Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 27 (всего у книги 50 страниц)
«Сабан туенда» исемле гап-гади бер фельетонында Ф. Әмирхан гаять әһәмиятле бер мәсьәлә күтәрә (татар кадимчеләренең спортка милли хис катнаштыруларыннан заманында Тукай «Печән базары…» исемле поэмасында көлгән иде). Сабан туенда көрәштә рус җиңелсә, бистә мещаннары шатлана икән. Ф. Әмирхан шуңа игътибар итә: «Рус ега икән, бик яхшы; шул рус шул татардан көчле булган була. Татар ега икән, ул да бик яхшы; шул татар шул рустан көчле булган була. Ләкин моның белән милләтләр үлчәшмиләр» (курсив безнеке. – М. М.).
1913–1917 елларда татар әдәбияты, публицистикасы һәм тәнкыйтендә Ф. Әмирхан кадәр актив эшчәнлек күрсәткән башка берәү дә юк. Г. Ибраһимов бу елларда Киев вакыйгаларыннан соң зур роман язарга утыра, Г. Камал авырый, Ш. Камалның «Акчарлаклар» дан соң әлегә тавышы сирәк ишетелә, Г. Коләхмәтов авырый, Тукай инде дөньядан киткән. Ф. Әмирхан бөтен татар әдәбияты, культурасы мәсьәләләрен берүзе өстенә алгандай көн-төн яза: «Кояш» белән параллель рәвештә «Аң»га эшли, һәр күтәргәне – зур мәсьәлә, һәр кузгатканы – проблема… Шулар өстенә авыр һәм гаять катлаулы «Тигезсезләр» исемле өч пәрдәле пьеса яза. Бу пьеса әлегә безнең сәхнәләрдә уйналмый. Ләкин ул архивка чыга торган әсәр түгел, анда рус (Горький, Чехов) драматургиясенә хас фикер көрәше, кеше рухына акрын, ләкин тирән анализ бар. «Тигезсезләр» – татар театры репертуарына шушы якын елларда керәчәк зур мәгънәле әсәрләрнең берсе.
Тукай үлгән, Тукайсыз калган еллар… Ф. Әмирхан бу югалтуны авыр кичерә, әмма Тукай турында язганнарында күз яше юк: ул монда да аналитик фикер йөртүче булып кала. Ул Тукай исемен вак буржуаз гайбәттән саклый, аның тормыш юлына объектив һәм тәнкыйди анализ ясый. Октябрь революциясенә кадәр Тукай турында (бигрәк тә ул үлгәч) күп язылган, әмма шулар арасыннан фәннең Тукайны өйрәнү дигән изге бер бүлегенә ул чордан бары тик Ф. Әмирхан һәм Җ. Вәлиди хезмәтләрен генә алып булыр сыман. Тукай иҗатына Ф. Әмирханның мөнәсәбәте аеруча әһәмиятле: ул ипләп-җайлап кына Тукайны халыкчанлыкка этәрә, аның Уральскидан алып кайткан госманлы-төрки телен чистартуга булыша. Гомумән, тәнкыйтьче буларак Ф. Әмирхан гомере буе Тукай иҗатын ялгыш бәя алудан саклап, шагыйрь исән вакытта исә аңа ярдәм итеп килә. Ф. Әмирханның иҗат эшчәнлегендә, ничектер, бик табигый, ышандыргыч рәвештә Тукай белән аваздашлык туа. Тукай 1911–1913 елларда нинди генә тема күтәрмәсен – йә бөтен ил күләмендәге, йә бөтен дөнья күләмендәге мәсьәлә. Ф. Әмирханда да шулай: «1913 елда милли эшләр» дигән мәкаләсендә Ф. Әмирхан татар милләте турында гына сөйләргә тиеш булган сыман күренсә дә, бөтен ил эчендәге хәлләргә характеристика бирә. Татар әдәбиятына кагылып исә, ул бер генә тәнкыйтьче дә әйтмәгән фикер әйтә: 1913 елны, ди, «әдәбиятыбыз өчен ачлык елы дияргә мөмкиндер». Тагын шунысы да бар: 1913 ел заманның бер чордан икенче чорга күчеш елы иде. Алда ниндидер зур вакыйгалар көтелә, һәм моны язучылар барыннан да элек сизәләр иде. Шуңа күрә дә 1913 ел әдәбиятта «ачлык» елы гына түгел, «көтү» елы да булды.
Ф. Әмирхан публицистикасының Октябрь революциясенә кадәрге югары нокталарыннан берсе, – ихтимал, аның «Богаулар өзелделәр» исемле мәкаләседер. Самодержавиенең бәреп төшерелүен ул «богаулар өзелү», «коллык мөһере» ватылу дип бәяли, царизмның моңа кадәр татарлар арасында алып барган реакцион политикасын гаепли. Дөрес, мәкаләдә әле бераз чикләнгәнлек бар: Февраль революциясе әле изелгән милләтләргә тулы хокук бирә алмады, моны бары тик Октябрь революциясе нәтиҗәсе буларак совет власте гына хәл итте. Әнә шуңа күрә «Кояш» газетасы Ф. Әмирхан катнашы белән язылган 1917 ел 26 ноябрь санындагы мәкаләсендә совет хөкүмәте кабул иткән «Россия халыклары хокуклары Декларациясе» нең һәртөрле милли һәм милли-дини өстенлекләр һәм чикләүләрне бетерү турындагы карарын яклап чыга.
VIII
Ф. Әмирханның татар әдәби телен формалаштыруда тоткан роле безнең фәндә әлегә өйрәнелмәгән. Шунысы характерлы: XX йөз башы әдәбиятында татар телен искиткеч зәвык белән поэтик яңгырата алган Ф. Әмирхан әсәрләрендә авыр, кытыршы җөмләләр байтак. «Асылган йиде кешеләр хикәясе» («Рассказ о семи повешенных» – Л. Андреев) дигән тәрҗемә исемгә генә игътибар итегез! Аның «Хәят», «Кадерле минутлар», «Танымаганлыктан таныштык» әсәрләрендә татар теленең салмак, шома агышына һич тә туры килми торган җөмләләр очрый. Ни өчен алай соң? Бөтен хикмәт – традиция булмауда. XIX йөз мәгърифәтчеләренең сөйләү-хикәяләү теле европача уйлый торган, рус – Европа әдәбияты, Гуно, Бетховен, Чайковский музыкасы йогынтысында тәрбияләнгән яшь язучыны канәгатьләндерми, һәм ул, үз элгәрләренең – XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең хикәяләү алымыннан котылып, сүзгә эчке куәт бирергә, сүздән сурәт ясарга омтыла. Әмма таянырлык тәҗрибә, традиция юк иде.
Нинди чыганакка нигезләнептер, «Россия мөселманнары» дигән мәкаләдә инглиз галиме Гарольд Вильямс та шул фикерне уздыра. Ф. Әмирханның әсәрләре, ди ул, аның элгәрләренең прозаик стиле котылгысыз һәм бердәнбер атрибут түгел икәнлеген күрсәтә. Ф. Әмирханга кадәр булган прозаикларның стиле, ди Г. Вильямс, яңа чараларны файдалана белмәгәнгә күрә яшәп килгән. «Ф. Әмирхан һәм стиль буенча аңа якын булган шундый башка язучылар килеп чыгу белән татар язучылары үгет-нәсыйхәтчелек максатында чынбарлыкны сөйләп чыгу стадиясен уздылар һәм әдәбиятның төп сыйфаты – гүзәллекне эзләү белән шөгыльләнә башладылар»[280]280
The Russian Review. – London, 1914. – 115.
[Закрыть].
Кыскасы, Ф. Әмирхан әсәрләренең телен өйрәнү, андагы гүзәллек интонацияләрен эзләү, табу, ачу бүгенге тел галимнәренең алдагы бурычы булып кала. Дөрес, моны инде күптән эшләргә кирәк иде…
Өйрәнәсе бурычлар арасыннан тагын берсен әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Ф. Әмирхан – татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучы әдип. Ул яза башлаган елларда (татар вакытлы матбугаты барлыкка килүгә) татарда әдәби тәнкыйть формалаша. Ләкин тәнкыйть белән тәнкыйть арасында аерма бар. Берәүләр әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгалар да, «мәүзугы (темасы) бик кызыклы, яхшы кәгазьдә басылган, бәһасе 10 тиен» кебек «бәя» бирүдән уза алмыйлар. Ф. Әмирхан исә яңа әсәргә ике яктан – әдәби-эстетик һәм социаль-политик яктан торып бәя бирә. Нинди генә әсәргә бәя бирмәсен, Г. Камал пьесаларынамы, Г. Тукай шигырьләренәме – ул әлеге әсәрнең татар мәгыйшәтен (тормышын) ни дәрәҗәдә дөрес чагылдыруыннан чыгып фикер йөртә һәм язучыга теләк формасында алга таба юл күрсәтә.
Ф. Әмирхан язган тәнкыйть мәкаләләре арасында үзенең социаль яңгырашы һәм реализмга өндәве белән иң көчлесе, – әлбәттә, «Ачлык кушты» драмасына (Я. Вәли әсәре) язган рецензиясе. Драманың эчтәлеге реаль вакыйгаларга нигезләнгән: ачлык елны бер гаиләдән буй җиткән кызны кияүгә дигән исем астында бер төрекмәнгә сатып җибәрәләр. Ул кыз, кулдан-кулга сатылып, ахырдан үзен үзе харап итә.
Драматургның язуынча һәм әйтергә теләвенчә, бу кызның фаҗигасенә әнисенең явызлыгы сәбәп була. Кызны сатып җибәрер алдыннан йортта бәхәс бара: әтисе, бирмик, ничек тә булса исән калырбыз, ди, әмма әнисе кызны сату ягында. Ф. Әмирхан бу әсәрдәге реализмга уңай бәя бирә дә иң йомшак урынын тотып ала: «Мондый олуг темалар, хосусән, бөтен бер халыкның, хәтта бер мәмләкәтнең халәте икътисадиясеннән (экономик хәленнән. – М. М.) килгән күренешләр хакында язылган драмалар социальный характерда язылырга вә асыл сәбәп булган яманлык… укучы күз алдында тәрсим ителергә (сурәтләнергә. – М. М.) тиештер. Әмма «Ачлык кушты» драмасы нәкъ шушы нәрсәләрдән мәхрүм». Әсәрдә, ди Ф. Әмирхан, «Ачлыкның сәбәпләренә гаид (кагылышлы. – М. М.) бернәрсә дә күренми».
Аның «Китаплар хакында мөхакәмә» исемле мәкаләләр циклында да әдәби әсәрләргә шундый ук таләпләр куелган. М. Гафуриның «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» дигән хикәясендә дә ачлыкның социаль күренеш буларак тасвирланмавы тәнкыйтьчегә ошамый. Тәнкыйть өлкәсендә Ф. Әмирхан бик кыю: ул тәнкыйтьтә тарихилыкны яклый, әдәби әсәрләрдә гуманистик идеяләр үткәрү кирәклеген әйтә. Мәсәлән, З. Бигиевнең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрендә ул буржуаз фикерләр уздырылганын әйтә. Урта Азия буйлап сәяхәт иткәндә, З. Бигиев Аксак Тимерне искә ала һәм, төрки халыклар арасыннан шундый җиһангир чыгуы белән горурланам, дип яза. Үткен күзле тәнкыйтьче (Ф. Әмирханны соңгы юлга озатканда матбугатта аны «татарның карчыга күзле тәнкыйтьчесе» дип атаучылар була) Ф. Әмирхан исә авторның бу фикеренә каршы чыга. Җиһангир булыр өчен генә түгелгән каннар, җимерелгән шәһәрләрне исәпкә алганда, ди ул, бу сүзләр – урта гасыр рыцарьларына гына хас сүзләр.
«Гомуме инсаният сәгадәте өчен эшләнгән эш – менә нәрсә генә мәдаре ифтихардыр»[281]281
Бөтен кешелек бәхете өчен эшләнгән эш – менә нәрсә генә горурлык нигезедер.
[Закрыть].
Ф. Әмирханның ул елларда М. Гафури прозасына игътибары зур була. Дөресрәге, Гафури-прозаикның формалашуында Ф. Әмирхан төп рольне уйный. Мәгълүм булганча, М. Гафури әдәбиятка күп эзләнүләр, күп тәҗрибәләр аша килә, мәгърифәтчелек карашлары арасында вакыт-вакыт аның иҗатында тар милләтчелек авазлары да яңгырап ала. Ф. Әмирхан исә аның дөньяга карашларында социальлек җитмәүне тәнкыйтьли. Мәсәлән, «Үги балалар» исемле хикәясендә Гафури рус милләте дигән төшенчәне бюрократия белән бертигез дип, сыйнфый көрәшне бәхетнең кире киткәнлегеннән бәхетсезләрнең байлардан ачу алырга тырышулары дип карый. Ф. Әмирхан, әсәрнең шул урынын мисалга китереп, авторның «сәясәт вә әхвале икътисады галәмнән[282]282
Сәясәт вә әхвале икътисады галәм – бөтендөнья политик һәм экономик хәлләр
[Закрыть] никадәр мәгълүматы барлыгын да ачык күрә алырбыз» дип ачы ирония куллана.
Ф. Әмирхан «Әлислах» та, гомумән, яңа чыккан китапларга күзәтү, бәяләү рубрикасын алып бара, бу циклда ул кыю-кыю тәнкыйть фикерләре әйтә. Китап базарын баскан макулатур әдәбиятка эче пошып, ул мондый кискен фикер әйтә: «Эшкә ярамаган күп мөхәррирләремез булганчы, гадәдләре азрак булып, эшкә ярый торганраклар булсаларчы»[283]283
Ленин В. И. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 31 т. – 20 б.
[Закрыть].
Гомумән, татар реалистик әдәби тәнкыйтен үстерүдә «Әлислах» һәм Ф. Әмирханның роле турында бездә киләчәктә махсус бер фәнни хезмәт язылырга тиеш.
IX
Совет чорына Ф. Әмирхан күпмедер дәрәҗәдә адашулар, эзләнүләр аша атлый. Әмма хаталардан тиз айный…
Ф. Әмирханның марксизмга мәхәббәте күптәннән килә иде. Әле 1906 елда ук яшь Фатих «Әлгасрелҗәдид» журналының 6 нчы санында Париж Коммунасына багышланган тәрҗемәсен бастыра. Әдипнең бу тәҗрибәсе «символик мәгънәгә ия. Ул Ф. Әмирханның тормышта нинди юл сайлавын, дөньяга карашы һәм рухи-политик үсешенең, эзләнүләренең кай тарафка юнәлгән булуын ачык күрсәтә»[284]284
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 3620 эш, 165 док.
[Закрыть].
Бу вакытта аңа егерме яшь. Беренче империалистик сугыш елларында да Ф. Әмирхан сугышка мөнәсәбәттә ленинчыл позициядә тора. Аның бу мөнәсәбәте патша жандармериясенә дә мәгълүм була. Аның турында сугыш вакытында язылган бер белешмәдә болай диелә: «…бу сугышта Россия җиңеп чыкса, – ди Ф. Әмирхан, – реакция бик нык көчәячәк, ә реакция көчәюдән, иң башлап, инородецлар, шул җөмләдән, мөселманнар да бик нык зарар күрәчәкләр, шуңа күрә ул (Ф. Ә.) Россиянең җиңелүен тели».
Шунысы мәгънәле: Октябрь революциясеннән соң язган хезмәтләренең астына ул «Марксист» дигән псевдоним белән имза куя башлый. Ф. Әмирхан Октябрь революциясеннән соң яңа рух белән Шәрекъ халыкларының азатлыгы мәсьәләсен күтәрә. 1912 елда «Шәрекъ йоклый» дип ачынган язучы 1920 елда инде «Шәрекъ уяна» дигән көчле пафослы мәкалә язып чыга. Мәкаләнең язылу мөнәсәбәте дә тарихи. 1919 елның ахырында Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистларының съезды җыела. Съездда В. И. Ленин чыгыш ясый. Чыгышында ук Октябрь революциясе тәэсире белән Көнчыгышта азатлык хәрәкәте кабынып китү, Көнчыгышның уянуы турында сөйли. В. И. Ленин болай ди: «Көнчыгыш халыклары практик эш өчен, һәрбер халык бөтен кешелек дөньясы язмышы турындагы мәсьәләне хәл итсен өчен уяналар»[285]285
Ленин В. И. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 30 т. – 139 б.
[Закрыть]. Ф. Әмирханның бу мәкаләсе В. И. Ленинның шул чыгышы йогынтысында язылган.
Ф. Әмирхан – егерменче еллар Совет матбугатында иң актив катнашкан язучылардан берсе. Бу елларда аның мәкаләләре «Шәрекъ кызы», «Кызыл дәфтәр» журналларында, бик күп мәкаләләре «Кызыл Армия» газетасында, «Татарстан» да, «Безнең юл» журналында дөнья күрәләр[286]286
Әмирхан Ф. «Сайланма әсәрләр» енең 2 нче томының (1958) ахырында бирелгән искәрмәләрдән.
[Закрыть].
Үзен инде «марксист» дип атаган Ф. Әмирхан совет властен ныгыту өчен практик эшләр башкара. Г. Рәфыйков белән берлектә ул беренче совет мәктәпләре өчен ана теленнән дәреслекләр төзи, политик брошюралар яза. Политик темага язган мәкалә, брошюраларында Ф. Әмирхан төп бер мәсьәләгә басым ясый: революция ул – искене җимерү генә дигән сүз түгел. Революция әле төзергә дә тиеш. Һәм язучы бу мәкаләләрендә бушбугазлыкка, фразерлыкка каршы төзү, торгызу бурычларын куя. Авторы күрсәтелми чыгарылган «Пролетариат – төзүче» (1918) дигән китап та Ф. Әмирханныкы. Бу – совет власте урнашкач татарча чыгарылган иң беренче китаплардан берсе. 1921 елда Идел буена килгән афәт – ачлык фаҗигаләренә каршы көрәштә дә Ф. Әмирхан битараф калмый. «Ярдәм» исемле әдәби альманахта әсәрләрен гонорарсыз бастырып ачлар файдасына үзеннән өлеш кертә. 1923–1924 елларда ул Татар театр техникумында әдәбият дәресләре алып бара, Татнаркомпрос системасында лекцияләр укый.
«Богауланган Прометей» әнә шулай яңа шартларда эшлекле, көрәш тулы тормыш алып бару турында хыяллана. Ләкин паралич кына түгел, аны мәкерле үпкә туберкулёзы да эчтән кимерә.
1925 ел – Фатих Әмирханның советчыл ялкынлы мәкаләләре Татарстан матбугатын шаулаткан соңгы ел. ТАССР Халык Комиссариаты аның революциягә кадәрге һәм совет чорындагы язучылык хезмәтенә, иҗтимагый эшчәнлегенә зур бәя бирә: аңа 1925 елдан персональ пенсия билгеләнә[287]287
Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 9 б.
[Закрыть].
Авыру кеше тормыш кадерен күбрәк белә. Һәм ул, булдыра алганча, җир өстендәге матурлыкка сәламәт кешеләргә караганда игътибарлырак була. Ф. Әмирханның бөтен тормышы Җир йөзендәге матурлыкны мөмкин кадәр мулрак кабул итүгә омтылудан гыйбарәт. Замандашлары аның шәһәрдә һәм шәһәр тирәсе авылларындагы Сабантуйларга бик яратып йөргәнен искә алалар[288]288
Габдулла Тукай. 1886–1913. Альбом. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. Сарикъ – карак. Бәләнд – бөек, югары.
[Закрыть]. Ф. Әмирхан Сабантуйларга болай күзәтүче буларак кына йөрмәгән: бу бәйрәм турында ул очерк-мәкаләләр дә язган (1914, 1922 елларда), бу әсәрләрендә ул иҗтимагый, милли, әхлакый мәсьәләләрне күтәргән һәм гомер буена үзе турылыклы булган идеяләрен үткәргән: милләтләр дуслыгы һәм әхлакый максимализм. Кыскасы, Ф. Әмирхан кайда гына булмасын – театрдамы, пароходта, санаторийда яки Сабан туендамы – һәрвакытта да үзенең якты идеяләренең актив яклаучысы буларак катнаша, яши.
Озакка сузылган каты авырудан соң Ф. Әмирхан 1926 елның 9 мартында үлә.
Ф. Әмирханның үлеме татар укымышлыларын, әдәбият сөючеләрне тетрәтә. Аның әдәби мирасына, халыкка иткән хезмәтенә объектив бәя бирү ихтыяҗы шул көннәрдә үк алга килеп баса. «Кызыл Татарстан» газетасы атна буе диярлек Ф. Әмирхан шәхесе турында сүз алып бара. Аны күмү өчен хөкүмәт комиссиясе төзелә. «Кызыл Татарстан» газетасы 11 март санында Ф. Бурнашның мәрхүм әдипкә багышланган зур некрологын урнаштыра. Ф. Бурнаш анда Ф. Әмирхан эшчәнлегенең татар хезмәт ияләрен Октябрь революциясенә әзерләүдә тоткан әһәмиятле роле турында яза. Бу – зур әдипнең иҗатына яңача бәя бирү иде. Әдипне соңгы юлга озатканда, митингта сөйләгән речендә дә Ф. Бурнаш: «Фатих Әмирхан татар халкы өчен бик кадерле булган бөек язучы һәм оста художник иде, – дип әйтә. – Ул, ди, Бөтен Россия татарлары тарихында бөек урын тоткан шәкертләр хәрәкәтенең башында торды… Иске татар тормышы урынына Гаребнең нык нигезле таза мәдәниятенә әсаслаган әсәрләр биреп калдырды».
Күпме генә иҗат итмәсен, Ф. Әмирхан үзе планлаштырган эшләрне башкарып бетерә алмаган көе дөньядан китә. Арада иң кызганычы – тәмамланмый калган «Урталыкта» романы. Замандашларының әйтүенә караганда, бу – зур күләмле (мең бит чамасы) социаль-политик роман сыйфатында татарларда иҗтимагый көрәшнең тулы бер чоры, буыннар язмышы тасвирланачак әсәр булган. Романның исә бик аз өлеше генә чыгып калган.
…Казан шәһәренең читендә, карт юкәләр белән капланган чал зират сукмакларының берсе кырыендагы кабердә Фатих Әмирхан ята. Ул яшь килеш үз халкын яңа, якты тормышка чыгарыр өчен каләм белән көрәш башлады, кыска гына гомерендә титаннарча эшләп, гасырларга, күп буыннарга мәгънәле, файдалы иҗат калдырды.
Чәчәкләр китерик аның каберенә!
1984, сентябрь(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)
Габдулла Тукай (1886–1913)
Юл башы
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән, шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.
Тукай кебек зур шәхес ничек соң нәкъ ХХ гасыр башында килеп чыга алган? Бу хәл очраклымы? Тукайны бөек иткән шартлар, сәбәпләр кайда? Һәм алар нинди?
Гасырлар буенча халыкка хезмәт итәрлек иҗат тудыру өчен, һичшиксез, табигать тарафыннан бирелгән шагыйрьлек сәләтенә ия булырга кирәк. Яшь Габдуллага бу сыйфат исә юмарт бирелгән була. Талантны җәелдереп җибәрү өчен тиешле шартлар, мөмкинлекләр булуы да зарур. Анысын инде 1905 ел революциясе алып килгән хөрриятләр тудыра. Бер генә талантлы шагыйрь дә, әгәр аның иҗтимагый йөзе булмаса, ягъни халык мәнфәгатьләре өчен көрәш эчендә кайнамаса, иҗаты белән халыкка игелек күрсәтә алмый. Тукай исә үз замандашлары арасында шул зур иҗтимагый көрәштә иң актив катнашучыларның берсе була. Аның йөзләгән шигыре арасында нибары ике-өч кенә мәдхия бар. Шуларның берсе татар халкының ялкынлы көрәшчесе большевик Хөсәен Ямашевка багышланган. Бу мәдхия Тукайның дөньяга карашларын, идеалларын ача да бирә.
Шагыйрь үзенең җәмгыятьтә нинди урын алып торганын турыдан-туры әйтә: «Мин бит… саф коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…» Бу альбом[289]289
Мәкаләнең авторы журналда күрсәтелмәгән, ләкин «Казан утлары» ның 1986 ел, 4 нче санында «…Кушлавыч, Өчиле, Сасна һәм Кырлай турындагы текстларның авторы М.Мәһдиев» диелгән (105 б.). – Г. Х.
Бәкалы – дәвамлы; бәкага – дәвамга, мәңгелеккә.
Тартала – тарта ала.
Мөтәхәссис кыйсьме – белгечләр. Көлләи – бөтенләй.
[Закрыть] әнә шундый олы җанлы, зур талантлы шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тасвирлауга багышлана.
Хөрмәтле укучы! Әйдә, бергәләп Шагыйрь үткән сукмаклар буйлап узыйк әле…
Шагыйрьнең бишеге (1886–1894)
Айрылып китсәм дә
синнән гомремең
таңында мин…
Җир өчен, азатлык өчен көрәшләргә, патша самодержавиесенең камчылы экспедицияләренә гаҗәеп бай Казан артының үткәне. Бу төбәктәге халыкның аһ-зарлы моңы, яну-сөю аһәңнәре, акыл-хикмәт тулы җыр-бәетләр, әкият-мәзәкләр – һәммәсе дөньяви хәлләргә бәйләнгән.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау асларыннан кеше гомерен санап тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Тагы бу якта ХIХ гасырның мәшһүр «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» поэмалары туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26(14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә, җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә – Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине – җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр…»
Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы Казанга баручы бер ямщикка утыртып ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөри.
Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа Бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә – бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала: әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» – дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай алтынчы оя… Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Шагыйрьне аңлап бетерәсегез килсә, аның туган ягына барыгыз, диләр. Шулай әгәр Тукай иҗатын аңлыйсыгыз килсә, туган ягына барыгыз. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән инде. Монда асфальт юллар, сарайлар, музейлар… Әмма Тукайның бала чагында Кырлай янында куе кара урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетелгән сихри төннәре, таң алдыннан изелеп йокыга китүләр, сихри-мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле – болар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар. Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач тал астындагы буага төшеп кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү… Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып салкын әйрән эчү… Ә теге буа, андагы хикмәтле тирән чоңгыллар… Ә кичләрен Кырлай урамында! Тальян гармунның осталары, халык җырларын бөтен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң – бары тик Казан артында гына… Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы – Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый – Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе – бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.
Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы турында болай яза:
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгаң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», – дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».
Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятимне?
Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып баручы юньле, ипле кеше Алты-биш Сапый абзый да белми әле…
Алда – һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек – Уральск шәһәре. Хуш, Казан арты…
Канатлар ныгый… (1894–1907)
Уральск шәһәре Чаган елгасы Урал елгасына килеп кушылган җирдә урнашкан. Шәһәрнең беренче ташы салыну елы Романовлар династиясенә нигез салыну елына –1613 елга туры килә. Соңыннан, 1913 елда, Романовлар династиясенә 300 ел тулган көннәрдә Тукай үзенең гражданлык позициясенең иң югары ноктасы булган таләпчән усал шигырен язар. Уральск шәһәренең 1775 елга кадәрге исеме – Җаек. Екатерина II – Әби патша – бөтен Россияне дер селкетеп алган Пугачёв восстаниесенең иң ышанычлы үзәге Җаек булганын бик яхшы хәтерли һәм бу шәһәрнең исемен тарихта юк итәргә тели. Әйтергә кирәк, анда яшәүче гади халык телендә бу шәһәр исеме гел Җаек булып кала.
Уральск шәһәре – сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр шәһәре. Дәүләт-империя өчен исә Урта Азия – Төркестан сахралары алдындагы капка, һәм шактый әһәмиятле капка. Бу капка Россия империясенең алда үткәреләчәк политикасына ышанычлы терәк – казаклар крепосте. Милли яктан чуарлык бик көчле: монда рус, казах, татар, украин, кыргыз, үзбәк, яһүди… Эчке Россия белән Урта Азияне тоташтыручы капка һәм әһәмиятле сәүдә юлларының өстендә корылган крепость буларак, монда тел белү, гыйлем өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Казах-кыргыз далаларыннан чимал җыю өчен, әлбәттә, алар белән аралашырлык сәләте булган татарлар сәүдә эшен җанландыру буенча беренче урында торалар. Баштарак бу далага вак сәүдә белән йөрүче Казан арты татарлары килеп чыга. XIX гасыр ахырларында, авылда экономик изү бик нык көчәйгәч, Казан арты халкы Уральск – Троицк төбәгенә ябырыла. Уральск татарлары, нигездә, Казан арты – Әтнә – Кенәр – Дөбьяз – Арча төбәге халкы. Болар – сәүдәгәр (тире-яры белән эш итәләр), болар – тегүче, мехчы. Тукай барып урнашкан нигез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов… Ә Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгия», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгия» гә урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә – европача тәрбияле, коръән-хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»…
Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума. Бик кызыклы әдәби язмышлар: XIX гасырның беренче чирегендә казачий войсковой атаман Мартемьян Бородинның улы Давид, Италиядән архитектор Дельмединоны чакыртып, Уральск шәһәрендә гүзәл бер бина төзетә. Ахырдан ул аны дәүләткә сата. Тукай укыган мәдрәсәдән ерак булмаган бу йортта тукталган кешеләр аның иҗатында, ничектер, аеруча зур роль уйныйлар, Әйтик, 1833 елның сентябрендә Уральскига коллежский асессор Владимир Иванович Даль (диңгезче, тел галиме, язучы) Пугачёв тарихын өйрәнеп йөрүче Пушкинны алып килә, һәм алар шушы йортта тукталалар. Бу йортта шагыйрь В. А. Жуковский да булган икән. Ә Уральскида яшәгән бер графның улы белән Л. Н. Толстой бергә армиядә хезмәт иткән һәм, инде язучы булып танылгач, 1862 елда үзенең яшьлек дусты янына кунакка килгән. Толстой килү хөрмәтенә, озак та үтмичә, Уральск шәһәрендә бакча эчендә ротонда төзиләр. В. А. Жуковский, А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой – Тукайның остазлары.
1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. Ике ел үткәч, Тукай моны искә алыр – Төркиягә китегез дип киңәш биргән карагруһ министрларга шагыйрь болай дип җавап бирер:
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!
Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе-ние белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар… Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 1905–1907 елларда бик кыю-кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла. «Шартлар» дигән мәкаләсендә ул: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатьтән пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм», – дип яза.
Уральск – шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор – Тукай. Кыскасы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, культура учагы булып тоела һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.
Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып, Тукай килеп керә. Еллар, еллар… Чыпта белән капланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай – туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, политик көрәшче һәм публицист булып кайтып керә.
Казан газета-журналларында эшләү өчен, татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.
Исәнме, Казан!
Сөеп кайттым сиңа…
(1907–1913)
«Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде!.. Монда күңелле. Дуст-иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз…»
(1907 ел, Г. Кариевка язган хатыннан)
1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры – халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казан… Ул нинди шәһәр, аның нинди үзенчәлекләре, нинди культурасы, рухи байлыгы бар? Казан үзенең мәшһүр университеты, андагы математика, химия мәктәбе белән бөтен Россия империясенең гыйлем үзәкләреннән берсе була. Университетның типографиясе татар һәм Урта Азия – Казахстан халыклары өчен бик күп уку китаплары, дәреслекләр бастырып бу халыкларны агартуга зур өлеш кертә. Университеттагы Көнчыгыш факультетында демократик карашлы зур галимнәр эшли. Тукайга университет зур тәэсир ясагандыр: монда бит профессор Готвальдлар, Катановлар һ. б. белән Мәрҗаниләр, Насыйрилар Болгар тарихын, татар фольклорын өйрәнгәннәр. Тукай Казанга килүгә «Әлислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Ф. Әмирхан, X. Ямашев, К. Бәкер, В. Бәхтияров, Г. Камал, С. Рахманколый, Г. Коләхмәтов, бераз соңрак – С. Сүнчәләй. Үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.