Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 34


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 34 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Тарих бәягә мохтаҗ түгел

Гатаулла Баязитов – Петербургта беренче татар газетасы «Нур» ны чыгара башлаган кеше. Газета 1905 елдан 1914 елга кадәр чыга. Уральскида яшәгән Тукай бу беренче татар газетасына шатланып, аны тәбрикләп шигырь җибәрә: «Нур» да агарту эшеннән беркайчан да туктамасын», – ди. «Авыл җырлары» циклында Тукай әле бу газетаны юмор белән дә искә ала:

 
Җанкай, чәчең бер көлтә,
Җиккән атны өркетә,
Баязитов «Нур» гәзитен
Ничек язып өлгертә?
 

Газета бераздан хөкүмәт мәнфәгатьләрен кайгыртучыга әйләнә. Ә илдә нәкъ менә патша хөкүмәтенә каршы революция бара, шуңа күрә бераздан аның тирәсеннән алдынгы карашлы авторлар китәләр, газета да озак яши алмый.

…Гатаулла 1846 елда Касыйм өязе Темников карьясендә Баязит мулла гаиләсендә дөньяга килә. Баштарак Касыйм янындагы Чутай авылы мәдрәсәсендә укый, аннан Казан арты Кышкар мәдрәсәсенә килеп, дамелла Шиһабетдин кулында «хәтме көтеб» кыла (укуын тәмамлый). Кышкарда калып, үзе дә берничә еллар дәвамында дәрес әйтә. 1871 елда Петербург мөселманнары үзләренә бер мәхәллә төзүгә ирешәләр. Бу урынга мулла итеп Кышкардан Гатаулланы чакыртып алалар. Әмма дәүләт властьлары белән эш итү өчен рус телен белергә кирәк була. Гатаулла зур көч сарыф итеп рус телен өйрәнә башлый, рус галимнәре, язучылары белән таныша. Арада берсе шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, дин галиме Вл. Соловьёв (1853–1900) була. Г. Баязитов тәэсирендә ул «Мөхәммәт һәм аның хәяты» исемле хезмәт яза. Вл. Соловьёв белән аралашу нәтиҗәсендә Г. Баязитов русчаны камил рәвештә үзләштерә, рус телендә мәкаләләр язарлык дәрәҗәгә җитә. Хөкүмәт аны Петербургның хәрби ахуны (өлкән мулла) итеп билгели. Моның асылы болай. Петербург һәм Кронштадт базаларында, гарнизонда мөселман-татар солдатлар, матрослар хезмәт итә. Башкаланың югары уку йортларында байтак азәрбайҗан, татар егетләре белем ала. Хәрбиләр арасында «хәрби муллалар» тотарга рөхсәт ителә. Хәрби ахун әнә шул частьларда корабльләрдәге хәрби муллаларның эшенә күзәтчелек итә. Моннан тыш ул Петербургның хәрби уку йортларында, Пажеский корпуста, Николаевский, Александровский, Беренче хәрби-инженерлык корпусларындагы мөселман хәрбиләренә (курсантларга) дин гыйлеме укыта. Бер үк вакытта ул Азиатский департамент хезмәткәрләренә төрек теле укыта, тәрҗемәче хезмәтен башкара. Польша татарлары өчен бер дәреслек эшли. Аның ташбасмада чыккан «Татар теленең сарыф вә нәхүе» (морфология һәм синтаксис) дигән китабы да бар. «Дөнья вә мәгыйшәт» дигән китабы рус педагогы К. Д. Ушинскийның «Родное слово» хрестоматиясенә ияреп язылган. Г. Баязитов русның зур-зур журнал-газеталарында күләмле мәкаләләр белән катнаша. Аның мәкаләләре «Восточное обозрение» журналында, «Голос», «Санкт-Петербургские ведомости» һәм «Сын отечества» газеталарында басылган. Бу мәкаләләрдә ул Россия мөселманнары арасында мәктәп-мәдрәсәләр челтәрен киңәйтү кирәклеге турында яза, мөселманнарны башка милләтләрнең кимсетүеннән саклый, хөкүмәтне алар белән сак эш итәргә чакыра. Француз философы Жозеф Эрнест Ренан (1823–1892) «ислам дине бернинди прогрессны кабул итми» дип белдергәч, Г. Баязитов аның белән бәхәскә керә һәм «Возражения на речь Эрнеста Ренана» дигән китапчык яза.

Г. Баязитовның «Ислам вә тәрәккый», «Отношение ислама к науке и иноверцам» дигән хезмәте Истанбулда төрек телендә һәм Парижда француз телендә басылып чыга. Язган хезмәтләрендә ул француз һәм испан телендәге чыганакларга мөрәҗәгать итә. Болары мине гаҗәпләндерде: Г. Баязитов бу телләрне белгәнме, әллә аңа дусты Вл. Соловьёв тәрҗемә итеп биргәнме? Рус газеталары белән полемикасында аның бер фикере төп идея булып тора: татар халкында рус халкына карата дошманлык юк. Ул татарлар арасында мәктәп-мәдрәсә ачар өчен гомере буе көрәшә, шовинист К. Победоносцев (Святейший синодның обер-прокуроры, Толстойга бәддога укытып, аны чиркәүдән аерган кара йөрәк) белән утыз еллар талашып-сугышып, 1906 елда Петербургта мәчет салдыруга ирешә. Үткән гасырның сиксәненче елларында ук ул Петербургта «Һәфтә» («Атна»), «Йолдыз» исемле татарча газеталар ачу мәсьәләсен күтәрә.

Татар укымышлылары арасында Г. Баязитов – дәүләт бүләкләрен иң күп алган кеше. Тышкы эшләр министрлыгында драгоман (француз теленнән кергән сүз. Шәрекъ дәүләтләре илчелеге яки консуллыгында хезмәт итүче тәрҗемәче) вазифаларын үтәгән өчен ул 3 нче дәрәҗә Станислав, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Анна орденнары һәм биш медаль белән бүләкләнә. Дәүләт иерархиясендә аңа «коллежский советник» дигән дәрәҗә бирелә. Петр патша керткән «Ранглар турындагы табель» не карасак, бу дәрәҗәнең армиядә полковник, флотта беренче ранг капитанына тигез икәнен күрербез. Зур дәрәҗә алган Баязитов! Чит ил орденнары да байтак: Бохара әмире аны өч тапкыр «Йолдыз» ордены, Төркия дәүләте 3 нче дәрәҗә «Мәҗидия» ордены, Иран дәүләте «Алтын ташлы орден» белән бүләкли. Болар кайда саклана икән бүген, беләсе иде. Г. Баязитовны хөкүмәт Дәмәшкъкә илче итеп җибәрергә тели, әмма ул андый зур дәрәҗәдән баш тарта.

Г. Баязитов үз кызларының барысын да музыкага өйрәтә, алар пианинода уйнаганда ял итә, бөтенләй «икенче дөньяга китеп», рәхәт мизгелләр кичерә. Акционер компанияләр граммофон пластинкалары чыгара башлагач, Г. Баязитов аларның барысын да җыя. Тукай Петербургта вакытта Баязитовның улы Сафа әфәнде өендә күп пластинка тыңлый. Карлсбадка дәваланырга баргач та, Баязитов музыка белән кызыксына, күп пластинкалар алып кайта (классика). Дүрт кызына да урта белем алдырта, улы Сафаны башта туган ягы Касыймда, аннан Казанның «Мөхәммәдия» сендә укыта да, Петербургка кайтартып, гимназия тәмамлата һәм Петербург университетының Көнчыгыш факультетында укыта.

Гатаулла Баязитов 1911 елның 20 апрелендә хастаханәдә үлә.

Безнең өчен бүген иң җиңеле – үткән тарихыбыздагы шәхесләрнең эшчәнлегендә хаталар табу, тагы да җиңелрәге – аларны гаепләү. Татар халкының үткәндәге тарихыннан, күренекле шәхесләреннән кара таплар эзләүчеләрнең (алар, кызганыч, һаман яши әле) җаннарын тынычландыра алам: Г. Баязитов революционер түгел. Сыйнфый көрәш идеясен ул бөтенләй инкяр иткән. «Без Россия татарлары өчен, – дип язган ул, – үзара булган ихтиляфларны (ызгыш) ташлап, тәрәккый (үсеш, прогресс) вә тәмәдден (культура) эшләре белән мәшгуль булырга кирәк. Безем кеби артта калган тәрбия вә мәгърифәтсез татар милләте өчен шундый башка юл тотарга ярамый» (Йолдыз. – 1911. – № 681).

Менә Гатаулла Баязитов шул. Яхшы кеше булганмы ул, начар кешеме, бу мәкаләдә мин аңа бәя бирергә җыенмыйм, ни бар шуны укучыларга җиткерәм. Тарих язганда ашыгып кына бәя биреп күп кеше ялгыша. Тарих бит ул безнең бәягә мохтаҗ түгел. Ул үзен үзе яклый яки хөкем итә ала. Бу очракта да шулай…

(Татарстан яшьләре. – 1990. – 1 декабрь)

Бер исемлекнең тарихы

Алтмышынчы еллар уртасында безнең пропагандада мондый фикер яши иде: Октябрь революциясенә кадәр Казан университетын нибары өч татар тәмамлаган.

1966–1969 елларда мин университетның ректорат әгъзасы булып, аның һәр утырышында катнашып килдем. Бу елларда университет Октябрь революциясенең 50 еллыгын зурлап уздырды, бер үк вакытта Ленинның 100 еллыгын каршылау буенча киеренке эш бара иде. Ректор Михаил Тихонович Нужин берөзлексез чит ил кунакларын кабул итә, алар белән әңгәмә уздыра иде. Бу очрашуларның бик күбесендә мин дә катнаштым. Ни гаҗәп, һәрбер чит ил кешесе ректорга бер сорауны бирми калмый иде:

– Революциягә кадәр монда татарлар белем алганмы? Ничә кеше укыган?

М. Т. Нужин – татар халкына ихтирам белән караучы галим – бик кыен хәлдә кала иде; бер яктан, татар халкын кимсетәсе килми, икенче яктан караганда исә, кулында бер документ та юк, бары тик безнең пропаганда мәгълүматы гына: өч кеше белем алган.

Шунда мин ректорга ярдәм итәргә булдым. Шул максаттан чыгып, мин библиограф Исмәгыйль ага Рәмиевкә мөрәҗәгать иттем һәм ректор өчен бер исемлек төзүен үтендем. Озак та үтмичә, ул миңа революциягә кадәр Казан университетында укыган татарларның исемлеген төзеп бирде, ләкин әйтте: бу исемлек тулы түгел, монда татар тарихында билгеле бер эз калдырган шәхесләр генә кертелгән. Исемлекне мин шундук М. Т. Нужинга тапшырдым. Чит ил делегацияләренең университетка бик нык агылган вакыты иде. Ректор аларга яңа мәгълүмат бирә башлады: менә минем алдагы исемлектә егерме җиде кеше билгеле, әмма бу әле тулы түгел, дип әйтә иде. Түбәндә мин шул исемлекнең үземдә сакланган нөсхәсен тәкъдим итәм (И. Рәми исемлеге):

Филология (словесный) факультеты

 1. Бикмиев Гайсә (1835 елда тәмамлый).

 2. Кукляшев Салихҗан (1836).

 3. Тукумбетов Гомәр (1847).


Тарих факультеты

 4. Гобәйдуллин Газиз (1916).


Медицина факультеты

 5. Сәйфуллин Мөхәммәт (1838).

 6. Исмәгыйлев Мәхмүт (мәгълүм түгел).

 7. Насретдинов Заһретдин (м. т.).

 8. Габделганиев Ханнан (м. т.).

 9. Нигъмәтуллин Садыйк (м. т.).

10. Габделгалләмов Әхмәтҗан (м. т.).

11. Шәрипов Хәлил (1859).

12. Батыршин Мөхәммәтхәнәфи (1858)

13. Дәүләткильдеев Рөстәмбик (м. т.).

14. Котлыбаев Искәндәр (м. т.).

15. Колаев Мөхәммәтҗан (м. т.).

16. Биглов Мөхәммәдьяр (м. т.).

17. Терегулов Әбүбәкер (1911).

18. Мөхәммәдьяров Фатих (1916).


Юридик факультет

19. Әхтәмев Әбүсөгыт (1871).

20. Әхтәмев Ибниямин (м. т.).

21.   Әхтәмев Ибраһим – икесе дә Әбүсөгытның уллары (1900).

22. Мөхәммәдьяров Әхмәтгәрәй (1886).

23. Шаһиәхмәтов (?) (1876).

24. Сыртланов Зариф (1893).

25. Алкин Сәидгәрәй (1893).

26. Иманаев Шәйхгаттар (1900).


Физика-математика факультеты

27. Бохаров Гәрәй (1866).

Искәрмә: Терегулов Ә. – татардан беренче медицина профессоры; Мөхәммәдьяров Ф. – Татарстан җөмһүриятендә сәламәтлек саклау наркомы; Гобәйдуллин Г. – тарихчы, профессор, мәгълүм язучы; Әхтәмев Ә. – I Дума депутаты; Әхтәмев Ибраһим – 1903 елга кадәр «Искра» чы; Әхтәмев Ибниямин – Вакытлы хөкүмәт эмиссары; Алкин С. – I Дума депутаты; Кукляшев С. – татар хрестоматиясе авторы; Иманаев Ш. – «Хокук вә хәят» журналының баш мөхәррире.

(Социалистик Татарстан. – 1990. – 12 декабрь)

Әгәр бәхетең кара булса…

I
 
Ядыма Тәңрем төшә,
бәхтем кара булган саен.
 
Г. Тукай

ХХ йөз башы татар әдәбиятында фольклор, әдәбият тарихы, гомумән, әдәби процесста искиткеч зур хезмәт күрсәткән Гали Рәхим дигән шәхес бар. Аның тормыш юлы, иҗаты турында мин инде «Казан утлары» журналында зур гына бер мәкалә бастырган идем. Тагын нәрсә өстәп була икән бу шәхеснең биографиясенә? Була, була әле, чөнки бу – бик гыйбрәтле биография.

Тарихыбызда искиткеч зур хезмәтләр, тикшеренүләр, матур шигырьләр (әйтик, С. Габәши белән бергә иҗат иткән «Кәккүк»), пьеса, хикәя, повестьлар калдырган Г. Рәхимне 1922 елдан башлап әдәбият галимнәре, сүгеп, үзләренә дәрәҗә ясыйлар. Моны сүгү, телгә алу ул бәхетсез төрмәгә утыртылганчы дәвам итә. 1960 елларда андый шәхесләргә реабилитация барганда, мин – аспирант – Г. Рәхимнең туганнарын эзли башладым. Менә бәла! Г. Рәхимнең улы юк. Хәер, безнең әдәбиятта гадәти хәл бу. Тукайдан, Ф. Әмирханнан, Г. Ибраһимовтан… һәм башкалардан уллар юк. Тарихның шаяруымы? Эзләнә торгач, мин Бакудан профессор, язучы Г. Газизнең хатыны Рабига апаны таптым. Ул миңа язды: Гали Рәхимнең сеңлесе Рауза апа Габдрәхимова Казанда яши, фәлән-фәлән адрес буенча. Мин шундук Рауза апа янына йөгердем. Дөресен әйтим, утызынчы еллар әдәбияты тарихын өйрәнеп, «пролетарча һөҗүм, бөтенесен тар-мар китерик» дигән бик күп хикәя, шигырь, мәкалә укып, күңелем тәмам гарипләнгән иде, шахта, Магнитогорск, Соликамск төзү турындагы «әдәбият» ны актарып, дөньяда яшисе килми башлаган иде. Элекке – егерменче еллардагы – татар зыялысын күреп, КГБдан курыкмыйча гына бер сөйләшеп утырасым килгән иде. Сталинның бүгенге бик күп «ветераннар» сагына торган режимы корбаннары булган без үзара тиз уртак тел табу әмәлләрен беләбез:

– Минекен 1937 елда аттылар…

– Ә безнекен утыз икедә үк алдылар…

Безнең өчен бу – пароль.

Рауза апа – стажлы укытучы, пенсиядә. Достоевский урамының юеш, ташландык бер подвалында яши иде. Бу подвалда 1943 елның 3 мартында милләтебезнең зур галиме, шагыйрь, прозаик, драматург Гали Рәхим үлә. Рауза апа кулында нибары ике-өч кәгазь. Г. Рәхим ясаган бер рәсем, тагын яртышар битле ике кулъязма калган.

– Менә-менә фатир бирергә тиешләр, бу тирәне сүтәләр инде, – дип яши иде ул. Бераздан шәһәрнең ул тирәсе үзгәрде, мин аның белән элемтәне югалттым, өлкән яшьтә, авыру, тормыш тарафыннан каһәр-җәбер күргән Рауза апа, яңа фатирга чыккач, озак яши алмагандыр. Г. Рәхим турында мәкалә язып йөргәнемне белгәч, ул миңа апасының истәлеген бирде, мин моны шул чакта машинкада бастырып алган идем.

Гали Рәхим турында сеңлесе Зәйнәп истәлеге.

«Абый турында шуларны беләм. Ул тырышып укуы аркасында русчаны яхшы белде. Аның ярдәме белән мин һәм сеңлем дә рус әдәбияты белән таныштык. Абыйның беренче хикәяләре 1913 елда «Аң» журналында басыла башлады. Ул миңа үзенең әсәрләрен укый һәм киңәшләр сорый иде. Аның хикәяләрендәге образларның күбесе миңа таныш. Миңа 14 яшь тулгач, абый мине яшьләр арасында катнаштыра башлады. Әнигә әйтмичә генә яшьләр кичәләренә, татар театрына алып бара иде. Шул кичәләрдә абый мине Ф. Әмирхан, Ф. Агиев кебек язучылар белән таныштырды. Бу язучыларның әсәрләрен укып, мин йоклаган татар кызы булудан котылдым. 1917 елның башында әти үлде.

Абый 1892 елның 9 октябрендә туган. Ул мәдрәсәдә йөреп укыганмы, яки хәлфә китереп укытканнармы, хәтерләмим. Шунысын беләм: хәлфә килә дип, мине бүлмәсеннән куып чыгара иде. Мөхәммәтхан исемле хәлфә килә иде (профессор Фазлуллин булырга кирәк). Әти сәүдәгәр кеше булганлыктан, абый мәдрәсә бетергәч, аны үзе кебек сәүдәгәр итәргә теләп, Казанның коммерческий мәктәбенә укырга бирде (училищега). Абый китап җыеп алып кайта иде дә шуларның кайсын әнигә, кайсын миңа бирә иде. Китапны «Гасыр» һәм «Сабах» көтепханәләреннән ала иде. Шуларның кайберсен: «Боларын Зәйнәпкә бирмә, үземә генә кайтарып бирерсең», – дип, әнигә бирә иде. Мин кызыгып, ник боларын миңа бирми икән, дип уйлый идем. Бервакыт абыйдан сорамый аның бүлмәсенә кереп, шкафыннан китаплар алып укый башладым. Абый моны сизеп шкафын бикли башлады. Мин үпкәләп җылый идем. Ул, нигә җылыйсың, үскәч барысын да сиңа бирермен, ди иде. Абый бик яшь вакытында ук, мәдрәсәләрдә балаларга дин китаплары укыту гына аз булуын аңлап, рус теленнән «Җир йөзе» дигән калын бер китап бастырды. Минем хәтерләвемчә, бу китапны редакцияләүче Мөхәммәтхан ага булды, ахрысы. Бу китап география һәм тарих дәреслеге урынын алырга тиеш иде. Абыйның кулдан язган бик күп әкият китаплары була иде. Аларны кечкенә форматта карандаш һәм кара белән язып бетерә, бала-чагаларга укый иде. Безнең белән бергә китап-китап уйный һәм кайберләрен балаларга бүләк итә иде. Абый аркасында безгә татар журналлары һәм кайбер рус журналлары китерелә иде. Абый, училищены тәмам иткәч, Мәскәүгә коммерческий институтка китте. Үз яшьтәшләремнән мин абыйны яхшырак беләм. Каникул вакытларында һәм җәй көнендә ул Казанда була иде. Әтиемнең абыйны сәүдәгәр итү теләге һаман юкка чыга бара иде. Абый татар интеллигенциясе, студентлар, язучылар арасына кереп китте. Бу эш әтигә ошамады булса кирәк. Минем хәтеремдә, абый кайткан вакытларда, әти аны бүлмәгә чакырып, бик каты шаулыйлар иде. Нәрсә булса да, абый үз юлын дәвам иттерде. 1917 елда әти үлгәч, әни абыйны Мәскәүдән чакыртып алды. Әни вак балалар белән калды. Казанга кайткач та, абый, сәүдә эшен бөтенләй ябып, педтехникумга укытырга керде. Ул вакытта бу техникум «Өчьеллык педагогия курслары» дип атала иде. Казанда Шәрекъ педагогия институты оештырылгач, абыйны татар әдәбияты тарихы укытырга чакырдылар. Педагогия институтында укыту чорында абый Г. Газиз белән берлектә татар әдәбияты тарихы буенча әсәрләр язды. Ул Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүгә күп көч куйды. Соңгы елларда ул Университетның фәнни көтепханәсендә кулъязмалар бүлегендә эшләде. Псевдонимнарыннан берсен генә хәтерлим: «Бикчәнтәй улы» дип язгалый иде. Абый Казанда 1943 елның 3 нче мартында үлде».

Г. Рәхим, укымышлы кеше буларак (укымышлы булу Сталин чорында зур гаеп), ике тапкыр кулга алына. Беренче тапкыр – 1931 елда. Удар төзелеш – Ак диңгез – Балтыйк каналына. Аннан 1934 елның 22 августында азат ителә. Мин архивтан тапкан документ мондый:

«Беломорско-Балтийский трудовой лагерь НКВД. Освобождён 22 августа 1934 года.

Выписка из метрики о родившихся в 1892 году по приходу 2-й Соборной мечети города Казани. 4 ноября 1892 года. Имя: Мухамметгалей. Отец – крестьянин дер. Большие Метески Лаишевского уезда Казанской губернии – Мухамметшакир Бикчентаевич Абдрахимов, мать – дочь Казанского купца Исхака Идрисовича Айтуганова – Бибигайша.

Апреля 27-го дня, 1917 года, имам 2-й Соборной мечети Мухамметкасим Салихов».

Касыйм хәзрәт – Тукайны кабергә төшергәч, кабер балчыгы өстенә басып шагыйрьнең «Васыять» шигырен укыган мулла.

1918 ел. «Шәрекъ кызы» журналы. 2 сан. Г. Рәхимгә 26 яшь. Күңелдә романтик хыяллар, мәхәббәт – Апанаевлар кызы Гайшәгә гашыйк булып йөргән еллар. Гайшә – Казанның гүзәле, медицина факультетында укып йөри. «Шәрекъ кызы» на Г. Рәхим үзенең 1916 елда язган «Сонет» ын китереп бирә:

 
Утырып урманның аузында төнләдем мин,
Бу моң төнне сандугачтан көнләдем мин.
Гаҗәеп бу матур төндә әле дә ничек
Тулылыгыннан бәхтемнең үлмәдем мин?
 
 
Ай яктысы төшкән дә, күл шәүләләнгән,
Күл өстеннән томан чыгып гәүдәләнгән.
Матур-матур ак күлмәкле кызлар булып
Күтәрелгән ап-ак көмеш дәүләгәннән.
 
 
Ай нурыннан алар кием киенгәннәр.
Саф-саф булып тезелгәннәр дә килгәннәр;
Килгәннәр дә минем өскә иелгәннәр.
 
 
Нурдан булган бу кызларның арасында
Күргәченнән ике күзем карасын да
Оныттым мин йөрәгемнең ярасын да…
 

Сонет менә шундый була! Ике тапкыр дүртьюллык һәм соңгы икесе өчәр юллык шигырь ул классик формасында! Аның әле мәгънәви эчке таләпләре дә бар – монысы бүгенге шагыйрьләр колагына.

Тагын бер документ, архивтан, хезмәт кенәгәсе:

«С 8 мая 1931 года по 1934 год – перерыв. Строил Беломорско-Балтийский канал, за хорошую работу освобождён досрочно 22/VIII-34 г. (осуждён на 5 лет), освобождён для жительства в местечке Кукмор ТАССР».

1923 елда, Казанда Тукайның үлүенә 10 ел тулуга багышлап, бер җыентык чыгаралар: «Көрәш җырлары», төзүчесе – Ф. Бурнаш. Монда Г. Рәхимнең әлеге «Сонет» ы («Төн хыялы» исемендә бирелгән). «Канәфер», «Кичке җыр» шигырьләре кертелгән. Шигырьләрнең барысы да мәхәббәт турында.

 
Ак канәфер бакчаларда тутырып
Чәчәк аткан иде мөлдерәп.
Бакча эчендә синең көлгән аваз
Ишетеләдер иде гөлдерәп.
Күзем салдым нечкә пәрдә аркылы
Көлгән аваз килгән шул якка;
Әллә нишләп сине канәфергә
Тиңләтәсем килде шулчакта.
 
 
Яки менә «Кичке җыр»:
Айлы төннәрдә
Төн моң, төн боек;
Серле күлләрдә
Йоклый төнбоек.
 
 
Шундый кичләрдә
Төнне тыңлыек,
Төнге моңнарны
Көйлик, тынмыек.
 

Шигырьләрнең икесе дә романтикалы. 1918 елда язылган – Г. Рәхим өйләнергә йөри. Ул әле бу шигырьләре аркасында «илдә бөтендөнья революциясе өчен», «ил эчендәге корткычларга каршы» канлы көрәш башлангач, үзен күпме кыйнасыларын белми.

1968 елда Рауза апа Габдрәхимова өчен гаризаны мин яздым, аклану кәгазен кулыма алгач, нотариаль конторада аның копиясен эшләттем.

Г. Рәхим икенче тапкырын 1937 елдан соңрак алынды дип сөйләгән иде сеңлесе Рауза апа. Документта башкачарак дата: йә хәсрәтле елларның берничәсе берләшеп хәтерендә калган инде аның, йә Г. Рәхим бер-ике ел судсыз гына тоткынлыкта яткан[295]295
  Икенче тапкыр Г. Рәхим 1937 елның 22 июлендә кулга алынган. Бу турыда информация С. Хафизованың «Репрессированный учёный» дигән мәкаләсендә бирелгән (Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык. – Казан: Җыен, 2008. – 400–406 б.). – Г. Х.


[Закрыть]
.

«Татарская АССР Верховный суд 1 марта 1968 в-68.
Справка о реабилитации

Дело по обвинению Абдрахимова Галей Шакировича, он же Али Рахим, 1892 года рождения, уроженца гор. Казани пересмотрено Президиумом Верховного суда ТАССР 20 февраля 1958 года (димәк, ХХ съезддан соң төзелгән теге мәшһүр комиссия – Сталин корбаннарын аклау буенча зур комиссия эшләгән иде – аклаган аны. – М. М.).

Постановление Особого Совещания при НКВД СССР от 27 февраля 1940 года в отношении Абдрахимова Галея Шакировича, он же Али Рахим, прекращено за недоказанностью обвинения.

Зам. председателя Верховного суда ТАССР – Б. Халиуллин».

Белешмәнең икенче нөсхәсен Беренче Казан дәүләт нотариаль конторасының нотариусы Нацибуллина Р.Б. 1968 елның 1 мартында раслый. Дәүләт пошлинасы – 50 тиен.

 
…Башка авазга
Колак салмыек,
Төнге илһамнан
Мәхрүм калмыек.
 
 
Шул моңлы көйгә
Уйлар уйлыек.
Бер-беребезнең
Рухын тыңлыек…
 
II

«Откуда вы?» – спросил я их. —

«Из Тегерана».

– «Что везёте?» – «Грибоеда».

А. С. Пушкин.
«Путешествие в Арзрум»

Дистәләгән әдәби китаплар, калын-калын гыйльми хезмәтләр авторы, 1917–1931 елларда язылган йөзләгән мәкалә, доклад, рецензияләр авторы Гали Рәхим, авыру, 1943 елның февраль ахырында Казанга – сеңлесенең подвалына кайтып төшә. Бернинди хокуксыз, ипи карточкасыз. Авыру. Подвал салкын. Дөнья! Казан шәһәрендәге элек шау иткән нәсел бу, әтисе – зур сәүдәгәр, әнисе Бибигайшә – Казанның иң эре сәүдәгәре Исхак Айтуганов кызы. Бибигайшәнең апасы – Казанның икенче гильдияле купецы Салих Гобәйдуллин хатыны. Галим, язучы Г. Газиз белән Г. Рәхим, шулай итеп, туганнан туганнар. Бергәләп алар язган тарих китаплары. Яшьлекләрендә алар уздырган әдәби кичәләр, йорт спектакльләре, беренче мәхәббәт хисләре…

Гали Рәхимнең сөекле хатыны Гайшә, ире беренче тапкыр кулга алынгач, Бакуда яшәүче Нәҗип Хәлфингә кияүгә чыккан була. Шуңа да карамастан Гали Рәхим элеккеге хатынының әти-әниләрендә яшәп кала. Соңыннан Гайшә ханым үзе дә, кулга алынып, Сталин лагерьларын кичә. 60 нчы елларда ул Чувашиядә Беловожская дигән шифаханәдә эшли.

…Рауза апа йөгереп мәктәптән кайтканда, салкын подвалдагы иске караватта Гали Рәхим үлгән була инде. Ялгызы, бөгәрләнеп. Мәетен юганда да аны турайта алмыйлар. Кабер өчен зираттан урын алырга кирәк, кабер казытырга акча, кешеләр кирәк. Беркем дә юк…

Ләкин юньле кешеләр, элеккеге, Сталин террорына кадәр аралашып яшәгән танышлар табыла. 1943 елның 3 марты көнне, кабер өлгергәч, Гали Рәхимнең каткан гәүдәсен паласка төреп, кул чанасына салып, зиратка алып китәләр. Шул бөгәрләнгән килеш күмәләр.

– Нәрсә алып барасыз? – дип сорыйлар очраган таныш татарлар.

– Гали абый Рәхимне.

– Теге «Кәккүк» не язган шагыйрьнеме?

– Әйе.

…Ул язны, имеш, зиратта кәккүкләр бик күп булган.

 
Карлар китте, су килде, яз җитте,
Җир яшәрде, далалар чәчәкле.
Таң алдыннан төрле кошлар
Моңая, сайрый.
Йөрәккәем ник әрни ул,
Нишләп җилкенә икән лә, һай-һай.
Тыңлап кара.
Кара урман күкесе.
Кошларның моңлысы.
Кемнәрнең кайгылы бәндәсе…
 

Беренче мәртәбә моны Гали Рәхимнең сөйгән хатыны Гайшә сәхнәдән җырлый. Кара еллар килгәч, текст югала, аның урынына яңа «Кәккүк» языла. Текст Гөлсем Сөләймановада саклана, аны дөньяга чыгарырга исә миңа музыка белгече Зәйнәп апа Хәйруллина ярдәм итте…

III

Дөньяда шундый фаталь – котылгысыз язмышлар бар: тормышыңда фаҗига. Син инде фаҗигале төстә үлдең. Еллар буе, 1922 елдан башлап, синең бөтен әдәби-тарихи хезмәтләреңнән гел кара тап кына эзләделәр. Синең лирик шигырьләреңне «социализм төзү өчен удар көрәшкә» чыккан бөтен тәнкыйтьче, язучы, тарихчы сүкте. «Идел хикәясе» әсәреңне «пролетариат әдәбиятында ят элемент» дип, синең җаныңны каһәрләделәр. Шул хезмәтләрең – балалар өчен язылган күп санлы әкиятләрең, дистәләрчә китапларың өчен сине Ак диңгез лагерена сөрделәр, аннан кайткач, эш бирмичә ач тоттылар, гаиләң таркалды, аннан – яңадан төрмә, аннан – юеш подвалда, ялгызлыкта үлем. Синең кабереңне дә белгән кеше юк. Синең гаепсезгә каһәрләнгәнеңне раслаган 1958 елгы бер карар гына бар. «Постановление Особого Совещания… прекращено за недоказанностью обвинения…»

Инде шул хәлләрдән соң җәмгыять, бәлки, синең әдәби-гыйльми хезмәтләреңә күз салыр, сиңа тиешле бәя бирерләр? Сине ихтирам белән искә алырлар, сагынырлар?

Юк, бәхетең кара булса, ул синең истәлегеңә дә нур төшерми. Менә карагыз: утызынчы елларның ахырыннан алып Г. Рәхимнең исеме телгә алынмый. Әйтерсең ул яшәмәгән, әдәби процесста кайнамаган. КПССның ХХ съездыннан соң аны телгә ала башлыйлар. Ләкин ничек? Баксаң-күрсәң, ХХ съезд рухы Г. Рәхимне телгә алырга гына рөхсәт иткән икән, ә нинди ягы белән телгә аласың – анысы синең эш. Һәм торгынлык елларында Г. Рәхимнең гыйльми хезмәтләрен тәнкыйтьләүнең икенче этабы башлана. Халык, милләт мәнфәгатьләрен сатып, галим булырга омтылган кешеләр һаман да әле Г. Рәхимне милләтчелектә, буржуаз идеологиягә (?) хезмәт итүдә гаеплиләр. Фәннәр кандидаты яки докторы булу өчен иң уңай тема инде бу: татарның фәлән-фәлән язучысы милләтче булган, ул солтангалиевче булган (нәрсә ул солтангалиевчелек – аны аңлатучы юк), ул илебезнең чәчәк атып коммунизмга таба гөрләп баруын күрмәмешкә салышкан… Әнә фәлән заводта эшләүче татар егете, күрше цехта эшләүче рус кызына өйләнеп, менә дигән гаилә корган… – шуларны яздыңмы – ул елларда син менә дигән тарихчы, филолог, философ галим инде!

Шулай да заман рухыннан файдаланып калырга кирәк дип (без әле ул чакта, Брежнев чорында, акрынлык белән Сталинны тергезеп ятканнарын аңламыйбыз), мин Гали Рәхимнең тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге турында зур гына мәкалә яздым. Бу мәкалә тиз үк «Казан утлары» редакциясеннән кире кайтарылды. Булмый, вәссәлам. Ник? – Әйтүче юк. Ул арада университетның татар әдәбияты кафедрасы «Гыйльми язмалар» җыентыгы әзерләп ята иде, менә бит моның урыны! дип, мәкаләмне шунда бирдем. Бирдем дә тынычландым. Әдәбият җыентыгы булгач, моның язмышын әдәбият галимнәре хәл итә инде дип уйладым. Әмма беркатлылык: Татарстанда әдәбиятның үзе һәм аның фәне белән утызынчы еллардан башлап нәкъ менә шул өлкәләрне белмәгән, аңламаган кешеләр командалык итә иде. Безнең гомергә дә ул шулай туры килде: әдәбият галимнәр, язучылар кулында түгел, ә аппаратчы иптәшләр һәм әдәбиятның җанын-канын сыгып утырган обллит начальнигы Д. Шакирҗанова кулында иде. Обкомда фән һәм югары уку йортлары мөдире булып көн уздырган Ә. Миндубаев белән сөйләшкәндә, аның Фатих Кәрими белән Фатих Кәримнең икесен бер дип аңлаганын, Сәгыйть Рәмиев белән Сәгыйть Сүнчәләй исемнәре тирәсендә дә сүз чыккач югалып калганын (икесе бер түгелмени?) аңлап, мин гаҗәпләнгән идем. И мескен татар әдәбияты! Син нинди көнгә калдың? Ә. Миндубаев бүлмәсендә бит татар әдәбияты тарихы буенча язылган бер монографияне «суеп» яталар иде.

1971 елның октябрь ае иде. Кинәт кенә университет дерт итте: татар әдәбияты кафедрасының җыентыгын обллит сүтеп ташлаган. Гали Рәхим турындагы минем мәкалә аркасында; миңа кафедрада, университетта кырын караш башланды. Ахырдан, 1978 елның 5 май көнне, Ә.Миндубаев бүлмәсендә минем монографияне «суйганда», татар әдәбиятының бәгырен суыручы Д. Шакирҗанова болай диде:

– Бу авторның идеологик хаталары электән килә. Әлеге монография шул идеологик хаталарның дәвамы».

Ярты гомерен лагерьларда, төрмәләрдә уздырган Гали Рәхимнең истәлеген аппаратчиклар әнә шулай кабат «төрмәгә» тыктылар. Үзләренчә зур эш эшләдек, дип уйлаганнардыр инде.

Кафедраның бу җыентыгы шулай дөнья күрми калды. Кафедра мөдире, бу җыентык шулай сүтелгәч, катгый карарга килде: мин бик надан икәнмен, марксизм теориясен бик начар беләм икән. Һәм ул җае килгән саен, моны сөйләп йөрде. Г. Рәхим мирасын чыгармый калу марксист булу дигән сүз икән.

1978 елда Г. Рәхим турындагы шул ук мәкаләм бернинди үзгәртүсез «Казан утлары» журналының 7 нче санында басылып чыкты[296]296
  Мәкалә «Бүген дә хәрәкәттә» исеме белән чыккан. – Г. Х.


[Закрыть]
. Әмма моны чыгару өчен нинди көчләр куелганын мин күзәтеп тордым: журналның ул вакыттагы тәнкыйть бүлеге мөдире Р. Мөхәммәдиев обллит белән журнал арасында байтак йөгерде, ялынды, үтенде.

Шул ук мәкалә минем 1987 елда чыккан «Әдәбият һәм чынбарлык» дигән китабыма да кертелде – беркем дә бернинди зарарлы идеология тапмады.

Ә Гали Рәхимнең гыйльми-әдәби мирасы дөньяга чыгуны әле дә көтеп ята. Дөрес, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты бу зур мирасны әзерли башлады инде. Минемчә, Г. Рәхимнең әдәби әсәрләре – шигырь, хикәя, пьеса, балалар өчен әкиятләр – тулы бер том, гыйльми хезмәтләре (Г. Газиз белән бергә язганнарын да кертеп) ике том, тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасы, доклад, рецензияләре зур бер том булыр иде. Әдәбиятыбызга, тарихыбызга тагын да ачыграк күз белән карый башлар идек, шулар да чыкса… Ләкин бу эш сузылды.

Г. Рәхимнең үзе генә түгел, әдәби-гыйльми мирасы да шулай авыр язмышлы булып чыкты. Әйе, әгәр бәхетең кара булса, аңа бер чара да юк…

(Социалистик Татарстан. – 1990. – 20 декабрь)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации