Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 47


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 47 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Герман профессоры һәм татарлар

1914 елда башланган дөнья сугышына Россия империясендәге татар, башкортларны күпләп алганнар. Урта Азия егетләрен, нигездә, хезмәт армиясенә. Дөрес, алардан да фронтта кан коючылар булган. Әсирлеккә төшкән татар егетләренә Германия хөкүмәте Зюссен янындагы Вюнсдорф бистәсендә аерым лагерь оештырган. Әсирләр анда тәртип белән урнаштырылганнар, «Татар иле» исемендә газета чыгарганнар, гыйбадәт кылганнар, кичләрен концерт-спектакль куйганнар, Сабан туен уздырганнар, биюгә өйрәнү түгәрәкләре булган. Немец алпавытлары, сәүдәгәрләре, үзләренең кызларын фаэтоннарга утыртып алып килеп, кияү сайлатканнар. Өйләнергә теләүчеләрне әсирлектән азат иткәннәр. Андыйлар да булган… «Татар иле» газетасы турында мин һәм Д. Гарифуллин язып чыктык.

Бу мәкаләдә сүз башка нәрсә турында. Мәгълүм ки, безнең төрки халыклар әдәбияты, фольклоры белән мадьяр, фин, немец галимнәре гел кызыксынып торганнар. Итальяннар, французлар да. Кызыксыну, өйрәнү өчен төркиләрдән иң уңайлы халык татарлар булган. Европага якын, мәдәни дәрәҗәләре югары. Менә шуңа күрәдер инде әлеге Вюнсдорф лагерена Готтһольд Вайль исемле (безнең фәнни китапларда аны «Вейль» дип бирәләр, бу – хата. Немец язмасындагы «эй» «ай» булып укыла; «ейн» дип языла (бер), «айн» дип укыла.) профессор килә һам әсирләр белән сөйләшеп татар теле үрнәкләрен язып ала. Миңа ул язып алган текстлар белән Мәскәүме, Ленинградмы китапханәсендә танышу, Курган өлкәсенең Кызылбай авылында профессорга бер-ике куплет җыр яздырган элеккеге әсир, карт солдат белән очрашу бәхете эләкте.

Профессорның китабы Берлин-Лейпциг нәшриятында 1930 елда басылып чыга. Газетаның мөмкинлекләрен истә тотып, китап исемен һәм күп кенә гыйбарәләрне мин бары тик рус графикасында гына бирәм. Китапның исеме «Татарише тексте». Әсирләрнең сөйләгәнен, җырлаганын профессор фонографик пластинкаларга язып алган. Алар, шәт, профессорның, әгәр аның фондын гитлерчылар яки немец коммунистлары һәлак итмәгән булса, архивларда сакланадыр. Ни өчен шулай дим?

Әле бер ай элек кенә Германиядән Казанга фәнни командировка белән килгән Маргарет һәм Барбара исемле галимәләр безнең өебездә булдылар. Мин аларга немец профессорының китабыннан күчереп алган конспектымны күрсәттем. Алар:

– О-о-о! Вайль! Вайль! – дип, дәфтәремнең һәр битен игътибар белән карап чыктылар.

Профессорны, димәк, Германиядә хәтерлиләр.

Бу хәзинәне җыярга профессор Вайльгә Ташкентта туып үскән доктор Бәдри, Берлинда яшәүче доктор Рәхмәти әфәнделәр ярдәм иткән. Әйдәгез, Вайль язып алган текстларга керик.

Туган илне сагыну

 
Аршын ярым каеш алдым,
Җитәр микән билемә;
Газиз җаным, шәриф тәнем
Кайтыр микән илемә.
Кушымта:
Ай-ли, Гөлфани,
Дөнья шулай булгалый;
Яшь гомерем үтеп китте,
Белалмадым мин аны.
 

Түземлеккә чакыру
(Кара урман көенә)

 
Утырдым көймәнең түренә,
Карадым су төбенә;
Су төпләрендә кара юк —
Хакъ язганга чара юк.
 

Шунысы кызык: әсирләр яздырган җырларның исемен әллә алар әйткән буенчамы, әллә «профессорча» уйлапмы үзгәрткәннәр. Мәсәлән, «Ашказар» ны әлеге китапка «Дуслыкка чакыру» (немец телендә) дип биргәннәр. «Зиләйлүк» нең исеме исә «Туган илне сагыну» дип тәрҗемә ителгән. Аның текстын яздыручы: крестьян улы, 27 яшьлек, Самара губернасы Бөгелмә янындагы Колшәриф авылында туган. Әлмәттә татар-рус мәктәбендә укыган. Татар һәм рус телләрен белә (язылган: 1916 ел, 30 декабрь).

«Герман көе» нең текстын язып алган әлеге галим. «Абшиед» (хушлашу, саубуллашу) диелгән.

 
Ат аяккайларын шул бетерә, дусларым,
Олы юлкайларның юл ташы, газиз кардәшләр;
Кайларга да барып, ниләр күрми, дусларым,
Ир башлары белән ат башы, газиз кардәшләр.
Җирәнчеккәй атым, ай малкаем, дусларым,
Атламайсың, сикереп чабасың, газиз кардәшләр;
Синдәй сөйгән ярым, җыйган малым, дусларым,
Кайталмасам, ятларга каласың, газиз кардәшләр.
 

Алга таба: «Viеrzeiber» – туган илне сагыну. Тексты болай:

 
Агыйделкәйләрнең аръягында
Карлыгачлар микән кагынган;
Очкылыгың тотса – тот исеңдә,
Без булырбыз сезләрне сагынган.
Кычкырма, кәккүккәй, өй каршымда,
Кычкырчы әле агачлар башында;
Сән кычкырсаң, кәккүккәй, бән моңаям,
Бик күп уйлар бәнем башымда.
 

Текстны яздыручылар – Бәләбәй янындагы Каргалыдан ике бертуган ир. Оренбургта башлангыч классларда рус теле өйрәнгәннәр, аннары татар мәктәбендә белем алганнар (текст язылды: 1916 елда).

«Чит илдәге сагыш» («Сакмар» көенә) – аның да тексты, яздыручылары күрсәтелгән. Алга таба «Икенче сада» яздырылган. Исеме: «Татарларны прогресска чакыру». Бу текст үз вакытында бик популяр булган:

 
Гафил булган татарларны
Ник уйгатмыйсың, заман?
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник уйгатмыйсың һаман…
 

Профессор җырның тарихын яза, аның туу сәбәпләрен 1905 ел инкыйлабына, җәдитчелек хәрәкәтенә бәйләп аңлата. Текстны әйтеп торучы: Тоболда туган, укытучы, мөәзин, 31 яшьтә, татар һәм рус телләрен белә. Г. Вайльгә ул Һибәтулла Салиховның «Тәндә җаным» исемле мәшһүр шигырен яздыра.

«Эрбет көе» н яздыручы (текстын) Сембер өязе, Чумбалы авылыннан чыккан 24 яшьлек егет. Казанда татар мәктәбендә белем алган. Текстын ул герман профессорына «Мәҗлес җыры» дип тәкъдим иткән.

 
Эрбет, Эрбет димәгез.
Эрбеттә күп йөрмәгез:
Эрбетләрдә күп йөрсәгез,
Өйләнермен димәгез.
Әй дусларым, мин нишлием?
Бутылка – утыз биш тиен;
 
 
Парлап алсам, җитмеш тиен,
Ялгыз башым нишлием?
Шушы Эрбет елгасында
Җәй башының бозлары;
Пар бутылкага кундыра
Камалиның кызлары.
 
(Камали Уфада притон тоткан кеше булган. – М. М.)

Чиләбе янындагы Конашакта туып, шунда укыган, русча, татарча, башкортча белүче бер егет «Зиләйлүк» көенә дип бер җыр яздырган:

 
Ишеттем мин сугыш юл буенда
Өзелеп җырлый берәү, зарлана;
Йөрәгенә утлар кабынган шул, Зиләйлүк…
Киң дөнья да аңа тарлана.
Куылган бик канлы сугышка ул,
Ятим калган алты баласы;
Бала белән өйдә ачка калган, Зиләйлүк…
Бер юлдашы, сөйгән җанашы.
Барып җитсә, уттан яңгыр ява.
Мөмкин түгел анда үлмәскә;
Уйлана да мескен: «Киттем шул, —
              ди, Зиләйлүк…
Балаларым мәңге күрмәскә».
 

(Бу – халык иҗаты түгел, бу – ниндидер бер назымчы шагыйрьнең әсәре булса кирәк. – М. М.)


Профессор Вайльгә Буа ягы Яңа Тинчәле егете татар Сабан туе турында сөйләгән. Укымышлы егет.

Татар әкиятләрен Оренбург ягындагы Дусмәт авылының 24 яшьлек сәүдәгәре сөйли. Г. Вайль мөселманнарда мәет күмү йоласы белән дә кызыксына. Бу турыда аңа Семипалатта туып үскән, мәдрәсәдә укыган 27 яшьлек сәүдәгәр егет сөйли. Шундый ук текстны 33 яшьлек игенче агай да яздыра, ул Иркутскида туган, әтисе Түбән Новгородтан, әнисе Белектуйдан (Иркутск тирәсе).

Астраханьның Хан урдасында туып, мәдрәсәдә гыйльми белем алган 31 яшьлек Шиһабетдин Гимаметдинов (әнисе Казаннан) – сәүдәгәр, менә мондый җырлар яздырган.

 
Ай, дөнья
Алыр идем, сатар идем
Астраханьның шәлләрен;
Телеграм сугар идем,
Белер өчен хәлләрен.
 
 
Астраханьны су алган,
Байның маллары калган;
Сөеп алу, сөеп бару
Пәйгамбәрләрдән калган.
 
 
Аклы ситсадан кигезмәм,
Кигезсәм, кер тигезмәм;
Исән булып йортка кайтсам,
….. кигезмәм.
 

Ничек әйтелгән, профессор шулай язган, әмма матбугат әдәбе дигән принциптан чыгып, җырдагы бу юлны мин укучыларга тәкъдим итә алмыйм.

Кустанайда туган, мәдрәсә тәмамлаган 32 яшьлек сәүдәгәр егет (әтисе Бәләбәйдән, әнисе Уфа ягындагы Нижегородск бистәсеннән) ике строфалык җыр яздырган.

 
Казаннардан килгән шлеямның
Урта билдермәсен җизләрмен;
Әй,
Исеме Фатыйма,
       калды Казан илендә,
Ике кулы нәзкәй билендә.
 
 
Бу дөньяларда кауша алмасак,
Мәхшәр көне сезне эзләрмен;
Әй,
Үсә дә үсә кызлар, зур була,
Сөйгәненә бармый хур була.
 

Бөгелмә ягыннан 34 яшьлек ир мәдрәсә тәмамлаган (әтисе Сөләйман авылыннан, әнисе Димская авылыннан), шулай ук бу җырны яздыруда катнашкан.

Орск ягындагы Тимбәсби авылыннан чыккан 24 яшьлек егет профессорга Хуҗа Насретдин мәзәкләрен яздырган.

Дүртьюллык өч строфа яздырган (Drеi Vierreiber) 42 яшьлек әсир Бәләбәй ягындагы Әбулай авылыннан. Мәчет янындагы мәдрәсәдә белем алган. Аның яздырган тексты болай:

 
Алып бирим ефәк калфак,
Саклап киярдәй булсаң;
Әйдә, җаныем, сәхрәләргә,
Кочаклап сөярдәй булсаң.
Аклы күлмәк бик килешә
Камзул белән кияргә;
 
 
Оҗмахлардан чыктың мәллә,
Тәнең йомшак сөяргә.
Аһ, җаныем, гөлкәем,
Синдә ике күзкәем;
Аш ашамый, төн йокламый
Түгелә минем яшькәем.
 

Әбулай авылы әсире дә, профессор да ялгышалар: өч строфа түгел, дүрт.

 
Атлар җиктем китәргә,
Петербурга барып җитәргә;
Петербурга барып, китап ачтым:
Китап кушкан сабыр итәргә.
 

Орск янында Мәмбәркиби авылында туган егет, Эстәрлетамак ягы Башукта туып мәдрәсә белеме алган егет икәүләп мондый текст яздыралар:

 
Челтер-челтер су ага,
Матур кызлар су ала;
Матур кызлар бар чагында,
Ул хатынны кем ала?
 
 
Ике тутай суга бара,
Аягында катасы;
Су буенда суырып үпсәң,
Рәхмәт әйтер атасы.
 

«Татар текстлары» дигән китапка кертелгән бөтен сөйләкләр, җырлар Вайль тарафыннан пластинкага күчерелгәннәр. Димәк, Германиянең ниндидер бер гыйльми үзәгендә болар сакланалар. Гитлер режимы бит мондыйларга тимәгән, бездәге Сталин режимы гына ул, 1937 елда университет китапханәсе ишегалдында учак ягып, Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, К. Тинчурин китапларын яндырган (бу турыда миңа мәрхүм журналист Исмәгыйль Рәми сөйләгән иде). Гитлер режимы бары тик коммунистик рухтагы әдәбиятны һәм Һенрих Һайне (немец яһүде) әсәрләрен генә яндырган. Безнең татар җырлары Германиянең ниндидер бер почмагында яши, яши…

Темадан бераз читкә китеп, тагын бер мисал китерим:

1913 елда университет профессоры Н. Ф. Катанов үзенең китапханәсен сатарга җыена – 200 сандык хәзинәгә (бер мең пот микъдарында) профессор 10 мең сум сорый. Казанда алучы табылмагач, бу турыда ишеткән төрекләр моны, күп кенә акча түләп, үз илләренә алдыралар. Татар журналистлары, бигрәк тә «Йолдыз» газетасы шаулыйлар: менә бит безнең рухи байлыгыбыз кая китте, менә безнең татар байлары нинди карун… Хуш, Казан байларыннан берәү теге хәзинәне сатып алган булса? 1937 елны ул байлыкны, һичшиксез, яндырган булырлар иде. Бәхетебезгә күрә, бүген ул хәзинә исән, тик Татарстаннан барып аны өйрәнүче аспирантлар гына юк. Тагын да читкәрәк китеп шунысын да әйтим: 1937 елның декабрь иртәләрендә мин – малай һәм дәһшәтле һөҗүмнән куркып калган әни мичебезгә «Йолдыз», «Шура», «Аң», «Ак юл», «Вакыт» төпләмнәрен яктык. Боларны мичкә тыкканда әни елый иде, чөнки әтине алган «опер» әнигә «үзеңне дә алырбыз» дип янап киткән иде. Калган китапларны без очырмада сакладык, аларны китап кортлары ашады, тишек түбәдән аларга яңгыр үтте, кар үтте. Зур хәзинәнең бозылып беткән, укмашкан калдыкларын минем үтенүем буенча Г. Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов «Волга» машинасының арткы утыргычына һәм багажнигына төяп алып китте. Ләкин хәзинәнең йөздән бере генә иде ул. Безнең тормыштагы югалтулар…

Йә, ярар, төп темага керик әле, мин монда фәнни хезмәт язмыйм, андый гына читкә чыгып керүләр булыр инде ул.

Әсирләрдән бер егет профессор Вайльгә «Мәхбүс» исемле «әсирләр җыры» н яздыра.

Бу җырның авторы Г. Камал дип фәнгә кереп калган. Моның бәхәсле икәнлеген мин бер тапкыр матбугатта әйткән идем инде: Г. Камал шагыйрь түгел, ул – назымчы. Ә монда – классик шигырь. Шунысы кызык: профессор Вайльгә әсир егет моны «халык җыры» дип яздыра, ә Вайль әлеге китабында бу текстка искәрмә бирә: бу – халык җыры түгел, ди.

Безнең телне, безнең әдәбиятны ул заманнарда безнең үзебезгә караганда читләр әйбәтрәк белгәннәр, аңлаганнар.

Мин бу мәкаләмне фәнни нигездә язмадым. Ләкин ни өчен язганымны аңлатып бирим: профессор Вайль җыр, әкият, мәзәк тексты яздырган егетләрнең белемнәре, ничә тел белүләре белән кызыксынган. Ни гаҗәп, барысы да мәктәп, мәдрәсә узган, бик күбесе ике телле. Менә бит без яшь чакта татар халкы, Казан губернасы «тоташтан наданлык оясы» булган дип безне тәрбияләделәр.

1916–1918 елларда исә герман профессоры Вайль «тоташтан грамоталы, мәгърифәтле» татарлар арасында рәхәтләнеп фән эшләп йөргән.

Хәер, үзебезнең нәселдән дә бер мисал бар. Әниемнең бер туганы Габдерәүф абый әлеге Вюнсдорф лагеренда булган. 1937 ел фаҗигасенә эләккәнче, ул безгә килеп йөри иде һәм Европа биюләрен биеп күрсәтә иде: танго, вальс, тагын әллә ниләр. Боларга ул әлеге шул Вюнсдорф лагеренда өйрәнгән.

Яшь бер галимне Европага җибәреп, Герман архивларын актартырга иде. Анда – безнең тарихыбыз…

(Мәгърифәт. – 1995. – 7 гыйнвар)

Вәисиләр һәм… Толстой

Яңа мәзһәп җитәкчеләре Вәисиләр турында элегрәк елларда матбугатта мин язгаладым. Менә кәгазьләремне актарып утырганда, тагын кайбер информация чыкты.

Мәзһәп җитәкчесе Гайнан Вәисов Ясная Полянага Лев Толстой янына барган. Мин шул турыдагы документацияләрне төрле чыганаклардан күчереп дәфтәремә язып алганмын.

Л. Н. Толстой үзенең көндәлегенә 1909 елның 12 февралендә язып куйган: «Һаман да әле юньле бер эш эшләгәнем юк. Бүген хатларымны төзәткәләдем. Кичә һәм бүген Вәисов, Сергеенко, Трегубов килделәр».

Аңарчы Иван Фёдорович Наживин (1874–1940; язучы, публицист, совет власте урнашкач эмигрант) 1909 елның 12 гыйнварында Толстойга хат язган була. Хатында ул «Староверское» общество мусульман Ваисовского божьего полка» җитәкчесе Хуҗа Мөхәммәд Гайнанетдин Вәисовның Толстой белән очрашырга теләге барлыгын әйтә. Гайнан Вәисовның хатын (1909 ел, 7 гыйнвар) ул үзенең хаты белән бергә Толстойга җибәрә. Толстой, 15 гыйнварда моны алгач, шул көнне үк Вәисовка очрашуга ризалык биреп хат яза. Икенче бер документта (1909 ел, 15 гыйнвар) Толстойның Гайнан Вәисовка хаты китерелә.

«Хөрмәтле туганым Хуҗа Мөхәммәд Гайнанетдин Вәисов! И. Ф. Наживиннан Сезнең миңа килергә теләвегез турында хәбәр алып мин бик шатландым, минем инде сезнең Алланы һәм җирдәге кешене ничек аңлавыгыз турында фикерләрегезне төгәл беләсем килә иде. Сезнең турыда ишеткәннәремә караганда, безнең карашлар бертөрле булыр дип ышанам. Әгәр кешеләр хакыйкатькә генә ябышып ятсалар, бөтенесе дә бердәм булыр иде. Әйдәгез, без дә шул хакыйкатькә генә тотынып яшик һәм шул хакыйкатькә тотынган кешеләр белән бергә булыйк. Сезне күрсәм бик шат булырмын. Кайчан телисез, шунда килегез, мин беркая да китмим».

Гайнан Вәисов Ясная Полянага 1909 елның 11 февралендә килә һәм анда өч көн буе була.

Кызыклы информация: «Волжский вестник» газетасы вәисиләр турында яза. 13–16 мартларда Е. Е. Вәкилова дигән Кавказ хатыны Л. Н. Толстойга мондый хат юллый: «Казанда бер «учение» барлыкка килде. Аның иярченнәре үзләрен «божий полк» яки шул тәгълиматны нигезләүче исеме белән «вәисовчы» лар дип атыйлар. Алар диннең нигезен мәхәббәттә дип уйлыйлар һәм шуңа күрә бик күп эшләрдә катнашудан баш тарталар, чөнки ул эшләр мәхәббәткә каршы тора: алар явызлыкка хезмәт итә торган салым түләүгә, солдат хезмәтен узуга каршы. Бу мәзһәп эзәрлекләнә, әле шушы көннәрдә генә бу мәзһәпнең җитәкчесе төрмәгә утыртылды».

Тагын бер хат, шул ук ханымнан. Аның ике улы Петербург һәм Мәскәүдә укыйлар икән. Берсе – Петербургның Технология институты студенты, икенчесе – Мәскәүнең Александровский хәрби училищесында юнкер. Бу егетләр әниләреннән православие диненнән ислам диненә күчәргә рөхсәт сорыйлар. Әниләре, күрәсең, фамилиясе буенча әзәри булса да, дворянлык аркасында христиан динендә торган (бәлки, ире әзәри, үзе әрмәни булгандыр). Әниләре яза: «Моны уяткан сәбәпнең тормышта нигезе юк, монда каранадан татар халкына ярдәм итү теләге генә боларны бу адымга этәрә. Ә менә алар (вәисиләр. – М. М.) арасына керергә, алар арасына кереп чумарга бу малайларга дин комачау итә».

Вәкилова ханым Л. Н. Толстойдан киңәш сорый: нишләргә? Гайнан Вәисов, төрмәдән чыккач, Л. Н. Толстойга хат яза (Вәисовларның нәселен патша төрмәсенә, психбольницага гел тыккалап торалар), әҗәткә өч мең сум акча сорый. Конвертка Л. Н. Толстой мондый резолюция сала: «Пр(осительное), ответ(ить) Ваисову». Документларда акча җибәрелгәнлеге мәгълүм түгел.

1909 елның 18 маенда Толстой Ясная Полянадан Казанга Гайнан Вәисовка хат яза:

«Кадерле, сөйкемле туганым Вәисов!

Николаевка язган хатыгыз (Николаев С. Д. – Л. Н. Толстойның якын танышы. – М. М.) мине шатландырды да, борчуга да салды. Сезнең нинди авыр халәттә яшәвегез мине борчуга салды, ләкин борчуга салуга караганда күбрәк шатландырды. Нәрсә мине шатландырды? Сезнең хаттан мин шуны аңладым: бу туганлыкка һәм бердәм дингә бөтен халыклар баралар, шуңа киләчәкләр, Аллаһы Тәгаләнең бөтен кешеләр өчен бер аермасыз законына киләчәкләр: Аллага мәхәббәт, бөтен кешеләргә мәхәббәт; аермаенча бөтен кешеләргә мәхәббәт. Аллаһы Тәгалә һәм Сезнең динегез Сезнең авыр хәлегезне җиңеп чыгарга ярдәм итсен иде. Миңа хат языгыз, Сезгә берәр ярдәм күрсәтә алмыйммы, күрсәтә алсам, шат булыр идем.

Сезне яраткан туганыгыз».

Николай Николаевич Гусев, Толстойның шәхси секретаре яза: «Ике көн элек Казанның Мөхәммәд динендәге «Алла полкы» мәзһәбе җитәкчесе Вәисов килде. Ул китәр алдыннан бүген Л. Н. аның белән дин турында әңгәмә алып барды. Бу әңгәмәдә ниләр сөйләнгән, шуларның күпмесен язып өлгергәнмен – тәкъдим итәм.

Л. Н. – Мин Коръәндә язылганнарның барысын да кабул итә алмыйм дип әйтергә җөрьәт итәм.

В. – Коръәнне аңлатуда хаталар бар, тәрҗемәсе туры килми. Аны тәрҗемә иткән кешенең йөрәгендә башка хисләр, аның хакыйкатьне ачыкларга омтылышы, мәхәббәте юк. Шуңа күрә бик күп әйбер аңлашылмый. Безнең бит бөтен эшләр Коръәнгә нигезләнгән.

Л. Н. – Минем уйлавымча, кешенең Коръәннән дә югарырак нәрсәседер бар. Кешенең җанында нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен күрсәтеп торучы Алла бар. Ә Коръән ул – кеше кулы белән тудырылган. Әгәр мин Коръәнгә табынам икән, димәк, минем белән Алла арасында Коръән тора; әгәр инде мин Аллаһы Тәгаләнең тавышына колак салсам – ул бит минем рухымда, мин аның белән турыдан-туры аралашам. Ә монда Коръән, Коръән бит – Евангелие шикелле кеше кулы эше. Аларны бит кешеләр эшләгән, ә кешеләр ялгышалар. Сез менә тәрҗемәләр турында әйтәсез, тәрҗемәләрдә хаталар булуы бик мөмкин. Коръәнгә анда барысы да хакыйкать, барысы да Алладан дигән мөнәсәбәттә булырга ярамый. Аллага ышанган кешенең берсе дә Алла китапта үз фикерләрен әйтеп бетерер дип әйтә алмас. Алла китапка сыя алмый.

Вәисов тыңлый, Толстойның бу фикерләре белән килешә, ләкин әйтә:

В. – Коръән ул – кешеләр өчен юл күрсәткече.

Л. Н. – Дөрес әйтәсез, мин Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләреннән үземә файдалы байтак фикерләр таптым. Мин шундый фикерләрне Евангелиедә таптым. Менә мин бу көннәрдә индуслар китабын укыйм – рух өчен шулай ук файдалы әйбер күп. Кем соң сайлап ала? Мин сайлап алам. Ничек кенә булмасын, мин сайлап алырга тиеш. Безгә әйтәләр, без сайлап алмаска тиеш, нәрсәгә кушсалар, шуңа табынырга. Алай ярамый бит. Менә Казандагы Мөхәммәд динендәгеләр бернәрсәгә ышаналар, ә сез – үзегезчә. Нигә шулай? Чөнки сез үзегез шулай хәл иткән, димәк, китап түгел, ә сез шулай хәл иткәнсез.

Л. Н. Толстой инглиз тәрҗемәсендәге Коръәннән ике урынга туктап фикер йөртә:

1. Оҗмах әниеңнең табан астында ята.

2. Сез беләсезме икән, исламның нигезен нәрсә кимереп ята, нәрсә җимерә? Хакыйкый юлны югалткан галимнәрнең адашулары, икейөзлеләрнең бәхәсләре, хөкемдарларның фәрманнары.

– Нинди әйбәт әйтелгән, – ди Л. Н. Толстой, шушы өзекне укыгач…

Елизавета Владимировна Молоствованың (1873–1936) «Мир Ислама» дигән журналда (1912. – 1 нче том. – № 2) профессор В. Бартольд редакциясендә чыккан кызыклы бер мәкаләсе бар.

Молоствова – Казан губернасы алпавыты Герман Владимирович Молоствовның (1859–1918) хатыны, Л. Н. Толстой алар гаиләсе белән аралашкан. Минем уйлавымча, шул нәселдән чыккан Зинаида Модестовнага (1828–1897) Лев Николаевич бераз симпатия дә тоткан. Л. Н. Толстой, күрәсең, Е. В. Молоствовага ислам динендәге Вәисиләр мәзһәбе турында сөйләгән. Һәм Елизавета Владимировна безнең тарихка кереп, өйрәнеп бик кыйммәтле бер мәкалә бастырып калган. Турысын гына әйткәндә, бу дама Вәисиләрнең бөтен тарихын язган да куйган.

…Вәисиләрнең омтылышы, ди ул, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәгълиматын чистарту юнәлешендә генә түгел, ә дәүләт кануннарын танымыйча, «бу кануннар безгә кирәк түгел» дип яшәргә омтылулары ягыннан бик кызык. Шуннан инде «правоверный» мөселманнарның боларны «еретик» дип атаулары һәм хөкүмәтнең үз законнарына буйсынмаган бу мәзһәпне күрә алмаулары аңлашыла.

Е. В. Молоствова менә дигән итеп тарихка анализ ясый, Вәисиләрнең тарихын бирә. Күрәсең, Л. Н. Толстой шулай язуын үтенгәндер аның.

Е. В. Молоствова бу мәзһәпнең туу тарихын яза. Гарәбстанда, имеш, Мөхәммәд пәйгамбәр заманында Вәис исемле бер изге ир яшәгән. Ул кеше Мөхәммәдкә шулкадәр тугрылыклы булган ки, рәсүлебезнең авызына ат тибеп тешләрен койгач, бәреп үз тешләрен үзе койган. Замандашлары аның бу эшенә сокланганнар, алар инде үзләрен «Вәисинең алла полкы» әгъзалары дип атыйлар икән. (Әлбәттә инде, автор хаталана: Мөхәммәд пәйгамбәр заманында «полк» сүзе каян килсен? «Полк» дигән хәрби берәмлек бит Россия, Германия, Франция кебек илләрдә ХVI – ХVII гасырларда гына барлыкка килә. Ләкин мөселманнар тарихын өйрәнгән русмы, яһүдме галимәсен гафу итик.)

Вәис дигән кеше булганмы? Бу турыда нинди мәгълүматлар бар әдәбиятыбызда? Вәис дигән шәхес кайларда телгә алына? Фатих Әмирханның «Көндезге сәхәр, яки рузасызлар» дигән хикәясендә. Анда мондый хәл сурәтләнә: укымышлы татар яшьләренең аш мәҗлесе бара. Хәер, Ф. Әмирханны тыңлыйк:

«Тагы кунаклар. Бишәү берьюлы.

– Хуш килдегез, рузасызлар!

Араларыннан озын буйлы бер студент җырлана-җырлана керә:

 
Төннәрдә саим, ди,
Көннәрдә сахир, ди,
Көндезге сәхәрдә
Вәис әл-Карани.
Сәгать уникедә
 
 
Вәис әл-солтани.
Таягы бар иде
Тәвә йоныннан,
Хиркасе бар иде
Хөрмә далыннан…
 

(Сүзлек: саим – ураза тотучы; сахир – сәхәр ашаучы; хирка – дәрвишләрнең өс киеме; далыннан – агачыннан. Өзек Ф. Әмирханның дүрттомлык әсәрләренең 1984 елда Казанда чыккан 1 томыннан, 95–96 нчы битләреннән китерелде.) Томга искәрмәләр бирүче Ф. Ибраһимова Вәис Карани турында мондый искәрмә бирә (гадәтем – кеше табышын үзләштерә белмим, чыганакларны намус белән атап, күрсәтеп барырга тырышам): «Вәис әл-Карани – легенда герое. Вәис – исеме, Карани – туган урыны итеп фараз ителә, солтани – аны олылап әйтү сүзе. Легенда буенча ул, – Мөхәммәднең үзен күрми торып, аңа гашыйк булган, аңа бөтен барлыгы белән бирелгән дөя көтүче Йәмән гарәбе. Имеш, Мөхәммәд, үлгәндә, үзенең чапанын Вәис әл-Каранига васыять итеп калдырган. Суфичылык тарафдарлары Вәис әл-Каранины суфичылык өйрәтмәсен тудыручылар силсиләсенең (чылбырының) күренекле вәкиле, гаять изге кеше итеп күрсәтәләр. Аның турында җырлар чыгарылган. Ул җырлар Октябрь революциясенә кадәр татарлар арасында да популяр булган, мәдрәсәләрдә шәкертләр җырлап йөргәннәр. «Персидский марш көенә» исеме белән бу җыр «Төрле-төрле шәп җырлар» (икенче бәйләм, Казан, 1908) дигән китапка урнаштырылган.

Ф. Әмирхан әсәрдә ирония белән героеннан бу җырны бозып җырлата. Ф. Әмирхандагы икенче куплет китапта болай бирелгән:

 
Гасасы вар иде хөрмә далыннан,
Хиркасе вар иде тәвә йоныннан.
Һич хата чыкмаз ди аның деленнән.
Ямән илләрендә Вәис әл-Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәис әл-солтани».
 
(Күрсәтелгән том, 433 б.)

Әйдәгез, Л. Н. Толстойның дуслары Молоствоваларга кайтыйк әле.

Елизавета Владимировна яза: бу мәзһәп, ди, гасырларны кичеп, Мөхәммәднең тәгълиматын чиста көе алып бара. Россиягә бу тәгълимат Болгар ханлыгы заманында IX гасырда үтеп керә. Шул гасырда Айдар исемле Болгар ханына визит белән өч гарәп килә. Шуларның берсе – Зөбәер ибне Җәгъда Болгар ханы кызы Туйбикәне авыруыннан коткара һәм Болгарда ислам динен көчәйткән яңа династиягә нигез салына. Бу диннән хәтта татарларның тупас урдалары да җиңелә. Батыйның иң якыннарыннан булган Бергай ислам динен кабул итә һәм җиңелгәннәрнең дине беркадәр вакыттан соң җиңүчеләр диненә әверелә. Ләкин саф көенчә бу дин бары тик Болгар ханнары нәселендә генә сакланган, Алла тарафыннан исә аларга болай әйтелгән: төрле чорларда бу нәселдә Мөхәммәд пәйгамбәр рухындагы остазлар туып торыр, болар динне һәм әхлакны төзәтергә хезмәт итәрләр.

Менә шул нәселнең 32 нче буыны, Болгар ханнары оныгы дәрвиш дәрдемәнд (кайгысы булган кеше, бичара, гаҗиз. – М. М.) – Баһаутдин Вәисов, Гайнанның әтисе, бүгенге көндәге «Алла полкын» оештыручы. Баһаутдин 1804 елда Свияжск өязендәге Мулла Иле авылында туган.

Сөйләүләренә караганда, ул югары әхлакый сыйфатларга ия, бик эрудицияле кеше булган: Казан мәдрәсәләренең берсендә гыйлем эстәгән, аннан Төркестанга сәяхәт иткән, Бохарада булган, сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Шул сәяхәтләрнең берсендә ул Саратов губернасы Хвалын өязе Кулаткы авылыннан чыккан вәгазьче-дәрвиш Сәид Җаббар белән очрашкан һәм алар, үзара сөйләшкәндә, Нәкышбәнде җитәкчелегендәге мөселман мәзһәбе тәгълиматы белән килешкәннәр. 1862 елда, Казанга кайткач, ул «Государственный молитвенный дом» ачкан (татарча исемен «Дәүләт гыйбадәт йорты» дип аңларга кирәктер. – М. М.), имеш, бу йортны ачарга аңа патша Александр II рөхсәт иткән…

Хәер, бу мәзһәпнең тарихы турында, әйткәнемчә, мин бер мәкалә бастырган идем инде. Монда сүз бары тик Толстойга кагылышлы мәсьәләләр турында гына бара.

Вәисиләр дәүләт властен, армия хезмәтен, налог системасын танымыйлар, болардан баш тарталар. Вәисев «полкыннан» берәү – Мөбарәкша Гаделшин солдат хезмәтенә барудан баш тарта, аны ике елга дисциплинарный батальонга хөкем итәләр. Бу хәл белән Толстой бик кызыксына һәм аның үтенүе буенча И. Ф. Наживин махсус Казанга килә, Гайнан белән әңгәмә уздыра. Гайнан исә үз чиратында бөек вәгазьче турында сораша. И. Ф. Наживин, Ясная Полянага кайткач, әлеге әңгәмә турында сөйли. Толстойның бу әңгәмәгә мөнәсәбәте ачык түгел. «Аларның баш тарту сәбәпләре мин уйлаганча түгел, ахрысы… һәм аларның дөньяга дини карашларының нинди икәнлеген мин әле үзем өчен ачыклап бетермәдем».

Вәисиләргә булган хөкем карары белән Толстой бик кызыксына (Вәисиләрне Себергә сөрәләр, бу турыда мин яздым). Суд исә Толстойның үлеменә берничә генә көн калганда була.

…Мәкаләгә өстәмә: Красноярск крае Канск өязенә сөрелгән Вәисиләр анда да хөкүмәт законнарына каршы эш алып баралар. Аларның оныклары – татарлар – анда әле дә яши.

Сентябрь, 1994

(Мәгърифәт. – 1995. – 25 март)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации