Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 21 (всего у книги 50 страниц)
Ишми бигрәк тә Гафуриның ике шигыренә тукталган: «1906 елдан 1907 елга васыять», «Җиденче елның җавабы». Китапның титул битенә үк Ишми язып куйган: «Гафури – яңа юнәлеш тарафдары». Текст эченә кергән саен, эмоцияләр куера бара. «Язган китабына караганда, бу кеше – һич тә мөселман түгел, ә дәһри». Жандарм чиновниклары китапның юлга-юл тәрҗемәсен өйрәнәләр (тәрҗемәне профессор Н. Ф. Катанов эшли).
1911 елның 11 февралендә жандармерия Уфада «Шәрекъ матбагасы» нда кинәт кереп тентү уздыра. Тентүне алып барган жандарм офицеры, протокол төзегәндә, «Чын азатлык кайчан булыр?», «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!», «Халык акчалары кая җыела һәм нәрсәгә тотыла?» дигән брошюраларны, Г. Тукай шигырьләренең 4 нче дәфтәрен һәм М. Гафуриның «Яшь гомерем» дигән әсәрләрен «аеруча хәтәр китаплар» дип билгели.
Әнә шулай итеп, жандармерия чиновниклары каршында «аеруча хәтәр» бер шәхес – Мәҗит Гафури барлыкка килә.
1911 елның 28 апрелендә Сарапул ротмистры Будагоский, Әгерҗе укытучысы Котдус Габдрахмановның (бүген без белгән Советлар Союзы Герое диңгезче Асаф Габдрахмановның әтисе) өендә тентү уздырып, аның көндәлек дәфтәрләрен протоколга кертә. Ул дәфтәрләргә арест салуның бердәнбер сәбәбе – аларда М. Гафури шигырьләре бар икән. Чиновниклар К. Габдрахманов дәфтәрләрен бик җентекләп өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, протоколга М. Гафури шигырьләре теркәлә.
Жандармерия бигрәк тә М. Гафуриның «Алмашыну» һәм «Вакыт җитте» шигырьләренә игътибар юнәлтә. «Алмашыну» шигырендәге:
Ясадылар кулны аяк, аякны кул, —
дигән сүзләр тикшерүчеләргә аеруча хәтәр булып тоела.
Уфадагы «Шәрекъ матбагасы» патша хөкүмәте алдында шактый кыен хәлгә эләгә. 1911 елда «Шәрекъ матбагасы» М. Гафуриның «Милли шигырьләр» дигән җыентыгының дүртенче басмасын чыгара. Ул вакыттагы тәртип нигезендә, китапны сатуга озатканчы, Казандагы матбугат эшләре буенча Вакытлы комитетка җибәрергә тиеш булалар. Заказлар бик күп булудан файдаланып, барыбер рөхсәт килер әле, дип уйлыйлар да, рөхсәт язуы килгәнче үк китапның тиражын Казан, Оренбург, Орск, Троицк кибетләренә озата торалар. Әмма китапка рөхсәт килмәгән, һәм властьлар аны конфискацияләргә карар биргәннәр. Китапның тиражын кире җыеп алалар, һәм матбага штрафка тартыла[236]236
Бу турыда: Мәҗит Гафури тураһында замандаштары. – Өфө, 1961. – 45 б.
[Закрыть]. Гафури үзе исә полиция участогына чакыртыла һәм Уфадан чыгып китмәскә имза бирә. Шулай полиция күзәтүе астында тормыш башлана…
Тукайның «Авыл җырлары» дигән циклында мондый бер җыр бар.
Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы;
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.
Әмма бу тентүләр, судлар, күзәтүләр Гафурины каушатмый. Аның халык язмышы, ил язмышы турында уйланулары бу чорда тагын да тирәнәя. Балачактан ук хәтергә уелып калган тәэсирләр аны халыкның, илнең тарихына эчкәрәк керергә чакыралар. Бу өлкәдә аның эзләнүләренең иң матур нәтиҗәсе буларак «Агыйдел буенда» («Хан кызы Алтынчәч») дигән искиткеч легенда туа. «Бер бите ай, бер бите көн кебек» сылу кыз Алтынчәч үзен алырга килгән «җәенке битле Җаек буе яубасарына» барырга риза булмый гына түгел, ә туган җирен саклау ниятендә, кулына корал тотып, дошманга каршы чыга. Җаек аръягыннан килгән дошман гаскәре Алтынчәчнең туган җирен таптый, Алтынчәч, кулы яраланып, тау куышына чигенә һәм шунда кача. «Шуннан соң Алтынчәчнең ничек булганы мәгълүм түгел. Тик менә аның, җәйге матур көннәрдә шул тау тишегеннән чыгып, теге тау киртләченә утырганын күргән кешеләр бар. Ул, шунда чыгып, үзенең аякларына төшеп торган озын чәчләренә күмелеп, учына таянып, бик моңаеп, тугайга таба карап, таң атканчы утыра, ди. Ул борын заманда бик еш күренгән, инде бу көннәрдә аны күргән кеше ишетелми. Тик безнең карт әти, кич белән монда кунган вакытта, үзенең Алтынчәчне күргәнен, матурлыгына исе китеп карап торганын сөйли торган иде».
Мәҗит Гафуриның «гомер йомгагы» ул – «иҗат йомгагы». Әйе, гомер буе, бер көн калмыйча, ару-талуны белмичә тудырган иҗат йомгагы. Ул иҗат йомгагына үз Ватанын, үз халкын сөйгән, кулына корал алып дошманга каршы чыккан гүзәл кыз Алтынчәч очраклы рәвештә килеп кермәгән. Алтынчәч образы ул – тормышның үзеннән, тарихтан. Тарих ул легенда туганнан бирле Жанна д’Арк, Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина кебек кызларын күп тудырды…
Халык образы, ил язмышы мәсьәләсе М. Гафуриның бөтен иҗат нигезен тәшкил итте. Гомер йомгагының төп җепләреннән берсе дә әнә шул: Гафуриның үзен ил, халык язмышыннан аерылгысыз каравы.
Гомер йомгагы тагын ниләрдән тора соң?
1912 елның җәендә казах даласына дәваланырга барышлый, Тукай Уфага туктала. Ике шагыйрьнең очрашуы шунда була. Авырлык, авыру, патша Россиясендәге намуслы интеллигенция кичергән хәлләр белән кыйналган ике шагыйрь. Бу очрашу турында тарих безгә бик аз мәгълүмат саклап калдырган. Тукай үзе бу очрашу турында болай искә ала: «Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мөсахәбәмез күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше икемезне, әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.
Нишлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек – әле күздән яшемез дә кипкән.
Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы безнең бөтен коллегаларымызны шул халәте рухиягә китергән»[237]237
Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан, 1977. – 199 б. (Тукайның бу сүзләре хакында әдәбиятта төрле фикер яши. Соңгы басманы төзүчеләр «Яшемез дә кипкән» сүзен, «елап яшебез калмаган» мәгънәсендә аңларга тәкъдим итәләр. Безгә калса, бу – типография хатасы. Ихтимал, сәламәтлеге бик нык какшаган Тукай бу әсәрнең корректурасын үзе укый алмагандыр. Дөресе «Әле күздән яшемез дә кипмәгән» булырга тиеш. – М. М.)
Мәсгуд – бәхетле.
[Закрыть].
Әйе, «хөкүмәт тынычлыгын бозучы» шагыйрьләрне әле генә «язмыш ханым кыйнаган» чор иде бу…
* * *
М. Гафуриның Октябрьгә кадәрге прозасы турында сүз алып барганда, беренче чиратта аның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» әсәрләренә күз салырга кирәк.
Татар әдәбиятында Октябрьгә кадәрге крестьян, һөнәрчеләр тормышының бәхетсез караңгы чынбарлыгын чагылдырган хикәя-повесть, шигырьләр байтак. Әмма бу темага язылган әсәрләр арасында М. Гафуриның хикәя һәм повестьлары аерым урын алып тора.
…Дөнья әдәбиятында катлаулы язмышлы Кнут Гамсун дигән бер язучы булган. Гамсунның чит илдән салкын якка килеп урнашкан бер рәссам турында язган «Кояш улы» исемле хикәясе бар. Кырыс климатлы бу илдә рәссам – кояшлы ил улы – берөзлексез туңа, урамда салкын, бүлмәдә салкын – аның җаны өши, рухы туңа. Гамсунның бу хикәясен укыганда, урамдагы эссе кояшлы көнне дә, бүлмә җылысын да онытасың, кояш та, йомшак җылы җил дә – барысы да чын түгелдер кебек тоела – кыскасы, үзең дә туңа башлыйсың. Кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтне тасвирлауда хикәянең көче әнә шулай сизелә. М. Гафуриның «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» исемле әсәре нәкъ шундый психологик корылмага ия. Бер дә икеләнмичә әйтергә мөмкин: «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» әсәре фәкыйрьләрне тасвирлау ягыннан Европа һәм бөтендөнья әдәбияты югарылыгында язылган. Әсәр вакыт һәм пространствода гаҗәп эзлекле, төгәл һәм ышандыргыч. Монда без Виктор Гюгога хас сабырлык һәм эзлеклелекне, тормыш шыксызлыгын тасвирлауда хәзерге заман япон язучысы Кобо Абэга хас чыдамлылыкны, фәкыйрьлекнең төбенә төшкән кеше рухын сурәтләүдә О’Генрига хас осталыкны күрәбез.
Менә көнлекче Шәриф һәм аның хатыны Бәдри, алардан да бәхетсезрәк Җәмилә… Боларны кешелек сыйфатлары гына түгел, ә актык чигенә җиткән фәкыйрьлек тә берләштерә. Беренче карашка болар – хәерчелекнең иң төбенә төшеп җиткән бәхетсезләр – бөтен төрле кешелек сыйфатларын югалтырга тиешләр иде. В. Гюго әнә шулай ди бит: «Фәкыйрьлекнең мәгълүм бер баскычында хәерче кеше шулкадәр томаналана, ул инде үзенең газапларыннан зарланмый һәм яхшылык эшләгәннәргә рәхмәт әйтми башлый». Әмма М. Гафуриның ярлылары өметсез фәкыйрьлек, ачлык, салкын тырнагы астында бер-берсенә тагын да якынрак килеп сыенырга, тормыш итәргә үзләрендә көч табалар. Әнә шул өметсез, нурсыз хәятта да аларның тукларда, хафасыз гомер итүчеләрдә булмаган матур сыйфатлары калкып чыга: ярлылар шатлана беләләр! Очраклы рәвештә килеп кергән 15 тиен акчага ризык алып, алар бәйрәмчә табын әзерли, куана, шөкер итә, өметләнә беләләр. Америка язучысы О’Генриның бер җөмләсе бу уңайдан искә төшә. Ул болай ди: «Ярлы кеше, үзенең ертык жилетының чабуына әллә кайчан төшеп югалган чирек долларын тапканда, яшәү шатлыгына шундый тирән итеп чума – мондый тирәнлеккә бер миллионер да ирешә алмый».
Фәкыйрьләрдәге иң гади кешелек сыйфатларына контраст итеп Гафури байлардагы күңел тупаслыгын, кешелексезлекне бирә. Киемсез, ризыксыз, ирсез калган ярлы хатын Җәмиләне бай хатыны өеннән куып чыгара: үзенең тышкы кыяфәте белән үк Җәмилә аның кәефен бозып тора.
Өй тулы кунак чакырган тәкәббер күңелле бай хатыны, Җәмиләне күргәч:
«– Бу нинди хәерче хатыны тагы!.. Галош яисә башка нәрсәләрне урлап алып китмәсен! – дип кычкыра».
Бай хатыны әнә шулай эт кебек аны өеннән куып чыгара. Менә озак та үтми, Җәмиләнең мәетен зиратка алып баралар. Җеназа әлеге бай капкасы турысыннан уза.
Җәмилә, ди автор, теле булса, болай дип әйтер иде:
«– Җаным! Син мине өең алдыннан эт кебек итеп куып җибәргән идең! Инде мин шул дәрәҗәдә мәсгуд бер хәлдәмен, синең мал вә милкең минем күземә чүп кадәрле булсын күренми, әгәр дә син үзеңнең бу хәлгә төшәчәгеңне белсә идең, бу малларның бернәрсәгә дә яраксыз икәнен белер идең! Инде минем күземә синең ефәк күлмәкләрең өстемдәге кәфен кадәре дә күренмидер. Мин инде тигезлек дөньясына чыктым. Монда икебезнең арада зәррә кадәре аерма юктыр».
Үлгән Җәмилә әнә шулай тере Җәмиләгә караганда теллерәк, кыюрак. Ни өчен шулай? Чөнки тере Җәмилә фәкыйрьлек, ачлык белән кыйналган иде, ул, тереклек итәр өчен, ачтан үлмәс өчен, һәр минут көрәш алып бара иде, аның максаты исән калу иде. Үле Җәмилә исә бу максаттан инде азат, монда ул автор исеменнән дә сөйли, хәзер инде ул социаль гаделсезлеккә гаеп ташлаучы буларак күренә.
Ярлылар зәмһәрир салкында аның гәүдәсен мәчет ишегалдына алып киләләр, салкында өшеп, хәзрәтне көтәләр. Монда да үле Җәмилә сөйли. Теле белән ул хәзрәткә болай дигән сыман:
«– И хәзрәт, бәнем сезнең җеназа-фәләнегезгә ихтыяҗым юк, тере вакытымда инде күргән хурлыкларым җитәр иде, инде үлгәч, бәнем сөягемне тизрәк кара кабергә җибәрегез! Дүрт мәртәбә тәкбир әйтүгә авырсынмагыз. Бәннән сезгә тиячәк бер тиенем булмаса да, җеназа укып кына бирегез, бу торган киемсез ярлыларны кызганыгыз…»
«Ярлылар, яки Өйдәш хатын» повесте үзенең мәгънәсе белән әле дә заманча. Повесть Җир шарының почмакларында әле дә яшәп килгән фәкыйрьлек, ачлык афәтенең корбаннарын яклау булып яңгырый, социаль тигезсезлекне гаепли. Бу повесть гуманлы бөек мәгънәгә ия, үзенең идея-эстетик йөге белән ул – бер татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбиятының да уртак хәзинәсе.
Утызынчы еллар ахырында М. Гафури иҗатын киң тарихи планда һәм бик җентекләп тикшергән Муса Җәлил шагыйрьнең мәсәл жанрындагы эшчәнлегенә югары бәя бирде. М. Гафуриның мәсәлләр жанрын киң куллануы реакция елларында башлана. «Бу һич тә очраклы хәл түгел, – дип яза М. Җәлил. – М. Гафури бу дәвердә кара реакция шартлары эчендә язды. Кара реакция аңарда, өметсезлек һәм эч пошу белән бергә, тирә-як буржуаз мөнәсәбәтләргә, буржуа җәмгыяте әхлакларына нәфрәт уятты. Реакция һәм патша хөкүмәтенең эзәрлекләүләре аның әдәби стилендә төрле формаларга һәм жанрларга күчеп эзләнүне, караш һәм тойгыларын төрле гиперболик формаларда әйтергә теләү омтылышын тудырды»[238]238
Мәҗит Гафури. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1939. – 22 б.
Там – тулы.
[Закрыть]. Әйтергә кирәк, мәсәл жанры – поэзиянең иң авыр формасы. Мәсәлче – әдәбият тарихында бик сирәк очрый торган шәхес. Мәсәлченең әдәбиятка, җәмгыятькә, тарихка китергән файдасы гадәттән тыш зур, абруйлы. Мәсәл жанрының дөнья әдәбиятында зур традицияләре бар. Борынгы Грециядә Эзоп, Римда Федр, Көнбатышта Лафонтен, Лессинг, Геллерт, Мур, мәсәл жанрында иҗат итеп, бөтен дөньяга танылдылар. ХVIII гасырның ахыры – ХIХ гасырның башында мәсәл жанры Россия әдәбиятында да урын ала. В. Тредиаковский, А. Кантемир, А. Сумароков, И. Хемницер, А. Измайлов, И. Дмитриевлар иҗатында бу жанр рус әдәбияты өчен тулысынча үзләштерелә. Ләкин мәсәлне бөтен реальлеге, политик үткерлеге һәм психологизмы белән рус әдәбиятында тудырган кеше Иван Андреевич Крылов була. Крылов мәктәбе Россиядәге башка халыклар әдәбиятына да зур йогынты ясый. Татар мәгърифәтчеләре ХIХ йөз ахырында – ХХ йөз башында нәкъ менә Крылов мәсәлләренә мөрәҗәгать итәләр, һәм кайсысы прозада (Таип Яхин, бераздан Тукай), кайсысы поэзиядә бу жанрны татар әдәбиятында да тудыра.
Мәҗит Гафуриның татар әдәбиятында мактаулы урынын билгеләүче шартларның берсе нәкъ менә шул – аның поэзиядә татар мәсәлен тудыруы. Мәҗит Гафуриның мәсәл жанрында эшчәнлеге турында сүз алып барганда, тагын бер үзенчәлеккә игътибар итми мөмкин түгел. Үзенең мәсәлләре белән Гафури татар әдәбиятының җепләрен бик тирәнгә, ерак тарихка бәйләде һәм иҗатында жанр гына түгел, тематика, сюжет, композиция кору ысулларының тарихи-интернациональ юлларын тоташтырды. Бөтендөнья әдәбият фәне раслаганча, антик заман мәсәлчеләре Эзоп, Федр һәм башкаларның тематикасы тагын да ерак заманнарга – борынгы Һиндстан фольклорына һәм әдәбиятына барып тоташа. Борынгы Һиндстан халкының гыйбрәтле мәсәлләре халык теленнән Эзоп иҗатына, Эзоптан Үзәк Европага (Лафонтен), аннан Россиягә (Крылов) һәм Россия эчендәге башка халыклар әдәбиятына да күчкән. М. Гафури тарафыннан язылган «Ике чебен» (1911), «Чикерткә белән кырмыска» (1913), «Бабай белән аю» (1913) һ. б. мәсәлләр үзләренең тарихи тамырлары белән Крылов – Лафонтен – Федр – Эзоп аркылы ерак борынгылыкка – Һиндстан халкының фольклорына һәм язма әдәбиятына барып тоташалар. Бу яктан караганда, Гафури татар әдәбиятын рус – Көнбатыш Европа – антик Рим – антик Греция – борынгы Һиндстан белән бәйләүче шагыйрь булды. Әмма борынгы Һиндстан халкының акылы Греция – Рим – Көнбатыш Европа аша гына түгел, рус һәм татар әдәбиятларына турыдан-туры Көнчыгыш әдәбиятлары аша да килеп керә. Моның шулай икәнлеге М. Гафури иҗатында аеруча күзгә ташлана. Чөнки ХIХ гасыр ахырында – ХХ гасыр башында татар китап нәшриятлары, төрек, фарсы, гарәп чыганакларыннан файдаланып, күп «хикәят» тәрҗемә итәләр, бу китаплар Мәҗит Гафури шагыйрь булып формалашкан дәвердә татар халкы арасында бик популяр булалар. М. Гафурины без, бер дә шикләнмичә, татар әдәбиятының «Крыловы» дип әйтә алабыз. Гафури, бу жанрда эшләгәндә, Крыловны үзенең остазы дип санаган хәлдә, күп оригиналь әсәр иҗат итә. Әсәрләрендә ул еш кына конкрет халыкара хәлләрне яктырта. Бу яктан караганда, аның «Кара елан белән бакалар патшасы» дигән мәсәле – аеруча үткен, оригиналь әсәр. Гафури монда империалистик державаларның Африка һәм Көнчыгыш халыкларына карата кулланган (бу очракта Марокконы йотуларына кагылышлы) мәкерле политикасын фаш итә.
Гафуриның поэтик осталыгы, ихтимал, мәсәл жанрында аеруча күзгә ташланадыр. «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле аның иҗатында зур казаныш, поэтик осталык үрнәге булып кала. Кайбер дәреслекләрдә еллар буе бу мәсәлне вульгарлаштырып аңлатып килделәр. Бүре – капиталист, куян – хезмәт ияләре вәкиле дигән абсурдка барып җитүчеләр дә булды. Әмма Гафури мәсәлдә әле мәгърифәтче буларак чыгыш ясый һәм җәмгыятьне конкрет сыйныфларга бүлеп тормастан гына «яхшылар» һәм «явызлар» га аерып карый. Мәгърифәтче Гафури уйлавынча, явызлар усал, яхшылар юаш. Болай уйлау, әлбәттә, мәгърифәтчелеккә, бәндәчелеккә, явызлыкка баш иеп, каршы килмәү тенденциясенә кайтып кала. Әмма, әдәби-эстетик карашларында никадәр генә чикләнгән булмасын, шагыйрь бу мәсәлендә зур гомумиләштерү ясый:
Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан,
Һәркайсында золым күрер мескен куян.
Зарарлы бәндә булып күренерсең,
Башкаларга кыйлмасаң да һичбер зыян.
Капиталистик җәмгыятьнең иң характерлы билгеләреннән берсе бу. Ләкин бу әле һич тә куян образында шагыйрь конкрет бер сыйныфны атап әйткән дигән сүз түгел.
Гафуриның бөек рус мәсәлчесе И. Крыловтан алып тәрҗемә иткән («Мәймүн белән күзлекләр», «Карт белән әҗәл» һ. б.) мәсәлләре революциягә кадәрге татар мәктәп-мәдрәсәләрендә һәм революциядән соңгы татар совет мәктәпләренең дәреслек, хрестоматияләрендә зур урын алып торды. Безнең уебызча, Мәҗит Гафуриның мәсәл жанры өлкәсендәге эшчәнлеге, бу жанрны поэзиядә тудыруда беренчелеге, татар мәсәленең тарихи-интернациональ тамырлары турында киләчәктә галимнәр, һичшиксез, зур тикшеренү алып барырлар һәм бу тикшеренүдә Гафури иҗаты үзенең тагы да әһәмиятле, матур сыйфатлары белән ялтырап китәр…
* * *
Беренче империалистик сугышта күренекле татар язучыларыннан берәү дә катнашмаган. Алар барысы да диярлек – салкын, тузанлы мәдрәсәләрдә унар ел белем алып, кайберләре типографияләрдә кургаш тузанын йотып чир алган кешеләр – армия хезмәтеннән азат ителгәннәр. Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов һ. б. – барысы да авыру булган. М. Гафури да шулай тылда калган.
Хәрби-патриотик рухның беренче дулкыны интеллигенциянең төрле катлавына төрлечә тәэсир ясый. Патша хөкүмәтенең Ватанны сакларга чакыруына чын күңелдән ышанып, хәрби-патриотик ялкын белән дөрләп алучылар да була. Ике юл чатында туктап, кулдагы каләмне куеп торучылар, аптырап калучылар да була. Әмма барысы да сизенә: зур вакыйгаларның башы бу.
М. Гафури халыкара хәлләрнең, Россия эчендәге вакыйгаларның барышын зур игътибар белән күзәтә. Интуитив рәвештә ул бернәрсәне сизә: 1906 елда аударылмый калган «зур агач» тиздән аварга, самодержавие властена чик куелырга тиеш.
…Безнең гасырның унынчы елларында шигырь язучылар арасыннан чын шагыйрьләрне аерып алырга омтылу модага кергән була. Кайбер газета, журналлар, шул чорның иң күренекле өч шагыйрен, биш шагыйрен атап күрсәтегез дип, анкеталар да таратканнар. Бу исемлеккә керер өчен тырышып чаралар күрүче шагыйрьләр дә булган. Күпчелек беренче чиратта, әлбәттә, Тукай исемен атаган. Әмма икенче урынны билгеләү кыенрак булган. Тукайдан соң кемне телгә алырга? Рәмиевнеме, Думавины, Гафурины, Дәрдемәнднеме? Беренче өчлеккә керү турында Зариф Бәшири дә хыялланган.
Бәхәсне Г. Ибраһимов чишкән: ул кыю рәвештә өч шагыйрьне аерып алган да аларның урыннарын билгеләп чыккан: Рәмиев, Дәрдемәнд, Тукай…
Бу урында Г. Ибраһимовның хаклымы, түгелме икәнен тикшереп торуның кирәге юк. Хәер, Г. Ибраһимовның бу мәсьәләдәге тенденциозлыгы, хаксызлыгы турында әйтелде инде. Безнең сүзебез исә поэзиядә М. Гафури тоткан урын турында. Теге замандагы анкеталарда Гафурины беренче чиратта атаучылар да була. Бу – кызыклы күренеш, чөнки поэтик осталык ягыннан Тукайның үз замандашы Гафуридан алдарак булуы фәндә беркайчан да шиккә алынмады. М. Гафури шул ук вакытта С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд шикелле «идеаль поэзия» вәкиле дә түгел. Гафури – халыктан, шәкертләрдән, фәкыйрь крестьяннардан, һөнәрче, эшчеләрдән. Аның шигырьләрендә бәхетсез фәкыйрьләрнең иңрәү авазларын, ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ыңгырашуы беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда Гафурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачны» аударырга чакыруга кадәр үсте. Менә бу яктан – политик вакыйгаларга дөрес бәя бирү, кыйбла табу ягыннан караганда, Гафури иҗаты тарихның һәрбер борылышына дөрес юлны башкалар белән чагыштырганда тизрәк табуы белән аерылып тора. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач та нәкъ шулай була.
1913 ел – татар әдәбиятында торгынлык елы. Ф. Әмирхан моны нәкъ шулай, «уңышсызлык» елы дип атады. Тукай юклыгы сизелә. Г. Коләхмәтов, Г. Камал авыру. Г. Ибраһимов Казаннан читтә, зур әсәргә керешкән. Ф. Әмирхан үзе дә бу елда аз яза. Әдәбиятта тынлык. 1914 ел августында Россиянең көнбатыш чикләрендә ярылган герман снарядлары бу тынлыкка чик куя. Моны ничек бәяләргә? Ватанны сакларга дип, халыкны чакырыргамы? Татар әдәбияты бит күпме вакытлардан бирле Россия халыклары белән туганлыкны, Ватан уртаклыгын пропагандалап килде. Әллә патша армиясенә җиңелү теләргәме, монарх кулындагы бу армия бит хезмәт ияләренең революцион хәрәкәтен бастыру өчен дә кулланыла.
Ватанны тышкы дошманнан сакларга чакыру темасы әдәбиятны, публицистиканы басып китә. Макулатур «әдәбият» барлыкка килә – барысы да патша хәзрәтләрен, анабыз Ватанны сакларга, Ватан өчен шәһит китәргә өндиләр. Әнә шундый әдәби ташкын эченнән М. Гафуриның әлегә кыюсыз гына авазы ишетелә. Шагыйрь сугыш афәтен бөтенләй көтмәгән яктан килеп тикшерә: ул Аллага мөрәҗәгать итә. Татар әдәбиятында антимилитаристик пропаганданы ул Алланың үзен шик астына алудан башлый.
Юктырсың ла, Алла! Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә.
Бәндәләрең булды чын бәхетсез,
Диннәрең дә файда бирмәде,
Тәгълиматың ошбу көнгә чаклы
Сәгадәткә ирештермәде.
Кодрәтең там булса, бер фәрманың
Җитмәс идеме соң тыярга?
Чын-чын татулыкны, мәхәббәтне
Мәңге урнаштырып куярга?..
Алланың кодрәте мәсьәләсе татар поэзиясендә беренче мәртәбә әнә шулай шик астына алынды. Монда без Гафуриның дөньяга һәм идея-эстетик карашларында эзлеклелек күрәбез. Канкойгыч сугыш фонында, Алланың кодрәтен какшатып, ул кайгы-хәсрәт темасына күчә: тол калган миллион хатыннар исеменнән ул «Сугышта хәбәрсез югалган туганга» мөрәҗәгать итеп шигырь яза. Бу шигырь юлларында бөтен дөньяның ятим солдат аналары, тол солдат хатыннары сөйли. М. Гафури бөтен дөнья кайгысы белән кайгыра, бөтен кешелек күз яше белән елый белә иде. Әнә шул бөтен кешелек җәмгыятенең күз яшьләрен күрү аны эзлекле, интуитив рәвештә сугышның империалистик характерын аңлауга кадәр китереп җиткерә – татар шагыйрьләре арасында беренче чиратта сугышның бу сыйфатын М. Гафури аңлый. Шагыйрь үзенең гуманизмы нәтиҗәсе буларак сугышка мөнәсәбәттә нәкъ менә большевиклар позициясенә табигый-стихияле рәвештә килеп чыга. «Империалистлар сугышы корбаннарына» багышлап, Гафури 1915 елда… идея ягыннан иң көчле, тирән мәгънәле «Ул кем?» шигырен яза. РСДРП Үзәк Комитетының сугышка карата кабул иткән Манифестын хәтерлик: анда, сугыш чорындагы бик күп бурычлар белән беррәттән, сугышучы илләрнең солдатлары арасында туганлашу кирәклеге турында да әйтелә. Швейцариядә В. И. Ленин җитәкчелегендә большевиклар тарафыннан эшләнгән бу документның бер пункты Гафури шигыре аркылы 1917 елда караңгы ятим татар авылларына килеп җитә. Бу шигырь аркылы сугышның бөтен мәгънәсезлеге ачылып китә. Шагыйрь бу сугыш упкынлыгындагы төрле ил солдатларының беренче чираттагы бурычларын билгели. Син кемне үтердең? – дип мөрәҗәгать итә ул солдатка. – Үз туганыңны үтердең. Син бит эшнең асылын аңламыйча үтердең. Сезнең берәр бүләр нәрсәгез бар идеме? Сезнең бит ирегегезне буып, шулай бер-берегезне үтерергә куштылар. Сез бит бер-берегезне бөтенләй белми идегез, син – Шәрекътән, ул Гарептән килде.
Мин сорыйм синнән хәзер: үтереп үч кандымы?
Син аны чәнчеп үтергәч, дөнья бик киң калдымы?
Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа,
Барча эшләрдән элек баш бул, туган, үз иркеңә.
Үз кулыңда саклый алсаң син әгәр хөрриятең,
Бер дә чәнечми дә сыярсың: дөнья киң бит, дөнья киң.
Гафури сугышның мәгънәсез үлем икәнлеген әнә шулай гап-гади итеп, крестьянча аңлатты. Мондый фикергә килгәнче, татар шагыйре, ихтимал, күп уйланулар, эзләнүләр кичергәндер.
Моннан соң инде Гафури вакыйгалар эзеннән атлый. Февраль революциясендә монархияне бәреп төшерү вакыйгасын ул шатланып каршы ала («Хөррият иртәсе»). Дөрес, шигырен әле ул «Яшәсен чын хөррият!» дигән җөмлә белән тәмамлый. Ихтимал, самодержавиене бәреп төшерүне баштарак шагыйрь «чын хөррият» дип кабул иткәндер. Шундый ук интонация аның «Азатлык хөрмәтенә» дигән шигырендә дә сизелә.
Ләкин Гафури бу очракта – 1917 ел җәенең катлаулы политик атмосферасында да – үзенең кыйбласын тиз таба. Вакытлы хөкүмәтнең сугышны дәвам итү политикасы халыкка нинди «хөррият» әзерләгәнен төшенеп алгач, Гафури поэзиядә турыдан-туры сугышка каршы пропаганда башлый. «Бетсен сугыш!», «Хөррияткә каршы торучыларга» кебек шигырендә Гафури канкойгыч сугышны туктатырга кыю рәвештә өнди, чакыра. Әмма шагыйрьне пацифист булган дип уйларга нигез юк: Корнилов фетнәсе мөнәсәбәте белән язылган «Аждаһа» шигырендә ул хезмәт халкын, кулына корал алып, үз иреге өчен сугышка чыгарга өнди.
Канлы байракларны тәкрар кулга алыйк, —
Ул явыз дошманга каршы кузгалыйк,
Хөррият җырларыны җырлап барыйк, —
Әһле хөррият, тагын кузгалыгыз!..
Баш күтәрмәкче була дошманыгыз…
М. Гафуриның «Кызыл байрак» шигыре татар поэзиясе фондына асылташлардан берсе булып кереп калды. Бу шигырь беренче тапкыр патшасыз уздырылган Май демонстрациясе тәэсире белән язылган. Гафури монда эшчеләр сыйныфының кара көчләргә каршы көрәше символы булган Кызыл байракка гимн җырлый. Бары тик шул Кызыл байракта гына чын хакыйкать, чын ышаныч. Әнә шуңа күрә ул башка һәммә байрактан югары күтәрелгән.
Әй Кызыл байрак,
Нур бир җиһанга!..
Әйдә, эшчеләр,
Алга вә алга!..
М. Гафури әнә шулай империалистик сугышны кире кагудан эшчеләрнең революцион көрәшләрен яклау позициясенә килеп чыкты. Октябрь революциясен ул әнә шуңа күрә тарихи барышның табигый бер финалы буларак шатланып кабул итте.
Ил эчендә һәм планетада барган вакыйгаларга мөнәсәбәттә политик сизгерлек Гафуриның Октябрьдән соңгы иҗаты өчен дә характерлы булды. Совет властеның эчке һәм тышкы дошманнарына каршы юнәлтелгән үткен шигырьләре Гафури мирасында бүген дә иң актуаль яңгырашлы әсәрләр булып саналалар.
* * *
Октябрь социалистик революциясе Мәҗит Гафуриның иҗат чишмәләре өчен искиткеч зур мөмкинлекләр тудыра. Ул киң колач алып проза, поэзия, публицистика жанрларына кереп чума, бераздан үзен драматургиядә сынап карый.
Аның Октябрьдән соң язган күренекле әсәрләреннән берсе – «Тормыш баскычлары» дигән повесте.
Гафури-прозаик, гомумән, үз әсәрләренә, башкалардан аермалы буларак, бик гади исемнәр куя: «Ярлылар, яки Өйдәш хатын», «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һ. б. «Тормыш баскычлары» да шулай туры мәгънәгә ия. Бу системадан, ихтимал, «Кара йөзләр» исеме генә бераз аерылып торадыр.
Милли телдәге әсәрләр – бигрәк тә көнкүреш, гореф-гадәтне эченә алган проза әсәрләре, – башка телгә тәрҗемә иткәндә, бик күп нәрсәне югалта дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Монда бәхәсләшерлек урын юк: бер төбәктән икенче төбәккә күчерү процессында чикләрне узганда, әлбәттә, нәрсәләрдер уза алмый, чикнең бу ягында кала, «экспорт» өчен яраксыз табыла яки «стандартка» туры килми. Әмма котылгысыз бу югалтулар әсәрнең үз эчендәге сәнгать көче, потенциаль энергиясе белән капланырга, сизелми калырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Бала вакыттан без татарча «Дубровский» ны, «Безнең заман герое» н укып үстек. «Дубровский» әсәрен татарча укыганда, рус укучысына караганда кимрәк дулкынландыкмыни? Холыксыз, әхлаксыз Кирила Петровичтан, көнче, кыланчык Грушницкийдан, татар телендә укысак та, рус укучысына караганда азрак нәфрәтләндекмени?
Әгәр әдәби әсәр үзенең күтәргән мәсьәләләре буенча (гәрчә ул милли характерлар, милли бизәкләр белән эш итсә дә) теләсә кайсы милләт укучысының күңеленә тәэсир итәрлек икән, әгәр язучы милли характер, милли көнкүреш аркылы гомумкешелек проблемалары күтәрә икән, мондый әсәр теләсә кайсы телдә дә яңгырамыйча кала алмый.
М. Гафуриның «Тормыш баскычлары» дигән повесте белән шулай булды. Рус укучысы, «Мәҗит Гафури» диюгә, беренче чиратта аның «Тормыш баскычлары» дигән повестен телгә ала.
Вахит исемле егетнең – әле күптән түгел генә мәдрәсәнең юаш шәкерте булган татар егетенең – тормыш баскычлары… Мәдрәсәдә вакытта хәлфәләре аңа бик күп тапкыр изге сугыш – газават турында сөйләгәннәр. Вахитка егерме яшь тулганда, хәзрәт аңа дәрестә «Китабелҗиһад» укыта башлый. Хәзрәт егетләрнең канын тәмам кыздыра:
– Кяферләр сугыш башласалар, билләһи, башлап үзем китәм! Бу көннән бик шәп чукмар әзерләп куярга кирәк әле, алай-болай була калса, прәме бер-ике кяфернең башын ярып чукындырам! – дип, Вахит гайрәтләнә.
Әмма озак та үтми, Вахит наборга эләгә. Кяфер рус егетләре белән бергә ул хәрби комиссия уза, шулар белән бергә армиягә алына. Ә бит болар кяфер! Аларга каршы сугышасымыни инде? Алай дисәң, «кара чикмәнле, ыштырлы рус егетләре» үзләре дә солдатка теләп бармыйлар.
Вахитның гаҗәпләнүенә чама юк: «дин дошманнары» булган кяфер поп белән мөселман мулла яңа алынган солдатларны, «катрә кан калганчы әллә кемнәрнең милекләрен сакларга» ант иттерәләр.
Солдатка киткәндә дә, хәзрәт аларны:
– Падишаһ хәзрәтләренә яхшы хезмәт итегез, аның олуг түрәләренә итагатьчел булыгыз, – дип озатып кала.
Менә сиңа мәдрәсә китабы, менә тормыш!
Вахитның күзе армия хезмәтендә тагы да ачыла. Политик эшчәнлек алып барган өчен хәрби трибунал тарафыннан суд ясалып, өч солдатны строй алдында үлем җәзасына тарталар. Кяферне кяфер атып үтерә. Вахитның рухында бөтен бер борылыш ясала.
«Монда кяферлек тә, мөселманлык та юк», – дип уйлап куя Вахит шулчакта. Бу инде – Вахит тормышындагы әһәмиятле баскычларның берсе.
«Шушы вакыйгадан соң Вахит руслар белән мөселманнар дип бүленүнең урынсыз икәнен, болар арасында байлар һәм алар яклы кешеләр булып, тагын бертөрле халыкның аларга каршы көрәшүен ишетә һәм күрә башлады».
Тыныч табигатьле, тыйнак авыл егетендә – Вахит солдатта – акрынлык белән эчтән революционер өлгерә башлый. Әмма аның рухында, гамәлендә бу революционер зур уйланулар, күп баскычлар аркылы ясала. М. Гафуриның реализм көче, әдәби осталыгы да әнә шунда – бер Вахиттан икенче Вахит ясауның эзлеклелеген тормышчан итеп бирә белүдә. Вахит – крестьян улы, мәдрәсә шәкерте. Дини уку йортында тәрбия алган бу егет руслыктан, интернационализмнан бик ерак, хәрби, социаль-политик мәсьәләләрдән бик читтә була. Шуңа күрә повестьта без аның революционлаша баруын гамәлдә түгел, ә уй-фикерләрендә күрәбез. Теге шомлы төндә Вахит болай уйлый: «Безгә боларны атарга кушалар икән, туры карап атмаска, пуляны аскарак яки өскәрәк җибәреп, тигезми калдырырга…» Ә инде эшчеләр демонстрациясен таратырга приказ алгач, Вахит конкрет эшкә күчә: бер яралы эшченең баш очында ялтыраган кылычны ул штыгы белән этәрә, эшченең гомерен саклап кала. Монысы – Вахит тормышында яңа, тагын да югары баскыч.
Әнә шуңа күрә повестьның исеме – «Тормыш баскычлары» – бик төгәл һәм уңышлы сайланган дип әйтә алабыз.
Вахит авылда. Солдат киеменнән. Әнисе – гади, тыйнак авыл хатыны – улына сөеп карый, улының бу киемне салып, мөселманча киенеп утыруын тели. Әмма әнисе ялгыша: аның каршында инде элеккеге шәкерт Вахит түгел, ә тормыш баскычлары буенча күтәрелгән, дөньяга карашы ачыкланган аңлы көрәшче утыра. Ул инде «җиһад» ның нинди юк сүз икәнен, кешеләрне кяфергә һәм мөселманга бүлүнең нинди мәгънәсезлек икәнен бик нык аңлаган, мөселман һәм кяферләрнең, үзе кебек түбән катлаулар бәхете өчен көрәшкә чыгарга әзер кеше.
Крестьян егете Вахитның тормыш баскычлары әнә шундый.
М. Гафуриның бу повесте – театр, кино һәм телевидение сәнгате өчен искиткеч уңайлы һәм отышлы материал. Сәнгать кешеләре киләчәктә, һичшиксез, бу повесть белән кызыксыначаклар, чөнки монда татар халкының үткәне, рухи тарихы, монда татар хезмәт ияләренең киләчәккә текәлгән карашлары…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.