Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 44


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 44 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Исхакыйсыз, Ибраһимовсыз, яки Фәкыйрьлек белән үткән тереклек…

Безнең буынга урта белемне иң каһәрле елларда алырга туры килде. Болар – дәһшәтле геноцид – 1937 ел; аннан – әлифба алыштыру, Балтыйк буен басып алу; аннан – Ватан сугышы. Бу еллар ачлык, фәкыйрьлек еллары гына түгел, рухи имгәнү, чирләү еллары да иде.

Күз алдына китерегез: ач, корчаңгылы татар баласы салкын класста бияләй киеп утыра. Тәрәзәдән кар керә. Әдәбият дәресе: элек безнең халкыбыз фәкыйрь булган, ач булган, хәзер без рәхәттә яшибез. Бөтен укыганыбыз элеккеге фәкыйрьлек белән үткән тереклек турында. Котчыккыч: бүгенге тормышың да фәкыйрьлектә, укыган әдәби әсәрең дә нәкъ шул турыда. Бала күңелендә нинди матур уйлар тусын! Синдә нинди гүзәллек тойгылары тәрбияләнсен? Бездән кем чыксын?

Баксаң-күрсәң, татар тормышы алай фәкыйрь булмаган икән. Әнә Фатих Әмирхан яшьләре, әнә Галимҗан Ибраһимов персонажлары («Табигать балалары», «Яшь йөрәкләр», «Яз башы»), әнә Гаяз Исхакый геройлары («Ул әле өйләнмәгән иде»), Садри Җәлалнең «Дим буенда» әсәрендәге яшьләр… Юк, татар мескен булмаган. Моны, ихтимал, безнең прозада беренче булып Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиевләр тасвирлагандыр. Әмма инде татар тормышы Гаяз Исхакый каләменә килеп кергәч, эш бөтенләй башкача. Исхакыйның егетләре, ирләре – изелгән мескен татар түгел, алар империя түрәсе алдында изелеп, калтырап тормыйлар, алар Мәскәү, Петербург белән эш итәләр, Финляндия урманы эчендә җәйгә дача алып ял итәләр, поездларда шәһәрдән шәһәргә йөриләр, сәүдә итәләр, укырга китәләр.

Исхакый иҗаты татарларның Россия империясендәге бер милләттән дә ким булмавын, горур, эшлекле кешеләр икәнен тасвирлады. Ләкин бу – кадимче фразёрларның «без – шанлы, данлы татарлар» дигән бушбугазлык тенденциясеннән бик ерак торган тасвир иде.

Исхакыйның бөтен иҗаты, тормыш юлы безне эшлекле булырга, елак, мескен булмаска, үз халкың өчен көрәшә белергә өйрәтә, шуңа өнди.

Исхакый әсәрләрен мәктәпләребезнең дүртенче классыннан алып өйрәнә башлыйк әле – татар баласының эчке дөньясы, дөньяга карашы гаҗәеп матурланып китәчәк.

Бик кызганыч, Исхакый мирасы шулкадәр акрын кайта әле безгә…

(Татарстан яшьләре. – 1993. – 10 апрель)

Антологиягә кермәсә дә…

1992 елның 16 июнендә Төркиядә татар журналисты һәм шагыйре Әсфәндияр Чинбай үлде. Мин бу информацияне Эрзерум шәһәрендә чыга торган өч айлык «Кардәш әдәбиятлар» дигән журналның 23 нче саныннан алып язам. Мәкаләнең авторы – Сәгыйдә Арсланбәк.

Ә. Чинбай Төмән өлкәсенең Тубыл янындагы Кызылбай авылында 1908 елның 1 февралендә туган. Мин хәзер бераз буталдым инде: Курган өлкәсенә кергән (Шатрау районы) Кызылбай авылында студентлар белән фольклор экспедициясендә булган идем һәм бу авыл турында «Курган өлкәсендә күргәннәр» исемле очеркымда язып та чыккан идем. Шул ук Кызылбай түгелме икән ул? Ул авылның исеме бит Берлин – Лейпциг нәшриятында чыккан «Татар текстлары» исемле китапта телгә алына. Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән шул авыл егете алман профессорына татар җырларын яздыра. Һаман шул авылмы бу? Белмәссең… Әлеге шагыйрьнең, ягъни Ә. Чинбайның әтисе Галләм Чинбаев, әнисе Мәрсия Гали кызы Колмөхәммәтова. Башлангыч белемне Әсфәндияр үз авылларында ала. Свердловск шәһәрендә педтехникум тәмамлый. Шул вакытта беренче шигырьләрен яза. Мәгълүм булганча, утызынчы елларда Урал әдипләре шунда чыга торган «Сабан-Чүкеч» газетасы тирәсенә тупланалар. Монда әдәби тәнкыйть өлкәсендә шактый әзерлеге булган Хөсни Ишбулатов, үтә кызыл марксист Хәнәф Наум (әдәби тәнкыйтьтә Г. Ибраһимовны троцкизмда гаепләүгә кадәр барып җиткән) һ. б. яшь язучылар, җыелып, бер-берсенең иҗатларын тикшерәләр. Ә. Чинбайның беренче шигыре 1928 елда «Сабан-Чүкеч» тә басылган. Шул беренче шигыренең матбугатта күренүе аңа стимул бирә: моннан соң инде ул «Ударниклар» журналында һәм башка газета-журналларда басыла.

Ә. Чинбай 1937 елның җәендә Оренбург пединститутын тәмамлый, Тубылдагы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1937–1941 елларда ул Ульяновск һәм Тубыл педтехникумнарында укыта.

1941 елда ул фронтка җибәрелә һәм шул ук елның 11 декабрендә әсирлеккә төшә. Баштарак СССР территориясендәге әсирләр лагеренда, аннан Польша җирендәге лагерьларда була. Аннан «Идел-Урал» легионына килеп эләгә. 1944 елның февраленнән ул инде әсир журналист: Берлинда чыга торган «Идел-Урал» һәм «Төрек берлеге» газеталарында эшли. Сугыштан соң ул Германиядә кала, 1948 елның 16 декабрендә бер төркем иптәшләре белән Төркиягә күчеп килә. Гаиләсе Германиядә калган. Ә. Чинбай, Төркиядә металлар өйрәнү һәм тикшерү институтында хезмәт итеп, шуннан пенсиягә чыга. Аңарчы ул озак еллар буе квалификациясез эшче булып йөргән, бары тик Ватаныннан дипломын китерткәч кенә, тиешле хезмәт хакын алуга ирешкән. Беркадәр вакыт Төрек культурасын тикшерү институтында архив хезмәткәре булып та көн күргән. Китапханәсен шул институтка васыять итеп калдырган. Басылып чыккан китаплары: «Җәһәннәмнән котылганнар» (1956); «Вөҗдан гыйсъяны» (1961); «Хөррият, хөррият» (1963). Соңгы елларда тагын бер китабын әзерли. Үлгәнче шуны бастырасы килә, әмма өлгерә алмый.

Ә. Чинбай турындагы мәкаләнең авторы төрекләр өчен Әсфәндияр бәйнең мәгълүм һәм кирәкле шәхес булганын әйтә. «Кызганычка каршы, бөек кешеләребезне берсе артыннан икенчесен югалтабыз», – ди ул. «Кардәш әдәбиятлар» дигән журнал Ә. Чинбайның берничә шигырен бастырган.

Кайгы
 
«Үлде» хәбәремне алу белән,
Хатын, бала-чагам,
              туганнарым
Елашырлар, шау-шу күтәреп.
Ләкин еламаслар алар
Әткәм-әнкәм кебек
Еллар буе янып, үртәлеп.
       Аһ әнкәй, әнкәй…
Сугыш чыгып мине нишләде?
Күз алдымда
       яшьле күзләрегез,
Йөрәгемдә хәсрәт сүзләрегез.
Яшь башымнан
       ниләр кичмәде…
Сугыш чыгып мине нишләде?
              Сиңа гына ялварам
Халкыма саф мәхәббәтем
Саклап күңелемдә
Сайра, сандугачым, сайра
Казан түрендә!
Хак Тәгаләм, кодрәтең һәм
Мәрхәмәтең киң,
Хикмәтеңә, рәхмәтеңә
Җирдә юк һич тиң.
Насыйп ит (син)[307]307
  Текстта бу сүз юк. Әмма ритм моның булуын таләп итә. – М. М.


[Закрыть]
милләтемә
Дәүләт төзергә!
Кремльнең богауларын
Күкрәп өзәргә!
Ул да бу фани дөньяда
Илен коралсын!
Колларыңа кол булмыйча,
Иркен торалсын!
Мәгарифтә алда барсын,
Мәктәпләр ачсын!
Фән-белемгә ия булып
Чиген сак баксын!
Тәүфыйк-инсафлы, тыңлаучан,
Тырышкан – аңлы
Алмаш үрчетсен илемдә,
Юл салып шанлы.
 
(Ватаным Татарстан. – 1993. – 21 май)

Хатлардан истәлекләр

Һәр елның икенче яртысына чыкканда, өстәл тартмаларыма ревизия ясый торган гадәтем бар. Әдәбият тарихына азмы-күпме мөнәсәбәте булган хатларны, документларны мин ел башында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына, Марсель Әхмәтҗанов карамагында булган секторга тапшырып барам: М. Әхмәтҗанов – ышанычлы галим. Менә әле бүген дә өстәл тартмамнан ике хатны аерып алдым да, архивка тапшырганчы, укучыларга тәкъдим итәргә булдым. Беренче хатның авторы Госман Гафари исемле агай, минем үтенечем буенча «Аң» журналының редакторы, Тукай, Әмирханнарның дусты Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хәләл җефете Зәйнәп апа турында язган. Госман ага Казанда, Парковая урамында яши, зыялы, өлкән яшьтә. Без аның белән хат аша гына таныш. Аның хатын бераз кыскартып (мине мактаган урыннарын төшереп калдырып), матбугатка тәкъдим итәм дә төп нөсхәсен М. Әхмәтҗанов бүлегенә тапшырам.

I

«Исемдә калганнар.

Инде ул исемдә калган истәлекләргә күп вакытлар уздылар.

 
Ул вакытлар уздылар,
Уздылар, югалдылар;
Акрын типкән йөрәкләрдә
Тирән эз калдырдылар.
 

Мин әле, ул вакытларда кечкенә бала булсам да, Себер җирендә торган көннәрне хәтерлим, Себер җиренә китүнең сәбәбе 1921 елгы ачлык булды…

…Себер җирләреннән безне тартып алып кайткан атыбыз бер-ике елдан авырып китте… Ул атыбыз үлгәч, әтием аны, хайван булса да, кешеләрне күмгән кебек хәстәрләп кабергә куйды.

…Әтием икенче ат юнәлтте, шул ат белән әнием һәм мин Казан шәһәренә өлкән язучыларыбызның һәм дә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның якын дуслары, нәшрият хезмәткәрләре Әхмәтгәрәй абый, аның тормыш иптәше Зәйнәп апа Хәсәниләргә кунакка килдек (хатның авторы тумышы буенча Саба-Теләче төбәгеннән. – М. М.). Сәбәбе шул: минем әнием Маһисәрвәр һәм Зәйнәп апа яшь вакытларыннан гомерләре буена бер анадан туган апалы-сеңелле туганнар кебек якын дуслар булып яшәделәр, алар бергә күрешкәч халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайны, Фатих Әмирханны һ. б. аларга килгән язучыларны да исләрендә калганнарын матур хатирә итеп сөйләргә яраталар иде.

Зәйнәп апа һәм аның ике улы – Рәфгать абый белән Чыңгыз абый (газета укучыларга үтенечем: бу егетләр исәнме? Алар кайда? Аларның балалары бармы? Әхмәтгәрәй Хәсәни архивыннан ни дә булса аларда сакланамы? Тукай музее директоры мәрхүм Госман Хәбибуллин белән без бу өлкәдә эзләнүләрне башлап кына җибәргән идек, – Госман китеп барды… – М. М.) безгә кайталар иде, Мишә буе болынына барып, балтырган ашап, саф һава иснәп йөри идек, Зәйнәп апа күңелле мәзәкләр сөйләп көлдерә иде.

Зәйнәп апаларга мин беренче килгән чагымда 6–7 яшьлек малай булганмын…

…Мин Зәйнәп апаларга икенче килгәндә яшүсмер егет идем, ул вакытта Әхмәтгәрәй абый юк иде инде (Әхмәтгәрәй Хәсәни – кеше ашаучы Сталинның беренче «дулкыны» корбаны: ул вакытта 28–30 елларда әле атмыйлар, төрмәдә, колониядә иза чиктереп кенә үтерәләр. – М. М.). Зәйнәп апа киңәше белән мин полиграфия училищесына укырга кердем…

Зәйнәп апа үз әнием кебек якын кешеләрнең берсе иде. Ял көннәрендә тәмле ризыклар әзерләп, миңа өлешләр калдырып көтеп ала иде, мин килә алмасам борчыла иде. Миңа яхшы кешеләр арасында булырга киңәшләр бирә иде.

…Әниемне дә, Зәйнәп апаны да җирләгән көннәр гомергә кайгылы авыр көннәр булып калды… 14/II – 1992 ел, Казан, Госман Гафари».

Авторның рөхсәтеннән башка матбугатта моны игълан иткәнем өчен, шаять, Госман ага миңа рәнҗемәс? Сүз бит тарихи шәхесләр турында бара.

II

Дәрдемәнд һәм Мирхәйдәр Фәйзи турында… Болар – бер хатта. Уфада яшәүче (…) Биккулов Рәхмәтулла Гатаулла улыннан. Ул хатны мин матбугатта игълан итәргә телим. Авторы – өлкән кеше.

«Мин Биккулов Рәхмәтулла Гатаулла углы 1905 елда Орск шәһәрендә туганмын. 1920–1921 елларда Закир абыйны – Дәрдемәндне – еш күрергә туры килде. Әтиемнең аны кунакка чакырып, аерым дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтүләре бик нык исемдә калган. Аларның бергә тормыш һәм бигрәк тә матбугат хакында сүзләре күп була иде. Ул чагында үзем яшьлегем белән барлык сөйләгәннәрен бик үк аңлап бетермәсәм дә, Закир абыйны бик галим-мөгаллимдер дип уйлый идем. Ул… үзенең тышкы-эчке мәһабәт кыяфәтләре, йөреш-торыш, кием-салымнары һәм аерым башка гүзәл, бай сыйфатлары белән бик күп тиңдәшләреннән аерыла иде. Аңарда ниндидер саф күркәмлек, тәрбия-тәртиплек, игътибарлык, ихтирамлык һәм башка изге яклары белән халык арасында бик зур дәрәҗәгә күтәрелеп яшәүләре бик нык хәтердә саклана, онытылмый…

…Закир абыйның Орск шәһәрендә яшәве алтын приискасы якын булу сәбәпле. Орскиның бер билгеле сәүдәгәр бай Бурнашевның җәмәгате Маһруйның туган апасы Мәхүб Закир абыйның җәмәгате була. Маһруйның 86 яшьлек кызы Әсма ханым Мәскәүдә яши. Шул Әсма ханымның хатларында язган сүзләреннән өзекләр: «Дәрдемәнд – ул минем җизнәм, аны тәпи йөри башлаганнан беләм, бергә яшәдек. Закир җизнәнең өлкән улы Искәндәр абый… Бүгенге көндә Бәшир Искәндәр улы Мәскәүдә яши, еш кайтышабыз, доктор технических наук. 1926 еллар эчендә Искәндәр абыйлар белән Орскида бергә яшәдек. Искәндәр абыйның икенче хатыны Миңсафа ападан туган бүгенге көндә исән Равил Рәмиев Уфада яши… Равил гыйльми тикшерү институтының баш инженеры булып эшләп пенсиядә.

Закир абыйның абыйсы Шакир Рәмиевнең кызы Камилә ханым татар культура-сәясәте тарихында сиздерерлек эз калдырган… Садри Максудиның тормыш иптәше. Гадилә-Аида һәм Наилә – кызлары, Төркиядә яшиләр. Гадилә-Аида ханым чит илләрдә посол булып хезмәт иткән.

1921 ел көз көне җизни (Дәрдемәнд), өлкән кызы Гөлсем апаның хәлен белергә продуктлар алып, Оренбургка китте, Орскига кайтканда ягылмаган вагонда өшеп авырый… врач җизнине карагач, йөрәге бик начар, бронхит диде. Менә шул авырулардан вафат булды. Барлык балалары – Зәйнәп апа, Җәгъфәр абый, Фуат һәм башкалар бик кадерләп күмделәр».

«Орск шәһәреннән ерак түгел бик тарихи истәлекле кабер ташлары белән җиһазландырылган мөселманнар зираты бар иде. Бөек әдип, бик кадерле Закир – Дәрдемәнд тә шул зиратта җирләнгән иде. Күп гасырлар буе… бик күп изгеләр күмелгән изге урын бүгенге көндә юк. Вәхшилек. Барлык тарихи мирасны ватып җимереп, каберләрен актарып, заводлар салдылар… Дәрдемәнд миллион еллар, мәңгелек белән эш итә. Шушы мәңгелек дөнья эчендә аның үз җире, үз туфрагы, ил-ватаны шигырьләрендә ачык төс ала…

Искәндәр Рәмиевне, 1925 елда кулга алсалар да, күп тотмый чыгаралар. Искәндәр абыйны әтисе Закир бала чагыннан немецча-русча укытучы яллап өйрәткән. Соңыннан, аны Петербургта Горный институтта укытып, бер үк вакытта немец телен дә (өйрәнүне. – М. М.) дәвам иттергән. 1912–1913 елларда Искәндәрне тау эшендә (институтта. – М. М.) укыткан. 1914 елда герман сугышы башлангач, ул Орскига кайта. 1915 елдан алып мин Искәндәр абыйны бик яхшы беләм. 1926 елны аны Баймак заводына баш инженер итеп эшкә чакыралар. Әтием белән икебез ике көймәле чанада Искәндәр абыйны гаиләсе белән Баймакка алып бардык. Мине Искәндәр абый бик яратып үзе янында калдырып электр станциясенә урнаштырды (монтёрлык һөнәрем бар иде). Бик укырга яраткач, Баймак китапханәсен табып барып керсәм, Хәйдәр абый Фәйзине күрдем…»

Биккулов Рәхмәтулла абыйның миңа язган хаты М. Фәйзи турындагы язмалар белән тәмамлана. «Ул шунда яңа китапханәне оештырып яткан вакытына туры килдем. Ул мине өч көн эчендә үз янына күчерде, бергә 2–3 ай да эшләмәдек, барлык эшләрне миңа тапшырып, Кырымга дәваланырга китте… Кулыма зур истәлек-искәрмә тоттырды: китаплар югалмасын, язмыйча бирмә һәм башка үтенечләрен калдырды. Хәйдәр абый бик пөхтә, тәртипле, һәр эштә үтә таләпчән булгач, аңардан куркып та, оялып та аның үтенечләрен тәмам җиренә җиткерим дип, күп гомерем-сәгатьләрем китапханәдә уздырдым. Бу китапханә «Трест Башзолото» га карагач, культура фонды өчен күп акча булу сәбәпле, чиксез дәрәҗәдә бик күп шәһәрләрдән килгән яңа китапларга күмелдем. Хәйдәр абый киткән чагында, ике кечкенә генә бүлмәле китапханә, күп бүлмәләргә зураеп, күп яңа шкафлар белән тулган уку-әдәбият учагына әйләнде. Бу кадәр эштә райком ярдәме күп булды. Хәйдәр абый өч айдан артык дәваланып тазарып кайтты (ул туберкулёз белән авырый иде)… кайтып, китапханәнең шундый аз вакытта зур үзгәргәненә чиксез шатланып, яныма килеп, ике кулы белән кулларымны кысып тотып, күзләреннән яшьләрен чыгарып:

– Рәхмәт сиңа, китапханә болай ук булыр дип һич тә башыма да китермәгән идем, – дип, кулларымны җибәрмичә тотып торды. Мин шунда гына чын мәгънәсе белән аңладым, аның ничек китапны, әдәбиятны, изге эшне яратканын. Бер ел бергә эшләп (бик арыгач) Хәйдәр абыйдан Орскига кайтырга рөхсәт сорагач, бер дә җибәрәсе килмәсә дә, яңадан ял иткәч килүемне үтенеп риза булды. Хезмәтемне яратып, кулыма «отзыв» дип язылган кәгазь тоттырды».

Рәхмәтулла агайның хаты 1992 елның 4 нче февралендә язылган. Аңа 88 яшь булган. Бу материалларны матбугатка йә үзегез әзерләгез, йә миңа рөхсәт бирегез дип язган хатыма мин җавап ала алмадым. Хәзер инде ул хатларны архивка тапшырыр алдыннан, югарыда китерелгән мәгълүматлар дөнья күрә торсын дигән фикергә килдем…

(Мәгърифәт. – 1993. – 4 сентябрь)

Хатларда кеше язмышлары

1960–1963 елларда, университетта аспирантурада укыганда, мин бик күп кешеләр белән хат алыштым. Репрессияләнгән татар язучыларының туганнарын эзләп табып, алар хакында сораштырып, байтак материал тупладым. Ул хатларның барысын да Тел, әдәбият, тарих институтының архивына тапшырдым. Тик менә бу ике хатны, архивка тапшырганчы «Сөембикә»гә тәкъдим итәргә булдым. Беренче хат – Мәхмүт Галәүнең хатыны Зәйнәп ападан. Минем диссертациям татар әдәби тәнкыйте тарихына кагылышлы иде.

М. Галәүнең «Болганчык еллар» романына Казанда хут бирмиләр. Ул аны русчага тәрҗемә итеп 1931 елда Мәскәүдә чыгара. Озак та үтми, бу романга җимергеч тәнкыйть мәкаләсе күренә. «Кушамат» дигән берәү романны «буржуа болганчыгы» дип мәсхәрәли. М. Галәү моңа җавап белән дә чыга.

Мин Зәйнәп апаның адресын эзләп табып хат язган идем: «Кушамат» ның кем икәнен белмисезме?» – дип сораган идем. Ләкин төп соравым ул түгел. М. Горький үзенең бер чыгышында: «Күптән түгел бер татар язучысы миңа хат белән мөрәҗәгать итте», – дип әйтә. Фәнни җитәкчем X. Госман моны заманында М. Галәү дип сөйләделәр, дигән иде. Минем бигрәк тә шуны ачыклыйсым килгән иде. Хатның копиясе сакланмаганмы? Менә минем хатка җавап:

«Хөрмәтле Мәһдиев иптәш!

Хатыгызны алдым. Сез кызыксынган мәсьәләләр турында кыскача гына язып үтим.

1. М. Горькийга хат язган кешенең М. Галәү булуы анык, ләкин ул хатта язылганнарны тулысы белән хәтерләү мөмкин түгел. Аңа инде 30 елга якын вакыт үткән. Шулай ук ул хатны язарга мәҗбүр иткән вакыйгаларны да алай кыска гына хат аркылы аңлату кыен булыр. Ул – бик озак еллар буе Татарстан Язучылар оешмасы белән М. Галәү арасында барган көрәш хакында язылган хат. М. Горький хат язган язучының кем икәнен ачык әйтмәсә дә, Горькийның шул чыгышыннан соң Татарстан Язучылар оешмасының М. Галәүгә булган карашлары бик нык (яхшы якка) үзгәрде. Әсәрләрен дә бастыра башладылар, үзе белән дә бөтенләй башка мөгамәлә итә башладылар.

Горькийга язган хатның копиясе-фәләне калу турысында сүз дә булырга мөмкин түгел. 37 нче елны үзен кулга алганда, бөтен архивын да үзе белән бергә алып киттеләр.

1957 елны, М. Галәү акланганнан соң, мин төрле оешмаларга гариза язып архивны эзләп карасам да, бер җирдән дә табылмады.

Горькийның үз архивында ул хат, бәлки, саклангандыр, ләкин миңа анда кереп-эзләнеп йөрергә туры килмәстер.

2. «Муть» романына тәнкыйть язган кешенең кем икәнен белмим. Мин фәкать шуны гына әйтәсем килә: әгәр дә ул кеше тәнкыйтен объектив рәвештә – язучыга ярдәм итү нияте белән язган булса, аңа «Кушамат» имзасы астына яшеренергә дә кирәге булмас иде.

Мин бу хатны кыска гына язам. Тиздән Казанга барырга уйлыйм һәм баргач та Сезгә хәбәр итәрмен. Әлбәттә, очрашырбыз. Ул очрашу Сезгә кызыклы булырга тиеш дип беләм.

Сәлам белән: (Хәсәнова З.)

15. V.1963 ел. Мәскәү».


Шул ук елны Зәйнәп апа Казанга килде. Кафедрага телефоннан чылтыратты. Очрашу сәгатен билгеләдек. Каршы алдык. М. Галәү иҗаты буенча диссертация язарга җыенган Флёра Ганиева белән икәү генә булдык шикелле. Әллә Нил Юзиев тә булдымы икән?

Менә Зәйнәп апа сөйләгәннәр:

– 1938 елның марты. Без, репрессияләнгән хатын-кызлар, товар поезды белән Казахстан даласыннан барабыз. Безне саклаучылар – НКВД егетләре. Яшьләр – күбесе Урта Азиядән, командирлары– руслар. Хәтерлим: далада туктадык, шундый тын, көләч көн. Үзе болытлы, үзе кояшлы. Ябалак-ябалак кар ява, кар аша кояш күренә. Кар түгел, нәкъ сөт ява инде. Һавага чыгарга рөхсәт иттеләр. Без инде ничә көннәр буе салкын товар вагоннарында барабыз. Бер эшелон хатын-кыз. «Сөт» эчендә басып торабыз. Мондый кар яуганны үз гомеремдә беренче күрүем. Күрше вагоннардан чыккан хатыннар белән аралашып сөйләшә башладык. Арада бик өлкән яшьтәгеләр бар. Яһүд хатыннары бик күп. Озак басып тора алмадык, паровоз кычкыртты. Безнең вагонны саклаучы винтовкалы кызылармеец шунда безгә кычкырды:

– Эй вы, старые б…, быстро по вагонам!

Безгә бик авыр булып китте. Шунда өлкән яшьтәге бер яһүдә әлеге егет янына килеп болай диде:

– Улым! Минем оныгым синең яшьтә булыр. Мин 1903 елдан бирле партиядә. Чит илдә Ленин белән бергә эшләдем. Революциядән соң Ильич янында Совнаркомда эшләдем. Мин нишләп б… булыйм? Монда, бөтен эшелонда Ленинның көрәштәшләре.

Конвоир күзләрен челт-челт йомгалап алды да болай диде:

– Ялганлап торма, безгә барысын да әйттеләр.

– Нәрсә дип әйттеләр соң сезгә, улым? – Карт яһүдәнең күзләрендә яшь иде. Конвоир баш ватып тормады:

– Безгә әйттеләр: бер эшелон Ленинград, Мәскәү проституткаларын Карагандага илтеп тапшырасыз, – диделәр. Аннан винтовкасының затворын чыңгылдатты да кычкырды: – Все проститутки, по вагонам!

Зәйнәп апаның, моны сөйләгәндә, күзләреннән берөзлексез яшь агып торды.

Шуннан соң без хат алышмадык. Мәскәүлеләр аның соңгы язмышын беләләрдер, бәлки, «Сөембикә»гә хәбәр итәрләр.

* * *

Икенче хат репрессия корбаны Рабига ападан. Ул – мәшһүр тарихчы галим, язучы Газиз Гобәйдуллинның хатыны, Казанның зур бае кызы. Мин аңа диссертациямнең авторефератын җибәргән идем. Ул Бакуда яши иде. Бичара хатын, Сталин режимы белән өркетелгән корбан… Хатын укып карагыз әле: Г. Ибраһимов, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбайскийларны әдәбият тарихына нигез салучылар дип атый. Әйе, бу корбаннарны авторефератымда мин телгә алган идем. 1964 елда шәхес культын бик алай тәнкыйть итәргә ярамый башлаган иде инде. Мәрхүмә Рабига апа белгән, аңлаган – аның ире Г. Газизнең кара язмышын әнә нәкъ шул шәхесләр әзерләшкән иде инде. Г. Газиз, Җ. Вәлиди, Г. Рәхим, Ф. Кәримиләрне җәһәннәмгә озатып үзләре оҗмахта яшәмәкче иде алар. Ләкин гильотинаның бер үзенчәлеге бар: башта аның ярдәмендә революция дошманнарының муенын өзәләр, аннан соңгы этапта бу машина белән эшләгән кешеләрне турыйлар.

Г. Газизгә матбугатта иң нык каныккан кеше, әлбәттә инде, Г. Ибраһимов була. Бу турыда хәзер әйтер вакыт җитте. Бер генә мисал китерим: «Яңалиф» журналының 1930 елгы 6 нчы санында Г. Газизнең «Гафур хакында истәлекләрем» дигән мәкаләсе басыла. Озак та үтми, шул ук журналның 1931 елгы 5–6 нчы саннарында Г. Ибраһимовның коточкыч әдәпсез, тупас бер мәкаләсе чыга: «Әдәби тарихыбызның кадерле битләре болай тапталмасын иде». Татар әдәбияты тарихында моннан да тупас мәкаләне мин очратмадым. Хәер, бу «мәктәп» не Ф. Сәйфи-Казанлы, С. Борһан, Г. Толымбайский, Г. Гали, X. Наум, Ф. Мөбәр, Ф. Мөсәгыйть дәвам иттерделәр. Г. Ибраһимов бу мәкаләсендә Г. Газизнең галимлегеннән көлә, шәхесен мыскыллый, аның әтисен – Казан купецы Салих абзыйны мәсхәрәли, теш ыржайтып көлә. Мондый кеше белән бер шәһәрдә яшәмәс идем мин. Ярый инде, Г. Газиз Бакуда яшәгән. Түбәндә Рабига апаның хаты:

«Хөрмәтле иптәш Мәһдиев!

Сезнең зур игътибарыгыз мине бик сөендерде. Диссертациягезнең авторефератын гаиләбез белән бик кызыксынып укыдык. Сез фәнни хезмәтегездә татар әдәбияты тарихының нигезен салучы минем чор кешеләрен – Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Газиз, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти, Г. Толымбайский, Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Гали һәм башкаларны дөреслек белән күрсәткәнсез. Болар һәммәсе бары караңгылык елларында вакытлы гына «онытылганнар» иде.

Татар әдәбияты тарихының онытылып калган сәхифәләрен үз урынына кую юлында күрсәткән хезмәтегезгә зур рәхмәт.

Фән юлында киләчәктә сезнең тагы да уңышлы хезмәтегезне теләп калам.

Ихтирам белән,

Рабига Гобәйдуллина.

Баку. 12 март, 1964 ел».

(Сөембикә. – 1993. – № 11)


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации