Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Журналист, библиограф

Журналист, язучы һәм әдәбият тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевкә 70 яшь тулды. Аның биографиясе шактый кызыклы. Бабалары берничә йөз еллар буена нәсел тарихын язып килгәннәр. Бу язу безне XIII гасыр урталарына – татар-монголлар тарафыннан Болгар дәүләте җимерелгән чорга ук алып керә. Соңрак бу нәселдән Тимри бине Рәми дигән укымышлы кеше Мәскәү дәүләтендә Иван III хөкүмәте янында тәрҗемәче булып эшләгән. Тарихта бу кеше Митрий Рамиев дип билгеле. Рәмиевләр нәселе әнә шулай башланып киткән. Бу нәселдән XX йөз башында татарның күренекле шагыйрьләре Закир (Дәрдемәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр чыккан.

Исмәгыйль ага үзе 1895 елның гыйнварында Эстәрлетамакта туган. Ул, анда өч класслы рус-татар мәктәбен бетергәч, Учительская школага керү нияте белән Казанга килә. Ләкин бу чорда Учительская школага жандармерия тарафыннан әле генә тар-мар китерелгән «Буби» мәдрәсәсе шәкертләре килеп тулган һәм урын бик чикле була. Исмәгыйль Рәмиев яңа гына ачылган «Амур» гостиницасына конторщик булып урнаша. Бу гостиницага үз редакциясе белән Ф. Әмирхан күчеп килә, Г. Тукай да шундагы бүлмәләрнең берсендә тора. Монда эшләү чорында И. Рәмиев Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек күренекле әдипләр белән якыннан таныша. Бераздан ул, конторщиклык эшен ташлап, «Сәйяр» труппасына суфлёр булып керә. Труппада ул шул чорның сәхнә осталары, драматурглары белән аралаша, гастрольләр белән Россиянең күп шәһәрләрендә йөри.

1914 елда ул сугышка алына.

1917–1922 елларда И. Рәмиев – Кызыл Армиядә. Бу чорда ул Көнчыгыш фронтның 1 нче һәм 5 нче армияләре каршындагы политбүлекләрдә, «Кызыл йолдыз», «Кызыл яу» газеталарында эшли, РКП(б) ҮК янындагы татар-башкорт бюросы органы булган «Кызыл дөнья» газетасында актив катнаша. Бу газеталарда Г. Нигъмәти, X. Кәрим, К. Тинчурин кебек язучы-журналистлар эшли. И. Рәмиев 1922 елда Уфада чыга башлаган «Бабич» журналында да актив катнаша. Аннары ул Сәләх Атнагулов, Газим Касыймов, Галә Ходаяровлар белән берлектә «Кызыл юл», «Шәрекъ ярлылары», «Урал» газеталарында эшли. 1925 елда И. Рәмиев Казанга күчеп килә. «Чаян» журналы чыга башлау белән, ул анда сатирик хикәяләр, фельетоннар яза. Үткен сатира белән сугарылган «Советский намаз», «Торабыз… көн үтә» кебек нэп «каһарманнары» н тәнкыйть иткән хикәяләре ул елларда яратылып укылалар. Утызынчы еллар башында аның «Интер» тартты» һәм «Җипламат» исемле юмористик әсәрләре басылып чыга. Фән өлкәсендә И. Рәмиевнең иң зур һәм әһәмиятле хезмәте – «Татар вакытлы матбугаты» исемле библиографик альбомы. Бу хезмәттә 1926 елга кадәр Россиядә татар телендә чыгарылган барлык газета-журналлар, аларның редакторлары һ. б. турында бик бай материал тупланган.

Хәзер ул бик борынгы заманнардан алып татар иҗтимагый фикер үсешендә, әдәбиятында катнашкан кешеләрнең биографияләрен төзү өстендә эшли.

И. Рәмиев – үзенең бөтен табигате, эшчәнлеге белән галим-библиограф. Шуңа күрә аны яшь галимнәр «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Ул, 70 кә җитүенә карамастан, һаман да яшь, җор күңелле юморист. Ул һәр көнне Казан университетының фәнни китапханәсендә китаплар, кулъязмалар өйрәнә.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 10 гыйнвар)

Көрәштә узган гомер

1919 ел…

Революция дошманнары, Советлар республикасын сытып ташлау өчен, тагын бер омтылыш ясыйлар. Илдә җимереклек, эчке дошманнарның саботажы, кырыс хәрби обстановка. Шундый авыр шартларда большевиклар партиясе илебез хуҗалыгын социалистик төзелеш юлына күчерүдә күпкырлы эш башлаган чор иде бу.

Казан шәһәре. Укытучылар җыелышы бара. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: укытучыларның, ягъни революциягә кадәрге интеллигенциянең, совет мәгарифе эшендә катнашу мәсьәләсе. Трибунада – кара чәчле, үткен күзле татар егете. Залда аның ялкынлы сүзләре яңгырый:

– Зыялылар алдында ике генә юл, ике генә күпер бар, – ди ул. – Берсе кара монархия ягына коллыкка, икенчесе исә Советлар ягына – иреккә. Менә шул ике юлның, ике күпернең кайсын да булса берсен сайларга вакыт җитте, сәгать сукты. Зыялыларыбызның, ирек күперен кичеп, Советлар юлы белән алга барачагына ышанам.

Залда утыручы йөзләгән укытучыларны үзенең тирән логикасы, ихтыяр көче белән җәлеп иткән оратор Бөтенроссия мөселманнары мәгариф комиссары урынбасары коммунист Шәһит Әхмәдиев иде.

Шәһит Әхмәдиевнең тормыш юлы кыска, ләкин вакыйгаларга бай булды. Чистай өязендәге авыл мәдрәсәләренең берсендә укырга-язарга өйрәнгән Шәһит 1899 елда, эш эзләп, Оренбургка килә һәм мәдрәсәгә укырга керә. Тормыш дулкыннарына ташланган ятим малай ярлы татар шәкертләре үткән авыр юлны үтә: кышын мәдрәсәнең коточкыч шартларында ачлы-туклы яши, тамагын ялгар өчен бай шәкертләргә хезмәт итә, җәен төрле урыннарда ялланып эшли. Якты дөньяга, белемгә омтылыш Шәһитне шул вакытның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Галия» гә алып килә.

1905–1907 еллар революциясе татар мәдрәсәләрен дә хәрәкәткә китерә, шәкерт дөньясы ислях дип, рус телен, дөньяви фәннәрне өйрәтүне таләп итеп баш күтәрә. «Галия» мәдрәсәсенә шул чорда Г. Ибраһимов та укырга керә. Шәкертләрнең революция йогынтысына бирелүләренә каршы патша хөкүмәте, татар милли буржуазиясе кискен чаралар үткәрә. «Эш шуңа җитте ки, – дип язды Г. Ибраһимов бу вакыйгалар турында, – яңадан барсам, мине һәм минем берничә иптәшемне мәдрәсәгә кабул кылмаячаклары ачык сурәттә мәгълүм иде». Шундый шәкертләрнең берсе Шәһит Әхмәдиев була.

1910 елда Ш. Әхмәдиев Казанга килә һәм университетка укырга керү өчен әзерләнә башлый. Шул елларда ул газета-журналларда әдәбият, сәнгать мәсьәләләре буенча мәкаләләр белән чыга, беренче хикәяләрен бастыра. Аның беренче әсәрләре аерым китап булып та басыла. Әхмәдиев үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятта халыкчанлык принципларын, реалистик сәнгатьне яклап чыга.

1917 елның мартында Ш. Әхмәдиев коммунистлар партиясенә керә. Шул елның апрелендә аның редакторлыгында приказчиклар һәм контора хезмәткәрләре органы «Аваз» газетасы чыга башлый. Дөрес, газета большевистик газета була алмый әле. Шулай да партия оешмасы «Аваз» газетасын үз идеяләрен пропагандалау өчен файдалана. Газета үз тирәсенә татар язучыларын һәм шагыйрьләрен тартырга омтылыш ясый.

1918 елның башыннан Ш. Әхмәдиев – Казан губернасы мөселманнарының мәгариф комиссары. Ул татар буржуаз милләтчеләренә, корылтайчыларына каршы көрәшнең үзәгендә тора, контрреволюцион «Болак арты республикасы» на каршы көрәшә. Әхмәдиев, журналист буларак, сыйнфый көрәш елларында да кулыннан каләмен ташламый. «Мәгариф» журналының беренче номерында аның «Совет хөкүмәтендә мәгариф» дигән мәкаләсе басыла, 1919 елда аның Казанда февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгаларын тасвирлаган «Мулланур иптәш белән» дигән истәлеге басылып чыга. Ул бөек Ленин тәгълиматын, пролетар интернационализм принципларын ялкынланып пропагандалый.

Ш. Әхмәдиев совет мәгариф эшен оештыру буенча Урта Азия халыклары арасында да зур хезмәт күрсәтә. 1919–1921 елларда ул, башлыча, Үзәк Комитет линиясе буенча Көнчыгыш халыклары арасында эшли, «Кызыл Шәрекъ» газетасын чыгара, Төркестан республикасының мәгариф халык комиссары итеп билгеләнә. Соңрак Татарстан мәгариф халык комиссары була. Ул совет мәгариф системасын ныгыту, совет мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итүдә күпкырлы эш башкара.

Ш. Әхмәдиевнең революционер, язучы, публицист булып формалашуында Г. Ибраһимовның йогынтысы көчле иде. Алар яшьлек елларыннан алып һәрвакыт дуслык мөнәсәбәтендә булдылар. Г. Ибраһимовның Ялтадан Әхмәдиевкә язган хатында мәдрәсә стеналары эчендә башланган бу дуслыкның ничек итеп аларны изге юлга – революция юлына алып чыгуы ачык тасвирлана.

Ш. Әхмәдиев 1930 елда Казанда үлә. Аның үлүен ишеткәч, Ялтадан биргән телеграммасында Г. Ибраһимов: «Әхмәдиев пролетар революциянең хезмәткәре һәм бөек Ленин партиясе сафларында турылыклы көрәшче иде», – дип язды.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 10 июль)

Фәнгә багышланган гомер

Татар теле һәм әдәбиятының формалашуы процессында Галимҗан Шәрәф үзенчәлекле урын алып тора. Татарстан Республикасын төзегәндә, фән-культура тармакларының кайсына гына килеп кагылсаң да, анда Г. Шәрәфнең зур хезмәте бар.

Галимҗан Шәрәф шактый катлаулы тормыш һәм хезмәт юлы үткән. Ул 1896 елда Тәтеш кантоны Аксу авылында туа. Башта авылда, соңыннан Казанда мәдрәсә белеме ала. Казан реаль училищесын тәмамлый. Яшьтән үк әдәбият, тел, тарих кебек фәннәр белән кызыксынуына карамастан, ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтына керергә мәҗбүр була: зур сәүдәгәрләрдән Әхмәт Хәсәнов «реальныйны бетергән бер татар егетенә», бары тик шул институтка керсә генә, стипендия вәгъдә итә. Ләкин бу институтта укыган чорында Г. Шәрәф тел, әдәбият, тюркология фәннәре белән кызыксына һәм Петроград институтына ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. Анда ул күренекле арабистлар, ориенталистлар Бартольд, Крачковский, Самойлович кебек галимнәрнең лекцияләрен тыңлый. «Юл инженеры» на профессор Самойлович игътибар итә һәм аны публичный китапханәнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә юнәлдерә. Г. Шәрәф, шулай итеп, тюркологияне өйрәнә башлый.

Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Шәрәф күптөрле политик-агарту оешмаларында эшли. Ул Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда аңа Н. Ашмарин, Н. Ф. Катанов кебек галимнәр җитәкчелек итәләр. Университетта ул рус, гарәп, төрек, немец телләрен өйрәнә. Егерменче еллар башында Г. Шәрәф гаҗәп күптөрле эш алып бара. 1918–1919 елларда ул Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә, 1920, 1923 елларда Академик Үзәктә, Эчке эшләр халык комиссариатында эшли. Шул ук вакытта хезмәт мәктәпләрендә тел, әдәбият, тюркология буенча дәресләр бирә. Ул – Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятенең члены. Татарстан Республикасын төзегән вакытта, аның этнографик чикләрен билгеләүдә Г. Шәрәф төзегән карта-проект нигез итеп алына. 1923–1924 елларда аңа Татарстан волостьларының административ чикләрен билгеләү эше тапшырыла. 1925–1926 елларда ул Г. Ибраһимов белән берлектә Бакудагы I тюркология съездын әзерләү өстендә эшли, ул съездга делегат итеп сайлана. Академик Үзәктә бу чорда Г. Шәрәф катнашмаган бер утырыш та булмый. Ул ТҮБК каршында административ мәсьәләләр буенча консультант һәм татар телен гамәлгә ашыру (РТЯ) буенча гыйльми секретарь да була. Г. Шәрәф, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләгәндә, этнография, администрация, статистика мәсьәләләре буенча консультант сыйфатында катнаша. Ул Татарстан АССРның экономик географиясен төзи.

Г. Шәрәф бик яшьтән әдәбият, әдәби мирас белән кызыксына. 1915 елда ул «Тукаев сүзләре» дигән китап бастыра, революциядән соң беренче мәртәбә Тукай әсәрләрен П. Радимов белән берлектә рус телендә чыгара («Узюльган умид»). Болардан тыш, ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә катнаша, татар әдәбиятындагы формалистик мавыгуларны тәнкыйть итә. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты В. А. Богородицкий югары бәя бирә һәм, үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г. Шәрәф кенә дип «Главпрофобр» га мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Г. Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның «Сонорная длительность татарских гласных» дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай рецензия Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган.

Г. Шәрәф керәшеннәр өчен «Якты юл» исемендә әлифба төзүдә катнаша, шул ук вакытта зур күләмле русча-татарча сүзлек әзерләүгә керешә.

Ләкин шәхес культы чорындагы урынсыз гаепләүләр аркасында талантлы галим фән дөньясыннан аерыла – 1937 елның 23 маенда ул кулга алына.

1947–1949 елларда ул Татарстанның район-авылларында укытучы булып эшли. Ул 1950 елның гыйнварында үлде.

Партиянең ХХ съездыннан соң галимнең намуслы исеме кайтарылды. Безнең бүгенге көнге фән-культура өлкәсендәге казанышларыбызда, һичшиксез, Г. Шәрәфнең дә өлеше – намуслы хезмәте бар.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 22 июль)

Галимҗан Шәрәф[1]1
  Кулъязма. Өстәмә мәгълүмат булганлыктан, аны да җыентыкка кертергә булдык. – Г. Х.


[Закрыть]

Күренекле лингвист, этнограф, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Шәрәф 1896 елның 25 декабрендә Татарстанның Тәтеш кантоны Урта Балтай волосте Аксу авылында крестьян семьясында туган. Башта авыл мәдрәсәсендә, соңыннан Казан мәдрәсәсендә укыган. Казандагы 2 нче реаль училищены бетергән. 1916–1917 елларда ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтында укый. Шул ук вакытта Петроград мөселманнары комитеты каршында яралы һәм авыру сугышчыларга, сугышта үлгәннәрнең семьяларына ярдәм оешмасында эшли. Ләкин инженерлар институтында укытуның куелышы аны канәгатьләндерми. Ул Петроград университетына ирекле тыңлаучы булып йөри һәм анда профессорлар Бартольд, Гураев, Смирнов, Щерба, Кареев, Платонов, Владимирцев, Жуковский, Крачковский, Самойлович курсларын тыңлый. Профессор Самойлович җитәкчелегендә төрки халыкларның тарихын өйрәнә. Белемгә омтылган яшь егет Петроград китапханәсенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә чума. Шунда ул татар һәм башка төрки халыкларның тарихы буенча монография әзерли.

1917 елда ул Казанда политик-агарту оешмаларында эшли. 1918–1920 елларда Г. Шәрәф Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә фәнни эшләрдә һәм соңрак статистика-картография бюросында мөдир булып эшли. Этнографияне яхшы белгән Г. Шәрәф 1920–1923 елларда – Татарстан Республикасы Мәгариф Халык Комиссариаты каршында Академик үзәкнең Көнчыгышны өйрәнү бүлеге мөдире, шул ук елларда эчке эшләр халык комиссары янында административ бүленеш мәсьәләләре буенча консультант. 1920–1926 елларда ТҮБК каршында шул ук мәсьәлә буенча консультант, 1922–1924 елларда Татар телен гамәлгә ашыру буенча ТҮБКда гыйльми секретарь. Г. Шәрәф татар республикасының территориаль чикләрен теоретик нигезләү буенча күп эшли. 1920 елда Татарстан Автономияле Республикасын төзегәндә, нигездә, Г. Шәрәф проекты кабул ителә. 1923–1924 елларда ул – Татарстанны административ бүлү буенча Госплан члены. Шул ук елларда ул профессор Победоносцев белән берлектә Татарстан волостьларын эреләндерү буенча эш алып бара.

Галимҗан Шәрәф Казан университетының тарих-филология факультетында укый, ләкин аны бетерми кала. Рус, татар, төрек, гарәп, немец, француз телләрен (үзе тутырган анкетада баштагы икесен генә «яхшы беләм» дип күрсәтә) белгән галим 1919–1920 елларда Казанда хезмәт мәктәбендә, 1921 елда Көнчыгыш академиясендә укыта. 1922 елдан башлап, ул Көнчыгыш педагогия институтында. Шул ук вакытта ул әдәбият мәсьәләләре белән дә кызыксына, Г. Тукай әсәрләренең русча басмасына сүз башы яза. 1927 елда Көнчыгыш педагогия институты галимнәре, Г. Шәрәфнең бөтен фәнни хезмәтләрен тикшереп, аңа фәнни рецензияләр, отзывлар язалар. КПИның милли лингвистика бүлеге мөдире Г. Абдрахманов Г. Шәрәфнең хезмәтләренә югары бәя бирә. Аның рецензиясенең ахырына, «Бу бәяләмә белән тулысынча килешәм» дип, күренекле галим Җ. Вәлиди кул куя. 1930 елда СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты профессор В. А. Богородицкий Г. Шәрәфнең лингвистика өлкәсендәге тикшеренүләренә югары бәя бирә. Г. Шәрәфнең «Сонорная длительность татарских гласных» исемендәге хезмәте чит илләрдә дә таныла. Күренекле лингвист А. Мейллет аның бу хезмәтенә, югары бәя биреп, рецензия яза. (Bulletin de la Soc. de Lingu de Paris. – № 91. – 1930, 233). Татарстан Республикасының 6 еллыгы уңае белән Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты председателе Шәймәрдәнов, Татарстан Халык Комиссарлары Советы председателе Габидуллин Галимҗан Шәрәфне котлыйлар. Котлау кәгазендә мондый сүзләр бар: «…Считаем справедливым отметить Вашу работу как работника, проявившего за долгие годы выдающуюся трудоспособность, проникновение сущностью и духом советской власти, глубокую и органическую преданность делу возрождения угнетённых национальностей и постоянную готовность отдать свои знания и свои силы на благо трудящихся, на укрепление взаимного доверия между рабочими и крестьянами татарской и русской национальностей. Мы приветствуем Вас как представителя лучших трудовых сил нашей молодой республики и правительственного аппарата Татарской Советской социалистической Республики, в частности, и за Ваши труды выражаем искреннюю благодарность». Профессор Богородицкий, үзенең фәнни эшчәнлегенә 50 ел тулгач, ялга чыгарга җыена һәм ВПИның директорына үзе урынына, һичшиксез, Г. Шәрәфне калдырып, аңа профессор исеме бирү кирәклеген яза.

1935 елның 17 декабрендә Г. Шәрәфне, профессор Богородицкий урынына калдырып, Эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләргә дигән приказ була.

Яңа шартларда иҗат эшен киң җәелдергән Г. Шәрәфкә бу урында озак эшләргә туры килми. Шәхес культы обстановкасында ул гаепсезгә кулга алына. 1937 елның 23 маенда КПИ директорының «доцент Г. Шәрәфне һәм ассистент М. Сафинны…, НКВД тарафыннан кулга алыну уңае белән, институтның фәнни хезмәткәрләр исемлегеннән чыгарырга» дигән приказы була[2]2
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 1487 фонд, 10 тасв., 226 эш.


[Закрыть]
.

1947–1949 елларда Г. Шәрәф Татарстанның Апас районында укытучы булып эшли. Ул 1950 елда Казанда үлә.

Г. Шәрәфнең тарих, этнография, лингвистика, әдәбият һ. б. тармаклар буенча күп кенә хезмәтләре бар. Ул Казандагы татарчылык һәм Археология җәмгыятьләренең члены булып эшләгән.

(Язылу вакыты күрсәтелмәгән.)

Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар[3]3
  Журналда «Коммунист булу – көрәшче булу: Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар» дигән исем белән чыккан. – Г. Х.


[Закрыть]

Татарстан китап нәшрияты 1958 елда күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигъмәтинең «Сайланма әсәрләр» ен чыгарган иде. Бу җыентыкта аның бары тик татар әдипләре иҗатын тикшерүгә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, монографик хезмәтләре генә тупланып бирелде. Соңгы елларда әдәбият галимнәребезнең һәм тәнкыйтьчеләребезнең аерым мәкаләләрендә дә Г. Нигъмәтинең әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләренә шактый тулы, төпле бәя бирелде. Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде. Чөнки Г. Нигъмәтинең әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче булып формалашу юлы шактый үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыганда ук, Г. Нигъмәти Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек күренекле әдипләр белән очрашып яши һәм, шул вакытлардан башлап, әдәби иҗат эше белән кызыксына. Башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш белән бергәләп алар «Парлак»[4]4
  Бу журналның бер саны С. Кудашта саклана.


[Закрыть]
исемле кулъязма әдәби журнал чыгаралар. Яшь шәкерт Нигъмәти үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен шул журналда чыгара. Октябрь революциясе җырчысы Шамун Фидаи да (Касыйм Шакирҗанов) «Галия» дә Г. Нигъмәти белән бер чорда укыган. Нигъмәтигә бүләк иткән рәсеме артына ул болай дип язган: «Галимҗан иптәш! Менә бу рәсем сиңа бөек инкыйлабның көчле дулкыннары арасында гөрләшеп яшәгән, тормыштан риза булмаган, ләкин киләчәккә өмет баглаган Касыйм Шакирҗанның мәңгелек истәлеге.

«Галия» дә сыйныфташлар».

Октябрь революциясен Нигъмәти һичбер икеләнүсез кабул итә һәм революциянең беренче елларыннан ук җиң сызганып яңа тормыш төзү эшенә катнаша. Башта берникадәр вакыт Г. Нигъмәти Көнчыгыш фронтта 5 нче армия каршында чыга торган «Кызыл яу» газетасында эшли. «Кызыл яу» 5 нче армиядә татар телендә чыга торган бердәнбер газета була. Газетаның 1919 ел, 3 март санында шундый бер хәбәр басылган: «Кызыл яу» идарәсеннән безнең шушы хатыбызга урын бирүен үтенәбез, – диләр аны язучылар. – Революциянең барышында һәм, гомумән, тарихи үзгәрешләрдә, бигрәк тә хәзер – Җир йөзендәге көнкүреш бөтенләй икенче бер юлга салынып, яңа дөнья төзелеп яткан бер дәвердә – бер партиянең дөньяга чыгуы, икенче бер партиянең бетүе яисә ике партиянең берләшүе тарихи вакыйгаларның теләве белән килеп чыккан эшләрдер.

…Иҗтимагый революция юлында сәяси пакьлек белән эшләү намына без, түбәндә кул куючылар, сул эсерлар партиясенең татар-башкортлар оешмасыннан чыгып, коммунистлар (большевиклар) партиясенә керергә карар бирдек».

Хатка кул куючылар арасында Г. Нигъмәтинең дә имзасы бар.

«Кызыл яу» газетасында эшләгәндә, Нигъмәти, политбүлек кушуы буенча, Колчак гаскәрләренә ташлау өчен листовкалар да язып бастыра. Соңыннан аларны аэропланнардан дошман тылына ташлыйлар. Аларны әлегә таба алмадык. Бер Г. Нигъмәтинең эшчәнлеген бәяләү өчен генә түгел, шул еллардагы революцион көрәшне өйрәнү өчен дә алар чиксез кыйммәтле документлар була алырлар иде. Бер дә юкка гына ПУР (Политическое управление Революционного военного совета Республики. – Г. Х.) Көнчыгыш фронтның политбүлегенә «Дошман тылына аэроплан белән сезнең частьлар тарафыннан никадәр әдәбият ташланганын һәм бу эшнең даими яки очраклы рәвештәме икәнлеген ашыгыч хәбәр итегез»[5]5
  Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивы (ЦГАСА), 106 фонд, 2 тасв., 330 эш, 188 док.


[Закрыть]
дип, телеграммалар җибәрмәгәндер?!

Бу листовкаларның Колчак армиясен таркатуда нинди зур роль уйнаганлыгын тагын бер документ раслый. Көнчыгыш фронтның политбүлек начальнигы Үзәк Комитетка җибәргән хатында: «Дошман ягыннан качып чыккан солдатлар аэроплан белән таратылган «Коралларыгызны ташлагыз, бирелегез!» дигән листовкаларның бик кирәк икәнен раслыйлар»[6]6
  Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивы (ЦГАСА), 14 эш, 201 док.


[Закрыть]
, – дип яза. «5 нче армия татар-башкорт кызыл яулары арасындагы эшләребез»[7]7
  Кызыл Армия. – 1919. – № 116.


[Закрыть]
дигән мәкаләсендә Х. Гайсин шул ук фикерне куәтли: «Болардан башка, тагын Колчак тарафыннан көчләп мобилизовать ителгән татар, башкорт егетләрен безнең якка чыгарга өндәп, шуралар хакимиятенең нинди хакимият икәнлеген аңлатып, аны аклар тарафыннан ыргытылган пычраклардан уеп, эшче вә крестьяннарның гына файдасын күзәтә торган бер хакимият икәнлеген төшендерергә тырышып, «Өндәү» исемендә үзләренә махсус газета чыгарып, төрле хитабнамәләр язып, фронт аша аэропланнан ыргыттырды».

Революция казанышларын саклап калу өчен, изге көрәшкә күтәрелгән халык армиясе Колчак бандаларын себереп түккәч, Галимҗан Нигъмәти, яңа газета чыгару өчен, Омскида кала.

«19 нчы елның соңгы айларында Колчак, чех-словак ак бандаларын тар-мар, зир-зәбәр китереп баручы 5 нче армиянең сәяси шөгъбәсе (бүлеге), ул вакытларда Себернең мәркәзе Омск шәһәренә килеп җитү белән, байтак кына гыйльми көчләр биреп калдырды, – дип язды 1921 елда «Азат Себер» газетасы. – Шул вакытка кадәр чыгып килгән «Кызыл яу» газетасының идарәсе һәм матбагасы да Омскида калдырылып, Фәрхи Әхмәтов, Самат Шәрәфетдинов, Галимҗан Нигъмәти вә башка берничә иптәшләр декабрь числосының ахырларында «Азат Себер» газетасын чыгара башладылар».

Нигъмәти бу газета редакциясендә секретарь хезмәтен үти. 1929 елда, 10 еллык юбилей уңае белән, «Азат Себер» газетасы Г. Нигъмәтине үзенең беренче редакторларыннан санады һәм ул чорда «Совет властеның төзелешен аңлатуда газета зур гына урын тотты»[8]8
  Азат Себер. – 1929. – № 96.


[Закрыть]
дип билгеләде.

1921 елда Нигьмәти Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетына (КУТВ) укырга китә. Бу турыда «Азат Себер» махсус белдерү белән чыга: «Шәрекъ телләре, Шәрекъ әдәбияты белән төпле рәвештә таныш, талантлы, көчле каләмгә малик иптәш Г. Нигъмәтинең, Шәрекъ институтында күп мәгълүмат алып, киләчәкнең тагын дә көчлерәк, Россиядә генә түгел, барлык Шәрекънең хезмәт иясе булуына нык ышанып калабыз»[9]9
  Шунда ук. – 1921. – № 6.Хитабнамә – өндәмә, листовка.


[Закрыть]
.

Күренекле марксистлардан лекцияләр тыңлау, фән, әдәбият белгечләре белән аралашу яшь журналист Нигъмәти өчен чиксез әһәмиятле булды. Нәкъ шушы елларда Г. Нигъмәти газета-журналларга төрле темаларга караган мәкаләләр яза, татар теленә марксизм-ленинизм әдәбиятын тәрҗемә итә.

1922 елда «Яшь эшче» журналының 1 нче санында Г. Нигъмәтинең «Карл Маркс безгә нәрсә калдырды?» дигән зур мәкаләсе чыга. Ә 1924 елда дарвинизм нигезләрен аңлаткан «Адәмнәр ничек яратылган?» һәм «Ленин һәм пролетариат революциясе» исемле хезмәтләр яза. Шул ук елны СССР халыкларының Үзәк нәшриятында аның «Коммунизм турында» дигән китабы басылып чыга.

«Коммунизм турында» татар телендә иң уңышлы марксистик дәреслекләрдән берсе иде. Вакытлы матбугат бу китапка зур бәя бирә. Томск партия мәктәбе укучысы К. Гыйрфанов Нигъмәтинең бу хезмәте турында: «Язучы кыска, ләкин ачык… җөмләләр белән безгә коммунизмның төп нигезләрен, аның тууы өчен кирәкле булган шартларны, аны тудыручы фактларны, күчү дәверен, ниһаять, гыйльми коммунизм нәзариясенә нигез салучылар, бу нәзарияне практикада үткәрүчеләр турында, тагын әйтәм, кыска, ләкин бик ачык, бик тулы иттереп сөйләп бирә»[10]10
  Азат Себер. – 1925. – № 1.


[Закрыть]
, – дип язды.

Г. Нигъмәти вакытлы матбугатта марксистик әдәбият турында күп санлы рецензияләр яза, татар телендә беренче политик сүзлек төзүдә катнаша. Болардан тыш, ул «1905 ел» һәм «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» исемле зур күләмле әсәрләр өстендә эшли.

Татар марксистларына мөрәҗәгать итеп, Г. Ибраһимов болай язган иде: «Башка күп турыларда тәрҗемә белән канәгатьләнергә мөмкин булса да, тарихи материализм юлында эшче-крестьян массасының теләген тәрҗемә белән генә үти алмабыз. Бу нәзариянең нигезләре ачык, тулы аңлашылсын өчен…, тарихи материализм нигезләрен өйрәнгәндә, өйрәткәндә, татар эшче-крестьянының үзенә якын тормыштан мисаллар алынырга, рус, Европа марксистлары китергән моментлар белән генә тукталмыйча, безнең массаның тирә-юнендә күренгән Көнчыгыш ислам татар дөньясының мисаллары, фактлары материал итеп тикшерелергә тиешле»[11]11
  Ибраһимов Г. Марксист язучыларыбызга // Безнең юл. – 1925. – № 4.


[Закрыть]
. Г. Нигъмәтинең марксизмны пропагандалауда үзенчәлеге әнә нәкъ шулай, эшче-крестьянның үзенә якын тормыштан алынган мисаллар белән оста эш итүендә күренде дә.

20 нче елларда Г. Нигъмәти яңа типтагы совет мәктәпләре өчен дәреслекләр чыгару буенча да күп эшли. Мәсәлән, 1924 елда ул Б. Мансур белән берлектә беренче баскыч мәктәпләр, совпартшколалар һәм педтехникумнар өчен әдәбияттан хрестоматия төзергә керешә. Бу хрестоматия «Азат мәктәп» исеме белән 1925 елда Мәскәүдә басылып чыга. Белем дәрәҗәләре дә, яшьләре дә төрле булган укучыларга яраклы хрестоматия төзү – авыр эш, әлбәттә. Яңа революцион әдәби әсәрләрнең әле аз булуы, хрестоматиянең күбрәк элеккеге әдәбияттан торуы авторларны бик нык борчый. «Татар әдәбиятының, бигрәк тә яңа революцион әдәбиятның ярлылыгы әсәрне идеальный иттереп чыгарырга мөмкинлек бирмәде», – дип язалар авторлар сүз башында. Г. Сәгъди «Азат мәктәп» не Октябрьдән соңгы бердәнбер әдәби хрестоматия дип билгеләде[12]12
  Сәгъди Г. Октябрьдән элек һәм соң татар мәктәпләрендә әдәбият. – Казан, 1927. – 12 б.


[Закрыть]
. 1928 елда Г. Нигъмәти С. Шәрәфетдинов белән берлектә «Җәмгыятьне өйрәнү»нең төзәтелгән, тулыландырылган икенче басмасын чыгара. «Ташкын» исемендәге әдәби хрестоматия дә Нигъмәти катнашында чыга.

Коммунист булу революция идеаллары өчен көрәштән, халык өчен эшләүдән гыйбарәт. Г. Нигъмәтидә шул сыйфатлар көчле иде. Әнә шуңа күрә Һ. Такташ Г. Нигъмәти турында: «Ул – мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын, ниһаять, үзен совет-партия иркенә биргән кеше»[13]13
  Азат Себер. – 1928. – № 37.


[Закрыть]
, – дип язды.

Гражданнар сугышы мәктәбен, Коммунистик университетны һәм 1922–1923 елларда Дәүләт журналистика институтын узу Нигъмәтинең тормыш тәҗрибәсен, марксистик әзерлеген, әдәбият теориясе буенча белемен тирәнәйтте. Татарстанның ул вакыттагы иң зур вузларыннан берсе – Көнчыгыш педагогия институты (ВПИ) ректоратының Нигьмәти белән кызыксынуы очраклы түгел иде. ВПИ ректораты, «Главпрофобр» га һәм СССР хөкүмәте каршындагы вуз эшләре бүлегенә Г. Нигъмәтине әдәбият кафедрасына доцент итеп билгеләүне сорап, болай дип яза: «Яңа татар әдәбияты курсын алып бару өчен тәкъдим ителгән ип. Нигъмәтуллин кандидатурасы азчылык милләтләрнең милли вузда яшь фән эшлеклеләренә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ип. Нигъмәтуллин – милләте буенча татар, журналист, әдәбиятчы, татар газеталарында эшләүче, татар әдәбияты буенча күп кенә хезмәтләрнең авторы, партиянең күптәнге әгьзасы – менә бу сыйфатлар барысы да Көнчыгыш педагогия институты татар әдәбияты өлкәсендә тулысынча әзерлекле кадр белән тәэмин ителә дип уйларга мөмкинлек бирәләр»[14]14
  ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 1487 фонд, 10 тасв., 108 эш, 37 док.


[Закрыть]
.

Шулай итеп, Г. Нигъмәти педагогик эшкә күчә. ВПИда укыткан вакытта Нигъмәти әдәбият белгечләре әзерләү буенча күпкырлы эш алып бара. Аның җитәкчелегендә аспирантура тәмамлаган кешеләр соңыннан татар-башкорт әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин, филология фәннәре кандидатлары Я. Агишев, Җ. Вәзиева, А. Кудашев, Ватан сугышында һәлак булган әдәбиятчы М. Мамин, Җ. Локманов – барысы да заманында Г. Нигъмәти җитәкчелеге астында аспирантурада укыганнар. Болардан тыш, Нигъмәти Себер вузлары өчен дә белгечләр әзерләгән (мәсәлән, Мөнзил Исхаков).

Запастагы командир буларак, Г. Нигъмәти җәй саен диярлек территориаль сборга чакырыла. Анда да ул үзенең каләмен ташламый. 1929 елгы сбор вакытында Г. Нигъмәти 57 нче Урал дивизиясенең политбүлеге каршында чыга торган «Красноармеец на боевой учёбе» дигән газетаның редакторы була. Авыр манёвр шартлары булуга карамастан, газета үз вакытында чыгып бара һәм кызылармеецларны оештыруда зур роль уйный.

«Мондый нәтиҗә, – дип яза командование газетаның соңгы номерында, – редакция һәм типографиядәге личный составның, газетаның һәр номерын чыгару өчен армый-талмый, зур энергия күрсәтеп эшләве аркасында мөмкин булды. Дивизиянең командованиесе, зур энергия белән бик яхшы эш күрсәткәне өчен, газета редакторы иптәш Нигъмәтуллинга… рәхмәт белдерә»[15]15
  Красноармеец на боевой учёбе. – 1929. – № 4 (Нигъмәтинең шәхси архивыннан).


[Закрыть]
.

1928 елларда Г. Нигъмәти «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы да булып эшли. Газетаның бу чорда әдәбият һәм сәнгать эше белән бәйләнеше шактый ныгыды. Нигъмәти озак еллар буенча Татар дәүләт академия театрының художество советы белән җитәкчелек итте. Театрның репертуарын яхшырту, татар сәхнәсендә яңа спектакльләр тудыру буенча аның хезмәтләре аз булмады.

Шулай итеп, Г. Нигъмәти, зур тормыш һәм көрәш мәктәбен узып, әдәбиятка килде, марксизм-ленинизм мәктәбе, дөньяга материалистик карашны пропагандалау аша әдәби тәнкыйть өлкәсенә килде. Шуңа күрә дә бик тиз бер ара эчендә үзен төпле, эзлекле марксист тәнкыйтьче итеп танытты. Әдәби тәнкыйтьнең шактый каршылыклы һәм буталчык елларында иҗат итүенә карамастан, безгә фәнни һәм практик әһәмиятләрен хәзергә кадәр югалтмаган күп санлы мәкаләләр, монографияләр калдырды.

Иҗатының чәчәк атып килгән чорында, 1937 елның 16 сентябрендә, бер дә гаепсезгә Нигъмәти кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Үзенең бөтен гомерен социалистик җәмгыять төзүгә багышлаган Нигъмәти төрмәдә дә әдәбияттан аерылмаска тырыша. Семьясына язган хатларына караганда, ул татар совет әдәбиятының барышы, яңалыклары белән даими рәвештә кызыксынып торган, язылып бетмәгән хезмәтләре өчен борчылган. «Минем гомер буе эшләгән хезмәтем калды, – ди ул тормыш иптәше Җиһан Нигъмәтуллинага язган хатларының берсендә, – син аны саклый күр» (сүз Нигъмәтинең архивында бүгенге көндә дә сакланган, ләкин ни өчендер әле дә дөнья күрмәгән Тукай турындагы монографик хезмәте хакында бара). Лагерь тормышының кырыс шартларында да ул әдәбиятның уңышларына куанып яши.

Безнең алдыбызда юка, саргылт кәгазьгә карандаш белән тыгызлап язылган хат кисәге. Бернинди сыкранусыз, ыңгырашусыз. Анда Нигъмәти болай яза: «Шәриф Камал турында укып барам. Карт язучыны котларга катнаша алмадым шул хәзергә. Җамал[16]16
  Җамал Вәзиева – Казан дәүләт педагогия институтының доценты.


[Закрыть]
, Хәмитләрнең[17]17
  Хәмит Ярми – СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми хезмәткәре.


[Закрыть]
аның турында мәкаләләре әйбәт кенә. Яратып укыдым.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации