Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 38


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 38 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Дәүләт ирләре

50–60 еллар буена үткәндәге тарихыбызны издек, буядык, каралттык. Тарихи шәхесләребезне йә надан, клоун (шамакай) итеп тасвирладык, йә татар халкының кан дошманы итеп күрсәттек. Шул юл белән барып, фәндә карьера ясадык. Югыйсә кызыклы гына шәхесләребез – дәүләт ирләребез булган бит. Бу мәкаләдә шундый ирләрнең берничәсе турында бераз информация булыр.

В. И. Ленин әсәрләренең без әлегә «тулы басмасы» дип йөрткән 16 нчы томында К. Хәсәнев һәм Ш. Сыртланов исемнәре бар. Анда Ш. Сыртлановның 1847 елда туганлыгы һәм Уфа губернасында Беренче Дәүләт Думасына кадетларга якын мөселман халык партиясе тарафдары буларак депутат итеп сайлануы турында әйтелә һәм Ш. Сыртлановның губерна управасы әгъзасы, 1887–1891 елларда Бәләбәйдә Земская управа рәисе булганлыгы күрсәтелә. Шуннан ары мәгълүмат юк. Бу шәхеснең исеме Ленин томнарына нинди уңай белән кергән? Ленин 1907 елның ахырында язылган «Беренче рус революциясендә С.-Д.ларның аграр программасы» дигән хезмәтендә Дәүләт Думасы депутатларының Дума трибунасын ничек файдаланулары турында сүз алып бара. Уфа губернасы депутаты К. Хәсәнев патша хөкүмәте тарафыннан 2 млн десятина җирнең талап алынуын сөйли һәм башкортлар исеменнән бу җирләрне кире кайтартып бирүне таләп итә (1907 елның 16 маенда Икенче Думаның 39 утырышы). 1906 елның 2 нче июнендә Беренче Думаның 20 нче утырышында шундый таләп белән Ш. Сыртланов та чыгыш ясаган икән (В. И. Ленин әсәрләренең русча тулы басмасы. – 16 т. – 390 б.).

Сыртлановлар нәселен ачыкларга миңа «Вакыт» газетасында басылган мәкаләләр ярдәм итте.

В. И. Ленин телгә алган Ш. Сыртланов – башкорт кантоны нәселеннән – Шаһхәйдәр Сыртланов. Ул Оренбургта кадетский корпус тәмамлаган, офицер дәрәҗәсе алган. Мәшһүр мәгърифәтче, Ш. Мәрҗани шәкерте Хөсәен Фәезхановның кызы Гайшәгә өйләнгән. Төркестан-Сәмәрканд төбәкләрендә дәүләт хезмәтендә була. Соңыннан башкорт арасында утыз еллар чамасы земский гласный булып тора, Бәләбәй, Уфа земстволарының әгъзасы сыйфатында зур эш башкара. Уфа губернасыннан аның нотыкларын тыңлау өчен генә утырышларга махсус килүчеләр була. Беренче Дәүләт Думасына аны Уфа губернасыннан депутат итеп сайлыйлар. Тарихка ул Дума утырышларындагы ялкынлы чыгышлары белән кереп кала.

Шаһхәйдәр Сыртлановның улы Галиәсгар 1875 елда Бәләбәй өязе Ышланлы күл авылында туа. Оренбургта кадетский корпус тәмамлый, лейб-гвардейский Литовский полкта хезмәт итә. 1903 елда Югары хәрби хокук мәктәбен тәмамлый, гаскәри суд идарәсендә хезмәт итә. 1906 елда гаскәри прокурор сыйфатында Киевка җибәрелә, подполковник дәрәҗәсе ала. Уфадан 32 чакрым ераклыктагы «Алкин утары» хуҗасы генерал-майор Шәйх Гали кызы Мәрьямгә өйләнә. 1905–1907 елгы революцион чуалышлар вакытында хокук органнарында эш бик тыгызланып киткәч, халкын җәберләргә теләмичә, Петербургка кайтып, присяжный поверенный була. Шул ук вакытта ул акционерлык җәмгыятьләре эшләрендә дә катнаша. Чиләбе – Троицк тимер юлын салдыру өчен хөкүмәт карарын чыгартуга ирешә, шул юлның юрисконсульты була. Газеталарда язылган хәбәрләргә караганда, аның хезмәт хакы губернаторныкы кадәр була. «Вакыт» газетасы аны акча табу юлында «американ колачлы кеше» дип атый.

Г. Сыртланов – дәүләткүләм суд процессларында катнашкан кеше. Тарихта ул, беренче чиратта, рус-япон сугышында хәрби советның карарын санга сукмыйча, японнарга Порт-Артур крепостен биргән генерал-лейтенант Стессельнең адвокаты булуы белән эз калдырган. Мәгълүм булганча, Анатолий Михайлович Стессель (1848–1915) – 1903 елдан башлап Порт-Артурның коменданты, ә 1904 елдан 3 нче Себер корпусының командующие. Рус-япон сугышында Россия җиңелә, Портсмут солыхы нигезендә рус хөкүмәте зур гына контрибуция түли, территориаль югалтуларга риза була… Сугыш беткәч, Стессель отставкага чыга (1906), әмма рус җәмәгатьчелегенең басымы астында 1907 елда суд җаваплылыгына тартыла. Вице-адмирал Рождественский Зиновий Петрович (1848–1909) 1904 елның апрелендә 2 нче Тын Океан эскадрасының командующие итеп билгеләнә. Рождественскийның әле генерал-адъютант дигән дәрәҗәсе дә була. Бу инде патша янындагы киңәшче дигән сүз. Россиядәге иң югары чиннарның берсе. 1905 елгы Цусима сугышында вице-адмирал үзенең сәләтсезлеген күрсәтә, һәм рус флоты монда тар-мар ителә. «Бедовый» исемле миноносецта сугыш уты ачмыйча гына японнарга әсирлеккә бирелә. Япониядән кайткач, аны Хәрби диңгез судына бирәләр.

Г. Сыртланов боларның адвокаты була. Стессельгә прокурор үлем җәзасы таләп итә, һәм 1908 елда суд шундый карар чыгара да. Әмма бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар, ә 1909 елда патша аны гафу итә.

Рождественскийны исә Г. Сыртлановның чыгышларыннан соң, әсирлеккә төшүенең авыр яралы хәлдә булганлыгын искә алып, хөкемнән азат итәләр.

Г. Сыртланов яклаган һәм судта язмышын җиңеләйткән кешеләрнең тагын берсе – Дәүләт Думасы депутаты Кәлимулла Хәсәнев (1879–1949). В. И. Ленин әсәрләренең 16 нчы томында үлгән елы күрсәтелмәгән һәм аның турында мәгълүмат та бик сай: укытучы, Уфа губернасыннан депутат, Мөселман халык партиясе яклы, Думада азык-төлек комиссиясе вәкиле (сәяси яктан трудовикларга якын). Большевиклар, «трудовикларның» социаль-экономик таләпләренә теләктәшлек күрсәтеп, крестьян массаларының интересларын чагылдырганын таныган хәлдә, аларның сәяси тотрыксызлыгын тәнкыйть итеп киләләр һәм кадетлардан аерырга телиләр. Г. Тукай әсәрләренең биштомлыгында (1 т. – 1985. – 365 б.) аның үлгән елын 1949 дип күрсәтәләр, әмма биографиясе бирелми. Кайбер башка чыганакларда (Л. И. Климович. «Ислам в царской России») аның Мамадыш өязе Сатыш волосте Чулпыч авылы крестьяны икәнлеге күрсәтелә. Татарская учительская школаны тәмамлап, Бәләбәй ягына укытучы итеп җибәрүләре әйтелә. Һәрхәлдә, матбугатта шунысы билгеле: 1907 елның маенда Дума утырышында ул мөселман мәктәпләренең хәле начар булуы турында сөйли. Карагруһчы Пуришкевич һ. б. депутатлар, аны бүлдереп: «Әнә Төркиягә китегез!» – дип кычкыралар. К. Хәсәневнең бу рече рус газеталарында басыла, алардан алып бу речьне татар газеталары да баса. Моннан инде Тукайның «Китмибез!» шигыренең тарихы ачыла.

К. Хәсәнев 1907 елның апрелендә Петербургта «Дума» исемле татарча газета чыгара башлый. Газета үзен менә болай тәкъдим итә: «Государственная Думаның һәм мөселманнарның хезмәт фиркасе махсусы булачак сәяси вә әдәби, хәзергә атнасына бер йә ике мәртәбә чыгып торачак татар-азәрбайҗанча бер газета». Газета тирәсенә крестьян вәкилләре сыйфаты белән үзләренчә «трудовая группа» төзеп йөргән кешеләр туплана. Газета «Нур» типографиясендә басыла. Азәрбайҗанча битен Зәйнал Зәйналов оештырып бара. Хәбәрчеләр арасында Һади Атласи күренә. Газета барлыгы алты сан чыгып кала. Икенче Дума таратылу белән туктатыла һәм мөхәррире К. Хәсәнев судка бирелә.

К. Хәсәневнең Думадагы эшчәнлегенә Тукай югары бәя бирә. Аның «4 нче май – җомга» исемле мәкаләсендә («Фикер» газетасы. – 1907. – 13 май) К. Хәсәневнең Думадагы ялкынлы чыгышыннан өзекләр бирелә һәм аның, трибунадан торып, карагруһ Пуришкевич, Сазонович, Клиповскийлар белән бәхәс алып баруы тасвирлана. К. Хәсәнев чыгышы вакытында тәртип бозган өчен бу депутатларны Дума утырышыннан куып чыгарырга мәҗбүр булалар.

Еллар уза. Дүртенче Дәүләт Думасына сайлаулар башлана. Казанда бу кампания вакытында «уңнар» һәм «суллар» барлыкка килә. «Уңнар» Думага М. Сәйдәшев һәм аның кешеләрен сайлау, «суллар» яңадан К. Хәсәнев кебек трибунадан хак сүз әйтерлек кеше сайлау өчен көрәш башлыйлар. Бу бик аңлашыла. Сәйдәшев һәм аның кешеләрен сайлату белән патша хөкүмәте үзе кызыксына. Петербургтан эчке эшләр министры урынбасары А. Н. Харузин 1912 елның 7 сентябрендә Казан губернаторына хәбәр итә: «Мөселманнар арасында агитациянең көчәюе турында мәгълүмат бар. Бу агитациянең максаты – Дүртенче Дәүләт Думасына сул кандидатларны уздыру өчен мөмкин кадәр күбрәк сайлаучылар тарту». Губернатор Петербургка Харузинга хәбәр итә: «Мөселманнар арасында сайлау алды аңлату эшләре көчәя. Мөселманнар кырт кына ике партиягә бүленделәр. Уңнар партиясе Дәүләт Думасына Сәйдәшевне, Иманаевны чамалап тора». Харузин Казан губернаторы Стрижевскийга: «Мөселманнар арасында уң агым җиңсен өчен бөтен көчегезне куегыз. Алга таба хәбәр итеп торыгыз», – ди.

Петербургтан күрсәтмә алган губернатор Стрижевский тик ятмый. 1912 елның 15 сентябрендә Мамадыш өязе исправнигына хәбәр итә: «Шушы көннәрдә Казаннан үзенең туган ягына Сатыш волосте крестьяны Кәлимулла Хәсәнев кайтып китте. Ул – элеккеге укытучы. Икенче Дәүләт Думасында Уфа губернасыннан депутат иде. Петербургта «Дума» исемле газета чыгарды, судка тартылды. Крепостьта бер ел утырганнан соң (1912 елның 26 маенда) азат ителде. Ул сул карашлы кеше буларак билгеле, аның бөтен эшчәнлегенә махсус игътибар бирегез, үз исәбен тормышка ашырмас өчен бөтен чараларны күрегез. Хәбәр итеп торыгыз. Стрижевский, 15.IX. 1912».

Бу көрәш Тукайның «Хаксызлыктан котылдык» дигән мәкаләсендә бик ачык чагыла. «Уңнар» җиңә алмавына шатланып язган бу мәкаләсендә Тукайның К. Хәсәнев, Г. Сыртланов, С. Максудиларга зур шәхес – дәүләт ирләре итеп караганлыгы ачык күренә.

Юрист Г. Сыртлановның судта К. Хәсәневне яклап чыгыш ясавы, аның адвокаты булуы һич тә очраклы түгел. К. Хәсәневне яклау – самодержавие алдында татар халкын яклау дигән сүз ул.

Халкыбызның менә шундый уллары булган. К. Хәсәневнең шуннан соңгы язмышы миңа билгеле түгел, галимнәрдән бу турыда белүчеләр бардыр. Ә менә Г. Сыртлановныкы билгеле. Өченче Думада депутат булып торганда, ул муллаларны гаскәри хезмәттән азат итүгә ирешә, Петербургта җәмгыяте хәйрия рәисе вазифаларын башкара. Сөекле улы Рөстәм үлгәч, аның рухына Петербург мәктәпләрендә биш ятим бала укыта.

Кинәт… Оренбургтагы «Вакыт» газетасында көтелмәгән хәбәр. Газетаның Петербургтагы үз хәбәрчесе Гыйлемдар Баембитов хәбәр итә: «Бүген (7 август) иртән 10 сәгатьтә Даут Шәйх Гали углы депутат Галиәсгар Сыртлановны атып үтерде» (Вакыт. – 1912). Шунда ук Нукайский фамилияле берәүдән хәбәр: «Генерал Шәйх Гали йортында Дәүләт Думасы әгъзасы Галиәсгар Сыртлановны каенагасы Даут револьвердан атып үтерде. Сәбәбе хәзергә мәгълүм түгел, тәфсыйлаты (җентекләнгәне. – М. М.) хат белән». «Вакыт» алдагы санында бу «тәфсыйлат» ны бирә: Галиәсгар хатыны белән каенатасы генерал Шәйх Гали өендә кунакта була. Шунда сөйләшеп утырганда, алар янына Галиәсгар хатынының туганы Даут килеп керә дә, револьверын чыгарып, Галиәсгарның чигәсенә тери, «подлец» дип кычкырып, атып җибәрә. Даут – башта гаскәри уку йортын тәмамлаган, аннан югары инженерлык белеме алган кеше. Петербург даирәләрендә мондый хәбәр таралган икән: имеш, Галиәсгар кайдадыр: «Даут – дивана ул, җәмәгать эшенә яраксыз», – дип сөйләгән. Тегесе шуның өчен, имеш, үч алган.

Галиәсгарның мондый фаҗигале үлеме Петербург мөселманнарын тетрәтә. Муса Бигиев бу турыда болай яза:

«Габдулла әфәнде Тукаев җәнабләре кеби бөек бер шагыйрь улсам иде, әкърани (кордашлар. – М. М.) арасында мисале юк Галиәсгар әфәнденең шәһидлек мөнәсәбәте илә аңа мөәссир (йөрәккә үтүче. – М. М.) мәрсияләре (үлгән кешенең яхшы сыйфатын күрсәтеп язылган шигырь. – М. М.) бәлки яза белер идем» (Вакыт. – 1912. – № 1032).

Абруйлы дәүләт ирләреннән булган Г. Сыртланов әнә шулай бер ахмакның корбаны була. Ләкин шулаймы икән? Безнең кулда Сыртлановка кагылышлы бер документ бар. Казан губерна жандармерия идарәсенең «бик яшерен» дип грифланган папкасыннан ул. Документның датасы самодержавиенең татарлар арасында репрессия башланган чорына туры килә. Петербургтан Бәләбәй исправнигына җибәрелгән яшерен телеграммада (1911, 10 февраль) болай диелә:

«Алпавыт Галиәсгар Сыртлановта панисламистик әдәбият табу максатында тентү уздырырга». Шундук икенче телеграмма: «Аерым күрсәтмә булганчы Сыртлановта тентү уздыруны туктатып торырга».

Бәлки, үзенең сәяси эшчәнлеге белән ул кемгәдер комачаулык иткәндер һәм аны юк итәргә кирәк булгандыр? Кировлар, Фрунзеларны юк иткән кебек? Дөрес, фаталь (котылгысыз) язмыш аның маңгаена язылган була инде: әгәр каенагасы Даут атып үтермәгән булса, унҗиденче елдан соң аны барыбер аткан булырлар иде.

Р. S. Күптән түгел генә КГБ архивында булдым. Анда К. Хәсәнев эше белән таныштым. Бичара, патша төрмәсен генә түгел, Сталин төрмәсен дә күргән икән. Аның язмышын өйрәнү – яшь бер галим эше[300]300
  Мәкаләнең сакланган кулъязмасында М. Мәһдиев кулы белән языл ган өстәмә бар: «…1991 елның кышында КГБ архивына кердем. Әтиемнең «дело» сын өйрәндем. Бичара… Беренче тапкыр кулга алынганда, аны, авыл умартачысын, бакчачыны, Кәлимулла Хәсәнев, Садри Максуди кебек шәхесләр белән бергә караганнар. Имеш, Арча районындагы контрреволюцион оешма белән Париждан торып С. Максуди җитәкчелек иткән, бу оешмада К. Хәсәнев һәм минем әти – Сөнгатулла Мәһдиев тә әгъза булып торган. Әтием К. Хәсәнев белән тәгаен генә бер камерада утырган…» – Г. Х. Габде – кол.


[Закрыть]
.

(Шәһри Казан. – 1991. – 9 июль)

Тарихи кыңгыравык
(Бер гаҗәеп шәхес турында)

Рәшид Ибраһимов (1853–1944), яки Габдрәшид Ибраһимов, Рәшид казый, Рәшид баба – татар журналисты, тумышы буенча Бохарадан булып, аннан Себергә, Тобольск төбәгенә килеп урнаша. Кышкар мәдрәсәсендә белем ала, дүрт ел буе Мәдинә шәһәрендә (Гарәбстан) яши, Оренбург Диния нәзарәтендә казый була, 1895 елдан журналистлык эшенә күчә, татар, гарәп телләрендә газета-журнал чыгара башлый. «Иттифакы мөслимин» партиясен оештыручылардан берсе. Унынчы елларда ул Япония, Һиндстан, Төркиягә сәяхәт итә. Балкан сугышы вакытында «Бәянелхак» газетасына хәбәрләр җибәреп тора. 1913 елда ул Истанбулдагы «Төрек йорду» һәм «Төрек сүзү» журналларында эшли, «Ислам дөньясы» нда редактор була. Тукай томнарында аны «Октябрьдән соң ак эмигрант» дип аңлаталар. Дөрес түгел. Р. Ибраһимов Россиядән Октябрь революциясенә кадәр үк китә, беренче бөтендөнья сугышы вакытында Берлинда яши һәм әсирлеккә төшкән татар солдатлары янына килеп йөри (бу турыда Франциядә чыккан китапларда мәгълүмат бар; шул ук вакытта ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Хөсәен Уразиковның (1894–1977) безнең блокнотта язып алынган истәлекләре бар). X. Уразиков – патша армиясе солдаты, әсирлеккә төшкәч, лагерьда аны күрә. Р. Ибраһимов әсирләр тезелгән строй алдына Хозыр-Ильяс кебек ак чапан, ак чалмадан, ак атка атланып килеп баса. Унҗиде меңләп татар егетләрен, Төркиягә күчеп, анда Ирак тирәсендәге чикләрдә Англиягә каршы көрәшү өчен төрек батальонына язылырга өнди. Татар егетләреннән бер мең кешелек армия төзеп, аны Төркиягә озаталар. Әмма Истанбулда кабат хәрби хәзерлек мәктәбен үткән татар әсирләре үзләрен яңадан ниндидер максатларда ут эченә кертәчәкләрен белгәч баш күтәрәләр. Солдатлардан байтак кеше Төркия туфрагында башын сала: әсир офицерлар белән солдатлар арасында киеренке моментта бик күп солдат кача. Берничәсен әсир офицерлар атып үтерәләр, куркып калган әсирләрдән үзен үзе үтерүчеләр була. Күп кенә татар егетләре, Төркиянең көньягында куаклы урманнар эченә качып, шунда калалар. Евфрат елгасы буенда, Басрада инглизләргә каршы сугышта күп татар егете башын сала… (Болар – Бөгелмә, Азнакай, Минзәлә, Оренбург, Астрахань, Бөре, Эстәрлетамак, Буа, Әтнә егетләре.) Зюссен лагерена алар янына Р. Ибраһимов кына түгел, герман профессоры Г. Вайль дә килеп йөргән һәм бик күп җырлар, текстлар язып алган һәм 1930 елда Берлин-Лейпциг басмаханәсендә «Татар текстлары» («Таtаrisсһе Техtе») исемле китап чыгарган. Р. Ибраһимовның үгет-нәсыйхәте белән Төркия-Ирак фронтына киткән татар егетләре исә, баш күтәреп, офицерларын атып үтереп, кире Истанбулга кайталар. Әмма инглизләрнең Багдад өчен көрәше барган районда байтак татар егетләре яңадан – икенче тапкыр – инглизләргә әсирлеккә төшәләр. Истанбулдан диңгез аша Ватанга кайтып җиткән әсирләрне Севастопольдә аклар каршы ала һәм кызылларга каршы көрәшергә дип мобилизация ясыйлар. Ләкин юлда бу егетләр, баш күтәреп, ниһаять, кызылларга кушылалар һәм 1920 елда Самарага киләләр.

X. Уразиков сөйли: Самараның драмтеатрында митингта кызылармеецлар белән берлектә төрек коммунисты М. Сөбхи чыгыш ясый. X. Уразиков шунда Р. Ибраһимовны күрә: Япониягә малае янына барышы икән (Р. Ибраһимовның малае Мөнир әтисенең теләге буенча Токио университетын тәмамлый, шунда яшәп кала). Рәшид казый, «Николай патшаны үтерсәләр, каберен таптыйм» дип йөргән кеше, патша власте бетерелгәч, шулай чит илдә яшәп кала. Ул 1944 елның сентябрендә Япониядә үлә, кабере Токиода.

Р. Ибраһимов үз гомерендә матбугатта җылы сүз ишеткән кеше түгел. Югыйсә царизмның кан дошманы инде. Әмма аның самодержавиегә каршы дошманлыгы Россия тарихындагы эшчеләр хәрәкәтенең программасыннан бик ерак тора. Аның көрәш ысулында эшкә ашмаслык алымнар да очрый иде.

Рәшид бабаның куәтле энергиясе күп очракта җилгә оча. Мәсәлән, ул Япония үзәге Токиода мәчет салдыру өчен акча җыя, бу мәчетне салдыра да. Тукайда:

 
Ала карга, кара козгын әрсезләнә – тук була;
Һинди мәдрәсә салганда, Рәшид – мәчет Токиода.
 

(Һинди Минһаҗ – Йосыф Кадермәтев дигән кеше Һиндстанда белем ала. Ул Саратов ягындагы Хвалын өязендә Һиндстан тибында университет салдырам дип халыктан акча җыя, әмма «дарелфөнүн» салынмыйча кала, Һ. Минһаҗ шулай сатира объектына әйләнә.)

Тукайда Р. Ибраһимов гел сатирик планда: Рәшид баба Япониягә, Йосыф Акчура Фәләстингә сәяхәткә чыгып киткәч, «Яшен» журналының 1909 елгы апрель санында Тукай «Дәүре галәм» («дөнья гизү» мәгънәсендә) дигән шигырен бастыра. Р. Ибраһимовның бу исемдә китабы бар.

 
Йосыб китте сәяхәткә, Рәшид икенчеләп китте,
Рәшиднең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте.
 

Тукай аның «Өлфәт» газетасын да (Петербург, 1906–1907) тәнкыйть итә, клерикаль газетаның «җимерелү»еннән көлә; Рәшид казыйның мин-минлеген эләктереп ала: «Гаҗәп талантлар» дигән фельетонда «гадәттән тыш булдыклылык» дигән төшенчәгә аның «үз-үзен мактарга» яратканын кертә, «Дөнья бу, йа!» шигырендә Р. Ибраһимовның, милләт исеме белән халык алдында күтәрелеп, ахырдан буржуалар мәнфәгатен кайгыртучыга әйләнгәнлеген күрсәтә.

 
Бер заманнарда Рәшидкә «габде милләт» нам виреб,
Хәзер инде «габде корсак» ка төшергән дөньядыр.
 

Мондый өзекләр, мисаллар байтак. Әмма әдәбият тарихында бер төгәлсезлек бар. Японияне мөселманлыкка чыгару юнәлешендәге эшчәнлекне татар буржуа журналисты Р. Ибраһимовка гына кайтарып калдырдылар, һич тә алай гына түгел. Тукай әсәрләренең 1975 елгы 1 нче томында моңа карата шактый тәфсилле комментарий бар. Анда 1906 елда Тукайның «Япунияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?» («Японияне мөселман итүче муллалар кайда?») исемле шигыренә аңлатма буларак болай әйтелгән: «Динчеләр тарафыннан Япониядә мөселманлык тарала, микадо (патша) мөселманлыкка чыга, шул максатта мөселман галимнәрен чакыра икән дигән хәбәр таралган», – диелә. Р. Ибраһимов та, бу эшкә алынып, Япониягә сәяхәт кыла. Шулай итеп, татар матбугаты өчен бу хәл фельетон жанрына азык була.

Рәшид Ибраһимовка энергиясен шундый буш, авантюристик эшкә исраф итәргәме инде? Нигә шулай? Бу сорауга җавапны 1922 елда Галимҗан Ибраһимов бирәчәк.

«Японияне мөселманлыкка чыгару» буенча исә Рәшид казыйдан башка да кешеләр, оешмалар эшли иде. Әйтик, Р. Ибраһимов Япониягә 1909–1910 елларда сәяхәт итә, ә Тукайның «…нәрәдә?» шигыре 1906 елда ук «Фикер» дә басылган. Бу чорда әле Р. Ибраһимов «япончы» түгел. Ул бераздан гына бу шаукымга кушыла. Аның юлъязмасы «Дәүре галәм» дә 1909 елда гына басыла. Димәк, японнарны мөселманлыкка чыгару буенча кемнәрдер башкалар эшләгән, активлык күрсәткән? Дөрес, Тукай инде 1906 елда ук бу авантюрага үзенең мөнәсәбәтен ачык белдергән иде: моның белән шөгыльләнгән мөселман галимнәренә мөрәҗәгать итеп, ул болай ди:

 
Япония патшасы микадо мөселман булырга тели диләр;
Сезне үз янына чакыра – бик тиз шунда китегез!
 

Тукайның гел шулай инде: буш эш белән мәшгуль динчеләргә «китегез!» ди (1906), ә хезмәт ияләре татарларга Россия империясенең карагруһчылары «Төркиягә китегез» дигәч, «Китмибез» дип аваз сала. Бу сүзләрдә мәгънә тирән. Шуңа күрә ул Япония халкын мөселманлыкка чыгару юнәлешендә «эш күрсәткән» шәхесләрдән көлә генә. Тукай бит барысын да күзәтеп барган: «Мир Ислама» журналы (издание Императорского общества Востоковедения под редакцией В. В. Бартольда) 1912 елда чыккан беренче томында «японнарны ислам диненә күчерү» мәсьәләсенә махсус тукталып болай яза: Токиода чыга торган «Тһе Jараn Аdvеrtiser» («Япония рекламасы») газетасының 1911 елгы 6431 нче санында, «Islamic Fraternity» (1911, IV) («Мөселманнар туганлыгы») журналыннан алынып, бер мәкалә басылган. Анда Хики фамилияле Япония баронының үзе, кызы һәм кияве Хатаноның Гали, Фатима һәм Хәсән исеме алып ислам диненә күчүләре турында хәбәр ителә (Гали – Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве; Фатима – Мөхәммәднең кызы). Барон Хатаноның ислам диненә күчү сәбәбе хәбәр ителә: ислам динендә үз-үзеңне үтерү бик нык тыелган икән. Ул үзенең «чия чәчәге һәм хризантемалы барлык мәсьәләләрдә дә бәхетле илен» японнар арасында бик нык таралган үз-үзеңне үтерү дигән афәттән коткарырга карар кылган һәм япон телендә «Ислам» дигән журнал чыгара башлаган.

Японнарга «ислам дине кертү» өлкәсендә «Вакыт» газетасы да, Ш. Шәһидуллинның «Заман календаре» да укучыларына «интрига» ташлый. Кызык мәсьәлә бит! Укучыларны нәрсә белән булса да тотарга кирәк бит! Әнә Һиндстандагы мөселман галиме Мөхәммәт Бәрәкәтулла хан «Япониядә ислам дине тарату юлында хезмәт итүче вә анда мөселман җәмгыятенең башында торучы» бер зат икән. Һиндстанның Мәһупан шәһәреннән чыккан бу галим «Токиода телләр мәктәбендә урду теле мөгаллимлеге итә» (Вакыт. – 1914. – № 1562; «Заман календаре». – 1916. – 35 б.). Һәр ике матбугат органы урын һәм сүз әрәм итеп японнарны ислам диненә тарту мәсьәләсенә тукталалар, әлеге галимнең рәсемен басалар. Шәех Мөхәммәт Бәрәкәтулла 1919 елның көзендә Уфага килә һәм шәһәр яшьләре алдында клубта чыгыш ясый. Аның гарәп телендә сөйләгән докладын татарчага тәрҗемә итеп торалар. (Ул заманда әле тәрҗемәчеләрне Мәскәүдән ияртеп килмәгәннәр, гарәп телен белүчеләр урыннарда булган.) Җыелышны тәнкыйтьче X. Ишбулатов алып бара.

Тукай исә Россия һәм бөтендөнья сәхнәсендә барган зуррак сыйнфый, халыкара хәлләр, мөнәсәбәтләр белән мәшгуль, ә мондый буш «эшләрдән» ул көлә генә. Анда да узышлый гына, артык көч исраф итмичә генә… Бу мәсьәләгә кагылып, ул, З. Бәшири белән сөйләшкәндә болай ди:

– Адәм әйтеп ышанмаслык буш хыял бит бу! – диде ул. – Иң элек японнарның мөселман булу ихтималлары юк. Аннан соң аларның мөселман булуларыннан безгә ни файда? Безгә буш, файдасыз хыяллар артыннан йөргәнче, Россиядәге үз туган халкыбызны башка алдынгы милләтләр дәрәҗәсенә күтәрү юлында хәрәкәт итәргә кирәк (курсив безнеке. – М. М.). Кызыклы гына ситуация: 1922 елда дөнья матбугатында Рәшид казый үлгән дигән хәбәр тарала. Уйдырма хәбәр Татарстанга да килеп җитә. Һәм Галимҗан Ибраһимов, бу хәбәргә нигезләнеп, «Тарихи кыңгыравык өзелде» дигән зур мәкалә яза. Мәкаләнең әһәмияте зур: Г. Ибраһимов монда Рәшид казыйга төп-төгәл бәя бирә, татар дөньясында, тарихта аның урынын билгели. Ул аны «кызык карт» дип атый һәм тарихта урын алачак, ди. Рәшид казый, «бөтен гомерен әле Себердә, әле Уфада, Казанда, Питерда, Каһирәдә, Әлҗәзаирдә, Истанбулда, Калькуттада, Багдадта йөреп, «бетәбез, уйганыгыз» дип кычкырып үткәрде».

Рәшид Ибраһимовның тагын нинди файдалы эше булган соң? «Чулпан йолдызы» дигән газетасында ул Романовлар хезмәтчесе мөфти хәзрәтләрен сүгә. Бу газета Россиядә басыла алмый, чит илдә чыга. Аның «Миръат» ы матбугатның татар яшьләре өчен 1905 елга кадәр «өстәл китабы» булып тора. «Миръат» барлыгы 22 китап булып чыга. Аның «Өлфәт» газетасы да башта бик зур абруй казана, ләкин бераздан үзенең эзлексезлеге аркасында укучыларын югалта.

«Без беләбез, карт – коммунизм кешесе түгел, шулай ук Антантаны җимерүдән артыкка бара алмый ул. Ләкин буржуазиягә үзен сатмаган бер ихлас дәрвиш булганга, аның шәрекъне коткару юлында тырышуы онытылмаячактыр» (курсив безнеке. – М. М.). Мәкаләнең иң әһәмиятле урыны: Г. Ибраһимов бу «карт» ның наданлыгын, тарихи барышка мөнәсәбәттә гаять чикләнгән икәнлеген әйтә: «Рәшид казый надан кеше иде. Сез аңарда гыйльми бер нигез эзләмәгез! Нинди дә булса мәгълүм бер ысул, мәгълүм программа буенча хәрәкәт тә тапмассыз. Ул – бер кыңгыравык!!! Туктамый шалтырата торган бер кыңгыравык иде!!! Каты йоклаган кешеләрне уятуда, мондый зур кыңгыравыкларның роле бер дәвердә зур була… Болар «уйганыгыз» дип азан кычкырып йөриләр.

…Рәшид баба мәгълүм бер тарихи дәвернең үткән баскычының бер көрәшчесе – кадимнән җәдиткә чыгуда алга өстерәүчесе буларак урын алачак» (Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 51).

Р. Ибраһимовның тарихны хәрәкәткә китерүче көчләрне аңламавы, тарихи вакыйгаларга, гомумән, дини-милли позициядән генә чыгып үз мөнәсәбәтен билгеләве аның бәласе иде. Аның иң зур дошманы – «Көнбатыш мәдәнияте». Бу төшенчәгә ул, әлбәттә, беренче чиратта нык үскән Көнбатыш империализмын кертә. Аныңча, шәрекъне әнә шул көнбатыш мәдәнияте талый, йота. Көнбатышта фәннең, техниканың, культураның үсүе, аныңча, шәрекънең бик нык талануына, фәкыйрьләнүенә китерде, Р. Ибраһимов шәрекънең үз эчендәге феодалларны, Чыңгыз, Бату, Тимерләрне сагына. Бу инде аның наданлыгыннан иде.

Г. Ибраһимов бу «надан карт» ка биргән бәясендә күп хаклы: Рәшид баба сугышның бөтен гаебен Антантага аудара, лордларны гаепли. Шәрекъне талауда Англия, Франция башка дәүләтләрне уздырып җибәргәннәр иде шул. Бу исә Р. Ибраһимовның күзен буа, сугышның характерын аңлауда адаштыра. Идеалистик фикер йөртүе, икътисади үсеш законнарын аңламавы аны бөтенләй каршылыклы нәтиҗәгә китерә: «Илаһи! Бер Чыңгыз күндерсәң булмасмы!» – дип, Аллага ялвара ул. Рәшид казый кан коючы Гитлер, Сталиннарны күреп үлде: Европа империализмының нәтиҗәсе буларак, ул «коткаручылар» 1923 елда СССРда, 1933 елда Германиядә властька килделәр һәм кан кою буенча Беренче бөтендөнья сугышын күп мәртәбә артта калдырдылар.

Антантага дошманлык кына кешене сәяси көрәшче итә алмый шул әле. Белем кирәк, сәяси көрәш тәҗрибәсе кирәк. Соңгыларыннан исә бу карт мәхрүм иде… Әмма Рәшид казый Ибраһимов шәхес иде. Көрәшче иде. Милләт, халыкны исә көрәшчеләр генә алга алып бара.

(Татарстан. – 1991. – № 7)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации