Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 50 страниц)
«Йосыф-Зөләйха» ның беренче басмасының ахырында мондый сүзләр бар: «Ушал «Йосыф китабы» Казан өязе Яңа Кишет авылының Рәхмәтулла угылының хәраҗәте илән нәфгы гыйбаде мөслимин өчен, укыяннардан догаи хәер өмит итеп, Казан университетының Азиатский табгыханәсендә хәзинәлектән басма улынмыштыр, Шәһре Казан, 1839 елда вә гарәбия илән 1254 сәнәдә». Яңа Кишет авылы егете, шулай итеп, миллионлаган татар халкына классик поэма «Кыйссаи Йосыф» ны бастырып тарата! (Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар… – 2 кисәк. – Казан, 1900. – 343 б.). Шуның өстенә, Арча янындагы Казиле авылы мәчете янгач, Рәхмәй тылмач үз акчасына бу авылга кызыл кирпечтән мәчет салдырып куя. (Мөстафадел-әхбар… – 344 б.). XIX гасыр архитектура үрнәге буларак, бу бина әле дә халыкка хезмәт итә: кирәк икән – клуб, кирәк икән – концерт залы, китапханә һ. б.
Рәхмәй тылмач артыннан күрше авыл егете – Орнашбаштан чыккан Корбангали Халиди (1846–1913) үрмәли. Анысы Кытай уйгурлары арасына сәяхәт итә, гыйлем-мәгърифәт эзләп, Мисыр, Иран, Ирак, Иерусалим, Төркиядә йөри, күп китапханәләрне актара. «Яңа тарих сәхифәләре» дигән хезмәте 1889 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга, 1910 елда исә «Тәварихы хәмсәи шәркыя» («Биш көнчыгыш иленең тарихы») исемле яңа хезмәтен бастыра. Чит җирдә – уйгурлар арасында 1913 елда үлеп кала…
1878 елда Казан артын дер селкеткән вакыйгалар булып ала. 1861 елгы реформадан соң авылда эксплуатация көчәя, аз җирле Казан арты халкы шулай Уральск, Троицк, Урта Азия, Оренбург якларына күпләп күчә. Авылларда күп җирле кулак катлавы оеша башлый, ярлы крестьяннар исә аларга кабалага көннән-көн күбрәк төшә, эләгә баралар. Шуның өстенә 1878 елда патша хөкүмәтенең «Мир җыеннары» турында инструкциясе чыгып, бу инструкция татар авылларына да таратыла. Инструкциядә татарлар гадәтләнгән «мәхәллә», «авыл» сүзләре урынына «епархия» дигән сүз кулланыла, янгынны кисәтү өчен, авыллардагы калку урыннарга чаң куярга диелә. «Епархия», «колокол» дигән сүзләр крестьяннарны сискәндереп җибәрә. Көчләп чукындыру түгелме бу? Шул шик астында Олы Мәңгәр авылы крестьяннары баш күтәрәләр. Маркс, Энгельс хезмәтләрен хәтерлик: «…борьба против религии есть косвенно борьба того мира, духовной усладой которого является религия…» (Маркс К., Энгельс Ф. Сочинения. Изд. 2. Том I. – С. 414–415).
Мәкаләнең алдында Локман Хәким сүзләре китерелгән иде: «Гадел солтан, тугры казый, белгеч табиб, агым су, корылган базар булмаган җирдә тормак тиеш түгелдер…» Акыл иясенең сүзләрен ахырдан санап барыйк: Казан артының базарлары, суларын күрдек – алары бар. Арчада бер медицина врачы да булган. Инде «гадел солтан» – патша хәзрәтләре турында телгә дә алып тормыйк. Тарих Романовлар династиясенең никадәр «гадел» икәнен күрсәтте. В. И. Ленин Романовларның 300 еллыгы турында 1913 елда болай дип язды: «Патша карагруһлары һәм алпавытлар, бер көтү чиновниклар һәм буржуазия Романовларның Россияне талауларының… 300 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр» (Ленин В. И. Әсәрләр. 19 том. – 208 б.).
Локман Хәким әйткән «тугры казый» – Казан губернаторы Н. Я. Скарятин исә – кораллы отряд белән Казан артына үзе килеп төшә. Калганын безгә фольклорчы, галим, драматург, прозаик һәм шагыйрь Гали Рәхим сөйли. Г. Рәхим, 1878 елгы восстаниенең тарихын язу өчен, 1927 елның җәендә Олы Мәңгәргә килә. Ни өчен нәкъ менә Г. Рәхим килә? Безнең уебызча, Г. Рәхимнең әтисе Мөхәммәтшакир Габдрәхимов – Мәңгәр авылы крестьяны. Бәхет эзләп, Казанга килә дә, шунда мая туплап, сәүдәгәр булып китә. Һәрхәлдә, Зәйнәп Хәсәния яздырган истәлекләрдә (1966 елда мин язып алган идем), Г. Рәхимнең әтисе – Мәңгәр крестьяны, диелгән. Күп материаллар актара торгач, моны юкка чыгара торганы да очрады. 1934 елның августында НКВДның ИТЛ канцеляриясеннән Г. Рәхимгә бирелгән белешмәдә: «…әтисе – Мөхәммәтшакир Бикчәнтәй улы Абдрахимов – Лаеш өязе Мәтәскә авылы крестьяны», – диелгән. Бу ике факт мине бераз бутады. Шулай да Г. Рәхимнең Казан арты белән бик нык кызыксынуы, восстание тарихын, Уразаев-Кормаши биографиясен өйрәнүе, 20 нче елларда гыйльми үзәк планы буенча «Бүз егет» операсы өчен либретто язарга тотынуы аның нәселе Мәңгәр ягыннан булгандыр дип уйларга нигез бирә.
1878 елгы чуалышларның нигезендә экономик, административ, дини изү торган.
Крестьяннар хәрәкәтенең үзәгендә нигездә өч волость – Мәмсә, Әтнә, Олы Мәңгәр булган. Менә Олы Мәңгәр волосте – анда 4000 ир кеше исәпләнгән. Халык гаделсезлеккә протест йөзеннән, авыл старшиналарын, волость старшинасын урыннарыннан алып, яңаларын сайлый, полиция стражнигын кыйный. Халыкны тынычландырырга теләгән мулланы да кыйнап ташлыйлар. Чиновниклар качып китәргә мәҗбүр булалар.
Әтнә волостенда 3500 ир кеше исәпләнгән. Анда да нәкъ шундый ук хәлләр була. Волость идарәсенә бәреп кереп, андагы кәгазьләрне ертып ташлыйлар, алар, старшина һәм писер «1879 елдан чукындыру башланырга тиеш» дигән кәгазьне яшергән дип ышанып, шуны эзлиләр. Волость старшинасының мөһерен алалар һәм сандыкка бикләп куялар.
Мәмсә волостена 20 авыл кереп, анда 4000 ир кеше исәпләнгән. Анда да нәкъ шулай волость старшинасын алыштырудан башлыйлар. Теге приговорны таләп итеп, старшина һәм писерне кыйнап ташлыйлар. Волостьтагы 12 промышленникны кире кайтсагыз үтерәбез дип куып җибәрәләр.
Казаннан 500 кешелек атлы батальон белән губернатор Скарятин юлга чыга. Ул Олы Мәңгәр – Мәмсә – Олы Әтнә маршруты буенча уза. Крестьяннарны волость үзәкләренә җыялар. Тезләндереп, бүрек, кәләпүшләрен салдырып, губернаторны каршы алдыралар. Губернатор рәт араларында йөри, крестьяннарны «этләр» дип сүгә, сакалларын йолкый, күн итек белән тибә. Чиновникларга кул тидергән кешеләрне сайлап алып, аларны камчы белән ярдыра. Бәхтияр авылыннан Шакир Исхаковны, Орнашбаштан Шәмсетдин Сәйфетдиновны тотып (элек кулга алынган кешеләр), Олы Мәңгәргә Скарятин янына китерәләр. Олы Әтнәгә килгәч, губернатор волость идарәсен саклаган Хәсән Вәлиуллинны, Гобәйдулла Әхмәдуллинны, Кәлимулла Әхмәдуллинны, Гыйззәтулла Миңлебаевны үз кулы белән кыйный. Йөзләгән крестьян суктырыла, судка бирелә, каторгага озатыла. Казан арты таза, гайрәтле ирләрдән бушап кала («Коммунизмга» (Арча) газетасы. – 1979. – № 134).
Тукай туарга нәкъ сигез ел вакыт бар әле…
Бу вакыйгалар турында восстаниене үз күзе белән күргән Шаһиәхмәт мулла Мөхәммәдиев сөйли. Г. Рәхимнең бәхетенә күрә, 80 яшьлек картның хәтере әйбәт була…
«Тугры казый» Казан артыннан әнә шундый канлы экспедиция белән уза. Иң асыл уллар бу вакыйганың корбаны булалар.
Казан арты шуннан соң кемне бирсен инде җәмгыятькә? Олы Мәңгәр восстаниесе Т. Гыйззәтнең «Ялкын» («Фәрхиназ») драмасына нигез була. Анда мондый юллар бар:
Исправник: Господин ротмистр! Боларны яклап, Тигәнә, Мәңгәр авылларында көчле восстание… Генерал-губернатор Скарятин хәзрәтләре биш йөз кешелек гаскәр белән Казаннан Спасска киткән. Сезгә һич кичекмәстән Мәңгәр волостена барырга әмер иткән. (Гыйззәт Т. Әсәрләр. 4 томда. 1 т. – Казан, 1975. – 124 б.)
Бу вакыйгалардан соң нәкъ унөч ел үткәч, Петербургның хәрби ахуны Гатаулла Баязитов рус матбугатында патша администрациясен ялгышлар җибәргәне өчен тәнкыйть итәр: «А что касается установления колоколов на возвышенном месте, то надо было объяснять татарам, что не имеются в виду минареты. А также в одну волость послали учебники русского языка, а в конце были молитвы христианские. Зачем это?» (Санкт-Петербургские ведомости. – 1891. – № 96).
Ләкин Казан арты татар культурасы, мәгърифәте мәйданына әле тагын берничә шәхес бирә. Шул чорда ул төбәктә тагын ике кызыклы кеше туа: Солабаш авылында Хәсәнгата Габәши һәм Бикнарат авылында Хәбибулла Әхмәдуллин.
Хәсәнгата Габәши, мәдрәсә белеме алганнан соң, Казандагы Вәли мулла мәдрәсәсендә (кара фикерле мулла) хәлфәлек итә. Көннәрдән бер көнне үзенең якташы Шиһабетдин Мәрҗани белән әңгәмәдәш булу бәхетенә ирешә. Бер-ике авыз сүздән кешене таный алу сәләтенә ия булган Мәрҗани ахырдан болай ди: «Вәли мулла мәдрәсәсендә шундаен ачык фикерле шәкертнең булуына тәгаҗҗеб иттем (гаҗәпләндем). Һәм шул мәдрәсәдә канәгать итеп торуына да тәгаҗҗеб иттем».
Аларның танышлыгы күптәннән килә: Мәрҗанинең атлары шәп булган, җаны теләгән вакытта ул Казан артына кайтып, нәсел-нәсәбенең хәлен белеп йөргән. Хәсәнгата болай дип искә ала: «Мәрхүм илә (Мәрҗани үлгәч язган. – М. М.) без авыл юлларында очраша торган идек. Күбрәк очрашу Югары Сәрдә илә Соңгыр арасында була иде. Бервакыт кыш көне, шактый буран көндә, аның Казанга кайтышы, безнең әткәй илә Иске Йорт авылына барышымыз иде. Ерактанрак яхшы пар кара ат, мичәүләп повозкага җиккән, кучер утырткан берәү күренде. Безгә ун сажень микъдарда калгач, бер казылма янында мичәү аты читкә керде дә, кергәннән кереп, төп атны да читкә тартып төшереп, үзе карга батып егылды. Әткәм мәрхүм миңа: «Кем дә булса олуг кешедер, чыгарыш!» – диде. Мин дә иске киемемне салып, йөгереп бардым да, чанада кем икәненә күз салмастан, тизрәк мичәү атны, башыннан тотып, бераз мәшәкать илә булса да, юлга чыгардым, төп ат та чыкты. Менә чанадагы белән күзебез күзгә төште. Мәрҗани хәзрәтләре икән. Ул да, буран араларыннан минем күренүемне гаҗәпсенеп: «Ни гаҗәп тәсадыф (очрашу)! Мөшкел вакытыбызда җитештең. Син Хәсәнгатамы?» – диде. «Әйе, хәзрәт, мин – Хәсәнгата, – дидем. – Хәзрәт, сезнең урында бер ишан булса, ат башында бер мөрите булса иде, әлбәттә, мине Хозыр дип санарлар вә ишанның олуг кәрамәтеннән хисап итәрләр иде бит!» – дидем дә көлештек, соңра юлыбызга киттек…»
X. Габәши, күрәсең, Мәрҗани тәэсирендәдер, үзен тарих гыйлеменә багышлый, Мәрҗанинең әдәбият-сәнгатькә кагылышлы фикерләрен пропагандалый. X. Габәшинең тарих буенча хезмәтләре рус мөстәшрыйкләренә (востоковед) таныш булган. Мәсәлән, проф. В. В. Бартольд Себер буенча 1913 елдагы сәяхәте вакытында аның хезмәтен өйрәнгән һәм андагы кайбер хаталарга игътибар иткән (Вакыт. – 1913. – № 1240).
X. Габәши, Уфадагы Диния нәзарәтендә казый булып торганда, җыр-музыка мәсьәләсендә кара фикерле «Дин вә мәгыйшәт» челәр белән конфликтка керә. 1905 ел революциясе белән рухланган татар яшьләре һәр җирдә музыкаль кичәләр оештыра башлагач, кадимчеләр, дин, шәригать дип, бу кичәләрне тыймакчы булалар. Әмма Диния нәзарәте казые X. Габәши яшьләрне яклап чыккач югалып калалар. Тарихчы галим исә болай ди: «Халыкны җырсыз, музыкасыз калдырсаң, ул үлә». «Вакыт» газетасы Габәшине яклый, кадимчеләр исә моның өчен «Вакыт» ка һөҗүм итәләр (Дин вә мәгыйшәт. – 1915. – № 20). Казан арты Солабаш авылыннан чыккан галим, шулай итеп, татар музыкасын шәригать кануннарыннан азат итәргә булыша. Шуның өстенә үзенең улы Солтанны музыкага әзерли. Солтан Габәши татарның беренче профессиональ композиторы булып җитешә, «Сания» операсын яза, «Эшче» операсының соавторы була, мәшһүр «Кәккүк» не иҗат итә.
Татар музыкасын теоретик һәм практик нигезләү өлкәсендә Казан артының роле искиткеч зур. Мәрҗани «Музыка хәрәмме, хәләлме» дигән мәгънәсез сорауны бер селтәнү белән көн тәртибеннән алып ташлаган. «Музыканың… дөрес түгеллегенә шәрган дәлил юк, бәлки сандугач кеби тавышлары матур кошларның тавышларын ишетмәк вә тыңламак дөрес, вә тавышларның хәйваннардан чыкмаккы берлән җансыз нәрсәләрдән чыкмаккы арасында аерма юк». Бу сүзләрне аның укучысы «Габдрахман ибне Исмәгыйль ибне Гомәр әл-Хаҗитархани» (Габдрахман Гомәров – журналист) яза».
Мәрҗани, бервакыт В. В. Радловның өендә булып кайткач, кызларына болай дигән: «Радловның кызлары… музыка белә икән. Сез дә дөм сукыр булып үсмәгез».
Мәрҗанинең фикерен дәвам итеп, Хәсәнгата Габәши яза: «Музыка табигатькә тәэсир итә, халыкны күркәмләндерә, вәхшилекне бетерә, канны сафлый, фикерне киңәйтә – бонлар, шиксездер, фән күрсәтүе илә сабиттыр» (өзекләр китерелә: «Мәрҗани». – Казан. – 1914. – 187, 497, 563 б.).
Дөбьяз төбәге Бикнарат авылы… Кечкенә генә авыл. Әмма шәхесне зур авыл бирә дигән зарурилык кайда? 1875 елда Бикнарат авылында туган Хәбибулла Әхмәдуллинга да музыка хисе бик якын була. Үзлегеннән музыкага өйрәнеп, ил буйлап чыгыш ясап йөри. Кушаматы – «Кара малай». Чәченә чал кергәч тә, аны шулай дип йөрткәннәр. Скрипка остасы Хәбибулла үзенең осталыгына мәйдан таба алмый, эчкеханәләрдә уйнап көн итә. Гаҗәеп талантлы әсәр – «Аккош» көен иҗат итә. Бу көйне (аны марш дип тә, вальс дип тә йөрткәннәр) музыка коралы осталары Минкин, Г. Сәйфуллин «Стэлла» пластинкасына язып алалар.
1883 елда Әтнә авылында Әхмәтгәрәй Хәсәни туа. Бу кеше, Казанда «Гасыр» нәшрияты оештырып, татар прогрессив культурасына зур өлеш кертә, 1912 елда Тукай, Әмирханнар белән бергә әдәбият, сәнгать журналы «Аң»ны чыгара башлый, русча-татарча сүзлекләр бастыра.
Әтнә янындагы Түбән Көек авылыннан Уральскига сәүдә эше белән киткән Ногман агайның 1887 елда кызы туа – аңа Зәйнәп дип исем кушалар. 1904 елда ул Әхмәтгәрәйгә кияүгә чыга һәм бирнә акчасын «Гасыр» нәшриятын җайга салу өчен исраф итә. Тукайның Клячкин больницасыннан язган иң соңгы хатлары – Хәсәниләргә.
Олы Мәңгәр восстаниесенең дәһшәтле, күз яшьле вакыйгалары халык йөрәгендә кара кан булып укмашкан хәсрәтле Казан артында – шул атмосферада – 1886 елда тагын ике бала туа. Берсе – Кушлавычта, Мөхәммәтгариф хәзрәт гаиләсендә – булачак шагыйрь Тукай. Икенчесе – Шиһабетдин нәселендә, Ташкичү авылында хәлфә гаиләсендә – Мәхмүт Галәветдинов. Әдәбиятта – Мәхмүт Мәрҗани. Башлангыч белемне әтисендә алгач, Казанга мәдрәсәгә килә, 1903 елда Әстерханда балалар укыта. «Туп» исемле журнал чыгара. Шунысы характерлы: яшь журналист үзенең эшчәнлегендә беренче көннән үк революционер Зариф Садыйков йогынтысында була. З. Садыйковның яшерен исеме – Ибраһим Моратов. Бу шәхес турында сүз чыккач (М. Галәүнең дөньяга карашы формалашуда аның роле зур була), кызыклы гына ике-өч документны телгә аласы килә. З. Садыйков – революциядә катнашкан өчен сөрелгән социал-демократ. Әстерхан губерна жандарм идарәсенә байтак мәшәкать тудырган ул. 1911 елның февралендә Әстерхан губерна жандарм идарәсе начальнигы Уфа ГЖУ начальнигына «танып белү» өчен бер фоторәсем җибәрә: «Препровождая при сём фотографическую карточку татарина, возвращавшегося в 1908 году в г. Астрахань среди видных социал-демократов и пропагандировавшего печатью среди астраханских мусульман… под псевдонимом «Ибрагим Муратов», прошу сообщить мне, под каким именем эта личность в 1909 году содержалась в тюрьме по политическому делу в г. Уфе».
Уфаның җавабы: «Ибраһим Моратов ул – Әхмәттин Тумаркин». Тагын бер җавап:
«Изображённая на карточке личность есть Габдрауф Ниязбаев, мещанин города Оренбурга, привлечённый по ст. 1035 <…> Он же Габдрауф Ниязбаев, он же Казанец, он же Каримов». (ТҮДА, 516 фонд, 1 тасв., 175, 177, 178 док.)
М. Галәүнең Әстерхан чоры революцион вакыйгаларга бай булган! «Туп» кыска гомерле була, патша властьлары аны ябалар. М. Галәү Оренбургка китә һәм анда сатирик журнал «Кармак» ны чыгара башлый, китап кибете ача.
Тагын кемнәр чыга Казан артыннан? 1886 елда кечкенә генә Орнаш (Әрнәш) авылында Зөләйха исемле кыз туа. Бераздан без аны «Сәйяр» труппасында күрербез. «Сәйяр» ның күренекле артисткасы Зөләйха Богданова (Болгарская) – Тукайның яшьтәше һәм якташы – совет властеның беренче елларында театр сәнгатен үстерү эшендә күп көч куя (Зөләйха 1950 елда Буа шәһәрендә вафат була). Аның белән бергә «Сәйяр» да тагын бер кыз уйный: анысы, Зөләйханың якташы – күрше Утар Аты авылыннан Нәгыймә Таҗдарова, – 1888 елда туа. Крестьян Әхмәдулла абзыйның сигезенче баласы. Бәхет эзләп, Казанга килә, Гайниҗамал исемле игелекле бер карчыкка фатирга керә һәм әтисе биргән акчага тегү машинасы сатып алып тамак туйдыра. Нәгыймә укый-яза белә, Казан арты халкына хас булганча, хезмәт итәргә күнекмәсе зур, шуның өстенә чибәр дә була. Укытучы булырга җыена. Әмма очраклы рәвештә «Сәйяр» артисткасы Мәрфуга Иманская белән таныша һәм Мәрфуга аның турында Габдулла Кариевкә сөйли.
…Утар Аты кызының күзләре Кариевне тетрәтә. Мондый күзләр сирәк була! Бу – борынгы Болгар кызларының гүзәллеге! Кариев аны сәхнәгә әзерли башлый. Ләкин Нәгыймә моңа әзер түгел. Күрсәтелгән көнгә «Шәрекъ клубы» на килеп, ул Кариевкә болай ди:
– Мин сезнең тәкъдимнән баш тартам, укытучы буласым килә…
Сәхнә псевдонимын – Әхмәдуллина урынына «Таҗдарова» ны – аңа Кариев табып бирә. Башта кечкенә рольләрдә чыгыш ясый. Булдыра алмый – ташлый. Бераздан Кариев аны кабат чакыра.
– Әгәр дә Аллага шулай ялынсам, ул да минем сүземне тыңлар иде, – ди режиссёр.
Н. Таҗдарованың сәхнә биографиясе Ф. Әмирханның «Тигезсезләр» әсәре буенча эшләнгән спектакльдә Рокыя образын иҗат итүдән башлана. Тукайның ике җан дусты – Ф. Әмирхан һәм Г. Кариев – бу рольне аның якташына – Утар Атының гүзәл, сихри карашлы принцессасына уйнатуны кирәк табалар. Соңыннан Н. Таҗдаровага «ТАССРның халык артисты», «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Кушлавыч авылыннан чыккан Мөхәммәт Вәлишин дә артист булып китә. Иренә һәм бөек шагыйрь туган авыл исеменә ихтирам йөзеннән, аның хатыны – артистка Рокыя – үзенә псевдонимны әллә каян түгел, Әтнә ягыннан сайлап ала: Рокыя Кушловская…
Тарих кызык: Зөләйхалар, Нәгыймәләр, Тукайлар туып ята. Әле кемнең кем буласын берәү дә белми. Әле Арчадагы икееллык һөнәр училищесында укып йөргән тәртипсез малайның – Әмәт тавыннан (Казан бистәсе) килгән Федяның да кем буласын белгән юк. Казан малае столярлык эшенә өйрәнә. Әмма дәрес вакытында берәр артык хәрәкәт эшләдеңме – хезмәт укытучысы туп-туры фуганок белән суга. Гел кыйнау… Федя бу хәлгә чыдый алмый, китап төпләү классына күчә. Анда да кыен. Көннәрдән бер көнне Федя кача. Арчадан җәяүләп Казанга чыгып кача. Иске Чүриле авылына килеп җитәр-җитмәс, атка атланган училище каравылчысы аны куып җитеп, Арчага кире алып кайта. Федяны яткырып суктыралар. Кемне кыйныйлар диген? Бөтен Россияне һәм Парижны таң калдырачак җырчы Фёдор Шаляпинны…
«Ул заманда Арчада яшәвемнән бер генә әйбәт истәлек калган, ул да булса – шимбә көн мунчада чабына идек һәм мунча янындагы карга чыгып ауный идек». Моны инде ул Парижда яза.
Утар Атыда, Әрнәштә, Кушлавычта Зөләйхалар, Нәгыймәләр, Габдуллалар туып ята, бишектә тибрәнәләр, Федяны, училище идәненә яткырып, чыбык белән туныйлар, Сембер шәһәреннән килгән 17 яшьлек Володя шулвакытта, царизмның реакцион кануннарына каршы протест белдереп, университетта сходка оештыра. Болар барысы да бер-ике елда Казан артында һәм Казанда…
Инде тагын кемне бирсен Казан арты дисәң – бәрәкәтле якта ниләр булмас… 1900 елны Казанда һөнәрче Җамалетдин Бикчәнтәев гаиләсендә бер малай туар. Чүәкче Җамалетдин Казан арты Өбрә авылыннан. Шәһәргә бәхет эзләп килгән. Малайга Салих дип исем кушалар. Нибары ике дистә ел үтәр – аның исеме инде Сәйдәшев дип яңгырар. Казан арты татар халкына әле алга таба да сәнгать кешеләрен бирер.
1895 елның 26 декабрендә Дөбьяз төбәге Чыршы авылында Гайниҗамал апа бер малай табар – ул малай татар сәхнәсенең сандугачы Ситдыйк Айдаров булып җитешер, татар музыка сәнгатен үстерүдә якташы Солтан Габәши белән җиң сызганып эшләр. Ситдыйкның биографиясе бик кызык: аның әнисе, Чыршыдан Казанга килеп, Зәңгәр Мәчет мулласы Касыйм хәзрәткә асраулыкка керә. (Ахырдан, Тукайны күмгәндә, бу хәзрәт, шагыйрь кабере өстенә басып, аның «Васыятем» дигән шигырен укый.) Мулла абзый Чыршы кызын Кайбыч ягы Иске Чәчкаб авылы егете солдат Хәнәфигә кияүгә бирә, алар дөньяга Ситдыйкны китерәләр. Ситдыйкның музыкаль тәрбиясенә Сәйдәшев зур йогынты ясый, Ситдыйк исә, үсә төшкәч, Тукайның остазы Мотыйгулла Төхфәтуллин кызы Галия Кайбицкаяга өйләнә… Галия Уральск шәһәрендә Тукай газета-журнал чыгарып ятканда туа.
Чыршы, – гомумән, хикмәтле, куәтле авыл. Легендаларга караганда, Пугачёвның бер кучеры Әбдрәшитов – шул авыл егете. Ахырдан Пугачёв офицеры – Рус Алаты егете белән бергә алар судта булалар. 1905 елда Әтнә төбәге кечкенә Шашы авылында туган Ильяс Әүхәдиев тә скрипка остасы, сәнгать белгече, педагог булып җитешер. Өбрә – Өмбе – Әлдермеш төбәгеннән совет чорында Әнвәр Бакиров, Хәй Вахитлар чыгар.
Ләкин болары инде соңыннан…
Игътибар иткәнегез бармы? Гомеренең иң соңгы айларына кергәч язган шигырьләрендә Тукай – Атлант кебек. Бер генә вак фикер, бер генә «бытовизм» юк. Тукай 1913 елга чыккач пәһлеванга әйләнә дә куя. Күңелен аның кемнәр биләгән соң? Толстой, Толстой… Некрасов, Мәрҗани, Пушкин, Лермонтов, Жуковский. Толстой фикере белән бер-бер артлы дүрт шигырь. «Суык» поэмасы. Китап төзүче тукайчылар юри әйтмиләр: Некрасовка ияреп язылган ул («Мороз – Красный нос»)… Һәм шулар арасында Мәрҗани. Ник алай, нигә гомеренең соңгы айларында гына Тукай аны телгә ала? Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин ки, Тукай 1913 елда кабат һәм иң көчле «прозрение» кичерә. Тарихны кабат күзаллаганда, яңадан Толстой. Тукайның Клячкин шифаханәсендә язган иң соңгы шигырьләреннән берсе – «Толстой сүзләре». Тукай анда намуслы хезмәт белән яшәргә, кеше малын алмаска чакыра, Толстойның кайсы сүзләрен нигезгә алган соң ул? Ихтимал, менә боларындыр: «Ничто так, как труд, не облагораживает человека. Без труда не может человек соблюсти своё человеческое достоинство» (Огонёк. – 1976. – № 12).
Толстой яза: «Существующий строй жизни подлежит разрушению… Уничтожиться должен строй капиталистический и замениться социалистическим» (шунда ук). Тукайда шул ук: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөртүдә бер мәгънә дә тапмыйм» (Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 4 т. – 1986. – 197 б.).
Тукай гомеренең соңгы айларында Толстой дөньясына керә. Шул ук чорда Тукай үзенең уй-хисләре белән Мәрҗанигә килеп чыга.
…Алар – Мәрҗани һәм Тукай – якташлар гына түгел. Аларның татар халкына иткән файдалары, ясаган тәэсирләре охшаш. Биографияләренең башлангыч адымы уртак. Тукай гомеренең ахырында әнә шулай Мәрҗанине ача.
Шиһабетдингә биш яшь тулганда, аның әнисе Бибихәбибә баладан үлә. Соңгы минутында, улын чакырып китереп, аның башыннан сыйпый. Бер шәкерт исә Шиһабетдинне әнисенең җеназасы артыннан күтәреп алып барган. Акыл иясе булу, философ булу, ихтимал, әнә шул минуттан яралгы алгандыр. Тукайда: «Мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: «Әнкәйне бирең!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (хәтерләвемне) язамын» («Исемдә калганнар»).
Казан артында әнә шундый биографияләр бар. Ләкин биографик янәшәлекләр моның белән генә бетми. Бөек биографияләрдә һәрвакыт охшашлыклар була. Казан ягы биографияләргә, гомумән, бай. Ул биографияләр, тегеләйме-болаймы, Казан артына параллель сорыйлар.
Бөек шәхес Николай Лобачевский бар. 1830 елда Казан тирәсендә ваба авыруы таралгач, университет ректоры Лобачевский, шул авыруга каршы көрәшү өчен, галимнәрдән, табиблардан отряд оештырган, махсус халат, бияләй киеп дезинфекция төнәтмәләре ясаган, профилактика уздырган. Күпмедер дистә еллар узгач, ваба авыруы Казан губернасына тагын һөҗүм иткән, әмма бөек математик инде юк. Татар авылларына профилактика белән килгән «урыс докторларын» надан муллалар кертмиләр, татар хатынының гәүдәсе – бөтен җире – гаурәт. Татар хатыны авырый башлаган тавык кебек. Тавыкны бит беркем дә дәвалап тормый: йә ул үлә, йә аны чалып ташлыйлар. Ваба авыруы таралган көннәрдә Казан губернасында бигрәк тә хатын-кыз кырыла. Әмма Ш. Мәрҗани, губернатор кәнсәләреннән торып, татар муллаларына фәтва күндерә: наданлыкның корбаны булмагыз, докторларны авылга кертегез, дәва чараларын уздырырга ярдәм итегез, ди.
Алар – Лобачевский, Мәрҗани, Тукай – әллә ничек кенә бергә бәйләнгәннәр, бер үк юлдан баралар, Казан губернасының язмышын, өчесе өч чорда булса да, бергәләп кайгырталар. Лобачевский, патша реакциясенең җәберен күреп, шәхси фаҗига кичереп (яраткан улы үлә), эшеннән алынып авыру хәленә килгәч, мәшһүр «Пангеометрия» дигән әсәрен кешегә әйтеп торып яздыра: үзе үлем түшәгендә. Мәрҗани, үз шәкертләрен чакыртып, үләренә санаулы көннәр, сәгатьләр калганын белә торып, тарихи хезмәтләрен әйтеп яздыра; Тукай, Клячкин шифаханәсенә кергәч, үз иҗатының балкышы булган шигырьләрен, мәкаләләрен яза.
Безнең фольклор галимнәре (Н. Исәнбәттән башкалары) әдәби телебезнең XVI йөз Казан шәһәр теле белән Казан арты авыл теле катнашмасы нигезендә туган халык иҗаты әсәрләре җыю буенча Арча – Әтнә – Дөбьяз – Балтач регионын гел читтә калдырып килгәннәр. Югыйсә фольклорчы Хуҗа Бәдигый Венгриядән килгән галимне 1907 елда нәкъ менә фольклор оясына – Курса авылына алып барган. Юлий Мейсарош белән бергә алар бик күп мәкаль-әйтем җыялар, 1912 елда X. Бәдигый бу мәкальләрне аерым китап итеп бастырып чыгара. Казан арты җырга, бәеткә, әкияткә, мәкальгә гадәттән тыш бай: һөнәрле, сәүдәле юл йөрешле, базарлы һәм иген-таулы җирдә шунсыз мөмкин түгел. Халык тыгызлыгын да искә алыйк. Менә 1897 елгы перепись нәтиҗәләре: Олы Әтнәдә – 2986 җан, Яңа Кенәрдә – 1998, Олы Мәңгәрдә – 1775, Яңа Кишеттә – 1326, Югары Курсада – 1197 җан. Зур авыллар!
Пугачёв явында актив катнашкан авылларда, 1878 ел вакыйгаларын кичергән халыкларда азмы бәет булгандыр! Хәлбуки фольклор секторы (КИЯЛИ – СССР Фәннәр академиясе Казан тел, әдәбият, тарих институты) гел Башкортстан АССР, Мордва АССР, Пенза, Горький яклары белән мавыкты. 1983 елда чыккан «Бәетләр» китабында да Казан арты җирлегеннән ике генә бәет – «Бәрәзә бәете» һәм «Поши бәете» кертелгән. Бик кызганыч! Югыйсә Тукайның сүзләре бар: «Безнең халык – шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт» иттеме, инде аның тугрысында иртәгә урамга бәетләр чыга» («Халык әдәбияты»).
Әйтик, кыз сату турындагы бәетләр Казан артында бик күп булган. Чөнки 1911–1913 елларда бу золмәт, Арча – Кенәр – Балтач якларына үтеп кереп, шактый ук киң җәелгән. «Йолдыз» һәм «Вакыт» газеталарында моңа каршы зур бер кампания барган. Казан артындагы ачлыктан файдаланып, бик күп сылу кызларны Төркестан сахраларындагы байларга өченче, дүртенче хатынлыкка саталар. Моның маклерлары була. Тукайда: «Бу сәнә ачлык җыланы чын халык бәгърен ашый» (1912). Сикертән, Курса, Түнтәр, Сәрдек, Бәрәзә, Иске Тазлар кебек авылларда маклерлар «эшли». Моңа протест белдереп язган мәкаләләрнең берсе – минем әтиемнеке. 1911 елда ул Сикертән авылында яңача укытучы мөгаллим булган. «Йолдыз» газетасында аның бу турыда нәфрәтле мәкаләсе басылган (1913, № 1047). 1978 елда мин «Азат хатын» журналында (№ 3) «Закладларга салган мал күк» дигән бер мәкалә бастырган идем. Анда Казан артыннан бер егетнең кызлар озатып маклер булуы турында телгә алына. Мәкалә басылып чыккач, бер кыз (Шапшы – Күшәр тирәсеннән иде) миңа килә дә болай ди:
– Сезнең мәкаләдә телгә алынган кеше – безнең күршедә. Аңа инде сиксәннән артык. Мәкалә чыккач, аңа әйткәннәр. Ул миннән журналны алып керүне сорады. Мин бер-ике көнгә сузып, җыенып кереп җиткәнче, ул үлеп тә куйган. Әмма мәкаләдә үзе телгә алынганны белеп үлде…
Бу турыда Казан артында бәетләрнең социаль-сыйнфый яктан иң көчлесе – «Бәрәзә бәете».
Бәрәзәнең кызлары чыпта суга үзләре,
Көне-төне чыпта сугып, пешегеп беткән күзләре…
Мондыйлар Казан артында күп булган. Бу төбәктә булган хәлләр, гомумән, әдәбиятта зур эз калдырган. Тукайның «Шүрәле» се бары тик Казан артыннан. «Кәҗә белән Сарык хикәяте» дә шуннан. «Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; үзең яхшы беләсең бит печән хакын» һ. б. Тукай моны 1909 елда язган, ә әкият 1877 елда Казанда уздырылган археологларның дүртенче съездында доклад итеп куелган инде. Тукай әле аны язып бетермәгән, дөресрәге, туктаткан. Аның әле съездда сөйләнгән тексты буенча дәвамы бар.
«Су анасы» – Казан арты татарларының гасырлар буе бала тәрбияләү мәктәбе булган педагогик кулланмасы. Монда ике эш эшләнә: а) кеше әйберенә тимә; б) ялгыз су коенма. Казан артында көн уртасында, бигрәк тә көндезге 12 дә, ялгыз су коенган баланы су анасы ала дигән ышану елгалар кибеп беткәнче яшәде әле. Тукай авыл, табигать темасына кайда гына торып язмасын, Уральскидамы, Казандамы – тасвир бары тик Өчиледән, Кырлайдан, Кушлавычтан, Масрадан, Иске йорт – Чиканас төбәгеннән. Бу бәхәссез.
Ниһаять, 1878 елгы Олы Мәңгәр, Мәмсә, Олы Әтнә восстаниесе материаллары бар. «Бәетләр» дә болар да юк. Димәк, тиешле экспедиция тиешле вакытта җибәрелмәгән. Бу материаллар безнең бәет жанрында иң көчле тасвирлы әсәрләр булып урын алырга тиешләр иде.
Казан артындагы социаль фон, сыйнфый көрәш иң зур полотно булып Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» дигән ике романында чагылыш тапты. Монда Мәмсә, Мәңгәр, Әтнә вакыйгалары да, Ш. Мәрҗанинең Казан бае Ибраһим Юнысов белән катлаулы авыр мөнәсәбәтләре дә – барысы да искиткеч зур осталык белән сәнгатьчә чагылдырылды. Кызганычка каршы, безнең әдәбият тарихында һәм тәнкыйтендә М. Галәүнең бу романнары тиешле дәрәҗәгә менгерелеп утыртылмады. Казан арты әдипләре өчен гадәти хәл инде ул: Тукай да шулай үз урынына менеп җитә алмый бит әле, Г. Камал да, Мәрҗани, Курсавилар да бик кыенлык белән күренәләр фәндә. Ярый әле, Я. Абдуллинның мәгълүм монографиясе чыкты дөньяга…
Тукай үзенең язмаларында бер генә тапкыр булса да «Арча» дип телгә алмый. Ә без – Арчадан чыккан әдәбият әһелләре – гел тукып торабыз: без – Тукай якташы, Тукай якташы… Арчада хәтта шундый әдәби берләшмә бар: «Тукай якташы». Язмаларында Тукай бер дә «Арчада булдым» дигән сүзне кулланмый. Югыйсә тарихи урын («Арча» сүзе) беренче булып 1375 елгы Новгород елъязмасында очрый. Арчада тарихи крепость булган. Ниһаять, Арча – Балтач юлыннан Радищев узган. Арча турында көндәлегенә язган. Арча крепосте тарихы С. М. Шпилевский хезмәтләрендә чагылыш тапкан. 1900 елның җәендә Казан университетының Тарих, этнография һәм археология җәмгыяте Арчага махсус экспедиция оештыра. Арча крепостеның башнясын саклау эше шәһәр старостасы Н. П. Щёлкинга йөкләнгән. Щёлкиннар нәселе Арчада әле дә яши.
Әнә шул тарихи «шәһәрчек» тә Тукай бер тапкыр да булмаган, аны телгә дә алмаган. Дөресме бу, табигыйме бу?
Бу сәер күренешкә ике яклап килергә кирәк. Беренчесе: Тукайның йөргән юлы беркайчан да Арчага туры килмәгән. Ул вакытта ат юлы: Өчиледән Кырлайга бару өчен Арчага керүнең хаҗәте юк. Өчиледән Яңа Масрага барганда да Арча читтә кала. Моны күз алдына китерәм: Өчиледән туры Мөндешкә, аннан Казанбашка, аннан Яңа Масрага. Казан – Өчиле арасында да Арча бөтенләй читтә кала. Тукайның очеркларында күренгәнчә, алар Казаннан Чыпчык, Коркачык, Тимерче, Кишмәт, Сәрдә юлыннан йөргәннәр (Тукайны 1911 елның декабрендә Өчилегә алып кайтучы кеше Сәрдәнеке булган). Тукай, Казанга кайтканда, нәкъ шул маршрут буенча узганын яза.
Икенчесе: Тукай томнарын чыгаручыларда. Тукай Өчилегә кайтып ятуы турында «Мич башы кыйссасы» дигән очеркында яза. Анда мондый юллар бар: «Беркөнне мин үземнең борадәр муллам белән, тәмам терелгән кеше шикелле, күтәренке бер рух белән авылымыздан ун чакрым ераклыктагы базарлы авылга киттем… Фатирчы бер карт урыска төштек. Монда бүтән авыл муллалары да бар икән, алар белән сөйләшеп, чәй эчтек… Без карт урыс белән икәү генә аулак өйдә калдык» (Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – 1977. – 174 б.). Томны төзүчеләр китап артына искәрмә бирәләр: «Базарлы авылга… Олы Әтнә… авылына» (шул ук том, 369 б.). Йә инде, алай ук ярамый бит! Иң беренче: Олы Әтнә авылында базарга җыелган муллалар нишләп әле «карт урыска» фатирга төшсеннәр? Әтнә авылында аның урысын, аның да картын каян табасың? Булмаган анда андый фатир төшерүче урыслар! Икенчесе: Өчиледән алып Әтнәгә кадәр ун чакрым түгел, ә бик яхшы гына утыз чакрым. Алайса, Өчиледән ун чакрымда нинди базарлы, урыслы авыл бар соң? Пашкау юлы белән (Пашков) Өчиледән көньяк-көнчыгышка ун-унике чакрым килсәң – Арча – урыслы авыл, дөресрәге, чиркәүле, чаңлы урыс авылы. Зур базарлы. Казан арты муллаларының һәр дүшәмбедә җыелып, «урыска» фатир төшеп, базардан соң самавыр янында гөлдерәп мәсәхәбә кыла торган мәҗлесләре бары тик Арчада гына булган.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.