Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 39


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 39 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Явызлык фәрештәсе җилкәдән төшкәндә…

Радиодан кызыклы хәбәр ишетелде: КГБ үзгәртелгән. Разведка, контрразведка, чик буе гаскәрләре генә калган. Кирәкләре генә. Зыялылар җиңел сулап куйганнардыр дип уйлыйм, чөнки һәрберебез ничектер гомер буе үзебезнең арттан күзәтү барганлыгын белеп яшәдек, берәр кыю фикер әйтергә авыз ачканда, як-якка каранып алуны һәм ул фикерне әйтми калуны гадәт иттек. Бала вакыттан әбиләрдән ишетеп үстек: адәм баласының җилкәсенә, ул балигъ булуга, фәрештәләр менеп утыра икән. Уң җилкәдәгесе – эшләгән яхшылыкларыңны, сул җилкәдәгесе яманлыкларыңны хисапка алып утыра икән. Гомер буе. Без инде белмибез, уң җилкәдәге фәрештәнең «активында» күпме мәгълүмат бардыр һәм, гомумән, ул эшлиме-юкмы, бушка гына хезмәт хакы алып ятмыймы? Әмма да сул җилкәдәгесе каты эшләде инде безнең гомердә. Нәкъ Е. Евтушенко әйткәнчә: «Кемдер синең битеңә йодрык белән тондыра, ә син бу турыда еллар узгач кына беләсең». Әйе, син үзең әле берни дә белмисең, ә югары оешмаларда синең турыда инде фикер әзер. Чөнки бу фикерне «теге, сул җилкәдәге» явыз туплап куя һәм сине хезмәтең буенча бер баскычка күтәрергә кирәк булганда, югары оешмадан әлеге явыз фәрештәгә бер телефон звоногы җитә. Ул шундук синең турыда тулы информация бирә: КПССка мөнәсәбәте иронияле; Леонид Ильич турында бер мәҗлестә кимсетүле сүз әйтте; татар халкының Явыз Иванга үз теләге белән кушылуы турында язган тарихчыларны подлецлар дип атады; чит илләрдә азык-төлек товарларының безгә караганда күбрәк икәнен сөйләп йөри…

Җитте, җитте… Бу иптәшнең доцентлыгын ашыктырмаска. Әлегә ассистент ставкасында калсын. Бу иптәшне әлегә цех начальнигы итмәскә. Әлегә мастерлык ярап торыр. Теле бик озын икән. Бу врачны бүлек мөдире итүне әлегә туктатып торырга. Суыра торсын тешләрне. Бик күп белә икән. Шулай булды инде ул, булды, КПСС бүлекләре белән КГБ кочаклашып, әнә шулай безнең сул җилкәдә утырып, рухыбызны суырдылар, без моны тоеп яшәдек. Мин моның белән әле КГБда эшләгән бөтен егетләрне дә хурларга җыенмыйм, авыр вакытта, архивларына керергә рөхсәт сорап күзләремне мөлдерәтеп йөргәндә, миңа ярдәм кулы сузган игелекле егетләрне дә очраттым мин анда. Нахак бәла белән (укыткан классымда малайлар, рогатка белән шаярганда, ялгыш Ленин портретын ертканнар иде) җасуслар (доносчылар) һәлак итеп ятканда, КГБның юньле бер егете мине коткарып калган иде.

Хәзер КГБ, ягъни явыз фәрештә, ниһаять, безнең җилкәдән төште.

Бу ничек эшләнә соң, кеше рухында ничек казынып була, аны ничек өйрәнеп була? Була һәм бу эш бик гади. Синең аралаша торган төркемеңә «сул фәрештә» берәүне кертә яки элек үк шул төркемдә йөргәннәрнең берсен «мобилизовать» итә. Моның мәктәбе Россия империясендә бик нык эшләнгән. Жандармерия алдынгы карашлы (димәк, хәтәр!) Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Газиз, Г. Тукай, Г. Коләхмәтов, Ф. Агиев кебек яшьләр арасына үзенең агентурасын кертә. Болар, «Теоретик», «Татарин», «Житель» һ. б. псевдонимнар алып, жандармериягә хезмәт итәләр. Болар моның өчен акча алалар. Архивта аларның акча алганлыгына ведомостьлар бар, ләкин имзалар юк. Акча «прогонный» дип атала. «Прогонный» акчага агент ресторанга кереп утыра ала, кирәкле кешене тегендә-монда чакыра ала һ. б. тик информация генә бир. Мондый кешеләрдән кергән мәгълүматны туплаган дәфтәр «Агентурная тетрадь» дип атала. Әйдәгез, патша заманындагы шул дәфтәрләр буенча, дөресрәге, бер шәхес буенча барып карыйк әле.

Фәхрислам Агиев. Мәдәни фронтның алгы сафында. Зыялы, тәрбияле. Учительская школаны тәмамлый (үзлегеннән укып). 1905 ел ыгы-зыгысында катнаша. 1913 елда татар балалары өчен «Ак юл» дигән гаҗәеп матур журнал чыгара башлый. Мин гел уйлап йөрим: бу «Ялкын» нишләп шул исемгә кайтмый икән? «Ялкын» сүзендә бит ут, яндыру, бетерү, көл мәгънәсе ята. Бу бит – большевистик тәрбия биргән «Костёр» ның тәрҗемәсе. Ф. Агиев чыгарган «Ак юл» ның татар баласының күңеленә салган рухи, әхлакый хәзинәсе турында бездә киләчәктә гыйльми хезмәтләр, диссертацияләр язарлар. Тик диссертантлар ул журналның мөхәррире Фәхрислам (Фәхрелислам) Агиевның фаҗигале язмышын онытмасалар иде.

Бер властька ошамасаң, көт тә тор, икенчесенә дә ошамаячаксың. Мисаллар: Г. Исхакый, Ф. Кәрими, Һ. Атласи, Й. Акчура, Җ. Вәлиди, Г. Буби, С. Максуди, Г. Ибраһимов… Ярый әле, Тукай үз вакытында үлеп калган. 1918–1920 елларда, зур дәрт белән стенага терәп, большевиклар иң беренче чиратта шул «милләт баласы» н аткан булырлар иде. Ярый инде, вакытында дөньядан китә белгән.

Ә менә аның дусты Ф. Агиев (Тукай бу дустын матбугатта бик нык тәнкыйть тә иткән, әмма алар – зыялылар, мондый тәнкыйть аларның шәхси мөнәсәбәтләренә зарар китермәгән). Хәзер генә ул зыялылыкның (һәм джентльменлыкның) нәрсә икәнен аңламаган әдипләр, үз әсәрләрен тәнкыйть иткән автор шәһәр урамында очраганда, юлларын үзгәртәләр, урманда очраганда, шабырдатып куак арасына кереп калалар… Ирлек сыйфатлары җитмәгәч нишлисең?..

Шулай да Ф. Агиев «эш» ләре буенча барып карыйк әле. «Совет Татарстаны язучылары» дигән белешмә китапта (Казан, 1986) Ф. Агиевны 1938 елда вафат була дигәннәр. Шуннан ары берни дә юк. Беләбез без ул 38 елда ничек вафат булганнарын. Әлбәттә, дөресен әйтергә кирәк иде. Патша властена ярамаган кеше большевизмга да ярамаган. Шуннан белегез инде Октябрь борылышының империяне ныгытып калучы бер вакыйга булганлыгын.

…1915 елның 9 гыйнварында Шиһабетдин Мәрҗани өендә олуг хәзрәтнең туган көненә аш мәҗлесе җыела. Анда зур гына нотык белән Фәхрислам Агиев чыгыш ясый.

Аш мәҗлесенә сексот (секретный сотрудник) үтеп кергән була. Жандармериягә Ф. Агиев нотыгының эчтәлеген язып бирә. Бу информация Казан губернаторы генерал Стрижевскийга килеп җитә. (Губернаторлар Петербургтан билгеләнә, һәм милләт кайгысын чагылдырган информациягә алар гадәттән тыш игътибарлы була. Бу практика большевизм чорында да шулай барды. Аңлавымча, без бүген дә «зур абзый» күзәтүчесе игътибарында яшибез.) Казан губернаторы үзенең жандарм идарәсе начальнигыннан сорый: бу мәҗлестә катнашкан Ф. Агиев, Г. Ибраһимовларның Төркиягә мөнәсәбәте ничек? Бу шәхесләр Казан губернасы өчен зарарлы кешеләр түгелме?

Ф. Агиев шулай «өйрәнү» объектына әйләнә. Агентураның 9 нчы дәфтәрендә беренче тапкыр ул 1911 елда телгә алынган икән. Сәбәбе: ул юрист И. Әхмәтев һәм X. Ямашев «кружогының» әгъзасы булган.

34 нче номерлы агентура дәфтәре: Ф. Агиев 1912 елның мартында студент Ямашевны күмү «тантанасында» (документта – «торжества») актив катнашкан.

34 нче «а» дәфтәре: 1912 елның көзендә Ф. Агиев, Гәрәй Хәсәни, Фуад Туктаров белән берлектә Төркия флотына акча җыю түгәрәге оештыра (бу уйдырма булып чыга, жандармерия үзенең ялган донос буенча эшләгәнен ахырдан икърар итә. – М. М.).

Тагын бер дәфтәрдә информация: Ф. Агиев 1913 елның 14 мартында артист Г. Кариевның татар яшьләре өчен оештырылган кичке аш мәҗлесендә катнаша. Шул ук март аенда мөгаллим Гафур Коләхмәтов фатирында тар күләмле мәҗлес була (сексот монда да үтеп кергән). Монда Ф. Агиев чыгыш ясый. Әйтә: тиздән Европа Россиягә һөҗүм итәчәк. Бу моменттан безгә файдаланып калырга кирәк. Безгә автономия алып калырга кирәк. Моның өчен яшерен рәвештә милли аңлы кадрлар әзерләргә кирәк, татарларда дөньяви мәктәпләр ачарга, югары белем алырга омтылырга кирәк. Бай мөселманнар арасында татар яшьләре югары белем алсын өчен, стипендия фонды оештыру буенча агитация алып барырга кирәк. Хәрби хезмәт мәсьәләсенә кимсетеп карарга ярамый, үзебезнең арадан офицерлар булдыру турында кайгыртырга кирәк…

Тагын бер документ: Ф. Агиев татар шагыйре Г. Тукайны күмү процессында актив катнашты һәм аның кабере өстендә милли рухы бәреп торган нотык сөйләде.

Агентура хәбәр итә: Ф. Агиев үзенең туган ягына – Пенза губернасы Тениш авылына (Тенишево) кайта һәм 1913 елның 23 августында, мәчеттә намаз тәмамлангач, татар мәктәпләре ачу кирәклеге турында нотык сөйли (агент анда да булган).

Сексот яза: 1914 елның апрелендә Габделбари Баттал, Борһан Шәрәф, Ф. Агиев Казанда татар мәктәбе, мәдрәсә укытучылары өчен курслар оештыру кирәклеге мәсьәләсен күтәрәләр. Ф. Агиев һәм Б. Шәрәф әйтәләр: тиздән кабыначак гомумреволюциягә татарлар әзер булырга тиешләр.

Жандармерия Казан яшьләренә «туркофиллар» дип карый. Нәкъ бүгенге кебек инде: татар милләте турында авыз ачсаң, Казан руслары шундук сине «милләтче» дип атыйлар. Тарих гел кабатлана. Спираль буенча бара.

Губернатор абзый борчыла, жандарм идарәсе начальнигыннан кабат сорый: Мәрҗани мәҗлесендә сөйләнгән нотыкларның эчтәлеге сәяси характерда түгел идеме? Җавап: алай ук булмады, ләкин мәҗлестәге бөтен обстановка татарларның милли аңын күтәрүгә исәпләнгән иде. Мәүлет кичәсе дә беренче тапкыр шигырьләр укып, балаларга күчтәнәчләр өләшеп шундый максатта уздырылды. Ф. Агиев мәсьәләсенә килгәндә исә, иҗтимагый тәртипне саклау максатында мин аны губернадан сөрергә кирәк дип исәплим. Казаннан Архангельск губернасына милли идеологларны сөрү (Исхакый, Баруди һ. б.) ул чорда гадәти бер хәл булган. 1920–1930 еллардагы Соловки, Колымаларның статусы патша заманында ук эшләнгән, Ленин-Сталин элеккеге тәҗрибәгә бик нык таянганнар.

Теге, буласын алдан Ф. Агиевлар сизгән, сугыш башлана. Сугыш чорында аның артыннан күзәтү тагы да көчәя. 1916 елның 14 гыйнварында Казан полицмейстеры губерна жандарм идарәсенә хәбәр итә: «Йолдыз» редакциясе тирәсенә ышанычсыз кешеләр җыела. Болар: Г. Камал, Г. Хәсәни, «Ялт-йолт» редакторы Әхмәт Урманчиев, матбага хуҗасы Гыйльметдин Шәрәф, Шиһаб Әхмәрев, присяжный поверенный ярдәмчесе Танашев, Ф. Әмирхан, Ф. Агиев, «Россия сәүдәсе» журналы редакторы Ш. Шәһидуллин.

«Борис» псевдонимы белән агент хәбәр итә: 1913 елның 15 мартында Шиһаб Әхмәрев фатирында чәй мәҗлесе булган иде, ди. Анда Абдрахман Дәүләтшин (социал-демократ), Гомәр Терегулов, Ф. Агиев, Ф. Әмирхан катнашканнар иде. Алар карар кылдылар: яңа юнәлештә яңа татар газетасы чыгара башларга…

1915 елга кагылышлы бер-ике документны китерәм: 1915 елның гыйнварына яшерен агентларның исемлеге бирелгән. Панисламизм буенча эшләүче агент – «Житель» 1909 елдан бирле хезмәт күрсәтә. Аена 35 сум хезмәт хакы ала. «Теоретик» – шулай ук панисламизм буенча, анысы 1913 елдан бирле эшли. Күрәсең, тирәнрәк кереп, үз татарларын сата анысы. Аена 50 сум алып эшли. Казан жандармерия начальнигы губернаторга хәбәр итә: Ф. Агиев – элеккеге укытучы. Шуңа күрә генә ул хәрби хезмәттән азат ителгән иде. Аны хәзер яңадан комиссия уздырырга кирәк. Хәер, аның хатыны врач, ирен өйдә калдырыр өчен нәрсә дә булса эшләми калмас…

Агентура әнә шулай жандарм идарәсе начальнигын информациягә «туендырып» тора.

…Мин боларны әле ник яздым? Чөнки дәфтәрләремдә, картотекамда Ф. Агиев, Ф. Әмирхан, Й. Акчура, Г. Исхакый, Ф. Кәрими, Ш. Әхмәрев, Дәрдемәнд, Тукай, С. Рәмиев, Н. Хәлфин, З. Бәшири, татар байлары Галикәевләр, Апанаевлар, Алкиннар, Акчуриннар турында күп материал тупланган. Матбугат битләреннән, архивлардан. Кызганычка каршы, безнең әдәбият-публицистикада татар меценатларын, завод-фабрика хуҗаларын большевистик позициядән торып бәяләү тенденциясе әле дә яши һәм әдипләр тарафыннан хуплана. Бик кызганыч!

Әнә шуңа күрә дә Ф. Агиев һ. б. шәхесләр турындагы «эчке» материаллар бернинди хәрәкәтсез ята. Г. Исхакый, Ф. Кәрими, Дәрдемәнд белән дә шул ук хәл. Югыйсә тот та яз, хәзер обком кыйнамый, КГБ син язганны папкага теркәп утырмый, X. Туфан әйткәнчә, «яз гына инде хәзер».

Бу мәкаләмдә мин бер генә шәхеснең ничек, нинди дәфтәрләр аркылы узганын күрсәтергә тырыштым. Һәм патша заманы дәфтәрләре аша гына. Ә безнең заманга килсәк? Безнең турыдагы дәфтәрләрне ачсак, гаҗәеп бер хәлне күрер идек. «Сул җилкәдәге явызлык фәрештәсенең» дәфтәрен ачар вакыт җитте. КГБ архивын тулысынча ачыйк, бер-беребезнең күзенә туры карап сөйләшик. Мин анда безнең зыялылар турында ниләр барын чама белән беләм…

(Татарстан яшьләре. – 1991. – 16 ноябрь)

Болганчык еллар авазы[301]301
  Мәкалә тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев белән берлектә язылган һәм Р. Вәлиевнең «Өзелгән дога» (2007) китабына «Чын бәяне тарих үзе бирә» исеме белән кертелгән, ләкин автордашының исемен атауны Р.Вәлиев кирәк дип тапмаган (кара: 185–208 б.) – Г. Х.


[Закрыть]

I

Мисыр мөселман яңарышын рухландыручы Мөхәммәт Габдуһ (1849–1905) бервакыт болай дигән: «Сәясәт катышкан нәрсә исән калмый» (Шура. – 1915. – № 23. – 732 б.).

Әйе, әдәбиятка сәясәт катыштымы, ул исән калмый. Безнең гасырның утызынчы еллар татар әдәбиятының да хәленә җитүенә сәбәп әнә шул: менә нәкъ шул елларда әдәбият, әдәби процесс белән ВКП(б) өлкә комитеты командалык итә башлый.

Сталин идарәгә килүнең беренче елларында ук ВКП(б) җитәкчелеге зыялыларны боеру вазифаларыннан мөмкин кадәр читләштерергә, ә ахырда физик яктан кырырга, бетерергә тотынды. ВКП(б) Үзәк Комитетының бюро составын, дәүләт җитәкчелеген карасаң, анда ярым-йорты белемле кешеләр халык алдында идеологик эш алып бара. Сталин, Калинин, Ворошилов һ. б. Болар ике-өч класс белемнәре генә барлыгын «онытып», язучыларны ничек язарга, композиторларны ничек көй иҗат итәргә өйрәтә башлый. Зыялылардан Сталин чорында гына түгел, Хрущёв заманында да курыктылар.

Коммунистлар партиясенең бөтен сәясәтен коррупциягә әйләндергән Брежнев та зыялылардан курка иде. Хәтерлисезме? Җитмешенче елларда партиягә кабул итүнең нормаларын билгеләделәр: тугыз эшчене алгач кына райкомнар бик сыкранып партия сафына унынчы кешене – укымышлыны алалар иде. Партия сафларына – эшчеләрне! Лозунг шул иде. Ә эшченең станок янында басып торасы, машина йөртәсе, урман кисәсе, күмер чабасы бар. Идеологиягә катнашырга аның вакыты калмый – җитәкчелек өчен нәкъ менә шул кирәк тә…

II

Әдәбиятта, язучы кадрлар арасында эшчеләр катламын көчәйтергә! Утызынчы елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты әнә шундый юл күрсәтте. Татарстан өлкә комитеты җитәкчеләре исә бу көрәшкә җиң сызганып ташланды.

Шул максаттан чыгып, 1930 елда «Атака» журналы чыгарыла башлады. Татар телендә чыккан бөтен газета-журналларда матур әдәбиятка һөҗүм көчәйтелде. Бу өлкәдә бигрәк тә «Чаян» журналы дәртен күрсәтте. Партия өлкә комитетының беренче секретаре Разумов матбугатта, пленум-конференцияләрдә даими рәвештә татар әдәбияты мәсьәләләрен кузгатып торды. Аның чыгышларында төп ике тезис ярылып ята иде: 1. Үткәндәге әдәби мирасны (Тукай, Дәрдемәнд һ. б.) бастырып чыгарганда, марксистик күзлектән чыгып эш итәргә. 2. Татар язучылары арасында эшче-крестьян катлавыннан чыккан кешеләр санын күбәйтергә.

Һәр ике тезистан бик күп нәрсә ачылмаган көе кала иде: Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен бастырганда, марксистик күзлектән карау хосусән нәрсә ул? Әдәбиятка эшчеләр, крестьяннар түгел, бары тик иҗат итәргә сәләте булган талантлы кешеләр генә килергә тиеш бит инде. «Әдәбиятка – эшчеләр» лозунгысы матбугат битләрендә үзен тиз сиздерә. Дәрдемәнд, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими, Г. Исхакыйлар тудырган нәфис әдәбият урынына тупаслык, гайбәт, сүгенү, аламалык, шапшаклык кереп тула. Шул атмосферада татар язучылары арасында идән асты контрреволюцион «Җидегән» оешмасы турында хәбәр тарала. Һәм шуннан соң әдәбият бетеп, аның урынын әләкләр, бер-береңне сатып, үзең исән калу турында кайгыртулар, җыелышлар, чистартулар кебек җәзалар комплексы хутка җибәрелә.

«Җидегән» оешмасы турындагы беренче сигнал Ф. Мөбәрнең «Кызыл Татарстан» газетасында (1930, 19 август) басылган мәкаләсе аша була. Автор анда шагыйрь Т. Ченәкәйнең һәм Г. Карнайның редакциягә килгән хатларын урнаштыра. Т. Ченәкәй әлеге хатында элек «Җидегән» дә торганлыгын икърар итә һәм тәүбәгә килгәнлеген әйтә. Гали Карнай исә Кутуйга адреслаган хатында болай ди: «Ченәкәйне ул оешмага алганчы башта үземә әйткән булсагыз, мондый хурлыкка калмаган булыр идек».

Мәкалә авторы Ф. Мөбәр боларның икесен дә гаепли: берсен тәүбә иткәне, икенчесен бу оешмага керәсе килеп калганы өчен… Һәм нәтиҗә ясый: «Тиздән бу оешманың төбен-тамырын актарырга кирәк».

«Кызыл Татарстан» ның 27 август санында инде татар язучыларының «җидегәнче» ләргә протесты басыла. Протестка Ф. Мөсәгыйть, Ф. Мөбәр, Һ. Такташ, М. Әмир, Ф. Кәрим, И. Гази, X. Туфан, Л. Гыйльми, Г. Иделле, Н. Баян, И. Хәйруллин, С. Каратай, Р. Ишморат, Т. Госман кул куялар.

«Җидегән» исеме, имеш, аның составында җиде язучы булганга күрә бирелгән. Ләкин канга сусаган журналистлар, партия эшлеклеләре, «без – эшчедән чыккан» дип күкрәк киереп шигырь, роман язган булып йөргән талантсызлар җиде белән генә канәгатьләнергә теләмиләр. «Без – пырлитар язучылары», – дип күкрәк сугып йөргән уртакул язучы Л. Гыйльми, мәсәлән, аларның санын тугызга җиткерә: Гали Рәхим, Н. Исәнбәт, Төхфәт Ченәкәй (псевдонимы – Сәмави), Мәхмүт Бөдәйли, Ф. Бурнаш, С. Кудаш, Н. Гальгаф, Г. Минский, С. Агиш («Кызыл яшьләр» журналы. – 1931. – № 2). Кайбер өлкәләрдә бу исемлеккә журналист Закир Галине дә кертәләр.

1930 елның 31 августында ТАППның (Пролетар язучыларының Татарстан ассоциациясе) гомуми җыелышы булып, анда бик иркенләп «җидегәнчелек» мәсьәләсе тикшерелә һәм «тиешле» карар кабул ителә. Төп докладчы Гомәр Гали була. Җыелышта Т. Ченәкәйнең «Башкортстан», Ф. Мөбәрнең «Кызыл Татарстан» газеталарындагы мәкаләләре, Г. Кутуйларның аңлатма язулары тикшерелә. Җыелыш мондый резолюция кабул итә (кыскартып бирәбез. – Авторлар):

1. Идән асты әдәби оешмасы булган «Җидегән», чыннан да, 1929 елның җәендә Өфедә оешкан һәм үзенең тәэсирен Казанга да тарата башлаган. «Җидегән» нең инициаторлары Т. Ченәкәй, Н. Исәнбәт, Г. Кутуйлар булган.

2. Фаш ителгән «Җидегән» үзенең формасы һәм алдына куелган бурычлары буенча матур әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә турыдан-туры партия сәясәтенә каршы юнәлтелгән, пролетариат әдәбиятына ачыктан-ачык дошман оешма булып тора.

ТАПП һәм пролетар җәмәгатьчелек «Җидегән» гә рәхимсез, хәлиткеч отпор бирергә, бу оешма һәм аның әгъзаларының чын сәяси физиономияләрен бөтен совет җәмәгатьчелеге алдында фаш итәргә тиешләр.

3. «Җидегән» нең эшчәнлегендә сәяси төс булуны Кутуй һәм Минский инкяр итсәләр дә, ТАПП боларның «Җидегән» дә эшләүләрен, бу мәсьәләдә Кутуйның сәяси икейөзлелеген аерым билгеләп үтә.

ТАППның гомуми җыелышы Кутуй һәм Минскийны татар пролетар язучыларының ассоциациясеннән чыгарырга кирәк дип таба.

4…ТАППның гомуми җыелышы эштә соңгы вакытта байтак зур кимчелекләр булганын билгели. Бу бигрәк тә түбәндәгеләрдә күренә:

а) Матур әдәбиятта «Җидегән» йогынтысына каршы эшнең йомшак булуы;

б) ТАППның төп составын яңа кадрлар, эшче яшьләр арасыннан выдвиженецлар белән көчәйтү буенча җитәрлек эшләмәү;

в) сугышчан пролетариат әдәбияты рухында эшче язучы яшьләрне тәрбияләүгә игътибарның җитәрлек булмавы;

г) ТАПП җитәкчелегенең татар язучыларының төп массасыннан аерылуы һәм үз эченә бикләнгәнлеге.

Гомуми җыелыш ТАППта партия җитәкчелеген көчәйтү кирәклеген билгели.

5. Җыелыш ТАПП составына предприятиеләрдән күбрәк эшче-яшьләрне тартырга, эшчеләр массалары арасында «Җидегән» турында докладлар укырга, ТАПП сафлары арасында чистарту уздырырга, «Җидегән» турында татар һәм рус матбугатында материаллар бастырырга кирәк дип таба.

6. Н. Исәнбәтнең ТАППта исәптә торганлыгы турында әйтеп язган гаризасын искә алып, гомуми җыелыш бу турыда Башкорт пролетар язучыларының ассоциациясенә җиткерергә кирәк дип таба (Татарстан партия архивы, 292 фонд, 1 тасвирлама, 1009 төпләм, 53 бит. Әлеге хезмәтебездә бары тик шушы архив материаллары гына файдаланганлыктан, алга таба бу чыганакның исемен кыскартып бирербез. – Авторлар).

Җыелышта, Г. Минскийның хаты нигезендә, Сафа Борһанның да «Җидегән» гә мөнәсәбәте барлыгы ачыла. Җыелыш С. Борһанның бу эшен киләчәктә тикшерергә, ТАПП идарәсендә пассив эшләвен исәпкә алып, аны идарә әгъзасыннан чыгарырга дип карар кабул итә (шунда ук, 50 б.).

III

Нинди нәрсә ул Г. Минский хаты? Нигә бик еш телгә алына ул? Бу хат «җидегәнчелек эше» нә байтак ачыклык һәм шуның кадәр үк буталчыклык та кертә. «Җидегәнчелек» кә кагылышлы документлар арасында бу хат иң озыны, шуңа күрә без аны бераз кыскартып бирергә мәҗбүрбез. Ул «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы исеменә 1930 елның 20 августында язылган.

«1928 елда мин Г. Кутуй белән әдәби сәяхәт ясап, Уфага барып кайттык. Уфада кичә уздырылды. Уфаның әдәби көчләре белән аерым иптәшләр, очрашу тәртибендә булган сөйләшү-фикер алышуларда сизелерлек булып сызылган бу фикер куәтләнде: ул да булса, без язучыларның оешып җитә алмавыбыз, бер-беребез хәбәрләшеп тора алмаучылык кеби зарлар нәтиҗәсендә бу фикер үзенә күрә бер «приключенческий» төс алып, «Җидегән» дигән бер төркем төзүгә кадәр килеп җитте. Бигрәк тә бу эшкә шагыйрь Ченәкәй аерым бер дәрт, теләк белән зәвыксынды, һичшиксез, бу – «Җидегән» нең кирәклеген көчәйтте. Әнә шуннан башлап «Җидегән» төзелде. «Җидегән» гә мин белгән биш иптәш керде (Ченәкәй, Кутуй, Н. Исәнбәт, Г. Минский, Сәйфи Кудаш). Калган икесе турында шуңар лаеклы булган «Җидегән» гә ярарлык кешене табу дигән фикер кузгалды. Бу фикер буенча Уфа шагыйре С. Агишнең кандидатурасы күрсәтелүен дә хәтерлим. С. Агишнең «Җидегән» гә керүе, эшләве турында моңар кадәр бернәрсә дә белмим…Оештыру эше тәмамланды, без кире Казанга кайттык. Мәсьәләнең тарихи ягын чуалтмас өчен, Уфада уздырылган кичәдә Мәскәү язучысы Г. Ильяс катнашуын әйтеп китәргә кирәк. Ләкин Г. Ильясның «Җидегән» гә һичбер төрле дә катнашы булмады һәм ул аның турында белә дә алмады».

Бу – ачыш! Без 1957 елдан бирле С. Батыевның Татарстан урта мәктәпләрендә тарих фәне укытучыларының семинарында ясаган чыгышына ышанып яши идек. Ул анда болай дип әйткән иде: «Без тикшереп карадык, бернинди «Җидегән» булмаган, бу – уйдырма, бу – язучыларны кырыр өчен генә уйлап табылган бер легенда…»

Г. Минскийның хаты исә моны – С. Батыев фикерен инкяр итә, утызынчы елгы версияне раслый. Бу безне, тикшеренүчеләрне, бик кыен хәлгә куя. Г. Минский теге чорда «Кызыл яшьләр», «Авыл яшьләре» журналларында эшли. Бу журналларда Кутуй, Исәнбәт, Кудаш шигырьләре басыла. Боларны басу, ди Г. Минский, «Җидегән» принцибында түгел, «бәлки, басарга яраклы шигырьләр булулары өчен басылган шигырьләр. Ләкин, шулай да булса, моның нигезендә пассив хәлдә булса да, «җидегәнчелек» энергиясе булуын бу урында яшереп булмас».

Г. Минский, ахыр нәтиҗәсен һич тә күз алдына китермичә, «Җидегән» нең фактта булуын раслый. Ә җәзага сусаган Сталин бөркетләренә шул гына кирәк: «оешманың» де-юре һәм де-факто яшәвен тану. Дөрес, тәҗрибәсез Минский әйтергә тели: монда бернинди «анти» юк, бу – болай гына… Ләкин утызынчы елларда акны кара итеп күрсәтү караны ак итеп күрсәтүгә караганда җиңелрәк иде. Г. Минский хаты нәтиҗәсендә әнә шундый сәяси платформасы бөтенләй булмаган, рәсми яктан да формалашмаган, ләкин инде матбугатта сәяси төс алган бу оешма турында сүз китә. «Караңгы төн уртасында караңгы бүлмәдә кара мәчене, бигрәк тә ул анда булмаса, тоту бик кыен». Кайсыдыр халыкта, гарәпләрдәме икән, шундый әйтем бар.

Ләкин шулай да… «Җидегән» нең бөтен трагедиясе Г. Минский хаты аркасында дип уйларга тулы нигез бар. Ул болай яза:

«Җидегән» оешмасы оештырылса да (ассызык безнеке. – Авторлар), ул мине үзенә якынлаштыра алмады. Киресенчә, мин ул вакыттагы яшьләр матбугатында күренә башлаган сәламәт булмаган күренешләрдән качарга һәм сыйнфый тәрбия ала алмаганда богемачылык күренешләренә кереп буталуларга да мөмкинлекләр бар иде. Шуңар күрә дә мин Кызыл гаскәр сафына китәргә ашыктым һәм шул елны өч айдан соң ук Кызыл гаскәр сафына алындым. Шуннан соң «Җидегән» төсендә моңар кадәр бернәрсә дә белми идем, хәтта оныткан да идем, чөнки «Җидегән» ул үз әсасында (нигезендә) сәяси бер зур төс бирү аркасында түгел, бәлки, җиңелчә генә әдәбият мәйданында була торган каләмдәшлек, дуслык группачылыгы тәртибендә оештырылган иде» (ассызык безнеке. – Авторлар).

Рәхмәт төшсен атабыз Сталинга «җидегәнче» ләрне аттырып бетермәгән өчен. Әлбәттә, шунысы кызык: бу исемлеккә кергән язучыларның кайберләре төрмә күрми. Тырышып-тырышып бу исемлектән чыккан С. Борһан һәлак була. Хәер, «җидегәнче» ләр исемлеге – әдәбият тарихындагы иң төгәлсез исемлек.

«Минем бер гаебем бар, – дип дәвам итә Г. Минский. – Ул да булса, «Җидегән» турында матбугатта аның йөзен ачып (димәк, идеологик диверсия булган? Ассызык безнеке. – Авторлар) ташламау. Бу урында укучылар, бәлки, гаҗәпләнерләр дә… Ни өчен соң «Җидегән» соңгы вакытта зур төс алды? Ул менә болай: Ченәкәй совет язучыларының оешмасында член иде. Чистарту вакытында Ченәкәйне чыгардылар. Ни өчендер (бәлки, Ченәкәй матбугатта әйтер) Ченәкәй ул вакытта ук Кутуй белән ераклашкан иде һәм аерым бер дошманлык сакларга тырышкан кебек сизеләдер иде. Кутуйның ТАПП члены булуы турында дәгъва күптән башланган иде. Ченәкәй дә әнә шул дәгъвага кушылып, Кутуйга каршы барырга башлады. Моның өчен ул, «Җидегән» нең оешмасын казып чыгарып, аңа зур төс бирергә тырышып, Уфада матбугатка хат белән чыкты. Бу – Ченәкәйнең үзенә күрә бер тактикасы иде. Хат белән чыгуга кадәр Ченәкәй Уфада «Җидегән» нең яшәве турында татар пролетариат язучыларының берсенә сөйләгән…

«Җидегән» гә бүген ничек карарга кирәк?

Бу мәсьәлә – бик мөһим һәм мәсьүл мәсьәлә. Әгәр дә без «Җидегән» турында аңар бөтенләй юк дәрәҗәсендә бәя биреп, йә аны «балалык» дип атасак, бу – сәяси хата. Без моның белән фәкать совет дөреслегеннән күз йому, партиянең сыйнфый көрәштәге юлын йомшарту… буржуазия тегермәненә су түгү булып чыгар иде. Шуңар күрә дә бу урында «пролетариат диктатурасы дошманнары гына ачыктан-ачык советларга каршы барырга, мөмкинлек булмаганда гына яшерен рәвештә эшләргә керешәләр» (Ф. Мөбәр мәкаләсеннән. – Авторлар) дигән аргумент бик дөрес һәм мәсьәләгә большевикларча карау тәртибендә әйтелгән бер сүз дип табып, «Җидегән» нең хөкеменә булачак приговорның беренче нигез сүзе шул булырга тиеш, дибез. Хәзерге көндә «Җидегән» мәсьәләсе кузгалу уңае белән аңар төс бирмәскә, аны бөтенләй йомшартырга теләүче иптәшләрнең барлыгы сизелә».

Кыскасы, Г. Минский җиде-сигез язучының муенын бүкәнгә салырга чакыра. Хатта алга таба татар театрындагы зарарлы идеология турында сөйләнә, театрның тотнаксыз әсәр «Пикүләй Шәрәфи» не куюы (Н. Исәнбәт) гаепләнә. «Бу әсәрне репертуарга алуда Кутуйның катнашы булды». Алга таба Р. Ишморатның «Данлы чор» әсәрен сәхнәгә кую, аның тирәсендәге ыгы-зыгы, шул әсәргә Кутуйның тискәре мөнәсәбәте һ. б. театр интригалары турында языла. Кутуй өстенә байтак гаеп ташлана.

Хатта чираттагы корбан – «Кызыл Татарстан» ның редакторы С. Борһан.

«Сафа Борһан иптәш «Кызыл Татарстан» да редактор булып эшләгән вакыт иде. Бу вакытларда мин яшьләр мәсьәләсендәге булган күренешләрне безнең матбугат башындагы җитәкче иптәшләребезнең әһәмият бирмәүләреннән, шул ук вакытта матбугатта күренә башлаган күңелсез фактлар турында Сафа Борһан иптәшкә махсус бер хат язган идем. Ни өчендер ул башта минем хатны газетада басарга җыенган булган, басмыйча калдырып, язу машинкасы аркылы күбәйтеп шуларга («җидегәнче» ләргә? – Авторлар) таратканы турында ишеттем… Логика турыдан-туры Сафа Борһанның «Җидегән» гә якын торуын дөресли. «Җидегән» ачылды.

Ләкин бу юлы ныклы көрәш кирәк. Бу көрәш тар бер рамка эчендә булмыйча, моңар кадәрге начар фактларның барысын тикшереп законлату тәртибендә барырга тиеш…

Бүгенге сыйнфый көрәш дәверендә, пролетариат җәмәгатьчелегенең социализм фронтында катнашы үскән бер вакытта бөтен булган яшеренлек, группачылык… рәхимсез корытылырга тиеш… Мин бу көрәштә катнашачак иптәшләргә үземнең бар булган мәгълүматым белән ярдәм итешергә һәм кирәк булган тәртиптә матбугатта да, ТАПП каршында да җавапка чыгарга хәзерлегемне белдерәм. Г. Минский, 30 август» (партархив, шул ук төпләмә, 27–30 б.).

IV

Инде матбугат органнарына күз салыйк. Кайда, кем, нәрсә яза? Әмма өлгерлек: август ахырында ТАППта мәсьәлә тикшерелә, «Чаян» ның август-сентябрь ахырында инде «җидегәнче» ләргә коточкыч сатира. Дөресрәге, сатира түгел, ә шәхесне мәсхәрә итү. Язучыларны. Бу – бары тик сталинизм системасында гына булуы мөмкин хәл. «Чаян» ның тышлыгында күсе рәсеме. Аның авызында «Җидегән» уставы. Шунда ук шигырь сыман бер тезмә:

 
Җиде күсе идән астында оя корганнар,
Күп еллар урлап, совет икмәген ашап торганнар.
Тел очларында чума микробы барын белгәннәр,
Сөтләргә тыгылып, шушы микробны ташып йөргәннәр.
…………………………………………………………………
Нәсел-нәсәпле, һәйбәт токымлы
Бу җиде күсе хәзер тотылды.
 

Журналның эчендә «Астрономнар фикере» (янәсе, Җидегән йолдыз турында) дигән баш астында Г. Иделле, М. Гали, Ф. Мөсәгыйть, «астроном профессор» Такташ фикерләре. Сүбәтәй псевдонимлы берәү «Җидегән» бәетен бирә. «Астроном-шагыйрь» Туфан фикере:

 
Демокритлар фәнне «алдадылар»,
«Бер атом да бетми» диделәр.
Бу дөньяда нәсле бетә торган
Материядән икән «Җидегән».
 

Мөсәгыйть бу уңайдан үз телендә булган бөтен шапшак сүзләрне файдалана: «Җидегәнчелек» – дип яза ул, – Гаяз Исхаковларның пролетариат әдәбиятын сасытыр өчен түкмиенчә, үзләре эмиграциягә качканда совет өенең бер почмагына яшереп калдырган тәрәт чүлмәге. Ә «җидегәнче» ләр, шуның эчендә үсеп җитешкән хәшәрәтләр» (Чаян. – 1930. – № 8–9). Шул ук көннәрдә аның «Кызыл яшьләр» дә «Гегемонлык өчен көрәштә җимерелгән «Җидегән» исемле зур мәкаләсе чыга. Ул әлеге төркемнең исемлеген бирә. «Боларның бер-икесе партия члены, комсомол булса да, калганнары ачыктан-ачык вак буржуа вәкилләре», – дип тамга суга ул. Болар, ди ул, «ничек итеп тирес башыннан, завод корымы эченнән күтәрелгән малайларга ирекле рәвештә матур әдәбиятта юл бирсен! Нәкый Исәнбәт, Кутуйлар менә шулай уйлыйлар, менә шуңа күрә дә «Җидегән» оештыралар… Бу бәндәләрнең оешуына тагын бер сәбәп – аяклары астыннан зәминнең китә, шуа баруын сизенүләре. Пролетариат кадрлар үскән саен, бу бәндәләр эри, югала баралар. Шөһрәт чәчәкләре сула, корый башлый… Кутуйлар матур әдәбиятны үз кулларына алмакчылар, үзләре генә яшәмәкчеләр. Пролетариат әдәбияты фронтында үсеп килгән яшь каләмнәргә астыртын ут төртәләр… «Җидегән» нең эчтәлеге пролетариат әдәбиятына каршы көрәш, пролетариат идеологиясенә каршы буржуа идеологиясен кую, кыскасы, матур әдәбият фронтында пролетариат диктатурасына каршы барудан тора».

«Җидегән» не ТАППтан куу гына Ф. Мөсәгыйтьне канәгатьләндерми. «Аларның, – ди ул, – ВАПП составында торганнары да бар, аларын да куарга кирәк» (1930. – IX, 2).

Әйе, «пролетариат» ка монда кизәнергә мөмкинлекләр зур. Кем ул Н. Исәнбәт? Мулла малае, мәдрәсә шәкерте. Җитмәсә, сатирик. Кем ул Гадел Кутуй? Аңа тамга бер генә, имеш, фабрикант малае. Дөрес инде, фабрикант ук булмаса да, кулында эш биеткән кешенең малае. Кем ул Ченәкәй? Аның бит псевдонимы да «пролетарча» түгел – Сәмави. Ягъни күккә ашкан. Ул бит чүкеч, домна турында язмый. Әнә аның «Күзсенмәсен бу бала» шигыре. Ирек турында:

 
Әлли-бәлли итеп ул уйнаса,
Изге фәрештәләр ярала,
Тел тибрәтсә, мең-мең серләр ача,
Сер чишмәсе инде бу бала.
 
 
«Ирек» дигән исем бирик аңа,
«Ирек» атлы булсын бу бала;
Кул күтәрик, ягез, без боңарга,
Мәңге яши күрсен бу бала,
Кул күтәрик изге бер догага,
Җир йөзендә калсын бу бала.
 
(Кызыл шәрекъ. – 1921. – № 7, 8.)

Пролетариат мондый шигырьне ничек гафу итсен?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации