Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 49


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 49 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

С. Рәмиевкә язган бер хатында Тукай царизм Россиясендәге тәртипләрне турыдан-туры Ишминең кара эшләре белән органик бәйлелектә аңлаганын белдерә. Охранканың, татар ишаны белән кулга-кул тотынып, прогресска каршы көрәшүе «дипломат, политик, общественный деятель» булган шагыйрьне чыгырыннан чыгара. «Эчем, тышым Ишми вә игъванына злоба белән тулды, – дип яза ул хатында. – Бөтен китапханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланып, милли тормыш, милли хәяттан вә үземнең хыялларымнан тәмам өмит кистем»[339]339
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 227 б. Сүзлек: игъван – ярдәмче.


[Закрыть]
.

Ишми ишан – кадимчелек эченә күмелеп калган пассив шәхес түгел,ә кара фикерне яклап актив көрәшүче. Донослар юлы белән генә түгел, ул үзе язган кара әдәбият белән дә татар демократик әдәбиятына каршы көрәшә. Аның китапларын чыгаруның бөтен расходын Казан бае Г. Ишморатов үз өстенә алган. «Ялт-йолт» журналы шуңа күрә Ишмине генә түгел, Габдрахман байны да сатира уты астына ала. Ишми ишан «Ишарәтел мәрам…», «Икамәтел борһан…» һ. б. китапларында – XX гасыр башында! – җир бер урында тора, ә кояш аның тирәсендә әйләнеп йөри дип исбат итә. Шул китапны Казан буржуасы Ишморатов – ягулык көче белән эшли торган такта яру заводлары, пар көче белән эшли торган тегермәннәр тоткан буржуа – үз хисабына бастырып тарата. Ишминең китаплары титул битендә матбагасы, елы күрсәтелмичә чыгарылып килгәннәр. Аларны жандармерия архивларында гына очратырга мөмкин. Аның китапларын Ф. Әмирхан «Яңа чүпләр» дип атый.

Бишенче ел революциясеннән соң татар театрына каршы әсәрләр бастырып чыгарган кешеләр турында язып, Ф. Әмирхан болай ди: «Әүвәлдә Ишми муллалар, әллә нинди Гыйләҗ муллалар һәзлиятләрен үз исемнәре белән, яшеренми, кычкырынмый нәшер итәләр иде»[340]340
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 359 б. Сүзлек: һәзлият – мәзәк хәл.


[Закрыть]
.

Демократик әдәбиятка, культурага каршы юнәлтелгән бу китаплар киң җәмәгатьчелек арасында зур ризасызлык тудыра башлагач, матбугат эшләре комитеты, Казан китапчыларына запрос ясап, Ишми китапларының ничек сатылуы белән кызыксына. Матбугат бу вакыйгага зур әһәмият бирә һәм Ишминең кем икәнлеге хәзер үзеннән-үзе ачылачак дигән өмет белдерә[341]341
  Кояш. – 1913. – № 68.


[Закрыть]
. Ишми үз китапларының мәгънәсе патша түрәләренә барып җитсен өчен берсен («Ишарәтел мәрам…») рус телендә бастыра. Китап, бер яктан, жандармериягә мәшәкать тудыра: автор анда панисламист Габдрәшит Ибраһимовның «Мең дә бер хәдис» исемле дини китабын «хөкүмәткә каршы әсәр» дип атый. Татар нәшриятында «Мең дә бер хәдис» китабы кадәр чиновникларга мәшәкать тудырган, аның кадәр экспертизада булган, переписка алып барылган башка бер китап та булмагандыр. Архивларда «Мең дә бер хәдис» нең төрле тәрҗемәләре, тәрҗемәчеләре, белгечләре, профессорлары, жандарм офицерларының язма фикерләре белән тулган папкаларның исәбе юк. «Мең дә бер хәдис» не ике-өч ел буена Казан, Вятка, Саратов, Астрахань, Пермь губерналарының чиновниклары тәрҗемә итә, өйрәнә, бу китап табылган кешене кулга ала, Петербург Полиция департаментының махсус бүлеге бер-ике ел шул мәсьәлә белән генә шөгыльләнә һәм ахырдан китап… зарарсыз дип табыла. Надан Ишми хөкүмәт чиновникларының әнә шулай тынычлыкларын ала.

Икенчедән, Ишми бу «хезмәтендә» ысул җәдитчеләрне Россиядәге социал-демократик хәрәкәткә бәйләп аңлата. «Боларның дәгъвәи истикъляльләре, – дип яза ул, – Российский социал-демократический рабочий партия комитетларының прокламацияләреннән мәгълүмдер». Ысул җәдидәнең, ди Ишми, «асыл мәзһәпләре студентлар кеби хакимнәргә вә канун низамга карышудан гыйбрәт икәне мәфһүм буладыр»[342]342
  Әсәрнең тәрҗемәсе «Йолдыз» редакциясенеке буенча бирелә. – 1912. – № 650. Сүзлек: истикъляль – бәйсезлек, мәфһүм – аңлаган нәрсә.


[Закрыть]
. Ишминең пасквильләре турында матбугатта еш язалар. Бу уңай белән аның кайбер биографик моментларын да ачалар: мәкаләләрнең берсендә бу тиле карт, Шиһап Мәрҗанинең даныннан көнләшеп, аңа каршы көрәшеп карады, диелә. Аның бөтен Казан ягында бер үзе генә ишан, хәлифә буласы килгән икән. Ишминең интригаларыннан соң, ди «Йолдыз», ишанлыкның рухани бер политика икәнлеге һәркемгә мәгълүм булды, Казан ягында ишанлык шулай итеп суынды, ихлас бетте.

Ишми үзе Каз[343]343
  Шунда ук.


[Закрыть]
ан матбагаларында чыккан барлык китапларны да күз аркылы кичереп барган. Аны бигрәк тә революцион-демократик позициядә торган язучыларның әсәрләре кызыксындырган. Казанда аңа китап алып җибәреп торучылар булган.

«Закирҗанга сәламнәр күндерәмез. Сәлам соңында гозеремезне белдерәмез. Зинһар өчен, ничек кенә булса да, табып миңа шул китапларны җибәрә күреңез…» М. Гафуриның шигырьләрен Ишми ишан әнә шулай соратып ала, һәм бу китаплар аның һөҗүм объектына әйләнәләр. Казаннан җибәрелгән китапларны укыганда, Ишми ул китапларның битләрен шәрехләп бара. Карандаш белән чуарланган китапларны Вятка губерна жандармериясенә җибәрә. Вяткада карыйлар: китаплар Казан нәшриятында чыккан. Шуннан «җинаять эчтәлекле» бу әсәрләрне КГЖУга җибәрәләр, КГЖУ экспертизага бирә. Экспертизада проф. Н. Ф. Катанов, Казанның Инородческая учительская семинария директоры Дм. Ф. Богданов[344]344
  Экспертларның субъектив фикере язучының һәм аның әсәренең язмышын хәл итүдә зур роль уйнаган. Дм. Ф. Богданов татар демократик әдәбиятына зур дошманлык белән караган һәм бу фикерен жандармериягә җиткереп тә барган. «Вакыт» газетасының татарларны аң-белем алырга өндәгән мәкаләләрен күзәтеп баргач, мәсәлән, ул КГЖУга болай дип яза: «Бу эшнең бик кызыклы икәнлеген сизә башладым. Күп нәрсәгә карата күз ачыла. Бу бит – Ватанны грандиоз рәвештә сату дигән сүз. Вак-төяк мәсьәләләрдә даими рәвештә казынган булып, кирәкле моментта кинәт кенә Анабыз-Ватанның юлына аркылы төшәргә маташу булмыйча бу нәрсә булсын?» (199 фонд, 1 тасв., 1960 эш, 1 док.). Богданов әнә шулай зур канәгатьләнү белән татар культурасына, әдәбиятына каршы көрәшкә ташлана.


[Закрыть]
һәм Казан Духовная академиясенең гарәп теле укытучысы, христианлыкка күчкән гарәп П. К. Жузе эшлиләр. Өлгерә алмаган вакытларда ярдәмгә М. Иманаевны чакырталар. Ә Ишми һаман шәрехләп китап җибәреп ята. «Казанда «Гыйлемхаль», «Милләт мәхәббәте намь әшгаре» дигән җинаять китаплары сатыла. Бу китапларны миңа Печән базарындагы Казаковлар йорты янында яшәүче дворник Закирҗан Камалетдинов җибәреп тора. Соңгы вакытта безнең якларда бу китапларны сату туктатылды», – дип белдерә Ишми 1911 елның августында[345]345
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 6 эш, 178 док.


[Закрыть]
.

М. Гафуриның шигырьләр китабына («Милләт мәхәббәте…») Ишми мондый «резолюция» салган: «Бу китапны иблис әйтеп яздырган, Алланың нәләте төшкән ысул җәдитчеләр, шушы китаплар буенча балаларны укытып, аларны юлдан яздыралар, ысул җәдитчеләр барсы да дәһриләр»[346]346
  Шунда ук, 284 док.


[Закрыть]
. Гафуриның бу чор иҗатында тар милләтчелек шаукымы үзен сиздерә иде. Шуңа күрә әлеге шигырьләр Ф. Әмирхан, Г. Тукай тарафыннан каты тәнкыйтькә очрадылар. Ф. Әмирхан «башкалардан заказ ашап әллә нинди милли шигырьләр язучылар ахыр вакытларда күренгәләделәр» дип әйткәндә, М. Гафуриның шул циклдагы шигырьләрен күздә тота иде[347]347
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 197 б.


[Закрыть]
.

Ишмигә бу шигырьләрнең кайсы ягы ошамаган соң? Никадәр генә тар милләтчелек белән сугарылган булса да, Гафури бу шигырьләрендә «белем алыйк, күзебезне ачыйк» дип нәсыйхәт бирә икән. Ишми өчен әнә шул фикер куркыныч.

Әйтергә кирәк, Ишми динне саклауда дин белгечләрен – теология-илаһият галимнәрен дә уздырып җибәргән. Үзенең гарәп телендә чыккан бер брошюрасында ул хәтта Риза Фәхреддиневне дә «дәһри» дип атый[348]348
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2098 эш, 134 док.


[Закрыть]
. Вятка губернасының 3 нче стан приставына Ишми бер кочак хатлар һәм әдәбият китаплары тапшыра[349]349
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 3 эш, 59 док.


[Закрыть]
. Анда да Гафури шигырьләре чуарланган. Китап тышына үз кулы белән болай дип язган: «Моны язучы, бу китапның мөндәриҗәсенә караганда, дәһри, һич тә мөселман түгел»[350]350
  Шунда ук, 61 док.


[Закрыть]
.

Ишминең аеруча кәефен кырганы: М. Гафуриның революцион шигырьләре, «1906 елдан 1907 елга васыять» һәм «Җиденче елның җавабы». Әсәрләргә Ишми комментарийларын карап чыгыйк.

 
Фәкыйрь, бай, хаким, гавам – барчасыны
Тартыштырып, гарык иттем кызыл канга, —
 

ди әсәрдә 1906 ел. Ишми, күрәсең, 1906 елдагы революцион көрәшне – сыйныфлар сугышын кадимчелек белән җәдитчелек сугышы дип аңлаган һәм бу юллар кырына менә нәрсә язган: «Ысул җәдитчеләр кызыл кан ярдәме илә кешеләрне берләштерергә әнә ничек тырышалар».

 
Бу елда күп урында бетеп цензур,
Ачылды бу дөньяга яңа бер нур.
 

Ишми: «Ысул җәдитчеләргә тагын нур да кирәк икән әле!»

 
Тырыштым: бер булсын дип ярлы һәм бай,
Эш хакын яхшы алсын фәкыйрь малай.
 

«Аһ, бу мөгаллимнәр нишлиләр!» дип яза Ишми ачу белән. «Җиденче елның җавабы» на да шактый «эләгә». Ишмине «уң», «сул» дигән сүзләр дә бик нык шиккә төшерә.

 
Уң якта файдалы эш күренмәде,
Инде, шаять, мин китәрмен сул буенча.
 

«Әй ысул җәдитчеләр! Уң як ул – кадимчелек!»

 
Үзегезгә бик мәгълүм зур «кеше» гә
Хәл кадәре батырырбыз үткен тешне.
 

«Ысул җәдитчеләр әнә ничек тешлеләр!»[351]351
  Шунда ук, 57–61 док.


[Закрыть]

Жандармерия тарафыннан М. Гафуриның «Вакыт җитте», «Алга китик», «Хөррият дәверендә» һ. б. шигырьләре дә ныклап өйрәнелә. «Алмашыну» шигырендәге:

Ясадылар кулны аяк, аякны кул, –

дигән юллары жандармерияне әсәртә. Нәтиҗәдә М. Гафуриның иҗатына «җинаятьчел эчтәлектә» дип характеристика бирелә. М. Гафури иҗаты турында язышу башлана. Шул уңай белән китапханәләр, китап кибетләре, складлар тикшерелә. Уфада «Шәрекъ матбагасы» на тентү ясала һәм М. Гафуриның «Яшь гомерем» китабы җыеп алына. Моннан тыш, С. Рәмиевнең 1909 елда чыккан шигырьләр китабы, Тукайның «Үрнәк» матбагасында басылган 4 нче дәфтәре (шигырьләр), Габдулла Мостакаевның «Нурлы йолдыз» һ. б. китаплар җыела. Тентү вакытында матбагада Богдановичның «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән татарчага тәрҗемә ителгән китабы да килеп чыккач, жандармерия активлаша[352]352
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 4 эш, 96 док.


[Закрыть]
.

Татарларның үзләре тарафыннан ук «җинаятьче» дип ыскытып торгач, жандармериягә эш шактый җиңеләя: М. Гафурига һәм аның китабын бастырып чыгарган Г. Шәрәф матбагасына «1906 елдан 1907 елга васыять» шигыре өчен җинаятьләр кодексының 129 нчы статьясы нигезендә (дәүләткә каршы пропаганда) гаеп ташлана, китапка арест салына, һәм бу арест 1911 елның 26 апрелендә Казан суд палатасы тарафыннан раслана. Шәрәфләр матбагасын да «мәңгегә ябу» турында карар кабул ителә[353]353
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2097 эш, 206 док.


[Закрыть]
.

1911 елда донослар һәм тентүләр бик куерып киткәч, провокаторлар акрынлап ачыла баралар. Халык яный башлый. Доносчылыкта шик төшкән кешеләр аноним янау хатлары алалар. Татар интеллигенциясен тар-мар китерүне үзенә бер дәрәҗәле эш итеп кабул иткән ротмистр Будагоский, янаулардан куркып, КГЖУ начальнигына болай дип яза: «Мине аноним хатлар белән күмеп ташладылар. Әгәр, диләр, безгә комачау итсәң, сине юк итәрбез яки үзеңне төрмәгә утыртырбыз, берни дә кызганмабыз, без бик күп… Әбүбәкеревкә бойкот ясадылар… Әбүбәкәрев куркып калып безнең белән эшләүдән бөтенләй баш тартты. Бөре укытучысы Мирсәит Юнусов (мәшһүр провокатор. – М. М.) хәбәр итә: аңа яшәргә мөмкинлек калдырмаганнар, ул үз авылыннан чыгып качарга мәҗбүр булган… Ишмөхәммәт ишан да һәртөрле янау хатлары ала. Шулай итеп, безне шаһитларсыз калдырмакчы булалар. Хәзер Батька 16 мең акча тапшыргач, тагы да җанлырак эшләүләрен көтәргә кирәк»[354]354
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 7 эш, 44 док.


[Закрыть]
.

Шулай итеп, кайбер провокаторлар куркып калалар. Ләкин Ишми ишан аның саен явызлана бара. Ул арада Ишми мәдрәсәсеннән шәкертләр китә башлый. Ишми үз шәкертләре барып урнашкан мәдрәсә хуҗалары өстеннән донослар яудырырга керешә[355]355
  Шунда ук, 3 эш, 121 док.


[Закрыть]
. Вятка ягындагы укымышлылардан бер төркем Вятка губерна жандармерия идарәсенә Ишми өстеннән прошение бирә. Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов, диелә анда, «халыкның аңын томалый, үзенең язган китапларында безнең әйләнә-тирәбездәге җирле рус халыклары белән мөнәсәбәтебезне бозарга омтыла. Ишминең пропагандасы руслар белән татарларны дошманлаштыруга юнәлтелгән. Тар холыклы фанатик безнең мәктәпләрдәге аваз методы белән укытуга каршы чыга, яңача киенүгә каршы көрәшә һ. б. 1908 елда, үзенең иярченнәрен котыртып, ул земстводан мәдрәсә өчен китап алган кешеләрне кыйнатты, бу погромнарны оештыручы Ишми үзе булды. Ул, үзенең дәрәҗәсеннән явыз рәвештә файдаланып, халык арасында зарарлы эш алып бара. Динмөхәммәтовның бу кара эшеннән халыкны коткаруыгызны үтенәбез». Малмыж өязе Ирек авылы крестьяны Гыйззәтулла Хәмидуллин, земстводан китаплар алып, фәкыйрь балаларга өләшкәне өчен Ишминең кара исемлегенә эләгә: аның өенә донос буенча тентү керә. Ишми ишан, ди Хәмидуллин, күрәсең, татар халкын наданлыкта, караңгылыкта тотарга тели. Следовательләр Ишми белән берничә тапкыр очрашалар. Шундый очрашуларның берсендә Ишми болай сөйли: «Мин 19 ел чамасы элек кайбер уку йортларында яңача укыта башлаганнарын ишеттем. Әйтик, Коръәндә Кояш җир әйләнәсендә әйләнә дип өйрәтелә, ә яңача укытучылар киресенчә өйрәтәләр икән. Коръән хатын-кызга битен ябып йөрергә куша, ә яңача укытучылар хәтта намаз укытуны да кирәк түгел диләр һәм ахирәт көнен дә юк дип өйрәтәләр. Коръәндә әйтелгән: кем дә кем Коръәнгә һәм шәригатькә каршы барса, ул кеше, димәк, хөкүмәткә дә каршы бара» (курсив безнеке. – М. М.). Менә шулай булгач, бу мәктәпләрдә мөселман балаларын һич тә укытырга ярамый. Боларның килеп чыгуына М. Гафуриның «Милләт мәхәббәте намь әшгаре» гаепле»[356]356
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 3 эш, 121 док.


[Закрыть]
. Ишмине бу китапта «Инглизләрнең сәясәте» дигән шигырь дә куркыткан икән. Европаның Шәрекъ илләрен ничек басып алуы турында язып, М. Гафури болай ди:

 
Әлхасыйль, тору тиеш үзең саклап,
Мөселманнар берсенә һәм берсе яклап.
 

Ишмигә бу сүзләр дә ошамый. «Каһәр суккан җәдитчеләр! Менә нәрсәләр язып яталар алар! Сез мөселман түгел, без сезне якламыйбыз» дип, китап кырыена язып куя ул. Ишминең бу шәрехләре жандармериянең эшен шактый җиңеләйтә. Следовательнең кызыл карандашы Ишми карандашы тигән җиргә озаклабрак туктала. Экспертларга эш күбәя. 1911 елның сентябрендә Матбугат эшләре буенча Вакытлы Комитет КГЖУга болай дип хәбәр итә: Катанов һәм Ашмарин суд Палатасы прокурорының тапшыруы буенча өлгерә алмаслык дәрәҗәдә эшкә чумдылар[357]357
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2098 эш, 10 док.


[Закрыть]
. «Буби» вакыйгалары уңае белән жандармериягә бик күп дәфтәрләр килеп кергәч, экспертиза составында эшләү өчен, Учительская школаның дин мөгаллиме Шакирҗан Таһирине чакырталар[358]358
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 4 эш, 91 док.


[Закрыть]
.

Алдарак Малмыж ягы укымышлыларының Ишми ишан өстеннән Вятка жандармериясенә прошение язулары турында әйтелгән иде. Прошение, әйтергә кирәк, патшага итагатьлелек рухында язылган. Ләкин Ишминең кара эше дә шактый гына ачылган. Жандармериянең, әлбәттә, татарлар арасында мондый ышанычлы агентын югалтасы килми. Шуңа күрә Ишмигә «чара күрүдән» бигрәк, бу прошениене кем язуы белән кызыксыналар, һәм кул куйган кешеләрне эзәрлекләү башлана. Тикшерә башлагач, Ишми өстеннән прошениенең Казан арты һәм Вятка ягыннан Оренбург Диния нәзарәтенә язылганлыгы ачыклана. Вятка жандармериясенә язылган прошение, юридик терминнарны бик оста кулланып, искиткеч яхшы каллиграфия белән рус телендә язылган һәм Ишмигә «татар халкы белән рус халкы арасындагы мөнәсәбәтләрнең нормальлегенә зарар салучы» дип гаеп ташланган. Шул прошениенең копиясе Казан арты Курса авылында табыла. Документ табылгач, прошениене язып бирүченең Бать булуы мөмкин дигән фикер туа. А. Г. Бать – КГЖУга таныш фамилия. Моның белән көрәшү жандармериягә шактый кыен, чөнки ул – югары белемле юрист. Казандагы татар яшьләре белән аралашкан һәм һәрвакытта да татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтен яклап килгән кеше. 1905 елгы революция көннәрендә А. Г. Батьның Ф. Әмирхан, Г. Камал, Казан социал-демократлары һ. б. партия вәкилләре белән җыелышларда катнашканлыгы билгеле[359]359
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 51 фонд, 1 тасв., 633 эш, 36 док.


[Закрыть]
. Александр Гедеонович Бать 1873 елда туган. Агасы Владимир Бать народоволец булган. А. Г. Бать Казанда присяжный поверенный булып торган һәм патша хөкүмәтенең татарларны кысу, изүгә нигезләнгән суд процессларында татарларны яклаучы буларак адвокат сыйфатында чыгыш ясаган. Мәсәлән, ул «Буби» мөгаллимнәрен яклаган һәм суд процессында Ишми ишанны шактый кыен хәлгә калдырган. Октябрь революциясеннән соң А. Г. Бать Мәскәүгә күчеп китә һәм шунда юстиция органнарында эшли. Революциягә кадәр аның Казан университетында эшләгән булуы да мөмкин. Мәсәлән, 1900 елның 3 октябрендә ул университет каршындагы Юридик фәннәр җәмгыятенең утырышында «Балигъ булмаганнарның җинаятьчелегенә каршы көрәшү чараларына карата» дигән темага реферат укыган.

Тукайның соңгы көннәрен күргән доктор Клячкин үзенең истәлегендә Тукай өчен таныш бер адвокатымнан китаплар алдым, дип яза. Бу адвокатның А. Г. Бать булуы бик мөмкин. Чөнки А. Г. Бать – китапчы Шәрәфләр белән Тукай арасындагы юридик документларны төзешкән кеше. Ш.Әхмәрев шагыйрьнең үзе исән вакытта әзерләнә башлаган соңгы җыентыгына договорны Бать төзегәнлеген күрсәтә[360]360
  Тукай турында замандашлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 193 б.


[Закрыть]
. А. Г. Батьның Мәскәүдәге гаилә архивында Казан чорындагы эшчәнлегенә кагылган мемуарлары бар. Боларның эчтәлеге әлегә беркемгә дә мәгълүм түгел. Ул мемуарлар безнең әдәбият, культура тарихыбызның кайбер якларын ачуда, бәлки, ярдәм итәрләр иде[361]361
  А. Г. Батьның бу кулъязмалары Мәскәүдә Л. Г. Бать исемле язучының шәхси архивында саклана.


[Закрыть]
.

1913–1914 елларга таба Ишминең татар әдәбияты белән «кызыксынуы» бераз кими төшә. Ләкин мәктәп-мәдрәсәләр белән судлашуын ул әле дәвам иттерә. Халык арасында Ишмине үтерергә, аннан куркып тормаска кирәк дигән хәбәрләр тарала. Моны әйтүчеләр турында жандармериягә агентура мәгълүматы килеп керә[362]362
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2425 эш, 92 док.


[Закрыть]
. Ишминең мәгърифәткә аяк чалуы турында фельетоннар «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында системалы рәвештә басылып баралар. «Вакыт» – Оренбург газетасы, аның өчен Ишминең мәгърифәт өлкәсендәге мондый кара эшчәнлеге аеруча гаҗәп тоела. Шуңа күрә ул Ишмине «Йолдыз» га караганда кискенрәк тәнкыйть итә. «Түнтәр ишанының мөселман дарелфөнүне өчен төзелгән» программасыннан көлеп, «Вакыт» менә нәрсәләр яза: «Мондый мәдрәсә 6 класстан торып, анда гел дин гыйлеме генә өйрәтеләчәк. Шуны тәмамлаган кеше, ди Ишми, Европа, немец, француз, рус дарелфөнүнен бетергән кешеләр белән бер дәрәҗәдә булачак». Газета редакциясе моңа өстәп: «озакламый асаре гатика музаханәләрдә генә табылуы мөмкин булган… «программа» дип көлә[363]363
  Вакыт. – 1914. – № 1515. Асаре гатика – борынгы әйберләр.


[Закрыть]
.

Империалистик сугыш елларында Ишми, соңгы тапкыр талпынып, үз авылындагы яңа ысул белән укытуга күчкән мәдрәсә мөгаллимнәре өстеннән донос ясый, мәдрәсәне тарата, мөгаллимнәрне төрмәгә яптыра һ. б. Н. Думавиның мәктәп мәсьәләсенә багышланган публицистикасында да Ишми ишанның бу еллардагы реакцион эшчәнлеге киң яктыртыла.

Ләкин мондый кара эшчәнлегендә Ишми ишан ялгыз булмый. Аларның исемнәрен без Тукай фельетоннарында очратабыз. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә, фельетоннарында мондый кара типлар иҗтимагый нәфрәт уты астына алыналар. Бу, чыннан да, иҗтимагый-политик әһәмияткә ия бер процесс була, һәм Тукай иҗатында моны очраклы әсәрләр дип карарга ярамый. Гасыр башында, бишенче ел революциясе өлгереп килгән тарихи бер чорда, В. И. Ленин болай дип язган иде: «Шпионнарны һәм провокаторларны күзәтеп торучы кешеләр кирәк»[364]364
  Ленин В.И. Әсәрләр. 2 т. – 339 б.


[Закрыть]
. Тукай үз чорындагы матбугат, әдәбият, мәдәният дошманнары булган берничә кадимче доносчыны белгән. Ишмидән тыш, без шагыйрьнең фельетоннарында «Такырҗан Хәсән», «Хәмзә ахун» дигән доносчыларның исемнәрен очратабыз. «Хәмзә ахунның донос ясарга… фәүкылгадә истигъдадлары һәм гаҗәп талантлары бардыр», – ди ул «Ялт-йолт» журналында басылган бер фельетонында.

Тукай публицистикасында мондый кара көчләрнең еш тәнкыйть ит[365]365
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 47 б.


[Закрыть]
елүе тагын икенче бер нәрсәгә дә бәйле: шагыйрь тирәсендә йөргән кешеләрдән берничәсе провокатор булып чыккан. Шагыйрь нәрсәдәндер шикләнгән, борчылган, сизенгән. Ләкин кайберсенә чын күңелдән ышанган, эч серләрен чишкән.

1912 елның апрелендә Уфада Тукай янына провокатор килгән. Хәзер моның шулай икәнлеген дәлилләр белән раслап була инде. Ләкин шагыйрь моны үзе белмәгән көе дөньядан китә. Чөнки провокаторның чын йөзе, ябык судта бары тик хөкем ителгәннәр өчен генә, 1912 елның май ахырында билгеле була. Халык алдында исә аның исеме патша бәреп төшерелгәч, 1917 елның җәендә генә фаш ителә.

Мәгълүм булганча, Г. Тукай 1912 елда, Уфага килгәч, М. Гафури һәм башка танышлары белән очраша. «Квартир, гомумән күңелле, – дип яза шагыйрь үзенең юл истәлекләрендә. – Кеше күп килә. Эч пошарлык түгел. Монда һәр көн мөхәтдисе кәбир Әхмәтфаиз Даутов белән күрешәбез. Ул скрипкада маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем»[366]366
  Шунда ук. – 148 б. Сүзлек: мөхәтдис кәбир – пәйгамбәр сүзен күп белүче. Фәүкылгадә истигъдад – чиксез сәләт


[Закрыть]
.

Кем соң ул Әхмәтфаиз Даутов? Тукай янына аны кем китергән, аларны кем таныштырган? Дүртенче томның белешмәлегендә Ә. Даутов турында бер сүз дә юк.

Әхмәтфаиз Даутов – Оренбург ахуны Сөләйман Даутов улы. Аның бертуган абыйсы Фәезхан Даутов бер вакытлар «Дин вә мәгыйшәт» журналының редакторы була. Әхмәтфаиз Хиҗазда, Истанбулда укыган. Россиягә кайткач, «Буби» мәдрәсәсендә гарәп теле укыткан. «Буби» погромнары вакытында төрмәгә утыртылган мөгаллимнәр охранка кулында бик күп информация тупланганлыкны беләләр. Ахырдан мәгълүм була: бу информациянең күбесен Ә. Даутов биргән икән. Жандармериягә ул татар әдәбиятына, культурасына азмы-күпме өлеш керткән кешеләрнең исемлеген бирә. Алар арасында «Шура» редакторы Р. Фәхреддинев, «Чүкеч» редакторы Соловьёв, «Вакыт» редакторы Ф. Кәрими, журналист Б. Шәрәф, «Бәянелхак» редакторы Ә. Сәйдәшев бар. «Алар, – дип яза Даутов, – хәзерге вакытта панисламизм пропагандасының җитәкчеләре булып исәпләнәләр».

Инде матбугатта язылганча, погром буласы көнне «Буби» мәдрәсәсенә күрше авылның бер рус кешесе алдан килеп хәбәр бирә, һәм мәдрәсә шәкертләре мөгаллимнәр кушуы буенча төне буе әдәбият, кулъязмалар яндыралар. Яндырылган китаплар арасында Г. Тукай, М. Гафури шигырьләре бик күп була. «Мондый кисәтүдән соң, – дип яза Ә. Даутов, – «Буби» мөгаллимнәре үзләренең китапларын, кулъязмаларын кочак-кочак ташып чыгардылар һәм массовый төстә яндырдылар»[367]367
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 6 тасв., 1 эш, (?) док.


[Закрыть]
. «Мәдрәсәдә патша сурәте ертылуга ничек карыйсыз?» – Ә. Даутовка шундый сорау бирелгән. «Миңа мәдрәсә җитәкчеләре сөйләгәннәр иде, – дип яза Даутов, – патша сурәтен пыяла астында тотарга кирәк булыр дип. Югыйсә аны балалар зарарлавы бар». «Буби» мөгаллимнәренә приговор чыгарганда, төп гаеп шул факт тирәсенә туплана. Патшачы, кара фикерле Даутов цензурадан да зарлана. «Бездә, – ди ул, – брошюралар һәм газеталар бик йомшак цензура күзәтүе аркылы узалар. Цензура комитетының Петербургтагы чиновнигы Заһит Шамил – үзе панисламист»[368]368
  Шунда ук.


[Закрыть]
.

1912 елда, ягъни аның күрсәтмәләре нигезендә, Иж-Бубыйдагы мәгърифәт учагы җимерелеп, зур процесс әзерләнгән чорда, шушы кеше Г. Тукай янына килеп йөри, җырлый. «Әгәр Фаиз әфәнде кеби чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырлар да граммофоннарга алынып калса, моның башкорт инкыйразыннан соң азмы әһәмияте булыр иде?!» – дип яза Тукай ахырдан бу очрашуларны искә алып[369]369
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 149 б.


[Закрыть]
.

Тукайга исә бу вакытта Эчке эшләр министрлыгында папка ачылган була. 1911 елның ноябрендә Матбугат эшләре буенча Казан Вакытлы комитеты шагыйрьнең әсәрләренә арест салып, үзен җавапка тарту буенча карар чыгара.

Матбугат эшләре буенча Баш идарә канцеляриясенең 3 нче бүлегендә Тукайның 6 шигыре «җинаятьчел эчтәлекле» дип табыла («Китмибез!», «Хөррият хакында», «Тавыш», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» һ. б.)[370]370
  Хөсәенов Х. Шагыйрь һәм патша цензурасы // Казан утлары. – 1966. – № 4.


[Закрыть]
. Шундый шартларда мәкерле провокаторның шагыйрь янына башкорт җырлары җырлап утыру өчен генә килгән булуы, әлбәттә, шикле. Кызганычка каршы, хәзерге архивларда Тукай турында бирелгән провокаторлар информациясен табып булмады. Ләкин архив фондлары бик зур: Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Г. Газиз, Г. Ибраһимов турында информация булганны, ни өчен Тукай турында гына булмасын? Димәк, алга таба да эзләнергә, фондларны өйрәнергә кирәк.

Тукай белән «серләшеп» йөргән шәхесләрдән тагын берсе – Исхак Бикчурин. Әдәбият фәнендә аның турында бер төгәлсезлек киткән. М. Галәү «Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк» дигән мәкаләсендә (Совет әдәбияты. – 1936. – № 5) Исхак Бикчурин асылынып үлгән көннәрдә Тукайның бик кәефсез йөргәнен, шул вакыйгага багышлап «Катиле нәфескә» шигырен язганын сөйли, М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән. Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз» ның 1910 ел, 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ителә. Монысы «Тукай турында замандашлары» ның киләчәк басмаларында төзәтелер. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл түгел. Ләкин Исхак Бикчурин шәхесе турында башка чыганаклар буенча күзәтү уздыру кызыксыз булмас.

И. Бикчурин «таңчы» булган, Октябрь революциясеннән соң КГЖУның «бик яшерен» фондларын караган Г. Ибраһимов бу кешенең провокатор булганлыгын ачыклый. Бу турыда язып та чыга[371]371
  Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан. – 1922. – 5 б.


[Закрыть]
. Хәзер провокатор И. Бикчуринның биографиясе белән танышыйк. Ул – Тукайның замандашы, 1881 елда Чистай өязе Кечеткәнле авылында Хәлил хәзрәт семьясында туган. Хосусый рәвештә русча укып, Татарская Учительская школага кергән. 1906 елда студентлар хәрәкәтенә катнашкан өчен, школадан чыгарылган. «Таң» газетасында эшли. «Бәянелхак» та мөхбир була. «Кояш» ка күп яза. И. Бикчурин күп мәкаләләрен имзасыз яза[372]372
  Бу турыда: Кояш. – 1913. – № 104.


[Закрыть]
. Аның жандармерия агентурасына кайчан ялланганы әлегә ачылмаган. Ләкин провокаторның биографиясендә бер закончалык бар: «таңчы» эсер, үз газетасы ябылгач, «Бәянелхак» ка күчә, күп мәкаләләрен имзасыз бастыра, газетада язылганча, «шөһрәткә кызыкмый»[373]373
  Шунда ук.


[Закрыть]
, аның рухи азыгы Ф. Ницше тәгълиматы була. Ницшеның исеме аның «авызыннан төшми»[374]374
  Шунда ук. – № 108.


[Закрыть]
. И. Бикчуринның үлеме татар журналистларын тетрәтеп ала. Бик күп мәкаләләр языла, аның күркәм холыклы, дәрвиш табигатьле[375]375
  Шунда ук. – № 101.


[Закрыть]
икәнлеген әйтәләр, үлүенең нигезендә ниндидер серле сәбәп булганлыгына ишарә ясыйлар. Исхак Бикчурин турында иң зур мәкаләләр язып чыгучылар кемнәр? «Таңчы» Ф. Туктаров, эре провокатор, татар демократ язучыларын жандармериягә саткан Т. Мамлеев. Соңгысы үзенең имзасына «Исхакның иң якын дусларыннан»[376]376
  Кояш. – 1913. – № 108.


[Закрыть]
дип өсти. Димәк, боларның дуслыгы провокаторлык хезмәте белән беркетелгән. Гыймад Нугайбәккә бервакыт Бикчурин болай дип сөйләгән: «Тукаевның Казандагы тормышын миннән яхшы белгән кеше юк, ул бүтәннәрдән яшерә торган серләрен миннән яшерми иде. Мин аның тормышын бик яхшы беләм» (курсив безнеке. – М. М.). Тукай үлгәч тә, И. Бикчурин, шагыйрьнең Казандагы тормышы турында китап язарга уйлап, шәһәр тирәсенә дачага җыена[377]377
  Шунда ук. – № 104.


[Закрыть]
. Ләкин 20 апрельдә, ягъни Тукай үлеп 18 көн үткәч, үзен үзе үтерә. Мамлеевлар аның веногына «аңлашылмаган халык каһарманына»[378]378
  Шунда ук. – № 108.


[Закрыть]
дип лента куеп озаталар. Характерлы бер деталь: университетның анатомия театрыннан провокаторның гәүдәсен алып чыкканда, процессия артына траур киеменнән бер хатын килеп баса да: «Бу кем? Исхак түгелме?» – дип сорый. Үзе елый, ләкин мәет янына килми, үзен кешегә танытмый. Ахырда гына моның Исхакның әнисе икәнлеге беленә. Мондый «серлелек» ләрнең барысыннан да бер версия туа: Исхак Бикчуринның охранка тарафыннан Тукайга шагыйрь Казанга килгәч үк беркетелеп куелган булуы мөмкин. Моны Т. Мамлеев кебек «үз ишләр» белгән, һәм Бикчуринның әнисе дә сизенгәндер. Тукай үлгәч, Бикчуринга охранка яңа задание биргән булырга мөмкин, әйтик, Ф. Әмирхан яки Г. Коләхмәтов артыннан күзәтергә. Ихтимал, сатлык җан үзенең табигый финалына ниндидер янаулар, куркытулардан соң килгәндер, чөнки ул шагыйрьнең Казандагы тормышы турында да язып кала алмаган.

Шәхес буларак пычрак җанлы кеше әдәбиятта нәрсәләр эшләгән соң? Ул ориенталист Вамбери хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итәргә тотынып караган – ахырына барып чыкмаган[379]379
  Бу турыда: Идел. – 1913. – № 585, 586; Мир ислама: Т. II, СПб. – 1913. – Вып. Х. – С. 707.


[Закрыть]
. Тукай турында язарга җыенган – язмаган. Ләкин аның өлгергән өлкәләре дә булган. Мәсәлән, ул русча әсәрләрнең кайбер урыннарын үзгәрткәләп, үз исемен куеп чыгаргалаган. Үзе үлгәч, танышларыннан берәү (Шәриф Хөсәенев) аның турында «Сәхтә әдәбияттан бер ләүхә» дигән мәкалә язып чыга. Бервакыт Бикчурин аңа диктовка белән бер пьеса яздырта.

Ике утыруда бер пьеса язылып бетә. Бикчурин моны үз исеменнән каядыр сата[380]380
  Китапханәләрдә аерым китап рәвешендә И. Бикчурин әсәрләре очрамады. Сәхтә – ялган.


[Закрыть]
. Ш. Хөсәенов бераздан бу пьесаның асыл нөсхәсен таба: ул рус язучысы Г. Сибиряковның «Асрау кыз» дигән әсәре булып чыга. Плагиатор аны бераз гына татар дөньясына күчереп эшләгән икән[381]381
  Кояш. – 1914. – № 536.


[Закрыть]
.

Тукай тирәсендә әнә шундый пычрак җанлы шәхес шагыйрьнең иң яшерен серләрен сөйләтеп йөргән. Шагыйрь тирәсендә йөргән, ул Клячкин больницасында ятканда, аңа бик нык ярдәм күрсәткән, Уфа ягыннан килгән Якуп Байбурин да бераздан үзен үзе үтерә… Империалистик сугыш башлангач, Я. Байбуринны беренче разряд ополченец итеп Әстерханга җибәрәләр. «Бу вакыттагы аның халәте рухиясен күргән кешегә, – дип яза Ф. Әмирхан, – аның гакылдан шашу ихтималын тоту читен түгел иде». Соңгысы, ихтимал, шәхесне изә, сыта торган буржуаз җәмгыять тәртипләренең корбаны булгандыр, ихтимал, Тукай үлеме аңа зур тәэсир ясагандыр. Ф. Әмирханның язуынча, ул «гафиф табигатьле, яхшы рухлы, тугъры сүзле» егет булган, Казан яшьләре арасында зур ышаныч казанган. «Мәрхүм Тукайның авыруы вакытында Якупның аңар иткән ярдәм вә хезмәтен Алла үзе генә беләдер», – дип яза Ф. Әмирхан[382]382
  Кояш. – 1914. – № 592.


[Закрыть]
. Тукайның исә теләсә кемнән ярдәм кабул итмәгәнлеге мәгълүм нәрсә. Хәтта авыру вакытында да шагыйрь горурлыгын югалтмаган. Мәсәлән, 1911 елда «Вакыт» газетасы «Тукай авыру, тәрбия кылырлык кешесе юк» дип хәбәр бастыргач, шагыйрь моңа протест белдерү өчен «Йолдыз» идарәсен вәкил кыла. Тукайның соравы буенча «Йолдыз» идарәсе болай дип белдерә: «Гәрчә Габдулла әфәнде моннан берничә атна элек кәефсез хис итсә дә (сүз Тукайның 1911 елның көзендә авылда авырып ятуы турында бара. – М. М.), «кеше ярдәменә мохтаҗ булырлык авырганым юк»[383]383
  Йолдыз. – 1911. – № 757 (15 ноябрь саны).


[Закрыть]
.

Кыскасы, Якуп Байбурин – шагыйрь белән якын мөнәсәбәтләрдә булган, ләкин моңарчы истәлекләрдә телгә алынмаган кеше. Шәхес буларак киләчәктә аны ачыкларга иде. Тукай янына Клячкин больницасына килеп йөргән кешеләр алай күп түгел бит.

Алда патша самодержавиесенең татар демократик зыялылары уртасына кертелгән милли окраинадагы «бишенче колонна» сы турында сүз барды. Ләкин самодержавие мәгърифәткә, рус культурасына таба йөз тоткан татар халкы арасына «бишенче колонна» ны матбугат органы формасында да керткән. Самодержавие, мөселманнар өчен чит илдә махсус журнал чыгартып, аларга бер «яклаучы» тәкъдим иткән, мөселманнар арасындагы азатлык-хөрлек идеяләрен үзе теләгән юнәлештә җибәрергә, демократик хәрәкәткә тәэсир итәргә омтылган. Шул максатларда Париж шәһәрендә Россиядән барган кавказлы князь малайлары тарафыннан «Мусульманин» журналы чыгарылган. Журналның башында хәзергәчә милли чыгышы ачыкланмаган Мөхәммәт бәк Хаҗи Тәлаши-Скауаши дигән авантюрист торган. Журналның сәяси юнәлеше, андагы материаллар тарих фәнендә инде өйрәнелгәннәр. Беренче мәртәбә бу журнал эшчәнлегенә анализ тарихчы Л. Климович тарафыннан ясала[384]384
  Климович Л. Ислам в царской России. – ОГИЗ-ГАИЗ. – 1936. – С. 216–267.


[Закрыть]
. «Мусульманин» журналы (Париж), аның өстәмәсе булып чыккан «В мире мусульманства» газетасы (Петербург) һәм аларны чыгаручылар турында зур гына мәгълүмат профессор Р. Нәфыйгов хезмәтләрендә бирелә[385]385
  Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской об щественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 349, 366–367; аныкы ук: Габдулла Тукай биографиясен өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре // Казан утлары. – 1966. – № 8.


[Закрыть]
.

Ләкин бу чыганакларны әдәбиятчыларның моңарчы тикшергәннәре юк әле. Ә кирәк иде, чөнки Тукай, чит илдә шундый матбугат органы ачылачагын белгәч һәм аның татарча варианты да чыгачагы турында хәбәр таралгач, С. Сүнчәләйгә язган бер хатында болай ди: «Мөселман» журналы татарча чыга башласа, монда басылмаслык резкий нәрсәләремне шунда җибәрмәкче булам». Икенче бер хатында да Тукай шушы фикерен куәтли: «Мусульманин» да, Ходай илһам бирсә, бик каты участвовать итмәкче булам». Журналның татарча варианты чыга алмый. Тукай бу мәсьәләне игътибар белән күзәтеп бара һәм болай дип яза: «Мусульманин» ның мөселманча чыгуы, әлбәттә, күңеллерәк булган булыр иде, хәерле булсын»[386]386
  Тукайның С. Сүнчәләйгә хатлары // Казан утлары. – 1966. – № 4.


[Закрыть]
.

Болардан чыгып, Р. Нәфыйгов шагыйрьнең монда басылмаган «резкий нәрсәләрен» Парижга җибәргән булу ихтималын әйтә[387]387
  Шунда ук // Казан утлары. – 1966. – № 8


[Закрыть]
.

Татарстан Үзәк архивында «Мусульманин» журналы һәм «В мире мусульманства» газетасына, аларның редакторларына, татар язучыларының боларга мөнәсәбәтенә кагылышлы документлар күп очрый. Документлар бер нәрсәне раслыйлар: демократик һәм либераль матбугат вәкилләре, язучылар үз араларына кертелүе мөмкин булган «бишенче колонна» га зур саклык, шик белән карыйлар һәм мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Ф. Кәрими һәм Б. Шәрәф, беренче буларак, Хаҗи Тәлаши исемен шик астына алалар, аның кемлеген ачыклау максатында Парижга студент Ш. Мөхәммәдьяровны җибәрәләр. Ш. Мөхәммәдьяров Парижда бер ай яшәп Хаҗи Тәлашины күзәтә. Шунда ук ул рус публицисты В. Л. Бурцев белән таныша. В. Л. Бурцев – народоволец, чит илдә һәм Россиядә яшәгән провокаторларны фаш итү белән дан казанган кеше. Мәсәлән, мәгълүм провокаторлар Е. Ф. Азеф, Р. В. Малиновский аның тарафыннан фаш ителәләр[388]388
  Большая советская энциклопедия: Т. 4. – 3 изд. – С. 142.


[Закрыть]
. Тәҗрибәле Бурцев «Мусульманин» редакторы Хаҗи Тәлашиның бик астыртын, хәйләкәр һәм шикле кеше икәнлеген Ш. Мөхәммәдьяровка сөйли, күзәтергә вәгъдә бирә[389]389
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 51 фонд, 1 тасв., 633 эш, 154 док.


[Закрыть]
. Ш. Мөхәммәдьяров Казанга кайткач, «В мире мусульманства» газетасына эшкә җибәрү өчен (редакторның чын йөзен ачу максатында) уңайлы кандидатура эзли башлыйлар. Арадан эсер Гыйлемдар Баймбетовны тәкъдим итәләр. Г. Баймбетов – Вологда өлкәсендә сөргендә вакытта Хаҗи Тәлаши белән күп язышкан кеше. Үзенең бер хатында Тәлаши аңа «социализмның утопия» икәнлеген һәм панисламистик хәрәкәткә кушылырга кирәклеген яза, әгәр шул карашларга килешсә, Баймбетовка Европага качарга ярдәм итәчәгенә вәгъдә бирә. Сөргеннән кайткач, Баймбетов Казан яшьләренең тәкъдиме белән «В мире мусульманства» редакциясенә эшкә урнашу өчен аның редакторы А. Датиев янына бара. Ләкин Баймбетовны Ш. Мөхәммәдьяров тәкъдим иткәнне белгәч, Датиев аны эшкә алудан баш тарта[390]390
  Шунда ук, 2098 эш, 66 док.


[Закрыть]
. Шулай итеп, «фаш итүче» дән шикләнә башлыйлар. Озак та үтми, татар матбугаты Хаҗи Тәлашига каршы кампания башлый. Панисламизмга каршы көрәш шаукымы белән язмышы куркыныч астына куелган либераль матбугат бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бер төркем татар интеллигенциясе «Вакыт» газетасында коллектив хат белән чыга. Алар Хаҗи Тәлашиның «панисламизм хәрәкәтенә таба алга» дип чакырып чыгуын провокаторлык дип атыйлар. «Аның бу юлдагы һәрбер хезмәте укучылар тарафыннан тиешлечә нәфрәт вә каршылыклы муҗиб булыр» дип яза газета[391]391
  Вакыт. – 1912. – № 902. Сүзлек: муҗиб – сәбәп итүче.


[Закрыть]
. «Йолдыз» газетасы да, җиңел сулап, болай яза: «Россия мөселманнары өстенә ташланган панисламизмның, ниһаять, төп гаепле кешесе табылды. Ул – айлык «Мусульманин» журналы һәм атналык «В мире мусульманства» газетасының нәшире һәм редакторы Мөхәммәт Бәк Хаҗи Тәлаши дигән бер зат икән»[392]392
  Йолдыз. – 1912. – № 791. Газета ялгыша: «Мусульманин» айга ике чыга.


[Закрыть]
. Хаҗи Тәлаши да тик ятмый. Ш. Мөхәммәдьяровтан үч алу нияте белән ул бер мәкалә яза. Мөхәммәдьяровны «лакей» булып йөрүдә бик тәҗрибәле кеше дип атый[393]393
  Майкопская правда. – 1912. – № 9.


[Закрыть]
. Провокатор-редакторны фаш итү буенча иң актив эш алып баручы орган «Йолдыз» була. «Йолдыз» редакторының Хаҗи Тәлаши турында яман хәбәр таратуы жандармериягә ишетелә. Яшерен килеп кергән доноста Һ. Максудиның татарларны бу провокатор белән аралашудан саклавы турында әйтелә. Һ. Максуди фикеренчә, Х. Тәлаши үзенә мөрәҗәгать иткән мөселманнарның чын йөзләрен хөкүмәт органнарына ачып баруны максат итеп куйган[394]394
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2098 эш, 27 док.


[Закрыть]
. Петербург мөселманнары да, бу мәсьәләгә багышлап, бер җыелыш уздыралар. Җыелыш «Х. Тәлашиның хәрәкәтләре шик уята, һәм ул кеше хөкүмәттә хезмәттә торадыр дигән фикергә нигез бирә» дип билгели һәм Х. Тәлашины фаш итү кирәклеге турында карар чыгара[395]395
  Шунда ук, 2097 эш, 505 док.


[Закрыть]
. Х. Тәлашиның хөкүмәт каршында ышанычлы, кирәкле кеше булганлыгын раслый торган тагын бер документ бар. Россия мөселманнары каршында тәмам ышанычын югалткан бу кеше турында полиция департаменты үзенең урындагы оешмаларына болай хәбәр итә: «Мөхәммәт бәк Хаҗи Тәлаши-Скауашины, – диелә ул документта, – политик яктан ышанычсыз дип уйларга бернинди дә дәлил юк»[396]396
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 51 фонд, 1 тасв., 633 эш, 52 док.


[Закрыть]
. Димәк, Тәлаши – хөкүмәт кешесе.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации