Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Сәнгать коллары

Сәнгатьнең тамак туклыгы яки ачлыгы белән бернинди уртаклыгы юк. Сәнгать – мөстәкыйль, ул ашказаны, корсак фәлсәфәсеннән югары. Сәнгать ягылмаган бүлмәләрне, чишенмичә йоклауларны исәпкә алып вакланмый, салкын клубларның зәңгәр-яшькелт боз каткан тәрәзәләрен, йолдызланып торган стеналарны ул санга сукмый. Аның законнары мөстәкыйль, ул, теләсә, суыкны да, ачлыкны да буйсындыра. Чөнки ул – йөрәк эше.

Педучилищеның төрле курс студентларыннан җыелып оештырылган үзешчән сәнгать түгәрәге үз репертуарына бик күп нәрсә алган иде: монда спектакль дә, концерт та, фокуслар да, гимнастик күнегүләр дә, инсценировкалар да бар иде. Әлтафи – сәнгать түгәрәгенең художество җитәкчесе, старостасы, спектакльнең режиссёры, билетлар ясаучысы, билет сатылудан җыелган акчаны профсоюз оешмасына тапшыручы, күрше-тирә колхоз клублары белән сөйләшүләр алып баручы һәм афиша язучы. Хәер, аның вазифалары әле сәхнәдә дә бар: спектакльдә ул баш рольләрне уйнаучы, хорда җырчы, фокуслар күрсәтүче һәм башкалар.

Күрше авыл Мәтәскә клубында концерт бара. Клуб тәрәзәләренең күбесе бөтенләй томаланган – пычкы чүбе тутырганнар да такта сукканнар. Адәм авызыннан пар чыга, әмма халык – олысы-кечесе клубта. Чөнки сугыш вакыты – халыкның бөтен рухи тормышы клубта. Халык киләчәк җиңү турында шунда ишетә, кайгысын-хәсрәтен шунда онытып тора. «Педучилищедан килгәннәр» дигән зур хәбәр исә халыкны тагы да ныграк дәртләндергән, йортларны-капкаларны бикләп, бөтен авыл клубка тулган иде. Концертның иң шәп номеры, Әлтафи уйлавынча, хор башкара торган борынгы халык җыры – «Дүдәк» булачак иде. Репетиция вакытында Әлтафи моңа яңалык кертте. Җыр менә болай башкарыла:


Башлап җырлаучы (Баязитова):

 
Биек тауның башларында
Үсеп утыра карт усак.
 
 
Хор:
И-и, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басмастөндә дүрт үрдәк.
 
 
Кызлар:
Кыйгак, кыйгак!
 
 
Малайлар:
Бак, бак, бак…
 

Әлтафиның яңалыгы нәкъ шул урында гамәлгә кертелә: казлар кычкырамы? Кычкыра. Үрдәкләр бакылдыймы? Анысы да бар. Әмма табигать бөтенлекне ярата. Тарих укытучысы әйтте бит: тереклек, яшәеш – бербөтен система, диде. Әйтик, казның атасы да, анасы да бер үк төсле гаңгылдый. Ә үрдәкләр? Менә фантазиягә урын кайда! Яшел башлы үрдәк ата үрдәк буламы? Ул ничек кычкыра? Тарих укытучысы, бәлки, аны белми дә торгандыр, әмма Әлтафи яхшы белә. Бакылдый алмый ул ата үрдәк. Аның тавышы беткән. Тилгән-фәлән күзләгәндә, яшел башын кыегайтып, сыңар күз белән генә күккә карый да пышылдый ул:

– Пәкъ, пәкъ, пәкъ…

Һәм хорда Әлтафи ата үрдәк булып кычкырасы итте. Репетиция шулай барды. Хәтта сәхнәдә дә шулай барды. Ата үрдәккә хәтле. Әмма үз чираты җиткәч, Әлтафи бераз гына каушадымы, әллә алдан ук шулай уйланган идеме, хордан аерылып алга чыкты да, клуб матчасындагы керосин лампасына таба башын кыегайтып, сыңар күзен кысты һәм чүгәләп ата үрдәк булды да бетте. Хордагы кызлар икенче тапкырын «бак-бак»ны әйтергә дип тигез ритм белән күкрәкләрен күтәреп сулыш алганнар гына иде, Әлтафи, сәхнә алдында чүгәләгән килеш:

– Пәкъ, пәкъ, пәкъ, – дип рәхәт чикте.

Һәм хор шуның белән таралды, бетте. Чөнки Әлтафиның рәвешен күргән кызлар, үзләре дә сизмәстән, нәкъ ул булып чүгәләгәннәр һәм, эчләрен тотып, тыйлыга алмыйча көләләр иде. Секунд үтмәгәндер, бу көлүгә бөтен зал кушылды, көлү алдагы рәтләрдән башлап, артка таба тәгәрәде һәм аның саен көчәйде. Тагын бер секундтан сәхнә, зал мондый хәлдә иде: Әлтафи бераз югалыбрак калган (әмма шат!), кызлар, көлүдән ерылган авызларын яба алмыйча, әлеге хәлнең бөтен авыр нәтиҗәләрен күз алдына китергәннәр – концерт өзелде (билет бәясе олылардан унбиш сум, балалардан сигез сум иде), малайлар исә, ачудан йодрыкларын йомарлап, ябык яңакларына хәл кадәренчә, мускул ук булмаса да, ниндидер кабарынкы эзләр чыгарганнар, ә зал хахылдый, аяк тибә, чикылдый, сызгыра, кыскасы, бөтен кеше шат, бәхетле иде.

Ничек кирәк алай хор тәртипкә керде, Әлтафи да үз урынына басты. Бу җырны җырлап бетерергә, икенче җырны башлаганчы пәрдәне ябып, кайбер иптәшләр белән конкрет сөйләшеп алырга кирәк иде (Зарифуллин инде пәрдә ябылуга нишләсен ачык белә иде: ике дә уйламыйча, Әлтафиның эченә берне бирергә һәм «падла» дип берне ияк астына өстәргә).

Ниһаять, Баязитова йөзенә җитди кыяфәт чыгарды. (Анысына педагогика-психология укытучысы өйрәткән иде. Ул болай дигән иде: «Тиешсез урында көләсең килсә, баш бармагыңның тырнагына кара. Ул сиңа берәр кайгыңны исеңә төшерер». «Ник?» – дип сораган иде Баязитова. «Мин шулай әйткәнгә», – дип җавап биргән иде зәңгәр күзлекле укытучы.) Әйе, Баязитова баш бармагының тырнагына карады һәм кинәт аның исенә төште: әле күптән түгел генә Сталинград янында аның әтисе үлде бит…

Һәм ул җырның икенче яртысын тыйнак кына башлады:

 
Шул усакка асылыныр
Муссолини капкорсак.
 

Болай шома гына барды кебек. «Дүдәк-дүдәк» тә әйтелде, «бак-бак»ны да кычкырдылар, һәм әлеге хәтәр мизгелдә ни өчендер барысы да Әлтафи тагын алга чыгар, тагын башын кыйшайтып кычкырыр дип уйлап алдылар. Әмма Әлтафи чыкмады. Чөнки хор уртасына кереп баскач, агай-эне аңа инде үзенең мөнәсәбәтен һәм ул мөнәсәбәтнең перспективаларын сиздереп алган иде. Әйе, кызлар уйлап алдылар һәм малайлар чын күңелдән «бак-бак-бак» дип кычкырганда… бөтенесе дә чүгәләп, эчләрен тотып тагын көлеп җибәрделәр.

Зарифуллин йөгереп чыгып чаршауны тартты. Шакмаклы зәңгәр чаршау нәрсәгәдер эләгеп маташты, ябылмый калган урынына кемдер килеп тотынды, яптылар. Йодрыклар йомарланды. Ләкин Әлтафиның энә очы кадәр дә гаебе юк иде. Астан кычкырдылар:

– Япмагыз! Җырлагыз! Молодцы!

– Давай, давай!

Бөтен зал рәхәтләнеп көлә иде. Ачтылар. Хор өчпочмак булып тезелгән, өчпочмакның иң очында Баязитова басып тора иде. Ул куркынып кына, ара-тирә Әлтафига күз төшергәләп, икенче җырны башлады:

 
Берлин дигән башкаланы
Барып күрербез әле.
 

Бу юлы хор аеруча зур дәрт белән күтәреп алды. «Дүдәк-дүдәк»не әйтә башлаганчы, хәтта кемдер, бөтен эчен тартып, «и-и-их!» дип котыртып та җибәрде. Сәхнә бер сулыш белән сулап «кыйгак-кыйгак»ны ярып салды, һәм «бак-бак»ны әйтер алдыннан, хорда булган бөтен җырчылар, үзләре дә сизмәстән, Әлтафига таба борылдылар. Әлтафи исә тораташ булып каткан (концерт өзелсә, бөтен гаеп үзендә булачагын ул инде аңлаган иде) һәм кая ул ата үрдәк булып кычкыру, аның хәле, гомумән, җырларлык та түгел иде. Әлтафига борылдылар, аның таш йөзен, җансыз карашын тойдылар һәм… нәкъ баягы урында бөгелеп төшеп көлә башладылар. Бу көлү сәеррәк, куркудан көлү иде бугай, Зарифуллин тагын чаршауга барып ябышты. Әмма халык тавыш куптарды:

– Япма, энекәш, япма! Молодцы!

– Давай, давай, җырлагыз! Сключительно шәп чыга, даваегыз!

Бөтен зал гөж килә, барысы да бәхетле көлү белән шаркылдыйлар, сызгыралар, хихылдыйлар, кул чабалар иде.

Баязитова куркынган кыяфәт белән җырның соңгы яртысын башлады:

 
Центральный урамында
Җырлап йөрербез әле.
 

Залдан кемдер, ачы тавыш белән ярып, «и-и-х!» дип сөрән салды, һәм, хорны көтеп тә тормастан, «дүдәк-дүдәк»не залдагы халык башлады. Хорның инде элеккеге тәртибе югалган иде. Шуңа күрә «бак-бак»ны малайлар-кызлар бер булып кычкырдылар һәм нормаль генә бетерәбез дип торганда (инде сәхнәдә көлүче юк иде), залдан берничә кеше «пәкъ, пәкъ» дип, ата үрдәк тавышын бирде, һәм шул мизгелдә зал белән сәхнә арасында аерма бетте.

Клубта булган бөтен халык – залдагысы, сәхнәдәгесе, сәхнә артындагысы, морҗа өстенә кадәр сырышкан малайлар, алгы рәттә тезләренә бала утырткан хатыннар, колакчын бүрекле ирләр – чайкала-чайкала, буыла-йөткерә көләләр иде.

Концерт беткәндә чаршауның теге ягында гел мактау сүзләре генә ишетелеп торды.

– Молодцы! Унбиш тәңкә жәл түгел!

– Тагын килегез! Егерме тәңкә булсын!

Бу минутта бөтен кеше шат иде.

Әлтафи «самосуд»тан котылып калды. Әмма шул көннән соң аңа «яшелбаш» дигән кушамат тагылды. Киләчәк буыннар, әгәр бу кушамат Әлтафи Хәлимовның нәселенә күчсә, моның сәнгать тарихына бәйле икәнен башларына да кертмәячәк инде…

Торма дигән бер дару…

Нина Комиссарованың бик нык кыставы аркасында, алдагы концертны алар авылында куймакчы булдылар. Рус авылында син «дүдәгең» белән берни эш майтара алмыйсың. Программа төзү тагын шул ук Әлтафи өстендә иде. Концертка өч көн кала, инде белдерү язылып, андагы җиде орфографик хата рус теле укытучысы тарафыннан төзәтелгәч, бер төнне Әлтафи үзенең өчлек союзын җыйды.

– Комиссарованы яздынмы? – диде Гыйззәтуллин, гадәттәгечә, «ң» авазын әйтмичә генә. – Концертны шуннан башлыйк.

– Надан син, – диде Әлтафи, аңа карамыйча. – Авыл малае булып тугансың инде син, шул авыллыгың белән яшәп, авыллыгыңны кабергә алып китәчәксең.

– Ә үзен соң! Үзен соң! – дип, Гыйззәтуллин каршы килеп маташкан иде, Әлтафи аны сәнгать, сәхнә законнары белән төп башына утыртты. – Иң шәп җырчыны иң беренче итеп чыгаргач, син наданны кая куям мин? Комиссаровадан соң сине ничек чыгарыйм мин сәхнәгә? Син шуны да белмисеңмени? Усман Әлмиев концерты дип афиша язалар, сәгать ярым буе җыен вак-төякне җырлаталар-биетәләр дә, Усман абыең иң ахырдан гына килеп чыга! Син шуның да хикмәтләрен белмисеңмени?

Гыйззәтуллин, әлбәттә, моны белми иде. Моны Зарифуллин да белми иде һәм ул, сүзгә катнашмыйча гына, борын очын тирләтеп, программа язарга әзерләнде. Моны Әлтафи үзе дә белми иде, Усман Әлмиевне аның күргәне дә юк иде, ул бервакыт шәһәрдәге туганнарының бу турыда сөйләшкәнен үзенең сизгер, җитез колагына эләктереп кенә калган иде.

– Программа күптелле, күпмилләтле, аңлаешлы булырга тиеш, – диде Әлтафи, йөзенә идеология хезмәткәре чырае чыгарып.

– Әйе, аңлаешлы. Болай итәбез…

Зарифуллин, программа язылып беткәч, борын очындагы тир бөртеген җиң якасы белән сөртеп алды. Программада мондый пунктлар бар иде:

1. Төрле милләт киемнәреннән киенеп чыгып җырлау. Алты кеше. (Патша заманында вак милләтләргә мөнәсәбәт.)

2. Татар җыры. (Руслар аңларлык булсын. Бу ремаркаларны Әлтафи үз кулы белән өстәде.)

3. Мари җыры.

4. Частушкалар.

5. Яшелчәләр җыры. (Моны Зарифуллин кертте: элекке заманда татар халкы яшелчә үстермәгән, шул мәсьәләгә аңлатма ясыйбыз, диде.)

6. Инсценировка. «Мужичок с ноготок» әсәрен сәхнәдә уйнау. Сәхнәгә куючы – Ә. Хәлимов.

7. Нина Комиссарова җырлый.

Программа иртәгесен Нинага күрсәтелде, Нина кызлар белән сөйләште. Кием юнәтү, грим эзләү кебек рәхәт, күңелле мәшәкатьләр башланды.

…Клуб шыгрым иде. Рус авылында программалы концерт биреп кара әле син! Коточкыч җаваплы эш бу! Бәрәңге алганда ничек тә ярый иде. Ә бит монысы акчалы концерт. Нина әйтә, безнең авылда татарча белмәгән, кеше юк, гомер буе татарлар белән чәбәләнеп, кунакка йөрешеп яшәделәр, ди. Катерина дигән бер карчык хәтта, татарча яулык бәйләп, татар авылына ашка да бара һәм, Хәтирә булып бит сыпырып, татар карчыклары белән бергә дога да кыла, ди. Гыйззәтуллин юаш кына сорап куйды:

– Ул карчык килерме соң? – диде.

Әлтафи мәсьәләне вакларга яратмый иде, шуңа күрә Гыйззәтуллинга нәфрәт белән карап алды, дәшмәде.

Концерт алтынчы пунктына кадәр әйбәт, төзек барды. Төрле милләт җырларын халык бик ошатты. Әлтафи кызыл күлмәк, картуз, күн итек киеп, телен катыландырып, рус булып җырлады:

 
Урыс, урыс, урыс диеп,
Безне мыскыл иттеләр.
Балалары джыласа да,
«Урыс киля» диделәр.
 

Ну, эт тә инде, сабакы! Ничек чын күңелдән җырлый, рәхәтләнә бит! Патша заманындагы тормыштан һәр милләт вәкиле шулай берәр нәрсә җырлады. Номер шәп барды.

Руслар чын күңелдән кул чаптылар. Икенче номер әзерләгәндә артистлар тәмам рольгә кереп беткәннәр иде инде. Ни каушаучан Зарифуллин да сәхнәгә кыю гына чыгып басты. Әлтафи төзегән программа буенча ул «руслар аңларлык» татар җырларын җырлады.

 
Аклы ситса күлмәгемнең
Якалары шулкавай.
Ярың булса бисталкауай,
Талкавайлар гатауай.
 

Зарифуллин аска – халыкка күз ташлады, һәркемнең йөзендә эчкерсез елмаю, кызыксыну күрде ул. «Болар мәтәскәләргә караганда да ихлас белән тыңлыйлар» дип уйлады Зарифуллин һәм кыюрак җырлап китте:

 
Сары, сары, сап-сары
Жёлтый цветок саплары.
Мин желтаймый, кем желтайсын,
Килми поклон хатлары.
 

Молодец, Зарифуллин! «Бишле» сиңа, билләһи, «бишле»! Зарифуллин сәхнә артында кемнәрнеңдер ябык, сөякчел кочакларына кереп чумды.

Аңа хәзер ике дөнья бер – уртасы камыр иде. Чөнки башкача ялгыз номеры юк иде аның.

Мари җыры Гыйззәтуллинда иде. Бичара, бәхетеңне бер сыер сөзсә… Мари җыры дип җырлаганы тегенең удмурт җыры булып чыккан. Җыр бетүгә, залдан берәү күтәрелеп, сәхнә артына менде. Шушы авыл мәктәбендә математика укыта икән, сугыш инвалиды һәм ул чип-чиста удмурт икән. Ул, Нинаны бер читкә чакырып, кызу-кызу пышылдады. Үзе бераз калтырана иде. Чаршауга сипкелле яңагын терәп, Зарифуллин аларны тыңлап торды.

– Ни эшлисез сез? Нәрсә эшләдегез? – диде удмурт математик. – Шулай ярыймыни? Хулиганнар җыры бит ул! Кем өйрәткән аны?

…Гыйззәтуллинга бу турыда әйтеп тормадылар, һәм ул, үз бурычын намус белән үтәдем дип ышанып, эченнән тыйнак кына рәхәт чигә иде.

Частушкалар әйбәт чыкты. Нина авылдашлары арасыннан сары чәчле, ак керфекле, зәп-зәңгәр күзле бер гармунчы егетне концерт башланганчы ук сәхнә артына двухрядкасы белән алып менгән һәм Әлтафи белән Баязитовага репетиция ясаткан иде. Әлтафи ак керфек белән тиз дуслашты, исемен сорамаган көе үк, «Ванька» дип җилкәсеннән кагып сөйләшә башлады, зәңгәр күзле егет, чыннан да, Ваня исемле булып чыкты.

Һәм менә Әлтафи белән Баязитова үз гомерләрендә беренче тапкыр двухрядкага җырлыйлар. Тальянга мәнди анасы да җырлый аны! Әлтафи бу юлы кызыл күлмәк өстеннән киң каеш та буган, картузын (Нина әтисенеке) купшыландырып кырын кигән һәм, төссез тонык чәчләрен хәл кадәренчә читкә чыгарып, кызыл һәм яшел мунчаладан ясаган бер чәчәк тә кыстырган иде. Ул, ике дә уйламыйча, частушкаларны бик кыю рәвештә бәрде:

 
Маша печку натопила,
А плита холодная.
Накормила лейтенанта,
А сама голодная.
 

Ул җырлаганда кулы белән Баязитовага төртеп күрсәтеп җырлады, кыз – Маша икән. Әлтафиның эш җиңел аның, русчасы чиста чыга, ничә әйтсәң дә, элек-электән шәһәрдә туганнары бар, ә Әлтафиның аларга инде ике тапкыр барганы да бар. Шәһәр юлында Әлтафи характеры белән русча күпме сүз, күпме сөйләшү булмагандыр!

Әмма Баязитованың рус грамматикасы белән эш шәптән түгел. Ул, шуны сизепме, сүзләрне гадәттәгедән бигрәк ватты:

 
Чай пею, чай пею,
Чай пею из чайника, –
 

дип ярды ул үзенең чиста, саф тавышы белән, һәм, секундның меңнән бер өлеше тизлегендә нәрсәседер дөрес түгеллеген сизеп, йөрәге кискәләнеп алды. Аннан ул юаш, кызганыч тавыш белән тәмамлады:

 
Моя характер такая –
Я люблю начальника…
 

Әлтафи аның грамматикасына бик нык ачуы килеп, тезләрен калтыратып басып тора иде, җырның икенче яртысы ярыйсы гына чыккач, бераз тынычланды.

Концерт ярыйсы гына җиңеләеп, бетүгә таба бара иде. Бернинди мәшәкатьсез яшелчәләр җырын башкарып чыктылар. Нина – «борыч» (кызыл юбка, кызыл косынка), Баязитова – «суган» (сары юбка, сары яулык), Гыйззәтуллин – «торма» (Әлтафи әйтте: синең каны качкан, көл сипкән битеңне бернишләтәсе түгел, койган да куйган торма инде син, диде), Әлтафи – «кишер» (кызыл күлмәк биргән эффектка риза булмыйча, ул битен дә кып-кызыл итеп буяды), Зарифуллин «кыяр» партиясен башкарды. Зарифуллиннан «кыяр» ясавы кыен булмады; Баязитова алып килгән яшел әбиләр күлмәге бар иде, Зарифуллинны шул күлмәк белән төрделәр, ә башы аның болай да кыярга охшаган иде.

Җыр Әлтафидан башланды. Ул, күзләрен ярым йомып, башын арткарак ташлап, үзенә үзе чиксез зур ышанганлык белән җырлады:

 
Яшелчәләр арасында
Әһәмиятле кишер.
Кишер утырткан агайлар
Зур уңышка ирешер.
 

Әлтафи җырлаганда «р» авазларын аеруча яратып, ырылдатып әйтә иде, бу җыр текстында аның бәхете басты, ул туйганчы ырылдады.

Нина елмаеп, залны яратып җырлады:

 
Яшелчәләр арасында
Әһәмиятле борыч.
Мине яратып үстерсәң,
Акча алырсың бер уч.
 

Чират «торма»да иде, «торма» бераз гына каушап китте һәм, ялгышып, милләтләр җырындагы Нина куплетларын башлады:

 
«Чуаш, чуаш, чуаш» диеп,
Безне мыскыл иттеләр.
 

Зал башта аңламый торды, ул арада «торма»ның уң як кабыргасына дык итеп берәү төртте. Сыны каткан «торма» борылып караса – «кишер» икән. «Кишер» тешен кысып аңа пышылдады:

– Падла, изәм мин сине, – диде.

«Торма»га аң тиз килде, һәм ул текстын алып китте:

 
Яшелчәләр арасында
«Торма» дигән бер дару…
 

Зал хатаны белми калды һәм бу номерга да рәхәтләнеп кул чапты.

Ниһаять, инсценировкага да чират җитте. Әлтафи тәки этләнде, әмма номерны әйтеп торучы Нинадан үзе теләгәнне эшләтте. «Әсәрне сәхнәләштерүче – Әлтафи Хәлимов» дигәнне әйттерде. Сәхнәләшкән әсәр өчен авылга махсус бер малай алып бардылар. Бу – биолог Исмәгыйль Идрисовичның шәһәрдән кунакка кайткан алты яшьлек оныгы, өч кат бумази ыштан, ике-өч кат блуза кигән, күбенгән битле, таза, авыр (Әлтафи, күтәреп карап, өч потка бетмәс, диде) Илдар исемле малай иде. Илдар сәхнә артында утырганда берөзлексез ашады, әбисе аңа төп-төгәл бер кило прәннек биреп җибәргән һәм җиде йөз илле грамм сыешлы яшел пыялалы шешәгә тутырып сөт тоттырган иде. Ә сөт – хәтәр! Моны Әлтафи да, Зарифуллин да, Гыйззәтуллин да белә иде.

Һәм ул хәтәрлек үзен тиз сиздерде. Әлтафи сәхнәдән:

 
Гляжу: поднимается медленно в гору
Лошадка, везущая хворосту воз, –
 

дип әйтеп кенә бетерде дә зур канәгатьлек белән сәхнә куенына карады. Нәкъ шул секундта (минутта түгел!) калын тун, тире бияләйләр, яхшы мех бүрек кигән Илдар (аның әтисе Яңа бистәдә мехкомбинатта эшли икән) сәхнәгә чыгарга тиеш иде, һәм аны Гыйззәтуллин белән Зарифуллин, артыннан төртеп, парталардан ясалган сәхнәгә менгереп тә маташалар иде инде. Әмма Әлтафи әйткән өч потка тагын бер кило прәннек һәм җиде йөз илле грамм сөт өстәлгән Илдарны парта-сәхнә өстенә төртеп менгерү шактый авыр эш булып чыкты, һәм бу эш бераз гына сузылды. Әлтафи сәхнәдә инде «Здорово, парнище!» дип әйтергә җыенып, үзенең зур авызын ачкан һәм, соры битенә артистларча елмаю чыгарып, сәхнә куенына карап тора иде, Зарифуллин белән Гыйззәтуллин «парнище»ның артыннан этеп парта өстенә менгерергә соңгы омтылыш ясап яткан мәл иде – парнище, әллә кием калынлыктан, әллә башка сәбәптән, тиз генә менеп баса алмыйча матавыкланды һәм, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйламаганда, бик кинәт кенә, кирәксез бер урында – сәхнәдә – бөтенләй артык булган бер тавыш чыгарды…

Бу секундта дөньяда иң бәхетсез кеше Әлтафи иде. Ул тешләрен шыгырдатты, мыгырдап сүгенде һәм кешеләрне сүкте. Номер өзелү алдында иде. Әмма ул Илдарны түгел, ә көтелмәгән хәлдән югалып калган мокытларны – Зарифуллин белән Гыйззәтуллинны сүкте.

Бу ситуациядә югалып калмаган бердәнбер шәхес Илдар иде, һәм ул үзенә тиешле сүзләрне бер дә каушамыйча, тавышын җиренә җиткереп әйтте:

– Ступай себе мимо!

Аннан инсценировка рәтле генә барды.

Нина Комиссарова, үз чираты җиткәч, зур кызга әйләнде дә калды. Ул «Не брани меня, родная», «И кто его знает?», «Огонёк» дигән өч җыр җырлады, ак керфекле егет, двухрядканың сөяк төймәләрендә бармакларын шудырта-шудырта, яратып аңа карап-карап ала иде. Әлтафи сәхнә артында үзенә урын тапмады.

– Бульше монда килдем юк, – диде ул режиссёр һәм администратор тавышы белән.

– Ник алай дисен, мәтәскәләргә караганда да халык яратып тынлый бит, – диде Гыйззәтуллин, беркатлылыгы белән.

– Надан син! Надан! Авыллык көчле синдә! – Әлтафи чын йөрәктән дулый иде…

Тормышның мәгънәсе – егетлектә…

Җәй башында имтиханнар бетүгә хәрби лагерьга китәргә әзерлек башланды. Кызлар авылларына таралып беттеләр. Училищеда малайлар гына калды. Гыйззәтуллин белән Әркәшә лагерь тормышыннан бераз шүрлиләр иде. Дисциплина бик каты, диләр. Чыдап булырмы? Йөгерү, йөзү, шуышу, сикерү буенча нормативлар бик авыр, диләр! Хур булмабызмы?

Бары тик Әлтафи гына шат йөрде. Ул әллә каян гына солдат фуражкасы табып киде, ремень буды – чын солдат булу өчен аңа буй белән тәненә бераз ит кенә кирәк иде.

Лагерь Казан тирәсендә булганлыктан, барышлый Казанны да күрергә дип, ике көн запас калдырып чыгып китәргә булдылар.

Шәһәргә китәр алдыннан Әлтафи ике көн, ике төн үзенә урын тапмады. Чөнки бөтен училищега бер Әлтафиның гына шәһәр, трамвай, дүрт катлы йорт һәм шәһәр урамында теләсә кем кереп чыгарга рөхсәт ителгән туалет күргәне бар икән. Бервакыт – берәү, икенче вакыт – икенче! Әлтафи шул ике көн эчендә геройга әйләнде дә куйды. Шәһәр урамында безне ташламассыңмы? Трамвайга кергәч билет алышырсыңмы? Вокзалга ияртеп алып барырсыңмы? Әлтафи ул көннәрдә бик горур йөрде. Әркәшә дә, Зарифуллин да, Гыйззәтуллин да Әлтафиның данына кызыгып эчтән яндылар, аның вак-төяк йомышларын үтәделәр…

Поезддан төшүгә Казан педучилищесының тулай торагына барып урнаштылар да сөрлегә-сөрлегә театрга киттеләр. Беренче тапкыр шәһәр күрү, беренче тапкыр театрда булу… Курчак театры Академия театрының сәхнәсендә бер спектакль куя икән. Сәхнә уртасына кара чаршау корып, сарай сыман бернәрсә салганнар. «Чуртан кушуы буенча» дигән әсәр куела. Йа ул чыгып әйтүче артистның матурлыгы! Андагы чәч, андагы каш, андагы мөлаем тавыш! Вәли Гаффаров диде. Шундый хикмәтле кешедә шундый гади исем белән гади фамилия булса да булыр икән!

Курчакларның музыкага биюләре, җырлаулары, кулларын күтәреп күз яшьләрен сөртүләре малайларны тәмам саташтырды. Әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллин моны күреп тораташ булып каттылар. Тик Әлтафи гына дөрләгән күңелләргә салкын су сипте:

– Артистлар астан кулларын тыгып уйнаталар аларны, – диде ул, бер дә исе китмичә генә. Бу сүзгә Зарифуллин бик рәнҗеде. Үзе теш арасыннан чертләтеп төкергән сыман бер хәрәкәт ясады.

– Ни чыкмаса синнән чыга инде, әнә бит үзе җылый, үзе көлә, артистның бер катышы юк монда, – дип каршы төште.

Гыйззәтуллин да бәхәскә керде:

– Монда бер хикмәт бар, ну тульке артист уйнатмый аны, – диде.

Шәһәрдә йокы тәмле була. Уянып-уянып китәсең, рәхимсез асфальтта йөреп коргаксыган аяк сеңерләре меҗ-меҗ итеп сыкрап алалар, аның саен йоклыйсы, ыңгыраша-ыңгыраша, хөкүмәт мендәрендә авызыңнан селәгәйләр агызып йоклыйсы килә. Әлтафи әйтә, хөкүмәт мендәрләре карга йоныннан эшләнгән була, ди. Иртәгә көн буш, Әлтафи булганда кайгырасы юк, «Чаткы»да «Потёмкин броненосецы» дигән фильм буласы.

Көн эссе, асфальт эрерлек эссе иде. Урамга чыгуга, барысы да шәһәрнең хөрриятеннән файдаланырга керештеләр. Бу хөррият түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. Моны педпрактикада дәрес планын номерлап төзеп остарган, дөнья күргән Әлтафи түбәндәгечә сурәтләп бирде:

1. Теләгән кеше теләгән кинотеатрга китә, керә, карый ала, бу сиңа авыл җире түгел, монда көндез дә әллә ничә җирдә тәрәзә каплап кино күрсәтәләр.

2. Монда хәтта зоопаркка да барырга мөмкин. Анда дөньяның бөтен зонасыннан хайваннар бар: ишәк, кыр тавыгы, кара томшыклы ак каз, дүрт мөгезле сарык һәм Америкада гына яши торган кәҗә.

3. Монда теләгәнчә мороженое ашарга мөмкин һ. б.

Гыйззәтуллин, Зарифуллин һәм Әркәшә бу планның беренче һәм өченче пунктларын кабул иттеләр. Башка малайлар зоопаркка киткәндә, алар, Әлтафины уртага алып, «Чаткы»га килделәр. Ярым караңгы залга кереп, асты әйләнмәле урындыкларга урнашып, терсәкләрне терәп куюга һәркем рәхәткә чумды. Җир шары ник әйләнүдән туктап тормый шунда! Менә бит әле планетаның СССР дигән мәһабәт бер илендә Ташлытау педучилищесының дүрт студенты бар. Һәм менә шул дүрт студентның үз гомерләрендә инде икенче тапкыр законлы, номерлы урыннары бар. Моннан аларны беркем дә куып чыгара алмас! Беркем дә! Завхоз Исмәгыйль агай да, педагогика укытучысы да, хәтта директор да! Рәхәт бу шәһәр тормышы. Менә кайда үзеңне шәхес итеп сизәргә була! Экранга яктылык көлтәсе төште, тавышлар тынды. Рәхәт булып китте. Мәсәлән, Гыйззәтуллинга. Әллә бу сугыш елларында муен нечкәргән, әллә еллар буе белем төйгечләп баш авырайган – ни хикмәттер, аска төшә дә китә баш, төшә дә китә. Ләкин рәхәт. Дөньяда яшәве гомумән рәхәт. Ничек әле туылган! Әйе, ничек әле туыл…

Һәркемнең үз мәшәкате бу дөньяда. Зарифуллин сеанс башланыр алдыннан сигез порция арзанлы мороженое ашаган иде, зрәгә генә кино барганда эче бора башлады. Түзде Зарифуллин, түзмәде түгел. Нишләргә? Торып чыгып китәр идең – караңгыда ишекне каян табасың? Ишек табып чыксаң да, аннары нишләмәк кирәк? Ну бу эчне! Зарифуллинның шундый бервакытта хәтта дәрес өзгәне булды.

…Урындыкның астына ике кулы белән чытырдатып ябышкан Зарифуллин күзләрен йомып язмышын каргап утырды. Бер бәхетең булмаса булмый инде. Нәкъ шушындый хәл педучилищеда зачёт дәресе биргәндә булган иде. Анда Зарифуллин эшнең нәрсәдә икәнен аңлап тиз генә фәлән күнегүне эшләргә бирде дә, методистның гаҗәпләнүенә каршы, дәресне ташлап чыгып та китте. Күнегү озын иде, мәктәп ишегалдыннан искитмәгәнгә салышып тынычлап кына кире кергәндә, бу тынычлануның вакытлы гына икәнлеге мәгълүм булды. Зарифуллин кире борылды. Шулай класска керә алмыйча, ул ишегалдында мәктәп белән ике арада киләп сарып шактый йөрде. Укытучысыз калган класс нишләр? Методист нәрсә әйтер? Педпрактиканың зачётын нишләтәсе? Бу сораулар аның башына кереп тә карамады. Чөнки авырту бик яман иде. Дөнья кайгысын кайгыртырлык чама юк иде. Зарифуллин ул чакта дәрескә кереп тормады, авыл ындыр артына чыгып, көлтә чүмәләләре арасыннан гына училищега тайды. Менә хәзер нәкъ тагын шул хәл. Моның нәрсә белән бетәсен ул үзе генә белә. Ул, төш күргәндәге кебек, экрандагы хәлләрне баш мие аркылы уздыра. Янында гына Әркәшә тавышы. Әркәшә кайчаннан бирле инде экранда барган хәлләрнең артистлар уйный икәнлегенә төшенә алмыйча утыра. Әлтафи аны сүгә:

– Күрмәдеңмени, утызынчы елларда ук чыккан фильм дип язганнар иде?

– Юк инде, ничек алай булсын! Теге вакытта төшергәннәр моны. Әй, дим, төшергән вакытта ничек безнекеләрне үтереп бетермәделәр икән?

– Юк, дим, надан. Артистлар уйный моны…

Әркәшәнең, гадәт буенча, дулкынланудан борыны тыгыла.

– Булбагадды чыд булса да сөйләбә…

Бу тавышлар Зарифуллинның бер колагына керә, икенчесеннән чыга. Аның үз хәле хәл. Аның хәле шундый дәрәҗәдә ки, моны әйтмәгән көе Әлтафи сизде. Бәлки, күршеләр дә сизгәннәрдер, чөнки бервакыт урындыклар шыгырдады, ыгы-зыгы килеп алдылар. Әлтафи обстановканы тиз бәяләде.

– Моннан сеанс бетмичә чыга алмыйсың син, – диде ул. – Бер генә юл кала: сеанс бетүгә туп-туры Кабанга йөгерербез. Син с ходу чумарсың…

Сеанс беткәндә урындык тавышына сискәнеп Гыйззәтуллин уянды. Бичара… Ул үзен фронтта дип төш күргән һәм урындык тавышын автоматтан ату дип аңлаган да яман кычкырып сикереп торды. Экранда «Конец» дигән сүз тора иде. Аны Әлтафи өстерәп якты дөньяга алып чыкты. Ялт иткән эссе бер көн икән. Асфальт йомшаган, Әлтафи артыннан өч малай снаряд тизлеге белән Сафьян урамыннан Кабанга ыргылдылар. Шәһәр халкы аны-моны сизми калды. Тик су кырыендагы кап-кара күзле, чуен китегедәй кара тәнле, чандыр, уч төбе хәтле генә ыштан киеп куйган шәһәр малайлары гына боларга бераз сәерсенеп карап тордылар, чөнки Зарифуллин суга чалбарын салмыйча гына кереп китте, Әлтафи исә балакларын бау белән буып куйган озын солдат ыштаныннан керде… Бик нык кыстагач, Әркәшә дә яр буендагы өй урыны кадәр урынның тирәнлеген Әлтафидан үлчәтеп, җайлап кына суга керде. Үлчәгән вакытта Әлтафи бераз гына хыянәт иткән иде, ягъни кайбер урыннарда аягы тимәсә дә, «менә, менә басып торам» дип күз буган иде. Әле дә булса татлы йокы тәэсиреннән арынып бетмәгән Гыйззәтуллин шуның корбаны була язды. Ул, яр буеннан йөгереп килеп, баш белән суга ыргылды. Ыргылды… һәм, бичара, үтүк урынына төпкә китте. Нибары ун-унбиш секунд үткәндер, Гыйззәтуллин әле үз аңында иде, аңлый-аңлый батты. Аска өстерәүче төп авырлык корсакта иде. Әйе, әйе, ничә еллардан бирле җае килгәндә җиде-сигез тарелкага хәтле чөмерелгән умач ашы, сыек кәбестә шулпасыннан киңәйгән, салынган әрсез корсак аны рәхимсез рәвештә Кабан төбенә, дию пәриенең сарайлары тирәсенә алып китте. Моның шулай булачагын шәһәр малайлары алдан ук интуиция белән сизенгәннәр иде. Шуңа күрә, дию сараена җитәргә аз гына калды дигәндә, Гыйззәтуллин артыннан гел кабыргадан гына ясалган эчсез ике шәһәр малае тимер ук булып атылдылар. Чандыр бармаклар белән тиресен, чәчен учлап эләктергәндә, Гыйззәтуллин инфузорияләр, амёбалар, хламидоманадалар белән мыжгыган Кабан суын мул гына йоткан һәм берөзлексез су кереп торырлык итеп авызын ачып куйган иде. Аны өстерәшергә Әлтафи да ярдәмгә килде. Чирәмгә чыгарып салгач, Гыйззәтуллинның иң беренче эше – сеанс алдыннан алып ашаган сигез порция фруктовый мороженоедан һәм әлеге инфузорияләрдән арыну булды. Эч кечерәеп калды. Зәп-зәңгәр иреннәрен кыймылдатып, Гыйззәтуллин күзен ачты һәм күк йөзендәге кояшка карады. Аннан үзенең нинди хәвефтән исән-имин калуын аңлап булса кирәк, бер тозлы сүз әйтте. Хәер, киләчәктә укытучы буласы кешегә бу сүзне әйтмәгәндә дә ярыйсы буласы икән дә, ярар инде. Теге кара-чутыр малайлар барыбер боларның кем икәнен белмиләр бит. Алар өчен боларның барысына да бер исем: сала гыйбатлары. Шулай да юньле малайлар туры килде. Зарифуллинның исә була язып калган бу трагедиягә бөтенләй исе китмәде: бик тә, бик тә рәхәт иде су эчендә. Әйе, «Чаткы»да утырган момент белән чагыштырып караганда, бу дөньяда шушы минутта иң бәхетле кеше Зарифуллин иде. Әйе, мондый бәхет Уинстон Черчильдә дә, генерал Макартурда да була алмый.

Бу шәһәр тормышының һәр минуты мәшәкатьле була икән. Яр буенда озак пычтырдаган Әркәшәнең уңышсыз юлга чыкканлыгы билгеле булды. Әркәшә суга кергәндә үк көлке иде: ябык тәнендә чак-чак кына эленеп торган бер метрлы олылар трусигы аркасында ул яр буендагыларның игътибар үзәгендә булды. Элек тә бик тыгыз булмаган резинасы суга кергәч бушады да калды. Яр буендарак кына йөргәнлектән, Әркәшә суны шактый болганчыкландырды, һәм бер аягы белән төпне капшый-капшый йөзгән кыяфәт белән алга таба барганда, Әркәшә кинәт кенә үзенең тәнендә җиңеллек сизде. «Әллә йөзәргә өйрәнүем шушы микән?» дип уйлап бетерә алмады, теге дәү трусикның тәненнән шуып төшеп калганлыгы мәгълүм булды. Шуңа күрә Гыйззәтуллинны коткару мәшәкатьләренә ул катнаша алмады: аның үз кайгысы кайгы иде. Судан ничек чыгарга? Якында гына кызлар чыр-чу килеп су керә, яр буенда кызынып ятучылар да бар. Нишләргә? Әркәшә Кабан ләмен изде дә изде. Трусик табылмады. Ниһаять, Әркәшәнең башына искиткеч бер кыю фикер килде. Укыган кешенең укыган шул! Ул аяк астындагы ләмнән ташландык бер дәү ләгән табып алды. Озак уйлап тормыйча, шуның белән капланды да кыю гына атлап ярга чыкты. Киемнәр су читеннән нибары дүрт-биш метр җирдә иде. Шул араны тиз генә узарга кирәк, ни әйтсәң дә, бала-чага түгел бит инде син! Бер метр, ике метр, өч… Тукта, бу халык нәрсәдән көлә? Әркәшәдәнме? Кызлар тавышы…

– Малай, малай! Ләгәнеңне кара!

Монысы балалар тавышы.

– Карагыз, карагыз теге клоунны!

Монысы яшүсмер кызлар тавышы. Әркәшә соңгы метрны узды һәм ашыгып кына киенде. Киенеп беткәч йөрәк тә керде: егетләрчә генә итеп теге ләгәнне тибеп җибәрде. Җибәрсә… Күзе шакмак булды. Ләгәннең төбе юк икән. Вәт баш! Төбе булса, әйбернең кадерле заманында аны Кабан төбенә ташлыйлармы соң? Ярга чыгып киенгәч кенә, Әлтафи аның колак тишекләренә, чәч араларына бик күп су ефәге уралганлыгын күрде. Чыннан да, Әркәшәнең иягендә генә дә шактый планктон бар иде. Балакны сызганып, суга кире кереп чистарынып чыкканда, бәхетсез Әркәшә су төбендәге консерва банкасына басты. Әлтафиның солдат ыштанының бер балагын балтыр тирәсеннән өзәргә туры килде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации