Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Г. Тукай һәм Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Печән базары каһарманы Мөхәммәтҗан хафиз да 1911 елның 16 июнендә «Буби» мәсьәләсе буенча следовательгә чакыртыла. Аның алдында да шул ук сораулар куела. Ысул җәдидне, «Буби» мөгаллимнәрен никадәр дошман күрсә дә, Печән базары каһарманы: «Бубилар арасында «Иттихад ислам» турында мин бернәрсә дә белмим», – дип җавап бирә. Ләкин Бубиларның укыту методын ул да бик каты гаепли: «Алар мәдрәсәгә җәгърәфия, тарих вә әдәбият керттеләр, – ди ул, – хәлбуки мәдрәсәдә тик дини гыйлемнәр генә өйрәтелергә тиеш. Ысул җәдид белән тәгълим ителгән мәдрәсәдә курс бетергән шәкертләр, минем фикеремчә, ышанычсыз (следователь «неблагонадёжный» дип яза. – М. М.) булып чыгалар, чөнки аларның һәркайсы… начальствоны да хөрмәт итми башлый… Хөласан мин сезгә шуны әйтергә тиешлемен ки, минем мәсләкдәшләрем – ысул кадимчеләр Коръән, шәригать, патша вә хөкүмәт ягында торалар, ысул җәдидчеләр исә һәрнәрсәне тәнкыйть итәләр, ачыктан-ачык хөкүмәткә каршы бармасалар да, үзләренә ниндидер хокук эзлиләр» (курсив безнеке. – М. М.). Мөхәммәтҗан хафиз Габдулла Буби турында хәтәр күрсәтмә бирә. «Мәкәрҗә ярминкәсендә, – ди ул, – Г. Буби, үзеңнең хокукларыңны кулга төшерү өчен, җаныңны фида кылырга вә хәтта куәт истигъмаль итәргә тиеш», – дип нотык сөйләде[139]139
  Шунда ук.
  Иттихад ислам – панисламизм.
  Хөласан – нәтиҗәдә.
  Истигъмаль – бик тырышып файдалану.


[Закрыть]
. Г. Бубиның бу сүзләре соңыннан суд процессында үзәк урынны алып торалар.

Шаһитлардан иң кабахәт төстә яла ягучысы, көнче, провокатор, «Буби» мәдрәсәсенең үз мөгаллиме Әхмәтфәез Даутов була. Ә. Даутов – Оренбург ахуны Сөләйман Даутовның улы. Аның бертуган абыйсы Фәезхан Даутов бервакытлар «Дин вә мәгыйшәт» мөхәррире булып та тора. Әхмәтфәез Төркиядә, Хиҗазда белем ала, «Буби» мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше «Буби» мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп яши. 1911 елның 5 маенда биргән күрсәтмәсендә ул әле шулай да аларның укыту ысулын яклап сөйли, бу ысул белән укырга һәм язарга тиз өйрәнеп булганын әйтә. Ысул җәдидчеләргә ул И. Гаспринский, Р. Фәхреддинов, Ф. Кәрими, Т. Соловьёвларны һ. б.ны кертә. «Буби» мәдрәсәсендә төрек флотына акча җыю булмады», – ди ул. Шулай да мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганлыгын әйтә. Жандарм ротмистры аннан «мәдрәсәдә патша хәзрәтләре сурәтенең күзләре тишелү» турында да сорый.

Ләкин икенче күрсәтмәсендә (1911 ел, 8 май) Ә. Даутов үзен бөтенләй башкача тота. Сарапул окружной судының прокурор иптәше Н. Ф. Сущевичка ул икенче характерда күрсәтмә бирә башлагач, аңа уголовный кодексның шаһитның дөрес сөйләргә тиешлеге турындагы статьясын укып күрсәтәләр. Шулай да Даутов Бубилар язмышы өчен бик хәвефле булган сүзләр сөйли. Ул: «Бубилар панисламист Хәлим Сабит белән хат алыштылар, Г. Максудовны Төркиягә җибәрделәр, мәдрәсәдә Төркия гражданинын мөгаллим итеп тоттылар», – дип сөйли. Прииска хуҗалары Рәмиевләрне, Ф. Кәримине панисламизмга материаль ярдәм итүчеләр дип атый. «Бубилар гына түгел, мин 5 майда күрсәткән кешеләр барысы да иттихад исламчылар», – ди ул. Алар, ди провокатор, «Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны, Төркия химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәдер… Бубиларның иттихад исламчы булуларына мин ышандым»[140]140
  Корылтай. – 1917. – № 13.


[Закрыть]
.

Хаинның күрсәтмәсе өч көн эчендә әнә шулай диаметраль капма-каршы дәлилләр белән алышына. Әлбәттә, бу хәл Бубиларның язмышын катлауландыра. Ә. Даутовның «Буби» процессындагы кабахәтлекләре әле моның белән генә бетми. Погром вакытында мәдрәсәдән өч йөк китап, дәфтәр төяп, Сарапул жандарм идарәсенә китертәләр. Жандарм ротмистры Будагоский бу китапларны, кулъязмаларны карап чыгып нәтиҗә ясарга Сарапул ахуны Хөсәен Әбүбәкеревне билгели. Аңа ярдәмгә үзенең провокаторлыгы, доносчылыгы белән танылган мәдрәсә учителе Мирсәет Юнусовны утырталар. Соңгысы кулъязмаларны тенденциоз рәвештә тәрҗемә итә. Бераздан бу эшкә Ә. Даутов та тартыла. Тикшерү вакытында Даутов жандарм ротмистрына «панисламизм» турында бик күп нәрсә сөйли һәм хөкүмәттән бүләк алу турында хыялланган чиновник «болай булгач пошло дело» дип куана, «Буби» га бәйле кешеләр турында күп җиргә шифрлар җибәрә. (Чыннан да, бераздан Будагоский, эшендә күтәрелеп, Варшавага күчерелә.) Ә. Даутов жандарм идарәсеннән бик күп акча алып эшли һәм «Буби» процессына гаепләү материалы туплауда төп фигурага әйләнә. (Февраль революциясе көннәрендә Ә. Даутов провокатор буларак кулга алына.)

Прокурор шаһитлары арасында Бубый авылының үз кешеләре дә була. Болар – авыл куштаны Шәймәрдән Апаков һәм аның улы. Аларның Бубиларга каршы шаһит булуының сәбәбе бик гади: 1910 елда Бубый авылында ваба чире халыкны кыра башлый. Габдулла Буби земстводан докторлар китертә. Шулвакыт Шәймәрдән куштан: «Докторлар дару белән кеше үтерәләр», – дип, профилактика уздыруга каршы килә, халыкны котырта. Г. Буби һәм докторлар, Вятка губернаторына хәбәр итеп, куштан картны бер айга авылдан җибәртүгә ирешәләр. Эчке тәртипкә буйсынмаган өчен улы да мәдрәсәдән куыла.

Тикшерү органнары, шулай итеп, 46 шаһиттан сорау алалар. Гаепләү ягыннан (прокурор шаһитлары) 12, Бубилар ягыннан 32 кеше шаһитлык бирә. Процесс материаллары 200–250 шәр биттән торган 12 томга җыела[141]141
  Бу материаллар барысы да ТАССР Үзәк дәүләт архивында өйрәнелмәгән килеш яталар. – Автор.


[Закрыть]
. Тикшерү вакытында провокатор ахун Хөсәен Әбүбәкерев Бубый авылы кешеләренә: «Мәхдүмнәрнең әниләре, оныкларын җыеп, Будагоский янына килеп ялынсын, бәлки, чыгарырлар», – ди. Бубый крестьяннарыннан берәү аңа каршы: «Ай-һай, алар андый кеше түгел, аңа бармаслар», – дип җавап бирә. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепләү акты төзелә. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга Уголовное уложениенең өч маддәсе буенча гаеп ташлана:

1. Мәктәптәге падишаһ сурәтен шәкертләргә хәкарәт кылдырган өчен (103 нче маддә. Бу маддәдә император һәм императрицаның сурәтләрен мәсхәрә итүчеләргә 8 елдан да артык булмаган каторга бирү күздә тотыла).

2. Шәкертләрне котыртып, Төркия флотына иганә җыйдырган өчен (128 нче маддә).

3. «Хәкыйкать» китабының цензурага эләккән 9 нчы кисәге өчен (132 нче маддә. Бу маддәдә властьны ихтирам итмәү, бунтовщиклык характерында булган әдәбият тарату өчен, өч елдан да артык булмаган срокка зинданга ябу күздә тотыла)[142]142
  Кара: Высочайше утверждённое 22 марта 1903 г. Уголовное уложение. – С.-П., 1903. – С. 20.
  Хәкарәт кылу – хурлау, кимсетү.


[Закрыть]
.

Уналты ай Сарапул төрмәсендә яткан мөдәррисләргә әнә шундый гаепләү акты тапшырыла.

Без алдарак прокурор шаһитларын санап чыктык. Хәзер «Буби» тарафдарларының кайберсе белән танышу кызыксыз булмас. «Буби» мөдәррисләрен яклаган шаһитларның күпчелеге – Бубый авылы крестьяннары. 32 шаһит арасында руслар да шактый гына. Мәсәлән, Сарапул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе Тюнин, Сарапул сәүдәгәре, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин «Буби» мәдрәсәсенең бөтен эшчәнлеген яклыйлар. Алар земство җыелышларында элек-электән «Буби» мәдрәсәсендәге яңа тәртипләрне мактап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бирдертүгә дә ирешкәннәр.

Мәдрәсәдән алынган китаплар, кулъязмалар турында хәлиткеч сүзне экспертлар – профессор Н. Ф. Катанов һәм П. К. Жузе[143]143
  Казан Духовная Академиясе профессоры, арабист.


[Закрыть]
әйтергә тиеш булалар. Гаепләнүчеләргә адвокат ялларга тәкъдим ителә. «Буби» мөдәррисләрен якларга Мәскәүдән присяжный поверенный, Дәүләт думасы члены Н. А. Маклаков, Казаннан присяжный поверенный А. Г. Бать, Уфадан адвокат Ибраһим Әхтәмов киләләр. Суд составы җиде кешедән торып, шуның дүртесе Казаннан (А. Г. Бать алар турында «иң карагруһчы кешеләр» ди), өчесе Сарапулдан була. Шунысы характерлы: бу өч рус (городской голова, земский управа начальнигы һәм старшина) беравыздан «Буби» мөдәррисләрен яклыйлар. Хәбәрчеләр рус шаһитларының «шәһадәтләре гаять әһәмиятле булачактыр. Алар Бубый муллаларының иректә вакытта кылган эшләрен мәгъкуль күрә булганнар» дип язалар[144]144
  Бәянелхак. – 1912. – № 1057.


[Закрыть]
. Суд булыр алдыннан, матбугатта таралган хәбәрләргә караганда, бу процессның уйдырма икәнлеген рус җәмәгатьчелегенең алдынгы карашлы кешеләре аңлаганнар. Мәсәлән, «Камско-Волжская речь» газетасы «Буби» мөдәррисләре турында болай ди: «…Обвиняются они, как известно, в так называемой «панисламистской пропаганде», о которой трубила года два-три тому назад черносотенная печать»[145]145
  Камско-Волжская речь. –1912. – № 114.
  Шәһадәтләр – таныклыклар.
  Мәгъкуль күрү – акыллы дип тану.


[Закрыть]
. Суд утырышының ябык рәвештә үткәрелүе дә очраклы түгел: жандармериянең кара эшен мөмкин кадәр яшерен эшләргә кирәк була.

Суд утырышы 1912 елның 28 маена билгеләнә. 27 майда төрмә камерасына адвокатларны кертәләр.

VIII

Процесска Казаннан ике хәбәрче дә килә: «Йолдыз», «Бәянелхак» газеталары бу көннәрдә үз мөхбирләреннән алган «Буби» процессына кагылышлы хәбәрләр белән тулалар. «Безнең Россия мөселманнары арасында панисламизм фикере булганы да юк, булачак та түгел»[146]146
  Йолдыз. – 1912. – № 837.


[Закрыть]
, – дип яза «Йолдыз». Газета татарлар арасында Төркия флотына иганә җыю турындагы хәбәрнең дә ялган икәнлеген әйтә. Бөтен буталчыклык Мәхкәмәи шәргыянең муллаларга җибәргән циркуляры аркасында булды, диелә анда. Бу циркулярда мөфти «имамлар Төркия флотына акча җыймаска тиешләр» дип язган була.

Сарапул шәһәрендә атмосфера кыза; суд булырга берничә көн кала бөтен жандармерия аякка бастырыла, урамда өч кешедән артык җыелырга рөхсәт ителми. Сарапулга күрше авыллардан, чит шәһәрләрдән халык агыла, гостиницалар тула. Төп гаепләүче Ишми дә, юлга чыгарга куркып, хөкүмәт органнарыннан солдат сорый. Сарапулга килгәч тә, урамда күренергә курка, шыпырт кына үзенең мөрите Якуп Тимкинның өенә урнаша, хәтта җомгага да бармый. Тимкинның йорты бизәлә, капкага язу эләләр: «Сәламәтелинсан фи хифзыллисан»[147]147
  «Кешенең сәламәтлеге – телен тыюда».


[Закрыть]
. Ишан бер мөхбирне дә кабул итми, шулай да кайбер сүзләре халык арасында тарала: «Мин Россиядә иттихад ислам барлыгын беләм, ләкин Бубиларның панисламист икәнлеген әйтә алмыйм, – дигән Ишми. – Шулай булса да аларның һәммә эшләре Коръәнгә һәм шәригатькә хилаф. Шулай булгач, хөкүмәткә дә хилаф булырга кирәк»[148]148
  Йолдыз. – 1912. – № 839.


[Закрыть]
. Төрмәдә, жандармериядә хезмәт итүче ахун Хөсәен Әбүбәкерев хәбәрчеләргә Ишми турында болай ди: «Ул 72 яшьлек карт инде. Гасаби чир белән авырый. Бер-берсенә хилаф сүзләр сөйли»[149]149
  Шунда ук. Гасаби чир – тиз кызучанлык.


[Закрыть]
. Төп гаепләүче менә шундый була. 28 май көнендә Сарапул төрмәсе белән суд бинасы арасындагы урам халык белән тула. Җирле халык: «Безнең шәһәрдә моның кадәр кеше җыелганы юк иде», – дип сөйли. Процесста катнашу өчен, бик күп руслар киләләр. Газета хәбәрчесенә алар Бубилар турында ихтирам белән: «Монда «Буби» профессорларына сәяси суд була, аларның Бубый авылында университетлары бар», – дип сөйлиләр.

Суд тирәсенә 600 ләп кеше җыела. Атлы стражниклар һәм полицейскилар халыкны таратырга телиләр, ләкин юкка гына. Мылтыклы солдатлар, ялангач кылычлы стражниклар белән уратылган мөдәррисләр халык арасыннан юл салып, төрмәдән судка китереләләр. Судка газета хәбәрчеләрен кертмиләр. Хәтта Сарапул окружной судының прокурор иптәше дә кертелми.

Суд башлана. Поп рус шаһитларын ант иттерә. Хөсәен ахун, татар шаһитларын ант иттергәндә, куштанланып, «патшага итагатьле булу» турында нотык сөйли башлый, шаһитларны тезләндерә. Суд председателе аны кычкырып туктата:

– Монда сезне речь сөйләргә түгел, ант иттерергә чакырдык, тизрәк бетерегез, – ди. Яшәп килгән тәртипләр буенча, дин әһелләре судта ант итмиләр (янәсе, алар болай да антлы!). Ләкин Ишми ишан, судка килеп кергәч тә, «озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, – дип яза Г. Буби бу турыда, – үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул».

Суд өстәле янына баргач, ишан тузанлы, пычрак идәнгә тагын тезләнә. Пристав, ачуланып, аны торгыза. Ишминең, исәр үгез кебек, «шәригать, шәригать» дигәне ишетелә[150]150
  Н. И. Лобачевский исемендәге фонни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. X чыгарылыш. – 1962. – 12 б.
  Ямин – ант, ант итү.
  Сәфиһ адәм – ахмак, тиле кеше.


[Закрыть]
.

Суд башлана. Председательнең һәм адвокатларның сораулары астында Ишмиләрнең, Мөхәммәтҗан Хафизларның дәлилләре киселеп төшә (Ә. Даутов һәм Г. Ишморатов судка килмиләр). Карагруһчылар көлкегә калалар. Менә суд председателенең Мөхәммәтҗан Хафиздан шаһитлык күрсәтмәсе алуы:

Пред. Сез Бубиларны нәрсәдә гаеплисез?

М. X. Мәкәрҗәдә Габдулла Буби нотык сөйләде, хөкүмәткә каршы чыкты.

Пред. Нәрсә дип сөйләде?

М. X. Тән белән, җан белән тырышырга, диде.

Пред. Нәрсәгә тырышырга?

М. X. Ирешер өчен, диде. Алар бик яман кешеләр бит. Харап эш, харап.

Пред. Нәрсәгә ирешер өчен диде ул?

М. X. Болар минем китабымда язылганнар. Мин мөәллиф бит, мөхәррир бит…

Пред. Шулай диген.

М. X. Тәрҗеман кая соң? Бик шәп сөйләр идем.

Пред. Тәрҗеман нигә? Болай да беләсез бит.

Карагруһчылар барысы да әнә шулай буталалар. Бубиларны гаепләрлек бернинди дәлил китерә алмыйлар.

Ишми ишан түбән карап, дога мыгырдап, Мөхәммәтҗан Хафиз «казаки итәге белән борынын сөртә-сөртә» утыра. Бубилар үзләренең җаваплары белән кадимчеләрне тар-мар китерәләр, Ишми тарафдарлары судта көлкегә калалар. Бөтен төрле гаепләрне үз өсләреннән алып ташлагач, рус адвокатларының ялкынлы чыгышларыннан соң суд каршында зур процесстан кечкенә генә нәрсә кала: Бубиларны Уголовное уложениенең 132 нче маддәсе буенча гаеплиләр (Г. Бубиның «Хәкыйкать» енең 9 нчы китабы өчен) һәм Габдулла Бубины алты айга, Гобәйдулла Бубины ике айга крепостька ябарга хөкем чыгаралар.

Коеп яуган яңгыр астында халык суд карарын белергә көтеп тора. Менә суд ишеге ачыла. Аннан Ишми килеп чыга. Кемдер аның кулын үбә. Халык, гөр килеп, ул кешегә ачуын белдерә, Ишмигә һәм Мөхәммәтҗан Хафизга усал сүзләр кычкыралар. Соңгысы мактана:

– Ну кызык иттем соң, бетердем үзләрен, – ди.

Сарапулның бер кара бае: «Бубиларга каты җәза бирсәләр, фәкыйрьләргә 100 сум акча өләшәм», – дип вәгъдә биргән була, суд карарын ишеткәч, ул янындагы теләнчеләрне куып җибәрә. Бубиларга «бик үк авыр җәза бирелмәве халыкны шатландырды», – дип яза «Йолдыз» хәбәрчесе[151]151
  Йолдыз. – 1912. – № 840.


[Закрыть]
.

Хәбәрчеләр суд членнарын, адвокатларны урап алалар. Адвокат Маклаков хәбәрчеләргә: «Бубилар панисламист түгел. Уң газеталарның бу турыдагы хәбәрләрен ялган дип саныйм. Ул фикернең Россия мөселманнарында булмавына ышанам»[152]152
  Шунда ук.


[Закрыть]
, – дип белдерә (курсив безнеке. – М. М.).

Суд карарын сенат раслаганчы дип, 29 май көнне «Буби» мөдәррисләрен төрмәдән чыгаралар. Бу көн Сарапул урамында халыкның исәбе-хисабы булмый, шәһәр бәйрәм төсен ала. Халык арасында, ««Мизан» исемле китабында җәдидчеләрне сүккән өчен, Ишми судка биреләчәк» дигән хәбәр тарала. Шаһитларны, адвокатларны, хәбәрчеләрне пароходлар төрле якка алып китәләр. Сарапул тынып кала. Кадимче Ишми дә техника казанышы булган пароходның 1 нче классына билет ала, каюта идәненә аяк бөкләп утырып (диванга утырсаң җәдидчә була!) кайтып китә. Газета хәбәрчеләре Ишмине күзәтәләр. «Бу карт нигә кадимчә, атка утырып йөрми икән?» – диләр алар. Яки ни өчен фәкыйрьләр белән бергә 4 нче класста кайтмый? Кадимче Ишми бөтен кыяфәте белән пассажирларның игътибарын үзенә тарта. Ул ак ыштаннан, өстендә сырган бишмәт, кәвештән һәм мескен бүректән. Бер рус, моның белән кызыксынып, кая барганын сорый:

– Сарапул ходил. Тимкин густ, – ди Ишми.

– Анда нинди суд булды соң бу арада, кемнәрне хөкем иттеләр? – дип сорый рус.

Ишми:

– Новый метод, новый метод… – дип мыгырдый. Аннан алты бармагын күрсәтә: янәсе, «новый метод» өчен алты ай бирделәр…

«Төп гаепләүче», шулай итеп, Бубиларның нәрсә өчен хөкем ителгәннәрен да белмәгән көе кайтып китә.

IX

1913 елның көзендә Габдулла Буби крепостьтан азат ителә. Төрмәдән ул үзенең бик күп язмалары, истәлекләре белән чыга. Тарихчылар өчен болар – искиткеч бай материал. Ул язмаларында Г. Буби патша чиновникларының икейөзлелеген, ришвәтчелеген фаш итә. «Жандармский вахтмейстер да өч йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», – дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң…»

Заманында Габдулла Бубины Казанның Галимҗан Баруди белән параллель куеп сөйләү гадәте бар иде. Баруди да патшага каршы эшләре өчен Вологдага сөрелә. Ләкин, сөргеннән кайткач, ул, указын кире алып, патша хәзрәтләренә намус белән хезмәт итә.

Ишмөхәммәт ишан ысул җәдид мөгаллимнәре белән судлашуны дәвам итә, Түнтәр авылы мөгаллиме, җәдидче Нәҗип Гыйрфанов белән тагын Сарапулда судлаша, аның указын алдырта һ. б. Бу юл Ишмине дә Колчак ялчысы итүгә кадәр китереп җиткерә[153]153
  Контрреволюцион эшчәнлеге өчен Ишми 1919 елда Совет суды тарафыннан атылуга хөкем ителде.


[Закрыть]
.

Г. Буби исә, крепостьтан чыккач, «мәҗрух указ» ын сорап йөрми. Ул, Столыпиннар, Ишмиләр Россиясендә эшли алуына ышанмыйча, дөньяның икенче бер читенә – Голҗага китә. Анда килү белән, Голҗа шәһәрендәге татарларга яңа методлы мәктәпләр ачу өчен көрәш башлый, халык алдында аң-белем алуның кирәклеге турында докладлар белән чыга. Аның җитәкчелегендә Голҗада ирләр һәм кызлар өчен яңа методлы мәктәпләр ачыла, театр, музыка түгәрәкләре төзелә, әдәбият кичәләре уздырыла[154]154
  Бу турыда кара: Вакыт. – 1916. – № 2008.


[Закрыть]
. Шул ук вакытта ул бик күп санда әдәби әсәрләр (хикәяләр, памфлетлар һ. б.) иҗат итә, тәрҗемә белән шөгыльләнә[155]155
  Мәсәлән, М. Е. Салтыков-Щедринны тәрҗемә итә.
  Хәбес кыйлганда – тоткын итү.
  Имкян – мөмкин булу.


[Закрыть]
.

Империалистик сугыш башлангач, ул дөньяда зур үзгәрешләр буласын сизенә. Абыйсы Гобәйдуллага язган хатында ул болай ди: «Әллә нинди хыялларга чумам. Бу сугышлар соңында Русиядә зур бер хөррият була калса, мөгаен, булачак, безгә укытырга мәктәпләр ачарга ирекләр бирелсә, әлбәттә, биреләчәк, «Буби» мәктәпләрен ачарга имкян табылса, шөбһә юк, табылачак, ул чакта мин монда бер көн дә тормам, кайтырмын. Бубыйда… кызлар мәктәбен ачармын, шунда русчаны да мөкәммәл кертеп, кызларны һәм мөгаллимә, һәм учительница итеп чыгарырга иҗтиһад кыйлырмын… Син, мин – барыбыз бергә җыелып хезмәт кыйлырбыз, ул вәйран мәктәпләрне яңадан гөрләтербез».

Голҗада вакытта Г. Буби татар хатын-кызларының азатлыгы турында күп докладлар сөйли, хатын-кыз мәҗлесләре оештыра.

Г. Бубиның «артык тырышучан, яхшы администратор һәм киң фикерле җәмәгать хадиме» икәнлеге монда да раслана[156]156
  Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 38.


[Закрыть]
. Аның мондый актив эшчәнлеге Голҗа кадимчеләренә ошамый, һәм алар Голҗадагы рус консулына донос бирәләр. «Мәктәпләрне гүзәл рәвештә ислях кылып йөргәндә, бәгъзе бер надан татарларның доносы илә Голҗа консулы 24 сәгать эчендә чыгып китәргә әмер бирде»[157]157
  Йолдыз. – 1914. – № 1143.
  Ислях кылу – реформа ясау.
  Кальб – күңел, йөрәк.
  Шәһадәт – таныклык.
  Имтияз – хокук, өстенлек.
  Мөкәммәл – камилләшкән.


[Закрыть]
, – дип языла газетада. Ләкин алдынгы карашлы зыялылар, консул янына кереп, Габдулла Бубины калдырырга рөхсәт алалар. Халыкара хәлне күзәтеп барган Г. Буби Россиядә революция якынлашканын сизә. «Вакыйгалар күрсәтә, кальбем шәһадәт бирә, – дип яза ул кызы Галиягә, – озакламас, бик тиз бер вакытның эчендә бик зур хөрриятләр булачак… Бик зур сәгадәт вә шатлык көннәре туачак, бер дә исемезгә дә килмәгән дәүләт вә имтиязлар безне чолгап алачак… – бу минутлар озак түгел инде, килеп җитте. Мин әнә шул вакытта кайтырмын, Галиякәй. «Буби» кызлар мәктәбен ачармын. Бар куәтем белән тырышып, аны да дарелмөгаллимәт итәрмен. Русча лисанны мөкәммәл укыттырырмын… Әнә шул вакытта бергә-бергә милләтемезгә хезмәт кыйларак бик татлы вә бик сәвемле бер хәят кичерергә муафикъ булачагымны уйласам, бар хәсрәтләремне, бар күргән вә күреп яткан авырлыкларымны онытам, кальбем шатлыклар белән тибә, күңелем тула, сизми дә калам, битләрем җылы яшьләр белән чыланган була, ләкин монысы – хәсрәт яше түгел, бәлки шатлык вә сөенеч яше».

1917 елның февралендә патша властеның бәреп төшерелүен Г. Буби зур шатлык белән каршы ала. Шул хәбәрне ишетүгә, ул Ватанына кайтып китә. Россиягә кайтышлый ул Ташкентка мөдәррис булып килергә чакыру ала. Ул, Троицкига кайтып, Яушевларның дарелмөгаллимәтенә мөдәррис булып урнаша. Ләкин төрмәләрдә, чит җирләрдә йөрү аның инде сәламәтлеген какшаткан була, һәм, каты авыру хәлендә, ул өендә истәлекләр язуга керешә. Октябрь революциясен Г. Буби бик нык авыру хәлендә каршылый. Шулай да крестьяннар арасында Совет властеның төзелеше турында политик әңгәмәләр ясый, аңлату эшләре алып бара.

Ул 1922 елның 7 февралендә 51 яшендә үпкә туберкулёзыннан үлә.

X

Г. Бубиның татар халкын агартудагы прогрессив эшчәнлегенә совет-партия матбугаты заманында югары бәя бирде. «Татарстан хәбәрләре» газетасы Г. Буби турында «ысул җәдидәнең уйлаучылык, фәлсәфәчелек, инкыйлябчылык вә көрәшчелек әләме астында бара торган груһның иң билгелеседер»[158]158
  Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.


[Закрыть]
дип язды. Җ. Вәлиди үзенең «Габдулла Буби» дигән мәкаләсендә исә болай ди: «Вятка губернасының караңгы бер почмагында… уртача гына бу авылны бер вакытлар Россия мөселманнарының мөһим бер гыйлем мәркәзе хәленә китергән саф вә пакь бер максат юлында хезмәт итеп, саф вә пакь булган хәлендә дөньядан үткән Габдулла Бубиның рухы алдында, аның бер шәкерте булу сыйфаты белән түгел, бәлки татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубиларның артыннан баручы бер кеше булуым сыйфаты белән башымны иям»[159]159
  Шунда ук.
  Муафикъ – тиң.
  Инкыйляб – алмашу, революция.


[Закрыть]
.

Партия эшлеклесе, коммунист Гасим Мансуров Г. Буби турында аерым бер мәкалә белән матбугатта чыкты. Г. Бубины ул, татар ярлыларының сәгадәте өчен, татар һәм русларның кара көчләре – кадимчеләр, миссионерлар, монархистлар вә идараи мөстәбидәнең палачлары, бөтен полиция, жандармнар һәм болар кулында зур корал булган татарның үз наданлыгы белән күп еллар көрәшеп килгән кешеләребездән, дип бәяләде. Г. Мансуров «Буби» мәдрәсәсенең татар тарихында зур урын тотканлыгын әйтә. Бу мәдрәсәдәге ислях хәрәкәтен ул турыдан-туры революция белән бәйли. Г. Буби, ди ул, үзенең тудырган мәдрәсәсе белән татар мәдәнияте һәм инкыйлябы тарихында зур урын алачак, чөнки ул мәктәп хәзерге көндә инкыйляб мәйданында армый-талмый көрәшеп килүче бик күп татар сәяси эшчеләренә вакытында рух биреп чыгарды[160]160
  «Буби» мәдрәсәсендә укып чыккан Җ. Вәлиди әдәбият галиме, С. Җәлал язучы буларак танылалар. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова Бубыйда кызлар мәдрәсәсен тәмамлаган һ. б. (Бу исемлек әле тулы түгел. Монда партия эшлеклеләренең бик зур исемлеге булачак. – Автор.)
  «Казан утлары» нда (1969, № 12) чыккан «Буби» мәдрәсәсе» мәкаләсендә булган түбәндәге кисәкне автор «Әдәбият һәм чынбарлык» китабына (1987) кертмәгән (Г.Х.): «Буби» мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән соң дәүләт, партия аппаратында, фән-әдәбият, мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галиме доцент Җ. Вәлиди, язучы С. Җәлал, шагыйрьләр Нәҗип Думави, Г. Биги, Д. Гобәйди – заманында «Буби» да белем алган яки эшләгән кешеләр. Болардан тыш, «Буби» шәкертләреннән кайберләренең соңгы язмышы белән танышу кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Г. Мостакаев мәдрәсәдән соң Бельгиядә Энергетика институтын, Зыя Мөҗәвиров Америкада Тау институтын тәмамлап, совет промышленностенда эшлиләр. Тәкыюлла Алиев Мәскәү Энергетика институтын тәмамлый. (Ул Березники, Караганда һ. б. урыннарда баш инженер булып эшли.) Гобәй Балтанов – Татарстан Мәгариф комиссары урынбасары була. Миргаяз Алиев, Хөршидә Назирова, Зәйтүнә Назирова Татарстан Үзәк башкарма комитетында, Мәрьям Зәйнуллина партия өлкә комитетының хатын-кызлар бүлегендә эшлиләр. Мирза Алиев егерменче елларда партия тарихы, социология, дарвинизм буенча татарча кулланмалар чыгара. Гобәйдулла Госманов – Алабуга педтехникумын оештыручылардан берсе. Зәки Алиев – Минзәлә Өяз мәгариф бүлеге мөдире. Лотфи Гаделев Уфа радиокомитетында эшли. «Буби» шәкертләренең бик күбесе гражданнар сугышы елларында хәрби комиссарлар буларак танылалар. Нәҗип Искәндәрев 2 нче Армия политбүлегендә һәм ЧОН отрядларында була. Нәби Мансуров Төркестан фронты политидарәсендә эшли, Коканд шәһәрендә «Фирганә» исемле газетаны оештыра һәм аның редакторы була. Сәлим Әминев Алабуга педтехникумында укыта. Абүсәгыйт Шакиров соңыннан Казанда медицина институтын тәмамлый һәм врач буларак таныла. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар театрына нигез салучылардан берсе Габдрахман Мангушев – шулай ук «Буби» шәкертләре. Соңгы вакытта өлкән буын вәкилләреннән алынган хатларга караганда, Әгерҗе, Вятка ягындагы беренче совет мәктәпләренә нигез салучылар, мәгариф фронты хезмәткәрләренең зур күпчелеге «Буби» шәкертләре булганнар. Зәйнәп Максудовада, мәсәлән, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән «Буби» шәкертләренең исемлеге бар. Д. Гобәйди – шуларның берсе».


[Закрыть]
. Инкыйляб булу белән, бу рух татар ярлыларының ярдәменә ашыкты. «Буби» шәкертләрен көрәш мәйданының беренче сафына ыргытты.

Хәзерге көндә татар арасында эшләүче мәсьүл татар эшчеләренең күп өлеше «Буби» да тәрбия алган, «Буби» да рухланган егетләр дисәм, хата әйтмәгән булачакмын».

Татар ярлысына, ди Г. Мансуров, без шуны әйтергә тиешбез: «Габдулла Буби безнең якты киләчәгебез өчен зур бер мәктәп тәрбия иткән, җәдид юлында бик күп көрәшкән бөек дин реформаторы иде, царизм һәм аның сине чукындырырга йөрүче миссионерлары белән көрәшкә бөтен көчен, белемен, каләм куәтен сарыф итүче бер зат иде, дибез… Без, коммунистлар өчен аның кыйммәте дә шунда»[161]161
  Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 38.


[Закрыть]
.

* * *

Йомгак ясап, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: Габдулла Бубиның бөтен эшчәнлеген (бигрәк тә публицистика өлкәсендә) бер мәкаләдә генә яктырту мөмкин түгел. Аның дүрттомлык кулъязмасын, «Буби» процессына кагылышлы архив материалларын эшкәртү галимнәрнең бурычы булып кала. Мондый әһәмиятле һәм искиткеч бай материалларның моңарчы кыймылдамыйча ятуы, әлбәттә, кызганыч. Г. Мансуров үзенең мәкаләсендә: «Г. Буби үзе үлсә дә, аның исеме һәрвакыт татар эшче һәм крестьян тарафыннан мәдәният, ирек юлында көрәшчеләр рәтендә саф бер матурлык белән яд ителәчәк», – дигән иде. Кызганычка каршы, без Г. Бубиның эшчәнлеге турында моңарчы бер җирдә дә телгә алганыбыз юк диярлек. Г. Бубиның әдәби парчалары – әдәбиятчылар өчен күтәрелмәгән чирәм җир. Ул парчаларда, фельетоннарда, язмаларда Г. Бубиның үткен телле сатирик, үзенә бер стиле булган язучы икәнен күрәсең. Анда җөмлә саен патша чиновникларыннан, кадимчеләрдән үтергеч көлү элементларын очратасың. «Тентү вакытында браунингымны алганнар иде, – дип яза ул, – анысын протоколга кертмәгәннәр. Болар (ягъни жандармнар. – М. М.) бик бур бит». Андый мисаллар кулъязмада санап бетергесез.

Алда күргәнебезчә, партия матбугаты Г. Бубиның эшчәнлегенә зур бәя биргән, аның эшчәнлеген революция таләпләре яктылыгында карап бәяләгән. Г. Мансуров алда телгә алынган мәкаләсендә «Г. Бубиның кулъязмалары бик күп, аларны җыярга иде» дигән теләк белдерә. Ә Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янында гыйльми үзәк төзелгәч, Г. Ибраһимов кичекмәстән Г. Бубиның кулъязмаларын эзләтүгә керешә һәм безгә билгеле булган дүрт томын кулга төшерәләр. Болардан инде 20 еллар башындагы партия-совет эшлеклеләре, язучылар, галимнәр «Буби» мәдрәсәсе тарихына әһәмиятле вакыйга итеп караганнар дигән нәтиҗә ясап була.

Бубилар хәрәкәте социал-демократик хәрәкәт түгел. Ләкин кадимчелеккә, патшаның кара реакциясенә каршы көрәштә Г. Буби һәм аның мәдрәсәсе алгы сызыкта торды һәм самодержавие бинасын какшатуда үзенә күрә бер көч булды. Бубилар күтәргән азатлык, белемлелек өчен көрәш пролетариат революциясенә килеп тоташты һәм, әгәр дә татар җәмәгатьчелеге Октябрь революциясе көннәрендә кулына корал алып алпавытларга, буржуаларга каршы көрәшкә киткән икән, бу зур ташкынны әзерләүдә Бубыйдагы белем һәм фикер учагының да өлеше бар иде.

Әнә шуңа күрә татар мәдрәсәләрендәге азатлык хәрәкәте турында Г. Ибраһимов: «Искене җимереп, яңага баруда хезмәтләре зур булды – болар тарихның бер буынында бер тармак урынын тоталар»[162]162
  Октябрь яшьләре. – 1924. – № 3–4.


[Закрыть]
, – дип язды.

1969
(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации