Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 36 (всего у книги 50 страниц)
Марксизм-ленинизмны белмәгән Г. Рахманколый исә бик тә гади бер тәрбия алып барган балалар арасында: Ходай безгә эшләп ашарга язсын… Аның «богъдае» да бит әле безнең дәреслекләрдә язганча әллә кайда – иркен Совет иле кырларында – еракларда түгел (сабый күңеле ерак «богъдай» ны кабул итә алмый), «ындыр артына чәчкән» богъдай! Бу инде – үзеңнеке. Сабый моны аңлый. Кабул итә.
Дәреслекләребездә ел фасыллары ничек соң? Без, мәктәп юлын узган кешеләр, беләбез инде: җәй көннәрендә пионерлар лагеренда ял иттек, колач салып йөздек, кояшта каралдык, волейбол, футбол уйнадык; пионерлар лагеренда сборлар да уздырдык, Ворошиловча аттык, шпионнар тоттык һ. б. Монысы – дәреслекләрдә. Тормышта: ач, ялангач, салкын мәктәп, корчаңгы авыруы, үз классыңның «санпост» дигән укучылары күлмәк якаңнан тапкан бетләр, чабата… Башта таз авыруы… Каян сиңа футбол, волейбол! Без әле аларның нәрсә икәнен дә белмибез. Безнең авылда волейбол – сыерның язгы йоныннан яки ат ябагасыннан әвәләнгән туп. Арада ике, өч, дүрт, биш туп белән берьюлы уйный ала торган кызлар да була иде. Алар менә циркта эшләргә тиеш булганнар! Футболның нәрсә икәнен без белмәдек, татар халкында әйбергә тибү гадәте булмаган. Әлифбаларда спорт костюмы киеп бамбук таяклар тотып чаңгыда шуучылар, тимераякта шугалакта йөрүчеләр була иде, ә бездә – тактадан ясаган чаңгы, сөян (кабыгы кубарып алынган юкә) агачыннан ясап, табанына тимер тарттырган «коньки» (исеме – шулай ук чаңгы).
Ә мәгърифәтче Г. Рахманколый укучыларны алдамый. Аның «Җәй» дигән шигырендә тормыш күренеше булганча тасвирлана:
Иртә кояш шәүләсе
Балкыткан Җир йөзене;
Урман, болын, сулардан
Алалмаймын күземне.
Яшел хәтфәгә канва
Чигелгән күк сулары;
Әтрафта зәңгәрләнеп
Күренә урманнары.
Баксам һава йөзенә,
Тургай сайрыйдыр чырлап;
Агай бара басудан —
Һава яңрата җырлап.
Сыгыр (сыер), сарык көтүе
Чыккан такыр басуга;
Чыбыркысын шартлатып,
Көтүче аларны куа,
Сыгырлары мөгери,
Сарыклары кычкыра;
Чебен каты тешләгәнгә,
Юлчы аты пошкыра.
Үрдәк, каз һәм тавыклар
Ачыгышып йөриләр,
«Чеп-чеп» дигән тавышка
Йөгрешәләр чебиләр.
Ике яшәр кыз бала
Анасының куйнында —
Һичнәрсәдән хәбәре юк,
Тәмле йоклый урнында.
Яшьләр, картлар әзерләнә
Инде эшкә бармага;
Карчыклары җыенадыр
Өе саклап калмага.
Автор монда бүген безгә ят булган берничә төшенчә белән эш итә. Болар гыйбрәтле.
Беренчедән, элек басуларыбызның бөтен яме язын-җәен күктә тургай сайравында иде. Татар иленең поэтик бер бизәге иде ул тургай. Хәзер ул бетте: аны иген кырына сибелә торган химикат бетерде. Чыгыгыз кырга, эзләгез тургайны… табарсыз… дуст исен. Аммиак исен.
Шигырьдә шулай ук идеаль татар гаиләсе, безнең тәрбия системасы күз алдына килеп баса. Хәзер инде ачыктан-ачык әйтергә мөмкин: бала тәрбиясенең иң мөкәммәле – әби-баба тәрбиясе. Элек ул шулай булган да. Әмма безнең җәмгыятебез бу өлкәдә шактый тайпылышлар ясады. Гаилә бюджетының бик нык чикләнгән булуы аркасында бездә яшь балаларны тиз генә ясле, бакчага тапшырып, хатын-кыз производствога ашыга. Бер генә ясле дә, бер генә «иң яхшы» дигән бакча да балага әби, әни тәрбиясен алыштыра алмый. Күз алдына китерик: караңгы кышкы иртәдә дүрт-биш яшьлек баланы җылы юрган астыннан суырып алып, йокысыннан айнымаган көе киендереп, ата-ана трамвай, автобус тукталышына чыгып баса. Кармы, буранмы, утыз градуслы салкынмы, кырыкмы – баланы илтеп тапшырырга кирәк. Кайбер очракларда ике яки өч транспорт белән. Бала шул иртәнге ыгы-зыгыда, тар трамвай, автобуста кысылып, изелеп бакчасына барып җитә һәм шундагы казарма тәртипләренә – бердәм сафка тезелеп марш атларга һ. б. кагыйдәләргә буйсынып көнен үткәрергә җыена. Дөрес, анда җылы, чиста, тамак тук, әти-әнинең дә көне буе җаны тыныч, әмма балага гаилә тәрбиясе бирелми анда. Кич тагын кысыла-кысыла өенә кайта ул бала, ләкин кичке гаилә тәрбиясе дә аңа эләгә алмый. Аның өчен дип өйдә тиз генә телевизор кабызалар, бала мультфильм («Ну, погоди!») карый, бераздан аны урынына яткыралар. Әти кеше хоккей карый башлый, әни кеше исә кер юа, үтүкли, иртәге өчен ашау-эчү мәсьәләләрен кайгырта, савыт-саба юа… Төннәр буе әбкәсе дә хикәят сөйләми. Әйе, балаларыбызны Арина Родионовналар (Пушкинның тәрбиячесе – нянясы) тәрбияләми. Җәмгыятебез алай корылмаган…
Шигырьдә телгә алынган «Такыр басу» мәсьәләсе. Бүгенге буын яшьләре өчен таныш булмаган төшенчә бу. Хәзер бит җиргә тын алырга да бирмиләр. Бер яктан урып алырга өлгермиләр, икенче яктан сөрән таккан трактор килеп тә керә һәм җирнең бәгырен телгәли, рәхимсез рәвештә актара башлый. Җиргә крестьян үзе хуҗа булганда, «такыр басу» яшәгән. Ул басу җәй буе ял иткән, анда көтү йөргән, күпме сыер йөрсә, шуның кадәр ашлама! Бернинди нитрат, сульфат, аммиак кирәк түгел, иген басуы ял итә, органик ашлама җыя, сөреп, тырмалап чәчкәч, мул булып тишелдерергә, хәтфә уҗым ясарга җыена. Бу хәтфә уҗымга көзен, һавалар суынып, җирләр туңгач, крестьян агай сыер-сарыгын чыгарачак (тояк батмаса, уҗымга зыян килми, киресенчә, никадәр күп өзеп ашалса, шуның кадәр файдалы), һәм крестьян өендә мәшһүр «уҗым катыгы» булачак. Хәтерлисезме? «Көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык – киленем белән улыма». Бу – без, татарлар; безнең, татар милләтенең рухы, гореф-гадәте.
Җәйдән соң көз килә бит инде. Монысында Г. Рахманколый үзенең табынган шагыйре А. С. Пушкинга мөрәҗәгать итә. Пушкиннан да уздырып ни әйтә алырмын, дип уйлагандыр инде. Һәм мәгърифәтче автор көз-кыш темасына Пушкиннан өч тәрҗемә ясый: «Көз» – Пушкиннан. «Уж небо осенью дышало…» (шагыйрьнең «Евгений Онегин» әсәреннән өзек).
«Кышкы юл» – Пушкиннан. «Сквозь волнистые туманы…» – монысы да безгә мәктәп хрестоматиясеннән таныш.
«Кышкы буран» – Пушкиннан. («Кышкы кич»: «Буря мглою небо кроет…») Тәрҗемәсе шактый үзенчәлекле:
Җырла миңа: диңгез аша
Синица ничек торган?
Җырла миңа дәхи син,
Кыз суга ничек йөргән?
Г. Рахманколый аска төшереп болай ди: «Синица песнәк дигән бер кошдыр». Бу бераз гаҗәбрәк тоела. Нигә шигырьдә бу сүз тәрҗемә ителмәгән? Бу тәрҗемәченең намуслылыгыннан килә. Г. Рахманколый, Пушкин әсәренең ритмын бозмас өчен, өч иҗекле «синица» ны ике иҗекле «песнәк» сүзе белән алмаштырмый.
Тагын шунысы да бар: «Ачкыч» тулысы белән әхлак тәрбиясенә нигезләнгән. Ләкин дворян Пушкин шигырендә ирекле. Нянясы Арина Родионовнага ул болай дәшә:
Выпьем, добрая подружка…
Мәгърифәтче Г. Рахманколый «Ачкыч» ка монысын да кертә:
Яшьлегемнең юлдашы,
Эчик әле кайгыдан:
Йөрәккә ял булсынчы —
Кайда икән бадыян?
(Агачтан чокып ясалган савыт. – М. М.)
Монда да Пушкинга тугрылык: әлеге строфаны ул төшереп калдыра алмый, намусы кушмый. Без генә ул Тукайның «Туган тел» шигырендәге соңгы ике юлны (Аллага мөрәҗәгать итүен) җитмеш еллар буе балалардан яшереп килдек, янәсе, без – атеистлар. Китапта Г. Рахманколыйның тәрҗемәләре барысы да Пушкиннан (иң зурысы «Балыкчы һәм балык турында әкият»). Гомумән, «Ачкыч» та тәрҗемә әсәрләр гел Пушкиннан гына. Гыйбрәтле хикәятләр – мәсәл жанрына тартым – барысы да балалар күңелен җәлеп итәрлек әсәрләр. Үз шигырьләреннән «Авылда фәкыйрь тормышы» һәм «Бәхет кәсепкә бәйләнмеш» әсәрләрен күзәтик. «Авылда фәкыйрь тормышы» нда чынбарлык, фәкыйрьлек төгәл элементлар белән тасвирлана. Монда инде крестьян тормышына мәдхия җырлауның заты да юк. Яшь бала белән өйдә утырган көнлекче хатыны исеменнән тормыш менә болай гәүдәләндерелә:
Җөдәдем, балам, синнән дә,
Ничек табыйм көеңне?
Коры бәрәңге ашап,
Сиңа сөт тә җыелмый.
Атаң да тизрәк кайтмыйдыр,
Ашарга он тапмыйдыр,
Безне болай тилмерткәнче,
Ник җирләрен сатмыйдыр.
Келәтеңдә чыпчыклар да
Ашарлык зат калмаса,
Йомыш табуны уйлама,
Закладлыгың булмаса.
Балам, инде йокласана,
Әлли-бәлли итәем;
Әлли-бәлли, бәгърем, йокла,
Мин атаңны көтәем.
Ягар идем, өй суынды,
Бер генә ягарлык салам;
Атасы он алып кайтса —
Мичкә нәрсәне ягам?
Каһәр генә төшкән икән,
Инде тагын ут сүнде.
Аталары әллә тагын
Бүген кайтмаска түнде.
Әллә утны кабызасы,
Әллә инде ятасы?
Бәгыремә кан сабыша —
Бар да юклык җәфасы.
Бакъ! Капкадан берәү керде,
Кайтты бугай атасы!
Бер салырлык оны булса
Китәр дөнья җәфасы.
Кайтты бугай атасы!
– Нихәл, атасы, синме?
– Мин лә! Аччы тизрәк!
Яндыр утны, як мичкә,
Он да булды әзрәк.
Хәмит абзый булмаса
Үләр идек ачлыктан.
Юл буенча сизми калдым
Кайтканымны шатлыктан.
– Тукта, салам алып керим,
Син дә туңгансыңдыр бик;
Көндез өйгә якмадым,
Он да була калса дип.
…Саламны яктылар мичкә
Калсалар да бик кичкә;
Гүя булганы юк иде
Мондый шатлыклар һич тә!
Укучы инде аңлады: М. Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» әсәре һәм керәшен шагыйре Я. Емельяновның «Ярлы тормыш» шигыре белән бик тә аваздаш бу. Сурәт, тасвирлар шул ук.
Г. Рахманколыйның «Ачкыч» ына кертелгән «Бәхет кәсепкә бәйләнмеш» шигырендә дә шул чор мәгърифәтчеләренең дөньяга карашы чагыла. Бәхетле буласың килсә, билгеле бер һөнәргә ия булырга тырыш, ди автор. М. Гафури да үзенең «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» да әгәр Шәриф билгеле бер һөнәргә ия булса һәм көнлекчелектә йөрмәсә, гаиләсе дә ул кадәр үк тормыш төбенә төшмәс иде дигән фикер үткәрә.
Г. Рахманколыйның әлеге шигырендәге персонаж да һөнәрсезлеге аркасында җәфа чигә:
Барып дәүләтнең ишеген
Ачып керим дисәң аңа,
Ишекнең сакчысы чыгып
Йод(ы)рык күрсәтә миңа.
Кушылырга ният итдем
Гүзәл бер эш төшеп күзгә;
Миңа һәм әйттеләр анда:
«Син әле чит кеше безгә».
Кая барырга белмәгәч,
Бәхет йортына мин килдем,
Вәләкин ишеге аның
Кадакланганлыгын күрдем.
Дәхи кермәкне касд иттем,
Сөеклек йортына килеп;
Элек түләргә кушалар
Бәнем юклыгымны (фәкыйрь —
легемне. – М. М.) белеп.
Ригая (кайгырту. – М. М.)
йорты янында
Миңа һәм әйттеләр анда;
Васитаң (арадашчың. – М. М.)
булмаса синең,
Урын юктыр сиңа монда.
Менә мин бер куыш салдым,
Кечек кенә бер эш кордым,
Сораусыз һич аңарга мин
Кинәт тугърук барып кердем.
Мөнәҗәт үлчәвендә язылган бу тезмәнең идеясе бик ачык: һөнәрле бул, шул вакытта сиңа бәхет килер.
Г. Рахманколый – дәреслекләр авторы гына түгел, методист та. «Ачкыч» тан ничек файдалану турында методик кулланма төзи һәм ул шул елда «Мөгаллим» исемендә басылып та чыга. Әмма кулланма «Ачкыч» кысаларыннан киңрәк – гомумпедагогик мәсьәләләргә чыгып китә. Китапның максаты, адресы күрсәтелгән: «Мөбтәдиләрне (башлап җибәрүчеләрне) ысуле саутия (аваз методы) илән тәгълим итү (өйрәтү) хакында махсус мөгаллимнәр өчен тәртип ителмеш рисаләдер (кечкенә китап)».
Укыту мәсьәләләренә кагылып, автор мәктәпләр алдына түбәндәге шартларны куя:
1. «Мәктәпләрдә укытуның төгәл вакыты булырга тиеш». (Автор монда авыл мәдрәсәләренең һәркайсы укуны үзенчә башлап, үзенчә тәмамлау системасына каршы чыга.)
2. «Укый торган балаларның яшь йөзеннән мөмкин кадәр гасырдаш булмакларына дикъкать итмәле».
Бу искәрмәнең дә тирән мәгънәсе бар: иске татар мәдрәсәләрендә бер үк сыйныфта төрле яшьтәгеләр укыган, кайчак алар арасында биш-алты яшькә аерма булган. Чөнки сыйныфтан сыйныфка күчү шәкертнең индивидуаль рәвештә теге яки бу дәреслекне өйрәнеп чыгуы буенча барган.
3. «Балаларның мәртәбәсенә назира (дәрәҗәсенә карап. – М. М.) мәктәпкә ике яки өч сыйныф идеп, имтихан сынавы соңында сабакны яхшы белгән балаларны сыйныф әүвәлдән (беренче сыйныфтан) сыйныф санига (икенче сыйныфка), сыйныф санидан сыйныф салиска (өченче сыйныфка) күчерелер».
4. «Иң зарур булган шарт: мөгаллимнең тәгълим тәртибене гүзәл белмәкедер».
Югарыда китерелгән өзекләр Г. Рахманколыйның татар педагогик фикерен үстерүгә үзеннән сизелерлек өлеш керткәнлеген күрсәтә. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге гаять киң планда барган. Әлеге уку китабы һәм методик кулланма белән бер үк чорда ул ике кисәктән торган матур язу үрнәкләре чыгара: «Хөсне хат мөгаллиме», 1, 2 җөзэләр (кисәкләр). Бу китапларның 1913, 1917 елгы басмалары Казан университеты китапханәсендә саклана. Автор үзе исән чакта аларны бастыра алганмы-юкмы, моны чыгаруны улы Солтан гына кайгыртканмы – ачыклап булмады. Матбугатта исә Г. Рахманколыйның татар хәрефләренә реформа кертүгә дә күп көч куйганлыгы турында язылган.
Аның дәреслекләре, методик кулланмасы белән танышып чыккач, бер фикер туа: мәктәпләрдә бер үк сыйныф өчен әдәбияттан альтернатив рәвештә берничә дәреслек булдырырга кирәк. Укытучыга алар арасыннан үзенә кулай, ошаганын сайлап алу хокукы бирелсен. Программа исә I–XI класслар эчендә укучы кайсы язучыларның иҗаты, тормыш юлы белән танышырга тиеш – шуларның исемлеген генә тәкъдим итсен. Ә язучы кайсы сыйныфта нинди әсәре белән укучыга җиткерелә – монысы инде укытучының үз карамагында булсын. Бу менә болай эшләнә: әйтик, безнең бүгенге программалар укучыларга Һ. Такташның «Киләчәккә хатлар», «Мокамай», «Провокатор», «Син дошманым минем», «Нәни разбойник» әсәрләрен тәкъдим итә. Әмма укытучы Такташның 1924 елга кадәр язылган «Җир уллары трагедиясе», «Газраилләр», «Күктән сөрелгәннәр», «Үтерелгән пәйгамбәр» һ. б. әсәрләре белән таныштыра. Яки программа М. Гафуриның «Кара йөзләр» ен тәкъдим итә, ә укытучы аның «Тормыш баскычлары» н өйрәтә. Яки Ф. Әмирханның, гадәттә, «Фәтхулла хәзрәт» ен өйрәнәләр, ә укытучы, мәсәлән, аның «Беренче ашкыну», «Ул үксез бала шул» хикәяләрен ала. Тукай белән дә шул ук: гадәттә, программа авторлары Тукайның сәяси, социаль контрастка корылган шигырьләрен алалар. Менә укытучының кулында альтернатив дәреслек-хрестоматияләр булса һәм аларда Тукайның мәхәббәт лирикасы яки фәлсәфи лирикасы, яисә кайбер пессимистик шигырьләре дә кертелсә икән… Кыскасы, мәктәптә әдәбият укытучының төп максаты мәҗбүри рәвештә программада күрсәтелгән әсәрләрне укыту түгел, ә конкрет язучының иҗаты, аның үзенчәлеге белән таныштыру булырга тиеш.
XX йөз башы татар мәктәп-мәдрәсәләрендә төрле программалар белән укытканнар. Чөнки уку китаплары, әлифбалар, дәреслекләр рәсми авторлар тарафыннан түгел, ә аерым кешеләрнең инициативасы белән чыгарылган. Аларның күбесе язучылар (Г. Рахманколый, Г. Тукай, Г. Ибраһимов һ. б.) булган. Язучы буларак инде болар бала күңеленә нәрсә ошаганын, кайсы әсәр белән бала күңеленә көчлерәк тәэсир ясап булганын, әхлак тәрбиясе өчен нинди әсәр кулайрак икәнлеген яхшы аңлаганнар.
Г. Рахманколыйның педагогик мирасы – моңа мисал.
(Мәгариф. – 1991. – № 3, 4)
Югалган сәхифәләр…
Әдәби-тарихи чыганакларыбыз шактый буталчык. Әле илленче елларның уртасында гына Фәннәр академиясенең Казандагы Тел, әдәбият, тарих институты тарафыннан чыгарылган Тукай дүрттомлыгында, шагыйрьнең Сәгыйть Сүнчәләйгә язган берничә хатын «Сәгыйть Рәмиевкә» дип күрсәтеп, укучыларны бутаганнар иде. Әдәбиятыбызның фәнни аппаратларында ак таплар, буталчык фактлар турында уйлап куясың да, гаҗәпкә каласың: без ник болай? Югыйсә әдәбиятчы, тарихчы галимнәребез сан ягыннан да аз түгел бит, дәрәҗәләре дә җитәрлек. Әле мин кызыклы гына бер шәхес – рус адмираллары, генералларына адвокат булып чыгыш ясаган юрист Галиәсгар Сыртланов турында мәкалә язып утыра идем. Төрле-төрле томнардан, чыганаклардан карыйм, эзлим – мәгълүмат буталчык. Икенче Дәүләт Думасы депутаты К. Хәсәнев турында яза башлаган идем (ул Тукай шигыренә бәйле), аның туган елы өчәү булып чыкты. Тукайның соңгы биштомлыгында да әллә никадәр хаталар, төгәлсезлекләр бар. Ник болай? Чөнки бездә фактик информациягә игътибар һәм ихтирам юк. Нигә юк? Чөнки бездә гыйлемлелеккә ихтирам тәрбияләнмәгән. Бездә бөтен игътибар дәрәҗәгә. Әгәр синең рәсми дәрәҗәләрең юк икән, синең гыйлемлелегеңә бернинди игътибар юк. Әгәр инде синең исем, дәрәҗәләрең бар икән, сиңа, надан булсаң да, фәндә берни әйтмәсәң дә ярый, сиңа игътибар да, ихтирам да тәэмин ителгән. Әнә шуның аркасында библиограф Исмәгыйль Рәмиевнең татар тарихы буенча җыелган белешмәлегенең мең биткә якын кулъязмасы дөнья күрә алмады. Исмәгыйль аганың исем-дәрәҗәләре юк иде шул. Дөнья күрә алмады гына түгел, кулдан-кулга йөртеп, тикшергән булып, бу кулъязманы «югалттылар». Моның тарихы болай.
Исмәгыйль Рәмиев, карт журналист, мәгълүм сөргеннәрдән кайтып, Казанга урнашкач, гомерен Казан университетының гыйльми китапханәсендә уздырды. Исмәгыйль ага белән мин берничә ел бергә янәшә өстәлдә утырып эшләдем. Мин аннан вакытлы матбугат битләреннән тарих өчен кирәкле информация җыю ысулларын өйрәндем һәм байтак материал тупладым. Карт библиографның сәламәтлеге какшау икәнен белә идем, аның мирасы өчен борчылып, «Казан утлары» редакциясенә бардым (ул вакытта әле Язучылар берлегендә тормый идем) һәм бу турыда тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин белән сөйләштем. И. Рәмиевнең кайбер материалларын журналда чыгарышкан кеше буларак, ул да әлеге бай мирас турында уйлап йөри икән. Шуннан соң без, Язучылар берлеге белән сөйләшеп, берлек аппараты акчасына теге кулъязманы өч экземпляр итеп бастырдык. Һәр терминга аңлатма яңа биттән башланганлыктан, ул бик күләмле булып чыкты. Калганын, журналның тәнкыйть бүлеге мөдире буларак, Ф. Миңнуллин кайгыртты: кулъязманы Тел, әдәбият, тарих институтына, язучыларга, тагын кемгәдер бирде. Күпмедер айлар узгач, Язучылар берлеге идарәсендә моны тикшерү, фикер алышу да оештырылды, тагын кайдадыр шундый сөйләшү булды. Шулай кулъязма кешедән кешегә йөрде дә югалды. Ул арада Исмәгыйль ага да үлеп китте. Сеңлесе берничә еллар кулъязманы юллап йөреп карады да (ул да өлкән яшьтә иде) бераздан тынды.
Ф. Миңнуллин белән без моның эчтәлеген әле хәтерлибез: Татар энциклопедиясе чыга калса, ул мәгълүматлар анда урын алырлар, чөнки өч экземпляр кулъязманың бөтенләй югалуы мөмкин түгел. Шунда энциклопедия төзүчеләр И. Рәмиевне күрсәтерләрме-юкмы, көтеп карыйк.
Ул кулъязманы эзләп табу – милләтебезнең, галим исеме күтәреп йөргән кешеләребезнең бурычы, гражданлык бурычы.
Югалган кулъязмалардан тагын берсе – физик-галим Габделхак ага Кудашевның «Татарларда кадимчелек һәм кадим мәктәпләре». Бу кулъязмада безнең карьерист галимнәр сүгеп килгән, шуларны сүгә-сүгә гыйльми дәрәҗәләр алган кадими мәдрәсәләр тарихы тасвирлана иде. Габделхак ага, шулай ук озак еллар әлеге гыйльми китапханәдә утырып, материал җыйды, физика галиме булса да, лингвистика мәсьәләләре белән кызыксына иде. Һәм аның тел гыйлемен физика законнарына нигезләп өйрәнү турындагы бер мәкаләсе, җитмешенче елларда булса кирәк, «Казан утлары» ндамы, «Совет мәктәбе» журналындамы басылып чыкты. Шул китапханә бүлмәсендә танышып-дуслашып китү аркасында мин аның өендә дә бер-ике тапкыр булдым. Карт галимнең бер сәер гадәтен иптәшләремә дә сөйләдем: пенсиясенең бер өлешен ул татар язучыларының портретларын, китапларын сатып алуга тота һәм шуны посылка итеп бушлай татар мәктәпләренә сала иде. Бу эштә миннән ярдәм сорагач, мин якын-тирәдәге үзем белгән мәктәп директорларына телефоннан чылтыратып хәбәр иткәләдем, хәзер кайсы мәктәпләр икәнен оныттым инде. Һәрхәлдә, берсенең, Габделхак агага акча түләргә омтылгач та, картның баш тартуына бик гаҗәпләнеп, байтак күргәзмә әсбап алып кайтып киткәнен хәтерлим. Бабайның үзендә исә амбар кенәгәсе бар, анда кайсы мәктәпкә кайчан, нәрсә җибәрүе язып куелган иде. Шуны миңа күрсәткәндә, ул бик бәхетле чырай белән рәхәт чигә иде.
Мәдрәсәләр тарихы буенча эшен төгәлләгәч, ул аны машинкада бастырды (хатыны, инде мәрхүмә Шәмсия апа: «Бөтен акчасы шуңа китә, безгә, картларга, минем пенсия җитә», – дип сөйли иде), һәм без моны китап итеп чыгармакчы булдык. Моңа нәшрият өчен уңай рецензияне тарихчы М. Госманов белән без бергәләп яздык. Анда болай диелгән: «Иске авыл мәдрәсәләрендә шактый гомерен уздырган, аннары совет чорында белемен яңартып, вуз педагогы дәрәҗәсенә ирешкән кешенең борынгы татар мәдрәсәләре хакында истәлек язуы – бик закончалыклы күренеш. Чөнки иске дәвердәге уку-укыту системасы белән хәзергесе арасында әйтеп бетергесез зур үзгәреш һәм гыйбрәтле моментлар бар. Иске чор укыту системасындагы хосусиятләр һәм кимчелекләр турында безнең көн укучыларына болай тәфсилләп сөйләүнең гыйльми һәм тәрбияви әһәмияте бик зур.
Шул ук вакытта истәлекнең гыйльми эзләнү аспекты да игътибарга лаек: автор үз истәлекләреннән тыш та шактый бай материалны җәлеп иткән.
Җыеп әйткәндә, бу хезмәт, редакцияләнгәч һәм без күрсәткән кайбер кимчелекләрне бетергәч, бастырып чыгарыр өчен лаек дип исәпләнә.
1971 ел, 28 май». Имзалар.
Ялгышмасам, өченче рецензияне тел галиме М. Зәкиев биргән иде кебек. Һәрхәлдә, нәшрият архивында болар бар, димәк, кулъязма да кайдадыр ята. Ә без моны китап булып чыгар инде дип һаман өметләнеп яшәдек. Кудашев бабай исә бик тә сабырлык белән туксан яшенә чыгып китте, ул арада Шәмсия апа гүр иясе булды. Икенче тапкыр тол калган карт телефоннан миңа шылтыратты:
– Энекәш… Бик зур кайгым бар бит, – диде. – Шәмсия апаңны җирләдек бит…
Телефон трубкасында бабайның үксеп елаганы ишетелде. (Фатих Әмирхан урамы, 51 нче йорт, 102 нче квартирда яши иде Восстание урамыннан күчеп килгәч.)
Бераздан Габделхак аганың үзен дә озатканнар. Кулъязма шулай көннәр, еллар мәшәкатенә күмелеп калды. Ул елларда мәдрәсә тарихы белән шөгыльләнгән кешеләрне яратмыйлар иде шул. Менә әгәр син Алафузов яки Крестовников заводларының берсендә татар эшчесенең мастеровойга кизәнүе өчен штрафка тартылуы турында берәр документ тапсаң, ул турыдагы китабың ярты ел эчендә басылып чыгар иде. Сыйнфый көрәш тарихы кирәк! Мәдрәсәләр тарихы нигә ул? Мәдрәсәләр бит «караңгылык учагы» булганнар!
Фән, гыйлем, китап бастыру эше белән командалык итүче партаппаратның надан чиновниклары әнә шулай уйлыйлар, безгә дә шулай уйларга кушалар иде.
Кайларда гына ята икән бу кулъязма хәзер?..
Тагын бер югалту: 1964 еллар тирәсендә мин элеккеге «Аң» журналы нәширләреннән берсе Зәйнәп апа Хәсәни квартирына йөргән идем. Нәшир дип әйтүем шуңа, Зәйнәп апа бай кызы булган һәм, сәүдәгәр Әхмәтгәрәй Хәсәнигә чыкканда, әтисе биргән акчаны «Гасыр» нәшрияты китапханәсен оештыруга сарыф иткән. Әнә шул квартирда мин безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә кагылышлы искиткеч зур байлык күргән идем. Бу мирас ничек исән калган? Әхмәтгәрәй Хәсәни бит – Сталин режимының корбаны. Бөтен хикмәт шунда ки, Ә. Хәсәни утызынчы елларның башында ук кулга алынган, ә ул вакыттагы корбаннарның әле китапларына тимәгәннәр, гаилә әгъзаларын сөрмәгәннәр, язышу да рөхсәт ителгән. Кан коярга әзерләнүенең беренче баскычлары әле бу «бөек ата» ның. Шулай Сталин заманында бу хәзинә исән калган: андагы затлы төпле китаплар, андагы альбомнар, җиз йозаклы серле фолиантлар… Бер дивар буе бикле пыяла шкафлар иде. Зәйнәп апа үлгәч, бу мирас юкка чыкты. Уйлавымча, анда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Газиз, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимов, Ф. Агиев, С. Рахманколый кебек шәхесләрнең рәсемнәре, ядкярләре, автографлы китаплары, хатлары һ. б. иксез-чиксез байлык булгандыр. З. Хәсәни турында язган бер мәкаләмдә мин бу турыда әйткән дә идем: боларны каян эзләргә? Шулай «халыклар атасы» режимының өлгереп җитмәве аркасында гына исән калган бу мирас торгынлык елларындагы гамьсезлегебез нәтиҗәсендә юкка чыкты. Ләкин китаплар, әгәр аларны яндырмасалар, юкка чыкмыйлар гадәттә. Фоторәсемнәр дә озак яши. Әмма кем кулына килеп кереп, кайда саклана бит… Тагын Тукай искә төшә. Ул әнә шулай тарихта күмелеп калган әсәрләр турында ачынып болай дип язган: «Аһ, әдәбият бәһарымызның иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән!» Әйе, ник шулай әрәм булып яталар икән?!
(Татарстан яшьләре. – 1991. – 25 апрель)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.