Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 46 (всего у книги 50 страниц)
Тарих белән әңгәмә
(Габдулла Тукай әсәрләрен укыганда [308]308
Бу мәкалә Тукайның биштомлыгы чыкканчы ук язылган иде. Шуңа күрә чысынча ганаклар элегрәк чыккан дүрттомлыкка таянып күрсәтелгән. – М. М.
[Закрыть])
Китапның дәрәҗәсен хәзерге заманда аның тексты гына түгел, арткы битләрендәге аппарат та билгели. Соңгы елларда бездә бик бай фәнни комментарийлар белән Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Камал томнары чыкты. Тукай әсәрләре дә – менә ничәнче басма инде – гел комментарийларга байый, тирәнәя бара. Аның саен басмалар яхшыра. Әмма Тукай чоры, Тукай замандашлары – юньсез кешеләрме алар, әллә шагыйрьнең үзе кебек саф күңеллеләрме – алар турында әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, комментарийларны тирәнәйтәсе… Ниндидер ялгыш тәрҗемә аркасында Горькийны адаштырганнар. Тәрҗемә бик хәтәр, җаваплы нәрсә инде ул, аның нигезендә теләсә кем адашырга мөмкин, ләкин шул адашу нәтиҗәсе булган фикерне әледән-әле мисалга китерергә кирәкми бит! Горькийга исә имгәнгән информация – мәкалә һәм тәрҗемә килеп кергән. Ул әйтә: «Очень хорошо сказал один казанский татарин-поэт, умирая от голода и чахотки: «Из железной клетки мира улетает, улетает юная душа моя…» В повторении (курсив безнеке. – М. М.) «улетает» я слышу радость»[309]309
Нуруллин И. Тукай. – Москва: Молодая гвардия. – 1977. – С. 142.
[Закрыть].
Әлеге өзектә ике хата белән Горькийны адаштырганнар. Беренчедән, Тукай ачлыктан үлмәгән, ә авырудан. Тукайның Казандагы кыска гына гомерендә утызлап китабы (алты елга!) басылып чыккан. Архивта шундый документ бар: бу документ истәлекләрдә дә раслана. «Тукай завещал 500 рублей на воспитание способного татарского мальчика в среднем и высшем учебном заведении… Хотят учредить стипендию в память Тукаева…»[310]310
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2425 эш, 31 док.
[Закрыть] Тукайдан калган акчага «Тукай стипендиясе» оештырылуы да мәгълүм: бу стипендиягә М. Төхфәтуллин (Тукайның Уральскидагы остазы) кызы Әминәнең лаек булганлыгы да факт… Матбугатта мондый хәбәр бар: «Мотыйгулла Төхфәтуллинның кызы Әминә, Казанда Мәгариф ширкәте тарафыннан Тукай намына (исеменә. – М. М.) бер ир, бер кыз балага билгеләнгән стипендияне алып, Уральск шәһәрендәге прогимназиягә укырга керде, беренче классны инде тәмамлый…»[311]311
Вакыт. – 1915. – № 1737.
[Закрыть] Күрәбез, Тукайның актыккы «хезмәте» – акчасы да – дөнья аклыкка, практик эшкә яраклы белемгә исраф ителә. Алай гына да түгел: бу үрнәктә Уральск шәһәренә Тукай истәлеге өчен стипендия фондына күп кенә акча килә. М. Төхфәтуллин боларга рәхмәт белдерә. Бабайларыбыз гыйлемгә омтылганнар!
Икенчедән, Горькийга дөрес тәрҗемә бирмәгәннәр. Тукай болай язган: Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы… Күренә ки, «очты» фигыле бу шигырьдә бөтенләй дә кабатланмый.
Тукай томнарындагы фактик материал-информация дә инде байтак искергән. Дөресрәге, бүгенге фән-гыйлем дәрәҗәсеннән түбән. Моннан сигез йөз ел элек яшәгән шагыйрь Кол Гали әсәре белән эш итәбез һәм менә дигән бай хәзинәне гыйльми югарылыкта чыгара алабыз, ә безнең дистәләгән профессорлы-докторлы, искиткеч грамоталы текстологлы заманыбызда моннан нибары 75–80 ел элек яшәп иҗат иткән Тукай, аңа кагылышлы вакыйгалар, шәхесләр турында һаман әле «шәкертлек» тән уза алмыйбыз. Архивлар бар, гыйльми китапханәләрдә тау-тау өелгән газета-журнал төпләмнәре бар. Инде өлкәннәр үз эшләрен эшләде, дип уйласак, берничә дистә фән кандидатларыннан торган галимнәр отряды бар… Ниһаять, төзәтергә вакыт: Тукайның тулы «Мәҗмугаи асар» е үзе тарафыннан төзелеп, хәзерге тәнкыйтьчеләр әйткәнчә, 1918 елда түгел, ә 1914 елда басылып чыга. Тукай томнарының артында байтак мәгълүматны дөреслеккә якын китерәсе бар. Әйтик, «Шәрекъ клубы» 1908 елда түгел, ә 1907 ел декабрь аеның 1 нче көнендә ачыла. (Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – 1977. – 384 б. – алга таба сүз Тукай әсәрләренең Казанда 1975–1977 елларда чыккан шушы дүрттомлыгы нигезендә барыр.) Бу турыда «Йолдыз» газетасы болай яза: «Бик күптәннән бирле көтелгән… махсус клуб декабрь 1 дә кич 7 сәгатьтә… ачылды»[312]312
Йолдыз. – 1914. – № 1282.
Мәэмүрият – вазифа; хезмәт, дәүләт эше.
Нифак – бозыклык.
Мәлләпүшлек – җөббә, җилән кию.
Кәллә – кәләпүш.
Шәргы – шәригать.
Җаһил – надан.
Гафил – ахмак.
Филкора – бер авылда да, бер шәһәрдә дә.
Фәттан – фетнәче.
Дәюс – намуссыз.
Бәйнәлвәран – кеше арасында.
[Закрыть]. «Шәрекъ клубы» башта бер бинада ачыла, аннан соң без белгән бүгенге йортка күчә. Киләчәк буыннар бу игелекле мәгърифәт учагының кайчан ачылганын, аның 1905 ел революциясе җимеше икәнен дөрес аңласыннар өчен, бу мәсьәләдә хронологик төгәллек, әлбәттә, кирәк. 1908 елда инде андый оешмалар ачылмый, киресенчә, ябыла башлый, чөнки патша самодержавиесе демократик көчләргә каршы инде һөҗүмгә күчә. Төгәллекнең бу урында, шулай итеп, принципиаль әһәмияте бар.
Тукайның үлеменнән соң булган хәлләр бездә бер дә яктыртылмаган. Диалектиклар бит без: Тукай үлде дип тормыш тукталмый. Шагыйрь Фәтхи Бурнаш мең кат хаклы. Г. Кариев каберенә адреслап язган шигырендә ул болай ди (бу шигырьне мин Бурнаш поэзиясендәге энҗе-таш дип атар идем):
Әйләнә тормыш һаман тукталмыйча,
Тормый тарих бер сәгать тик язмыйча;
Шул сәхифәләр аңарда, кайсы ки
Калды бер тамчы кара кан таммыйча…
Тукай үлгәч, татар дөньясында ниләр була соң? Ә гомумән, матбугатта ниләр була? Баксаң, татар дөньясында гына түгел, Мәскәү—Петербург матбугатында күп кенә мәкаләләр, шигырьләр басылып, болар да татар дөньясының бер сандугачы дөньядан вакытсыз киткәнен белдерәләр. Тукай турында бигрәк тә «Мусульманская газета» (редакторы С. Габиев, ахырдан большевик) күп яза. 1913 елның 8 апрель (№ 16) санында Тукай истәлегенә анда бер шигырь басыла, шигырьдә аны «Идел елгасының Баяны» («Баян Волги-реки») дип атыйлар. Шигырьнең авторы күрсәтелмәгән. Шунда ук С. Габиевнең мәкаләсе урнаштырылган. «Бу үлем гади үлем генә түгел, – ди автор, – бу безнең арадан иң чиста, иң яхшы кешене рәхимсез рәвештә йолкып алу… Аның мохите өстендәге караңгылык шагыйрьнең музасын шулкадәр газаплады ки, аның лирасы моңа чыдый алмады, ватылды». Газетаның аннан соңгы (№ 18) санында Санкт-Петербургтан Г. Абызов мәкаләсе урнаштырыла («Уснули песни»). Автор шагыйрьне «Татар Пушкины» дип атый. Шул ук газетада М. Вахитов мәкаләләре да очрый. Газета Тукай исемен 1914 елның апрелендә яңадан күтәрә. 20 апрель санында (№ 12) газетада Тукай истәлегенә зур ике мәкалә багышлана һәм шунда ук С.-Петербург газетасы «День» дә Н. Паволжанин дигән авторның Тукай турында «Татарский Пушкин» дигән зур мәкаләсе басылу турында хәбәр ителә. Көлке-Баш дигән автор газетада «Недопетая песня» дигән шигырен Тукайга багышлаган.
Не выдержала скорбящая душа,
Не выдержала…
Улетела в тот чистый мир.
(День. – 1914. – № 12).
Шулай итеп, Тукайның вакытсыз үлеме рус матбугатында социаль фон ала, һәм бу вакыйга газеталарда социаль гаделсезлеккә протест белдерү максатында гына языла.
Кызыклы факт: «День» газетасы 1913 елның 6 апрель санында (№ 92) «По России» дигән рубрика астында «Общественный траур» дигән бер информация бирә (газетаның бу саны Мәскәүнең Үзәк китапханәсендә сакланган). Газетаның Казандагы үз мөхбире 4 апрель көнне мондый хәбәр җибәргән: «В знак траура по случаю смерти татарского поэта Тукаева закрыты магазины и отменён спектакль в «Восточном клубе».
Матбугат элегрәк Тукайның авыруы мәсьәләсен дә күтәргән, халыкның игътибарын юнәлткән. Хәтта бу мәсьәләдә кем игътибарлырак дигән формада газеталар арасында көндәшлек тә булган сыман. Мәсәлән, «Вакыт» газетасының 1911 елгы саннарының берсендә «Тукаев авыру һәм аның тәрбия кылырга кешесе юк» дигән хәбәр күренә. Игътибар итик, 1911 ел – Тукайның иң актив иҗат иткән елларының берсе. Бу хәбәрне укыгач, шагыйрь кимсенә һәм, Оренбург «Вакыт» ына җавап бирү өчен, Казан «Йолдыз» ына «вәкил кыла». Габдулла әфәнде, моннан берничә атна элек кәефсезлек хис итсә дә, «кеше ярдәменә мохтаҗ булырлык авырганы юк» дип яза «Йолдыз» (1911. – № 757. – 15 нояб.). Ләкин шунысын да онытмыйк: Тукай әнисенең туган авылы Өчилегә 1911 елның декабрендә китә. Өчиледә исә аны чанадан күтәреп алалар…
Тагын бер мәсьәлә: Тукайның ара-тирә «Вакыт» ны, җае чыкканда, аның редакторы либерал Ф. Кәримине тешләп-тешләп алганын онытмаган хәлдә, башкасын да хәтердән чыгармыйк: 1907 елда Тукай шигырьләренең беренче җыентыгы басылу уңае белән (Казан: Шәрәфләр басмаханәсе, 1907. – 4000 данә), «Вакыт» газетасы болай яза: «Габдулла Тукаев шигырьләрен тәкъдир итүчеләрнең иң элеккесе, ихтимал ки, «Вакыт» улмышдыр. Шуның өчен бу тугърыда озын сөйләргә хаҗәт юк. Бик күп кемсәләр ялгыз назыймга… улдыклары хәлдә, Габдулла әфәнде, һәм назыйм – һәм шагыйрьдер. Укучылар боны гүзәл белерләр». Бу өзекне китерүдән максат нәрсә? Тукайның кайбер эмоцияләренә иҗадирак карарга иде. Һәрхәлдә, моңарчы язылган хезмәтләрдә геометрик туры сызык белән барып, Тукай тәнкыйть иткән бөтен күренеш, шәхескә сыгылмасыз бәя бирергә гадәтләнгәнебезне әйтергә кирәк. Тукай – шагыйрь генә түгел, тере кеше бит әле!
Тукай тормышына кагылышлы тарихта югалтуларыбыз, һәрхәлдә, табышларыбызга караганда күбрәк. Күп кенә кешеләрнең Тукай турындагы истәлекләре заманында йә язылмый калган, йә бер кулга тупланып бетә алмаган. Тукайны Кырлайдагы Сәгъди абзый өеннән Кушлавычка алып кайтучы туганы Бәдретдин Хисаметдинов, шагыйрьнең үлүе турында ишеткәч, Уральскидан болай яза: «Кардәшем Габдулла Тукаевның вафат хәбәрен ишетеп тә, бик каты кайгырдык, вакытсыз дөньядан китүенә һәм җиде елдан бирле күрешми калуымызга үкенечтә булдык. Габдулланың хәсрәтен уртаклашкан һәм күркәм кыйлып озаткан дус-ишләренә чын күңелдән рәхмәт укыймыз. Бәгъзе Тукаевның туганыннан башлап Җаектан Казанга киткәнче булган хәлләрен белгәнемчә, кирәк булса, язып та бирер идем». Кайберәүләр Тукайның каберен карау мәсьәләсен дә халык алдына куялар. Матбугат шагыйрь каберенең моңарчы ташсыз торуын белдерә: мондый игътибарсызлыкка кешеләр рәнҗиләр икән.
Кеше үлә, әмма аның халыкка иткән файдасы, хезмәте кала, яши дигән сүз Тукай шәхесенә, аның биографиясенә бик тә туры килә. Тукай исеме, ул үлгәннән соң, һич тә сәхнәдән төшми, киресенчә, тагы да активлаша. 1911 елгы мәгълүм «Буби» вакыйгалары шаукымында, тентү процессларында жандармериягә Тукайның 1908 елда Шәрәфләр бастырган «Дүртенче дәфтәр» е килеп керә. «Список тенденциозных книг» дигән исемлектә барысы җиде китап булып, шуның берсе «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез» (Т. Богданович әсәренең тәрҗемәсе), М. Гафуриның «Яшь гомерем» китабы һәм Тукайныкы. Билгеле инде, тикшерүчеләрне «Китмибез!» шигыре әсәрткән. Охранка папкаларына исемең бер кермәсен!.. Бер чигенү. 1990 елларда Татарстан халкы үзенә мөстәкыйльлек таләп итә башлагач, бу тенденциягә каршы килүче көчләр Тукайның бу шигырен үз максатларында файдаланмакчы булдылар. Алар Тукайның «иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!» дигән сүзләрен үзләренә корал итеп алдылар. Ләкин «ялангач кул» белән эшләделәр. Тукай исә алардан акыллырак булган. Ул монархия шартларында Татарстанның мөстәкыйльлеген таләп итә алмый. Беренче этап – Россиядә демократик республика төзү. Әнә шул төзелгәч инде татар халкына мөстәкыйль дәүләт төзү эшенә керешергә мөмкин. Кызганычка каршы, әлеге рус газеталарының бу фикеренә каршы җавап бирүче булмады. Мин дә дәшмәдем: профессорларыбыз, академикларыбыз бар бит! «Вперёд батьки в пекло…»
Бу шигыреннән соң Тукай патша администрациясе өчен хәвефле бер шәхескә әйләнә. Менә мисаллар: «Астраханьда гавам университетының идарә рәисе табиб Нариман бәк Нариманов аудитория залында мәрхүм Габдулла Тукаев хакына лекция укыту хакында рөхсәт сорап хөкүмәт мәэмүриятенә мөрәҗәгать иткән. Лекция Габдулла әфәнденең дусларыннан Сәгыйть Рәмиев тарафыннан укылачакдыр». Әмма «бәндә сагышлый, Ходай багышлый» диләр. Мәэмүрияттә утыручылар Тукайның кем икәнен бик яхшы беләләр: рөхсәт бирелмәгән. Казанда – күптән инде! «Ш. Әхмәрев һ. б. губернатордан «Тукай җәмгыяте» оештырырга рөхсәт сораганнар икән, губернатор рөхсәт бирмәгән». «Чистайда Тукай кичәсе уздыруга» исправник рөхсәт бирмәгән һ. б.
Ләкин кайбер уңышлар, җиңүләр дә бар. Петербургта, мәсәлән, Ф. Әмирхан белән заманында «Тәрбиятел-әтфаль» журналы (Мәскәү) чыгарган Заһид Шамил яши. Ул – башкала мөселманнарының «Җәмгыяте хәйрия» рәисе. Заһид, үзенең абруена таянып (ни әйтсәң дә, генерал Шәфигулла Шамил малае!), 1914 елда ярымай сурәте эчендә шагыйрьнең зур рәсемен бастырып чыгарган. Петербург Тукайга мөнәсәбәтендә Россиянең башка шәһәрләренә караганда, гомумән, кыюрак була. Анда татар яшьләренең «Нәшер мәгариф җәмгыяте» югары мәктәптә укучы студентлар өчен Тукай исемендә ике стипендия билгели. Лазарев институтында Г. Гыйсмәти шул стипендиягә укый. Эрмитажда эшләүче скульптор-реставратор Мирзаҗан Байкиев шагыйрьнең бюстын эшли. Мәскәүдә дә хәрәкәт бар: Столкин сабын заводында «Тукай» исемле сабын чыгарыла. Астрахань укытучысы Шәһит Гайфи һәм аның хатыны Бибинур ханым Тукайның сатирик шигырьләре белән открыткалар чыгаралар. Казан бае Вәлиулла Ибраһимов (бакалея сәүдәсе), «Шамил пулатын» Казан кияве генерал Шәфигулла Шамилдән сатып алгач, ул йортта конфет фабрикасы ачып җибәрә һәм кәгазенә Тукай рәсеме төшерелгән конфет эшләп чыгара башлый. «Гасыр» нәшрияты да (Ә. Хәсәни, З. Хәсәни) Тукай рәсемнәре белән открыткалар чыгара. «Патэ» акционерлык җәмгыяте Тукайның бик күп шигырьләрен-җырларын грампластинкага яздыра. Ерак Харбин шәһәрендәге татарлар (патша жандармериясенең кулы җитми кала) 1914 елда Тукай истәлегенә зур мәҗлес оештыралар. Ни өчен урындагы властьлар тыймый калалар соң? Чөнки мәҗлескә дини төс бирелә. Ул мәчеттә уздырыла, аның рухына коръән укыла. Әмма бу – форма өчен генә. Шулай булмаса, анда сөннәт бүлмәсенә хатыннарны кертмәсләр иде. Шулай булмаса, мәчет эчендә җиде яшьлек бер бала «Туган тел» не укымас, катнашучы яшьләр мөнбәргә чыгып декламацияләр сөйләмәсләр иде. Бу кичәдә Тукай шигырьләрен шаулатып җырлыйлар, чыгып сөйләүчеләр Тукайны мәшһүр «рус мөхәррирләре белән чагыштыралар».
Кыскасы, Тукай үлде, Тукай яши!
Һәм бу хәл бик табигый булган…
* * *
Тукай үз әсәрләрендә телгә алган яки ул таныш булган шәхесләр… Алар арасында чын мәгънәсендәге демократлар, яхшы күңелле «садәдил» дуслар, җилкуарлар, буржуаз эшлеклеләр, авантюристлар, сатлык җаннар бар. Меценатлар бар, татар мәдәниятен үстерүгә күпмедер өлеш керткән алдынгы карашлы сәүдәгәрләр, булдыра алган кадәр гаделлек өчен көрәшкән юристлар бар.
Менә Тукайның сәяси публицистикасыннан бер кисәк: 1912 елгы «Ялт-йолт» та басылган «Хаксызлыктан котылдык» исемле фельетоны… Тукайның яратмаган Мөхәммәтҗан Сәйдәшев дигән кешесе бар. «Бәянелхак» газетасының нәшире һәм редакторларыннан берсе. Казандагы сәүдәгәрләр һәм муллалар белән берләшеп, үзенең кияве Ш. Иманаевны Дәүләт Думасына депутатлыкка сайларга тырышса да, актык минутта Иманаев сайланмый кала. Тукай моңа бик шатлана һәм болай ди: «Чынлап та, Галиәсгар Сыртланов…, Кәлимулла Хәсәневләр җәүлан иткән (йөргән. – М. М.) шул Дума мәйданында шундый кешеләр өстерәлгән булса, безгә ни әйтергә кала?» Күренеп тора: Тукайда бу шәхесләргә карата ниндидер эчке ихтирам. Тукай китапларының комментарийларында әлегә боларның биографияләре тулы бирелмәгән. Әлбәттә, тулырак кирәк иде. В. И. Ленин «Беренче рус революциясендә социал-демократларның аграр программасы» дигән күләмле хезмәтендә Мөселман депутатларының Беренче Думада чыгышларына анализ ясаганда, Сыртланов һәм Хәсәнев исемнәренә туктала. Һәр ике депутат башкорт җирләренең патша хөкүмәте тарафыннан рәхимсез талануы турында сөйләгәннәр һәм җирләрне кире кайтарып бирүне таләп иткәннәр.
К. Хәсәнев – Мамадыш өязе, Сатыш волостеннан, крестьян гаиләсеннән чыккан, укытучы. Икенче Дәүләт Думасында Уфа губернасыннан депутат. 1907 елның 21 апрелендә Петербургта «Дума» исемле татарча газета чыгара башлый. Телендә азәрбайҗанчага тартымлык көчле, рекламасында да шулай күрсәтә: «Мөселманнар хезмәт фиркасе мәхсусы улачак сәяси вә әдәби, хәзергә атнасына бер йә ике мәртәбә чыгып торачак татар-азәрбайҗанча бер газета». Сәяси мәсләге буенча «Трудовик» лар тарафдары: «Без дингә дә, милләткә дә каршы түгел, без үзебез дә, әлхәмделиллаһи, мөселманнар», – дип яза. Газета «Нур» типографиясендә басыла, барысы алты сан чыгып, Икенче Дума таратылу белән тукталып хөкемгә бирелә. Аның 1907 елның 16 маенда Думаның 39 нчы утырышында сөйләгән речен В. И. Ленин аерып ала: бу речендә К. Хәсәнев 2 млн дисәтинә чамасы башкорт җирләренең хөкүмәт тарафыннан талануын һәм бу җирләрне кире кайтарып алу кирәклеген әйтә. К. Хәсәнев Думада азык-төлек комиссиясендә эшли һәм «трудовик» лар ягында тора. Большевиклар «трудовик» ларның социаль-экономик таләпләренә теләктәшлек күрсәтеп, крестьян массаларының интересларын чагылдырганын таныган хәлдә, аларны сәяси тотрыксызлыкта тәнкыйть итәләр һәм кадетлардан аерырга телиләр.
Тукайның «Хаксызлыктан котылдык» фельетоны, шулай итеп, турыдан-туры тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Шагыйрьнең Дүртенче Думага Сәйдәшев, Иманаевларны түгел, Дума трибунасына Хәсәнев, Сыртлановларны тәкъдим итүе законлыдыр. Бу уңайдан матбугатта байтак урын алган Сыртлановлар белән танышып китү, ихтимал, урынлы булыр. В. И. Ленин томының фәнни аппаратында «Сыртланов Ш. Ш. 1847 елда туган, алпавыт, Уфа губернасыннан Беренче Дәүләт Думасында депутат, кадетлар партиясенә якын Мөселман халык партиясендә торган, 1887 елдан 1891 елга кадәр Бәләбәй земская управа председателе» дип информация бирелгән.
Татар матбугатындагы мәгълүматларга караганда, Шаһхәйдәр Сыртланов – безгә мәгълүм мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның кызы Гайшәнең ире. Сыртланов – зур кантуннар нәселеннән. Оренбургта кадетский корпус тәмамлагач, Төркестанда, Сәмәркандта хезмәт итә. Соңыннан башкорт арасында 30 еллап земский гласный булып эшли, Беренче Думага сайлана. Земская Управа «нотыкларын тыңларга» махсус җыела торган булганнар. Аның улы Галиәсгар 1875 елда туа, Оренбургта кадетский корпусны тәмамлый. Литваның лейб-гвардия полкында хезмәт итә, югары гаскәри хокук мәктәбен тәмамлап, хәрби суд управлениесендә эшли. 1906 елда гаскәри прокурор итеп Киевка җибәрелә, подполковник дәрәҗәсенә ирешә. Ләкин тикшерү процессындагы гаделсезлекләрне күреп, хәрби прокурорлык хезмәтеннән баш тарта, Петербургка кайтып, присяжный поверенный була, адвокатлык итә. Рус-япон сугышында куркаклык күрсәткән, әсирлеккә бирелгән, Россиягә хыянәт иткән вице-адмирал З. П. Рождественский, генерал-лейтенант А. М. Стессель, контр-адмирал Н. И. Небогатов, азәрбайҗанлы миллионер Тагиевлар процессында яклаучы булып чыгыш ясый. 1907 елда ул Бәләбәй җирбиләүчеләре тарафыннан выборщик булып сайлана. Хөкүмәттән Чиләбе – Троицк тимер юлын салдыртуга ирешә, шул юлның юрисконсулы була һәм «губернатор кадәр мәгаш (хезмәт хакы. – М. М.) алып яши». «Акча табу юлында американ колачлы кеше» була. Галиәсгар Уфадан 32 чакрым ераклыктагы «Алкин» исемле утар хуҗасы генерал-майор Шәйх Гали кызы Мәрьямгә өйләнә, җәйләрен шул утарда ял итә. Беренче балалары Рөстәм үлгәч, аның рухына Петербург мәктәпләрендә 4–5 ятим бала укыта һәм «Җәмгыяте хәйрия» рәисе була. 1911 елда тентү вакыйгалары аңа да кагыла: 10 февраль көнне полиция департаменты Бәләбәйгә телеграмма бирә: «алпавыт Галиәсгар Сыртлановта панисламистик әдәбият табу максатында тентү уздырырга». Әмма Дума депутаты икәнен уйлап алгач, шундук яңа телеграмма: «Аерым күрсәтмә булганчы тентүне кичектереп торырга».
«Тауга менеп барган» бу дәүләт эшлеклесенең (халыкка хезмәт итү белән американча акча табу ысулын үз шәхесендә берләштерә алган шәхеснең) үлеме бик көтелмәгәнчә була: бәлки, ул үзенең эшчәнлеге белән карагруһчылардан кемгәдер комачау иткәндер, әмма 1912 елның 7 августында үзенең хатыны белән каенаталарында, генерал Шәйх Гали йортында хатынының ир туганы Даут Шәйх Гали тарафыннан атып үтерелә. Даут – гаскәри уку йортын тәмамлаган, соңыннан югары инженерлык белеме алган кеше, – аларның өендә Дәүләт Думасы депутаты утырганда болай гына аның янына килә дә «подлец!» дип, депутатның чигәсенә пистолет терәп атып үтерә… Матбугат, әлбәттә, моның сәбәбен тар гаилә-мещанлык дәрәҗәсендә эзли: имеш, Галиәсгар үзенең каенагасы турында «ул җәмәгать эшләренә яраклы түгел, ул – бер дивана» дип хәбәр тараткан. Ихтимал, Галиәсгарның үлеменең сәбәпләре тирәндәрәктер, әмма безнең кулда әлегә башка мәгълүматлар юк.
* * *
Әдәби мирасны туплаган теләсә нинди китапның артында алфавитлы исемлек – китапта телгә алынган шәхесләр исемлеге булырга тиеш. Әгәр шул исемлек булса, мәсәлән, мин Мирсәяф Крымбаев (яки Кәримбаев) фамилиясен дүрт томның барысыннан да түгел, тиешлесеннән генә эзләр идем. Тукайда исә ул – 4 нче томда, хатларында гына. Анда әйтелгән: Мирсәяф Кәримбаев, – Оренбургтан торып, «Мусульманин» га (Парижга. – М. М.) язышкан укытучы, шигырь язу, рус шагыйрьләрен тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнгән кеше (400 бит). Тукай белән алар, һичшиксез, танышлар. С. Сүнчәләйгә язган хатында (1911 ел, 20.Х) шагыйрь болай ди: «Авыруыма кайгырмаганым шикелле, сәламәтләнүемә дә куанмыйм. Барыбер М.-гә мин, әлбәттә, яхшы тәэсир калдырганмындыр… Аннан бер дә тартынмыйча, алдына рухымны ачып салдым».
Парижда Хаҗи Тәлаши редакторлыгында рус телендә чыккан «Мусульманин» журналына үзенең кайбер «резкий әйберләрен» җибәрергә Тукай талпынып карый. Ләкин шикләнә: «Мусульманин» журналының Россиядәге вәкиле М. Кәримбаев турында ул С. Сүнчәләйгә язган хатында шөбһә белдерә: «Син аларны кемнәр дип таныйсың? М. ул кавказлыларга алданып йөрми микән?» Бервакытлар «Мусульманин» журналы татарча да чыга башлаячак дигән хәбәр тарала. С. Сүнчәләйгә хатында Тукай әйтә: «Ул вакыт М. К. белән хат языша башларга кирәк булыр». Комментарийларда (дөрес, чыганакларын күрсәтмичә генә) Р. Гайнанов болай ди: «Тукайның бу газета-журналлардан шикләнүе, саклык күрсәтүе… зирәклеген тагын бер кат раслый. М. Кәримбаев Февраль революциясеннән соң үзенең провокатор Хаҗи Теләши («Хаҗи Тәлаши» кирәк. – М. М.) һәм аның Дагиевларга алданып йөрүе, хәзер ул эшләрдән тәүбә итүе хакында газеталарга язып чыга».
Шулай итеп, Тукай белән якыннан таныш булган бер шәхеснең биографиясе азмы-күпме ачыкланды. Ләкин тулысы белән түгел. «Идел» газетасына – Париждагы «Мусульманин» ны иң нык пропагандалаган матбугат органына мөрәҗәгать итик. Газета болай яза: «Мусульманин» журналында моңарчы Кавказ татарлары турында гына языла иде. Инде Россия татарлары турында да языла башлаячак. Журнал хакында мәгълүмат сораучыларга, акча җибәрүчеләргә адрес: Самара, Уральская ул. 192, М. Крымбаев. Бакый ихтирам: «Мөселман» журналының Самарадагы вәкиле Мирсәяф Кәримбаев». Шушының белән М. Кәримбаевның алда әйтелгәнчә, Оренбургтан түгел, Самарадан торып, Парижга ярдәм иткәнлеге исбат ителә. «Идел» газетасы бу журналга рекламаны гел көчәйтә, 1910 елда гел шул турыда гына яза. Характерлы ситуация: Тукай М. Кәримбаев белән кызыксына, «Идел» дә С. Рәмиев – Тукайның дусты – М. Кәримбаев «эшен» эшли. Тукай шикләнеп, икенче бер дусты С. Сүнчәләйне кыса: М. К. – ул кем икән, кавказлыларга алданып йөрмиме икән? Шулай да М. Кәримбаев кем, нинди кеше? Безнең кулда бернинди дәлил белән расланмаган, авторның да кем икәне мәгълүм булмаган язма бер информация бар. Аның авторы моннан берничә ел элек Азнакайдан торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган иде. Минем Тукай турындагы лекцияләремне тыңлаганнан соң, ул бернинди кереш сүзсез, менә шундый эчтәлекле бер бит кәгазь китереп бирде: «Кәримбаев Мирсәяф Миннеәхмәтович 1888 елның кыш аенда туа. 1910–1911 елларда Парижда укый (дөрес түгел, 1910 елда ул Самарада яши. – М. М.); өченче елында, әнисе каршы килгәч, Франциягә бармый кала. Аннан кайткач, Чаллы тирәсендәге Кибия дигән авылда эшли (төгәл түгел, Самара чоры кайда? – М. М.), әтисе Заинскида врач була. Совет власте урнашкач, М. Кәримбаев, үзе теләп, армиягә китә. 1918–1919 елларда Мурманск тимер юлында җитәкчелек эшендә була. Шунда билгесез югала. Аның туганнарында Тукай белән бергә төшкән рәсеме булырга тиеш. Туган җире: Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Илькүлмин волосте, Сәфәр авылы». Берни белән дә расланмаган документ менә шушы. Бу шәхес, шулай итеп, Тукай замандашлары арасыннан аерып алып, киләчәктә тикшерелергә тиешле кеше булып кала.
Тукай янында аңа мөнәсәбәтле, без аз белгән тагын кем? Арадан берсе – присяжный поверенный, Казан юристы А. Г. Бать. Кызыклы, катлаулы шәхес. Документларга караганда, сәяси мәсләге буенча катлаулы. Татарларның царизмга каршы милли азатлык хәрәкәтләрен юрист трибунасыннан торып яклый, «Бубилар» процессында аларны яклап актив эшчәнлек күрсәтә. Совет власте елларында Мәскәүдә юридик системада эшли, берничә китап авторы. Безнең уебызча, А. Г. Бать – Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романындагы адвокат Абрам Моисеевич. Ул – революцион эшчәнлеге өчен Казанга сөрелгән Александр Гедеонович Бать шәхесеннән алып эшләнгән образ. А. Г. Бать – Тукай һәм башка язучыларның нәшрият хуҗалары белән ике арадагы килешүләрен башкарган юрист. Аның туганы Лидия Бать безнең заманның язучысы иде, Мәскәүдә яши иде. Абзыйсының Казан чоры кәгазьләре белән кызыксынган идем. Ул җавабында инде күптән үлгән абзыйсының революциягә кадәрге бик күп кәгазьләре, дәфтәрләре, документлары тәртипкә китерелмәгән килеш саклана дип хәбәр иткән иде – монда инде, шаять, Тукайлар, Ибраһимовлар, Әмирханнарга кагылышлы информация аз түгелдер.
Архивтан эзләп табып, карт юристның язмалары белән танышасы иде. Менә бит яшь галимнәргә эшләр…
(Мәгърифәт. – 1994. – 1, 10, 17 сентябрь, 1 октябрь)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.