Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 33


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 33 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

«Рәнҗемә, шагыйрь, шәкертеңә…»
(С. Сүнчәләйнең тууына 100 ел тулу уңаеннан)

Немец телен камил белгән татар зыялыларының саны күп булмаган: тарихчы, педагог Һади Атласи, мәшһүр журналист Фатих Кәрими һәм Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди. Әлбәттә, болар мин белгәннәре генә. Алар барысы да мөлкәтле гаиләләрдән чыгып, Истанбул, Париж кебек җирләрдә булганнар, төрле уку йортларын күргәннәр. Немец телен мөкәммәл белүчеләр арасында матди яктан бик тә кыен халәт кичереп көн иткән яшь шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй дә бар. Сүнчәләй мәшһүр немец галиме Һенрих Һейненың (немецлар үзләре «Һайне» кебегрәк әйтәләр) «Әлмансур» исемле трагедиясен татарчага турыдан-туры тәрҗемә итә. Һәм шуны бастырып чыгаргач (1913), һич тә көтмәгәндә «панисламизм идеясен таратучы хәвефле бер шәхескә» әйләнә дә куя.

«Әлмансур» ның эчтәлеге менә болай: б. э. 8 гасырында гарәпләр Пиреней ярымутравын басып алалар. Испанлылар күп гасырлар буе үз җирләре өчен көрәшәләр, һәм бу көрәш ХV гасырда гына тәмам була. ХV гасыр – Испаниядә гарәпләр һәм яһүдләргә каршы рәхимсез көрәш, эзәрлекләү чоры: йә син христиан динен кабул итәсең, йә Испаниядән бөтенләйгә чыгып китәсең. Үз илеңне читләрдән азат итү, – әлбәттә, патриотик эш. Әмма Реконкиста дини байрак астында бара, бу көрәшкә тәренең (христиан дине символы) ярымайга (ислам дине символы) каршы көрәше дигән эчтәлек бирелә. Һейне әлеге әсәрендә Испаниядәге азатлык көрәшенең әнә шул тискәре якларын тасвирлый: испанлылар күп гасырлык гарәп мәдәниятен харап итәләр, китапханәләр, уку йортлары җимерелә, яндырыла. Әсәрнең төп герое Әлмансур, китаплар яндыру турындагы хәбәрне ишеткәч, болай ди: «Аһ, шулаймыни? Башта китапларны яндырсалар, ахырдан кешеләрне яндыра инде алар…»

Тәрҗемәдәге шул сүзләр Казан жандармериясен ярсыта: 1911 елда алар «Буби» мәдрәсәсенә һөҗүм оештыралар. Һөҗүм буласы көннең кичендә «Буби» да бик күп китап яндырыла. Ахырдан мондагы мөгаллимнәрнең барысы да төрмәгә озатыла. С. Сүнчәләй укытучы булып эшләгән Зур Сәрдек авылыннан (хәзерге Кукмара районы) донос килеп кергәч, жандармерия шиккә төшә: Һ. Һейне һәм Зур Сәрдек укытучысы С. Сүнчәләев – панисламистлар, димәк, самодержавиегә каршы көрәшүчеләр.

Шуннан жандармериядә «С. Сүнчәләй эше» барлыкка килә. Һ. Һейненың бу әсәрен Сүнчәләй бераз гына татар дөньясына «тарттырып» тәрҗемә итә һәм милли-татар төсмерләрен бирә. «…асылыннан читкәрәк китеп булса да, тәрҗемә булса да, миллирәк эшләргә теләдем һәм максудыма ирештем бугай. Фәкать: рәнҗемә, шагыйрь Һенрих, шәкертеңә…»

Инде дә Һ. Һейненың бер җөмләсе! Менә акыл, менә алдан күрү! 1933 елда, властька килер алдыннан һәм килгәч, Берлин, Гамбург, Франкфурт-на-Майне шәһәрләрендә Гитлер «егетләре» Маркс, Энгельс, Һейне китапларын яндыралар. Ә берничә елдан Освенцим, Майданек, Маутхаузенда – кешеләрне.

Ә үзебездә? 1937 елда, өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Казан университетының ишегалдында төннәрен зур-зур учакларда Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, К. Тинчурин, С. Сүнчәләй, Ф. Бурнаш китапларын яндыралар. Бераздан үзләре дә юк ителә.

Миндә С. Сүнчәләй язмышына кагылышлы архив материаллары байтак. Әмма түбәндә китереләчәк материаллар минем табыш түгел. Аларны Казан университетының татар бүлеген тәмамлаганда Илсөяр Сәгыева исемле студентка миңа биреп калдырган иде. Илсөяр шуннан соң боларны матбугатта игълан итмәде, каядыр китеп югалды, ә теге материаллар минем өстәл тартмасында ята. Мин газета мәкаләсендә бу фактка ни өчен басым ясыйм? Чөнки мине – читтән торып укып диплом алган, гыйлем дөньясына кергән тәҗрибәсез ачык авызны – бик күп кеше талады. Минем архивтан, элекке газета-журналлардан җыйган табышларымны остазларымның берсе намуссыз рәвештә үз хезмәтләрендә рәхәтләнеп файдаланды. Остазым иде, сүз әйтмәдем. Бераздан мине яшьтәшләрем талады. Матбугатта әлеге басылмаган кулъязмаларымны алып торып, шундагы материалларны үз табышлары итеп яки мин сөйләгәннәрне китапларына керттеләр. Мин түздем. Инде чират яшьләргә җитте. Журналларга биргән мәкаләләремне укып (ә мәкаләләр журналда ел-ел ярым чират көтеп ята), алар шундагы материалларны үз табышлары итеп миннән алда (ә «Азат хатын» да миннән соң да) файдаланалар, әйтерсең китапханә, архивларда чәч агартып унар ел буе утырганнар. Болары – минем укучыларым. Моны укыгач, алар үзләрен танырлар, шәт.

Һәм менә И. Сәгыева табышлары:

«Казан Татар укытучылар мәктәбенең галиҗәнап инспектор әфәндегә

Саратов губернасының Хвалын өязе, Ишкәй волосте (оригиналда – Ишков) Иске Мастак авылы крестьянины Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләевтән

Прошение

Галиҗәнап, Сездән түбәнчелек белән үтенергә җөрьәт итәм: мине кабул итү имтиханнарына кертергә һәм сезнең кулга тапшырылган мәктәпкә дәүләт исәбенә укытырга мөмкинлек тапмассызмы икән?

С. X. Сүнчәләев, Казан, 1907 ел, 11 август».

1907 елның 17 августында Укытучылар мәктәбенең инспекторы резолюция сала: «Сүнчәләев Сәгыйть, әгәр 1907 елның августында кабул итү имтиханнарын тапшыра алса, аның абыйсы Шәрифҗан Сүнчәләев бетереп чыкканда, аннан бушап калган казна стипендиясенә куелырга мөмкин». Шулай итеп, С. Сүнчәләй 1907 елның августында Татар укытучылар мәктәбенә кабул ителә. 1908 елның апрелендә, матди хәле авыр булу сәбәпле, мәктәпне ташлап чыга.

Шул елның 14 декабрендә тагын бер белешмә төзелә: «Бу белешмә крестьян улы Сәгыйть Сүнчәләевнең укуын дәвам итәргә матди хәле тәэмин ителмәве аркасында Казан Укытучылар мәктәбенең беренче классында тәрбияләнүчеләр сафыннан чыгарылуын раслый».

Монысының нәрсә өчен төзелгәне билгеле түгел. Әмма шунысы мәгълүм: агалы-энеле Сүнчәләевләр уку турындагы уйларыннан кире кайтмыйлар. С. Сүнчәләй укуга яңадан алуларын сорап язгач, Укытучылар мәктәбе җитәкчелеге аңа түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Казан укытучылар мәктәбенең элекке укучысы Сүнчәләев Сәгыйтькә.

Быелгы елның 9 апрелендә булган педагогик советның карары нигезендә Сез мәктәптән чыгарылдыгыз. Сезнең мәктәпкә яңадан алуны сорап язган прошениегезне совет үзенең 26 мартта булган утырышында бертавыштан кире какты. 30 май, 1908 ел».

Документларның тагын берсе – җан ачысы белән ялвару тавышы. Моны Сәгыйтьнең абыйсы Шәриф яза:


«Кадерле остазым Иван Матвеевич! Сезгә кайнар сәлам җибәрәм һәм сәламәтлек телим. Мин, Иван Матвеевич, үземнең хатым белән Сезне тагын бер кат борчыйм, гафу итегез. Тормыш шундый авыр, шундый шатлыксыз, иң тыныч кешене дә кыймылдарга һәм вак-төякләр белән иң кадерле кешеләрен дә борчырга мәҗбүр итә. Мин Сезгә, кадерле Иван Матвеевич, тагын бер мәртәбә мөрәҗәгать итәм һәм зур булмаган бу мәсьәләдә ярдәм итүдән баш тартмассыз дип ышанам. Минем Сезгә элек язган хатымнан билгеле булганча, туганым Сәгыйть, Уса өязенең училищелар инспекторы тарафыннан ни практикант, ни укытучы ярдәмчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнмәвенә карамастан (ә инспектор моны бик мөһим сәбәпләр аркасында кичектереп килә), миңа тапшырылган мәктәптә минем җитәкчелектә эшләп килә. Инспектор исеменә язылган прошениебездә без Сәгыйтьнең уку өчен акча кертә алмавы аркасында мәктәптән чыгуын язган идек. Хәзер инспектор Сәгыйтьтән Казан Татар укытучылар мәктәбеннән чыгуга сәбәп булган фәкыйрьлеген раслаучы белешмә сорый.

Сездән, Иван Матвеевич, галиҗәнап инспекторга бу турыда белдерүегезне һәм шундый белешмәне Сәгыйтькә җибәрүегезне түбәнчелек белән үтенәм…

Сездән тиз җавап көтеп, Сезнең элекке шәкертегез, укытучы Ш. Сүнчәләев.

1908 ел, 3 декабрь

Пермь губернасы. Уса өязе, Сараш авылы».

Менә шулай Үзәк архивта С. Сүнчәләйнең укуына бәйле ун биттән торган документлар саклана. Әмма болар – гомуми фондта. Ә инде Казан губерна жандарм идарәсенең бик нык яшерен фондларын актарсак…

Алары – бөтенләй башка сәяси тема. Блок, Тукай, Дәрдемәнд шәкерте, күп кенә революцион җырлар, шул исәптән «Интернационал» ны тәрҗемә иткән шагыйрь, драматург, совет чорында дипломат, аннан шәхес культы корбаны Сәгыйть Сүнчәләй мирасы өйрәнүчеләрен көтеп архив шүрлекләрендә, газета-журнал төпләмәләрендә ята. Якты дөньяга чыгуны көтеп ята…

(Татарстан яшьләре. – 1989. – 14 октябрь)

Рәмиевләр нәселеннән берәү

Казан университетының гыйльми китапханәсендә библиограф Исмәгыйль Рәми белән байтак еллар бергә утырып эшләгән идек. Шул чорда (мин инде, әлбәттә, аның «Вакытлы татар матбугаты» исемле белешмәлек авторы икәнен белә идем) аннан тәрҗемәи хәлен язып бирүне үтенгән идем. Әдәбият тарихын өйрәнүчеләргә моны кызыксыз булмас дип уйлап тәкъдим итәм.


«Үткәнем турында.

Минем үткәнем кемгәдер кирәккәннән түгел, Сез кыстап сораганга яздым. Юкса автобиография язу хезмәте дәү кешеләргә генә килешә икәнен белмим түгел.

Биографиямнең башы стандарт калыптан чыксын әле дип, кызык өчен аның очын әллә кая суздым. Тамыры Болгарга барып тоташа.

Шәҗәрәм (нәсел язуым) болай икән: мин – бәндәгез Исмәгыйль булам, миннән югары ягы – әтием Габдулла бине Габделхаликъ бине Хәлим бине Сәлим (бусы заманында Сәлим ахун дип билгеле булган). Сәлим ахун Минзәлә ягыннан Зәй суы буендагы Тайсуган авылыннан күчеп, Эстәрлетамак каласына килеп утыракланган (1770 еллар тирәсе). Сәлим ахунның зөррияте (токымы) Эстәрлетамакта күптер. Югарыда күренгәнчә, ахунның Габделхаликъ дигән туруны (оныгы) бәндәгезнең бабасы була; ахунның бер улының улы Лотфулла, аның улы Сәгыйть (бусы инде шагыйрь Сәгыйть Рәми); ахунның бертуганы Исмәгыйльнең улы Габделкәрим, аның улы Садыйк, аның уллары Шакир белән Закир (бусы шагыйрь Дәрдемәнд була).

Рәми ләкабе кайдан килә?

Сәлим ахунның югары ягы болай – Сәлим бине Рәхимкол бине Урман бине Кабкай бине Юлай бине Колай бине Сөләйман бине Тимри бине Рәми бине Исхак бине Миргалидер. Соңгысы, Болгар шәһәре монгол баскынчылары тарафыннан харап ителгәч (1226 еллар), Болгардан Зәй тамагына тартылган.

Риваятьләргә күрә, Тимри бине Рәми дигәне Мәскәү патшалыгында (Иван III чорында) дәүләт хезмәтендә булып, ничәмә еллар тылмач буларак эшләгән, руслар арасында «Митрий Рамиев» димәкле шөһрәт булмыш. Рәмиев ләкабе (фамилиясе) шуннан калмыш. Рәмиевләрнең берсе турында Загоскинның «Юрий Милославский» исемле тарихи романында да сөйләнә.

Шулай булгач, бәндәгезнең «Болгари» дигән кушамат тагарга да хакы бар икән.

Шулаен шулай да, үзеңдә әллә ни хасият булмаса, нәсел-нәсәбең белән мактанып еракмы китәрсең!

Инде кирегә кайтып төшик. Мин 1895 тә Эстәрлетамак каласында тудым. Әтинең вафатын хәтерләмим. Ул бәләкәйдән әзрәк югары уртакул сәүдәгәр булган. Әтидән калган китаплар арасында Истанбул басмасы әдәби әйберләр, Казан басмасы «Диване хикмәт» (Ясәви), «Сөбат әл-гаҗизин» белән «Бакырган», «Мөхәммәдия» (Чәләби), К. Насыйри «календарь» лары хәтеремдә. Моннан, заманасының әдәбиятын күзәтеп барган бер кеше булган икән, дигән хөласа (нәтиҗә) чыгарам.

Шулай, тудым. Тугач, нишлисең, гадәт буенча үстем. Ул чагындагы һәр татар баласыдай «Әлепти» дән сабак башлап, «Әптияк» кә күчеп, «Әмали» тәрҗемәсенә барып җиттем. «Әүвәл алдым бер куян тиресе, бәһасе булды 10 тиен көмеш», – дип язарга да өйрәттеләр. Аннан башлангыч 3 класслы рус-татар школасында укыдым. Яңа метод (ысулы җәдит) мәктәбендә рөшди 3 сыйныф укыгач, 1911 дә Эстәрледән киттем. Туган илдән читкә китүчеләрне: «Бәхет эзләргә китте», – дип озата иделәр ул чагында.

Мин Казанда. Учительская школага керү ниятендә йөрим. Ул елны школага «Буби» лар килеп тулдылар. Бу мәдрәсә жандармерия тарафыннан таратылган иде. «Буби» шәкертләренең хәзерлекләре безгә караганда кая югары булганга, алар белән ярышып булмады. Пансионатка (казна исәбенә) алар урнаштылар. Читтән йөреп (үз хисапка) укырга чама туры килмәгәч, байга контора хезмәтенә ялландым. Кайберәүләр бай хезмәтен «Ашау байдан, үлем Ходайдан» дип, кайгысы юк кебегрәк итеп сөйләсәләр дә, алай түгел. Тәүлегенә кимендә 12–14 сәгать эшне җилкә алай җиңелдән күтәрми.

Мәктәп тәрбиям әнә шуның белән төкәнде.

Ел ярым чамасы байда эшләгәч, «Иртәнге 8 дән кичке 8 гәчә, күбесенчә 10 гача конторада утырып кеше күреп, дөнья танып буламы?» дидем дә «Сәйяр» драма труппасына суфлёр булып күчтем. Гастрольгә чыгу, төрле калаларны күрү, кешеләр белән танышу, гомумән, дөнья күрү мөмкинлеге мине кызыктырды. Шунда инде күпләр белән очраштым, таныштым. Исемнәре матбугат аша гына билгеле кешеләрнең барысын булмаса да, күпчелеген күреп белдем дисәм, ялган булмас. Шулай ил күреп, кешеләр белән очрашып, аралашып йөри торгач, ышкыла торгач, кулга төшкәнне укый торгач, системасыз булса да белем хасил иткәндәй булдым.

Миндиләрне халык «укымыйча мулла булган» ди.

Шулай тормыш мәктәбе биргәнне, ишеткән-күргәнне хәтер капчыгына салып йөргән чагында, 1914 елгы сугыш башланды. Ул көннәрдә труппа Мәкәрҗә ярминкәсендә иде. Призывка кайтырга кирәк иде. Артист Габдулла Камал белән: «Безне анда кайтсак та алалар инде, монда булса юл чыгым юк, арзанга төшәр», – диештек тә, Нижний Новгород воинский начальник идарәсенә бардык. Анда-а-а… кыямәт, запасларга мобилизация бара. Безнең белән сөйләшеп тә тормыйча, «илегезгә кайтыгыз» дип әйләндереп чыгардылар.

1915–1917 еллар – патша армиясендә (Уфада 103 полк штабында писарь).

1917–1922 еллар – Кызыл армиядә (1 һәм 5 армия политбүлекләре янында чыккан фронт газеталарында эшләдем. «Кызыл яу», «Кызыл йолдыз», «Кызыл дөнья» газеталары).

1923–1925 еллар – Уфада чыккан газеталарда («Кызыл юл», «Урал», «Шәрекъ ярлылары»).

1925–1936 еллар – Казанда Татарстан нәшриятында һәм «Кызыл Татарстан», «Чаян», «Яңалиф» редакцияләрендә.

1937–1942 еллар – мәгълүм «хаҗ»да.

1942–1943 еллар – хезмәт армиясендә (Уралда – Алапаевск, Нижний Тагил шәһәрләрендә).

1944–1945 еллар – армиядә (Свердловскида, офицер составының хәзерлеген күтәрү буенча курслар штабында, тагын писарь).

1945 елда демобилизация белән Казанга кайттым.

1945–1957 еллар – Кайбычта район газетасында.

1957–1960 еллар – Дөбьяз районында пенсиядә.

Шуннан соң Казанда, язгалаштырам.


Тәмам.

И. Рәми.

1964 ел, декабрь».


Исмәгыйль Рәмиев – утызынчы елларда байтак кына сатирик хикәяләр язган кеше. Ул – библиограф иде. Аның татар культурасы, әдәбияты буенча төзегән белешмә-сүзлек кулъязмасы (бер мең бит чамасы) җитмешенче еллар алдыннан тикшереп фикер алышу өчен Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренә тапшырылган иде. Әмма кулъязма кулдан-кулга йөреп югалды. Исмәгыйль ага ул арада үлеп тә китте. И. Рәмиевнең 1965 елда «Истәлекләр. Татарча басма сүз» исемле китабы басылып чыкты.

(Казан утлары. – 1989. – № 12)

Ф. Әмирхан әсәрләрен яңача уку мәсьәләсенә карата

1. Мәктәп һәм вуз программаларында Ф. Әмирхан әсәрләрен өйрәнгәндә, берьяклылыкка юл куела: анда программаның төп өлешен «Фәтхулла хәзрәт» повесте алып тора. Әйтергә кирәк, «Фәтхулла хәзрәт» язучының иҗатын аңлау өчен иң уңай әсәрләреннән түгел. Ф. Әмирханның эстетик фикере, дөньяга карашы һәм, ниһаять, эчке дөньясы аның башка әсәрләрендә киңрәк, тирәнрәк ачыла. (Нәкъ шундый ук берьяклылык Тукай иҗатына да кагыла: мәктәптә, вузда Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» ын өйрәнүгә әллә никадәр вакыт бирелә дә, аның энҗе таҗыннан торган лирик шигырьләре читтә кала. Хәлбуки Тукайның поэтик мирасын һич тә «Печән базары» билгеләми.) Язучының кайсы әсәре эстетик яктан тирән икәнлеген тәрҗемә ача да бирә. Ф. Әмирханның русчага тәрҗемәләре буенча вуз студентлары арасында социологик тикшеренү уздырып карадык (Г. Хантемирова тәрҗемәсендә 1968 елда чыккан «Повести и рассказы» буенча). Руслар беренче урынга «Хәят» не һәм «Чәчәкләр китерегез миңа!» әсәрен куялар; ГДР студентлары исә «Татар кызы» нәсерен. Болар янына тагын «Кадерле минутлар», «Беренче ашкыну», «Ул үксез бала шул» әсәрләрен куярга була. Кызганычка каршы, «Беренче ашкыну», «Ул үксез бала шул» әсәрләре ул китапка кертелмәгән.

2. «Фәтхулла хәзрәт» – русчага дөрес тәрҗемә ителмәгән. «Преосвященный» сүзе бары тик архиерей һәм епископларга карата гына кулланыла. Бу – христиан чиркәве термины. Әйтик, мәчетне чиркәү дип, мулланы – поп, мөәзинне пономарь дип тәрҗемә итәргә ярамаган кебек, монда да төгәл булырга кирәк.

3. Моннан соң Ф. Әмирхан әсәрләрен тикшергәндә, алардагы персонажларның прототипларын ачу юлында эшләргә кирәк. Бездә фәннең бу өлкәсе бөтенләй кузгатылмаган. Рус совет филологиясендә исә моңа искиткеч зур игътибар бирелә. Анда хәзер ХIХ – ХХ йөз әдәбияты буенча дүрт меңләп персонажның прототибы ачылган (М. С. Альтман – галим, В. Сурмило – әдәбиятчы, журналист). «Ф. Әмирхан турында истәлекләр» китабы дөньяга чыккач, безнең галимнәргә дә бу юнәлештә эш башларга мөмкин булачак. Мәсәлән, аның «Ул үксез бала шул» әсәрендә Нуриның кемнән алып тасвирланганы истәлекләр басылып чыккач аңлашылачак. Кайбер персонажлары аның публицистикасы аша да ачыла. Мәсәлән, «Яшьләр» пьесасындагы учитель Зәкәрия – Ф. Әмирханның, исеме дә үзгәртелмичә, пьесага кертелгән танышы. Әсәрдәге Зәкәрия үзенең иптәшләре Газиз, Йосыфка болай сөйли:

«Менә мин Казан губернасында ике ел учитель булып тордым. Әүвәлге елны балаларын укыттым, үзләре белән эшем булмады – ул елны ничего (зарарсыз). Ә икенче елны кичләрдә, карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып белгәнемчә, файдалы совет (киңәш)лар бирә идем. Теләгәннәренә буш русча укыттым: нәрсә булды дип уйлыйсыз? Донос ясап, урынымнан кудырттылар. Менә көчләп кереп хезмәт ит!»

Менә «Аң» журналының 1917 ел 11–13 саннарында басылган «Мәрхүм Зәкәрия Бәхтияров» исемле некролог. Авторы – Ф. Әмирхан. Подпоручик З. Бәхтияров Тернополь янындагы сугышта һәлак була. Ф. Әмирхан аны «шактый якыннан таный идем» («Знал очень близко» мәгънәсендә), ди. З. Бәхтияров «әүвәлдә мәдрәсә, аннан соң Учительская школада тәхсил итеп, соңыннан 10 ел кадәр төрле авылларда учительлек иткән әле яшь бу егетнең симасы миңа һәрвакыт рус идеалистлары арасында «народник» (халыкчы) гонваны белән мәгъруф 60–70 нче еллар зыялыларының хөрмәтле сималарын хәтерләтә иде. Аның бу халыкчанлыгы рус народникларына ошар өчен түгел, татар крестьяны тормышын үз күңеленә якын күрүдән булган.

«…Торган җирендә халыкның нәкъ үзе булып аңар катыша, авыл эшләреннән аларга нәмунә булырлык рәвештәгеләрен үзе дә иҗат итешә, аларга укый, укырга димли, кооперативларда мөшарәкәт итә.

Шәһәрләргә килгәндә, үзенең иптәшләрен авылларга өнди, «милләт авылда» дигән шигарьне тәкрарлый»1. Менә шулай әсәрдәге бер персонаж аның публицистикасы аркылы ачылды.

Ф. Әмирхан бөтен иҗатында Тургенев, Толстой, Чехов, Л. Андреев иҗатлары йогынтысында. Тургенев һәм Толстой геройларының барысы да тормыштан икәнлеген рус совет филологиясе инде раслады. Бу турыда Тургенев та, Толстой да үзләре үк әйтеп киткәннәр. Әдәби әсәрнең нигезенә прототип алу процессы татар әдәбиятында бары тик ХХ гасырның унынчы елларыннан гына башлана. Һәм бу – нигездә ике язучыда – Ф. Әмирханда, соңрак Г. Ибраһимовта күренә. Бу процесс әлеге язучыларның интуитив рәвештә әдәбият тормышның, чынбарлыкның чагылышы булырга тиешлеген аңлауларыннан килә. Моны аңлауга аларны, әлбәттә, беренче чиратта Тургенев, Толстой, Чехов иҗатлары этәргән. «Хәят» нең прототибы хәзер шактый ачылды. Прототип ачылгач, бу повестьның икенче кисәге чыкмый калуы да хәзер аңлашыла төшә. Ф. Әмирхан тормышта булган хәлне, прототипның биографиясен шул дәрәҗәдә яхшы файдаланган ки, Хәят (прототип) тирәсендәге кешеләр китапның икенче кисәген дөньяга чыгармауны автордан үтенеп сораганнар. Ф. Әмирхан прототибына ихтирам йөзеннән әсәрнең икенче кисәген бастырмый кала. Бу – әдәбият дөньясы өчен зур югалту булса да, Ф. Әмирханның зур дәрәҗәдәге кешелеклегеннән килүче сыйфат.

Истәлекләр, хатлар, Әмирханның публицистикасы буенча фронталь тикшеренү алып барсаң, аның геройларының барысының да җирлеге табылачак. Әнә шул җирлек табылганда, Әмирхан иҗаты тагы да яңа сыйфатлары белән ачылып китәчәк.

4. Ф. Әмирхан иҗатында кайбер әсәрләрнең жанрларын ачыклыйсы бар: аның «Авырулар галәмендә» дигән әсәрен мәкаләләр арасында йөртү, аны гадәти мәкалә-очерк дип атау гадәткә кергән. Әмма бу – художество әсәре. Очерк жанрында дип карау әдәбият галимнәренең игътибарын бу әсәрдәге бер генә урынга юнәлтә: авторның социаль контрастларны биргән урынына. Ф. Әмирхан иҗаты турында кем генә язмасын, менә бу өзекне генә китерә: автор фатирына юнәлгән (курортта дәваланганда) һәм иртүк торасы булганга кичтән үк ятып йоклаган крестьян йортлары арасыннан барганда, уты ялт итеп торган йортларда гитара тавышын, кокетка дамаларның чырык-чырык көлү тавышларын ишетә. Әдәбиятчылар шушы урынны гына тотып алалар да өзек китерәләр: «Нинди контраст! Бу йортта үлеп яталар, аның күршесендә бик ләззәт белән гомер сөрәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә башлыйм: бәгъзе кешеләр шуның икесен бер диләр бит, шуларны аерып йөрткән кешеләрне милләт хисеннән мәхрүм, дип сүгәләр бит; шул ике фирканең берсе мәзлүм дисәң, ачуланалар бит; әгәр сез монда без гомер сөрсен өчен үлеп ятсагыз, җәннәттә сез дә безнең шикелле булырсыз, дип юатырга тырышалар бит!» (Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – 309 б.).

Әлбәттә, Әмирхан иҗатындагы төп сыйфатларның берсе – изүчеләр катлавына нәфрәте – бу урында ап-ачык күренә. Моның әһәмиятен, ягъни әсәрнең сыйнфый прицелын һич тә онытырга ярамый. Әмма әсәрдә фәлсәфәлек юнәлеше бар. Бу әсәрдә без Горький авазын ишеткәндәй булабыз. Монда татар прозасы өчен өр-яңа бер сыйфат беренче планга чыга: табигать көчләрен тасвирлау фонында кеше хокуклары, кеше бәхете мәсьәләсен күтәрү.

Менә автор елга дулкыннарының шаулавын тыңлап тора. Әмма шул мизгелдә аның хыялында «дулкыннар һәм кешеләр» параллельлеге туа.

Дулкыннар, ди Ф. Әмирхан, җилдән шикаять итәләр булса кирәк (ризасызлыгын белдерү, дәгъва итү. – М. М.), алар «мин аңламый торган махсус телләре белән шаулыйлар, гөрлиләр».

«Шаулагыз, гөрләгез, хәлегездән килгән кадәр шикаять итегез! Сезнең әтрафыгызны чорнап алган менә бу кешеләр дә шулай шауларлар, гөрләрләр иде дә, ләкин алар булдыра алмыйлар. Алар да, сезнең шикелле, үзләре аңламый торган җил белән урыннарыннан кузгатылганнар, тынычлыкларыннан аерылганнар; алар да шикаять итәрләр иде дә, ләкин сездәге хөррият аларга бирелмәгән!

Әй син, адәм углы, бәхетеңнән шикаять итәмсең! Ул ярамый бит, ул Алладан шикаять була бит!

Әй син, фәкыйрь, дөньядагы гадәтсезләрдән шикаять итәмсең? Сак бул, телеңне кисәрләр…Әй сез, агачлар, ник берегез озын да берегез кыска булып үстегез? Кем сезнең белән шаярды? Кемгә сезнең берегез озын булганда, икенчегезнең кыска калуы кирәк булды? (Курсив безнеке. – М. М.)

Карагыз әле, сез дә шул җилгә буйсынасызмыни? Сез дә, аның әмере белән, мөтәкәббиранә гарешкә караган башларыгызны җәнүпкә бөгәсезмени?» (2 т., 302 б.)

ХХ йөз башы татар әдәбиятында табигать көчләре белән параллель яки контрастта кеше хокукы, кеше бәхете мәсьәләсен беренче тапкыр 1906 елда Г. Коләхметов күтәргән иде. «Ике фикер» дигән пьесада «Кызыл фикер» Давытка революция мәсьәләсен, диалектик материализм принципларын болыт, су тамчылары берләшүе, күк күкрәве белән бер аспектта аңлата. «Кызыл фикер. Адәм!.. Менә бу зур, куе урман кечкенә генә орлыклардан булган түгелме?.. Әнә сиңа күкне томалап килгән кара болыт. Ул су бөртекләреннән түгелме? Күзгә күренми торган су бөртекләре бергә җыелгач, күрәсеңме, нигә әйләнәләр? Аның күкрәгеннән арысланнар калтыранып, ул чыгарган давылдан мең яшәр калын имәннәр сыгылмыйлармы… Адәм, шулардан гыйбрәт ал син!»[294]294
  Гафур Коләхметов. Яшь гомер. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 42 б. Мөтәкәббиранә – үз-үзен һавалы тоту.


[Закрыть]
Г. Коләхмәтовның шул ук елда язылган «Уалган мол» әсәрендә дә нәкъ шулай: дулкыннар, җил, кеше куәте, коллыктан азат булу мәсьәләләре. Бу традицияне без татар әдәбиятына Горький иҗатының тәэсире нәтиҗәсе дип бәяли алабыз. Горькийның «Старуха Изергиль» (1895), «Песня о Буревестнике» (1901) әсәрләрендә кеше хокуклары, азатлык рухы нәкъ менә шулай күтәренке-лирик, күтәренке-сәяси төсмерләр белән бирелә.

«Авырулар галәмендә» киләчәктә, һичшиксез, матур әдәбият әсәрләре бүлегенә күчәргә һәм өлешчә генә булса да мәктәп программасында әдәби әсәр буларак өйрәнелергә тиеш. Тагын шунысы бар: гади мәкалә булса, Ф. Әмирхан аңа «Посвящаю г-же Э.К.» дип искәрмә бирер идемени?

(Идейно-эстетическое наследие Фатиха Амирхана: Межвузовский сборник научных трудов. – К., 1989)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации