Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 43


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 43 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Каһәрләнгән язмыш
(Гали Рәхимнең тууына – 100 ел)

Егерменче елларда татар зыялыларыннан бер төркем – Г. Исхакый, З. Вәлиди, Ф. Туктаров, Г. Баттал, Й. Акчура, С. Максудилар – чит илгә чыгып исән-имин гомер кичкәннәр. Ләкин Ф. Кәрими, Г. Газиз, Һ. Максуди, Җ. Вәлиди, Г. Шәрәф кебек асыл затлар мондый тәвәккәллеккә бара алмаганнар һәм аждаһа авызы алдында үлем көтеп басып калганнар. Алар арасында татар халкының иң затлы укымышлысы, милләтебезнең йөзек кашы Гали Рәхим дә була.


Бүгенге укучыларыбызга Г. Рәхимнең кем икәнлеген, татар фәне әдәбияты-сәнгатенә нинди зур хәзинә калдырганын сөйләп бирү бер мәкаләдә генә мөмкин түгел. Аның турында тулы бер монография язарга кирәк. Башка халыкларда булса, әлбәттә инде, андый галимнең бөтен хезмәтләрен туплап том-том итеп чыгарырлар, аның эшчәнлеге турында әллә ниткән диссертацияләр язып-яклап бетерерләр иде. Ләкин без татар шул. Безнең галим дигәннәребез дә әдәбиятта нефтьче образы, әдәбиятта КамАЗ темасы дигән тикшеренүләрдән уза алмый шул. Без бик артта калган халык шул. Тукай даһи белеп язган: төрле милләтләрнең хасияте турында сөйләгәндә, без кайсы милләтне шанлы, кайсысын кораллы, җитез, һөнәрмәнд, иҗтиһатлы, маллы дибез, ләкин:

 
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул сакаллы».
 

Әйе, сакаллы. Хәзер без бик милли булып кыланган булабыз, бер дә харап, миллилектә бездән дә уздырган халык юк. Ләкин үткәндәге мирасыбызны белмибез, югары уку йортларында, мәктәпләрдә бу турыда дәресләр бирмибез. Шулай инде «әссәламегаләйкем» дип кенә динле, сагыз чәйнәп кенә европалы, ике-өч төстәге сатин ыштан киеп кенә бизнесмен-миллионер, түбәтәй киеп кенә чын татар булып булмый. Мәдәниятле, зыялы булу өчен ресторанда чәнечкене сул кулга тотып, балыкны, тавык итен кул белән тотып ашыйсын белү генә җитми. Мәдәниятле кеше – зыялы кеше, беренче чиратта үз милләтенең тарихын, әдәбият-сәнгать җәүһәрләрен, рухи-фәлсәфи байлыгын белергә тиеш. Гали Рәхим әнә шул сыйфатларга ия кеше иде.

Мәгълүм булганча, Г. Рәхим Сталин төрмәсендә ике тапкыр утыра. Беренчесен «Ак диңгез – Балтыйк каналында» уздырганда, аның хатыны Гайшә апа (Казан баеның кызы), «халык дошманы хатыны» исеменнән куркып, Бакуга күчеп китә һәм бераздан анда кияүгә чыга. Г. Рәхимне – срогын тутырып кайткан «зек» ны – Гайшәнең әнисе үзләренә кабул итә, шунда яшәтә. Ләкин дәһшәтле утыз җиденче ел җитә, Г. Рәхимне кабат алалар. Гайшә апа да аннан, теге аждаһадан, Бакуга китеп кенә котыла алмый: үзен генә түгел, яңа ирен дә йота теге циклоп. Шулай дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә. Сугыш афәте. Утыз җиденче ел афәтен, әгәр ул синең нәселеңә кагылмаган икән, оныттыра. Кагылганнарны юк. Менә 1943 елның февраль уртасында Г. Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз. Бичара, аны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтарганнар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болар – билгесез. Зәйнәп апа югалып кала: аның ире дә – журналист Габдулла Хәбиб, халык дошманы буларак юк ителгән кеше, инде халык дошманы, абыйсы Галине дә өенә алып кайтса, аны эшеннән кумаслармы? Ул бит гомере буе республика китапханәсендә библиограф булып эшли, инде нишләргә? Аңа ярдәмгә иренең бертуган абыйсы Габделхак Хәбибуллин килә. Г. Хәбибуллин – мәдрәсә тәмамлаган, гарәп, фарсы, төрек телләрен мөкәммәл белгән зыялы, Г. Рәхим «Ак диңгез» дән кайткач, аның белән бергә Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәдә бергә эшләгән, бик күп кулъязмаларны эшкәрткән, Г. Рәхим белән бергә борынгы кулъязмалар җыю, борынгы кабер ташларын өйрәнү максатында күп кенә фәнни экспедицияләр оештырган кеше.

Казан университетының музеена керегез әле, әгәр сездә татар җаны булса, ул музейдан чыкканда кычкырып еларсыз! Анда «зек» Г. Хәбиб, Г. Рәхимнәр турында бер сүз дә юк, анда татар тарихына, гыйлеменә өлеш керткән кешеләр турында ләм-мим. Университеттагы татар рухы алтмышынчы елларда ук инде ниндидер без белмәгән, аңламаган мафия корты тарафыннан кимерелә башлаган иде, ул, күрәсең, әле дә кимерә, әмма без моны «милли культураның чәчәк атуы» дип исемлибез һәм моңа мәдхия җырлыйбыз…

Менә шул Габделхак ага киленнәре Зәйнәп апага ярдәмгә килә: Гали Рәхимне, каенана йортыннан кул чанасына төреп утыртып («Борынгы татар әдәбияты тарихы» исемле гыйльми хезмәтләр авторы, күренекле фольклорчы, текстолог, драматург, шагыйрь, прозаик һәм, ниһаять, мәшһүр «Кәккүк» нең авторы!), Зәйнәп сеңлесенә алып киләләр (хәзерге Горький урамы, 4 йорт). Зәйнәп апа үзенең бертуган абыйсын танымый: абыйсының тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан. Аның гәүдәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» миченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк. Өс-башын алыштырырга бернәрсә юк, ашарга юк, аңа ипи карточкасы бирелми, Зәйнәп апа эшкә киткәндә, ул салкын өйдә салкын мичкә сөялеп ялгыз, ач көе кала. Шуның өстенә һәр көн участковый килеп боларга бәйләнә: төрмәдән чыкканда, Г. Рәхимне Казанда яшәү пропискасыннан мәхрүм иткән булалар. Һәм ул, Сталин законы нигезендә, Кукмара районында яшәргә тиеш икән… Ярым әрвах Кукмарада ничек яшәсен? Кемгә кирәк ул анда? Бу участковый кем булды икән, бәлки ул әле исәндер, «ветеран» булып, пиджак якасына медаль колодкалары тагып, бәлки гастроном чиратларында бугаз киереп йөри торгандыр?

«Халык дошманы» ның хәлен белергә кем килә? Беркем дә! Хәтта аның туган-тумачалары да күрмәмешкә салышалар. Минем үз башымнан узган хәл бу: әтине «алгач», аның иң якын туганнары да бездән ераклаштылар. «Жить надо!» (Дөрес, арада миһербанлылары да булды: кемдер минем чәчемне ала, кемдер мин ятимгә укырга керү уңаеннан буяу карандашы, китап, дәфтәр җибәргәли иде! Рәхмәт аларга!) Гали Рәхим янына исә бердәнбер Зәйнәп апа Хәсәни («Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни хатыны, әле 1968 елда гына дөньядан китте, мин аның янында ике тапкыр булып, бик күп истәлек язып калган идем) килеп китә. Ул Гали Рәхимгә ризыклар, иреннән калган (ире Әхмәтгәрәй 1934 елда ук Сталин корбаны булган) кием-салым алып килгәли. Ул елларда андый кешеләр бер-берсен ташламадылар. Теге Зәйнәп – Г. Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел булганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шакката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин әйтә:

– Абыегыз өч атнадан да артык яши алмас, – ди.

Ул врач кем булды икән? Бәлки, ул әле дә исәндер?

Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдә чыгарылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел) сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…

Ләкин бит Казан шәһәрендә законсыз яшәп яткан «зек» ны күмәргә кирәк әле! Аны ничекләр итеп Кукмарага илтеп күмәсең? Рөхсәт кирәк, махсус вагон кирәк, расхут кирәк… Кукмарада сине кем көтеп тора? Кем сиңа 1943 елның ач, ялангач мартында «халык дошманы» ның гәүдәсен күмәргә кабер казып тора? Татар халкына ул чорда Гали Рәхим кирәкмени? Шулай тагын бер проблема туа. Нормаль гаиләдә, нормаль шартларда нормаль кеше үлгәндә дә зур проблема бит әле ул. Ә монда Казан пропискасыннан мәхрүм ителгән «халык дошманы» гәүдәсен күмәргә кирәк. Кем ярдәм итәр? Әлеге дә баягы – Габделхак ага. Ул врач чакырта, Г. Рәхимнең үлүен расларга. Әлеге документны Г. Рәхимнең сеңлесе Рауза апа миңа бирде. Аны музейга тапшырасы иде, ләкин Г. Рәхим турындагы документларга ихтыяҗы булган әдәби музей кайда соң ул?

«Халык дошманы» н кая, ничек күмәргә? Бәхеткә күрә, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган әле. Габделхак ага кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар. Ул чорда кабер казучылар исерек уголовниклар булмаганнар һәм кабер казыган өчен дүрт почмакка дүрт «ярты» таләп итмәгәннәр. Шулай шәфкатьле ирле-хатынлы кешеләр (алар исәнме икән?), мәетнең кем икәнен аңлаткач, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәйнәп апа, өлкән яшьтәге Габделхак ага, кул чанасына утыртып (мәетнең гәүдәсен турайтып булмаган), карлы-буранлы март көнендә Горький урамыннан татар зиратына юл тотканнар. Юлда барганда, хәрбиләр колоннасына очраганнар. Шулар арасыннан берәү, Зәйнәп апаны танып, аның янына килгән, сорашкан. Кемне күмгәннәрен белгән һәм үзенең моңа ярдәм итә алмавына үкенеч белдергән. Бу юньле адәм Гасыйм Лотфи булган икән…

Гали Рәхимнең кабере өстенә Зәйнәп апа белән Габделхак ага үзләре язып килгән такта утыртканнар. Әмма сугыш вакытында зираттагы андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган.

Татар халкының бөек улы Гали Рәхим – каберсез, кадерсез…

1991 елның язында-җәендә мин, бу каберне табып, анда истәлек кую өчен күп йөгердем. Татарстан Республикасының җаваплы кешеләренә хат та яздым. Язучылар Союзы каршындагы Литфонд директоры, үземнең элеккеге студентым Ш.Мостафинга да мөрәҗәгать иттем. Г. Рәхимнең сеңлесе Рауза апаны да эзләп таптым, Ш.Мостафин белән бергәләп аны зиратка да алып бардык. Г. Рәхим күмелгән урынны Рауза апа күрсәтте. Кая инде «зек» ка урын калсын! Аның өстендә инде ике-өч кабер… Шулай да ул урынга металлдан бер пластинка куеп була әле. Тик моны кем кайгыртыр? Гали Рәхим бүген кемгә кирәк? Татар галимнәре бүген күбрәк үз исемнәрен күтәрү өчен чабулап, милләт кайгысын кайгыртабыз дип чит илләрдә йөгереп йөргәндә, Гали Рәхимнәр, Җамал Вәлидиләр, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Кәримиләр һ. б. шәхесләр кемгә кирәк? Ярый инде, бер Ибраһим Нуруллин Төркиягә барып, Гаяз Исхакый мирасын алып кайтты. Менә бу тенденция – үз-үзең белән мавыгу безнең татар мәдәниятен яңа бер катастрофага китерәчәк. Бүгенге зыялылар әле моны үз шәхесләре белән генә шөгыльләнгәнлектән белмиләр, аңламыйлар. Болай яшәсәк, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллиннар язмышы көтә безне.

Каһәрләнгән язмыш үзенең кылычын бер Гали Рәхим өстендә генә уйнатмый. Татар укымышлылары моны онытмасын иде.

Тарих бар, аның кануннары бар. Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллиннарның билгесез каберләре бар. Ә ул каберләр безнең чәчәкле лоджияле, верандалы дачалардан, безнең абруйлы исемнәрдән көчлерәк.

Көчлерәк…

(Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 24 октябрь)

Шигырь киләчәкне дә күздә тотарга тиеш…

Унынчы елларның уртасында татар поэзиясенә Балкан темасы килеп керә. Анда төрекләр белән болгарлар сугыша. Татар язучылары, журналистлары бу темада бик актив катнашалар, шигырь, мәкалә язалар. Балкан фронтына хәбәрче сыйфатында Ф. Кәрими, Г. Камал китә. Ф. Кәриминең Балкан фронтыннан язган «Истанбул мәктүпләре» башта «Вакыт» газетасында системалы рәвештә басылып, аннан аерым китап булып чыга. Болардагы – Г. Камал, Ф. Кәрими корреспонденцияләрендәге – алдан күрүчелеккә гаҗәпкә каласың. Шагыйрь Габдрахман Сөнгати дә бу сугыш турында шигырь язган. Ул да акыллы кеше булган икән: тарихның киләчәген күзаллаган. Нәкъ бүгенге хәлләргә төбәп, «Тәрәккый» исемле шигырь язган («Таңгы җырларым» дигән китапта, 1915, борадәран Кәримевләр чыгарган, 11–12 битләрдә). Шигыренең башына ул «Балкан сугышы мөнәсәбәте илә» дип искәрмә биргән.

Хәзер мин текстны бирәм, чөнки ул текст 1956 елда һәм 1992 елда чыккан «Татар поэзиясе антологиясе» дигән җыентыкларга кермәгән. Шагыйрьнең биографиясен дә укучыларның исләренә төшерим: ул Тәтеш өязе Балчыклы авылында мулла гаиләсендә туган. Империалистик сугышта югалган.

Хәзер теге шигырьне укып карыйк.

 
Хәзер заман тәрәккыйдә, барадыр барча эш алга,
Гәзитәләр вә журналлар торалар өелешеп анда.
Ләкин шунсы гаҗәп хәлдән: гәзит укыгач шашасың бер,
Хәбәрләрне белеп җиткәч дерелди тәннәрең дер-дер.
Һаман гәзит вә журналда сугыш, кан түгелүләр тулган,
Фәләннәр ун, егерме мең, фәлән унбиш меңен кырган,
Фәләннәрнең тубы яхшы, ерактан алдыра, көчле,
Фәләннәрнең флоты каплаган, ди, барча диңгезне.
Фәлән корыдан вә диңгездән, бөтен җиһаннан өстен, ди;
Һаман әле тәрәккыйдә, бөтен нәрсәсе үскән, ди.
Шулай безнең тәрәккыйләр һаман каннар кояргамы?
Сугыш башлап, ятимнәр калдырып җаннар кыяргамы?
Безем белем вә аңлар туп, пулемётлар өчен барсы?
Бөтен аңлар сарыф кылына кылычка каршыга-каршы.
Болай канлар агызганчы, җәһаләт мең өлеш артык,
Моның күк нәрсәләрне тәкъдирең булсын иде актык.
 

Әлеге шигырьне укып чыктым да, Абхазия, Грузия, Осетия турында уйландым. Азәрбайҗан, Карабах, шул тирәләрдә йөрүче Россия гаскәрләре турында.

Фәнгә нигезләнеп үстерелгән ракеталар Абхазия-Грузия таулары өстендә хатын-кыз, бала-чага утырган вертолётны бәреп төшерә бит! Фәнгә нигезләнгән төгәллек белән…

Габдрахман Сөнгати, мәрхүм, безнең туксанынчы елларны моннан сиксән еллар элек алдан күргән. Булган татарның акыллы егетләре…

(Ватаным Татарстан. – 1992. – 30 гыйнвар)

Кыр казыннан сорадым…[305]305
  Мәкаләнең исеме газетада чыкканда «Кыр казларыннан сорадым…» дип үзгәртелгән. – . Х. Тәкъдирең – тану, бәя бирү.


[Закрыть]

Тарих өчен бик кызыклы бер күренеш: 1917 елга кадәр яшәгән самодержавие режимы татар милләтенең асыл затларыннан булган Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Закир Рәмиев, Йосыф Акчураларны эзәрлекләгән, аларның эшчәнлегенә мөмкин булганча аяк чалып килгән. 1917 елда самодержавие бәреп төшерелгән, мондый шәхесләр бераз иркен сулап куйганнар, татар мәгыйшәтен үзгәртү, яхшырту чараларын яңа шартларда тагы да баетырга керешкәннәр. Әмма 1917 елның Октябрь борылышы империяне саклап кала алган. Элек патша властена ярамаган, ошамаган шәхесләр – шул ук кешеләр – большевистик империягә дә ярамаганнар, ошамаганнар. Болар яңа шартларда йә эмиграциягә киткәннәр, йә большевикларның корбаны булганнар.

Шундыйлардан берсе – Гаяз Исхакый. Егерменче елларда Г. Ибраһимов, Г. Камаллар тарафыннан типкәләнгән, утызынчы елларда инде яңа өлгереп килгән Ф. Мөсәгыйть, Ф. Мөбәр, Г. Гали, Г. Толымбайский кебек марксистлар тарафыннан пычратылган, 60–80 нче елларда С. Батыев, Г. Усманов, К. Фасеев, У. Билалов кебек партократ яки карьерачы «галимнәр» тарафыннан шпионлыкта гаепләнгән. Гаяз Исхакый әнә шундый бәхетсез шәхесләрдән берсе. «Аның мирасы калды бит, ул – бәхетле» диярләр. Ләкин болар буш сүзләр. Үз халкыннан аерылып, гомеренең соңгы көннәрендә Финляндия татарларыннан азык-төлек посылкалары алып, чит туфракта үлеп калган Гаяз Исхакый бәхетле түгел. Туган илеңне сагынып, горбәтлектә яшәү бәхет була алмый.

Хельсинкида Гомәр ага Таһири гаиләсендә аның хатлары, истәлек язмалары бар. Г. Исхакыйның рухи трагедиясен белү, аңлау өчен аның Финляндия, Кытай, Америка, Япония татарларына язган хатларын өйрәнергә кирәк. Бер хәл истә калган.

1982 елның 19 декабрь көнендә Гомәр ага Таһири безне, поездга утыртып, Тампере шәһәренә алып барды. Юлны кыскартыр өчендер инде, вагонга килеп керүгә, куеныннан юка гына бер китап чыгарып миңа бирде. Гарәп хәрефле китап 1930 елда Берлинда чыккан. «Татар халык җырлары». Төзүчесе – Мөхәммәтгаяз Исхакый. Гомәр ага ул китапны Ватанга алып кайтсын дип тоттыргандыр инде миңа, ләкин кая ул! – КГБдан гомер буе куркып яшәдем, укыганымны да кемдер күзәтмиме икән дип шикләнеп укыдым. Шунда бер нәрсәгә инандым: туган илен сагынмаса шул җырларны җыеп, чит басмаханәләрдә чыгарып йөрер идемени ул! Әмма китаптагы җырларның берсе минем бәгыремне телгәләде. Күз алдыма бәхетсез, трагик, олы бер шәхес килеп басты. Кара әле, бер-берсенә антипод булган ике режимның да кан дошманы булган бит бу!

Җыр исә мондый иде (якынча язам):

 
Кай җирләрдән килдең, диеп
Кыр казыннан сорадым.
Ул кычкырды, мин моңайдым,
Утырдым да еладым.
 

Бу җырда мин бөек шәхеснең аянычлы йөрәк авазын ишеткән сыман булдым.

Минем дәфтәрләрем арасында Г. Исхакый турында Казан губерна жандармерия идарәсенең «совершенно секретно» грифлы байтак язмалары бар. 1965–1975 елларда мин КГЖУ архивын бераз өйрәнгән идем.

Г. Исхакый – үзенең дөньяга карашлары буенча замандашлары арасында байтак өстен торган кеше. Татар милләтен алга таба үстерүне ул кәләпүш киеп, милли пәрәмәч ашауда, шәкертлектә, мескенлектә яшәү дип түгел, бәлки Шәрекъ һәм Гареп әдәбияты, мәдәнияте уртасында үсеп чәчәк аткан рус әдәбияты һәм мәдәниятенә таяну, өйрәнүдә күрә. Г. Исхакый, Тукай, Ф. Әмирхан – рус әдәбиятын, мәдәниятен илаһи бер куәт дип санаган шәхесләр. Исхакыйның бит беренче тәрҗемәләре дә шул бөек әдәбияттан. Мондый кешене самодержавие режимы яратырга тиеш иде югыйсә. Юк бит, Казан жандармериясе аны дөньяга карашлары буенча «руслыкның бөтен сыйфатларына каршы кеше» дип тамгалый. Мондый тамга Гаяз Исхакыйга каршы көрәшне инде аклый да, җиңеләйтә дә. КГЖУ моны гына белгән…

Хәер, кешенең эчке дөньясын яшертен рәвештә өйрәнүчеләр, күзәтү органнары ул кеше-объектны ничек пычратырга икәнен яхшы беләләр. Ул ысулларны камилләштерүдә кесәгә кереп тормыйлар алар.

Түбәндә Г. Исхакый буенча жандармерия язышуларыннан өч-дүрт документ китерәм. Боларның барысы да «совершенно секретно» грифы белән теркәлгән. Г. Исхакыйның язмышын кыр казыннан гына түгел, шулардан да белергә, өйрәнергә кирәк.

I

С.-Петербург, начальнику Охранного отделения. 12 марта 1914 г.

Имеются сведения: в начале февраля или позже предполагают собраться в Петербурге или Астрахани Гаяз Исхаков, Фатых Каримов и Юсуф Акчурин, сговориться относительно работы в ближайшем будущем и о создании мусульманской тайной организации. Если Исхаков выехал из Петербурга, телеграфируйте. Полковник Калинин.

(ЦГА ТССР, ф. 199, оп.1, д. 3620, док. 49)

II

В январе 1912 года в СПб был арестован Гаяз Исхаков под фамилией Хабибназара Байчурина (там же, док. 56).

III

Начальник КГЖУ – Казанскому губернатору от 22 апреля 1914 г.

В Казани поднят вопрос об устройстве летних курсов для учительниц. Хотят пригласить в качестве лектора Гаяза Исхакова (там же, док. 71).

IV

12 февраля 1914 г.  С.-Петербург


Начальнику Охранного отделения

Имеются сведения, что в начале февраля или позже предполагают собраться в Петербурге или Астрахани Гаяз Исхаков, Фатых Каримов и Юсуф Акчурин, чтобы сговориться относительно работы в ближайшем будущем и о создании мусульманской тайной организации. Если Исхаков выехал из Петербурга, телеграфируйте.

КГЖУ, полковник Калинин.

V

Справка из дел Казанского губернского

жандармского управленияИсхаков Мухаммет-Гаяз – крестьянин Самарской губернии. Вследствие телеграфного сообщения Департамента полиции от 11 ноября 1905 г. о производстве ликвидаций всех революционных организаций г. Казани, 14 декабря того же года должен был подвергнуться обыску и Исхаков, но перед таковым скрылся.


Вследствие имевшихся в управлении сведений о ведении им преступной пропаганды в Чистопольском уезде среди мусульманского населения перед выборами во 2 Государственную Думу был привлечён к переписке в порядке положения о государственной охране, каковая переписка по постановлению г. министра внутренних дел была прекращена, ввиду состоявшегося против Исхакова судебного преследования…

…4 июня того же года Исхаков вновь был подвергнут обыску, аресту и привлечён к переписке в порядке Положения о государственной охране, причём данными означенной переписки было установлено, что означенный Исхаков не принадлежал ни к Российской социал-демократической рабочей партии, ни к партии социал-революционеров, но будучи по убеждениям анархистом входил в состав Казанской татарской революционной организации, причём вёл противоправительственную пропаганду не только при посредстве учащихся татарских медресе, но агитировал также в революционном направлении среди крестьян татарского и русского населения в некоторых уездах как Казанской, так Вятской, Пермской, Уфимской, Самарской и Оренбургской губерний. Исхаков отличался крайней озлобленностью ко всему русскому, обладая диким, решительным, готовым на разные преступления характером, проповедовал всякому анархические воззрения и угрожал местью лицам, не согласным с таковой его агитацией. Переписка эта по постановлению г. министра внутренних дел разрешена административной высылкой под гласный надзор полиции в Архангельскую губернию на три года, считая срок с 30 сентября 1907 г.

…Затем Казанский губернатор запискою от 13 августа 1908 г. за № 11432 уведомил, что по пересмотре дела об Исхакове г. министр внутренних дел постановил: разрешить ему выезд за границу, с тем, что в случае возвращения его в пределы Империи ранее 30 сентября 1910 г., состоявшееся о нём постановление Особого Совещания будет подлежать исполнению.

2 февраля 1912 г. за № 1857 начальник С.-Петербургского Охранного отделения уведомил, что Исхаков 26 января арестован и заключён под стражу для водворения на место высылки. Исхаков в Петербурге проживал нелегально по паспорту С.-Петербургского градоначальника от 4 сентября 1910 г. за № 14 322 на имя Хабибназара Мухаммед-Кафиева Салтыкова.

По сведениям начальника Вятского губернского жандармского управления от 5 сентября 1913 г. за № 8360 входил в агентурные сведения по панисламистскому движению по Вятской губернии.

(ЦГА ТССР, ф.199, оп. 1, д. 3620, док. 51)[306]306
  Архив текстларын М.Мәһдиев әзерләде.


[Закрыть]

(Татарстан хәбәрләре. – 1993. – 20 февраль)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации