Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 30 (всего у книги 50 страниц)
Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым…
Быел Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Әхмәтгәрәй Хәсәниләр чыгарган әдәби-эстетик «Аң» журналының секретаре булган Зәйнәп Хәсәнинең тууына 100 ел тулды.
Ул 1968 елда Казанда үлде, Тукайлар, Вахитов, Әмирхан, Ямашевлар турында күп нәрсәне сөйләп бетерә алмыйча дөньядан китте. Мин ул исән вакытта аспирантурада укый идем, ике тапкыр аның белән очрашу бәхетенә ирештем.
– Миңа бик күп кеше килә, документлар сорыйлар, – дип сөйләде шул чакта Зәйнәп апа. – Кайбер кешеләр алган әйберләрен кайтарып бирергә оныталар. Минем ирем Әхмәтгәрәй бик югары культуралы кеше иде. Алар – Мулланур, Тукай, Фатих, Хөсәен, Гафур, Камал – татар зыялылары, бик тәрбияле, әдәпле кешеләр иде. Миңа кеше күп килә. Мин аларның барысына да якты чырай бирмим. Әмма ике кешене яратам: алар фән, гыйлем өчен, татар культурасының тарихы өчен мәгълүмат туплыйлар. Язучы Габдрахман Әпсәләмов һәм тарихчы Рәфикъ Нәфыйгов. Аларны аңлыйм, аларга күп нәрсә сөйлим. Ләкин мин бит инде авыру. Авыру кеше юньле истәлек сөйли аламыни?
Зәйнәп апа остеохондроз дигән авырудан иза чигә, торганда-утырганда ыңгырашып газаплана иде. Мин блокнотыма нидер язам һәм күз алдына китерәм: тормыш, яшәеш – рәхимсез. Элегрәк, Казан шәһәрендә иң чибәр туташ кем булган, дип сорасалар, замандашлары әйтер иде:
– Арча ягы Түбән Киек авылы сәүдәгәре Ногман кызы Зәйнәп…
Аның әтисе, бәхет эзләп, унике яшеннән өеннән чыгып китә. Казан арты халкы өчен ул заманда юл бер – Җаек ягы. Шулай ул да Уральск шәһәренә килеп чыга. Казан арты – Әтнә, Дөбьяз, Арча төбәгеннән киткән кешеләр барысы да Уральскида. Зәйнәпнең әтисе анда ялланып эшли, ләкин укый да. Бераз белем алгач, Казанга кайта, мәшһүр Вафа байга эшкә керә. Вафа Бигәев кулында ул тугыз ел эшли. Сабын-мануфактура сәүдәсе миллионерлары Галикәевләр кызы Рабигага өйләнә. 1887 елда бу гаиләдә Зәйнәп исемле кыз дөньяга килә. 1904 елда аны Казан арты сәүдәгәре Сибгатулла Хәсәневнең укымышлы улы Әхмәтгәрәй Хәсәневкә (Гәрәй Хәсәни) ярәшәләр. Казанның «Халидия» мәдрәсәсен тәмамлаган бу кыз татар культурасы тарихында искиткеч зур роль уйный.
Алар, Әхмәтгәрәй Хәсәни белән бергәләп, Ногман абзыйдан алган бирнә акчасын кушып, «Гасыр» исемле нәшрият оештырып җибәрәләр. «Әти-әни язу эшенә каршы килделәр, – дип сөйли Зәйнәп апа. – Җитмәгән сумманы минем бриллиант, энҗе йөзекләрне сатып әзерләдек. Башта китаплар бастырдык. Якын иптәшләр әйтәләр: «Әллә берәр журнал чыгарып карыйсызмы?»
Картлар сәүдә эше белән Мәскәүгә киткән арада (Гәрәйнең әтисе Сибгатулла, Зәйнәпнең әтисе Ногман икесе дә зур сәүдә кешеләре), яшьләр Тукай, Әмирхан, Г. Газиз, Г. Коләхмәтовны үз дачаларына кунакка чакыралар. Җәйнең эссе бер көнендә бу очрашуда «Аң» журналын чыгару турында тарихи карар кабул ителә. Журнал татар яшьләре арасында сенсация тудыра. «Мондый журналга ихтыяҗымыз бар иде. Иншалла, инде үтәлер», – дип яза Балкан сугышларына хәбәрче сыйфатында киткән Ф. Кәрими Истанбулдан. «Аң»ның эшчәнлегендә Зәйнәп Хәсәни төп рольләрнең берсен уйный. Ул авторлар белән эшли, корректура укый, һәр санның планын төзи. Ире Әхмәтгәрәй кәгазь, буяу, шрифт, машина мәсьәләләре буенча ерак шәһәрләргә йөри, «Гасыр» нәшриятының китапларын сатуны оештыра. «Аң» журналының язмышы еш кына бер Зәйнәп кулына бәйле булып кала. Тукайның иң яраткан журналы була ул. Гомеренең чигендә шагыйрь анда унөч шигырен бастыра. Үләренә дүрт көн кала Клячкин шифаханәсеннән язган иң соңгы хаты да Зәйнәп ханымга. Игътибар итегез: авыру, үлем турында бер сүз дә юк, шагыйрьдә әдәбият кайгысы. Моны гражданлык батырлыгы дип ничек әйтмисең!
«Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым!
8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректураны үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде…»
Сүз – «Аң» журналының 1913 ел, 8 нче саны турында бара. Шагыйрьнең үтенүе буенча Зәйнәп Хәсәни бу санга аның «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Мәктәп» шигырьләрен урнаштыра. Тукай, үләренә санаулы сәгатьләр калганда, шул шигырьләрнең язмышы өчен борчыла: «Толстой сүзләре» нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр», – дип яза ул үз гомерендәге иң соңгы хатында.
…Зәйнәп апа теге вакытта үзенең бүлмәсендәге пыяла шкафларны ачмады. Шкафларның эче тулы затлы төпләнгән китаплар, йозаклы альбомнар иде.
– Болар арасында Тукайга, Вахитовка, Әмирханга кагылышлы байтак әйбер бардыр? – дип сорадым.
Зәйнәп апа авыр ыңгырашып урыныннан торды, тамырлары бүрткән сөякчел кулларын шкаф пыялалары өстеннән шудыртты.
– Син гаеп итмә, егет, – диде, – мин боларны ачмыйм. Монда син әйткәннәр генә түгел, монда шул заманның әдәби-мәдәни тормышы… Тик менә сезнең кебекләр алган әйберләрен кайтарып бирмиләр. Иң яхшысы: мин сезгә сөйлим генә…
Һәм ул миңа М. Вахитов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан турында сөйләп китте. Аннан Г. Газиз, Г. Рәхим турында. Аннан генерал Шәфи Шамил, аның йорты, аның улы Заһид Шамил, аларның Казандагы нәсел-нәсәбе турында.
Зәйнәп апа чын мәгънәсендә «аяклы энциклопедия» иде. Без аннан, бу «чыганактан» тулысынча файдаланмадык кебек.
Зәйнәп ханым Хәсәнинең тууына йөз ел тулган көннәрдә күңелне тагын бернәрсә борчый: теге мәшһүр китапханә – андагы затлы китаплар, йозаклы альбомнар бүген кайда?
Әдәбият, сәнгать тарихыбызның күгәрмәс, тутыкмас сәхифәләре кайда ята икән? «Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым» ның – Тукайның сердәше, якташы булган ханымның – туган-тумачалары кайда? Бу турыда беләсе иде.
(Социалистик Татарстан. – 1987. – 8 август)
Тарихтан сабак
(Җ. Вәлидинең тууына 100 ел)
I
Тарихыбыз бай; менә соңгы ун елда шундый бер «полоса» га килеп кердек, әдәбият, иҗтимагый фикер өлкәсендәге зур эшлеклеләребезнең 100 еллык юбилейларын уздырабыз. Г. Коләхмәтов, М. Вахитов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Газиз, К. Тинчурин… Менә шул төркемдә талантларын 1905 ел революциясе ачып җибәргән, шул революциядән соң бик тиз генә «халыкка хезмәткә» күчкән кешеләр арасында исеме бүгенге яшь буынга бөтенләй дип әйтерлек таныш булмаган үзенчәлекле зур бер галим – Җамалетдин Вәлидов (Җамал Вәлиди) та бар. Аның да тууына 100 ел.
Әгәр галим кешегә, гомумән, талант иясе булган шәхескә, «бәхетле» яки «бәхетсез» дигән терминны кулланырга ярый икән, турысын әйтик, Җ. Вәлиди – бәхетсез, трагик шәхес. Бәхетсезлеге 1917–1918 елларда, революцион алмашыну көннәрендә сыйнфый партияләр, социализмда милләтләр язмышы, большевикларга мөнәсәбәт мәсьәләсендә Оренбургның «Вакыт» газетасында буталчык бер-ике мәкалә бастыруыннан башлана. Аның биографиясендәге бу тапларны, әлбәттә, озак вакытка кадәр хәтерләп калучылар була…
Җ. Вәлиди егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә дә үз адресына җылы сүз ишетмәде. Берәүләр тиз генә матбугат битләрендә урын яулап алып, «без, марксистлар, шулай уйлыйбыз», «без – кызыл көрәшчеләр» дип, үзләренә үзләре реклама ясап, үткәндәге әдәбиятны, электән үк иҗат итеп килгән язучыларны зир-зәбәр китергәндә, Җ. Вәлиди алай кычкырмады, иҗтимагый-политик сәхнәдә активлык күрсәтмәде. Ләкин берәүләрнең «мин – марксист!» дип, бугаз киереп шапырынып йөрүләре иҗтимагый-политик активлык булмаган кебек, Җ. Вәлидинең дә үзе турында кычкырмавы ул әле һич тә аның капма-каршы полюста торуы дигән сүз түгел иде. Утызынчы елларга таба инде, әгәр сиңа әдәби тәнкыйтьтә бер кара тап тагылса, аны юып төшерүе матбугатта марксизмнан бик ерак торган, күсәк күтәргән «тәнкыйтьчеләр» өстенлек иткәндә, үз-үзеңне яклау бөтенләй мөмкин булмаган хәл иде. Һәм Җ. Вәлиди – халкыбызның әзерлекле әдәбият тарихчысы, тәнкыйтьче, тирән белемле тел галиме – бу шартларда дәшми, эшли генә. Вульгар социологлар аны юк иткәнче эшли. Аның гомере 1932 елда фаҗигале рәвештә өзелә. Һәм шул көннән башлап КПССның XX съездына кадәр, ә безнең матбугатта 1959 елда «Совет әдәбияты» журналында Г. Халитнең «Әдәби тәнкыйтебезнең югалмас сәхифәләре» исемле мәкаләсе чыкканга кадәр телгә алынмый. Г. Халитнең бу мәкаләсе әдәбиятчыларны, киң катлау укучыларны сискәндергән бер хәл булды. Ничек? Безнең шундый галимебез булганмыни? Аның язмышы ничек? Язмыш турында ул елларда сөйләргә яратмыйлар иде, шәхес биографиясен кешегә сөйләп бирү мөмкинлеге әле күптән түгел генә – партиябезнең ачыктан-ачык сөйләшүгә таба курс алганыннан соң гына туды.
Трагик биографияле галимнең фән өлкәсендәге мактаулы урынын аның тууына 90 ел тулган көннәрдә яшь галим Р. Мөхәммәдиев ачып бирде. Аның «Югалмас мирас эзеннән» дигән мәкаләсе бүгенге фәнни эшлеклеләребез, үткән тарихыбыздагы хакыйкатьне белергә омтылган укучыларыбыз исеменнән Җ. Вәлиди шәхесе алдында ихтирам белән чын мәгънәсендә баш ию иде.
Ләкин шулардан ары Җ. Вәлиди мирасын аякка бастыру буенча берни дә эшләнмәгән әле. Аның әдәбият, иҗтимагый фикер тарихы буенча язылган хезмәтләрен (русча язылган берсе белән В. И. Ленин танышканлыгы турында Р. Мөхәммәдиев язып чыкты), тел, әдәбият, тарих буенча «Вакыт», «Безнең Байрак» газеталарында, «Мәгариф» журналында басылган берничә йөз мәкаләсен, башка халыклар булса, әллә кайчан бергә туплап өч-дүрт том итеп чыгарырлар иде инде, юк шул, бездә ашыкмыйлар. Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өч секторы җигелеп эшли торган өлкә инде югыйсә.
Күренекле тел галиме Җ. Вәлидинең исеме академик А. Н. Кононов редакциясендә чыккан «Библиографический словарь отечественных тюркологов» дигән (1974, Мәскәү) китапта да юк. Монысы инде безнең бүгенге галимнәребез оятына. Үз исемнәренең кайда керү-кермәүләрен дер калтырап күзәтеп барган тел, әдәбият галимнәребез зур остазларны юкка гына шулай күрмәмешкә салышалар: тарих һәрвакытта да эзлекле хәрәкәт итә һәм хакыйкатьне бүген булмаса, иртәгә өскә чыгара. Шунсыз үсеш юк, алга барыш юк. Югыйсә Җ. Вәлидинең заманында бөтен бер фәнни институтының бер секторы еллар буе эшләгән эшне – татар теленең «Аңлатмалы сүзлеге» н эшләп чыкканын онытмаска иде. Җ. Вәлиди – «тел вә имля» мәсьәләсен унынчы елларда ук «Вакыт» газетасы битләрендә күтәреп, бу өлкәдә һәрвакыт алгы сызыкта барган галим. Академик Үзәк эшчәнлегендә тел мәсьәләләренә кагылышлы катлаулы бәхәсләр һәрвакыт Җ. Вәлиди катнашында барган.
Егерменче елларда татар алфавитына багышланган барлык җыелышларда, утырышларда Җ. Вәлидинең «Аңлатмалы сүзлеге» нә бик югары бәя бирелгән. «Татарны өйрәнү җәмгыяте» ндә Җ. Вәлиди күренекле галимнәр Н. И. Воробьёв, В. А. Богородицкий, И. Н. Бороздин, Н. И. Ашмарин, П. М. Дульский, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Шәрәф, Н. Ф. Калинин һ. б. белән бергә интенсив эш алып барган, лингвистик экспедицияләрдә катнашкан, «Балалар лөгате» дигән сүзлек төзегән… Боларга бәя бирү – бүгенге галимнәр эше, Җ. Вәлидинең тууына 100 ел тулган көннәрдә зур дәрәҗәле галимнәр бу турыда зур сүз әйтерләр, дип уйларга кирәк. Ләкин бит Җ. Вәлиди философ та әле…
II
«Вакыт» газетасы битләрендә алып барган «Әдәби мосахәбәләр» циклы, тарих буенча зур күләмле мәкаләләре, милләтләр тарихы буенча фәлсәфи хезмәтләре, ниһаять, Мәскәү – Петроград нәшриятында 1923 елда русча басылып чыккан «Очерк истории образованности и литературы поволжских татар (до революции 1917 г.)» дигән хезмәте, бер дә шиксез, Җ. Вәлидине үз чорының философия галиме дип исемләргә мөмкинлек бирә.
Җамал Вәлиди, осуле җәдид, мәдрәсәләр, әдәбият тарихы, милләтләр, милли әдәбиятлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында язганда, һәрвакытта да анализ ясый һәм, һичшиксез, прогноз бирә. Күтәргән һәр мәсьәләгә карата Җ. Вәлидинең үз карашы бар, һәм ул карашын якларлык көчле логикасы бар. «Бу көндә рус, инглиз, немец вә француз берәр милләт булса, Ауропа – бер бәйнәлмиллиятдер (милләтләрне тоташтыручы). Пушкин, Шекспир, Шиллер, Гюголар иң элек рус, инглиз, немец, француз шагыйрьләре булсалар, аннан соң Ауропа шагыйрьләредер. Бәйнәлмиләл тәшкилендә (оештыру) иң зур гамәл әдәбият булып, монда да иң күп өлешне алучы тәрҗемәдер… Тәрҗемә аркасында Гюго рус авылларында укыла, Пушкин немец фабрикаларына керә, вә Шиллер инглиз шахталарына кадәр нөфүз итәдер (үтеп керә)»… М. Галәүнең русчадан «Хаҗи Морат» тәрҗемәсенә тукталып, Җ. Вәлиди рус әдәбиятында ни сәбәпле Кавказ темасының актив булуы турында кызыклы фикерләр әйтә. Тәнкыйтьче галимнең татар әдәбияты язмышы турындагы фикерләре дә игътибарга лаек: татар әдәбияты ике зур канат уртасында үсә. Болар – рус-Европа әдәбиятлары һәм шәрекъ. Җ. Вәлидинең «Очерк…» әсәре басылып чыккач, матбугатта бу турыда зур бәхәс башлана. (Сүз уңаеннан бүгенге укучы гына түгел, күп кенә галимнәр дә белмәгән бер фактны әйтеп узыйк: «Очерк…» хезмәтенең икенче кисәге дә язылган. Ләкин аның кулъязмасы йә типографиядә калган, йә Җ. Вәлиди кулга алынганда югалган. Тагын шунысы да бар: 1923 елда русча чыккан бу хезмәтнең татарчасы да басылган. Ләкин бу китап без эзләгән Казан, Ленинград, Мәскәү китапханәләрендә очрамады. Байтак санда татар китабы сакланган Хельсинки китапханәләрендә дә бу китап юк.) Әйе, матбугатта зур тарихи-фәлсәфи-әдәби бәхәс башлана. Бу бәхәс автор белән Г. Ибраһимов арасында 1923 елда «Безнең Байрак» һәм «Татарстан» газеталары битләрендә бара. Әлеге бәхәс 1922 ел бәхәсенең дәвамы була. Бер ел элек кенә ике зур галим әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләсендә тәнкыйтьтә сөңгеләр уйнатып алганнар иде. Инде тагын ике галим тарих-фәлсәфә-әдәби тәнкыйть күгендә кылыч чәкештерә – фикер дөньясында ут, ялкын уйный.
Бәхәстә Г. Ибраһимов тарафыннан Җ. Вәлидигә карата кискен-кискен фикерләр әйтелә, ул фикерләрдән шактый еракка китәрлек нәтиҗәләр ясау куркынычы туа. Ләкин әдәбият дөньясындагы бу бәхәс, Г. Халит әйткәнчә, «әдәби тәнкыйтебезнең югалмас сәхифәләре» булып кала. Бүген, үзгәртеп кору һәм ачыктан-ачык сөйләшү чорында, безгә шулай әдәби мирасыбыз турында яңача фикер йөртеп карарга иде! Әдәбият тарихыбыз шундый бер сөйләшү көтә. Әдәби тәнкыйть күз буыш уйнамый торган галимнәрне көтә…
Җ. Вәлиди шул авыр, ләкин файдалы бәхәстән, галим буларак олы җанлылык саклап, үзен вакламыйча чыга. Бу олы җанлылык аның әдәби тәнкыйть эшчәнлегендә зур, әһәмиятле роль уйный.
III
Бик күп тәнкыйтьче, прозаикларга хас булганча, «Буби» мәдрәсәсе шәкерте Җамал Вәлиди дә әдәби эшчәнлеген шигырь жанрында башлап карый. «Вакыт» ка җибәргән беренче шигыре «Бер төрекнең зары» дип атала. Әмма әдәбиятка шактый таләпчән редактор Ф. Кәрими бу шигырьне газетага урнаштырмый. Газетага үтмәгән шигырьләрне Рәмиевләр-Кәримевләр аерым китап итеп бастыралар. Билгесез автор Җ. Вәлидинең шигыре дә шунда эләгә:
Карыным ач,
Өстем ялангач,
Агадыр күздән яшь…
Хуҗа-Төркия
Тора бер көйгә,
Гаҗәпләнәм: бу нигә…
Нигә әле «Буби» шәкерте бер төрекнең зары турында шигырь яза? Ул бит татар егете (Апас авылында туган), нигә әле монда төрек? М. Ю. Лермонтовта укыйбыз:
Ты знал ли дикий край,
под знойными лучами,
Где рощи и луга поблёкшие цветут?
Там стонет человек от рабства и цепей!..
Друг! этот край… моя отчизна!
(«Жалобы турка»)
Лермонтов иҗатын өйрәнгән галимнәр язалар: Төркия исеме астында Россияне тасвирлау ХIХ гасырның беренче яртысында алдынгы рус әдәбиятында бик нык таралган иде…
Шәкерт Җ. Вәлиди әнә шул алымны – интуиция беләнме, әллә рус әдәбияты буенча зур әзерлеге нигезендәме – беренче әсәрендә ук кулланган. «Вакыт» та ул беренче тапкыр 1909 елның августында күренә. Шунысы кызык: әдәби-тәнкыйть эшчәнлегендә Җ. Вәлиди вакланмый, әдәбиятның төп көчләрен тиз тотып ала: Г. Тукай, Дәрдемәнд, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Ибраһимов, Ш. Камалларга логик тирән бәя бирә. Тукайны ул «иҗтимагый тормыш шагыйре» дип атый, Ф. Әмирханның стиле яхшы, ләкин Г. Ибраһимовтан калыша, ди; Дәрдемәнднең стиле сүзләрне бик нәзберекләп сайлауга һәм зур төгәллек белән эшкәртүгә корылган; С. Рәмиев поэзиясенең үзенчәлекле сыйфаты – илаһилыкка омтылу, җирдә яшәү белән канәгатьсезлек, үз язмышын ләгънәтләү, дип билгели.
Бу шәхесләр турында бүгенге без сөйләгәнне, без язган монографияләрнең эчтәлеген Җ. Вәлиди әллә кайчан әйткән дә бетергән!
Җ. Вәлидинең яңа замандагы тәнкыйть эшчәнлегендә ике зур шәхескә – Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовка – мөнәсәбәте әһәмиятле. Тукай шәхесе һәм иҗаты турындагы төрле гайбәтләргә чик куеп, Җ. Вәлиди 1923 елда болай язды: «Ул – таулардан чылтырап ага торган бик күп вак чишмәләр мәҗмугасы…Алардан һәрбер узып баручы эчеп, сусынын кандырып китә… Тукайның иң сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә өслүбедер (стиле. – М. М). Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез вә шуның белән бергә аһәңле вә сәлис (ачык) язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк… Тукай үзенең лирикасы белән рус шагыйрьләреннән бигрәк Лермонтовка охшый. Ләкин ул иҗтимагый мәүкыйгы (урыны) вә иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәте ягыннан Некрасовка охшый төшәдер; ул да Некрасов кебек поэт-гражданиндыр». (Сүз уңаеннан: безнең галимнәр Тукай иҗатына Некрасов тәэсире дигән темага керергә яратмыйлар, алай гына да түгел, ул өлкәгә кергәнне дә мактамыйлар: искечә уйлау һәркайчан җайлырак.) Җ. Вәлидинең 1914 елда Тукайның үзе күрергә теләгән беренче калын мәҗмугасын чыгарганын да искә алсак, аның Тукай мирасына иң зур өлеш керткән галим икәнен күрербез.
Г. Ибраһимов иҗатына килгәндә исә, Җ. Вәлиди Ибраһимовны һәрвакытта да зур талант иясе дип бәяләп килде һәм аның иҗатына һәрвакытта да югары бәя бирде. Утызынчы елда, вульгар социологизмның аеруча котырынган чорында, Г. Толымбай «Яңалиф» журналында «Галимҗан Ибраһимов иҗатындагы ялгыш һәм дошман карашлар» дигән үтә зарарлы бер мәкалә бастырды. Г. Ибраһимовны «татар дөньясының зур таланты итеп күтәрүче» Җ. Вәлидигә ул хәтәр хөкем чыгара, аның мәкаләләреннән, ди, «татар милләтчелеге исе аңкый», Җ. Вәлиди, ди, «ачыктан-ачык милли буржуа карашын үткәрә». Ул елларда матбугатта әдипкә мондый тамга тагылуның нәтиҗәсе нәрсә белән очланганы бүген мәгълүм: Җ. Вәлиди өчен бу тамга 1932 елда, Г. Ибраһимов өчен исә биш ел соңрак коточкыч фаҗига булып алга килеп баса. Хәер, Г. Толымбайның үзенә дә… тарихның ачы, зур сабагы бу. Тукай әйтә: «Минем исмем – ачы, карт тәҗрибә», – ди…
IV
Җ. Вәлиди татар әдәбиятын, культура, матбугатчылык тарихын өйрәнгәндә, һәрвакыт бишенче ел рус революциясе тәэсирен нигез караш итеп алды. Шул ук вакытта ул үз заманы өчен прогрессив булган осуле җәдиднең әһәмиятен онытмады. «Егерме биш еллык осуле җәдид хәрәкәте безне бишенче елга әзерләде, – дип язды ул 1915 елда. – Әгәр бу чирек гасыр булмаса, без бишенче елны янә телсез-авызсыз көйгә каршылаячак идек. Моның өчен хөррият сәгате сугу илә фикер вә каләм хезмәтенә башлаган затларымызга бер карау җитсә кирәк…» Бу мәкалә бик гыйбрәтле: кырыгынчы еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр безнең галимнәр татар культурасындагы уяну чоры вәкилләрен – рус һәм Европа культурасына иярергә омтылган осуле җәдидчеләрне (яңалык ысулы тарафдарларын) – буржуаз идеология вәкилләре дип тәнкыйтьли килделәр. Тәнкыйтьләүче «галимнәр» арасында тарихны, татар матбугатын, әдәбиятын чыганаклар, архивлар буенча бөтенләй өйрәнмәгән, ярым-йорты, тулы булмаган урта белемле иптәшләр дә байтак иде. Җ. Вәлидинең әлеге агымга бәясенә әйләнеп кайтыр вакыт җитте кебек, бу көндә безнең инде әзерлекле тарихчыларыбыз, филологларыбыз бар, һәм яңача уйлау заманында ул галимнәр Җ. Вәлидинең күп фикерләрен тарихтан күтәреп чыгарырлар, дип уйларга кирәк.
Тарихның сабагы шулай, кисәтүчән: Җир йөзендә патшалар, императорлар булып уза, авыллар, шәһәрләр, дәүләтләр юкка чыга. Ләкин гыйлем, акыл, әдәбият кала. Аны туплар да, төрмәләр дә җиңә, җимерә алмый. Тукай шулай фикер йөрткән. Җ. Вәлиди мирасы шуңа мисал.
Тик күңелне борчый торган бер фаталь күренеш бар: талантлы язучы, галим исән вакытта бәхетсез булса, үзе үлгәч, аның мирасы да бәхетсез була. Йә ул мирас озак еллар бер-ике буын кешесе белми калырлык дәрәҗәдә күмелеп ята, йә талантсыз бер галим кулына килеп керә дә икенче тапкыр үлә. Монысы да – тарих сабагы. Күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм философ Җ. Вәлиди мирасын терелтәсе, мондый трагик язмыштан коткарасы иде.
(Социалистик Татарстан. – 1987. – 13 октябрь)
Талант трагедиясе
Шушы елның октябрь аенда халкыбыз зур язучы, мәдәният эшлеклесе Мәхмүт Галәүнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Мәхмүт Галәүнең әдәби псевдонимы – Мәхмүт Мәрҗани. Ул – Шиһабетдин Мәрҗани нәселеннән, Мәрҗанинең бик якын энекәше. «Вакыт» газетасында (Оренбург) язган мәкаләләренең, шунда чыккан шигырьләренең ахырына ул «М. М.» дип имза куйган.
Мәхмүт Галәү үз юлын – тарихи роман язуга кадәрге юлын – озак эзләгән. Бүгенге укучы аның хикәяләрен һәм тарихи зур ике романын – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» не генә белә. Ләкин иҗатының беренче елларында М. Галәү – шагыйрь. Унынчы елларда «Вакыт» газетасында аның өч дистәгә якын шигыре басыла. Шулар белән беррәттән А. Майковтан һәм М. Лермонтовтан тәрҗемәләре очрый. Шул ук елларда ул Пушкин шигырьләрен дә тәрҗемә итеп карый.
М. Галәү матбугатта үзе дә рецензияләр белән катнаша. Ш. Камалның «Козгыннар оясында» хикәясенә, Р. Рәкыйби тәрҗемәсендә чыккан Г. Гаршин хикәяләренә карата язылган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре аның зур эрудицияле, үзенчәлекле әдип икәнлеген раслыйлар.
Оренбургта «Кәримев-Хөсәеневләр» китап ширкәтендә эшләгәндә, М. Галәү татар китапларын пропагандалау буенча күпкырлы эш алып бара, үз идарәләрендә булган китапларны кыскача шәрехләп, «Вакыт» газетасында әледән-әле мәкаләләр бастырып тора. Идарә татар халкына байтак кына рус китабы сата. Боларны рекламалап баруда шулай ук М. Галәүнең роле зур була. Казан матбугаты аның үз эшчәнлегенә дә игътибар бирә. М. Галәүнең «Төрки сарыфы» (морфология) дәреслегенә Казанда чыга торган «Йолдыз» газетасы зур рецензия урнаштыра (1910, № 544). 1911 елда М. Галәү эшләгән ширкәтнең китап продукциясе, аның сыйфаты турында матбугатта зур гына бәхәс тә булып ала. Бу бәхәсне Г. Ибраһимов, М. Гафуриларның якын дусты, әдәбият белгече һәм педагог Х. Искәндәрев алып бара. Аның «Милли мәктәпләремез, мөгаллимнәр вазифасы, китаплар интихаб итү (сайлап алу)» дигән мәкаләләр циклы 1911 елда «Йолдыз» да басыла (№ 688, 690, 691). Бәхәскә М. Галәү дә кушыла һәм ул еллардагы традиция буенча шул бәхәс процессында мәктәп дәреслекләре нинди булырга тиешлеге турында күп кенә файдалы фикерләр әйтелә. М. Галәү ул елларда, гомумән, әдәби-тәнкыйди фикер дөньясының алгы сызыгында бара. «Вакыт» газетасында ул фельетоннар да бастыра.
ХIХ йөз ахыры татар авылы тормышын М. Галәү кадәр масштаблы планда яктырта алган башка бер язучы да юк. Бик кызганыч, аның бу ике романы әлегә кадәр мәктәп дәреслекләрендә тиешле урын алмады. Алар үз вакытында татарча басылмадылар. М. Галәүгә Казанның «хәсрәт тәнкыйтьчеләре» һөҗүм оештырдылар. «Болганчык еллар» романы русча үзәктә басылып чыккач та, матур әдәбият дошманнары аны кире кактылар. Татар крестьяннары тормышына иң тирән социаль-психологик анализ ясаган, авыллардагы сыйнфый каршылыкны зур художникларча төгәл тотып алып тасвирлый алган авторны вульгар социологлар нәкъ менә «сыйнфый сизгерлеге» булмауда гаепләделәр. «Кушамат» псевдонимы астында чыгыш ясаган берәү М. Галәүгә генә түгел, романга сүз башы язган, татар халкына һәрвакыт зур ихтирам белән караган профессор И. Бороздин исеменә дә пычрак ташлады. Рецензия авторы мәкаләсен «буржуа болганчыгы» дип атый һәм әсәр «сыйнфый йөзе роман эченә кертелгән буржуа болганчыгы, талантсыз рәвештә контрреволюцион фикерләр тарата торган либераль-буржуаның сөйләшүләре булып чыккан, – дип исбатларга тырыша. – Хәзер килешүчәнлек чоры түгел, күрмәмешкә салынырга ярамый. Хәзер кискен сыйнфый көрәш һәм черек либерализмга каршы ут ачу чоры!» («Ударниклар» журналы. – 1932. – № 2.)
Рецензиядән күренгәнчә, М. Галәүнең бөтен гаебе менә монысы бай, эксплуататор, ә менә монысы ярлы дип образларны ачыклап әйтеп бирмәүдә икән.
М. Галәү бу мәкаләгә җавап язарга мәҗбүр була һәм беренче чиратта фамилиясен әйтергә йөрәге җитмәгән авторны «камыр батыр» дип атый.
Ул еллардагы мондый һөҗүмнең соңрак нәрсә белән тәмамланганы мәгълүм. КПССның ХХVII съезды безгә ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге бирде. Әгәр шул мөмкинлектән киләчәк тормышыбызга сабак алу өчен файдаланырга телибез икән, хакыйкатьне яшереп калдырырга хакыбыз юк. М. Галәү 1937 елда рәхимсез репрессия корбаны булды. Үзе генә түгел, хатыны Зәйнәп апа да. КПССның ХХ съездыннан соң ерак, газаплы яклардан исән кайта алган Зәйнәп апа алтмышынчы еллар уртасында Казанга Х.Туфан янына килгән иде. Шунда мин аны үзебез эшләгән кафедрага чакырдым һәм студентлар белән таныштырдым, аннан кафедрада сөйләшеп утырдык. Зәйнәп апа ире Мәхмүт белән нинди фаҗигале рәвештә аерылышуын – аны кулга алганда бүлмә идәненә күпме-күпме кулъязма таратылып ташлануын, ире артыннан озак та тормый бердәнбер балаларыннан аерып үзен дә алып китүләрен сөйләде. «Кушамат» кебекләр ул елларда талантлар трагедиясеннән тәм табалар, рәхәтлек кичерәләр иде…
(Татарстан яшьләре. – 1987. – 17 октябрь)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.