Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 18 (всего у книги 50 страниц)
Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүпләре»[195]195
Мәкаләнең язылу вакыты 1977 елдан да соңрак түгел. Авторның докторлык диссертациясенә кергән материал. Диссертациясе кулдан-кулга йөреп өлешчә югалып, өлешчә (Ф. Кәримигә караган бүлеге дә) урланганнан соң, бу материал күп еллар тик ята. Беренче тапкыр Ф. Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» нә сүз башы буларак, «Заман» газетасында чыга (1993, № 4–6). Текст язучының архивында сакланган кулъязмадан тәкъдим ителә. – Г. Х.
Әфрад – аерым затлар, шәхесләр.
Фәлякәт – бәла, бәхетсезлек.
Сая – күләгә, ышык.
Ләүхә – вывеска, шамаил.
[Закрыть]
1912–1913 елларда Балкан ярымутравы милли азатлык хәрәкәте белән шундагы идарәче даирәләрнең басып алу сәясәте һәм империалистик державаларның мәкерле планнары бергә төйнәлгән катлаулы сугыш аренасына әйләнә.
Балкан сугышлары вакытындагы сәяси хәлләрнең эчендә катнашу өчен, «Вакыт» (Оренбург) газетасыннан мөхбир булып бу газетаның мөхәррире Фатих Кәрими Төркиягә китә. Барып төшкән көненнән үк ул үз газетасына «Истанбул мәктүпләре» дигән исем астында хәбәрләр җибәреп тора. Бу хәбәрләрендә Ф. Кәрими бик нык һәм ышанычлы рәвештә бер сәяси линия уздыра: ул – Россия дәүләте белән Төркия дәүләтенең үзара мөнәсәбәтләрендәге киеренкелекне бетерү, пантюркистлар идеологиясе белән имгәтелгән төрек зыялыларының рухында Россия халкына карата ихтирам тәрбияләү.
Ф. Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» ндәге материалларны, нигездә, түбәндәге төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин:
а) авторның мәгърифәт, мәдәнияткә кагылышлы карашлары;
б) икътисади карашлар;
в) хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләре;
г) дипломатия мәсьәләләре;
д) хәрби мәсьәләләр;
е) диннең икътисад һәм мәдәният мәсьәләләренә нисбәте;
ж) патриотик карашлар.
«Истанбул мәктүпләре» ндәге фикерләрнең иң зур күпчелеген Ф. Кәриминең мәгърифәт, мәдәният тарихы турындагы уйланулары алып тора. Ф. Кәрими төрекләрдәге мәдәният, укыту эшләренең артталыгына гаҗәпкә кала. Төркиянең икътисади, хәрби яктан артта калуын ул бары тик мәгърифәткә тиешенчә игътибар бирмәүдән дип карый, хатларында моңа кат-кат туктала. Төрек галимнәреннән Әхмәт Мидхәтне күмү уңае белән туган фикерләре бары тик шул мәсьәлә тирәсенә генә тупланган. Әхмәт Мидхәт – заманында Төркиянең зур философларыннан, мәдәният, мәгърифәт, әдәбият өлкәсендә абруйлы урын алып торган кешеләреннән берсе. Ул – язучы һәм мәгърифәтче. Г. Ибраһимов аның А. Дюма (атасы) романнарына охшатып язган «Хөсәен фәллах» һәм «Хәсән мәллах» әсәрләренә югары бәя бирә. Гасыр башында татар яшьләре арасында Әхмәт Мидхәт, Әхмәт Расыймнарның әсәрләре яратып укылган. Ф. Әмирханның «Картайдым» хикәясендәге төп герой Мостафаның яшь вакыттагы идеалы, мәсәлән, Әхмәт Мидхәт була… Әхмәт Мидхәтнең татарлар арасында популяр булуының сәбәбе нәрсәдә? Безнең карашыбызча, моңа Әхмәт Мидхәтнең Россиягә, гомумән, мөнәсәбәте төп сәбәпче булган. Бу шәхес Россия татарларының рус әдәбиятын өйрәнүләрен бик хуплаган. Фатих Әмирханның аны үз герое өчен идеал итеп сурәтләве генә шуннан килә. Аның мәгърифәтчелек карашларына Г. Ибраһимовның биргән бәясен шулай ук искә алырга кирәк. Ул, ди Г. Ибраһимов, халыкны укуга өндәде. Әхмәт Мидхәт госманлы төрек әдипләре арасында татарларга иң якын торган бер хөрмәтле карт иде. Әхмәт Мидхәткә рус ориенталистлары да ихтирам белән караганнар. 1911 елда Төркиядә булган вакытта, А. Самойлович, Вл. Гордлевский һәм В. Смирнов аның янында булалар. Вл. Гордлевский аны «Европа мәктәбенең вәкиле» дип атый. Вл. Гордлевский «Яңа госманлы әдәбияты буенча очерклар» дигән хезмәтендә Әхмәт Мидхәт турында язып, болай ди: «Әхмәт Мидхәт үзенең әсәрләре белән халыкта (әйтик, җәмгыятьтә) белемгә омтылыш уятты, ул ислам дине белән мәгърифәт арасындагы каршылыкларны алып ташларга тырышты һәм шул ягы белән ул ватандашларының гына түгел, барлык мөселманнар тарафыннан да ихтирамга лаек».
Ф. Кәрими Төркиядә әнә шул шәхесне кабергә озатуда катнаша. Әхмәт Мидхәт аның өчен дә зур шәхес булган икән… Төркиянең үз мәгърифәтчеләренә мөнәсәбәтен Ф. Кәрими рус җәмәгатьчелегенең Толстойга мөнәсәбәте белән чагыштыра. Толстой үлгәч, рус матбугатының бу югалтуга никадәр зур урын биргәнлегенә тукталып, автор төрек газеталарының Әхмәт Мидхәт үлеменә ничек аз игътибар иткәннәренә ачына. Һәм мәгърифәтчеләрчә нәтиҗә чыгара: төрекләрнең сугышта җиңелүләре һәм, гомумән, артталыкларының төп сәбәбе ватаннарына хезмәт итүче шәхесләргә игътибарсыз булуыннан, ди. «Миңа бервакыт мәрхүм шәех Җәмалетдин Әфгани хәзрәтләре: «Гыйлем вә мәгърифәт каршында тез чүгеп хөрмәт күрсәтмәгән милләтнең гакыйбәте хөсрандыр (ахыр көне үкенечледер). Ул милләт яшәмәс, чөнки яшәргә лаек түгелдер», – дигән иде. Төрекләрнең…Траблиста, Ямәндә җиңелүләренең сәбәпләреннән иң мөһиме берсе дә шушы, ягъни үзләренә хезмәт иткән кешеләрне тәкъдир кыйлмау вә голәмәләренә хөрмәт итмәүләре икән. Болай булгач әле, бонлар һәмән җиңеләчәкләр икән, дидем». Әхмәт Мидхәтне күмүгә катнашкан автор төрек зыялыларының бу вакыйгага артык салкын кан белән каравына ачына. Әхмәт Мидхәт төнлә үлә, кичкә күмәләр. Күмү процессында нибары 200–300 шәкерт катнаша. «Кемне күмәсез?» дип сораганга бер шәкерт хәтта «белмим» дип җавап бирә. Кадимче татар хәлфәләре белем алуның иң бөек урыны дип исәпләгән Төркиядә китапханәләрнең рәте юк, китап кадере юк. Мәгариф министры һәм баш министр булып торган Хәккый пашаның әйтүенчә, Коръәнне тәрҗемә итү ярамый. Төрекләрнең мәдәният, фән, техника өлкәсендә артта калуларын Ф. Кәрими сугыш кырында җиңелүгә караганда да зур вакыйга итеп карый. «Мәгыйшәт мәйданы – бик зур бер сугыш мәйданыдыр. «Кырык Кәлисә»дә, «Лүлә Бургаз» да җиңелү никадәр дәһшәтле исә, бер милләт әфрадының мәгыйшәт мәйданында җиңелүе аннан да артыграк дәһшәтледер. Ләкин бу акрынлык белән килгәнгә күрә, бердән-бергә күзгә күренми. Моның дәһшәтен һәркем сизмидер». Үзенең күп санлы интервьюларында Ф. Кәрими Төркиянең дәүләт эшлеклеләреннән артталыкның сәбәбен сорый. Бу мәсьәлә Ф. Кәрими мәкаләләренең һәрберсендә дә диярлек кузгатыла. Интервью вакытында Ф. Кәрими бу сорауга җавапны үзе дә эзли. «Истанбул мәктүпләре» – язучының карашлары көн саен үсә, тирәнәя баруны күрсәтә торган бер әсәр. Мәсәлән, дәүләт министры Мәхмүт Әсгать белән интервьюсында Төркиянең артталыгына төп сәбәп итеп министр тарафыннан ислам дине күрсәтелә. Ф. Кәрими моның белән килешкән сыман булып яза. Ләкин алга таба ул наданлыкның социаль сәбәпләрен ачуга таба күтәрелә.
«Истанбул мәктүпләре» – көнләп, сәгатьләп языла һәм басыла барган мәкаләләр җыелмасы. Язучы моны китап итеп чыгарганда да үзгәртмәгән. Шуңа күрә теге яки бу мәсьәләгә язучының карашы беренче мәкаләдән алып соңгы мәкаләгә кадәр үзгәрә барганын күзәтү кызыклы. ХIХ йөз татар мәгърифәтчеләренең хатын-кыз иреге өчен әдәбиятта көрәш күтәргәнлекләре мәгълүм. Хатын-кызның мәхәббәткә хаклылыгы турында борынгы татар поэзиясеннән үк килгән прогрессив традицияне үстереп, М. Акъегетзадә, Ф. Халиди, Г. Ильяси һ. б. мәгърифәтчеләр хатын-кызны мәхәббәттә генә түгел, ә социаль тормышта да ирекле, актив итеп күрергә теләделәр. Бу фикер аларның төрлесендә төрле күләмдә бирелде. Хатын-кыз азатлыгы өчен көрәшне ХХ йөз башында әдәбиятта Р. Фәхреддинев, З. Һади һ. б. язучылар дәвам итте. «Истанбул мәктүпләре» ндә әнә шул мәсьәлә хәрби-стратегик мәсьәләләр дәрәҗәсенә күтәрелә. Шунысын истә тотыйк: Ф. Кәрими, сугыш турында объектив информация биреп бару өчен, мөхбир сыйфатында җибәрелгән иде. Ләкин мәгърифәтче язучы хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен турыдан-туры дәүләткүләм, стратегия мәсьәләләренә бәйләп алып бара. Төркия ни өчен җиңелә? Ф. Кәрими Төркиягә булган симпатиясен берәүдән дә яшерми иде бит. Әнә шул илнең бер-бер артлы шәһәрләрен калдыра баруның сәбәпләрен Ф. Кәрими сугыш мәйданыннан түгел, ә эчке тормыштан эзли. Һәм дәүләт эшлеклеләреннән, алдынгы карашлы хатын-кыз язучылардан алган интервьюлар аркылы Ф. Кәрими эзлекле рәвештә бер нәрсәне кабатлый: төрекләрдә хатын-кыз фактта хокуксыз. Күзләренә пәрдә каплап йөриләр. Җиңелүнең сәбәбен әллә каян эзлисе түгел, әнә шул хатын-кызлар хокуксызлыгыннан эзләргә кирәк. Төрек хатын-кызлары пассивлыкка дучар ителгәннәр. Монда бер кеше ун кешене ашатырга мәҗбүр. Чөнки хатын-кыз өйдә бикләнеп ята. «Сугышта җиңү вә җиңелүнең сәбәпләре арасында туп, мылтык, пулемётлар гына түгел, бәлки хатыннар, гаилә мәсьәләсе, хатыннарның битләренә бөркәнгән чаршаулары да бик зур роль уйнамактадыр». Ф. Кәрими үзе дә пассив күзәтүче, битараф мөхбир булып кына йөрми. Хәрби училищены күрсәтеп йөргән училище начальнигы белән сөйләшкәндә (әлбәттә, объектын күрсәтеп йөргәндә, хәрби училищедагы тәртип, пөхтәлек белән теге начальник горурланган), Ф. Кәрими аңа болай дигән: «Офицерлар никадәр кирәксә, укыган кызлар да шулай ук кирәктер, гаскәр сугышы әллә ничә елда бер була, әмма икътисад, мәдәният сугышы һәр көн вә һәр сәгать булып тора». Милләтне алга җибәрергә теләүчеләр хөр аналардан гына туалар, ди язучы: «Хөр ана балалары гынадыр башларын югары күтәреп, күкрәкләрен алга киереп йөри алырлар вә шулар гынадыр ки калебләре газем (тәвәккәллек) вә мәтанәт (чыдамлылык) илә тулы булыр, үзләренә дә, милләтләренә дә файда китерә алырлар».
Ф. Кәрими, Төркиянең кайсы гына районына барса да, анда хатын-кыз мәктәпләре белән кызыксына. Болар, ди, ничә йөз ел буе мөстәкыйль дәүләт булып торсалар да, үзләрендә бер генә хатын-кыз гимназиясе юк. Төркиянең ярты ягы зәгыйфь. Андый организм яши алмый. Үзенең хәбәрләрендә Ф. Кәрими Россиядән барган шәфкать туташларының бөтен дөнья каршында Россия өчен зур абруй китергәнлекләрен яза. Төрек хатыннары пассив, битараф булып чадра астында яшәгәндә, Россиядән килгән кызлар, битләрен япмыйча, госпитальләрдә эшлиләр, җәмәгать эше алып баралар. Боларның бу сыйфатына төрек хатын-кызлары кызыгып карыйлар. Баксаң, кызларның битен ачып йөрүләрендә бернинди зыян юк икән, гыйффәтләренә дә зарар килми икән. Россиядән килгән кызларның, азмы-күпме вакыт узуга, Төркиядә абруй казануларына Ф. Кәрими чын күңелдән шатлана, алар белән горурлана. Ул кызлар ярлыларны дәвалап кына калмыйлар, Төркиянең бөтен феодаль тәртипләренә тәнкыйть сүзе белән чакыру ташлыйлар. Алар хәтта төрек хөкүмәтенең башында торган пашаның дәүләт эшен алып баруга сәләтсез икәнлеген дә җәмәгатьчелек каршында күтәрәләр. Бу уңайдан Ф. Кәрими Төркия солтанын да сатирик сүз белән чеметеп уза: «…пашаның 12 градустан җылы көннәрдә, авызына мамык шарф ураган, аякларына җылы инглиз одеяллары ябынган көенчә, ябык арба эченә бөкрәеп-бөрешеп утырып, Бабы Галигә килгәнен күргәндүк, бик күп кешеләрнең ачулары килә… үзенең җаны беткән шушы карттан Төркиянең котылуын өмид итү никадәр буш бер хыялдыр, дияләр иде». Бу – алдарак язган мәкаләсендә. Соңга таба Ф. Кәриминең аерым шәхесләрнең тарихтагы рольләренә карата фикере үзгәрә. Аерым дәүләт эшлеклеләренең тоткан урыннарын ул илнең гомуми хәленә, бу илнең халыкара мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә карый. Сугыш барышында Төркия дәүләтендә кабинетлар алмашкалап тора. 1913 елның гыйнварында яшь төрекләр лидеры Әнвәр паша җитәкчелегендә сарай перевороты була. Ләкин милли мәсьәләдә яңа хөкүмәт бик нык шовинистик политика алып бара башлый. Тәлгать, Җәмал һәм Әнвәр пашалардан торган триумвират Төркияне Германия империализмы юлыннан алып китә. Ф. Кәрими, сарай переворотының шаһиты буларак күрәзәчелек итеп, болай яза: «Бата торган көймәне коткарып кала алу аларның тәкать вә куәтләреннән килүе шөбһәледер. Ике йөз елдан бирле бозылып, череп килгән бер бинаны берничә баганалар илә генә терәп тоту хыялы читен бер эштер». Ф. Кәриминең прогнозы дөрес иде: 1914 елгы империалистик сугышны Төркия Германиягә тулысынча бәйле хәлдә каршылады. Империалистик сугыш исә Төркиянең катастрофасын якынлаштырды гына…
Ф. Кәриминең язмаларында аның хәрби-стратегик мәсьәләләргә карашлары да бик ачык чагыла. Зур мәхәббәт белән төрек офицерларына, гаскәр башлыкларына мөкиббән китеп кыр штабларында йөргән мөхбир үзе өчен тагын бер яңалык ача: Төркиянең армиясендә дә эш мәгърифәт өлкәсендә төслерәк икән. Иң беренчесе: солдат белән офицер арасында ышаныч юк. Гомернең гомер буена төрек солдатын, «дин дошманыңа каршы сугышка керәсең» дип алдалап, сугышка йөрткәннәр. Балкан сугышы вакытында да шулай дип ышандырырга омтылганнар. Гаскәрдә элементар дисциплина юк, солдатлар-офицерлар арасында тәртипсезлек, алдау, хыянәт хөкем сөрә. Интендантство рәтсез. Сугыш башлангач, Төркиянең интенданствосы шул дәрәҗәдә бөлә, атларга ашатыр өчен салам, печәнне Россиянең көньяк районнарыннан сатып алырга һәм Кара диңгез аркылы китерергә булалар. Пантюркистлар тарафыннан калканга күтәрелеп, бөтендөнья мөселманнарына башлык булуы фараз ителгән Төркиянең эчке череклеген Ф. Кәрими тулысы белән ача: «Мөселманнар Төркияне бу дәрәҗәдә зәгыйфь дип белмиләр вә аның башына бу кадәр фәлякәтләр килер дип исәпләмиләр иде. Мөселманнар гына түгел, хәтта аурупалылар өчен дә Төркиянең бу кадәр җиңелүе көтелмәгән бер эш булып чыкты».
Ф. Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» үз өстенә искиткеч зур бурыч йөкли: катлаулы халыкара хәлләргә бәя бирергә, прогнозлар ясарга кирәк була. Язмаларында намуслы, объектив булырга чын күңелдән омтылган авторның Балкан сугышларына карашында принципиаль бер хата ята иде: ул сугышлар нәтиҗәсендә Оттоман (Госманлы) империясенең җимерелә башлавы бу империядән аерым мөстәкыйль дәүләт Албаниянең аерылып чыгуы кебек прогрессив күренешләрнең әһәмиятен аңламау иде.
Балкан сугышларында Төркиянең җиңелүе сәбәпле, Ф. Кәрими үз карашларында зур үзгәреш кичерә. Әле кайчан гына Европа алдында, андагы мәгърифәт, хокуклар, мәдәният алдында тез чүккән мәгърифәтче Европа илләренең империалистик йөзләрен күрә башлый. Әхмәт Мидхәт үлгәч, соңгы битендә генә аңа 3–4 юл багышланган газеталар Пуанкаре сүзләрен беренче битләргә тутырып язалар. Үз кешеләренә игътибар юк. «Бичаралар, аурупалылардан һәнүз мәдәният вә инсаният мәрхәмәте көтәләр!» Бу инде язучы карашында зур үзгәреш. Ф. Кәрими кайтып киткәндә, Төркиянең дәүләт башында яшь төрекләрдән торган триумвират идарә итеп кала. Ләкин Төркиянең язмышы инде бу триумвират кулында түгел, ә чит державалар кулында иде, Ф. Кәрими моны аңлаган. Аны бигрәк тә «Германия – Төркия дуслыгы» дигән нәрсә борчый. «Анатолиянең немецлар тасрифенә (үзгәртүенә) күчүе өчен ниләр лязым исә, һәммәсе дә эшләнгән. Орлыклар мөкәммәл сурәттә чәчелгән. Боларның тәдриҗән (акрынлап) үсеп җимеш бирәсе генә калган». Ф. Кәримине иң борчыганы – төрек халкының милли хисләре зәгыйфь булуы, бу илнең чит ил капиталына бәйле булуы. Германия төзеткән Багдад тимер юлының да максатын ул ачык аңлый. «Истанбул илә бугазларны хәзерендә төрекләр кулыннан түгел, Германия кулыннан алырга ихтыяҗ төшәчәк, бу исә бик күп читен бер мәсьәләдер».
1914 ел якынлашкан саен, Төркия язмышы мәсьәләсе дипломатик сөйләшүләрдә төп урынны ала бара. Патша Россиясе һәм Англия Төркияне бүлгәләргә телиләр, бигрәк тә бугазлар өчен көрәш кыза. Германия исә, Англия һәм Россиягә каршы буларак, «Оттоман империясе» нең бөтенлеге өчен көрәшә – аңа бу «империя» нең бөтенесе дә кирәк иде. Германия яшь төрекләр арасында пантюркизм һәм панисламизмның саташулы хыялын корал итәргә уйлый, үзенең конкурентлары Англия һәм Россия составында миллионнарча мөселман яшәгәнен искә алып, панисламизм флагын күтәрә. Германиянең исәбе Британия империясе һәм Россиядәге мөселманнарны үзенең империалистик максатларында файдалану иде. Ф. Кәрими Европа дипломатиясенең кайбер катлаулы төеннәрен аңлый алган. Төркияне бүлгәли башласалар, өлешнең зурысы Германиягә тияр төсле күренә, дип яза ул соңгы мәкаләләренең берсендә. Чөнки «бөтен Анатолия аркылы сузылып Багдадка бара торган тимер юлы… гәүдәнең башыннан аягына кадәр озайган кан тамырларына охшыйдыр. Пантюркизм, панисламизм идеяләре Төркиянең прогрессив интеллигенциясе һәм хезмәт иясе массалары арасында да үзенә җирлек тапмаган. «Алар, – ди Ф. Кәрими, – «андый» хыяллар белән маташмыйлар. Бөтен максатлары: мәмләкәтләренең үз кулларында калган кыйсмен игътибар итү, мәдәният кәсеп итү, башка милләтләр шикелле мәдәният саясендә сәгадәткә ирешүләр. Бөтендөнья мөселманнарын җыеп бер хөкүмәт ясау, Россия яки Иран мөселманнарын Төркиягә берләштерү шикелле сүзләрне телгә алучы булса, монда аңа хәзер дивана дип караячаклардыр». Шулай итеп, Ф. Кәрими халыкара хәлләрнең иң нык төенләнгән урыны – Балкандагы «дары мичкәсе» янында да үзенең мәгърифәтчелек карашларына турылыклы булып кала, «мәдәният аркылы сәгадәткә ирешү» турында хыяллана. Хәер, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсендә дә Ф. Кәриминең карашлары чикле иде. Төркиядә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен ул үзмаксат итеп куя, социаль революция башкарырга тиешле эшләрнең берсе итеп аңлауга күтәрелми. Шулай да Ф. Кәрими үзенең язмаларында башыннан ахырына кадәр бер фикерне үзгәртмичә алып бара: ул – Россия халкы белән Төркия халыклары арасындагы үзара дуслык идеясе. Пантюркизм һәм панисламизмның бу дуслыкка никадәр киртә икәнлеген ул аңлый. Аның саен шул юлда төрле вариантлар эзли, тәкъдим кертә. Ул Россия хөкүмәтенең төрекләргә яхшы күз белән каравын өмет итә, төрек халкына Россиянең мәдәният, тәрәккый өлкәсендә ярдәме булса, бу чараларның «һәр ике як өчен дә бик зур файда булачагын» әйтә. Россия хөкүмәтенең сәяси эшлеклеләре киләчәктә шуның әһәмиятен аңласыннар иде дигән теләк белдерә.
Бу мәсьәләне Ф. Кәрими әле сугыш аренасына үзе барганчы ук күтәргән иде. Беренче Балкан сугышы башланып нәкъ бер атна үтүгә, «Вакыт» газетасында (1912, № 859) ул Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуның реаль нигезен күрсәтеп чыга: Россия составында 20 млн мөселман булса, Төркиядә славяннар да яшиләр. Ф. Кәрими ХХ гасыр башындагы халыкара мөнәсәбәтләргә төп-төгәл бәя бирә: Англия белән Германия арасындагы каршылык төп мәсьәлә дип күрсәтә. «Болар электрның ике полюсы шикелле. Болар, көрәш мәйданнарындагы батырлар шикелле бер-берсен әйләндереп салыр өчен җай эзлиләр».
Россия мәдәнияте һәм рус халкына мәхәббәт төшенчәсен Ф. Кәрими конкрет аңлый. Ул рус культурасыннан һәм рус халкыннан карагруһ Пуришкевичларны аерып ала. Әгәр дә ул, ди ул, Пуришкевичлар, Милюковлар араны бозмасалар, «руслар илә мөселманнар бик тату яшәрләр иде». Мәкаләләрендә Ф. Кәрими Россия җәмәгатьчелегенең төрекләргә булган уңай карашына бик зур игътибар бирә. Сугыш барган вакытта, рус илчелегендәге рус хатыннарының төрек яралыларына кием-салым, ятак әйберләре әзерләүләрен дә ул зур әһәмиятле фактор дип бәяли.
Рус культурасына зур бәя биргән кешеләр Ф. Кәрими интервью алган төрек укымышлылары арасында да очрый. Шундыйлардан берсе – Шәкри бәк – аңа Россия халкының мәдәниятенә, гыйлем, мәгърифәт эшләренә сокланганын әйтә. Шәкри бәк Россия мөселманнарының рус уку йортларында белем алуының зур бәхет икәнен сөйли. «Россия, – ди ул, – бик әсаслы (нигезле) сурәттә тәрәккый итмәктәдер. Андагы милләтләрнең шуннан файдаланмыйча, үзләренең аерым культурасы өчен көрәшләре муәффәкыятьсез (уңышсыз) бер эштер».
«Истанбул мәктүпләре» тыныч кына, битараф булырга тырышып кына язылган мәкаләләр белән башланып сатирик бүлекчәләр белән тәмамлана. Соңгы мәкаләләрендә Ф. Кәрими «төрекчелек», «госманчылык» дип исемләнгән феодаль тәртипләрне мыскыл уты астына ала, гади хәбәрчедән сатирик-фельетончыга әйләнә. Монда Ф. Кәрими элек үзе инанган ислам динен дә, «төрек рухын» да тәнкыйтьли. Феодаль Төркиянең эчке яктан череп таркала баруын тәнкыйть итүдә ул контраст бирү алымын куллана. Сугышта җиңү максатында, ди, Төркиянең шәйхелисламы, 4444 мәртәбә укыр өчен, гарәпчә бер дога бастырып таратты. Шул ук вакытта кибетләр әдәпсез рәсемнәр, эротик әдәбият белән тулды. «Карават шыгырдавы», «Мәхәббәт бүлмәсе» һ. б. әдәпсез әдәбиятны хәтта балалар да укыды. Монда, ди, хәтта ай, ел, көн исемнәрендә, акча системасында да рәт юк: «а ля франк», «а ля төрек» ме дип сорасаң гына очына чыгасың. Болар хәтта фәсләрен дә үзләре текми, Австриядән китертә. Истанбулда янгыннар бик күбәйде, дип, «тыныч кына» язып китә ул бер урында. Бик күп кешеләрнең йортлары янды. Болар барысы да диярлек страховать ителгән иде. «Ләкин гадәттәгечә страхование ширкәтләренә түгел, бәлки Җәнабы Хакның үзенә ителгән страховый ширкәтләренең калай ләүхәләре урынына да бу йортларның барысында да «Йа хафиз», «Йа маликел-малик», «Ләхәүлә вә лә куәтә иллә биллаһ» дип язылган агач ләүхәләр бар иде». Күренеп тора: Ф. Кәрими монда Ш. Мөхәммәдев, З. Һадилардан килгән сатирик алымны файдалана. Ш. Мөхәммәдев һәм З. Һади прозасы өчен характерлы булган алым – негатив вакыйганы тыныч кан белән сөйләп, нәтиҗәсен дә нәкъ шулай ук уңай сыман итеп бирү һәм көтелмәгәндә сатирик чишелеш тудыру. Ф. Кәрими мәкаләләрендә әнә шулай публицистикадан әдәби жанрга – сатирага сиздермичә генә күчә бара. Төркиядә, ди ул, иң популяр лозунглар – хөррият, гадәләт (гаделлек) вә мөсавәт (тигезлек). Мондый исемнәр белән парикмахерскийлар, каһвәханәләр, отельләр, кибетләр бизәлгән. Ләкин аларның барысы да чит илләр кулында. Төрки халык мондый сүзне кулланырлык хәлдә түгел, ул фәкыйрьлектә җәфа чигә. Россиядән барган шәфкать туташлары, Истанбулның җәмәгать урыннарына йөреп, яралылар файдасына иганә җыярга тотынгач, төрек кадимчеләре нәкъ Казанның Печән базары каһарманнары шикелле гауга кубара: ничек инде ул хатын-кызлар ирләр арасына кереп йөри ала, янәсе! «Истанбулның 500 каһвәханәсендә… иллешәр кешедән 25 мең кешенең вә шунлар җөмләсеннән чалмалы, җөббәле… әфәнделәрнең иртәдән кичкә кадәр карта, таула, шакмак уйнап Галатада утырулары, урамда йөрүче ирләрнең очраган мөселман хатыннарына сүз катулары, әдәпсезлек итүләре «әдәбе исламия вә тәрбияви миллиягә» каршы килми, ике мөселман хатынының мәҗрүхләр (яралылар) файдасына иганә җыюлары килешми, имеш. Менә сиңа хөррият, мөсавәт, гадәләт!» Кадимчеләрнең «диндарлыгын», «ватанпәрвәрлеген» язганда, Ф. Кәрими драматург Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясендә бирелгән персонажларны Төркиядән дә таба. Галата күпере өстендәге кадимчеләр белән Г.Камал комедиясендәге шкафчылар арасында бернинди дә аерма юк, болар – дин дип, милләт дип кычкырынып йөрүче бушбугазлар.
«Милләт» төшенчәсенә Ф. Кәрими шул илнең бөтен халкын кертә. Мәгърифәтчеләр өчен характерлы сыйфат бу. Мәгърифәтчеләрнең бу сыйфаты Ф. Кәримидә аеруча калку күренә. Ул үзенең язмаларында төрек халкының милли хисе булмаганны нык тәнкыйть итә. «Милли рух» дигән категорияне алып, ул аны Ватан язмышын хәл итүче бер фактор дәрәҗәсенә менгерә. Төрекләрдә милли рухның сындырылган булуына ул аларның үзләрен генә гаепли, аның социаль сәбәпләрен күрми. Мәсәлән, француз профессоры күп кеше алдында төрек милләтен кимсетү рухында лекция укый. Шунда утырган төрек студентлары, дәшмичә генә, бу «агу» ны йота. Бездә, Россиядә, ди Ф. Кәрими, бу нәрсә мөмкин түгел. Һәм ул Балкан сугышлары уңае белән карагруһчыл рус газеталарының мөселманнарны мыскыл итү рухында язылган мәкаләләрен татар яшьләре гаепләвен әйтә. Шунда ук Ф. Кәрими тагын бер әһәмиятле фактны мисалга китерә. Унынчы елларда кинематограф «Мөхәммәтнең оҗмахы» дигән фильм эшләп чыгара. Мөселман шәһәрләрендә моны күрсәтә башлау Россиядә яшәгән мөселманнарны мыскыллау дип кабул ителә һәм моңа протест белдерәләр. Безнең Россия мөселманнары, ди Ф. Кәрими, үзләре өстенә хәкарәт аттырмый. Төрекләр исә европалылардан хәкарәтне дәшмичә генә кабул итә, риза була.
Мәкаләләрнең ахырында Ф. Кәрими әле күптән түгел генә үзе сокланган Англия дәүләтенең дә тышкы сәясәтен тәнкыйть итә. Төркия дәүләт эшлеклеләреннән бер төркемне ул вакыттагы Англия колониясе булган Мисырга качып китүдә гаепли һәм «хәлифәлек төзү» турындагы авантюристик планнарын фаш итә. Болар, ди ул, «Әнгелтерә икмәгенә май сөртеп яталар. Шулай булгач, ничек алга китмәк кирәк?» Колониализмга каршы көрәштә Ф. Кәрими, шулай итеп, бөтен милли рухны күтәрү кирәклеген яклый.
«Истанбул мәктүпләре» ндәге бер мәкалә лирик парча формасында язылган. Ул «Мәрмәрә буенда «Зиләйлүк» дип атала. Моны, ихтимал, әдәби әсәр булганлыгы өчендер, «Шура» журналы да «Вакыт» тан алып баскан (1913, № 9). Әсәр Ф. Кәриминең патриотик хисләренә корылган. Төрекләргә «дин, дин кардәшләремез» дип барган язучыда, бу илдәге феодаль тәртипләр, наданлык, хәерчелекне күреп танышканнан соң, бервакыт үз Ватанына – Россиягә карата ихтирам хисләре кайнап, ташып чыга, ул Ватанын сагына башлый. «Һилале Әхмәр» гә эшләргә килгән бер татар егете белән Босфор буена чыгалар да «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» көен җырлыйлар. Күңелләр газиз Ватанга мәхәббәт, сагыну хисләре белән ташый… Бу җыр белән алар Ватанга сагыну сәламе җибәрәләр. Ләкин чынбарлык аларның бу күтәренке хисләрен җимереп ташлый: хәрабәләр арасыннан сәләмә киемле, ачлык-ялангачлыктан җәфа чиккән ике хатын килеп чыга. Ирләре сугышта, балалары авырудан үлгән. Йорт-җир, ашау-эчү әйберләре юк. Алар җырчыларга, безне моннан Россиягә алып китегез, без хәерчелектән алҗыдык, дип ялвара. Әле генә бөек изге хисләр, күтәренке күңел иде. Боларның җырларын Мәрмәр диңгезнең дулкыннары тыңлый кебек һәм Ватанга алып китәр кебек иде… Җырчылар фәкыйрьлек, сугышның мондый корбаннарын күреп сүзсез кала. «Зиләйлүк» ләр онытыла. «Тормышның иң дәһшәтле вә колак ерткыч нәгъмәләре (көй) колакка килеп бәрелде… Мәга мә фиһ (шуның белән бергә) «Зиләйлүк» илә «Тәфтиләү» көйләребезнең, Мәрмәрә тулкыннарына кушылып, әбәдияткә (мәңгелеккә) таба китүләре дә шөбһәсез иде». Шыксыз чынбарлыкның драмасы, шулай итеп, журналист каләмен лирик рухта хикәяләүгә таба алып кереп китә.
Соңгы мәкаләләрендә Ф. Кәрими төрек халкына бу караңгылыктан чыгу өчен юллар эзли. Культура юлы караңгылыктан чыгуның бердәнбер ысулы дип ышанган мәгърифәтче хәзер инде котылуның социаль, дипломатик юллары турында уйлана һәм «авыру Төркиягә» шактый төгәл диагноз куя: Төркиянең үз кулында банклары юк. «Хәзерге вакытта банкларның хакимияте хөкүмәтләрнең хакимиятеннән артыграктыр». Бу инде Ф. Кәрими стихияле рәвештә империализмның төп сыйфатларын аңлауга якын килгән дип әйтергә нигез бирә. Төркиянең, ди ул, «бер яктан иске гаһеднамәләр (килешү) илә, икенче яктан икътисад, тиҗарәт вә сәнәгать (промышленность) җәһәтләреннән булган төшенкелек илә… аяклары, куллары багланган… Ул үзе теләгәнчә эш йөртә алмый, йөртергә ирек бирмиләр». Болардан котылу юлы Ф. Кәримичә болай: Төркиядә төрекләрнең мәхәббәтен Россиягә җәлеп итү, Россия белән Төркия арасында сәүдә мөнәсәбәтләрен арттыру һ. б. Бу бурычлар, ди автор, «Россия мәнфәгатенә иң муафыйк бернәрсә». Бу Ф. Кәриминең гуманистик фикер йөртүе, изелгән халыкларга ярдәм итү ысулларын эзләве иде.
Ф. Кәрими, намуслы язучы-журналист буларак, үзе мәхәббәт белән караган Төркия турында язганда, сәяси хисләрен җиңеп, хакыйкатькә омтыла. Төркиянең «хәлифәлек», «госманлык» шөһрәтен мәкаләләрендә тетеп ташлый. Кая ул Төркиягә дөнья мөселманнарына баш булырга! Аның әле әүвәл милләт буларак үзен үзе таныйсы, үзендә Ватан дигән олы бер хис тәрбиялисе бар икән! «Истанбул мәктүпләре» ндә мөселманчылык торгынлыгы зур ышандыру көче белән фаш ителә. «Мөселманчылык», мәгълүм ки, колониаль державалар изүе астында җәфа чиккән Көнчыгыш халыкларын язмышларына риза булырга, күнәргә өнди, бу халыкларның рухи инициативаларын йома. Ф. Кәрими бу хезмәтендә мөселманнардагы әнә шул фикер торгынлыгын тәнкыйть итә.
Ф. Кәрими Төркиядәге «мөселманчылыкның» бөтен җәрәхәтләрен ачып, пәрдәне күтәреп күрсәтә. Бу урында ул «хәерхаһ» либераль язучыдан үткен каләмле реалист тәнкыйтьчегә әйләнә.
Академик Вл. Гордлевский татар журналисты Ф. Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» нә үз заманында ук югары бәя бирә. Татарларның киләчәге хакында татар публицистикасындагы фикерләргә анализ ясап, ул болай ди: «Татарлар үз киләчәкләрен бары тик Россиянең туган туфрагында гына күрә… Россия мөселманнарының югары зыялы катлауларында, кайда гына яшәмәсеннәр, Төркиягә ышану дигән нәрсә юкка чыга бара. Балкан сугышы вакытында «Вакыт» газетасында Ф. Кәриминең ахырдан «Истанбул мәктүпләре» дигән исемле китап булып чыккан кызыклы корреспонденцияләре басылды. Автор үз күзе белән күргәннәрне ихлас күңелдән язып барган, кайвакытта аның каләменнән аянычлы авазлар ишетелгәләде, чөнки Төркиядән гайрәте чигү аңа бик авыр булды. Бу «мәктүпләр» «Яшь төрекләр» белән күзләре сукырайган мөселманнарның да күзен ачты. Төркиядә булып кайткан мөселман интеллигенты, шулай итеп, Төркиянең таркалачагы котылгысыз икәнлегенә ышанып кайтты» (Гордлевский Вл. Война и русские мусульмане // Русские ведомости. – 1914. – № 266).
Балкан сугышы, Төркия язмышы мәсьәләләрен Ф. Кәрими аннан соң да публицистикасында кат-кат күтәрә. Россия мөселманнарының белем, мәгърифәт ягыннан Төркия мөселманнарына караганда югары торганын Ф. Кәрими мәкаләләрендә алга таба да күрсәтә. Ул Россия белән аралашуның, рус әдәбиятының татар мәдәни үсешендә уңай йогынтысын зур горурлык белән әйтә. Гомере буе Россия – Төркия мөнәсәбәтләрен яхшыртырга каләме белән көрәш алып барган журналист әле 1914 елда да, Төркия хөкүмәте Россиягә һөҗүм итү өчен хәрби көймәләрен әзерли башлаган чорда да, мәгърифәтчеләргә беркатлылык белән шундый фикерен пропагандалый: безнең илдә русча белем алган мәгърифәтле мөселманнарны Төркиягә күрсәтү бик әһәмиятле, бу нәрсә ике дәүләт арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне яхшыртыр иде, дип яза (Вакыт. – 1914. – № 1475).
Ф. Кәрими яза торган предметын бик җентекләп өйрәнә, темасын тирән белә иде. Ул Ватанын үзенчә – мәгърифәтчеләрчә сөя иде, социалистик идеологияне кабул итмәгән көе, ул ватанчы буларак иҗат итте. Соңрак Ф. Кәрими, үзенең ул чордагы карашларына тукталып, болай дип язды: «Октябрь революциясеннән элек мин милләтче идем: патша хөкүмәтләренең, башка милләтләр шикелле, татар-башкорт халкын кысу һәм изүенә мин милләтчелек, динчелек платформасында торып каршы көрәшә идем. Ул вакытта яшәгән мохитебез, алган тәрбиябез һәм ул вакыттагы шартлар мине шулай иткән» (Эшче. –1930. – № 20).
Күргәнебезчә, Балкандагы дипломатиянең катлаулы көрәшенә бәя биргәндә, Ф. Кәрими намуслы, объектив булырга тырышкан. Әлбәттә, аның язмаларында чикләнгәнлек тә сизелә. Беренче Балкан сугышы, анда тәхет ияләре нәселенең һәм балкан буржуазиясенең милләтчелек мәнфәгатьләре катнашкан булуга карамастан, прогрессив роль уйный. Тарихта ул сугыш Азиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы уртагасырчылыкның һәлакәтен күрсәткән дөньякүләм вакыйгалар чылбырындагы бер боҗра дип бәяләнә. Шулай да төрекләрне кызгана-кызгана яза башлаган хәбәрче үзенең субъектив карашларын язмаларында конкрет сурәтләр белән күмеп ташлый. «Истанбул мәктүпләре» нең авторы катлаулы көрәш мәйданында хакыйкать эзли, халыкларны киләчәктә булачак канкойгыч сугышлардан ничек кенә булса да коткарырга тели. Укучы өчен исә соңгысы әһәмиятле иде.
Г. Тукай заманында Ф. Кәриминең либераль-буржуаз карашлар белән тулы мәкаләләрен тәнкыйть иткән иде. 1908 елда басылган «Словарьдан фал ачу» дигән фельетонында ул болай дип язган иде: «Фатих Кәрими хакында ачтым: «Бер сәүдә фирмасының вәкиле» дигән сүзгә очрадым. Башта бераз ышанмаска да ният кылган идем, соңыннан, аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки, нәширләр әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем». Ләкин Ф. Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» н ул «җан азыгы» дип атый: «Әнә «Вакыт» мөхәррире Фатих әфәнде Төркиядәге вакыйга вә хәбәрләрне, – ди Тукай, – гүя тере җанварларны тоткан кеби, җанлы итеп, Кара диңгез аркылы йөздереп җибәргән диярлек фельетоннар яза. Аларны «Вакыт» идарәсендә пешереп, халык өстәленә җан азыгы иттереп куялар».
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.