Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 35


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 35 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

«Ялгыш уйланмасын»[297]297
  Ф. Батталның «Гадел булыйк» мәкаләсе уңаеннан (Татарстан яшьләре. – 1990. – 27 декабрь).


[Закрыть]

Үткәннәребез турында язар өчен иң элек тарихтан мәгълүматлы, белемле булырга кирәк. Хөсәен Ямашев турында фикер әйтү өчен дә ул яшәгән катлаулы чорны белергә, «Урал» газетасын укырга кирәк иде.

Ф. Баттал Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигырендә сүз күренекле революционер Ямашев турында түгел, башка бер Хөсәен турында булырга тиеш, ди. Юк, бу – хата фикер. Тукай, хәзерге шагыйрьләр кебек, багышлаулар белән шөгыльләнергә яратмаган. Шагыйрьнең беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гаяз Исхакый, Солтан Рахманколый, Х. Ямашевка багышлап язылган берничә генә шигыре бар. Теләсә нинди Хөсәенгә шигырь багышларга мөмкин түгел. «…Урыста Иваннар күп булса, татарда Хөсәеннәр дә шулкадәр» булса да, Тукай бу шигырен бары тик без белгән Ямашевка гына багышлап язган. Мәкаләнең авторы шигырьдәге «көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар» дигән юлларны аерып ала һәм «ярлы белән байны унике-унөч ел буе кан кою аренасына өндәгән кеше турында» Тукай яза алмас, ди. Х. Ямашев аралашкан кешеләр арасында миллионерлар да, фәкыйрь журналистлар да булган. Ул зур сәүдәгәр малае Г. Газиз, акчага мохтаҗлыкны белмәгән Г. Хәсәни («Аң» журналы редакторы), бай гаиләдә яшәүче Г. Коләхмәтовлар белән элемтәдә яшәгән, шулар белән фикердәш булган. Ямашев яшәгән даирәгә керүне бай, ярлы булу түгел, татар милләтенең үсешенә ярдәм итү дәрәҗәсе билгеләгән.

Ни өчен Тукай марксист кешене әүлиялардан да өстен куя соң? Тукай революционер кешене кан коючы итеп түгел, ә бәлки изелгән халыкны яклаучы, татар халкының күзен ачучы, милләт бәхете өчен көрәшүче итеп күз алдына китерә. Аның хыялындагы социализм да башкачарак. «Уклар» журналында (1906 ел, ноябрь) басылган «Шартлар» дигән мәкаләсендә ул болай ди: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне мөселман дип йөрүдән бер мәгънә дә тапмыйм».

«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» нең язылу тарихына килик. Ямашев 1912 елның 13 мартында кичке сәгать 8 дә Ә. Хәсәниләрнең «Гасыр» китапханәсендә кинәт вафат була. Ашыгыч рәвештә Әхмәтгәрәй һәм Барый Хәсәни, Шиһаб Әхмәрев, Гыйльметдин Шәрәф, Фәхрислам Агиев, Мөхетдин Корбангалиевләр катнашында комиссия төзелә. Шул көннәрдә «Йолдыз» газетасын Х. Ямашевка кагылышлы хатлар белән күмеп ташлыйлар. Аларны Г. Камал кебек дуслары яза. Шул ук газетада «Ямашев турында язуыгызны туктатыгыз» дигән аноним хат та басыла. Әлбәттә, аны Хөсәеннең дошманнары яза. Тукай әнә шул аноним хаттан соң «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» дигән шигырен яза (Йолдыз. – № 812). Шулай итеп, Х. Ямашевның урыны тарихта зур булган кебек, матбугатта да аның исеменә лаек урын бирелә.

«Йолдыз» газетасы, Тукайның әлеге шигырен басканда, «әүлиялар» сүзен «дуслар» мәгънәсендә аңларга кирәк дип бер шәрех төшерә. Тукай Петербургтан Казанга «Ялт-йолт» журналына хат яза. Бу хатын ул «Яңлыш уйланмасын» дип исемли. Ул анда болай ди: «…шигыремдәге «әүлиялар» сүзе үзенең чын дөрес мәгънәсе белән, «изгеләр» мәгънәсендә генә аңланырга тиеш» (Ялт-йолт. –1912. – 26 апрель). Мәрхүм Тукайның үзенчә әйткәндә, Ф. Батталның «Гадел булыйк» мәкаләсеннән соң Х. Ямашев турында «ялгыш уйланмасын».

(Татарстан яшьләре. – 1991. – 5 гыйнвар)

Халкым мескен булмаган

ХХ гасырның унынчы елларында татарлар зуррак сәүдә кору, зур дөньяга чыгу максатында Мәскәү, Петербург уку йортларына балаларын биргәннәр, агай-эне үзе исә сәүдә контораларын чит илләрдә дә ачып җибәргән. Чит ил уку йортларында безгә мәгълүм Г. Сәгъди, Ф. Кәрими, С. Максудидан тыш тагын бер белмәгән, ишетмәгән кешеләр белем алган әле.

1913 елда Мәскәү университетында 25 татар егете укыган; коммерческий институтта – 20, император техникумында[298]298
  Сүз Император Мәскәү техника училищесы (хәзерге Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техника университеты) турында бара булса кирәк. – Г. Х. Ганимәт – бәхет.


[Закрыть]
– 7, авыл хуҗалыгы институтында – 4, медицина институтында – 6 кыз, шулай итеп, Мәскәүдә бездән алтмыштан артык кеше белем алган. Моннан тыш, Мәскәүнең төрле урта уку йортларында 30 татар баласы укыган.

Татар яшьләреннән байтак кеше Петербургта психоневрология һәм Мәскәүдәге Лазарев институтында укый.

Татарлар, белем алу максатында, Көньяк Америкага кадәр барып җитәләр. Фуат Әхвәров һәм Галимҗан Сәйфелмөлеков дигән ике егет Чилида Вальпараисо университетында укыйлар.

Татарларның чит илдәге сәүдә контораларының тарихына күз ташлау да кызыклы. «Вакыт» газетасының 1913 елгы 1186 санында «Заграницада татарлар» дигән бер мәкалә басылган. Анда язылганча, Габделхәмит Казаков – Берлинда, Фатих һәм Заһид Мусиннар Лейпцигта сәүдә конторалары тоталар. Садыйк Гобәйдуллин, Кәрим Латыйпов һәм аларның кампанияләре Берлинда кибет ачып, чимал белән сәүдә итә башлыйлар. Харис Солтанов – Истанбулда, Хәбибулла Акбулатов АКШта кибетләр тоталар.

Казанның үзендә дә хәл кызыклы. 1913 елда «Йолдыз» газетасы хәбәрчесе, Казан уку йортларына йөреп, аларда укучы татар егет-кызларыннан күпме кеше укыганлыгын матбугатта игълан итә. Мәгълүмат мондый:

Казан университетында (сүз егетләр турында барачак) – 28; I гимназиядә – 2; II гимназиядә – 9; шәһәр гимназиясендә – 5; Тиҗарәт (сәүдә) мәктәбендә – 35; сәнәгать (промышленность) мәктәбендә – 4; 1 нче реаль училищеда – 12; 2 нче реаль училищеда – 3; Учительская школада – 79; Земствоның фельдшерлык школасында – 1. Барлыгы, дип йомгак ясый мөхбир, 177 егет укый.

Ә татар кызлары?

Ксенинская гимназиясендә – 3; Мариинская гимназиясендә – 4; Котова гимназиясендә – 20; Ряхина гимназиясендә – 7; Шумкова гимназиясендә – 9; шунда ук кичке курсларда – 3; профессиональная гимназиядә – 1. Барысы, ди мөхбир, 47 кыз.

Татар яшьләрен Европада укыту сәясәте Октябрь борылышыннан соң да дәвам итә.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук башта Төркиядә яшәгән, аннан Берлинда төпләнеп калган журналист Галимҗан Идриси егерменче еллар уртасында Советлар Союзыннан Германиягә укырга килгән яшьләрнең кураторы сыйфатында эш башлый. Бераздан аны «Татарстан» газетасы Берлиндагы «үз хәбәрчесе» итеп раслый (бу турыда: «Татарстан» газетасы. – 1925. – № 206). Г. Идриси анда күбрәк Төркестан, Үзбәкстан яшьләре белән эш алып бара, дипломатлар, министрлар белән очраша, Унтер-ден-Линденда аны СССР тышкы эшләр наркомы Г. В. Чичерин (1872–1936) кабул итә.

«Сез Үзбәкстан җөмһүриятенең мондагы мәгариф, укыту эшләрен караучы вәкиле бугай?» – дип каршы ала аны Чичерин. Мәшһүр нарком Германиягә ревматизм һәм шикәр авыруыннан дәваланырга килгән була.

Г. Идриси Германиядә укучы мөселман яшьләрен кайгырта, алар өчен күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыра. 1922 елның сентябрендә Германиядә уку өчен Бохарадан – 49, Төркестаннан 16 укучы җибәрелә. Шулар белән бергә Татарстаннан да берничә кеше килә (Рәүф Алмаев, Хәдичә Мостафина һ. б.). Хәбәрче Г. Идриси борчылып яза. «Татарстан җөмһүрияте үз укучыларының язмышы белән кызыксынмый, кайгыртмый» («Татарстан» газетасы. – 1925. – № 23).

Татар агай-энесе, шулай итеп, чит илдә гел йөргән, белемен күтәргән.

(Социалистик Татарстан. – 1991. – 11 гыйнвар)

Һәркемгә – үзенеке

(Садри Җәлалнең тууына 100 ел тулуга карата)

Күренекле журналист, язучы, татар әдәбиятында романтизмның иң матур үрнәге булган «Дим буенда» повестеның авторы Садри Җәлал – иң бәхетсез язмышлы кешеләрнең берсе. Бәхетсезлек аның тууыннан башлана: мулла гаиләсендә дөньяга килә (Апас авылында), патша армиясендә прапорщик була. Шундый биография белән язучы исемен күтәреп, Октябрь борылышының бу ягына чыгып кара әле… Матбугат битләрен бик күп актарган, өйрәнгән кеше буларак, мин беләм: язучы Садри Җәлал үз гомерендә ике-өч тапкыр гына тәнкыйтьтә җылы сүз ишеткән. Тәнкыйтьләү, изү өчен иң җайлы объект булган ул. Алтмышынчы елларның башында мин аның биографиясен язар өчен Г. Камал урамындагы квартирына барып, бәла-афәтләрдән исән калган гаилә әгъзаларын эзләп тапкан һәм биографиясен төзеп, кандидатлык диссертациямә өстәмә итеп биргән идем. Менә хәзер шуны кабат карап утырам. Шул ук чорда С. Җәлалнең биографиясен Якуб Агишев та язган икән. «Сайланма әсәрләр» дә (1964) сүз башы аныкы. Димәк, укучылар аның белән таныш. Шуңа күрә бу мәкаләдә С. Җәлалнең биографиясенә бик кыска гына тукталырга булдым. Ул – Җамал Вәлидинең якын туганы, фамилиясе дә Вәлитов. Агасы Җ. Вәлиди аны «Буби» мәдрәсәсенә урнаштыра, үзе дә шунда укый, ә мәдрәсә һәр татар баласының күзен ачып чыгара. С. Җәлал үзлегеннән русча өйрәнә. Татарская учительская школага кереп, аны тәмамлый.

Бәхетсез Садри агайның гаилә әгъзалары 1962 елда миңа сөйләгәннәргә караганда, булачак язучының әтисе белән ике арада конфликт чыккан. Тормыш юлын сайлау мәсьәләсендә инде. Садри, кесәсендә биш тиен акчасы булган хәлдә, бер олаучыга утырып, авылыннан качып китә. Акча каян юнәткәндер, пароходтан пароходка күчеп йөри торгач, Ялтага барып чыга. Анда бер рус карчыгына квартирга урнашып, ялланып эшли. Үзлегеннән русчага өйрәнә, рус классикасын бик нык укый – болар барысы да әлеге Учительская школага кергәнче… («Дим буенда» әсәрендә вакыйгалар Кырымга күчерелә. Әсәрнең нигезендә шәхси моментлар ятмыймы?)

Бу мәгълүматлар – истәлекләрдән. Язмыш мине шул алтмышынчы елларда Садри Җәлалнең тагын бер туганы белән очраштырды. Врач Асия апа Вәлитова иде ул. С. Җәлал турында аннан да сөйләттем.

1916 елда С. Җәлалне хәрби училищега алалар. Октябрь революциясен ул Хәрби Шура офицеры сыйфатында каршылый, ә бу аңа бик кыйммәткә төшәчәк, ул Сталин дигән явызның ике дулкын (беренчесе – утызынчы еллар башы) репрессиясенә дә эләгәчәк һәм 1937 елгысы соңгысы булачак.

1918 елда ул мәгариф системасында эшли башлый. Казандагы укытучылар курсына җитәкче була, Арча кантонына мәгариф эшләре буенча инструктор итеп җибәрелә, шунда үзе дә укыта.

1919 елдан башлап С. Җәлал – журналист. «Труд и хозяйство», «Безнең юл» журналларының җаваплы секретаре, «Чаян» ның, «Татарстан хәбәрләре», «Кызыл Армия» газеталарының актив хәбәрчесе. Псевдонимнары: «Тимер ага баласы», «Әфләтун», «С. Җ.».

1927–1931 елларда С. Җәлал Казандагы Көнчыгыш педагогия институты каршындагы татар рабфагында һәм татар художество-техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.

Ул 1931 елда кулга алына, төрмәдә сукырая. Иреккә чыккач (беренче «дулкын» да әле шулай иреккә дә чыгарып алалар. «Халыклар атасы» карт мәчене бик хәтерләтә. Күргәнегез бармы? Карт мәче үзенең корбанын чәйнәп сытмый, иреккә җибәргән була да яңадан тотып ала), С. Җәлал сукырлар артелендә эшли, ялгышмасам, итек ремонтлау белән шөгыльләнгән, аннан соң Горький урамындагы травматология һәм ортопедия шифаханәсендә массажист булып эшли – тамак туйдырырга кирәк.

1937 елда иректәге корбанны ОГПУ-НКВД яңадан карт мәче тырнагына тапшыра.

«Дим буенда» дигән искиткеч бер әсәрнең авторы, канга, җанга сусаган Сталин палачларының күңеленә зур канәгатьлек хисе биреп, 1943 елның августында Пләтән төрмәсендә үлә.

Егерменче еллар – әдәбиятта, идеологиядә рәхимсезлек, имансызлык еллары. Кайбер кешеләр үзләренең биографияләрендәге «гаепләрне» (әйтик, кулак, сәүдәгәр, мулла малае һ. б.) юар өчен үзләре үк шундый биографияле кешеләргә каршы көрәш ачалар. Дөрес, тиешле эшне эшләгәч, аларның үзләрен да җыеп алалар. Берәүләр – Ф. Кәрими, Г. Газиз, Г. Рәхим, Г. Шәрәф, Җ. Вәлиди дәшмиләр, язмыш алдына үзләренең гаепсез гәүдәләрен сүзсез китереп бастыралар.

С. Җәлал шулар белән. Аны гел кыйныйлар. 1914 елда язылган «Дим буенда» повестен вульгар социологизм елларында нык тәнкыйть итәләр.

Без, татарлар, язучы шәхесен изүдә, сытуда 20–30 нчы елларда гел Мәскәүне уздырып яшәгәнбез.

1922 елның ачлык фаҗигасе вакытында татар язучылары, гонорарларын ачлар файдасына күчереп, «Ярдәм» исемендә ике мәҗмуга чыгаралар. Кем нәрсә белән катнаша ала, рәхим итегез, балаларга ярдәм кирәк! С. Җәлал моның икесендә дә катнаша: «Барыбер», «Журналист» хикәяләре белән. Менә шуларга бәя: Сәлах Атнагулов бу мәҗмугаларда чыккан әсәрләрне өч агымга – буржуаз, крестьян әдәбияты һәм эшчеләр әдәбиятына бүлә. С. Җәлал «буржуазный агым» га кертелә. «Болай бүлү, – ди С. Атнагулов, – бәлки хата булып чыгар. Ләкин бу күренеш сыңар күзле сукырларга да күренерлек рәвештә ярылып ята» (Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 119.)

«Ярдәм» мәҗмугаларына кергән «Г. Газиз. М. Галәү, С. Җәлал әсәрләреннән революция исе килми» дип бәяли Г. Нигъмәти («Кызыл Шәрекъ» журналы. – 1922. – № 1).

С. Җәлал, «Чаян» журналы ачылу белән, анда иң актив авторларның берсенә әйләнә. «Чаян» да басылган хикәя, фельетоннары аның сәнгать ягыннан әллә ни югары дәрәҗәдә түгел, ләкин ул актив, яңа чорга үзеннән әдәби өлеш кертә. Әмма әдәбиятта вульгар социологизм гөрләп чәчәк ата. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре Разумов, татар зыялыларын өч төркемгә бүлеп, матбугатта чыга. Беренче төркемгә ул, Коммунистлар партиясе белән кулга-кул тотынышып, партия сәясәтенә массаларны тыгыз туплау өчен көрәшүчеләрне кертә. «Бу төркем, – ди ул, – иң мәдәни һәм алдан күрүче төркем». Мондый беренче сортлы төркемгә ул Г. Сәгъдине кертә (Красная Татария. – 1928. – № 145. – 24 июнь).

Аннан ике көн элек кенә – 22 июньдә – Г. Сәгъдинең «Кызыл Татарстан» газетасында «Мәдәни революция алдында советчы укымышлыларыбызның бурычлары» дигән мәкаләсе чыккан була. Тәнкыйтьче бу мәкаләсендә язучыларны шулай ук төркемнәргә бүлә һәм С. Җәлалнең «Чаян» да эшләвен «буржуазиянең безнең эшкә тыгылуы» дип бәяли.

Көрәш кыза бара. Көрәш дигәнебез – элеккеге әдәби мираска, Октябрь борылышына кадәр үк язучы исемен алган шәхесләргә каршы. 1929 елның 21 октябрендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросының утырышында татар язучыларының мәгълүм сәяхәте турында отчёт тыңлана. Бюро карарында татар әдәбиятында марксистик тәнкыйтьнең йомшак булуы, Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен басканда бу мираска марксистик аңлатмалар җитәрлек булмавы басым ясап әйтелә. РАППның (Пролетар язучыларның Россия ассоциациясе) 1928 елгы II пленумы да вульгар социологизмга «яшел ут» ача. Пленум Октябрь борылышыннан соңгы иҗат көчләрен ике төркемгә бүлә:

1. Кайбер вакыт буржуа язучылары, революциягә кушылып, шул революциянең максатларын үзләштерергә һәм шуны үзләренең иҗатларында чагылдырырга омтылдылар.

2. Буржуазия белән бик нык бәйләнгән икенче бер төркем язучылар, үзләренең иске карашларыннан аерыла алмыйча, баррикаданың теге ягында (СССРның тышкы һәм эчке эмигрантлары хәлендә) калып, боларның күбесе иҗат эшеннән бөтенләй киттеләр һәм бик аз өлеше аны дәвам иттерәләр.

«Татар пролетариат әдәбиятында бөек борылыш башланды» дигән мәкаләсендә К. Нәҗми бу ике төркемнең исемлеген дә бирә. «А» төркеменә ул Г. Ибраһимов. Ф. С.-Казанлы, Ш. Камал, М. Гали, К. Тинчуриннарны; «Б» төркеменә Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Н. Думави, Н. Исәнбәт, С. Җәлал һәм Т. Ченәкәйләрне кертә («Атака» журналы. – 1930. – № 8, 9).

С. Җәлал һәм аның кебекләрнең соңгы көннәре якынлаша. С. Җәлалнең яңа җәмгыять укучылары өчен яңа рухта язган хикәяләре дә, китаплары да, Кызыл Армияне мактаган ясалма хикәяләре дә ярдәм итми. Һәлакәт якынлаша. Соңгы «удар» ны аңа журналист (үзен язучы, шагыйрь дип тә йөрткән) Закир Гали ясый. Язучыларны «тазарту» җыелышыннан хисап биреп, С. Җәлал турында җыелышта нәрсә әйткәннәрен ул матбугатта хәбәр итә. Аңа, ди ул, болай әйттеләр: «Син, агайне, революция белән һаман әле сугарылып җитә алмагансың, син үз каләмеңне актив совет хезмәтчесе иттерә алмыйсың, син әле лагерьның кайсы ягында торуыңны әйткәнең юк. Безгә сине лагерьның теге ягындарак торасың түгелме икән диделәр» («Яңалиф» журналы. – 1930. – № 4).

З. Гали, бәлки, үзе зур талант иясе булгандыр, яңа совет әдәбиятының әйдәп баручы көчләреннән саналгандыр? Хәер, бер генә әдип тә тәнкыйтьче, публицист бәясенә мохтаҗ түгел. Әдипнең урынын язган әсәре генә билгели, аңа шул гына судья, шул гына шаһит һәм шул гына… гаепләүче – прокурор. З. Галинең «Без – пионер» дигән шигыре бар. Кызыклы гына. Менә шуннан өзек:

10 яшендә бездә смычка,

14 тән – комсомолец.

Тагын үскәч —

Инде коммунист.

Бездә милләт тә юк,

Дин дә юк;

– Интернационал!

(Кечкенә иптәшләр. – 1924. – № 2, 3)

Балта менә кемнәр кулында…

Алдарак, С. Җәлал әдәби тәнкыйтьтә ике-өч кенә тапкыр җылы сүз ишеткән, дигән идек. Аны репрессиядән коткарып кала алмасалар да, ул сүзләр бик әһәмиятле. Чөнки аларның берсен Г. Ибраһимов, икенчесен Г. Кутуй әйткән.

Октябрь борылышыннан соңгы әдәбиятка бәя биреп, Г. Ибраһимов язучыларны шулай ук төркемли. Аның төркемләвендә исә С. Җәлалнең урыны өметле генә. «М. Гали, С. Җәлал кебекләр ачыктан-ачык коммунизм байрагын күтәрмәсәләр дә, ди ул, бөтен яклары белән ачыктан-ачык иҗтимагый революция рухына төштеләр» (Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 31).

Г. Кутуйный бәясе исә соңрак.

«Сүнгән» футуризмның яңа тамырларын эзлим, – дип яза ул 1927 елда. – Татар әсәрләрен укып ачынудан, кызганудан башка кашымны да селкетмим. Дөрес, бу әсәрләр арасында «Акчарлаклар», «Табигать балалары», «Мөгаллим», «Дим буенда», «Адәмләр» һәм «Сүнгән йолдызлар» кебек эчтән көлдергән, эчтән елаткан һәм тирән уйлатканнары бар…

Ләкин болар – тик бөртекләр генә» («Безнең юл» журналы. – 1927. – № 6, 7).

…Быел татар укучысын зур шатлык көтә: «Казан утлары» журналында «Дим буенда» басылып ята.

Язучының юбилеен кәҗүнни мәкалә белән түгел, әнә шундый игелекле эш белән билгеләргә кирәк. Хәзер заманы шундый.

Борынгы Рим юриспруденциясендә «Һәркемгә – үзенеке» дигән бер гыйбарә бик модада булган. Моны Германия нацистлары да бик яраткан. Бухенвальд капкасына язып та куйганнар аны (аның капкасыннан бу сүзләрне укып, 238 мең кеше кергән, шуның 56 меңе кире чыкмаган). Әйе, һәркемнең – үзенеке. З. Гали дә – кып-кызыл интернационалист – утызынчы еллар корбаны, С. Җәлал дә…

Ләкин Садри Җәлал – татар әдәбиятында искиткеч зур эз калдырган корбан. Лирик язучы, ялкынлы публицист.

(Социалистик Татарстан. – 1991. – 29 март)

Мәдәни мирасыбыздан бер кисәк

1908 елның язында Казанның 2-Ямская урамындагы (ул хәзерге Тинчурин урамы тирәсендә булган урам) бер катлы йорттан мәет озатыла. Биш баласын ятим калдырып, теге дөньяга киткән әлеге мәрхүм мәгърифәтче Габделмәннан Рахманколый була. Җеназа артыннан дүрт ир бала (Солтан, Каюм, Нәҗип, Мәхмүт) атлый; икесе инде җитеп килүче егет. Өйдә калган сеңелләре – бәләкәй Мәрьям исә әле зиратка барырлык түгел. Габделмәннан абзыйдан әнә шул биш бала белән хатыны Мәстүрә (Кукмара ягы Арпаяз авылының мулла кызы) кала. Ул да озын гомерле булмый: күп хәсрәтләр күреп (ике улын укудан чыгаралар, берсе – Солтан – 1916 елда кинәт үлә), 1919 елда дөнья куя. Каюм башта әтисе янында Кәримевләр типографиясендә эшли. Революция көннәрендә шунда яшерен рәвештә бастырылган сәяси листовкаларны алып чыгып, тиешле кешеләргә тапшырып йөри. 1914 елгы бөтендөнья сугышына алынып, шунда әсирлеккә төшә, герман әсирлегеннән аны Төркиягә җибәрәләр, Төркия исә Англия-Ирак фронтына озата. Горбәтлектән ул 1919 елда гына кайта, инде танылып килгән шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Заһирә Байчуринага өйләнә. 1935–1939 елларда З. Байчурина Казанда район Советы депутаты итеп сайлана, ә ире Каюм Рахманкулов 1937 елда шәхес культы корбаны була.

Нәҗип Рахманкулов, әтисе үлгәч, реаль училищены ташлап, Арслановларның коммерческо-оптовый кибетенә конторщик булып керә. 1914 елда сугышка алына, революциядә катнаша, 1918 елда компартиягә керә. Наркомюстта эшли. Эшли… 1937 елга кадәр…

Рахманколыйның кече улы Мәхмүтнең тәрҗемәи хәлен мин ачыклый алмадым. Мәгърифәтче Рахманколыйның соңгы баласы мәшһүр җырчы Мәрьям апа Рахманкулова иде. Ул әле күптән түгел (1989 елда гына) вафат булды. Мәрхүмә Мәрьям апа абыйларының язмышын бик томанлы хәтерли иде.

Матбугат битләрендә бу нәселгә кагылышлы байтак материал сакланган. 1916 елга караганнары язучы, тәрҗемәче Солтанның үлеме турында. Гаиләне туйдыручы Солтан үлгәч, «Сөембикә» журналы Мәрьямгә ярдәм итү кампаниясен башлап җибәрә. Журналда басылган «Ярдәм итик әле» дип исемләнгән мәкаләдә (1916, № 3, 4), мәсәлән, түбәндәге сүзләр әйтелә: «Гимназиядә укымакта булып, киләчәктә милли гимназиямездә мөгаллимә булачак туташларымыздан берсе булган Мәрьям туташ Рахманкулова җәнабләре шул көннәрдә һич тәрбия кылучысы калмадыгыннан фәүкыльгадә фәкыйрьлек вә гаять бөек ихтыяҗга төшмешдер… Ачлык дулкыннары килеп, аны какмасын, татлы өмидләре зарурат упкыннары астына кереп югалмасын өчен дә аңа ярдәм итү тиешледер». Әлеге мөрәҗәгатьнең авторлары Бәнат Сөләймания, Багъбөстан, Камилә Мозаффария, Маһруй Мозаффария, Гөлсем Терешкавия һәм «Сөембикә»нең рәсми нәшире һәм мөхәррире, Тукайның бик якын танышы Якуб Хәлили була.

Журнал редакциясенә ятимә Мәрьям өчен дип иганә ачыла. Бу турыда журналның 1917 елгы 6–10 нчы саннарында да информацияләр бар. Шунысы кызык: Мәрьям апа (1964 еллар тирәсендә аның белән берничә тапкыр очрашып, истәлекләр язып, аларны мин инде матбугатта да чыгардым) «Сөембикә»дә үзе турында язылганнарның берсен дә белми иде.

Бу язмамда мин укучыларны мәгърифәтче Габделмәннан Рахманколыйның әдәби-педагогик карашлары белән таныштырмакчы, шуның белән бергә, бүгенге совет дәреслекләре белән мәгърифәтчеләр эшләп чыгарган уку китаплары арасындагы аерманы күрсәтмәкче булам. Берәүгә дә сер түгел, без кулаклар, мәчет, мулла, «солтангалиевчеләрне» кандошман күреп язылган дәреслекләрне укып үстек. Хәзергеләрендә алай ук түгел, шулай да 1 нче класста ук балаларны «коллективлаштыру», «индустрияләштерү» кебек сүзләр белән таныштырырга ашыгабыз, тизрәк «сыйнфый аң» сеңдерергә тырышабыз. Г. Рахманколый төзегән дәреслекләрдә исә иң беренче планга әхлак тәрбиясе куелган. Әхлак тәрбиясен ул табигатькә мәхәббәт, гади крестьян тормышын тасвирлау аркылы хәл итәргә тырышкан. Шулай итеп, ул игенче хезмәтенә ихтирам тәрбияләүне күздә тоткан. Әлбәттә, ул төзегән уку китапларында зур урынны А. С. Пушкиннан тәрҗемәләр алып тора. Бу бик табигый, чөнки ул чорда әле Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек әдипләребез булмаган. Шуңа күрә Пушкин әсәрләрен аңа үзенә тәрҗемә итәргә туры килә.

Казан университетының гыйльми китапханәсендә аның берничә китабы саклана. Шуларның беренчесе «Мөгаллим» дип атала. Ул 1898 елда Казанда чыга. Тышлыгына: «Мөбтәдиләрне (башлап җибәрүчеләрне) яңа ысулның тарика саутиясе (аваз методы юлы) илән тәгълим кыйлучы (өйрәтүче) әфәнделәр өчен тәртип кыйлынмыш китап.

Мөәллифе (китапны төзүче) мөгаллим Казан шәһәрендә истикамәт итүче (туры юл, намус белән) Габделмәннан ибне мелла Әхмәтҗан Рахманколый әл-Шыңарый» диелгән.

Әл-Шыңарый дип әйтүнең мәгънәсе бар. Ул башта туган авылы Олы Шыңарда (Саба ягында) һәм Кышкар мәдрәсәсендә укый, аннары Казандагы Учительская школаны тәмамлый. Шуннан соң Олы Шыңарга кайтып укытучылык итә. Әл-Шыңарый дигән псевдоним әнә шуннан килә.

Әлеге дәреслек кызыклы гына методика белән төзелгән: анда, фонетика тибында һәр дәрескә эшкәртмә бирелеп, һәр хәреф-авазны ничек өйрәтү юллары күрсәтелгән. Беренче дәрестә үк аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәтү таләп ителгән (бу бик мөһим, чөнки ул төшенчәләрне әле бүгенге көн кешеләре дә бутый).

Шул ук елны Г. Рахманколыйның яңа укый башлаган балалар өчен «Тәнбиһе сыйбиян» (ягъни «Сабыйны уяту») дигән икенче китабы чыга. Анда авторның бер яктан Кышкар мәдрәсәсендә гарәп-фарсы буенча алган төпле әзерлеге сизелсә, икенче яктан Учительская школада алган яңача фикерләү алымы күзгә ташлана.

Безнең педагогика, әдәбият, методика, тел фәннәребезнең тарихында башка бик күп өлкәләребездәге кебек «лидерлык» тенденциясе яшәп килде. Без һәрвакыт һәр өлкәдән бер генә кешене аерып алдык та (күмер чабуда – А. Стаханов, тимерчелектә – А. Бусыгин, поездларны тизрәк йөртүдә – П. Кривонос, корыч эретүдә – металлург М. Мазай, мамык җыюда таҗик кызы – Мәмләкәт, тракторда – Паша Ангелина, тукуда – Мария һәм Евдокия Виноградовалар, аяк киеме тегүдә – Н. Сметанин һ. б.) бөтен рухи, физик, социаль потенциябезне аерым кешеләр – лидерлар тирәсенә генә тупладык.

Моңарчы без бик күп хәзинәбезне өйрәнмәдек. Г. Рахманколый эшчәнлеге дә әнә шулай ята бирә. Ә анда өйрәнерлек нәрсәләр бар: гасыр ахырында ук Г. Рахманколый тәрҗемә эшенә керешә. Мәктәп балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә иң уңай әсәр дип ул А. С. Пушкинның балалар өчен язган әсәрләрен исәпли. Аның «Балыкчы һәм балык турында әкият» ен тәрҗемә итеп, аны 1901 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. Аңа үзеннән кереш сүз дә өсти. Әсәрне ул укучыларга кызык булган өчен генә түгел, бәлки тәрбия ягыннан уңышлы булганы өчен ала. (Анда комсызлык һәм аның зарары турында сүз бара. Китап авторы балаларда әнә шул сыйфатны булдырмаска тели.)

1906 елда Г. Рахманколыйның тагын ике уку китабы дөнья күрә. Ул вакытта авторларның инициативасын чикләп торучы программалар булмаганлыктан, дәреслекне һәркем үзе теләгәнчә төзегән. Димәк, һәр төзүче гомумпедагогикага, гомумәдәбиятка үзеннән өлеш керткән, баеткан. Әдәби, фәлсәфи, педагогик фикер әнә шулай алга барган. Әхлакый тәрбия, Г. Рахманколый уйлавынча, беренче чиратта кешенең табигатькә мөнәсәбәтеннән башлана.

Адәм баласы үзенең эчке дөньясын табигатьне – тышкы дөньяны танып белү аркылы формалаштырган, һәм кеше үзен табигатьнең бер кисәкчеге дип белгән. «Ак пароход» исемле повесте буенча барган фикер алышу уңае белән Ч. Айтматов: «Кешенең табигатькә мөнәсәбәтеннән аңның иң әһәмиятле функциясе – әхлак проблемасы туа. Әхлак проблемасы исә кешене тереклек дөньясының барлык төрләреннән аерып, өстен итеп чыгарып куя», – дигән иде.

Моның шулай икәнен К. Д. Ушинский да, Л. Н. Толстой да яхшы аңлаган. Алар дәреслекләр, уку китапларында балаларны «сыйнфый яктан уяу булыгыз», «сыйнфый дошманнарыгызны юк итегез» дип түгел, ә күбәләккә, кошларга, үсемлекләргә, ата-анаңа, кешеләргә карата миһербанлы булыгыз дип тәрбияләгәннәр.

Г. Рахманколый да рус педагогы К. Д. Ушинский традициясен дәвам итә. Хәер, «Кыйссаи Йосыф», «Нуры содур», «Нәһҗел-фәрадис», «Кырык бакча» ларда да нигез итеп әхлак тәрбиясе алынган бит. Г. Рахманколыйның 1906 елда чыккан китабының берсе «Ачкыч» дип исемләнгән. Аның беренче битенең өстенә «Бисмилла…» куелган һәм искәрмә ясалган:

«Мөбтәдиләргә сабак башлау зур эш булганлыгы өчен Аллаһе Тәгаләнең исеме илән башлыймыз, Аллаһе Тәгалә үзе ярдәм бирсен дип, бисмилланың мәгънәсен аңлату тиеш». Авторның һәрбер хәрефкә карата биргән җөмләләре дә, нигездә, әхлак тәрбиясен күздә тота. Мәсәлән, «Фәһемле бала сабакны тиз белә. Урам баласы аңгыра була. Тәрбияле бала фәкыйрьләргә шәфкатьле була. Урам баласы ялкау була. Үзеңне сакла яшьлектә, киемеңне яңалыкта, димешләр. Тырыш баланы хәлфә ярата һәм ата-анасы хәер-дога кыла». Әлеге китапта мондый җөмләләр йөзләрчә.

Хәрефләр өйрәтелеп беткәч, алга таба хикәятләр бирелә. Болары да әхлак турында. «Мәктәпнең файдасы», «Дөньяда эшсез кем бар», «Тәрбияле бала», «Ата-ана һәм хәлфә халкы» әнә шундыйлардан. Китап авторының үз шигырьләре дә бар. Шигырь гыйлеме ноктасыннан чыгып караганда, сәнгатьлелек ягыннан бу әсәрләр, бәлки, бик үк югары да тормыйлардыр. Шулай да ул шигырьләр белән танышыйк әле, крестьяннан чыккан мәгърифәтче Габделмәннан крестьян балаларының нинди кылларына тәэсир итә, аларда нинди хисләр уята икән? (Ни сәбәптәндер «Татар балалар поэзиясе антологиясе» нә аның «Яз» шигыре генә кергән, аннан да нибары өч строфа гына алынган.)

Менә аның «Мәктәпкә өндәү» дигән шигыре:

 
Балам, җыен мәктәпкә.
Әтәч кычкыра күптән;
Киен: тәрәзәләргә
Кояш яктысы төшкән.
Кеше, хайван вә кош-корт
Эшендә бит һәрберсе:
Кырдан кайта күбәләк,
Балга оча бал корты.
Саф көн, күңелле болын,
Урман уйганып шаулый;
Тукран агачны тукый,
Тургай яңратып сайрый.
Җәтмә тарта балыкчы,
Болын яңрата чалгы.
Тырыш, балам, сабакка —
Ялкаулыкта ни калды?
 

«Ачкыч» та – крестьян рухы. Бөтен материаллар – һава хәле, табигать, җир-суга мәхәббәт турында. «Яз» шигырен дә тулысы белән китерик әле:

 
Инде яз көне җитте,
Җирдә кар эреп бетте;
Салкын буранлы көннәр
Кыш белән узып китте.
Гөрләвекләр дә беткән,
Аяк аслары кипкән.
Көн җылынгач, халыктан
Күп эш кайгысы киткән.
Иртән тәрәзәләрдән
Кояш яктысы төшкән;
Нинди матур сайрыйлар —
Кошлар килеп җитешкән.
Җылы һавада йөреп,
Агым суларны күреп,
Күңелләрем хушлана —
Язның рәхәтен белеп.
Агач яфрак башлыйдыр,
Җирне үлән каплыйдыр;
Язны ганимәт белеп.
Халык та тик ятмыйдыр:
Бакчаларын тазарта,
Түтәлләрен кабарта;
Кыш буенча хәзерләнгән
Киндерләрен агарта.
Урам тулы балалар
Уйнап хозурланалар;
Сабан туе җитә, дип,
Нинди шатлана алар.
Шундый матур һаваны
Яратгучы Ходаны
Онытырга тиеш түгел
Һичбер вакытта аны.
 

Игътибар иткәнсездер: элек халкыбызның зур бәйрәме булган Сабан туе язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелгән. Моны, бу информацияне, бүгенге буынга җиткерергә, аңлатырга кирәк. Тагын бүген без митинглар ясап, мәйданнарга сөрән салып сөйләгән сүзләребезне, таләпләребезне Г. Рахманколый гап-гади шигырь юлларында әйткән дә бетергән: онытырга тиеш түгел һичбер вакытта аны… Ә без… Ә без… 20–30 нчы еллардагы дәреслекләр, мәкаләләр, газета-журналларыбызда күпме көч куйдык: Алла юк, Алланы, мулланы, мәчетне, чиркәүне, попны юк итик, шартлатыйк… Без бит динне бүген дә мәҗбүри кертү турында сүз алып барып чираттагы хатаны эшлибез. Дин – ирек эше, вөҗдан эше. Аны тыярга ярамый, аны мәҗбүри рәвештә кеше күңеленә кертеп тә булмый. Хәтерлисезме? М. Горькийның «Тормыш төбендә» («На дне») әсәрендә Лука исемле гыйбадәт кылучы карттан Пепел сорый:

– Әйт әле, картлач: Алла бармы?

Картлач исә – тормыш тәҗрибәсен туплаган кеше – аңа болай җавап бирә:

– Әгәр ышанасың икән – бар, ышанмасаң – юк… Берәр нәрсәгә ышанасың икән – шул инде бар…


Без мактаган татарча совет балалар журналларында, аларны чыгарган язучыларның анда дөнья күргән әдәби әсәрләрендә, мәкаләләрендә безнең бәгыребез булган әхлакка, гореф-гадәткә, иманыбызга күпме нәфрәт бар! Бүген яшьләр урамда кеше үтереп йөриләр, безнең заманда ул юк иде, диләр Сталин режимын сагынучылар. 30–40 нчы елларда урамда кеше үтереп йөрү нигә юк иде? Чөнки ул чордагы яшьләрнең әти-әниләре әнә теге әхлак – үгет-нәсыйхәт, дингә, мәчеткә, муллага, чиркәүгә, попка, халыкның элекке гореф-гадәтләренә ихтирам рухында тәрбияләнгән кешеләр, һәм бу сыйфатларны алар безгә – бүген картаеп килә торган буынга тапшырганнар иде. Бүгенге үтерүчеләр кемнәр? Имансыз, динсез-мәчетсез, чиркәүсез, «сыйнфый көрәш» җырын җырлап үскән безнең буын балалары.

 
Бәр барабанны, бәр барабанны,
Аның таушына дөнья яңрасын.
Әй пионер! Ныклап кара!
Илдә дошманнар һичбер калмасын!
 

Менә шундый рухта тәрбияләнгән кешеләр алар.

Без укыган дәреслекләрдә (1935–1938 еллар) болай иде: табышмак: «Ура, суга, җилгәрә, симез орлыклар бирә» (җавабы – комбайн). Җыр:

 
Тракторның тәгәрмәче
Алга таба әйләнә;
Колхозниклар, сак булыгыз,
Сезгә кулак бәйләнә.
 

Әйтем: Трактор! Сука бабай, ерак тор!

Шигырь:

 
Бездә дин дә юк,
Милләт тә юк —
Без – интернационал!
 

Юаш крестьян-мәгърифәтче Габделмәннан ага исә «Басуга сәяхәт» дигән шигырендә (шул ук «Ачкыч» та) болай яза:

 
Углым, киен өстеңә,
Басу күргән юк бер дә;
Йөреп кайтыек бергә.
Күңелле хәзер кырда.
Борчак, ясмыклар үскән,
Җиләк-җимешләр пешкән,
Ындыр артына чәчкән
Богъдайларыбыз үскән.
Хода насыйб әйләсә,
Җитәр вакыт эшләргә;
Сәламәтлекне бирсен
Эшләп икмәк тешләргә…
 

Соңгы юлларга игътибар итик: мәктәпләрдә без уздырган пионер сборларының йөзләгән, меңләгәнен алыштыра бу! Мин бит 1947–1948 елларда мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшләдем, хәзер пенсия алганда, ул ел минем хезмәт стажыма керәчәк, ә без пионер дружинасында ул елны Молотов, Берия, Сталиннарның туган көненә багышланган сборлар уздырдык ач крестьян балалары белән. Комсомолның район комитетында пионер эше буенча утырган секретарьга мин төгәл «отчётлар» җибәрә идем: сбор, янәсе, билгеле бер көнендә әйбәт узды…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации