Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 32


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 32 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Иректәге соңгы көн

Үз гомеремдә беренче мәртәбә Ялта шәһәренә барган идем. Барып төшүемнең икенче көнендә үк Галимҗан Ибраһимов яшәгән йортка киттем. Аны эзләп табуы кыен булмады, Казанда ук адресын алган идем. Шул йортта яшәүче өлкән яшьтәге бер хатын Ибраһимов турында миңа истәлек сөйләде. Мин язып утырдым. Казанга кайткач, бу истәлекне машинкада бастырып Ибраһимов иҗаты белән шөгыльләнүче кайбер иптәшләргә бирдем. Ләкин матбугатта, гыйльми хезмәтләрдә бу истәлекне берәү дә файдаланмады. Ул елларда Сталин исеменә тап төшерерлек истәлекләрне бик яратып бетермиләр иде шул. Еллар үтте, мин бу истәлекнең үземдә калган нөсхәсен матбугатта чыгарырга булдым. Кызганычка каршы, күпме эзләсәм дә таба алмадым. Шулай ун еллап эзләдем. Һәм менә шушы көннәрдә генә таптым. Моннан күп еллар элек ремонт ясаганда гамәлдән чыккан китап-дәреслекләрне ишегалдындагы такта алачыкка чыгарып өйгән идем. Шул китаплар арасында яткан икән. Истәлектә телгә алынган урындыкны мин Казан музеена алдырырга дип тә йөреп караган идем – барып чыкмады. Ялтада ял иткән Г. Әпсәләмов, X. Ярмиләр, Г. Ибраһимов яшәгән йортка мемориаль такта куйдырып булмасмы, дип сөйләшүләр дә алып барганнар иде. Ләкин ул елларда Кырымда татар фамилиясен телгә алырга ярамый иде.

Галимҗан Ибраһимов турында Сидорчук Александра Владимировна сөйли.

Ялта шәһәре.

«Мин элегрәк Мәскәүнең сәламәтлек саклау бүлеге санаториенда сестра-хозяйка булып эшләдем. Ул санаторийда Г. Ибраһимов дәваланды. Беренче мәртәбә шунда таныштык. Ул мине, санаторийдан чыкканда, берничә мәртәбә озатып калганы бар, болай да сөйләшкәләп йөри идек. Миңа һәрвакыт: нигә сез япь-яшь көе эшли башладыгыз, сезгә укырга кирәк, укырга, дип әйтә иде. Аны доктор Кувичинский, палата врачы Лебедев дәваладылар.

Бераздан без аның белән күршеләр булып яши башладык. Безнең ишегалдына килгәнче, ул йортны сушилка итеп файдаланалар иде, шәһәр власте, Ибраһимовны күчерү өчен, аны квартир итеп төзеде.

Шәһәр властьлары каршында Ибраһимовның авторитеты бик зур иде. Беренче җиләк-җимешләрне шәһәр Советы башкарма комитеты кушуы буенча аңа китерәләр иде. Квартирында көндез дә, төнлә дә язу машинкасы тавышы ишетелә иде. Аның сәламәтлеге шәп булмаган булса кирәк, чөнки хатыны көн саен бинтлар киптерү белән мәшгуль булды. 1937 елның көзендә булса кирәк, беркөнне ишегалдына хәрби формадагы кешеләр килеп керделәр дә ни өчендер понятойлар эзли башладылар. Миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мин, нәрсә булды, дип сорадым. Алар әйтәләр: сезнең ишегалдыгызда халык дошманы яши, ул төннәр буе Советка каршы листовкалар бастырып тарата, квартирларыннан җир асты юлы да бар, диләр. Без шиккә калдык. Ибраһимовны һич тә безгә каршы кеше дип күз алдына китерә алмыйбыз. Мин понятой булып керүдән баш тарттым, барыгыз, башкарма комитеттан алып килегез, дидем. Шуннан соң алар кемнәрнедер алып кереп киттеләр. Ибраһимовны алып чыкканда, баскычтан төшкәне күз алдымда: аның өстендә зәңгәр макинтош, башында куе зәңгәр фетр эшләпә иде. Үзенең төсләре киткән, гаять дәрәҗәдә борчулы, мондый кыяфәттә мин аны беренче мәртәбә күрдем. Аларга квартирларыннан бер әйберләрен дә алырга рөхсәт итмәделәр. Бер-ике көннән аларның квартирына бер гаилә килеп урнашты. Яңа хуҗа хатыны шул көнне үк, Гөлсемнең халатын киеп, ишегалдына чыкты. Бу хәл безгә бер дә ошамады. Аларның әйберләрен шулай тар-мар китереп бетерделәр. Ул кешеләр анда озак яшәмәделәр, алар киткәч, Ибраһимовларның мебельләре теләсә кая таралды. Мин дә бер урындык алдым, ул урындык Ибраһимовныкы булса кирәк, элек ул бик матур, кырыйлары алтын суы белән бизәлгән, утыргычы челтәрле иде. Ләкин хәзер алары беткән инде. Аны дәвалаган врачларның берсе Мәскәүдә, икенчесе Сәмәркандта, исәннәр. Мәскәүдәгесе – Елизавета Григорьевна Белослют, Ялтадагы инженер Макаровның апасы, адресын ул белә. Сәмәркандтагысы – Асанова Урия, Сәмәрканд, 3, Красновосточный тыкрыгы, 28».

(Социалистик Татарстан. – 1989. – 30 апрель)

Тарихыбыз көзгесе[292]292
  Бу материаллар М. Госманов һәм Г. Мәрдановның «Шура» журналының библиографик күрсәткече» дигән китапның нигезен тәшкил иткән булырга тиеш. – Казан, 2000. – Г. Х.


[Закрыть]

(«Казан утлары» журналының 800 нче саны чыгуга карата)


Буш урында берни дә барлыкка килә алмый: «иске, черек тормышны җимереп, без яңа якты тормыш корырбыз» дигән канатлы җыр белән сак эш итәргә кирәк. Чөнки мәшһүр «Интернационал» җыры (1871) бар. Анда коллык дөньясын җимерү турында гына сүз бара. Шуны җимереп, яңа, иркен дөнья төзү кирәклеге әйтелә.

Без байтак җимердек. Татарның беренче әдәби журналларын – бүгенге «Казан утлары» ның башлангычы булган «Шура», «Аң» журналларын – буржуаз, милләтче, панисламист, пантюркист дип бөтенләй пычратып бетергән хәсрәт «галимнәребез» әле дә исән, исән генә түгел, алар әле һаман трибунада. Алар хәзер безгә «үзгәртеп кору» ның кирәклеге турында акыл өйрәтәләр. Ә журналистика, әдәбият тарихында «Шура» лар, «Аң»нар яши. Аралар ераклашкан саен, бу журналларның тарихи әһәмияте тагын да ачыграк күренә бара: Риза Фәхреддинев, Габдулла Тукай, Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Закир һәм Шакир Рәмиевләр эшчәнлегеннән башка журналистика һәм әдәбиятыбыз тарихын күз алдына китереп кара!

Безнең әдәбиятчы-тарихчыларыбыз арасында (барысын да галим дип әйтергә тел бармый) сталинизм чорында бер тенденция туды: тарихи фактларны аерым кысаларга бөкләп тыгып, аларны үз концепцияңә буйсындыру, бәя бирү. Бу зарарлы юнәлеш торгынлык елларында да дәвам итте. Ә бит тарихи фактлар аерым кешеләрнең бәясенә мохтаҗ түгел. Лев Гумилёв хаклы: тарихчы фактларны ачып, күрсәтеп бирергә генә тиеш. Бәяне заман, тарих үзе бирә. Илле ел элек без күкләргә чөеп мактаган шәхесләргә, зур вакыйгаларга бүгенге заман, тарих үзе һич тә без көтмәгәнчә бәя биреп ятмыймыни? «Искеләр» бит шуңа борчыла, шуңа «теге заманны» сагына, тыпырчына…

Әйе, «Шура» быз, «Аң»ыбыз бар иде. Безне уйлый белергә, тормышка фәлсәфи караш ташларга өйрәткән акыллы, тирән «Шура» быз, безне матурлыкка-нәфасәткә карый белергә өйрәтә башлаган «Аң»ыбыз бар иде. «Шура» – фарсы сүзе, «киңәш» мәгънәсендә. Совет властеның беренче елларында безнең республиканы «Шуралар җөмһүрияте» (Советлар республикасы) дип йөртәләр иде әдәбиятта.

Миңа бу мәкаләмне язганда 1926 елда Казанда басылып чыккан «Вакытлы татар матбугаты» исемле альбом-энциклопедия ярдәмгә килә. Аны библиограф Исмәгыйль ага Рәмиев чыгарган. Башка халыкларда булса, моны кабат басарлар, тулырак итеп эшләрләр һәм тагын бер кат басарлар иде. Без – юк. Без утызынчы елларда ук инде мирасның кадерен белмәскә өйрәнеп калдык. Хәзер шуны рәхәтләнеп дәвам итәбез. Без эшләмәгәнне читләр эшли. Әнә шул ук эшне – Россия империясендәге төрки вакытлы матбугат тарихын – белешмәлек рәвешендә Франция галимнәре А. Беннигсен һәм Л. Келькеже алтмышынчы елларда эшләп чыгарганнар иде. Мин ул хезмәтне конспектлап чыгар өчен махсус рәвештә шуңа җитәрлек дәрәҗәдә француз теле өйрәндем. И. Рәми һәм француз галимнәренең бу хезмәтләре – минем көндәлек өстәл китапларым. Аларда фактик мәгълүмат тупланган. Бәя бирү белән мин кызыксынмыйм. Әнә Исмәгыйль ага да, утызынчы елларга таба критерийларның кая табарак авышканын сизеп, нинди калын, саллы «Шура» га альбомында ярты биттән аз гына артык урын биргән – пролетарий матбугаты түгел бит…

«Шура» ның беренче саны 1908 елның 10 гыйнварында Оренбургта дөнья күрә. Нәширләре (издательләре, ягъни финанс расходларын үз өсләренә алучылар) – Закир һәм Шакир Рәмиевләр. Журнал «Вакыт» нәшриятында басыла (анысы да Рәмиевләрнеке). Журнал үзен фәнни, гыйльми, тарихи журнал дип тәкъдим итә. Чыннан да, ниләр генә юк анда! Дин, мәчетләр тарихымы, мәшһүр кешеләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында зур күләмле мәкаләләрме, әдәбиятка, эстетикага кагылган фәлсәфи фикерләрме, тарихмы, атом теориясе яки бөек рус әдәбияты, язучылары турындагы мәкаләләрме – «Шура» үз заманының энциклопедиясе ролен үтәгән. Хәер, энциклопедиясез татар (китапханәгә кереп, гарәп хәрефендәге журналларны актарырлык сәләте булган филолог-тарихчылар) өчен ул әле дә энциклопедия хезмәтен үти. «Шура» – татар журналлары арасында иң даими матбугат органы. Аның төпләнмәләрендә без еллар, вакыйгалар алмашынуга карап, бер чиктән икенче чиккә таба сикерүләр күрмибез. Беренче саннарыннан алып нинди рубрика ачкан булса, тугыз ел буена (1918 елның гыйнварына кадәр) шуларны алып бара. И. Рәми эшләгән схема буенча «Шура» ның менә мондый бүлекләрне даими алып барганлыгы күренә. 1. Мәшһүр адәмнәр вә олугъ хадисләр; 2. Мәкаләләр; 3. Диннәр хакында назарият (теоретик мәгълүмат); 4. Дини мәсьәләләр; 5. Тәрбия вә тәгълим (өйрәтү); 6. Хифзыссыйхәт (гигиена); 7. Асаре гатикага гаид (археологиягә, борынгы истәлекләргә кагылышлы); 8. Әдәбият; 9. Әшгар (шигырь); 10. Хикәя; 11. Тәкъриз вә интикад (язылган әсәргә мактап бәя бирү һәм тәнкыйть); 12. Мөрасәлә вә мөхавәрә (хат язышу һәм әңгәмә); 13. Хәвадис (вакыйгалар); 14. Матбугат хөласасы (йомгаклары); 15. Матбугъ әсәрләр (басылып чыккан); 16. Мөтәнәүвига (төрлесеннән, «аннан-моннан» бүлеге); 17. Ләтаиф (анекдотлар); 18. Гыйбрәтле сүзләр; 19. Табышмаклар; 20. Идарәгә мәктүбләр (хатлар); 21. Идарәдән җаваплар.

Библиограф И. Рәми, заман критерийларына яраклашып, бу рубрика эчендә «бик тә эшкә яраксыз, мәгънәсез материаллар да бар иде» дип билгели. Шулай әйтми хәле юк, чөнки белешмәнең башында ук кисәтеп куя: «Моның мәсләге турында сүзне озынга җибәрмичә, милли либераллык юлы белән динчелекне бергә алып барган һәм милли энциклопедия тибындагы журнал дисәк, шаять, аңлашылыр». Шул ук вакытта белешмәлектә журналның иң популяр булуы, «технический ягыннан, һичшиксез, беренче урынны тотуы» турында әйтелә.

«Альбом» ны бүген яңабаштан төзесәк исә, менә нәрсәләргә игътибар ителми калмас иде: беренчесе – журналның редакторы Риза Фәхреддинев шәхесе турында. Аның үз эшенә фанатикларча бирелгән, халкына хезмәт итү юлында үзен үзе аямаган зур эрудицияле, ләкин гадәттән тыш тыйнак табигатьле шәхес икәнен күрер идек. «Шура» редакторы Р. Фәхреддинев иҗаты бездә әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Өйрәнсәк, гаҗәп хәлләр күрер идек: редактор үз журналының битләрендә үзен тәнкыйть иткән мәкаләләргә урын бирә; Тукайның иң затлы, тирән фәлсәфи шигырьләрен («Иһтида», «Читен хәл», «… га» (Шома тормыш…), «Сайфия» кебек иң авыр, саллы шигырьләрен журналында бастырган редактор үзе турында: «Минем шигырь өлкәсендә мәгълүматым бик түбән», – дип әйтә ала… Икенчедән, «Шура» журналында без татар әдәби-эстетик фикернең беренче чаткыларын, әдәби тәнкыйтебезнең нигез ташларын аерып алыр идек: бу юнәлешнең башында, әлбәттә, Риза Фәхреддинев тора. Өченчедән, бу журналның без татар халык акылының җәүһәрләре сандыгы икәнен ачар идек. Журналны битләп, санлап өйрәнгәндә, мин аннан бик күп канатлы сүзләр, афоризмнар күчереп алдым, байтак мәзәк җыйдым. Г. Ибраһимов исемендәге институт чыгарган «Татар халык иҗаты» дигән күптомлык хезмәтнең «Мәзәкләр» китабына «Шура» дан бик күп мәзәк керде. Алтмышынчы елларда мин аларны «Чаян» да бастырган идем, фәнни аңлатмада алар «Чаян» нан дип күрсәтелгән.

«Шура» журналында – татар халкының акылы, үткән юлы, тарихы. Без бит моңарчы «Татарстан АССР тарихы» н яздык, борынгы Урарту дәүләте казылмаларында нинди ташлар табылса, бездә дә шуларны табарга тырыштык. Кондратий Булавин, Степан Разин восстаниеләре көненә туры килерлек параллель вакыйгаларны үзебездә табарга омтылдык, гел параллель эзләдек. Нәтиҗәдә татар тарихы язылмыйча калды, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри хезмәтләрендә моңа ишарәләр, юнәлешләр бирелеп кенә калды. Болгар тарихчыларының хезмәтләре безгә килеп җитмәгән булып чыкты, ә соңрак заман тарихчыларының (мәсәлән, Г. Әхмәрев һ. б.) зур бер халыкның тарихын сөреп чыгарга көчләреннән килми иде. «Шура» да – тарих. Халык тарихы. Моны, «Шура» ның бу хәзинәсен, алтмышынчы еллардагы «язгы җылылык» («оттепель») чорында Казан университетының тарихчы, әдәбиятчы галимнәре сизеп-тоеп алдылар. Шул җылылык чорында университет студенты М. Госманов диплом эше итеп «Шура» ның библиографиясен дә төзегән иде. Ул библиография инде аерым китап булып нәшриятта җыелып, корректурасы да килгән иде. Безнең кулыбызда бүген нинди зур белешмәлек буласы иде ул китап чыккан булса. Ләкин «перестраховщик» җитәкчеләр моны чыгармый калдырдылар. Аның бердәнбер корректурасы тегәрҗеп белән төпләнгән көе кайдадыр, кемдәдер саклана, минем аннан файдаланганым бар…[293]293
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 494–495 б.
  Тәхсиль итеп – укып.
  Сима – эчке, рухи сыйфат.
  Гонваны – исеме.
  Мәгъруф – танылган.
  Мөшарәкәт итә – катыша.
  Шигарь – лозунг.


[Закрыть]

«Шура» журналы һич тә, 30–40 нчы елларның тәнкыйтьчеләре сүккәнчә, буржуаз журнал түгел. Хәер, матбугат органына карата андый тамга бүген ничегрәк яңгырый икән әле ул? «Йолдыз», «Вакыт», «Кояш», «Аң», «Бәянелхак» – буржуазмы? Аларда Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафурилар хезмәт итсәләр дә «буржуаз» мы? «Шура» күп сүгелде. Алда әйткәнебезчә, аны сүккән галимнәр әле исән. «Шура» журналына башкачарак – объективрак мөнәсәбәтне без беренче башлап «җылылык» елларында язылган М. Гайнуллин һәм Р. Нәфыйгов хезмәтләрендә сиздек.

Инде башка заман килде.

Инде «Шура» битләрендә (миллионерлар, капиталистлар органы!) Ш. Камалның «Акчарлаклар» әсәренә реклама бирелүе турында да сөйләргә мөмкин. Татар прозасының нигезен тәшкил иткән «Диңгездә», «Йөз ел элек», «Уты сүнгән җәһәннәм» (Г. Ибраһимов), «Уяну», «Әүвәл-әүвәл заманда», «Буранда» (Ш. Камал) кебек әсәрләрнең нәкъ менә «Шура» битләрендә басылып чыгуы һич тә очраклы булмаса кирәк. «Шура» Октябрь революциясенә кадәрге татар әдәбияты, әдәби-эстетик фикере үсешенең төп үзәге булды. Журнал бүген без өйрәнергә тиешле яки әле генә өйрәнә башлаган бик күп мәсьәләләрне кузгатты, үз укучылары белән җанлы әңгәмә алып барды. Арадан берсе анкеталар аркылы иде. 1909 елда журнал үзенең укучыларыннан яраткан әсәрләрен санап бирүне үтенә. Бу чорда әле Г. Ибраһимов, Ш. Камал прозасы башлангыч адымнарын гына ясый, әлбәттә инде, күпчелек Г. Исхакый әсәрләрен атый. Г. Исхакый әсәрләре турында журналда күп санлы мәкаләләр, бәхәсле фикерләр басыла. Мәсәлән, аның «Тормышмы бу?», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләре турында күп санлы укучылар фикерләре, Ш. Мәрҗани, Г. Ибраһимовларның зур күләмле мәкаләләре шунда басылган. Г. Ибраһимовның «Әдәбият агымы» исемле күләмле мәкаләсендә (1911, № 22) Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренә искиткеч зур бәя бирелгән.

Журналда Р. Фәхреддиневнең үз хезмәтләре аеруча әһәмияте, күтәргән мәсьәләләренең перспективалы булуы белән аерылып торалар. Энциклопедист галим буларак, редактор Р. Фәхреддинев һәрвакытта да документальлек, биография-библиография мәсьәләләрен беренче планга чыгара. Ул басылган әсәрләргә генә түгел, әлегә басылмаган, кайдадыр тарих тузаны астында билгесезлектә яткан хезмәтләргә дә игътибар юнәлтә. «Язылганын ишеткән идек, басылганы мәгълүм түгел» – менә редактор Р. Фәхреддиневнең эзләнүче тарихчыларга юнәлеш бирүе. Гарәп телендә, ди ул, гүзәл телдә, Мәрҗанигә хас стильдә Г. Курсави биографиясе язылганын беләбез. Әмма ул басылып чыкмаган. Ул кайда икән? Ә менә Ильяс мирза Бораганский нәшрияты (Мәскәү) 1909 елда «Гогольнең тәрҗемәи хәле» н рәсеме белән бастырып чыгарган булган, ул нәрсә мәгълүмме? (Шура. – 1915. – № 2). Журналда Р. Фәхреддиневнең гарәп шагыйрьләре, гомумән, шигырьләр хакындагы, Мәгарри, Акмулла, Исм. Гаспринский, Тукай, Ш. Мәрҗани турындагы фикерләре, мәгълүматлары – бүген өйрәнүчеләрне көтеп ята торган бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Журнал Россия империясенең төрле чикләрендә яшәүче татарлар турында зур мәгълүмат бирә, аның битләрендә Польша, Литва татарлары турында еш языла (Р. Фәхреддинев, Ф. Кәрими). Бөек рус язучыларына игътибар белән беррәттән (Гоголь, Толстой), журнал даими рәвештә төрек әдәбияты белән таныштырып бара, гомумән, Төркиядәге иҗтимагый-сәяси, әдәби-эстетик фикер үсеше турында күп яза. Кызганычка каршы, бүген без, әдәбият фәнебез күпме генә алга киткән булмасын, Төркия әдәбияты турында ләм-мим, хәбәрсез. Бу хәл, әлбәттә, безне бизәми. Заманында Р. Фәхреддинев, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими, Ф. Әмирханнар төрек әдәбиятының һәр сулышын тоеп, аның прогрессив казанышларын иҗатларына сеңдереп яшәгәннәр. Безнең әдәбият галимнәре әле дә булса утызынчы ел кысаларыннан – тар күңеллелектән ычкына алмыйлар. Дөресе: ычкынырга көчләре җитми!

«Шура» шулай татар аңын дер селкетеп, баетып, уйларга, бәхәс итәргә, хыялланырга өйрәтеп, динне дә, сыйныфларны да сүкмичә, ләкин наданлыкка, фикер торгынлыгына каршы көрәшеп тугыз ел буе шау итеп яшәп алды. Яңа совет әдәби журналына җирлек әзерләп, 1918 елның башында соңгы санын чыгарды да сыкранусыз, күз яшьсез, каргаусыз гына яңа дәүләт – Совет җөмһүриятенең законына буйсынып, туктап калды. Заманында «Шура» барлык татар язучылары өчен дә осталыкка өйрәнү мәктәбе булды.

«Шура» традицияләренә нигезләнеп, шуңа ышыкланып 1912 елда Казанда әдәби-эстетик журнал «Аң» туган иде.

«Аң» – Г. Тукай, Ф. Әмирхан тудырган чын мәгънәсендәге әдәбият-сәнгать журналы. Аның нәширләре Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Зәйнәп Хәсәни. Журнал аларның «Гасыр» нәшриятында басыла. Журналның юнәлеше хакындагы идея кайчан ничек тууы, моны оештыру буенча алдан нинди әзерлек эшләре күрелүе турында соңгы еллар матбугатында байтак материал күренде. Кабатлап шунысын әйтик: «Шура» – авыр, саллы журнал. Р. Фәхреддинев тә бик таләпчән, абруйлы кеше. Аны Россиядә генә түгел, чит мәмләкәтләрдә дә беләләр, таныйлар. Шуның өстенә ул еракта – Оренбургта чыга. «Шура» га үтеп керү, ай-һай, авыр. Әнә аңа ерак Бохарадан Һ. Такташ та шигырь җибәреп карый, ләкин кая ул! Журнал битләрендә бит Р. Фәхреддинев, Җ. Вәлиди, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими, Й. Акчура, З. Рәмиев (Дәрдемәнд) кебек эре фигуралар кылыч уйната. Ә Казан яшьләре? Бераз җиңелрәк, үтеп керердәйрәк, диннең, татар-төрки тарихының теш үтмәс катлаулы мәсьәләләреннән бераз гына азат булган әдәбият-сәнгать журналы чыгару кирәк түгелме икән? Акчага бай ирле-хатынлы Хәсәниләрне Г. Тукай, Ф. Әмирхан шуңа этәрәләр. Европача тәрбия алган Әхмәтгәрәй Хәсәни моңа күнә. Булачак журналга исемне дә әлеге ике идеолог – Тукай, Әмирхан бирәләр. Тукай журналның беренче саны өчен махсус шигырь дә яза: Бишенче ел революциясе белән уянып, татар укымышлылары бик күп газета-журнал чыгара башлаган иде. Аларның төрлесе булды: файда китергәне дә, зарар китергәне дә. Тукай – зирәк кеше. Яңа журналга багышлап язган шигырендә ул, теге елларга бәя биреп, болай ди:

 
Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул…
 

Һәм яңа шартларда, яңа революцион күтәрелеш һавасында шагыйрь яңа журнал күрергә тели.

 
Үтте инде, дусларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
 

Журнал үз тирәсенә бик тиз авторлар коллективы туплый. Монда Тукайның иң соңгы шигырьләре урын ала. Болар – Тукай үзе бераз яшәп, киләчәктә мәҗмугасын үзе төзегәндә дә бер дә шиксез шунда урын алырлык әсәрләр: «Шиһаб хәзрәт», «Толстой сүзе» (2), «Толстой сүзләре», «Хәстә хәле», «Даһигә», «Буш вакыт», «Мәктәп», «Кыйтга» (Көчләремне…) кебек шигырьләр. «Аң» журналы битләрендә Тукай гомеренә йомгак ясый һәм халкы белән хушлаша. Күз яшьсез. Горур хушлаша.

Журналның бөтен күтәренке-эстетик пафосы, әдәбият белән сәнгатьнең консолидациясенә омтылышы Г. Ибраһимовның шул еллардагы иҗат манерасына туры килә. Хәер, журналга секретарь булып урнашкач, журналның әдәби-эстетик йөзен билгеләүгә аның иҗаты зур тәэсир ясый. «Аң»да Г. Ибраһимовның күтәренке-романтик (реализмга тартым) «Табигать балалары», «Көтүчеләр», «Мәрхүмнең дәфтәреннән» әсәрләре басыла.

Татар яшьләренең иҗтимагый-эстетик-әдәби фикерләре киерелеп-кысылып актык чигенә җиткән, дөньяда зур үзгәрешләр көткән бер чор бу. Заман, иҗтимагый тәртипләр, мохит яшьлекне кыса, изә. Яшьлек иреккә ыргыла. «Аң»ның бу юнәлешенә Оренбург яшьләре дә игътибар итә. «Шура» да яки «Вакыт» та мәшәкатьсез генә басыла алса да, Ш. Камал «Аң»га «Көзге яңгыр астында» дигән хикәясен юллый. «Аң»да Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романында сурәтләнгән тар татар тормышына протест яңгырый, аваздашлык чагылыш таба. Г. Газизнең журналда бу роман турында киң планлы тирән фәлсәфи мәкалә язып чыгуы (1913, № 11) һич тә очраклы түгел. Журнал тирәсендә Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнан торган «өчлек» барлыкка килә. Г. Тукай белән Г. Ибраһимов арасындагы әдәби-эстетик фикер каршылыклары бик нык булуга карамастан, кысылган татар мохитендә бу өч кеше журналны ялтыраталар. Ф. Әмирханның бөтен иҗаты өчен хас булган төп темасы – яшьлекнең кадимилеккә протестын нигез итеп алган, искелектән көлгән хикәяләре – «Хәзрәт үгетләргә килде», «Габделбасыйр гыйшкы», «Танс кичәсе», «Сәмигулла абзый», «Салихҗан карый»: романтик уйчанлык, өзгәләнү, эзләнү хисләренә корылган «Бер хәрабәдә», «Сүнгәч», «Яз исереклегендә» кебек хикәяләренең шушы журналда басылуы бик табигый. «Аң», әдәби журнал буларак, нәкъ менә Ф. Әмирхан иҗатына туры килә. Журналга яшь артист, башлап язучы К. Тинчурин да килеп керә: аның «Хәкимҗан агай», «Ак чирбик», «Юбилей» хикәяләре шунда басыла. Булачак «Мәрҗәннәр» авторы шулай беренче чирканыч ала, язган әлеге хикәяләре, әлбәттә инде, «Шура» га үтмәс иде.

Югарыда күрсәтелгән авторлардан тыш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Гали Рәхим, С. Рахманколый, Г. Алпаров, М. Гафури, Г. Кәрам, М. Хәнәфи, Ф. Агиев, Г. Рәфикый, Ш. Әхмәдиев, С. Сүнчәләй, X. Кәрим, В. Җәлал, Г. Шәрәф, Н. Хәлфин, М. Фәйзи, М. Гали, Һ. Атласи, Н. Думави, Фәрит Ибраһимов, Габдулла Харис, Габдрахман Сөнгати, Җ. Вәлиди, Гыйффәт туташ, Шәһәр Шәрәф, Садри Җәлал, Заһид Нуркин, Н. Исәнбәт һ. б. яшьләрнең әсәрләре басыла.

Журнал: «Сәнгать, нәфасәт, хосусән, рәсем мәсьәләсе җитди рәвештә куелып, бердән, бу хакта назари бәхәсләр булачак, икенчедән, мәшһүр җиһан булган Рафаэль, Микеланджело, Леонардо да Винчи, Рембрандт, Репин кебек даһиларның сәнгатьләреннән нәмунәләр (үрнәкләр) биреләчәк һәм милли тарихымыз, милли хәятымыз, милли каһарманларымыз вә мөһим хадисләр (вакыйгалар) хакында рәсемнәр булачак», – дип белдерә. Мавыктыргыч реклама! Чыннан да, «Һәфтияк», «Бакырган», «Төхфәтелмөлүк» китаплары белән тәрбияләнгән татар егетенә (алар да, безнең кебек, яшьлек дәртен кичкәннәр) кинәт кенә Париж салоныннан репродукцияләр… Журнал яхшы кәгазьдә рәсемнәр белән, затлы кара буяу белән басыла. Шигырь, рәсем, кинәт кенә нәсер, көтмәгәндә… орнамент.

«Аң» журналы, Оренбург «Шура» сының Казандагы көяз иркә сеңлесе кебек, татар яшьләренең күңелен җилкетә – җилкетә аларны яңа җилләргә, яңа заманга әзерли. Еллык бәясе дүрт сум булган бу журнал үзенең абонентларына 1915 елда бушлай «Альбом» дигән мәҗмуга бүләк итә дә (Г. Ибраһимовның искиткеч тирән-фәлсәфи сүз башы белән), 1918 елның урталарында эстафетаны яңа заман рухына тапшырып, яшәүдән туктый.

Әмма традицияләр беркайчан да яшәүдән туктамыйлар. Дөресрәге, аларны берни дә туктата алмый. Аларны туктатып торып була, күпмедер дәрәҗәдә имгәтеп, сырхауландырып була, тик… үтереп кенә булмый.

Романовлар заманында матбугат иреге мәсьәләсендә бик үк ирек күрмәгән, ләкин инде 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак матбугат иреге алган, газета-журналның тәмен татып өлгергән татар халкы, татар зыялылары бөек борылыш елларында күпмедер айларга матбугатсыз кала. Ләкин озакка түгел. Әле тегендә, әле монда (күбесе хәрби) газеталар барлыкка килә, журнал чыгару юлында эзләнәләр. Сәгыйть Фәйзуллин, мәсәлән, 1920 елның февралендә Малмыжда «Якты юл» дигән журнал чыгара башлый («әдәби, фәнни, тәрбияви һәм сәяси журнал»), «Эш» газетасы бу уңайдан Казан журналистларын акрынлыкта гаепли: «…матбугат мәркәзе саналган Казан революция дәверендә бөтенләй буш калды… ничаклы әдип, мөхәррирләр була торып, моңа яраклы бер журнал юк. Бәлки, кәгазь кытлыгы ди торганнардыр. Ләкин Малмыж өязе кәгазь тапканда, Казанның кәгазь юк дип торуы уйга да, акылга да сыя торган түгел. Турысы, Казан йоклый диясе килә…Атаклы Казан шул гомердә бер журнал чыгара алмый».

Алай ук түгел инде, әлбәттә. Казан зыялылары, җәмәгатьчелек эзләнә. Яңа журналның формасын, эчтәлеген, «адресын» эзли. 1920 елның мартында «Кызыл шәрекъ» исемле сәяси, иҗтимагый, әдәби, гыйльми айлык журнал чыга башлый. Чыгаручы орган – «Россия коммунист (большевик)лар партиясе хозурында шәрекъ халыклары коммунист оешмалары мәркәз бюросы». Журнал әдәби әсәрләре белән бик үк мактана алмаса да, анда байтак гыйльми хезмәтләр басыла. Борһан Мансур редакторлыгында ел ярым чамасы вакыт эшли (соңгы ике саны Мәскәүгә күчеп чыга). Журналда Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Ибраһимов, С. Атнагулов, Микъдад Борындык (Борындыков), В. Шәфигуллин, К. Әмири, Ә. Сәгыйди, С. Кудаш, Ф. Бурнаш катнашалар. Казанның хәрбиләре дә үзләренең әдәби журналын чыгарырга әзерләнәләр. 1921 елның башында кызыклы гына старт алып, Казанда «Кызыл дәфтәр» исемле әдәби-сәяси кызыл гаскәр журналы чыга. Анда Ф. Әмирханның «Чәчәкләр китерегез миңа!» дигән фәлсәфи-лирик нәсере басыла. Ф. Бурнаш оештырган бу журнал нибары бер генә сан чыгып кала. Әдәби журнал тудыру юлында эзләнүләр дәвам итә. Параллель рәвештә «Мәгариф эшләре» (1920, Эстәрлетамак), «Мәгариф» (1921, Казан), «Игенче» (1921, Казан), «Кызыл шәрекъ яшьләре» (1922, Казан), «Алмашка» (1922, Новониколаевск – хәзерге Новосибирск) һ. б. журналлар чыгарыла. Әмма боларның берсе дә чын мәгънәсендә әдәби журнал була алмаган кебек, әдәби үзәк тә була алмыйлар әле.

Ниһаять, 1922 елның маенда Казанда Гасыйм Мансуров (1894–1957) редакторлыгында «Безнең юл» исемле гыйльми, сәяси, әдәби, иҗтимагый айлык журнал чыга башлый. Ул вакытта әле Татарстан Язучылар союзы төзелмәгән. Шуңа күрә журнал «Татар социаль Шуралар җөмһүриятенең Мәркәз башкарма комитеты белән Халык Комиссарлары Советы нәшере» дигән гриф астында чыга. Бу журнал инде хәзерге «Казан утлары» ның башлангычы булып исәпләнергә хаклы. Бераздан бу журнал «Татарстан мәгариф эшләре комиссариаты органы» булып чыга башлый. 1922 елда дөнья күргән беренче саннары кечкенә форматта булып, әле журналның «техник йөзе» табылмаганлыгын күрсәтеп торалар. Ләкин 1923 елдан (5 нче саннан башлап) журналның форматы зурая (хәзерге «Чаян» форматына якын), яхшы кәгазьдә, шактый калын итеп басыла. Журналның беренче санында шундый белдерү бар: «Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан, «Безнең юл» журналын чыгара башладык. «Безнең юл» ның чыгуы татар җөмһүриятенең мәркәзендә – Казанда булса да, бу мәҗмуга Россиянең төрле якларында яшәгән һәммә татар-башкорт халыкларына хезмәт итүне үзенә максат итеп ала. Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без, эчке Волга – Урал, Сибириянең төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шагыйрьләр, барлык гыйлем, әдәбият мөхибләренең (сөючеләренең. – М. М.) ярдәменә ышанып, эшкә керештек. Үтенәбез: бер яктан, бу журналның таралуына, икенче яктан, гыйльми, сәяси, әдәби материаллар, мәкаләләр җибәрү белән бу журналга булышсыннар иде. Эшче-крестьян гаммәсенең (масса. – М. М.) азатлыгы юлында эшләүче иптәшләр бу журналны үзләренең уртак хезмәтләре итеп карасыннар һәм шулай булсыннар иде».

Журнал татар әдәбиятының революциягә кадәрге үткәне белән яңа чор әдәбиятын тоташтырган зур бер әдәби лаборатория, мәйдан ролен үти. Еллар буенча аның редакторлары бик еш алышынса да, әдәби көчләре даими буларак кала. Болар: Г. Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, Ф. Бурнаш, М. Парсин, С. Атнагулов, Г. Рәхим, Г. Газиз, С. Җәлал, Ф. Әмирхан, К. Нәҗми, М. Фазлуллин, Г. Баембитов, М. Җәлил, Ф. Сәйфи-Казанлы, М. Гали, X. Туфан, Г. Кутуй, Сәмави (Т. Ченәкәй), проф. И. Н. Бороздин, Исх. Рәхмәтуллин, К. Рәхим, X. Кәрим, Н. Хәким, К. Әмири, Г. Гали (журналның җитәкче постларында да эшли), X. Наум, X. Вәли, Г. Алпаров, Г. Сәгъди, Һ. Такташ, М. Корбангалиев, Г. Чыгтай, Г. Толымбайский һ. б.

Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин ки, «Безнең юл» журналы әдәбиятка Такташны бирде. Такташның иң җитди әсәрләре шунда дөнья күрде. Катлаулы чор иде – сталинизм шаукымы астында әдәбиятка һөҗүмчәнлек, кан коярга чакыру тенденциясе дә килеп керде, журналда болары да басылды. Мондый катлаулы чорны әдәбият галимнәре яңабаштан тикшереп яңача бәя бирерләр әле, тик шунысы бәхәссез: «Безнең юл» журналы илебездә чыккан әдәби журналлар арасында киң диапазонлы, зур әдәби колачлы җитди журнал буларак үсте.

1930 елның июленнән бу журнал, ТАПП органы буларак, «Атака» исеме белән чыга башлый. «Атака» дигән исем аның эчтәлегенә дә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Бөтен үткәнебезгә, тарихыбызга каршы һөҗүмгә, бөтендөнья революциясенә чакыра башлаган чор бу. Һ. Такташ әйтә бит:

 
Тиздән көрәш,
Тиздән атака…
Трата… та… та… та… та…
 

X. Наум, Ф. Мөбәр, Г. Толымбайскийлар составындагы «әдәби отряд» игелекле, бай татар әдәбиятына каршы шулай һөҗүм башлый.

1933 елның гыйнварында Казанда Татарстан совет язучылары союзын оештыру комитетының беренче киңәйтелгән пленумы ачыла. Шул пленум карарлары нигезендә, «Атака» журналы 1933 елның гыйнвар саныннан «Совет әдәбияты» исеме белән чыга башлый.

Әдәбиятта яңа чор башлана. «Совет әдәбияты» инде ул яңа буын – Ә. Ерикәй, Г. Кашшаф, Ф. Хөсни, А. Шамов, Г. Разин (Бәширов), М. Әмир, Г. Минский, К. Нәҗми, М. Җәлилләргә канат куячак, зур киләчәкле журнал.

Тик 1937 еллардан соң аның битләрендә Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Г. Гобәйдуллин, Ф. Кәрим, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти исемнәре генә күренми инде.

Хәер, журналның бу чорлардагы сәхифәләре аерым бер тикшерү-эзләнүне өмет итеп кала әле…

(Казан утлары. – 1989. – № 6)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации