Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 41 (всего у книги 50 страниц)
Алда канлы утыз җиденче ел тора иде. Татар әдәбияты, башка милли әдәбиятлар белән чагыштырганда, бу елда иң күп корбан биргән мәйдан булды.
«Җидегән» исемле спектакльнең генераль репетициясен партия өлкә комитеты һәм татар язучылары шундый «шәп» башкарганнар. Әйе, сәясәт катышкан әйбер исән калмый…
(Казан утлары. – 1992. – № 1)
«Татар эше илә мәшгуль рус…»
Мәкаләгә шулай дип исем куюга, газета укучыны күз алдыма китердем: бу автор нинди русны тәнкыйтьли икән, нинди генә явызны сурәтли икән, дип уйлап куя инде ул.
Әмма мәкаләмдә русның юньлесе – татар язучылары, журналистлары белән кулга-кул тотынышып мәгърифәткә, мәдәнияткә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов (1859 —?) дигән игелекле шәхес турында сүз бара. И. Н. Харитоновның биографиясен бу урында тулысы белән китерүнең хаҗәте юк: Г. Ибраһимов исемендәге гыйлем институты әзерләп чыгарган Г. Камал өчтомлыгының соңгы китабында аның бик төгәл биографиясе бирелгән (сүз арасында шуны да әйтеп үтик: фәнни аппараты ягыннан Г. Камал өчтомлыгы – бу институт чыгарган басмалар арасында иң бае, иң тирәне).
Кыскача болай: Иван Николаевич Харитонов Казанда экипажлар ясаучы бер оста гаиләсендә туа. Яшьли әтисез калган малайны әнисе Казанда Тилле матбагасына өйрәнчек итеп урнаштыра. Бераздан ул Казан университеты матбагасына күчә. Моннан соң ул губерна матбагасында баш наборщик, Вячеслав матбагасында мөдир булып хезмәт итә. 1896 елда Иван Николаевич Пассажның кечкенә бер бүлмәсендә алты кеше белән үз матбагасын ачып җибәрә һәм тиздән шәһәрнең мәшһүр матбагачысына әйләнә. Әйтик, Тукайның унлап китабы, Г. Исхакый, Г. Камал һ. б. зур язучыларның китаплары аның матбагасында басыла. Хезмәт итүчеләрнең дә саны йөз утызга җитә. Татарлар яратып, хөрмәт итеп аны «Харитон бабай» дип йөртәләр.
Харитон бабай безнең мәдәният, мәгърифәт тарихына тагын ниләр белән кереп калган соң? Монда без аның эшчәнлегендәге берничә юнәлешне аерып күрсәтергә тиешбез.
Беренчесе – Харитоновның гарәп графикасындагы хәрефләрне гадиләштереп, бу графикадагы бөгелмәле-сыгылмалы «вязь» ләрне турырак сызыкларга кайтарырга омтылуы. Ягъни татар әлифбасына реформа ясарга омтылуы. Дөрес, хәрефләргә ислах мәсьәләсен Оренбургта Рәмиевләр аннан элегрәк күтәргәннәр, Г. Ибраһимов әйтүенчә, «Рәмиевләр… гарәп хәрефен нигезгә алалар да, шуны хәзерге кечкенә тәнасебсез (пропорциясез. – М. М.) хәленнән чыгарып, Европаныкына охшашлы, зур, тигез шәкелдә шрифт бирәләр. Типографияче Харитон карт та шул рәвештә бер ляихә (проект. – М. М.) таратты».
И. Н. Харитоновның хәреф ислахына Г. Камал зур игътибар бирә, чөнки үзе үк «хәреф үрнәкләренең иң гүзәлләрен» әзерли. Харитоновның типографиясендә Тәтеш өязе, Бакырчы авылы егете Ибраһим Юзиев тә эшли. Аның әтисе Казанда Чирков типографиясендә хәреф коючы булган, малай, шунда эшкә өйрәнеп, 1890 елдан башлап Домбровский басмаханәсендә, 1898 елдан Харитоновка күчеп хәреф коя. И. Юзиев (1869–1912) Харитоновта 25–30 төрле хәреф эшли, 1910 елдан «Борадәран Кәримевләр» гә күчә. Болар – безнең тарих!
Иван Николаевич үзе хәрефләр реформасы турында болай яза: «Туры сызыклы мөселман хәрефләренең кирәклеге мәсьәләсе күптән кузгалган бер мәсьәләдер. (Рус хәрефләрендә тәрбияләнгән кеше буларак, гарәп «вяз» ен И. Н. Харитонов күңеле белән кабул итеп бетерә алмый.) Бу туры сызыклы хәрефләрнең әлифбасын ясаганда, мин хәзерге көндә мәүҗүд (бар, булган) кулъязмасы гарәп хәрефләрен әсас (нигез) итеп алдым да, матур чыксын өчен, аларның бәгъзеләрен озынайттым вә бәгъзеләрен кыскарттым. Шулай да беренче дәфга (кат) кулына алып укырга тотынган кешеләр тиз төшенерлек һәм күзгә җиңел булырлык булсын өчен, асыл гарәп хәрефләреннән ерак китмәдем. Зыялы мөселманнарның теләве буенча, әлифбаның ахырына Ауропа лисаннарыннан алынган бәгъзе сүзләрне язганда, ихтыяҗ төшә торган яңа хәрефләр арттырдым.
Бу туры сызыклы хәрефләр хәзрәте Гомәр разый Аллаһның Коръәне язылган борынгы куфи (гарәп хәрефләренең каллиграфик бер төре. – M.М.) хөрүфәтенә (хәрефләренә) бик охшыйдыр. Харитон бабай».
Харитон бабайның бу сүзләре аның 1912 елда балалар өчен чыгарылган «Бүләк» исемле әлифбасына сүз башыннан алынды. Әлеге китап татар дөньясында сенсация тудыра. Моның сәбәпләре бар. Бу – күптөсле әлифба-китапның тышлыгында ук моңарчы күренмәгән төсле рәсем: кәләпүш кигән малай һәм калфак кигән кыз әлифба укыйлар. Болар бер дә безнең совет чоры китапларында тасвирланганча (мәс. Тукайның «Авыл мәдрәсәсе» шигыренә рәссам Г. Арсланов эше) дебиллар, идиотлар түгел, ә европача рәвешле, килеш-килбәтле балалар, һәм болар сәкедә дә түгел, ә яшел япмалы түгәрәк өстәл янында утыралар. Харитонов татар балаларын мескен, изелгән итеп түгел (бүгенге бер рәссамның Кырлай музеендагы «Печән базары» картинасын карасаң, милләтеңне кызганып кычкырып еларсың!), ә Европа милләтләре балалары дәрәҗәсендә күрергә теләгән. Й. Акчура, Ф. Кәрими, Ф. Әмирханнар да нәкъ шул турыда хыялланмаганмыни? Китапның эчке 2 нче битендә үк Харитонов балаларга «проблемалы мәсьәлә» куя, тәҗрибә ясап карый: үзенең туры – яңа хәрефләре белән балаларга дәшә: «Сөекле балалар! Уку – яктылык, укымау – караңгылык». Дөресен әйтим, гарәп графикасына ияләнгән күзләрем белән дә моны укырга байтак көчем түгелде. Шундый керештән соң ул нормаль гарәп графикасында балаларга «Болында» исемле бер шигырь багышлый:
Яшел асыл болында
Кемнәр шаулыйлар анда?
Шаулый анда балалар,
Сабак укыйлар алар.
Харитонов – карт бабай,
Сакал-чәче ак бабай,
Балаларны укыта
Барсына уртак бабай.
Анда сабак алалар
Бер авыздан балалар;
Мондый матур шаулашка
Кош-корт хәйран калалар.
– Әлифба! да Әлифба!
Иптәшеңнән калышма.
Уку илтә дөньяда
Һәр бәхеткә, табышка.
Шигырьгә «Харитон бабайдан» дип имза куелган. Әлбәттә, моны үзе язмагандыр, типография тирәсендәге берәр зыялы язып биргәндер инде. Шигырьдән бигрәк назымга тартым бу тезмә Тукайның «Иртә» шигыренә бик охшый, үлчәү, сурәт бер үк. Тукайда:
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.
Менә болар әлифбаның бала күңелен җәлеп итүче беренче сыйфатын тәшкил итә. Икенче сыйфаты исә – китапның эчендә. Монда һәр бит алты шакмакка бүленеп, һәрберсендә төсле рәсем бирелә. Бер биттә бер хәрефнең бөтен очракларда да (юл башы, уртасы, ахыры) күрсәтелеп, ахырга Харитонов варианты – туры хәреф бирелә. Һәр бит кызыклы бер картина кебек. Бу инде, әлбәттә, бала күңелен җәлеп итмичә кала алмый.
Китапның ахырында төсле шакмакларда чукрак һәм телсезләр әлифбасы бирелгән, ягъни кул бармакларының торышы аша сурәтләнгән әлифба.
Тукай үз чиратында Харитонов әлифбасына игътибар бирә һәм бу вакыйгага багышлап «Сабитнең укырга өйрәнүе» дигән шигырь яза. Әлеге шигырь Харитонов әлифбасына кушымта итеп рәсемнәр белән басылган, дип раслыйлар Тукай әсәрләрен чыгаручылар. Сабый бала бу шигырьдә әтисенә болай ди:
«Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк;
Үзем укыйм мин китап, үзем сөйлим һәм көйләп».
Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,
«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты ул берне.
……………………………………………………
Укуы өзек аның, – балачарак баланың:
«Бу ә-лиф-ба – бүләге Харитонов бабаның».
Шагыйрь ни сәбәпле Иван Николаевичка шулай игътибарлы соң? Беренчедән, Тукай үзе – педагог һәм методист. Татарларда мәгариф системасын камилләштерү өчен ул күп көч сарыф иткән һәм шул өлкәдә Харитоновны үзенең коллегасы дип исәпләгән. Икенчедән, Тукайның Казанда чыккан бик күп китаплары (бигрәк тә 1908, 1909, 1910, 1911 елларда) нәкъ менә И. Н. Харитонов басмаханәсендә дөнья күргәннәр. Шул игелекле кешенеме шигырьдә телгә алмаска?
Хәер, Тукай гына түгел, Харитоновның эшчәнлегенә Г. Камал да зур бәя бирә. Төгәлрәге, аның бөтен эшчәнлеген күзәтеп бара. «Бу көннәрдә, – дип яза ул 1912 елгы бер мәкаләсендә, – Харитонов унике кегельдә яңа бер хәреф әзерләгән. Бу хәреф күренештә нәкъ хәзерге көндә китап вә гәзитәләр басыла торган хәрефләр күренешендәдер.
Буның хасияте – урынны аз алуындадыр» («Матбагачылыкта тәрәккый»). И. Н. Харитоновның реформаторлыгы Ш.Әхмәревнең «Матбагачылык тарихы» исемле хезмәтендә дә яктыртыла. Харитоновның эшчәнлегенә иң тәфсилле бәя бирүче, ихтимал, Җ. Вәлиди булгандыр. «Вакыт» газетасында алып барылган «әдәби мөсахәбәләр» циклыннан ул әлеге мәсьәләгә бер мәкалә багышлый. «Бу көннәрдә, – дип яза ул, – господин Харитоновның да әлегә кадәр анда-бонда календарь катыргаларында гына күренә торган әлифбасы махсус китап булып, нәфис сурәттә басылып чыкты. Харитонов кеби педагогия вә филология илә эше булмаган вә татарчаны җүнләп белмәгән бер техникның татар хәрефләрен ислях кылуы фәкать басмачылык ноктаи назарыннан карап булачагын сөйләргә дә хаҗәт юк. Ул, әлбәттә, хәрефләренең матбага өчен уңайлыгына һәм күренешкә матур булуына дикъкать иткән. Бу хәрефләрнең әсасы гарәп хөрүфәте булса да, күренештә бөтенләй башкача башкарганнар. Бу хәрефләрнең гамәлдә файдасы булырмы, юкмы, ләкин, һәрхәлдә, татар эше илә җидди мәшгуль булучы вә татар балаларына читтән торып нинди дә булса да бер әлифба ясап бирүче Харитон бабай шаян шөкранадыр (шатлыкка лаектыр)» (Вакыт. – 1913. – № 1160).
Иван Николаевичның гуманлы рус булганлыгын раслаучы тагын бер-ике факт бар. Унынчы елларда күп кенә шәһәрләрдә (Әстерхан, Самара һ. б.) үпкә авыруы белән интегүчеләргә ярдәм оешмалары төзелә. Бу оешмалар язның билгеле бер көнендә «Ак чәчәк» бәйрәме уздыралар. Ул көнне хатын-кызлар, ак чәчәкләр сатып, шәһәр буенча акча җыеп йөриләр. Моннан килгән акчаны авырулар файдасына тапшыралар. «Ак чәчәк» бәйрәмен Казанда да оештыру өчен, Г. Камал күп көч куя. Ниһаять, ул бәйрәм 1912 елның 5 маенда уздырыла. И. Н. Харитонов шул көнгә телсезләр өчен бер әлифба басып чыгара. Моңа кадәр булган әлифбалар гомумевропа өлгесе буенча эшләнсәләр, Харитонов әлифбасында татар телендәге аваз-хәрефләр дә урын ала. Г. Камалның язуынча, «Харитонов телсезләр өчен булган бу яңа хәрефләрен Истанбул һәм Мисырга җибәрмәкче була». Бу әлифба, ди Г. Камал, әгәр моңарчы Төркиядә телсезләр өчен хосусый мәктәпләр булмаса, шундый мәктәпләрне ачар өчен нигез салыр. «Бу эше өчен «Харитон бабай» га чын күңелемездән тәшәккер итәмез» («Яңа әсәрләр»).
Иван Николаевич сарыф (морфология), нәхү (синтаксис) дәреслекләре да бастырып чыгарган. Әмма Г. Ибраһимов «Аң» журналында язганча, «болар гомум матбугат тарафыннан рәдд ителәләр (кире кагылалар. – М. М.)».
И. Н. Харитоновның «матбага эшендә хезмәт итә башлавына кырык ел тулу мөнәсәбәте илә» 1909 елның сентябрендә Казанда зур мәҗлес уздырыла. Бу турыда «Йолдыз» газетасында байтак мәгълүмат бар. Моны яктыртуга Г. Камал күп көч куя. Аның инициативасы белән җәмәгатьчелек алдына мондый мәсьәлә куела: Харитоновның исемен мәңгеләштерү өчен «Казанның сәнаигы нәфисә мәктәбендә (бүгенгечә әйтсәк, художество училищесында. – М.М.) мөселманнардан бер шәкертне тәрбия кыйлырга карар» бирелә. Бу бәхеткә Сабит Яхшыбаев дигән Катай башкортларыннан булган бер егет ирешә (ахырдан ул Башкорт дәүләт театрында рәссам була). 1912 елда Казанга килеп чыгып, ул, бәхетенә күрә, Г. Камалга юлыга һәм өч ел буе җыелган стипендия фондына беркетелеп укый башлый.
1909 елның 3 июненнән 16 августына кадәр Казанда «Областная выставка» эшли. Анда промышленность яңалыклары күрсәтелә. Күргәзмәне оештыручылар руслар һәм эчтәлеге дә, нигездә, рус промышленностеннан торса да, монда татарлар да катнаша. Сәүдәгәр-матбагачы Ш.Шәһидуллин бу уңайдан Харитоновта «Безнең Казан» дигән игълан-реклама бастыра. Г. Камалның язуынча, И. Н. Харитонов әлеге күргәзмә өчен төрле төсле рәсемнәр белән мөселман хәрефле китаплар бастыра. Кызганычка каршы, бу күргәзмәдә нинди китаплар куелганын әлегә ачыклап булмады.
Бу елларда И. Н. Харитоновның типографиясе гөрләп эшли. Анда байтак татар кадрлары – метранпаж, китап басу, төпләү осталары, стереотипчылар, гравёрлар, наборщиклар җитешә. Иван Николаевич инде матбага хуҗасы гына түгел, педагог буларак та шөһрәт казана.
Әмма Харитонов белән татар укымышлылары арасыннан бер-ике тапкыр кара мәче йөгереп уза. Моның беренчесенең тарихы болай. «Казанский телеграф» газетасының 1909 ел, 18 декабрь санында Харитоновның Казан мөселманнарына мөрәҗәгате басыла. Мөрәҗәгатьтә Харитонов татарларның бәйрәм көннәре уздыру белән артык мавыгып китүләрен тәнкыйтьли. Россия, ди ул, бәйрәм көннәренең саны буенча болай да Европада беренче урында тора. Дөнья тәрәккыятенең двигателе – бәйрәм түгел, ә хезмәт. Чит илләрдә мондый гадәт юк…
Болар барысы да дөрес, әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: Харитоновның бу мәкаләсе чыгарга бер ел чамасы элек Тукайның «Әлислах» та (1908, № 13) «Бәйрәм, без вә руслар» дигән фельетоны дөнья күрә. Тукай анда нәкъ киресен сөйли: «Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә анчак ике генә буладыр», – ди ул. – Болар, билгеле инде, Рамазан һәм Корбан гаете бәйрәмнәре. Руслар, ди Тукай, елына әллә ничә көн бәйрәм итәләр, без гел эшлибез. Шулай да руслар алга киткән, ә без гел артта. Шагыйрь моның сәбәпләрен дә ача: руслар техниканы файдаланалар һәм галимнәренең кадерен беләләр. Алар шуңа күрә алда.
И. Н. Харитонов исә русларга тел тидерми, мөселманнарга гына мөрәҗәгать итә.
«Мусульмане!
В последнее время вы установили искусственно столько праздников, сколько и русских, чем, видно, вы желаете выразить культурность и сравняться с другими нациями» (курсив безнеке. – М. М.).
Бераз гына мөселманнарга өстән карау, остаз буларак вәгазь уку монда, әлбәттә, сизелми калмый.
Татарның иң оператив газетасы моңа шундук җавап бирә. «Мөселман» имзасы белән берәү анда «Киңәшсез гакыл бирү» дигән протест мәкаләсен бастыра һәм Харитоновның мыскыллау тонына игътибар юнәлтә. «Бер милләтнең матбугатыннан сума (акча. – М. М.) ясау – ул милләткә югарыдан карап «гакыл бирүгә» вә аның өстенә балконнан торып кычкырырга хак бирмидер» (Вакыт. – 1909. – № 560).
Харитонов моннан соң андый полемикага керми кебек, әмма тагын бер-ике казуска очрый.
1913 елда Харитонов «Иптәш» исемендә кесә календаре сыман бер китап чыгара. Алфавит – үзенеке, туры, өзек хәрефләр белән. Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов, моңа югары бәя биреп, рецензия бастыра (Казанский телеграф. – 1913. – № 6096). Ләкин «Иптәш» тә бер хата киткән: Россиядә мөселманнарның саны төп чыганакларда 30, ә бөтен дөньяда 300 млн дип кабул ителгән булса да, Харитонов боларны 17 млн һәм 220 млн дип биргән. «Кояш» газетасында Ф. Әмирханның моңа карата ачулы бер мәкаләсе күренә. «Кечкенә эш түгел бит, – ди ул, – «Иптәш» календаре белән Россиядән хәзернең эчендә унөч миллион мөселман киметелә». Шул уңайдан Ф. Әмирхан матбага ислахчысы Харитоновның яңа хәрефләрен җәмәгатьчелекнең кабул итмәвен дә искәртеп үтә («Кыска бер сәфәрдә»).
«1913 ел. Милли эшләр» дигән мәкаләсендә Ф. Әмирхан «Бу ел халык вә матбугатымызның игътибарын җәлеп иткән нәрсәләрдән: Харитоновның Коръән бозу мәсьәләсе» дип күрсәтеп уза.
Нәрсә, нинди мәсьәлә соң бу?
«Вакыт» газетасының 1913 елгы бер санында Казанда Харитонов бастырган Коръәндә кайбер хаталар китүе турында сенсацион хәбәр басыла. Ул вакытта татарда милли горурлык хисе булган әле. Харитон бабайдан бераз читкәрәк китеп булса да, шул мәсьәләгә кагылышлы бер мисал китерик. 1912 елның апрель башында «Йолдыз» электротеатрында (хуҗасы – Г. Капито, кинотеатрны ул вакытта электротеатр дип атаганнар) «Мөхәммәд оҗмахында» (икенче исеме – «Әфиунның татлы хыялында») исемле картина күрсәтергә җыеналар. Картина 6–9 апрель көннәренә планлаштырыла. Әмма шәһәр мөселманнары, моны ишетеп, тавыш куптаралар, ихтимал, губернаторга ук барып җиткәннәрдер. Картина шулай күрсәтелмичә кала һәм Екатеринбургка җибәрелә. Казан жандарм идарәсе унтер-офицеры Герасим Мурзинның үз начальнигына биргән аңлатмасында бу картинаның Екатеринбургта да күрсәтелмәве турында әйтелә: Екатеринбург мөселманнары динне, пәйгамбәрне мәсхәрә иткән бу «әсәр» гә каршы кискен протест белдерәләр. Картинаны Бакуга җибәреп карыйлар, анда да протест. Бабайларыбыз көчле рухлы булган. Әгәр безнең заманда да яшәгән булсалар, динне сүгеп кандидат, докторлыкка ирешкән күпме-күпме юньсезгә юл куймаслар иде алар! Тагын бер мисал: татар телен үзләштергән, безнең фольклорыбызны, әдәбиятыбызны яхшы белгән рус галиме С. Г. Рыбаков (татар җырлары турында аның бер хезмәте дә бар) 1912 елның 28 мартында Петербургның затлы дамалары түгәрәге утырышында татар-башкортларның лирик җырлары турында лекция укый. Лекция вакытында телгә алынган текстларны җырчылар шунда ук җырлап та күрсәтәләр. Рыбаковның әлеге лекциясендә татар-башкорт җырларында логиканың булмавы («Су буенда суырып үпсәм, бик шат булыр әткәсе»), җырларда ат катнашуы һ. б. турында әйтелеп, безнең халык иҗатын кимсетү төсмерләре чагылып китә. Бу хәл эзсез генә калмый. Шул кичәдә катнашкан буфетчы Мөхәммәтфатих Бәйрәшев «Шура» журналына хат җибәрә: «Ничек инде ул татарларны мыскыл итә, нигә бу кешегә рус газеталары аша җавап бирмәскә?» – ди ул. Бу мәсьәлә шулай матбугатка кереп китә һәм зур резонанс ала. С. Рыбаковка аңлатма биреп, матбугатка чыгарга туры килә…
Милләтне беркемнең дә мыскыл итәргә хакы юк! Харитоновның да Коръән бастырудагы хатасы аңа шактый кыйммәткә төшә. Бу мәсьәлә буенча «Йолдыз», «Кояш», «Вакыт» газеталарында йөзләгән мәкалә басыла. Кампаниягә Ф. Әмирхан, Ш. Камал кебек язучылар катнаша. Иван Николаевич, ихтимал, Коръәннең халык өчен меңьеллык әдәп, әхлак институты, халыкның конституциясе икәнен аңлап бетермәгәндер инде, «Кояш» газетасында Ф. Әмирханның бу турыдагы тәнкыйть мәкаләсен аңа күрсәткәч, уйлап бетермәстән: «Ну, это ерунда!» – дип ычкындыра. Һәм шуның белән эшне тагы да катлауландырып җибәрә. Оренбургтан торып, Ш. Камал дулый: без, ди, әле вәхши милләтләр икән, Харитонов шуңа күрә «Ну, это ерунда!» дигән. Казан имамнары, җыелышып, «Мәхкәмәи шәргыя» гә мөрәҗәгать итәләр. Гомумән, өч газета – «Йолдыз», «Кояш», «Вакыт» – ел буена барган бер кампания ачалар.
Ниһаять, И. Н. Харитоновны Казан мөселманнары судка бирәләр. Харитонов «Йолдыз» да «Гыйззәтле мөселманнарга» җавап та бастыра. Матбага хуҗасы буларак, гарәп телен һәм, димәк, Коръәнне дә белмәвен исәпкә алып, ул аны бастыруга җаваплы итеп Сафиулла Гобәйдуллинны билгеләгән булган икән, эш әлеге кешегә кайтып кала. Әмма С. Гобәйдуллин гаепне үз өстенә алмый, Харитонов өстеннән прокурорга шикаять бирә. Ул арада Харитонов «Йолдыз» дагы «Гыйззәтле мөселманнарга» хатының бераз редакцияләнеп басылганын күреп ала. Цензурный комитет кушуы буенча хатны шул ук газетада кабат басалар. Харитонов анда Коръәнне типография эшчеләре ялгышып бутаганнар дип аклана. «Матбугатта моны минем конкурентларым кабарталар, миннән көнләшәләр, киләчәктә үзем карап барырмын», – дип вәгъдә бирә. Әмма үзенең хатын үзгәртеп баскан өчен «Йолдыз», «Кояш» мөхәррирләрен судка бирә. Мөхәррирләр, үзләрен яклауны сорап, Казанның мәшһүр юристы, Тукай, Камал, Бубиларның якын танышы А. Г. Бать һәм Бухов дигән адвокатларга мөрәҗәгать итәләр. Буховны бераздан С. Максуди алыштыра.
1914 елның 1 ноябрендә Казан Окружной судында бу эш карала. «Йолдыз» мөхәррире Әхмәтһади Максудины – А. Г. Бать, «Кояш» мөхәррире Зәкәрия Садретдиновны С. Максуди яклый. Экспертлар сыйфатында профессор Н. Ф. Катанов, Н. И. Ашмарин һәм Казан мулласы, әдип Садыйк Иманкулов эшкә катнашалар. Адвокатлар һәм экспертлар хатның мәгънәсенә зыян килмәгәнлеген исбат итәләр. Мөхәррирләр аклана. Харитоновның бу процесста җиңелүенә тәҗрибәле юрист, күп кенә татар зыялылары, шул исәптән Бубилар процессында да катнашып, һәр очракта да диярлек прогрессив татарларны яклап тәҗрибә туплаган А. Г. Бать сәбәп булган, ахрысы. Чөнки процессның иң кызган вакытында Харитоновка адвокат мондый сорау бирә:
– Сез Коръәнне бастыруда типография эшчеләрен гаеплисез, үз өстегезгә берни дә алмыйсыз. Ә менә газетадагы мәкаләне ялгыш басуда мөхәррирләрне гаеплисез, нигә типография эшчеләрен түгел?
Суд эшләрендә тәҗрибәсез булган Харитон бабай дәшми, башын түбән ия…
* * *
…Мин халкыбыз мәдәнияте тарихыннан бер генә пәрдәне ачып күрсәттем. Монда байтак гыйбрәт бар – укучыларга шуны җиткерәсем килде. Беренчедән, Казандагы рус зыялылары арасында татар зыялылары белән дустанә, кулга-кул тотынышып яшәгәннәре – юньле руслар да булган. Шуларның берсе – әлеге Харитонов. Бәлки, аның эшчәнлегенең нигезендә, эшкуар буларак, акча туплау да яткандыр, әмма бит акчаны татарга каршы газета-журнал бастырып та туплап була. Татарларны өченче сортлы халык, туземец дип исәпләгән «Казанский телеграф» газетасын чыгаручылар акча тупламаганмыни? Юк, ни генә әйтмәсеннәр, Иван Николаевич татар халкына игелекле эш эшләгән, Тукайлар, Исхакыйлар, Камалларның китапларын дөньяга чыгарган, татар балаларына төсле әлифбалар бастырган, үзен һич кенә дә татарлардан өстен куеп сөйләшмәгән, диярлек.
Инде дә килеп – монысы икенче гыйбрәт – Коръән бастырудагы хатасын «ерунда» дип атаган икән, бу урында аның ата-баба каныннан килгән империячелек яшеренеп яткан җиреннән аваз биргән – нишлисең инде, геннардан котылып булмый. Судта ул моны – үз хатасын аңлаган. Гыйбрәтнең өченчесе: милли зыялыларыбыз һәм җитмеш ел буе без сүккән Казан муллалары да шәхес булганнар, көчле булганнар. Безне алай гына алып булмый! Без үзебез белән шаярырга юл куймыйбыз, дигәннәр алар. Фактта бу – Коръән, дин өчен генә көрәш түгел, ә милләтнең үзаңы, мөстәкыйльлек өчен дә көрәшнең бер кисәге…
…Мәкаләмне мин «Татар эше илә мәшгуль рус» дип исемләгән идем. Бу – Җ. Вәлиди сүзләре, Харитоновка аның бәясе. Харитоновның басмаханәсе урнашкан бина бүген дә исән. Әйдәгез, шул йортка тыйнак кына бер мемориаль такта куйыйк әле[303]303
Мемориаль такта әле бүген дә юк. – Г. Х.
[Закрыть]. Текстын да кәҗүнни итеп язмыйк. «Бу бинада татар мәдәниятен үстерүгә күп көч куйган…» Кыйммәткә төшмәс. Социалистик реализм кысаларын эшләгән, Сталин «бөек» дип табынган Горькийга да егермеләгән бүлмәле бөтен бер музей тотабыз бит әле, күпме-күпме штатлар, финанс чыгымнары белән. Университетның үзендә диспетчерлар 15 квадрат метрлы укыту аудиториясе таба алмыйча башларыннан пар чыгарып утырганда, Ленин укыган аудитория, актлар залы, «предаудитория», «предактовый зал» исемендә 827 квадрат метр мәйданны буш тотабыз бит әле. Татар халкының файдасына нәрсә эшләгән диярсең…
Ә Харитон бабай эшләгән. Әйдәгез, рус кешеләребезгә үзебезнең бер сыйфатыбызны – яхшыны яманнан аера белү сыйфатыбызны күрсәтик әле. Харитонов бинасына шундый истәлекле такта безнең аңа рәхмәт китабыбыз булыр иде.
…Юк, Харитон бабай юньле булган. Туган-үлгән көннәрендә Казан мәчетләрендә рухына багышлап дога укырга лаек шәхес булган ул Иван Николаевич…
(Мәгариф. – 1992. – № 3)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.