Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 31


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Вәисов һәм вәисиләр

Тормышта булган шәхесне үз исеме белән әдәби әсәргә кертеп, әлеге шәхеснең биографиясен иҗат фантазиясендә уйнату алымы әдәбиятта еш очрый. Мондый очракта әлеге шәхеснең әдәбиятка нинди сыйфатлары белән керүен һәм нинди әдәби-эстетик максатларда файдаланылуын гына ачасы кала. Г. Тукайның «Печән базары…» поэмасындагы Дию образы – шуңа ачык мисал. Бу поэмага нигез итеп Казан мещаннары, кадимчеләре, Көфер почмагы «каһарманнары» ның игътибарын җәлеп иткән көнкүреш «вакыйгалары» алынган.

Үзләрен «божий фирка», «божий полк» дип йөрткән мәзһәп җитәкчесе Гайнан ишан Самарадан килгән бер сәүдәгәрнең яшь хатынын урлап алып кала. Зиннәтулла сәүдәгәр бу турыда «Бәянелхак» газетасында хәбәр бастыра, ярдәм сорый. Полиция белән хатынны алырга килгәч, Гайнан ишан: «Сезнең минем өемә керергә хакыгыз юк, минем үз мәхкәмәм (автономиям) бар», – дип, дәүләт чиновнигын куып чыгара.

Шулай итеп, Гайнан ишан татар поэзиясендәге мәшһүр поэманың бер героена прототип булып хезмәт итә.

Гайнан Вәисов (тулы исеме – Сәрдар Хуҗа Мөхәммәд Гайнанетдин Вәиси Задә Болгари) 1878 елда Казан губернасы, Зөя өязенең Мулла Иле авылында туган. Әтисе Баһаветдин Вәиси (1804–1893) крестьяннарның дини төсмер алган азатлык хәрәкәтен оештырмакчы булган, шуның башында торырга хыялланган. Хәлбуки азатлык өчен көрәшнең кайвакытта дин исеменнән алып барылганлыгы да тарихта яхшы мәгълүм. Вәисиләрнең бу хәрәкәте XX гасыр башында Е. В. Молоствова тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. Аның язуынча, вәисичелекнең төп максаты – Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәгълиматын заман тарафыннан өстәлгән катламнардан азат итү, дәүләт эчендә ул дәүләтнең авторитетын танымыйча яши алу хокукына ирешү.

Баһаветдин Казанда, Бохарада белем ала, сәүдә белән шөгыльләнә. Сәүдә юлында йөргәндә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең вәгазьчесе, Саратов губернасының Хвалын өязе, Кулаткы авылы кешесе Мөхәммәт Сәид Җаббар белән таныша. 1862 елны Казанга кайткач, халыкка «патша Александр II янына барып рөхсәт алдым» дип игълан ясый һәм «Дәүләт дога йорты» («Государственный молитвенный дом») ача. Баһаветдин Казан мөселманнарын «диннең чисталыгы өчен көрәшмисез», «дәүләт органнары алдында баш иясез» дип битәрли. Казан муллалары моңа каршы торгач, ул «Иске диндәге Вәисиләрнең Алла полкы» н төзи һәм мәчеттән бөтенләй аерылып чыга. Коръән һәм шәригатьне конституция дәрәҗәсенә күтәреп, аерым канцелярия ача, мөһер, флаг, метрика, касса булдыра. Вәисиләрнең паспорты КГЖУ (Казан губерна жандарм идарәсе) архивларында саклана. Анда татарча һәм русча: «Бу паспортның иясе Россия империясендә төрле транспортта бушлай йөрергә хаклы…» – диелгән. Шул паспорт белән ерак юлга чыккан мөритләр еш кына полиция участокларына эләгеп торганнар. Күренә ки, вәисиләр патша администрациясеннән бөтенләйгә аерылып эш итәргә омтылалар. Бервакыт алар полициягә кораллы каршылык та күрсәтәләр, атыш вакытында берничә кеше яралана, Баһаветдин ишанның беренче хатыны үлә. Бөтен мөритләр кулга алына, вәисиләрнең йорты туздырыла. Мөритләрне Себергә сөрәләр, Баһаветдин исә 1893 елда психбольницада үлә. Себергә сөрелгән вәисичеләр дә тирә-юньгә мәшәкать-борчу тудыралар. Мәсәлән, Красноярск ягындагы Канск өязенә урнашкан вәисиләрнең дәүләт һәм урындагы мәхәллә тәртипләренә каршы гамәл кылулары турында языла. Алар таныш-белешләренә «Чын мөселман дине» дип исемләнгән китап тараталар һәм бу китапны алган кешегә 5–7 сум акча бирәләр. Мондый җәнҗаллы эшләр белән Томск губерна жандарм идарәсе байтак шөгыльләнә.

Казанда бу мәзһәп ун еллар буена эндәшми тора. Дөрес, 1897 елдагы халык исәбен алу вакытында вәисичеләр арасында моңардан баш тартучылар байтак була. Бу аңлашыла да. В. И. Ленинга мөрәҗәгать итик: «…дини кабык астында политик протест чагылышы – бер Россиядә генә түгел, бәлки, үсешләренең билгеле бер стадиясендә барлык халыкларга да хас булган күренеш ул».

1905 ел революциясе көннәрендә вәисичеләр янә баш калкыталар. Хәрәкәтнең башында Диюнең прототибы булачак Гайнан Вәисов тора. Мөритләре аңа Яңа Бистәдә йорт салып бирәләр, мөселман бәйрәмнәрендә ул йортның түбәсенә ярым-ай һәм биш почмаклы йолдыз чигелгән яшел байрак эләләр. Капкага русча болай дип язып куелган була: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сардара Ваисовского божьего полка и мусульманская академия».

Гайнан Вәисов чикләнмәгән властьтан файдалана, взнос җыя, суд ясый. Сәяси карашларында мәзһәп җитәкчесе искиткеч чуар: рәсми рәвештә властьларга язган кәгазьләрендә ул гражданский властьларга һәм мөселман дини оешмаларына буйсынмавын белдерә, алар Мөхәммәднең хак динен боздылар, ди. Вәисиләр Аллага һәм патша хәзрәтләренә буйсыналар: «Государьны без таныйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәк түгел». Г. Вәисов Дәүләт Думасының да кирәк түгеллеген әйткән. Вәисиләрнең максаты – Болгар җиренә күчеп утырып, шунда аерым община төзү. Шул максаттан чыгып, алар патша казнасыннан 100 000 сум акча сорыйлар, әмма прошениеләре җавапсыз кала. Таләп ителгән налогтан һәм дәүләт паспортыннан баш тарткач, вәисиләргә патша хөкүмәте тагын игътибар итә. Паспортка мөнәсәбәттә вәисиләрнең үз программалары була: алар, гомумән, паспортка каршы түгел, ә бәлки андагы «татар», «мещан» дигән төшенчәләргә каршы. Гайнан ишан үзенең мөритләрен болай дип әйтергә өйрәтә: «Мин татар түгел, крестьянин түгел, раскольник түгел, потка табынучы мәҗүси түгел; җир белән күк арасында никадәр аерма булса, татар белән безнең арада да, ут белән су арасында да аерма шулай… Без беркем белән дә катнашмыйбыз, без алардан акылыбыз белән, йорт-җиребез белән аерылабыз, алар белән уртаклыгыбыз юк, без – иске диндәге мөселманнар җәмгыяте, Вәисовның Алла полкы».

Е. В. Молоствова язганча, вәисиләргә рус чиркәвендәге раскол да тәэсир иткән булуы мөмкин. Вәисиләрнең сөйләвенә караганда, Иван Грозный Казанны алганда, аларның болгар бабалары патшага ярдәм күрсәткәннәр һәм шуның өчен грамота алганнар. Ләкин грамота кәгазе югалган. Бу грамотада, имеш, Иван Грозный аларга мәңгегә файдаланырга борынгы Болгар җирен вәгъдә иткән һәм бары тик җир налогы гына (дисәтинәгә 8 тиен) түләргә кушкан. «Без налог түләргә теләмибез, чөнки хөкүмәт безнең мәгариф эшен кайгыртмый», – ди вәисиләр. Вәисиләр патша судын һәм хәрби хезмәтне инкяр итәләр. Арадан берсе – Мөбарәкша Гаделшин – солдатка чакырылгач, өстенә шинель киюдән һәм мылтык тотудан баш тарта. М. Гаделшинны азат итүләрен сорап, вәисиләр Казан Воинский начальнигына прошение бирәләр. Гаделшинга хөкем була һәм аны ике елга дисциплинар батальонга җибәрәләр.

Хәрби хезмәттән баш тарту вакыйгасы Лев Толстойга да барып ишетелә. Толстой моның белән бик кызыксына. А. Опульскаяның язуына караганда, Толстой милитаризмга каршы бөтендөнья халкы гына көрәшә ала дип уйлаган. Ләкин «көрәш» дигәнне Толстой барлык кешеләрнең дә хәрби хезмәттән баш тартуы формасында, пассив көрәш мәгънәсендә аңлаган. Толстойның үтенече буенча Казанга язучы И. Ф. Наживин (1874 елда туган, Октябрь революциясеннән соң ак эмигрант) килә һәм Гайнан Вәисов белән очраша. 1909 елның 7 гыйнварында Вәисов Ясная Полянага хат яза, И. Ф. Наживиннан үзен Толстой белән очраштыруын үтенә. Толстой 15 гыйнварда Казанга хат яза:

«Любезный брат Ходзя-Мухаммед Гинанутдин Ваисов. Очень рад был получить известие от И. Ф. Наживина о вашем желании приехать ко мне. Я уже давно желал узнать подробности о том, как вы понимаете Бога и жизнь человека на земле. По тому, что слышал о вас, надеюсь, что наши взгляды будут одинаковы. Если бы люди держались только истины, то все бы были едины. Будем же и мы стараться держаться только истины и потому быть едиными с теми, которые держатся её. Очень рад буду видеть вас у себя. Приезжайте, когда хотите, я никуда не уезжаю».

Гайнан Вәисов Ясная Полянага 11 февральдә килә һәм шунда өч көн яши. Толстойның көндәлегендә 12 февральдә язылган мондый юллар бар: «Всё так же ничего определённого не работаю. Приехал вчера и нынче Ваисов, Сергеенко, Трегубов».

Толстойның күп кенә кәгазь эшләрен башкарган Н. Н. Гусев бөек язучы белән Вәисовның әңгәмәсен соңгы тапкыр очрашуларында язып бара.

Толстой. Мин сезгә шуны әйтергә җөрьәт итәм ки, Коръәндә язылганнарның барысын да кабул итә алмыйм.

Вәисов. Коръәннең тәрҗемәсе төзек түгел, шәрехләве дөрес түгел. Аны тәрҗемә иткән кешенең Коръәнгә мәхәббәте юк, хакыйкатьне ачарга теләми, аның йөрәгендә башка хисләр. Шуңа күрә күп әйбер аңлашылмыйча кала. Безнең бөтен эшебез Коръәнгә нигезләнгән. (Бу урында Г. Вәисовның хаклы икәнлеген әйтергә кирәк. Г. С. Саблуков тәрҗемәсендә Коръән бөтенләй аңлашылмый. Соңыннан Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән И. Ю. Крачковский бу турыда: «Саблуков үзенең нәрсә тәрҗемә иткәнен аңлап эш иттеме икән?» – дип әйтә.)

Толстой. Минем уемча, кешенең Коръәнгә караганда да бөегрәк нәрсәсе булырга тиеш. Кешенең күңелендә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен әйтеп торучы Алласы бар. Ә Коръән ул – кеше кулы белән тудырылган әйбер. Әгәр Коръәнгә колак саласың икән, ул Алла белән минем арада тора; ә инде Аллага колак салыйм дисәң – ул минем үз күңелемдә, мин аның белән турыдан-туры сөйләшәм. Ә монда – Коръән. Коръән – безнең Евангелие кебек үк, кеше кулы хезмәте. Аларны бит кеше тудырган, ә кешеләр ялгышалар… Коръәндә барысы да дөрес дип, барысы да Алладан дип уйларга ярамый. Аллага ышанган кеше беркайчан да китапта Алла сөйли дип әйтә алмас. Алла китапка сыеп бетә алмый…

Бераздан Толстой инглиз телендәге бер китаптан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер-ике фикерен тәрҗемә итеп укып бирә:

1. Оҗмахның урыны – әниеңнең аяк баскан җирендә.

2. Исламның нигезен нәрсә җимерә, нәрсә ашый? Галимнәрнең хаталануы, икейөзлеләрнең бәхәсе һәм хак юлны югалткан хөкемдарларның фәрманнары.

– Нинди шәп! – ди Лев Толстой, бу сүзләрне укыгач.

Истәлекләрдә Толстойның Вәисов белән очрашудан алган тәэсире бик үк ачылып бетмәгән. «Аларның баш тарту сәбәпләре мин уйлаган сәбәпләр түгел, ахрысы, һәм аларның тормышны дини аңлауларын мин гомумән төшенеп җитмәдем», – ди Толстой.

Г. Вәисов белән Идел буе татарларының дини, дөньяви уку йортларын, мәгърифәт эшен шактый яхшы өйрәнгән Е. В. Молоствова да очраша. Монда да каршылыклы фикерләр тулып ята. Вәисов бер яктан солдат хезмәтенә барудан баш тартырга өнди, тормыш бозыклыкларын, кыз баланың үз ризалыгыннан башка никах уку тәртибен тәнкыйть итә. Әмма үзе, Тукай поэмасында язылганча, кеше хатынын урлый, үзе суд ясый, камчы, таяк белән кыйный, әйбер урлаган өчен каракның бармакларын кисә, зина кылган өчен үлем җәзасы бирә…

Толстой яныннан кайтып озак та үтми, 1909 елның 1 мартында Г. Вәисов «әһел ислам арасына ихтиляф салырга тырышуы» өчен кулга алына. Аны дәүләткә каршы коткы таратуда гаеплиләр, өендә тентү ясыйлар. Г. Вәисов төрмәдән Толстойның якын танышы, тәрҗемәче С. Д. Николаевка (1861–1920) хат яза. Хатның эчтәлеге мәгълүм түгел. Ихтимал, Вәисов үзен төрмәдән коткару өчен ярдәм сорагандыр. Толстой аның хаты белән танышкач, 1909 елның 18 маенда Вәисовка җавап яза:

«Дорогой, милый брат Ваисов.

Письмо ваше к Николаеву и порадовало и огорчило меня. Огорчило меня за тяжёлое положение, в котором вы находитесь, но порадовало более, чем огорчило. Порадовало тем, что из письма вашего и почувствовал то братство с вами, к которому идут и придут все народы по вере в единый, общий для всех закон Бога: любви к нему и ко всем людям без различия. Помогай вам Бог и ваша вера в него перенести всю тяжесть вашего положения. Пишите мне, не могу ли чем служить вам. Был бы рад. Любящий вас брат».

Тикшерү барышында Вәисов суд тикшерүчесенә хәрби хезмәткә мөнәсәбәтен бөтенләй башкача аңлата.

– Әгәр сугыш башланса? – дип сорый тикшерүче.

– Без ул вакытта динебезне һәм Ватаныбызны саклап, җанын бирергә әзер булган сугышчан отряд булачакбыз, – ди Вәисов. – Безнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтебездән чыгып, безне инде сугышны инкяр итүчеләр, хәрби хезмәтне кирәксез дип бәяләүчеләр – раскольниклар рәтенә кертмәгез. Безнең каршылыгыбыз шунда: казарма, солдат тормышы безгә Коръән һәм шәригатьнең изге таләпләрен үтәргә мөмкинлек бирми…

Вәисов үз кешеләре өчен солдат хезмәтен башка берәр төрле хезмәт белән алыштыруларын сорый. Шул ышаныч белән вәисиләр (гәрчә Коръән кяферләр хөкеменә барудан тыйса да) судта җавап тоталар.

Судка кадәр Вәисов залог белән төрмәдән чыгарыла. Төрмәдән чыгуга (1909, 2 июнь), Вәисов Лев Толстойга хат яза, аннан әҗәткә өч мең сум акча сорый. Акча сорап язган хатның конвертына Толстой мондый билге куя: «Пр(осительное), ответ(ить) Ваисову».

Толстой үзенең якыны И. Ф. Наживиннан судның нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенә. Әмма суд 1910 елның 23 октябрендә генә, Лев Николаевичның үләренә берничә көн кала гына була.

Вәисиләрнең Тукай исән вакыттагы эш-гамәлләре әнә шундый. Аларда патша хөкүмәтенә каршы протест белән үз эчләрендәге монархизм, автономия бергә сыеша алган, һәм «Печән базары…» поэмасындагы мифик Дию образын иҗат иткәндә шагыйрь прототип итеп «табигыйннәр мәзһәбе» җитәкчесе Гайнан Вәисовны алган икән, бу – Казан татарлары тормышының шактый үзенчәлекле бер катламын баһадирларча өскә күтәреп, әдәби әсәрдә ялтыратып күрсәтү булган.

Вәисиләрнең царизмга нәфрәте аларны революцион адымнарга да этәрә. Әйтик, Гайнан Вәисов үзе Болак арты милләтчеләренә каршы сугыша, шул сугышта һәлак була. Аның мәетен Швейцария паркындагы (хәзерге Горький исемендәге ял һәм культура паркы) туганнар каберлегенә күмәләр. Вәисиләрнең калган отряды гражданнар сугышы елларында, гариза язып, Фрунзе армиясенә килә. М. В. Фрунзеның приказында мондый юллар бар: «На основании изложенного Реввоенсовет фронта, найдя возможным и желательным формирование из мусульман-ваисовцев стрелкового полка, поручил уполномоченному совета ваисовцев Сардару Ваисову (брату убитого Ваисова) сформировать таковой в Самаре под наблюдением Упраформа в счёт общих плановых формирований фронта».

Хәер, бу чорларны тикшерү инде – тарихчылар эше. Әлеге мәкаләнең максаты – Тукай поэмасындагы бер образ аркылы тормышның нинди тирән катламнары актарылып ташлануын күрсәтү, Тукай белән бер шәһәрдә яшәгән катлаулы шәхеснең биографиясен ачып бирү иде.

Инде килеп, мәсьәләнең шул ягы да бар: без, моңарчы тарихыбызны бөтенләй өйрәнмәгән көе, аннан аерым фактларны аерып алып, теләсә ничек корама ясадык. Үзебезнең үткәнебездән теләгәнчә көлдек. Хәзер исә хакыйкатьне ачыктан-ачык әйтер заман җитте.

Баксаң, Гайнан Вәисов та көлке объекты гына түгел икән. Печән базары да реакционерлар оясы гына түгел икән. Печән базары мәйданында татарның мәгърифәт учаклары да урнашканын исәпкә алсак, дәреслекләрдә Тукайның мәшһүр поэмасын һәм аның геройларын яңача укырга, критерийларны үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗәгә киләбез.

(Татарстан яшьләре. – 1988. – 22 май)

Тарих сәхифәләре
(Шәһит Әхмәдиевнең тууына 100 ел)

Әдәби мирасыбыз шул дәрәҗәдә бай, күпкырлы, менә партиянең ХХ съезды булып узганга да инде чирек гасыр тулып килә, ә беләсе, өйрәнәсе тарихларыбыз… иксез-чиксез. Әдәби мирасыбызны барлау-өйрәнү, системага салу кебек зур, изге эшне тартып, әйдәп баручы гыйльми оешмаларыбыз, галим-голәмәбез дә юк түгел, әмма тарихыбызда ни күп дип сорасагыз, җавап бер генә: ак таплар күп.

ХХ йөз башы әдәбиятында, әдәби һәм сәнгать тәнкыйтендә бик тә үзенчәлекле урын алып торган Шәһит Әхмәдиев мирасы – моңа мисал. Ш. Әхмәдиев 1918–1930 елларда совет власте әмере белән җаваплы эшләрдә эшләгән, абруйлы мандатларны кесәсендә йөрткән, Татарстан АССРның Мәгариф халык комиссары буларак халыкка игелекле хезмәт күрсәткән. Дөньядан иртә киткән. Бәлки, вакытында киткәндер. Чөнки РСФСР Милләтләр Халык Комиссариаты тарафыннан бирелгән мандат буенча Идел, Урал, Себер мөселманнары арасында пролетар матбугатын оештырып йөргән активист буларак, ул, бер дә шиксез инде, йә солтангалиевчелектә, йә Троцкийга фикердәшлектә гаепләнеп харап ителгән булыр иде. Һәрхәлдә, аның гомере 1937 ел белән фаталь рәвештә чикләнгән иде инде. Күз алдына китерегез: 1937 елда Г. Ибраһимовны кулга алганның соңында НКВД органнары аның белән контактта булган кешеләрне җыя башлыйлар (Ибраһим Салахов мисалы). Ә Шәһит Әхмәдиев – кулга алынган Ибраһимовның иң якын дусты, сердәше. Г. Ибраһимовның 1928 елда уздырылган әдәби-гыйльми хезмәт юбилее уңае белән Ш. Әхмәдиев үзенең архивын ача һәм Г. Ибраһимовның аңа язган хатларын матбугатта бастыра. Бу хатлар, ни өчендер, әдәбият тарихчыларының игътибарыннан читтә калып тора әле – бик кызганыч! Боларда – чор, шәхесләр язмышы, яшәү өчен көрәш һәм фаҗига!

«Беләсең, Шәһид, без синең белән унике яшьтән Оренбурда яланаяк чабучы малай чактан башлап хәзергәчә күп план кордык. Моның байтагы тормышта гамәлгә куелды инде. Ләкин бөтенесен тәмамлау безгә насыйп булмас. Алдагы буын, бәлки, безнең балалар, үзебез уйлап та ирешә алмаганнарны тормышта чынлап күрерләр. Шул өмидләр эченнән карап, мин балага бик шатландым… (сүз Г. Ибраһимовның бердәнбер малае Рөстәм турында бара. Ләкин ул бала дөньядан иртә китә һәм әдипнең калган гомерен газапка әйләндерүгә бер сәбәп була. – М. М.). Шулай да Шәһид, акрынлык белән булса да, бер егерме ел гомер кирәк әле. Саклансак, моңар да ирешербез» (1926, 29 ноябрь).

Фаҗигале язмышлы әдипнең йөрәк авазын тыңларга телисезме? Ул авазны теләсә кемгә түгел, нәкъ менә Шәһит Әхмәдиевкә генә җиткергәннең сәбәбе нәрсәдә? Әдәбият галимнәре – XX йөз башы әдәбиятын тикшерүче-өйрәнүчеләр – шәхесләрнең әнә шул якларын өйрәнергә кайчан керешәчәкләр? Әллә һаман да әле, Казан университетының татар әдәбияты кафедрасының алтмышынчы елларда ук стандарт алган «Теория! Теория! Сыйнфый подход!» дигән торгынлык концепциясенә нигезләнеп, һаман да әле «әдәбиятта сыйнфый көрәш мотивлары» дигән проблема белән генә шөгыльләнәчәкбезме? Руслар бит Дантесның, Мартыновның дуэльдә ничәнче калибрлы пистолеттан атканнарын, Пушкин, Лермонтовның дуэльгә барыр алдыннан кичергән соңгы сәгать-минутларын өйрәнделәр…

«Күпме вакыт инде мин, яза алмыйча, ятактан бераз кузгалып ыңгырашу, авыру эчендә гомер үткәрәм. Бу – авыр хәл, Шәһид… Мин әле кырык яшьтә генә. Европаның җәмәгать, әдәбият хезмәтчеләре бу яшьтә әле чын мәгънәсе белән яңа пешеп, өлгереп, тирән иҗат башлыйлар, ә без, ә мин инде ватылып егылдым… Әгәр финанс ягыннан кысмасалар, каты авыру өчен дәваланырга кирәк булганын тоткарсыз җибәреп торсалар терелермен, яңадан эшкә, әлбәттә, тик әдәби-гыйльми эшкә генә… тотына алырмын дип өмидләнәм. Шул өмид белән яшим (1927, 28 сентябрь, Ялта).»

Бу хатларны, әлбәттә, тулысы белән матбугатта кабат бастырырга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, язучы, тәнкыйтьче Ш. Әхмәдиевнең барлык әсәрләрен туплаган тулы бер том әзерләп нәшриятка тапшырырга кирәк. 1959 елгы басма – бу юнәлештәге беренче карлыгач кына. Әгәр Ш. Әхмәдиевнең тулы басмасын дөньяга чыгарып кулыбызга алсакмы? Нәрсә күрер идекме?

Иң беренчесе – татар демократик сәнгатенең ялкынлы, эрудицияле тәнкыйтьчесен, остазын күрер идек. Әйе, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Ибраһимов белән бер сафта атлаган әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчесен күрер идек һәм уйланыр идек: бездә бит бүген «тәнкыйть» дигән сүз әдәбиятка гына кагыла. Сәнгать тәнкыйте, кызганычка каршы, бездә юк. Чөнки аны иң әүвәл театр тәнкыйте, драматургия тәнкыйте һ. б. дип бүлгәләп үтерделәр. Бездә хәзер сәхнә культурасы, аерым җырчы-башкаручының осталыгы, амплуасы һ. б. турында сүз алып барырлык сәнгать тәнкыйтьчесе юк. Бездә хәзер аерым бер рәссам, бер режиссёр, бер җырчы яки биюче хезмәте турында язарлык кеше юк. Бездә кемнәр бар соң? Сәнгать фәннәре кандидатлары, театр белгечләре бар. Ә Шәһит Әхмәдиев, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов кебек «дипломсыз» сәнгать тәнкыйтьчеләребез юк.

Ш. Әхмәдиев «Вакыт» (Оренбург), «Йолдыз», «Кояш» (Казан) газеталарында әдәбият, әдәби кичә, театр, концерт мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр бастыра, матбугатта татар орфографиясе мәсьәләләрен күтәрә, «Хәреф вә имля мәсьәләсе» дигән проблемалы мәкалә язып чыга. «Бәянелхак» газетасында (без әлегә, төпләмнәрен өйрәнмичә генә, бу газетадан теш ыржайтып көлеп язабыз, ләкин кызганыч!) Ш. Әхмәдиевнең «Хат һәм җаваплар» исемле лирик публицистикасы басыла. Ш. Әхмәдиевнең бу эпистоляр әсәрендә телгә алынган дусты, хатлар авторы «X. И.» ул инде – бер дә шиксез, педагог һәм тәнкыйтьче Хәлим Искәндәрев. Г. Ибраһимов һәм М. Гафуриларның сабакташы, дусты. X. Искәндәрев бераз соңрак, 1947 елда, Сталин корбаны булды…

Ш. Әхмәдиев эшчәнлегенең иң кыйммәтле бер тармагы, алда әйтелгәнчә, сәнгать тәнкыйте өлкәсе булды. Аның кайнар эмоциональ мәкаләләрендә Фәттах Латыйпов, Габдулла Кариев, Уфадан килгән җырчы Абруй ханым, Фатыйма Гомәрева, Фатыйма Мохтарова һ. б. сәхнә эшлеклеләренең иҗат портретлары чагылыш таба. Эшкуарлык, табыш алуга омтылучанлык кайсы гына илдә сәнгать әһелләрен харап итмәгән? Ш. Әхмәдиев бөтен энергиясе белән яшь талантларның сәләтен меркантиль (табыш алу) максатлардан саклый, талантлар өчен көрәшә. Яшь җырчы Фатыйма Гомәреваның 1913 елның 5 июлендә Эрмитаж бакчасында җырлавын тыңлаган Ш. Әхмәдиев бу талантка сокланып кына калмый, борчылып та яза. «Яшь баладан озын «Тәфтиләү» көйләрен җырлату бер җинаять шикелле күренәдер… Җыр сәнаигы нәфисә һәвәскәрләре Фатыйма туташны яхшы тәрбия итсәләр, тиз арада татар галәмендә бик матур җырчымыз булыр иде… Һәрхәлдә, аны тәрбия итү безнең милли бурычымыздыр». Ф. Гомәрева, чыннан да, татар сәхнәсендә зур хезмәт күрсәтә, танылган җырчыга әйләнә. 1899 елда туган Фатыйма апа әле дә исән икән, без аны каян белик? Ярый әле, М. Харисов аның турында «Социалистик Татарстан» да язып чыкты.

Ләкин талантын Ш. Әхмәдиев бик нык саклаган тагын бер Фатыйма бар. Анысы – Мохтарова. Анысы сәхнәдә К. Мотыйгый белән концертлар биреп йөри. Ш. Әхмәдиев даими рәвештә аның иҗатын күзәтә. Бу Фатыйма сәнгатьтә бераз ераграк китә: Саратов консерваториясендә өч ел укып, Мәскәүдәге «Зимин» театрына чакырыла һәм ни гаҗәп! – мәшһүр Фёдор Шаляпин белән бергә операда җырлый. Ш. Әхмәдиевнең игътибар үзәгендә булган бу җырчының биографиясен безгә төгәл белергә иде. Фатыйма Мохтарова бит Мәскәүдәге татар яшьләре концертларында «Садко», «Пиковая дама» операларыннан арияләр җырлаган…

Ш. Әхмәдиев-тәнкыйтьченең иң сокландырган сыйфаты, минемчә, икәү. Беренчесе – сәнгатьне акча коллыгыннан коткару өчен көрәше. Бүгенге сәнгатебезнең күзенә караган да әйткән инде… «Шәрекъ клубы» ның эшчәнлегендә сәүдәгәрлек тенденциясен күреп, Ш. Әхмәдиев борчылып яза. Клуб оештырудан, ди ул, «акча җыю максат ителми, һәрвакыт клублар зарар итеп киләләр… Мөмкин булса, бурычка да керәләр». Сәүдәгәр, ди автор, ни эшләсә дә «матди файда итүне, «тиен» нәрне күздә тота». Бу кисәтүне заманча дип кем әйтмәс! Мәкалә 1914 елда язылган.

Ш. Әхмәдиев тәнкыйтенең икенче сыйфаты тагы да заманчарак. Ул – артистның сәхнә культурасы турында. Турыдан-туры әйтик, бүген бездә сәхнә культурасы бик түбән. Талантларыбыз бар, әллә никадәр лауреатларыбыз бар, ә сәхнә культурабыз юк. Нигә? Чөнки матбугат битләрендә моны мәсьәлә итеп күтәрерлек Тукай, Ибраһимов, Әмирхан, Әхмәдиевләребез юк. Ш. Әхмәдиев исә – татар сәхнәсендә шамакайлык итүгә каршы көрәш алып барган иң ялкынлы, энергияле тәнкыйтьче. Халык, ди ул, театрга, концертка тәрбия, әхлак алу, күңел ачу өчен бара. Ләкин һич тә шамакайлыкны, балаган уенын карар өчен түгел! Көйләрне бозып җырлаучыларга, урам тавышын сәхнәгә менгереп, шуны сәнгать итеп күрсәтергә омтылучыларга Ш. Әхмәдиевнең тәнкыйте рәхимсез. К. Мотыйгый концертларына мөнәсәбәттә дә ул сәхнә культурасы мәсьәләсен нигез итеп ала. Сәхнә ул – вәгазь сөйләү урыны түгел, ди тәнкыйтьче.

…Минем бай картотекамда Шәһит Әхмәдиевнең «Йолдыз», «Бәянелхак», «Вакыт» газеталарында басылган күп санлы мәкаләләренең исемлеге, аларга аннотация. Минем күз алдымда (бигрәк тә авыл җирләрендә командировкада вакытта филармония артистларының зәвыксыз чыгышларын залның арткы рәтендә тыңлап утырганда) сәхнә культурасы юклыгы. Минем күз алдымда шәһәр урамнарын тутырган, бишәр-алтышар хәреф хатасы булган афишалар. Бу ел көз башында шәһәр урамнарында афиша торды. Опера театрыбызныкы. Анда язылган иде: «Башмагым. Музыкаль комедия. 3 парада». Чын менә! Ягъни өч пәрдәдә. Торды, атналар буе торды. Бездә филармония дә, опера театры да, Культура министрлыгы да бар. Фән кандидатларыбыз да, фән докторларыбыз да бар. Барысы да бар. Тик Ш. Әхмәдиев, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар дәрәҗәсендәге сәнгать тәнкыйтьчеләребез генә юк.

Шәһит Әхмәдиевнең тууына 100 ел тулу уңае белән башка килгән фикерләр әнә шулар…

(Социалистик Татарстан. – 1988. – 29 декабрь)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации