Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Милли кадрлар үстергәнсең дип гаепләргә тырышсалар да, миннән укыганнар чын совет кадрлары булып эшлиләр. Бу хәл миңа һәм миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле, ягъни лагерьга… 1940 ел, 20 февраль».

1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр» дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин соңгы мәгълүматларга караганда бу дата дөрес түгел. Нигъмәтинең соңгы еллардагы тормышын өйрәнеп, без шуларны ачыклый алдык: Сталинград янында каты сугышлар барган вакытта, 1942 елның көзендә, 2326 номерлы хәрби госпитальгә бик нык авыру хәлендә бер хәрби кешене кертеп салалар. Госпиталь Дон буендагы Клец Почтовский авылы тирәсенә урнашкан була. Палатадагы санитарка бу авыруның берничә көн буена үзенә игътибар иткәнен сизә. Берничә көннән соң авыру санитарканы чакыртып ала да:

– Сез Казаннан түгелме? – дип сорый. Бу кеше профессор Галимҗан Нигъмәти була (санитарка – ВПИ ректоры, соңыннан ТАССР Мәгариф халык комиссары Галә Ходаяровның кызы Хәнифә Ходаярова. Ул хәзер РСФСР Статистика идарәсенең Татарстан бүлегендә экономист булып эшли).

«Озак сөйләшеп утырырга туры килмәде, – ди X. Ходаярова, – Галимҗан абый бик нык авыру иде. Ун көнләп ятканнан соң, без аны тылдагы госпитальгә эвакуацияләдек. Соңгы хәленә караганда, берничә көн генә яшәрлек иде». Шулай итеп, Нигъмәтинең соңгы язмышы ниндидер юллар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына килеп тоташа. Болардан чыгып, без инде Галимҗан Нигъмәти 1942 елның көзендә Сталинград янында совет гаскәрләре фашистларга каршы җимергеч һөҗүмне җәелдергән көннәрдә фронтта үлгән дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Кызганычка каршы, хәрби архивлардан эзләнүләр Нигъмәтинең соңгы көннәре турында берни дә бирмәделәр әле.

(Казан утлары. – 1965. – № 10)

Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге[18]18
  М. Мәһдиев мирасында Рахманколыйларга багышланган берничә мәкалә бар. Иң беренче материалны («Габделмәннан абзый семьясы») М. Мәһдиев 1962 елда Арчаның «Яңа тормыш» дигән район газетасында чыгара (11 декабрь саны). – Г. Х.


[Закрыть]

Әдәбият тарихына кагылган хезмәтләрдә, мемуар әдәбиятта әледән-әле Солтан Рахманколый дигән әдипнең исеме күренгәләп китә. Күренгәләп китә, ләкин шуннан да ары түгел. Ул истәлекләрдән, хезмәтләрдән аңлашылганча, Солтан Рахманколый язучы да, җырчы да, публицист та, тәрҗемәче дә, педагог та булган икән. Мәсьәләнең тагын бер ягына игътибар итик: аны, гадәттә, йә Тукай, йә Ф. Әмирхан турында язганда искә алалар. Мондый хәл үзе генә дә инде, бу әдипнең иҗат эшчәнлеген өйрәнеп, аны укучылар күз алдына бастыру кирәклегенә ишарә ясый. Солтан Рахманколый турындагы мәгълүматлар татар әдәбиятында гаять күп, ләкин алар бик таркау. Революциягә кадәрге матбугатта без аның турындагы мәгълүматларны «Аң», «Кармак» журналларында, «Заман календаре» нда, «Сүз», «Йолдыз» газеталарында очрата алабыз.

С. Рахманколыйның хикәяләре «Идел буе әдәбияты» сериясендә басылып чыккан иде. Революциядән соңгы тәнкыйтьтә «Идел буе әдәбияты» на кергән әсәрләр уңай бәя алмадылар. Әдәбиятчы М. Гали 1939 елда С. Рахманколыйның сүзлекләре турында да шактый гаделсез фикер белән матбугатта күренде. «С. Рахманколый төзегән сүзлекләр, – дип язган иде М. Гали, – госманлы-төрек тәэсиренә бирелеп ул вакыттагы югары катлау буржуа интеллигенциясе өчен генә кулланырга яраклы итеп чыгарылдылар»[19]19
  Гали М. Русча-татарча сүзлекләр // Совет әдәбияты. – 1939. – № 2. – 83 б.


[Закрыть]
.

Дөрес, соңгы елларда С. Рахманколыйның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге икенчерәк ноктадан карала башлады. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин һәм доцент Җ. Вәзиева 1954 елда, мәсәлән, С. Рахманколыйны демократик әдәбият вәкилләреннән берсе дип билгеләделәр һәм аның иҗатында гуманизм сыйфатлары барлыгын әйттеләр[20]20
  Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты. XX йөз, I кисәк. – Казан, 1954. – 58 б.


[Закрыть]
. Шул ук вакытта алар С. Рахманколыйның тәрҗемәчелек эшенә дә уңай бәя бирделәр[21]21
  Шунда ук. – 61 б.


[Закрыть]
. Җ. Фәйзинең «Мәрьям Рахманкулова» дигән хезмәтендә дә Солтан турында шул характердагы мәгълүматлар бар. С. Рахманколыйның әтисе – татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманкуловның иҗат эшчәнлеге филология фәннәре докторы Хатип Госман хезмәтендә уңай яктан искә алына[22]22
  Госман Х. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе. – Казан, 1960. – 8 б.


[Закрыть]
.

1961 елда, Ф. Әмирханның тууына 75 ел тулу уңае белән, матбугатта С. Рахманколый иҗатына кагылышлы тагын бер материал күренеп үтте[23]23
  Ибраһим Аитов. Ә хәтердә һаман менә бүгенге кебек // Совет әдәбияты. –1961. – № 1.


[Закрыть]
. Ф. Әмирхан турында язылган бу материал белән танышкач, бер нәрсә ачыклана: Солтан Рахманколый шул заманның алдынгы карашлы кешеләре – большевик Сергей Николаевич Гассар язучы Фатих Әмирхан белән берлектә татар эшчеләре, шәкертләре арасында листовкалар таратуда катнашкан, кыскасы, самодержавиегә каршы көрәш алып баручыларның берсе булган. Тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфыйговның 1964 елда чыккан хезмәтендә С. Рахманколый язмалары белән цензураның кызыксынуы һәм бер мәкаләсенең цензура киртәләре аша үтә алмыйча, дөнья күрми калуы әйтелә.

Югарыда санап [24]24
  Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 57.


[Закрыть]
үтелгәннәр үзләре генә дә Солтан Рахманколый эшчәнлеге аерым бер тикшеренүгә лаек дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ләкин шулай да ни өчен моңа кадәр Солтан Рахманколый әдәбият тарихының үги баласы булып килгән? Билгеле, моның күп кенә сәбәпләре бар. Бездә XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү эше әле соңгы елларда гына башланды. С. Рахманколый язышкан газеталар, журналларны актаруга, өйрәнүгә әлерәк кенә тотындык. Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Татар педагогикасы, дәреслекләр басу тарихы турында тикшеренүләребез аз. Татар телендәге публицистика тарихы турында да матбугатта материал бик аз. Менә шул өлкәләрнең кайсына гына күз салсак та, без, һичшиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеге белән очрашыр идек.

I

Солтанның әтисе Габделмәннан Рахманколыйның биографиясе бөтенләй диярлек билгеле түгел. Ачык булганы шул: бу кеше 1860 еллар тирәсендә туган, Казан артында Мәңгәр авылында яшәгән. Кышкарда мәдрәсә белеме алган. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви белемгә, әдәбиятка омтылыш көчле булганлыгы билгеле. «Таһир-Зөһрә»нең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши, И. А. Крылов әсәрләренең тәрҗемәчесе Таип Яхиннар нәкъ шул елларда Кышкарда укыганнар. Таип Яхин кебек үк, Габделмәннан Рахманколый да, мәдрәсә белеменә генә канәгать булмыйча, Казанга чыгып китә. Учительская школаны тәмамлагач, аны Саба ягындагы Олы Шыңар авылына мөгаллим итеп җибәрәләр. Анда Габделмәннан 14 ел буена балалар укыта.

1888 елда Габделмәннан мөгаллимнең беренче улы дөньяга килә. Аңа Әхмәтсолтан дип исем кушалар. Әхмәтсолтан үсә төшкәч, Габделмәннан Рахманколый, улын русча укыту максаты белән, Казанга күчеп килә.

1905–1907 еллар революциясе Рахманкуловлар гаиләсен бөтенләе белән үз дулкыннары эченә ала. Габделмәннан Рахманкуловның гаиләсе бу вакытта инде шактый ишәйгән була. Олы уллары Солтан һәм Нәҗип Казанның 1 нче реаль училищесында укыйлар. Каюм, Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә укып, соңыннан өйрәнчек печатник булып типографиягә эшкә керә. Алар артыннан Мәхмүт, Мәрьям үсеп киләләр…

Революцион хәрәкәткә бу гаиләдән иң беренче кеше булып Габделмәннан Рахманколый үзе катнаша. Революция көннәрендә Кәримовлар матбагасында эшләүчеләр дә үзләренең хезмәт хакларын арттыру, эш сәгатен кыскарту кебек таләпләр куялар. Кәримовлар матбагасында конторщик булып эшләүче Г. Рахманколый хуҗалар каршында эшчеләрнең интересын яклаучы авторитетлы фигурага әйләнә. Бу көннәрдә Рахманколыйлар квартирасы яшьләрнең штабы сыман булып китә. Солтан шул чорда сабакташы М. Вахитов, С. Н. Гассар, Ф. Әмирхан белән дуслаша, ниндидер яшерен җыелышларга йөри. Мәрьям Рахманкулованың сөйләвенә караганда, аларның квартирасындагы бер шкафның тартмасында ниндидер яшерен кәгазьләр сакланган, ул тартманың ачкычы М. Вахитов кулында булган.

1906 елның көзендә Казан уку йортларында студентларның революцион хәрәкәте көчәя. Политик яктан ышанычсыз табылган студентларны уку йортларыннан чыгаралар. Мәсәлән, эчке тәртипләргә каршы килгән өчен Скворцов дигән егет 1906 елның 7 сентябрендә 1 нче реаль училищесыннан чыгарыла. Студент Скворцовны кулга алу хәбәрен ишетүгә, анда 7 сентябрь көнне чуалышлар була, дәресләр өзелә.

1 нче реаль училищесының директоры бу турыда 12 сентябрьдә Казан укыту округының попечителенә хәбәр итә һәм, «элеккеге чараларның җитәрлек булмавын» искә алып, кайбер укучыларны училищедан куарга карар биргәнлеген әйтә[25]25
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 92 фонд, 2 тасв., 5581 эш, 57 док.


[Закрыть]
. Училищедан чыгарылганнар арасында VI В классы укучысы Солтан Рахманкулов та бар.

18 яшьлек егет, шулай итеп, урамга куыла. Архив документларына караганда, Солтан, үзен яңадан училищега алуларын сорап, гариза биргән. Бу гариза буенча 1906 елның 22 декабрендә, училищедан куылган кайбер укучылар белән беррәттән, Солтаннан да имтихан алганнар. Ләкин моңа кадәр яхшы гына укып килгән Солтан ни өчендер бу имтиханда «өч фәннән начар билге ала һәм кабат кабул ителми»[26]26
  Шунда ук, 6870 эш, 233 док.


[Закрыть]
.

1907 елның 7 маенда Габделмәннан Рахманколыйдан Казан укыту округы попечителенә гариза килеп керә. Бу гаризада «крестьян Рахманкулов үзенең улыннан реаль училищеның җиде классы өчен имтихан алуларын» сорый[27]27
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 6883 эш, 89 док.


[Закрыть]
. Моннан күренгәнчә, Солтан училище программасы буенча мөстәкыйль әзерләнгән булып чыга. Ләкин училищега ул инде кабат керә алмый. Илдә реакция башлана.

«Бәянелхак» нәширләре Сәйдәшевләрнең гомере, Тукай әйткәнчә, «судлашып та, чәйнәшеп» узган. «Бәянелхак» ның битләре ызгыш-талаш, гайбәт белән тулы. Ләкин шулай да булган: реакцион газета хуҗалары мещанлык талашлары белән кәгазь тутырганда, демократик яшьләр җай белән генә ул газеталарда үзләренең алдынгы карашларын уздырып торганнар. Шундыйларның берсе – политик ышанычсызлыгы өчен училищедан куылган Солтан.

Бу газета битләрендә Солтан Дәүләт думасын тәнкыйть итә, патша властеның гаделсез законнарына – армиядәге таяк дисциплинасына, хәрби кыр судларының аяусыз законнарына, патша цензурасына каршы протест белдерә. Реакцион газеталарның карагруһчыл шовинистик мәкаләләренә каршы ут ача, «социализм» дигән бөек исемгә соклана, эшчеләр интересын яклый. Менә берничә мисал. Реакцион карагруһчыл газета «Казанский телеграф» шул елларда бик күп санда антисемитик мәкаләләр бастыра. Солтан Рахманколый реакцион газетаның шул ямьсез эшчәнлегенә һөҗүм ясый: «Казанский телеграф» ның, – ди ул, – «Бөтендөнья яһүди дошманнары, берләшегез!» дигән лозунгы замананың китешенә муафыйк улмау гына түгел, бу кеби гомуми тәрәккый заманасында фәкать бер вәхшәт кенәдер»[28]28
  Рахманколый С. Дошманлык // Бәянелхак. – 1907. – № 161.


[Закрыть]
.

Милләтләрнең тигез хокуклылыгын яклау, шовинизмга, милләтчелек хәрәкәтенә каршы көрәш Солтан Рахманколыйның бөтен публицистикасы буенча кызыл җеп булып уза. «Бәянелхак» мөхәррирләре башка мөхәррирләр белән судлашып кайнашкан арада, С. Рахманколый бу газетада политик үткенлек белән ялтырап торган тагын берничә мәкалә чыгарып өлгерә. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтик: Солтанның күренекле большевик Хөсәен Ямашевның вафатына карата язылган мәкаләсе дә шул ук газетада басыла[29]29
  Бәянелхак. – 1912. – № 1014.


[Закрыть]
.

Күп кенә мәкаләләрендә яшь журналист патша самодержавиесенең реакцион хәрәкәтләрен урта гасыр вәхшәте белән тиңли. Андый мәкаләләрен укыгач, яшь егетнең кыюлыгына сокланырга гына кала! «Хәзерге хәрби кыр судлары, – ди ул үзенең бер мәкаләсендә, – урта гасырлардагы инквизициядән бер дә аерылмый. Сүз юк, бюрократиямез гаять оста! Гади суд кына җитәрлек булмагач, урта гасырлардан бөек Аурупада, хәтта бөтен дөньяда истигъмалдан чыккан судларны актарып чыгара!»[30]30
  Рахманколый С. Бюрократия һәм военно-полевая юстиция // Бәянелхак. – 1907. – № 142.


[Закрыть]
С. Рахманколый бу чорда ялкынлы рәвештә хөррият өчен көрәшкән декабристларны яклап искә ала, патшаларның кансызлыгын тәнкыйтьли.

Үзенең политик карашлары белән С. Рахманколый, әлбәттә, эзлекле революцион-демократ дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Әле ул үзен алардан аерым тота, большевиклар турында язганда да «без» дип түгел, бәлки «алар» дип яза. Ләкин хикмәт авторның политик симпатиясе кемнәр ягында булуда. Кайбер сатирик журналларның урынлы-урынсыз «социализм», «социалист» кебек сүзләр куллануына да С. Рахманколый каршы чыга. Аның фикеренчә, бу сүзгә төренеп монафикълык итәргә ярамый… «Мәзкүр «әдипләр», – ди ул, – …социализм кеби зур вә мөһим нәрсәнең йөзенә оятлык китермәкдәдерләр»[31]31
  Рахманколый С. Әдәбият паразитлары // Бәянелхак. – 1907. – № 129.


[Закрыть]
.

Солтанның кайнап торган энергиясе, политик мәкаләләре өчен «Бәянелхак» тар булып кала. Хәер, газетадагы андый ачыктан-ачык демократик фикер белән «Әхмәтҗан бабай» да килешеп бетмәгәндер. «Бәянелхак» ның аннан да «мөһим» эшләре – «кәрван» чәен, Бавари сырасын мактап, шигырьләр, номер саен йөзләгән игъланнар бирәсе бар бит! Әнә шуңа күрә Солтанның кулын бераздан без «Әлислах» һәм «Йолдыз» газеталарында күрәбез.

Яшь журналистның бу чорлардагы эшчәнлеге белән цензура да ныграк кызыксына башлый. С. Рахманколыйның «Төрек конституциясе» дигән мәкаләсе әнә шулай, цензор тарафыннан тоткарланып, дөнья күрми кала. Цензура комитетының губернатор өчен төзегән матбугат күзәтүендә басылмый калган бу мәкаләнең эчтәлеге сөйләнелә. Бу мәкаләдә С. Рахманколый, Төрек солтанының шәхесе изге түгел, әгәр ул халык теләгенә каршы эш итсә, аны революция юлы белән бәреп төшерү – бик табигый эш, дип исбат итә[32]32
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 420 фонд, 1 тасв., 150 эш.


[Закрыть]
. Әлбәттә, мондый конкрет, кискен хөкем самодержавиенең күзе һәм колагы булган цензурага ошамый. Тарих фәннәре докторы Р. Нәфыйгов, С. Рахманколый монда рус монархына ишарә ясый, дип билгели[33]33
  Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 57. Истигъмал – кулланыш.


[Закрыть]
.

С. Рахманколыйның революцион һәм реакция елларындагы политик карашларына йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: матбугатта ачыктан-ачык революцион таләпләр күтәреп чыкмаса да, яшь журналист үзенең рухы белән азатлык хәрәкәтенең ялкынлы тарафдары булды. Ул системалы рәвештә патша самодержавиесенең бюрократик өскормасын, гаделсез законнарын тәнкыйть итте, революция, социализм кебек яңалыкларга ихтирам белән карады. Бишенче ел революциясенең тарихи әһәмиятен аңлауда С. Рахманколый үз замандашлары арасында аек кешеләрдән берсе иде.

II

«Йолдыз» газетасының 1907 елгы бер санында «Яңа әсәрләр» дигән баш астында түбәндәге хәбәр басыла: «Ошбу көннәрдә рус әдипләреннән А. Пушкинның «Дубровский» нам романы Солтан әфәнде Рахманколый тарафыннан тәрҗемә ителеп… Кәримовлар матбагасында басылып чыкты». Бишенче ел революциясе белән уянган Тукайлар, Гафуриларның шигырьләре аркылы матур әдәбиятка тартылган татар яшьләре «Дубровский» әсәрен китап базарыннан йотып алалар.

Солтанның русчадан әзерлеге әйбәт була. Казан реаль училищесының программасында, шактый киң күләмдә төгәл фәннәр укытылудан тыш, француз, немец, инглиз телләре, антик әдәбият, рус әдәбияты укытыла, сочинениеләр яздырыла. Әтисе кулында ук рус әдәбиятына мәхәббәт рухында тәрбияләнгән Солтанга Ф. Әмирхан, С. Н. Гассар һ. б. белән аралашу да алдынгы әдәбиятка таба зур этәреш биргән. Шуңа күрә аның тәрҗемәсе заманы өчен шактый югары дәрәҗәдә булган. «Солтан әфәнде, – дип яза бер рецензент, – бәгъзе җирләрдә хосусан гореф вә гадәтләремезгә ятарлык күренәчәк урыннарда үз телемездә истигъмал ителә торган мәкаләләр илә тәрҗемә кыйлып өслүб ифадәсени назикләшдермешдер»[34]34
  Йолдыз. – 1907. – № 205.
  Нам – исемле.
  Өслүб – стиль.
  Ифадә – аңлатып бирү.
  Вакыйгъда – чынлыкта.


[Закрыть]
.

Матбугатта «Дубровский» ның җылы каршы алынуы Солтанны дәртләндереп җибәрә. Матур әдәбияттан тыш, ул фәнни-популяр әдәбият тәрҗемә итә башлый.

Реакция елларындагы татар әдәбияты үзенең бөтен тамырлары белән бөек рус әдәбиятының демократик рухтагы әсәрләренә тоташа. Тәрҗемә эше, ияреп язу көчәя, гомумән, рус әдәбиятының критик реализм юлыннан үсеп килүче татар әдәбиятына тәэсире арта. Татар вакытлы матбугатында Белинский, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев турында мәкаләләр күренә. С. Рахманколый әнә шул процесста үзәк урыннарның берсен алып тора. «Әлислах» ның 1908 ел 43 нче санында С. Рахманколыйның «Иван Сергеевич Тургенев» дигән мәкаләсе чыга. Тәрҗемәче татар укучыларына Тургенев әсәрләрен белү кирәклеген әйтә. Тургеневны ни өчен белергә кирәк соң? Менә нәрсә өчен: «Иван Сергеевич бичара крестьяннарның хәлләре вакыйгъда болай булырга тиеш түгел идекене вә анларның нәҗатенә ярдәм итү инсаниять наменә һәркемнең бурычы идекене сизә иде». Бу инде Рахманколыйның әдәбиятны социаль күзлектән чыгып бәяләргә омтылуын күрсәтә иде. «Тургенев әсәрләре, – ди ул, – хәзергә кадәр дә үзләренең шигъри нәфасәтләрен җуймамышлар вә җуячак түгелләрдер». «Әлислах» шул ук санында Тургеневның «Дым» әсәре мәкалә авторы тарафыннан тәрҗемә ителгәнен хәбәр итте.

И. С. Тургеневның «Дым» ы татар матбугатында искиткеч җылы каршылана. «Тургенев «Төтен» енең тәрҗемә ителүен күптән үк көтә идем, – дип яза тәнкыйтьче Кәбир Бәкер. – Өметсезләндергән бернәрсә булса, ул да хәзерге матбугатымызның начар баруы вә аның эчендәге сәүдәгәрләремезнең андый гали нәрсәләрдән түбәнрәк торулары иде». Бу уңайдан татар демократик яшьләре бөек рус әдәбиятына ихтирамнарын белдерәләр. «Тургенев әсәрләрендәге ләззәтне белер өчен генә дә русча белү ляземдер!» – ди К. Бәкер «Әлислах» ның 1908 елгы 43 нче санында. «Төтен» нең социаль-политик әһәмиятен дә яшьләр аңлыйлар. К. Бәкер бу әсәрне «хәзерге китап базарымызда тотылуы куркынычлы» китап дип атый. «Тәрбия» журналы исә тагы да эчкәрәк керә. Ул да, И. С. Тургенев турында махсус мәкалә биреп, С. Рахманколый тәрҗемәсе уңае белән болай ди: «…мәзкүр романда мәйданга куелган типлар, гәрчә әлегә кадәр интеллигенциямез тиеш кадәр оешып җитмәсә дә, безнең мәгыйшәтемездә дә әледән-әле очрый башлады, боның сәбәбе исә, әлбәттә, 1905 нче сәнә ихтилялыдыр»[35]35
  Тәрбия. – 1908. – № 3.


[Закрыть]
. Рахманколыйның «Төтен» е татар шәкертләренең, студентларының, гомумән, татар зыялыларының күзеннән томанны таратуда зур, файдалы эш башкарды. Реакциянең бөтен тармакларда һөҗүм башлаган бер чорында рус әдәбиятының саф җиле безнең әдәбиятыбыз өчен шифалы һава булды. Менә бу яктан караганда, С. Рахманколыйның хезмәте аеруча әһәмиятле.

«Төтен» нең аягы җиңел була. «Кулына тигән эшне эшләүдә машина»[36]36
  Сүз. – 1916. – № 44.
  Нәҗат – котылу, исән калу.
  Инсаниять – кешелек.
  Гали – бөек.
  Лязем – тиешле.
  Сәнә – ел.
  Ихтиляль – революция.


[Закрыть]
булган Рахманколый тиздән И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар» ыннан өзек, А. М. Горькийның «Дружки» хикәясен, Гюгоның «93 нче ел» романыннан өзек һәм башка күп әсәрләр тәрҗемә итә. Татар вакытлы матбугаты С. Рахманколыйның һәр тәрҗемәсенә аваз биреп бара. Демократик матбугат аның А. С. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итүен хуплап каршы ала. С. Рахманколый проза белән «Борис Годунов» ны, «Чегәннәр» поэмасын тәрҗемә итә. Соңрак «Аң» журналы аның А. С. Пушкиннан тәрҗемәләрен: «Үзләренең парлакълекләре илә тәрҗемә бабында нәмунә ителеп тотылырлык әсәрләрдер»[37]37
  Аң. – 1916. – № 6.
  Парлакъ – якты.
  Нәмунә ителү – үрнәк, өлге ителү.


[Закрыть]
, – дип бәяләде. Шунысы характерлы: татар матбугаты Октябрь революциясенә кадәрге бер генә тәрҗемәчегә дә шулкадәр югары бәя бирмәде, берсе турында да ул кадәр күп язмады. Менә шуларның барысын да искә алсак, Солтан Рахманколый безнең әдәбиятыбыз тарихында түрдән урын алырга тиеш икәнлегенә шик калмый.

III

1908 ел Рахманкуловлар гаиләсенә шактый борчулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Йорт башы Габделмәннан абзый авырый башлый, анда инде конторщик булып байлар көен көйләрлек егәр калмый. Мохтаҗлыктан котылу юлларын эзләп, Г. Рахманкулов үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Солтан даими эш таба алмый. Каюм әле өйрәнчек, Нәҗип реаль училищеда укып йөри. Алардан тыш, өйдә ике бала, фатир расходы…

Җитмәсә, иң олы улы Солтан, гармун, мандолина күтәреп, кайларгадыр китә, төннәр буе югалып йөри, ата-ананы борчый. 1908 елның башында ул Уральскидан килгән, үзеннән ике генә яшькә олы Габдулла Тукай турында өйләрендә сөйли башлый. Дөрес, гаилә өчен Тукай исеме яңа түгел, аның шигырьләрен, җыелып-җыелып, өйдә укыйлар иде инде. Шулай да матбага байлары, конторщиклар арасында Тукай турында төрле шөбһәле хәбәрләр йөри. Солтан язмышы өчен борчылып йөргән ата бер төнне улының мандолина күтәреп соң гына кайтып кергәнен күрә дә өстәл сугып кычкыра: «Йөрмә шул Тукай тирәсендә, җүнсез!» – ди. Ләкин бу кисәтү бушка гына һәм кыска гомерле була. Менә көннәрдән бер көнне Солтан Ямская урамындагы Матвеевлар йортына, үзләренең тар бүлмәләренә, җыйнак кына гәүдәле, нурлы йөзле, ярым русча киенгән Уральск егетен ияртеп кайта. Кунак егет чәй янында үзен бик әдәпле тота, кечкенә кыз Мәрьямне сөя, Габделмәннан абзый белән китап дөньясы, нәшрият эшләре турында сөйләшә. Баксаң-күрсәң, бик мөлаем егет икән бит бу Тукай дигәннәре! Чәйдән соң Солтан мандолинасын ала һәм өздереп кенә үзенең яраткан көе «Мәдинәкәй» не чиертә башлый. Солтан үзенең төпсез күзләре белән читкә карап, башын бераз арткарак ташлап уйный, моңлы көйне тыңлап, Тукайның да күзләре дымлана…

Шул көннән Солтан белән Тукай арасында кабергәчә беркетелгән дуслык башлана. Озын кичләр буе тынмаган әңгәмәләрдә Солтан белән Тукай Европа, рус әдәбияты турында сүз алып баралар. Беркөнне ул Тукайга мәшһүр драматург Шекспирның «Тимон Афинский» дигән әсәрен бирә. Тукай аны ике-өч кат укый. Бу әсәрне ул «Үз гомерендә иң көчле тәэсир иткән фаҗига» дип атый. «Менә ичмасам Тимон Афинский кебек галиҗәнап булсаң иде!» – дип сөйли Солтанга[38]38
  Рахманколый С. Тукай // Ялт-йолт. – 1913. – № 15.


[Закрыть]
.

Озак һәм каты авырудан соң 1908 елда Габделмәннан Рахманколый үлә. Гаилә тәрбиясе тулысы белән Солтан өстенә кала. Бу вакытта инде С. Рахманколый «Йолдыз» газетасында эшләшеп йөри. Тукай, Г. Камал кебек танылган язучылар белән тыгыз элемтәдә була. К. Бәкер, Ш. Мөхәммәдьяров кебек алдынгы фикерле журналистлар белән бергә эшли. Билгеле, «Йолдыз» редакциясенең составы мондый асыл егетләрдән генә тормый. Газетаның башында либераль карашлы Әхмәтһади Максуди тора. Газетаның эшчәнлегенә аның туганы, Дума депутаты, Франциядә университет тәмамлап кайткан Садри Максуди, «дин» дип, «милләт» дип, мәхәллә, мәчетләр турында гына газетаның һәр санында сүз куерткан мелла Мөнир Һади, Яңа Бистә мәхәлләсеннән мелла Садыйк Иманколый, мелла Кәшшаф Тәрҗеманиләр зур йогынты ясыйлар.

Солтан газета редакциясенең либералларча салкын исәбенә, мәсләгенә риза булмый: хуҗалар белән сүзгә килә. Ул, энергиясен кая куярга белмичә, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә язып карый. «Йолдыз» ның бер санында ул «Төрек әдибияты», икенче санында эсперантоның файдасы, өченче санында Алтын Урда хәрабәләре турында яза. Ләкин күпме генә чәчелмәсен, һәркайда ул үз идеалларына турылыклы булып кала. Ә аның идеалы – гуманизм, милләтләр дуслыгы, кешеләрнең социаль тигезлеге. Кара реакциянең, котырынып, вак милләтләрне үзара сугышка этәргән чорында ул матбугатта: «Фәлән милләт благородный, ак сөякле вә фәлән милләт «пәст» дигән кебек нәзырлар төптән кубарылып үзгәртелергә тиешләр»[39]39
  Йолдыз. – 1911. – № 713.
  Нәзыр – охшаш, үрнәк.


[Закрыть]
, – дип язды. Әнә шуңа күрә аның «протестчы калебе» азатлык, гуманизм җырчысы Тукай белән көннән-көн якыная бара. Тукай исә аны халык арасына – демократик рухтагы шәкертләр, журналистлар, приказчиклар, студентлар арасына алып керә.

Баштарак аерым фатирларда фикердәшләр мәҗлесләре оештыралар. Мәсәлән, М. Галинең 1943 елда чыккан бер мәкаләсендә китап бастыручы Хөсәен Әбүзәрев квартирасында уздырылган кичә телгә алына. Анда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, танылган скрипач Гали Зәйпин, С. Рәмиев, С. Рахманколый һәм башкалар катнашалар. Зәйпиннең скрипкасына кушылып, үзенең куәтле тавышы белән башта Сәгыйть Рәмиев җырлый, аннан Солтанны җырлаталар. Күпчелек борынгы көйләр җырлана. Солтан мандолинада татар көйләрен уйный. Бу кичәдә Тукай да «Тәфтиләү» һәм «Сүнде дәрт» көйләрен җырлый[40]40
  Гали М. Тукай җырчы һәм җыр-музыка сөюче // Совет әдәбияты. – 1943. – № 4.


[Закрыть]
. Соңрак С. Рахманколый: «Тукай гомумән музыкага гаять хисле булдыкыннан, мин җырлаган вакытта, минем музыка хаталарымны табып күзәтә торган иде»[41]41
  Ялт-йолт. – 1913. – № 15.


[Закрыть]
, – дип искә алды. Шагыйрьнең соравы буенча аның «Эштән чыгарылган татар кызына» һәм «Милли моңнар» дигән әсәрләрен беренче мәртәбә Солтан җырлый. «Мин, – дип искә алды С. Рахманколый үзенең Тукайга багышланган мәкаләсендә, – шагыйрьнең бу шигырьләрен җырлап, хәтта бәгъзе вакыт елаштыргалый да торган булып калдым»[42]42
  Шунда ук.


[Закрыть]
. Әйтергә кирәк, Солтанның җырчы буларак татар яшьләре арасында шөһрәте бишенче еллардан ук килә. Революция көннәрендәге тар күләмле мәҗлесләрдә, мәсәлән, үзенең якын дусты Аитовлар квартирасында, Әмирханнар, Гассарлар белән яшерен җыелышларга Солтанның гармун белән йөргәнлеге билгеле[43]43
  Ибраһим Аитов. Ә хәтердә әле һаман менә бүгенге кебек // Совет әдәбияты. – 1961. – № 1.


[Закрыть]
.

С. Рахманколыйның концерт эшчәнлеге үз вакытында матбугатта югары бәя ала. «Солтан әфәнде Рахманколый илә Фәүзи әфәнденең «Зиләйлүк», «Ашказар», «Җәмиләбикә» һәм «Гөлчәчәк» көйләрен тәганни итүләре, – дип яза «Йолдыз» газетасы, – тыңлаучыларның һушларына китте вә шул сәбәптән анларны тәкрар чакырып чыгардылар. Хакыйкатьтә Солтан әфәнденең хили гүзәл тавышка малик икәнлеге мәгълүм булды. Тырышып тавышын ислях кыйлган тәкъдирдә аның яхшы ук базында булуы өмид ителә»[44]44
  Йолдыз. – 1911. – № 645.


[Закрыть]
. Соңрак төрле шәһәрләрдә чыккан татар газеталарында Солтанның музыка һәм җыр остасы булуы турында күп фикер әйтелде. «Вакыт» газетасында К. Бәкер аны «оста музыкант»[45]45
  Вакыт. – 1917. – № 2153.


[Закрыть]
дип бәяләде. «Кармак» журналы да аны «иң оста музыкант, тәгъриф итеп булмаслык дәрәҗәдә яхшы бер җырчы»[46]46
  Кармак. – 1916. – № 8–9.
  Тәганни итү – көйләү.
  Хили – байтак.
  Малик – ия.
  Тәгъриф – аңлату.


[Закрыть]
дип атады. Шундый бер хәл була: яшьләр кичәсендә программа буенча Солтан җырларга тиеш икән. Конферансье, тамашачылар алдына чыгып, Солтан әфәнденең авырып китүен әйтә һәм залдан гафу үтенә. Ләкин кая ул! Халык: «Чыксын, Солтан әфәнде чыксын!» – дип шау куба, конферансьега алдагы номерны әйтергә мөмкинлек бирми. Кул чабулар, тавыш бөтен залны дерелдәтә. Зал шактый вакыт шулай тавышлангач, сәхнә уртасына аксыл йөзле, хәлсез Солтан чыгып баса. Конферансье аңа урындык китереп бирә. Солтан, халыкка карап, хәлсез генә елмая, урындыкка тотына… һәм үзенең йомшак бәрхет тавышы белән залга моң сибә:

 
Җәйли лә генә печән чапмадым,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннәр өзеп капмадым.
Бик күп йөрдем, җаным, күпне күрдем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Синнән матурны мин тапмадым.
 

Зал тын алмый тыңлый… Җыр тәмамлана. Солтан, урындык терәгенә таянып, башын ия, йөрәген тота, һаман да хәлсез елмая. Зал тагын ду килә. «Афәрин! Браво, Солтан әфәнде! Рәхмәт!» дигән сүзләр яңгырый.

Андый кичәләргә Солтан үзе белән бергә кечкенә сеңлесе Мәрьямне дә алып баргалый. Кичәләрнең берсендә: «10 яшьлек бер бала (Мәрьям Рахманкулова) үзенең гүзәл нәгъмәләре илә мәҗлескә хазир булган кешеләрне хәйранга калдырды, бөтен зал аны алкышладылар, тәбрик иттеләр һәм клуб идарәсенең үзе тарафыннан бирелгән һәдия илә бәрабәр мәҗлескә хазир булган бәгъзе бер кешеләр тарафыннан да мәзкүр балага һәдияләр бирелде»[47]47
  Йолдыз. – 1912. – № 795.
  Нәгъмә – көй, моң, җыр.
  Хазир булган – шунда булган.
  Мәзкүр – югарыда әйтелгән.
  Һәдия – бүләк.
  Мөрәттип – төзүче.


[Закрыть]
, – дип яза газета. РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулованың иҗат уңышлары әнә каян башланган!

1913 ел. Мәзлум мужикларның кайнар йөрәкле җырчысы Тукай үлә. Солтан Рахманколый рухи юлбашчысыз кала. 1913 елның апреленнән башлап Солтан тирән күңел төшенкелегенә бирелә, йомыла. Коточкыч җан газабы башлана. Өйдә ишекле-түрле йөреп, аның шигырьләрен яттан укый. Ләкин күңел һаман да эзләнә, борчыла. Аяклар үзеннән-үзе Яңа Бистәгә өстериләр. Татар зираты. Солтан монда бик еш килә. Үзе белән сеңлесе Мәрьямне дә алып йөри. Тукай үлә, ләкин Солтан аннан аерыла алмый. Шулай юллар аны һәрвакыт Тукай янына алып баралар…

IV

«Йолдыз» газетасы 1911 елда берничә тапкыр шундый реклама бирә: Русча белергә теләүчеләргә зур сөенеч! Яңа гына басылып чыкты: бу көнгә кадәр татар матбугатында һич мисалы күрелмәгән, һәркем өчен бер нөсхәсе иң кирәкле вә иң файдалы китап «Русча-татарча мөкәммәл лөгать». Мөрәттипләре: С. Рахманколый вә Г. Кәрам. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы ватандашларымыз руслар илә мөгамәләдә булган зат өчен рус теленең ачкычы хөкемендә булганга иң кирәкле, хосусан: мөгаллим вә мөгаллимәләр, русча укучы әфәнделәр вә ханымнар, имамлар, рус теленнән тәрҗемә итүчеләр, ниһаять, сәүдә әһелләре өчен иң беренче ярдәм вә һәрвакыт янда булдырырга лязем бер әсәрдер»[48]48
  Йолдыз. – 1911. – № 664.


[Закрыть]
. Татар газеталары, журналлары бу сүзлекнең чыгуына зур игътибар бирәләр. Теләсә кайда бу хезмәткә реклама, рецензияләр басыла. Шунысы характерлы: либераль буржуаз газеталарда бу китапның әһәмияте рус халкы белән татар халкы арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуда дип бәяләнә. «Рус лисанының утыз биш мең кадәр сүзе» кергән бу китап «бик кирәкле вә бик файдалы», – дип яза рецензентлардан берәү[49]49
  Шунда ук.
  Шөрякә – иптәшләр.
  Гаһед итү – ант итү, килешү, вәгъдә бирү.
  Шатранҗ – шахмат.
  Җисмани – физик.


[Закрыть]
.

С. Рахманколый бу сүзлекне бик авыр шартларда төзи. Тар гына квартираның өстәле тулы картотека, идән тулы белешмәлекләр, энциклопедия… Язган бер табак кәгазьне күтәреп, «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрякәсе» нә китәсең, аннан тамак туйдырырлык аванс аласың. Дөрес, Әхмәтгәрәй Хәсәни – алдынгы карашлы кеше. Солтанның якын дусты була. Шуңа күрә сүзлекне дөньяга чыгару өчен ул хәл кадәре ярдәм күрсәтә.

Рецензентлар һәм реклама бирүчеләр чыннан да ялгышмыйлар. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы 1911 елдан алып дистәләрчә еллар буенча татарларга рус телен үзләштерүдә өстәл китабы булып хезмәт итте. Октябрь революциясеннән соң да, 1920 елда, бу китап яңадан чыгарыла. «Лөгатьнең беренче мөрәттибе булган иптәшемез Солтан Рахманколый вафат итү сәбәпле, бу тәбгысында аның ярдәменнән мәхрүм калдык», – дип яздылар сүзлекне чыгаручылар анда. Әйе, бу китап халыкка файдалы хезмәт күрсәтте, аның һәр юлында, һәр сүзендә Солтанның соңгы энергиясе, йөрәк җылысы бар иде.

«Мөкәммәл лөгать» китап базарында тиз таралып бетә. Ә Солтан инде икенче хезмәтен яза. «Мәгариф» ширкәтендә ул 1912 елда 3000 сүзле «Учебник-самоучитель разговорного языка для русских» дигән китабын чыгара. «Бу өйрәткеч-дәреслек, – ди ул китапка сүз башында, – татар теле белән кызыксынучыларга татар теленең грамматик нигезләрен һәм практик сөйләшү мәгълүматларын бирүне күздә тота». Рахманколыйның бу китабы да эссе чүлгә төшкән яңгыр тамчысы кебек була – ул да тиз сатылып бетә. Русча өйрәнергә теләүче яшьләр шәфкатьсез: матбугат аркылы алар Солтан әфәнденең «кесә лөгате» чыгаруын сорыйлар, өмет итәләр, көтәләр. Ниһаять, 1915 елда «ике йөз сиксән биткә гүзәл рәвештә басылган вә ун мең чамасы сүзләр» белән «Русча-татарча кесә лөгате» дә дөньяга чыга.

Әгәр бездә кем дә булса берәү сүзлекләр төзү тарихын язса, шиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеген ул кеше беренче дәрәҗәгә куяр иде. Милләтебезгә рус телен өйрәтүдә аның хезмәте бәя биреп бетергесез! Монысын ул тарих язылганчы ук әйтеп куярга була.

V

С. Рахманколыйның тагын бер өлкәдәге эшчәнлеге турындагы сүзне без ахырга калдырдык. Аның язучылыгы – мәгълүм нәрсә. Заманында тәнкыйтьче К. Бәкер аны «оригинальный хикәяләр язучы» дип билгеләгән иде. Дөрес, С. Рахманколый татар әдәбиятында борылыш ясаган яки зур тавыш куптарган мәшһүр язучы түгел. Аның хикәяләре аз. Ләкин бик үзенчәлекле. Язучы буларак ул 1909 елда «Йолдыз» газетасы битләрендә күренә. Анда Рахманколыйның «Чын хыял» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Бу хикәядә әле язучы тулысы белән романтизм тәэсирендә була.

…Кайчандыр шаулап, гөрләп торган алпавыт утары инде җимерелгән, ярым хәрабә хәленә килгән. Хикәянең герое шул утар янына барып чыга һәм, ниндидер шөбһәле, караңгы уйлар эченә батып, утарның тарихын белергә тырыша. Хикәядә чынбарлык, тормыш картиналары әле бөтенләй диярлек бирелми, ул баштан ахырга кадәр геройның хыялына, аның тәэссоратына корылган. Ләкин бу хәл С. Рахманколыйның беренче адымы өчен генә характерлы була.

Чын-чыннан язучы булып ул бик кыска вакыт эчендә – империалистик сугышның беренче елларында формалашты.

Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин империалистик сугыш чоры татар әдәбияты турында болай дип язды: «Демократик әдәбият традицияләрен дәвам иттерүче яшь язучылар… үзләренең язганнарында гуманизм һәм сугышка каршы идеяләрне яклаучылар булдылар. Болар арасында Габдулла Харис, Габдулла Сөнгати, Мөхәммәт Гали, Мирхәйдәр Фәйзи һәм Солтан Рахманкулов кебекләрнең әсәрләрен күрергә мөмкин».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации