китабын япты да тәрәзә буена барып басты. Безгә ул яны белән тора иде. Класста кабер тынлыгы урнашты. Нәрсә булды? Без бер-беребезгә карамадык, шулай ике-өч минут дәшмичә утырдык. Укытучы кузгалды. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кулъяулыгын чыгарды, күзләрен сөртте. Моны ул яны белән торып эшләде. Аннан безгә борылды да, күзлеген кулында әйләндергәләп:

– Картаям, ребятки, күңел нечкәрә бара, – дип, кыңгырау чылтыраганчы ук чыгып китте.

…«Тар-мар» әсәрен без атна буе үзлегебездән укый-укый шаштык. Левинсон елаудан туктаган урында безнең күңелләр елады. Күңелләр ташыды да ташыды, ә Хәлил Фәтхиевич бераздан шул әсәр буенча сочинение яздырды.

Ташлытау урамнарында өермә болыты

Урамнарда инде балчык ярыла, тузан чыга. Җәй килде, корылык, кыйммәтчелек белән җәй килде. Әлтафи, балык сатып, барлыгы алты йөз сиксән сум акча җыйды, аның агач сандыгында хәзер мең данәсен бергә төргән «Волна» дигән папирос ята. Әлтафи хәзер географларның иң якын дусты булып китте. Базарларда аракы күренә башлады, йомырка, пешкән бәрәңге сатучы чибәр егетләр, астан гына алып, стакан белән аракы да салдыралар. Магазинда орден, медаль колодкалары өчен ленталар сатыла. Илләт ягыннан килгән мари хатыннары орден ленталарын өчәр-дүртәр метр алалар. Әлтафи әйтүенә караганда, аны күлмәк итәгенә тегәләр икән…

Безгә дә әллә нинди исәпләр керә башлады. Унҗиде яшь тулды бит, шайтан алгыры. Стипендия алган көннәрнең берсендә Зарифуллин белән без дә магазин янындагы бер ларёкка тукталдык. Нәрсәдер эшлисе килә. Сугыш беткәнгә инде күпме вакыт үтте. Укый башлаганга ничә ел… Унсигезгә чыгып барабыз. Нәрсәдер эшләргә хакыбыз юкмы әллә безнең? Безме колхозда эшләмәгән, безме фронтны ипи белән тәэмин итмәгән? Безме иң авыр елларда ачлыктан сыкранмыйча фәннәр өйрәнеп ятмаган?

…Буфетта эшли торган яһүд хатыны безгә, кырлы кечкенә стаканнарга салып, кызыл аракы бирде. Эчтек. Йөз граммы сигез сум туксан тиен, диде. Бер унлык, тагын ике өчәр сумлык, тагын бер сум сиксән тиен акча бирдек. Күңелне күтәрәсебез килде, ләкин берни дә тәэсир итмәде. Тукта, нинди йөз грамм? Каты әйберләр үлчәве бит ул! Сыек әйберне алай гер белән үлчиләрмени? Безнең авылда майны гына шулай гөрәнкәләп үлчиләр иде. Йөз грамм… Бу сугыш әллә нәрсәләр китереп чыгарды. Сыек әйберне кайсы җүләре шулай гер белән үлчи инде? Кайттык, Әлтафидан парын бер сумга «Волна» алып тартып карадык…

Иртәгесен рус әдәбияты дәресендә безне гомердә булмаган хәл көтә иде…

Бу инде безнең кичәге азынуыбызга күрәдер. Хәлил Фәтхиевичның башы аска иелгән, чәчләре таралмаган. Кәефсез генә өстәл янына узды. Безгә карамыйча гына урындыкка утырды, журнал ачты. Без тын калдык. Ул ручкасын алды, журнал битенә нәрсәдер язды. Үзе тонык кына тавыш белән: «Так, так, ребятки», – дип, дәрес буе сөйләнеп утырды. Безгә күтәрелеп карамаган көенчә, бер сүз әйтмичә чыгып китте.

Икенче көнне шул ук хәл кабатланды…

Без укытучыбызга нәрсә булганын белә алмый гаҗизләндек. Географларга «Волна» сатарга кергән Әлтафи куркыныч хәбәр ишетеп чыккач, без тынсыз калдык: Исмәгыйль абзый аның өстеннән каядыр ниндидер әләк язып җибәргән икән. Менә ике-өч көн инде Хәлил Фәтхиевичне бер кеше директор бүлмәсенә алып керә дә нәрсәдер сораша икән. Имеш, ул бөтенләй дә Мәскәү татары түгел, ә Бәләбәй башкорты икән. Тагын әллә ниләр бар икән… Әнә шуларның барысы турында завхоз Исмәгыйль чартлатып җавап биреп тора, ди… Рус теле укытучысының укучылар алдындагы авторитетыннан ул күптән көнләшеп йөргән икән.

Ул төнне тулай торак шөпшә оясыдай гөж килде. Малайлар бүлмәсендә төн буена беркем керфек какмады. Гыйззәтуллин таң атканда Әлтафидан илле тиенгә бер «Волна» сатып алып тартты. Чыгарылыш имтиханнары җитеп килә иде, иртәгесен, беркем бернәрсә укымаган көе, училищега җыендык. Кыңгырау чылтырады. Беренче дәрес рус әдәбияты булырга тиеш иде, берәү дә класска кермәде. Барыбыз да, ишек төбенә җыелып, укытучылар бүлмәсен күзәтә башладык. Безгә элеккеге хәлебезгә кайту өчен тик бер генә нәрсә кирәк иде: менә хәзер укытучылар бүлмәсенең ишегеннән Хәлил Фәтхиевич күренсен, аның күзлек пыялалары ялтырап алсын иде. Аннан без дәррәү класска керер идек, ул, класска күз ташлап, үзенең зур тарагы белән озын чәчләрен сибелдереп, янга тарап куйсын иде. Аннан без күңелдән ятлаган өзекне сөйли башласак иде…

«Чуден Днепр при тихой погоде, когда вольно и плавно мчит сквозь леса и горы воды свои…»

…Безгә рус әдәбияты урынына география керде.

Рус телен шәһәрдән килгән бер ят кеше укыта башлады. Хәлил Фәтхиевич кая китте? Безнең күңелне шул борчый иде. Училищедан күңел сүрелде, җитмәсә, элеккеге директорны эшеннән алып, яңаны китерделәр. Монысы беренче көнне үк яңа тәртип кертте: малайларга галстуксыз училищеда күренмәскә. Военторгка чиратка тезелдек. Нинди бөрчекле, нинди чәчәкле галстук булса – берсе дә калмады. Аякка чабата киеп, галстук тагып училищега килдек. Беренче дәрес алдыннан линейкага тезделәр. Иң шәп галстук Әлтафида иде. Аның галстугына зәңгәрле-кызыллы чәчәкләр төшерелгән. Әлтафиның аягында кырык өченче размерлы эш ботинкалары, солдат чалбарының төбе тез астына салынган. Ул горур кыяфәт белән линейкада басып тора – ничә әйтсәң дә, ике-өч атнадан ул башлангыч мәктәп укытучысы дигән исем алачак. Яңа директорның бүгенге көн өчен яңа фәрманын тыңладык. Бүген укулар булмый, бөтен кеше комиссия узарга тиеш.

…Ыгы-зыгы килдек. Докторлар ике көн буе безнең арык күкрәкләребезне тыңлады, каткан тез башларыбызга сугып карады, ничә елдан бирле тиешенчә файдаланмаган тешләребезне тикшерде. Ярославналар, Онегиннар, Левинсоннар онытылды. Шуның өстенә өч көннән соң җан тетрәткеч приказ укылды. Классташыбыз Гадиләне комиссия вакытында ачылган бер гөнаһысы өчен училищедан чыгардылар. Гыйззәтуллинның үпкәсе авыру дип табылган, һәм аңа тулай торактан чыгарга әмер бирелде.

Коры, кырыс җәй башланды, аяк астында үләннәр көйде, Ташлытау урамнарында өермә болыты йөрде. Җир ярылды. Бу – кырык алтынчы елның эссе июле иде…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации