Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 50 страниц)
1977
Г. Камал – журналист[196]196
Мәкалә беренче тапкыр «Г. Камал «Йолдыз» да» исеме белән «Казан утлары» журналында (1979, № 1) чыга. Текст һәм әлеге исеме М. Мәһдиевнең «Әдәбият һәм чынбарлык» китабы буенча бирелә. – Г. Х.
[Закрыть]
Гомеренең мәгълүм бер өлешен Г. Камал «Йолдыз» газетасында уздырды, газетаның хатлар, информация, әдәби бүлекләрендә катнашу белән бергә, ул «Йолдыз» да күптөрле темаларга мәкаләләр бастырды. Г. Камалның журналистик таланты бу темаларда бертигез чагылмады, әмма басылган мәкаләләренең сан һәм күләм ягыннан күплегенә, зурлыгына игътибар итсәң, аның «Йолдыз» дагы эшчәнлеге – аерым алып тикшерүне сорый торган бер өлкә.
…Г. Камалның «Йолдыз» да эшчәнлеген тулысы белән яктыртуны автор үзенә йөкләми – бер мәкаләдә бу мөмкин дә түгел – биредә Г. Камалның «Йолдыз» да басылган мәкаләләренә бер күзәтү ясап чыгу гына максат итеп куелды.
Яңа чыккан китапларга, куелган спектакльләргә матбугатта рецензия биреп баруны татар әдәбияты тарихында Галиәсгар Камал башлап җибәргән һәм бу жанрга нигез салган дип ышанып әйтә алабыз. Игътибар итик: бу жанр безнең көндәлек рухи тормышыбыз өчен гадәти бер хәлгә әйләнгән, хәзер бездә дистәләгән әдәбият тәнкыйтьчесе, дистәләгән театр тәнкыйтьчесе бар. Әмма 1907 елда, Г. Камал «Йолдыз» га языша башлаганда, аларның саны бик аз булган әле.
Г. Камал «Йолдыз» битләрендә, 1907 елдан башлап, даими рәвештә рецензияләр рубрикасын алып бара. Әйтергә кирәк, бишенче-унынчы елларда татар әдәбиятына килеп кергән күп шагыйрьләр арасыннан Г. Камал, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак, Тукайны һәм Гафурины аерып ала алды. «…Арада фәкать өч кеше калды. Боларның берсенә (Нәҗип Думавига) нинди тамга (проба) сугарга хәзергә мин булдыра алмыйм. Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнде алга чыгалар. Хәзерге көндә шагыйрь исемен йөртергә икесе дә лаектыр», – дип язды Г. Камал[197]197
Йолдыз. – 1907. – № 201.
[Закрыть].
Г. Камал газета битләрендә Тукайның һәр яңа китабына диярлек мөнәсәбәтен белдереп бара. Шагыйрьнең беренче китабына кергән шигырьләрен, бераздан «Алтын әтәч» поэмасын югары бәяли. «Алтын әтәч» турында Г. Камал болай дип яза: «Назымы гаять җиңел булу өстенә, тасвирлары да гаять шагыйранәдер»[198]198
Йолдыз. – 1909. – № 406.
[Закрыть].
Г. Камал әдәби тәнкыйтьтә объектив булуны күп нәрсәдән артыграк күрә. 1907 елда шагыйрь буларак М. Гафурига зур бәя биргән һәм өмет баглаган Г. Камал, мәсәлән, аның кайбер проза әсәрләрен кабул итә алмый. «Хикәя, – дип яза ул М. Гафуриның 1908 елда чыккан «Үги балалар» исемле китабына рецензиясендә, – хикәялектән бигрәк, заказ буенча «Милли шигырьләр» шикелле подрәт эшләгән нәрсәгә бик охшыйдыр. Хикәя… ашыгып эшләнгән, авторы «тасвир кыйлган вакыйгаларның һәммәсенә үзенең фарзыны ияртәдер»[199]199
Йолдыз. – 1908. – № 243.
[Закрыть].
Югарыда китерелгән өзек Г. Камалда тәнкыйтьче өчен бик кирәкле сыйфат – әсәрнең авторына карата шәхси мөнәсәбәтләрдән югары тора алу сыйфаты булганлыгын күрсәтә. Дөрес, әдәби тәнкыйть эшчәнлегендә Г. Камалның аяк-кулын богаулап торган бернәрсә бар иде: ул – тәнкыйтьченең әлегә мәгърифәтчелек карашлары басымы астында булуы. Әнә шуңа күрә ул кайвакытта үгет-нәсыйхәтчелеккә корылган дидактик әдәбият турында зур мактау фикерләре белән чыкты, шактый төссез, нәсыйхәтле әдәби әсәрләрне күкләргә күтәреп мактады. Күренекле журналист һәм күп кенә әдәби әсәрләр авторы Ф. Кәриминең реализмнан шактый ерак торган «Хыялмы, хакыйкатьме?» әсәре Г. Камал тарафыннан әнә шулай югары бәя алды. Г. Камал бу әсәрне «Туя алмаслык ләззәт илә укылачак әсәрдер»[200]200
Шунда ук.
[Закрыть] дип бәяләде.
«Фатих әфәнде аз яза, ләкин матур яза», – дип, авторның художниклык сәләтенә югары бәя бирде. Шундый ук югары бәягә Ф. Кәриминең уртакул әсәре – «Мирза кызы» да лаек булды. Г. Камал үзенең рецензиясендә әсәрнең, әдәби эшләнешенә, образлар системасына кагылып тормаган көе, эчтәлеген мактады[201]201
Йолдыз. – 1907. – № 177.
[Закрыть].
Драматургия тәнкыйтендә ул, киресенчә, дидактизмга каршы чыкты, реалистик әсәрләргә генә югары бәя бирде. Ярулла Вәлинең үгет-нәсыйхәтчелеккә һәм рационализмга корылган ясалма әсәрен – «Ачлык кушты» драмасын – Г. Камал каты тәнкыйть итте. «Моңарчы, – диде ул, – милләтче сала карчыклары илә философ дворниклар дөньясында күренгәне юк. Булмагач – язмаска кирәк»[202]202
Йолдыз. – 1908. – № 274.
[Закрыть].
Шул ук вакытта ул Г. Коләхмәтовның «Яшь гомер», Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмаларын яклап чыкты. «Арада иң сәламәт туганнарыннан берсе – «Яшь гомер» исемендәге драма рисаләседер, – дип язды ул үзенең бер[203]203
Йолдыз. – 1910. – № 514; 1912. – № 823 һ. б.
[Закрыть] рецензиясендә. – Драманың тасвир җәһәтләре хили гүзәлдер. Икенче, өченче вә бишенче кисәкләре бик маһиранә тасвир иделгән. Хосусан икенче пәрдәнең, гәрчә уенга тәгаллеке бик аз исә дә, хикәядәге каһарманнарның хәрәкәтләренә даир бу пәрдәдә дә һичбер нәрсә булмаса да, тасвиры бик табигый һәм вакыйгага мотабикъ рәвештәдер»[204]204
Йолдыз. – 1908. – № 270.
[Закрыть], – дип, татар пролетар әдәбиятының беренче үрнәкләреннән булган «Яшь гомер» гә уңай бәя бирде.
Г. Камал Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасы персонажларының тормыштан алынган булуына да сокланып язды. Бүгенге көндә, диде ул, андый типларны Казанда табарга мөмкин. Шул ук вакытта Г. Камал, татар укучыларының үзенчәлекле-самими бер сыйфатын истә тотып: «Һәрбер язылган әсәрләрне бу фәлән кеше хакында язылган икән дип тәэвил кыйлырга яратучылар, бу да фәлән бай балалары хакында язылган икән дип әйтерлек дәрәҗәдә якын тормыштан алынган типлардыр» дип күрсәтте[205]205
Йолдыз. – 1910. – № 514.
[Закрыть].
Г. Камал «Йолдыз» битләрендә татар театрының репертуары – французчадан, русчадан, төрекчәдән тәрҗемә ителгән сәхнә әсәрләре («Галимнәр илә наданнар», «Саран», «Явызлыкның җәзасы») турында бик тәфсилле, тирән анализлы рецензияләр бастыра[206]206
Йолдыз. – 1907. – № 120; 1909. – № 373; 1915. – № 1530.
[Закрыть]. Театр репертуарына, сәхнә әсәрләренә багышланган рецензияләр белән беррәттән, ул татар артистларының иҗат портретларын тудыруга да беренче омтылыш ясый. Мәсәлән, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина, Габдулла Кариев, В. Мортазин һ. б. артистларның сәхнә үзенчәлекләре, амплуалары турында фикер йөртә[207]207
Йолдыз. – 1909. – № 408. Хили – байтак. Маһиранә – осталарча.
Хосусан – бигрәк тә.
Тәгаллекъ – бәйләнеш.
Даир – бәйле.
Мотабикъ – охшашлы.
Тәэвил – аңлату, юрау.
[Закрыть].
Г. Камалның әдәби-тәнкыйть эшчәнлегендә шулай ук «Гасыр», «Сабах», «Мәгариф», «Милләт», «Вакыт» һ. б. көтепханәләр чыгарган китапларга рецензияләр дә байтак. Рецензияләр арасында мәктәп дәреслекләренә (мәсәлән, Гали Рәхим чыгарган «Җир йөзе» дигән география дәреслегенә), балалар өчен уку китапларына («Балалар күңеле» сериясе) багышланганнары да бар.
Югарыда китерелгән мисаллар гына да Г. Камалны XX йөз башы әдәби тәнкыйтьчесе дип атарга тулы хокук бирәләр. Әмма Г. Камалның «Йолдыз» да эшчәнлеге күпкырлы, күптармаклы булды. Ул үз чорының бер генә вакыйгасына да битараф калмады, иҗтимагый хәрәкәт, әдәби процесска кагылышлы һәр вакыйгага көнендә аваз салып, мөнәсәбәтен белдереп барды. Большевик Хөсәен Ямашев үлгәч, аның турында зур мәкалә белән чыгучы да Г. Камал булды.
Либераль газетада большевик Ямашевны күмү турында зур мәкалә бастыру Г. Камалның гражданлык батырлыгы иде[208]208
Йолдыз. – 1912. – № 808.
[Закрыть]. Бу – политик акт. Моның шулай икәнлеген аңлау кыен түгел, «Йолдыз» Казан сәүдәгәрләренең, либераль байларның, либераль укымышлыларның ышанычлы органы булып килде. Әмма либераль редакторның кайбер якларыннан Г. Камал, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебекләр оста файдаландылар һәм «Йолдыз» да кыю-кыю гына мәкаләләр, әдәби әсәрләр бастырдылар. Ихтимал, бу кыюлыкта төп скрипканы Г. Камал уйнагандыр. X. Ямашевның кинәт үлеме турында хәбәр итеп, «Йолдыз» мондый сүзләр белән Ямашевка үз мөнәсәбәтен белдереп куя: «Хөсәен әфәнде бик аз кешеләргә генә мөяссәр була торган әхлак хәмидәләргә малик иде»[209]209
Шунда ук. – № 806.
[Закрыть]. X. Ямашевның үлү хәбәре газетада басылган көннәрдә кайгы уртаклашкан хатлар белән редакцияне күмеп ташлыйлар. Редакция боларның бер өлешен баса һәм шуның өстенә бу турыда күп хатлар килүе турында да информация бирә. Әмма «Йолдыз» ны укучылар арасында карагруһчылар, кадимчеләр, Печән базары каһарманнары да байтак бит әле. Алар да аваз сала: Хөсәен Ямашев турында язуыгызны туктатыгыз дип, дулап, редакциягә хат язалар. Газета монысына да урын бирә[210]210
Шунда ук. – № 812.
Мөяссәр – җиңел үтәлешле.
Хәмидә – мактаулы.
[Закрыть]. Тик газета идарәсен гаепләргә ашыкмыйк: алдагы саннарының берсендә ул Тукайның мәгълүм шигырен бастыра: «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» һәм «Янә бер хатирәм». Шулай итеп, большевик Хөсәен Ямашев турындагы материаллар газетада бер ай буена диярлек басылып баралар. Монда, әлбәттә, Г. Камалның тәэсире булгандыр дип уйларга тулы нигез бар.
«Йолдыз» да Г. Камал алып барган рубрикаларның тагын берсе – сәяси, халыкара мәсьәләләр турында. Газетаның 1912 елгы бер санында мондый хәбәр басылган: «Мөхәррирләремездән Галиәсгар Камал әфәнде, Балкан вакыйгалары хакындагы хәбәрләрне тәхкыйкъ кыйлу өчен, Төркия вә Болгария мәмләкәтләренә сәяхәткә китте»[211]211
Йолдыз. – 1912. – № 909.
[Закрыть]. Төркиядә Г. Камал хәбәрче сыйфатында 1912 елның ахырыннан 1913 елның февраленә кадәр була. Кыска гына вакыт эчендә Г. Камал Төркиянең эчке хәле турында «Йолдыз» да унике подвал хәбәр бастыра. Бу циклда кадимчеләр өчен изге саналган Төркиянең кайбер «изгелекләрен» ачкан мәкаләләр дә бар. «Истанбул мәктүпләре» яки «Истанбул хәбәрләре» исеме белән басылган бу мәкаләләрнең берсендә хаҗга баручы мөселманнарга Төркиянең мөнәсәбәте турында языла. Мәгълүм булганча, эчке Россия мөселманнары, хаҗ сәфәренә бару өчен, Одессага җыелып, шуннан диңгез пароходына утырып, Истанбулга килгәннәр. Истанбулдан соң алар, чит ил компанияләренең судноларына утырып, Искәндәриягә (Александриягә) юл тотканнар. Аннан ком сахралары аркылы мәшәкатьле, озын юл башланган. Хаҗилар юлда зур газап кичергәннәр, йогышлы авырулардан җәфа чиккәннәр, шуның өстенә чүл гарәпләре – бәдәвиләр – «үз диндәшләрен» кычкыртып талаганнар; чүл «пиратлары» өчен хаҗиларның акча янчыгы зур чыганак булган. Әмма хаҗиларны изге хәлифәлек – Төркия маклерлары да бик нык талаган. Истанбулга исән-имин килеп төшкәннәренә Россиягә кайту өчен билет алу кыен булган, Истанбул портында Россия хаҗиларын талап яшәүче бөтен бер катлау мөселман спекулянтлары барлыкка килгән. Төркиягә зур ихтирам саклаган «Йолдыз» газетасында Г. Камал, әнә шулай пәрдәне күтәреп, «дин кардәшләр» нең чын йөзен күрсәткән[212]212
Шунда ук. – 1912. – № 912–924; 1913. – № 925–937.
[Закрыть].
1907–1912 еллар арасында «Йолдыз» да Г. Камал күтәреп чыккан мәсьәләләр гаять күп. Болар, – нигездә, көнкүреш темасына кагылышлы мәсьәләләр. Г. Камалның бу циклдагы мәкаләләренең нигезендә аның мәгърифәтчелек карашлары ята. Казан татарларының көнкүрешен яхшырту, культуралы ялларын оештыру максатында, ул чын күңелдән ышанып үгет-нәсыйxәт бирә, дәүләт һәм шәһәр думаларына да билгеле бер чорда зур өмет баглый. Аныңча, укымышлы, һөнәрле кешеләр күбәйсә һәм әнә шундый кешеләрне шәһәр һәм дәүләт думаларына сайлый алсак, тормыш шактый үзгәрер, яхшырыр иде. 1907 елда, мәсәлән, аны Думага сайланачак депутатларның «сыйфаты» борчый. «Бу ел Думага кемнәрне сайлаячакмыз? – дип сорау куеп, ул болай ди: «Әмма гыйлем вә мәгърифәттән бу кадәр дә хасты булмаган, фәкать урын тутыру вә һәр көн саен ун сум жалунья алып кайтып, баю өчен генә барырга тырышып йөрү бөтен ислам милләте каршында бик зур оятсызлык вә әхлаксызлыктыр»[213]213
Йолдыз. – 1907. – № 81.
Тәхкыйкъ – мәсьәләнең дөреслеген табу.
Хасты булмаган – сәләте булмаган.
[Закрыть].
Ләкин мәгърифәтче Г. Камал зур өмет баглаган Думага хезмәт халкының артык исе китми, битарафлык күрсәтә. Г. Камал, халыкның сайлау эшенә битараф булуына пошынып, газетада чыгыш ясап карый[214]214
Йолдыз. – 1907. – № 167.
[Закрыть], ләкин үзе дә күрә – халык кына түгел, депутатлар үзләре дә Думага бөтенләй башкача карыйлар. Думага өмет баглаган мәгърифәтче журналист бер үк вакытта Дума һәм аның депутатларыннан ачы рәвештә көлә башлый, фельетоннар яза. Бу жанрда ул реалистка әйләнә дә кала. Үзенең фельетоннарында Думаның бернинди әһәмиятле мәсьәләләрне чишә алмавыннан, ә аның вәкилләренең эшсезлекләреннән, депутатларның үз кесәләрен генә кайгыртып йөрүләреннән көлә. «Депутатлар озату» дигән фельетонның кыскача эчтәлеге мондый: халык депутатларны озатырга җыела. Арада бер депутат мулла бар икән. Озатучыларның кайберләре мулланың кайсы партиядән депутатлыкка сайлануын сорыйлар. Мулла, эсерлар, социал-демократлар, иттифакчылар партияләре турында ишеткәне дә булмаганлыктан, сорауга җавап бирә алмый. Уенда бары тик депутатлыкка ала торган ун сум акча гына булганга күрә, ул аларга:
– Ун, ун, – дип җавап бирә.
Депутат мулла поездда да юл буе депутат булып тору вакытында күпме акча алачагы турында гына уйлап бара[215]215
Шунда ук. – № 94.
[Закрыть].
«Эләкми калды» исемле фельетонында да шул ук мәсьәлә күтәрелеп, анда да депутат булырга хыялланып йөрүче надан мулладан көленә.
Г. Камал «Йолдыз» да «Үз хәлемездән» дигән рубрика ачып җибәрә. Монда ул татар тормышына кагылышлы бөтен хәлләрне теркәп бара, әйтик, сабантуйлар, җыеннар ничек узган, Мәкәрҗә ярминкәсендә сәүдәләр ничек бара һ. б. Кайвакытта ул гадәти хәлләр эчендә кызыклы гына мәсьәләләр дә күтәрә: мәсәлән, 1909 елда ул шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар өчен җәйге лагерьлар ачу кирәклеген әйтә[216]216
Йолдыз. – 1909. – № 392.
[Закрыть]. «Ак чәчәк» бәйрәме уздыруның әһәмиятен яклап чыга[217]217
Йолдыз. – 1912. – № 821. «Ак чәчәк» бәйрәме – туберкулёз авыруыннан җәфа чигүче кешеләргә ярдәм итү максатында, татар укымышлылары оештыр ган бәйрәм. Чәчәк сатудан килгән бөтен керем авыруларны дәвалау фондына киткән. Моны оештыруда, пропагандалауда Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ф. Агиев, С. Рәмиев кебек язучыларның роле зур булган.
Мөтәхәссис – хис итүче.
[Закрыть], шәһәр читләрендә бакчалар, дачалар салуны пропагандалый һ. б.
«Үз хәлемездән» дигән рубрика астында Г. Камал татар тормышының бөтен өлкәләрен яктыртып бара. Бездә, ди ул, табибы да, архитекторы да, агрономы да, учителе дә кирәк. «Мөселманнар үз телләрен белгән мөтәхәссис, укыган зыялыларга мохтаҗлар»[218]218
Йолдыз. – 1912. – № 901.
[Закрыть]. Туган халкын белемле итеп күрү теләген тормышка ашыруда Г. Камал конкрет чаралар да күрә: 1911 елда ул, мәсәлән, Ибраһим Кули белән берлектә, русчадан «Бухгалтерия» дигән китап тәрҗемә итеп чыгара[219]219
Бу китапның тәрҗемәсенә рецензия: Йолдыз. – 1911. – № 766.
[Закрыть]. Шул ук вакытта ул, татарлар арасыннан рәссамнар әзерләү өчен, күп көч куя. 1912 елда Катай башкортларыннан рәсемгә сәләте булган егерме ике яшьлек Сабит Яхшыбаев дигән егет Казанга килеп чыга. Бу егетне Казандагы художество училищесына урнаштыру мәшәкатен Г. Камал тулысы белән үз өстенә ала. Училищега аны үзе алып бара, рәсемнәрен директорга күрсәтә. Кызганычка каршы, училищеда вакансия булмый. Яхшыбаевның рәсемнәренә гаҗәпкә калган училище педагоглары аңа якшәмбе дәресләренә йөрергә тәкъдим итәләр һәм 1913 елгы группага алырга вәгъдә бирәләр. Г. Камал борчылып яза: «Стипендия фонды җитәрлек түгел, егетне югалтмаска иде, иганә җибәрсәгез – «Йолдыз» идарәсенә», – ди[220]220
Йолдыз. – 1912. – № 877.
[Закрыть]. Г. Камал аның язмышын һәрчак күзәтеп бара, ярдәм итә, Сабит Яхшыбаев Казанда шулай профессиональ белем ала. Совет власте елларында ул Башкортстан дәүләт театрында художник булып эшли.
Г. Камалның «Йолдыз» да даими яктыртып барган мәсьәләләренең тагын берсе – мәктәпләр, һөнәр мәктәпләре мәсьәләсе. Игътибар итик: мәдрәсәләр мәсьәләсе, аларның укыту программалары турында түгел, ә нәкъ менә татар балаларын мәктәпләргә бирү, реаль училищеларга бирү турында. Г. Камал күп еллар буе газета битләрендә татар яшьләренең дөньяви мәктәпләрдә укуын пропагандалаучы булды. Аның белемле кадрлар белән генә фән-техника казанышларына ирешергә мөмкин дигән тирән ышанычы, әлбәттә, мәгърифәтчелек карашларының нәтиҗәсе иде. Ләкин уку-укыту мәсьәләләренә Г. Камал революцион-демократик карашлары нигезендә якын килә.
Татарлар арасында дөньяви фәннәргә, дөньяви мәктәпләргә игътибар артуны Г. Камал турыдан-туры 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак бәяләде. «Инде хәзерге яшьләргә ни димәк кирәк, – дип яза ул 1910 елда. – Анлар тәрәккый пәрвәрләрнең сүзләрен игътибарга алып укырга керештеләр, гимназияләрдә, тиҗарәт мәктәпләрендә укучыларыбыз була башлады. Боларның микъдары елдан-ел арта бара һәм барачак. Быел бер мәктәптә ун бала укыса, икенче елда егерме-утыз булачагына һич шөбһә юк»[221]221
Йолдыз. – 1910. – № 513.
Тәрәккый пәрвәр – прогресс яклы кеше.
Тиҗарәт – сәүдә. Хәмед улсын – шөкер итү, мактауга лаек.
[Закрыть].
Г. Камал яшьләрнең дин мәктәпләрендә түгел, ә фән нигезләрен өйрәнә торган һәм, тәмамлап чыккач, тормышта практик рәвештә кулланырга мөмкин булган мәктәпләрдә укуларын ялкынлы рәвештә яклый. «Бер Казан шәһәрендә генә дә, гимназиягә, реаль вә тиҗарәт мәктәпләренә керергә әзерләнүчеләр күп булган шикелле, университетка керергә әзерләнүче шәкертләрнең күплеге күз алдымыздадыр. Хәмед улсын: быел әүвәлдәге дүрт-биш студент урынына университетта егермегә кадәр мөселман студентлары бар. Болар, заманның уку заманы икәнен белеп иҗтиһад итеп, университетка кергәннәр. Укыйлар, кеше булып чыгарга чын күңел илә тырышалар», – дип яза ул.
Шул ук вакытта Г. Камал уку йортларында укуның кыйммәт булуын, анда һәркемнең дә укырга хәленнән килмәве, укучы-студентларга ярдәм оештыру кирәклеге мәсьәләләренә туктала. «Университетта уку өчен нихәтле акча кирәк. Шәкертнең үз-үзен тоту, тәрбия итү өчен күп мәшәкатьләр илә акча таба алуы өстенә, уку хакы уларак университетка елына йөз сум акча түләргә кирәк. Көз көнендә уку хакының беренче нисфын түли алмаганнары өчен, инде йөз студент университеттан чыгарылганнар иде», – дип яза.
Г. Камал публицистикасында тагын бер проблема – яңа дәреслекләр, карталар бастыру, укытучы кадрлар әзерләү, матбугат эшендә реформа уздыру, хәрефләрне камилләштерү мәсьәләләре – әнә шул тарихи бурычка бәйле рәвештә яктыртылды. 1906 елдан башлап, ягъни «Йолдыз» ның беренче саннарыннан алып, Г. Камал, татар хәрефен, татар имлясын төзекләндерү, типография хәрефләрен камилләштерү өчен матбугатта көрәш алып бара, еш кына татар газеталарының теле турында матбугатта рецензияләр белән чыга, «тел берләштерү» теориясен тәнкыйтьли. Аның «Хәрефләр ислахы», «Имля вә хоруф мәсьәләсе», «Матбагачылыкта тәрәккый» һ. б. исемдәге күп санлы мәкаләләре цикллап басыла. Бигрәк тә ул типография шрифтын камилләштерү өчен көрәшә. Бу өлкәдә Кәримовлар матбагасында тәҗрибәләр алып барган Габделмәннан Рахманкуловның эшчәнлеген мактап чыга[222]222
Йолдыз. – 1912. – № 787.
[Закрыть]. Хәрефләрне камилләштерүдән төп максат – мәктәп дәреслекләрен яхшырту, ди ул.
Г. Камал, оста каллиграф буларак, үзе дә яңа хәрефләр иҗат итә. М. Гали аның турында: «Революциягә кадәр татар басма хәрефләре арасында матурлыгы ягыннан аерым урын тоткан типографияче Харитоновның бик күп кегельдәге хәрефләре – һәммәсе дә Г. Камал эше иде», – дип яза[223]223
Гали М. Г. Камал. – Казан, 1941. – 129 б.
Нисфын – яртысын.
[Закрыть].
Китап басу, китап сәүдәсе мәсьәләләренә килгәндә, Г. Камал бу өлкәдә очрый торган комагайлыкны кыю рәвештә тәнкыйть итә. Бу темага язганда, ул капиталистик җәмгыятьнең төп сыйфатын – табыш алу өчен аяусыз көрәш сыйфатын ачыклап бирүгә кадәр күтәрелә.
Нәшрият, дәреслекләр, һөнәр мәктәпләренә бәйле мәсьәләләр белән беррәттән, Г. Камал «Йолдыз» да татар хатын-кызларын укыту мәсьәләләрен дә даими кузгатып тора[224]224
Йолдыз. – 1907. – № 170; 1912. – № 893 һ. б.
[Закрыть].
1905–1907 еллар революциясе чорларында социал-демократик хәрәкәткә шактый зур өлеш керткән Г. Камал болай да патша властьларының ныклы күзәтүе астында яши иде. Унынчы елларга таба аның өстеннән күзәтү тагы да көчәя. Г. Камал «Йолдыз» ның кайбер саннарына үзе дә кул куеп чыгара. «Мовакыт мөхәррир Г. Камал» чыгарган саннар цензураны сискәндерә. Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы полковник Калинин 1911 елда Казан губернаторына адреслап язган кәгазендә Г. Камал һәм Ф. Әмирханны «бер дә шиксез, чын панисламистлар» дип атый[225]225
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 1961 эш, 10 док.
[Закрыть].
Шуның өстенә Г. Камал «Йолдыз» битләрендә Казан миссионерлары белән бәхәскә керә. Ул елларда Казанда «Сотрудник братства святого Гурия» журналы чыга башлый. Журналда мөселманнар адресына шактый кимсетү сүзләре әйтелә. Миссионерлар тарафыннан чыгарылган бу журнал Казан татарларының прогресска таба атлаган теләсә нинди адымын «иттихад ислам» дигән реакцион шаукымга бәйләп аңлата. Г. Камал журналның әнә шул юнәлештәге эшчәнлеген тәнкыйть итә. «Аларча, – дип яза Г. Камал, – мөселманнар тарафыннан кечкенә генә бер мәктәп ачылу – иттихад исламнан. Төрекчә җөзьи генә бер китап нәшер ителсә – иттихад исламнан. Хасли генә бер җирдә бер гәзитә яхуд журнал нәшер ителсә, бер китап язылса, бер җәмгыять ясалса, бер мәкруһ исламияткә кайтса – һәммәсе дә иттихад исламнан. Бонлар мөселманнардагы һәрбер тәрәккыятне, һәрбер уйгануны вә мәдәнияткә таба үрелүләрне иттихад исламга хитап кылалар. Бонларча, мөселманнарның аз гына күзләре ачылуы, мөселманнарның аз гына язу танулары, аз гына фән вә мәдәнияттән хәбәрдар булулары – һәммәсе бик зур зарардыр»[226]226
Йолдыз. – 1910. – № 520.
Мовакыт – вакытлы.
Иттихад – союз.
Җөзьи – вак, кечкенә.
Мәкруһ – динен алыштырган кеше.
Хитап – юнәлтү.
[Закрыть].
Г. Камалның бу ялкынлы мәкаләсе миссионерларга тәэсир итми калмый. Казан епискобы Андрей бу уңайдан Г. Камалга җавап белән чыга һәм кыргыз, башкорт һ. б. халыкларга карата татарлар миссионерлык политикасы алып баралар дигән уйдырма гаеп ташлый. «Без, – ди Андрей, – мөселман татарларга дус. Алар гадел, диндар, хезмәт сөючән һ. б. Ләкин ачыктан-ачык әйтәбез: татарлар чувашларны, мариларны, кыргыз, башкортларны татарлаштыралар. Без менә шуңа каршы»[227]227
Сотрудник братства святого Гурия. – Казань, 1910. – № 22–23.
[Закрыть].
Епископ Андрей үзенең мәкаләсен «Йолдыз» да бастыруны таләп итә, һәм «Йолдыз» моны, тәрҗемә итеп, тулысы белән баса. Әмма Г. Камал епископка тагын җавап белән чыга. Һәм татарлар арасында башка төрле халыкларга мөнәсәбәттә миссионерлыкның бөтенләй булмаганлыгын исбатлый. «Кыргыз белән башкортка нәрсә тага алабыз без? – дип сорый Г. Камал. – Без бит алар белән болай да тәрҗемәчесез сөйләшәбез. Миссионерлар мөселманнарның тәрәккыйләрен хөкүмәт өчен зур зарар итеп күрсәтергә тырышалар. Гүя алар фикеренчә, мөселманнар укыйлар һәм тәрәккый ителәләр дә, берләшеп, хөкүмәткә әллә нинди зарар китерәләр, имеш. Мөселманнарның аңлы булуларыннан, мөселманнарның агаруыннан вә мәдәниятеннән хөкүмәткә файда гына хасил булачактыр»[228]228
Йолдыз. – 1910. – № 535.
[Закрыть]. Г. Камал моның белән күп гасырлар Россия составында яшәгән татарларда уртак Ватан төшенчәсенең инде ныклап урнашуын, үз милләтенең үсеше дәүләт, Ватан өчен дә файдалы булуын әйтергә тели.
Г. Камал «Йолдыз» да, гомумән, патша властьларын шикләндерә торган мәсьәләләрне аз күтәрмәде. 1912 елда ул цензура һәм жандармерияне сагайта торган исемне – Ш. Мәрҗани исемен телгә ала. Мәрҗанинең тууына 100 еллыкны билгеләү өчен, татар укымышлылары әзерлек алып барган чор була бу. Г. Камал үзенең «Дамелла Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең намен таәбәд итү хакында» дигән мәкаләсе белән бу әзерлек процессында башлангыч адымны ясый[229]229
Йолдыз. – 1912. – № 798; ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2348 эш, 26 док.
[Закрыть]. Ахырдан Ш. Мәрҗани юбилее мәсьәләсе туп-туры губерна жандармерия идарәсе карамагына килеп керә. Юбилейны тыеп кына калмыйлар, бәлки Мәрҗанинең улы Борһанетдин Мәрҗани квартирасында Мәрҗанине искә алу мәҗлесендә катнашкан Г. Ибраһимов, Ф. Агиев һ. б. язучыларның бу мәҗлестә нәрсә сөйләүләре белән кызыксынып, әллә никадәр тикшерү алып баралар[230]230
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв.
Нам – исем.
Таәбәд итү – мәңгеләштерү.
[Закрыть].
* * *
Югарыда күренгәнчә, Г. Камал, беренче рус революциясе көннәрендә яшәп алган «Азат», «Азат халык» газеталары ябылганнан соң да, әдәби тәнкыйть, публицистикада демократик юнәлештә зур көрәш алып бара. Моның өчен ул либераль юнәлештәге «Йолдыз» газетасын файдалана. Социал-демократлар белән тыгыз бәйләнештә булган «Азат халык» газетасыннан соң кинәт либераль юнәлештәге «Йолдыз» газетасында язышу беренче карашка гаҗәбрәк күренүе мөмкин. Бу хәл Г. Камалның замандашларына да сәер тоелган. Габдулла Тукай бу уңайдан «Уклар» журналында «Казанда никах мәҗлесе» дигән фельетон бастырып чыгара.
Чыннан да, революцион-демократик позициядә торган Г. Камал «Йолдыз» га ни өчен күчә соң? Чөнки реакция башлану белән «Азат халык» ны дәвам иттерү өчен, объектив мөмкинлекләр калмый, һәм Г. Камал мөмкин булган матбугат шартларыннан – яшәп килүче «Йолдыз» дан булдыра алганча файдалана, үткен каләме белән татар хезмәт ияләренең хокуклары өчен, демократик театр, әдәбият өчен даими көрәш алып бара.
Г. Камал хезмәт сөючән һәм тыйнак журналист иде. Үзе язышкан «Йолдыз» да теләсә нинди каләм әһеленең юбилейларына әллә ничә мәкалә, әллә ничә сан багышлаган хәлдә, Казан җәмәгатьчелеге зурлап билгеләгән үзенең «әдәбиятка хезмәт кыла башлавына ун ел тулу мөнәсәбәте илә» газетада шау-шу куптармады. Бу юбилей турында нибары бер-ике информация һәм Г. Тукай белән Г. Сәгъдинең ике мәкаләсе басылып чыкты[231]231
Йолдыз. – 1910. – № 605, 613, 630, 700.
[Закрыть]. Г. Камал үзе исә гади генә бер шигыреннән башка («Дустыма») бу көннәрдә газетада күренмәде. Хәер, эшчәнлек һәм тыйнаклык аның совет чоры иҗатында да төп сыйфатлар булып калды.
1979(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.