Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Таип Яхин үз шәкертләре арасында 1905 ел революциясе кабызган революцион хәрәкәтләргә дә аерым очракларда тискәре мөнәсәбәт күрсәтте.

Ләкин авыл мәдрәсәсе шәкерте һәм аннан соң Учительская школада дин мөгаллиме булган татар мәгърифәтчесе XIX–XX йөз чикләрендә татар культурасын, педагогик фәнен үстерүдә зур файдалы эш эшләде, һичшиксез, татар педагогикасы тарихында аның урыны әнә шул ягы белән билгеләнергә тиеш. Таип Яхинның тәрҗемә, фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенә М. Гайнуллин, X. Госман, язучы-фольклорчылардан Н. Исәнбәт, Г. Бәшировлар һәрвакыт уңай бәя биреп киләләр. Татар халкының уяну дәверендә, аның мәгърифәт, аң-белемгә сусаган чорында Т. Яхинның хезмәтләре бик вакытлы һәм кирәкле иделәр. Шуның өстенә аның тәрҗемә әсәрләре рус һәм татар халкы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләүдә дә уңай роль уйнадылар.

Таип Яхин 1910 елның 22 мартында Казан шәһәрендә вафат булды. Искелек тарафдарлары Таип Яхин үлеменә шатландылар гына һәм Учительская школада Таип хәзрәт 25 ел буена «мыскыл итеп» укыткан фәнне – дин фәнен – моннан соң тиешле югарылыкка куеп булыр дип өметләнделәр. Ләкин бу вакытта Учительская школада инде Казан большевикларының яшерен оешмасы үзенең политик эшен җәеп җибәргән иде һәм мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән яшьләрнең зур күпчелеге пролетариат идеологиясе йогынтысына тартылып баралар иде.

1967
(Әдәбият һәм чынбарык. – Казан, 1987)

Ерактан яңгыраган аваз[53]53
  Мәкалә Г. Рәхимнең 75 еллыгына язылган була (кулъязмадагы дата – 12.04.1967), баштагы исеме – «Гали Рәхимнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге» (кулъязма, 35 бит, язучының шәхси архивы). 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш була, ләкин җыентык М. Мәһдиевнең мәкаләсе аркасында туктатыла, таркатыла. (Бу хакта язучының «Ачы тәҗрибә» китабының икенче кисәгенә керәчәк «Янартаулар итәгендә» дигән бүлегендә укырга була.) Мәкалә, кайбер үзгәрешләр белән, беренче тапкыр «Казан утлары» журналында (1978, № 7), шактый кыскартылып, «Бүген дә хәрәкәттә» дигән исем белән чыга. – Г. Х.


[Закрыть]

Әдәбият, гыйлем, культурабыз тарихында Гали Рәхим дигән кешебез бар иде. Әдәбият галимнәренең хезмәтләрендә бу исем еш очрый. М. X. Хәсәнов аны, гражданнар сугышы чорында халык ягына чыгып, хезмәт халкы интересларын яклау позициясенә баскан кеше дип атады[54]54
  Xасанов М. X. Галимджан Ибрагимов. – Казань, 1969. – С. 248.


[Закрыть]
. М. Абдуллин һәм С. Батыевларның уртак хезмәтендә исә Г. Рәхимнең 1930 елда матбугатта чыккан мәкаләсенә зур бәя бирелде һәм тарихи әһәмиятенә басым ясалды[55]55
  Абдуллин М., Батыев С. Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. – Казань. – 1972. – С. 157–158.


[Закрыть]
.

Шулай да Гали Рәхимнең эшчәнлеге аерым алып тикшерелгәне юк әле. Аның хезмәтләре бик күп урыннарда басылган, аның кулы, көче кергән язмалар архив шүрлекләрендә ята. Галимнең биографиясен төгәл язу да хәзер читенләшә бара: Г. Рәхимнең үз архивы тулы түгел. Бертуган сеңлесе Рауза Габдрәхимовада нибары ике кәгазь табылды: аның берсе – акварель белән Г. Рәхим ясаган рәсем (Дәрдемәнднең бер шигыренә иллюстрация); икенчесе – Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәренең тәрҗемәсе. Г. Рәхимнең бергә укыган, эшләгән иптәшләреннән күбесе инде дөньяда юк. Ләкин Казан университетының архивыннан безгә кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин булды: аның үз кулы белән тутырылган берничә документ очрады. Г. Рәхимнең гыйльми үзәктә эшләвенә кагылышлы документлар ТАССР Үзәк дәүләт архивында шактый күп. Ләкин бездә, кызганычка каршы, гыйльми үзәк эшчәнлеген бөтен яклап яктырткан тикшеренүнең булганы юк әле.

Г. Рәхим заманында танылган язучы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, фольклорчы иде. Октябрь революциясеннән соң ул күбрәк әдәбият тарихы белән шөгыльләнде һәм тарихчы буларак танылды. Андый күпкырлы, киң диапазонлы галим-язучының иҗат эшчәнлеген бер мәкаләдә генә яктыртуны автор үз өстенә йөкләми. Бу хезмәттә Г. Рәхимнең тормыш юлындагы төп этапларны күзәтеп чыгу һәм аның кайбер өлкәдәге эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә анализ ясау максат итеп куелды. Г. Рәхим, унынчы елда ук әдәбият дөньясына килеп, ике революция чорында әдәбият, фән өлкәсендә эшләде. Аның революцияне кабул итүе шактый катлаулы булды. Тормышы һәм дөньяга карашлары белән ул социалистик революцияне аңлауга әзерләнеп җитмәгән иде һәм шул хәлдә революция көннәрендә әдәбият, сәнгать мәйданында кайнады, абынды, егылды, тагын торып юл эзләде, шулай да хезмәт халкына хыянәт итмәде, күп кыенлыклардан соң үзенең юлын тапты. Бу юл совет фәненә, димәк, социалистик Ватанга хезмәт итү юлы иде.

Әдипнең биографиясе буенча безгә билгеле булганнары шулар: архивта Г. Рәхимнең метрикасыннан күчермә сакланган. Моннан күренгәнчә, аның тулы исеме – Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдрәхимов. Ул 1892 елның 4 ноябрендә Казанда туган. Әтисе Лаеш өязе Олы Мәтәскә авылы крестьяны булган, Казанга килеп, сәүдә эшенә катнашып киткән. Әнисе Бибигайшә – Исхак Айтуганов дигән Казан сәүдәгәренең кызы.

Крестьян гаиләсеннән чыккан Мөхәммәтшакир сәүдә фирмаларының берсенә хуҗа була. Ул үзенең улы Галине дә сәүдәгәр итү турында хыяллана. 1905 елда Гали Казандагы Коммерческое училищега керә һәм шул чорда өйләренә китерелгән хәлфәдән дә укый. Сәүдә училищесында уку дәверендә Гали үзлегеннән һәм хәлфәдән гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнә. 1913 елда ул училищены тәмамлый. Аның әдәбият, фән белән кызыксына башлавы да шул училище чорына туры килә. Әтисе улын тагы да зуррак белемле сәүдәгәр итәргә тели һәм аны Мәскәүдәге Коммерческий институтка җибәрә. Бу институтның экономика бүлегендә Г. Рәхим 1917 елга кадәр укый, ләкин сәүдәгәр булырга күңеле ятмый. Шул җирлектә еш кына әтисе белән ике арада тавыш чыга. Аның саен Г. Рәхим әдәбият, фән дөньясына якыная бара. Ул Г. Камал, Г. Газиз кебек язучылар белән тыгыз элемтәдә була, «Ак юл» журналы редакторы Фәхрелислам Агиев, «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни һ. б. белән дуслаша.

1917 елда Мөхәммәтшакир абзый үлгәч, Г. Рәхимгә күңеленә ятмаган сәүдә институтын ташларга мөмкинлек туа, һәм ул Казанга кайта. Октябрь революциясеннән соң Казандагы «Өчьеллык педагогия курслары» нда, 1920–1921 елларда хәрби политик курсларда, Казандагы Көнчыгыш академиясендә төрки-татар әдәбияты тарихын һәм татар фольклорын, 1922 елдан 1930 елга кадәр Көнчыгыш педагогия институтында шул ук фәннәрне укыта. 1927 елның 25 октябрендә аңа доцент исеме бирелә. 1930–1931 елларда галим Татар фәнни-тикшеренү экономик институтының татар теле һәм әдәбияты кабинетында секретарь булып эшли. Болардан тыш, ул күптөрле гыйльми җәмгыятьләрдә фәнни эш алып бара. Казан университеты каршындагы Тарих, этнография, археология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы гыйльми үзәктә әгъза булып тора. 1926–1930 елларда Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә гыйльми секретарь була. 20–30 нчы елларда аның илледән артык фәнни хезмәте басылып чыга. Рус һәм татар телләрендә язылган бу хезмәтләрдә төрки әдәбият, яңа татар әдәбияты, тәнкыйть, фольклор, татар сәнгате һ. б. турында кыйммәтле мәгълүматлар бар.[56]56
  Шушыннан соңгы кисәк кулъязмада булып та китапка кермәгән (Г. Х.): «Сталинның «черек либерализмга каршы» көрәшкә чакыруы уңае белән, 1931 елда татар интеллигенциясе арасыннан күп кенә кешеләр гаепләнә. «Идел» повесте өчен (1923 елда басылган) татар тәнкыйтендә шактый эчкәре киткән нәтиҗәләр ясалып гаеп ташланган Гали Рәхим мондый шартларда, әлбәттә, беренче чиратта күзгә чалына. 1931 елның 8 маенда ул кулга алына һәм 5 елга хөкем ителә. Дәүләт архивында Г. Рәхимне намуслы хезмәте өчен Ак диңгез – Балтыйк хезмәт-төзәтү лагереннан срогыннан алда азат итү турындагы белешмә сакланган. Ул 1934 елның 22 августында Кукмарада яшәү шарты белән азат ителә».


[Закрыть]

Безгә очраган документлар арасында Г. Рәхимнең Казан университетының фәнни китапханәсе директоры профессор Парфентьевка 1934 елның 19 октябрендә язган гаризасы бар. «Көнчыгыш телләрен беләм. Үземнең шул белемемне Сезнең китапханәдәге кулъязмаларны өйрәнүдә файда китерер дип ышанам һәм, шуны искә алып, миңа эш бирүегезне сорыйм», – дип язган Г. Рәхим[57]57
  Казан дәүләт университеты архивы, ЛС., 2 тасв., 4а эш.


[Закрыть]
.

1934 елның 21 октябреннән ул китапханәнең кулъязмалар бүлегенә гыйльми консультант итеп алына. Китапханәдә Г. Рәхим бик зур эш башкара. Нәкъ шул вакытта СССР Фәннәр академиясе каршындагы «Төркия белән фәнни элемтәгә ярдәм итү комитеты» китапханәгә махсус документ җибәрә. Бу документта Казан университеты китапханәсендәге әдәбият, тарих, фольклорга кагылышлы кулъязмаларны, китапларны Төркия белән алмашып өйрәнү өчен әзерләргә кушыла. Бу катлаулы эш Г. Рәхимгә йөкләтелә һәм кулъязмаларны эшкәртүгә ул искиткеч зур хезмәт куя…

Казан университеты гыйльми китапханәсендәге кулъязмаларны тәртипкә салу эшен Г. Рәхим башлап җибәргән. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елга кадәр шунда эшли[58]58
  Бу кисәк китапка шактый кыскартылып кергән. Кулъязмадагы варианты (Г. Х.): «Китапханәнең көнчыгыш секторындагы кулъязмаларны пагинацияләү эшен Г. Рәхим башлап җибәргән дисәк тә ялгышмабыз. Ләкин, китапларны һәм кулъязмаларны беренче кат эшкәртү тәмамлану белән, аның штатын кыскарталар. 1936 елның 13 гыйнварыннан Г. Рәхим шул ук хезмәтне көнлекләп ялланып башкара. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең читен кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елда кулга алынганчы шунда эшли. Шәхес культының кырыс законнары нигезендә ул гаепсезгә 1943 елга кадәр төрмәдә ята һәм, сәламәтлеге какшагач, Казанда яшәмәү шарты белән азат ителә. Авыру, хокуксыз, икмәк карточкасыз һәм квартирасыз хәлдә йөреп, ул 1943 елның 3 мартында ялгызлыкта үлә. Дистәләрчә еллар буе совет фәненә хезмәт иткән галимне кул чанасына төреп салып, зиратка илтеп күмәләр».


[Закрыть]
.

Инде әдипнең иҗат эшчәнлегенә килик. Г. Рәхим бер үк вакытта хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр язган, фольклор буенча тикшеренүләр алып барган. Матбугатта беренче мәртәбә ул 1909 елда күренә. Шунысы гаҗәп: булачак әдип (аңа бу вакытта нибары 17 яшь!) матбугатта беренче тапкыр шигырь белән дә, хикәя белән дә түгел, ә «Җир йөзе» дигән «җәгърәфия дәреслеге» белән чыга. Бу китап 84 рәсем һәм бер харитә (карта) белән чыгарыла. Ул рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнгән. Схоластик әсәрләр белән башы әйләнгән татар шәкертләренә андый дөньяви китапларның тәкъдим ителүе җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. «Тиҗарәт мәктәбенең өченче сыйныф талибәсеннән 16–17 яшьлек яшь бер шәкерт» нең бу китабына бәя бирүче кешеләрнең беренчесе күренекле язучы Г. Камал була. Бу китапның «лисаны гаять җиңел һәм гүзәлдер» дип яза ул. Г. Камал шул ук вакытта яшь мөхәррирнең каләмендә өмет барлыгын сизенә. Ул аны «киләчәктә әдәбиятымызга хили зур хезмәтләре күрсәтүе мәэмүл булган кәнҗ мөхәрриремез» дип атый. «Китапның язылуына, гыйбарәләренең гүзәллегенә, ифадәсенең сәдалегенә караган кешенең, – ди Г. Камал, – Мөхәммәтгали әфәнденең кабилиятенә тәхсин идачәгенә һәм киләчәктә Мөхәммәтгали әфәндедән әдәбиятымызга зур хезмәтләрене өмид идачәгендә шөбһә кыйлмыйбыз»[59]59
  Йолдыз. –1909. – № 377.
  Тиҗарәт – сәүдә.
  Хили – байтак.
  Мәэмүл – ихтимал.
  Кәнҗ – яшь.
  Ифадә – аңлатып бирү.
  Кабилиять – сәләтлелек.
  Тәхсин – яхшы күрү.


[Закрыть]
.

Ләкин Г. Рәхим матур әдәбиятка көннән-көн ныграк тартыла бара. Аның матур әдәбият өлкәсендә беренче каләм сынавы өй шартларында бара. Гаилә эчендәге балалар өчен кечкенә-кечкенә әкият китапларын ул үзе әзерли – эчтәлеген яза, кулдан язган битләрдән китапчык итеп тегә һәм балаларга укый. Шуның өстенә ул акварель белән дә шөгыльләнә, аерым әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый. Бераздан үзенең сеңелләре һәм дус-ишләренең балалары өчен йорт спектакльләре оештыра башлый. Бу спектакльләрдә Г. Рәхимнең үзе язган пьесалары да куела, кайбер вакыт балалар өчен Көнбатыш классикасын да тәрҗемә итә. Аның сеңлесе Рауза Габдрәхимованың сөйләвенә караганда, шундый спектакльләрдән Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәре сәхнәгә куела. Бу әсәрне Г. Рәхим тәрҗемә иткән (тәрҗемәнең Г. Рәхимнең үз кулы белән язылган ике варианты табылды). Истәлекләргә караганда, монда урман патшасы булып Г. Рәхим үзе киенгән, һәм спектакль яшүсмерләргә искиткеч көчле тәэсир иткән.

Шулай итеп, унынчы еллар башында Г. Рәхим иҗат эшенә чума. 1913 елдан башлап, ул даими рәвештә «Ак юл» журналына языша. Бу журналда аның халык иҗатына нигезләнгән әкият-хикәяләре басылып чыга. «Ак юл» да яшь язучының «Дускайлар», «Бәхет эзләү», «Үги кыз», «Битлек», «Чирле чебеш», «Карга оясы», «Җәйге кояш астында», «Габдерәшит бабай» һ. б. хикәяләре дөнья күрә. Күпчелек хикәяләрендә Г. Рәхим авыл табигатенең матурлыгын җырлый, тереклек дөньясының гармониясен бирә. Яшь язучының бу чордагы хикәяләре өчен бернәрсә хас: ул табигать белән кеше арасында гармония табарга тырыша. Бу омтылыш анда шулкадәр көчле ки, автор, образлар тудырганда, рационализм методы белән эш итә. Үсеп килә торган капиталистик укладның крестьян тормышын ничек җимергәненә тырышып-тырышып күзен йомган хәлдә, Г. Рәхим «Габдерәшит бабай» ны иҗат итә. Анда автор – чын-чынлап рационалист: ул бөтен күңеле белән патриархаль крестьян хуҗалыгының идиллиясен эзли, шул шартларда гармоник шәхесне тасвирлый. Бу, хикәя язучы буларак, Г. Рәхимнең әле XIX йөз әдәби эстетик принциплары коллыгында икәнлеген күрсәтә. Әнә шуңа күрә аның күпчелек хикәяләрендә дидактизм өстенлек итә («Битлек» һ. б.).

Прозаик буларак, ихтимал, Г. Рәхим халык әдәбияты сюжетларына корылган хикәяләре белән танылгандыр. Мондыйлары исә аның унынчы-егерменче еллар тирәсендә мәктәп балалары арасында иң популяр әсәрләр булган. Мәсәлән, «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек әкиятләр, беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан балалар өчен эшкәртелеп, хикәя формасында бирелгәннәр. Соңыннан беренче баскыч совет мәктәпләре өчен чыгарылган «Балалар күңеле» сериясе буенча бу әкият-хикәяләр аерым китаплар итеп басылалар.

Г. Рәхим – драматургия өлкәсендә дә каләм сынап караган кеше. Революциягә кадәр татар театрында аның «Дача кайгысы» исемле комедиясе бара. Алдына куйган проблемасы бик үк яңа булмаса да (яңача күренергә теләгән татар бае белән аның мещан хатыны арасындагы каршылыклар), Г. Рәхим җиңел телле, төзек сюжетлы пьеса тудыра алган. «Йолдыз» газетасы аның бу пьесасына уңай бәя бирә. «Ул – чын-чыннан әдәби әсәр, – дип яза газета. – Анда фәлсәфә сату, фикер сөйләү катгыян юк. Тормыш – менә «Дача кайгысы» ның күрсәтергә тырышкан ягы. Бу әсәрдә тормыш дөрес алынган. Шулай булмый да хәле юк, аның мөхәррире шул сыйныфтан чыккан. Мөхәррир хәкыйкатән шул мохиттә үскән. Ул аны сүкми, орышмый, бары күрсәтә: «Мә, – ди ул, – караңыз, менә сезгә бу тыштан гына ялган Аурупа мәдәнияте кергән буржуа татар тормышы!».

Г. Рәхимнең Октябрь[60]60
  Йолдыз. –1914. – № 1108.


[Закрыть]
революциясенә кадәрге хезмәтләреннән тагын бер тармагы – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә аның хезмәтләре әллә ни күп түгел. Арадан әһәмиятлесе – «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкаләсе. Бу мәкалә безнең хәзерге әдәбият белгечләребез тарафыннан бик нык тәнкыйтьләп киленә. Моңа, гадәттә, Г. Рәхимнең Тукайны милләтнең бөтен сыйныфлары өчен дә уртак шагыйрь итеп күрсәткәнен алалар. Бу мәкаләдә автор, чыннан да, шул фикерне уздыра. «Тукаевны, – ди ул, – иң югары сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр беләләр». Ләкин монда без бернәрсәгә игътибар итик: бу мәкалә 1913 елда, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дөньяга чыккан елда языла. Мәгълүм булганча, «Татар шагыйрьләре» китабына әдәбият сөючеләрнең реакциясе бик кискен була, күпчелек Г. Ибраһимовның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен кабул итми һәм бу мөнәсәбәтне уңае чыккан саен матбугатта белдереп баралар.

Г. Рәхим, шулай итеп, Ибраһимов концепциясенә каршы буларак, Тукайны яклаучы ролен башкара. Аның шул ук мәкаләсендә Тукай белән С. Рәмиевне чагыштырып тикшерүе дә очраклы түгел. Тагын шунысы да бар: Г. Рәхимнең «татар әдәбияты туганнан ук гомуми булып туды» дигән сүзләренең нигезендә иҗтимагый төшенчә ятмый. Бу фикерне ачыклап, ул үзе үк болай ди: «Моңа сәбәп (әдәбиятның гомумилегенә. – М. М.), әлбәттә, әдәбиятыбызның теле халык теле булуыдыр»[61]61
  Аң. – 1913. – № 8.


[Закрыть]
. Күргәнебезчә, тәнкыйтьче монда бары тик тел категориясеннән генә чыгып фикер йөртә, татар җәмгыятендә сыйнфый бүленеш булмаган дигән фикер уздырмый. Әлбәттә, Г. Рәхим әдәбиятны әле иҗтимагый категория итеп карауга кадәр күтәрелмәгән һәм бу хәл аның башка мәкаләләрендә дә сизелә.

«Аң» журналының 1914 елгы саннарында Г. Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» дигән зур тикшеренүе басыла. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, монда яшь галимнең халык әдәбиятына мөнәсәбәттә Тукай мәктәбе шәкерте һәм әдәбиятта, гомумән, халыкчанлык тарафдары икәнлеге ачык күренә. Ислам дине хаким сыйныфларның идеологик коралы булган бер заманда Г. Рәхим халык әдәбиятына ислам дине салган зарар турында буржуаз матбугатта кыю рәвештә әйтеп чыга. Борынгы мәҗүсилек заманындагы халык әдәбияты үрнәкләрен табуның бик кыенлыгын ул болай аңлатты: «Музыка вә җырлар шикелле һәртөрле күңел ачуларга каршы булган ислам дине татар җырларын да кыскан, аларны җырлауны да намәшругъ дәрәҗәсенә төшереп, татар җырларының начарлануы иң зур сәбәпләрдән булган»[62]62
  Аң. – 1914. – № 16–17.


[Закрыть]
. Бу шул заман өчен бик кыю адым иде. Аннан соң Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә, цивилизация үсү белән, халык әдәбиятының урынын язма әдәбият ала дигән фикер дә бөтенләй үк нигезсез булмаса кирәк. Фольклорның кайбер жанрлары өчен бу, чыннан да, шулай бит. К. Марксның «Дары һәм кургаш заманында Ахиллес булуы мөмкинме?» дигән соравын гына искә төшерик. Шуңа күрә Г. Рәхимнең бу фикерендә реакцион романтизм шаукымы бар дигән галимнәр белән килешүе кыен.

Кыскасы, Г. Рәхим әдәбият өлкәсендәге теоретик хезмәтләрендә әлегә материалистик фәлсәфәне үзләштереп бетермәгән халыкчанлыкны яклаучы буларак формалаша.

1917 ел Февраль революциясе булды. Үзен теге яки бу сыйныф белән бәйләмәгән яшь татар зыялысы өчен катлаулы чор башланды. Монархияне бәреп төшергәнгә шатлану гына җитми, алдагы көн өчен кыйблаңны билгеләргә кирәк иде. Эзләнү, көтү, яктылыкка, тагын да зуррак хөррияткә өмет, дәртләнү Г. Рәхимгә дә хас булды. Тәҗрибәсезлеге аны «Корылтай» газетасына алып килде. 1917 елның 7 июль санында басылган «Сәнгать вә әдәбият» дигән мәкаләсендә Г. Рәхим язучының, шагыйрьнең бөтен язмышы революция белән бәйле, революция үзе поэзияне уята, үстерә торган күренеш икәнлеген кыю рәвештә әйтә. «Инкыйляб заманы аз гына сизгер булган кешене шагыйрь ясый», – ди ул. Ихтилялчылар – «садәдел хыялпәрәстлар. Шагыйрьләр алар, чын-чын шагыйрьләр!»[63]63
  Корылтай. – 1917. – 7 июль. – № 2.


[Закрыть]
Г. Рәхимнең раславынча, әдәбиятыбызның күтәрелүенә, кеше күзенә күренерлек булып җитешүенә 1905 ел революциясе сәбәп була. Иҗтимагый-сыйнфый көрәшләрдән моңарчы читтә торган әдипнең Февраль революциясен «зур ихтилял» дип ышануы да бик табигый. Ләкин әдипнең кешелек җәмгыятендә революциянең гомумән роле турындагы фикерләре белән исәпләшмичә мөмкин түгел. «Инкыйляб вакытында, – ди ул, – гакыллар, фикерләр җитезрәк эшли, хыял, зиһен кайный… Фитрәт заманында күгәреп басылып яткан сәнаигы нәфисә әбелхәят белән сугарылган иреклек һавасында җанлана, хәрәкәтләнә, аякка баса… Бөек эшләр эшләнсәләр, бары тик инкыйляб заманында гына эшләнеп кала алалар. Гомумән, халыкның рухы күтәрелгән заманда гына зур эшләрне барлыкка чыгарырга мөмкин»[64]64
  Корылтай. – 1918. – 1 гыйнвар.
  Намәшругъ – шәригатьтә булмаган.
  Инкыйляб – революция, алмашыну.
  Ихтилял – баш күтәрү, фетнә, бунт ясау.
  Фитрәт – яратылыштан, тумыштан.
  Сәнаигы нәфисә – матур сәнгать.
  Абелхәят – тереклек суы.


[Закрыть]
.

* * *

Г. Рәхим Бөек Октябрь революциясе көннәрендә, хезмәт халкын яклап, сыйныфлар көрәшенә ташланган язучы түгел. «Г. Р.» инициалы белән «Корылтай» да басылган мәкалә әгәр аныкы булса, Совет властеның беренче елларында ул әле сәнгатьнең демократлашуына тискәре мөнәсәбәттә булган. Шул позиция аны «демократлашкан сәнгать, шөбһәсез, чын сәнгать булудан чыга. Аның кыйммәте югала»[65]65
  Корылтай. – 1917. – 7 июль. – № 2.


[Закрыть]
дип язуга китергән. Ләкин корылтайчыларның, милли шурачыларның хезмәт халкына карата кулланган политикасы яшь әдипне айныта. «Элек битарафта торган интеллигентлар ачыктан-ачык Совет ягын сайладылар, – дип яза X. Госман. – Хәтта Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим кебек милләтчелекнең аерым «теоретиклары» да, аклар белән китмичә, бу якта калдылар. Алар эшкә җәлеп ителделәр»[66]66
  Госман X. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе. – Казан, 1960. – 113 б.


[Закрыть]
. Бу турыда заманында Ф. Бурнаш та язып чыккан иде. Ул болай диде: «Гали Рәхим һәм Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Октябрь революциясенең баштагы елларында да, Октябрьгә каршы тартыну күрсәтмичә, аның идеологиясен кабул иттеләр һәм һәр икесе, әдәби хезмәттән бигрәк, гыйльми эшләргә бирелеп киттеләр»[67]67
  Бурнаш Ф. Инкыйляб һәм татар әдәбияты // Мәгариф вә укытучы. – Ташкент, 1929. – № 1.


[Закрыть]
. Әдәбият белгечләреннән А. Яхин тапкан мәгълүматларга караганда, Г. Рәхим хәрби коллегия кушуы буенча русчадан драма әсәрләре тәрҗемә иткән[68]68
  Бу турыда: Совет әдәбияты. –1959. – № 10. – 118 б.


[Закрыть]
.

Дөрес, язучы буларак Г. Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә… барып җитмәде. Аңа «саф сәнгать» шаукымы… йогынты ясады. Бу бигрәк тә аның шигырьләрендә сизелде. Ләкин шагыйрь буларак Г. Рәхим катлаулы эзләнү чорын кичерде. Ул кыю рәвештә Көнчыгыш шагыйрьләрен тәрҗемә итәргә кереште. Көнчыгыш классикларын тәрҗемә итеп, укучыларга аларның бөек гуманистик идеяләрен, дөньяви фикерләрен җиткерергә тырышты. Г. Рәхим көче белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак Хафиз, Җ. Руми, Г. Хәйям, Сәгъди… әсәрләреннән торган китап дөньяга чыкты[69]69
  Иран шагыйрьләре / төзүче һәм тәрҗемәче Г. Рәхим. – Казан, 1919.


[Закрыть]
. Г. Рәхимнең бу тәрҗемәләренә нигезләнеп, «Кызыл Дәфтәр» журналы «Рабиндранат Тагорның капиталистлар дөньясына карашы» дигән мәкалә дә бирде[70]70
  Кызыл Дәфтәр. – 1921. – № 1.


[Закрыть]
. Шәрекъ шагыйрьләренең гуманистик фикерләре иске дөнья кануннарын җимерү чорында яңадан күтәрелделәр.

Г. Рәхимнең унсигезенче-егерменче еллардагы иҗаты бик тә күпкырлы һәм үзенчәлекле булды. Бу чорда ул Ибсенның «Гыйшык комедиясе» дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итә (татар шагыйрьләреннән аңа кадәр дә, аннан соң да Ибсенны тәрҗемә иткән кеше әлегә юк). Ни өчен Г. Рәхим нәкъ менә Ибсеннан һәм шул бер җырны гына тәрҗемә иткән? Бәлки, аның эчтәлеге шагыйрьнең хисләр, фикерләр эволюциясенә туры килгәндер? Моны кистереп әйтүе кыен, әлбәттә.

 
Ыргытып бәрдем суга мин баштагы акылым йөген,
Бәлки инде, ташка бәрелеп парчаланыр бу кораб;
Һич үкенмим, әйдә, бетсен: мин йөзәмен бит бүген —
Күкрәгем киргән килеш, тик мин барам алга карап.
 

Тәнкыйтьчеләр хаксыз түгел: шагыйрь социалистик революциянең ялкынлы җырчысы була алмаган. Менә «Шәрекъ кызы» журналында аның «Сонет» ы басылып чыга.

 
Утырып урманның аузында төнләдем мин,
Бу моң төнне сандугачтан көнләдем мин:
Гаҗәеп бу матур төндә әле дә ничек
Тулылыгыннан бәхтемнең үлмәдем мин?
 

«Канәфер» дигән шигырендә дә шагыйрь әле мәхәббәт колы, романтик шәхес булып күренә:

 
Күзем салдым нечкә пәрдә аркылы
Көлгән аваз килгән шул якка.
Әллә нишләп сине канәфергә
Тиңләтәсем килде шулчакта.
 

«Бер шагыйрьнең өйләнүе» дигән романтик хикәясендә Г. Рәхим үз хисләре эченә баткан романтик шәхесне бирде[71]71
  Шәрекъ кызы. – 1918. – № 2.


[Закрыть]
. Монда бернинди вакыйга юк. Хикәя бары тик шагыйрьнең хыяллары, аның хисләренең суынуы турындагы эмоциональ истәлек формасында. Шул ук мотивлар аның «Кичке җыр» (1922) дигән шигырендә дә яңгырады:

 
Айлы төннәрдә
Төн моң, төн боек,
Серле күлләрдә
Йоклый төнбоек…
 

Болардан күренгәнчә, шагыйрь яңа әдәбиятка хиссият колы, демоник шәхес буларак атлый. Аның талантлы гына язылган лирик шигырьләре Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән «Көрәш җырлары» җыентыгына кертеләләр.

Шәхес азатлыгы проблемасын үзенчә чишәргә омтылу аның драматургия өлкәсендәге эшчәнлегендә дә сизелә. 1919 елда аның «Җанвар» исемле ике пәрдәлек пьесасы аерым китап булып басылып чыга. Җанвар – реаль тормыштан аерылган, матурлыкка табынучы шәхес. Аның бөтен максаты – шәхеснең бүгенге көндә азат булуы. Ул – мәхәббәт иреге, шәхес иреге тарафдары. Автор төп герой авызыннан татар тормышындагы искелек калдыкларын тәнкыйть иттерә, һәм ул иҗтимагый тормыштан аерылган булу аркасында иллюстратив, рациональ бер образга әйләнә. Әлбәттә, төп герой сөйләгән ирек – абстракт ирек. Ул үзен теге яки бу сыйныфка, билгеле бер иҗтимагый катлауга бәйләнмәгән шәхес итеп саный.

Дөньядан туйган романтик шәхес Г. Рәхимнең «Идел» хикәясендә дә күренде. Үзенең иҗатында уналтынчы елларда ук инде иске кануннардан, реаль дөньяның ямьсезлекләреннән риза булмаучылык тенденциясен алга сөргән язучы бу традицияне революциядән соң да дәвам итте. «Идел» язучының шул чорда гына кичергән уй-фикерләр җыелмасы түгел. Бу – аны гомер буе борчыган мәсьәләгә (җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсенә) үзенчәлекле караш. «Идел» әдәбият дөньясында күп тиргәлде. Г. Рәхимнең бу әсәре «иске милли язучының белә торып кирле-мырлы язуы»[72]72
  Толымбайский Г. Китапларны ничек нәшер итмәскә? // Татарстан. – 1923. – № 205.


[Закрыть]
дип бәяләнде. Хикәя Г. Нигъмәти тарафыннан да каты тәнкыйтькә очрады[73]73
  Нигъмәти Г. Октябрь һәм әдәбият // Кызыл Шәрекъ. – 1922. – № 1.


[Закрыть]
. С. Җәлал «Идел» хикәясенең әдәби яктан шактый матур эшләнгәнлеген әйтте. «Бу иптәштә, – дип язды ул Г. Рәхим турында, – яхшы гына бер әдәби зәвык, көчле матур тел, өслүб вә шулар өстенә җитди бер тырышлык булса кирәк». Ләкин С. Җәлал шул ук вакытта әсәрнең бераз төчерәк тонда һәм реализмнан ерак икәнлеген дә әйтте. «Дөнья дигәннәре ул коры гыйшык җырлары белән мәхәббәт җырларыннан гына гыйбарәт түгел»[74]74
  Җәлал С. «Ярдәм» мәҗмугасы // Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 30.


[Закрыть]
, – диде тәнкыйтьче.

Әсәрнең төп герое – журналист Ильяс – шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый, табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә. Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңлесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана, һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә – меланхолик. Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Патша хөкүмәтенең халыкны мәгънәсез сугышка кууына ул рухи протест белдерә. Анда җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс – Октябрь революциясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, мондый романтик әсәрнең дөньяга чыгуы – бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Бу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт, көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре – боларның (әдәби әсәрләрнең. – М. М.) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибраһимов та Ильясны «череп таркалган бер буржуаз интеллигент»[75]75
  Ибраһимов Г. Татар әдәбияты // Татарстан. – 1924. – № 1.


[Закрыть]
дип бәяләде.

«Идел» әсәренең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сорау туарга мөмкин. 1921–1922 елгы ачлык вакытында татар совет язучылары Г. Ибраһимов җитәкчелегендә ачларга ярдәм йөзеннән әдәби «Ярдәм мәҗмугалары» чыгаралар. Бу мәҗмугага катнашырга матбугатта чакырулар басыла, һәрбер намуслы язучыны үзенең яңа әсәрләрен мәҗмугада гонорарсыз бастырып катнашырга өндиләр. 1921 елгы әдәбиятка хисап биргәндә, Г. Ибраһимов кайбер иске язучыларның хәзерге әдәби процесстан читтә калуларын күрсәткән һәм алар арасында Г. Рәхимне дә телгә алган иде[76]76
  Ибраһимов Г. Татар әдәбияты // Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 31.


[Закрыть]
. Озак та үтми, «Яшен» мәҗмугасының беренче кисәге дөньяга чыга, һәм Г. Рәхим анда «Идел» хикәясеннән бер парча белән катнаша. Димәк, Г. Рәхим, бу әсәрен бастырып, азмы-күпме ачларга ярдәмгә үзеннән өлеш кертергә тырышкан. «Идел» Г. Рәхимнең прозада соңгы әсәре булды, һәм шуннан соң ул бөтенләй әдәбият, сәнгать тарихына чумды. Аннан соң шунысы да бар: Г. Рәхим соңрак «Идел» не үзе үк «иске дәвер рухындагы әсәр» дип атады. «Яңа укучылар һәм тәнкыйтьчеләр даирәсе, – диде ул, – нәфис әдәбиятта иске дәвер рухындагы әсәрләргә юл бирмәү юлында бик сак торалар, «Идел» хикәясе, Ф. Әмирханның «Тәгъзия» се кебек әсәрләргә каршы шау-шулар моны бик ачык күрсәтә»[77]77
  Биш ел эчендә. – Казан, 1925.


[Закрыть]
.


Инде Г. Рәхим эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлешенә – тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә күчик.

Г. Рәхим, буржуаз мохиттән чыкканлыгы һәм революцияне кабул итүдә акрынлыгы өчен, матбугатта шактый әрләү күрде. Әлбәттә, бу әрләүләрнең күбесе урынсызга иде. Мәсәлән, 1921 елның 25 июнендә ул университетның актлар залында әдәбият сөючеләр өчен борынгы татар әдәбияты, XIX йөз әдәбияты буенча лекция укый. Ләкин матбугатта Г. Рәхимнең бу лекциясендә революция һәм гражданнар сугышы турында бернәрсә дә әйтелми, «бу – контрлык» дигән хәбәр-хөкем күренә[78]78
  Татарстан хәбәрләре. – 1921. – № 134.


[Закрыть]
. Шулай да Г. Рәхим каләмен ташламый. Аның татар җыр сәнгатендә калдырган иң кыйммәтле мирасларыннан берсе – «Кәккүк» җыры. Бу текст, кабат сәхнәгә мендерелмәгән көе, архивларда ята бирә. Хәлбуки «Кәккүк» нең көе Солтан Габәши тарафыннан Г. Рәхим текстына язылган һәм беренче тапкыр бу җыр текст авторының үз өендә җырланган. Татарстан радиосыннан Г. Рәхим тексты буенча «Кәккүк» егерменче еллар ахырында еш яңгырый. Җырның тексты болай:

 
Карлар китте, су килде, яз җитте,
Җир яшәрде, далалар чәчәкле.
Таң алдыннан төрле кошлар
Моңая, сайрый.
Йөрәккәем ник әрни ул,
Нишләп җилкенә икән лә, һай-һай.
Тыңлап кара,
Кара урман күкесе,
Кошларның моңлысы,
Кемнәрнең кайгылы бәндәсе.
 
 
Иртә белән дә һаман,
Кичләрен дә һаман,
Төннәрен дә шулай
Йокламый, моңая, саргая.
Ул да шул мескенкәй,
Хәсрәтле бәндәкәй,
Гамь чигә минемдәй.
 
 
Ерактан авазы яңгырый.
Моңлы бала түгел идем,
Миңа ниләр булды икән?
Моңаям, саргаям, мин көям.
Һай, йөрәгем яна…
Син кай җирдә, йолдызым,
Кай җирләрдә ялгызың,
Кәккүк, кәккүк,
Мин саргаймый, кем саргайсын,
Юк янымда йолдызым[79]79
  Бу җырның текстын Г. Әлмөхәммәтов архивыннан музыка белгече З. Хәйруллина күчереп алган. Текст З. Хәйруллинаның рөхсәте белән мәкаләгә кертелде.


[Закрыть]
.
 

Без Г. Рәхимнең Көнбатыш һәм Көнчыгыш классикасы белән таныш икәнлеге, яшьтән үк аның Гёте балладаларын, Ибсен, Тагор әсәрләрен тәрҗемә итүе, Шекспир үрнәгендә сонетлар иҗат итүе турында язган идек. Яшь пролетариат әдәбияты вәкилләре өчен бу бик кыйммәтле сыйфат иде, һәм моның чагылышын без Г. Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләрендә дә күрәбез. Мәсәлән, 1921 елда «Отелло» ның татар театрында куелу уңае белән, ул Шекспир әсәрләренең дөньякүләм тарихи әһәмияте турында язып чыга. Тәнкыйтьченең фикеренчә, Шекспир әсәрләренең озын гомерле булуы «аларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен тәшрих итүче әсәрләр булуындадыр»[80]80
  Татарстан хәбәрләре. –1921. – № 85.


[Закрыть]
. «Пролетариат әдәбиятының формалашуы чорында урта гасырлар әдәбияты (Сервантес, Шекспир һ. б.) пролетариатка азык була аламы?» дигән сорау бик еш куела, һәм татар тәнкыйтьчеләре бу мәсьәләдә бик күп төрле буталчык җавап биреп килә иде. Күргәнебезчә, Г. Рәхим бу җавабында сәнгатькә мөнәсәбәттә марксистик позициядә тора.

Г. Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгән вакытта, Тукай «татар телендәге балалар әдәбиятына… нигез салучы» дип, кыю рәвештә матбугатта чыгучы да Г. Рәхим булды. «Тукай – диде ул, – бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш»[81]81
  Рәхим Г. Тукай һәм балалар әдәбияты // Мәгариф. – 1923. – № 3–4.


[Закрыть]
. Г. Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар аша үткәне мәгълүм нәрсә. Г. Рәхим исә әнә шул катлаулы атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучы булып килде.

Әдәбият тарихында Г. Рәхимне марксизмнан ерак торган әдип дип бәяләү озак еллар буена дәвам итте. Ләкин аның егерменче еллар уртасындагы тәнкыйть мәкаләләрен тикшерсәк, татар халкының, татар әдәбиятының тарихын яхшы белгән галимнең әдәбиятны иҗтимагый процесстан аерып карауның ялгыш икәнлеген һәрвакыт әйтеп килгәнен күрербез. «Әдәбият кешеләрнең иҗтимагый тормышыннан килеп чыккан бер килеш булганга, – дип язды ул, – аны, тарих агымына салып тикшергәндә, шул иҗтимагый тормыш ягыннан торып карамый мөмкин түгел». Ләкин егерменче-утызынчы еллар тәнкыйтьчеләре (Г. Сәгъди, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай), иҗтимагый формациянең гади өскормасы гына дип бәяләп, әдәбиятның үзенчәлеген искә алмыйлар иде… Г. Рәхим исә игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтә. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчеләрен кисәтеп, ул болай ди: «Әдәбият тарихын өйрәнү анда гакес ителгән фикер вә идеология тарихын гына өйрәнүдән гыйбарәт икән дип уйланмасын. Әдәбиятның бу ягын өйрәнү аны эстетика (нәфасәт) һәм форма ягыннан өйрәнүне читтә калдырмый; ул һәр ике яктан өйрәнелергә тиеш»[82]82
  Рәхим Г. Урта мәктәпләрдә әдәбият укыту турында // Мәгариф. – 1924. – № 5.
  Инсаният – кешелек.
  Кеше психологиясен тәшрих итүче – кешенең рухи галәмен ачып күрсәтүче.
  Гакес ителгән – «чагылдырылган» мәгънәсендә.


[Закрыть]
.

Бу фикер заманына күрә бик кирәкле иде һәм шул ук вакытта ул Г. Рәхимнең әдәбиятчы буларак алга таба үсешен дә күрсәтте. Әдәбият турында нәрсә генә язмасын, Г. Рәхим һәрвакытта да югары сәнгатьлелек өчен көрәш алып барды, поэзиядә үгет-нәсыйхәтчелекне тәнкыйть итте. Татар совет шагыйрьләренең «Көрәш җырлары» на кертелгән шигырьләре турында ул: «Татар шигыренең соңгы елларда никадәр алга атлаганын, ничаклы яңа гүзәллекләр кәшеф иткәнен күрү зур бер ифтихар вә канәгатьлек хисе уятадыр»[83]83
  Рәхим Г. «Көрәш җырлары» дигән җыентыкка рецензия // Безнең байрак. – 1923. – № 15.


[Закрыть]
, – дип язды.

Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре иң беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан югары бәя алды. Тәнкыйтьче бу әсәрнең, «турыдан-туры тенденция вә агитациягә бирелмәстән, тыныч этика тонында тасвир» ителгәнен мактады. «Хикәя… гаҗәеп көчле, җанлы бер әйбер булып чыккан», – дип язды[84]84
  Рәхим Г. Казакъ кызы // Безнең юл. – 1925. – № 5.


[Закрыть]
. Кайбер каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Г. Рәхимнең «Нәләтләр шагыйре» исемле мәкаләсе дә тәнкыйть тарихында зур игътибарга лаек. Ихтимал, Такташ иҗатына гомуми бәя бирү юлында бу иң беренче зур тикшеренүдер. Г. Рәхимнең бу мәкаләсендә әйткән фикерләре нәрсәгә кайтып кала соң? Беренчедән, ул яңа күтәрелеп килгән яшь Такташта зур талант барлыгын күрде. Ул аны «татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган яңа йолдыз» дип атады. «Хәзер бездә булган революция вә дингә каршы көрәш һавасында Такташка үзенең каләмен һичбер киртә белән чикләмәскә мөмкин булды, – дип язды ул. – Башлап әдәбият мәйданына ыргыткан әсәрләреннән аның шиксез зур бер талант булуы аңлашыла. Ифадәсе көчле, теле бай, шигъри илһамы ялкынлы»[85]85
  Безнең юл. –1923. – № 10–11.


[Закрыть]
. Шунысына игътибар итик: бу – әдәбият мәйданындагы төрле группаларның Такташка төрлечә гаепләр ыргытып мавыккан чорда язылды. Әнә шуңа күрә дә аның бу мәкаләсе ул чорда имажинист булган К. Нәҗми тарафыннан кире кагылды һәм Г. Рәхим нигезсез рәвештә дошманнар лагерендагы кеше итеп билгеләнде[86]86
  Кара: Шунда ук. – № 13.
  Кәшеф иткән – ачкан.
  Ифтихар – мактану.
  Ифадә – аңлату.


[Закрыть]
.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации