Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 26


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 26 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Шулай итеп, Ф. Әмирхан бер әдәби героеның прототибын ачып бирә.

Югарыда китерелгән мисаллар – Ф. Әмирхан иҗатының шул чор Казан тормышына бөтен тамырлары белән береккән булуына дәлил. Бишенче-унынчы еллардагы татар иҗтимагый фикер, культура, әдәбият-сәнгать тарихын өйрәнү өчен, Ф. Әмирхан иҗаты әлегә серләре ачылмаган могҗизалы хәзинә булып тора. Монысы аның иҗатының чынбарлыкка мөнәсәбәте мәсьәләсе булды. Инде Ф. Әмирхан әсәрләрендәге тагын бер сыйфатка игътибар итик: аның бөтен иҗаты – психологик иҗат. Анда әллә ни зур вакыйгалар юк, анда шәхеснең тирән, болай карап торганда өстән күренми торган фаҗигале язмышы, эчке дөньясы бар. Исәпләп-уйлап карагыз: нинди чибәр, яшь, акыллы егетләр Газиз белән Йосыф («Яшьләр») – боларның язмышында әлегә булмаган, ләкин булачак фаҗига. ХХ гасыр башы татар кызларының иң гүзәле – Ф. Әмирханның идеалы Хәят. Монда тирән фаҗига. Саный китсәң, алар бик күп. Ф. Әмирхан укучы күңеленең кылларын иң соңгы дәрәҗәгә тарттырып куя да… шул кылларда акрын гына уйный, ипләп кенә, укучының күңелен саклап кына…

Менә аның «Ул үксез бала шул» исемле хикәясе. Балалар журналы «Ак юл» да басылган. Күләме дә зур түгел. Әмма әсәрнең нервлары зыңлап тора, бер генә җөмләсен игътибарсыз уздырдыңмы, сюжет кырыла, әсәр укучы күңеленә автор теләгәнчә тәэсир итә алмый. Гает көнне ишегалдына яңа күлмәк, кәләпүш, читекләр кигән малайлар чыга. Уен башлана. Малайларның билгеле инде: кем кемне уздыра? Нәрсә генә эшләсәләр дә. Арада фәкыйрь малай – асрау Нури бар, яланаяк. Йөгереш вакытында аның беренче килгәнен гафу итмичә, таза тормышлы малайлар Нурины мыскыллыйлар, рәнҗетәләр. Шактый озак мыскыл иткәч, Нури елап җибәрә:

– Мин үксез бала шул!

Хикәя тәмамланганда, укучының тамагына төен утыра, күзен яшь баса. Бу хикәяне бүген Европаның теләсә нинди телендә тәрҗемә итеп чыгарырга була: татар әдәбиятының элеккеге үк егәрен, мөмкинлекләрен күрсәтеп тора ул.

Ф. Әмирхан иҗаты турында сүз барганда, гадәттә, аны бөек рус язучысы И. С. Тургеневның шәкерте итеп күрсәтәләр. Бу – бер яклырак караш. Ф. Әмирхан – бер Тургеневның гына түгел, бөтен рус һәм Европа әдәбиятының тәэсирен кичергән тирән эрудицияле татар язучысы. Аның әсәрләрендә без Гёте, Гейне, Шекспирны күрәбез. Ул үзенең әсәрләрендә, аларча уйлап, татар мохитен тагын да киңрәк ача, алардан цитаталар китерә, персонажларының теленә бик еш кына шулар тудырган җөмләләрне сала. Аның геройлары Пушкин, Лермонтов әсәрләреннән шигырь укыйлар, арияләр, романслар җырлыйлар. Ф. Әмирханның уңай геройлары, гомумән, үзенчәлекле: алар үз, милләтләреннән, аның теленнән, матур гореф-гадәтләреннән баш тартмаган көе, рус демократик һәм Европаның алдынгы әдәбиятын, культурасын, яшәү-көнкүреш рәвешләрен үзләштергәннәр һәм моны гамәлгә керткәннәр. Җ. Вәлиди аның турында болай дип яза: «Ф. Әмирханның тагын бер хезмәте шул: ул татар әдәбиятын заман теләгенә муафыйк бер калыпка, Көнбатыш әдәбияты калыбына салды, аңа җитди бер форма бирде, телне, өслүбне нечкәләп эшкәртүче булды. Ф. Әмирхан, – кирәк фикер ягыннан, кирәк форма һәм тел ягыннан булсын, нәфис әдәбиятыбызны гаребләштерүдә (европалаштыру, көнбатышка якынайту. – М. М.) иң алдан чыгучы һәм киң юл ачучыдыр»[268]268
  Кызыл Татарстан. – 1926. – № 59. – 12 март.


[Закрыть]
.

Шулай да Тургенев? Аның йогынтысы бармы, булса ни дәрәҗәдә?

Профессор Й. Г. Нигъмәтуллина бу мәсьәләне аерым алып тикшерде. Хәер, гади укучының да күзенә ташланмаслык түгел, «Яшьләр» пьесасында Газиз кычкырып болай укып утыра:

«Редко какому… литературному произведению приходилось вызвать такую бурю, как это случилось с романом Тургенева «Отцы и дети»…»

Бу инде авторның тамашачыга – укучыга әйтеп аңлатуы: Тургенев тәэсире, шул күтәргән мәсьәләләр турында бу әсәр. Ничек кенә булмасын, Тургенев геройлары, алар күтәргән мәсьәләләр «Яшьләр» дә күзгә күренеп тә, күренмичә дә катнашалар, яшиләр. Пьесада бирелгән яшь егет Гали (аттестат алырга әзерләнүче) «Сез ничек итеп ул жизнь эченә кереп эш эшләрсез?» дигән сорауга болай җавап бирә: «Без, бәлки, татар өчен бернәрсә дә ясый алмабыз, ләкин киләчәктә, эшлисе кешеләр өчен почва (чәчү җире) әзерләрбез. Без, может быть (бәлки), бернәрсә дә чәчеп үстерә алмабыз, ләкин, киләчәктәге кешеләр чәчсеннәр өчен, почва өстендәге кычытканнарны арчып куярбыз».

И. С. Тургенев әсәрендә дә шундый урын бар: «Однако, позвольте, – заговорил Николай Петрович. – Вы всё отрицаете, или выражаясь точнее, вы всё разрушаете… Да ведь надобно же и строить…

– Это уже не наше дело… Сперва нужно место расчистить».

Берәүләрнең: «Бу бит турыдан-туры күчерелгән! Болар бит Ф. Әмирханның үз табышы түгел!» – дип әйтүе мөмкин. Әмма мәсьәләгә төптәнрәк карарга кирәк: 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә уянган татар яшьләре тормышны үзгәртү процессында бик күп өлгене руслардан, русның алдынгы карашлы интеллигенциясеннән алдылар. Бу процесста Ф. Әмирхан гына түгел, Г. Коләхмәтов, Г. Тукай, Г. Камаллар турыдан-туры бөек рус әдәбиятына, аның казанышларына мөрәҗәгать иттеләр һәм ул казанышларны кыю рәвештә үз әсәрләренең канвасына тектеләр.

Шулай булгач, куелган проблемалары, бирелгән типлары белән Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасының И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар» әсәренә аваздаш булуы бик табигый. Әмма алай гына түгел: Ф. Әмирханның бөтен иҗаты И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар» әсәре белән аваздаш: «Хәят», «Көндезге сәхәр, яки рузасызлар», «Кадерле минутлар», «Хәзрәт үгетләргә килде» – болар бар да бит аталар һәм балалар, ягъни искелек белән яңалык көрәше! Дөрес, татар әдәбиятында бу тема Әмирхангача да бар иде. Әмма бу әсәрләрдә Тургеневтагыча гаилә эчендәге көрәш юк. Бу көрәш бигрәк тә кадимчелек белән җәдитчелек арасындагы көрәш буларак сурәтләнә иде. Ф. Әмирхан исә бу көрәшкә яңа эчтәлек бирә; бу яңа фронтта, Җ. Вәлиди әйткәнчә, «иң беренче урынны гаилә хәяты, аталар белән балалар көрәше ала». Аталар белән балалар көрәше исә фактта феодализм богауларына, «яшь буынга җәелеп үсәргә ирек бирми торган урта гасыр калдыкларына каршы» көрәшкә әйләнә. Рус әдәбиятындагы гаилә хәяты, аталар һәм балалар көрәше темасы, ярты гасыр чамасы соңгарып, Ф. Әмирхан иҗаты белән татар әдәбиятына килеп керде. «Россия мөселманнары» дигән мәкаләсендә бу мәсьәләгә инглиз галиме Г. Вильямс та туктала. «Рус әдәбияты, бигрәк тә Тургенев иҗаты, Әмирхановка зур тәэсир ясады, – ди Г. Вильямс. – Әмирханов иҗатына гүзәллекне сиземләү, тойгылар җылылыгы хас. Бу сыйфатларны, сак эш итүче, тыныч характерлы прозаикны Идел татарлары арасында бик үк еш очрата алмыйсың…»[269]269
  The Russian Review. – London, 1914. – 115.


[Закрыть]
(Ул елларда Лондонда «Рус журналы» дигән периодик бер журнал чыга. Һәм аның кайбер саннарында Россиядә яшәүче мөселманнар турында да мәгълүматлар бирелә. Анда, мәсәлән, Г. Тукайның биографиясе, кайбер әсәрләреннән инглизчәгә тәрҗемәләр урнаштырыла. Г. Вильямс, ниндидер чыганакларга таянып, XX йөз башы татар әдәбияты турында кызыклы гына фикерләр әйтә.)

Ф. Әмирханның иске тормышка карата булган протесты ачы, җиңүчән сатира аркылы «Фәтхулла хәзрәт» повестенда иң югары ноктасына менде. Автор бу әсәренә үзе зур ышаныч белән карый һәм татар артистлары тәкъдиме буенча аннан биш пәрдәлек комедия эшли. Комедия «Ширкәт» труппасы тарафыннан 1922 елның 25 августында Зур театр сәхнәсендә куела.

IV

1909–1911 елларда Ф. Әмирхан татар әдәбиятының энҗе-таҗыннан булган «Хәят» повестен яза. Сәнгать тарихында шундый бер легенда яши: имештер, бер скульптор үзе ясаган мәрмәр сынга – үсмер кызга гашыйк булган һәм шуның белән илһамланып яшәгән, башка бер хатын-кызны да ярата алмаган. «Хәят» повестен укып чыккач та, укучы шундый фикергә килә: юктыр, булмастыр, салкын кан белән язылган образ түгел бу. Ф. Әмирхан моңа яза башлаганда ук гашыйк булган һәм бу гыйшкы аның повесть ахырына таба гел үскән, гел дөрләгән… Ф. Әмирхан хатын-кыз дөньясын яраткан. Үзенең сердәше һәм туганы Р. Алушиның хатыны Фәрхәнәгә язган хатында ул «мин инде бер кат Ш. туташ Камалованы сөйгән» дип белдерә, икенче бер кыз белән таныштыру тәкъдименнән баш тарта[270]270
  Казан утлары. – 1960. – № 3. – 115 б.


[Закрыть]
. Клиникада ятканда да, Ф. Әмирхан янына кызлар күп килә. «Кичләрдә иптәшләр вә хосусән татарка вә марҗа белешләрем һәр көнне тулып яталар, конфет белән бик сыйлыйлар», – дип яза ул Р. Алушига[271]271
  Шунда ук. – 113–114 б.


[Закрыть]
.

Хәят исемле кыз яки шуның прототибы булырлык кыяфәтле, язучы сурәтләгәнчә, мөлаем, белемле һәм акыллы бер яшь кыз, клиникага килеп, Ф. Әмирхан белән сөйләшеп утырмагандыр дип кем әйтә ала? Язучының хыялын, иҗат фантазиясен кузгатырлык шундый кыз булганмы? Бу – шактый катлаулы мәсьәлә, монда дилетантлыкка авышып, әдәби образның бөтен әһәмиятен, затлылыгын югалтырга мөмкин. Шулай да, «Хәят» басылып чыкканнан бирле, бу турыда укучылар арасында төрле фикер яшәп килә. Хәят образының ничек тууы, повестьның нинди материалга нигезләнеп язылуы турында Х. Хисмәтуллин һәм А. Шамов шактый кызыклы фикер йөртәләр. «Кояш» та басылган мәгълүматларга һәм кулъязмаларга таянып, А. Шамов «Хәят» ның икенче кисәге язылган булуын әйтә. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан 28 юллык бер өлеше дә табылган. Октябрь революциясеннән соң Ф. Әмирхан повестьның беренче кисәгенә яңадан кайткан, аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Ләкин икенче кисәген бастырмаган. «Хәят» ның дәвамы, шулай итеп, әдәбият тарихы өчен сер булып калган. Икенче кисәкнең (булачак кисәк) планы безгә мәгълүм. Ул план 1909 елда ук инде Ф. Әмирханның «Танымаганлыктан таныштык» исемле китабының тышлык битендә басылып чыккан. Аннан күренгәнчә, Хәят үзе теләмәгән Салихка кияүгә чыга, бераздан аның энесенә гашыйк булып, аның белән әтисе йортына кайта, бераздан аннан да туеп, ире йортына кире кайта. Бәхетсез, фаҗигале, сирәк очрый торган язмыш… Чыннан да, бу гадәттән тыш образның прототибы булмаганмы?

Шулай хатларга, истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Эзләнүләр безне өлкән язучы А. Шамов архивына алып килде. Заманында Оренбургта яшәгән, соңгы гомерен Урта Азиядә уздырган журналист Сәхи Рәхмәти, үләренә берничә ел кала, А. Шамовка шундый мәгълүматлар биреп калдырган (1961 елгы хат): «Хәятның чын исеме Ү. булып, ул мәшһүр бай улы Г. Га[272]272
  Хатта боларның исем-фамилияләре тулысы белән китерелсә дә, этика җәһәтеннән кыскартып бирү кирәк табылды. – Автор.


[Закрыть]
тормышка чыкты. Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда Ү. нең кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Ү. ханымның иргә баргач булган маҗаралары «Хәят» ның икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин «Хәят» ның икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе 1911 елда «Хәят» ның беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән Хәятның Г. хатыны Ү. ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтми, Г. «Хәят» ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндырта, һәм «Хәят» ның икенче кисәгенең кулъязмасын бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан ун мең сумга сатып алды дигән хәбәр тарала. Халык, вәгъдә ителгәнчә, «Хәят» ның икенче бүлеген күпме генә көтсә дә, ул күренми…»

Моңа өстәмә тагын нинди дәлилләр бар?

«Идел» газетасы, Ф. Әмирханга багышлап, шундый шигырь бастырган (1913, 23. IV):

 
Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят» ның калганын;
Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ нинди төсләр алганын[273]273
  Бу шигырь С. Рәмиевнеке булырга тиеш. Иң соң чыккан «Таң вакыты» (1980) дигән җыентыгында юк. Бәгъдәт тәзәүвеҗ – иргә чыкканнан соң.


[Закрыть]
.
 

Хәят образы татар әдәбиятында әнә шулай гел игътибар үзәгендә булып килә. Хәзер инде Ф. Әмирхан дөньяда юк. Заманында аңа бу мәсьәләдә матбугат аша сорау бирелмәгән. Үзара сөйләшүләр булгандыр, ләкин алар, кызганычка каршы, язылып калынмаган. Әмма Хәят – Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп – үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның. Ф. Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер, ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак. Хатын-кыз образлары арасында «урталыкта» торучылар юк диярлек: йә алар татар кадими тормышы белән изелгәннәр («Татар кызы», «Яшьләр» дә Хәерниса, «Рәхәт көн» дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр («Танымаганлыктан таныштык» та Разия, «Хәят» повестенда Хәят, «Кадерле минутлар» да Хөршит һ. б.), ләкин татар тормышы аларның бу матур омтылышларын богаулап тора.

Хатын-кыз азатлыгы, богауланган мәхәббәт турындагы әсәрләренең тәмамлануы да гадәттән тыш үзенчәлекле: «Татар кызы» нәсерендәге бичара җанлы курчакны Биктимергә көчләп кияүгә биргәч, символик кара көч ихахайлап көлә:

«– Ха, ха, ха! Татар кызын тереләй күмделәр бит!»

Шул урында Ф. Әмирхан бөтен мөселманлык кануннарына, патриархаль тормыш нигезләренә протест белдерә. Кыямәт көнендә бу кызның җаны кубарылгач сорарлар: ни өчен тереләй күмелдең? Ә безнең җанлы курчагыбызның бер гөнаһысы да юк иде, аны, җиде яшенә җиткәч үк, дүрт дивар эченә бикләгәннәр иде. Шулай да аны «тереләй күмделәр». Аны Биктимернең йортына китереп, дүрт дивар эченә бикләп, аның өстеннән хахылдап кара көч көлгәндә… Хәер, Ф. Әмирханны тыңлыйк: «Бу вакытта Мисырның Җамигъ әл-Әзһәрендә талибләр… Айә-суфия җамигында сухтәләр, Сәрәндиб атасында, дарчин агачлары арасында һинд мөселманнары, Курса мәдрәсәсендә суфилар, шәһре Болгар хәрабәләре арасында сәйях мөселманнар һәм Кәгъбәтуллада бөтен Җир йөзеннән җыелган хаҗилар Коръән укыйлар, һәммәсе дә…»

«Вә иза әл-мәүәөдәтө сөэиләт би әййи зәнбин катиләт» аятен тәкрарлыйлар:

– Тереләй күмелгән кыз баладан ни гөнаһы өчен үтерелгәнлеген сорау көне – кыямәт көнедер, – диләр иде…

Бу аятьнең шәрехен Ф. Әмирхан әсәрләренең яңа басмасында болай аңлаталар: гарәпләрдә мәҗүсилек вакытында артык кыз бала туса, аны тере килеш кайнар комга күмеп үтерү йоласы булган. Гарәпләр ислам дине кабул иткәннән соң, Мөхәммәд пәйгамбәр әлеге аятьләр белән бу йоланы тыйган, чөнки аңа ислам дине исеменнән сугышлар алып бару өчен, солдатлар кирәк булган, ә солдатларны аналар тудыра.

Ф. Әмирхан, хикәясен язганда, шушы йоланы күздә тоткан[274]274
  Әмирхан Ф. Әсәрләр. 4 томда. 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 427 б., комментарийлар бирүче Ф. Ибраһимова.


[Закрыть]
.

Моннан күренгәнчә, Ф. Әмирхан бер татар кызы язмышы турында гына сүз алып бармый, аның әсәрендә бөтен Шәрекъ хатын-кызларының фаҗигале язмышы тасвирлана, һәм язучы монда татар гаиләсендәге гореф-гадәтләргә генә түгел, бәлки бөтен мөселманчылык кануннарына протест белдерә.

«Хәят» повесте да Фатих Әмирханча күтәренке стильдә протест белән тәмамлана: Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияве Салихны хыялында европача тәрбияләнгән бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара), «мендәренә барып капланды да:

– Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! – диенде.

Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде». Теләк, әлбәттә, кабул булмаячак.

Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән. Бөтен повесть шушы соңгы җөмләгә таянган да калган!

V

Фатих Әмирхан гаять кыен шартларда иҗат иткән. Редакция, нәшриятларга, культура үзәкләренә якынрак тору максаты белән ул, Яңа Бистәдән китеп, шәһәр гостиницаларында яшәгән. Авыруы аны даими рәвештә кеше ярдәменә мохтаҗ итеп тоткан. Ул үз өстенә бик күп вазифа алган: газетада һәр көнлек эш, әдәби әсәрләр язу, клубларда иҗтимагый эш, яңа матбугат органнары оештыру… Шуның өстенә аңа патша администрациясе дә тынгылык бирмәгән. Менә ул «Бер хәрабәдә», «Хәзрәт үгетләргә килде» әсәрләрен яза. Шул ук вакытта Тукай, Әхмәтгәрәй Хәсәни белән берләшеп, яңа журнал чыгарырга әзерләнә, аның беренче саны өчен махсус әсәр язасы бар. Әмма ул әле белми: аның эшчәнлеге белән кинәт кенә Петербургтагы Эчке эшләр департаменты кызыксына башлый. Моның исә очы – тирәндә, тарихта…

…1911 ел – татар зыялылары өчен аеруча кыен чор. Тукай, Уфада М. Гафури белән очрашкач, «әле генә язмыш ханым кыйнады» дип болай гына әйтмәгән. Яңа революцион күтәрелеш башлангач, патша хөкүмәте 1905 елдагы кайбер хаталарын искә ала. Ул хата нәрсәдә соң? 1905 ел революциясендә, ни гаҗәп, рус эшчесе һәм крестьяны белән берлектә әрмән, украин, татар, грузин, белорус эшчесе, крестьяны күтәрелде. Болар самодержавиегә каршы көрәштә ничектер уртак тел таптылар. Моны исәпкә алмыйча ярамый.

Һәм Эчке эшләр департаменты, рус православие чиркәве, Мәгариф министрлыгы белән берләшеп, махсус киңәшмә уздыралар. 1910 елда уздырылган бу киңәшмәдә милли окраиналарда милләтләрнең үз-үзләрен тану политикасына каршы көрәшнең тулы бер программасын эшлиләр. Бу программа Казан губернасына бик кыйммәткә төшә.

Ф. Әмирхан бу турыда матбугатта үзе бик ачык әйтә: «Соңгы вакытларда, – ди ул, – карагруһлы рус газеталары, татарларда милли хис кузгала башлады, аңар каршы ничек тә булса бер чара табарга кирәк, аның ахыры рус хөкүмәте өчен яхшыга барып чыкмый, дигән мәһфүм дә яздылар. Алар фикеренчә, бу миллият рухы ысуле җәдидә мәктәпләре аркылы нәшер ителә икән дә, шуңар күрә бу мәктәпләр дини булудан бигрәк, миллиләр, имеш»[275]275
  Йолдыз. – 1910. – № 569.


[Закрыть]
.

Алда күрсәтелгән программа, шулай итеп, татар мәгърифәт учакларына – мәктәп, мәдрәсә, нәшрият, китапханәләргә, бердәм удар ясауны күздә тота. Бу максатта татарлар арасыннан җасуслар (доносчылар) төркеме булдырыла. Болар – ачыктан-ачык һәм яшерен эш итүчеләр. Ачык эш итүчеләрнең башында кадимче динчеләр, барыннан да бигрәк Ишми ишан тора. Җасусларның иң кабахәтләре исә Ф. Әмирхан, Тукай, Камал, Коләхмәтов, Ибраһимовлар арасына үтеп керә һәм, бер фикердә булган булып, эзлекле рәвештә барысын да сата. Татар прогрессив интеллигенциясен кырып бетерү өчен патша хөкүмәте болар арасына «акрын хәрәкәт итүче» мина ташлый: татарлар, имеш, панисламизм хәрәкәтенә кушылганнар (бөтен мөселманнарны берләштергән зур дәүләт төзү идеясе) һәм бу зур дәүләтнең башында, имеш, Төркия торырга тиеш икән; шуңа күрә, имеш, татарлар арасында Төркия флотына иганә (взнос) җыю башланган.

Прогрессив карашлы яшьләрнең дошманы булган кадимчеләр эшкә керешәләр. Хөкүмәтнең зирәк политикасы үзен аклый: кадимче-провокаторлар алдынгы карашлы татар интеллигенциясен властьларга сата башлыйлар. М. Гафури шулай Ишми ишанның корбаны була. Г. Камал өстеннән донос язалар. Ниндидер бер хаин тагын да ераграк китә: Ф. Әмирхан «Төркия флотына акча җыя» дигән ялган доносын Петербургка полиция департаментына ук җибәрә. Эш зурга китә, бөтен Казан «җасус» лар турында шаулый, аларны каргый. Доносчылар исә башкала белән генә эш итәләр. Казаннан С. Зәбиров дигән берәү эчке эшләр министры Макаровка яза: «Оренбург Духовное собрание әгъзасы Хәсәнгата Мөхәммәтев (Габәши. – М. М.) учительская семинария төзү өчен акча җыя. Мөфти юбилее уңае белән ул инде 500 мең сум җыйды. 1911 елның 27 гыйнварында ул Казанга килде һәм Мәүлет бәйрәме көнендә Галиев мәчетендә намаз укыды. Казан муллалары Зариф Әмирханов, Мансуров һәм Галиев тантаналы рәвештә рус патшасына бәддога укыдылар»[276]276
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2269 эш, 189 док.


[Закрыть]
.

Доносчы арттырып ук җибәргән, юк, алай булмас. Мәхәллә алдында ук патшага тел тидерергә Зариф Әмирхановның башына ат типмәгән! «Алла, бәрәкалла» дип утырсалар да, сәҗдәгә киткән кешеләр арасында күпме җасус утырганын белмимени ул!

Тикшерү исә кызыклы гына нәтиҗә бирә: З. Әмирханов патшага түгел, доносчыларга бәддога укыткан икән![277]277
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2269 эш, 145 док.


[Закрыть]
Менә бу инде осталык! Бәддогага җасусларның үзләреннән дә кул күтәрткән Зариф хәзрәт…

«Эш» ләре Петербургта полиция департаментында каралган татар язучылары ничәү? Безнең әдәбият тарихы өчен алар күп түгел: ике, өч, бәлки дүрттер? Арадан иң зур борчу уятканы «Яңа Бистәдәге Зариф мулла улы Фатих, язучы…»

Кем нәрсә белән шөгыльләнә бу дөньяда? Бу вакытта Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Ә. Хәсәни һәм аның хатыны З. Хәсәни татар прогрессив яшьләре өчен яңача әдәби-эстетик журнал чыгару буенча оештыру эшләре алып баралар. Кемнәрдер берөзлексез Казан губернаторына, жандарм идарәсенә, Петербургка донос язалар. Бер яктан, татарлар өчен өр-яңа матбугат органы – әдәбият, сәнгать матурлыгын үзенә туплаган «Аң» чыга башлый, икенче яктан… коточкыч кабахәтлек, каралык.

…Казан губерна жандарм идарәсенең Тәтеш, Свияжск һәм Чабаксар өязләре буенча ярдәмчесе үзенең «шеф» ына хәбәр итә: Казанда, ди, Зариф Әмирханов малае (Ф. Әмирхан турында сүз бара. – М. М.), Салихов (монысының Газиз Гобәйдуллин булуы мөмкин. – М. М.) һәм Мәрҗән Баһаутдинов малайлары (Ш. Мәрҗани малае. – М. М.) яшьләргә бик зур йогынты ясыйлар[278]278
  Шунда ук, 145 док.


[Закрыть]
.

Казан губернаторы да борчыла: Петербургтан Фатих Әмирхан турында информация сорыйлар. «Секретно» дигән шифр белән патша хәзрәтләре сараеның камергеры губернатор Стрижевский үзенең жандарм идарәсенә күрсәтмә бирә: Фатих Әмирханны тикшерегез әле һәм шул уңайдан Хәсәневләрнең дә берсен тикшерегез, Төркия флотына акча җыялармы, юкмы? Һәм губернатор Казан полицмейстерына конкрет задание бирә: миңа килеп кергән мәгълүматларга караганда, Ф. Әмирхан инде Төркия флотына ярдәмгә 200 сум кадәр акча җыйган, подписной кәгазе юк, биргән кешеләрнең исемен үзенең көндәлек дәфтәренә язып бара. Бу акчаның бер өлешен Хәсәневләр җыйган һәм Ф. Әмирханга тапшырган. Бу акчаны җыю рөхсәт ителми генә түгел, бәлки тыелган икәнен дә искә алып, бик ашыгыч рәвештә бу кешеләрне җавапка тартыгыз, җыйган акчаларына конфискация ясагыз…

Шунда ук губернатор түбәндәге чинны өркетеп тә куя: «Бу турыда мин сезгә элегрәк тә хәбәр иткән идем. Ләкин сездән әлегә кадәр бер информация дә кергәне юк. Минем күрсәтмәләремне санга сукмау киләчәктә сезне бик авыр нәтиҗәләргә китереп чыгаруы мөмкин икәнлеген исегезгә төшерәм».

Полицмейстерга нәрсә кала инде: ашыгыч тентү ясарга. Бер көн эчендә бик күп кәгазь языла: Ф. Әмирхан Яңа Бистәдә яши икән, аяклары хәлсез икән; Ә. Хәсәни Евангелистлар урамында 2 нче частьта әтиләре йортында икән.

6 нчы часть приставы Желиговский хәбәр итә: «Ф. Әмирхан авыру, әтисе йортында яши һәм өлгергәнлек аттестатына әзерләнә…»

Соңгысы истәлекләрдә расланмый: Ф. Әмирхан 1912 елларда инде ул уеннан кайткан булса кирәк. Димәк, полиция чиновнигы берничә ел элеккеге информация белән эш итә.

13 ноябрь көнне шулай бик күп кәгазь языла, һәм шул ук көнне кинәт кереп тентү дә ясала. Бу документны тулысы белән китерәбез:

Протокол

1912 ел, ноябрьнең 13 көнне Казан полицмейстерының вазифаларын үтәүче Шершнев түбәндә кул куючылар катнашында Яңа Бистәдә үз әтисенең йортында яшәүче Казан мещанины Фатих Зарипович Әмирхановта кинәт кереп тентү ясады. Тентүнең максаты Ф. Әмирханов тарафыннан Төркиянең хәрби ихтыяҗларына дип җыелган иганәгә кагылышлы акча яки кәгазьләр табу иде, ләкин Ф. Әмирхан яшәгән йортта аңа иганә керү турында бернинди язма, хатлар табылмады, акча да юк иде. Әмирхановның пиджак кесәсеннән исә күн кошелёк табылды, эчендә 60 сум 50 тиен (өч данә бишәр сумлык кәгазь, унар сумлык ике алтын тәңкә, бишәр сумлык дүрт тәңкә һәм көмеш акча – 5 сум 50 тиен).

Бу протоколга югарыда сөйләнгәннәр кертелде.

Полицмейстер вазифаларын башкаручы: Шершнев.

5 нче часть приставы Разумов.

Галәветдин Мөхетдинов, Габделнасыйр Гафуров. (Болары пүнәтәйләр.)


Протокол астында «Хәят» не язган куллары белән татар әдәбиятының намусы Ф. Әмирхан аңлатма биргән:

«Бу протоколны укып чыктым, 60 сум акчаны мин үземнең китабым өчен «Гасыр» китап нәшриятыннан алган идем, мин язу эше белән шөгыльләнәм. Фатих Әмирханов».

Полиция чиновниклары Хәсәневләргә торып йөгерәләр. Янәсе, Ф. Әмирханның кесәсендәге акчасы каян килгән…

Әхмәтгәрәй Хәсәни аңлатма бирә:

«Әмирханов, чыннан да, безнең нәшриятка үзенең әсәрләрен сатты һәм аның өчен 60 сум акчаны 10 ноябрь көнне алды. Мин аның белән даими эш йөртәм, һәм ул гонорарны үз әсәрләре өчен алдан алып куя. «Гасыр» ның җаваплы кешесе: Әхмәтгәрәй Сибгатуллович Хәсәнев».

Аңлатма кәгазьне алуга, полиция чиновниклары Хәсәневләрнең өен, нәшриятын кинәт кенә астын өскә әйләндереп тентү ясыйлар. Ләкин юкка гына: шул ук акча санаудан, кошелёк әйләндереп протокол язудан уза алмыйлар.

Ф. Әмирханның исә полициянең дагалы итекләре астына ташланып актарылган китапханәсе бай булгандыр дип уйларга кирәк. Чөнки әдәби әсәрләрендә, публицистика һәм тәнкыйть мәкаләләрендә ул телгә алган яки бәя биргән шәхесләр һәм географик, һәм хронологик яктан искиткеч киң, тирән. Ф. Әмирхан күп кенә рус язучыларына тукталган, махсус мәкалә багышлаган (Л. Андреев, Гоголь, Короленко, Толстой, Лермонтов, Гончаров һ. б.), кайберләренең әсәрләрен тәрҗемә иткән, аның публицистика, тәнкыйть һәм әдәби хезмәтләрендә Көнбатыш тарихчылары, әдипләре (Ренан, Уитмен, Сервантес, Гёте, Сенкевич), политик эшлеклеләре – Лассаль, Луи Блан кебек шәхесләр, аларның хезмәтләре турында сүз бара. Ф. Әмирханның Шәрекъ әдәбиятында, философиясе, тарихында киң мәгълүматлы булуына таң калырлык. Кайсы гына жанрда эшләмәсен, ул Шәрекъ галимнәре, язучылары, теологлары белән бәхәскә керә, дәлилли, аларга бәя бирә, яклый яки инкяр итә. Болар арасында Мәгарри, Җөрҗани, Ф. Абади, Ибне Сина, Фараби, Ибне Рөшд, Зимәхшәри, Тәфтазани, Һарун әр-Рәшид, Әхм. Мидхәт һ. б. бар. Әдип Мисырның күренекле җәмәгать эшлеклесе, ислам реформаторы Мөхәммәт Габдеһү (1849–1905) хезмәтләре белән яхшы таныш була. Соңгысы – полиция чиновникларын бик куркыта торган исем. Кем икәнен белмәсәләр дә һәм китаплары белән таныш булмасалар да, донос кәгазьләрендә: «Ф. Әмирхан һәм аның иптәшләре М. Габдеһү әсәрләре йогынтысында» дигән сүзләрне полиция инде күңелдән белгән була. Тентү ясаган полиция чиновникларын, ихтимал, татар егетенең бөтенләй ят бер нәрсә – эсперанто теле белән шөгыльләнгәнен күрсәтүче кулъязмалар, китаплар да әсәрткәндер. Ф. Әмирхан бит татарлардан беренче булып эсперанто теле мәсьәләсен күтәреп чыга Һәм өйрәнә башлый. Поляк галиме Людвиг Заменгов тарафыннан 1887 елда эшләнгән бу «ясалма» тел белән Ф. Әмирхан 1909 елда кызыксына башлый һәм бу турыда махсус мәкалә язып чыга. Матбугат бу мәсьәләне күтәреп ала һәм, Ф. Әмирханны яклап, бу телнең «гомуми булачагына шөбһә юкдыр» дип бәяли[279]279
  Йолдыз. – 1909. – № 376.


[Закрыть]
.

Бу тентү Ф. Әмирханның күңелен рәнҗетмәгәнме, эшеннән өзмәгәнме? Юктыр: 1912 елның көзе, алда әйтелгәнчә, Ф. Әмирхан, Тукай, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең яңа журнал чыгарырга әзерлек күреп йөргән көннәре. Ф. Әмирхан бу көздә чыгачак журнал өчен ике хикәя яза: «Хәзрәт үгетләргә килде» һәм «Бер хәрабәдә». Ләкин язучы әле болар белән генә дә канәгать түгел: чыгачак журналның беренче саныннан ук программ әсәр биреп укучыларны җәлеп итәргә һәм үзеңә ияртергә. Полиция – полиция инде ул, өеңә керер дә чыгып та китәр, андый ялган донос белән йөреп, Казан полициясенең беренче мәртәбә генә көлкегә калуы түгел. Ә менә яшьләр бар, аң-белемгә, сәнгатькә, чын әдәбиятка сусаган яшьләр бар. Алар өчен нәрсә дә булса эшләп булмыймы шушы яңа шартларда? Менә монысы мөһимрәк аның өчен…

VI

Яңа журнал чыгару идеясе Фатихка тынгылык бирми. Дөрес, 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак, татар халкында азмы-күпме журнал, газета яшәп килә. Ләкин боларның күбесе инде прогрессив яшьләрне канәгатьләндерми. Гел сәүдәгәр, ишан, мулладан көлеп, карикатура биреп кенә дә әллә ни алга барып булмый. Иске инде байтак җимерелде, ә менә шул җимерек урынына яшьләргә нәрсә бирәсе?

Сәнгать, яңа әдәбият журналы бирәсе иде. Бу журналны чыгаруны кем үз өстенә алыр? Моңа кем секретарь (фактта журналның бөтен эшен оештыручы) булыр? Ф. Әмирхан белән Тукай әнә шул турыда уйланалар. 1912 елның эссе җәй көннәренең берсендә «Гасыр» китапханә-басмаханәсенең хуҗасы Әхмәтгәрәй Хәсәни үзенең Юдино янындагы дачасына (хәзерге Аккош күленнән Юдино урманына кергәч) кунакка Ф. Әмирханны чакыра. Ләкин бер шарт белән: кунакка йөрергә яратмый торган Тукайны да алып киләсе. Тукай белән Әхмәтгәрәй һәм аның хатыны Зәйнәп ханым – якташлар. Хәсәниләр – Әтнә – Ашытбаш төбәгеннән. Шулай дачага берничә көнгә киләләр. 1912 елның бу эссе җәендә Аккош күле урманында өч кешенең киңәшеннән соң матур бер идея туа: татар яшьләре өчен әдәбият-сәнгать органы булган яңа журнал чыгара башларга; журналны чыгаруны Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп ханым Хәсәниләр үз өсләренә алалар; журналга Тукай һәм Фатих Әмирханның бердәм тәкъдиме белән «Аң» дип исем бирергә; журналда беренче саннарыннан ук бик ныклап, җиң сызганып эшләргә, катнашырга. Тарихи карар әнә шулай кабул ителә. Тукай беренче сан өчен махсус «Аң» исемле шигырь яза. Бу шигырьне журналның беренче санында тышлыкка бирергә булалар. Ф. Әмирхан исә беренче сан өчен махсус «Шәрекъ йоклый» дигән политик нәсер яза. Журнал 1912 елның декабрь уртасында дөнья күрә. Беренче сан яшьләр арасында чын мәгънәсендә сенсация куптара. Журналның беренче битләрендә үк Париж салоныннан репродукция бирелгән. Рәссам Леконт де Ной картинасы. Анда бер Көнчыгыш кешесенең (төрек яки гарәпкә охшаган) йомшак паласларга таянып, наргилә тартып (төтен чигеп) йокымсырап, мәлҗерәп утырганы сурәтләнгән. Ф. Әмирхан әнә шул рәсемгә «аннотация» бирә, үзенең нәсеренә ул «рәсемгә даир» (ягъни шушы рәсемгә карата) дип искәрмә ясый. Ф. Әмирхан халыкара, политик темаларга күп мәкалә, очерк язган кеше, әмма арада иң югары поэтик һәм мәгънәви яңгырашлысы – шушы нәсер. Бу әсәр актык киеренкелектә тартылган музыкаль инструмент кылы кебек. Язучы монда бөтен көнчыгыш-мөселманчылык дөньясына бертын белән тулы характеристика бирә: мөселманчылык идеологиясе Шәрекъне артка тарта, практик эштән читләштерә, ул аны хыял белән генә яшәүгә дучар итә. Кайчандыр Ибне Сина, Әл Фараби, Ибне Рөшдләрне тудырган Көнчыгышның гыйльми көче йоклый, ул – Шәрекъ – татлы хыяллар эчендә йоклый. «Аның бу хәленнән файдаланып, уяулар аның мәмләкәтләрен бүлешәләр, хәзинәләрен талыйлар, үзенең аяк-кулларын багълап, мәңге коллыкка сатып җибәрмәкче булалар – ул һаман йоклый!»

Ф. Әмирхан бу нәсерендә Европа империализмының Көн– чыгышка карата алып барган дипломатиясен, политикасын кискен гаепли, ул бөтен дөнья халыклары мәнфәгатеннән чыгып сүз сөйли: «Аның бөтен Африка шимален кисеп алалар, Ираннарын, Төркестаннарын билиләр. Европадан кисәген кубарып маташалар – ул һаман йоклый!»

«Шәрекъ йоклый» нәсере Ф. Әмирханның бөтен мөселманчылык торгынлыгына каршы кискен протесты булды.

Әдәби, иҗтимагый һәм сәнгать журналы «Аң» моннан соң да Ф. Әмирхан әсәрләренә киң урын бирә. Журнал алдагы саннарында да рәсем сәнгатен пропагандалауны дәвам иттерә. Журналга Г. Ибраһимов секретарь итеп чакырылгач, аның сәнгать дәрәҗәсе тагын да күтәрелеп китә. Ф. Әмирхан исә бу чорда үзенең бөтен көчен, тырышлыгын яңа матбугат органы – «Кояш» газетасына күчерә.

VII

«Кояш» 1912 елның 10 декабреннән чыга башлый Газетаның юнәлешен аның редакторы Зәкәрия Садретдинов билгели: газета – либераль-буржуаз юнәлештә. Ягъни, самодержавиенең асылына, нигезенә тел тидерми, хосусый милекчелеккә дә тәнкыйть юк. Ләкин газетаның фактик төп хезмәткәре Ф. Әмирхан була һәм, «хуҗа» ның артык вакланмавыннан файдаланып, ул монда карагруһчылыкны, милләтчелекне, империалистик дәүләтләрнең реакцион халыкара политикасын тәнкыйть иткән байтак материал урнаштыра. Шуңадыр инде, редактор З. Садретдиновның полициянең яшерен күзәтүе астыннан башы чыкмый, гел тикшерелә, гел җавапка тартыла. Фатих Әмирхан исә «Кояш» та җиң сызганып эшли, киң планлы матбугат көрәше ача. Либераль матбугатны ничек файдаланасын яхшы белә ул: «Кояш» ка кадәр ул үткен генә мәкаләләрен үтә либераль газета «Йолдыз» да бастырып караган иде. «Йолдыз» – күпме генә әрләмәсеннәр – татар прогрессив культурасы үсеше өчен зур эш эшли. Анда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал, М. Гафури һ. б. искиткеч кыю әдәби әсәрләрен, тәнкыйть-публицистика бастыралар. «Кояш» та шул юлны сайлап ала. Ф. Әмирхан монда милли сәнгать-культура үсеше мәсьәләләрен күтәрә, рус әдәбиятының дөньякүләм әһәмияте (Лермонтов, Короленко) турында кыю-кыю чыгыш ясый, татар морзаларының үз халкына карата алып барган «бариннарча» кимсетүле карашларын фаш итә. Нәрсә турында гына язмасын, Ф. Әмирханның бөтен иҗаты буенча җитәкче идея ярылып ята: ул – аның дөньяга карашында тирәннән килүче интернационализм. Бу мәсьәләдә Ф. Әмирхан – таш кыя кебек нык, ортодокс.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации