Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Кызлар белән дуслашырга ни хакың бар?

Тормышның бөтен ыгы-зыгысы өлкән курсларда икән. Беренче курста нәрсә ул сиңа? Нәрсә әйтсәләр, шуңа ышанып йөрелгән шунда. Быел, ичмаса, педпрактика. Үзлегеңнән дәрес бирәсең. Әлтафи «бишле»ләрне кыра. Дәрес саен «бишле» ала. Тумыштан укытучы. Зарифуллин ни тырыша, ләкин һәр дәрестә көтелмәгән бер хикмәт чыга. Суның суынуы һәм җылынуы турында дәрес бирде Зарифуллин. Ни әзерләнде ул аңа! Әмма бияләй эченә тыгып куйган стакандагы су җылырак, ачык хәлдә торганы салкынрак дип әйтелергә тиеш булса да, балалар үзәгенә үттеләр Зарифуллинның: бияләй эчендәгесе суыграк, диделәр.

– Ягез әле, ягез, – дип өтәләнде Зарифуллин, – юньләбрәк уйлап карагыз. Яхшырак уйлагыз. Яле, син, Мөнир! Кайсы стакан җылырак?

Мөнир дә коткара алмады.

– Бияләйсез стәкән җылырак, – диде малай, борынын тартып.

Аннан соңгы дәрестә дә янды Зарифуллин. Анысы үзеннән булды. Рәсемнәрен күрсәтеп, сыер, бозау, үгез турында сүз куертты. Әңгәмә болай җанлы гына барды.

– Хуҗалыкта сыер нәрсә өчен кирәк, укучылар?

– Сөт бирә. Сөт өчен кирәк!

– Дөрес. Ә үгез нәрсә өчен кирәк?

Йа Алла, шул сорауны бирмәсә ни бәхетле буласы иде Зарифуллин! Әлеге дә баягы Мөнир харап итте. Ул үгезнең төп һөнәре турында өч сүзлек җөмлә белән тулы аңлатма бирде. Зарифуллин уйлаганча, һич тә җигәр өчен димәде. Зарифуллин «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмады, звонок булуга класстан чыгып китте дә учительскаяның миче артына кереп рәхәтләнеп бер елады. Бу дәресенә «икеле» куюлары ихтимал иде. Әмма алай ук эшләмәделәр методистлар. Чөнки сорау бик үк урынлы булмаса да, җавап гадәттән тыш математик төгәллек белән бирелгән иде.

Зарифуллин соңгы бер ел эчендә күпне күрде. Узган уку елында кышкы каникул вакытында аның карт әтисе үлде. Өй суык, тәрәзәдән кар керә иде. Өр-яңа бураны күтәртеп яңа өйгә чыгабыз дигәндә генә сугыш башланып харап итте. Сугышка кадәр үк әле карт – тол, малайлар әнисез калган иде. Картның олы улы Гаффан сугышта хәбәрсез югалды. Зарифуллин ял саен өйгә кайтты, йорт-җирне карады, авыру әтисенең керләрен юды. Кышкы каникул көннәрендә картның хәле бөтенләй начарланды. Ул мич башына менде, озак ятудан янбаш сөякләре тишелде. Бәрәңге боламыгы ашап, яфрак чәй эчеп яшәде. Соңгы көннәрендә карт саташкалады. Малай шактый кыен хәлләрдә калды. Беркөнне төн уртасында карт кинәт кенә җырлый башлады. Зарифуллин казан өстендәге сукыр утны алып әтисе янына килде. Картның күзләре йомык, кулларын йомарлаган да гармун уйнаган төсле хәрәкәтләндерә, үзе Сәйдәшевнең маршын көйли.

– Бак-бак, бак-бак, бак-бак, бак… – дип җырлый. Малай әтисенең кулыннан тотып уятты. Авыр сулыш алгач, карт телгә килде: – Улым Гаффан белән ямь-яшел чирәмле су буенда йөрибез икән… Мин тальян уйныйм, ул бии…

Картның күзләренә яшь тыгылды. Бу аның соңгы сөйләшүе булды. Зарифуллин кышкы каникулдан өй тәрәзәләренә такта сугып килде. Шулай итеп ул «училище улы» булды да калды. Аның хәлен укытучылар да белделәр һәм аңа карата игътибарлырак булырга тырыштылар. Укытучы булу өчен Зарифуллинда бөтен сыйфатлар да бар иде, тик бер генә нәрсә комачау итте: адәм рәтле, кеше танырлык язарга өйрәнмәде ул. Язуны ул беренче класстан ук бөтенләй яратмады. Мәктәпкә йөри башлагач, беренче атнада ук борыны салынып, кәефсезләнеп кайтты.

– Анда язасы да була икән, уку да уку дип сөйләгәч, мин анда укыйсы гына булыр дип уйлаган идем, – диде. Дәфтәргә күнегүләр эшләүне дә бер дә яратмады Зарифуллин. Ул аның мәгънәсен тапмады. Җиде класс буена ул, нинди генә биремне эшләргә туры килсә дә, шул биремнең үзен язып, күнегүләренә кагылмыйча килде. Зарифуллинның грамматика дәфтәрен карасаң исең китәрлек. Дәфтәрнең башыннан ахырына кадәр анда «Түбәндәге җөмләләрне күчереп языгыз. Ия белән хәбәрне билгеләгез» яки «Түбәндәге сүзләрне ике төркемгә бүлеп күчереп языгыз. Беренче төркемгә кергәннәрнең иҗек санын, икенче төркемгә кергәннәрнең…» Беткәнче шулай. Эшләнергә тиешле күнегүләр үзләре юк. Менә быел педпрактика башланды да, хәзер Зарифуллин үзе күнегүләр эшләтә. Шулай да авыр бу укытучылык эше… дип зарланырга йөргәндә генә, училище буенча приказ укылды: икенче һәм өченче курс студентларын иртәдән колхозга эшкә. Бу приказ тулай торакны җанландырып җибәрде. Яшәсен эш! Яшәсен колхоз эше! Менә инде анда күрсәтәчәк Зарифуллин үзенең кем икәнен! Дөрес, җитәкче булып Исмәгыйль абзый бара икән дип хәбәр чыккач, малайларның бераз кәефе китте. Физик хезмәтнең ләззәтен бетерә торган кеше бу зоология укытучысы. Капкорсаклы, дәү авызлы бу алама кеше ничектер яшел болын, сары камыл, яшькелт-күксел бәрәңге басуының ямен алырдай тоелды. Әмма борчылу юкка гына булып чыкты. Исмәгыйль агайга алтмыш яшь тула икән, һәм шул уңай белән, имеш, аңар ниндидер бер грамота биреләсе, ди. Әлтафи класс журналының «Зоология» битендә онытылып калган кәгазьләр арасында аның үз кулы белән язган автобиографиясен күргән. «Мең тугыз йөз утыз дүртенче елның апрелендә БГТО, мең тугыз йөз утыз җиденче елның декабрендә ГСО, МОПР значоклары алдым» дип язган икән… Аның эше бик күп, анкеталар тутырасы бар, ди.

Бәхеткә каршы, Зарифуллиннар классын бер рус классы белән берләштерделәр дә җитәкче итеп тарихчыны җибәрделәр. Галиев белән килешергә була!

Төш вакытына җәяүләп бер рус авылына килеп җиттеләр. Квартираларга урнаштылар. Әлтафи авылга разведка ясап та өлгерде. Морҗа чыгартучы, сәгать төзәттерүче табылмады. Шулай да узышлый гына бер әбинең тавыгын суеп бирде. Суеп бирде дип, алай бик ансат булмады булуын; тавык муенының яртысын кискәч, ул пәкесенең бик тә үтмәс икәнлеген белде һәм квартирага кайрак эзләп кайтты. Ул пәкене кайраганчы, теге бичара тавык, аяклары бәйләнгән, яртылаш суелган килеш, әбинең ишегалдында ян белән ятып очып йөрде, баскычларны, лапас стеналарын кып-кызыл итте…

Иртәгесен бәрәңге җирендә эш башланды.

Әлтафи ат эләктерде, Зарифуллинга үгез генә булды. Әркәшә белән Гыйззәтуллин казуга эләктеләр. Монда ичмасам нишләсәң дә ярый. Казыйсың, көрәгеңне беткәнче җиргә тыгасың да каерып атасың. Күкрәкләргә көч, мигә рәхәт уйлар тула. Төйисең. Капчыкны ялт кына әйләндереп тез башына саласың да ул арада, биленнән эләктереп, кочакка да аласың. Капчык күз ачып йомганчы арбада була. Аякка – егәр, беләккә куәт тула. Якында гына ут якканнар, аннан көйгән бәрәңге исе катыш сыек төтен тарала, басуларны – изге, мәрхәмәтле җиребезне ялый. Син – табигать баласы! Нәрсәгә сиңа биремнәр, ия-хәбәрләр, нәрсәгә сиңа педпрактика конспектлары! Син – бөек, син – үзеңә хуҗа, син – иректә!

Шулай икенче төрле хөр, сәгадәтле тормыш башланды. Малайлар квартира хуҗаларыннан да уңдылар. Кайтсаң, мичтә – сөткә изеп чүлмәк белән пешерелгән, кызгылт хәлгә килгән бәрәңге! Көненә дүрт йөз грамм ипи! Кеше башына ярты литр сөт! Мәңге, мәңге калырга монда!

Галиев студентлар көче белән концерт оештырырга булды. Рус авылы булганлыктан, күбрәк рус классындагылар концертка тартылды. Шул уңай белән, гомумән, кич чыгыла башлады. Галиев кич чыкканга бер сүз дә әйтмәде. Моны Әлтафи үзенчә аңлатты: Гадилә белән очрашу өчен үзенә уңай ул, диде. Әлтафи авызына кергән хәбәр бервакытта да нигезсез булмый. Бу очракта да ул шулай иде. Ләкин моны әле хәзергә ике кеше – Галиев белән Гадилә генә белә иде.

…Эштән кайтып, киемнәрне алыштырып клубка репетициягә җыенып яталар иде кызлар. Шунда Баязитова урамнан йөгереп кайтты: «А» классының старостасын (ягъни Гадиләне) Галиев чакырткан. Гадилә класс исемлеген, кемнең кайсы көнне күпме эшләгәнен исәпләгән кәгазьләрне алды да Галиев квартирасына китте. Ул кергәндә Галиев зур өйнең буяулы идәнендә ишекле-түрле йөренеп тора иде. Гадилә оялып кына исәнләште.

– Галиев абый, нәрсәгә чакырттыгыз? – диде.

Галиев исә өй түрендәге өстәл янына килде, җавап бирергә ашыкмады. Өстәлнең нәкъ уртасы турысына басты, кулларын чалбар кесәсенә тыкты, гадәттәгечә, үкчәләрен күтәрде, бераз биегәйде. Гадилә каушап калды. Тегесе һаман ашыкмады. Күзләрен йомып, кашларын җыерды һәм башын артка ташлады.

– Хәсбиева! – диде ул театраль тавыш белән. – Мин сезне сөям.

Гадилә, әлбәттә, берни дә аңламады.

– Нәрсә дисез, Галиев абый?

– Мин сезне сөям, – диде артка ташланган баш. – Әйе, мин сезне…

Бу хәлгә шатланасымы, кайгырасымы икәнен Гадилә, әлбәттә, белмәде. Иң беренче эш итеп ул елап җибәрде.

– Үләм, Галиев абый, нәрсәгә мыскыл итәсез, – дип әйтеп бетерә алмады, чыгып йөгерде.

Гадилә – акыллы кыз. Иптәшләре янына кайткач, ул үз гомерендә беренче мәртәбә ялган сөйләде. Исемлекне тикшереп чыктык, диде. Иртәгесен дә Галиевкә ул берни сиздермәде.

Гомумән, кыр эшләре, бәрәңге басуы кешеләрне әллә нишләтте. Мәсәлән, Әлтафины. Үскән бит, каһәр, егет булган бит! Аз дигәндә, егетлек юлына кереп бара бит. Беркөн кич ут сүндереп яткач, Зарифуллинга актык серен сөйләде Әлтафи.

– Үземнең, – диде, – йөрәгем җитми, ну, син әйтә аласың. Рус группасындагы Нина Комиссарова белән очрашып сөйләшәсем килә минем.

Зарифуллин аптырап калды.

– Директорның нәрсә әйткәнен оныттыңмыни?

– И, директор дип инде… Авылда ярый инде ул.

– Мин нәрсә әйтим соң аңа?

– Шулай, шулай, диген, икенче «А»дан Хәлимовның сиңа әйтер сүзе бар, диген. Әгәр риза булса, клубтан кайтышлый, берәр көнне иптәшләреннән аерылсын.

Толып астында шыпырт кына тыңлап яткан Гыйззәтуллин бу сүзләргә һич тә төшенә алмады: нәрсә сүзе бар икән бу Әлтафиның Нинага? Нәрсә икән ул? Ә нигә аны бүген үзе әйтмәде икән? Ә нигә аны иптәшләреннән аерып әйтәсе икән? Гыйззәтуллин шуларны уйлап эт булды. Аптырагач әйләнеп ятты да йокыга ук китте.

Клубка күршедәге кечкенә авылдан татарлар да йөри икән. Алар өчен татарча спектакль әзерләнде, Украина авылларындагы фрицларның башбаштаклыгы һәм аларның ахырдан безнең сугышчылар тарафыннан тотылуы, җәзага тартылуы турындагы бер-ике күренешлек әсәр иде. Спектакльгә Гыйззәтуллиннан башкалары бары да катнаштылар. Ул билет сатарга тиеш иде. Галиев, җыелган акча оккупациядән азат ителгән халыклар файдасына булыр, диде.

Кайбер мәшәкатьләрен исәпкә алмаганда, кичә җанлы узды. Гыйззәтуллин спектакльдә ник катнашмаганына үкенеп бетә алмады. Чөнки, күптән концерт-фәлән күрмәгәнлектән, халык бик күп җыелды. Күрше авыллардан да килделәр. Ишек янында билет алырга калын гына чират ясалды. Гыйззәтуллинның андый вакытларда башы әйләнеп китә дә гел киресен эшли. Акчаны төгәл генә бирүчеләр белән эш көйле булды. Әмма кайтарып бирүгә килгәндә, монда инде харап! Гыйззәтуллинның борыны йомшады, чигә тамырлары типте. Бервакыт ул билетка өстәп гел акча бирә башлады. Аннан билет бирәсен бөтенләй онытып, кергән бер кешегә бишәр, унар сум акча гына бирә башлады. Бик күп кеше елмаеп кына аның акчаларын кайтарып бирде. Яшьрәк малай-шалайлар, Гыйззәтуллинны тагы да бутаудан куркып булса кирәк, алай мәшәкатьләнмәделәр. Буталуның актык чутына җиткән Гыйззәтуллин бервакыт аңсыз рәвештә клубның ишеген төбенә хәтле ачты да саф һава сулады. Ишек артындагы бала-чага шыбырдашып клубка ыргылды. Кассир өчен хәзер инде барыбер иде. Шуңа күрә ул аларга акча өләшеп тормады.

Сәхнә артының үз мәшәкате бар иде. Безнең сугышчы ролендәге Әлтафи, залга күз салып, алгы рәтләрдә утырган ике-өч чын сугышчыны күргәч башы күккә тиде. Чыннан да, эскәмияләрнең берсендә танкист бүреге кигән калын җилкәле бер сержант, якорьлы ленталарын алга салындырган, мыеклы, таза битле бер диңгезче утыра иде. Чын сугышчылар алдында Әлтафи сугышчы ролен башкара! Шуның өстенә иң алдагы рәттә Әлтафи таныш күзләр күрде: Нина Комиссарова. Ул – шушы авыл кызы, авылдашлары арасында утыра. Менә шулардан соң ничек инде шәп итеп уйнамыйсың! Әлтафи бу рольне башкарганда бөтен осталыкны ике моментка тупламакчы булды. Украин өендә исереп җырлап утырган фрицка кисәк ташланып, баш артына берне тондырып аңгырайтырга да, авызына чүпрәк тутырып, өстерәп алып чыгып китәргә кирәк иде. Моны Әлтафи шәп чыгарды. Тик, гадәттәгечә, бераз арттырып җибәрде. Фриц ролендәге бичара Әркәшәне, сәхнә артына алып чыккач, кеше итә алмыйча азапландылар. Муен тамырына каты сугудан ул чынлап торып аңын җуйган иде. Аннан соң чүпрәкне дә бик дыңгычлап тутырган икән Әлтафи. Ярты метрлы шадра хөкүмәт сөлгесен Әркәшәнең артык зур булмаган авызыннан чак-чак казып алдылар. Зарифуллин җиңел холыкланып Әлтафины сүгеп ташлады:

– Завхоз Исмәгыйль абый авызы дип белдеңмени аны?

Шулай да Әлтафи шат иде. Икенче моментны режиссурага ул үзе өстәде. Әсәрдә булмаса да, иң ахырдан сәхнәгә берүзе йөгереп кереп, йорт тәрәзәсеннән шарт итеп бер атмакчы булды ул. Нина күрсен әле бер! Мондый өстәмәгә ул спектакльне алып баручы Гадиләне дә күндерде. Ниһаять, әсәрнең финалы җитте. Гимнастёрка якаларын чишкән яланбаш Әлтафи, күзләрен тондырып, чын ау мылтыгы белән сәхнәгә атылып керде һәм өй стенасына тәрәзә итеп ясалган бер урынга мылтыгын тыгып шартлатыйм дисә… режиссурадагы бу үзгәреш турында хәбәре булмаган Баязитова әллә кайчан инде пәрдәне япкан икән. Әлтафи коелыплар төште.

– И-и-и-и… – дип иңрәгән кызганыч тавыш чыгарды да, мылтыгын кочаклап, сәхнәгә тезләнде. Аста, пәрдә артында, шау-гөр иткән тавыш, кызлар инде частушка сибәләр, бала-чага бүрек сугыш уйный иде. Алар өчен әллә Әлтафи бар бу дөньяда, әллә юк. Сәнгатьне аңламаган кешеләр арасында яшәве никадәр авыр! Иллә дә бу дөньяның рәхимсезлеге!

Концерт әйбәт барды. Зарифуллин белән Баязитова парлап «Җизнәкәй»не җырладылар. Русларның кул чабып исләре китте. Әлтафи тавышын калынайтып, күзләрен йома-йома, гадәттән тыш горурлык белән «Три танкиста»ны җырлады. Аның һәр сүзе ырылдап тора иде:

 
На гран-ниц-це туч-чи
    ход-дят хмурр-ро,
Крр-рай сур-ров-вый тиш-шиной
    объят…
 

Шәп җырлый дуңгыз малай!

Бераздан халык Нина Комиссарованы сәхнәгә сорый башлады:

– Үзебезнең Нина җырласын әле!

– Комиссарова кайда? Давай аны сәхнәгә!

Нина җырчы икән. Ялындырмады, менеп басты. Әлтафи инде аста – халык арасында утыра иде. Бу рус кызлары үзләренә бер аерым матур булалар, шайтан алгыры. Нина чәч юлын кыл уртадан ачкан, ап-ак кофта, кара юбка кигән. Менә дигән укытучы. Янына двухрядка белән бер сары чәчле егет тә чыгып утырды. Залга тыйнак кына моң таралды:

 
Не брани меня, родная,
Что я так люблю его…
 

Тышта кыеклап кына вак яңгыр сибә. Зарифуллин клуб ишегенең яңагына сөялде. Тәрәзәдән төшкән тонык нурлар аркылы яңгыр тамчылары тоташ зәңгәр чыбык булып күренә. Иртәгә бәрәңгегә чыгып булырмы? Училищега кайтып укыйсы да килә башлады бугай инде. Ә Нина матур кыз икән. Училищеда бер тапкыр да җырлаганы булмады. Әлтафи йомышын бүген әйтергә кирәк. Нәрсә инде бу Хәлимов, ә? Икенче курска җиткәч очасы килә микәнни бу башсызның?

Ачык ишектән тыштагы зәңгәр яңгырга моң кушылды:

 
Мне не нужны уж наряды,
Ленты, жемчуг и парчи…
 

Зарифуллинга нәрсә! Клубтан таралганда, караңгы урамга кергәнче үк кызларны куып җитеп, ул бөтен кеше барында шәрран ярды:

– Әй, Нина! Сиңа Әлтафиның бер сүз әйтәсе бар, иптәшләреңнән аерылып кал әле!

Кызлар гөр итеп көлештеләр.

Әлтафи читән буеннан посып кына кайтып бара иде, Зарифуллинның мокытлыгына каны катты. Ну, белмәсә белми адәм баласы эшнең рәтен! Соң, аны алай кычкырып әйтерлек булгач кеше аркылы тапшыртамыни Әлтафи! Һәм, гомумән, алай итәрлек булгач, аңа караңгы төн нәрсәгә? Гомумән, Зарифуллиның ни пычагыма кирәк? Бөтен эшне бозды, надан. Әлтафи өметен җуеп өйгә сыпыртты. Кайткач Зарифуллинны эт итеп бер сүгәрмен дип уйлады ул.

Ә Зарифуллин тиз кайтмады. Әлтафи әйләнгәләп озак ятты. Капчык күтәрә-күтәрә сыгылгалап алҗыган сөякләр бушап калды. Бераздан Әлтафины ниндидер ак болытлар түшәлгән тау аралыгына алып киттеләр, бары тик баш мие генә моның белән килешә алмыйча газапланды. Әлтафи билгесез бушлыкка очты, ак болытлар арасында аңа әле чәч юлын тигез итеп ачкан Нина Комиссарова, әле саргылт сипкелле, иягенә саргылт төкләр чыккан надан Зарифуллин очрады, Әлтафи очты…

Бу вакытта исә Зарифуллин читән буеннан Нина Комиссарова белән сөйләшеп кайта иде. Нина иптәшләреннән тиз аерылды. Кыю кыз икән. Юк, бу инде җиткән кыз икән. Чөнки Зарифуллинның борынына әллә ниткән иннек-кершән исе килеп бәрелде. Сүз менә болайрак башланды:

– Сезнең авылда сине яраталар икән…

Тегесе текә алдырды:

– Ник, мин яратмаслыкмыни?

Зарифуллинның көймә комга терәлде. Алга таба сүз әйтергә грамм фикер юк. Педагогика укытучысы әйтә, башта кешенең миендә фикер туа (әлбәттә, тышкы бер предмет яки күренеш нәтиҗәсендә, ди), аннан ул фикер сүзгә әйләнә, ди. Зарифуллинның башында сүзгә әйләндерерлек чытлы бер фикер юк. Нишләргә?

– Әлтафи әйтте… Хәлимов. Син аны беләсеңме? Минем, диде, Нина Комиссаровага, диде, бер сүз әйтәсем килә…

Шөкер, төп миссия үтәлде. Ул арада Ниналарның капкасына килеп тә җителгән. Нина елмайды (Зарифуллин моны караңгыда сизде).

– Син инде шулай кеше йомышын үтәп йөрүче малай ролендәмени?

Фу, чорт! Монысына нәрсә дип җавап бирәсе соң? Ну тапты бу Хәлимов бер мәшәкать. Үзе әле, нибуч, тегендәрәк кенә качып торадыр.

– Алай түгел дә. Ну инде, дуслар бит…

Шул моментта бер хәл булды. Әллә кешелек дөньясы ялгышты, әллә планетага гаять зур бер комета бәрелде (мәсәлән, «Икар»!), әллә… Юк, Зарифуллинның бармак очларын (ярый әле концертка барыр алдыннан кулларын юган иде) Нина үз учына алды. Пышылдап кына әйтте:

– Син үзең кемнән ким соң?

Зарифуллинның баш миендә булган бөтен каны уптым илаһи табан астына төшеп китте. Ул капка баганасына сөялде. Нина тагы шул ук сүзләрне кабатлады:

– Син үзең кемнән ким соң?

Әйе, әйе, Зарифуллин кемнән ким? Мин кемнән ким, ишетәсезме, әй син, Хәлимов, әй сез, Галиев абый, мин кемнән ким?

Нинага унҗиде яшь икән. Аның белән сөйләшкәндә, Зарифуллинның борын очы тирләде, берөзлексез тотлыкты, элек тә «ң» авазын бик үк яратып бетермәгән тамак, борын куышлыгы кебек фонетик органнары тәмам буталып бетте… Нәрсә сөйләгәнен белмәде.

– Мин Әлтафинын әйткәнен генә әйтәм, белденме шуны? Анладынмы?

Аннары нәрсә сөйләгәнен Зарифуллин бөтенләй белмәде. Ахрысы, сүз методика, педагогика фәннәренә таба кереп китте.

– Толстойнын педагогик карашлары, – диде Зарифуллин, – төптән тикшереп карасан, Константин Дмитриевич Ушинский тәгълиматына барып тоташа. Толстой шуны дәвам иткән һәм язучы буларак шул юнәлештә хикәяләр язган…

Зарифуллин Ушинский һәм Толстой турында тагы да әллә ниләр сөйлисе иде, ләкин Комиссарова һаман да аның бармакларын ычкындырмаган икән.

Мондый халәт аны тагы да бутады, тагы да ныграк тирләтте. Ул үзен, егет буларак, кыз кеше алдында нәрсәдер сөйләргә, акыллы сүзләр генә сөйләргә тиеш дип белде. Һәм сөйләде:

– Педология, – диде Зарифуллин, – бала турындагы реакцион ялган буржуаз теория ул. Ул теориягә ышансан, анын буенча, янәсе, бертөрле балалар акыл ягыннан сәләтле, ә икенче төрлеләр сәләтсезрәк булалар. Утыз алтынчы елнын дүртенче июль карары, минемчә, бик дөрес тәнкыйть итә аны.

Нина каршы килмәде, беткәнче аны тыңлады. Шулай Әлтафи һәм аның йомышы онытылды. Каһәр суккыры! Зарифуллин хыянәтче буламыни болай булгач? Аның уенча, дөньяда иң каты җәза кулланылырга тиешле җинаять – хыянәт. Ярамый бит болай.

– Әлтафинын әйткәнен әйтәсе идем мин.

– Ярый, ярый, аңлашылды.

Мондый методик-психологик-педагогик сөйләшүләр өч кич дәвам итте. Әлтафи карасына катты. Бер-береңә дәшүләр бетте. Зарифуллин исә, ике төрле хис арасында калып, кешелектән чыкты. Бер яктан, Нина белән очрашу сәгатьләрен ул көтеп ала иде, тормыш бөтенләй күңеллеләнеп китте хәзер аның өчен; икенче яктан, шактый ышанычлы дуслар булып йөреп тә, дустына хыянәт итү аны бик нык борчый иде. Моның бер очы чыгарга тиеш иде. Һәм ул чыкты да. Иртән ат җиккән арада. Тавыш чыгару өчен күпме кирәк! Сәбәбе генә булсын. Әлтафиның арба майлап яткан вакыты иде. Күчәр башларының берсе майланмаган икән әле. Тарантас мае салынган савытны Зарифуллин алган да үз арбасын майлый башлаган. Әлтафи як-ягына каранды – май савыты юк. Ул аның, әлбәттә, кайда икәнен белә иде, тегенең алып киткәнен күреп торды. Ләкин эзләде, озак эзләде. Тәртәгә сөртенде, юл өстенә туры килгән дуганы тибеп җибәрде, сүгенгәләде… Һәм шул вакытта кәеф кенә шыңшып арба майлап яткан Зарифуллинны күреп алды… Күзләрен кысып, яңакларына төерләр чыгарды да Зарифуллин янына килеп басты. Тегесе дә, бу кыяфәтнең юньлелектән түгел икәнлеген тәмам аңлап, аягүрә басты. Шул рәвешчә берничә секунд кара-каршы басып тордылар. Моны тәртә арасындагы үгез дә сизенде, ахрысы, һәрхәлдә, җигелгәнче әле шактый вакыт буласы икән дигән фикер башына килгәндәй, ул тәртә янындагы камытлар, ыңгырчак-фәләннәрне таптап, чирәм чемченергә дип лапас буена китеп барды.

Әлтафи йомарланган йодрыгын йомшартты.

– Кулны пычратасы килми инде, жәллим мин сине, падла, – диде дә китеп барды.

Әлтафи ул көнне көн буе ачулы йөрде. Тик кичкә таба гына ул ачуын чыгарырга, бушатынырга әмәл тапты. Тарихчы Галиев, бригадирның атын алып, училищега кайтырга чыккан икән. Мунча кереп, киемнәрен алыштырып шифыртланып киләседер, купшы шайтан. Юлда алар Әлтафи белән кара-каршы очраштылар. Әлтафи бәрәңге капчыклары өстендә килә иде.

– Исәнмесез, Галиев абый, – диде Әлтафи бөтенләй олы кешеләр тавышы белән.

– Исәнме, Хәлимов!

– Кая барыш, Галиев абый?

– Менә училищега кайтып килергә кирәк. Сезгә хатлар да алып килермен.

Шул вакытта Әлтафиның күзе Галиевнең атына төште. Галиев камытны кире ягы – агачлы ягы белән киерткән иде.

– Галиев абый, туктагыз әле. Болай җикмиләр атны…

Әлтафи йөк өстеннән төште, Галиевнең атын туара башлады. Тегесе каршы килмәде, арбадан төшеп, тар чалбар балакларын каккалады, утыз җиденче размерлы ялтыравыклы лак ботинкаларын тузанга буяудан курыккан сыман аяк очына гына басып, ат башына килде. Бригадирның аты чорсыз икән, камыт салдырып киерткәндә баш бирмичә алҗытты. Әлтафи шул вакытта үзенең училище студенты, ә янындагы кешенең югары белемле укытучы, үзенең остазы икәнен онытты. Әллә юри кыландымы ул?

– Атның муенын боза язгансың, – диде ул Галиевкә, кинәт кенә «син»гә күчеп. – Ярый әле бәхетеңнән мин очрадым. Харап итәсе икәнсең…

Ат белән сөйләшкәндә дә Әлтафи шулай ирекле тотты үзен. Ат тыпырчынды, башын селеккәләде.

– Трр, дим, анаңны корт чаккыры! Чү, дим, чү… Нишләдең инде, бирән булган мәллә, кепканы тешлисең…

Бераздан шактый җилле сүзләр дә ычкына башлады Әлтафидан. Ул тәмам чыгырдан чыкты. Галиев исә әйбер әйтә алмады: ат каршында гаебе, кешеләр каршында ояты зур иде. Хәлимов, дуңгыз, шуны бик яхшы аңлады булса кирәк. Атны җигеп бетергәч егетләрчә итеп теш арасыннан гына чертләтеп бер төкерде дә Галиевкә кулын ук бирде.

– Кызылъяр тавыннан төшкәндә түшлеген ныгытырга онытма, смотри, – диде. – Бу – бик чыгымчы ат, бер алып-биреп китсә, иманыңны өшкерер бу…

…Училищега барысы да үзгәреп, дәресләрне сагынып кайттылар. Күрәсең, гыйлем дигән нәрсәнең тәме үтеп керә башлаган. Ипи карточкасы да янга калган. Тамак тук, күңел көр иде. Кайтып ике-өч көн торуга, кыр эшләренең нәтиҗәсе буенча бер кичне училищеның гомуми җыелышы булды. Рәхмәтләр белдерелде, ялкаулар телгә алынды. Ахырдан төрле курс студентларының концерты булды. Боларның күбесе инде тыңланган җырлар, ишетелгән шигырьләр иде. Концерт программасында барлыгы ике номерның өр-яңа икәнлеге күзгә ташланды. Болар Нина Комиссарованың авыл сәхнәсендә җырлаган җырын кабатлавы һәм Зарифуллинның рус телендә шигырь сөйләве иде. Соңгысы залда ыгы-зыгы тууга сәбәп булды. Укытучылар пышылдашып сөйләштеләр, зоолог мыгырдап директор колагына нәрсәдер сөйләде, Галиев тә әсәренде. Зарифуллин Фет шигырен сөйли иде:

 
На заре ты её не буди,
На заре она сладко так спит;
Утро дышит у ней на груди,
Ярко пышет на ямках ланит.
 

Директор ризасызланып тамагын кырды. Бары тик рус теле укытучысы гына күзлек пыялаларын туп-туры Зарифуллинның сипкелле борын очына юнәлткән килеш тыныч утыра иде. Зарифуллин исә, рус сүзләрен шактый чиста чыгарып, борынын тарта-тарта сибә иде:

 
А вчера у окна ввечеру
Долго-долго сидела она
И следила по тучам игру,
Что, скользя, затевала луна,
 
 
И чем ярче играла луна,
И чем громче свистал соловей,
Всё бледней становилась она,
Сердце билось больней и больней.
 

Ник мондый шигырь сайлап алган Зарифуллин? Ник сөйли ул моны? Ах, әгәр бу сорауларга җавап бирә алса иде Зарифуллин! Белми ул аны, аңламый. Ләкин колхоздан кайтканнан соң, бары тик шушы шигырьне генә сөйли ала ул. Анысы төп-төгәл шулай.

 
Оттого-то на юной груди,
На ланитах так утро горит.
Не буди ж ты её, не буди…
На заре она сладко так спит!
 

Концерт беткәндә Зарифуллин үзен бик бәхетле кеше итеп сизә иде. Моның сәбәбен ул белмәде. Шуның өстенә сәхнә артына, гомердә булмаганны, рус теле укытучысы Хәлил Фәтхиевич керде. Зарифуллинны эзләп тапты да бөтен студентлар барында аның кулын кысты.

– Фетны яраткан кешедән бик һәйбәт рус әдәбияты укытучысы чыгачагына мин шикләнмим, – диде. – Әйе, Фет, Тютчев, Блок бар әле рус поэзиясендә…

Ләкин Фет кыйммәткә төште Зарифуллинга. Зоолог Исмәгыйль абзый иртәгесен директор янына кереп тавыш чыгарган, имеш.

– Без кемнәрне тәрбиялибез, – дип бәйләнгән, имеш. – Мәхәббәт турында шигырь сөйләргә аның ни хакы бар? Рус әдәбияты укытучысы нәрсә карый?

Зоолог бу уңай белән Нина Комиссарова җырлаган җырны да телгә алган. Шуннан китте тавыш, китте тикшеренү. Кемдер бер хәбәр тараткан: имеш, колхозда вакытта Зарифуллин кичләрен Комиссарованы озаткалаган. Фет шигыре шуның нәтиҗәсе икән…

Ашыгыч рәвештә өлкән курсларның җыелышы җыелды. Директор – керпе чәчле, кечкенә башлы, озын төз гәүдәле, коры кеше, Зарифуллинны алга чыгарып бастырды. Бер-бер артлы сораулар бирде:

– Колхозда вакытта син рус группасындагы Комиссарова белән кич очраштыңмы?

– Кич клубтан бергә кайттык.

– Барлыгы ничә тапкыр?

Зарифуллин моны күңелдән белә.

– Өч тапкыр.

– Нәрсәләр турында сөйләштегез?

Зарифуллин монысын да күңелдән белә.

– Ушинскийның дидактикасы турында. Педология турында. Дүртенче класста географиядән экскурсия уздыру методикасы турында.

Директорның кечкенә башы югарыдан торып нәгърә орды:

– Ялганлама, Зарифуллин! География методикасы турында сөйләшү өчен кичен кызлар белән очрашмыйлар!

Зарифуллин бер мәлгә аптырап калды. Ә башка максат белән очрашу ничек була икән? Бу фикер Гыйззәтуллинга да, Әркәшәгә дә аңлашылмады. Ә директор кызды:

– Кызлар белән очрашырга ни хакың бар синең, ә?

Зарифуллин тагы да аптырады. Чыннан да, ни хакы бар иде аның Комиссарова белән очрашырга? Әйе, әйе, ни хакы бар иде? Әйтик, шул ук мәсьәләләрне нигә Гыйззәтуллин белән сөйләшмәскә? Яки Әркәшә белән? Ничек моны уйламаган соң? Менә бит баш…

– Моның өчен мин сине… Моның өчен мин сине, «Укучылар өчен кагыйдәләр»нең… пунктына туры китереп…

Зарифуллинга тир бәрде. Ул күзләрен йомды. Күз алдына Нина килеп басты. Сөйкемле итеп елмайды. Аның артында Хәлил Фәтхиевич күренде. Колакка аның ягымлы тавышы ишетелгән сыман булды:

– Фетны яраткан кешедән бик һәйбәт рус әдәбияты укытучысы чыгачагына мин шикләнмим…

Теләсә кайсы пунктына туры китерегез, әмма Зарифуллин үкенми хәзер! Әнә ул залга карады. Залда бер генә укытучы да юк иде. Хәйләкәр бу директор. Студентлар башларын түбән игәннәр. Күңелсезләр. Менә берәү торып басты. Әлтафи! Бу батыра инде. Әйдә, баты-рыгыз!

– Нәгыйм Кәшипович! Нәгыйм Кәшипович! – Әлтафи ачулы иде. Нәрсә әйтмәкче була бу? Моңарчы директор Нәгыйм Кәшиповичка беркемнең бернәрсә әйтә алганы юк иде. Әлтафи тотлыкты. – Ни… Зарифуллин белән без бер фатирда тордык. Көндәлек эшен йөз илле процентка үтәп барды. Рус группасындагы Комиссарова белән ул ялгыз кайтмады. Без гел өчәү йөрдек…

Зал җиңеләеп китте. Әлтафи ялганламый иде: ул һәр кичне күңеле белән урамда, Комиссарова белән Зарифуллин арасында була иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации