Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 42 (всего у книги 50 страниц)
Егерменче гасыр сукбае
Татарның мәдәни, сәяси дөньясында мәгълүм бер эз калдырган Мәхмүт ага Бөдәйли белән мин Казан университетының гыйльми китапханә залында таныштым. Алтмышынчы елларның башы – төрмәләрдән, сөргеннәрдән кайткан зыялылардан без танымаган әллә кемнәр шул гыйлем учагына киләләр иде: алар төрмәгә ябылгач, газета-журналларда ниләр язылган? Аларны кемнәр саткан? Кемнәр аларның сөякләре өстендә биеп бәйрәм ясарга теләгән? Ләкин ни аяныч: 1937–1938 елгы газета төпләмнәрендәге андый мәкаләләрне авторлары XX съезддан соң, шыпырт кына уку залларына кереп, кеше күрмәгәндә лезвие белән кисеп алганнар, юк иткәннәр. Без, аспирантлар, бу мәкаләләрне эзләп, Мәскәү, Санкт-Петербург китапханәләренә торып чаптык, әмма ул мәкаләләр монда да кисеп алынган булып чыкты. Соңыннан мин аларны Хельсинкинең ике-өч китапханәсеннән дә эзләп карадым, ләкин 1937–1938 елгы төпләмнәр анда бөтенләй тупланмаган диярлек.
Мәхмүт аганы мин матбугатта басылган беренче әсәрләре, публикацияләре буенча да белә идем. Матбугатта аның исеме, минемчә, беренче тапкыр 1914 елда күренә. «Вакыт» газетасында аның «Тукаев» дигән шигыре басыла (1914, № 1454).
Мәхмүт Бөдәйли 1895 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Ямаш авылында Һади мулла-мөгаллим гаиләсендә туа. 12 яшендә аны Троицк шәһәренә укырга җибәрәләр. Анда барып укый башлауга, Мәхмүтнең әнисе, бераздан әтисе үлеп китә. Ятим калган биш баланың иң өлкәне Мәхмүт була. Балаларны Һади мулланың абзыйсы үз карамагына ала. Мәхмүт исә Троицк мәдрәсәсендә укуын дәвам итә, җәйләрен казах даласында ялланып куй көтә. Шуннан килгән табыш исәбенә, мәдрәсәне тәмамлап, ике сыйныфлы урыс-татар училищесында укый. 1912 елда Троицкидагы «Энергия» типографиясенә кереп, татар журналы «Акмулла» һәм казах журналы «Айкап» та наборщик булып эшли.
1914 елда «Акмулла» редакциясе аны мөхбир итеп Урта Азиягә җибәрә. Журналга язылу мәсьәләсе буенча ул Актүбә, Аральск, Чалкар, Казалинск, Акмәчет шәһәрләрендә татар яшьләренең җыелышларын уздыра, шунда ук театр җәмгыятьләре һәм драмтүгәрәкләр оештыра. Бераздан Мәхмүт Ташкент шәһәренә килеп чыга, анда «Һамаю» дип аталган яшьләр җәмгыяте һәм «Чишмә» исемле театр труппасы төзи, Ташкенттагы беренче үзбәк газетасы «Садаи Төркестан» да языша башлый.
Татарлар арасында агарту эшләре алып баручыларны хөкүмәт ул заманда да күзәтеп барган. М. Бөдәйлинең дә эшчәнлегенә урындагы жандармерия һәм миссионерлар игътибар итәләр. Татар егетенең энергияле эшчәнлегенә бигрәк тә «Төркестан вилаяте газетасы» ның мөхәррире миссионер Н. Остроумов (1846–1930) күз сала. Остроумов Казан Духовная академиясенең «мөселманнарга каршы миссионерлык» бүлеген тәмамлый һәм «мөселманнарга каршы кафедра» сында лекцияләр укый. Патша администрациясенең кара эчле ышанычлы чиновнигы сыйфатында ул Урта Азиядә кырык елдан артык эшли. Яшь журналист М. Бөдәйли өстеннән жандармериягә беренче доносларны ул җибәрә. Шул чорда М. Бөдәйлинең «Садаи Төркестан» газетасында «Мөселманнар хәятыннан бер ләүхә» исемле фельетоны басыла. Остроумов компаниясе моны яшьләрне патша хөкүмәтенә каршы котырту өчен язылган дип бәяли, һәм М. Бөдәйлине инкыйлаби хәрәкәткә катнашуда гаепләп кулга алалар. Газета мөхәррире һәм нәширләр үз журналистларын, порукага алып, төрмәдән азат иттерәләр, һәм М. Бөдәйли Ташкенттан китеп бара. 1915 елда аны армиягә алалар һәм фронтка озаталар. 1916 елда ул сугыштан яраланып кайта, Троицк шәһәрендә дәваланып ята. 1918 елда Мамадышка кайтып типография оештыру эшенә керешә, Казаннан шрифтлар алып кайта. 1918 елның май аенда өяз мөселман шөгъбәсе булган «Мамадыш тавышы» исемле газета чыгара башлый. Газетаның барысы утыз биш саны чыга. Шул чорда М. Бөдәйли Коммунистлар партиясенә керә.
Минем үтенеч буенча сөйләгәндә, ул болай диде: «Мин аңлы рәвештә 1918 елда Коммунистлар партиясенә кердем һәм бөтен гомергә үземнең барлык хәятымны Ленин партиясе белән багладым». Бичара, бу партиянең үзенә ниләр күрсәтәсен 23 яшьлек егет әле күз алдына да китерми! «1918–1919 еллар дәверендә мин тиз арада партиянең зур ышанычын казандым». Шулай дип әйтерлеге дә бар: газета мөхәррире булудан тыш, ул партиянең өяз комитеты әгъзасы, өяз башкарма комитеты рәисе һәм военком (!) вазифаларын башкара. Юк, мондый активлык өчен большевиклар аны гафу итмәячәк! Мамадыш өязендә ул Кызыл Армия өчен кадрлар әзерләп озата, продразвёрстка оештыра, атлар мобилизацияли.
1919 елның азагында М. Бөдәйлине VII Бөтенроссия советлар съездына Казан губернасыннан делегат итеп җибәрәләр. Шул ук вакытта ул Бөтеншәрекъ коммунистларының Мәскәүдәге II съездында да катнаша, беренче тапкыр Ленинны тыңлый. Татарстан җөмһүриятен төзү турында Ленин янындагы киңәшмәдә катнаша һәм чыгыш ясый. Аны партия үзәк комитеты Мәскәүдә эшкә калдыра. ҮК тапшыруы буенча ул Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты каршында «Кызыл Шәрекъ» агитпоездын оештыруда катнаша. Бу поезд Урта Азиядә совет, партия аппаратларын төзеп бирергә, кыскасы, Урта Азияне большевиклаштырырга тиеш була. Мондый эшне татар большевиклары кулы белән эшләтмичә кемнән эшләтәсең? М. Бөдәйли бу поездның политбүлегендә эшли, татар, казах, үзбәк, төрекмән телләрендә «Кызыл шәрекъ» исемле газета чыгара, милли телләрдә чакыру-мөрәҗәгатьләр бастыру буенча җаваплы кеше була. Поезд Сәмәрканд, Җиде Су, Фирганә, Чаржуй вилаятләрен «большевиклаштырып» уза.
1920 елда Фрунзе армиясе Бохара ханлыгын җимерә. Монда совет режимын урнаштыру өчен В. Куйбышев җитәкчелегендә татар большевикларыннан бер команда төзелә. Бу командага К. Хәкимов (булачак дипломат), М. Бөдәйли, Ш. Әхмәдиев, Ф. Солтанбәк кертелеп, тиз үк эшкә дә керешәләр. М. Бөдәйли Бохарада компартия оештыру буенча инструктор һәм РОСТА (Россия телеграф агентлыгы) наркомы булып эшли.
1921 елда Хивадан Җәннаид хан куылгач, М. Бөдәйлине Харәземгә РСФСРның гадәттән тыш илчесенең урынбасары итеп билгелиләр. Аңа Хива халкының беренче корылтаен чакыру, Харәзем халык республикасын оештыру вазифалары йөкләнә. Бу эшләрне башкаргач, М. Бөдәйлине ТуркЦИКка әгъза итеп сайлыйлар. Ул анда «басмачылар» дип аталган төркемнәр белән арадашчы булып сөйләшүләр алып бара, җир реформасын үткәрү юлында күп эш башкара.
1922 елда М. Бөдәйлине партия үзәк комитеты Коминтернда эшләү өчен Мәскәүгә кайтара. Әмма Татарстан җитәкчелеге аны Казанга чакыртып ала. 1922–1929 елларда ул Казанда ТатЦИК, Татобком әгъзалары була, Татарстан сәламәтлек саклау, Татарстан юстиция халык комиссарларының урынбасары вазифаларын башкара, «Резинотрест» директоры булып эшли. Бераз вакыт «Кызыл Татарстан» да мөхәррир, «Чаян» ның беренче мөхәррире, «Кызыл шәрекъ яшьләре» журналының редколлегия әгъзасы була, читтән торып, Казан университетының физика-математика факультетында белем ала. Шул ук вакытта әдәбият белән дә шөгыльләнә, 1926 елда Г. Тукайның Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән мәҗмугасына уңай рецензия язып чыга (Кызыл Татарстан. – 1926. – № 191). 1922–1929 елларда М. Бөдәйлинең сорау-җавап формасында «Коммунистлар манифесты» исемле китабы, «Коммунистның беренче әлифбасы», «Иптәш! Үзеңне сынап кара!» кебек сәяси китапчыклары басыла. Болардан тыш аның «Миллионнар наменә», юмористик «Замана көлкеләре», сатирик «Тормыш төпчекләре» исемле җыентыклары дөнья күрә. «Солдат моңнары», «Иҗтимагый авырулар», «Саз бизгәге», «Көлкенең физиология һәм психологиясе» исемле әсәрләре басыла.
1929 елда М. Бөдәйлине «солтангалиевчелек» тә гаепләп кулга алалар. «Кызыл Татарстан» газетасында (1929, № 278) тиз арада Г. Толымбайскийның «Солтангалиевчеләр мәзәкчесе» дигән җимергеч мәкаләсе күренә. Шул көннән М. Бөдәйли өчен михнәтле тормыш башлана. Китапханәләрдән аның китапларын җыеп алып юк итәләр. Төрмәләрдә ул 25 ел (!) гомер кичерә, Солтангалиев белән дә очраша. 1955 елда М. Бөдәйли, гражданлык реабилитациясе алып, Казанга кайта, әмма Солтангалиев эшенә кагылышлы дип табып, аны партиягә яңадан торгызмыйлар.
Гомеренең соңгы елларында ул «Юмор-сатира» дигән антология төзү белән шөгыльләнде. Шул ук вакытта татар әдипләренең псевдонимнарын җыю, ачу буенча да эшләде. Аның «Псевдонимнар хакында берничә сүз» исемле мәкаләсе «М. Һади» имзасы белән 1969 елда «Казан утлары» журналында басылып та чыкты. Мондый имза куюның сәбәбе бар иде – бу мәкаләнең тарихын мин беләм. Ул елларда КПСС өлкә комитеты, иҗат интеллигенциясен аена бер тапкыр җыеп, лекцияләр тыңлата, интеллигенцияне «тәрбияли» иде. Әнә шул семинарларда бер-ике мәртәбә С. Батыев, чыгыш ясап, «солтангалиевче Бөдәйли» дип ихахайлап, аның шәхесен мыскыл иткән иде. Мәхмүт ага боларны ишетә, газаплана, рәнҗи иде, һәм ул үлгәнче КГБдан куркып яшәде. Мәкаләсенә «М. Бөдәйли» дип имза куйса, аңа игътибар тагын артачак һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, әлбәттә, эшеннән алыначак иде.
Үзенә фанатикларча хезмәт иткән әгъзасыннан большевиклар партиясе әнә шулай үч алды. Мәхмүт ага шул партиягә яңадан торгызылмаганына бик рәнҗеп, үзен сукбайга санап, җәмгыять тарафыннан читкә тибелгән шәхес итеп сизеп яши иде. Төрмәдән чыккач та әле байтак яшәвенең сәбәбен дә беләм: Мәхмүт ага искиткеч юморист иде, китапханә залыннан ул кузгалып чыгып китүгә, без аның артыннан чыгып, аны урап алып көлке тыңлый идек. Аңардагы юмор хисен 25 еллык төрмә дә үтерә алмаган иде…
(Идел. – 1992. – № 3–4)
Тарихыбыздан бер сәхифә
Тукай турында бу истәлек балалар журналы «Ак юл» да басылган. Әлегә «Тукай турында истәлекләр» җыентыгына моның беренче өлеше генә кертелгән. Ул – «Әлислах» газетасы мөхәррире Вафа Бәхтияровныкы (1881–1960). Ләкин без тәкъдим итә торганы – башкачарак.
«Ак юл» журналы 1913 елның апрелендә чыга башлый. Аның шигаре (лозунгы) бик кызык. Без бит инде теләсә кайсы басманың беренче битендә пролетариатка дәшеп, берләшергә чакырып, шуңар күзне ияләндергәнбез. «Ак юл» исә болай дәште: «Татар милләтенең киләчәге фәкать чын тәрбия алган татар балаларының кулындадыр! Милләтен вә аның балаларын сөйгән кешеләр халык арасына «Ак юл» ны таратырга тиешләр!»
«Ак юл» ның мөхәррире – Фәхрелислам Агиев (1887–1938), шул чорның танылган журналисты, язучы. Бу журналда Габделбари Баттал, Фатих Сәйфи-Казанлы, Гали Рәфикый, Садри Җәлал, Хөсни Кәрим, Шәһит Әхмәдиев, Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Биккулов, Нәкый Исәнбәт, Хәлил Әбелхани, Сәгыйть Сүнчәләй, Зыя Ярмәки, Шәйхулла Алкиннарның әсәрләре басыла. Тәкъдим ителә торган истәлекнең авторы – Ибраһим Биккулов (1884–1938), танылган журналист, педагог, Тукайның якын танышы. Югарыда телгә алынган шәхесләрнең барысы да диярлек – Сталин корбаннары.
Тукай «Әлислах» идарәсендә («Әлислах» ның мөхәррире агызыннан)
«Әлислах» гәзитәсенең 2 нче номеры чыккан көннәрдә, идарәдәге иптәшләрем илә бик ашыгып гәзитәне почтага салырга әзерләнеп утырабыз. Менә шул вакытта идарәгә кечерәк кенә буйлы, кара күзлек кигән яшь бер кеше килеп керде дә: «Мин баш мөхәррирне күрер идем», – дип сорады. Мин үземнең баш мөхәррир булганымны белдергәч, берничә сүз белән үзенең шат булганын бәян итте. Бу кара күзлекле кеше, идарәханәдә байтак кеше утырса да, бер дә ачылып рәхәтләнеп сөйләшеп утырмады. Сораган сүзләргә кыска гына җавап бирә дә, шуның белән сүзе бетәдер иде. Мин аның кай җирдән килгәнен, кем булганын сораштым. Ләкин ул миңа кыска гына һәм салкын гына: «Уральскидан чыктым, хәзер Идел буеннан киләм», – диде.
Ул вакытта инде Тукайның исеме мәгълүм, шигырьләре һәркемне үзенә гашыйк итеп өлгергән иде. Шуңар күрә бу әфәнденең Уральскидан килгәнен белгәч тә, мин иң әүвәл Тукай турында сораштым. «Тукайны беләм, исән тора, ул бу араларда Казанга киләчәк», – дип, кыска гына җавап бирде (ул). Аннан соң, Уральскида берничә вакытлар чыгып та тукталган «Әлгасрелҗәдид» журналы вә «Фикер» гәзитәсе хакында сорашкач, бу егет кыска гына: «Аларга җеназа укыдык», – дип җавап бирде.
Минем эшләрем бик күп булганга, мин бу кара күзлекле егет белән озак утырыша алмадым, эшем белән киттем. Аннан соң, озакламыйча, бу егет мине номерына чәй эчәргә чакырып килде. Аның үзенә барып утырсам да, һаман бу егетнең кем икәнен белә алмадым. Ләкин шунда да бу егет миңа бик тиз үзсенеп китте, икенче көннән үк идарәсе үз бүлмәсе(нә) кебек итеп килеп керә, минем урыннарга утыра вә ята башлады.
Шушы кара күзлекле, утырышыр вә сөйләшер өчен салкын гына егет безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иде. Ул икенче көнне инде миңа үзенең Тукай икәнлеген белдерде. Без аның белән бик дустлашып киттек. Ул безнең идарәханәгә бик еш килә башлады һәм шушы белешүдән соң ук «Әлислах» гәзитәсенә языша да башлады. 3 нче номер «Әлислах» та ул бер мәкалә дә язып чыгарды. Без Габдулла әфәндегә гәзитәдә теләсә ни язарга вә аның язган әйберләренә һичбер кул тидермичә үзе язганча басарга тәмам ирек бирдек. Ул безнең гәзитебезгә шигырьләр вә мәкаләләр яза, аларны үзе төзәтә вә матбәгагә барып карый торган иде. Ул «Әлислах» ны шулкадәр сөя, шулкадәр ярата иде ки, һәр көнне идарәдә була, шунда эшләшә, кич матбәгагә минем берлә барып, төн сәгать 2 ләргә кадәр гәзитәне төзәтешә иде. Хәтта гәзитәне почтага илтешә, үзе күтәрешеп алып барадыр иде. Менә шул рәвешчә бөек шагыйребез илә гәзитәбезнең кечкенә генә идарәханәсендә гәзитә тукталганчы бергә эшләдек. (Баш мөхәррирнең сүзләре шунда бетте.)
Мин үзем дә Тукай белән шушы «Әлислах» идарәсендә таныштым. Һәм аның белән бик тиз дустландык. Бергә «Әлислах» идарәсендә эшли вә бергә яза торган идек.
Тукайның идарәханәдәге вакыты бик кызык үтәдер иде. (…)[304]304
Журналның безнең кулда сакланган бу санында әлеге урын дефектлы. Кызганычка каршы, «Ак юл» ның шушы саны Казан китапханәләрендә юк. КДУ китапханәсендәге шул ук санның нәкъ шул ук бите юкка чыккан. – М. М.
[Закрыть] вакытларда ул йә шунда ятып тора, йә йортның ишегалдына чыгып, балалар белән төрле уеннар уйный, яки шундагы кешеләр белән нинди дә булса бер уен уйный торган иде. Ул балаларны бик артык сөядер иде, хәтта урамда йөргән вакытларында да, бер баланы күрсә, туктатып сөйләшә вә аңардан әллә нинди кызыклы сүзләр сораша вә аның аркасыннан сөя торган иде.
Аның язуы очраганча була иде: ул шунда идарәханәдә вакытта ук, бер ертык кәгазь алып, кешеләр эш эшләгән вә сөйләшеп утырган арада шигырь язып ташлый, кайсыбер вакытларда чәй вә аш вакытларында да ни булса язып ала торган иде.
Сөекле шагыйребез белән мин дә берничә вакытлар «Әлислах» та эшләштем. Күңелле иде ул бөек шагыйрь берлә бергә тору, аның берлә бергә вакытны уздыру. Аның берлә бергә уздырган вакытлар бәхетле вакытлар иде.
Ибраһим Биккулов».
(Әдәби җомга. – 1992. – 24 апрель. Сынау саны)
Татарлар һәм гыйлем
Октябрь борылышына кадәр, академиклары ук күренмәсә дә, татарлар аң-белемгә бик хирыс булганнар.
Үткән гасырның җитмешенче елларында патша хәзрәтләренең мөселман уку йортларын Халык Мәгарифе министрлыгы карамагына тапшыру кирәклеге турында күрсәтмәсе була. Ләкин С. В. Чичерина язуынча, мөселман уку йортлары бу системага керергә бик үк ашыкмыйлар. Әлеге авторның 1906 елда язган хезмәтендә безнең гасыр башында Казан учебный округында хөкүмәт контроленнән тыш татарча укытыла торган 1500 мәктәп һәм мәдрәсә барлыгы әйтелә. Шуларның бер-ике дистәсендә рус класслары эшләп килгән.
Уфа губернасында 1899 елда 349 чиркәү, 1555 мәчет булган. Православие дине хезмәткәрләренең саны – 360, муллалар исә 4655 кеше булган. Мәдрәсә һәм мәктәпләр саны монда да күп: русларда 231 чиркәү мәктәбе булса, мөселман уку йортларының саны 6220 гә җитә.
Гасыр башында Казан губернасында яшәүчеләрнең гомуми саныннан 24 проценты мөселманнар булган. Шул ук вакытта, гәрчә Казан университеты, Духовная академия, юнкерлар училищесы һ. б. урта уку йортлары рус уку йортлары булып саналсалар да, губернадагы барлык милләт укучыларының 40 процентын татар яшьләре тәшкил иткән.
С. В. Чичерина әйтә: «Хәзерге вакытта белем алу буенча мөселманнар русларга караганда югарырак торалар». Әлбәттә, университет яки гимназияләр авыл мәктәп-мәдрәсәләреннән югары торган инде, ләкин бит сүз грамоталылык, укый-яза белүчеләрнең саны турында бара.
1909 елда «Казанский телеграф» газетасы хәбәр итә: Казан губернасында православие динендәге 2395 кешегә бер чиркәү булса, мөселманнардан 811 кешегә бер мәчет туры килә.
Шул ук чорда матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты рәисе М. Н. Пинегин төзегән хисап кәгазендә мондый мәгълүматлар бар: 1910 елга Казан губернасында мөселманнарның барлыгы 856 уку йортлары бар. Шулардан мәктәпләр саны – 704, мәдрәсәләр – 152. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә 66 меңнән артык яшьләр укый.
Учительская школа инспекторының хисабы, әлбәттә, түшәмнән алып кына язылган. Тәҗрибәле М. Н. Пинегинга ышанмаска хакыбыз юк, ул – Петербург алдында хисап биреп яшәүче чиновник.
«Империализм буенча дәфтәрләр» исемле хезмәтен язганда В. И. Ленин немец галиме Отто Гётчның «Рус Төркестаны һәм хәзерге рус колониаль сәясәтенең тенденцияләре» (1913) дигән мәкаләсеннән файдалана. О. Гётч – рус телен белгән галим, Төркестанда йөргән. Ихтимал, Германиягә кайтышлый ул Казанга да тукталгандыр. Ул Казан татарлары һәм руслары арасындагы грамоталылык мәсьәләләрен өйрәнә. Аның статистикасы буенча, Казан татарларыннан 150 кешегә 1 мәчет, 1 мулла туры килсә, шул ук региондагы рус һәм башка милләт вәкилләреннән 1500 кешегә бер дин башлыгы була. Татарларда ирләр һәм хатын-кызлардан 100 җанга бер мәктәп, православие динендәгеләрнең 1500–3000 кешесенә бер мәктәп туры килә. Газета һәм китаплар тарату эше, ди О. Гётч, мөселман-татарларда чагыштырмача тагын да югарырак.
1914 елда чыгарылган «Казанский справочник-календарь» биргән мәгълүматка караганда, Казан губернасында бер меңгә якын мулла булган. Журналист-мәгърифәтче Габделкаюм Баһманиның «Шура» да язуынча (1916), Казан губернасында зур мәдрәсәләрнең саны утызга якын булып, аларда ике мең чамасы яшьләр белем алган.
Белемсез көе миллионнар туплаган мәшһүр меценат Әхмәт бай Хөсәенев, тикмәгә генә татар балалары белем алсын өчен, ярты миллион сум вакыф калдырмаган. «Белемсезлектән үзем күп җәфа чиктем, минем акчага татар балалары укып белем алсыннар», – дигән ул. Шул ук вакытта авыл мәдрәсәләрендәге укыту эшләренең бик түбән дәрәҗәдә булганын да аңлаган ул. Риза Фәхреддиневнең 1910 елда Оренбургта чыгарган «Әхмәд бай» дигән китабында бу мәсьәләгә кагылышлы кызыклы гына хикәятләр бар. Әхмәт Хөсәенев сабый вакытында дүрт кыш мөэзингә йөреп укыса да укырга-язарга өйрәнә алмый. Баегач исә, мәктәп-мәдрәсәләр турында сүз чыккач, мәҗлесләрдә ул болай сөйли торган була:
– Бән биш сум акча илә дүрт миллион мая хасил иттем. Инде бәнем хакымда: габи (аңгыра. – М. М.) вә зиһенсез, ялкау вә иҗтиһадсыз, дип һич әйтүче булырмы? Шөйлә исә дә, дүрт кыш укып, үз исемемне язарга вә укырга үгрәнә алмадым, боның сәбәбе – бәнем ялкаулыгым вә иҗтиһадсызлыгым дәгел, бәлки, башка бер шәй улса кирәк, бу исә тәртипсез вә низамсыз укымакдан башка дәгелдер…
Әхмәт бай, эшен Оренбург – Казан белән генә чикләмичә, чит илгә дә чыга: Берлинда бер кибет ача. Ике мәртәбә Берлин шәһәренә барып та кайта. Аның сәүдәсе Европада гөрләп үсәргә тиеш була, әмма… белем юк. Телләр белми. Берлиндагы компаньоннары белән яһүдиләр ярдәмендә сөйләшә. Немец яһүдкә нәрсә әйтә, моның әйткәнен яһүд әлеге компаньонга ничек итеп әйтә… Әхмәт бай мондый арадашлыкка риза булмый һәм файда китереп яткан кибетен яптыра. Әхмәт бай аңлый: грамота җитмәгән көе, телләр белмәгән көе сәүдә мәйданында ярышып булмый. Р. Фәхреддинев яза: «Бөтен Россия мөселманнары русча укырга дин исеменнән каршы тордыклары бер вакытта Әхмәт бай, үзенең мәдрәсәсендә русча дәресләр өчен сыйныф ачып, рус лисаны укыттырдыгының сәбәбе югарыда сөйләдекемез тәҗрибәсе улмышдыр».
Тагын бер хикәят: Әхмәт бай, үзенең мәдрәсәсенә кереп барганда бер малайны очратып, кайсы сыйныфтан икәнен сорашкач, аңа «проблемалы» бер сорау бирә:
– Углым! Бәнем бер Кәбир исемле кучерым, Шәриф исемле писарем бар. Кәбир – карт, әмма Шәриф – яшь егет. Кәбир һәр көн куш ат җигеп, сәгать 11 дә контора ишеге янына барып, Шәрифне көтеп торадыр. Шәриф чыгып, шул чанага утырадыр да банкка китәдер. Бондый карт кеше ни өчен бу яшь егетне һәр көн шөйлә йөртә? Ни өчен Кәбир Шәриф урынында вә Шәриф Кәбир урынында йөрмидер?
Бала, бераз уйлап торгач:
– Кәбир укымаган, әмма Шәриф укыган, – дип җавап бирә. Әхмәт бай җаваптан риза кала.
Әхмәт байның башы эшләгән, зиһене әйбәт булган, әмма наданлык белән ул җәфа чиккән. Р. Фәхреддинев аның бу сыйфатларына «Шура» да язган бер мәкаләсендә дә туктала. Мин, ди ул, Шиһабетдин хәзрәтнең «шигырь гыйлемен белмим вә шуның өчен тәэссеф итәм (үкенәм. – М. М.)» дигән сүзен «Асар» да язган идем. Ләкин бер өммигә (наданга. – М. М.) карап Әхмәт бай: «Син дә надан, мин дә надан, шулай булса да, наданлыкның да дәрәҗәсе бик күп. Сиңа караганда мин үземне профессор дисәм, хакым бар», – дигән. Шуның шикелле, ди Р. Фәхреддинев, шигырьне минем белмәвем белән Мәрҗани белмәве арасында ераклык җир белән Җидегән йолдыз арасы кадәр булса кирәк…
Татарларның гыйлемгә хирыслыклары, гыйлемгә ихтирам әнә шулай булган. Хәлле татарлар үз балаларын мөмкин кадәр ераккарак җибәреп укытырга тырышканнар. Еракка җибәреп укытуда төп өч тенденция сизелә: берәүләр балаларын зур гыйлемле дин әһелләре итеп әзерләү өчен Истанбул, Каһирә, Бәйрут, Бохара, Сәмәркандка озатканнар; икенче берәүләр коммерция белән кызыксынганнар һәм белем җитмәгәнлектән сәүдә конвейерында газап чиккән татар сәүдәгәре баласын Мәскәүнең коммерческий институтына урнаштырырга тырышкан; тау эшләре буенча укыту өчен яшьләрне Европа илләренә җибәргәннәр, гуманитар, хокукый белемне исә Париждан (Сорбонна), Истанбулдан, Петербургтан эзләгәннәр. Татарлар Берлин, Истанбул кебек шәһәрләрдә, Көньяк һәм Төньяк Америкада сәүдә конторалары ачып җибәргәннәр. Р. Фәхреддинев алда телгә алынган китабында Йосыф Акчураның 1910 елда «Тәрҗеман» газетасында басылган мәкаләсеннән өзек китерә. Ул болай язган: Әхмәт байның Берлиндагы «тиҗарәтханәне ябуына вә эшенә туктатуына хакыйкый сәбәп җәһаләт (наданлык. – М. М.) иде». Һәм Р. Фәхреддинев фикеренчә, «бер мәмләкәт илә сәүдә кыйлмак өчен тел белмәк, акча хаклары вә банк мөгамәләләре һәм дә тиҗарәт (сәүдә. – М. М.) хакында улан низамнар илә ашна (дус, белеш. – М. М.) улмак лязим идекендә шөбһә юк».
Татар халкы борынгы сәүдә үзәге булган Болгар заманыннан бирле сәүдәгәрлекне гыйлем белән бергә, бер яссылыкта карап, бәяләп килгән. Гыйлемнән башка промышленность та, сәүдә дә үсә алмаганын, үзара ярыш шартларында җиңеләчәген татар агае аңлаган. Октябрь борылышыннан соң Татарстанда җитәкче постларда әле үтә кызыл большевиклар түгел, ә элеккеге мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алган кешеләр торган. Элеккегә традицияне дәвам итеп, Татарстан әле Европада кадрлар әзерләү сәясәтен алып барган. Германиянең югары уку йортларында егерменче еллар уртасында Татарстаннан, Башкортстаннан егерме бишләп кеше укый (Рәүф Алмаев, Хәдичә Мостафина һ. б.). Әлбәттә, мондый мөмкинлекне Урта Азия күбрәк файдалана: Германия техник мәктәпләрендә Бохарадан – 49, Төркестаннан 16 кеше укый, Берлиндагы татар-үзбәк яшьләре янына 1925 елда Гаяз Исхакый килә һәм алар алдында большевизмны тәнкыйть итеп чыгыш ясый (бу турыда «Татарстан» газетасының Германиядәге үз хәбәрчесе Г. Идриси хәбәр итә). Большевикларны тәнкыйть иткәне өчен матбугатта Г. Идриси тарафыннан күпме генә әрләү күрсә дә, ахыр исәптә Г. Исхакый хаклы була: милли кадрларны чит илдә укыту, үстерү практикасы Сталин режимы ныгыган саен гамәлдән чыга бара.
Татарлар чит илләрдәге зур уку йортларында белем алуга әле дә мохтаҗ. Татар егете-кызы бүген Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта гына түгел, Берлинда, Парижда, Истанбулда, Каһирәдә, Лондонда һәм Америка уку йортларында да белем алырга тиеш. Мөстәкыйльлек үз эченә йомылганлык аша түгел, киң дөньяга чыгу аша яуланырга тиеш. Гыйлем аша, телләр белү аша. Грамоталы сәүдә аша…
Татар халкының гыйлемгә мөнәсәбәттә булган тарихи тәҗрибәсе безне шуңа өнди.
(Татарстан яшьләре. – 1992. – 16 май)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.